Loe raamatut: «Күңелем фасыллары / Мгновенья души»

Font:

Исхакова Голфия Загитовна

Мгновенья души


Шигырьләр



© Татарстан китап нәшрияты, 2017

© Исхакова Г. З., 2017

I
Бар байлыгым – җыр-шигырьдән
Тулып ташкан

Кире кайтмый берни дә

 
Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,
Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.
 
 
Аккан сулар челтер-челтер ага тора,
Үтә гомер, язмыш юлын бора-бора.
 
 
Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә,
Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.
 
 
Беләсеңме-белмисеңме кадерен, үтә
Гомер, көзнең толымнарын сүтә-сүтә.
 
 
Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,
Алыштыра аны төннәр моңсуланып.
 
 
Сүнмәс дигән йолдызлар да бер атыла,
Кояш булып кояш поса тау артына.
 
 
Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә,
Туктап тормый, тормыш – сынау, алга дәшә.
 
 
Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без —
Калдырырга килгән җиргә якты бер эз.
 

Бар байлыгым

 
Бар байлыгым – җыр-шигырьдән
Тулып ташкан җанымдыр.
Илһам биргән илаһи көч —
Сызылып аткан таңымдыр.
 
 
Моң түгәргә өндәп торган
Су буйлары, талыдыр.
Хисләремнән кәрәз койган,
Шигырь – татлы балымдыр.
 
 
Тамам, тамам, диеп торган,
Пешкән кызыл курамдыр.
Күңелгә – дәрт, каләмгә юл
Шулар ярып торадыр.
 

Телисеңме?.

 
Телисеңме? – Җырдагы сүзең булам.
Телисеңме? – Моңнардай ташып тулам.
Телисеңме? – Сүнмәс утларга салам.
Телисеңме? – Бары җыр булып калам.
Телисеңме? – Гөлләр булам яныңда.
Телисеңме? – Нурдай кунам җаныңа.
Телисеңме? – Чыктай күкләргә ашам.
Аңла гына, син, дип, көн дә саташам.
Телисеңме? – Яндырам да көйдерәм.
Телисеңме? – Башың күккә чөйдерәм.
Телисеңме? – Ачам барлык серләрем.
Бары син ул… бердәнберем дигәнем.
 

Шигырь туа

 
Төн… Тулай торак… Ә уку
Залында көн яктысы.
Шул төннәргә шигырь булып
Тама җанның яртысы.
 
Мөдәррис Әгъләм

 
Җәйге төн. Яктылык кунган
Гөлләр тулы тәрәзгә.
Умарта корты да йоклый,
Төшләр күреп кәрәздә.
Әкрен генә ай югала,
Таратып болытларны.
Шифасын татый үләннәр
Сарган көмеш чыкларның.
Бары шагыйрь берни күрми,
Чарлый сердәш каләмен.
Хыял диңгезендә гизгән
Ул яртысын галәмнең.
Таңга калдырмый әйтәсен
Әйтеп каласы килә.
Сүзләреннән әйтерсең лә
Җан җылысы сибелә.
Ә урамда бу вакытны,
Нур сузылып, таң ата.
Яңа сауган җылы сөттәй,
Өстәлдә шигырь ята.
 

Безнең якта җир дә җырлый

 
Безнең якта барсы җырлый:
Җырлый яшь тә, карты да…
Таллар җырлый, урман, таулар —
Барсы җырлый, барсы да.
 
Шәмсия Җиһангирова

 
Безнең якта җилләр җырлый
Табигать сәхнәсендә.
Гасыр буе әверелгән
Фасыллар әшнәсенә.
Чыңга күмеп чишмә җырлый,
Улаклары баскычтай.
Тирә ягында сихри моң
Йөрәк ачыр ачкычтай.
Яңгырлар җыры уята
Җәйге матур төннәрдә.
Кош җырыннан ал таң ата,
Бәхет теләп иртәгә.
Чәчәкләр җырлый, йолдызлар —
Җил дирижёр чыңнарга.
Безнең якта җир дә җырлый,
Кушылып милли моңнарга.
 

Күңелем фасыллары

 
Минем күңел табигатьтәй,
Фасыллары мең төрле.
Кояшлы була, томанлы,
Чишә алмаслык серле.
Көннәрем кайчак бөредә
Гөлләр булып түгелә.
Назланып җылы җилләрдә,
Шау чәчәккә күмелә.
Очып-очып, карлар куна
Күңелем кырларына.
Моң өсти алар җанымның
Сагышлы җырларына.
Гәрәбәдәй яфрак тама
Алтынланган көзләрдә.
Алмаларның алсулыгы
Куна шулчак йөзләргә.
Язмыш дигән җилләр исеп,
Күңел нечкәртеп тора.
Туачак һәрбер көнемә
Мең төрле ятьмә кора.
Бер елата, бер җырлата,
Ялгый сынган күңелне.
Мизгел булып үтеп бара,
Минем гомер түгелме?
 

Юксынам

 
Шигъри юлга салам сөюемне,
Бер бушансын әле күңелем.
Беләм инде, җаным, бу тормышта
Очрашулар мөмкин түгелен.
 
 
Яшьлегемнең хатирәсе булып,
Татлы хыялымда калырсың.
Уйларымда гына чынга ашып,
Мине алга әйдәп барырсың.
 
 
Ә мин, сиңа шигъри юллар атап,
Хисем җырларыма салырмын.
Җанга учак яккан яз-көзләрдән
Яшәү өчен көч-дәрт алырмын.
 
 
Бер мизгелгә исемнән чыгармый,
Тормыш сыный минем түземне.
Йөрәк тынмый, «Яратам!» дип тибә,
Юксынам шул һаман үзеңне.
 

Оныттырмам һәм онытмам

 
Оныттырмам теләсәң дә,
Яратасың бит, беләм.
Уятырмын, тәрәз шакып,
Ягымлы җырым белән.
 
 
Наз булып тамармын кичен,
Төшләреңә үрелеп.
Бөре ачармын бакчаңда,
Кызыл таҗга төренеп.
 
 
Салават күпере булып,
Зәңгәр күктән багармын.
Күңелеңә иң ятышлы
Моңнар булып агармын.
 
 
Оныттырмам һәм онытмам
Гомеремнең җәйләрен.
Сине гел назда коенган
Язларыма әйдәрмен.
 

Җавапсыз мәхәббәт

 
Кайчак болыт арасыннан чыгып,
Парлыларны күзли Ай-егет.
Бер сөясе, сөеләсе килә —
Тынгы бирми аңар шул өмет.
 
 
Ятлар серен тыңлап көнләшсә дә,
Сөйгәннәргә якты юл яра.
Ялгызларның тәрәзенә бакса,
Нурларына көмеш моң сара.
 
 
Таныш аңар үксез, боек йөзләр,
Җанын җепкә ярган серләрне…
Яшен түгеп бушатасы килә,
Юк кочарга йомшак мендәре…
 
 
Кул сузымда – бәхете!.. Нигә күрми?
Берәү шулай язмышына күнә.
Яңа көнгә якты өмет баглап,
Айны көтеп, Чулпан йолдыз сүнә.
 

Белмисең…

 
Белмисең шул күңелемдә ни барын…
Диңгез сыман төпсез, чиксез моң-зарым.
Күзләремдә фәкать алар чагыла,
Очар коштай җаным канат кагына.
 
 
Сизмисең шул уйларымда ни барын…
Уй-йомгакка чорнап була Җир шарын.
Уймак-уймак үткән язмыш – юл башы,
Сизәм: алда үтәр юлның күп ташы.
 
 
Күрмисеңме, гомер ничек тезелгән?
Чияләнеп бәйләнгән дә өзелгән.
Кабаланып әйтәм сүзем – вакыт тар,
Сабырлыкта читләр эзләр алтын бар.
 
 
Теләмисең аңларга да үземне,
Шигырь итеп үрәм әйтер сүземне.
Кунак булып кер дә күңел түремә,
Җитәкләшеп атлыйк көзнең үренә.
 

Гөлләр булып ачылам

 
Салкын булса да урамда,
Күңелемдә якты яз.
Йөрәгемә кояш сыйган,
Җанга тулып ташкан наз.
 
 
Күкне болыт капласа да
Тарала уйларымда.
Хыялда йөрим, парлашып,
Агыйдел буйларында.
 
 
Яңгыр койса, кар яуса да
Җылыта йөрәк җылың.
Күз карашың бер эретә,
Бер сыза күңлем кылын.
 
 
Җилләргә каршы торырлык
Көч алам сөюеңнән.
Гөлчәчәк булып ачылам:
«Яратам!» – диюеңнән.
 

Авыр икән…

 
Сине бүтән яратмаска булдым,
Исләремә төшеп йөдәтмә.
Авыр икән синнән аерылу,
Һәрбер сүзең сеңгән йөрәккә.
 
 
Төшләремә килеп кермә бүтән,
«Сагынам» дип әйтмә, «сөям» дип.
Үткәннәргә кире кайтулар юк,
Тынычлык бир миңа, кит син, кит!
 
 
Күзләремә карап ялварсаң да,
Сүзләреңә инде ышанмам.
Сиңа булган сөюемне бүген
Ак юлларга язып бушанам.
 
 
Йөрәгемнән бер таш алып атыйм,
Җиңеләеп калыр сагышым.
Күз яшьләрем моңын агызыр да —
Юлга салыр гомер агышым.
 
Vanusepiirang:
16+
Ilmumiskuupäev Litres'is:
04 oktoober 2022
Kirjutamise kuupäev:
2017
Objętość:
31 lk 5 illustratsiooni
ISBN:
978-5-298-03519-4
Allalaadimise formaat:

Selle raamatuga loetakse