Яралы кош авазы / Крик раненой птицы

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Яралы кош авазы / Крик раненой птицы
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Бәяннар


Агулы теш

Колхозлашу елларында репрессияләнгән якын туганнарыма багышлыйм


Авылдан куылуларына егерме өч ел узгач, 1956 елның җәендә Рәшидә туган якларын күреп киләсе итте. «Тагын күпме гомер бардыр?.. Исән чакта әти-әнинең, әби-бабайларның каберләрен зиярәт кылып кайтырга кирәк», – дип фикер йөртте Рәшидә.

Гомере буе сагынып яшәде ул. Туган туфрагыма бер аяк басармын микән, калган кардәшләрем белән бер күрешермен микән дип, саргаеп яшәде. Балаларының кендек каны тамган, Сабиты белән бәхетле көннәре узган нигезне бер күрер өчен, җанын фида кылыр чаклары булды. Өйләнешкән вакытларында аңа бары унҗиде яшь иде. Ә Сабиты – унсигездә… Гөрнадирдай ике улы – Вакыйф та, Васыйл да япь-яшь килеш сугыш кырында ятып калды. Вакыйфка – егерме бер, Васыйлга унтугыз яшь иде… Йөрәк парәләренең сөякләре кайсы төбәкләрдә җирләнгән икән? Җирли алдылар микән әле? Окопларда гына күмелеп калмады микән? Уйлар, уйлар… Йөрәкләрне әрнетә, сулышлар кысыла. Инде менә акладылар да… Сабитның бер гаебе булмаган… Соң, аның гаепсезлеген шулчакта ук тикшерергә булмады микәнни?! Тоткынлыкта узган гомерләрнең хакын бүген кем түли? Кичергән газапларның ярасын ничек төзәтәсең?! Гаепсезләрне гаепләүчеләр рәхәтләнеп яши бирә. Рәшидә, шулай уйлап, үз-үзе белән сөйләшә.

Авылда Рәшидәнең бертуган энесе Гали яшәде. Ул репрессиягә эләкмәде. Гали – шәһәрдә укып кайткан кеше. Кайсы яктан нинди җилләр исүен тоюга, тормыш җилкәнен шул якка көйләде. Авылларны коллективлаштыру турындагы сүзләр калкына башлауга, мал-туарын әкренләп бетерде. Өч сарык, бер кәҗә, ике оя каз гына асраган Галигә тел-теш тидерүче булмады. Ул – авылның бердәнбер мөгаллиме дә бит әле. Яңача хәреф танып укый-яза белүче дә бармак белән генә санарлык. Казан тиклем Казанда чыккан газеталарны укып баручы Гали дә сүзен үлчәп сөйләште. Мәзәкләр сөйләргә яратучы Сабитка да киңәшләрен биргәләгән иде дә… Гата белән Шакир пычрак ыргытырга җай тапканнар шул. Пычрагы юылса да, эзе кала икән… Хәзер инде Гали дә юк, Сабит та. Мәрхүмнәр. Аллага шөкер, Наиләсе белән Аниясе бар. Наилә узган ел гына кияүгә чыкты. Алар менә дүртәүләп ата-баба туфрагына, туган авыллары Елгабашка кунакка кайттылар. Куылган чакта кызлар нарасый яшендә иде әле. Авылны бөтенләй хәтерләмиләр. Аларның хәтерендә – Пермь урманы, барак тормышы, хокуксыз балачак…

Рәшидә… Рәшидә Елгабашта туып үсте. Шушында кияүгә чыкты, балалар тапты. Куылса да, сөрелсә дә, аның башка туган җире юк… Галинең хатыны Маһупкамал кунакларны якты йөз, җылы сүз белән каршы алды.

– И-и апакаем, күрешер көннәребез дә булган икән… Ничекләр кайтып җиттегез? – дия-дия, дымлы керфекләрен яулык чите белән сөртте.

Иртәгесен Рәшидә үз көе белән зиратка барырга ниятләде. Аниясе:

– Әни, мин дә сиңа иярәм, – дип сүз кушса да, Рәшидә риза булмады.

– Кызым, сез әнә җизнәң, апаң белән әрәмәлеккә чыгыгыз. Бик матур ул. Җиләк җыярсыз, кызынырсыз. Зиратта мин озак юанырмын. Коръән чыгармын дип торам. Икенче юлы бергәләп барырбыз.

Балачактан шигырь, хикәя язып җенләнгән Ания табигатьне үлеп ярата. Әйтерсең лә агачтагы һәр яфрак аның белән серләшә, урмандагы бар тереклек аны аңлый…

Авылга якын гына калкулыктагы әрәмәлеккә күтәрелүгә, Тәлгать белән Наилә колачларын җәйгән имән күләгәсенә сузылып яттылар. Букчаларыннан икесе ике китап алып, мондагы чынбарлыкны оныттылар… Ания дә китап укырга бик ярата. Тик аның күңеле урында түгел. Уенда – язылачак әсәре. Моннан җитмеш ел элек булган вакыйгаларны күзалларга тырыша ул. Аның геройлары менә бүген Ания басып торган юлларда йөргән. Ул чактагы кешеләрнең уенда ни булган? Әнә күләгәсендә Наилә белән Тәлгать ятучы юан имәнгә дә җитмеш кенә яшь бар бит инде. Димәк, ябалдашларын канатлардай җәйгән имән – шул чорларның шаһиты! Әй, әкияттәгедәй, телгә килсен дә сөйләсен иде ул белгәннәрен!

Наилә бераздан кызынырга уйлады. Күлмәген салып баш астына кыстырды да җилкәсен кояшка каратып сузылып ятты. Тәлгать тә кәләшеннән калышмады. Өс киемнәрен салып, кояш нурлары кочагына тәгәрәде.

Ания, кошлар җырын тыңлый-тыңлый, уйларына уралып утырды да әрәмәлекнең тар сукмагы буйлап эчкә кереп китте.

«Урман нигә болай серле була икән? – дип уйлады Ания. – Һәр үсемлектән ниндидер тылсым бөркелә. Син аларны түгел, алар сине күзәтә сыман. Әрәмәлек, диләр. Әрәмәлек кенә түгел бу. Революциягә хәтле Шәрифҗан абый тоткан урман шушыдыр бит инде».

Монда Краснокама ягындагыдай мәгърур наратлар гына юк. Усак, имән ише яфраклылар икән.

Ания, сукмак буйлап бара торгач, түгәрәк аланлыкка килеп чыкты. Аланлыкның бер ягында – миләшләр, икенче ягында балан куаклары тезелгән. Аяк астын- да – бихисап җиләклек. Җир җиләкләренең кайсысы бармак башы кадәр булып үскән, кайбер тармаклары ап-ак чәчәктә. Ания белән Наиләне урман кызы дип атасаң да, һич ялгыш булмас. Алар яши торган бараклардан ерак та түгел шаулап урман үсә иде. Әниләре белән әтиләре урман кисте. Алар, кул пычкысы белән кисеп, юан-юан наратларны аударды. Ә беркөнне әниләре эшкә бара алмады. Ул чагында, мөгаен, Аниягә – биш, Наиләгә сигез яшь чамасы булгандыр.

– Балалар, – диде әниләре, авыртудан билен уа-уа. – Карап керегез әле. Берәр хатын-кыз күренмәсме? Миңа ярдәм кирәк булыр…

Кызлар, яшь булсалар да, эшнең кая баруын тиз төшенделәр. Әниләре йөкле иде. Ания – бер якка, Наилә икенче якка барактан баракка йөгерде, тик ярдәмгә килердәй кеше тапмадылар.

Рәшидә әкренләп җыена башлады. Тулгагы тукталып торган араларда оек-чабатасын киде. Бала тугач төрергә дигән иске-москы чүпрәкләр төргәген Наиләгә тоттырды.

– Урыс авылы ерак түгел, өч чакрым тирәсе генә. Ничек тә барып җитәрбез… Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салмый калмас…

Юлга кузгалдылар. Наилә төенчеген тотты. Ания, әтисе ясап биргән кечкенә чанасын сөйрәп, арттан иярде.

Апрель аеның юмарт кояшы күзләрне чагылдыра. Кичтән җебеп боткаланган карны төнге салкын шытырдатып катырган. Атлаган саен, аяк астында изелеп кар шыгырдый. Ул, шулай шытыр-шытыр килеп, юлчыларны ашыктыра кебек.

Тизрәк атларга кирәклекне Рәшидә үзе дә бик әйбәт белә. Ешайганнан-ешая барган тулгак аны туктата. Ул ике учы белән билен тотып боргалана, сыгылып-сыгылып төшә, гасабиланып тирә-якка күз сала. Үзе пышылдап кына Ходайга мөрәҗәгать итә: «И Аллам! Нарасый сабыйларым хакына, кичергән газапларым хакына рәхмәтеңнән ташлама!..»

Алар шулай мең газап, көч-хәл белән авыл башына килеп җитте. Кызлар, кояш нурларында эреп, мыңгылана башлаган карлы сукмакта абына-сөртенә барып, авыл башындагы беренче йортның ишеген шакыды. Эчтән гайрәтле ир-ат тавышы ишетелде:

– Кто там?

Йорт янына килеп җитәрәк карга батып егылган Рәшидә терсәгенә таянып калкынды да җан ачысы белән кычкырды:

– Памаги! Зинһар, памаги! Рожать!..

Иңенә сырма салган озын буйлы ир ишекне ачты.

– Что вам надо? – дип эндәште ул калын тавыш белән. – Откуда?

– Барак, барак, из барак, – дип үрсәләнде Рәшидә, мүкәләп тора-тора.

– А-а, – диде ир, ашыкмыйча гына, кемлегегез аңлашылды дигәндәй. – Враги народа. Уходите!

Балаларның борын төбендә шапылдап ишек ябылды.

Рәшидә, көч-хәл белән торып, урам уртасына чыкты. Үзе, күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә, берөзлексез теләк теләде: «И Ходаем, берәр игелекле бәндәңне юлыма чыгар сана… Чыгар сана».

Кызлар, абына-сөртенә, егыла-тора барып, әле бер йортның, әле икенче йортның ишеген шакыдылар. Әмма аларга ярдәм кулы сузучы булмады. Әниләренең хәле авырайганнан-авырая. Ул барган җиреннән кинәт туктала да сыгылып төшә. Тешләрен шыгырдатып, әкрен генә ыңгыраша. Үзе кызларны юатырга тырышып сөйләнә:

– Курыкмагыз, балалар, Аллаһы Тәгалә ташламас… Берәр рәхимле бәндә очрамый калмас…

Тулгактан интегүче йөкле хатын, аның артыннан ике бала көпшәк карлы сукмактан әкрен генә атлый. Инде авылның түбән очына җитеп киләләр. Анда, мөгаен, инеш агадыр. Каршыда, ерак та түгел, шактый зур таллык җәелгән. Озын-озын таллар очында карга оялары. Кошлар, үзара каркылдаша-каркылдаша, үз оясы янында мәш килә. Мөгаен, чыгачак бәбкәләренә йомшаграк итеп урын әзерлиләрдер. Шул мәлне Рәшидә җан ачысы белән ыңгырашты да бөгелеп кар өстенә егылды. Ике кыз икесе дә, куркышып, әниләре янына йөгереп килде. Кызлар, икесе дә елый-елый, әниләренең башыннан тотып:

– Әни, үлмә! Әни, җаным, үлмә! – дип, күз яше аралаш такмакларга кереште.

Арган, талчыккан Рәшидә бар көченә ачыргаланып кычкырып җибәрде:

– Ярдәм итегез! Кешеләр бит сез! Адәм балалары!

Тавыш, салам түбәле кыйшайган өйләргә бәрелә-бәрелә, урам буйлап таралды, нечкә билле яз җиленә кушылып, талларга килеп бәрелде. Кайтаваз булып кабат авылның икенче ягына китте:

– Яр-дәм-м и-те-ге-ез! Сез бит ке-ше-лә-әр. А-дә-әм ба-ла-ла-ры-ы!

Наилә кинәт торып басты да, чишмә кебек аккан күз яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, бар көченә аваз салды:

– Помогите! Ма-ма уми-ра-ет! По-мо-ги-те!

Тал башында үз эшләре белән мәшгуль кара каргалар, хәтәр хәвеф килүен сизгәндәй, дәррәү күккә күтәрелде. Шул чакны иң кырый йортның җил капкасыннан бер әби килеп чыкты.

– Господи, помоги! Господи… – диде ул, тиз-тиз генә чукына-чукына. Аннары Рәшидәнең иңнәреннән алып торгыза-торгыза: «Потерпи, доченька, потерпи, милая, – дип юатты. Хатынны җитәкләмәкче булды. Әмма Рәшидәнең хәле юк иде инде.

Карчык эшнең ашыгычлыгына төшенде. Ул тиз генә өенә чапты. Озак та үтмәде, аннан кул чанасы сөйрәп чыкты. Рәшидәне ипләп кенә шул чанага утыртты да су буена таба ашыкты. Анда җир казып эшләнгән кара мунча бар икән. Мунчага кичтән яккан булсалар кирәк, шактый җылы.

Әби, Рәшидәне ләүкәгә урнаштыргач, ишек янындагы имән мичкәдә калган суга кулын тыгып карады. Су салкын иде. Әби тагын өенә йөгерде. Аннан мунчага ягып җибәрде. Мичтән төшкән ялкын яктысы мунча эчен яктыртып, җылытып җибәрде. Матчага кагылган юан кадакка, таш өстенә җылынырга берәр чиләк су куйды.

 

Рәшидә шактый тынычланды. Аңа бөтенләй таныш булмаган рус карчыгы бу мәлдә әнисе кебек якын иде. Авырткан билен уа-уа, әбигә ул рәхмәтләр укыды. Түшәм-бүрәнәләрен кара корым каплаган мунча җылынгач, Рәшидә йокымсырый башлады. Тулгагы да кимегәндәй тоелды. Хатынның халәтен һәрдаим күзәтеп торган карчык, ишекне ачып, мунчаны җилләтте.

– Йоклама, йоклама, әйдә, кызым. Бала юлда! – диде әби, аның эчен тоткалап.

Тулгакның кимүе юньлегә түгеллеген белгән әби өенә кабат йөгерде. Аннан ниндидер үлән төнәтмәләре белән кастор мае алып төште.

– Эч, кызым, эч. Бала юлда. Көчән.

Янып-пешеп ике-өч сәгатьләп газаплангач, кара мунчада сабый тавышы яңгырады.

– Бог милостив… – диде әби, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Рәшидә игезәк ир балалар тапты. Аларның берсенә – Сәлим, икенчесенә – Кәрим, дип исем куштылар. Тик… малайлар кыска гомерле булды. Өч кенә көн яшәделәр. Әтиләре аларны бараклардан ерак түгел, урман аланындагы тоткыннар зиратына җирләде. Каберләре югалмасын дип, пар миләш утыртты.

Әрәмәлек аланындагы миләшләр ерак еллар упкынында калган фаҗигане Аниянең исенә төшерде. Бу вакыйганы ул язылачак әсәрендә, һичшиксез, файдаланыр. Әнисенең Сәлим белән Кәримгә багышлап чыгарган бәетләрен дә кертер. Кичләрен утырып бәйләү бәйләгәндә, шул бәетләрне көйләп утырыр иде:

 
Бисмилләһи вә билләһи,
Җитте Корбан гаете;
Мин җырлыймын, сез тыңлагыз
Игезәкләрем бәетен.
 
 
Карадин кара кайгылар,
Сап-сары сагышларым;
Урман шавы алып килә
Улларым тавышларын.
 
 
«Кыска булды гомеребез,
Өч кенә көн яшәдек;
Әнием, кара кайгыларны
Юа синең яшьләрең…»
 

Үз дөньясы сукмаклары буйлап сәяхәттә йөргән Анияне ир-ат тавышы сискәндереп җибәрде.

– Ул каенны нигә терәтеп торасың? Аумый ул.

Ания, миләшләрдән күзен алып, тавыш ягына борылды. Озын чыбыркысын иңенә аскан, негр халкыдай кара чырайлы, базык гәүдәле егет аның янына килеп баскан иде. Ания, егеткә баштанаяк күз салгач, җавабын да соравы сыман итеп бирде.

– Ә-ә, аумыймыни? Мин тагын ава дип торам.

Җөмләсен тәмамлауга, кыз китәргә дип борылган гына иде, егет аның каршысына басты:

– Ашыкма әле, чибәркәй. Танышмадык ич әле. Минем исемем – Хөснетдин. Хөснетдин Сәгъдәтшин. – Сәгъдәтшин дигән сүзне ишетүгә, Аниянең башы әйләнеп китте. «Әллә, Ходаем, шул Сәгъдәтшиннар ма- лаемы?» – дип коты очты.

Ания, сул кул учы белән маңгаен тоткан хәлдә китәргә дип, тагын талпынган гына иде, Хөснетдин аны беләгеннән эләктереп алды.

– Нәрсә, авыл егете белән сөйләшеп торасың килмимени! Ә үзегез авыл кешесе үстергән ипине ашыйсыз, тартынып тормыйсыз!

Аниянең бу ябышкак егеткә җен ачулары чыкты. Теленә берсеннән-берсе усалрак сүзләр килде. Кыз аларны әйтергә генә ашыкмады. «Аллам сакласын, урман уртасында бәйләнеп маташуы бар. Гарьлеген кая куярсың», – дип уйлап алды. Бар сабырлыгын җы- еп, сүзне йомшартыбрак җибәрергә тырышты.

– Хөснетдин, мин сезгә бер кәлимә сүз әйтмәдем бит әле. Тик торганда, миңа бәйләнүегезнең сәбәбен аңламыйм.

– Э-э, аңламый ул, – дип мыгырданды егет борын астыннан, авызына капкан папирусына ут кабыза-кабыза. – Сөйләшәсе килмәгәнең күренеп тора ич!

– Мин сезне белмим, сез – мине. Ни турында сөйләшәсең?

Тәмәке төтенен борын тишекләреннән чыгара-чыгара:

– Ә мин сезне беләм. Атагыз колхозга кергән керүен. Ну, гел корткычлык эшләп йөргән. Сез – шул Сабит кызы.

– Нинди корткычлык эшләгән соң ул?

– Анысын мин каян белим! Ну, тикмәгә кумаганнар бит инде.

Әти-әнисе кичергән газапларны, шатлыксыз, хокуксыз узган балачакларын, оясы туздырылган кошлардай вәйран калган гомерләрен күз алдына да китерә алмый торган бу мәгънәсез адәмгә Ания, ни дип тә җавап бирмичә, бер мәлгә тынып калды. Аның җанында давыл кузгалды. Ул бөтерелә, дулый, актарыла. Фикер җебенең очы кайдан башлана да ничек дәвам итә. Моны Ания хәзер генә таба алмый. «Менә шушы Хөснетдиндәй кешеләр аркасында бер гаепсезгә меңләгән кеше атылган, төрмәләрдә утырган, кыйналган, рухлары сындырылган, – дип уйлап алды ул. – Алар Сталин исеме белән кара эшен эшләгән. Елгабашта күндәм генә эшләп йөргән Сабитны Сталин каян белсен?!»

Җанында кузгалган давылны туктатырлык көче юк иде Аниянең.

– Сез, сез! – дип кычкырды ул ачуыннан. – Сез – провокатор! – Һәм кырт борылды да авылга таба йөгерде. Кыз артыннан көтүченең:

– Ха! Чебен дулап тәрәз ваткан! – дип кычкырган тавышы гына ишетелеп калды.

Аниянең канына тоз салса да, Хөснетдин үз-үзеннән канәгать калмады: «Вәт, дур-рак! – дип сүкте ул үз-үзен. – Шушындый аулакта тәгәрәтә-тәгәрәтә, яратам, дип иркәлисе урында… Син – кулак кызы, имеш! Дур-рак! Ну, ничава, провокаторын күрсәтәм әле мин аның…»

Әкренләп су буена туплауга баручы сыер көтүе артыннан Хөснетдин дә кузгалды. Сукмак буйлап Урта дисәтинә аланлыгына җитсә, ни күзе белән күрсен! Өс киемнәрен салган ир белән хатын-кыз битләренә китап куйганнар да күккә карап яталар. «Ә-х-х, – дип куйды Хөснетдин, – ул ир урынында мин булсам…»

* * *

Рәшидә зиратта озак юанды. Әти-әнисенең баш очына утырып ясин чыкты. Кабер тирәсендәге чүп үләннәрне утады. Аннары каенанасы белән каенатасының мәңгелек йортларын эзләп тапты. Ул, күңеленнән мәрхүмнәр белән сөйләшә-сөйләшә, башыннан узганнарны кичерде.

…Октябрь аеның саран кояшы төшлектән авышуга, ул көнне биек яр астыннан авылга таба агучы инеш өстеннән томан күтәрелә башлаган иде. Урман буендагы ерак басудан җигүле ат белән көлтә төяп кайтучы Сабит шул томан йомгакларына мөрәҗәгать итте. Тар инешнең яры киңәебрәк киткән саерак сазламыкларыннан, иңкүлекләреннән күтәрелгән томан, салкын сулышын өрә-өрә, кыр-басуларга тарала, елга буйлатып авылга таба агыла.

«Кара син бу галәмәтне, – дип уйлый Сабит. – Буп-буш, җисемсез авырлыгы белән дөньяны томалардай булып агыла». Бастырыклап төялгән көлтәләр өстенә кырын яткан хәлдә, ул игеннәре җыеп алынган басуга күз сала. Әнә инеш аръягында алар басуы җәйрәп ята. Бу басулар бик күптәннән, Сабит туганчы – әллә кайчан ук аның бабаларыныкы булган. Аннан соң Сабитның әтисе Исламгали абзый иген иккән. Сабит та, менә үз-үзен белә башлаганнан бирле, җир сөрә, чәчү чәчә, иген игә… Ә басу?.. Басу хәзер колхозныкы. Сабит та аерым хуҗалык түгел. Ул да – колхозчы. Бар малын биреп, колхозга керде. Кул белән әйләндереп ашлык чистарта торган станогын да жәлләмәде. Хәер, жәлләп нишлисең? Аны синнән рөхсәт сорап тормадылар инде…

Сабит эшсез тора алмый. Нәселе эшчән. Колхозда да тырышып эшләде. Узган җыен1да да мактадылар үзен.

Уйлана-уйлана бара торгач, вакыт узганы сизелмәгән дә. Көлтәләрен ындырда бушатып, атын туарып Сабит өенә кайтып җиткәндә, авыл урамнарын куе томан томалаган иде. Төнге уникеләр тирәсе булгандыр. Җиделе лампаны сүндергәч, хатыны белән ул бераз сөйләшеп ятты. Иртәдән кичкә кадәр басу күкрәгендә, саф һавада хезмәттә булган ирнең гәүдәсе мамык түшәктә тиздән изрәде. Рәшидәсенең җылы сулышына битен куеп йоклап та кителгән.

Берзаман ишегалды ягындагы тәрәзәгә чирттеләр. Сабит сискәнеп уянды. Мич артындагы сәкедә йоклап ятучы Наилә белән Анияне уятмаска тырышып, шым гына тәрәзә янына килде.

– Кем бар? – диде ул әкрен генә.

– Ач, Сабит… Бу – мин… Без… Гата, – диде тыш- тагы тавыш.

Гата исемен ишетүгә, Сабитның тыны кысылгандай булды, җаны олы хәвеф сизгәндәй калтыранып алды. «Авыл Советы рәисе бу вакытта нишләп йөрер?..» дигән куркыныч сорау йөрәгенең хәлен алды. Йокы бүлмәсенә кереп, Сабит лампага ут кабызып алып чыкты. Гата белән тагын таныш түгел ике ир бар иде. Төн уртасында нишләп йөрисез дигәндәй, Сабит чакырылмаган кунакларга карады.

Килүчеләр төн уртасында нишләп йөрүләрен тиз төшендерделәр. Зәңгәрсу күлмәк өстеннән кара күн пинжәк кигән озын буйлы, какча яңаклы, калын тавышлы ир:

– Өйдә кемнәр бар? – дип сорады.

– Бездә кем булсын? Үзебез, – диде Сабит, аптырап. – Хатыным да, ике кечкенә кызым.

– Ә малайлар?! – диде калын тавышлы.

Сабитның йөрәге шуышып табан астына төшеп киткәндәй булды. «Вакыйфым белән Васыйлым бәхетсезлеккә юлыккан микәнни?» – дип коты очты.

– Алар шахтада. Менә кем… Гатаулла белә инде, – диде Сабит, эчке кичерешләрен ничек тә тышка чыгармаска тырышып.

Малайлар турында озын буйлы бүтән сүз кузгатмады. Берничә секундка гына сузылган вакыт аралыгында Сабитның күңеленә җылы йөгереп өлгерде. Күзләрендә, болар хәзер чыгып китәр, дигән өмет очкыны кабынып алды. Шул нәни очкын өстенә көрәк белән юеш, авыр балчык ыргыткандай, озын буйлының калын тавышы яңгырады:

– Җыеныгыз!

Бу әмерне Сабитның аңы ансат кына кабул итә алмады. «Кайда җыенырга? Нишләп җыенырга? Малайларның кайдалыгын мин кайлардан белим…» дигән сораулар башында буталды. Аның бу халәтенә игътибар итеп торган Гата сүзгә кушылды:

– Барыгыз да җыеныгыз! Гаиләңне дә уят.

Бу хәбәрдән телсез, өнсез калган Сабит мич кырыендагы эскәмиягә лыпылдап утырды. Тыны кысылды. Тез буыннары калтырады. Җилкәсеннән салкын тир бәреп чыкты. Ул, ике учын ике тезенә куеп, күзләрен йомды да үз алдына пышылдады: «И-и Ходаем…»

Ул арада озын буйлының тавышы тагын җанны кисеп үтте:

– Тизрәк селкен!

Сабит баш очындагы колгада эленеп торган күлмәгенә үрелде. Күлмәкне, итәгеннән тотып, тезләре өстенә куйды да җиңенә аягын тыга башлады. Җиңгә аягын кертә алмыйча интекте. Районнан килүчеләр аның бу гамәлен көлемсерәп карап торды. Адәм баласының соңгы чиккә җитеп каушап калуыннан алар канәгатьләнү хисе кичерә сыман иде. Ниһаять, бераздан Гата сүз кушты:

– Чалбар урынына күлмәк кимә инде син!

Түр яктагы ирләрнең сөйләшүен бүлмә артында басып тыңлап торган Рәшидә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде. Эченә сыймаган җан ачысыннан кычкырып җибәрмәс өчен, ике учы белән авызын томалады. «И Аллам. И Аллам! – дип илерде ул эченнән генә. – Нинди гөнаһларыбыз бар соң безнең? И бер Аллам. Нишләп бу хәтле авыр сынаулар бирәсең? Төрмәгә ябарлар микәнни инде? Ни өчен? Нинди гаебебез бар соң безнең?..» Ул шулай ни чарадан бичара берничә минут мышкылдап утырды да кинәт кенә елаудан туктады, йодрыгы белән күз төпләрен сөртте. «Ипием юк ич минем! – диде ул, ни кылырга белмичә. – Иртәгесен ипи салырмын дип кичтән баш кына ясап калдырдым! Күрше Зифага керим әле. Бербөтен ипие булмый калмас…» Шушы ният белән бишмәтен иңенә салды да ишеккә таба атлады. Инде менә ишекне ачасы да чыгып кына китәсе иде. Тик Рәшидә өлгермәде, чыгып китә алмады. Районнан килүчеләрнең берсе аны беләгеннән эләктереп алды.

– Кая барасың? Качарга уйладыңмы?!

– Тышка гына чыгып керәм, – диде Рәшидә. – Кысталдым.

– Чыкмыйсың. Әнә чиләгеңә утыр!

Рәшидә тагын почмак ягына кереп китте. «Юлга ризык кирәк бит. Безне кем көтеп тора?» Ул тиз генә ике чиләк бәрәңгене капчыкка салды. Киштәдә торган тары, солы ярмаларын да, яулыкка төреп, бәрәңге өстенә урнаштырды. Дүртесенә – дүрт кашык, дүрт тимер тәлинкә, ашарга пешерергә чуен алып, барысын да шул бер капчыкка тутырды…

Биш яшьлек Наиләне, ике яшьлек Анияне киендереп арбага чыгарып утыртканда, табигатьтә яңа тәүлек башланган иде инде. Стенага эленгән сәгатьнең уклары төнге сәгать икене күрсәтә иде.

Район үзәгендә Сабитны, гаиләсеннән аерып, икенче камерага яптылар. Иртәгесен аны сорау алырга чакырдылар. Көне буе эшләп талчыккан, йокысыз төн үткәргән, иңенә акыл җитмәслек кайгы күтәргән хәлендә тикшерүче каршына килеп басты.

– Син ни өчен иптәш Сталинның фәрманына каршы барып, авылдашларыңны колхозга кермәскә өндисең?

Тикшерүче аңа иң беренче шушы сорауны бирде.

– Иптәш тикшерүче, сезгә ялгыш…

Сабит җөмләсен әйтеп бетерә алмады, авыр йодрык өстәлгә бәрде.

– Мин нинди иптәш булыйм сиңа! Синең иптәшләрең Себердә! – дип җикерде сорау алучы. – Йә, колхозда нинди корткычлыклар оештырдың? Дәвам ит. Түкми-чәчми сөйлә!

– Мин үзем беренчеләрдән булып колхозга кердем. Бер көн эштән калганым юк.

– Син күз буяу өчен генә кергәнсең. Ә чынлыкта корткычлык эше алып барасың. Шулай бит.

– Һич алай түгел. Мин тырышып эшлим.

– Һе, эшли, имеш, – дип мыскыллы көлемсерәде тикшерүче. – Каравыл өендә ниләр сөйләгәнеңне исеңә төшерергәме соң?

– Каравыл өендә ир-атлар җыелып җыен юк-барны сөйләшеп утыра инде. Ниләр сөйләгәнне кем искә алган.

– Шалишь, контра! Ә менә шайтан баласы турындагы әкәмәтне кем сөйләде инде? Шайтан әйтә, имеш: «Әйбәт булган, улым. Мин тыштан котыртырмын, син – эчтән…» Шәп уйлап тапкансың, шә-әп!

 

– Мин сөйләдем, – диде Сабит, тикшерүченең йөзенә туры карап. – Бу бит вәгазь генә. Кешене шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә…

Сабит җөмләсен тәмамламый калды, тикшерүченең усал тавышы аны бүлдерде.

– Значыт, вәгазь сөйләвеңне таныйсың!

– Таныйм. Аның ни гаебе бар?

– Вәт, контра! Колхозны тыштан да, эчтән дә таркатырбыз дип, ачыктан-ачык сөйләү, синеңчә, хәтта гаеп түгелме! Җинаять бу! Совет власте алып барган сәясәткә каршы гамәл бу! – Сабит тикшерүченең бу сүзләреннән соң өстәлдәге дәфтәр битедәй агарынып калды. – Менә сөйләшүебез беркетмәсе. Имзаңны сал! – диде тикшерүче коры гына.

Сабит, үзенә сузылган кәгазьдә язылганнарны укып та тормыйча, кулын куйды…

Тикшерүче, үзенең эшеннән канәгатьлек алып, беркетмәне ипләп папкага сала-сала сөйләнде.

– Нинди иман? Колхозга кергән булып, аны эчтән таркатырга җыенгансың! Атаң Исламгали, бабаң Бикмөхәммәт гомерләре буе җир биләгән. Елгабаш хатын-кызлары, бабаңнар басуында ялланып, урак урган… Иман, имеш.

Сабит, башын аска иеп, тикшерүченең сүзләрен тыңлап утырды. Тыңлап утырды, уйлап утырды. «Бу адәм минем нәсел-нәсәбәмне каян белсен? Димәк… мин берәүнең тамагына таш булып тыгылганмын… Ул берәү – Гата… Гата, – диде ул үз-үзенә. – Елан шуыша, эзе калмый. Корбанын теле белән генә эзли. Җаен туры китереп, тешләп кенә ала… Елан тешенә эләксәң… Котылулар икеле. Елан теше агулы. Кем уйлаган ул чакта… Җен-шайтаннар турындагы сүзне Гата үзе башлаган иде бит…»

Җәй көне ерак болында печән чапканда, яннарына Гата килгән иде.

– Хәлләрегез ничек? Төнлә белән Мишәдән Су анасы чыгып саташтырмыймы? – дигән булды.

Ирләр аңа каршы:

– Су анасын без үзебез юлдан яздырабыз әле. Күренми, – дип көлделәр. Шул чакны Сабит, сүзгә кушылып, кайчандыр әбисеннән ишеткән хикәятне сөйләгән иде. Имеш, шайтаны да, җене дә бик гыйлем нәмәрсәләр икән. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваны шул шайтан-иблис котыртып оҗмахтан кудыруга ирешкән, ди. Шайтан үзе дә, җиргә сөрелгәч, Адәм балаларын гел котыртып, аларны юлдан яздырып яши башлаган. Моның этлегеннән Адәм балалары тәмам туйган. Беркөнне шайтанны саклап торганнар да тотып кыйнаганнар. Кыйнаганнан соң, бу берничә көн дөньяга чыкмыйча хәл җыеп яткан. Аннары элеккегедән дә кабахәтрәк эшләр кыла башлаган. Кешеләр моның баласын тотып алганнар да мал шикелле суйганнар. Итеннән бәлеш пешереп ашаганнар. И эзли икән карт шайтан баласын, и эзли икән. «Газиз балам, син кайда?» – дип өзгәләнгән икән. Беркөнне моның баласы чәрелдәп аваз салган: «Әти, җаным, мин монда! Адәм балалары эчендә», – ди икән. «Әйбәт булган, – дигән карт шайтан. – Әйбәт булган».

– Кара син шайтанны, ә, – дигән булды Гата, гадәтенчә, кул аркасы белән битен ышкып. – Кара син аны, ә…

– Әйе, – диде Сабит. – Безнең һәрберебезнең эчендә шайтан утыра…

«…Ул чагында кемнең башына килгән… Елан теле белән корбанын эзләгән икән…»

Шушы хикәятне, Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-11 нче маддәләренә туры китерерлек итеп бозып, Гата тиешле органнарга җибәрер дип кем уйлаган?.. Бер генә үзгәреш керткән: каравыл йортында сөйләде дип язган. Вакыйганы эш вакытына күчергән.

…Тикшерүче өстәленә беркетелгән төймәгә басты. Бүлмәгә йөгереп милиция хезмәткәре керде.

– Алып китегез! – диде тикшерүче.

Сабит әкрен генә урыныннан кузгалды, әмма атлап китә алмый торды. Аягы астындагы идән шуыша сыман тоелды. Күз алларын куе томан каплады. Сорау алучы нидер әйтә бугай. Аның кул хәрәкәтләрен, иреннәрен шәйли шикелле, тик ул берни дә ишетми. Колагында берни аңлаешсыз шау-шу гына…

Кинәт аның ике калак сөяге арасына ниндидер авыр нәрсә китереп бәрде. Ул егылды…

* * *

Зираттан кайтышлый ук Рәшидә Маһруйларга керәсе итте. Маһруй – Исламгали абзыйның энесе Хәйретдин мулла кызы. Маһруй дөньяга килгәндә, әнисе Сөембикә җиңги вафат була. Озак та үтми, Хәйретдин мулла да фанилыктан мәңгелеккә күчә. Ике яше дә тулып җитмәгән Маһруй ятим кала. Ятимәне Исламгали тәрбиягә ала. Сабит белән Маһруйның арасы өч яшь чамасы гына. Алар абыйлы-сеңелле булып, бергә уйнап үсә. Толымнары биле өстенә төшеп торган җитен чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, туры, килешле борынлы, киң маңгайлы зифа Маһруй Елгабашның күп егетләрен хыялга салып йокысыз калдырган кыз иде. Гатаның да күзе төште аңа. 1918 елны яраланып кайткан Галәви Шакиры, җизнәсе солдат Хөсәен белән аралаша-аралаша, Гата уналты яшеннән авылның иң актив революционерына әверелде. Ярлылар комитетында да ул бөтерелде, авыл Советында да ул кысылып йөрде. 1921 елгы ачлыкны кичкәч, 1924 елның көзендә ул өйләнергә карар кылды. Борынгыча яучы әбигә мөрәҗәгать итеп тормады, күңелендә йөрткән кызның өенә туп-туры үзе китте. «Ул бит хәзер Агулы теш Гатасы түгел инде. Ул – Елгабаш авылы җитәкчеләренең берсе. «Без – бай!» – дип, элек борынын чөеп йөрүчеләр аның белән исәпләшми булдыра алмастыр. Безнең илдә байлар да, ярлылар да юк хәзер. Һәммә кеше тигез», – дип, шулай фикер йөртеп, Гата Исламгали агайларның ишеген шакыды.

– Исламгали агай, өйләнергә исәп барые, – диде ул, көрәк сакаллы, өстенә атлас камзул, буй-буй сызыклы озын ыштан кигән карт белән ике куллап күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач.

– Сөбеханалла улым, сөбеханалла. Бик күркәм гамәл.

– Мин дә шулай уйлыйм, агай. Сезнең бусаганы атлап керүемнең сәбәбе дә шушы.

– Аңлап бетермәдем, – дигән булды Исламгали, учын колак артына куеп.

Гата, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте:

– Маһруйны сорарга дип килдем мин, Исламгали агай!

Күпне күргән, күпне кичергән карт бер мәлгә өнсез, телсез калгандай булды. Агулы теш Миңлегалинең оныгы оялмыйча: «Маһруйны сорарга килдем, дип торсын әле! Менә бит дөньялар кая таба тәгәрәде».

– Ни бит, кем, улым Гатаулла, – диде ул, әкрен-әкрен фикерен туплап. – Синең сөальне әйтәм, бик кинәт булды бит әле. Көтмәгәндә, уйламаганда, дим.

– Уйлагыз, Исламгали агай. Уйлагыз. Мин тагын әйләнеп чыгармын!

Йорттан тынычлык китте. Исламгали агай малайлары белән дә киңәште – һәммәсенең фикере уртак: Агулы тешнекеләр белән кода булырга теләмиләр.

Гатаның икенче килүенә гаилә мондый хәйлә уйлап куйды. Имеш, Маһруй Казанга, шәфкать туташлары әзерли торган курсларга укырга китәсе. Кыз укып кайткач, күз күрер, янәсе.

Гатаның өйләнергә йөрүе белән бәйле имеш-мимешләр бераз тынуга, Маһруйга сатучы Садретдин улы Гафурдан яучы килде. Озак та үтмәде, авылның ике могтәбәр кешесе туганлашты. Шулчакта Гата аңлады: «Укырга тели, Казанга китә…» – ише сүзләр һәммәсе ялган була. «Сиңа нинди кыз бирү!..» – дип, йөзенә бәреп әйтмәгәннәр генә. «Яр-а-ар! – дип, йодрыгы белән өстәлгә сукты ул. – Исән булсак күрербез! Мин сезгә әле агулы тешемне күрсәтермен! Кемнең кем икәнен шунда белерсез!..»

* * *

Маһруй килен булып төшкән көнне Гата иртүк Каенсарга җизнәсе Хөсәен янына китте. Урыс авылыннан алып кайткан көмешкәне чөмерә-чөмерә, алар бик озак утырдылар.

…Капка ачылганда, ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөрүче Маһруй, Рәшидәне күргәч, кулындагы табагын төшереп җибәрде.

– Ап-пай! – диде ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча. – Апай, бәгърем, синме!..

– Мин, мин… Күрешер көннәребез дә булган икән.

– Кызлар кая соң, апай?

– Алар кияү белән әрәмәгә киттеләр.

– Әйдә, өйгә керик, апай. Самавыр яңартып җибәрик. Чәй янында рәхәтләнеп утырыйк!

Рәшидәнең иң беренче соравы Гафур турында бул- ды.

– Сездән ни гаеп таптылар? Гафур исәнме?

– И-и апай, – диде Маһруй, – шул Шакир белән Гата башыбызга җитте инде. Менә хәзер янымда тора торган малаем белән йөкле идем. Кызыбыз яшь ярымлык ие. Килеп керделәр. Гафурымны шул төнне үк алып киттеләр. Иртәгесен Гата белән Шакир тагын өйгә килеп керде. Мине өйдән куып чыгардылар. Ишегебезне бикләделәр. Кая барыйм? Нишлим? Кулымда – яшь ярымлык бер бала. Икенчесен табар вакытым җиткән. Күршеләремә кердем инде. Рәхмәт төшсен, курыкмадылар… Кабул иттеләр. Елый-елый тәрәзәдән карап торабыз. Шакир сыерны җитәкләп алып чыгып китте… Шулай атна-ун көн күршеләрдә яшәгәч, Аллага тапшырып, үз өемә чыктым. Шуннан яшәп калдым. Ни хикмәттер, тимәделәр. Ә йорттагы бар нәрсәне алып чыгып киткәннәр ие. Аш пешерергә кәстрүл, ашарга сыңар кашык та калдырмаганнар…

– Ә Гафур?..

– Белмим, апакаем… Белмим җан кисәгемнең язмышын. Аннан бер генә хат та алмадым. Гали кода минем исемнән хатлар язып эзләтеп тә карады. Рәхмәт инде аңа. Урыны җәннәттә булсын. Тик: «Тапмадык, белмибез», – ише җаваплар гына алдык. Атканнардыр инде, апай… Атканнардыр…

Иңнәренә кара болыт булып ишелгән кайгы астында ике хатын бераз тын утырды. Аннары Рәшидә тирән сулыш алып, тагын сорап куйды:

– Гатаны әйтәм. Аның шултиклем безгә нинди үче булды икән?

– Һе. Үзенә кияүгә чыкмавымны гафу итмәде. Бик кара эчле нәрсә икән. Мине куып чыгарганда болай ди: «Ну, шәфкать туташы! Гафур әйбәт укыттымы? Мине иш итмәгән идегез… Дөнья куласа ул».

– Соңыннан бәйләнеп маташмадымы соң? Ялгыз хатын… дип…

– Юк. Андый хәл булмады. Хезмәтнең иң авырына мине йөртте… Ялыныр дип уйлагандыр. Нәселемне корыт- кан, туганнарымның, якыннарымның башына җиткән җыланга ялынаммы соң?! Үз явызлыгы үзенә кайтсын!..

1Авылларда элек Сабантуй бәйрәме җыен дип аталган. (Авт. искәр.)