Яшьлегем тугае

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Яшьлегем тугае
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

ТӨЗҮЧЕДӘН

Кадерле укучым! Сиңа тәкъдим ителгән бу китапта язучы Фаил Шәфигуллинның бөтен шигъри мирасы туплап бирелде.

Ф. Шәфигуллин – әдәбиятка шагыйрь буларак килгән кеше. Х. Туфан әйткәнчә: «Әйтми калмаслык шигъри хисләре бар хәлдә…» Әмма тора-бара әдәбиятның проза агымы, бигрәк тә сатира-юмор өлкәсе җиңә төшеп, ул шигъри телле лирик новеллалар, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы юмористик хикәяләр, повестьлар язды. Ләкин шигырь язуыннан да туктамады. Тик ул аларны китап итеп чыгарырга өлгермәде.

Әлеге китапның беренче бүлегенә авторның «Яңа ел бусагасында» (1967), «Гашыйк» (1969), «Дулкынга дулкын» (1977) җыентыкларына кергән шигырьләре, поэмалары, «Яшьлегем тугае» дип исемләнгән икенче бүлектә исә үзе исән вакытта (вафатыннан соң да) газета-журналларда басылганнары, Татарстан язучыларының «Тынгысыз каләм» исемле шаян дивар гәҗите өчен язылган пародия, охшату, багышлау- лар, Әпкәли әкәмәтләре, шулай ук архивында сакланган шигъри фельетон, монтаж, баллада, тәрҗемә әсәрләре кертелде.

Ф. Шәфигуллин иҗади эшкә бик таләпчән кеше иде. Исән булса, икенче бүлеккә тупланган шигырьләрен, җырларын, баллада-поэмаларын ул кат-кат эшләр, эшкәртер, кайберләрен төшереп тә калдырыр иде. Әмма без, Фаил каләменнән тамган һәрнәрсәне кадерле күреп, халкына тәгаенләнгән әдәби мирас буларак, югалтмыйча укучыга җиткерүне кирәк дип таптык.

Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Давыл кичкәндә

«Яңа ел бусагасында» китабыннан
(1956 –1967)

ГОМЕР

 
Кыштыр-кыштыр… менә кызык… булдыра бит:
Ак кәгазьдә кәкре-бөкре юллар кала…
Зурлар өйдә юк чагында юри генә,
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Вакыт уза метеор кебек, яшен кебек,
Еллар ай күк, айлар көн күк тоела аңа.
Көне-төне йөзә уйлар диңгезендә
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Яшь кәләшкә күңелсездер: кайчагында
Театрга, киноларга ялгыз бара…
Дала, таулар, рудникларда нидер эзли
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
Кешеләр өчен кызганмый ул саулыгын да,
Кирәк булса, йөрәген дә утка сала…
Ак кәгазьдәй ап-ак чәчле шагыйрь инде
Уйнап кына кулына каләм алган бала.
 

УЙЛАМА СИН

 
Уйлама син: йөрәгеңнең уты
Учак кебек янар-янар да
Салкын җилдә кинәт тетрәп сүнәр,
Көл дә калмас диеп аңардан.
Ул ялкында, иркәм, син назлаган
Язлар исе, чәчәк төсе бар.
Ул ялкынның, җирдә сине эзләп,
Ташкын сулар кичәр көче бар!
 

БЕР УЧ ПЕЧӘН

 
Юлдан олау узды…
Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Исерттеме әллә бер уч печән?
Нишләдем мин,
Тукта,
Нишләдем?
Ак чәчәктәй балкып тагын килдең,
Ак алъяпкыч сиңа килешә.
Болын гүя дәртле Сабан туе –
Тальян чыңлый, кызлар көлешә.
Печән төсле яшькелт күзләреңдә
Әйтеп булмый торган матурлык.
Шул көнне без иң беренче тапкыр
Иңне иңгә куеп утырдык.
Тәүге канат,
Ах, шул канатларда
Баскан җирне тоймый йөрүләр…
Кулларыңнан алып сөяргә дә
Ник кыймадым икән мин юләр?!
Юлдан олау узды…
Шул олаудан
Бер уч печән алып иснәдем.
Менә хәзер,
Әле яңа гына
Бөреләнде гүя хисләрем.
 

ЯҢА ЕЛ БУСАГАСЫНДА

 
Ай, сабыр ит,
Ай, туктале,
Тукта, качма.
Өлгерерсең йокларга син,
Таң аткач та.
Кызык булсын, икәү генә
Калыйк әле;
Яңа елга кемнәр керер,
Карыйк әле.
 
 
Ай ишетте. Ай туктады.
Ай елмайды.
Юк, сәбәпсезгә елмайтып
Булмый аны.
Димәк, монда нәрсәдер бар…
О, чыннан да,
Җитәкләшеп килә икәү –
Кемнәр анда?
 
 
Мәхәббәт һәм дуслык, сезме?
Әйдүк, әйдүк.
Узыгыз сез Яңа елның
Түренә үк.
Ай, карале, ул кем тагын?
Тукта, тукта…
Каршы исеп маташалар
Җилләр юкка.
Тынычлык ул Яңа елга
Керми калмас.
Тиз бул, әйдә, бар, бар, аңа,
Ай, ишек ач.
 
 
Болар кемнәр дүртәү бергә?
Берсе – хезмәт,
Берсе – шатлык, берсе – бәхет,
Берсе – хөрмәт.
Аларга да ишек ач, Ай,
Нур-кулың суз.
Гимн җырлап, Яңа елга
Керсен дүрт дус.
 
 
Якынлаша төн уртасы,
Аем, сау бул.
Кара аны: мин югында
Син уяу бул.
Сугыш, җәнҗал һәм җинаять
Килсә монда:
«Сезгә, диген, юллар ябык
Яңа елда».
Йөрмәсәләр әгәр шулар
Дөнья бозып, –
Күкләр зәңгәр, йөзләр көләч,
Яшәү кызык.
 
 
Йә, йә, Аем, сагышланма,
Бүген таңда
Очрашырга торабыз ич
Орбитаңда!
 

ЭШЧЕ ГОРУРЛЫГЫ

 
Мин заводтан китәрмен дип
Уйлап куйган идем.
Цехка килеп беркөн:
– Сау бул,
Станогым, – дидем.
Борылдым…
Тик китәлмәдем…
Кемдер тотты мине.
Цехташларга, дус-ишләргә
Мәхәббәтем, синме?
– Түгел, – диде тавыш. Ә мин:
– Синме, намус? – дидем.
– Туган көннән алып, һәрчак
Син намуслы идең.
– Алайса, син бурычымдыр
Илгә, әтиләргә?
– Бурычыңны башка эштә
Түләп булмый мәллә?
– Кем соң? Кем соң алай булгач,
Шундый каты куллы?
– Танымыйсың?!
Мин – горурлык,
Эшче горурлыгы!
 

АЛТЫН ЭЗЛӘҮЧЕЛӘР

 
Яшьлектерме, белмим, җилкендерде,
Романтика микән?
Без иптәшем белән кара төндә
Чыгып киттек өйдән.
Ару-талу һич белмәдек. Кичтек
Йә чүл, йә саз, йә су.
Алтын табу иде безнең хыял,
Фәкать алтын табу.
Көне-төне эзләдек без аны,
Таулар, ташлар айкап.
Җир куеныннан асыл металл безгә
Күзен кысты кайчак.
И сөендек шулчакларда, башлар
Тәмам күккә тиде:
Яшерсә дә йөзен әрсез комга,
Ул бит алтын иде.
Ә беркөнне иптәшемнең бәхете
Кинәт тулып ташты:
Йодрык кадәр булыр, – бер шурфтан
Ул саф алтын тапты.
Алтын тапты… әмма шул ук көнне
Ул югалтты үзен.
Китеп барды, ашыгып, минем яннан:
Юк, дип, уртак безнең.
…Шөһрәт сүнгәч кайтты… юк инде тик
Элеккеге ялкын.
Күз дә салмый ташлар, рудаларга,
Эзли гел саф алтын.
Ә саф алтын аңа (ни үкенеч!)
Очрамады бүтән.
Ул үзе дә табылдыгы белән
Онытылды күптән.
Мин алтынны һаман азлап-азлап
Юып алам комнан.
Минем алтын инде күп мәртәбә
Артык аныкыннан.
 

МИНЕМ БӘХЕТ

 
Мин бәхетне күктән төшәр
Диеп өмет итмәдем.
Ерак диңгез артларына
Бәхет эзләп китмәдем.
Бәхет миңа туганчы ук
Анам карынында күчте.
Минем белән әлли-бәлли
Бишектә йоклап үсте.
Йә яз төсле, йә җәй төсле,
Йә йолдыз төсле көлеп, –
Ул минем күзгә күренде,
Төрле сыйфатка кереп.
Бәхет минем белән йөзде
Яшьлегем ярларына.
«Майлы «биш»ле» булып тамды
Класс журналларына.
Кабынды ул сөйгәнемнең
Күзләре карасында.
Чыныкты ерак диңгездә
Дулкыннар арасында.
 

СЕҢЕЛЕМ МАРИНА1
(Поэма)

1
 
Марина, Марина сеңелем,
Ташыган чагы бу күңелнең.
Сеңелем, күз нурым, Марина,
Тагын бер рәсемеңә карыйм да
Ятармын, утымны сүндереп.
Төшемә шәт кабат син кереп,
Муенымнан кочарсың, көләрсең.
Сорарсың, еракка күрсәтеп:
«Бармы, дип, чикләре шул суның?»
Җемелдәр кыялар ышыгында,
Күбәләк шикелле, ак сының.
Күзләрең еракка төбәлер,
Ул күзләр шундый саф, керсезләр.
Әнә шул зур дәрья белән дә
Тиңләшә алырлык ул күзләр.
Тирәннәр, зәңгәрләр, дымлылар,
Шаяннар, уйчаннар, моңлылар…
Марина, Марина сеңелем,
Нигәдер сагышлы күңелем.
Урамда кыш инде, Марина,
Һәр агач, һәр ботак кар гына.
Ай йөри, төннәрен кар ялап,
Ай нәрсә, ул салкын, битараф.
Ә минем көннәрем тынычсыз,
Төннәрем үтәләр йокысыз…
Керфегем очында тирбәлеп,
Ни сөйли бер бөртек кар миңа?..
Әй, матур түгел лә бу диңгез,
Китик без бу яктан, Марина.
Китмисең, карыйсың еракка,
Сихерли сине гел шул яклар.
Күгелҗем-яшькелт таш өстенә
Ябышкан ялангач аяклар.
Кыялар читендә уйнаклап,
Тозлы җил туздыра толымың.
Керфекләр урманы яшерәлми –
Күзләрең мөлдерәмә тулы моң.
Һәрвакыт шул кыя каршында
Торасың, Марина, һәйкәл күк.
Кайчан соң күрермен үзеңне,
Сөйлисе сүзләрем күп, бик күп.
 
2
 
Еракта мачталар тирбәлә,
Еракта күк томан – җир мәллә?
Күк томан туган ил ярлары,
Командор атавы карлы әле.
Узабыз Командор атавын,
Монда җил басалмый винт шавын.
Су өсте яп-якты… көзгедәй.
Җир исе… Кайдадыр, ахры, җәй.
…Онытылган зилзилә, давыллар,
Онытылган талчыгу, арулар.
Күп көннәр диңгездә үткәреп,
Рәхәт соң, әй, кайтып барулар.
Каршыда урманнар, тугайлар,
Каршыда якыннар, дус-ишләр.
Каршыда сандугач, тургайлар,
Ал таңнар, ак көннәр, саф кичләр.
Каршыда Туган ил ярлары,
«Күк томан шул микән, карале?»
Җил… күзләр яшь белән каплана.
– Шул, шул, – ди Николай, шатлана.
Николай, романтик Николай,
Ул – минем күптәнге дус малай.
Ничә ел инде гел бергә без
Океан, диңгезләр кичәбез.
…Шаулы порт. Музыка. Чәчәкләр…
Каршылый Туган ил улларын.
Юмарт җил хуш исләр китерә,
Мул сибә кояшы нурларын.
Әй, гүзәл, әй, нәфис бу яклар,
Һәр тараф яп-якты, гөл генә.
– Күр инде, Николай, халыкны,
Гүя без дөньяда бер генә.
Әйтерсең без бүген кайтканбыз
Бик ерак планета-йолдыздан.
Олылап каршылый җир шулай
Кайткан бер судноны диңгездән.
Алкышлар тетрәтә яр буен,
Чәчәкләр… чәчәкләр явалар.
Кавышу шатлыгын кичереп,
Якыннар кочакка авалар…
Бу икәү – капитан игезе.
Ромутка, Леночка… тегесе
Үзеннән зур букет күтәргән –
Кемнеңдер кызы, йә сеңлесе.
– Маринам, – диде дә Николай,
Атылды тегесе туп кебек.
Нәни кыз – сагынылган кочакта,
Моннан да зур бәхет юк кебек…
 
3
 
Марина, Марина, хәтерлә,
Ә минем хәзер дә хәтердә:
Яр буйлап өчәүләп йөрдек без,
Җилкәнле көймәләр күрдек без.
Николай ягымлы, ә син шат,
Су кердек ул көнне ничә кат.
Комнардан йорт корып уйнадык,
Көлеп тә, йөгереп тә туймадык…
Исемдә Коляны тиргәвем:
– Алдакчы, сизмәс дип белгәнсең,
Бар икән нинди зур кызчыгың,
Ә миннән яшереп йөргәнсең.
Әнисе кайда соң? Дәшмисең?..
Чү, тукта, ни булды? Кирәкми…
Синең бу карашың, Николай,
Эх, шундый әрнетә йөрәкне…
…Аннан соң өр-яңа «победа»
Һәм теге мыеклы кырыс ир…
Аннан соң бер хатын тавышы:
«Марина, кил, кызым, бире кил».
Чакырды ул сине, иркәләп,
Елмайган күк булды ире дә.
Ә Коля ялынды никадәр:
«Кал, кал, дип, Маринам, биредә».
Ләкин син киттең шул аңардан,
Бер туктап, бер атлап киттең син.
Редиска зурлыгы йодрыгың
Күзләрең өстендә йөрттең син.
Авызың турсайттың. Кемгәдер
Үпкәме, нәфрәтме иде бу.
Ах, ләкин әтиеңнең, Марина,
Иң ачы хәсрәте иде бу.
«Победа» ишеге ачылды,
Син тагын борылып карадың…
Николай көрсенде тын гына:
– Әйе, дип, әнисе бар аның…
 
4
 
…Кыскасы, дәүләрне белмисең,
Алар бит күп шаулап йөрмиләр.
Киңәшкә күршегә кермиләр.
Ике нур берләшсә күзләрдә,
Йөрәкләр һичсүзсез берләшә.
Янгын да күкләргә аша ич,
Ике ут кушылып дөрләсә.
Аннан соң алар гел бергәләп
Кинода, кафеда, кичәдә.
Аерылмас шикелле алар һич,
Иң хәтәр җилләрең иссә дә.
Аларда йөз шатлык, мең шатлык,
Аларга мәңге җәй, мәңге яз.
Яшьлекнең хыялый күгендә
Көн балкый, төн балкый ал кояш…
Ә аннан табигать саргая…
…Чү, нигә елый бу кыз бала?..
Ни юмарт, ни җылы яктырткыч
Гөлләрдән ник нурын кызгана?..
…Ни кайнар, ни көчле мәхәббәт,
Сине дә, ахрысы, җиңә көз?..
…Әй икәү, туктагыз, көз үтәр…
Сабыйны бәхетсез итмәгез…
Көз килә. Яңгырлы, җилле көз,
Болытлар… болытлар агыла.
Тәрәзә төбендә кыз бала –
Кемнедер юксына, сагына.
Нигә соң аңа бу чит әти? –
Исән ич аның үз әтисе.
Кайтыр бер, кайтыр ла. Бүлмәгә
Җәелер суүсем, ләм исе…
Әнә ич кайтты да… Ах, ләкин
Тагын шул кырыс ир ишектә,
Ярата шикелле. Тик аңа
Күнегеп булмый шул ничек тә.
Бик сәер. Имеш, үз әтисе
Белмәгән иркәләү, назлаулар.
Аның бар хыялы, бар уе
Булган тик диңгез һәм ерак яр.
Әнисе шулай ди: «Ул куркак,
Курыккан җирдәге хезмәттән.
Курыккан хәтта мул тормыштан,
Курыккан ләззәттән, рәхәттән…»
Зур көзге, бизәкле келәмнәр…
Әтисе чит күргән шуларны.
Пыялага баш куеп уйлый кыз,
Хәтере томанлы, томанлы.
Әтисе муенына сарылып
Гизә ул менә яр буйларын.
Ә диңгез уфтана, чайкала –
Кемгәдер сөйли күк аһ-зарын.
Җил уйный, шашынып. Ә күктә
Болытлар чем-кара дегеттәй.
Әнә ут. Күк шартлап ярылды…
«Куркам, дим, әтием, куркам, әй…»
Һәм күзләр очраша… Юк ла, юк,
Әтисе тамчы да курыкмый ич…
Ул күзләр һаман да хәтердә,
Онытылмый, онытылмый алар һич.
Шул күзләр ярата белмиме,
Нидәндер куркамы шул күзләр?..
Кыз күрә: инде кич. Тик бүген
Соңлады нишләптер йолдызлар.
 
5
 
Ничәнче көз соң бу урамда,
Ничәнче саргаю урманда?
Ничәнче мәртәбә имәннәр
Укалы җиз күлмәк кигәннәр?..
Кайдан бу, кай яктан, нинди җил,
Бик моңлы сызгыра нинди ир?
Мачталар ник шомлы чайкала?
Ни булган? «51» чаң кага.
SОS айкый эфирны. SOS яра,
Радистлар сөйләшә үзара:
Ишеттек,
«51», барабыз,
Ничек тә түзәргә карагыз.
Түзәр ул «51», әлбәттә,
Шул минут, менә шул сәгатьтә
Ярсыган океан-алпамша
Ташларга күтәреп атмаса.
Таш кыя якын һәм кап-кара,
Кыскара, кыскара гел ара…
Ә мотор һаман да тавышсыз.
Төн җилле, давыллы, рәхимсез.
Диңгездә тугыз балл, уенмы?
Дулкыннар кургашмы, чуенмы?
Дулкыннар… дулкынмы соң болар?..
Кормада, чү, нигә тындылар?..
Эшләргә кирәк ич тизрәк,
Тизлектә бар өмет, бар терәк…
Трапта тагын бер матрос,
Бирешми, бирешми тик трос.
Чорналган бу винтка еландай,
Җибәрми, үл, ела, хәлдән тай.
Сызгыра, сикерә, бөтерелә,
Гүя ул җанлы ла, тере лә.
Су тавы йөгерә, шашынып,
Матросны тарталар, ашыгып.
Манма су булган ул, калтырый,
Ә алда таш кыя – җан сорый.
Ә алда таш кыя – куркыныч.
Капитан, кайгырма, бул тыныч!
Трапта Николай. Һәм менә
Винт тагын ялтырап күренә.
Николай сузыла түбәнгә,
Нишли соң, ни уйлый бу бәндә?
Фонарьлар чайкала, җил улый…
Марина, әтиең ни уйлый?
Ах, бетте барсы да… тик шунда,
Нәрсәдер йомарлап уң кулга,
Дулкыннан Николай сузыла.
Әй, ярсый ач Нептун, тузына.
Николай дускаем, йә, тырыш,
Тагын бер, иң соңгы омтылыш.
Тросны алдылар кулыннан,
Капитан елмайды… Һәм шуннан
Ни булды, әйтәлми беркем дә…
Күпме чәч агарды ул төндә…
Траулер янтайды. Шул минут
(Әйтерсең ач ерткыч, лава-ут)
Кормага дулкын-тау сикерде,
Шул безгә зур кайгы китерде…
Экипаж котылды үлемнән,
Экипаж котылды ул төннән.
Ах, авыр узды шул тик ул төн,
Йомды икән күзләрен, белмим, кем?
Коляны төн буе эзләдек,
Кайларга, кай якка йөзмәдек…
Тик табып булмады. Батырны
Чал диңгез чынлапмы батырды?
 
6
 
Ресторан. Тәрәзә каршында
Бер кеше утыра ялгызы.
Бокалын тутырып куйган да
Эчми ул, нигәдер, тик үзе.
Эчми дә ул үзе, ахрысы,
Ул монда эчәргә килмәгән.
Нечкә бил-бокалга әлегә
Куллар да, ирен дә тимәгән.
Ни өчен кергән ул бу йортка
Шундый соң, шундый тын сәгатьтә?
Кайгысы бардыр бу кешенең
Һәм зурдыр, бик зурдыр, әлбәттә.
Ир кеше кайгыга бирешә,
Һай, бу бик, бик сәер, дисезме?
Юк ла, юк, кайгырмый. Бары тик
Кемнедер юксына диңгезче…
Диңгезгә чыккан ул ун яшьтән.
Циклоннар, зилзилә, давыллар,
Тайфуннар белән күп көрәшкән…
Ә теге төнне ул үлемнең
Күзенә туп-туры караган.
Саркылып кан аккан башыннан,
Трос сугып ясаган ярадан.
Тырышкан ул шулай булса да,
Бары тик суднога йөзәргә.
Керешкән иң элек дусларын,
Бары тик дусларын эзләргә.
Тик ирек бирмәгән явыз төн,
Тик ирек бирмәгән дулкыннар.
Җан сорап уелган туктаусыз
Коточкыч, дөм кара упкыннар.
Тик юкка! Кеше баш имәгән,
Кеше баш имәгән давылга.
«Эзләрләр, табарлар, табарлар,
Үтсен тик шәфкатьсез төн генә».
Ә иртән баһадир Коляны
Очраттык шул хәлдә без менә:
Аягы, тезләре ялангач,
Һәр җире тырналган, кан ага…
Белмим мин, нинди көч табып ул
Үрмәли алгандыр кыяга…
Кайда соң соңгы сүз? Табалмыйм.
Йә, бетте, Марина, тәмамлыйм.
Тик кабат үткәнгә кайтмыйм мин,
Әниең яхшыдыр, әйтмим мин.
Ул дөрес сөйлидер барын да,
Шулай да тыңла син, Марина!
…Еракта, еракта, океанда
Һәр көнне, һәр кичне, һәр таңда
Рәсемең барлый бер диңгезче.
Беләмсең, Марина, ул кеше
Сине бик сагына, әйтми тик.
Ах, кырыс була шул ирләр бик.
Шулай да сизәбез: болар бит
Җыелган мәрҗәннәр сиңа дип.
Ул нәфис кабырчык, йолдызлар,
Көнләшми калмас һич дус кызлар.
Төннәрен ул синең исемне
Үз итеп кабатлау дисеңме?..
Ник китми калганнар бу хатлар,
Күз яше түгелме бу таплар?
Сөйләсәм, әйтсәм дә ни генә,
Аның бар шатлыгы син генә.
Син дә аны куандыр, күңелен тап –
Язып сал, Марина, сәлам хат.
Адресы аның шул инде гел:
Камчатка. «Вольск-51».
 

«Гашыйк» китабыннан
(1968 – 1969)

ГАСЫР УРТАСЫНДА

 
Хаклык, ирек өчен көрәшеп үлгән
Батырларга дәштем:
Сез нигезен салган илгә бүген
Хезмәт итә яшен;
Хезмәт итә кояш, җил, давыллар,
Таулар, ташкын сулар.
Россиядә хәзер ни теләсәң,
Ни теләсәң, шул бар!
Көмеш юллар сузыла Россиядән
Йолдызларга, айга.
Мондый куәт, мондый Бөек көчнең
Чыганагы кайда?
Күпме уйласам да, уйлар мине
Бер Кешегә илтә;
Бу көннәрне Аның партиясе
Китерде, дим, илгә!
Ак калалар, ГЭС, бакчалар – бар да
Аның изге фикере.
Ул тормышка үлмәс Прометей һәм
Данко булып керде.
Байтак гомер узган, ә шулай да
Һич сизелми ара:
Еллар үткән саен, Ленин безгә
Якыная бара.
 

ГАШЫЙК

 
Тормыш кадерле һәркемгә,
Барыбыз да гашыйк аңа.
Мәйданнарда, шуны раслап,
Мәңгелек утлар яна.
Һәрбер йөрәктә сөю бар,
Карасаң әгәр ачып.
Берәү – йолдызлы төннәргә,
Берәү кояшка гашыйк.
Берәү ярата кырларны,
Берәүне тарта таулар.
Ә берәүнең күңелендә
Мәңге дулкыннар шаулар.
Матурлыкны кем яратмас,
Ә син үзең, мәсәлән,
Әйтче, димсең бу тормышта
Ямь табасың нәрсәдән?
Үр менү дип, күкрәк каксам,
Сөям, дисәм давыллар.
Үрдә арып егылганым,
Давылда калганым бар.
Яратам дип шапырынсам
Әгәр утлы яшенне –
Яшен иң якын дустымны
Җир астына яшерде.
Болытларга карата да
Үпкәмне әйтим әле –
Боз сугып китте үткән җәй
Никадәр игеннәрне.
Аяз көннәрне сөям дип
Сөрән салу кирәкме? –
Дымга сусап яткан кырлар
Әрнетте бит йөрәкне.
Алайса, син сөясеңдер
Хезмәтне, димсең, шашып?
Юк, мин хезмәттән соң туган
Могҗизаларга гашыйк.
Диңгез төбенә төшмәсәң,
Энҗе-мәрҗәннәр эзләп,
«Яратам» дип әйтү белән
Ителәмени хезмәт?!
Саныйсыңдыр, бәлки, мине
Син бер җансыз юләргә.
Юк, дускаем, мин дә гашыйк,
Мин гашыйк җиңүләргә.
Авырлыкларын тормышның
Татып үз иңнәремдә,
Тормышны сөям дигәннәр
Сөю уята миндә.
 

МӘҢГЕЛЕК УТ

 
Тын мәлләрне, яралы кош төсле,
Әкрен-әкрен генә талпына.
Җил кузгалса, кинәт баш калкыта,
Иркен мәйданны да тарсына, –
Гүя, факел тотып, берәү чаба
Киләчәккә, еллар каршына.
«Уяу булыгыз, кешеләр!» дигән сүзләр
Уелып кала мәйдан ташына.
 

СИКСӘН ЯШЬЛЕК ТУКАЙ

 
Бертуктамый сайрый,
И сайрый ла…
Һаман сайрый тургай.
Сау, таза карт икән Толстойдай
Сиксән яшьлек Тукай.
Чәчләр генә азрак көмешләнгән,
Күзләр шул ук аның.
Бер атлый да туктап тыңлап тора
Тургай тавышларын.
«Нинди аяз, нинди зәңгәр күгең,
Нинди якты иртәң…
И туган җир, синме соң бу?» – диеп
Гаҗәпләнә микән?
Сөенә микән күреп һәр тарафта
Муллык ташыганын?
Танымый да микән әллә инде
Туган Кырлай ягын?
Узып барган бер малайга әнә:
«Балакаем, – ди ул. –
Кем җырлары анда ишетелә,
Әйтче, нинди көй ул?»
«Кайсы яктан соң син үзең, бабай,
Ай-һай, кара, кара…
Соң Тукайны юкмы ишеткәнең?» –
Диеп көлә бала.
Әллә көлә шул мәл, әллә елый
Сиксән яшьлек Тукай.
Һаман коела җиргә гүзәл моңнар,
Һаман сайрый тургай.
 

«Җил-давыллы дәрьяларда…»

 
Җил-давыллы дәрьяларда
Бер ялгызың адашсаң,
Раслый күрмә күңелең шиген:
«Син ялгыз», – дип алдашса, –
Эзлиләр сине дусларың
Җилләр, давыллар аша.
 
 
Әсирлектә ялгыз калып,
Газапланган чагында
Әйтә күрмә: «Мин ялгыз», – дип,
Ватан синең яныңда.
Синең хакта якты җырлар
Туа туган ягыңда.
 
 
Туган илдә үлсәң әгәр,
«Мин ялгыз», – димә инде.
Туган илнең йомшак җиле
Көйләп йоклата сине;
Туган илнең йомшак җире
Кочып йоклата сине.
 
 
Ялгызлыктан суларсың ла,
Көярсең, янарсың ла,
Әгәр артык яфрак булсаң
Кешелек агачында,
Әгәр бер ялгызың калсаң
Кешеләр арасында.
 

«Төнге күктән атылып төште яшен…»

 
Төнге күктән атылып төште яшен,
Кылыч селтәп җәйге яңгырга.
Офыкларны иңләп тамырланды,
Теләп җиргә берегеп калырга.
Яндырды ул зифа наратларны,
Сылу каеннарны яндырды.
«Тик мин генә яшим, диде, җирдә,
Мин бит, диде, ялкын тамырлы».
Күк күкрәтеп көлде горур яшен,
Җир күкрәген телеп узганда.
Тик тапмады җирдә яшәр мәйдан,
Каберен генә тапты ул анда.
 
 
Илемә дә, утлы кылыч тотып,
Нинди генә яулар килмәде.
Бирсә бирде кабер ул аларга,
Яшәр өчен, мәйдан бирмәде.
 

БОЛАЙ ГЫНА КҮЗЛӘР ЙОМЫЛГАН

Лермонтовка

 
 

 
Карт шаһитлар булып,
Биштау белән Машук
Яшеренгәннәр әнә томанга.
…Бер ялгызы ташлык, сахра җирдә
Канга батып ята кем анда?
Нигә ялгыз,
Кайда туганнары,
Дус-ишләре аның кайда, сез?
Ник елыйсыз, җилләр?
Еламагыз,
Хәзер инде елау файдасыз.
Ярсып үпмә син дә аны, яңгыр;
Ах, ул сезгә сердәш иде шул…
Үлмәгәндер лә ул димсең яшен,
Йөзләрендә димсең якты нур.
Үлмәгән ул,
Әйе, үлмәгән ул, –
Үләме соң шундый олы җан?!
Үтерүчеләр үләр,
Ә ул… юк, юк!
Болай гына күзләр йомылган.
Хөрлек даулап типкән бунтарь йөрәк
Гүр йокысы белән йокламый.
Үлем нәрсә?!
Мең еллардан соң да
Үз баласын барыбер ил таный.
 

КӨТҮЧЕ ҖЫРЫ

 
   Таллар утыра оеп,
   Күңелем шундый боек,
   Моңсу гына гөрләп ага су.
   Үзем таяк сырлыйм,
   Бер үк җырны җырлыйм:
   «Синнән башка көннәр ямансу…»
 
 
   Тагын шау-гөр килеп,
   Ак халатлар киеп,
   Дус-ишләрең төште җәйләүгә.
   Сыерларың сине
   Юксынмыйлар инде,
   Юксынмыйлар инде, Зөбәйдә.
Ә мин юксынам шул,
Кояш юк сыман ул,
Җуйсаң әгәр яшьлек дустыңны.
Аш түгел лә ашым,
Йөрим ялгыз башым,
Җаннарыма минем юк тынгы.
 
 
Моңсуланмыйм дисәм,
Нечкә таллар киссәм,
Күз алдымда гәүдәң сынлана.
Мин еламыйм, иркәм,
Яфракларга чиртәм,
Тик күзләрем генә дымлана.
 

«Мин саргаям, имеш, синең өчен…»

 
Мин саргаям, имеш, синең өчен
Елыйм, имеш, көн-төн, беткән көчем,
Коңгырт күзле кызый.
Гайбәтләргә берүк ышана күрмә,
Минем юлым илтә һаман үргә,
Коңгырт күзле кызый.
Һаман бунтарь әле минем йөрәк,
Аңа һаман биеклекләр кирәк,
Коңгырт күзле кызый.
Сөю көтми, сине көтми күңел,
Тик син булгач, үргә менү җиңел,
Коңгырт күзле кызый.
 
 
Син яшәгәч җирдә, тау күтәрәм,
Йолдыз ясыйм төнге яшеннәрдән,
Коңгырт күзле кызый.
Сөюем өчен сине өзелеп-өзелеп,
Бирдең, ахры, миңа үлемсезлек,
Коңгырт күзле кызый…
 

ЭШ КОТКАРА

 
Нишләр идем эш булмаса –
Эч пошканда?
Салкын сүздән җаным туңса –
Эш коткара.
Рәнҗетелгәч бер хаксызга –
Йөрәк яна.
Әйләнми ул ләкин көлгә –
Эш коткара.
Гел сызласа күңелдәге
Әрсез яра,
Тешем кысып, эшкә ябышам,
Эш коткара.
 

«Аяк тавышы беткәч тирә-якта…»

 
Аяк тавышы беткәч тирә-якта,
Томан сарылып яткач кыяга,
Кара шәлен ябынып кача-поса,
Упкын читенә килде Хыянәт.
 
 
Карап торды озак аргы якка,
Тау сукмагы бушмы, янәсе;
Кичү уртасында каршы очрап,
Бер юньсезе китереп бирмәсме?..
 
 
Ах, чынлап та, анда бер карамчык…
Селкенеп тә куйды ул менә.
Тауда чагылып, шулай үз шәүләсе
Күренә иде Хыянәт күзенә.
 
 
Хыянәт, шүрләп: «Тугрылык бу, диде,
Шул рәхимсез килә каршыма!..»
Итәк-җиңен җыйнады да ашыгып
Качып китте таулар артына.
 
1Соңыннан автор бу әсәрен новелла буларак тәкъдим итә. – Төз.