Loe raamatut: «Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)», lehekülg 4

Font:

25+ Акмулла гарәп теле грамматикасы күренешләренә (мөзәккәр һәм мөәннәс, ягъни «ирлек» һәм «тешелек», янәсе, «хатын-кызлык» категорияләренә) таянып, телдәге бу ике җенеснең дә тигез хокуклы булуына күрсәтеп, үзләренең ирекләре белән масаючы оппонентларга җавап бирә: «Йөрәгем ир җенесле дип мактанмасын, чөнки Кояш (табигать!) каршында хатын-кыз җенесле йөрәк тә үзен сынатмый». Шагыйрьнең ирләр-хатыннар мәсьәләсе буенча икенче сүзләре дә игътибарга лаек.

 
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын, —
 

ягъни: ялган сатучы зур чалмалы ир-атка караганда, дөрес юлдагы гади хатын-кыз артыграк, чөнки кешенең җәмгыятьтәге урынын җенес сыйфаты белән генә билгеләргә ярамый.

26+ Къале бәйан – гарәпчә китаби стильдә «къаль» шәкеле (къалә тамырыннан: ул әйтте) махсус формула рәвешендә башка авторлардан күчерелгән фикерләр һәм цитаталар алдына куела, шуңа күрә «Мәрсия» дәге «къаль» не гадәти сүз дип түгел, бәлки «китапта язылган сүз» мәгънәсендә аңларга кирәк.

27+ «Җалал» га хашиясе – Ш. Мәрҗанинең «Әл-газъбөл-форату вәл маэөз зәлалү фи шәрхил-Җәлали» («Җәлал китабын аңлау өчен кирәкле саф чишмә суы») исемле хезмәте Урта гасыр мөселман философы, теолог Җәлалетдин Дуваниның (1502–1503 елларда үлгән) «Шәрхе гакаид» исемле әсәренә комментарий рәвешендә язылган. Мәрҗанинең бу китабы, Казанда дөнья күргәч, Стамбулда да кабат басылган.

28+ Йәде бәйза – ак кул, саф кул; бу урында борынгы яһүдиләр пәйгамбәре Мусаның (Моисейның) гаять юмарт һәм төрле могҗизалар күрсәтә торган «хикмәтле кулы» күздә тотыла.

29+ «Хикмәте балигасе» – Ш. Мәрҗанинең «Әл-хикмәтел-балигати фи шәрхил-гакаидин-Нәсәфийәти» («Нәсәфи гакаидын аңлатуда җитлеккән фәлсәфә») исемле китабы күздә тотыла. Бу әсәрне уку хакында Ф. Әмирхан болай искә төшерә: «Әл-хикмәтел-балига» ул вакыт өчен бик җөрьәтле саналырлык фикерләр, галләмәи Тәфтазани шикелле, ул вакыт мөдәррисләренең мәгъбуде919 булган кешеләргә каршы ыргытылган җөрьәтле тәнкыйтьләр – минем фикеремдәге Мәрҗани симасына920 гаҗәп муафикъ бер тәтиммә921 булып китте дә, бу, Казанның мәһабәт вә олугъ имамы, минем карашта инде зур мосаннифлар922 тезмәсенә барып тоташты… Без укыган заманның мәдрәсәләрендә бу тезмәнең нинди бер сихерле тезмә икәнен аңларга кирәк. Бу тезмә һәрбер тәнкыйтьтән югары, һәрбер фазыйләтнең923 югары баскычы иде… бер татар галименең шул тезмәгә илтихакъ итүен924 күрү миндә үзем аңлап җитә алмаган бер горур сыман нәрсә тудыра иде»925.

Нәҗметдин Нәсәфи 357/968 елда үлгән мәшһүр философ һәм теолог; аның төп әсәре «Гакаид Нәсәфи» дип аталган, һәм ул әсәр бөтен Урта гасырлар буена иң авторитетлы шәригать китапларыннан саналган. Үз хезмәтендә Ш. Мәрҗани шул китапка аңлатмалар язган һәм иске мәдрәсәләрдә абсолют авторитет булып исәпләнгән Сәгъдетдин Тәфтазани (1322–1390) белән кискен бәхәскә кереп, аның карашларын кире каккан.

30+ Әсхаб – сәхабәләр (күплек санда); сәхабә – Мөхәммәд пәйгамбәрне күреп белгән иярчен; хәдисләр, ягъни пәйгамбәрнең үзе әйткәннәре дип исәпләнә торган, дөреслектә күпчелеге мәкаль, әйтем һәм канатлы фикер ише сүзләр, сөйләмнәр шундый сәхабәләр тарафыннан теркәлгән.

31+ Мөхибулла – элек Ш. Мәрҗанигә каршы сөйләп, соңрак мондый эштән туктаган муллаларның берсе.

32+ Рәхмәтулла – бу да, Мөхибулла кебек, Мәрҗанигә бәйләнүдән туктарга мәҗбүр булган кеше.

33+ Кышкар хәзрәт – «Назурә» китабы басылып чыккач, Ш. Мәрҗанигә карата клерикаль муллалардан укмашкан көчле оппозиция башында торган, «Җарүдә» ише пасквильләрне (4 нче искәрмәне карагыз) язу эшен оештырган ата карагруһ Исмәгыйль хәзрәт Үтәмешев. Ул иң кадими Кышкар мәдрәсәсенең баш мөдәррисе, авыл мәчетенең имамы була. 1873 елны Казан муллалары Ш. Мәрҗани өстеннән Диния нәзарәтенә «рапорт» язып, аны төрле «җинаятьләрдә» гаепләгәч, мөфтият бу мәсьәләне тикшерер өчен махсус комиссия төзи һәм аның башына галимнең кан дошманы И. Үтәмешевне билгели; нәтиҗәдә алты айга Ш. Мәрҗанинең указын тартып алалар. Соңрак Диния нәзарәтенең бу карары ялгыш дип табыла, һәм шуннан соң Исмәгыйль хәзрәт җитәкчелегендә Мәрҗанине эзәрлекләгән иске руханиларның кайберләре актив көрәш мәйданыннан качалар. Югарыда исемнәре аталган Мөхибулла, Рәхмәтулла муллаларның «әүвәле кырын-ярын йөреп», соңрак «акылга утырулары» хакындагы Акмулла кинаясе шушы вакыйгалар мөнәсәбәте белән барлыкка килгән.

34+ Кәлям – 1) сүз, сөйләм; 2) догматик теология, схоластик фәлсәфә. Бу очракта Исмәгыйль хәзрәтнең дини схоластикада алдан баруы күздә тотыла булса кирәк.

35+ Курса хәзрәт – Габденнасыйр Курсави (1776–1812). Ш. Мәрҗанигә хәтле бездә дини клерикализмга каршы баш күтәргән, шунысы белән консерватив руханиларның ачуын кабарткан, хәтта Бохарада чакта әмир тарафыннан үлемгә хөкем ителгән кеше, Мәрҗанинең рухи остазы. Акмулланың бу фикер иясенә мөрәҗәгать итүе аның татар иҗтимагый фикере тарихы белән тирәннән кызыксынуын, мәсьәләне шактый җентекләп өйрәнүен күрсәтә.

36+ «Камигыльбидәга» – бидгатьләрне бастыручы, әсәр исеме.

37+ Дат – кер, тап, кимчелек; 1892 һәм 1907 елгы китапларда «заты» рәвешендә ялгыш басылган («даль» хәрефе өстенә артык нокта куелудан «зәл» килеп чыккан) һәм шул килеш яңа басмаларга да кереп киткән. Чынлыкта биредә хикмәт «яман сүзнең асылы» яисә «нәселе» хакында түгел, бәлки начар тәэсире, күңелдәге пычрак эзләре хакында бара.

38+ Әсәрнең Ш. Мәрҗани үлгәч өстәп язылган бу чын мәрсия өлешенең хәзерге әдәби телгә юлга-юл күчермәсе:

 
Ул кояшның зуры иде,
Якты яшен нуры иде,
Җәнҗалчыдан эре иде, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Шөһрәттә ул дан-ат алган:
Һич шөбһәсез энҗе-мәрҗән,
Чын белемгә юл башлаган, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Мәрсия яздым, мин – түбән, ким;
Сыйфатларын ачып бирим:
Бу чорда юк аңарга тиң, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Үлүен кайчан ишеттеләр —
Барча дус-иш көенделәр,
Труйский мөдәррисләр, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Гыйлеменә лаек даны,
Моңа дәлил язганнары
Һәм шулай ук зирәк аңы, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Кайчан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды:
Якыннары ятим калды, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Аны мактаучылар бик күп,
Дагыстан, Һиндтә дә чут юк;
Минем мактау исә чүп күк, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Батырлыкта иң көчле ул,
Затлылыкта иң өстен ул,
Чибәр сүздә иң үткен ул, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Узганнардан хәбәр биргән,
Сер дөньясын гизеп йөргән,
Чаршау-пәрдәләр күтәргән, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Рухын Алла тыныч итсен, —
Гафу, рәхим суын сипсен…
Бу кайгыдан йөрәк типсен, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
Ярдәмеңне итмәдең, Рабб, —
Үзем мескен, атым ябык:
Казан шәһренә бер барып,
       Күралмадым, үкенеч, аһ!
Илаһи, барлык хаҗәтем:
Кабул ит бу мөнәҗәтем, —
Әшәке бөтен халәтем, —
       Түзалмадым, үкенеч, аһ!
Юанам мин аны мактап,
Бәет язып казакъчалап,
Тараттым мин илләр буйлап, —
       Аерылдык, үкенеч, аһ!
 

39+ Мөдәкъкыйк кяшифеләстар – пәрдә (чаршаулар) күтәрүдә төпченүче галим. Болай әйтүе белән М. Акмулла Ш. Мәрҗанинең «Галяләтеззаман фи тарихи Болгар вә Казан» дигән мәгълүм әсәренә ишарә ясый шикелле, чөнки бу хезмәт исеменең тәрҗемәсе болайрак яңгырый: «Болгар һәм Казан тарихын каплаган заман пәрдәсе».

40+ Менең – 1907 елгы басмада «менем» яисә «мәнем (м.н.м.) рәвешендә ялгыш басылган.

41+ Бу урында текст бозылган (һәр ике басмада да шулай). Монда ике төрле ихтималның булуы мөмкин: 1) яки «Күкрәгең» дип башланган юлның ахыры «яман таштай» булырга тиеш, 2) яисә моннан соң хәреф җыйган вакытта нәкъ дүрт юл төшеп калган – «таштай яман» нан соң килә торган өч юл һәм «кай-тай» рифмасына беткән янәшә строфаның беренче юлы. Мәсьәләне төгәл хәл итү Р. Фәхретдинев шәхси китапханәсендәге «Мәрсия» нөсхәсен тапкач мөмкин булачак.

42+ Әсәрнең беренче версиясе яки варианты язылып бетүгә ишарәли торган мөһим факт: М. Акмулланың 1831 ел ахырында туган булуын исәпкә алсак, бу сүзләрне әйткән чакта аңар якынча 46–48 яшьләр була һәм 1877–1879 елларга туры килә.

45+ Аласа – элекке басмаларда алаша рәвешендә бирелгән. Әгәр шулай алаша – ат яисә «алача» ның казакъча яңгырашы (татарча: алача, казакъча: алаша) дип аңласак, мәгънәгә туры килеп бетми: бөекләрнең аты яисә идәндәге паласы… Дөреслектә, бу сүз казакъча киң мәгълүм аласа – тәбәнәкнең бозылган рәвеше булырга тиеш («син» хәрефе өстенә ялгыш өч нокта куелып «шин» гә үзгәрү нәтиҗәсендә), чөнки биек төшенчәсенең антонимы (киресе) – тәбәнәк (юлның мәгънәсе: «без мескен биек кешеләрдән тәбәнәкбез»). Мондый хәреф хатасы Акмулланың башка шигырендә дә очрый (232 нче биттәге искәрмәгә карагыз).

93 бит.

*** Бәгъдәссәлам, Нургали мулла, сезгә… – «Акмулланың озын бер касыйдәсендән бәгъзе бер бәетләр» дигән исемдә Риза Фәхретдиневнең «Асар» енә кертелгән (IV том, кулъязма), барлыгы 48 юл. Галим архивының табылу тарихын, андагы М. Акмулла шигырьләре хакында гомум мәгълүматны түбәндәге хезмәттән карагыз: М. Госманов. Яңа табылган әдәби, тарихи истәлекләр. – Казан утлары, 1966, 7 нче сан, 118–123 б.

Р. Фәхретдиневнең искәрмәсеннән күренгәнчә, шигырь Акмулланың зур күләмле әсәреннән аерым строфалар булырга тиеш. Текстны кайдан алуын Р. Фәхретдинев төгәл күрсәтмәгән. Әмма әсәрнең күчермәләре киң таралганга охшый, моны аның телдән язып алынган башка версияләре күрсәтә. Мәсәлән, Дусмаил Качкынбаев язмаларында сакланган версиядә 256 шигъри юл бар (шушы версия буенча, Ә. Вилданов тарафыннан башкортча басылган текст 200 дән артык юлны эченә ала; карагыз: Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 83–88 б.). Андагы текстның күп өлеше «Асар» дагы өзекләрдә күренми; шулай ук Р. Фәхретдинев теркәп калдырган строфаларның да күпчелеге Д. Качкынбаев версиясенә кермәгән. Өстәвенә соңгы язмадагы текстның телдән-телгә күчү нәтиҗәсендә шактый үзгәрүе дә, хәтта бераз яңаруы да сизелеп тора. Аерым юлларның, хәтта строфаларның бозылган булуы да шик тудырмый. Шулай да Акмулланың иҗат пафосын аңларга ярдәм итә торган моментлар бу версиядә дә шактый. Шуңа күрә «Асар» дан алынган текст белән бергә (а), Д. Качкынбаев версиясеннән дә кайбер өзекләр (б) китерүче лаек таптык (хәзер Казакъстан Фәннәр академиясенең гыйльми архивында саклана).

Укучыларга чагыштырып карау мөмкин булсын өчен, бераз үзгәреп кабатланган строфалар да тәкъдим ителде (барлыгы 156 юл).

Д. Качкынбаев тексты егерменче еллардагы шактый нык яңарган имля (орфография) белән язылганлыктан, ул версия документаль төгәллеккә дәгъва итә алмый.

Шушы версия буенча эшләнгән Ә. Вилданов публикациясе исә тагы да ныграк модернлашкан, нәтиҗәдә мәгънәгә зарар килгән. Моны б) бүлегенә бирелгән 10–20 нче (чагыштырулар шунда кадәр генә эшләнде) искәрмәләрдән укучылар үзләре дә ачык күрерләр (мисаллар татарча орфографик эквивалентта бирелә).

а)

1+ Нургали мулла – Д. Качкынбаев язмаларында текстка бирелгән «Буауи Нургали хәзрәткә язган рәддиясе, Шиһаб хәзрәтне яклап» дигән искәрмәгә караганда, сүз Буа шәһәрендә яшәп, Мәрҗани эшчәнлегенә каршы чыккан бер консерватор рухани – Нургали Хәсән улы әл-Мирзави әл-Казани (1852–1919) хакында бара.

2+ «Йөз» гә – казакълардагы традицион кабилә-административ бүленеш – Олы йөз, Урта йөз һәм Кече йөзләр күздә тотыла. Биредә сүз Урта йөз хакында барса кирәк.

3+ Сүз бозылган, дөресе «йиңәм» (җиңәм) булырга охшый.

4+ Әһле сөннәт – сөннәткә иярүчеләр, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәр кушканнары буенча эш йөртүчеләр, «чын мөселман» дигән мәгънәдә.

5+ Кәлямулла – Алла сүзе; Коръән күздә тотыла.

6+ Атам имяз, остаз имәз – атам түгел, остазым түгел, ягъни Ш. Мәрҗанинең Акмуллага кардәш тә, мәдрәсәдә дәрес укыткан хәлфә дә булмавына ишарә.

7+ Ногман – күренекле фәкыйһ, шәригать белгече Ногман ибне Габдулла Мөхәммәд Әбү Хәнифә әл-Мәгъриби (974 елда үлгән).

8+ Локман – легендар табиб һәм акыл иясе Локман Хәким.

9+ Д. Качкынбаев версиясендә «мөҗәддид» – яңартучы, яңалык кертүче.

б)

10+ Ә. Вилдановта: бузат; учак янында, гадәттә, бозау уйнаклый.

11+ Әрүахың…– Ә. Вилданов публикациясендә бу сүз «рухларың» дип үзгәртелү нәтиҗәсендә мәгънәгә хилаф булган, чөнки монда сүз «җан» (дух) төшенчәсенең күплек саны хакында түгел, бәлки, татар һәм башкорт телләрендәге рухлар мәгънәсендәге әрвахтан үзгә буларак, казакъчага хас «ата-баба, нәсел даны» хакында бара. М. Акмулла карагруһ Нургалинең рухын күтәрергә, ягъни күңелен ачарга җыенмый, бәлки аның, ирония белән әйтсә дә, яманатын фаш итәргә ниятли.

12+ Уфа басмасында болай үзгәртелгән:

 
Бәлки, син ул тарафта дамелладыр,
Хакыйкатьтә йә уңда, йә сулдадыр?
Әмма чын галимнәрдән булам дисәң,
Сабыр кылу кирәк иде бу юлда бер.
 

13+ Шунда ук:

 
Мәрҗанине җиңеп чыгу сезгә мәмнугь,
Гадавәт җиһанга фаш хөсет матмугъ,
Ул Фазылны алдамакка ниәт кылып…
 

14+ Шунда ук: сәламәт торса икән камил телең

15+ Шунда ук: биниһайә әшәкелек кылды дигәч…

16+ Шунда ук:

 
Мөселманның каһәре суккан микән,
Хат язмай басылмас синең җенең…
 

17+ Ә. Вилданов строфаны версия ахырындагы аның икенче варианты белән алмаштыра.

18+ Шунда ук:

 
Бөтенесен җиңәм дигән сәүдә белән.
Сөннәтчә һәм булмайсың, һәм алдайсың,
Әһле сөннәтмен дигән дәгъва белән…
 

Монда зат һәм сан формаларын алыштыру шигырьнең публицистик көчен киметкән.

19+ Шунда ук:

Казакъ (!) халкы башларын без каңгыраттык. Кулъязмада «Казан» сүзе (нун белән) бик ачык язылган.

20+ Шунда ук:

Эчен явыз уй белән тутырмаган. «Гөман» белән «явыз уй» арасында шактый зур аерма бар бугай… һ. б.

21+ Сөйүтый – Җәләлетдин Абелфазыйль Габдрахман ибне Мөхәммәд әс-Сөйүтый (911 елда үлгән), күренекле Урта гасыр фәкыйһе, тарихчы һәм тәфсирчесе (Коръәнгә аңлатмалар бирүче); Газали – Әбү Хәмид әл-Газали (210 нчы биттәге 7 нче искәрмәгә карагыз). Әмма бу тарихи реалийләр белән тәэмин ителгән конкрет эчтәлекле юллар Уфа басмасында икенчерәк төсмер алган:

 
Һәрберсе гыйлемдә әһле тәхкыйк,
Нәселдән мыскыллаучы зат булмаса,
Күпчелек башкалардан бу – мөдәкъкыйк.
 

Нәтиҗәдә «мәгассөннәт» гадәти фәнгә, ә конкрет тарихи шәхесләр – Сөйүтый һәм Имам Газали – «нәселдән мыскыллаучылар» га әверелгән…

22+ Форат – хәзерге Сурия һәм Гыйрактагы Евфрат елгасы күздә тотыла.

107 бит.

*** Һәр заман сүз башланыр… – «Акменла әфәнденең мәхбүс заманында иншад итдеке тәхәссер шигырьләре» («Акмулла әфәнденең төрмәдә утырган вакытта иҗат иткән моңсу шигырьләре») дигән баш белән 1904 һәм 1907 елгы җыентыкларга кергән. Барлыгы 279 шигъри юл; ләкин беренче басмада ниндидер бер сәбәпләр белән дүртме-бишме яисә аннан да күбрәк шигъри юллар төшерелгәнгә ишарә бар (8, 19, 20 һәм 22 нче искәрмәләрне карагыз). Бу кыскартуларның цензура тәэсирендә яисә җыентык өчен файдаланылган кулъязма чыганакның җитешсезлеге нәтиҗәсендә булуы бик ихтимал (1907 елгы китаптагы текст элгәре басманың орфографик яктан чак кына эшкәртелгән варианты булудан арыга китми).

Әсәрнең 160 юлга якын кыскарак варианты X. Гали җыентыгында саклана (аннан алынган өстәмәләрне 32 нче искәрмәдән карагыз).

Автор тарафыннан «сахрауи эчләренә» – казакъ танышларына адресланып махсус язылганлыктан, шигырьдә саф казакъча лексик һәм грамматик элементлар шактый актив кулланылган.

Совет чорында әсәрләрнең аерым-аерым өзекләре генә басылып килде.

Бу җыентыкта текст 1904 һәм 1907 елгы басмалар буенча чагыштырылып, ихтимал һәм бәхәссез ялгышлары төзәтелеп бирелде, орфографик дөресләүләр искәрмәләрдә махсус күрсәтелә барды.

1+ Бисмилла – Коръәндә һәм башка дини, фәлсәфи китапларда еш очрый торган доганың: «Әгузе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим, бисмилләһир-рахмәнир-рахим, ягъни «Алланың рәхмәтеннән сөрелгән шайтанның явызлыгыннан Аллага сыенам, һәрбер эшемне рәхимле Алла исеме белән башлыйм», – дигән мәгънәдәге махсус формуланың бер сүзе. Мөселман кешеләре өчен, һәр эшкә башлаганда, теләсә нинди гамәлгә тотынганда, әлеге формуланы уку зарури дип исәпләнгән. (Алай итмәсәң, имеш, бер эшең дә алга бармас…) Күбрәк ул доганың икенче өлеше генә әйтелгән, тора-бара шул икенче өлешенең беренче сүзен (бисмиллаһи – Алла исеме белән) әйтүне дә җитәрлек дип тапканнар. Бу сүз «гамәл башы» формуласы буларак фольклорга да кергән: «Бисмилләһи вә билләһи, җитте корбан гаете…» (бәетләрдә).

2+ Мөхәммәд – ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр (570–632). Элгәреге дәвер Шәрык китапларында әсәрнең кереш-багышлау өлешендә Алла исеменнән соң пәйгамбәрне телгә алу киң таралган гадәти традиция күренеше булган.

3+ Аять – Коръән сүрәләрендә аерым җөмләләр, шигъри юллар; хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәргә нисбәт ителә торган канатлы сүзләр, әйтем һәм мәкальләр.

4+ Акмулла – 1907 елгы басмада «Акменла» рәвешендә китаплаштырып бирелгән. Строфадагы башка рифмадаш сүзләрдән күренгәнчә, исемнең «Акменла» рәвеше соңрак редактор тарафыннан кертелгән булуы шиксез.

5+ Җазган – 1904, 1907 елгы җыентыкларда бу сүз «юлдан язган» мәгънәсендә «хаталанган, гөнаһлы булган» дип аңлатыла. Ләкин чынлыкта сүз «сахрауи» халыкка хат язу хакында бара; киресенчә булганда, шагыйрьнең үзенә алган «хак мулла», «пакь мулла» дигән эпитетлары мәгънәсен югалта.

6+ Аласа – элекке һәр ике басмада да «алаша» дип басылган; төзәтеп укуның сәбәбен «Мәрсия» гә бирелгән аңлатмадан карагыз (225 б.).

7+ Ойкламай – 1907 елгы басмада «йокламай» рәвешендә орфографик яктан яңартылып бирелгән. Шагыйрь теле стихиясенә 1904 елгы басма рәвеше туры килә.

8+ 1904 елгы басмада күпнокталар куелуга караганда, бу урында текстның яисә бозылган, яки бераз кыскартылган булуы ихтимал.

9+ 1904 елгы китапта: башым; 1907 елгы басмада төзәтелгән.

10+ 1904 елгы җыентыкта «хакы да» рәвешендә ялгыш басылган.

11+ 1904 елгы китапта «башы» рәвешендә бирелгән.

12+ Мифтахетдин Акмулла бер-ике мәртәбә казакъ арасында өйләнеп карый, ләкин бер никяхы да уңышлы булмый; шундый никях җәнҗалларының берсе нәтиҗәсендә (әче теллелеге өчен дә!) ул хөкемгә тартыла, монда шуңа ишарә.

13+ X. Гали күчермәсендә бу ике юл болайрак яңгырый:

 
Мансурдай хәлифәгә каршы килеп,
Имам Әгъзам зинданда вафат булган.
 

Мондый турыдан ярган юлларның редактор тарафыннан үзгәртелгән булуы бик ихтимал.

Имам Әгъзам – ислам динендәге төп юнәлешләрнең берсе булган хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы атаклы фәкыйһ Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабитның (699–767) мактаулы титулы: имам әгъзам – бөек имам. Ислам динендәге халыкларның күпчелеге, җөмләдән татарлар, башкортлар, казакълар һ. б. Урта Азия халыклары элек шул хәнәфи мәзһәбен тотканнар. Аның төп хезмәтләренең берсе «Әл-фикъһ әл-әкбәр» («Фикъһелкәбир») бездә элек төп шәригать китапларының берсе сыйфатында кулланылган. Горур, буйсынмаучан холыклы Әбү Хәнифә Гарәп хәлифәлегендәге дәүләт башлыклары белән тыныч яши алмаган, берничә мәртәбәләр төрмәдә ябылган, шәһәр мәйданнарында камчы белән суктырылган. Габбасыйлы хәлиф әл-Мансурның (754–775) үзенә баш казый хезмәтенә чакыруын кире каккач, ул янә төрмәгә эләгә һәм, риваятьләргә караганда, хәлиф әмере буенча агулап үтерелә. Әбү Хәнифәнең җеназасына (күмү мәрасименә) кырык меңнән артык бәгъдадлы катнаша, егерме көннән артык шәһәр халкы аның каберен саклап ята.

14+ Һәр ике җыентыкта да Акменла рәвешендә бирелгән, моның хәреф җыю вакытында кертелгән яңалык булуы ихтимал.

15+ Исәнгилде, Батуч – Троицк шәһәренең көньяк-көнчыгышы тарафында яшәгән казакъларның кыпчак кабиләсе, карабалык таифәсенә кергән карагыз ыруы башында торучы казакъ байлары; риваятьләргә караганда (шигъри текстларда да шулай), Акмулла шуларның әләкләве буенча төрмәгә эләккән.

16+Кара чикмән – кара җилән киеп йөрүче христиан миссионерлары күздә тотыла.

17+ Корчаңгы чире өердәге бөтен атларга да йокмый, бәлки иң хәлсез, көчсез хайваннарга эләгә.

18+ «Мәрсия» әсәренә бирелгән 15 һәм 28 нче искәрмәләргә карагыз.

19+ Кече йөз – казакъ урдаларыннан Кече йөз (казакъ ханлыклары чорыннан калган административ бүлек). Ырымбур – Оренбург шәһәре.

Рифмалар системасының төгәлсезлегенә караганда, шушы бәеттән элек («Мондый эш…»кә кадәр) тагын ике юл төшеп калганга охшый.

20+ 1904 һәм 1907 елгы басмаларда шулай күпнокталар куелган.

21+ Хызыр – дини мифология буенча, гел изгелек эшләп йөри торган Хозыр Ильяс исемле пәйгамбәр.

22+ Элекке тулы басмаларның икесендә дә юллар төшерелгән.

23+ Дин сөннәте – дин гадәте (Мөхәммәд пәйгамбәр эшләгән яисә эшләргә кушкан, эшләнүе кирәкле, файдалы табыла торган гамәлләр; үтәлүе мотлак зарур булган фарыздан соңгы икенче дәрәҗәдә дини бурычлар).

24+ Әбүҗәһел – Мөхәммәднең ислам динен таратуына нык каршылык күрсәткән кораеш кабиләсе башлыкларыннан; чын исеме – Әбү Хәкәм Гомәр бине Һәшам; Әбүҗәһел исә Мөхәммәд тарафыннан бирелгән кушамат (624 елны мөселманнар тарафыннан үтерелгән). Әбүҗәһел исеме кирелеккә, наданлыкка синоним булып киткән.

25+ Муса һәм Фиргавен – «Мәрсия» әсәренә язылган 15 һәм 28 нче искәрмәләрне карагыз.

28+ Газиз Йосыф – борынгы яһүдиләр патшасы Ягъкуб пәйгамбәрнең улы гүзәл Йосыф Урта гасыр Шәрык риваятьләрендә агалары тарафыннан нахакка җәберләнгән, әмма нинди авыр хәлләргә төшсә дә, ул кешелек йөзен, рухи пакьлеген югалтмаган олы җан сыйфатында сурәтләнә. XIII йөз төрки шагыйрь Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы да шул сюжетка корылган. Акмулла интерпретациясендә Йосыф образы нәкъ Кол Галидәгечә яктыртыла.

27+ Исраил – Израил – яһүдиләрнең төп бабаларының исеме (биредә Ягъкуб пәйгамбәрнең һәм аның балаларының яһүдиләрдән булуына ишарә).

28+ Бу сүз хакында «Мәрсия» гә язылган 37 нче аңлатманы карагыз. 1904 елгы басмада «даты» дип дөрес басылган, 1907 елгы китапта «заты» дип ялгыш үзгәртелгән.

29+ «Асылны сүккән менән» дигән юлдан башлап, бу ике строфа Шиһаб Мәрҗанигә багышланган «Мәрсия» дә дә бар; соңгы әсәрдә ул чак кына үзгәртелеп, гади сөйләмгә якынайтылып бирелгән.

30+ Имам Әгъзам – 13 нче искәрмәгә карагыз.

31+ 1907 елгы җыентыкта «мөселман» дип үзгәртелгән, ләкин бу ритмны боза.

32+ Хәсән Гали җыентыгында басмага кермәгән мондый строфалар вариантлылык җәһәтеннән игътибарга лаек:

 
Асылда хәмед-сәна926 Ходайга хас,
Башкага филхәкыйкать әйтеп булмас;
Дөньяның кәмаләте – бары сагым,
Сагымга927 алданады исерек-мас.
Бер каза килмәй торса, бәндә ташыр,
Каза дигән адәмнең күңлен басыр;
Дәүләткә гафил бәндә исерәде,
Кей ахмак аша сөйләп былчылдашыр928,
(…)
Суфый буп929 Суфый Аллаяр-акын үткән,
Ходага әүлиялар җакын үткән.
Яшендәй Муса менән үчдәш булып,
Фиргавен шул сәбәбдән кяфер үткән.
(…)
Кайгыдан гъәзиз басым айналады,
Ир-җегет кулга төшсә – уйланады;
Ходайдан фәрман килсә, нә чара бар? —
Чынҗырмин930 арыслан да байланады931.
(…)
Яхшылар җәфа тарткан җала менән,
Булганлар күп бичара бәла менән;
Ходайдан оялмаган Карун мәлгунь
Мусага җала җапкан зина менән.
(…)
Җабыктым моңчылыкны уйлай-уйлай,
Бол җирдә һичберәүгә сүзем сыймай;
Өстемдә керле күйләк932, җәндеге күп933,
Шәшпайлары934 сәфәр кылар тегеш буйлай.
(…)
Димәң(ез) кандай затмин935 тиңдәшәмез,
Нә чара туры айтканга күнмәсәңез;
[Бер нәрсәдән], агалар, хәүфитәмен936:
Анасы нугай кызы димәсәңез.
 

Кайбер хәбәрләргә караганда, Акмулланы төрмәгә утыртуга сәбәп кешеләр аның өстеннән «ул үзе нугай! (татар), ләкин солдат хезмәтеннән качып, казакъ булып йөри» дип әләклиләр һәм төрмәгә яптыруга ирешәләр. Акмулла исә әкәсе, ягъни үз атасы Мөхәммәдьярны, кайсыбер әсәрләрендә казакъ кешесе итеп күрсәтә һәм, ул үлгәч, чичәсенең (анасының) истәккә (башкортка) иргә чыгуын әйтә:

 
Акмулла алты яшьдә йәтим калган,
Әкәсе үлеп, чичәсен истәк алган…
 

Әлбәттә, шагыйрьнең чыгышына, биографиясенә караган мондый материаллар җентекләп өйрәнүгә мохтаҗлар.

128 бит.

*** Гаҗәб: һәркем гъәни булса… – Троицкида төрмәдә утырган чакта «Таш мәдрәсә»дә укытучы Хафиз хәлфәгә адресланган хат белән бергә җибәргән. Хаттагы «Мөнәҗәтләр» дип исемләнгән ике шигырьнең (шушы һәм «***Минем кебек булыр микән бәхетсез…» дип башланган әсәрнең) оригиналы Уфадагы Р. Фәхретдинев архивында сакланып калган, ә 40 юллы варианты «Асар» ның дүртенче томына кертелгән (галим архивының табылуы хакында: Казан утлары, 1966, 7 нче сан). Шигырьнең кыскача, мәгәр «Асар» га кермәгән строфаларын эченә алган ике варианты «Шура» журналында басылган (1913, 18 нче сан; 1917, 20 нче сан). Кайбер текстологик фактлар әсәрнең соңрак та эшкәртелүенә һәм тулыландырылуына ишарә итә. Текст кулъязма һәм басма вариантлар буенча алынды.

Хафиз хәлфәгә җибәрелгән әлеге ике шигырьнең ничек тууы хакында шагыйрь үз хатында болай яза:

«Югаргы Таш мәдрәсәдә мелла Хафизга. Бәйтелхәзиндән937.

Үткән җомгаларда Ташкәнд сартының мирзасы ясаган туй җыены илә олугълар вә кечекләр, атлылар һәм җәяүлеләр, зур җәмәгать булып, безнең тугърымыздан үтеп китделәр. Мин моны тәрәзәдән күреп утырдым. Баручылар һәм кайтучылардан, мине хәтерләренә төшереп, бер генә кеше дә безгә каерылып караучы булмады. Шушы вакытда үземезнең зилләтдә вә горбәтчелекдә938 булуымызны уйлап күңелемез бозылды, ихтыярымыз китеп, күзләремездән яшьләр тамды. Моңаеп, үз-үземә килеп утырдым да шушы мөнәҗәтне иншад итдем939. Ләкин, шул көндән бу көнгәчә килүче булмаганлыкдан, мөнәҗәтне тапшыра алмадым.

Мелла Хафиз! Сез ләтафәт вә фәсахәтдән беркадәр миһермәндсез940. Шуның өчен бу мөнәҗәтне сезгә йибәрдем. Әкъсайы мәрам вә матлабы къәлбе мөттәһам941 шулдыр ки, фәкыйрьнең каләмендән садр булган942 кимчелекләрне гафу кыласыз вә дәрдемәнд җаныны дога белән мәсрүр итәсез943. Мондан элек дә сөйләгән мөнәҗәтләрем бар иде. Аларны казакъ шәкердләре сорап алып китделәр. Калганлары булса да, акка күчерелмәгәнләр. Әгәр дә кәгазь алдыра алсам, язып йибәрермен.

Барча талибләргә сәлам күндереп, фатихә өмид ителде. Хөрмәтле Дамелла Мөхәммәд мәхдүмгә сәлам әйтәсез».

Хаттагы шигырьләр һәм адресат хакында Р. Фәхретдинев болай яза: «Бу мәктүбне вә ике төрле вәзендәге шигырьләрене Акмелла Труйский шәһәрендәге хибесханәдән мәдрәсәдә хәлфә булып торучы Ләмәзтамак авылының Хафизгә язган. Бу Хафиз мелла күпдән вафатдыр».

1+ Локман – 228 нче биттәге искәрмәгә карагыз.

2+ «Асар» ның 4 томына кергән бу строфаның басма варианты болайрак яңгырый:

 
Казакъда булса би әмдель
       бәшашәтлә идәр икъбаль,
Ки бәйтелгъәнкәбүт мисле,
       фәкыйри тар-мар әйләр, —
 

ягъни «казакъта биләр килгәндә, шатлык белән каршы алырлар, (әмма), үрмәкүч оясы шикелле (тозак корып), фәкыйрьне юк итәрләр».

«Асар» да тагын мондый строфа китерелә:

 
Дәрига, әрҗөмәнд ирләр
       Фәкыйрьлекдән булып паймал,
Хәйа пәрдәсене ертып,
       Замирен порхобар әйләр.
 

Акмулланың автографына караганда, Р. Фәхретдинев өч строфадан соң килә торган строфаны бу урында ялгыш кабат язып куйганга охшый (автографның фотокүчермәсен карагыз: Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 76 б.). Шуңа күрә «Асар» да шигырь күләме 38 буласы урынга 40 юлдан гыйбарәт, һәм анда «поргобар» – бик томанлы, караңгы урынына «порхобар» дип уңышсызрак укылган.

3+ Бәет «Шура» да басылган варианттан алынды (1913, 18 нче сан).

4+ Бу урында хәзерге кыргызлар түгел, ә казакълар күздә тотыла (элекке рәсми атама буенча).

5+ Бәет «Шура» дан алынды.

6+ Бу урында ике сүзне укып булмый; «Асар» да да укылмыйча калган; «Шура» га исә бу строфалар бөтенләй кермәгән.

135 бит.

*** Минем кебек булыр микән бәхетсез… – Р. Фәхретдинев архивындагы кулъязмалар буенча бирелә. Әсәрнең язылу тарихы, табылу шартлары буенча тулырак мәгълүматны «Гаҗәб: һәркем гани булса» дип башланган шигырьгә бирелгән искәрмәдән карагыз (238 б.). Татарча беренче мәртәбә «Казан утлары» журналында басылган (1966, 7 нче сан). Теле беркадәре үзгәртелгән, строфалары үзара буталган икенче вариантын Ә. Вилданов башкортча бастырган (Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 73–74 б.).

1+ Мөгаллиме Сани – Икенче Мөгаллим, атаклы Урта гасыр фикер иясе, баек галим – энциклопедист, мәшһүр философ Әбүнасыр Мөхәммәд ибне Тархан ибне Узлагъ әл-Фарабиның (870–950) мактаулы исеме. Сырдәрья буена урнашкан Утрар шәһәре янындагы Фараб (Параб) дигән җирдә төрки гаскәр башы гаиләсендә дөньяга килгән; башлангыч белемне үз илендә алып, төрле фәннәрдә югары дәрәҗәгә гарәп илләрендә (Димәшкъ, Бәгъдад һ. б. шәһәрләрдә) ирешкән. Күп телләр белеп (җөмләдән, борынгы сирия, грек телләрен дә), формалашып килә торган классик «Шәрык фәннәрен» антик Греция, Рим дөньясының гыйльми казанышлары белән таныштыруга, бигрәк тә Аристотель хезмәтләрен аңлатуга, шәрехләүгә күп көч куйган. Шуңа күрә Шәрык дөньясында Аристотельне (Аристу хәкимне) «Мөгаллиме әүвәл», ягъни «Беренче остаз» дип атасалар, әл-Фарабины «Икенче мөгаллим» дип олылаганнар. Зур дәрәҗәләргә ирешүгә карамастан, әл-Фараби көнкүрештә һәм кешеләр белән мөнәсәбәттә үзен бик гади тоткан, шунысы өчен замандашларының ихтирамын казанган.

137 бит.

*** Әссәламегаләйкем асыл затка… – 1904, 1907 елгы җыентыкларда «Акменла әфәнденең солтан Гобәйдулла (Чыңгызхан) ибне Җиһангирхан җәнабләренә яздыгы иштикя вә гаризаседер (Акмулла әфәнденең солтан Гобәйдулла (Чыңгызхан) Җиһангирхан җәнабләренә язган зар һәм гаризасы)» дигән баш белән басылган.

Текст 1904, 1907 елгы басмалар буенча бирелде.

1+ Әсәрдә, адресатка нисбәтән кулланылган эпитетларга караганда, бу шигъри үтенечнең бик дәрәҗәле аристократка, югарыда аталган солтан Гобәйдуллага адреслануы шик тудырмый. Гобәйдулла солтан Бүкәев – Кече йөз казакъларының соңгы ханы Җиһангирнең улы – Гобәйдулла солтан Петербургта укый, хәрби белем ала, генерал дәрәҗәсенә ирешә. Аның тарих-этнография белән кызыксынуы, фән кешеләре, җөмләдән, казакъ мәгърифәтчесе Ч. Ч. Вәлиханов, татар галиме һәм фикер иясе X. Фәезхановлар белән якыннан аралашуы мәгълүм.

1935 елны Алма-Атада чыккан китапта исем «Солтан Габдулла» дип укыла944, бернинди аңлатма һәм искәрмә бирелми.

X. Гали мәгълүматларына караганда, Акмулланың бу шигыре солтан Чыңгыз Вәлихановка (1811 елда туган), ягъни Чукан Вәлихановның әтисенә адресланган. Әсәрдәге титуллар (асыл зат һәм солтан, принц) ике шәхескә карата да туры килә. Версияләрнең кайсысы дөрес – моны киләчәк эзләнүләр күрсәтер.

2+ «Гакыллы кешегә ишарә дә җитә» дигән әйтем күздә тотыла.

3+ Күрәсең, Акмулланың шушы рухтагы икенче бер шигъри хаты да булган.

4+ Бу урында ике юл шигырьнең төшкән булуы ихтимал – строфа тулы түгел.

5+ Ике басмада да «пиркуәт» (яисә «пир-кот») рәвешендә бирелгән булса да, поркуәт – тулы куәт дип уку дөресрәк табылды.

6+ Беренче басмаларда моннан соң:

 
Алмагач ашъян945 тоткан сез бер шаһбаз,
Шаһбаздан946 ит дәм иткән947 без дә бер таз;
Чын затым сорасаңыз – мин бичарә
Дәрдемәнд Хөббихуҗа ибне Нияз, —
 

дигән дүрт юл китерелә. Хәсән Гали язмаларыннан алынган Р. Фәхретдинев материалларында исә әлеге дүртьюллыктан соң аның дәвамы сыйфатында тагын бер строфа китерелә:

 
Аргы атам Әбүталиб Ширьяздан,
Бер мулла тапдан чыккан948 моны язган;
Сезләрдән изге нәзар949 өмид итеп,
Акмулла без фәкыйрең илдән язган.
 

X. Гали сүзләре буенча, бу сигез юллы шигырь Акмулланың «Себер ханларындан Чыңгызхан ибне Вәлиханга» язган хатыннан булуы аңлашыла.

Сигезьюллыкның Мифтахетдин Акмуллага нисбәт ителүе бәхәсле икәнлеге хакында югарыда (кереш мәкаләдә), Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинев фикерләренә таянып, беркадәре язылган иде инде. Өстәп шуны гына әйтергә кирәк: әлеге ике строфаның текстка бер-бер артлы өстәлүе (1904 елгы басмага керү һәм X. Гали тарафыннан «тулылану») аларның шигырьгә соңрак, башка текстлардан алып кушылуын күрсәтә. Әмма төп текстның Акмулланыкы булуы артык шик тудырмый: анда кулланылган характерлы эпитетлар, поэтик фигуралар, Мифтахетдингә генә хас сүз тезмәләре, махсус алымнар шагыйрьнең башка әсәрләрендә дә очрый. Шигырьнең ялварулы тонына килсәк, бу бик аңлаешлы: 1867–1871 еллар тирәсендә нахакка тоткынлыкта интеккән шагыйрьнең бик аптырау минутларында «асыл зат солтанга» сыенырга омтылуы табигый хәл.

919.Мәгъбуд – табыну объекты.
920.Сима – төс-кыяфәт, образ.
921.Тәтиммә – кушымта.
922.Мосанниф – иҗат кешесе.
923.Фазыйләт – олылык, бөеклек.
924.Илтихакъ итү – кушылу.
925.Ф. Әмирхан. Әсәрләр. II том. – Казан, 1958. – 460–461 б.
926.Хәмед-сәна – Алланы олылау, мактау.
927.Сагым – рәшә; мираж.
928.Былчылдашу – шапылдашу, лыкылдашу.
929.Суфый буп – суфый булып.
930.Чынҗырмин – чылбыр белән.
931.Байланады – бәйләнә(дер).
932.Күйләк – күлмәк.
933.Җәндеге күп – җәнлеге күп.
934.Шәшпайлар – алты аяклылар (ягъни бетләр).
935.Затмин (зат менән) – зат белән.
936.Хәүфитәмен (хәүф итәмен) – хәвефләнәм.
937.Бәйтелхәзин – кайгы йорты (төрмә).
938.Зилләтдә вә горбәтчелекдә – кимсетелү һәм әсирлектә.
939.Иншад итү – иҗат итү.
940.Ләтафәт вә фәсахәтдән миһермәнд – матурлык һәм нәфис сүзгә һәвәс.
941.Әкъсайы мәрам вә матлабы къәлбе мөттәһам – төп теләк һәм яла ягылган күңелнең таләбе.
942.Садр булган – барлыкка килгән.
943.Мәсрүр итү – сөендерү.
944.Акмолла. Өлеңдәр җинагы. – Алматы, 1935. – 24 б.
945.Ашъян – кош оясы.
946.Шаһбаз – шоңкар.
947.Дәм итү – өмет итү.
948.Тапдан чыккан – сословиедән чыккан.
949.Нәзар – мөнәсәбәт, караш.