Кайту

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

МИН ҖАВАБЫН ЭЗЛИМ БУ ГОМЕРНЕҢ…


Минем канда хәтер исән!

 
Минем канда,
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.
 
 
Минем канда
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.
 
 
Минем канда
һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.
 
 
Минем канда,
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.
 
 
Минем канда
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.
 
 
Минем канда
дәрвиш Хозыр-Ильяс
тын сукмакта «Карурман»ны көйли.
 
 
Минем канда,
тырнакларын төн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.
Минем канда –
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.
 
 
Минем канда
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.
 
 
Минем канда,
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.
 
 
Минем канда,
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.
 
 
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
 
 
Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә…
 
 
Минем канда әле хәтер исән…
 

«Тузан сарган гасыр тәрәзләрен…»

 
Тузан сарган гасыр тәрәзләрен
Тибеп ачты вакыт өермәсе.
«Уфалла»сын тарткан илгә карап,
Сукбай эттәй килә бер өрәсе.
 
 
Йә улыйсы килә, уянмасмы
Мәрткә киткән мәртәбәле гавам?
Гадәтләрдән гайре берни дә юк,
Кабиләләр Кабилләрсез һаман.
 
 
Таман гына, артык кирәк түгел
Кан кайнары белән ыслы һава.
Учакларда – учлам-учлам даһи –
Дәшти Дәһшәт бүген дөрләп яна.
 
 
Ябырыла коллык фәлсәфәсе,
Сүз корымын коеп карашларга.
«Бу мәхлугын – Ирек мәйданына,
Бу денсезен – утка,
Бу илсезен эткә ташларга!..»
 
 
…Бәйсезлеген ныграк чорнап куйды,
Түбәтәен киде батырып.
Ирек мәйданыннан ары китте
«Уфалла»сын сөйрәп. Ахыры…
 

«Син төкәнмәс кысыр гасырларның…»

 
Син төкәнмәс кысыр гасырларның
Кырыс үзәгеннән өзелгәнсең.
Кырыйлыкның кыргый карынында,
Кырау булып, кызып өлгергәнсең.
 
 
Син – мәңгеклек тупсасыннан тупас кына
Фанилыкка иңдерелгән бер җан,
Син – сөт, син – кан.
 
 
Син – синсезлек сөременә сеңгән
Каударланып куырылган каргыш.
Син – таушалган сагыш.
 
 
Син – чиксезлек кәүсәсенә кунган
Ефәк җанлы кара күбәләктер.
Өрфиядәй тынсыз тавышыңны
Томырылып тыңлыйм. Син – бердәнбер!
 
 
Син – бер генә. Синең ялгызлыкны
Япма итеп еллар карашына,
Елый-елый узган мәңгелек бар.
Кара челтәр аша карасыннар,
Уралсыннар, чуалсыннар көннәр,
Карашыңнан саташсыннар иде…
Тынлык белән томаланган юлда
Тораташтай калган сыннар инде
Сыңар-сыңар, җаный…
Нидер саный –
Ефәк җанлы кара күбәләк ул
Суты тынган гомер кәүсәсендә.
Синсез салган сырлар сансыз анда,
Син – бер генә…
 

«Дөньяның күчәрен күчерә…»

 
Дөньяның күчәрен күчерә
Бер кыргый күгәрчен күкләрдә…
…Ике җыр арасын, ике җир арасын
Кирәктер елмаеп үтәргә.
 
 
Китәргә кирәктер. Җил генә,
Тезләнеп, ярлыкау теләнә,
Тәрәзгә терәлә карашың.
Кайдадыр офыклар тирбәлә.
 
 
Кемнәрдер таптаган, таплаган
Бу җирдә тынчу да, тыныч та.
 
 
…Исемнәр чуала. Ут чәчри –
Бәрелә кылычлар кылычка,
Кайтаваз котыра кыйблада,
Хәтердә мең караш калтырый…
 
 
Нәүрүзләр яңа кан сорыймы –
Илереп-илереп яз елый.
 
 
Күзләре елмая… Ышанма,
Аралар юл булып түшәлми…
Сәбәпләп үлчәнми бу яшәү,
Гомерләр сәгатьләп үлчәнми.
 
 
Син – миңа, мин сиңа дигәнем –
Нибары гап-гади төш кенә…
…Күкләрдә бер кыргый күгәрчен
Дөньяның күчәрен күчерә…
 

«Каралган сайгаклар сызлана…»

 
Каралган сайгаклар сызлана.
Боз каткан бусага катында,
Узгынчы җилләрдән калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,
Ничә чор бу якка
Тузанлы кояштан коела
Мең гайбәт колактан-колакка:
Бар, диләр, шундый бер кара йорт.
Ул йортны өрәкләр саклый, ди.
Ул йортта вакыт та туктаган,
Ул йортта җанкаткыч салкын, ди.
Сөякләр сибелгән сайгаклар,
Пәрәвез түшәлгән түбәләр…
Ташландык бу йортны күкләрдән
Өрәкләр иелеп үбәләр.
Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.
Шушыдыр, мөгаен, ахыр да…
Җиде юл чатында – кыршауда,
Тилмереп, тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган,
Ялына уралган камчылы исемнәр…
Каннарда котыра кам өне.
Урамнар улыйлар – яз исе
Һәм бүре өере…
Һай салкын, бик салкын бу җирдә,
Боз каткан бусага катында,
Тапталган тынлыктан калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Кертегез!!!
Сайгаклар зарыгып сызлана,
Кайрылып ачыла капкалар,
Убыла түшәмнәр. Бугазлар – бугазга!
Уяна каберсез үлгәннәр.
Канга-кан, җанга-җан!
Учларда ерыла мең юрау.
Ертыла мең ямау диварда,
Ярала мең сорау…
 
 
…Җаннарда ташландык хәтер бар.
Тулпарлар йөгәнләп,
Тузаннар тузгытып,
          ашыгып кайтырлык
                    ахыр бар…
 

«Син сөйлисең. Иренеңдә төтен тәме…»

 
Син сөйлисең. Иренеңдә төтен тәме.
Һәм дыңгычлап тутырылган тынлык җирдә…
Сиңа кагылырга иртә әле.
 
 
Иртәгәләр, буш киштәләр тора
Берәм-берәм, тезелешеп миндә.
Яңа көннән ятьмә үреп,
Таңда ауга чыгам
Һәм очасы килә!
 
 
Киек бер кош булып,
Биек булып.
Томырылып
Табынасым килә.
Учак һәм үч исе сеңгән учларыңа
Кагыласым килә,
Табыласым килә.
Тулган айдан
Тансык тынлык өне зыңлап тора.
Сүзләр сынык-сынык.
Сак тынлыкка сыенып,
Таң сызыла әнә, сынап кына,
 
 
Санап кына йөрәк тибешеңдә
Тимер чаңы катыш ефәк назын,
Хәнҗәрләргә хәтер өргән чагым.
Учларымда – сиңа язган язым.
 
 
Апрель каны тамган карашыңда,
Төнге томан тулы күзләреңдә
Бүген – корбан төсе…
Җаным ятьмәсендә бәргәләнә
Төтен тәме сеңгән синең исем…
 
Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?