Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Бозлы җилкәннәр / Ледяные паруса
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

I

 
Дөнья базарында халкымның тик
Ялтырыйдыр алтын-көмешләре.
Ә мин йөрим милләт бакчасында
Татып аның ачы җимешләрен…
 

Күзгә күренмәгән Нокта

 
Имәнепләр багам, алда мине
Әллә нәрсә, белмим, көтә кебек.
Бик ерак та сыман, якын да ул –
Серле Нокта…
     җанны өтә кебек.
 
 
Шушы Нокта мине торган саен
Ымсындырып тарта үзенә гел.
Үзем куркам, үзем атлыйм һаман –
Әллә нигә җаным тыныч түгел.
 
 
Ничек исән калгандыр ул Нокта?
Ничек кенә кибеп сулмагандыр?
Җаннар кыеп йөргән адәмнәргә
Ничекләр ул мишень булмагандыр?
 
 
Әллә минем карашларым гына
Барып җитәме соң ул Ноктага?
Юкса бәхет күлмәген дә киеп
Тумадым бит фани бу дөньяга.
 
 
Барыбер мин барып җитәрмен күк
Ул Ноктага, иртәдерме, соңмы.
Җанны телгәләгән серле Нокта
Җанкаемнан күчкән изге чыңмы?..
 
 
…Тик булмасын иде соңлап кына
Тапкан Ноктам гомеремнең соңы…
 

Туган телем

 
Туган телем –
     күк җанына ашкан,
Мәгърур таулар теле син.
Үз хокукын хаклап яулар чапкан
Изге даулар теле син.
 
 
Үксез далаларда өнсез калган
Чал балбаллар теле син.
Утлар-сулар кичеп исән калган
Ак бабамнар теле син.
 
 
Сүнәм дигәндә дә сүрелмәгән
Изге ялкын теле син.
Шанлы дәверләрнең шаһы булган
Газиз халкым теле син.
 
 
Гарешләрдән дога булып иңгән
Адәм, Һава теле син.
Җанга, канга иман булып сеңгән
Шифа, дәва теле син.
И туган телем!..
 

«Ятлар салган юлдан бармадым мин…»

 
Ятлар салган юлдан бармадым мин,
Юлсыз юлдан һәрчак атладым.
Күкләремә багып, эчтән генә
Һаман изге сүрә ятладым.
 
 
Адашканда, тимерказык йолдыз
Юл күрсәтте миңа төннәрен.
Юлдаш булды бары тулган Аем,
Читләткәндә хәтта тиңнәрем.
 
 
Ялгыз бүре кебек уладым мин,
Өмет йолдызыма юл тотып.
Ач булсам да, ятлар өлешенә
Ташланмадым.
     Һәрчак ут йотып
Дәвам иттем изге юлымны мин,
Сүрелсә дә рухым, көчләрем.
Нинди гаҗәп: һәрчак өннәремдә
Юш килделәр минем төшләрем.
 
 
Җан дусларга түгел, ак кәгазьгә
Серләремне чишеп бушандым.
Булды инде, булды… Кайчакларда
Ала каргага да ышандым.
 
 
Булды инде… Ант-вәгъдәләр биреп,
Торалмаган чаклар сүземдә.
Үтергәнче кытыклаган чаклар
Шүрәленең хәтта үзен дә.
 
 
«Иблис коткысы»на бирелеп тә,
Үз кыйбламны ләкин җуймадым.
Язмадым мин юлдан, кирәк чакта
Тормыш сәхнәсендә уйнадым.
 
 
Нигә читләтергә? Барыбыз да
Коябыз ла бер үк инешкә.
Ә сез, барсагыз да шома юлдан,
Соңарырсыз кебек финишка…
 

Тукай карашы

 
Ул карашта… ил җанына сыенып,
Төннәр буе көзге җилләр елый.
Ул карашта… зеңләп тартылган күк
Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы.
 
 
Рәнҗү, кайтмаган үч…
     ул карашта
Төбәлгәнме әллә утлы уктай?
Карашыннан яраланган дошман –
Дуэльләргә чакырмаган Тукай.
 
 
Кырыс хакыйкате заманнарның,
Намус, вөҗдан, тормыш чынлыгы да –
Гомер буе яшен булып яши
Карашларның серле тынлыгында.
 
 
Өзелергә торган өмидләр дә
Ялгана күк, бакса ул карашлар.
Күзләремә гүя Тукай түгел,
Бага сыман нурлы ай-кояшлар.
 
 
Бу карашның тирән чоңгылына
Көтмәгәндә китеп югаламын.
Шигырь утым сүнсә, ярты төндә
Тукай карашыннан ут аламын.
 
 
…Ул карашның офыклары буйлап
Сузылгандыр юлы татарымның.
Дәшә сыман күзләр: «Газиз халкым,
Мең бәладән сине коткарырмын!»
 
 
Карурманнар үтеп чыккан халкым
Нидер көтә сыңар кош юлыннан.
Тик ул менә чыгар микән кичеп
Тукай карашының ешлыгыннан?!
 

Ишетелә Тукай ютәле

«Эчем, тышым… злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды…»

Г. Тукайның С. Рәмиевкә язган хатыннан
1911, 4 март. Казан


Тотса мәскәүләр якаң…

Г. Тукай

 
Күпме сулар акты, җилләр исте
Син киткәннән бирле җиһанда.
Нинди генә шомлы гарасатлар
Кагылмады килеп бу җанга?!
 
 
Син киткәннән бирле, бу татарым
Ничә тапкыр йоклап уянды.
Офыгында сихри мираж күреп,
Бер сабыйдай шашып куанды.
 
 
Һәм… офыклар «көлеп» чигенгәндә,
«Тотам!» диеп, күпме абынды.
Якты хыялларын иңнәренә
Иске чикмән итеп ябынды.
 
 
Күкләрендә Ае сүнеп, халкым
Кереп барган чакта шом-төнгә,
Кар өстеннән яланаяк килеш
Йөгермәде чыгып беркем дә.
 
 
Йөгермәде… Тук елмаеп, бар да
Үз юрганын тартты үзенә.
Аларга ни? Тукай түгел, хәтта
Ак төшсә дә дөнья күзенә.
 
 
Ә син булсаң, йөгерәчәк идең,
Эчкә йотып рәнҗү, үпкәңне.
Күкрәк читлегеңә кыса-кыса,
Серәгәгә1 калган үпкәңне.
 
 
Үрел дә бер гасыр аръягыннан,
Күзәт әле безнең хәятны.
Аңлый алсаң, бары син аңларсың
Күтәрәмгә калган халәтне.
 
 
…Гасыр буе әнә Кисекбаштай
Тәгәри дә татар, тәгәри.
Яши шулай… Кылган гамәлләре
Бары хәлдән килгән кадәри.
 
 
Ишетәсеңме, тагын оран сала,
Нишләтәләр Туган телеңне?!
Газиз телең Рәсәй түмәрендә
Телем-телем күпме теленде?!
(Өмет өзеп, гүя ятагында
Көтеп ята кара үлемне.)
 
 
Татарыма ясин чыкмакчылар,
Газиз сөттән – телдән аерып.
Бу мәскәүләр якадан гынамы,
Бугазлардан алды каерып.
 
 
Әнә тагын шомлы җилләр исә,
Еллар түгел, бәгырь үтәли.
Сискәндереп уята күк безне,
Уята күк Тукай ютәле.
 

Йолдыз ташы

 
Аунап ята җирдә мүкләнгән таш,
Җуйган җырын, җуйган төсен дә.
Аунап ята… Чиксез галәмнәрдә,
Очкан чагын күреп төшендә.
 
 
Нинди галәмнәрдән атылган ул?
Нинди язмыш монда ташлаган?
Беркем белми, җирдә күпме җәйләр,
Күпме кышлар инде кышлаган?..
 
 
Татар галәменнән ташлар булып,
Күпме башлар җиргә атылды.
Изге кавемнәрне кыйган җаннар
Мәңгелеккә җирдә ат алды.
 
 
…И татарым! Син дә, шул таш кебек,
Ничә гасыр аунап ятасың?!
Алга юллар ябык булгангамы,
Син бармыйсың, һаман кайтасың.
Нәсел үләненә башың салып,
Үткәннәрең белән яшисең.
Юлда сине таптап узсалар да,
Син һаман да берни дәшмисең.
 
 
Урап ага вакыт елгалары,
Хәтер җиле исә читләтеп.
Булса иде үткән тарихыңны
Иске йорттай кабат сипләтеп…
 
 
Аунап ята җирдә йолдыз ташы,
Сыңар чаткы бармы эчендә?
Аунап ята… Чиксез галәмнәрдә
Очкан чагын күреп төшендә…
 

Дөнья инде башка…

 
Дөнья инде башка…
     Булмый танып.
Башка инде хәтта җире, күге.
Дөнья белән без дә үзгәрәбез,
Мин дә инде түгел элеккеге.
 
 
Шәрәләнеп калган буш дөньяда,
Кисәң дә син катлы-катлы күлмәк,
Син барыбер шәрә – рухи фәкыйрь,
Бу заманның бер корбаны, димәк.
 
 
…Кайчан гына әле балкый-балкый
Чәчәк аткан иде өметкәйләр.
Өмет гөлем инде коя таҗын,
Үтте инде, сизәм, безнең «җәйләр».
 
 
Дөнья базарында халкымның тик
Ялтырыйдыр алтын-көмешләре.
Ә мин йөрим милләт бакчасында
Татып аның ачы җимешләрен.
 
 
Берьялгызым атлыйм ера-ера
Ташкыннарын югалтуларымның.
Җан әрнүем басып ябындым мин
Өметләрен килер елларымның.
 
 
Ымсындыра күкләр… Ялгыз коштай
Талпынсам да булмый барыбер очып.
Ниләр көтә алда? – Тоташ бушлык.
Күксел томан яткан җирне кочып…
 

Сөрелү

 
Сөрелдем мин нәсел шәҗәрәмнән
(Ата-бабам сүзе бер булыр!),
Кемнәр генә тагын бу дөньяда
Ялгыш язмышларга юлыгыр?!
 
 
Сөрелдем мин дуслар, туганнардан
Һәм… сүрелдем сагыш илендә.
Мең сурәтле төскә әверелеп
Бөреләндем ятлар телендә.
 
 
Чакматаштан качкан чаткы кебек
Сөрелдем мин якты Көнемнән.
Сәбәбе ни? Ходай каргышымы?
Сөрелмәсәм иде денемнән.
 
 
Кулларымда каләм булган килеш
Сөрелдем мин илаһи Сүздән.
Җан бирәме шигырь учларымда,
Яшәүдәнме өмет ул өзгән?
 
 
Сөрелдем мин изге Мәхәббәттән,
Ирекнеме артык сөйгәнгә?
Әллә инде язмыш учларында
Иртәрәкме мине чөйгәнгә?
 
 
Мәгърур бөркет кебек канат җәеп
Очкан идем чиксез күкләрдә…
Офыклармы әллә көнләштеләр,
Сүз куешып беркөн: «Чикләргә!»
 
 
Сөрелдем мин Күктән. Хуш, чиксезлек!
Тугры калалмадым антларга.
Үзем тагын ялгыз күке кебек
Юрап ятам гомер ятларга.
 
 
Вакытыннан алда дөньялыктан
Сөрә генә күрмә син, Ходай.
Асылыма кайтар, чакматашын
Эзләп кайткан соңгы чаткыдай.
 

«Яшибез… Яшибез һаман да…»

 
Яшибез…
     Яшибез һаман да
Үткән даныбызга коенып.
Киләчәкнең офыкларын барлыйм,
Кытай диварына таянып.
 

Кирәк түгел!

 
Киләчәкне кануннардан түгел,
Яшибез шул көтеп Күктән без.
Кирәк түгел кеше хокуклары,
Кеше түгел инде күптән без.
 
 
Шуның кадәр михнәт чиккән халкым
Фәрештәдер инде күптән ул.
Кызыл байракларны гына түгел,
Тәрене дә мәҗбүр үпкән ул.
 
 
Гасырларны ерып агып ята
Канлы елгалары чорымның.
Нинди генә заман килсә дә, ул
Үзгәртә алмас көен җырымның!
(Ә сүзләрен, туган, укы аны
Эзләреннән маңгай сырымның.)
 
 
Кем яздырды юлдан?.. Язмыш чиген
Әллә ялгыш үтеп киткәнбез?
…Кирәк түгел кеше хокуклары,
Кеше түгел инде күптән без!
 

«Инде бар да, бар да сүндемени…»

 
Инде бар да, бар да сүндемени,
Иңдемени җиргә үткәннәрем?
Тотылгандай кояш офыкларда,
Тотылдымы әллә көткәннәрем?
 
 
Явып үткән күптән ләйсәннәрем,
Бакчаларда гөлләр кипкән сулып.
Бөтерелделәр дә гамьсез еллар,
Ятты алар җиргә яфрак булып.
 
 
Кайда минем, кайда яшьлегемнең
Яшен булып янган мизгелләре?
Ак ялларын чәчеп, тулпарымның
Өзеп чапкан чагы тезгеннәрен?
 
 
Өлгермәдем хушлашырга да мин,
Очып киткән икән торналарым.
Офыкларга багып актарамын
Хәтеремнең ерак чормаларын.
 
 
Үткәннәрнең эзләренме күмеп,
Сукбай буран йөри дөньяларда.
…Нинди чәүкә анда канат җилпи
Тик бөркетләр кунар кыяларда?!
 

Узган бер көн

 
Кара еллар эшелоны кебек,
Таптап, изеп узды безне ул көн.
Баш очыннан гүя очып үтте
Кансыз карчыгалар төркем-төркем.
 
 
Йортсыз-җирсез ятим җаннар сыман,
Күпме Акыл, Фикер калды аунап.
Дөньялыгын җуйган дөньяларда
Булса икән үз хакыңны хаклап?!
 
 
Пәри туе. Бар да буталдылар –
Кайда тәмуг, кайда оҗмахлары?!
Өнсез калган диварның да хәтта
Адаштылар кебек почмаклары.
 
 
Мәкер-хыянәттә чәбәләнгән
Ул көн әле җавап тотачак бер.
Намус көтә сынап сабырлыгын,
Бер Ходайдан көтә бары әмер.
 
 
Намус көтә… Гөнаһлардан безне
Ходай гына кала алмас саклап.
Күзләремдә беркөн кояшның да
Соңгы нуры сүнәр кебек чатнап.
 

Кичер, авылым

 
Ат өстендә ут уйнатыр улың
Булалмадым, авылым, кичер мине.
Тик шулай да, озак кайтмый торсам,
Исләреңә, зинһар, төшер мине.
 
 
Яланнарның чын хуҗасы булып
Чабалмадым печән киерелеп.
Гомер узган саен… килә миңа
Үкенечле уйлар өерелеп.
 
 
Бөреләнмәде синдә сөюем дә,
Үкенечкә генә калды бары;
Мин бит сезне кочып үбалмадым,
Кичерегез, авылым сылулары.
 
 
Керә алмадым гомерем җәйләренә,
Синдә нигез корып, кичер, җирем!
Юк өлешем. Басу-кырларыңны
Сугармады минем кайнар тирем.
 
 
Ә шулай да синдә канат ярды
Пегас атым минем, ак дөлделем.
Илһамыма бетмәс тылсым бирде
Һәр тирәгең синең, һәрбер гөлең.
 
 
Төсләр җыйдым синнән, хисләр җыйдым –
Җитәрме соң гомерем буйларына?
Илһам-атым бераз боекса да,
Син төшәсең, авылым, уйларыма…
 
 
Син төшәсең, авылым…
     Менсәм дә мин
Хыялымның биек кыясына…
Кайтасым бар әле сиңа беркөн,
Ут уйнатып, акбүз пегасымда.
 

Мин китәсе көн

Знаю, умру на заре!

 
М. Цветаева

 
Мин китәсе көнме?..
     Тымык тынлык
Җирдә тынып яткан чакларда,
Әле уянмаган булыр чәчәкләрнең
Таҗларында таңгы чыклар да…
 
 
Япа-ялгыз учак төпкелендә
Таңны көтеп сүнәр соң куз да.
Бәхилләшеп, ак керфеген йомар
Тәңре гөле – соңгы йолдыз да.
 
 
Каракоштай атылыр гарешләргә
Соң сулышым – соңгы сәламем.
Соңгы аһым гөлтләп кабыныр да
Изге шәмен кабызыр галәмнең.
 
 
Ак җәймәсен җәяр бөек күкләр:
Фәрештәләр таңда бүз иңләр.
Җир өстендә – юк! Юк! Томан түгел! –
Томан булып җаным төтенләр.
 
 
Җаным ашар, Күк капкасын ачып,
Мәңгелеккә – тынлык иленә.
Адәм күзләреннән кача-кача,
Үлемем белән котлар җил генә.
 
 
Мин ятармын чиксезлеккә карап.
(Бер сүнәр бит җанда бу утлар.)
Күл өстеннән узган аккошлар күк,
Күзләремдә йөзәр болытлар.
 
 
Җилме килеп ябар күзләремне,
Укый-укый серле сүрәсен?..
Мин китәрмен алып болытларның
Күзләремә сеңгән сурәтен.
 
 
Мин китәрмен…
     Матәм гөсләсендә
Үкси-үкси соңгы кыл елар.
Баш очымда үксез күкчәчәк тә
Кайтуымны көтеп сулкылдар…
 

Җәйнең соңгы җыры

 
Инде… үтте! Ерак офык аръягында
Җанкаемның яшел кошы –
     оча гына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен –
     китәм бары
Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.
 
 
Мин үлмимен, юк, үлмимен –
     күчәм бары
Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.
Иярәмен җан җылымны саклап барган
Ап-ак сагыш – киек казлар чылбырына.
 
 
Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным. –
Үтте инде – уңды төсем, тынды көем.
Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә
Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.
 
 
Биим шашып! Изүләрем ачып-ачып!
Сызланса да утлы тәлгәш булып ярам. –
Күрегез, күр! (Яңгыр түгел.) Соңгы тамчы
Күз яшедәй тәгәрәпләр төшеп барам…
 

Тәрәзә

 
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!..
 
М. Әгъләм

 
Тәрәзләр бар, ләкин ачылмыйлар;
Рәшәткәле безнең тәрәзәләр.
Кадакланган алар (озаккамы?!)
Ачылмаслык итеп.
     Күрәзәләр
Безне бүтән алдый алмас инде.
Үтте инде җаннан андый агым.
Уйлап куйдым әле мин нигәдер
Тәрәзләрнең карындыклы чагын.
 
 
Һәрбер уем күңел учагыма
Өсти генә бара көчле ялкын.
Сүрән карындыклар аша да бит
Еракларга карый алган халкым.
 
 
Дөрли-дөрли озын төннәр буе,
Йөрәгемдә күпме учак ягам?!
Рәшәткәле тәрәзәләр аша
Рәшәткәле рәшәләргә багам.
 
 
Багам рәшәткәле дөньялыкка,
Читлектәге ерткыч җанвар сымак.
Күпме була адәм җаннарында
Бертуктаусыз тәҗрибәләр сынап?!
 
 
…Өсләремә рәшәткәләр ава,
Якты хыялларны кыя-кыя.
Ябыла бара күңел тәрәзләре,
Европага тәрәз уя-уя…
 

Дилемма

 
Кешегә кайчак шундый күп кирәк –
Колачламакчы дөньяны хәтта.
Шундый аз кирәк кайчак кешегә –
Җитә аңарга…
     бер уч туфрак та…
 

Кыйтга

 
Тарих катламнары катмарлы ла,
Һәр катламда күпме шом-шәүлә?!
Катламнарга керә барган саен
Катлаулана бара яшәүләр…
 

Себер юлы

Балтач районы Карадуган авылындагы «Себер юлы тарихы» музеена2


 
Себер юлы…
Мин бер юлчы бүген,
Олавыңа алчы, әй, ямщик.
Бу болытлар ник куера тагын,
Ник куера тагын җанда шик?!
 
 
Юлга чыктым. Юк тынгылык җанда:
Уйландыра… билгесез үткән.
Юлларымның башы гына әле,
Уем инде күпме юл үткән?!
 
 
Сискәндереп исә Себер җиле,
Бар да истә, бар да шул – тере, –
Еллар узган саен яшәрә күк
Каеннарның яшел хәтере.
 
 
Ниләр язылгандыр, каеннарның
Моң-тузлары нинди сер саклый?
Далалары буйлап хәтеремнең
Кыңгыраулы атлар юртаклый.
 
 
Атлар килә, атлар! Юл бирегез –
Нинди хәбәр? Каян? Кем тагы?..
Әллә бәен өзеп ычкынганмы
Ишморатның3 акбүз юртагы?..
 
 
Кабатлана тарих! Минме соң ул
«Ак кавем»нең «кара туган»ы?
Юл буенда һаман көтәме әллә
Язмышларның кара таганы?!
 
 
Музейларның түрләреннән атлыйм.
Тарихымның кайда соң чыны?
Сискәндерә (кыңгыраулар түгел),
Сискәндерә шомлы богау чыңы…
 

Эзләмәгез мине…

 
Беркайдан да эзләмәгез мине!
Сез эзләгән җирдә мин булмам.
Эзегезгә кар суы да түгел,
Зар суы да булып мин тулмам.
 
 
Сез имәнеп баккан йолдызларның
Чәчелмәмен нуры булып та.
Минем хакта хәбәр җиткерә алмас
Узып барган соңгы болыт та.
 
 
Эзләмәгез үткен хәнҗәр кебек
Уйнаклаган гайбәт сүздән дә.
Тумый калган гамьсез уйлардан да,
Җеп иңмәгән кәфен-бүздән дә.
 
 
Беркайчан да эзләмәгез мине!!!
Минсез дөнья әллә үзгәме?!
Вакытларны тыю сезгәме соң? –
Өнсез калган Вакыт бизмәне.
 
 
Үрләмәмен кысыр ялкыны күк,
Сез кабызган ялгыз учакның…
Әле китәргә дә өлгермәдем, –
Сагындыгызмыни шулчаклы?
 
 
Сагындыгызмыни?.. Сагынырсыз!
Мин башка шул, башка оядан.
…Эзләмәгез мине беркайдан да,
Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!..
 

Элегия

 
Көтәм…
     Көтәм…
         Шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр:
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
«Кай-та-ам» диеп аваз салсаң әгәр.
 
 
Араларда кояш бата мәллә? –
Сузылып ята соңгы күләгәләр…
Синнән алып миңа хәтле ара –
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр…
 
 
Көтәм сине кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч, сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул –
Узып бара кәрван-кәрван болыт.
 

Ирек

 
Узып бара чегән арбалары,
Серле таңның саф тынлыгын сөзеп.
Җирне түгел, әйтерсең лә җанны
Ярып уза тәгәрмәчләр эзе.
 
 
Тәгәрмәчләр булып әйләнә дә
Кайтып төшә уйлар үз эзенә.
Кайта уйлар…
     Мин дә кайта-кайта
Меңләп сорау бирәм үз-үземә.
 
 
Уза… уза… чегән арбалары,
Кая бакма – җәйрәп ята Ирек!
Ул Ирекне, таңгы тузганактай,
Җилләр генә тараталмас өреп.
 
 
Минем Ирек?!
Ерак офык кебек,
Барган саен чигенә бара һаман.
Ирек-кошым, ватып читлекләрен,
Иңнәремә килеп кунар сыман.
 
 
…Нинди төстә икән минем Ирек?
Шанлы үткән, йөрәк, исеңдәме?!
Шәһре Казанымда гөрләп аккан
Бабамнарның каны төсендәме
Минем Ирек?!
     Инде ничә гасыр
Татлы бер сүз булып тибри телдә.
Ирек исен алып килми хәтта
Көнләштереп искән иркә җил дә.
 
 
…Тукта…
Нинди жыру суздың, чегән кызы? –
Өнсез калды кинәт кырыс чынлык.
Сискәнепләр уяндымы анда
Әле беркем орынмаган тынлык?
 
 
Уяндымы, хәлсез куллар кебек,
Офыккача сузылып киткән юллар?..
Чыңрый-чыңрый, арба эзләренә
Тулып кала саркып таңгы сулар.
 
 
Әле җанда, таңгы сулар сыман,
Челтери-челтери якты өмет ага.
Бир иркенлек, Тәңрем, хыялларга –
Кабул, диләр, таңда кылган дога.
 
 
Җанда – тетрәү!
Нинди давыл кыйный
Бертуктаусыз күңелем кыяларын?
 
 
…Катып калдым.
     Арба эзе буйлап
Йөгерә бары ярсу хыялларым.
 
 
Килеп чыктым мәллә көтмәгәндә
Язмышларның соңгы өзегенә?
Йөрәгемдә гөлләр туе дисәм,
Йөрәгемдә…
     богау эзе генә.
 
 
…Тынма әле! Җырла, чегән кызы! –
Сихри тараф синең алларыңда.
Ирек сорап зеңләп тартылганмы
Гитараңның бәйсез кыллары да?
 
 
Күкләр аяз. Нидер көтә күңел.
Моң-зарлардан бермәл җан арына.
Чегән кызы! Күкләремә бак та
Юрап китче Ирек татарыма.
 
 
…Уза… Уза… чегән арбалары…
(Таңны уятып тагын кем йөрсен.)
Кәрван-кәрван узган арбаларның
Булсам иде мин дә, их, берсе…
 
1Серәгә (диал.) – ятьмә.
2Себер юлын төзегәндә, юл буена халыктан каеннар утырттырганнар. Ул каенлыкны кешеләргә бүлеп биреп, тәрбияләп үстерттергәннәр. Бик сирәк кенә калсалар да карт каеннар бүген дә исән әле.
3Балтач районыннан чыккан күренекле бай, беренче гильдия купецы Габдрахман Ишморатовның да сәүдәсе Себер юлы белән бәйләнгән. Үрнәк авылында аның ат заводы булган. 1913 елда Романовлар нәселе патшалык итүенең 300 еллыгын билгеләп үтү тантанасына Ишморатов та чакырылган. Ул Николай II гә үзенең чабыш атын бүләк итә. Патша, бу бүләктән бик канәгать булып, аңардан «Нинди үтенечең бар?» дип сорый. Бай үзенең атларына кыңгырау тагарга рөхсәт бирүен үтенә. Патша ризалаша. Моңа кадәр фәкать почта атларына гына кыңгырау тагарга рөхсәт ителгән, чөнки кыңгыраулы атка бөтен кеше дә юл бирергә тиеш булган.
Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?