Loe raamatut: «Кочасы иде дөньяны…»
Төзүчесе Насибуллова Гүзәл Ришат кызы
© Татарстан китап нәшрияты, 2013
© Насибуллова Г. Р., төзү, 2013
* * *
Укучыма
Озак еллар дәвамында әдәби иҗатка, гомумән, әдәбиятка һәм тормыш мәгънәсенә кагылышлы фикерләр язылган дәфтәрләрем шактый ук икән. Бу дәфтәрләрнең күләме-калынлыгы төрле булган кебек, алардагы эчтәлекләр дә төрледән-төрле. Хикәя сюжетлары, әдәби детальләр, сирәк кулланыла торган аерым сүзләр теркәлгәннәре, укылган кайбер китапларның кыскача эчтәлекләре язылганнары яки алардан өземтәләр күчерелгәннәре бар. Менә, мәсәлән, әдәби деталь саналырлыгы, аны «Язгы ачы җил» исемле хикәямдә файдаландым да инде.
…«Ялганчы» кушаматына көлемсерәп кенә караучы, мондый тагылма исеме өчен һич тә хурланмаучы Хәлил абый Ватан сугышының беренче елында ук кулы яраланып кайтты. Ул безне, сугыш еллары малайларын, игенче хезмәтенә, урман эшенә өйрәтүчеләрнең берсе булды. Миңа туган тиешле Хәлил абый (ул әнием белән туганнан туган) безгә болай дия иде:
– Малайлар, ялганлагыз сез, тик сезнең ялганыгыз башкаларның чыныннан дөресрәк булсын.
Бу – аның язылмаган иҗаты үрнәге. Тапкан бит тирән мәгънәле фәлсәфи гыйбарә! Һәм Хәлил абый кешеләргә нәрсәдер эшләргә биргән вәгъдәсен, соңлабрак булса да, барыбер үти иде. Сугыш елларында аңа үтенеч белән килүчеләр күп иде, барысын да вакытында үтәргә өлгермәгәндер Хәлил абый. Ул чакта аның ышандыруы ук башкаларның өметен ныгыткандыр лабаса! Һәм Хәлил абыйны бүтән урында да искә алырбыз әле.
Кабатлыйм: язмаларымда иҗатның төрле үзгәлекләрен күрсәтергә тырыштым, шуңа күрә җыелмага гомуми исемне дә, зуп-зурга дәгъва итмичә, шуны истә тотып куйдым.
Каләм ияләре
Иң элек укучыма кайбер әдипләрнең иҗат алымнары, шулай ук тормышлары турында каләмем көче җиткәнчә язылган дәфтәрләремне ачам. Мондый язмаларның күләмлеләре бар, ярты битне дә тутырмаганнары да ишле. Аларның кайберләре газета-журналларда басылды инде, шулай да язмалар тулыландырыла бара. Әлбәттә, каләм ияләре турындагы эссе-мәкаләләремнең бик азы монда тезелде.
Кадер
Университетка керү имтиханнары тапшыруның беренче шатлыгын кичереп алдык. Дерелдәвек күпердән бу юлы исән чыкканбыз – рус теленнән сочинениене уңай бәяләнерлек итеп яза алган безнең күбебез, күпер ярыгыннан коелып бетмәгәнбез. Шушы кадәресенә мең шөкер! Тик бу шатлыгыбыз кыска гомерле булып чыкты, аңа борчылу боҗрасы тагылган икән. Чиратта – рус әдәбиятыннан имтихан. Авыл мәктәбен тәмамлаган безнең ишеләр генә түгел, шәһәрдә бәләкәйдән үк чатылдатып русча сөйләшеп үскән егетләрең-кызларың арасыннан да әнә аудитория дигәненнән сөмсерләре коелып чыгучылары шактый. Шулай инде, күрәсең, керү имтиханнарында аудитория дигәннәре мәктәптәге класс бүлмәсеннән берәүләргә оҗмах түре булуы, икенчеләрне тәмуг казанында кайнатып чыгаруы белән аерыладыр. Алай дисәң, безнең мәктәпнең класс бүлмәләре дә төрле холыкка керүчән иде анысы. Аудитория белән класс бүлмәсе арасындагы аерманың нидән гыйбарәт икәнлеген тиз генә белә дә алмассың, әй. Хәер, бу хакта ныклап уйланырга да мөмкинлек юк бит әле, тагын имтихан күперен кичәсе бар.
Без керү имтиханнары тоткан чакта, кырык тугызынчы елда, тарих-филология факультеты университетның төп бинасының сул канатында, өченче катта иде. Анда аудиторияләр җидәү, алар бер якта, тик җиденчесенә – зурысына гына түрдән, киң коридор башыннан керешле. Шул аудитория ишеге уңаендарак тәрәзә төбен өстәл итеп, авылдашым һәм дустым Рафаэль белән билетларда булачак сорауларга җавапларны алмашлап сөйләп кабатлыйбыз. Яныбызга кеше килеп басуын сизмәгәнбез, чираттагы сорауга җавапны кабатлап бетергәч кенә аның исәнләшүенә сискәнеп, икебез дә, артка борылып, аңа күтәрелеп карадык.
Аның төс-сынында башлап күзгә ташланганнары тәбәнәк буе, озын чәчләре, каратуткыллы (монысы яз галәмәте генә түгел) шадрарак йөзе булды. Карашы тәрәзәдән ачылган шәһәр өстенә төбәлгән, уйчан күзләре безне күреп-өйрәнеп бетергән, инде бүтән яңалык эзли кебек иде. Әйе, безне узып еракка караса да, мин (ул чакта ук) аның халәтендә гамьсезлек түгел, бәлки тормышны һәрчак томырылып күзәтергә-өйрәнергә ярату гадәтен күрдем. Өлкән ул бездән, өлкән. Аксыл-көлсу төстәге пинжәгенә Ватан сугышы ордены таккан. Ул чакта абитуриентлар арасында хәрби киемнән йөрүчеләр дә шактый иде, нигездә, алар сугышта катнашкан солдатлар иде. Ә безнең янга тукталган абый солдат киемен күптән салган булырга охшый. Университетка керергә яше узып барадыр аның.
Әйе, орден-медальләрен тагып, имтиханнарга керүчеләр бар иде. Шулай горур йөрсеннәр, кан коеп хак алынган бүләкләре. Миңа калса, югары уку йортларына кергәндә, алардан имтиханнар тапшыртып та тормаска иде, чөнки алар сугыш кырында имтиханның иң катысын тоткан баһадирлар бит. Их, университет белемебез булсамы, без бу мәсьәләне, һичшиксез, фронтовиклар файдасына хәл итәр идек. Безгә керү имтиханнары тапшыру кирәкле, без сугышта имтихан тотмаган, әмма фронтовикларны нигә тагын аудитория дигәннәре эчендәге күзгә күренмәс хәтәр күпер өстендә йөгерткәләп йөртергә инде? Бар әле, бар тормышта хәл ителмәгән мәсьәләләр, безнең университет белеме алуны көтәләр булыр алар.
Абыебыз, имтиханга русча сөйләп әзерләнүебезне ишетептер, безнең белән русча сөйләшә башлаган иде. Безне рус егетләре дип уйламагандыр ул, әлбәттә. Бу кадәресе телебездән сизелеп тора, әмма университетка күп милләт кешеләре имтихан тота бит. Ул безнең кайсы бүлеккә керергә теләвебез турында сорады.
– Бәй, бер бүлеккә керәбез икән ич! – диде ул. Безнең җавап аны сөендереп җибәрде. – Мин дә татар бүлегенә кермәкчемен, – дип, кулындагы калын дәфтәрен култыгына кыстырды. Кесәсеннән бер почмагы папирос сыярлык кына итеп ертылган «Север» кабы алды, капны кесәсенә җайлап салып, папирос кабызгач кына: – Картаеп беткәч, – дип өстәде. Бәләкәй учын бөрештереп, шуңа йөткереп куйды да як-ягына каранды, буш урындыкны безнең янга күтәреп килде. – Егетләр, әйдә, бергәләп әзерләник әле! – Аның күзләре яктырып китте, йөзенә сөенечтән елмаю җәелде. – Ачуланмасагыз. Сез сөйләгәнне мин тыңлап кына утырырмын, белгәнемне өстәрмен. Югыйсә минем белгәннәрем дә ерак җирләрдә коелгалап бетте бит.
Белеме коелып бетмәгән, бу хакта ул тыйнакланып әйткән икән. Без имтихан сорауларына дәреслектә язылганнарны гына кабатласак, абыебыз рус язучыларының тормышы һәм иҗаты хакында кызыклы итеп, ягъни әдәбият серләрен аңлаешлы итеп, бүтән чыганаклардан белгәннәрен өсти барды. Ерак һәм якын чит җирләрдә коелгалап саеккан белемен сугыштан соң үзенчә баеткан, димәк, ул.
Инде өйлә туры. Имтиханга керергә безнең чират җитеп килә. Дустым Рафаэль башта керәчәк. Мәктәптә бергә укыгач, мин аның гадәтләрен һәм сәер гадәтләрен дә беләм. Ул кайчак авыр фәннән имтихан тотканда да каушап калмый. Ә бүтән очракта, җиңелрәк имтиханга кергәндә дә, бөтенләй җебеп төшә. Бүген Рафаэль каушамый, димәк, ул рус әдәбиятыннан керү имтиханын яхшы билгегә күңеленнән тапшырып куйган инде. Укытучы сорауларына җавап бирү хәзер аңа берни тормаячак.
Шушы урында, яңа танышыбыз турында сөйләүдән читкәрәк китеп, Рафаэльнең холкындагы әкәмәт тә һәм хикмәтле дә чуарлыкны әйтмичә ярамас. Кайчакта ул аяк йөзен генә күмәрлек ерганакны атлап чыгарга шикләнә, хәтта курка иде. Икенче вакытта Рафаэль (зур су буенда үсмәсә дә) текә ярдан тирән чоңгылга – моңарчы күрмәгән чоңгылга – беренче булып сикерер иде. Минем яшьлек дустым сайлыкны кабул итмәгән, аның күңел куәтенә колачын җәярлек иркенлек кирәк булган, димәк. Без, аның иш-иптәшләре, уебызда, фикерләвебездә баскан урыныбызда катып торганда, ул фикерен инде түгәрәкли иде. Искиткеч сәләтле иде ул. Әмма аның таланты ачылырга өлгермәде. Әйе, өлгермәде. Менә аның үзгә холкыннан тагын бер мисал.
Рафаэль аспирантурада читтән торып укыды. Кандидатлык минимумын тапшырырга Алабугадан Казанга килгән. Үз белгечлегеннән. Иртән чәй эчкәч, инде чыгып китәргә җыенганда:
– Әйдә, шахмат уйныйбыз! – дип, һич тә көтмәгәндә әйтеп салды ул.
– Ничек инде шушы чакта шахмат уйнамак кирәк?! – дип каршы төштем мин. – Имтиханга барасың бит, нигә башыңны ватарга ди?
– Баш әйбәтрәк эшли аннары, шахмат уйнагач. Әмма оттырам дип уйнама! – дип, авызын кыйшайтып ачуланып алды Рафаэль. – Әгәр юри оттырсаң, яңагыңа берне чалтыратам! – дип, малайларча өркетеп тә куйды.
Аңа минем яңактан ут чыгарырга туры килмәде, мин чынлап уйнап та отты ул мине. Ә имтиханыннан ул авызын ерып кайтып керде:
– «Биш» ле!
Чын иҗат кешесе иде Рафаэль. Бәлки, имтихан тапшыргандагы яңа танышыбыз, аңардагы шушы сыйфатны күреп, безнең янга килгәндер.
Инде студент булырга йөргән чакка чигеник.
Чиратыбыз җитә. Тагын ике кешедән соң Рафаэль имтиханга керәчәк. Атылып керер дә авызын ерып елмаеп, балкып килеп тә чыгар ул, аның мәктәптә «биш» ледән түбән билге алганы, гомумән, булмады.
Шулчак яңа танышыбыз дустым Рафаэльгә дә хас сәерлек белән әкәмәт тә сүз әйтеп ташлады:
– Егетләр, шигырь укыйм әле мин сезгә! Тыңлагыз әле. Әмма кимчелеген тапсагыз, туп-турыдан әйтегез.
Һәм абыебыз, безнең ризалыкны да көтмәстән, тәрәзә төбенә куеп торган кара күн тышлы калын дәфтәрен үрелеп алды. Дәфтәрнең беренче ачылган битендәге үзе язган шигырьне укырга керешкәнче, ул, бәләкәй учына тамак кыргандай гына йөткереп, болай дип искәртте:
– Әдәбият бүлегенә укырга керергә җыенгач, үзегез дә беләсездер белүен тормышның кайбер серләрен. Шулай да моны мин сезгә үзем аңлаганча, мактануга санамагыз, хәтта белеп инануымча исегезгә төшерим. Тормышның асылы туган җирдән, хезмәттән, икмәктән һәм, билгеле ки, шигърияттән гыйбарәттер, егетләр…
Без студент булган заманда һавалы сүзләрне һәркем диярлек бик шәп сибә иде. Оста идек без моңа. Әмма яңа танышыбызның тормыш мәгънәсе турындагы сүзләре тамак киереп куык өрү булмаган икән, тормыш хакы турында ул һаваланмыйча, бик тә гади итеп әйткән икән. Моны без, шәхсән мин, аның шигърияте белән танышкач төшендек.
Һәм яңа танышыбыз, имтиханны бөтенләй онытып торып, шигырьләрен укыды.
Рус әдәбиятыннан керү имтиханын без өчебез дә – яңа танышыбыз, Рафаэль һәм мин – әйбәт тапшырдык. Бәлки, моңа яңа танышыбызның әдәбият серләре турында сөйләве һәм сират күпере җәелгән аудитория ишеге төбендә шигырь укуы да – беренче карашка шушы сәер гадәте дә – ярдәм иткәндер…
Шагыйрь Зыя Мансур белән без менә шулай таныштык.
Студентлар булып алгач, группадагы өлкән иптәшебез үзен берәүдән дә өстен куймады, һәр язган шигырен башлап безгә укыганда, без исә бик күп беләбез (соңгы курсларда гыйлемлегебез чамалы икәнлегенә төшендек, әлбәттә) кебек иде һәм башкалар хезмәтен тәнкыйтьләп бугаз ертырга үтә дә мачтыр идек.
Менә Зыя Мансурның имтихан алдыннан укыган бер шигыре:
Сүндер,
врач,
төрле утларыңны,
Аларның юк миңа кирәге.
Җырларыма текә күзләреңне –
Ачыграк күренер йөрәгем.
«Рентген врачы янында» дип аталган бу шигырен ул, соңыннан ачыклавымча, 1945 елда язган икән. Җиңү елында.
…Әйе, врач туган, сугыш сәламәтлегемне урман бетедәй кадалып суырган булса да, җырларым сәламәт минем!..
Фатих Кәрим истәлегенә 1946 елда язылган шигырен шагыйрь болай тәмамлый:
Без беләбез, аңа Указ белән
Бирелмәгән Батыр исеме.
Тик кемнәр соң, батыр түгел, дисен,
Туган иле, туган халкы өчен
Корбан булган шагыйрь кешене!
Соңгы ике юлдагы көч-куәткә игътибар итегез: Ватан һәм Шагыйрь язмышы аерылгысыз!
Кара күн тышлы калын дәфтәрен актара башлаганчы ук, тормышның асылы турында әйткән фикере аның Рафаэльгә һәм миңа имтихан алдыннан укыган дүртьюллык шигырендә (1947 елда язылган) мондый мөрәҗәгать белән ныгытыла:
Гомерең өчен, дустым, кыйммәт түлә;
Җирдә синең бурычың калмасын.
Һәм син иткән данлы хезмәт белән
Җир мактансын, илең данлансын!
Шулай, кеше, җирең-илең белән үзара мөнәсәбәттә беренче чиратта син бурычлысың, синең гомерең кыйммәткә төшә, һәм син кыйммәтле гомерең өчен кыйммәттән түләргә тиешсең. Аң бул, кеше, җирең-илең сиңа түгел, ә син җиреңә-илеңә мең-мең бурычлысың.
Монда, әлбәттә, «яңа дөнья ачу» юк, кеше тормышының мәгънәсе – асылы, димәк, шигърияте искәртеп әйтелгән. Бары тик шул гына. Һәм шул гына да кебек. Әмма бүген дә, шушы дүртьюллык шигырьнең тууыннан соң дүрт дистә ел узгач та, тирә-юнебездәге бер хәлгә, күренешкә, тулырак итеп әйтсәк, агымга текәлеп карыйк әле.
Җир-ил, син үзең минем гомерем өчен миңа мең-мең кыйммәттән түлә дип, тормыш елгасы юлына кушылган агым, пычрак агым, күзләрне кисеп әчеттерә. Һәм тормышыбыз елгасының күркәм юлына төшкән болганчык агымнарны күмеп югалту өчен үзгәртеп коруны тизләтә башладык. Әйе, ниһаять, һәм шөкер, башладык! Шагыйрьнең дүртьюллык шигырендәге гади искәртүе бүген дә инде дүрт дистә ел узса да искермәгән, мәгънәсен җуймаган, димәк.
Зыя Мансур шәһәрнең Кәҗә бистәсе дип аталган төшендә дүрт фатирда торды. Гаиләсе белән торыр урыны булмаган чакта, аңа беренче булып шагыйрь Самат Шакир ярдәм кулын сузды, үз йортын алар карамагына бирде. Ватан сугышында һәлак булган яшь шагыйрьләрнең иҗат мирасын барлап чыгарып зур изгелек эшләгән Самат Шакир каләмдәше Зыя Мансурга тормышы авыр вакытта әнә шундый яхшылык кылды.
Зыя Мансур яшәгән фатирларның берсе аеруча бәләкәй иде, дүрт метрга өч метр чамасы бүлмә, аның да шактый өлешен мич алып тора. Әмма биш кешелек гаилә монда тарсынмыйча яшәде. Килүче дусларга, танышларга урын җитә иде. Ничектер җитә иде. Халыкның «Күңелең киң булса, кечкенә куышка да күбәү сыеп була» дигән сүзләренең хаклыгын шушы мисал раслый, әлбәттә.
Әйе, кунакка урын күңел түреннән иде Зыя Мансур гаиләсендә. Ә кечкенә бүлмә түренең хуҗасы алышынмый иде. Монда түрне һәрчак… китаплар да китаплар биләп торды. Фатирдан фатирга күченгәндә дә иң кадерләнгән әйбер хуҗаның китаплары булды. Инде соңыннан, ниһаять, шәһәр үзәгендәге уңайлы һәм иркен квартирга күченгән чакта, Зыя Мансурның түр хуҗалары – китаплары – санап бетергесез ишәйгән иде.
– Авырыксынмагыз инде, егетләр, йөкләр җиңелдән түгел. Хәер, беләкләрегез таза, җилкәләрегез киң, мондый йөкләрне очыртып кына йөртер чагыгыз, – дип, гадәтенчә, бәләкәй учына йөткереп алгач елмайган иде шагыйрь: – Оекка төреп яшергән байлыгым юк, егетләр, ә һәркем алдында колачымны җәеп мактанырлык хәзинәм шушы китаплар инде. Бәһасез хәзинә. Бәй, чын бит, – дип, самими сөенүен аңлата алуына шатланды ул, – бу китаплардагы дөньялар берсеннән-берсе колач җитмәслек, берсеннән-берсе гүзәл! Бәй, чыннан да шулай бит!
…Әңгәмә темасыннан читкә тайпылып, бөтенләй бүтән нәрсә турында сөйләп куя торган гадәте бар иде Зыя Мансурның. Үзен башкалардан өстен тотуыннан, эре кылануыннан түгел, ә сүз боткасының тәмсезлеген башкалардан алдарак тоюдан шулай эшли иде ул.
Һавалану дигәннән. Шушы төштә без дә тагын бүтәнгә күчеп алыйк. Хикәяләүнең чыгынтылы барышы группадашыбызның холкына туры килсен өчен бу чигенеш.
1950 елның ноябрендә, икенче курста укыганда, Зыя Мансурның «Язгы ташкыннар» исемле китабы (аның редакторы Шәйхи абый Маннур иде) чыгып җитте. Ул вакытта түбән курс студентының – һәм югары курсларда укучыларның да – китап чыгаруы бик сирәк хәл һәм бик сөенечле хәл иде. Группабыз өчен бер бәйрәм булды Зыя Мансурның беренче китабы чыгуы. Безнең группа студентының китабы бит – монда инде шагыйрь түгел, без һаваланып җибәрдек. Сезнең группада йөгерү буенча өченче разрядлы спортчы булса, безнең инде китап чыгарган шагыйребез бар ягъни!
Шагыйребез барлык группадашларга да китабын бүләк итте. Истәлеккә язуында һавалануның әсәре дә юк, барыбызга да хөрмәт белән язган иде, борын чөю юк. Тиң күреп язган.
Китап бүләк итү кечкенә нәрсә кебек. Ләкин Зыя Мансурның бу бүләге безнең группаның бердәмлегенә булышкандыр дип бәялим мин. Инде университетны тәмамлаганнан соң, утыз елдан артык вакыт узып та, безнең группа кешеләре, хезмәт дәрәҗәләре төрле булуга карамастан, бер-беребезне тиң күреп очрашабыз икән, гомумән, белешеп-очрашып яшибез икән, монда инде безнең тупланганлыкка-туганлыкка шагыйрь салган өлеш тә һичшиксез бар.
Тукталган төшкә кайтыйк.
…Һәм әңгәмә темасын үзгәртергә кирәк санаганда, гел гүзәллек дөньясына, ягъни шигърият бакчасы капкасын каерып ачып керә иде Зыя Мансур.
Бер җәйне Социалистик шәһәрчектәге хастаханәдә дәваланды шагыйрь. Хастаханәгә баргач, без аны көнозын кояш төшеп тора торган ачык урындагы эскәмиядә кулларын артка җәеп куеп, күзләрен йомып, башын югары күтәреп утырган хәлендә күрдек. Сәламәтлеге турындагы сорауларга өзек-төтек, асылына төшенмәслек җаваплар кайтарды да сырхаулык хакында оеша алмаган әңгәмәне бүтәнгә борды.
– Егетләр, – дип, карашын еракка төбәп, үзе тасвир итәчәк нәрсәләрне күреп торган кебек итеп сөйләп китте ул, – гаҗәп, әй, кеше өчен дөнья бер төштә башлана да шул ук төштә бетә икән бит! Шагыйрь өчен бигрәк тә шулай бу. Юк, бер төбәктә туып, шунда ук… кире кайтмаска, тегендә үк китеп бару турында әйтмим мин. Монда туып, бүтән җирдә яшәү дә минем фикеремә каршы килми. Нәрсә әйтергә телимме? Минемчә, кешенең дөньясы, аны кочып алган даирә – матурлык. Тик бу матурлык дөньясын ачарга кирәк бит әле. Ул дөнья менә минем каршыда уктыр, менә хәзер, урынымнан да кузгалмыйча, мин аның ишеген ачып җибәрә аламдыр кебек. Ә ул дөньяда матурлык инде гел яңа һәм гел… иске. Һәм ул дөньяны укырга мөмкин. Кадерен белеп укысаң, һаман саен матурлык табарсың анда – шигърият дигән гүзәллек.
Шагыйрьнең, хастаханәдә ятканда да, матурлык дөньясына кадер белеп сәяхәт итәргә көче җиткән, димәк.
…Университетта укыганда, Зыя Мансур (өч семестр узгач, ул, гаилә хәле буенча, укуын ташларга мәҗбүр булды, башта радиотапшырулар комитетында, аннары «Чаян» журналы редакциясендә эшләде) гомумторакта яшәде, анда һәркемгә урын җитмәгәч, фатирда торучылар да шактый иде.
Беренче курста идек. Мин Карл Маркс урамының Ирек мәйданы башындагырак йортта яшим. Кичке чәйдән соң китап укып утыра идем. Кыңгырау шылтырады. Төймәгә өч тапкыр бастылар. Безгә, димәк. Дүрт квартирга уртак озын коридорны узып ишек ачканчы, бүтән шылтыратмадылар. Зыя Мансур икән. Ике кулында ике төргәк. Ишектән керүгә, сулдагы бәрәңге әрҗәсе өстенә төргәкләрен куйды да кулларын угалады. Түргә узарга чакыргач күнмәде.
– Йомыш мондый сиңа, – диде ул, йомшак кына елмайды, – акча биреп тор әле син миңа. Трамвайга утырыйм дисәм, шунлык та акчам калмаган. Җәяү кайтып барышым. Әле икмәк алырга кирәк. Китап кибетенә кергән идем. Әле дә ярый сайлаган китаплар өчен түләргә акча җиткән, яшең олыгаеп барып, кесәңдә күпме акча булуын да белмәгәч, сатучы алдында хур булыр идең, әй!
Акча, әлбәттә, миндә дә юк иде. Әмма минем бербөтен икмәгем бар иде. Әле башланмаганы!..
Икенче көнне кичен кыңгырау тагын өч тапкыр шылтырады. Тагын Зыя Мансур килгән иде. Ул тупсаны атлап керде, миңа кәгазьгә төргән бербөтен икмәк тоттырды да ашыгып чыгып та китте. Мин нәрсә дә булса әйтергә өлгергәнче, Зыя Мансур, яңа алган китапларын (бүген безгә стипендия биргәннәр иде!) култык астына рәтләп кыстырып, баскыч уртасына җиткән иде инде. Борылды да, йомшак кына елмаеп:
– Рәхмәт! – дип баш какты.
Ашыгып китеп баруының сәбәбе, мин икмәкне алмам да, бурычлы булып калудан куркуыдыр, бәлки, шагыйрьнең. Бу кадәресе дә бардыр. Ләкин шуның белән бергә, минемчә, стипендиясенә сатып алган яңа китапларындагы сихри матурлык дөньясына тизрәк чумарга теләге зуррак иде аның.
Зыя Мансур соңрак – 1958 елда язылган:
Эзләп тапкан
Хәләл ипи дигән нәрсә
Авыз тәме, яшәү яме бирде миңа.
Ләйләсенә гашыйк булган Мәҗнүн сыман
Карыйм әнә шуннан бирле Җир йөзенә, –
дигән шигъри юлларында хәләл стипендиясенә алынган бербөтен икмәкне дә исендә тоткандыр дип ышанам мин. Һәм шагыйрь икмәк турында тагын күп язган булыр иде әле. Ул, икмәкнең кадерен белгәнгә күрә, шигъриятне кадерли иде.
Язучы өчен үзенең укучысы белән әңгәмә кору, киңәшү, бәхәсләшү мөһим, болар хәтта мәҗбүри. Зыя Мансур да үз укучылары белән еш очрашты. Әмма ул, шигырьләрен язганда ук, укучысы белән күзгә-күз карап сөйләшә кебек иде. Менә аның иҗат лабораториясеннән шуны раслый торган бер хикмәт.
Шигыренең беренче строфасын язгач, Зыя Мансур аны чистага күчерә һәм шуннан ук дәвам итеп китә иде. Икенче строфада, билгеле ки, сызулар-төзәтүләр булмыйча мөмкин түгел. Шуннан соң ул ике строфаны яңа биткә күчерә, әгәр күчергәндә сызып төзәтү булса, бу башлаганын читкә куеп, чиста кәгазь ала. Ягъни шигырьнең язган өлеше яңа биттә ялтырап тормыйча, язуын дәвам итми иде. Шигырь беткәнче шушылай иде. Язуның, иҗат итүнең мондый барышы шагыйрьнең һәр яңа фикерен күз алдында тоткан укучысына, аның белән әңгәмәдә, ягъни чиста һәм матур итеп җиткерү өчен эшләнә иде. Иҗат барышының хикмәтле һәм гади бер хәле бу.
Гади…
Аның миндә бер фоторәсеме саклана. Рәсемнән йомшак кына елмаеп карый ул. Гадәтенчә. 1956 елның 19 июнендә бүләк иткән булган. Артына болай дип язган:
Даһи шагыйрь була алмадым,
Яманлыйсың килсә яманла.
Мин шат, ләкин бөек бу чорда
Гади шагыйрь була алганга.
Һәм исемен-фамилиясен бергә тоташтырып, имзасын куйган.
Үзен хак бәяли Зыя Мансур. Гади шагыйрь иде ул. Һәм Зыя Мансур шушы гадилеккә «күп көч түгеп, сабанчыдан артык арып», хезмәт кадерен белеп иреште. Иҗат кадерен белеп.
1986