Loe raamatut: «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», lehekülg 10

Font:

26

Институтка килгәч, минем язмышым бөтенләй уйламаган җирдән икенче якка борылып китте.

Беренче атнада ук кафедрага чакырып алып, миңа укытучылык эше тәкъдим иттеләр. Мин: «Уйламый гына җавап бирә алмыйм, уйлыйм әле», – дидем.

Бер-ике көн үзем уйлагач, бер көнен Мирза абый белән уйлашкач, мин килеп ризалык бирдем. Бер приказ мине тренер-ассистент ясаса, икенче приказ читтән торып укырга күчереп куйды.

Укыта башлау белән, квартирга күчтем. Әлбәттә, күчмәсәм дә була иде. Ләкин тулай торакта, ул шау-шу эчендә тигез режим тоту читенләшә башлады. Гаҗәп, яшь булсам да, миңа тынычлык кирәк иде.

Квартирым институттан ерак түгел – Кабан күле буенда гына, тәрәзәсеннән Мәрҗани мәчете күренеп тора иде. Ишегалды гел татар – биш вакыт намазын калдырмыйча, читек тегеп көн иткән диндар бабайдан алып көнозын күгәрчен очырган егетләргә кадәр яши иде монда. Хуҗаларым яхшы кешеләр туры килде: Үзбәк абый – шофёр, Ярия апа китапханәче булып, унике яшьлек бер генә малайлары бар иде. Миңа, раскладушка куеп йокларга, шул малай яныннан – өч тәрәзәле зур залдан урын бирделәр.

Гадәтемчә, мин вакытында ятам, вакытында торам – биш минут та соң яту йә иртә тору юк иде. Бөтен факультетларга да беренче ике елда физкультура кергәнлектән, минем эшем – иртәдән кичкә кадәр. Буш сәгатьләр килеп чыкса, берәр лекциягә кереп утырам йә булмаса үзлегемнән укый идем.

Квартир хуҗаларын мин беренче көннән үк ошатып яшәп киттем. Өйдә чакны мин утын кертү, су алып кайту кебек эшләрне үзем сорап эшлим. Минем өчен генә ут янмасын дип, иртәнге зарядканы ут алмыйча, тавыш булмасын дип, сикерми-йөгермичә генә ясый идем. Алар да мине бик тиз якын итеп, бер кардәш-якыннарыдай күрә башладылар һәм озак та үтми мине үзләренең күрше кызлары белән таныштырырга ниятләре барлыгын әйттеләр. Любовь Васильевнадан соң кызлар белән танышу бик кызык тоелып, мин шундук танышырга җилкенеп торган бер кешедәй:

– Нинди кыз соң ул? – дип сорадым.

– Нишләп? Бер дә күргәнең юкмыни? – дип, Ярия апа күзен түгәрәкләде.

– Иртән китеп, кич кайткан кеше кайдан күрсен ин- де? – дип, Үзбәк абый хатынына карады. Чәчрәп торган зур күзле, усал йөзле булса да, үзе бик кечелекле, йомшак фигыльле бер кеше иде ул.

– Хәер, Диләраның үзенең дә күренергә бик вакыты юк: аның да беренче генә ел эшләве, – дип, Ярия апа мәсьәләне ачыклый төште.

– Кайда эшли соң ул? – дидем мин.

– Кооперативный техникумда укыта. Мәскәүдән январьда гына укып бетереп кайтты. Чибәр, тәүфыйклы кыз.

– Анысы дөрес, кечкенәдән күз алдыбызда үсте, – диде Үзбәк абый.

– Мәскәүдә үзе укыган институтта ук аспирантурага калырга бик димләп караганнар да, бу калмаган. Әниемне кем карар дип кайтты… Нишләп бер дә күргәнең булмады икән соң синең? Әнә генә бит аларның өе! Син йоклаган зал тәрәзәсеннән күренеп кенә тора, – дип, Ярия апа мине тәрәзә янына алып килде. – Әнә дүрт тәрәзә аларныкы.

Бу шушы ук ишегалдында үзенә аерым бер өй булып, без караган тәрәзәдән, күп булса, бер йөз метр җирдә иде.

– Юк, ул өйдән чыккан бер кызны да күргәнем юк, – дидем мин.

– Ярый, алайса, күрерсең, – диде Ярия апа.

Шул көннән алып мин эшкә киткәндә дә, кайтканда да күрше өй ишегенә борылып карап үтә торган булдым. Тик анда, бер хатын белән бер әбидән башка, керүче дә, чыгучы да юк кебек иде. Ишек төбендә генә ике карт өянке үсеп утырган бу бәләкәй өй – үзендә бер кызны яшереп тоткан серле бер дөнья булып китте. Мәгәр кызы минем күз алдында фәкать Любовь Васильевна төсле булып сурәтләнә иде. Ләкин ул кыз миңа һаман очрамады. Һәм мин аның барлыгын уйламый да башлаган идем инде.

Октябрь бәйрәменә дәртләнеп-ашкынып әзерләнгән чак җитте. Карлы-яңгырлы бер якшәмбе иде. Мин квартирда укып утырам. Шунда мин ачык зал ишегеннән кухня ягына бер кыз килеп кергәнен күрдем – башыннан ук плащ бөркәнгән иде. Кухняда кеше булмагач, зал ишегеннән башын гына сузып, Ярия апаны сорады. Күңелем шундук: «Шул!» – диде.

Мин җавап биреп өлгергәнче, Ярия апа үзе, шуны гына көтеп торган шикелле, эчкәре бүлмәдән килеп чыкты.

– Әйдүк, Диләра! Әйдүк, җаным! – дип, каршына килде. – Син безнең егетебез белән таныш та түгелсеңдер әле? Таныш булыгыз: Сирин исемле. Пединститутта укыта…

Мин урынымнан торып, күрешергә җайлы булсын дип, өстәл башына чыктым. Ләкин аның кул сузар исәбе юк иде. Куе соры күзен бер генә сирпеп карады да:

– Бик зур егетле булгансыз икән, күргәнем бар, – дип, миннән күзен алды.

Аннары алар Ярия апа белән ниндидер бостон отрез турында сүз башлап, эчкәре бүлмәгә кереп киттеләр.

Битенә-кашына бернинди буяу якмаган, алсу түгәрәк йөзле, икегә аерып таралган коңгырт-кара чәчле, ясап куйгандай матур гәүдәле бер кыз иде бу. Күз төшүдән түгел, кызыксынудан, инде укый алмыйча, мин ул кызның кире чыгуын көтеп тора башладым. Ул озак тормады, газетка төрелгән төргәк тотып, килеп тә чыкты. Ярия апа белән Үзбәк абый икәүләшеп озата чыккан иде.

Мин, көтеп торганлыгымны күрсәтмәс өчен, укып утыр- ган булам. Ул:

– Егетегез ялны да белмимени шулай? – дип, миңа тагы күзен сирпеп алды. Уң кашы өскә шуышып менде – гаҗәпләнү гадәте иде булса кирәк.

– Егетебез бик тырыш, алны-ялны белми, – дип, Ярия апа мине мактап алды.

– Эш данные начар түгел икән!

– Минем әйбәт якларым ул гына түгел әле, – дип, мин дә уен сүзне күтәреп алдым. – Мин әле аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, и кызлар белән дә йөрмим.

– Менә монысы мактау түгел инде.

– Нишлисең бит: миңа дигән кыз тумый калган, күрәсең.

– Монастырегыз30 тулы кызлар ич!

– Кызлар күп, тик күңел төшкәне юк.

– Күңелегез бик югарыда йөри икән!

– Әгәр башта ук сезне күргән булсам… Тик сез дә күренә торган түгел.

Уен сүз шуннан ары китмәде: Диләраның йөзенә җитдилеге кайтып, шаяру бетте. Бу инде җил-җилкенчәк түгел, акыл утырткан, яше җиткән бер кыз иде.

– И Ярия апакай гынам! Эшем бик күп, чыгыйм әле, болай да озакладым, – дип, ашыгып плащын бөркәнде.

– Тагы керегез, – дидем мин.

– Чынлап та, бер дә кермисең, ешрак кер әле, Диләра җаным, – диде Ярия апа да.

Диләра, миңа да «сау булыгыз» дип, хушлашып чыгып китте. Без ишек төбенә җыелып баскан килеш озатып калдык.

– Йә, кызыбыз ничек, ошадымы?..

– Артык җитди инде – көлмәде дә, – дидем мин.

– Син тагы бигрәк! Беренче күрүдән үк иһа-һай да миһа-һай килмәс ич инде кыз бала! Үзе укытучы да!.. Төскә-биткә килгән. Холкы әйбәт. Эше әйбәт…

– Рәхмәт, Ярия апа. Рәхмәт таныштыруыгызга, – дидем мин.

Октябрь бәйрәме җитте. Нәкъ җидесендә Үзбәк абыйның да кырык яше тулачак иде. Бу көнгә алар бик күп кеше чакырып, атна буе әзерләнделәр. Мин дә катнашырга тиеш булганлыктан, Мирза абыйларга баруны, алдан мәгълүм итеп, сигезенә калдырдым.

Мин демонстрациядән кайтуга, өйгә бәйрәм яме кереп тулган: кухнядагы зур мич, җылысы белән җаннарны эретеп, казан ашы, таба ашлары исе аңкытып утыра иде. Залның буеннан-буена өстәл сузылып, өсте тулы ризык өстенә кәгазь каплап куелган иде.

– Бәйрәм көнне тума икән ул! Өстәл сорап кермәгән кешем калмады – көчкә таптым, – диде Үзбәк абый.

– Синең карының да ачкандыр инде, – дип, Ярия апа миңа салат салып бирде, гөбәдия куйды. – Бик туеп та китмә, кунаклар килгәч ашый алмассың, – дип кисәтергә онытмады.

– Әле кунаклар килгәнче! – диде Үзбәк абый.

Сәгать биш тулгач, кунаклар килә башлады. Һәркайсысы, котлап, Үзбәк абыйга бүләк тоттыра, Үзбәк абый елмаеп кына рәхмәт әйтеп, алган бүләген кая куярга да белми тора иде. Күп кунак арасында төрлесе бар: шофёры да, колонна начальнигы да; ләкин күбесе интеллигент, хәтта исемле бер җырчы ханым белән баянчысы да килгән иде.

Күршедә генә торгач, иң ахырдан диярлек Диләра керде. Ярия апа аны минем янга утыртты.

Безнең, бер-беребезгә ашкынып тартылмыйча, ипле генә танышып китүебез шуннан башланды.

27

Әз генә кар төшкән, ләкин бик суык бер көн иде. Без Диләра белән үзебезнең ишегалдына икебез бергә диярлек кайтып кердек.

– Исәнмесез, Диләра туташ!.. – дигәч, гаҗәпләнеп, артына әйләнеп карады.

– Хәерле кич, Сирин!

– Хәерле кичләр!.. Менә бер танышкач очраша да башладык. Сезне бу ишегалдында беренче тапкыр күрүем.

– Юкса моңарчы күрми генә үтә идегез шул, – диде ул. – Мин инде «Бу егет йә бик эре, йә кыланчык» дигән бер фикергә килгән идем.

– Рәхмәт, «кыланчык» дигәннәрен ишеткән юк иде әле.

– «Эре» дигәннәрен бар идеме?

– Анысы минем минустыр инде.

– Һәрхәлдә, плюс түгел.

Мин аны ике өянке үсеп утырган ишек төпләренә кадәр озатып куйдым да:

– Хушыгыз, хәерле кичләр телим, – дип китәргә җыендым.

– Вакытыгыз булса, әйдәгез, безгә рәхим итегез. Күреп чыгарсыз, – диде ул. Мин икеләнебрәк калгач: – Чынлап чакырам, әйдәгез, – дип өстәде.

Без аларга кердек. Без керү белән, әнисе Фатыйма апа самавыр куеп җибәрде. Өстәл түренә кайнап торган сап-сары самавыр менеп утыргач, йөрәгемә җылы ямь бөркелде: мин туып үскән ягымлы нигеземә – үз әнием янына кайтып кергәндәй булдым. Фатыйма апа да – самавыр янында утырулары, чөеп яулык бәйләүләре, мине кыстауларына хәтле – үземнең әни сыман булып китте.

Ул, уйларымны белгәндәй:

– Әти-әниең бармы соң синең, улым? – дип сорады.

– Әти юк, әни бар, – дидем мин.

– Хәзер барысының да шулай инде – әтиләре юк. Сугыштан кайтмагандыр инде?

– Юк. Безнең – сугышка хәтле үлде…

– Туганнарың бармы соң?

– Бар. Өчәү: ике абый, бер энекәш.

– Сөбханалла!.. Абыйларын сугышта булмадымыни?

– Булды. Икесе дә булды. Исән кайттылар. Икесе дә таза-сау.

– Бәхетле аналар да бар шул! – дип, Фатыйма апа уфтанып куйды. – Минекеләр дүртәү иде. Берсе дә кайтмады. Өчесе Германда, берсе Япунда һәлак булды…

– Җитте инде, әни, – диде аңа Диләра. – Бер синекеләр генә үлмәгән ич сугышта!..

– Искә алырга да ярамый инде сиңа…

– Аннары тагын «йөрәгем!» дип ятасың.

– Дүрт улым да юкка чыккач, «йөрәгем!» дип әйтми нәрсә дип әйтим соң?..

Ул, шулай дип, инде сүзсез генә табын җыя башлады.

Фатыйма апа сүзләре миңа бик авыр тәэсир итте, һәм мин аз гына утырдым да хушлашып чыгып киттем. Кухнядан үткәндә, Фатыйма апа:

– Шулай ешрак кереп утыр, улым, – дип, боек йөз белән елмаеп озатып калды.

Шул көннән алып без Диләра белән сирәк булса да очраша башладык. Йә кинога барабыз, йә театрга, йә салкын кичтә кар шыгырдатып Кабан буенда йөрибез… Ләкин бу айлы да, айсыз да кичләр ни өчендер җанга тулы рәхәт бирми әле.

Кайсы көннәрне мин, эштән иртәрәк кайтып, кич Диләраларга керәм. Фатыйма апа самавырын куеп җибәрә, эчәсем килсә-килмәсә дә, кыстый-кыстый чәй эчерә. Аннары бәйләвен алып кухня ягына чыгып китә. Без бердәнбер бүлмәдә икебез генә калабыз. Диләра, гадәтенчә, миңа сирәк-мирәк кенә сүз кушып дәресен карый, мин дә укырга берәр китап йә журнал табып алам. Шулай утырабыз. Сөйләшсәк тә, күбрәк мин сөйлим. Диләра аз сүзле. Кайвакыт ул минем белән ачылып кына китеп сөйләшә алмый кебек тоела – монысы минем кулыма суккан сыман иде.

Шулай да без бер-беребезгә ияләшә бардык.

Ахырда мин беренче күргәндә яратырмын дип уйламаганда Диләраны, көннәр узу белән, әкрен-әкрен күңелемә якын итә башладым. Киләчәк көннәрем дә ничектер аның белән бергә булыр төсле күз алдыма килә башлады. Әмма иң гаҗәбе: ул минем кочакка керергә, мин уйлаганча, бер дә атлыгып тормый иде. Бу хәл горурыма тиеп, аны үземә каратасы килүне көчәйтеп җибәрде. Булды, хисләр үзенекен эшләп күрсәтте – яндык! – инде акыл белән дә эшләп карарга кирәктер, дидем.

Берзаман шушы уй минем ялгыз янган хисләремнең барын биләп алды. Ничә ел каты тоткан режимымның кичке ягы бөтенләй чуалып, юлдан чыкты. Төгәл унбердә ятулар бетте. Унбердә яткан чакларымда да мин, элеккечә, тиз генә йоклап китә алмыйм. Чөнки әле бу вакытта Диләра йокламый – ул һәр көн төнге сәгать бергә-икегә кадәр иртәгә укытасы дәресләренә хәзерләнеп утыра. Ә мин, йоклый алмый уйлап ята торгач, караңгы тәрәзә янына басып, аның өстәлендә янган яшькелт утка карап торам. Шулай онытылып, кайчан ятар икән, тәрәзә пәрдәсе кыймылдап, ул да миңа карамас микән дип көтәм. Ләкин күпме вакыт шулай көтсәм дә, Диләраның бер тапкыр да минем якка пәрдәсен күтәреп караганы булмады.

Һәм шундый, йоклый алмыйча пыялага маңгаем терәп, Диләраның яшькелт утына текәлеп торган төннәрнең берендә мин үз-үземә урын таба алмыйча йөрүемнең сәбәбен аңладым: мин бер ярдан тибеп йөзеп киткән, икенче ярга килеп тотынмаган икән әле. Ун яшемдә беренче кабат, йөрәгем җитеп, Агыйделне йөзеп чыгуым исемә төште…

Инде шактый агып, шактый эчкә кергәч, каршы якның һаман якынаймавыннан куркып, артыма әйләнеп карадым. Инде ул яр да ерак калган иде. Димәк, борылу юк. Тип-тигез комлыкка барып чыккач, гел колач салып йөзүдән башым әйләнеп китеп, мин бик озак мамыктай йомшак, рәхәт, җылы ком өстендә яттым. Баш очымда акчарлаклар очып йөри… Ул ел сугыш чыккан ел булып, сугышка китәргә пароход көтеп яткан абыйлар, озата килгән апалар, йә көймә, йә паром белән аръякка чыгып йөргәнлектән, кайнар ком өстенә күкәй салган акчарлакларның да, ояларына төшә алмыйча, елап-чыелдап йөргән чаклары иде. Мәгәр мин Агыйделне йөзеп чыктым!..

Шул елны безнең малайлык та мәңгегә теге ярда калды.

Хәзер дә кирегә кайту булмаячак. Любовь Васильев- на – Агыйделнең мин йөзеп киткән яры. Мин хәзер икенче ярга таба йөзәм. Ул яр якынмы, еракмы – белмим. Тик шуны беләм: инде артка юл юк…

Февраль ахыры иде. Кичтән Диләра миңа үзе:

– Иртәгә төп-төгәл сәгать алтыда безгә кер, бер җиргә барабыз, – диде. «Кая?» дип сорагач: – Баргач үзең күрерсең, – дип, беренче кабат чәчемнән сыйпап алды.

Икенче көнне минем нәкъ шул сәгатьтә тренировкам бар иде – аны күчердем. Ашыгып квартирама кайттым. Өстемне тиз-тиз алмаштырып, Диләраларга кердем. Ул, гадәтенчә, мин керүгә киенеп, без ул әйткән «бер җиргә» киттек.

Кабан өстеннән Куйбышев мәйданына чыктык. Аннан «собачка» белән өскә күтәрелеп, «Гоголь» гә борылдык. Бераз баргач, ике катлы таш йортның ишек төбенә туктадык. Икенче каттан җиңел адымнар белән кемдер йөгереп төшеп, безгә ишек ачты. Бу җитеп килгән, озын буйлы чибәр генә бер кыз иде. Ул елмаеп күреште дә Диләра белән русча сөйләшеп китте. Өйгә кергәч, безне бик таза буйлы бер апа, кычкырып көлеп, кочакларын җәеп каршы алды. Диләраны кочаклап үпкәч, үз итеп миңа кул бирде.

– Кечкенә Диләраның бик зур апасы менә мин булам инде, – диде ул. – «Гөлсем апа» диярсез.

Ул минем белән шундый ачылып сөйләшә башлады ки, әйтерсең лә без аның белән күптән күрешми торган якын кардәшләр идек. Диләра да, үз өендә һич булмаганча, иркенәеп, ачылып китте. Аларның сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек иде. Мин аңладым: бу Гөлсем апа дигәннәре Диләраның моңарчы миңа әйтмәгән, ләкин бик нык яраткан өлкән апасы, киңәшчесе булып, мине ул тәгаен шуңа күрсәтергә алып килгән иде.

Шулай булып чыкты да.

Кире кайтканда без Казанның инде караеп яткан тротуарларын, кеше күп урамнарын үтеп, иркен Кабан өстенә чыккач, күңел күтәрелеп китеп, бераз уйнап, кар атышып алдык. Диләра яшь-җилкенчәк түгел – нәкъ минем белән бер елгы булып, быел ул да егерме бишен тутырырга тиеш иде. Яшеннән дә бигрәк, холкы басынкы булганлыктан, минем белән моңарчы болай уйнап көлгәне юк иде. Бәлки, шуңадыр, кайсы вакыт минем: «Ул мине яратмый яки кемнедер оныта алмый», – дип уйлап куйганым да бар иде.

Шуңа күрә бүгенге уенчаклыгы бик тә хуш килеп, күңелем Кабан күле өстедәй киңәеп китте. Мин барган җирдән Диләраны күтәреп алдым. Ул очкалактай җиңел иде, – көчемне чамалап бетермәү сәбәпле, туптай күккә чөелеп китәр төсле тоелды. Ул, үзе дә сизмәстән, куркып, ахры, муенымнан кочаклады. Ләкин шундук җибәрде. Мин аны бала кебек итеп күкрәгемә кыстым.

– Җавап бир: мине Гөлсем апаңа күрсәтергә алып бардыңмы?..

– Барсам ни әйтерсең?

– Рәхмәт кенә әйтәм. Гөлсем апа миңа бик ошады.

– Син дә ошагансың… «Бик» дип әйтмим әйтүен, йә борыныңны чөя башларсың… Йә, җибәр…

– Мин сине гел шушылай күтәреп кенә йөртермен. Төшәм дип ялынсаң да төшермәс идем…

– Ялынып әйтәм, төшер. Миңа уңайсыз. Кешеләр дә үтеп йөри…

– Диләра… – дип пышылдап, күзләренә карадым. – Диләра, чык миңа кияүгә!..

– Кая, җибәр әле, – диде ул. Тавышы бик җитди иде.

Мин аны җиргә төшердем. Ул бик нык уйга калды. Тик бик озак сүзсез барганнан соң гына:

– Бәлки, ашыкмаскадыр, Сирин. Болай гына хәл ителә торган эш түгел ич… Син дә уйла, – диде.

– Мин уйлаган инде, Диләра. Андый сүзне уйламыйча әйтәләр димени?..

– Бик кинәт ич!.. Бер дә көтмәгәндә. Сабыр ит инде – мин дә уйлыйм… – диде ул, карлы перчаткасын битемә тидереп алды.

Шуннан соң ул байтак гомер миннән качып, өенә дә соң гына кайтып йөрде. Ничә керсәм дә, башым иеп чыгып киткәнлегемне күргәч, Фатыйма апа түзмәде, берсендә, юатып:

– Ул тикле борчылма син, улым. Кыз бала күңелендә ниләр генә булмас. Мин аңа әйтермен, – дигән булды.

Мин тоеп йөрим: ул безнең яратышуны хуп күрә, хәтта үзенчә янып, безнең тизрәк кавышуыбызны тели иде.

28

Март башында Любовь Васильевнадан бер хат килде. Ул үзенең кияүгә чыгуын әйтеп язган иде. Киявен ул инде балалары җитеп, үзләре дөнья көткән, тыныч-сабыр фигыльле бер тол ир, отставкадагы полковник, дигән. Әлегә бик хөрмәт итеп кенә тора, дигән. Башка хат язмавымны үтенгән иде. Гәрчә мин аңа күптән хат язганым да юк иде.

Әмма бу хәбәр бәгыремне бал кортыдай чагып алды. Мин шуннан соң ничә көннәр, беркемне дә күрәсем килмичә, башымны кая куярга да белми йөрдем. Япан җирдәй бушлык, ялгызлыктан, моңа тикле һич атлыгып тормаган киноларга кереп, котылырга итеп карадым. Ләкин котыла алмадым. Киносында бераз онытылып киткән булсам да, чыгу белән мин тагы Казан уртасында берүзем ялгыз кала идем.

Диләраларга да кермәдем: кәефең юк көе, үзе дә миннән качып йөргән кешенең ник кәефен бозарга!.. Хәер, керәсем дә килми иде.

Күңелем шулай дөньясында ямь тапмыйча, бәргәләнеп йөргән көннәрнең берендә, кич белән соң гына үзебезнең ишегалдына кайтып кергәч, каршыма килүче Диләраны очраттым.

– Әллә нигә башым түнеп китте дә менә һавага чыктым әле, – диде ул. – Әйдә, вакытың булса, Кабан буеннан бер урап килик…

Сизәм: мине көтеп торган.

Без мәчет тыкрыгыннан Кабан буена төштек. Айлы кич иде. Кабан өсте чип-чиста кар, якты ай яктысында күз кыскандай җемелдәп, зәңгәрләнеп ята иде. Күзем Болакка таба кистереп чыккан сукмак өстенә төшкәч, күңелем кинәт шушындый сукмакларым калган Уфа якларына китеп барды. Күзем дә, уем да алмашынды… Арырак, әз генә биек булып, утлары сибелеп янган бу шәһәр Казан түгел, Уфадыр төсле тоела башлады. Бу – янымда басып торган кыз да Диләра түгел, Любовь Васильевна икән дип хыял итеп, онытылып киткәнмен…

– Бу арада сезгә нидер булды, Сирин. Сез бик нык үзгәрдегез… – дип, Диләра мине Казан ярына кайтарды.

Әйе, каршымдагы бу шәһәр – Уфа, янымдагы бу кыз Любовь Васильевна түгел иде.

Мин, кинәт телем бәйләнгәндәй, ни әйтергә, әйтсәм нидән башларга белмичә, тын гына атлый бирдем.

– Инде минем белән сөйләшәсегез дә килмимени? Алайса, мин хәзер үк кайтып китәм, – диде Диләра. – И шуның белән… ике арада бернәрсә дә булмады дип уйлагыз… – дип, беләген кулымнан суырып ала башлады.

«Йә бүген сөйлим, йә беркайчан да сөйләмәячәкмен» дидем мин.

– Тукта, Диләра!.. Син ялгыш уйлыйсың… – дип, мин аны ныграк култыклап алдым. – Бу көннәрне мин чынлап та үземне үзем кая куярга да белми йөрдем. Әле дә шундый хәлдәмен. Тик аңла, сиңа булган карашымның чак кына да үзгәргәне юк… Димәк, әгәр мин сиңа беркөн «Миңа кияүгә чык» дип әйткәнмен икән, мин әле һаман да синнән җавап көтәм. Ләкин… мин бер нәрсәне сөйләмичә, җавап бирергә ашыкма. Мин аны, синнән җавап алганчы, сөйләргә тиеш… Соңыннан соң булачак! Тыңлыйсыңмы, сөйлим…

Диләра хәзер сулыш та алмый кебек иде.

– Сөйлим, алайса… – дидем мин. Капыл минем дә тыным беткәндәй булды… – Диләра, мин бит егет килеш бер хатынны сөйгән идем…

Һәм мин Любовь Васильевна белән танышканнан алып соңгы хаты килгән көнгә кадәр ни булганнарын сөйли башладым…

Мин мавыгып киткәнмен, ахры. Бервакыт Диләра бөтен гәүдәсе белән калтырап дерелди башлады. «Өшисең бит!..» дип, салкын аркасын күкрәгемә кысып, кочагыма алдым. Ләкин ул әллә каян килгән көч белән кочагымнан тартылып чыкты да өенә йөгерде.

Мин җәрәхәттәй ачылган хатирәләрем эчендә бер ялгызым Кабан читендә басып калдым.

…Ә бер атнадан Диләра миңа кияүгә чыгарга ризалыгын бирде. Шул ук көнне мин кич белән, яңа алган «люкс» костюмнарымны киеп, Фатыйма ападан Диләраны сорарга кердем. Ул, сөенеп-шатланып:

– Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз, миннән фатиха шул сезгә, – дип, безгә фатихасын бирде.

Без Диләраның туган көне – апрельнең унбишендә язылышып, туйны Беренче майда ясарга сөйләшеп куйдык.

Иртәгә загска барасы кич иде. Мин кереп, Фатыйма апа кухнясына чыгып китү белән, бертөрле очынып, Диләра янына килдем.

– Менә ялгыз йөрәкләрнең соңгы ялгыз көне дә үтте!.. Иртәгә инде алар кавышачак!..

Җитди холкын белгәнгә күрә, шашкын хисләр көтмәсәм дә, елмаеп булса да берәр татлы сүз әйтер дип уйлыйм. Ләкин ул бик уйчан бер йөз белән:

– Әллә язылышуны башка вакытка чигереп торабызмы соң, Сирин? – диде. – Бик ашыгып эш итәбез түгелме?..

Мин аягым таеп киткәндәй булдым.

– Әллә минем турыда берәр начар сүз ишеттеңме? – дидем мин, аптырагач.

– Юк, синең турыда әйбәттән башка бер сүз ишеткәнем юк минем. Аннары – кемнән ишетим!..

– Шулай булгач?

– Белмим… Бик куркам мин…

– Нәрсәдән?

Ул икеләнеп торды:

– Син мине Любовь Васильевнаны яраткан кебек ярата алмассың дип куркам…

– Диләра!.. – дидем мин, ачынып. – Мин бит аны сиңа исемен искә төшереп торыр өчен сөйләмәгән идем!..

– Гафу ит… – диде ул.

– Аннары, ярату дигәннән, мин аны хәзер киләчәк өчен ничек кенә исбат итим икән соң инде? «Яратырмын! Яратырмын!» дип мең кабат әйтсәм ышанырсыңмы?

– Юк, алай әйтүең кирәкми, Сирин.

– Ә син үзең мине яратырсыңмы соң гомер буе? – дип, елмаеп күзенә карадым.

Ул моңсу гына:

– Белмим… – диде.

– Алай булгач, нигә миннән сорыйсың?

– Белмим… – диде ул тагы. – Башым катты инде… Бәлки, мин яратуның ни икәнен белмимдер…

Мин, котым алынып, минут эчендә әллә ниләр уйлап, баскан җиремдә катып калдым. Тик күпмедер торгач кына, телем кайтып, җайлы гына сүз башладым:

– Өйләнү ул, Диләра, уйсыз кешеләр өчен генә җиңелдер. Менә без моңарчы, икебез ике елга булып, үзебезчә генә агып яшәдек. Ә моннан соң инде, өйләнешкәч, Агыйделнең Камага килеп кушылганы төсле, икебез бергә бер елга булып агып китәргә тиеш булабыз. Алар да бит башта, кушыла алмыйча, ярты елга иңенә үз төсләре белән агалар. Соңыннан инде берсен берсе менә шушылай кочакка алып, күкрәкләрен күкрәккә кысышып, мәңге бергә агып китәләр… – Мин аны йомшак кына итеп күкрәгемә кыстым. – Йә, әйт инде берәр сүз!..

– Белмим… Белмим… – диде ул.

Ул минем кочагымда түзеп кенә торган сыман иде. Бу җайсызлыктан йөрәгемә салкын әрнү йөгереп үтте. Шунда инде оныттым дигән Любовь Васильевна күңел җәрәхәтемне тагын телеп җибәрде.

Әкрен-әкрен Диләраның йөзенә елмаю әсәре чыгып, күңеле ярына төшкәндәй булды.

– Бар инде, кайт, Сирин, – диде ул ягымлы тавыш белән. – Миңа тынычланырга кирәк. Иртәгә минем иртәдән дәресем дә бар…

– Иртәгә мин сине кайда көтим соң: өйдәме, загс янындамы? Өйдән бергә чыгып китсәк, күңеллерәк булыр иде булуын.

– Яхшы, алайса. Мин бер дәрестән сорап китәрмен. Мине бездә көт.

– Сөйләштек, – дидем мин.

– Хуш, тыныч йокы!..

Ләкин кайда инде ул тыныч йокылар!

Мин төн буе йоклый алмадым. Бер минут эчендә язмышны йә кушып, йә кисеп ташларга мөмкин булган хәлне уйлап, әллә кайларга киттем. Чыннан да, әгәр иртәгә тору белән барысын да кисеп өзсәм?! Диләра нишләр иде икән? Аһ итәр иде микән?.. Аннары мин «Әллә яратмыйча гына чыга инде ул миңа?» дигән уйдан котыла алмый интектем…

Иртәгесе, Диләраның туган көне, кояшы белән туды. Ләкин көне салкын, болыт китерәсен хәбәр итеп, куе-тыгыз җил исә иде.

Мин иртә белән Диләраны котлап, техникумына озатып җибәрдем. Минем бүген беренче эшем – карават сатып алып кайту иде. Ун тулу белән, универмагка киттем. Ике йөз егерме сумга ике кешелек панцирьлы карават алып, ун сумга машина яллап, Диләраларга кайтарып куйдым. Без аларда яши башларга тиеш идек. Аннары мине Фатыйма апа кибеткә җибәрде. Ул, кызының туган көненнән бигрәк, безнең кушылу көне хөрмәтенә таңнан торып пешеренә башлаган иде.

Диләра сәгать бердә генә кайтты.

– Дәресеңнән сорап китә алмадыңмыни? – диде Фатыйма апа.

– Мин бер генә дәрес укыттым.

– Шул гомер кайда йөрдең соң?

– Урамда йөрдем…

– Әстәгъфирулла! Бу көнне!

– Ялгыз чагым белән хушлашып йөрдем… – диде Диләра.

Сәгать ике тулгач, без сөйләшми генә загска киттек. Иртән туңдырып, хәзер бераз эреткәнлектән, тротуар өсте парланып кибеп ята иде. Татарстан урамына чыккач, Диләра мине сул ягымнан килеп култыклап алды.

Загс бюросы ялгыз тәрәзәсеннән генә якты төшкән, көндез дә утсыз утырып булмый торган бер кечкенә бүлмәдә иде. Бездән алдагы кеше, кемедер үлгән булып, шуны күмәргә кәгазь яздырып алды. Чөнки туганы да, үлгәне дә, өйләнгәне-аерылганы да бер чират белән шушы бүлмәдән үтә икән. Менә безгә дә, урын бушагач кара-каршы утыртып, секретарьмы-кемме ханым таныклык язып бирде.

Шулай итеп, биш-ун минут эчендә ике язмыш бер кәгазьгә теркәп тә куелды.

Аннары без бу «баз» дан тышка – күзләрне чагылдырып җибәргән якты язга чыктык. Чыгып бер-ике адым китү белән, безнең каршыга чәчәкләр тотып, йөзе нурлар чәчкән Гөлсем апа килеп басты.

– Язылдыгызмы?.. Котлыйм, бәгырьләрем!.. Тазалык, бәхетләр белән гомер итегез!.. – дип, башта Диләраны, аннары мине кочаклап үпте. – Тукта, тукта, загстанмы сез, түгелме: сөмсерләрегез коелган… – диде ул, көлеп.

– Яктыга күз ияләшми тора әле, – дидем мин.

30.Пединститутның тулай торагы элекке монастырь бинасына урнашканлыктан, аны «монастырь» дип кенә йөртәләр иде.