Уйлан!.. / Задумайся!..

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Уйлан!.. / Задумайся!..
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

ХӘЕРЛЕ ЮЛ!

Ленур Иксанов – 30 яшен тутырган егет. Яшьлек рухы бөркелеп торган йомры һәм бик матур сан бит ул! Калганы сүзсез дә аңлашыла.

Иҗатка, шигырьләр язу эшенә нәрсә этәргән соң аны? Яшьлек, романтика һәм мәхәббәт, әлбәттә. Аның башлангыч иҗатына табигыйлек, тормышчанлык, барыннан да мөһимрәге, милли рух хас.

Бер шигырендә «Йоклама, татар, юкса соңга калуың бар!» дип чаң кага ул. Мондый шигарне (лозунгны) фәкать хупларга кирәк. Ата-анасын, милләтен, туган телен онытучы манкортлар үрчеп торган заманда, егерме биш яшьлек Ленурның үз замандашларына әнә шулай дип эндәшүе күңелдә ихтирам һәм өмет уята. Димәк, базда дары бетмәгән әле… Һәрхәлдә, ил кайгысын кайгырту, милләтең белән горурлану, халык язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылу – күркәм сыйфатлар.

Җыентык җиде бүлектән тора. Миңа калса, автор әлеге бүлекләргә кызыклы да, мәгънәле дә исемнәр таба белгән: «Горур халкым», «Океандай мәхәббәт», «Уйлан, бәндә!» һ. б. Ленурның шигырьләреннән ниндидер ягымлы, кешелекле энергия бәреп тора. Ул табигатьне, тирә-юньне шигъри күзләр белән күрә. Алда әйтелгәнчә, иҗаты тормышчанлык белән сугарылган. Ул «шаккатризм»нар белән мавыкмый. Теләк-ниятләре дә гуманистик рухта. Әйтик:

 
Бәхет кошы бураннарда
Туңып калмасын, дип телим.
Бәхет кошы – җырларымда,
Сәламнәрен сезгә бирим!
 

Аңлаешлы тел белән язылган, укучы ихластан кабул итәрлек бу шигъри юлларны мин яшь шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына юнәлеш бирүче маягы дип саныйм.

Ленур 1989 елны Казан шәһәрендә туа. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль академиясендә укый. Үзгәрешләр килеп чыгу сәбәпле, 2010 елда аны Казан федераль (Идел буе) университетының икътисад факультетына күчерәләр. 2012 елда Идарә һәм территориаль үсеш институтын тәмамлаганнан соң, «Дәүләт һәм җирле идарә» белгечлегенә ия була. Боларга өстәп, Ленур университетның тарих факультетында «Казанның 1000 еллыгы» дигән экскурсоводлар курсында белем ала.

Белем алгач, Россиянең Татарстан Республикасы буенча 14 нче номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясендә хезмәт итә, коммерция оешмаларының берсендә экономист-менеджер булып эшли. Бүгенге көндә 18 нче номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясендә җаваплы вазифалар башкара.

Шәһәр баласының туган телне әйбәт белүе һәм саф татар телендә шигырьләр язуы җәйләрен авылда – әби-бабасы тәрбиясендә үсүеннән киләдер дип уйлаган идем. Бу сорауга әтисе Мансур Исхак улы Иксанов болай дип җаваплады: «Без өйдә, гаиләдә һәрчак, авылыбыздагыча, татарча сөйләштек һәм хәзер дә гел шулай сөйләшәбез». Менә кайда ул күпләр өчен үрнәк гаилә!

Өстәвенә җырга-моңга һәвәс егет ул. Ул иҗат иткән җырларны танылган җырчылар да, һәвәскәр башкаручылар да теләп үз репертуарларына алалар. Ленур үзе дә җырларга ярата, аның заманча башкаруга корылган җыр клипларын телевизор караучылар, тамашачылар яратып та өлгерде инде.

Ә хәзер мин яшь шагыйрь Ленур Иксановка яңа иҗади уңышлар һәм хәерле юл теләп, кул болгап калам.

Рашат Низами, шагыйрь, прозаик, публицист
30 март, 2016

I. ГОРУР ХАЛКЫМ

 
Уян син, татар, йоклама,
Телне кирәк сакларга.
Юкса иртәгә соң булыр
Туган телне якларга…
 

ТЫРЫШ, ХАЛКЫМ

 
Тырыш син, халкым, менәргә
Биек-биек үрләргә.
Моның өчен кирәк безгә
Эш-гамәлдә дөрләргә!
Хезмәт белән тапкырла син
Уңышны унга, йөзгә.
Тырыш син, халкым, бирешмә,
Өметеңне дә өзмә…
 
2011

ЙӨРӘК ТИБӘ ШАТЛЫКТАН

 
Тальян гармун тавышы
Ишетелә ерактан.
Күктә – кояш балкышы,
Шатлык ташый йөрәктән.
 
 
Күңелем тынычлана,
Татар җырын тыңлагач,
Милли өчпочмак белән
Дусларымны сыйлагач.
 
 
Иртә азан тавышын
Бөтен авыл тыңлады.
Дөньяны ямьләндерә
Гореф-гадәт моңнары.
 
2012

ТАТАР БИТ СИН

 
Ятма егылып җирдә,
Имән бит син, көчле син.
Калма төндә кайгырып,
Батыр бит син, хисле син.
 
 
Батма, моңланып, күлдә,
Сәләтле син, данлы син.
Калма адашып читтә,
Бөркет бит син, шанлы син.
 
 
Торма сыгылып җилдә,
Татар бит син, җырлы син.
Калма саргаеп көздә,
Яздай якты, нурлы син.
 
2011

ЮГАЛМА ДАВЫЛЛАРДА…

 
Бөркет сыман күктә бул син,
Минем газиз милләтем.
Арыслан кебек көчле бул,
Бел яшәүнең хикмәтен.
 
 
Син бит инде бөҗәк түгел,
Изеп-сытып таптарга.
Синең өчен күңел рәнҗи,
Бирешмә син ятларга.
 
 
Әнә күпме яннарыңда
Йөри читләр янәшә,
Үз мәдәнияте белән
Чакыра ул яшәргә.
 
 
Барысы синең кулыңда,
Минем газиз милләтем.
Үзен югалтмасын диеп,
Ходай биргән һиммәтен.
 
 
Югалма син давылларда,
Сынмасын канатларың.
Чит илләргә, кыйтгаларга
Таралсын синең даның!
 
2012

ХАЛКЫМ ТЕЛЕ – МИНЕМ ӨЧЕН

 
Халкым моңына уралып,
Җирдә-күктә очынам.
Халкым теле – минем өчен
Саф чишмә суы сыман.
 
 
Халкым көче – минем өчен
Яшь аргамак – тай сыман.
Халкымның моңы әйтерсең
Сүнмәс учактай сыман.
 
2010

БАЙРАКНЫ КҮТӘР, ТАТАРСТАН!

 
Чәчәк ата Татарстан,
Ходай рәхмәтен алган.
Иген чәчә, ура, җыя,
Тик… ызаны югалган.
 
 
Бөркет кеби оча илем
Бөтен дөнья күгендә.
Гасырлардан килгән көче
Гүя яши бүген дә!
 
2014

ТАЛЬЯН ГАРМУН

 
Тальян гармуным күтәреп,
Урамда йөрим кичен.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Түгелә бара хисем.
 
 
Узгандагы моңлы чакны
Бүген дә искә алам.
Урам буйлап җырлап барам,
Кулымда – милли тальян.
 
 
Тальян гармунны күтәреп,
Урамда йөрим һаман.
Тавышың – сандугач моңы,
Минем яраткан тальян!..
 
 
Борчуда да, шатлыкта да
Кулымда минем тальян.
Уйнамыйча, мин бүген дә,
Ахры, булдыра алмам…
 
2012

САБАНТУЙ1

(Җыр)
 
Кызык уеннар уйнарга
Дусларны чакырабыз.
Моңлы җырларны җырларга
Бәйрәмгә ашыгабыз.
 
 
Тальян тавышын тыңларга
Күңелдән яратабыз.
Атлар чабышын карарга
Бергәләп җыелабыз.
 
 
Матур чүлмәкне ватарга
Бергәләп җыелабыз.
Көчле батырны табарга
Көрәштә катнашабыз.
 
 
Сабантуйга, Сабантуйга
Чакыра күңелебез.
Монда килергә чакыра
Яраткан бәйрәмебез!
 
2014

ХАЛКЫМ МИНЕМ – БӨРКЕТ СЫМАН

 
Халкым минем бөркет сыман
Ярата күкләрдә очарга.
Халкым минем кояш сыман
Галәмне әзер кочарга.
 
 
Халкым минем, ярдәмгә килеп,
Ашыга бүтәнне якларга.
Фәһемле сүз кирәк, моң кирәк
Кешегә бик кыен чакларда.
 
17 август, 2015

УЯН, ТАТАР!

 
Уян, татар! Уянырга вакыт.
Хәмер шаукымыннан кит инде!
Тик иманлы эшләр кылырга
Вакыт, халкым, вакыт бит инде.
 
 
Әйдә, татар! Уянырга вакыт.
Динсезлектән, зинһар, кит инде!
Аллаһ сүзен бүген аңларга
Вакыт, халкым, вакыт бит инде.
 
 
Уян, татар! Уянырга вакыт!
Манкортлыктан әйдә кит инде!
Ихлас телебезне сакларга
Вакыт, халкым, вакыт бит инде.
 
29 август, 2015

БАШЫҢНЫ КҮТӘРЕП ТЫҢЛА…

 
Башыңны күтәреп тыңла
Моңлы татар җырларын.
Хыялдан килгәннәр әнә
Матур татар кызлары.
 
 
Офыкны күзәтеп уйла
Нурлы татар елларын.
Кара диварны ишәр бер
Батыр татар уллары.
 
 
Каңгылдашып кайтып килә
Ерактан кыр казлары.
Болытлар китә, кара әнә –
Алда татар язлары.
 
10 август, 2015
1Альфред Якшимбетов көе. 2015 елдан «Казан егетләре» төркеме башкара.