Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке)

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Төнге очыш

Көндезге очулар – бер нәрсә, ә төннәрен ерак дошман тылына үтеп, билгеләнгән объектларны бомбага тоту – бөтенләй башка. Озак та үтми, безнең полкны төнлә очу серләренә өйрәтә башладылар.

Төнлә очу искиткеч катлаулы. Көзге төн караңгылыгын сискәндереп, самолёт куе болытлар арасыннан алга ашыга. Берни шәйләп булмый. Визуаль күзәтү мөмкинлегеннән мәхрүм шартларда һәр минут саен очкычның нинди биеклектә, кайсы курс буенча очуын билгеләргә, кайсы район өстендә икәнлегеңне белергә кирәк. Фронт линиясеннән яки дошманның аеруча сакланучы объектлары өстеннән үткәндә, күк йөзен тасмалар белән бүлгәләүче прожекторлар утына эләксәң, үзеңне тозакка эләккәндәй хис итәсең. Теңкәгә тиеп, күзләрне чагылдыручы прожектор эзәрлекләвеннән котылу шактый катлаулы, күп нәрсә һава корабының штурманы һәм командирының һөнәри осталыгыннан тора. Әлбәттә, дошман, яктылык кайчыларын ялт-йолт уйнатып, ычкындырмаска тырыша, зениткаларыннан дәррәү ут ача. Очкычка снаряд эләгү ихтималы бик нык арта. Андый чакта болытлар булса, алар арасына качып котылу мөмкинлеге бар.

Көзге төннәрнең берсендә экипажыбыз ерак дошман тылына очып, мөһим объектны бомбага тотарга боерык алды. Берничә сәгать очканнан соң, кирәкле урынга җитеп, бомба удары ясадык. Әмма шулчак прожекторлар утына эләктек. Фашистлар котырынып зениткаларыннан атарга кереште. Бер снаряд самолёт янәшәсендә үк ярылды. Штурманыбыз лейтенант Путник каушаудан ориентировканы югалтты. Шулай да куркыныч зонадан чыгу әмәлен тапты. Төнлә юнәлешне югалту хәтәр нәрсә, бөтенләй әллә кая килеп чыгуың бар. Үзебезнең аэродромнан күтәрелеп киткәнгә дә җиде сәгатьтән артык вакыт үткән, бензобаклардагы ягулыкның менә-менә бетәчәген искәртеп, стрелкалар биешә. Яшәү белән үлем арасында эленеп торган шундый бер вакытта штурман, тигез болынлык табып, очкычны исән-имин шунда төшертә алды. Әле немецлар басып алган җирдәме, әллә фронт сызыгының бу ягындамы икәнлекне белмәсәк тә, Путникка рәхмәтле идек. Чөнки без исән идек. Таң беленүгә, үзебезнең якта булуыбызны күреп куандык. Тик частька кадәр ара ерак, экипаждан кемдер анда кайтып, хәлне аңлатырга һәм очкычка ягулык китертү чарасын күрергә тиеш. Рация сафтан чыкканлыктан, элемтәгә кереп булмый иде. Бу эшкә штурман белән радист егет алынды, миңа экипаж командиры белән һава корабын саклап калырга туры килде. Ярый әле һәр экипажга сугышчан йөкләмәгә очар алдыннан биш көнлек коры паёк бирелә, бу паёк аэродромга әйләнеп кайтканчы тукланып торырга таман гына булды. Безне полкта инде һәлак булганга санаганнар, штурман белән радист, юлда туры килгән машиналарга утырып, кайда җәяүләп, штабка кайтып кергәч, башта ышанмаганнар, аннары тизрәк полуторка әрҗәсенә бензинлы мичкәләр төяп, ярдәм җибәрү ягын караганнар.

Самолёт белән исән-имин аэродромга төшеп утыргач, безне каршыларга эскадрилья командиры үзе килде.

– Тагын берничә көн күренми торсагыз, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертә идек. Болай булгач, озак яшәрсез, бөркетләр, – дип сөйләнде капитан, җиткән сакал-мыеклы битләребездән үбеп. Аның күзләре дымланган иде…

Унҗиденче март

Иртән торуга, җир һәм диңгез өстен куе томан каплаган иде. Тозлы, аксыл төстәге җылымса баланда керттеләр. Бер кешегә җитмешәр грамм икмәк өләштеләр. Немец бушка ашатып яткырмый, барлы-юклы азыкны йотып та бетермәдек – эшкә куаладылар. Урамдагы күренеш тетрәндергеч иде. Моннан ике көн элек кенә зур матур йортлар, ангарлар торган урында ватык кирпеч өемнәре генә калган, кан катыш әче төтен исе борыннарны ярып керә. Безне, бу урамда туктатмыйча, икенче урамга алып чыктылар. Анысында сирәк кенә җимерелмичә калган биналар күзгә ташлана, яртылаш җимерелгәннәре шактый. Шундый йортларның берсе янында «һальт!» дигән аваз яңгырады. Туктарга кушулары. Тәрҗемәче килеп нәрсә эшләргә кирәклекне аңлатты. Ватылган, чәчелеп яткан кирпечләрне урамның каршы ягына ташырга тиеш икәнбез. Кайбер урыннарда һаман төтен пыскып утыра. Диңгез култыгының аргы ягындагы еракка ата торган безнең туп эше икән. Эре калибрлы снаряд тиюдән бинаның яртысы ишелеп төшкән. Монда фрицларның штаблары булырга охшаган. Актарган саен, төрле кәгазьләр күбрәк чыга. Немецлар аларны берәмтекләп җыялар, һәрберсен тикшереп, кирәк булмаганнарын ыргыталар. Кирпеч ватыклары арасыннан язу машинкалары да чыккалый, кайберләре бер дә зыян күрмәгән. Күрәсең, снаряд тигәндә эш вакытының иң кызган чагы булган. Җимерекләр астында калган фашист мәетләренә тап булабыз, аларны сөйрәп чыгарып, бер читкә ташыйбыз. Менә полковник дәрәҗәсендәге бер хәрбине табып алдык, аны да башка үлекләр янына илткәч, хәрабәләр чистартуны туктаттылар. Кабат төрмә ролен үтәүче бинага кайтырга әмер булды. Иң күңелгә тигәне бер генә төпчек тә табылмау иде. Ачлыкка да түзәргә күнектек, ә менә тартасы килүгә чама юк.

Ишекләрне ачканны берара көтеп тордык. Мин, Бобров, Бондаренколар белән сүзгә мавыгып, керергә команда бирелгәнне ишетми калганмын. Комендантның әче тавышы борылып карарга мәҗбүр итте. Коридор буенча бире таба ашыккан комендант, таягын селти-селти, ямьсез итеп сүгенә иде. Мин барганда, кулындагы карама таяк ике тапкыр җилкә тамырына менеп төшәргә өлгерде. Ишектән керүчеләргә иллешәр грамм икмәк белән бер стакан баланда тоттыралар икән. Тик миңа баланда урынына таяк белән суктырылу гына тәтеде. Әсирләрнең эчке тәртип кагыйдәсен бозуы өчен шундый җәза каралган икән. Ярар, моннан соң белеп торырбыз. Болай да кечтеки паёктан мәхрүм кала башласаң, ачлыктан җан тәслим кылу да ерак түгел. Шартлар начар булса да, яшәү барыбер тансык бит.

Төштән соң томан күтәрелүгә, Кызыл Армия артиллериясе телгә килде, күктә бомбардировщиклар пәйда булды. Кабат алдагы көннәр мәхшәре башланды. Кичке якта снарядларның берсе без ябып тотылган бинаның уң канатына эләкте. Түшәмдәге штукатурлар шыбырдап идәнгә коелды. Снаряд эләккән якта ачыргаланып кычкырган авазлар ишетелгәндәй булды. Тик алар ничек кинәт ишетелсәләр, шулай кинәт тындылар. Ярты сәгатьләр чамасы үтүгә, тәрәзәдән ике немец солдатының N нчы номерлы полк командиры – подполковникны, ике култыгыннан сөйрәп, ярга таба алып киткәннәрен күреп калдык. Фрицлар һәлак булган совет офицерын яр кырындагы чокырга ыргыттылар. Подполковникның гауптвахтадагы иң кырый номерда ялгызы гына тотылуын белә идек. Димәк, снаряд анда эләккән. Әкренләп бу йортны да җимерә башладылар. Болай булса, чират безгә дә җитмәгәе. Күңелгә кергән шомнан ярты төнгә кадәр йокларга ятмыйча утырып тордык.

Коридорда тавышлар ишетелде. Ишектәге тишек аша дүрт әсирне алып кергәннәрен күрдек. Биш-алты көн эчендә фронтта зур үзгәрешләр булгандыр. Безнекеләр кайсы тирәдә икән, беләсе иде. Төнге уникеләрдә бәдрәфкә чыгардылар. Шул чагында яңа китерелгәннәр белән аралаштык. Очучылар күрше дүрт йөз кырык бишенче полкныкылар булып чыкты. Алар безнекеләрнең бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчүләрен, көннән-көн Кёнигсберг тирәсендәге боҗраның кысыла баруын әйттеләр. Көнчыгыш Пруссия башкаласының алынуына күп калмаган инде. Шушы ике-өч атна эчендә, әгәр гитлерчылар юк итмәсә, әсирләрнең дә исән калу-калмавы хәл ителә. Чөнки туктаусыз дәвам иткән артиллерия һәм авиаударлардан исән калу шулай ук икеле. Совет гаскәрләре Пилауга да бомба, снарядларны яңгыр урынына яудыралар.

Камерага кертеп япкач та тиз генә тынычлана алмадык. Башка төрле уйлар килә. Ничек кенә булса да исән каласы иде. Күпләребез өчен тормыш яңа башлана гына, арада кызлар кулы тотып карамаган егетләр дә бар.

Дягилево аэродромы

Самолёт белән югалып торганнан соң күп тә үтмәде, безнең сигез йөз кырыгынчы авиаполкны Сталинград юнәлешендәге Дягилево аэродромына күчерү турында фронт командующиеның әмере булды. Тик бу вакытта тоташ яңгырлар башлану сәбәпле, әлеге боерык тиз генә үтәлмәде. Беренче кырпак кар төшеп, җир өстен каты боз элпәсе каплап алгач кына андый җай чыкты. Звенолар бер-бер артлы эскадрильялар, ә эскадрильялар полк хасил итеп, күккә күтәрелдек тә, һаваны иңләп, Рязань ягына очтык. Бөтен полк, ә кайчагында дивизия белән бергә очу – тәэсирләндерә торган күренеш. Күңелдә үзең хезмәт итә торган хәрби берләшмә, туган илең өчен горурлану хисләре туа, дошманга нәфрәт тойгылары арта. Йөзләгән самолётның тиешле дистанция саклап, җепкә тезгән шикелле тигез очулары җирдән күзәткәндә, бәлки, тагы да тәэсирлерәктер.

Авиашәһәрчектән бер чакрымнарда гына Дягилево дигән авыл бар. Аэродром да шул исемне йөртә икән. Монда күчкәч, безнең экипаж өчен бик тә күңелсез хәл булып алды. Командир белән штурман рөхсәтсез авылга киткәннәр иде. Шулчак эскадрильябызга сугышчан йөкләмә җиткерелде. Радист белән икәү генә булганга, очкычыбыз һавага күтәрелә алмады. Тикшерү китте. Полк особистлары килеп, «югалган» экипаж членнарын Дягилево авылы кызлары яныннан табып алып кайттылар. Сугыш вакыты законнары коры шул: командирны да, штурманны да судсыз-нисез генә штрафбатальонга озаттылар. Көтмәгәндә радист та авырый башлады. Шулай итеп, бер гаилә булып укмашкан экипаждан ялгызым гына калдым. Күпләр көн саен эскадрильялары белән фронтка якынрак аэродромнарга күтәрелеп очканда, минем өчен бер дә күңелле хәл түгел иде.

Полк яңа килгәннәр белән тулылана торды. Арада сугышчан тәҗрибәм зуррак, яшем ягыннан да өлкәнрәк булганга, мине укчы-радистлар арасында старшина итеп билгеләделәр.

Бертөрлерәк казарма тормышы башланды. Старшина күбрәк частьтагы хуҗалык эшләре өчен җаваплы, ә бу нәрсә минем күңелгә ятмый. Ярый әле монда калганнарны төнлә, еракка очып, бомбага тотучы һава дивизиясенә өйрәнүләргә күчерү турында әмер алынды. Баш күккә тиде. Тизрәк китәсе иде.

Килде ул көн. Полк аэродромы Григорьев дигән авыл янында урнашкан. Көннәр өйрәнүләрдә үтә. Кичләрен строй белән кинофильмнар карарга алып баралар. Беркөнне клубта Соня исемле кыз белән таныштым. Сары чәчле, оялчан гына урыс кызы. Күңелгә хуш килешле. Моңа кадәр марҗа кызлары белән йөргәнем юк иде, җае чыкканда, аны өенә кадәр озатып куя башладым. Табигатьтә кыш айлары үтеп, ямьле язга кергән чак. Өстә гимнастёрка гына. Соня да җиңелчә кофта, юка күлмәктән. Капка төбендә гөнаһсыз үбешүләр. Тәннең тәнгә тиеп кызышуын тою рәхәт иде, тик үбешүдән артыгына керешмәдек. Мин яшь кыз баланы рәнҗетүдән курка идем, ул, бәлки, күңелендә булып та, теләген белдерергә кыймагандыр.

 

Ока елгасы очучылар казармасыннан ерак түгел. Төшке ял сәгатьләрендә, күңелле гөрелдәшеп, шунда су коенырга китәбез. Төннәрен кайчагында аерым эскадрильяларга дошман тылына үтеп, разведка ачыклаган объектларны бомбага тотарга дигән боерык алына. Миңа да яңа экипаж составында берничә шундый операциядә катнашырга туры килде.

Лазаретта

1942 елның егерменче июнендә полкка кабат Дягилево аэродромына кайтырга кушылды. Мин, автомашинага утырып, штаб җиһазларын озата барырга тиеш булып чыктым. Мәскәү – Рязань шоссесы. Күктә бер болыт әсәре юк, кояш кыздыра. Юлның ике ягында иген басулары җәелеп киткән. Тулышкан арыш башаклары, башларын иеп, моңсу гына озатып калалар. Иген кырларын хәтфә болыннар алыштыра. Яшеллек эчендә көзге кебек ялтырап яткан күлләр чагылып кала. Зур һәм кечкенә елгалардагы күперләр аша чыкканда да машинаның тизлеге салмаклана. Андый чакта каршыга искән тыгыз җил дә йомшарып, битләрдән назлап иркәли. Юлда очраган авыллар, шәһәрләр аша бара торгач, ниһаять, алда безгә кирәкле торак пункт күренде. Бу авыл район үзәге санала. Анда икешәр-өчәр-дүртәр катлы биналар да бар. Әнә котельныйның морҗасы озын муенын күккә сузган. Электән таныш булгангамы, туган авылым Түбән Барыш кебек якын тоелды Дягилево миңа. Машина, аның төп урамыннан тузан туздырып узганнан соң, авиашәһәрчеккә юл алды. Шулчак бөтенләй көтелмәгән хәл минем һәм тагын берничә сержантның язмышын үзгәртеп ташлады. Хәер, тормыш очраклыклардан торадыр инде ул. Эш менә болай булды. Инде штабка да ерак калмаган. Машина туп-туры шунда җилдерә. Тик казармаларга борылган юл чатына килеп җиткәч, шофёр янәшәсендә утырган эскадрилья адъютанты кинәт машина йөртүченең кулына ябыша. «Уңга борыл», – дип әмер бирә. Каушап калган шофёр, тизлеген киметмичә, адъютант әйткән якка борыла. Мин машина әрҗәсенең уң борт кырына ук баскан идем, тотынырга өлгермәдем, баштүбән җиргә очтым. Минем арттан тагын берничә сугышчы мәтәлде. Берни аңламыйча җирдә аунап ятабыз. Берәмләп хәрәкәткә килдек. Мин, җәлт кенә аягыма басарга теләп, торырга талпындым. Тик, торып баскач, туры кала алмадым, ток суккандай авырту сыгылып төшәргә мәҗбүр итте. Башкалар белән дә шуңа охшаш хәл иде: кайсының аягы, кайсысының кабыргасы имгәнгән. Адъютант белән шофёрның алдан килешеп эшләмәүләре әнә нәрсәгә китерде. Ел буе диярлек күктә очып, дошман самолётлары белән сугыштан, зенитка снарядларыннан исән калып та, бернинди атышсыз тылда үзебезнекеләр илтифатсызлыгы аркасында күпмедер вакытка сафтан чыгу гарьлек, билгеле. Тик нишләмәк, лазаретка ятарга туры килде.

Мин лазаретта озак ятарга туры килмәс, беренче ярдәм күрсәтеп, тез капкачын кысып бәйләрләр дә җибәрерләр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Кичкә таба бот сөяге дә авыртырга кереште, баш белән нык бәрелгәнмен – ул да шешеп сызлый башлады. Медсанчастьның баш табибы миңа катгый рәвештә ятып кына торырга кушты. Шулай итеп, яңа гына бер гаилә булып оешкан экипаж членнарыннан, юньләп оча да алмыйча, аерылырга туры килде. Мин ай буе диярлек лазарет койкасында аунарга мәҗбүр булдым…

Унсигезенче март

Бүген иртә таңнан вак яңгыр сибәли. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш юк. Самолётлар оча алмый, дальнобойный артиллерия дә тынып калган. Әйтерсең әле кичә генә һава дивизияләре диңгез өстен, яр буендагы кала ныгытмаларын һәм хәрби объектларны бомбага тотмаган, йортлар өстендә снарядлар шартламаган. Үле тынлык. Коридорда ара-тирә үткән надзирательләрнең аяк тавышларыннан башка берни юк. Без бер камерада өч әсир. Көн саен бомбалар шартлауга күнеккәч, тынлыкка ияләнүе дә авыр икән. Хәтта сәеррәк тоела. Үзара сөйләшәсе дә килми. Һәрберебез, авыр уйларга чумып, эчкә йотылган. Кемдер туган җирен исенә төшерә торгандыр, сугышка кадәр эшләп йөргән чакларын күз алдына китерә; кемдер әти-әнисен, йә булмаса, сөйгән кызын сагынып уфтанадыр. Гел уйланып утыру да алҗыта икән, баш миләре сызлагандай тоела башлый. Мин, бала-чага шикелле, үземә шөгыль таптым, «иректән» бер кечкенә чыбык кисәге табып кергән идем, шуның белән камерадагы мич учагының әллә кайчангы көлен актара башладым. Актара-актара төпкә кадәр төшеп җиткәндә, тәмәке төпчеге килеп чыкмасынмы! Иптәшләр дә уңышымны күреп алды, «мәрт» кә китеп утырган җирләреннән җанланып, янәшәмә килеп чүмәштеләр. Көл арасыннан тагын байлык чыкмасмы дип, инде бер пар гына түгел, өч пар күз түземсезләнеп күзәтә. Чыкты тәки, көл арасыннан янә өч тәмәке төпчеге табылды. Менә шатлык! Беребезнең кесәсендә сакланган кулъяулыкка зур саклык белән төпчекләрдәге тәмәке бөртекләрен тараттык. Аны өч өлешкә бүлеп, берсен озын нечкә итеп кәгазьгә төрдек. Аның белән генә эш бетмәде, янган шырпы бөртегенең корымлы башы белән төрелгән тәмәкегә билгеләр салдык. Бусы, чират буенча тартканда, кая кадәр суырырга икәнлекне белер өчен. Кадерле табылдыкның табучысы мин булганга, камерадашларым башлап бәхетле мизгелләр татуны миңа бүләк итте. Кадерле секундларның тәмен мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып, сагындырган әче төтенне никотин сорап ярсыган үпкә күзәнәкләренә тутырам, аларны бронхларда озаграк, һаман озаграк тотасы килә, инде сулыш органнары тончыга башлый, ютәл буып ала. Юк, төтен алай гына таралмасын әле: ике борыннан зәңгәрләнеп чыккан зәһәр исне кабат авызым белән йотарга тырышам. Тәмәке пыскып яна, корым белән билгеләнгән минем өлеш һаман кечерәя шул.

«Җитте, үзеңә тиешлесен тартып бетердең!» – дип, беравыздан кычкыра иптәшләрем. Беткәнен алар әйтмәсә дә күрәм. Үтереп тартасы килү алай гына басылмады, иптәшләрнең бәхетле мизгел кичерүен карап өтәләнмәс өчен, тәрәзә кырына ук китеп бастым…

Старшина вазифасы

Миңа лазареттан савыгып чыккач та озак вакытлар сугышчан йөкләмәләргә очарга рөхсәт итмәделәр. Эскадрилья комиссары капитан Коган, үз янына чакыртып:

– Старшина Трофимовка кайбер хуҗалык эшләрендә булышырсың! – дип боерды.

Минем вазифага сугышчыларны строй белән ашханәгә алып бару, алып кайту; мунча көннәрендә аларның мунча керүен контрольдә тоту; килгән хатларны, газеталарны тиешле адресатларына тарату керә. Буш вакытым күп булганлыктан, еш кына ашханәдә савыт-саба юучы Маруся исемле кыз янына кереп утырам. Озак вакыт күренмәсәм, ул үзе каптёркага кереп хәлемне белешә.

Старшина Трофимов чирләп киткәч, аның бөтен вазифалары миңа өелеп калды. Старшинаның эше читтән карап торганда гына күренми икән, ә эченә керсәң, тавык та чүпләп бетермәслек.

1943 елның егерме беренче июлендә полк башка аэродромга күчәргә боерык алды. Тик миңа әле һаман да элекке урында калырга туры килә, өч ел буе эскадрилья белән база арасында юньләп бернинди кәгазь-хисап эшчәнлеге алып барылмаган, одеял, простыня, тагын әллә нәрсәләр – үлгәннеке дә, исәннеке дә җыелып килгән. Искесе гамәлдән чыгарылмаган, яңасы теркәлмәгән. Бу хәл инде өч ел дәвам итә икән. Һәм менә хәзер барысы өчен миңа җавап тотарга туры килү ихтималы эчне пошырды. Бәхеткә, әллә минем гаеп юклыкны аңлап, әйберләрне тапшырганда артык вакланмадылар. Егерме өченче июльгә аэродромда лейтенант Межевов экипажыннан башка полктан бер очкыч та калмады. Межевов самолётының кайбер җирләренә ремонт кирәк икән. Экипаж членнары техниклар белән көнозын аның янында мәш килә, кичләрен алар белән казармада гәп куертам. Көндез штабка йөри идем, анда мин хезмәт күрсәткән эскадрилья өчен яңа аттестатлар тутыралар. Кирәкле кәгазьләр әзер булу белән, мин аларны алырга тиеш.

Берсендә, Межевов экипажының радисты һәм укчысына ияреп, Хирин дигән авылга киттем. Үзебезчә, кызлар урамга чыкса, алар белән күңел ачарга исәп. Барып җитүебезгә һава тревогасы башланды. Кичке күңел ачарга чыккан кызлар өйләренә ашыкты, без дә, командирлар сизгәнче дип, казармаларга йөгердек. Моннан соң рөхсәтсез беркая бармаска карар кылдым, янәшәдә Маруся бар ич, сөйләшеп утырырга ул да бик җиткән.

Ниһаять, аттестатлар әзер. Инде Межевов экипажы да очып киткән иде, миңа американнарның «Дуглас» дигән дүрт моторлы дәү генә пассажир самолётында очып барырга куштылар. Аның салоны иркен, ни әйтсәң дә, безнең бомбардировщиклар ише түгел, гражданский бит. Очкыч артык югарыга күтәрелмәде, дүрт моторын да гүелдәтеп күптән түгел генә сугыш булып узган кырлар, янган урманнар, җимерелгән авыл һәм шәһәрләр өстеннән очты. Самолётның өскә күтәрелүе кирәк тә түгел, чөнки дошманнан чистартылган районнарда аны зениткалар сагаламый. Аста елгалар, зур күлләр күзгә чалынып кала. Күл өстеннән узганда, кинәт һава бушлыгына туры килеп аска омтылган очкыч су дәрьясына чумар төсле. Икенче мизгелдә инде «Дуглас» өскә күтәрелә. Акрын хәрәкәтләнүче һава корабы, шулай берничә сәгатьләр очканнан соң, тиешле урынга төшеп туктады.

Аэродромда үзебезнең эскадрильяның кайда урнашканын сорашып белдем дә туры шунда юнәлдем. Һәр экипажны вакытлыча яшәп торырга якындагы авыл өйләренә таратканнар икән. Безнең экипаж торган йортны эзләп таптым.

Икенче көнне иртән, башкаларга ияреп, аэродромга киттем. Һава бозылган, самолётларга очу мөмкинлеге юк иде. Алып килгән әйберләрне, аттестатларны ияләренә тапшыргач, үзем сугышчан йөкләмәләргә очасы бомбардировщикның кабинасына мендем. Тиешле урынымны тәртипкә китереп, пулемётның патроннарын барладым, пушканы яхшылап чистарттым. Күңелем күтәренке иде, чөнки очучы өчен һавага күтәрелүдән дә зур шатлык юк. Аның өчен зәңгәр күк йөзе газиз стихиягә, икенче йортына әверелә. Әгәр очучыны биеклеккә күтәрелүдән мәхрүм итсәң, ул, рухы сынып, хастага әверелергә мөмкин. Инде мин старшина вазифасындагы эчпошыргыч бертөрлелектән котылган идем. Вак-төяк хуҗалык эшен үз иткәннәр ябышып ятсын, тик мин түгел.

Командный пунктның кызыл почмагында очучы халкы мәш килә. Кайберәүләр шахмат уйный, кемнәрдер кәрт суга, бер иш гавам, шау-гөр килеп, «городки» тәгәрәтә. Әйдә, күңел ачып калсыннар, иртәгә гаять мөһим объектка бөтен полк белән диярлек барышлы, ди. Кем исән дә кем үлгән.

Кич белән авыл мәктәбендә «Свинарка и пастух» кинофильмы күрсәттеләр. Төп рольне башкаручы Любовь Орлова СССР халкының иң яраткан артистларыннан берсе иде – бөтен личный состав фильмны бер тын булып карадык.

Фатирга кергән йортка кайтканда, минем белән бергә торучы экипажыбыз радисты Саша әле һаман күренми иде. Аның өчен борчылып, күземә йокы эленмәде. Сержант бик соң гына кайтты. Эндәшәсе түгел идем, тирән көрсенүен ишеткәч түзмәдем:

– Ни булды, Саша, берәр проблема юктыр бит? – дип сорадым.

– Әй, булды инде. Хәлләр бик яхшыдан түгел әле, – диде күршем төшенке генә.

Үзе сөйләмәгәч, артыгын сорашмадым.

Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?