Loe raamatut: «Буранлы төндә»
ХИКӘЯЛӘР, ПОВЕСТЬЛАР
БУРАНЛЫ ТӨНДӘ
I
Кыш айларына кереп, кар-бураннар башлану белән, Текә Яр разъезды урнашкан тарлавык тагын да тараеп калгандай булды. Разъездны төрле яклап ил-дөньядан аерып, томалап торган берсеннән-берсе биегрәк кыя таулар, хәзер яу-дошман гаскәрен хәтерләтеп, Зәкәрияләрне һаман саен кысрыклый, кыса барган кебек иде. Чөнки тын, аяз көндә дә ул таулардан берөзлексез кар явып, кар очып тора. Әйтерсең лә, бик зур иләген тотып, кемдер шул кыя башларына менеп баса да көн-төн алар өстенә кар или. Бу кадәр явым-төшемнән инде разъезд юллары, тәмам кысылып, тар чокыр эчендә калган кебек булдылар. Юл буендагы казарма-корылмалар, тәбәнәк ялгыз өйләр кар астында калдылар диярлек. Сыек төтен бөркеп торган ялгыз морҗалар гына караеп күренәләр.
Текә Яр бүлекчәсе бригадиры Зәкәрия өчен әллә ничегрәк, көтелмәгәнчәрәк килде бу кыш. Юл эшенең бигрәк тә шушы айларда авыр буласын ул әзме-күпме чамалый иде чамалавын, әмма болай ук йончытасын, ыжгыр җиле, бетмәс-төкәнмәс кар-бураннары белән бу кадәр теңкәгә тиячәген белеп үк бетермәгән, күрәсең. Хәер, уку дәверендә үтелгән бер-ике айлык практика вакытында гына ниләр күреп тә, ниләрне белеп бетерәсең соң? Нәрсә дисәң дә, ул вакытта бөтен җаваплылык әле барыбер башкалар өстендә булган, ә практикант Зәкәрия алар ышыгында торып кына бригадирлык иткән икән шул. Ә хәзер аның җилкәсендә сигез километрлы юл өчен җаваплылык бөтен авырлыгы белән басып тора. Түзсәң түз, түзмәсәң әнә, оятыңны җилкәңә атландырып, моннан чыгып качасың гына кала.
Дүрт-биш иске барак-казармадан, берничә вак-төяк «частный» йортлардан гыйбарәт бу Текә Яр разъездында тормыш шау-шулы дөньяның нәкъ үзәгендә торган кебек булса да, Зәкәриягә ул, никтер, җир читендәге берәр утрауны хәтерләтә башлаган иде. Хәер, аларның торак пункты бригадир бүлмәсенең бер стенасын алып торган тимер юл картасында бөтенләй дә юк иде шул. Уралтауны буйга да, аркылыга да телгәләп үткән, урыны-урыны белән үрмәкүч тозагын хәтерләтеп, бер урында болгана-чолгана чуарланып беткән ул кызыл сызык юлларда күпме шәһәр, күпме станция исеме язылган, ә кыя таулар арасына кереп, тарлавык төбенә төшеп утырган Текә Яр күренми иде. Дөрес, андый билгесезлекне бик үк өнәп бетермәгән Зәкәрия килеп эшли башлаган көннәрендә үк инде картадагы ул кызыл пәрәвез оясының бер төшенә, исемнәре таныш ике станция аралыгына, шәмәхә кара белән зур бер төртке төртеп куйган булды. Чама белән Текә Яр әнә шунда, тырнак буе араның кыл уртасындагы шушы нокта урынында булырга тиеш иде. Мәгәр ялгызлык, ташланганлык хисе аңа карап кына үзгәрмәде, тора-бара тәмам чиргә әверелде.
Ә бит кайчан гына ул билгесез бу ноктага зур эшләр башкарырга ниятләп, канатланып килгән иде. Һәм ул вакытта шушы шыксыз разъезд авылы үзенә бер сөенеч белән, табак-табак сары кояшлары – көнбагыш башлары белән көлеп-елмаеп каршы алды түгелме аны? Хәтта Текә Ярны камап торган кара-кучкыл текә таулар да ул чакта алай бик шыксыз, яман күренмәделәр. Киресенчә, күңелкәйне җилкетеп, иртә-кичен үзләренә әйдәп, дустанә генә сокланып тордылар шикелле. Зәкәрия аларга шундук балаларча гашыйк булды. Килеп урнашуының икенче көнендә үк, олы туганы белән күрешергә ашыккандай ашкынып, шул тауларга менеп китте. Никтер аңа ул вакытта тауларның иң текә кыясына үрмәләү дә җиңел, шатлык кына булган иде бит. Күккә ашып, тау-таш иңнәренә басып, ерак-еракларга төбәлеп, хыялланып басып тору үзенә бер рәхәтлек, ләззәт бирә торган иде.
Ә хәзер әнә шул таулар, шул кырыс кыялар никтер аның җанын кысрыклый, иркенләп хәрәкәт итәргә ирек бирми сыман. Шулар гына Зәкәриядән бар якты көнне, якты дөньяны каплап, томалап торгандай тоела. Әһ, шулар тотмаса, күптән инде ул бу кар базыннан чыгып киткән булыр иде, күптән инде тормыш кайнап торган зур станциядә яшәр иде. Көненә ничәшәр мәртәбә аның күз алдына килә ич ул такыр таш урамлы, карсыз, чиста юллы, кешеләре һәрдаим базар көндәй гөжләп торган шәһәрчек… Әнә… ул… зур… станция…
Һәм аның йокылы күз алдына шау-гөр килгән, шәһәрчә купшы киенгән кешеләр тулы шәһәр урамы килеп басты. Тик ни хикмәт: нәкъ урам уртасыннан рельс, шпалларын калкытып, тимер юл үтә икән ич. Станция урамымы соң бу? Һәм нишләп әле бу ачулы йөзле бихисап адәм заты аңа, Зәкәриягә, алга үтәргә ирек бирми, төрле яклап аны кыса, кысрыклый? Һәм нишләп аның булышчысы, бүлекчә бригадирының уң кулы исәпләнгән Карәмәт тә шулар арасында, нишләп ул аннан йөзен яшерә, йөзен чыта әле? Ә-ә, поезд килә икән… Зәкәрия өстенә үк ишелеп килә ул әнә… тизрәк юлдан читкә чыгарга кирәк иде бит… Әнә… инде урам да калтырана… Зур карачкыл тепловоз бөтен нәрсәне томалап алды… Әнә… аның колак төбендә үк, диюдәй авыр пошкырып, «пуф-пуф» килергә кереште… Әйе, ул әнә, ят бер калтырану белән калтырап… юлдан чыкмасаң таптыйм хәзер дип… ажгырып, өскә килә… Инде тәмам колак төбендә үк аның челтер-челтер итеп туктаусыз кыңгырау чыңлатканы ишетелә… ә Зәкәрия нишләптер кузгалып китә алмый азаплана… ни-нәрсәдер аңа сикереп кенә торырга комачаулый иде… Ә теге һаман өскә килә… яман итеп кисәтеп челтери дә челтери…
II
Җил улавын тыңлый-тыңлый уйга бирелеп яткан һәм йокымсырап киткән Зәкәрия, берөзлексез шылтырау тавышына уянып, бүлмәнең каршы ягындагы эш өстәле янына, телефон аппаратына ташланды. Әйе, бүлмәдә телефон тавышы, ә урамда, казарма стенасы буйлап кына беренче юлдан авыр йөк төягән составның көйле генә гүләп, тәгәрмәчләрен текердәтеп китеп баруы ишетелеп тора икән ләбаса.
Менә вагон тәгәрмәчләренең рельслар тоташкан җөйгә бәрелү авазы ешая башлады, димәк, инде составның башы, разъезд стрелкаларын үтеп, туры юлга ук барып чыккан. Шул сәбәпле машинист тизлекне арттыра төшкән иде. Машинистлар алар шулай бит: хәтәр урыннан үзләре бераз ераклаштымы, койрык турында уйлап тормый, тизрәк рычагка үрелә, тизлекне арттырырга тотына. Шуннан инде койрык вагоннар, атасыннан калышкан малай шикелле, кая барып бәрелергә белмичә айкала-чайкала башлый. Шул вагонның берәрсе юлдан мәтәлеп төшсә, әле юлчыларны гаепләячәкләр.
Гадәт буенча гына: «Әһә, чётный, Хәлил ягыннан. Туктап тормады, димәк, каршыда әле поезд юк»,– дип уйлап алды Зәкәрия. Берәр ел элек аңа син шулай һәр поездны күңелеңнән уздырачаксың дип әйтсәләр, ул һич тә ышанмаган булыр иде. Кайберәүләр: «Төштә дә поезд күрә башладым инде»,– дисә дә көлә торган иде. Хак әйткәннәр икән ләбаса.
Зәкәриянең соңгы араларда кәефе начаррак шул әле. Тышка чыкты исә, тәне өшеп чымырдарга, калтыранырга керешә, бөтен җиренә ниндидер яман салкын тир бәреп чыга. «Җан тирең чыга башлар әле берзаман»,– дигәннәр иде бит, әллә дөрес инде. Хәер, булмас ла! Юк сүздер… Тик әллә шул чир, әллә шул тир дигәндәй, ни зәхмәттер инде, шундук хәле бетә, үз гәүдәсен үзе чак күтәреп йөрерлек хәлгә кала. Әле менә моннан бераз гына алда, разъездның ике башындагы стрелкаларны кардан арындырып торучыларның эшен күзәтеп кергәннән соң, хәлсезләнеп, урын өстенә ауган иде.
Ташкүмер исе аңкытып, такта бүлем аша урын-җиргә җылы бәреп торган мич тә үзенекен иткән, күрәсең, төрле юк-бар күңелсезлекне уйлап ята-ята, Зәкәрия тәмам бастырылып йоклап киткән. Юкса бит әле өстәлендә аны бер атналык исәп-хисап эше дә көтә. Бүген, ял көнендә ул, тартмый-сузмый гына шул кәгазьләрне тутырырмын дип, күңеленә беркетеп куйган иде. Бераз хәл җыярга дип, соры одеял капланган урын-җирен дә тузгытмыйча, тунын бөркәнеп кенә яткан иде ул. Суык тигәндер инде, гомер булмаганны, көпә-көндез «изрәп» тә киткән бит менә.
Суык тиюне аның әнисе шактый тиз җиңә иде. Тик ул юк шул монда. Зәкәрия, күп белдекле юл караучы Хисмәт өйрәткәнчә, кибеттән алынган «котырган сыер сөтен» дә борычлап, кырлы стакан белән укшый-укшый эчеп карады, Шәмселбану «оста»ның шифалы кәҗә сөтенә кашык-кашык борыч туглап та йоткалады – тик бу им-томнарның әлегә файдасы күренмәде. Авыру зәхмәте элеккегеләре ише генә булмады, күрәсең. Әллә инде көн-төн җил-буран куып йөри-йөри бөтенләй «чахоткалы» кешегә әверелдеме, белмәссең. Билгеле, бу тау тишегендә, ыжгыр җил оясында йөреп, андый сырхау алуың да бик ихтимал. Тик ул чир нишләп соң әле Зәкәриягә эләгеп тә шушында гомер иткән Карәмәт, Хисмәтләрне читләтеп үтәргә тиеш икән, шунысы аңлашылмый иде аңа…
Әйе, дулап-дулап телефон шылтыравын ишетүгә, ул, җепшек карда йөреп, иңбашлары дымлана төшкән тунын өстеннән алып ташлады да, атлый-йөгерә, бүлмәсенең түр башына таба китте. Ни булган тагын? Китсәнә, ял көнендә дә бераз хәл алырга ирек бирмиләр. Бичәсе белән әрепләшүдән туйгач, аны мастеры шулай тансыклагандыр инде. Нишләп атналык сводканы һаман хәбәр итмисең дип бәйләнергә ниятлидер. Ә үзе барыбер әле ул белешмәне иртәгә иртән, контора гайбәтчеләре йокы «симертеп» эшкә килгәч кенә тапшырачак бит. Зәкәрия аңа чаклы үзе шылтыратып хәбәр итмәс идеме, бу кадәр каударлап телефонны дулатмаса?!
– Туйдым, гарык бу эштән! Бер ял күргән юк! – дип зарлана-зарлана, ул өстәл янына килде, телефон трубкасын кулына алды…
Әй, элеккечә, барлык мәшәкать-борчуларыңны онытып, тәмам тугарылып, берәр атна ял итеп алсаң икән ул. Аның бервакытта да болай ук йончыганы булмады шул. Хәтта кырыс армия сафларына алынгач та, бу кадәр киеренкелектә яшәмәде, үзен иркенрәк хис итте шикелле. Тик элек ул тормышның кадерен генә белеп бетермәгән икән. Имеш, эшли башлармын, акчалы булырмын, шуннан соң инде рәхәтләнеп ял, бәйрәм итәрмен дип хыяллана иде. Җүләр. Акча гына җитми икән шул әле алай яшәү өчен. Зәкәриянең әнә кесә дә бик буш түгел хәзер, ә кыш үтеп бара, күрше станциягә дә барганы юк. Әле буран, әле берәр төрле авралы комачаулап кына тора. Хәер, анда барып, Карәмәт әйтмешли, «суык өшетеп» йөрүдән дә ни мәгънә? Вәлимхәммәт картныкы ише өең тулы бала-чагаң булса бер хәл; ике атнаның берендә базар юлын таптар идең. Андый чакта ипи-тоз сатудан ары китә алмаган вагон-лавкага гына ышанып ятып булмый, билгеле. Ярты төннән торып, дачный поездына чабачаксың, аның әле җылынып та өлгермәгән шыксыз вагонында, янарга гына керешкән күмер исен иснәп, «базар кызуына соңга калмасам ие» дип ашыгачаксың.
III
Каршы искән җил җепшек кар сылап, томалап киткән сыңар тәрәзәгә күз төшереп алды Зәкәрия. Бүлмә эченә аннан тонык кына яктылык иңгән кебек иде. Кичме соң бу, әллә төнме? Икеләр-өчләр тирәсендә кайтып ятты бугай. Хәер, көн болай да сүрән, көндез дә әллә ни якты түгел иде. Өстәл башындагы сәгатен үрелеп алды – бишенче киткән икән. Димәк, әнисе әйтмешли, икенде-ахшам аралары…
Ничәмә-ничә хуҗасын алыштырып шомарырга да, каралырга да өлгергән зур гына имән өстәл өстендә Зәкәриянең кичә кичтән укып азапланган китабы һәм көндәлек эш барышын теркәү журналлары, тагын берничә дәфтәр һәм кәгазьләр тәртипсез генә ауныйлар иде. Бусы инде менә бернигә дә ярамаслык эш – шапшаклык билгесе. Элегрәк Зәкәрия мондый түгел иде. Армиядә дә старшина аны һәрчак үрнәк итеп, «татарская аккуратность» дип, гел мактап кына телгә ала иде ич. Ә хәзер әнә үзенең җыйнаксызлана баруын күрә. Хәер, элеккечә, мие-фикере аңгы-миңге килеп бутала башланганчы итеп, китап та укымас булды. Ул эш тә күңелен ялыктыра. Тиктормас өчен генә китапны ала, актара, ә укудан ләззәт тапмый. Әллә бөтенләй тормыштан бизүеме соң? Ярамый ич болай, «тугарылырга иртә әле сиңа, иптәш бригадир».
– Әлү! Бригадир тыңлый! – диде ул телефон трубкасына.
Әйе, станциядән шылтыраталар, тик мастер түгел, баш диспетчер икән.
– Хәлил кичүе янында рельсыгыз сынган. Обходчик Хисмәт шунда ди, машинистка бу хакта ул әйткән. Тиз чарасын күр, бригадир, эш харап.
Ул әйткәнчә, рельс «сынган» булса, поездлар йөрмәскә тиеш иде. Ә бит Хәлил ягыннан әле генә состав үтте. Димәк, ул бөтенләй үк сынмаган, чатнаган гына булырга тиеш. Тик бригада өчен сынганмы ул, чатнаганмы – барыбер түгелмени? Ничек кенә булмасын, һичшиксез, аны тиз үк алыштырырга кирәк иде. Ә Зәкәрия өчен ул барыбер үк түгел. Сынса, эш хәтәррәк –хәрәкәт туктала, бригадир эше аерым тикшерүгә алыначак.
Ә аның сынуы бик ихтимал. Кичә генә сулышка кабарлык суык иде, бер төндә җил үзгәрде, бүген әнә җепшек кар ява. Зәкәрия инде белә: рельслар мондый үзгәрешкә бик сизгер –чатный башлыйлар. Хәер, кеше дә бит шулай, нәкъ корыч рельс шикелле, алдын-артын белми эшли-эшли дә көтмәгәндә генә, берәр төрле үзгәрештән соң кылт итеп сына да куя.
Күңелендә шушындыйрак уйлар, ә үзе ашыга-ашыга киенә Зәкәрия. Карәмәтләр, Маһинур булыр… Жәл, Вәлимхәммәтләр ыруы юк. Үзе дә, олы улы белән килене дә туйга дип сорап киттеләр шул. Зәкәрияне дә кыстаганнар иде: беренче оныкның туе, әйдә инде, бергә-бергә барыйк, дөнья күреп, күңел язып кайтырсың, диде Вәлимхәммәт. Сезгә рөхсәт, үзем бара алмыйм, кәеф юк дип калды ул. Ярый әле, шулай эшләгән, югыйсә хәзер барысы да ду килерләр иде.
Вәлимхәммәт бабайга үпкә юк, барсын, йөрсен, рәхәтләнеп туй итсен. Өч-дүрт көн элгәре генә әле алар, икәүдән-икәү генә, шушындый ук мәшәкать белән төн буе йөргәннәр иде. Ул кичтә дә диспетчер:
– Харап булдык, Зәбиров, җиде йөз дә алтынчы километрда полувагон сүтелеп киткән, юлга бүрәнәләр коелган! Поездларны җибәрми торам, бригадаңны ал да шунда ашык! – дип, Зәкәрияне дуылдатып йокысыннан уяткан иде.
И-и, ниләр генә булып бетми юлчы тормышында. Йокысы шундук очты, күрелә башлаган татлы төш вакыйгалары онытылды. Баш миен берәр төрле компьютерга тоташтырдылармыни, зырылдап эшли дә башлады. Вагон сүтелеп, аннан юан-юан бүрәнәләр коелса – хәрәкәт өчен бу киртә, әлбәттә. Бүрәнә өстенә поезд җибәреп булмый. Ә нишләп соң теге поезд исән-имин станциягә барып җиткән? Бүрәнәләр иң соңгы вагоннан гына ычкындылар микәнни? Тик составтагы алтмышлап вагонның ник әле соңгысы гына сүтелергә тиеш?!
Зәкәрия, шуларны уйлап, каударрак холыклы диспетчер хатынга бераздан үзе шылтыратып:
– «Чётный» әкренләп каршыга чыга торсын, ул-бу булса, шунда көтәр. Без киттек,– дигән иде.
Мондый вакытта икеләнеп торып, эшне сузып булмый. Юлдагы хәлне күз алдына китерү белән үк, ниндирәк корал, ничә кеше аласы хәл ителде. Ул төндә Зәкәрия, иптәшкә бер кеше җиткәндер дигән фикердән чыгып, үзе белән бер казармада яшәүче Вәлимхәммәт картны гына уяткан иде. Алай-болай тагын берәрсе кирәксә, юл караучы-обходчик очрар әле дип тә өметләнгән иде ул.
Әйе, ул ялгышмаган иде. Вәлимхәммәт белән атлый-йөгерә, караңгыда абына-сөртенә өч километр ярым юл үтеп, кар өстендә каралып яткан нарат бүрәнәләр янына килеп җитсәләр –«чүрәкәй Апанасова» инде шунда, шул дәү бүрәнәләр тирәсендә этенгәләп йөри иде. Юан-юан бүрәнәләрне кузгатырлык көче дә юк инде бичара карчыкның, ә чара күрергә тотынган, димәк, эшен белә. Юл караучы Настя Апанасова белән Вәлимхәммәт картка булган рәхмәтен Зәкәрия иртән бөтен бригада алдында да кабатлады. Кешенең яхшылыгы, намуслы эше бервакытта да онытылырга тиеш түгел.
Ихлас күңелле, күндәм холыклы Вәлимхәммәт «бабай»ны бригадир аеруча хөрмәт итә иде. Тик пенсия яшенә дә җитмәгән кешене барысының да шулай картайтып, «бабай» дип эндәшүенә генә баштарак ияләшә алмады. Баксаң, бу хәлгә тегенең бала-чагасының күплеге сәбәпче икән. Аның, «бабай да бабай» дип, аяк астында чуалган оныклары, читтә яшәгәннәрен исәпкә алмаганда да, казарманың ике кечерәк бүлмәсенә генә сыярлык түгел шул.
Менә шул эшкә кулы ятып торган, әмма бераз авыррак сөякле «бабай» бүген өйдә юк иде. Әйдә, җае чыкканда, бер рәхәтләнеп ял итсен дип уйлады Зәкәрия. Ул бая көндез дымлана төшкән тунын алып киде, аның өстеннән калын брезент бөркәнчеген бөркәнде. Башлыгын да бүрек өстеннән бәйләп куеп була, кардан да, җилдән дә бераз ышыклар дип уйлады. Төнге җил әле болай да теңкәгә тиячәк, әнә хәзер үк тәне өшеп, суыктан чирканып тора кебек.
Иң башлап юл эшчесе Шәмселбануга сугылды, чөнки ул иң якыны иде. Зәкәрия, кар көртләрен ера-ера, рәттән торган ике таш казарманы үтте дә беренче «частный» өй ишегенә барып төртелде. Таралам дип торган юка ишекне ачуга, Шәмселбануның нәселле кәҗәләре кемерт-кемерт иттереп печән күшәүдән туктадылар да ыбыр-чыбыр кузгалышып, аңа бәрелгәләп киткәләделәр. Хуҗабикәләрен куе сөт һәм затлы шәл дебете белән тәэмин итеп торучы шушы нәзберек җаннарны өркетмәс өчен генә булса да, ул, кояш баеганнан соң, бу йортка аяк басмам диебрәк ант иткән иде. Ләкин ни хәл итәсең, мәшәкать һаман чыгып кына тора бит.
Атна буе җигелеп эшләгән кешегә бердәнбер ял көнендә дә тынгылык бирмәү – күңелсез хәл. Өстәвенә исә Текә Ярда яшәүчеләрнең күпчелеге мал асрый, ашыгыч эштән тайпылыр сәбәпләре туып кына тора. Сыерым бозаулый яисә кәҗәм сырхау дияргә була…
Әнә Шәмселбану да аны сагаеп кына каршы алды. Зәкәрия исә, ишектән атылып-бәрелеп килеп керүгә, сулыш та алмастан:
– Әйдә, киен, Шәмселбану апа, тизрәк эшкә барасы! – дип, аны тагы да ныграк гаҗәпләндерде.
Вакыт тар, озаклап аңлашып торыр чак түгел, янәсе. Әмма ләкин бу ялгызак «апа» күптән пенсия яшен тутырган, андый ашыгуларны гына байтак күргән, ишеткән иде шул, алай бик кабаланып киенергә керешмәде. Иң әүвәл ул, фәләннәрдә-фәләннәрдә булдыңмы дип, бар кешене барлап, һәркемнең кайдалыгын, нишләгәнен аныклап чыкты. Аннары:
– Әһ, хәерсез дә эш булды!.. Элек, ичмасам, хатын-кызны төнлә эшкә кумаганнар… Сугыш вакыты түгел бит хәзер,– дип сукранды. Бераздан гына, башка чара юклыгын белгәнгә, беркадәр сүрелә төшеп: – Кадалгыры, ичмасам, бак тутырып кер куйган идем, ул нишләр соң? – дип, җылы мич аралыгына эленгән сырган чалбарына үрелә башлады. Чолан ишеген ачканда да әле, Зәкәриягә аның «бу тимер юлына да, дөньясына да төкерәсе…» дип кычкырынганы ишетелә иде. «Былгадир»ына да ниндидер өлеш чыгарды бугай… Дөрес тә инде, мондый чакта кем тузынмас. Тик Зәкәрия аның «тимер юлга тәмам төкерүен» һич теләми, пенсиясен «кыстырып» каладагы кызына китеп бармасын өчен, кыш башларында аңа ярыйсы ук булышкан да иде: ташкүмерен кайтарып бушатты, утын-шпалын кисеште, кыек-түбәләрен сипләште.
Әйе, Шәмселбану апаларның битәрләве – бер хәл, ә менә калага яисә Кыя тау итәгендәге «мәңгелек йорт»ка китеп барсалар, кем белән калырсың да юлны кем белән карарсың – бу хакта сүз чыкканда, телгә бик оста мастер да тынып кала хәтта.
Шуларны уйлый-уйлый, бригадир күрше йортка юнәлде. Билгеле инде, Маһинуры да аны гына көтеп тормый иде. Ул да аны әче телләнеп каршы алды.
– Хәзер колхозда да болай куаламыйлар… Көн буе эшлә-эшлә дә төн ката тагын эшкә чап, имеш…
Әйтерсең Зәкәрия аны үз абзарын көрәттерергә алып бара иде. «Алайса, колхозыңа кайт» дип, чак кына ычкындырмады. Әлбәттә, Маһинур да аңа шулай дип җавап кайтара алачак иде. Шуңа күрә Зәкәрия аңа әйтәсе битәрләү сүзләрен үзенә таба борды. Әйе, аның үзен монда кем куып китерде соң? Бу кадәрле мәшәкатьне үз өстенә алу аңа ниемә кирәк иде? Бирегә бригадир булып килергә мокытлыгы аркасында гына килешмәде микән соң? Зәбиров иптәш, имеш, сине шундый-шундый җаваплы бүлекчәгә башлык итеп җибәрмәкчебез. Чөнки, имеш, син андагы җирле халыкның телен дә беләсең, җитәкчелек тәҗрибәң дә бар. Хәрби хезмәттә дә отделение командиры булгансың. Белемең дә җитәрлек, имеш. Ә тәҗрибәне эшли-эшли туплыйлар аны… Алын, эшлә, баш бул, диделәр. Шулай мактап, башын әйләндерделәр Зәкәриянең.
Менә булдың инде «баш» үз башыңа! Партадаш иптәшең Васильев әнә, малай гына булуына да карамастан, акыллырак булып чыккан. Гап-гади техник вазифасын үтәп йөрсә дә, менә дигән зур станциядә, кешеләр арасында яши. Сигез сәгатен өстәл артында утырып кайта да рәхәтләнеп ял итә, ичмасам. Эштән буш вакыты һәрчак үз иркендә. Танцыларга, киноларга йөрим, дип язган хатында. Зәкәрия кебек көн-төн мондый җәһәннәм базында иза чикми, чиләнми, кешеләр белән сүзгә килешми. Бар яктан да җаны тыныч, «юлга баш булу» михнәтләрен татымый.
Сүзгә килешү, талашу дигәннән, эштә уң кулы, ярдәмчесе саналган Карәмәт белән соңгы көннәрдә аралары шактый киеренке иде әле аларның. Ә бүген аңардан башка адым да атламаслык. Бар булган өмете шул Карәмәттә генә иде. Ул киреләнмәсә, «аяк өсте» булса – уңарлар. Алай түгел икән –Зәкәриягә әлеге шул ике-өч пенсионер апай белән төн ката җәфа чигәргә туры киләчәк. Кыш уртасында рельс алыштыру уен эш түгел, көч-куәт тә, осталык та кирәк анда. Ярты тонна авырлыгындагы ул озын рельсны кечкенә арбачыкта алып барасылары да бар бит әле.
Ә Карәмәт – Маһинурлар токымы – кирерәк тә, кырысрак та холыклы. Хатыны белән чагыштырганда Хисмәт әнә бөтенләй башка «камыр»дан – йомшак та, ягымлы да. Тик бераз хәйлә ярата кебек. Хәер, хәйләсе дә аның күп очракта үз ише арасында гына үтемле, Карәмәтләр кирелегенә каршы тора алмый инде ул, көче шундук төкәнә.
Әйе, сынык рельс янында хәзер Хисмәт солдат нишли икән? Постын ташлап китмәдеме икән? Бер-бер хәл булмаганмы, нишләп әле теге яктан да, бу яктан да поезд килгәне ишетелми? Зәкәрия борчыла башлады. Кул сәгатенә күз төшереп алгач кына, бераз тынычланды – аның телефонны куюына нибары сигез минут үткән иде. Димәк, әлегә ул-бу булмаска тиеш. Кыя тау берәр яктан поезд килүен менә-менә хәбәр итәр дип, ул үз-үзен юатырга тырышты. Ә Кыя тау, чынлап та, элек авыл мәйданындагы багана башына куелган хырылдык репродуктор кебек, поезд гөрелтесен ишеттереп тора иде. Тик баштарак ул Зәкәрияне еш алдады – тепловоз сызгыртуы уңнан ишетелгән кебек тоелса да, поезд, ажгырып, сул кабыргадан килеп чыга торган иде. Хәзер исә ул кайтаваз алдауларына тәмам күнегеп бетте.
Күңеле тынычлана төшкәч, Зәкәрия тагын ярдәмчесен күз алдына китерде. Карәмәт – бригаданың тоткасы. Кирәк-ярак кәгазьләрне тутырырлык кына белеме дә булса – бүлекчәгә Зәкәриянең кирәге дә булмас иде. Моны, билгеле, Карәмәт тә чамалый торгандыр, Зәкәрия дә моңа тәмам күнегеп килә иде.
IV
Карәмәт, дөрес, чын йөк аты инде: эшне билгеләп өлгермисең, ул аңа дуамалланып керешкән дә булыр. Юл эшендә дә, өендә дә шулай ул. Хисмәт, ярым көнләшү хисе белән: «Җен бит ул!» – дип, тикмәгә генә кабатламый инде. Дөрестән дә, җен көче бардыр үзендә, нәрсәгә генә тотынса да, эш түзми аңа. Әмма яман чире – кирелеге дә җитәрлек. Ул бер карыштымы – ялынмавың хәерлерәк. Зәкәрия моны да аңлады инде.
Менә шул Карәмәт белән алар беркөн зурдан кубып кычкырышып алдылар. Бер уйласаң – сәбәбе дә пүчтәк кенә иде. Зәкәриянең ул иртәдә болай да кәефе юк иде. Үзен болай да, җил уңаена бөтерелеп очкан кар бөртегедәй, бик начар хис итә иде. Чөнки шул иртәдә генә аны мастеры орышты, хаксызга битәрләде. Имеш, юл араларына кар таулары өеп куйганнар. Бригада шуны көрәргә иренә, ялкаулана… Элек бозга әверелеп каткан ул көртләрне күрмәгән кеше диярсең.
Хәер, сәбәбе дә булган икән. Һәрчак кызмача йөрергә яраткан мастер шул көнне, вагоннан төшкәндә ялгыш таеп китеп, чак кына поезд астына мәтәлми калды. Шуннан тотынды инде ул кычкырынырга: «Көчегезне кызганасыз! Шушыларны күптән көрәп ташлыйсы бит…» Китте-китте… Әйтерсең лә юл биләмәсенең һәр километрына берәр кешесе булган бригада ялкауланып тик ята. Хурланып үләрсең. Өстәвенә шуннан берничә көн элек кенә: «Бу карны казарма араларына тутырып булмас инде, дүрт-биш платформа җибәрермен, кырга чыгарып түгәрсез»,– дип киңәш итүче дә шул ук Иван Иванович иде ләбаса. Әйе, платформаларга тиз-тиз төядең дә берәр бушлыкка илтеп бушаттың – эше бетте бит инде. Юк шул, ул чакта мастерның үзенә дә мәшәкать туа, начальниклардан, ялварып-ялварып, платформа сорыйсы, тепловозын табасы, аның юлда булу сәгатьләрен көнлек диспетчерлык графигына «кыстырасы» – кимендә бер-ике көн фәкать шуның белән шөгыльләнәсе, телефон төбендә утырасы була. Алай эшләүгә караганда, билгеле инде: «Бригаданы симертү өчен тотасыңмы әллә, бераз селкенсеннәр»,– дип, бригадирга җикеренүе ансатрак аңа.
Нәкъ шул көнне, иртән мастер белән тарткалашкан көнне, никтер Карәмәт киреләнде, Зәкәрия кизү торулардан буш барлы-юклы бригада белән сул як семафор каршындагы стрелканы сүтеп җыярга тиеш иде. Аның кыр як иңе бераз иңә, чүңкәя төшкән – поездлар авырлыгы белән шпалларны кисеп кергән иде. Шул урында берәр машинист, егетлек күрсәтеп, тизлекне арттыра төшсә, баш китәрлек эш булуы ихтимал. Зәкәрия аны әле дә күрмичәрәк йөргән.
Карны көрәп, себереп чыккач та, иң элек шул шпалларны аркылы йөзле, кулга җайсыз «француз балталары» белән юнарга керештеләр. Әллә артык ашыкканга, әллә саплары мурт агачтан туры килде, өч балтадан аллы-артлы икесенең сабы шартлап сынып та чыкты. Бригада да эш коралларын карап-көйләп тоту Карәмәткә йөкләнгән, аның өчен ул укучы малае исеменә күпмедер айлык эш хакы да алып тора иде. Бу хәл инде күптән килә, Зәкәрия дә, бригада да аның хезмәтеннән әлегә бик канәгатьләр – эш коралының үткерләнәсе вакытында үткерләнгән, сапланасы сапланган була, бу эштә атасына, чынлап та, малае да һәрчак булыша торган иде. Башкалар эш сәгатен тутырып өйләренә таралганда, алар һәр көн диярлек эш кораллары саклана торган сарайда калалар, сынган, тупасланган һәрнәрсәне иртәгәгә әзерләп куярга тырышалар иде.
Әллә иртәнге ачудан суынып бетмәгәнгә, әллә инде, кызып-кызып эшкә керешкәч кенә ул кәкре балталарның саплары сынып китүгә үртәлүдән Карәмәткә Зәкәрия кычкырыбрак сүз әйтте, «тизрәк бул» дип ашыктырды.
Менә шуннан соң ярсып күрсәтте дә инде Карәмәт. Ачуы тулышкан чак булды, күрәсең. Ташладым да киттем эшеңне, ди. Эш коралы алачыгында бүгеннән эзем булмаячак, ди. Икеләтә йөк тарта икән, шуны исәпкә дә алучы юк икән. Әйе, бригадирга әйтәсе сүзләре җыелган, әйтер җае гына чыкмый йөргән икән. Имеш, Хисмәт ише татлы теллеләр белән генә ул дус та әшнә, бригадада хәзер шулар гына мактаулы, шулар гына эшчән санала икән. Имеш, эшләр Хисмәт! Билем сызлый дигән булып, ул әле өендә дә аркылыны буйга алып сала торганнардан түгел. Сиңа эшләгән түгел, теле белән юхаланганнар гына ярый, янәсе. Зәкәрияне шулай байтак битәрләде Карәмәт. Дөрестән дә, юл караучы Хисмәткә ул узган атнада гына рәхмәт боерыгы язып элгән иде. Әлеге дә баягы шул шлагбаумсыз Хәлил кичүе өчен инде. Аннан сирәк-мирәк күрше авыллар үтеп-сүтеп йөриләр, ә соңгы бураннардан соң ул кичүгә ике яклап та кар өелде: берәрсе килеп тә чыгар, машинасы-ние белән батып та калыр, поезд астына да керер. Зәкәриянең, шул карны көрәр өчен генә, биш чакрымга бригада куасы килмәде. Юл караучы вазифасына кермәсә дә, шул эшне Хисмәткә тапшырган иде. Инде аңа рәхмәт дими ни әйтәсең? Ә Карәмәт һаман бригада белән бергә йөри, бергә эшли, андый очракта рәхмәт сүзе дә күмәк хезмәт өчен барысына бергә әйтелә ич инде. Җыен хатын-кыз башкарган эшнең яртысын ул берүзе эшләп торса да, аны гына аерып күрсәтү килешеп тә бетмәс иде әле. Ир затыннан була торып та шушылай үпкәләвенә Зәкәрия тәмам аптырап калды.
Дөрес, аның сүзләрендә дә хаклык бар: ара-тирә Хисмәт белән бергә-бергә кич уздыралар алар. Укыган-күргәнне сөйләшеп, Маһинур апакай кыздырып биргән «симәнкәләрне чирткәләп» утыралар. Әйтергә кирәк, Хисмәт – Маһинур бакчасында да кабак белән «айбагар» Карәмәтләрнекеннән ким үсми. Илдә-дөньяда булган хәлләр хакында гәпләшеп, үзара бәхәсләшеп тә алалар. Алай күпсенүдән китсә, ыгы-зыгылы Вәлимхәммәт карт өенә дә Зәкәрия үз итеп кергәләп йөри. Эч пошкан саен – бала-чагага дип вагон лавкадан алып калган тәм-томын, ә кайвакыт «былгадирский паёк»ны кесәсенә тыга да әллүр күршеләргә. «Бибиасма апакай, әнием ише куе иттереп, «куян каны төсе»н чыгарып кына, шушы чәйне пешер әле»,– ди.
Ник, алай дисәң, чәйне дә, үз өеңдәге кебек иттереп, самавыр борыныннан эчәсе килгәли икән ара-тирә, үзара чыр-чу килешкән «былбыллар» тавышы да тансык булып киткәли икән.
Карәмәт никтер әле Вәлимхәммәтләр дә синең «әшнәң» дип әйтмәде, анысы да күңелендә булгандыр, шәт. Хәер, Вәлимхәммәт белән Бибиасма үзләре дә шунда басып торганга гына, алай әйтергә тартынгандыр.
Дөрес, күпмедер вакыт узгач, үт янчыгына тулышкан үтен бушатып бетергәннән соң, Зәкәриянең бик алай әрепләшергә тормавын чамалагач булса кирәк, Карәмәт беркадәр йомшады:
– Йөрмәле каударланып, бригадир. Ашыктырма син безне. Каударланган үзен бетергән, сабыр эшен бетергән, ди безнең картлар. Кума син безне, әйтеп торма. Беренче стрелканы рәтләвебез түгел,– дигән булды.
Ул җәһәттән, шәт, хаклыдыр да. Мондый себертмә кар-буранлы кыш көнендә Зәкәриянең әле бу кадәр җаваплы эшне беренче башкаруы иде. Алайрак итегез дә болайрак эшләгез дип, аның да арттырып җибәрүе булгандыр, бәлки.
Китсәнә, башта сине шушы хатын-кызлар, бөтен бригада алдында эт итеп сүксен дә «борчылма, иптәш былгадир», имеш. Болай да өшәнеп, үз җанын кая куярга белми йөргән чагы иде Зәкәриянең. Шулай да Карәмәт белән сүз көрәштермәде, ничек кирәк алай тыелып калды. Икәүдән-икәү генә чакларында эләгешеп үк киткән булырлар иде. Бу очракта, бригада алдында ярамасын аңлап, үз-үзен тыйды. Армия тәрбиясе үзен сиздерде булса кирәк. Кемнең хаклы икәнен әнә күпчелек хәл итсен, дип уйлады. Чөнки күңеле чамалый: тулаем алганда, Карәмәт хаклы түгел. Шул хис аңа ярсырга ирек бирмәде.
V
Карәмәт мунчада икән әле. Ишек аркылы гына сөйләштеләр.
– Хәлил кичүендә рельс алыштырасы… Син ничек соң? –дигәч, ул:
– Җыенып чыга торыгыз, куып җитәрбез,– диде.
Үзе генәме, хатыны белән булачакмы – ул кадәресен ачыклап тормады Зәкәрия. Хәер, Кәримәнең үзенә әйтелгән, кеше юклыгын чамаларлар, шәт. Болай караганда бик юаш, сүзсез-күндәм күренсә дә, Кәримә бригадирны түгел, ирен генә тыңлаячак. Ул ни дип әйтсә, шулай итәчәк. Ире юк чакта, аннан барам дип тә, бармыйм дип тә сүз алырлык түгеллеген бригадир яхшы белә иде.
Карәмәт мунчасыннан Зәкәрия турылап кына үз казармасы башына килеп чыкты. Казарма ышыгына керү белән, ерактан тыныч кына ишетелгән гүләү тавышына сөенеп куйды. Каршы яктан состав килә. Шундук күңелен тырнап, килүен килә дә, үтәрме дигән уй узды. Хисмәт, бик иренеп китмәсә, эш рәтен белә, әлбәттә. Хәвеф-хәтәрсез генә поездларны үткәреп җибәрә торса ярар иде. Чөнки бригада әле берәр сәгатьсез аның янына барып җитә алмаячак. Баярак Зәкәрия кешеләрне туплап бетерер дә үзе алдан Хисмәт янына бара торыр диебрәк уйлаган иде дә бит, Карәмәтнең мунчада булуы комачаулады. Хәер, берүзе алдан барып та ни эшли ала соң? Хисмәткә иптәш булам дисәң генә инде. Үзе әйтмешли, аңа «адвокат» кирәк микән соң? Эш яманга китсә, поездны ничек туктатасын гына белә ич инде.
Көрәк-корал алачыгы ачык, ярым караңгы фонарь уты яктысында Маһинур белән Шәмселбану табут кебек озын әрҗәгә төрле кирәк-яракны тутырып торалар иде. Рельс кисү станогы бер читтәрәк – ул барыбер әрҗәгә сыймый, үзенә аерым йөк. Үзе авыр, үзе – җәпле-ботаклы җайсыз нәрсә, аны алып йөртәсе дә килми.
Зәкәрия иң беренче эш итеп келәт почмагыннан «шайтан арбасы»н сөйрәп чыгарды, юлга бастырып куйды. Сыңар сап-тәртәле, сыңар рельстан йөрергә көйләнгән бу арба – модерон өстенә теге әрҗә белән станокны салдылар да рельс эзләп киттеләр. Беренче казарманың Вәлимхәммәтләр башында, аерым торган өч күтәртмә шпал өстендә – запас рельслар. Маһинур алар өстенә өелгән карны зур бияләе белән тиз-тиз генә сыпырып төшерде. Аннары, икәүләп: