Loe raamatut: «Минем яратканнарым / Мои любимые»
* * *
Үтә дә төгәллек һәм җыйнаклык таләп итә торган бер жанр бар: эпиграммалар һәм пародияләр. Әдәбиятның бу өлкәсенә мөрәҗәгать итүче шагыйрьләребез күп түгел. Бүтән әдипләрнең ялгыш гыйбарәсен, көйсез сүз сөрешен элеп алып, аларның шәхесен һич тә рәнҗетмичә, әмма укыган кеше балкып елмаеп куярлык, көлеп җибәрерлек итеп яза белергә тиеш бит юморист шагыйрь. Ниһаять, шушындый нәзберек эшкә тәвәккәлләгән кеше табылды. Безнең «Чаян»да канат ярган Ринат Мәннан юмор шикелле затлы жанрның серләренә төшенә бара.
Зөлфәт, шагыйрь, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
* * *
Кайчандыр без бик күп жанрлар белән эш йөртә торган халык идек. Бабичта «Исемнәр бакчасы» бар иде. Таң калырлык эпиграммалар, пародияләр. Бу җәһәттән караганда, Мәннанның көндәлек матбугатта чыгып барган төртмә телле юллары игътибарга лаек. Андыйларны читкә тибәрмәскә кирәк. Алардан усал әйберләр таләп итәргә кирәк.
Мөдәррис Әгъләмов, Татарстан Республикасының халык шагыйре
* * *
Ринат Мәннан – табиб-шагыйрь. Доктор кеше дөньяга карашы белән дә башка юморист шагыйрьләрдән аерылып тора: кешеләрне тиз таный, аның бүтәннәр күрә алмаган сыйфатларын тиз тотып ала. Пародияләре, сатирик-юмористик шигырьләре – моның ачык мисалы…
Мәгъсүм Гәрәев, журналист, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
ЮМОРИСТИК ШИГЫРЬЛӘР
Рәхәт!
Математик исәпләү ясагач,
Профессорлар калган аптырашка:
Коңгыз канатының төзелеше
Ярамый икән бер дә очышка!
…Башын ватмый гына, рәтен белеп,
Коңгыз
оча бирә… рәхәтләнеп!
Дәва
Иркәмә мин әйтә куйдым,
Гел ютәлләп ятканда:
– Бигрәк каты суык тиде,
Банка куйчы аркама!
Китерде мамык, шырпы ул,
Ә мин яттым чишенеп.
Менә хәзер куя, диеп,
Туя алмыйм сөенеп.
Кухня ягына китте бу…
Матурлыгы – инәем!
– Ник чиләкләп су китердең?
– Кабынып китмәгәең!..
Менә шул
Бәйрәмнәр –
Мөбарәк,
Түрәләр –
Түгәрәк!
Чама бел
Эшләгәндә бел чамасын,
Ашауда бел чамасын;
Уйлаганда, сүз әйткәндә,
Йокыда бел чамасын;
Белми йөрсәң чамасын,
Ходай күрер чарасын!
Коткаручы
Табиб сорый: – Синең әллә
Колагыңа җил бәрде?
– Юк, – дим, – күренергә генә
Хатын мине җибәрде.
– Аңлашылды, – диде дә ул
Колагымны эләктерде.
Көзгесе белән карады:
– Юдырттырырга! – диде.
Беренче мәртәбә күрәм
Мондый шприцны – бик озын.
– Күз йомганчы чыгарырмын, –
Ди ул, – колак сагызын!
Бу сүзләр мине өркетте –
Ничек инде «чыгарам»?!
Димәк, хатын тавышланса…
Коткаручысыз калам?!
Сөенеч
Көлмә әле миннән, хатын,
Синнән ком коела, дип.
Кичә генә сөендерде,
УЗИга баргач, табиб.
Ком тулы бөерләрең, ди,
Ком тулган бавырыңа…
Синнән ком коела, диеп
Әйтмәде лә ул миңа!
Профилактика
Юк минем машиналарым,
Юк аның кирәге дә!
Җәяү йөрсәм, холестерин
Утырмас йөрәгемә.
Табиб фатиры
Өй буры сүзләре әле дә
Үзәкләремне өзә –
Алырга әйбер булмагач,
Өстәлдә язу калдырган:
«Дорогой, так жить нельзя!»
Балык
Күпме юма, килә иде
Табадан балык исе.
Хәзер ис юк… Кыздырырга
Җитешми пенсиясе!
15–30–80!
Диварларга ябыштырган
Белдерүләр – муеннан.
Күңел ачу дигәннәре
Чыкмады бит уемнан.
Әйдә, мәйтәм, шылтыратыйм
15–15–15 кә.
Унбиш яшьлек кызлар килде –
Салыштым белмәмешкә.
Ә 30–30–30 ны
Җыйгачтын, ниләр булды!
Утыз яшьлек унлап хатын
Якамнан мине алды.
Булмады бит күңел ачып,
«Алло, алло… Исәнме…
Самавырым кайнап тора…» –
…Җыйдым әле телефоннан
80–80–80 не!
Куркак озынколак
Кышлар җиткәч, алмагачны
Кимерә иде куян.
Ун еллап озынколактан
Бакчама килде зыян.
Алмагачлар быел исән,
Әллә йөрмәгән куян?
…Тәрәзләр-ишекләр ватык –
Караклар йөргәч… тайган!
Чикләр
Ничә чиктән тора икән
Үзгәртеп корулары?
Беренче чиктә килделәр
Аракы чиратлары.
Икенче чиген дә күрдек,
Күнегәбез аңарга,
Чиратта айлар торабыз
Хезмәт хакын алырга.
Өченче чиге җиткәндә –
Атларга тәк атларга! –
Бастырырлар микән әллә
Чиратка… зиратларга!
Сорау
Башлы-күзле булу әйбәт.
Кем каршы килер? Белмим.
…Күзле булуына шик юк!
Башлы булырмы? Ләм-мим.
Махмыр
– Тор тизрәк! Эшкә сиңа,
Инде җиденче ярты.
– Беләм, хатын, ләкин миңа
Кирәк икенче… «ярты».
Ханәләр
Каршымда тора зур бина,
Ул – китапханә;
Сулдарак, начар хис итсәң,
Бар хастаханә;
Ә уң якта – даруханә
Һәм кунакханә;
Арттарак, ашыйсың килсә,
Бар зур ашханә.
Бүтән – шыпырт!
Әйтсәм, миңа
Була бит… хана!
Янәшәмдә хатын тора,
Ул – «акылханә».
Хезмәт хакы
Хатын, ачуланма мине,
Вәт, хезмәт хакы айлык:
Эшемә барып җитәрлек
Һәм өемә кайтырлык.
Үз бизмәне
«Тәмәке – агу!» дип, күпме
Табиблар яза, сөйли.
Тәмәкече тарта, чөнки
Озак яшәргә теләми –
«Матур» яшәргә тели!
Чыдармы?
Анда сыра, монда сыра…
Халык белми чамасын,
Чөмерә дә чөмерә ул.
Акчалары чыдар – кәгазь,
Бавырлары чыдасын!
Елмайма!
Елмаюлар сирәгәя,
Тормышлар авыр бара…
Елмаеп кына кара!
Бу салмыштыр, диеп, шундук
Урамда милиционер
Юнәлә сиңа таба.
Тәмле…
Дусларым, гел акча сорап,
Күңелемне тырныйлар.
Ә ник әле алар миңа:
«Мә акча!» – дип тормыйлар?
Торырлар иде «мә!» дип тә,
Дөньясы булмый ямьле:
Кеше акчасына гына
Аракы була тәмле!
Сулыш ачылу
Заводыбыз мичләреннән,
Элек баксаң, гел төтен
Чыгып тора иде җәен,
Көзен, кышын, яз көнен.
Эшләребез көннән-көнгә
Хәзер уңайга таба:
Завод бөлде – акча бетте.
Сулыйбыз тик саф һава!
Буйсындыру
Буйсындыруны өнәмим!
Нигә ул буйсындыру –
Яшәсеннәр ничек кирәк,
Нигә юкка лаф ору?
Эшемдә, ял иткәндә дә
Буйсындырмау ул – алтын.
Муенымнан ашып җитә,
Буйсынса хәләл хатын!
Хурлыйлар…
Урлыйлар да урлыйлар,
Үткәннәрне хурлыйлар.
Мактарлыктыр бу тормыш:
Миллионлап, миллиардлап
Китергәч сезгә уңыш!
Җырчы рәхмәте
Мең рәхмәт фән-техникага,
Бурычлымын аңарга:
Минем чебен тавышымны
Яңгырата залларга!
Мескен машина
Ишегалдында машина
И ялтыраплар тора.
Ә янында яңа байлар
Аны мактап гәп кора.
Мактанчыклар тавышыннан
Мескеннең «колак» тона,
Әйтер иде бер матур сүз,
Капотын ачып кына!..
Салкын
И дусларым, салкын да
Безнең райисполкомда!
Юк, батарейлар кайнар –
Үзләре салкын алар!
Бәя
Китап язучы кайгыра:
– Кая бара бу тормыш?
Бер китап өчен гонорар –
Ике кесә көнбагыш!
Кирәксез һөнәр
Кесә караклары, имеш,
Икеләтә кимегән.
Алар, имеш, бай чакларын
Сагынып, бик тилмерә.
Кайгылары чиктән ашкан:
– Безнең һөнәр нәрсәгә?!
Хезмәт хакы бирелмәгәч,
Керикме буш кесәгә?!
Жәлләү
Елына ничәмә тапкыр
Йөримен мин сайлауга –
Ярлылар депутат булып,
Әверелсен дип байга!
Бабайчылыкны җиңү
Бабайчылык – армиядә,
Тәртип бер булыр микән?
Җиңә алмыйлар гына бит,
Ә җиңү ансат икән:
Тынычланыр ата-ана,
Тынычланыр дуслары,
Булдырсалар армиядә…
Милиция постлары!
Куршавель – күрше авыл
Байлар бара Куршавельга,
Ә мин – күрше авылга.
Куршавельга баручылар
Әллә саймы акылга?
Бездә дә таулар, әй, текә,
Менеп кара үренә.
Күрше тавыгы шулай ул –
Күркә булып күренә.
Бездә дә нарат-чыршы бар,
Әллә инде күрмисез.
Кызлар бездә арзанрак,
Кадерләрен белмисез.
Бездә дә бик рәхәтләнеп
Сулар керә аласыз,
Шампан тулы бассейнга
Нигә кереп туласыз?
Бездә дә саф һава сулап
Була әле асылда…
Байлар китсен Куршавельга,
Ә мин – күрше авылга!
Сыешмау
Түбәтәй кигән бер егет,
Авызында – папирос…
Туктале, энем, ашыкма,
Бу бик зур, мөһим вопрос.
«Современныйланып» йөрмә,
Ташла бу гадәтеңне:
Йә түбәтәеңне кимә,
Йә ташла тәмәкеңне!
Киңәш
Этләр белән йөргәч халык,
Кайчакта куркасың да…
– Тешләвен беләсең килсә,
Баштан бак… хуҗасына!
Бердәмлек
– Көн саен эчеп кайтасың,
Бу инде тагын ни эш?..
– Әй, хатын, мин халкым белән
Бердәм булырга тиеш!
«Дусларыма…»
Дусларыма кирәк чагым –
Күп алар,
Дусларымның кирәк чагы –
Юк алар.
«Демократия…»
Демократия килгәч тә,
Чыктык рәхәткә:
Һәр өйдә – тимер ишек вә
Тимер рәшәткә.
Уңай як
Бәяләр коточкыч үсте.
Яңа тормыш башланды:
Әйбер алсаң, сатучылар
«Рәхмәт!» әйтә башлады.
Зар
Химиклар ник начар эшли? –
Көннән-көн күңел бизә.
Йөз грамм хәмер эчсәм дә,
Хатыным исен сизә.
Яхшы киңәш
Кимчелекләр адәмдә бар –
Хакыйкать шундый менә!
Яртысын – күрмәскә тырыш,
Бер чирегенә – эндәшмә,
Күр бер чиреген генә.
Ансына да бер киңәш:
Елмаеп кына эндәш!
Сырганак
Сырганакларның да бар ди,
Хатыннары, ирләре.
Бергәләп кенә утыртсаң,
Була ди җимешләре.
Күпме йөрдем, дөнья гиздем,
Булганмын бит томана.
Базарда аңлатып бирде
Бер абзый серен миңа:
– Алар, энем, кеше кебек,
Белмисең икән әле.
Ире аның – шома гына,
Хатыны – чәнечкеле!
Итле колбаса
Ирләр ничек көчле булсын? –
Колбаса итсезләнә,
Ә шуның нәтиҗәсендә
Хатыннар… ирсезләнә.
Ирләр көчле булсын дисәң,
Күп кирәкми ләбаса:
Аларга, мескенкәйләргә,
Кирәк итле колбаса!
Ачыклау
Мәхәббәтебезнең бүген
Ауды-китте чуены:
Минем башым яраланды,
Хатынымның – муены.
Кем – баш, кем муен икәнен
Ачыклап булмас бик тиз:
Ул ята икенче катта,
Үзем – җиденче катта…
Менә шундый зур бүлнис!
Трамвайда
Яшьләр урын бирми, диеп
Тел шартлата ник картлач?
Ничек алар урын бирсен?! –
Яшь чагында аналары
Кыйный-кыйный утырткач.
Зур рәхмәт
Бардым күз табибына мин –
Кала яздым дөм сукыр.
Бардым колак табибына –
Чукрак итте, хет акыр.
Зур рәхмәт теш табибына –
Теш диеп, ул телемне
Ярый әле суырмады.
Менә нинди белемле!
Шул табиб аркасында
Сүгә алам барысын да!
Эчкече тормышы
100 граммнан соң – сөйләшә,
200 дән соң – көлә,
300 дән соң – ул җырлый,
400 дән соң – күп белә,
500 дән соң – ул бии,
600 дән – ызгыша,
700 дән – сүгенә,
800 дән – сугыша,
900 дән – ул елый,
Ә 1 литрдан – йоклый.
Үз нормасын ул белә –
Алтмышка җитми… үлә.
Күрше белән очрашу
– Таңнан ук җырлап йөрисең,
Әллә болай эш чыга?
– Әй, дустым, чыктым бит әле
Бүгеннән больничныйга!
Тукталышта килгән уй
Әй, әбекәй, чәчең буя,
Буя иреннәреңне,
Иннек ышкы битләреңә,
Туры тот билләреңне.
Яшь кызлардай бул әле син,
Картлык сиңа тимәсен.
Автобус йөртүче күрсен,
«Пенсионер» димәсен!
Сине күреп, тукталышта
Туктамый автобуслар,
Выжт итеп кенә узалар,
Булса да алар бушлар.
Бәхетлеләр
Тавык тотмыйбыз дип, бер дә
Зарланмый карт-корылар.
Тавык тотсаң, әтәч кирәк! –
Дияләр тавыклылар.
Ә әтәчләр кычкырмыйча
Түзаламы? Кик-ри-күк!
Караклар нәтиҗә ясый:
«Боларның байлыгы күп…»
Шуның өчен тавыгы да
Кирәкми безгә, каз да.
Җаннарыбыз тыныч безнең,
Бәхетләребез – азда!
Юлым уңмады
Бүлнискә еш йөри идем,
Ник язмыш йөри үртәп?!
Табиб юк!..
Йозак элгәннәр –
Депутат булган, мөртәт!
Курку
Дуңгыз гриппы – ул яңа чир,
Ул куркыныч – аңлагыз!
Дуңгызлыкны эшләгәннәр
Куркып тора: «Дуңгызлыкны
Бүтән эшли алмабыз!»
Гаҗәп!
Әллә адәм бара инде
Караңгылыкка?..
Күр, машина хуҗалары
«Тимер малкай» тәрәзләрен
Караңгылата!
Блин!
Бренд, грант, кастинг, шопинг… –
Аңламассың да инде!
Менә урыс сүзе «блин» –
Сары май кебек утыра.
Аңлашыла. Хуш килде.