Loe raamatut: «Уйлан!.. / Задумайся!..», lehekülg 2

Font:

МИЛЛӘТЕМ, СИН САЙРА ҺӘР КӨНДӘ

 
Милләтем, син җырла бүген дә,
Көйләрең яңгырый илемдә.
Милләтем, син сайра һәр көндә,
Бәхетем яңгырый күңелемдә.
 
 
Милләтем, син кайна бүген дә,
Көчең бар бетмәслек мәңге дә.
Милләтем, син сайра һәр көндә,
Һич сүнмәс горурлык йөрәгемдә.
 
7 сентябрь, 2015

ТАТАР – ИСЕМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

 
Татар теле – туган телең,
Күпме илләр күрсәң дә.
Укы Тукай шигырьләрен,
Кайсы илдә йөрсәң дә.
 
2012

ҖЫРСЫЗ, МОҢСЫЗ ТАТАР БУЛМЫЙ

 
Туган яксыз халык булмый,
Мәдәният – китапсыз.
Җырсыз, моңсыз татар булмый,
Моңнар бездә хисапсыз.
 
 
Ике ярсыз елга булмый,
Бер ялгансыз – сәүдәгәр.
Башсыз, ялгыз татар булмый,
Сандыксыз – алтын, мәгәр.
 
 
Туган яксыз халык булмый,
Чәчәкләр – әйлән-бәйлән.
Җырсыз, моңсыз татар булмый,
Татарсыз үтми бәйрәм.
 
2015

МӘҢГЕ БЕТМӘС ХАЛЫК

 
Мәңге бетмәс халык, туган теле калса,
Гореф-гадәтләрне яшьләр онытмаса.
«Нинди дәвердә дә туган тел мактаулы»
Дип оныкларына картлар кабатласа.
 
23 сентябрь, 2015

КАЙБЫЧЫМ

(Җыр)
 
Сандугачлы таң нурларын
Табигать сиңа биргән.
Яшел урман шаулап тора,
Зөя елгасы тирән…
 
 
     Кушымта:
     Җырларымда, моңнарымда –
     Туган ягым, Кайбычым.
     Шатлык белән җиңә белик
     Бар дөньяның кайгысын!
 
 
Серләремне сөйләр өчен,
Урманга киләм әле.
Гасырларны кичеп чыккан
Кайбычның имәннәре.
 
 
     Кушымта.
 
 
Арышларны тирбәндереп,
Салмак кына таң ата.
Кабатланмас сөю белән
Туган якны яратам.
 
 
     Кушымта.
 
 
Язлар җиткәч, сиреньнәре
Шау чәчәктә ел саен.
Кайбычның матур кызларын
Күзләп йөрик, дускаем.
 
 
     Кушымта.
 

II. ДУСТЫМА

 
Дус кирәктер һәр кешегә,
Җирдә гомер иткәндә:
Дус кирәктер авыр чакта,
Күз яшьләрең түккәндә;
Дус кирәктер аңлашканда,
Шатлыгың бүлешкәндә…
 

СӘЛАМӘТ БУЛ, ДУСТЫМ

 
Сәламәт бул, и дускаем,
Беркайчан да авырма.
Гел бәхетле бул син, дустым,
Көч-кодрәтең барында.
 
 
Мәрхәмәтле бул, и дустым,
Яраларга орынма.
Һәм кодрәтле бул, дускаем,
Дошманнарың барында.
 
 
Сак бул, дустым, бураннарда
Упкыннарга ишелмә;
Сабыр, түземле бул, дустым,
Хәрәмнәргә иш булма.
 
2011

ДӨРЕС АДЫМ ЯСА…

 
Дөрес адым яса, дустым,
Шушы кызу тормышта.
 
 
Йөрәгеңә ачу салып,
Зинһар өчен, ялгышма.
 
 
И дускаем, нәфрәтләнеп,
Рухи көчең бетермә.
 
 
Ялгыш адымнарга басып,
Гөнаһлы була күрмә.
 
2011

КАЯ БАРА ЯЗМЫШЛАР?

 
Кара урман кебек тоела
Безнең гүзәл дөнья да,
Хайван кебек, ерткыч булып
Инсан тора алдымда.
 
 
Ничек кенә баерга дип
Борчыла уйларында.
Кая бара бу язмышлар,
Туганнар булмаганда?
 
 
Мәчетләр дә еш төзелә,
Кешеләр дә үзгәрә.
Намуслы булып яшәргә
Вакыт һәммәбезгә дә.
 
2012

ХАЛЫК КӨЛӘ ДИП…

 
Халык көлә дип, син көлмә,
Мәзәк сөйләп, кеше рәнҗетмә.
Халык сүгә дип, сүгенмә,
Нахакка кешене кимсетмә.
 
2012

БАЙЛЫКТАМЫ БӘХЕТ, ДУСЛАР?

 
Байлыкта бәхетме, дуслар?
Сәламәтлек булмаса.
Җаннан тынычлык югалса,
Төрле уйлар уйласаң…
 
 
Байлыктамы бәхет, дуслар?
Мәхәббәтең – еракта.
Тормышың да кызык түгел,
Ярың китсә еракка…
 
 
Байлык – бәхетме? Югалтсаң
Дусларыңның барсын да.
Яныңда ялгызлык кына…
Һәм таш йортлар – каршыңда…
 
13 июль, 2015

ӘЙ КӨЛМӘГЕЗ…

 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Тормыш гел шулай бара:
Авыр сынауларын биреп,
Безне тикшереп ала.
 
 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Язмышта шулай була:
Кыен сукмакларны үтеп,
Күңелгә бәхет тула.
 
 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Китсәң ялгышка таба…
Кайгы елгаларын түгеп,
Күздән яшьләрең тама.
 
 
Әй көлмәгез сез бер дә,
Яшьлек, дип, узып бара.
Авыр уйларыңны куып,
Җанда сулкылдый яра.
 
4 июль, 2015

ХӘЛЛӘРЕҢ НИЧЕК, ДУСТЫМ?

 
Хәлләрең ничек, якын дустым?
Шаулап агып еллар узды.
Борчу күптер, якын дустым,
Тагын менә гомер тузды.
 
 
Көннәрең ничек уза, дустым?
Хатларыңны алып барам.
Эшең уңсын, дигән хатым
Очып китте сиңа табан.
 
 
Кичләрең ничек үтә, дустым?
Хәлең сорап, юлга чыгам.
Киртәләрне аударырбыз,
Икебез дә булсак чыдам!
 
2011

АТЛА, ДУСТЫМ…

 
Батам дигәндә дә батма,
Көчем бетте диеп ятма.
Арам дигәндә дә арма,
Хәзер җиңәм, диеп атла.
 
 
Беркайчан да туктама син,
Атла, дустым, бул син юлда!
Атла, юлыңда йоклама.
Атла, җиңү синең кулда!
 
2012

ДУСЛАРНЫ ХӨРМӘТЛӘ

 
Кошлар сайрый. Дуслар җырлый.
Барысы матур киемдә.
Шаян мәзәк әйтеп туймыйм
Гүзәл җәйнең көнендә.
 
 
Елга ага. Суы чиста.
Сөю балкый – тамаша.
Ничек кенә рәхәт икән,
Дуслар булгач янәшә.
 
 
Алтын кояш нуры балкый
Бергә булган мизгелдә.
Аяз күккә карап барам,
Мин иярдә, тезгендә.
 
 
Дусларың – иң зур байлыгың!
Усал җилләр бәргәндә, –
Салкын булса да кышларың,
Дуслар килер ярдәмгә.
 
2012

УЙЛАН!

 
Кешеләргә син зарланма,
Сагыш зардан башлана.
Бар күперләрне яндырып,
Якын дусны ташлама.
 
 
Наз-ләззәтләргә кызыгып,
Җаның сатма, аклама.
Мәзәкләрдән кызарсаң да,
Ачу хисен саклама.
 
 
Уйлан: бер генә яшисең
Гүзәл, матур дөньяда.
Үкенечләр кыйнамасын,
Хисләр булсын өр-яңа!
 
2013

ЯШӘРБЕЗ, АЛЛАҺ БИРСӘ!

 
Эх, кызлар юлда елмайса,
Тальян гармун уйнаса,
Татарстан балкып торса,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
 
 
Эх, кырдан уңыш җыелса,
Урман, елга бай булса,
Татарстан алга барса,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
 
 
Эх, татар кошы сайраса,
Татар ашы кайнаса,
Татарстан канат җәйсә,
Яшәрбез, Аллаһ бирсә.
 
2014

АЧУЛАНМА

 
Миңа, зинһар, ачуланма,
Нәфрәт хисең тулганда.
Минем сүзләрем ихластан,
Чын йөрәктән булганга.
 
29 ноябрь, 2015

КҮПМЕ?

 
Күпме газап кичереп тә,
Син егылма, елама.
Киртәләрне җимерергә
Без туганбыз дөньяга.
 
 
Күпме сәфәрдә йөрсәм дә,
Таңнар булып атармын.
Бөтенесенә әйтерсең:
«Мин исән… мин кайтырмын…»
 
 
Күпме кайгылар күреп тә,
Зинһар, тайпыла күрмә.
Алтын сарайлар салырсыз
Дусларың белән бергә.
 
 
Ничә тапкыр бөгелеп тә,
Чалкан төшеп ятмадык.
Бөтен мизгел – хәтерләрдә,
Дуслыкны онытмадык.
 
26 март, 2015

БЕРКАЙЧАН ДА…

 
Үзеңнән оялма беркайчан да,
Нигезеңнән, туган илеңнән.
Кешедән курыкма беркайчан да,
Дошманыңның ачы теленнән.
 
 
Үзеңнән оялма беркайчан да,
Әтиеңнән оялма, әниеңнән.
Кешегә табынма беркайчан да,
Хәсрәт күрмә сөйгән ярыңнан.
 
 
Үзеңнән оялма беркайчан да,
Гаиләңне зурлап хөрмәтлә.
Динеңне, туган телеңне сакла –
Лаек булырсың мәрхәмәткә.
 
8 ноябрь, 2015

ДУСЛАРЫМА

 
Ешрак елмаегыз, дуслар.
Көн күңелсез узмасын.
Җыр сөюче дус-ишләрем
Әнкәй телен сайласын.
 
 
Тагын шатланыгыз, дуслар.
Ямьсез сүзләр югалсын.
Тиккә моңаймагыз, дуслар,
Өлкәннәр
«Вәт егет!» дип уйласын.
 
2015

УҢЫШ

 
Син уңышны көтеп утырма,
Юктан гына килми зур уңыш.
Тукай әйткән: Эшнең агачы
Һәрвакыт китерер җимеш.
 
 
Син беркайчан, дускай, моңайма,
Уңыш юлын таба, күрә бел.
Син ашыгып эшең ташлама,
Гайбәт сүзгә җавап бирә бел.
 
 
Уңышлардан шатланырсың беркөн,
Сагышыңны уздыр җан аша.
Иҗтиһат ит, тырыш әйдә – бәхет
Синең белән булыр янәшә.
 
13 ноябрь, 2015

ЗУР РӘХМӘТЕМ ХОДАЕМА

 
Зур рәхмәтем Ходаема,
Шундый әти-әни биргәнгә.
 
 
Рәхмәт әти-әнигә –
Миңа ышанып йөргәнгә.
 
 
Зур бәхеткә тарам мин,
Карасам йөзләренә…
 
 
Бергә керергә иде
Гомерем көзләренә…
 
2014

КУРЫКМА

 
Курыкма да, ышанма да,
Күкерт кебек кабынма.
Кайгырма, зинһар, бүген дә
Бер кешегә табынма.
 
 
Мин булырмын яннарыңда,
Елама һәм курыкма.
Кайгырма да, моңайма да,
Мин килермен, онытма.
 
 
Курыкма да, ашыкма да,
Фәрештәң бар чагында.
Борылма да, туктама да,
Мин булырмын яныңда.
 
 
Курыкма да, кайгырма да,
Мин булмасам яныңда.
Елама да, моңайма да –
Без Ходайның кулында.
 
17 ноябрь, 2015

Tasuta katkend on lõppenud.