Loe raamatut: «Ихлас тойгылар / Искренние чувства»

Font:

Тугрылык

 
Вакыт узган саен арта,
Тарта сагыну көче.
Бар микән соң җирдә Сине
Оныттырырлык кеше?!
 

Дәртле сәфәр

 
Буран котырганда чакыр мине,
Көртләр ерып чыгып чабармын.
Бер ымыңны көтеп яшим бит мин,
Сагынудан чәчем чаларып.
Җил-давылда, җәйдә чакыр мине,
Күк күкрәтеп, яңгыр койганда.
Гарасатлар үтү шатлык кына,
Көтеп торган кешең булганда.
Беләм ансын, артык кабалансаң,
Хәвеф-хәтәр хәлләр ихтимал.
Вакытында барып җитә алсаң,
Үз-үзеңә арта ихтирам.
…Мәхәббәткә арта ихтирам!
 

Иң күркәм күзләр

 
Күзләр була төрле төстә:
Коңгырт, зәңгәр, яшькелт, кара…
Иң матуры кайсы соң, әйт,
Җавап биреп, әйдә, кара.
Ә минемчә, карашында
Балкып торса хисләр көче:
Бер-берсенә сөеп баккан
Гашыйк булган күзләр төсе!
 

Онытырга тырышсаң да

 
Буран тынмый, карны көрәмиләр,
Җил себереп кабат күмәчәк.
Яшьлек үтте диеп тынычланма,
Төшләреңдә кат-кат киләчәк.
Күрсәтәчәк кылган ялгышларны,
Калкып чыгар ерак балачак.
Сипкел баскан почык борынлы кыз
Гомерлеккә истә калачак!
…Сагыш утларына салачак…
 

Тугрылык

 
Нәфислектән туган нурланышка
Карап торган идем шаккатып.
Ул чибәрнең сихри матурлыгын
Күп шигырьгә яздым таркатып.
Чеметемләп кенә тасвирлагач,
Кем икәне тормый беленеп.
Тик үземә «Чуар йөрәк» дигән
Бер кушамат калды берегеп.
Ә чынлыкта шушы көнемәчә
Шул гүзәл сын йөрде уемда.
Гомерем буе сөйдем берне генә,
Калганнары хыял-уйдырма!
 

Кортлар яратса, миңа ярарсың

 
Монсы минем умарталык,
Күрче, нинди хозурлык!
Мондый мохит булыр-булмас
Курортны да узарлык.
Чәбәләнмә, торып чапма,
Бал кортлары күренсә,
Һәркемгә дә тими алар,
Тия шикле күренсәң.
Чиста йөрсәң, пөхтә булсаң,
Түгел бер дә куркасы.
Уй-теләгең матур булса
Тынычлап бал уртларсың.
Юкка алып килмәдем бит
Гүзәл алан карарга.
Әүвәл кортлар тикшерсеннәр,
Тырыша күр ярарга…
 

Чишмә янында

 
Мин соң чишмә күрмәгәнме,
Күп җирләр гизмәгәнме?
Унны түгел, йөзне беләм
Мул сулы кизләүләрне.
Ник монсына исем китте,
Нәрсәгә аптырадым?
Саркып кына чыккан суны
Йоттым да калтырандым.
Салкын түгел иде юкса,
Гөл үскән ярларында.
Каушадым мин… көлемсерәп,
Син торгач яннарымда…
 

Илаһи бәйләнеш

 
Безгә нидер килешмәде,
Хисләр җырга күчмәде.
Алмагачы алып бардым,
Шул булып шул үсмәде.
Матур көчек илтеп бирдем,
Качып китеп югалды.
Хәтта тигез бүлалмадык
Икебез бер юрганны.
Бер яңалык кертеп карыйк,
Сабак алып үткәннән.
Бисмилласыз башлаганбыз,
Алдап булмый күкләрне…
 

Мине саташтырган төс

 
«Кыңгыраулы яшел гармун»1,
«Яшел эшләпә»2 беләм.
Яшел косынка да күрдем,
Саташам шуның белән.
Бер сәерлек һәм серлелек
Аңымны чорнап алды.
Хисләремне куптарды да
Әллә кая югалды.
Шуны эзләп йөргән чагым,
Алгысый, ярсый җаным.
Яулык түгел, кирәк миңа
Аны ябынган ханым…
 

*

**

Чатыр тау аңлагандыр

 
Җитәкләшеп мендек Чатыр тауга.
Кырт җиренә калгач бер адым,
Күк түренә карап аваз салдым:
– Аерма Син безне, Ходаем!
Бу гамәлем сиңа бик ошады,
Чәбәк чабып көлеп җибәрдең.
Җылы итеп аннан пышылдадың:
– Кеше ишетер бит, җүләрем.
Быел тагын анда күтәрелдек,
Мин, беркатлы мокыт, түзмәдем:
– Кабатлыйммы, – дидем, – теге чакта
Биеклектән сипкән сүзләрне?
– Кирәк түгел инде алар хәзер…
Мәзәк җавабыңны ишеттем.
Нинди мәгънә салдың ул җөмләгә?
Ни юрарга белми интектем.
Бергә шул без! Ходай аермады.
Үчтекиләп йөртә кабат тау.
Мин бит беләм, матур сүзләрне дә
Җай чыкканда кирәк кабатлау.
…Гаеп итмә инде, Чатыр тау!..
 

Ни сәбәптән?

 
Ничек кенә синең янда
Калырга дип баш ватам.
…Барган чакта, метеор мин,
Киткән чакта – ташбака…
 

Сарана сарылары

 
Ерактан ук таныйм аны,
Чәчәкләре күгелҗем.
Шул кечкенә «кыңгыраулар»
Алгысыта күңелне.
Казып алам. Суганчалар
Майлы, төче, сарылар.
Сагынганда, синсез үткән
Көн санарга ярыйлар.
Сарана ник сары була?
Ансын белмим, сорама.
Мин үзем бит сине көтеп
Саргаючы сарана…
 

Булуы мөмкин түгел

 
Сиңа атап, шигырьләрне
Бик күп язганнар икән.
Әйтүеңчә, алар саны
Илледән артып киткән.
Минеке дә зыян итмәс,
Иш янына куш булыр.
Җылы сүзләр сайлап яздым,
Күңелеңә хуш булыр.
Миңа кадәр булганнарын
Бир, укып карыйм әле.
Ниләр тоҗырдылар микән?
Тикшерим, барлыйм әле.
Профаннар бик ишәйде бит,
Буш сүздер әле, баксаң.
Кайтып китәм, минекеннән
Хислерәк шигырь тапсам.
 

Рольләрне булса алмашып

 
И уйнап та күрсәттең соң,
Гипнозланган төсле идем.
Күндәм булдым, карышмадым,
Яратуым көчле иде.
Юк, хәзер дә шул хәлдә мин,
Китә алмыйм синнән ерак.
Без тудырган матурлыктан
Мөлдерәмә тулган йөрәк.
Уеныңның кагыйдәсен
Үзгәртергә бары телим.
Син әлегә чакырмый тор,
Томырылып үзем килим…
 

Саклау авыррак шул

 
Бер кыз белән егет җитәкләшеп
Узып китеп бара янымнан.
Ул кызкайның күрсәң чибәрлеген…
Чәшке туннан, ак шәл ябынган.
Узган-барган һәркем шушы парга
Карап кала туктап, сокланып.
Бу гүзәллек кызыл туйга кадәр
Кала алыр микән сакланып?
Без дә йөрдек, кеше көнләштереп,
Шул чор калка, җанны чеметеп.
Матурларны эзләп табып була,
Саклап булмый… ышан, егетем!
 

Ур-ра!

 
Бәхәсләштек, кайсыбызның
Хәтере кыска диеп.
Ядәч сөяге сындырдык,
Йөрсен гел истә диеп.
Озак еллар тарткалаштык,
Җиңалмыйча кем-кемне.
Истә тоту тиеш иде
Икәү танышкан көнне.
Балдак биргәч каушадыңмы,
Кирәк сүзне оныттың.
«Истә» дими алып кидең:
– Ядәч, кызый, мин оттым!
 

Хоккей караучы кыз ни уйлый?

 
Алка булу кыендыр ул,
Бәрәләр, типкәлиләр.
Әллә нигә бер мәртәбә
Капкага керткәлиләр.
Кызыктыр да… шәп егетләр
Артыңнан шуышалар.
Кыз хыялы шул бит инде:
Син диеп узышалар,
Пыр тузып сугышалар.
…Рәхәт булып китә.
 

Мәгънәсе булырмы?

 
Без өзелдек. Матур гөлне
Кемдер тартты салмак кына.
Чәчкә ягы синдә калды,
Минем өлеш – сабак кына.
Үкенәсең? Инде үзең
Ябыштыру ягын кара.
…Киселгәнне ялгап була,
Әмма ләкин җөе кала.
 

Тәшвишләнмә

 
Икегез дә хисле, дәртле,
Әлегә түзәм, шөкер.
Читкә чыгып йөргәнем юк,
Синең көндәшең – шигырь…
 

Бар уңай мисал

 
Шәм кабыздым. Соң искәрдем:
Сынган булган урталай.
Хәзер аны сүндеримме?
Була алмый бит алай.
Без дә шундый хәлдә идек,
Беттек дидек, алдандык.
Үзәктә җеп өзелмәгәч
Янабыз бит… ялгандык…
 

Шуны бел

 
Кисәүләрен нигә таратасың,
Учакны бит бергә тергездек.
Мәхәббәттә беркем өстен түгел,
Төп таләбе аның тигезлек!
 

Җитә, син булсаң

 
Алтын-көмешләрең кирәк түгел,
Мин кызыкмыйм андый чүп-чарга.
Үзең кирәк миңа, үзең генә,
Уртак гомерләрне чутларга.
Иманлы син, хисең кайнап тора,
Юмарт елмаюың хәтердә.
Телем тешләп калам, әзерләнгәч,
Син – фәрештә, диеп әйтергә…
 

Куа киләсең

 
Төнлә фара яктысына
Эләккән куян кебек,
Уңга-сулга китә алмыйм.
Чыктың син каян килеп?
Әкренәйсәм таптарсың дим,
Юк инде башка чарам.
Син күрсәткән юнәлештә
Туп-туры бары чабам…
Тактикаң бик камил икән,
Уйланам исем китеп.
…Кочагыңа алырсың күк,
Егылсам тыным бетеп.
 

Җан газабы

 
Әкрен-әкрен синнән ераклашам,
Йөрәк сызлый, борын мышкылдый.
Алып ташлау мөмкин микән соң ул
Күңелдәге каткан юшкынны?
Кичә генә җәннәт сыман өйдә
Өшеттергеч хисләр буранлый.
Яратышу көчле булган җирдән
Китүләр дә җиңел булалмый.
 

Капмам тозакка

 
Ризалашу түгел әле
Башны иеп дәшми тору.
Бу үземчә сиңа каршы
Бик яшертен хәйлә кору.
Филолог мин! Синең кебек
Төлкеләргә булмам куян.
Өтерләрдә ялгышсам да,
Ноктаны бик дөрес куям…
 

Охшаш каршылыклар

 
Кызык бетә, язмыш тормышыңны
Кайгы-хәсрәт белән тутырса.
Йөрәк туктый, үзәк тамырына
Оешкан кан килеп утырса.
Хисләр ага торган тамырның да
Тромблары була торгандыр.
Сиңа барыр юлым, бәлки, шуңа
Кыя-ташлар белән тулгандыр.
 

Сердәш наратлар

 
Бөдрә чәчле сакчыларым,
Әле исән торасызмы?
Күз карашын мин киләсе
Юл ягына борасызмы?!
Адашмыйча йөри идем
Карап сезгә ераклардан.
Агачлар да җанга якын,
Хуҗаларын яратканда.
Аның өе торган төшне
Төгәл, дөрес күрсәттегез.
Минем кергән-чыкканымны
Сабыр гына күзәттегез.
Бүтән бармам. Сагындырып,
Уйларымда гел яшәгез!
Инде күптән мине көтми,
Үзгәрде бит җиңгәчәгез…
 

Нишләргә соң?

 
Кызларга һич ошап булмый,
Мантыйк киләдер кайдан:
Әдәпле булсаң – бозау син,
Актив кылансаң – хайван…
 

Очрап торалар

 
Чын сөюнең тәмен татыганнар
Була алмый җирдә бәхетсез.
Ул хисләрдән мәхрүм ителгәннәр –
Тере мәет. Монсы бәхәссез!..
 

Тотрыклы таләпләр

Йортка кергәнче утка кер.

Мәкаль

 
Юри генә әйткән идем
Кертәсеңме дип йортка,
Бармакларын бөгә-бөгә
Санап китте бер кортка:
– Пинсәң күпме, фатир шәпме,
Машинаң? Ансы… бардыр.
Хроник чирләрең юкмы соң?
Анализларың алдыр!
Нәтиҗәләр уңай булса,
Карармын, бәлки, уйлап.
…Әйтерсең селте таралды
Кан тамырларым буйлап.
Олгайгач та үзгәрмиләр…
Муртайган акыл дәшә:
– Утка кермә, чараң бетсә,
Землянка казып яшә…
 

«Алар икәү генә…»

 
Алар икәү генә, кешеләргә
Күрсәтүче ихлас мәрхәмәт:
Яшәргә көч, җанга җылы бирә
Күктә – кояш, җирдә – мәхәббәт!
 

Күзләреңнән күренә шул

 
Җир кешесе түгел син, дип
Әйтәләр миңа, дисең.
Ничек инде? Нәкъ безнеңчә
Буй-сының, төсең, исең…
Кабат-кабат чагыштырам,
Аермаң гел юк сыман.
Таптым, таптым… күңелең киң –
Җир түгел, галәм сыйган!
Шуны сизеп алганнардыр,
Көнләшәм, әйдә, китик.
Җирнеке бул, чит-ятларга
Карама туры итеп…
 

Беркатлылык галәмәте

 
Сиңа әйткән сүзләремнең
Истә тотам һәммәсен дә.
Кайта-кайта уйлыйм хәтта
Иҗек, басым мәгънәсен дә.
Мин, мөгаен, ул чакларда
Кемлегемне онытканмын.
Яши-яши, фикерләрнең
Эчтәлеге тоныкланды.
Безнең бергә булалмасны
Син ул чактук аңлагансың.
Вәгъдә биреп, үз өстеңә
Җаваплылык алмагансың.
Ә мин… болтун, тел бистәсе.
 

Нигә алай?

 
Яшьлек китә, туйлар үтә,
Әти-әни бәби көтә.
Канатланып йөри берсе,
Түземлекләр сорый берсе.
Күпме өмет, күпме теләк,
Һәркем өчен бала – терәк.
Әти уйлый: батыр булсын,
Әни уйлый: сабыр булсын.
Лачыннары үсеп җиткән,
Ният һаман үзгә икән –
Әти тели: оя корсын,
Әни тели: янда торсын!
 

Җавабың кирәк

 
Шулай бар да бетәмени,
Бездән Сөю китәмени?
Кемнәрнеңдер нахак сүзе
Башыбызга җитәмени?!
Кая якты көннәребез?
Җылы, назлы төннәребез?
Вакытлыча булган дисәк,
Корымасмы телләребез.
Телим таулар актарырга,
Шул елларны кайтарырга!
…Соңгы чәчем бөдрәләнә
Олы Сөю хакларына…
 

Төнге рәнҗү

 
Бүген тагын ятып карыйм,
Беләм йоклый алмасымны.
Күзгә йокы керә диме
Шаярганда кан басымы?!
Аңа кызык. Минем генә
Хәлем хөрти, җитдиләнде.
Сиңа кабат минем хакта
Ялган хәбәр җиткергәннәр.
Тәрәзәмдә ут булмагач,
Кеше уйлый: «Иртә яткан».
…Хәлләремне белешегез
Мин аунаган караваттан.
 

Әйттем исә кайттым

(Шаяру)
 
Бу күзләрем нәрсә караганнар,
Сине генә нигә сайлаганнар?
Күңелемә җайлап урнашкансың,
Башка кызлар анда сыймаганнар.
Дәрәҗәңнән оста файдаландың,
Акыл-хисләремне томаладың.
Карале син, күпме чибәр кызлар,
Начар күзәткәнмен, соң аңладым.
…Юк ла инде, сиңа җитәме соң,
Юри үртәп кенә чагыштырам.
Тирә-якка карап саташтырган
Күзлегемне генә алыштырам.
 

Даими диагноз

 
Егет чакта күздән йокы качкач,
Ачыкларга теләп: ни сәбәпле?
Бер табибка бардым. Агай әйтте:
– Бу, балакай, яшьлек галәмәте.
Һаман җәфалый бит йокысызлык,
Тынгы бирми гыйшык әкәмәте.
Яшь бер табиб калды авыз ерып:
– Бу, бабакай, картлык галәмәте…
 

Ходай саклаган

 
Хыялларың барып чыкмаган шул,
Теләгәнсең юрист булырга.
Сәләтең бар… әлдә язмыш сине
Илтеп куйган башка урынга.
Пыран-заран барсын туздырасың,
Тере килеш гүя туныйсың.
Дөресме бу, әллә ялгыш алым,
Алдын-артын уйлап тормыйсың.
Миңа да бит бер гаепсез килеш
Табу салдың ничә мәртәбә.
Күпме кеше үз иркендә әнә,
Кагылмагач синең мәхкәмә.
 

Шәригать кушканча

 
Рәнҗегәнмен. Гаҗәпләнәм
Килми ничек түзгәнемә.
Син-синлегең кагылды шул
Мин-минлегем үзәгенә.
Бүген, бәлки, кирәкмидер
Үткәннәрне кузгатырга.
Риза-бәхил!
Барган чагым
Соңгы юлга озатырга…
 

Аңлашылды…

 
Кереп тормыйм, аптырама,
Бүген ишеккә сыймам.
Әдәп саклап кына чөнки
Чакырасыңдыр сыман.
Чынлап булса, элеккечә
Елмаеп торыр идең.
Мин бит якты йөзеңдәге
Нурны сагынып килдем.
Кая соң ул? Алдандыммы?
Елар урында көләм.
Мин борылгач, шык иттереп
Бикләнеп калды келәң…
 

Уйлап бетермәгәнсең

 
Агып киткән чагым иде
Хәсрәтле су-ташуда.
Бәлки, беткән булыр идем
Бәрелеп яр ташына.
Буйдак йөргән чор иде шул,
Алып калдың, коткардың.
Ә нигә соң әл-хәл кергәч,
Ут эченә аткардың?
Су кипте бит, янам хәзер,
Ялкынланам тиктомал.
…Уттан суга салган чакта
Исән калу ихтимал.
 

Гадел теләк

 
Дәгъвам юк ла минем сиңа,
Теләгәнчә яшә, тимим.
Мин сине сагынган кадәр
Сагын гына, шуны телим.
Ике арадагы бушлык
Яңа мәгънә белән тулсын.
Күркәм чагы бергә иде,
Сагышы да уртак булсын!
 

«Төнге күбәләкләр» язмышы

 
Уйнаш кызлар кояш нурын
Күрмичә гомер итә:
Төнлә фонарь яктысында,
Көндезен мәрткә китә.
…Соңыннан ләгънәт көтә!
 

Сәер халәт

 
Берәр йомыш куш син миңа,
Әйтү белән йөгерермен.
Ут кичәрмен, тау үтәрмен,
Вакытына өлгерермен.
Йә мыскылла теләгәнчә,
Боерык бир тезләнергә.
Гарьләнсәм дә, син сизмәссең,
Шатлык торыр күзләремдә.
Җәзаларга фатиха бир,
Чеметсеннәр, тунасыннар.
Читкә генә куа күрмә…
Күз алдында кыйнасыннар.
Буйсынырга сиңа телим!
Тоясыңмы максатымны?
Мондый халәт сирәк була,
Ычкындырма форсатыңны…
 

Шул көннән соң

 
Пыскып яткан учак идем,
Коры утын киттең салып.
Ялкынланып, дөрләп янам
Сине күргән көннән алып.
Качып китимме соң әллә,
Мөлкәтемне, илне ташлап?
Ни акыллы, ни җүләр мин
Сине күргән көннән башлап.
Иртә картайганны күреп,
Әллә Тәңре юри бирде?
Яңабаштан егет ич мин
Сине күргән көннән бирле…
 

Булмый икән…

 
Менә тагын узып китеп барам,
Уңда кала сезгә борылыш.
Теләсәм дә барып күрә алмыйм,
Мәрхәмәтсез икән бу тормыш.
Очып каршы чыгар идең, беләм,
Якты йөзең, чәең буласын.
Нинди көчләр соң ул бер-берсеннән
Читкә куа адәм баласын?
Бергә булсак, олы яратуның
Белер идек тә бит кадерен.
Чит берәүгә чыккан жирәбәнең
Чабып йөрим түләп әҗерен.
Менә тагын туры китеп бардым,
Артта калды сезнең борылыш.
…Язмыш дигән юлның юнәлешен
Боза алмый икән бу тормыш…
 

Очрашу

 
Таныш чалымнар күреп сискәндем,
Ваемсыз гына барган чагымда.
Син идең ич ул, моңсу карашлы,
Басып торучы юллар чатында.
Күпме чордашның кисеп өметен,
Сез бит икәүләп киткән идегез.
Гафу италмам ялгыз калдырса,
Нигә берүзең, кая берегез?
Туктап сорарга көчем җитмәде.
Тын гына карыйм синең ягыңа.
Күңел түрендә синең урынны
Алган яр иде минем янымда…
 

Юлы бер генә

 
– Миңа атап шигырь язмыйсың, – дип
Әйткәнең бар ничә мәртәбә.
И гүзәлем, бөтен кызларга да
Тәтеми шул андый мәртәбә.
Шигырь язу – хисләр көрәше ул,
Серне ачам, телмә бәгырьне:
Шигырь туар, үзең горур калып
Тезләндерә алсаң шагыйрьне…
 

Карурман яктысы

 
Алып китим әле сине
Карурман якка табан.
Шау-шу тулы дөньясыннан
Алҗыдым, ардым тәмам.
Аулак җирдә кала алсак
Икәүдән-икәү генә,
Бер ял итеп алыр идем,
Баш куеп итәгеңә.
Күбәләкләр канат җилпеп
Куанып йөрер иде.
Син күбәләк кызы булып,
Төшемә керер идең.
Җиңеләеп калырмын күк,
Җиденче күккә җитеп.
…Авыраеп басып торам,
Синең җавапны көтеп.
Әйдә, алып китим әле
Карурман якка табан –
Бәхетле якка табан…
 

Курку

 
Мавыгу да түгел, саташу да,
Мин яраттым сине чын-чынлап.
Дога ятлап барган дәрвиш сыман,
Исемеңне йөрим пышылдап.
Яшерепләр калып булыр микән?
Инде чынлап шүрли башладым.
…Кеше барда ялгыш, онытылып,
Кемлегеңне әйтеп ташлармын…
 

Нурың күзләремдә

 
Яшем чыкмый, әмма үзем
Юл буена кайтам елап.
Бергә булган мизгелләрнең
Бөртегенә кадәр уйлап.
Нинди назлар кичергәнбез? –
Ул чакларда тойдык микән?
Юктыр, юктыр: сөю – сукыр,
Күп нәрсәне күрми икән.
Күрә белсә, безне болай
Бичаралар итмәс иде.
Сине – миннән, мине синнән
Читкә алып китмәс иде.
Үзебез дә саташканбыз,
Ике күзле була торып.
Бәхет даулап маташабыз,
Ике аерым дөнья корып.
Сине күрдем… мохитеңнән
Ала гына алмыйм йолып.
Озаккарак калсын нурың,
Күзләремне барам йомып…
 

Бозыклык

 
Бозыклыкка керми лә ул
Минем сиңа тартылу.
Татлы җылы тоеп яшим
Чакырымнар аркылы.
Нигә шуны белә торып,
Сирәк килә хәбәрең?
Талы сынган сандугач күк
Була кайчак хәлләрем.
Куначасыз күңел китек,
Җыр башлауда кызык юк.
Яраттырып, һаваландың…
Менә шул чын бозыклык.
 

Күрәзәче булмасам да

 
Мин әйткәннәр сиңа килеп бара:
Ялгышасың, дидем – ялгыштың.
Нәтиҗәсен әнә күреп торам:
Күзләреңнән ага сагыш-моң.
Барма, дигәндә дә тыңламадың,
Күрәчәгең тартты – ашкындың.
Бер йомычка булдың уртасында
Үкенечләр тулы ташкынның.
Кире кайт, дип, күпме үгетләдем,
Колак салмый үттең – тискәре.
Ә үзеңне тормыш чоңгыллары
Алып кереп китте эчкәре.
Кисәттем бит юкса, ә бит үзем
Күрәзәче булып тумаган.
…Мәхәббәттән качып бәхет тапкан
Кеше әле җирдә булмаган…
 

Ерак өй

 
Ертык болыт аша карый да ай,
Бакчагызны нурга тутыра.
Кура җиләкләре арасында
Песи кебек посып утырам.
Үтеп чыга алмас киңлек миңа
Коймаң белән өең арасы.
Бурыч гади – ятак тәрәзәңнең
Бер өлгесен барып кагасы.
Чыккан булыр идең ишетүгә,
Ният булса, хәйлә туачак.
Абыең бит өйдә… ул сизенсә,
Эт өстереп, арттан куачак.
Күтәрелгән килеш калды кулым.
Язмыш куды, читкә кителде.
Бүген барсам, усал абыеңнан
Курыкмас та идем шикелле.
Бакчагызда калды зары, моңы
Без җырлыйсы сөю көенең.
…Гомрем буе чиртәм тәрәзәсен
Барып җиталмаган өеңнең…
 

Сафлану

 
Тынычландыр әле мине,
Чәчләремә кагыл тагын.
Искә төшер гомеремнең
Гөлләргә тиң матур чагын.
Зиһенемне томалап куй
Назлы, татлы сүзләр белән.
Йоклап яткан тойгыларым
Уянсыннар берәм-берәм.
Күбәләккә әйләнсеннәр,
Уйнасыннар… үзем тыныйм.
Өр-яңа бер кеше итеп
Сафландырыр җылы тының.
 

«Сезме соң бу…»

 
Сезме соң бу, яшьлегемдә
Төн йокымны алган гүзәл?
Бу күзләргә ул елларда
Багышладым күпме газәл,
Һәр карашы хисләремне
Үтә иде чагып, өтеп.
Куырылып йомылсам да,
Ала идем теләп, көтеп.
Очраштык та… ник тырышып
Күзегездән эзлим юкны?
Очкын сүнгән… карый бары
Миннән сезгә күчкән йокы.
 

Сиңа җиңелдер дә

 
Юлларыңа бүтән чыкмам инде,
Сорауларым белән борчымам.
Аңлаешлы итеп әйттең бүген:
– Килмә, – дидең, – бүтән каршыма.
Җимерелеп төште күктән болыт,
Күчәреннән җирем ычкынды.
Ишетмәдең генә, күңелемнән:
– Ялгышасың! – диеп кычкырдым.
Син үзеңне күптән күндергәнсең,
Мин нишләрмен тынгы тапмасам?
…Шунда гына сине онытырмын –
Тибүеннән йөрәк туктаса…
 

Кәгазь калынлык кына

 
Күкрәк аша пуля тишеп үткән,
Бабай исән, хәйран калырлык.
Йөрәк читен ертып узалмаган –
Ара калган кәгазь калынлык.
Сугыш арты еллар искә төшә,
Сирәк тиде татлы кабымлык.
Әй ул ипекәйнең тәмлелеге,
Ак май яксаң кәгазь калынлык…
Язмышларны шул да хәл итә шул,
Яшьлек узды, әйдә, кагылмыйк:
Бербөтен үк була алмадык ич –
Ара калды кәгазь калынлык…
 

Йорт казлары

 
Көзләр җитсә, кыр казлары
Җылы якка кузгалалар,
Йорт казлары карап кала,
Каңгылдашып сызланалар.
Ерак юллар тартадырмы –
Канат кагып талпыналар.
Калдырмагыз, дигән кебек,
Күккә таба омтылалар.
Тимерчыбык өзгәләнә,
Баганага бәреләләр.
Очу дәрте биләп алгач,
Хыялыйга әйләнәләр.
Ирекле тормыш шаукымы
Саклангандыр каннарында.
Онытылган киек чаклар
Уянадыр җаннарында.
Мәхәббәт – яз күбәләге –
Канат какса көзебездә,
Очалмаган йорт казлары
Охшап куя үзебезгә…
 

Үземчә яратам

 
Һәрбер кеше шәхес, кабатланмас,
Тик үзенчә сөя, ярата.
Чагыштыра күрмә, ялгышырсың,
Шәфкатьле бул миңа карата.
Омтылышым, бәлки, күпкә кимдер,
Ә кем белә, бәлки, артык та.
Башкаларга мин бик охшамаган,
Битәрләргә берүк ашыкма.
Үземә бертөсле холык миндә,
Аңламассың бераз түзмичә.
Яшәргә тырышам кеше төсле,
Яратырга, ләкин үземчә.
 

Йә яратам, йә күралмыйм

 
Урталык юк минем өчен,
Аумакайны җенем сөйми.
Телемә дә гел үпкәм юк,
Ни уйласам, шуны сөйли.
Кыска әйтсәк, йөрәгемне
Урталайга һич бүлалмыйм.
Ике йөзем булмаган күк,
Йә яратам, йә күралмыйм.
 

Үкенечкә

 
Син качарга миннән тиеш идең,
Ялкынга бит кердең күрәләтә.
Охшап калдың уттан киталмаган,
Канатлары көйгән күбәләккә.
Мин дә сүндем сине кызганудан,
Очрашырга безгә ярамаган.
Син күбәләк булдың очалмаган,
Мин – бер учак, дөрләп яналмаган.
 

«Сөю кайчан көчле булган?..»

 
Сөю кайчан көчле булган?
Элеккерәк замандамы?
Әллә гел бер хәлдә тора,
Шул көенчә һаман дамы?
 
 
Алай дисәң, мәгъшуканың
Очраса да маһирлары,
Табып булмый инде хәзер
Зөһрәләрне, Таһирларны.
 
 
Бик борынгы чорда калган
Дәрт кабызган серле көче.
Юккамыни мәхәббәтнең
Иң татлысы – беренчесе.
 
1.Фатих Кәрим поэмасы.
2.Гамир Насрый комедиясе.

Tasuta katkend on lõppenud.