Loe raamatut: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», lehekülg 18

Font:
4

Габдулла Җаекка берьюлы гына китә алмады. Бәдри абзыйның, Казанга барып, үзенең алыш-бирешләреннән тыш, Җаектан килгән кешеләрне сорашып табасы, таба алмаса, алырга кеше җибәрүен сорап, Габдулланың җизнәсенә хат язасы бар иде. Кырлайдан кайткач, ике генә көн торды да Бәдри абзый, Казанга китеп барды.

Анда ул айга якын торды.

Ул арада Габдулла яңа урынга тәмам ияләшеп китте. Гайшә апа белән балалар да аңа бик тиз ияләштеләр. Башта кечкенә гәүдәле күренгән гади генә малай алар күзендә бик тиз үсеп китте. Бәдри абзыйның Казаннан озак кайтмый йөрүе белән борчылып, Гайшә апа кайчагында сукрана башлый, ирләрне битәрләргә тотына иде. Менә шунда Габдулла нахак битәрләүгә каршы ирләрнең хезмәтләрен яклап чыга да үзенең сүзләрен «Фәвакиһел-җөләса» дәге тапкыр сүзләр белән беркетә, һәм Гайшә апаның каршы әйтер сүзе калмый, бәхәс ирләр файдасына хәл ителә иде. Дөрес, Гайшә апа башта үзенең җиңелүенә риза булмый тыпырчынып карады. Ләкин тора-бара ул Габдуллага юл куймый булдыра алмады, хәтта аның акылына соклана башлады. Шуңа күрә күп вакыт мондый бәхәсләр кышның озын кичләрендә җиделе лампа тирәсендә кич утыру һәм кычкырып «Таһир-Зөһрә» яки «Бүз егет» уку белән тәмамлана торган булды.

Шундый кичләр тыңлаучылар күңелендә ниндидер билгесез моң, нәрсәнедер сагыну булып сызылып кала торган иде. Ниндидер «Ямән» яки «Димәшкъ» илләрендә «Шаттелгарәп» дигән сулар буенда гизгән җан Таһир белән аның сөйгәне җан Зөһрәнең язмышы Гайшә апага ни өчендер узган яшьлеген, кыз чакларын исенә төшерә. Габдулланың күз алдына еракларда гизеп йөрүче Фазыл белән Кырлайда калган Гөләнвәрне китереп бастыра иде дә йөрәкне чеметтереп ала, тамакны кытыклый, күзне яшь белән томалый иде.

5

Беркөнне: «Бәдри кайтмадымы әле?» – дип, авылның бай һәм куштан кешесе Ситдикъ агай боларга килеп керде һәм сәлам бирде. Аның кызарган күзләреннән һәм телләре шактый көрмәләнүеннән Габдулла килүченең кызмача икәнен белеп алды һәм сәламне кайтармады.

– Йә, нихәл, мәхзүм! – дип, ул Габдулланың янына ук килде һәм, күрешергә дип, ике кулын сузды.

Габдулла кулларын бирмәде.

– Карале, син нигә минем сәламемне алмыйсың? Күрешмисең дә, ә? – дип, гаҗәпсенү катыш гарьләнеп сорады Ситдикъ бай. Аның йөзләренә тимгел-тимгел булып кызыл таплар чыкты. Ул авылда үзенә карата мондый сансызлыкка өйрәнмәгән, күрәсең…

Мич ягыннан Гайшә апа дәште:

– Габдулла, күреш, улым, шәкерт кешегә алай килешми, олы кешене сансызлау була бит ул. Китап нәрсә әйтә?

Габдулла җавап белән көттермәде, ярды да салды:

– Апа, китап менә нәрсә әйтә:

 
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә, һәм син алма.
Кулыңны аңа сузма,
Алла дигел бәдәвам.
 

Өйне кинәт сәер генә тынлык басты. Гайшә апа ни әйтергә белми аптырап калды. Камалетдин белән Кәшифә, гаҗәпсенеп, бер Габдуллага, бер Ситдикъка карадылар. Ситдикъ, үзе дә аптырап, Габдуллага карап катты. Аның йөзендәге кызыл тимгелләр берәм-берәм җуела башлады. Ниһаять, авызлары киң булып ерылып китте.

– Маладис! Укымышлы малай икән син, китап сүзен бик яхшы беләсең икән. Мә сиңа биш тиен, минем кибеткә кереп прәннек алырсың, – диде ул һәм, тимер бикле күн янчыгын актарып, Габдуллага зур гына бакыр тоттырды.

Габдулланың бу тапкырлыгы, өстәвенә нинди генә китапны тотса да, аны су эчкән кебек укып бирә белүе турындагы хәбәр авылга да җәелде. «Укымышлы малай» ны күреп кенә чыгар өчен, күрше-күлән, кыз-кыркын әллә никадәр сылтау таптылар.

Габдулла, урамда «әште-пеште» уйнап йөрүләрне ташлап, Камалетдин белән мәдрәсәгә йөри башлады.

Мәдрәсәдә олырак шәкертләрдән кунып уку таләп ителгәнгә, Габдуллага да бу шартны үтәргә туры килде. Әмма бу мәктәпнең мулласы гыйлемне шәкертләргә фәкать чыбык белән генә сеңдереп була, чыбык ашамый калган гыйлем гыйлемгә саналмый дип уйлый торган кеше булып чыкты. Габдуллага, аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына тотып кыйнавын күреп, «Миңа кайчан килеп җитә инде бу чыбык?» дип калтыранып торырга туры килде. Чыбыктан Габдулланы мәхзүмлеге һәм укымышлылыгы бераз саклады.

Ниһаять, Бәдри абзый кайтып керде. Ул Габдуллага, аның җизнәсе тапшыруы буенча булса кирәк, яңа бишмәт, яңа киез итек, яңа бүрек алып кайткан икән. Габдуллага бу сөенеч өстенә сөенеч булды. Ул яңа киемнәрне киеп алды, аннан соң сүсләре чыгып торган иске тәвәккәл бүрегенә карап торды-торды да «Фәвакиһел-җөләса» дан отып алган җырын җырлады:

 
Кара урман артында
Карлыгач булыр кагынган;
Очкылык тотса, тот исеңдә:
Мин булырмын сине сагынган.
 

Өй эчендәгеләрнең кайсы көлешеп, кайсы елмаеп куйды. «Бүрек белән аерылышу» моның белән генә бетмәде. «Бервакыт кайтып карармын әле», – дип, Габдулла бүрекне чормага алып менде дә бер урынга яшереп куйды. Ничә әйтсәң дә, бу бүрек аның ике ярым еллык Кырлай тормышының истәлеге иде бит!

Икенче көнне чәй янында Бәдри абзыйның исенә төште:

– Әй, онытканмын, – диде ул. – Кайтып килгәндә, Әтнә юлында синең әтиеңне очраттым бит. Кырлайдагы. Бик сагынып сәлам әйтте үзеңә.

Габдулланың күз алдына Сәгъди абзый килеп басты. Кинәт аның Кырлайга кайтасы, әтисен бик-бик күрәсе килеп китте.

Аннан Бәдри абзый Кырлай хәлләрен сөйләп алды.

– Син беләсеңме, – диде ул, хатынына карап. – Иябашның Әсәт байны әйтәм. Шуның улы Галимҗан Кырлайның бер кызын ярәшкән. Туй булып, егет кыз куенына керер кичне кыз кинәт юк булган. Эзләгәннәр, эзләгәннәр үзен, тапмаганнар. Аннан соң аның качып китүе беленгән. Кая качкан, аны кем качырышкан, мәгълүм түгел…

Габдулла «дөрт!» итеп китте.

– Гөләнвәр апамы? – дип сорамый булдыра алмады ул.

– Исемен тәгаен белмим, – диде Бәдри абзый. – Ул кызның вәгъдәләшкән башка егете булган диме? Бөтен авылның телендә шул икән. Бәетен дә чыгарып өлгергәннәр…

Кырлай кызы Гөләнвәрнең искиткеч кыюлыгын сөйли торган бу хәбәр үзенең яңалыгы һәм кызыклыгы белән Габдулланы шаккатырды.

Чана юлы төшүгә ышаныч тәмам ныгып җиткәч, Бәдри абзый атны кунак чанасына җикте.

Габдулланы баштанаяк киендереп чыгардылар да чанага берничә катлап җәелгән иске юрганнар өстенә утырттылар һәм башыннан ук олылар толыбы белән бөркәделәр. Аннан соң аның янына Бәдри абзый менеп утырды, һәм табаннары әле шомарып җитмәгән чана кар өстеннән акрын гына шыгырдап кузгалып китте…

6

Ике урында ат ашатып, Чыпчыкта кунып, Бәдри абзый белән Габдулла, төгәл бер тәүлек дигәндә, Казанга килеп җиттеләр. Арча кырының беренче йортлары, Балык бистәсе, ниһаять, Печән базары чаты беренче тапкыр Казанга килүнең инде онытылып бара торган истәлекләрен яңартып җибәрделәр. Шул ук юл, шул ук йортлар һәм кешеләр. Ләкин гаҗәп: юл кысанрак, өйләр тәбәнәгрәк, кешеләр якынрак шикелле… Габдулла хәзер элекке килүендәге сыман кешеләргә исе китеп карамый, киресенчә, алар – аның өчен гади, күптәнге танышлар.

Бәдри абзый, Җаектан килүчеләр юкмы дип карап чыгар өчен, атны Мохтар дворы янына туктатты һәм үзе, чанадан төшеп, йортка кереп китте. Габдулла урамны һәм кешеләрне күзәтергә кереште.

– Габдулла, балакаем! Син түгелме соң бу? Әле син дөньяда бармыни? – дигән тавыш Габдулланы үз ягына борылырга мәҗбүр итте.

Габдулла алдында бөкресе шактый чыккан, сакал-мыегы агарып бетә язган бер карт басып тора иде. Габдулла әйләнеп карау белән, ул, кулларын сузып, аның белән күреште һәм шунда ук күзләренә килгән яшьне җиңе белән сөртеп алды.

Габдулла көчкә таныды. Бу аның Яңа бистәдәге әтисе Мөхәммәтвәли бит. Ләкин ул шулкадәр бөкрәйгән, күз төпләре җыерылган, сакалын һәм мыегын танымаслык рәвештә чал баскан. Бер үзгәрсә үзгәрә икән кеше! Үзе килеп дәшмәсә, Габдулла аны ничек таныр иде?

– Анаң сине кичә генә төшендә күргән иде әле, өнендә күрергә булган икән! Кая, кем белән килдең син, әйдә, безгә кайтабыз, – диде Мөхәммәтвәли абзый.

Габдулланың да бу очрашудан күңеле шактый йомшады, әмма ул, үзенең инде «зур үскәнен» истә тотып, сынатмас өчен, күз яше чыгармаска тырышты.

Ул арада капкадан Бәдри абзый килеп чыкты. Танышу кыска булды. Бәдри абзый Габдулланың Казанда Яңа бистәдә кемдәдер яшәвен ишетеп белә иде. Мөхәммәтвәли абзыйның Габдулланы үзенә чакыруын ишеткәч, аннан соң картның өе күз күреме җирдә күренеп торуын белгәч, ул:

– Җаектан килеп җитүче юк әле, вакыт бар, Габдулланың теләге булса, барсын, мин каршы килмим, – диде.

Мөхәммәтвәли абзый аның үзен дә алып кайтырга теләгән иде, ләкин ул: «Бүген эшем бик күп, малайны кунак иткәч, үзегез килерсез, мин төшә торган номер әнә, шуннан табарсыз мине!» – дип, якын гына ике катлы таш йортны күрсәтте һәм, атын борып, шунда таба китеп барды.

Мөхәммәтвәли абзый, Габдулланы җитәкләп, Иске бистә ягына алып чыкты һәм, «без менә шунда торабыз инде» дип, агач капкалы бер йортка алып кереп китте. Габдулла өчен Мөхәммәтвәли абзыйны Яңа бистә фатирында күрү генә табигый булганга, аны бу Иске бистә йортында яшәүче итеп күрү бик сәер иде. Алар йортның түрендәге озын гына бер катлы иске өйнең бик күп ишекләреннән берсенә керделәр.

– Бибигазизә, карале, мин кемне алып кайттым сиңа? – дип, керү белән үк горурлану катыш мактанып алды Мөхәммәтвәли абзый.

7

Газизә апа, Габдулланы күргәннән һәм танып алганнан соң да, бераз сүз әйтә алмый торды. Аннан, исенә килеп, Габдуллага ташланды һәм аны ашыгып-ашыгып чишендерергә тотынды. Ләкин чишендереп бетәр-бетмәс, ул, урындыкка утырып, Габдулланы үзенә тартып китерде дә аның туңган кулларын үзенең җылы куллары эченә алды, аның салкын яңакларына алмаш-тилмәш үзенең җылы яңаклары белән терәлде, аны тизрәк җылытырга тырышты. Шул ук вакыт яшь аркылы сынык тавышы белән иренә сораулар бирде:

– Кайда очраштыгыз? Ничек кенә булды соң бу? Ничек аймылыш булмадыгыз? – Ул, иренең җавабын тыңлап бетерер-бетермәс, Габдуллага дәште: – Зур үскәнсең, матурайгансың, ябыклыгың гына һаман шул. Авырмадыңмы? Какмадылармы? Күзләрең яңадан авыртмадымы?

Ул үзенең яшьләнгән зур соры күзләре белән Габдуллага карады. Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы, әнисе энә очы хәтле генә дә картаймаган, киресенчә, әллә ничек тазарып, яшәребрәк киткән.

– Йә хатын, сөйләшеп өлгерербез, син самавыр куя тор, мин, хәрчәүниккә кереп, аш алып чыгыйм, – диде Вәли абзый.

– Мавыгып киттем ләбаса, – дип сикереп торды Газизә апа. – Тансык кунагыбыз юл килгән, ачыккандыр, алҗыгандыр…

Ул, ашны суытмый гына төреп алып чыгарга кушып, иренә ашъяулык бирде һәм аны ашыктырып чыгарып җибәрде. Үзе җәһәт кенә самавыр куярга тотынды.

Габдулла бүлмәгә күз төшереп алды. Зурлыгы белән бусы иске фатирдан әллә ни аерылмый, әмма тегесе озынчарак, бусы дүрткел иде. Теге өйдән күчеп килгән иске җиһаз – мендәрләрдән алып верстакка кадәр – Габдулланың күңелендә әллә никадәр истәлекләр уятты…

Самавыр куйган арада, Газизә апа Габдулладан бик күп нәрсәләр сорашты һәм үзе Габдулланың сорауларына җавап бирде:

– Бу өйгәме? Узган җәй генә күчтек. Күчмичә туры килмәде. Ник дисәң, өй белән базар арасы бик ерак иде бит. Әтиең картайды. Аяклары авырта. Кәсепләр начарайды. Сәхәбиме? Авылларына китте. Җәгъфәр абзыең исән әле. Сәүдә итә. Чтапан карт үлде, бичара, бик әйбәт кеше иде югыйсә. Аннушкасы җиткән кыз булып килә инде. Бик чибәр, бик уңган. Фатиха да буйга бик матур булып үсеп китте, күрсәң исең китәр. Бик бетеренделәр, шунсы гына. Әтиләре бик озак төрмәдә утырып кайтты бит. Сәхип солдатны әйтәм. Теге Гөргери белән бер булып, патша төшерергә йөргән, имеш. Гөргерине яңадан, тотып алып, әллә кая, бик ерак, Боз диңгезе ягына озатканнар, имеш, дип сөйләделәр. Ходай күрсәтмәсен, берүк. Нигъмәтҗан абзыең кайтмады. Берәүләр, үлгән икән, икенчеләре, төрмәгә утыртканнар икән дип сөйлиләр, кем белә. Аның улы Әптелбәр Сәгыйтовларда ат караучы булып эшли икән. Урамда ат өстендә китеп барганын безнең кәләвәче Хәйрулла күргән, дәшәргә генә өлгермәгән. Сеңлесен күргән-ишеткән кеше юк, исәндерме, юкмы. Аннан тагын нәрсә? Садыйк бай, янган йортларына зур страховой алып, заводын яңадан зурайтып эшләп җибәрде, күрсәң исең китәр. Шәмсия карчыкның малае өйләнеп, башка чыкты. Әй, син аларны белмисең бит әле… Менә шул…

Төрелгән табак күтәреп, Мөхәммәтвәли абзый кайтып керде. Өстәлгә утырыштылар. Хәрчәүнәдән кергән пилмәнне Габдулла бик яратып ашады. Аннан соң өстәлгә шаулап торган самавыр килеп утырды. Пыяла савыт эчендә бал белән катыштырылган май куелды. Чәй чын бәйрәм мәҗлесе төсен алды.

Яңадан сорашулар китте. Габдулла үзенең Өчиледә, Кырлайда һәм Кушлавычта күргәннәрен, үзенә кызыграк тоелганнарын сайлап, өзек-өзек кенә сөйләп бирде. Таныш булмаган ниндидер Фазылның көрәштә Әсәт бай малаен егуы яки юханың, мең ел яшәгәч, ниндидер Хафизга әйләнүе тыңлаучыларга кызык ук булмаса да, алар:

– Кара син, и-и-и, шуннан, шуннан? – дип, вакыйганың кызыклыгыннан бигрәк тере улларының тере тавышына куанып, сокланып утырдылар.

Бөтенесеннән бигрәк аларны кызыксындырган нәрсә Габдулланың мәдрәсәдә укуы булды, һәм бу турыда әти-әнисе аңардан күп нәрсә сорашты. Ахырда аларның соравы буенча Габдулла үткән сабакларыннан күңелендә калганнарын укып бирде һәм әтисе белән әнисенең исләрен китәрде. Габдулла «Кисекбаш» ны укыганда, әнисе нәкъ Зөһрә апа кебек елап та алды. Аннан Габдулла әңгәмәне «Фәвакиһел-җөләса» дагы күңеленә сеңеп калган:

 
Питербур каласы – таш кала,
Барча калаларга баш кала;
Егет өчен егет кеше
Баш китәрлек эшләр башкара, –
 

дигән җыр белән төгәлләде. Җыр Мөхәммәтвәли абзыйның һушына китте, һәм ул бераз башын селкеп утырды. Аннан соң йомгаклап куйды:

– Һай, дөрес әйткән. Егет – егетнең көзгесе, дип белми әйтмәгәннәр шул. Менә Гөргерине генә алыйк инде. Баш китәрлек эш эшләмәдемени? Олактырдылар бит бичараны. Үзе өченмени? Юк, менә безнең кебек мисез тараканнар өчен. Бар чакта кадерен белмәдек шул… Эх… ыммым… ие…

Аш ашап, чәй эчкәнче, кышның өтек кенә көне бетеп тә куйды. «Бәдри абзый көтә торгандыр», – дип, Габдулла кайтырга кузгалмакчы булган иде, Газизә апа:

– Юк, юк! Беркая да китмисең! Бәдри абзыең качмас, шәкертемне кундырмый җибәрәмме соң, – дип каршы төште.

– Әниең дөрес әйтә шул. Мин барып, Бәдри абзыеңа әйтеп килим, куркып тормасын, – диде Мөхәммәтвәли абзый һәм ашыгыч кына киенеп чыгып китте.

8

Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәннән соң, Газизә апа, элекке гадәте буенча, үзенең тагарак хезмәтен үти торган зур ләгәненә җылы су салып, Габдуллага чишенергә кушты. Аерылып торган өч ел эчендә әнисеннән шактый ераклашканга, Габдулла чишенергә тартынды. Әнисе аны, ай-ваена куймый, кыстап чишендерде дә ләгәнгә утыртты.

– Тартынып торган була тагы, – дип көлде Газизә апа. – Элек юынган ләгәнеңә лып итеп кердең дә утырдың. Бер дә сыеша алмый артып торган җирең юк әле!..

Юындырып беткәннән соң, Газизә апа аны сандыктан чыгарылган өр-яңа сөлге белән сөртеп, баштанаяк корытып чыкты. Габдулла киенеп беткәч, әнисе аның башына чиккән өр-яңа кәләпүш кидерде һәм:

– Мин кидереп җибәргән теге кәләпүш белән исән-сау йөреп кайттың, бусы да сине дөньяның бөтен бәла-казаларыннан сакласын! Яңадан Казанга исән-сау әйләнеп кайт! – дип теләк теләде. Аннан соң: – Бик ерак юлга чыгасың, ничек кенә суыкка чыдарсың икән? – дип, анасы Габдуллага кызганып карап торды да, иске киемнәре арасында актарынып, бер тире чалбар тартып чыгарды һәм аны Габдуллага кигезде: – Иске булса да, ботларыңа җылы булыр, – диде ул.

– Иртүк китереп тапшырырга кушты, кем, Габдулланың авылдашы. Борчылмасын, тизрәк бул, – диде Мөхәммәтвәли абзый, хатынын ашыктырып.

Газизә апа сагынмалык итеп сөяк дисбе бирмәкче булган иде, Габдулла инде аны да кул сузып алырга яхшысынмады.

– Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам, – диде ул һәм бүләкне алмады.

Габдулланы капкага кадәр озатырга чыккан Газизә апа:

– Габдулла, күз нурым, онытма, хатыңны көтәрбез моннан болай, – диде һәм аның артыннан маңгай аша моңсынып карап калды. Алар чатка борылып, күздән югалгач кына, ул өстенә бөркәнеп чыккан чапаны белән күзләрен сөртеп алды. Габдулланы яңадан күрү белән кабынып, үсеп киткән аналык дәрте өчен бу күрешү бик, бик аз иде шул…

* * *

Габдулланы алып китәргә тиеш «Алты-биш Сапый» дигән кеше әле һаман Җаектан килеп җитмәгәнгә күрә, Бәдри абзый Габдулла белән атна-ун көн чамасы Казанда ятты. Ниһаять, Сапый да килеп җитте. Габдулла Бәдри абзый номерыннан шул ук йорттагы Сапый абзый номерына күчте. Бәдри абзый Габдулла белән коры гына аерылышырга теләмәде. Янчыгын ачып, ул кулына егерме тиенлек көмеш тәңкәне алды да: «Галиәсгар бай каенесе бит, кайтыр, җизнәсенә сөйләр», – дип, егерме тиен янына тагын ун тиен өстәде. Утыз тиен көмешне Габдуллага сузыйм дигәндә генә саранлык җене кабыргасына төртте булса кирәк, көмешләрне янчыгының икенче бүлегенә салып куйды да, икешәр тиенлек алты бакырны санап, шалтыратып Габдулланың учына салды…

Сапый абзый Җаектан үзенең юан гына, ләкин яшь һәм купшы хатыны белән килгән иде. Алар икәүләшеп Казан кибетләренә чыгып, берничә тапкыр төрле киемнәр, чәмчәле читекләр, энҗеле калфаклар, тагы әллә нәрсәләр алып кайттылар…

Беркөнне Сапый абзый номерга кайтып керде дә:

– Галиәсгар бай сораган чананы алып, кибеттә калдырып кайттым. Китешли шунда кагылып, чананы тагып кына китәсе. Иртәгә иртүк, Алла теләсә, юлга чыгарбыз инде, – диде.

Габдулланың Казаннан китәсе килми иде әле. Ул һаман Саҗидә апасы белән очрашуны өмет итте. Бәдри абзый: «Менә иртәгә, менә берничә көннән», – дип, вәгъдә иткәләп килсә дә, вакыт җиткерә алмады, ахры, алар Саҗидәне эзләп бармадылар. Габдулланың Әптелбәрне дә күрү өмете бар иде, әмма ул иске дуслыкның эзе вакыт тарафыннан шактый җуелганга күрәме, аның белән күрешә алмый калу Габдулла өчен артык зур үкенеч булмады.

Ниһаять, китәр көн һәм китәр сәгать килеп җитте. Мәңгелек мосафир кебек, ул үз гомерендә ничәмә тапкыр менә шулай юлга әзерләнде, менә шулай арбагамы, чанагамы чыгып утырды. Һәрвакыттагыча бу юлы да олылар аны бөтен булган киеменә киендерделәр һәм өсте каплаган биек артлы, чыпталы чанага Сапый абзый хатынының алдына чыгарып утырттылар. Казаннан чыгып киткәндә, Габдулланың исенә ни өчендер әлеге җыр килеп төште:

 
Кая да гына барсаң, ай, бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч…
 

III өлеш. Җаек

Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә;

Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкларга түзмәккә!

Г. Тукай

Беренче бүлек

…Ниһаять, Казаннан чыкканга унсигез тәүлек булды дигәндә, юлчылар Казан тракты белән борынгы Җаек шәһәренә килеп керделәр.

3

Габдулланы Сапый абзый иң элек үз өенә алып кайтты. Бу – Җаекның читендәрәк бер тыкрыкта читән коймалы йортта эче-тышы белән җыйнак кына бер катлы агач өй иде.

Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. Әллә нинди карчыклар, яшь кенә кызлар һәм зур киез итек кигән бер аксак малай чыр-чу килеп аларны каршы алдылар. Сапый абзый, өйгә килеп керү белән:

– Җитәрлек якмагансыз. Болай буламыни? Өстәргә кирәк, – дип боерык бирде.

Бер таза гына карчык белән әлеге аксак малай тиз генә йортка чыгып утын алып керделәр. Озак та үтмәде, күрше бүлмәдән утынның четер-четер яна башлавы ишетелде һәм бу якка бик тәмле булып каен тузының көек исе чыкты.

Зарыктыргыч озын һәм авыр юлның, ниһаять, очына чыгуына ышанмаган сыман аптырабрак торган Габдулланың билбауларын чиштеләр, бишмәтен һәм бүреген салдырдылар. Ул берьюлы җиңеләеп калды. Авыр киемнәр эчендә хәрәкәтсезлектән оеп каткан кулларын бер алга, бер артка чайкап, Габдулла идән буйлап йөреп китте. Сапый абзый, киез итекләрен салганнан соң, читекләрен киеп алды һәм аларның куныч сырларын тигезләп сыпыра-сыпыра сөйләнде:

– Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек әле, юл газабы – гүр газабы, дип белми әйтмәгәннәр шул. Мондый юлдан соң үзеңнең начар гына өең дә гүрнәчә кебек!..

Ләкин Сапый абзыйга үз «гүрнәчә»сенең рәхәтенә озак кинәнеп утырырга туры килмәде. Күрше бүлмәдән ишетелә башлаган сүзләр берьюлы аның игътибарын үзләренә тартты. Ул кинәт утырган җиреннән кура кебек тураеп китте һәм, күрше бүлмәдәге сүзләргә колак салган килеш, хәрәкәтсез тынып калды. Тик аның күзләре генә әрле-бирле әйләнә башлады, һәм бу әйләнү теге яктагы сүзләрне ишетеп кенә калмый, күреп тә өлгерергә тырышу сыман булып тоелды Габдуллага. Күрше бүлмәдәге сүзләр башта әкрен-әкрен генә, тора-бара шәбәя төшеп дәвам итте:

– Кара, кара, ни ди бит, гарьлегеңнән егылып үләрсең, үзең соң, үзең… Нәрсәң белән килеп төштең син Сафиулла йортына? Карт хатыны булып син нәрсә җыйдың? Нәрсә арттырдың?

Бу Сапый абзыйның әлеге яшь хатынының тавышы иде. Карт хатынныкы булырга кирәк, бераз тынычрак һәм коры тавыш аңа җавап кайтарды:

– Син җыярсың инде, син арттырырсың. Сафиулла белән кунактан кунакка, туйдан туйга йөреп, күрмәгәнеңне күрдең инде, безгә килен булып төшеп… югыйсә нәсел-нәсәбегез белән…

– Син минем нәсел-нәсәбемә тимә, яме! Мин синең кебек Сафиулланың мәһәренә кызыгып килмәдем. Бер куып чыгаргач, әйләнеп кайттың бит, оныттыңмыни?

– Вакыты җиткәч, сине дә артыңнан бәйләп тотмаслар. Мин бер әйләнеп кайтсам, син ике әйләнеп кайтырсың!

– Үз башыңа юра, убырлы! Сафиулла сине кызганып кына асрый бит.

– Кычкырма миңа, юха! Комгансыз, тәһарәтсез йөргәнеңне Сафиуллага әйтермен…

Сафиулла елт итеп сикереп торды һәм, җиңеләеп, хатыннар ягына чыгып китте.

– Туктыйсызмы, юкмы, сминҗәләр35? – дип кычкырды ул.

Габдулла аның тавышын танымады, бу бөтенләй Сапый абзый тавышы түгел, әллә нинди күкле-яшелле тавыш иде. Аңа җавап итеп ике хатын ике яктан бер-берсе өстеннән әләкләргә, әллә нинди оятсыз сүзләр белән бер-берсен Сапый алдында әшәке күрсәтергә тотындылар. Дөбер-шатыр нәрсәдер ауды, нәрсәдер чылтырап китте, хатыннар чыр-чу килергә, елашырга тотындылар. Сапый тагын:

– Бәрәкәт очырмагыз моннан болай! Мин сезне! Нибуч! – дип, әлеге күкле-яшелле тавышы белән кычкырынды.

Бу җәнҗал ни дәрәҗәгә җитәр, ни белән бетәр иде, кем белә, ләкин алгы якта тышкы ишекнең шыгырдап ачылуы һәм кемдер килеп керүе җәнҗалның теләр-теләмәс өзелеп калуына сәбәп булды. Ишек төбендә кемнәрдер чыш-пыш сөйләшеп алдылар, аннан соң Хәят апа ниндидер үпкәләгән өзек-өзек тавыш белән:

– Әйдә, Газизә җаным, түрдән уз! – диде.

Газизә дип дәшелгәне басынкы гына кызлар тавышы белән сөйли башлады:

– Рәхмәт, узып тормыйм, кайтканнарын күреп, кереп әйттеләр. Ашыга-ашыга килеп җиттем. Минем энекәш…

Габдулла Газизәнең үз апасы икәнлегенә төшенде һәм тиз генә ал якка йөгереп чыкты. Башыннан ук чапан бөркәнгән һәм буйга җиткән кыз зур кара күзләре белән Габдуллага карап елмайды һәм чапан астыннан ике кулын чыгарып, аңа сузды.

– Апаң бу синең, Габдулла, күреш! – диде Хәят апа.

Апа белән эне бер-берсен танымый гына күрештеләр, аталары үлеп, Сак белән Сок шикелле, Кушлавычтан икесе ике якка аерылып киткәндә, Газизәгә җиде-сигез яшь, ә Габдулла дүрт-биш айлык имчәк баласы гына иде бит! Шуннан соң ун ел узып киткән! Язмыш аларны икесен ике якта хәбәрсез-нисез куып йөртте-йөртте дә, менә хәзер генә алар Җаекта олау йөртүче вак сәүдәгәр Сафиулла абзыйның бусагасында очраштылар!

Хатыннары белән ызгышып тәмам хәлдән тайган Сапый абзыйның Габдулла белән Газизәне чәй эчәргә кыставы ул кадәр көчле булмады. Шуның өстәвенә бер-берсен табышкан туганнарның бу җәнҗаллы өйдә артык юанып торасылары килмәде, алар тизрәк чыгып китәргә ашыктылар.

Габдулла, киенеп алып, апасы белән урамга чыкканда, караңгы төшеп җиткән, шуның өстенә җиңелчә генә буранлап ябалак кар ява иде.

Госмановлар йортына чаттан борылып, урам аша гына чыгасы икән, эне белән апа озак бармадылар, асты таш, өсте агач, аслы-өсле җидешәр тәрәзәсе белән урамга караган йортның таш капкасыннан кереп, сары буяулы баскычтан өйнең өске катына менеп киттеләр.

35.Сминҗәләр – «свиньялар» сүзен бозып әйтү.