Loe raamatut: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», lehekülg 2

Font:

II


Мәкяным минем яткан – аты зиндан…

* * *

Егет башым әсир булды вакытсыз…

* * *

Ак җаны нахак көйгән бичараңыз…


«Һәр заман сүз башланыр бисмилладан…»

 
Һәр заман сүз башланыр бисмилладан,
Һәр вакыт эш башланыр бисмилладан;
Яхшылар бисмилласыз эш кылмаган,
Эш тәмам бисмилласыз һич улмаган1+.
Кандай тел әйтеп бетәр хакъ сәнасен326,
Бәндәнең хәлас кылсын мөбтәлясен327;
Мескенләргә мөнәҗәт, дога кирәк,
Зарланып телдән салмай раббанасен328.
Мөхәммәд2+ әрүахыңа329 сәлам, салат330, —
Өммәткә гасый булган һомай канат331;
Калдырган аять, хәдис3+ – дин чирагы332,
Сүзенә җаным фида йөз-мең кабат.
 
* * *
 
Бәгъдәссәлам мин мосафир Акмулладан4+,
Тугъры әйтеп, халыкга җазган5+ хак мулладан,
Сахрауи эчләренә333 бездән сәлам,
Дошманның җаласынан пакь мулладан.
Бәгъдәссәлам334 фәкыйрь хәлем сорасаңыз,
Хат менән белдерәен каласаңыз335,
Аһ орып, аш эчбәй336, кан йотамыз,
Үлгәнгә, үлмәсәк тә, җанасамыз337.
Язайын338 сезгә гыйбрәт – карасаңыз,
Җайылган тәмам йортка тамашамыз.
Симезләр җабыгады нәзар итбәй339, —
Бол340 җирдә биекләрдән аласамыз341 6+.
Саргаеп, төн ойкламай342 7+ таңасамыз343,
Гакылдан госса344 мәнән адасамыз345;
Ау корып чебен тоткан үрмәкүчдәй,
Кандала, бөргә346 менән таласамыз.
Мәкяным347 минем яткан – аты зиндан,
Һәртөрле адәми бар җәфа кылган;
Эчендә төрле гыйбрәт – хисабы юк,
Сәргыя348 ничә төрле – бар җыелган.
Тимермин349 кадакланган тирәзәсе,
Кара тас350 кабатланган кирәгәсе351;
Урысның тулып ятыр кенәгәсе, —
Ходадан дошманыңны теләмәче!..8+
Килмәйде күңел җитәр күңел сорай352,
Мылтыкды353 салдат җөрер урай-урай;
Ходаем кылган эшкә чара бармы? —
Җатырмыз, бичаралар, җылай-җылай.
Тоткындың, сорасаңыз, җайы сулай,
Адәмде усындайда адәм сынай354;
Күрәмез тирәзәдән мирзаларды355,
Үтәде касымыздан сабай-сабай356.
Кей адәм357 ун җыл җатыр, озап калган358,
Эшләре Питербурга озап калган,
Һиммәтле359 кандай ирләр заигъ булып360,
Аякы кесән361 менән тозакланган.
Саргайтды ак йөземне кара тас өй,
Ат менән ни күрмәйде адәм басы?
Каңгырды басым9+ минем тауыс362 менән —
Яхшының ямандай юк аермасы!
Адәмдең караңгы өйдә кайгырмасы
Аурады җата-җата кабыргасы;
Эчендә нахак да бар, хаклы да10+ бар,
Җатады җилкәләрен касый-касый363.
Катыксыз кара күҗә364 – эчкән асы365,
Эчкәндә тамчылайды күзнең ясы366;
Борадәр, эчбәймен дип булма гасый367,
Дөньяның вафасы юк, атаң басы!11+
Миндагы368 моны теләп алганым юк,
Казакъка зурлап кияү булганым юк12+.
Ходаның кылганына чара бармы? —
Йөрәгем җанады утдай, дәрманым юк.
Бездагы бер шаһбаздның369 баласы идек,
Хәлфәнең дин өйрәткән тазасы идек;
Гыйлемлек мәйданына катар килгән370, —
Дүртенче-бишенчегә талас идек371.
Киң япан тар булады – каза килсә,
Җук гайеб бар булады – җәза килсә;
Кадере амандыкдың аман чакда372,
Басыңнан373 гакыл китәр – бәла килсә.
Бәлане күреп калган асыл затлар,
Казадан тар-мар булган алтын такълар374.
Дошмандың бәла аударган кайгысымин375
Кителгән булат кылыч, мәрвәрд376 саплар,
Һәркемгә бер сәбәбдин афәт булган,
Яхшыга булсадагы – нахак бултан;
Карыскан377 бер солтанга каршы килеп,
Хибестә378 Имам Әгъзам вафат булган13+.
Әсәре асыл сүзнең балдай татыр379,
Бол җирдә күңел куркак – телем батыр;
Ак җаны нахак көйгән бичараңыз
Акырын кыйсса кылып380 сулкылдатыр.
Бәндәне ризык дигән кыймылдатыр,
Сачелгән ризкы булса, җөреп татыр;
Һәр бәндә күрәсене күрмәй калмас —
Кирәк солтан булсын, кирәк – император!
Таусылды кайгы менән гакыл, хатер381,
Эчемдә кайгы-хәсрәт тулып җатыр;
Сөйтеп382 җатып, Акмулла14+ бичараңыз
Тирәндәй әйләндереп сүз кузгатыр.
Бер каза күрмәенчә адәм тасыр383,
Бәндәнең каза дигән күңлен басыр;
Җимәйтен384 баурсакды Акмулла идем,
Чәйнәймен кара нанды кашыр-кашыр385.
Салдатлар кич булганда куйдай камай,
Җабады малдай кылып, санай-санай;
Үләрем исемдә иде, бол истә юк,
Каза җитсә, бирәде икән җәббар Ходай386.
Саргайдым тирәзәдән карай-карай,
Зарыгып чыдамайды, тәтте җанай387.
Исәнгилде, Батучка15+ остаз булып,
Акмулла хурлык күрде талай-талай388.
Җабыкдым кайгы менән уйлай-уйлай,
Бол җирдә һич берәүгә сүзем сыймай.
Казага гариб бәндә389 чыдайды икән, —
Залимләр Акмулланың җанын кыйнай.
Ачы икән мәзлүм булып калган көнай.
Коръәндә залимлекдән тыйган Ходай;
Кылганы Исәнгилде искә төшсә,
Җылаймын ике күздән җасым тыймай390.
Күп иде мине дошман табалаган,
Чыгарган төрле үсәк391, җала җаман;
«Җук, дигән, хакка зәуаль» бер мәкаль бар,
Хакъ әсәде – бер Ходаем аралаган392.
Мәгънәләп инде әйтәем, кара маган393!
Лаикъсыз яхшы сүзгә карамаган,
Язылды кайгы менән, гайб итмәңез, —
Каскырлар394 йөрәгемдә җаралаган.
Күтәрмәйсез туры айтканды395, надан адәм,
Борынгы рәсем396 калган заманадан:
Дошманга пәйгамбәр дә ярамаган,
Сары май эт карнына онамаган397!
Һауалы – бу заманда караламан398,
Арасын кара чикмән16+ аралаган;
Тередә күнбәйде икән399 кара надан,
Заң400 куып, шәригатькә карамаган;
Кылганы бер Ходайга ярамаган,
Пәйгамбәр сөйләгәнен каламаган401,
Йорт бозган үсәкчеләр ярамаган,
Җылкыны кырчаңгыдай алалаган402 17+;
Адәмдә үсәк менән җала җаман,
Чебендә – чага торган ара403 җаман;
Сөйләсә, сөйләй бирсен кара таган,
Кусылмас ак маралга404 кара кабан;
Карамас гыйлем кадрен кара надан,
Кара эт тә пәйгамбәргә абалаган405,
Этләрдән дә эт калган юк таламаган,
Итемнән дә ит калган юк канамаган;
Җау кайтып, бас ачылыр дулыгудан406,
Шаһбаздай күзен ачкан тумагадан407;
Тоткын кып408 җәүһәремде алалмаган,
Ул җәүһәр бер Аллаһе Тәгаләдән;
Яхшыны күрә алмайды надан адәм,
Рәсем буп409 калган борын заманадан, —
Һәр Мусага бер фиргавен дигәндәен18+,
Калыпдыр бойрык булып голямадан410.
Динкарендәш, барчаңызга күп-күп сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам гыйбрәт-кәлям411.
Һәртөрле мәгънә менән кыйсса яздым,
Җөзәдай412 һөнәрле адәм үргә таман413!
Хур булдым хата төсеп козгындарга,
Яранлар илтифат ит безем зарга;
Арыкды аса баскан аргымакыйм414,
Тоектан туктап калдым кисә җарга415.
Мондай эш кылганы җук, күргәне җук
Казагы Кече җөздең, Ырымбурдың19+.
Атлас тун базарында кымбат416 үтәр,
Сом417 илдең базарында сәүдә бикяр418;
«Зәр кадрен зәргәр белер» дигән сүз бар,
Гәүһәрде эт муйнына таксаң, китәр.
……………………………………………….20+
Сауыскан419 хаким булып тутый булмас,
Җук илдең бузбаласы коты420 булмас421;
Бозауы үлгән сыердың сөте булмас,
Җолдызы саратандың422 кауес423 булмас;
Җамандың кәсафәте424 алыс булмас,
Ала куңыз425 тиресе игә күнбәс426,
Җүкәне майлау менән кайыс427 булмас;
Яхшының сәүдәсендә сагыш булмас,
Сәүдәсендә җамандың табыс428 булмас.
Сыерга келәм җабу җарасбайды429,
Чагала430 буяу менән тавис булмас,
Күк тимер кайрау менән алмас булмас,
Күк исәк кордас булып, мондас булмас431,
«Җаман дуст – кара җылан!» дигән мәсә
Җар булып, юха җылан җулдас булмас!
Җаманды күп үстерсәң – өмид кисәр,
Хызырдың21+ кадрен белмәс тинтәк, исәр;
Залимдек зольме күп, күп симертсәнез,
Табактан эттең башы чурчып төсәр432;
Җаманды түрә кылсаң – йортың бозар,
Гакылсызны үстерсәң – ботын сузар!
Түрә димә, кара димә433 – фиглен кара —
Кей җаман аргымакдан мәстәк434 узар.
Адәме бол замандың хәрам тамак,
Күңле кара, аузы ала, ирне җалак435,
Дин җулына чамҗул атдай чигнәд иде,
Дау дисә, җауыр атын китәр сабап436.
Калмады йорт эчендә оят, әдәб…
…………………………………………………
………………………………………………..22+
Ходага унчә437 кылмайды коллык, тагать438.
Зар кылып, мин җатырмын жаббар хакъкаай439,
Җабыгып, сөяк калган аргымакдай;
Залимләр кадер белмәс һәлак итде,
Көн нурын күрә алмаган ярканатдай.
Кылдылар онытбасдай җаман бер эс440,
Эстәре дингә зыян, заңга дөрест441;
Саклансын данешмәнд442 ир җаман дустдан,
Надан дуст – бер айлык дуст, төбе – дошман.
Җофардың почык кесе443 исен сизмәс,
Гөл исен кайдан тойсын томсыгы очкан444!
Күп җатып тар җирләрдә саргайды бит,
Бол җирдә җандай җакын булады чит,
Сом илдең базарында дөкян корып445,
Җәүһәрем бәһасез буп446 хур булды тик.
Җамандың, борадәрем, сыртынан447 кит,
Әүлия булсаңдагы, куймайды эт:
«Эт өрде пәйгамбәргә» дигән сүз бар, —
Эт атым югалмасын дип айта дип.
Борадәр, бу сүземде күрмәңез җик448,
Минем җук яхшыңызга эчемдә кик449;
Җаманды дошман күрмәк – дин сөннәте23+»,
Бәгъзесенең иманындан кыламын шик.
Пәйгамбәр хәдисеннән риваять бар:
«Үсәкче450 – җәһәннәмнең канчыгы451», – дип.
Дуст имәс – дустны сыртан җамандаса,
Кесе имәс452 – бер хатаны җабалмаса;
Бәндәне сыртдан адәм ни димәйде,
Инсаф итеп, бер Ходайдан оялмаса.
Мактамас адәмде адәм – күралмаса,
Аксак эт җатып өрер – җөралмаса;
Агъзына тупрак тулып, сунда туктар —
Газраил эшен килеп тәмамдаса.
Нәгылып453 җаның чыдар, борадәрем,
Ак сөтең бер эт килеп хәрамдаса?
Аһ ормас ир, җөрәген саралмаса454,
Кайгысы кайгы өстенә җамалмаса;
Барынан усы455 хурлык җаман икән,
Хәстәдән күңел хушлык сөралмаса, —
Тилмергән бу вакытда тоткын идек,
Күреп китеп җөрсәңдәрче амандаса!456
Кайгылы бәндәсенә Ходай җакын,
Җылатыр бәндәсенең асыл затын,
Һәркемне артык сөйсә – артык кыйнар,
Дустының, иштәен дип, мөнәҗәтен.
Әбүҗәһел24+ Мөхәммәдкә инанмаган,
Иманга өндәсә дә телалмаган;
Өч йөз алтмыш могҗизасын сихер диеп,
Җарылган аймин кәнде457 күралмаган.
Айтайын кыска сүздең мин тулгауын,
Дошмандың үсәгенә җукдыр дауым,
Без түгел, пәйгамбәргә үсәк булган, —
Булыр, дип, һәр Мусага бер Фиргавен25+.
Тоткын буп458 газиз Йосыф26+ канча459 җатды,
Чыгарып агалары кол дип сатды;
Мөндан соң Зөләйханең җаласымин460
Зинданда унике жыл җәфа тартды.
Нәгылды461 Исраилнең27+ даналары462,
Үзләре – җакын нәби463 балалары,
Орлыкчы, үтерекче, үсәкче дип464,
Йосыфды кандай465 кылды агалары?!
Асылды сүккән менән аты китбәс,
Күңелдән җаман сүздең даты466 28+ китбәс;
Нәҗескә саф алтынды буяу менән
Нәҗес китәр алтындың заты китбәс!
Кыйсык ук аткан менән туры китбәс,
Күңелдән җаман сүздең куры467 китбәс,
Котырган эт һава карап әргән менән
Асманда468 торган айның нуры китбәс!29+
Күп сәлам барча сахра, динкарендәш,
Күңлеңез гарибләргә киң карендәш,
Адәмдең үсәк сүзе бары бикяр469, —
Җазылган ләүхелмәхфуз470 үзгәрелмәс.
Языптыр мосаннифлар471 һәр китабка,
Фискъ сүз472 алынмас дип илтифатка;
Кабрендә Имам Әгъзам30+ эт булды дип,
Канчамы үсәк булды асыл затка!
Бәлане күреп калган пәйгамбәрләр,
Җәфаны тарта килде чын гәүһәрләр,
Булды дип нәгып473 тоткын уйламаңыз —
Файда җук артык сүздән, борадәрләр!
Аргамакка кимчелек җук кесән474 менән,
Наданлар мондай сүзгә төсенбәгән;
Мөслим475 31+ дип үсәкчене әйталмаймын,
Без түгел, пәйгамбәр дә эсинбәгән476.
Яхшы сүз тыңдамакка хуб мөбарәк,
Яхшыга Хода – мәдәд477, гакыл – сәбәб;
Бу сүзем үләң478 имәс – бер нәсыйхәт,
Җазганы булмаганы фарсы, гарәб32+.
 

«Гаҗәб: һәркем гъәни булса…»

 
Гаҗәб: һәркем гъәни479 булса,
аңа хөсне дидар480 әйләр,
Фәкыйрь мескенгә пәрва481 юк,
мөзәлләт482 берлә зар әйләр.
Фәсахәтдә хисан483 булса,
ки Локман1+ хикмәте булса,
Дәрига, бәхте юк ирне
фәкыйрьлек шәрмсар әйләр484.
Гъәни бер нафилә эшдә
дийән тәгърифенә йитмәз485, —
Зарурәтдән фәкыйрь яшен
түгеп мең игътизар әйләр486.
Гаҗәбдер, гомдәтел-әгъян487
фәкыйрьне гайненә алмаз488;
Вәләкин әгънияләрне489
зәһи садр кибар әйләр490.
Менеп һиммәт мәтаййасын491,
мәһабәт җилдереп байлар,
Берен бере хозур әйләп,
мәрамен492 иддихаль әйләр493.
Шаһамәт малике сәтъвәт
табып, бәһҗәтдә ба-фәрҗам,
Тәфәкөһ бабидә оббоһа
сафалар өстевар әйләр494.
Ләбасе фахирә үзрә495
мөсәйкъәл мөргы тависдай496,
Төзеп мәйдан фәзасында497
мәҗалисен ифтихар әйләр498.
Тәвангирләр499, берен бере
тәбәссемлә итеп икъбаль500,
Урамчы өенә биңзәш501
фәкыйрьне тар-мар әйләр2+.
Аны шунчә тотарлар хар,
җөлүсендән идәрләр зар502;
Әгәрчә булса ул диндар,
аны гүя химар503 әйләр3+.
Мәсаиб504 чикмәгән инсан
Һауасына дәва булмаз505;
Сорашмаз шәйлә кибрендән506,
фәкыйрьне ихтикар әйләр507.
Сафа әүкатилә мәгърур
улып дәүранә биш көнлек508,
Тәмәтти үзрә509 көрлекдән
фәкыйрьләрдән нәфар әйләр510.
Санадир мөтрифинләрең511
һауасындан, мәгаз Алла512,
Ләбасе иске галимдәй
сәлам алмага гъар әйләр513.
Дәрига, әрҗөмәнд514 ирләр,
фәкыйрьлекдән булып паймал515,
Хәйа пәрдәсене – ихракъ516,
Замирен поргобар әйләр517.
Күренсә капкадан бер бай,
кирәк – кыргыз, кирәк – нугай,
«Хуш-амәд» ләп518 аңа, һай-һай,
мөфахирән софар әйләр519 5+.
Фәкыйрь Акмулла, кил, сабыр ит,
чәрхнең җәүренә520 син һәм,
Үзең мәхбүс, сүзен мәрдүд521 —
сиңа кем игътибар әйләр?
Казаның522 серенә һәргиз523
гакыл бары өчен йитмәз,
Ләтаиф зимн524 белүе дә
гыйбарындан зимар әйләр525.
Кемен сурәтдә лотф526 идеп,
хакыйкать газабына тартыр.
Кемен игъзаз идәр527 ахыр —
әгәр заһирдә хар әйләр528.
Кемен тоткын идеп бауда,
агызып дидәсендән529 кан,
Кемен сәйр итдереп530 багъда,
мәкамен531 гөлгозар532 әйләр.
Кемен…6+ заһир
ләтаиф нигъмәте үзрә,
Кемен мәсрүр533 идеп даим,
Гыйбадын534 ихтияр әйләр.
Назыймне535 сорсаңыз, әй яр,
мәкяне536 – хар, эчендә – нар537,
Ләкабе538 мәшһүр Акмулла,
хибесдә539 зар-зар әйләр.
Агызып яшь, йөрәкдән – кан,
ятыр тик чыкмаган бер җан;
Дога бирең, әйя хөллан540! —
сезә күп игътизар әйләр541.
 

«Минем кебек булыр микән бәхетсез…»

 
Минем кебек булыр микән бәхетсез,
Егет башым әсир булды вакытсыз;
Әсир диеп, борадәр, сүкмәңезләр,
Күземдәй канлы яшем түкмәңезләр.
Теләп алмадым үземә моны, әй яр!
Къәдәр542 килсә, япан булыр икән тар.
Бәла килсә, күрер күз күрмәз улыр,
Каза килсә, аяклар йөрмәз улыр;
Кеше мәхбүс булыр тәкъдир эшендән,
Сәбәб булган исә дә кылмышындан.
Сәбәб булыр дәхи дошман кешедән,
Тәҗәссес әйләюп мәстүр эшидән543.
Бу эшдә мөбтәлядер544 канча әхъяр545,
Асыл фетнәгә мәншаэ тагъны әгъяр546.
Кәзаликә мөбтәля канча мөшаһир547,
Мөгаллиме Санидәк1+ хикмәтдә маһир;
Шифа, шиддәт күрә килгән галиләр548,
Әфазыйлдән549 пәйгамбәрләр, вәлиләр550.
 

«Әссәламегаләйкем асыл затка…»

 
Әссәламегаләйкем асыл затка1+,
Мәйданда узып килгән аргымакка;
Лаикъдап551 дәрәҗәңә яздым сәлам,
Төбендә аса җөйрек552 булмасак та.
Бөстансыз553 былбылдагы сайрай алмас, —
Бу көндә охшап тормыз җабалакка.
Ходаның язганына чара бармы? —
Язылмыш ләүхелмәхфуз дигән такъка554.
Илтимас555 хәзрәтеңә сад-һәзәран556:
Без факыйрь бичараны читкә какба;
«Ишарәт – гакыллыга» дигән сүз бар2+, —
Артык сүз әдәбсезлек асыл затка.
Дөньяның төсеп тормын557 мәзарына558,
Сатылдым бер сом илдең базарына559;
Агяһлек һич берендән сүз алмадым560,
Сунда да561 өмидемне өзалмадым, —
Хибестә интизар буп562 зарыккандай
Сезләргә тагы җаздым – түзалмадым3+.
Бәндәдә булады усындай хәл,
Дананың ләфзы563 – шикәр, мәгънәсе – бал;
Бичара зарыккандай айтканды дип564,
Солтаным, илтимаска нәзарың сал565.
Тоткынлар кыйбласиде566 бусагаңыз,
Сүз полын567 белмәгәнгә охшамаңыз4+.
Җусаңыз, бер төскән кер китбәй калмас,
Кайраса, кителгән җир үтбәй калмас;
«Һәрбер зат үз аелына кайтыр» дигән —
Дат җогып568, булат кылыч үтбәй калмас.
Күп иде мөселманга нәзарыңыз,
Көн саен бәләнд569 мәйдан базарыңыз,
Саркытдан570 Акмулланы буш куймаңыз, —
Тасады сездең дәүләт казаныңыз571.
Дөньяда артык кылган хакъ багыңыз572,
Җәелгән мәмләкәткә әрүагыңыз573,
Данишмәнд574 алмагачның мивәсидең575,
Кышы-җазы көелдәсен576 җафрагыңыз.
Китбәгән577 бәхет, дәүләт бас-малыңдан,
Чыкмаган ир-азамат икъбалеңдән578;
Кәрәмең Бәхре Гоман къәтрәсендәй579, —
Канча җорт580 су эчәде ихсаныңдай581.
Дәүләтең бәхетеңмин582 таса бирсен,
Каһәрең дошманларны баса бирсен,
Дошманың кырдан өркеп кача бирсен,
Ходаем маңдаеңды ача бирсен!
Дога сул583 Акмулладан, солтанымыз,
Эчендә күп җолдыздың Чулпанымыз;
Тумагасы – көмешдән, турын – алтын,
Һиммәте бәләнд мәйдан шоңкарымыз584.
Киләсең ата-затдан нәкыйс585 булмай,
Һиммәтең поркуәт5+, дәүләтең – сай586;
Дога кунып, кот җоккан587 бер урын дип,
Ботакка пәнаһлаган588 без торымтай589.
Җәһәннәм хәрам булсын этеңезгә.
Килмәсен дошманларың битеңезгә,
Гыйнайәт590 өстәлеңдәй бер умыртка
Ташласаң ни булады этеңезгә?
(…) 6+.
 

«Кыпчак эче карабалык карагызлар…»

 
Кыпчак эче карабалык карагызлар1+,
Зарына Акмулланың караңызлар,
Мине остап бирдеңез591 дошманларга, —
Барчамыз Тәңре алдына барамызлар.
Ходаем сезгә бирсен изге таләб,
Мин тордым илеңездә Тәңре калап592 2+;
Хыянәт кылгандарың искә төшсә,
Җылаймын күңлем бозлып, кабат-кабат.
Булмады үпкә җазмай чарамыз да,
Ачу тотып чыдар хәл юк җарамызга;
Бигөнаһ593 хыянәтләп саргайтдыңыз3+ —
Үкертсен тычкан төшеп сабаңызга4+!
Кем чыдар усы594 төрле бәлаңезгә,
Агъзы нәҗес саускандай алаңызга595,
Мондай эс596 мөселманга казакъ кылмас,
Бәрәкалла сезде тапкан анаңызга!
Тел тиде барча ата-карагызга,
Барчыгар597 яхшыңыз да араңызда;
Җәфаны кайсың кылса, шуңа әйтәмен —
Күкрәге кара майдан598 караңызга.
Разыймын сезең ата-бабаңызга,
Күкрәге фирасәтле599 данаңызга600;
Тимәсә яхшылардан бер шәфәгать601,
 
 
Хур булып усы арада602 каламызма?!
Күп-күп сәлам, бәхил мин данаңызга,
Изге дога изге ата-бабаңызга, —
Кятибен603 сорасаңыз – мин бер тоткын,
Акмулла5+ Труйски калаңызда.
 

«Йа Хода, юлыңда булсын…»

 
Йа Хода, юлыңда булсын
бу гъәзиз җаным фида,
Идәмен сиңа мөнаҗәт —
агъласын телем нида604.
Мөстәгыйн605 бел һәр урында
бәндәңи, әй солтаным,
Саклану бәйлә улырмы —
бәндә фәрмандин җөда606.
Афтабең607 нуры төшмәсә,
рәүнәкъ улмас608 бу җиһан;
Сайрамас былбыл, әгәр булса
гөлестандин җөда.
Әй борадәр, нә сорайсың
бу әсирең халене? —
Сезгә салус609 нисен әйтсен,
булса икърардин җөда!
Нә гаҗәб: пешкән йимешдин
татлыдыр бу йәш вакыт,
Аһ [мин] булдым сәшкәдәй610
кыйммәтле дәүрандин611 җөда.
Кайгы-хәсрәт тарта-тарта
башымда һуш калмады,
Гомречендә612 булмадым бер
кайгы-хәсрәтдин җөда.
Бары гомрем көя-көя
йөздә нурым калмады,
Ялгыз булмаганымын бер
гъәзиз җанымдин җөда.
 

III


Хаким берлән галимдән күп сорау бар…

* * *

Ни файда аһ органдай үлгәндән соң?..

* * *

Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен!..


«Хат йибәрдек…»

 
Хат йибәрдек Ырынбург каласындан,
Каласында голямалар613 арасындан,
Хөрмәтле әткәемә йөз-мең сәлам
Күпле сынык ак1+ шоңкар баласындан.
Хөрмәтле әткәемә – сезгә сәлам,
Сезләргә бәгъдәссәлам614 ошбу кәлям615:
Берничә күңле сынык госса616 язды,
Зарланып, бер мосафир мелла балаң.
Әткәем, килешмәде эшең артык,
Без кайтдык сезне сагнып, күңел тартып;
Унөч елда бер кайтып, күңел сынды,
Инде безгә тереклекдән үлгән артык!
Үпкәм шул мөрәүәтсез617 әткәмезгә,
Әнкәмезә – гаҗәб къаль көтәмезгә2+;
Без бичарә догачы3+ идек барчагызга4+,
Үзеңезгә, ата-баба, җөдаңызга618.
Әткәем, инде сезгә юк бүтән сүз —
Бу дөнья малына туялмай күз619.
Унөч елда бер кайтып, үзитмәдең5+,
Инде сагнып кайтырдай булмадык без.
Күп гаҗәб бу сыйфатлы катып калмак,
Сезгә йиңел булса да, безгә – сагакъ620;
Без догагүй621 6+ варис идек, дәгел үгәй622 7+,
Сез безләргә ата идең, дәгел калмак8+.
 
 
Гомремез йә бер көн, йә бер айлык,
Күңел йитсә, уйланмас ярлы-байлык.
Безне бер матчак623 чаклы күралмадың,
Булалмадык сезнең кашда624 ялгыз тайлык!
Сыйратка625 мәркәб626 9+ булмас көрән атың,
Беләлмадың үзеңнең син галәмәтең;
Бер атка бер вакытда торыр идек:
Без дә бер мәрданәмез627 – түгел хатын.
Абруйсыз калганы юк озынборын,
Алда шайдә хур булмас коры борын628;
Ат да булыр, тун да булыр – без булмабыз,
Әман булса, сезгә кайтыр туры айгырың.
Безләрдин артык икән сезнең турат,
Мөҗәррәд629 туры ат да сезгә морад.
Безләрдин бер ат тирен кызгандыңыз,
Без сезгә бала идек, дәгел бырат630.
Йортым дип кайтыр идем сагынгандин,
Вәгъдә шул иркен йирдә табылгандин10+;
Унөч елда бер кайтып үзитмәгәч,
Күземдин канлы йәшне агызгандин.
Сезгә әйтмәй кемгә әйтәек, әй солтаным,
Сызылды көйә-көйә йөрәк маем.
Уйлаган эш йиренә йитмәй калды,
Бәхил бул инде бездин, миһербаным.
Сәламәт, әман булсын баш-малыңыз,
Мал булганда юк сезнең арманыңыз631;
 
 
Алтынның кулда барда кадре булмас, —
Табылмас мең тәңкәгә мыскалымыз!
Кадерле йорт эшендә булсын башың,
Галимгә күңелләрең ник аумасын;
Сандугач козгын белән бергә тормас,
Юньсезләр кайдан белсен ир сәүдаэсен632
 

«Адәмнән һауа калмас…»

 
Адәмнән һауа633 калмас гариб булмай634,
Фокара сохбәтенә635 къәриб булмай636;
Гадәте – йә истиһза, яки тәхкыйрь637,
Сүз сөйләмәс берәүне җәрех кылмай638.
Берәүгә дөнья бәхте хасыйль улса,
Морадка һауасынча васыйль улса639,
Нәфсе аның Фиргавендәй1+ дәгъва кылыр, —
Бер фетнә, каза күреп басылмаса.
Бүтәндә хасиятне бар дип белмәс,
Үзенә хөсне занне хәсыр кылса640,
Кямилне хәкыйрь641 күрер вә билгакес642,
Истигъдад фитъриясе касыйр булса643.
Гарьләнеп хатасына мөкъирр булмас644,
Ибне Кәрим2+ алай булмас, асыл булса;
Шул көйгә ахирәткә күчеп китәр,
Бер пешкән алмагачка асылмаса3+.
Сүзендән һәр адәмнең адәм сынар,
Бер-берен киметүгә адәм комар645;
Кара чебен сау җиргә күз салмайды,
Бар булса җауыр646, кутыр – анда кунар.
Инсафдан бер мыскал юк эшемездә,
Кинә, хәсәд647, фәсад648 тулган эчемезгә, —
Һөнәремез йә тәгъәннет649, йә истихфаф650,
Үз кылган эшемез юк исемездә!
Раббани голямада651 катлау да юк,
Белә торып, бүтән юлга атлау да юк,
Вәләкин күңелләре бәлид652 4+ ирләр
Һәркемне хурлауга бар, мактауга – юк;
Якын барсаң, тимерче күрүгендәй,
Ул сине керләүгә бар, пакьләүгә – юк;
Тиеп китсәң, кара май653 чиләгендәй,
Карайтып датлауга654 бар, аклауга – юк;
Хата [дан] аяк таеп, колап5+ китсәң655,
Башыңдай атлауга бар, туктауга – юк;
Зәррәдәй656 гаебеңне күрә калса,
Гъәүрәтне җапмауга бар, ачмауга – юк!
 
* * *
 
Һәркемне мулла димез алдаганда,
Чын мулла аз табылыр таңдаганда657.
«Иннәмә йәхши Алла» га мисдах кайда658,
Күз салып, хакыйкатен аңлаганда.
Хәшийәти галямәте659 шуннан заһир660:
Дин биреп, дөнья сатун алмаганда661.
Җүне килсә, элүгә хәзер тора,
Кармагы алыс имәс662 – бармагында.
Голямаи ахирәтнең663 эше башка,
Ул кулга аз эленер кармаганда;
Галямәтен белерсез – бәхет кунса,
Гыйззәти горурлыкка664, салмаганда.
Вирд менән665 мәсҗеддә ялгыз калып,
«Раббәнә, зольмәна666!» дип зарлаганда667;
Нәфсе һауа әмренә мөкайядмез668,
Тырышмас шайтан да алай – яллаганда!
Ярар иде үземезне карасак без,
Гыйлемнең сәмәрәсен669 арасак670 без;
Гыйлемне гыйбадәткә аләт671 кылып,
Күберәк тәфсир, хәдис6+ карасак без.
Унбер йәшдән бирге эшкә тәүбә кылып,
Мәсҗеддә ялгыз калып җыласак без;
Баягы горурлыкны болай ташлап,
Аягына ишанның коласак672 без;
Муллалык шунда безгә файда бирер, —
Нәфес этнең колагыннан борасак без!
Билфигыль673, кулдан килер һичнәрсә юк,
Күңелмин674 әллә ниләр кылачак без;
Күрер күзгә мулла сымак солтанатмыз,
Сәлләне675 килештерер урасак без;
Укысак вәгыйд айәт – инфигаль юк676,
Аһ, дәрига, мәхшәрдә677 ни булачак без?..
Яшемез үткән саен, күңлемез яшь, —
Тәүбәне соңырарак кылачакмыз.
Гавайга бер ак сәлләң өлкән булсын,
Атың-чанаң, киемең күркәм булсын,
Хосусән678 җаһил халык нәзарендә679
Үзең – симез, корсагың өлкән булсын!
Бер байда йә вулысда8+ тормак кирәк,
Мәгърурләрне үз җаныңа бормак кирәк.
Тәһарәт-намаз дөрстләп белмәсәң дә,
Меллалыкны төрле фәндән ормак кирәк.
Һауасына680 муафикъ гәпләр сөйләп,
Тозак-ау килештереп кормак кирәк;
Аларның морадынча җөрә бирсәң,
Дин-ислам гъөррәсене681 кырмак кирәк,
Һәр нә кылса, зольменә тәүҗиһ ясап682,
Ли-әһла мөдаһинә кылмак кирәк683.
Җөнүде шәятинне тәрҗих кылып684,
Андан соң безне Ходай ормак кирәк!
Эчемез карт бәкъәрнең685 буазындай,
Телемез җәһәннәмнең шуазындай686;
Котырып һәркемгә бер кампаямыз687,
Симерткән күркә-тауык куразындай688!
Тыя торган аксакаллар вафат булды,
Инде безгә афәт салу асат булды.
Гавам халкы башларын без каңгырттык,
Вөҗүдемез гъәйне бер689 афәт булды!
Фетнәнең күбе чыгар телемездән,
Сәлләсе өлкән дигән кешемездән;
Бол көндә тышымыз хуб, эчемез буш,
Зөлҗәлял690 гафил имәс эшемездән.
 
* * *
 
Муллалык эше кыен – җүн белмәсә,
Ходаем тәүфикъ биреп күндермәсә,
Нәбүәтдән мөкътәбәс гыйльм – бер нур,
Бар чырагын һауасы сүндермәсә691.
Мулла имәс – багым багып ил алдаса,
Фазыйльне692 хәкарәтләп яманласа, —
Фәзаильне яхшы кеше яманламас,
Зинадан аслы туып яралмаса!
Мулла шул – дин өйрәтеп хак алмаса,
Дөньяга динен сатып югалмаса9+;
Хаким берлән галимдәй күп сорау бар:
Көтүче таяк җийәр693 10+ – багалмаса694.
Гыйльмемезнең сәмәрәсе – ашып-ташу,
Җил биреп, котырганга кабатлашу;
Берен бере ислях кылып695 кую түгел, —
Кызынкырап киткәндә таяклашу.
Кямилнең кәмәленә инкяр кылып,
Түбәләшмәй басылмай безнең ачу;
Истикбәрдән696 башка һичнәрсәмсез юк,
Морадымыз маддәсе – гъәүрәт ачу!11+
Һәркемне әнанийәт697 адаштырды,
Кыйшайды шул сәбәбдән аяк басу.
Әхлякы мәрзыяне698 артка ташлап,
Мәхсүдне699 хәкарәтләп күңел басу;
Гөнаһымыз шомлыгыңдай җир күгәрмәй700,
Ягъмурдан коры калды безнең басу!
Капкага бер бай килсә: «Хуш килдең!» – дип,
Мосафир гариб килсә – өркеп качу!
 
* * *
 
Мулла булса, кибр701 булмай, куркак булсын,
Дин җулында җилмаядәй702 җуртак703 булсын;
Нисбәт берлән форма төзеп, сурәт сатмай,
Диндә – зирәк, дөньясына чуркак704 булсын.
Өйрәтсен шәкердләргә әүвәл иман,
Мелла булсын дин өчен җанын кыйган;
Мәгънәсен һәм үз теленчә төшендерсен, —
Вә илля705 ике яклап булыр Ибан12+.
Мулла булса – хаиф улып706, зарлы булсын,
Кирәк – бай, кирәк ул җарлы булсын!
Бу сүзне яратмаган мөганидләр707
Бәгазабә вә гъизә708 ярлып үлсен!
Дәүләткә адәм бармы котырмаган,
Эчләрен бәдгөманга709 тултырмаган?
Тугъры сүзгә һауасы очып бара,
Чатнаган пыяладай чытырлаган.
Хаклыкдан, урны килсә, тел тартбайды,
Акмулла дигән байгыш тыпырлаган14+;
Җарадан җөдәп җаткан мин кәретмен710,
Саескан-каргалар тор чыйкылдаган.
Шәригать исе чыкмас эшемездән,
Тәгамда хатамыз күп ашап-эчкән711;
Казакъ илә нугайда712 ибан-күйләк713,
Кыскартып киемләрен ноксан печкән714.
Ләфзы715 җирдә калмастай әфәнделәр,
Тәнбиһ кылу716 кирәк иде мондай эштән!
Хәзрәтләре бездәй хәкыйрь, гариб имәс,
Аларның пылауы15+ әзер, наны717 пешкән;
Мин байгыш әйтсәмдагы718 бәһасе җук,
Сүземнең къәдре китеп, өнем үчкән719, —
Дөньяда тулып яткан гъәзизләр бар,
Телләрен сандугачтай – акча кискән!
Үлчәгәч, күп салмаклар җиңел чыкды,
Бизмәненең поты чыгып утыз бишдән16+;
Тәдбир720, тәфәккерләр721 болай торсын,
Гъәйнендән «истигъфар» ның722 нокта очкан17+.
Тәкбирдәге фәтхәдән әлиф туар18+,
Әйтмәймен монау сүзне хәсәд-үчдән.
Нәсихәтдән мөстәбәгъәд кабул кайда?723
Хатасын тәхсин менән724 гомер кичкән.
Фарыз19+ гыйлем, тәгъәллемдә725 юк кайгысы,
Үзе укыр тәһәҗҗед726, торып кичдән
Тыш тәһарәт алу менән эш бетмәйде,
Булмаса чын тәһарәт әүвәл эчдән;
Дөньяга тую да юк, кую да юк —
Капчыгын канәгатьнең тычкан тишкән!
Бу йортка андан башка афәт тулган,
Тәрәкъкыйе истибдаддан без булдык хам727;
Башка милләт җәһәдендән728 дөньяны алды. —
Талаш берлән соңга калды әһле ислам20+.
 
326.Хакъ сәнасе – Ходайны мактау сүзләре.
327.Кешенең бәхетсезлеккә дучар ителгәнен азат кылсын.
328.Раббана – Аллабыз.
329.Әрүах – рухлар (биредә: ата-бабалар рухы).
330.Салат – намаз, дога.
331.Гөнаһлы өммәткә бәхет китерә торган кош канаты.
332.Чираг – шәм.
333.Сахрауи эчләренә – сахра (халыклары) арасына.
334.Бәгъдәссәлам – сәламнән соң, сәлам белән бергә.
335.Каласаңыз – теләсәгез (калау – теләү).
336.Аш эчбәй – ашамыйча.
337.Җанасу – янәшә булу, тиң килү.
338.Язайын – языйм.
339.Нәзар итбәй – нәзар итмичә (карамыйча).
340.Бол – бу.
341.Аласа – тәбәнәк.
342.Ойкламай – йокламый.
343.Таңасу – таңга чыгу, таңны каршылау.
344.Госса – кайгы, борчу.
345.Адасу – адашу.
346.Бөргә – борча.
347.Мәкян – урын, торган җир.
348.Сәргыя – җинаятьче, хаин, сатлык.
349.Тимермин – тимер белән.
350.Тас – таш.
351.Кирәгә – тирмә өйнең стена каркасы.
352.Күңеле якын кеше хәл сорап килми.
353.Мылтыкды – мылтыклы.
354.Тоткынның, сорасагыз, җае шулай,
  Адәмне шушындыйда (шундый хәлдә) адәм сыный.
355.Мирзаларды – мирзаларны.
356.Үтәләр яныбыздан (атларын) чыбыркылый-чыбыркылый.
357.Кей адәм – кайбер адәм.
358.Озап калган – озатылган, җибәрелгән.
359.Һиммәтле – олы җанлы.
360.Заигъ булу – әрәм булу.
361.Кесән – кешән, богау.
362.Тауыс – тавыш (гауга).
363.Касый-касый – кашый-кашый.
364.Кара күҗә – итсез шулпа ашы.
365.Ас – аш.
366.Күзнең ясы – күзнең яше.
367.Булма гасый – гөнаһлы булма.
368.Миндагы – миндәген (мин үзем дә).
369.Шаһбаз – лачын, шоңкарларның затлысы.
370.Катар килү – янәшә, бергә килү.
371.Талас идек – талаша, ярыша идек.
372.Иминлекнең кадере имин чакта.
373.Басыңнан – башыңнан.
374.Алтын такълар – алтын тәхетләр.
375.Бәла япкан дошманның кайгысы белән.
376.Мәрвәрд (мәрварид) – энҗе.
377.Карыскан – карышкан.
378.Хибес – төрмә, зиндан.
379.Балдай татыр – балдай татлыдыр.
380.Кыйсса кылу – хикәя итү.
381.Кайгы белән акыл, хәтер бетте.
382.Сөйтеп – шулай итеп.
383.Адәм тасыр – адәм ташыр (узыныр).
384.Җимәйтен – ашамый торган.
385.Кара ипине кытыр-кытыр чәйнимен.
386.Каза җитсә, бирә икән кодрәтле Ходай.
387.Тәтте җанай – «и татлы җан» мәгънәсендә.
388.Талай – шактый, бик күп.
389.Гариб бәндә – ил-йортыннан аерылган бәндә.
390.Җасым тыймай – яшемне тыялмыйча.
391.Үсәк – гайбәт.
392.«Дөреслекнең ахыры юк» дигән мәкаль бар,
  Дөреслек арысланы – Ходаем аралаган.
393.Маган – миңа.
394.Каскырлар – бүреләр.
395.Айтканды – әйткәнне.
396.Рәсем – гадәт, йола.
397.Онамау – килешмәү.
398.Караламан – гади кешеләр.
399.Күнбәйде икән – күмми икән.
400.Заң – закон (дөньяви, политик закон).
401.Каламаган – кабул итмәгән.
402.Алалау – аралап сайлап алу.
403.Ара – шөпшә.
404.Ак марал – затлы марал.
405.Абалау – һаулап, чәбәләп өрү.
406.Дулыгу – дулыга, борынгы сугышчыларның баш киеме.
407.Тумага – ау кошларының башына кидерелә торган бүрек
  (күзне каплап торыр өчен).
408.Тоткын кып – тоткын кылып.
409.Рәсем буп (булып) – гадәт, йола булып.
410.Голяма – укымышлылар, галимнәр.
411.Кәлям – сүз.
412.Җөзәдай – йөзә лә соң.
413.Таман – таба, табан.
414.Аргымакыйм (аргымакъ им) – аргамак идем.
415.Арыкны аркылы атлаган аргамак идем,
  Терәлеп туктап калдым текә ярга.
416.Кымбат – кыйммәт, кыйбат.
417.Сом – шом, шомлы.
418.Бикяр – бушлай, мәгънәсез.
419.Сауыскан – саескан.
420.Коты – котлысы.
421.Рәтсез илнең яшь егете аның котлысы булмас.
422.Саратан – зодиак тамгасы буенча июнь ае.
423.Кауес – зодиак буенча 9 нчы ай (ноябрьгә туры килә).
424.Кәсафәт – бәла, зыян.
425.Куңыз – коңгыз.
426.Игә күнбәс – иләүгә күнмәс.
427.Кайыс – каеш.
428.Табыс – табыш.
429.Җарасбайды – ярашмый(дыр).
430.Чагала – акчарлак.
431.Соры ишәк кордаш булса да, моңдаш булмас.
432.Чурчып төсү – ыргынып, сикереп төшү.
433.Кара димә – кара (халык) димә.
434.Мәстәк – буй-сыны кечкенә ат (бәләкәй ат).
435.Җалак (ирен) – ярылып, телгәләнеп, кибершеп беткән ирен.
436.Дин юлына чыгымчы аттай чигенүчән иде,
  Дау өчен дисә, аркасы җәрәхәтле атын да каулап китәр.
437.Унчә – ул кадәре.
438.Тагать – буйсынучанлык.
439.Мин ятам зар кылып бөек Тәңремә.
440.Эс – эш.
441.Заңга дөрест – законга туры килә торган.
442.Данешмәнд – белемле, укымышлы.
443.Почык кесе – борыны җимерек кеше.
444.Томсыгы очкан – томшыгы (борыны) юкка чыккан.
445.Шом илнең базарында кибет ачып.
446.Бәһасез буп – бәһасез булып.
447.Сыртынан – читеннән, арт ягыннан.
448.Күрмәңез җик – ят итеп күрмәгез.
449.Кик – үч, кинә.
450.Үсәкче – гайбәтче, яла ягучы.
451.Канчык – әнчек эт.
452.Кесе имәс – кеше түгел.
453.Нәгылып (нә кылып) – ничек итеп.
454.Саралмаса – сары (хәсрәт) алмаса.
455.Усы – шушы.
456.Килгәләп, хәл белешеп йөрсәгезче.
457.Аймин кәнде (ай менән көнде) – ай белән кояшны.
458.Тоткын буп – тоткын булып.
459.Канча – күпме.
460.Җаласымин (җаласы менән) – яласы белән.
461.Нәгылды – ни кылды, нишләде.
462.Даналары – белдеклеләре.
463.Нәби – пәйгамбәр.
464.Карак, ялганчы, яла ягучы дип.
465.Кандай – ничек, нинди.
466.Даты – кере, тутыгы.
467.Куры – калдыгы, дуены.
468.Асман – күк.
469.Бикяр – бушка, юкка.
470.Ләүхелмәхфуз – язмыш тактасы, тәкъдир язмасы.
471.Мосанниф – иҗат иясе, китап язучы.
472.Фискъ сүз – бозык сүз, начар сүз.
473.Нәгып – ни кылып, нишләп.
474.Кесән – кешән, богау.
475.Мөслим – мөселман, ислам динендәге кеше.
476.Эсинбәгән (синбәгән) – ышанмаган.
477.Мәдәд – ярдәм.
478.Үләң – җыр, шигырь.
479.Гъәни – бай.
480.Хөсне дидар – якты чырай, ягымлы йөз.
481.Пәрва – саклану, иминлек.
482.Мөзәлләт – кимсетелү, түбәнсетелү.
483.Фәсахәтдә хисан – матур сөйләүдә маһир.
484.Шәрмсар әйләү – телен бәйләү.
485.Әгәр бай кеше табышлы эштә үзе теләгән мактауга ирешмәсә.
486.Игътизар әйләү – кичерү, гафу итү.
487.Гомдәтел-әгъян – аксөякләр, аристократлар.
488.Гайненә алу – күз салу, игътибар итү.
489.Әгъния – байлар.
490.Зәһи садр кибар әйләү – бик нык олылау.
491.Мәтаййа – ат, менеш аты.
492.Мәрам – теләк.
493.Иддихаль әйләү – урынына җиткерү.
494.Батырлар, көчкә таянып, шатлыкка ирешерләр.
  Олылар байлык-зиннәттә күңел ачуны арттыра барырлар.
495.Ләбасе фахирә үзрә – бай киемнәрдә.
496.Мөсәйкъәл мөргы тависдай – купшы-көяз тутый коштай.
497.Фәза – ачык җир.
498.Мәҗалисен ифтихар әйләү – мәҗлесләрне бизәү.
499.Тәвангир – бай, хәлле.
500.Тәбәссемлә итеп икъбаль – елмаю белән каршылап.
501.Биңзәш – охшаш.
502.Аны шулхәтле хур санарлар, хәтта аның утырдашлыгыннан гарьләнерләр.
503.Химар – ишәк.
504.Мәсаиб – бәхетсезлек, бәла-каза.
505.Һауасына дәва булмау – һавалануга дәва тапмас.
506.Кибрендән – тәкәбберлегеннән.
507.Ихтикар әйлiәү – хурлау, хәкарәтләү.
508.Биш көнлек рәхәт-күңелле чоры белән горурланып.
509.Тәмәтти үзрә – ялкау гына.
510.Нәфар әйләү – нәфрәтләнү.
511.Санадир мөтрифинләр – олы исрафчылар.
512.Мәгаз Алла – Алла сакласын.
513.Гъар әйләр – оялыр, гарьләнер.
514.Әрҗөмәнд – затлы.
515.Паймал – аяк астында.
516.Ихракъ – яндыру; янып бетү.
517.Замирен, поргобар әйләр – күңелен караңгы (томанлы) итәр.
518.Хуш-амәд – хуш килдегез.
519.Мөфахирән софар әйләр – шатланып каршылар.
520.Чәрхнең җәүренә – (язмыш) тәгәрмәче изүенә.
521.Мәрдүд – кире кагылган, инкяр ителгән.
522.Каза (къәза) – язмыш, күрмеш.
523.Һәргиз – һәрвакыт.
524.Ләтаиф зимн – уен-көлке генә.
525.Гыйбарындан зимар әйләр – гыйбрәтләреннән уйланыр.
526.Лотф – чибәр, гүзәл.
527.Игъзаз идәр – газиз итәр.
528.Хар әйләр – хур итәр.
529.Дидәсендән – күзләреннән.
530.Сәйр итдерү – гиздерү.
531.Мәкам – урын.
532.Гөлгозар – гөлбакча, чәчәклек.
533.Мәсрүр – шатлыклы, сөенечле.
534.Гыйбадын – коллыгын.
535.Назыйм – нәзым сөйләүче (шагыйрь, автор).
536.Мәкян – урын, торган җир.
537.Нар – ут.
538.Ләкаб – кушамат.
539.Хибес – төрмә.
540.Хөллан – якын дуслар.
541.Сезгә күп игътизар әйләр – сезгә күп зарын әйтер.
542.Къәдәр – тәкъдир, язмыш.
543.Яшерен эшеннән (сәбәп) эзләп.
544.Мөбтәля – дучар.
545.Әхъяр – яхшы, изге, дус кеше.
546.Асылда, фетнә өчен явызларның сүзләре чыганак.
547.Нәкъ шулай ук күпме мәшһүрләр дучар ителгән.
548.Бөекләр дәвасын да, бәла-казасын да күрә килгән.
549.Әфазыйл – хәкимнәр; белем ияләре.
550.Вәли – хуҗа, башлык.
551.Лаикъдап – лаеклап.
552.Аса җөйрек – бик йөгерек.
553.Бөстан – гөл-бакча.
554.Язылган язмыш тактасы дигән тәхеткә.
555.Илтимас – үтенеч.
556.Сад-һәзәран – йөз-меңнәрчә.
557.Төсеп тормын – төшеп торам.
558.Мәзар – кабер, гүр, зират.
559.Сатылдым бер шом илнең базарына.
560.Һичбер кешедән хәбәр итү сүзе ишетмәдем.
561.Сунда да – шунда да.
562.Хибестә интизар буп – тоткында интизар булып.
563.Дананың ләфзы – белекленең сүзе.
564.Айтканды дип – әйткән иде дип, әйткәндер дип.
565.Нәзарың сал – күзеңне сал, яхшы мөнәсәбәтең күрсәт.
566.Кыйбласиде – кыйбласы иде.
567.Сүз полын – сүз бәясен (пол – акча).
568.Дат җогу – кер тию, тап йогу (тутыгу).
569.Бәләнд – югары, дәрәҗәле.
570.Саркыт – табындагы ризыктан өлеш; күчтәнәч.
571.Ташыйдыр сезнең дәүләт казаныгыз.
572.Багыңыз – бәхетегез (бакъ – бәхет).
573.Әрүагыңыз – әруахыгыз, биредә: нәселегезнең даны.
574.Данишмәнд – белемле.
575.Мивәсидең (мивәсе идең) – җимеше идең.
576.Көелдәсен – гүелдәсен (шауласын).
577.Китбәгән – китмәгән.
578.Икъбал – алга барган эш, киләчәк бәхет.
579.Юмартлыгың Гоман диңгезенең тамчысыдай.
580.Канча җорт – күпме халык.
581.Ихсан – изгелек, юмартлык.
582.Бәхетеңмин (бәхетең менән) – бәхетең белән.
583.Сул – шул.
584.(Ау кошының) бүреге – көмештән, ауың – алтын.
  Дәрәҗәсе югары – бөек шоңкарыбыз.
585.Нәкыйс – кимчелекле.
586.Һиммәтең – тулы куәтле, дәүләтең – киң.
587.Кот җоккан – бәхет эләккән.
588.Пәнаһлау – сыену.
589.Торымтай – ау кошларының бер төре.
590.Гыйнайәт – кайгыртучанлык, ярдәм.
591.Остап бирү – тотып бирү.
592.Тәңре калап – Тәңре теләп.
593.Бигөнаһ – гөнаһсыз.
594.Усы – шушы.
595.Саескан шикелле, авызы нәҗес түбән җаннарга.
596.Эс – эш.
597.Барчыгар – бардыр.
598.Кара май – дегет.
599.Фирасәтле – батыр, кыю.
600.Дана – укымышлы, белдекле, асыл зат.
601.Шәфәгать – яклау, бәладән йолып алу.
602.Усы арада – шушы җирдә.
603.Кятиб – язучы (автор).
604.Нида – зар-моң.
605.Мөстәгыйн – ярдәм теләүче, булышлык сораучы.
606.Җөда – аерылган, аерылуга дучар ителгән.
607.Афтаб – кояш.
608.Рәүнәкъ улу – нурлы булу; алга китү.
609.Салус – икейөзле, монафикъ; хәйләкәр.
610.Сәшкә – чәчкә.
611.Дәүран – вакыт, чор.
612.Гомречендә – гомер эчендә.
613.Голяма – галимнәр.
614.Бәгъдәссәлам – сәламнән соң.
615.Кәлям – сүз.
616.Госса – кайгы, хәсрәт.
617.Мөрәүәт – егетлек, галиҗәнаплык.
618.Җөдаңызга – үлгәннәрегезгә.
619.Туялмай күз – күз туя алмый.
620.Сагакъ – авыр, газаплы.
621.Догагүй – дога теләүче, догачы.
622.Дәгел үгәй – үги түгел.
623.Матчак – адәм актыгы.
624.Сезнең кашда – сезнең алда, сезнең янда.
625.Сыйрат – юл.
626.Мәркәб – менеш хайваны.
627.Мәрданә – ир-егет.
628.Коры борiын – борыны кипкән (үсеп җиткән бала).
629.Мөҗәррәд – ялгыз, берүзе генә.
630.Бырат (брат) – туган.
631.Арман – теләк-омтылыш, үкенеч.
632.Сәүдаэ – көчле теләк.
633.Һауа – һавалану, эрелек.
634.Гариб булмай – «мохтаҗлык күрмичә» мәгънәсендә.
635.Фокара сохбәтенә – фәкыйрьләр белән утырдашлыкка, якынлыкка.
636.Къәриб булу – якын булу.
637.Гадәте – йә көлү, яки хурлау.
638.Җәрех кылу – рәнҗетү; күңелен җәрәхәтләү.
639.Васыйль улу – ирешүче булу.
640.Үзенә (карата) яхшы уйны крепость итсә.
641.Хәкыйрь – хурланылган, мыскылланган.
642.Билгакес – киресенчә.
643.Тумыштан сәләте ким булса.
644.Мөкъирр булу – икърар итү, тану.
645.Комар – һәвәс.
646.Җауыр – ат аркасындагы ияр суккан яра.
647.Хәсәд – көнчелек, күралмау.
648.Фәсад – бозыклык, азгынлык.
649.Тәгъәннет – бәйләнү, каныгу.
650.Истихфаф – кимсетеп карау.
651.Раббани голяма – Аллага бирелгән галимнәр.
652.Бәлид – ахмак, аңгыра.
653.Кара май – дегет.
654.Датлау – пычрату.
655.Колап китү – егылып китү.
656.Зәррәдәй – тузан бөртегедәй (атом төшедәй).
657.Таңдау – сайлау.
658.«Ул чыннан да Алладан курка» га исбат кайда?
659.Хәшийәти галямәте – курку билгесе.
660.Заһир – ачык.
661.Сатун алу – сатып алу.
662.Алыс имәс – ерак түгел.
663.Голямаи ахирәт – ахирәтне кайгыртучы галимнәр.
664.Гыйззәти горурлык – кадер-хөрмәткә горурлану.
665.Вирд менән – дога белән.
666.«Раббәнә, зольмәна!» – «Йә Раббым, без золымлыкта!»
667.Зарлау – елау-сыктау, ялвару.
668.Мөкайяд – бәйләнгән, буйсынган.
669.Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.
670.Арасак – эзләсәк.
671.Аләт – корал, чара.
672.Коласак – егылсак.
673.Билфигыль – чынлыкта.
674.Күңелмин (күңел менән) – күңел белән.
675.Сәллә – чалма.
676.Укысак кисәтү аятен, әсәрләнү юк.
677.Мәхшәр – үлгәч яңадан терелү көне.
678.Хосусән – бигрәк тә.
679.Нәзарендә – карашында.
680.Һауасына – кәефенә, һавалылыгына.
681.Гъөррә – яхшы, сыйфатлы өлеш.
682.Тәүҗиһ ясiау – мөрәҗәгать итү, юнәлү.
683.Лаекларга ялагайлык кылмак кирәк.
684.Шайтаннар армиясен өскә чыгарып.
685.Бәкъәр – сыер.
686.Шуаз – ялкын.
687.Кампаю – төксәю; кабарыну.
688.Кураз – әтәч; ата күркә.
689.Вөҗүдемез гъәйне бер – булмышыбыз нәкъ бер.
690.Зөлҗәлял – олылык иясе, бөек зат (Алла).
691.Пәйгамбәрлектән файдаланылган гыйлем бер нур,
  Янып торган шәмен үзенең һавалылыгы сүндермәсә.
692.Фазыйль – өстен, олы галим.
693.Җийәр – ашар.
694.Багалмаса – мал бага (көтү көтә) алмаса.
695.Ислях кылу – төзәтү, реформалау.
696.Истикбәр – үз-үзен олы санау.
697.Әнанийәт – эгоизм, үзен генә сөю.
698.Әхлякы мәрзыя – яхшы күренерлек әхлак.
699.Мәхсүд – көндәш.
700.Җир күгәрү – җир яшелләнү.
701.Кибр – эре, тәкәббер.
702.Җилмая – тиз, йомшак йөрешле менеш дөясе.
703.Җуртак – юртак, йөгерек.
704.Дөньясына чуркак – дөнья (көнкүреш) эшендә булдыксыз.
705.Вә илля – вә әмма.
706.Хаиф улып – куркак булып.
707.Мөганид – кире беткән, карышучы.
708.Бәгазабә вә гъизә – газаптан һәм ачудан.
709.Бәдгөман – начар уй, яман шик.
710.Кәретмен – карт этмен.
711.Ашап-эчкән ризыкта дөрес (хәләл) булмаганнары күп.
712.Нугай – татар.
713.Ибан-күйләк – русча тегелгән күлмәк.
714.Ноксан печкән – хата печелгән, киселгән.
715.Ләфзы – сүзе.
716.Тәнбиһ кылу – кисәтү, тыю.
717.Нан – ипи.
718.Әйтсәмдагы – әйтсәм дә.
719.Өн үчү – тавыш бетү.
720.Тәдбир – алдан күрү, уйнап эшләү, чара.
721.Тәфәккер – фикерләү, уйлау.
722.Истигъфар сүзенең «гъ» хәрефеннән нокта төшкән.
723.Нәсыйхәттән тыелганны кабул итү кайда?
724.Тәхсин менән – яхшы дип әйтү белән, хуплау белән.
725.Тәгъәллем – өйрәнү, белем алу.
726.Тәһәҗҗед – төнлә торып укыла торган намаз.
727.Тиранлык көчәюеннән без тупасландык (эшкә яраксыз булдык).
728.Җәһәдендән – тырышлыгыннан.