Loe raamatut: «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», lehekülg 19

Font:

Мин, телем кычытып:

– Инде кеше үтергәнне дә яшермәгәнне сыер суйганны гына яшермәссең дип уйлыйм, әйт әле, чибәр җиңгинең сыерын син суйдыңмы? – дип сорыйсы иттем.

– Мин! – диде ул һәм, гәүдәсен турайтып, миңа кадалды, борынына кадәр тураеп киткәндәй булды. – Әле дә үкенәм: нигә сине шул чакны ат өстеннән генә сугып төшердем икән… Атаң кебек, йөрәгеңә без генә тыгып аласы булган да бит…

Конвойга аны алып чыгып китәргә куштылар.

Шул ук төнне Вахитов абый квартирасына шалтыратып, Баһауның үз үлеме белән үлгәнен хәбәр иттеләр.

Мин икенче көнне үк авылга кайтып киттем. Юматов абый сугышка китеп үлгәч, үзенә шуннан башка егет тапмыйча, кияүгә чыкмый калган зур апам белән әнием карчык мине елап каршы алды. Мин аларны сагынып кайтсам да, тизрәк кайтуымның сәбәбе – Баһау картны ялгыш әти янына күмеп куймасыннар дигән уй иде. Аны бөтенләй икенче читкә – яз көне су җыела торган, элек- электән ялгыш, кара гомер кичергән мәетләр янына күмделәр. Безнең әтинең инде кабере җир белән тигезләнгән. Бөтен зиратында быел ике кеше күмелгән булып чыкты: берсе – абыйсы үтергән Хәмзә, икенчесе аларның атасы, минем әтине үтергән Баһау карт кабере иде. Шулай, соң булса да, ул да үз җәзасын алды. Ләкин бик соң!.. Әтидән соң егерме ел буе һава сулагач, кояш күргәч…

1978

Хикәяләр

Туган як моңы

Карта битләрендә аның сурәте сәламәт кеше йөрәгенә охшап тора. Ул – Башкортстан, минем туган җирем. Йөрәктәге кан юллары шикелле, аның туфрагын да бик күп елгалар сугарып үтә. Шуларның иң өлкәне, халкыбызга иң якыны – былбыл моңыдай гүзәл Агыйделдер.

Агыйдел!

Бармы безнең чын татар җырларында синнән дә күп җырланган гайре бер елга!..

Әгәр дә мин елына бер сиңа кайтып, чабатасыз малай чагым кебек, иртә таңда салкын чыклар ярып буйларыңны бер әйләнмәсәм, чык күзедәй ак суыңда сары сагышларымны бер басмасам, бабамнарның сөяге түшәлгән җылы туфрагыңа битем куеп орынмасам, – мин үземне башка җирдә, хәтта Казанымда да бу тикле дә нык ватанлы тоймас идем.

И иртәләрен ак томанлы Ак Иделем!..

Мин Агыйделнең түбән карасаң йөрәкләр купмалы Төбә яры читендә басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, кыелып-кыелып, керәшәләр очып йөри. Дөнья моннан капыл киңәеп, күз кабагыдай ачылып китә: уң ягымда, зәңгәр дымдай рәшәләнеп, офык өстенә Йолдыз-Тау уелып төшкән; сул ягымда – Питер тавы, аның очлы борыны Агыйдел аръягындагы Кызкала тавына төбәлеп каткан төсле. Моннан ике йөз ел элек империяне дер селкеткән Пугач явы Казанны алмага барышлый бу җирләрдән дә яңгырап үткән. Алар әнә шул Питер тавы өстенә урнашканнар. Әби патша гаскәрләре исә аларга каршы Идел Эченнән40 килгән булса кирәк: нәкъ Питер тавы турысына – уйсу япан җиргә хәзерге спорт сарайларыннан да зуррак итеп, камалы бүректәй түгәрәк тау өйгәннәр дә шуның артында һөҗүмгә көч туплаганнар. Әүвәл таудан тауга атышканнар дип сөйлиләр. Белмим, ул ераклыктан туп атышулары, бәлки, өеп тау ясаулары шикелле бер риваять кенәдер, әмма ләкин каты сугыш булуы хак. Әби патша гаскәрләре Агыйделне кичеп, авыр һөҗүм белән Питер тавы төбенә үк килеп җиткән: шулай булмаганда, Пугачёв егетләре болай да текә борын очына, иңеннән-иңенә чокыр казып, җирдән ныгытма өймәсләр иде (ул өемнәр бүген дә машинадан биек). Шуннан бирле бу тауны, үзен Пётр III дип игълан иткән Пугачёв «исеме» белән «Питер тавы» дип йөртәләр.

Идел Эченең көнчыгыш тарафында тагы, аяз көннәрне күгелҗем рәшә сирпеп, ә яшенле яңгыр килгәндә, кара кучкылланып ятучы иләмсез зур ике әүлия зираты бар. Боларын исә Алыпның агасы Бисрәк батырдан калган диләр: Агыйделне атлап чыккач, чабатасын салып, туфрагын кагып киткән, имеш… Калган җирләрдә ерак тау тезмәләренә кадәр болын да әрәмә, болын да әрәмә. Минем аста гына Күгәрчен, Акман, Каттарлау, Чәгерче болыннары… Алардан эчкәре язын су басмас чикләрдән авыллар, бүлем-бүлем урманнар башланып китә: Чумар, Мәнәк, Кәлтәй урманнары… Һәр тарафта – күпме кавем гомер кичкән чын табигать. Тик ул хәзер әүвәлгечә тын гына түгел: инде бу төбәкләргә дә тимерле-бетонлы БелАЗлары белән зур сәнәгать килеп керде. Әнә теге Кызкала тавыннан ары, Нугай, Кырым-Сарай якларында инде шаулатып нефть чыгаралар; ялкынланып янган утлары төн буена соргылт күк йөзендә нәҗәгайдай уйнап тора…

Мин Агыйдел буйларының искитмәле яменә карап, миңа кадәр унике буын элек болгар угланы Гәрәй бабабызның яр-юлдашы, карендәш якыннары белән Казан йорты Масрадан баш бирмичә чыгып киткән, арлар41 иле аша ике Идел кичеп, бу җирләрдә торак тапкан чагын гүя үзем күргәндәй күз алдына китерә алам… Борынгы Чулман белән Ак Идел килеп кушылган бер кыйтга. Кеше кулы тимәгән урманнар, киекле болын-тугайлар. Кичә-көнлек бу тараф, кичә-көнлек ул тараф җирләрдә чын кышлак кормыйча башкортлар (истәкләр) ыругы гына быел – монда, ярен анда җәйләп-кышлап йөри. Ыруг җирләре күп, хәтта чикләре дә мәгълүм түгел: болын-тугайларында елкылдап чапкан елкы көтүе; елга-күлләрендә балык, кондыз; карт юкә, имән куышларында аюлар гына менгән кыр- гый корт балы… Башкорт инде Болгарын белә, Казанын белә. Алар аша ул дин алган, хәреф алган, алардан күреп, иген игү эшенә дә ихлас бирә башлаган. Ул Болгарның үсүенә дә, һәлакәтенә дә шаһит. Бәлки, шуңадыр, болгар дигәндә, күңеле дә япандай киң, иркен…

Ә чынлап уйласаң, кемнәр генә килеп сыенмаган башкорт иленә! Бату ханның исәпсез-сансыз бәни әсфарлар кавеме42 баскыныннан соң Дәште Кыпчак бетеп – кыпчагы Бөек Болгар җимерелеп – болгары агылып килгән; Аксак Тимер белән Туктамыш хан арасындагы яман кыргыннан соң икенче кабатка янә болгар агылган; инде Казан җиңелгәч, егерменче йөзгә кадәр тукталмаган өченче агым килә. Башкорт инде бу агымны туктата да алмый – йә үзе буш җирләргә күчеп китә, йә тел берлеге, дин берлеге аркасында килгән беренә өлеш чыгара. Ул шулай Гәрәй бабабыз белән карендәш якыннарын да үзенә сыендырган. «Танып тамагыннан алып Ак Иделнең түбән тарафы ике якка таралмыш сулары, койгучы елгалары, тугай-камышлары, арка вә яланлары илә сезгә булыр; суларыннан – кондыз, урманларыннан киек тотарсыз…» дигән. Гәрәй бабаларыбыз яңа ватанда нигезе болгардагыча һиммәт кышлак йортлар корып, башкорт белән ут күрше булып, өйләнешеп, кыз бирешеп, «Идел буйлары вә урманларында бал корты илән, суларында кондыз, камасы илән, яланларындагы йөкерек төлкү, сусарларыйна сунар кылыб, сука илән җир сөреб, иген игеб гани улганлар…» Башкорт туфрагында нәсел шулай башланып киткән.

Пугач явыннан күп алда, инде җиденче буын акман бабабыз Болгар иленнән43 яңа гына килгән Апанай (Әпәнәй) гаиләсе белән туганлашып, янә мөселман диненә чыккан бер мари кешесен алып, Идел Эченнән Кыр Ягына – иген уңдырышлы җирләргә күчеп утырган.

Төрле юллар, ысуллар белән башкортның үзеннән йә ак патшадан башкорт җирләрен алу-алмауларына, ягъни бары тик җирле-җирсез булуларына карап, безнең нәселдә дә унике буын дәвамында башкорты булган, типтәре булган.

Ләкин нинди генә рәвешкә кермәсеннәр, алар үзләренең асыл болгарлыгын иман кебек саклаганнар (чөнки татар исеме татар халкына унтугызынчы йөз ахырында гына ныклап йога башлый); нәсел башын – Казан йорты Масрага, бик борынгысын Болгарга илтеп бәйли торган булганнар. Безнең телебез дә, йөзебез һәм моңыбыз да үзебезчә калган. Гәрәй бабамнар белән бергә күчеп килгән марилар безне әле һаман «суаз» ди. Ә суаз яки суар – болгарның бер кабиләсе булган. Рәхмәт онытмауларына.

Ә сезнең «Казанны яу алган көй» не ишеткәнегез бармы? Минем – бар. Ул көйне безгә анам ягыннан туксан яшенә җитеп үлгән бабам уйнаган иде. Тик мин аны ике генә кабат ишетеп калдым. Кайгылы сугыш чоры иде. Берсендә сугышта ирләре, уллары үлгән сагышлы аналар җыелып үтенгәч уйнаса, икенче кабатында тең үзе генә моңланып уйнады: өченче улының да үлү хәбәре килгәннән соң иде монысы. Йөзендәге бер сырын да кыймылдатмыйча, яшьсез генә уйнады-уйнады да: «Җитәр, күп уйнасаң көйнең дә төсе уңа», – дип, үзедәй карт венский тальянын сандыкка салып куйды. Казан моңы шулай, бабамның хәсрәт тулы йөзе сыман, күңелемә уелып төшсә дә, авызымнан көй булып чыга алмады. Тиздән бабам үзе дә бу дөньядан кичте, – шулай итеп, моңын йөрәгемә салды да көен үзе белән мәңгегә алып китте…

Мин Агыйделнең түбән карасаң башлар әйләнмәле Төбә яры өстендә басып торам. Миннән бик түбәндә, иң аста, эссе җәйдә кимеп, ярлары ачылып беткән Агыйдел ага. Ага да ага, ага да ага… Синең суларың белән генә дә буш диңгезләр тулып түгелгәндер инде, Агыйдел! Ярларың да, кеше гомере сыман, кителеп-кителеп кенә юыла тора, юыла тора… Пугач явын бастыргач, башкорт иленең Салаваттай асыл ирләрен асып, күпме дар агачы агызганнар синнән, Агыйдел! Алар сал өстендә җил-дулкынга чайкала-чайкала акканнар да акканнар, акканнар да акканнар – гел бер таба, гел түбәнгә таба…

Ләкин егерменче йөз башында кинәт, агымга каршы юл ярып, Агыйдел буйлап, яңа гасыр авазын салган Владимир Ульянов узып киткән. Мин басып торган ярга да карап узган ул Ленин… Соңыннан аңа меңнәр, миллионнар ияргән…

Агыйдел!

Синең ак суыңа халык азатлыгы өчен бу җирләрдән дә көрәшеп үткән Чеверев, Чапаев каһарманнарның да каны коелган бит!.. Аклар афәте дә үткән моннан. Нәкъ менә мин басып торган яр читенә бастырып, күпме коммунистны атып киткәннәр аклар. Ул шәһитләр каны да синең суыңда бит, Агыйдел! Бәлки, ярың да шуңа кызылдыр…

И газиз аналарыбыздай күпне күргән Агыйделем!..

Бу сугыш елларында без әтиләребезне пристаньнан туры фронтка озатып җибәргәч, тыннарыбыз бетеп, шушы ярга менә идек тә, соңгы кабат карап калырга теләгәндәй, пароходның куе төтене Йолдыз-Тау зәңгәрлегенә эреп югалганчы карап тора идек. Китте дә утка керде, китте дә утка керде безнең әтиләр…

Агыйдел!

Мин синең бүгенге тыныч, иркен-рәхәт, якты ярыңда басып торам. Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, уйнап-уйнап, керәшәләр генә очып йөри. Илгә иш булган Илешем басуларында да, болгар бабаларыбыз шикелле, иген игүдән башканы белмәгән, теләмәгән халкым эшли – Илем данын үстерәләр. Тик мин әле үткәннәрне уйладым. Чөнки бүгенгенең берсе дә төче камырдан гына әвәләп ясалмаган, – урак өстенең монарланып кызган һавасында битләргә ягылып үткән җепселдәй, барыбызның да бик ерактан өзелмичә килгән тамыры бар, тик без аны белмибез генә. Хуп, бик ерактан килгәнен күбебез белмәсен дә ди, анысы тарихка калсын ди, ә якынын барыбыз да җитәрлек микъдар беләбезме соң? Ише бабайлар гына түгел, әтиләребез дә, кайтмаска китеп, җәйге сулар кебек саега, бетә баралар. Ә бер уйласаң, шушындый да шаулы гасырыбызның кырык елы эчендә генә дә алар гомеренә нәкъ өч сугыш, өч революция туры килгән!.. Без шуларны белергә тиешме? Тиеш! Онытмаска тиешме? Тиеш! Алар кабызган революцион ут, каннан канга күчеп, безнең йөрәкләрдә дә янарга тиешме? Тиеш! Ниһаять, без бөек бәрелешләрдә алар яулап, безнең кулга тоттырган бөек бәхетнең, Икмәкнең кадерен белү өчен дә үткәннәрне белергә тиеш. Алар кигән чабатаны сөйләгәндә дә, чырай сытып түгел, ә күңел колагын салып, чабатага ихтирам белән тыңларга тиешбез…

Мин Агыйделнең еракларга төбәлеп торган Төбә яры өстенә битләремне астан искән җылы, дымлы, чәчәкле болын җиленә куеп басып торам. Күз күреме җирләрдә болын да әрәмә, болын да әрәмә, ә шулар эченнән, ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап, Агыйделем ага.

Агыйдел!

И минем туган җирем – унике буын буена сулап туймаган сулышым!..

Февраль, 1972

Яшьлек дусларым

Парчалар
(Абыйлар фатихасы)

Сугыш беткәннең өченче язы иде. Без, Касыйм белән икәү, соңгы басудан сабанны бетереп кайтышлый ук, атларыбызны идарә каршындагы баганага бәйләп куйдык та председатель янына кердек.

– Җиһаншин абый, менә сабанны бетердек…

– Рәхмәт, апайлар, булдыргансыз, – диде ул.

– Инде Кифая апа безгә эшкә әйтмәсен, без иртәгәдән үк әзерләнә башлыйбыз…

Җиһаншин абый, бик нык аптырап, колагын безнең якка борды:

– Нәрсәгә?..

– Бәй, укырга керергә, – диде Касыйм. Ул да, күзләрен тутырып, председательгә карады. – Шулай сөйләшкән идек бит инде, Җиһаншин абый. Әллә оныттың дамы? – Ул вакытта безнең авылда, бер генә кеше булганда, «сез» дип эндәшү юк, көләләр иде. – Сабанга төшкәндә, үзең әйттең бит: сабанны бетерең дә, бүтән эшкә кушмабыз, укырга керергә әзерләнерсез, дидең.

– Китең әле! – дип, Җиһаншин абый сугышта беләзектән өзелгән кулын селкеп куйды. – Шушы вакыттан әзерләнә башласаң, дивана, күзең күгәрер!.. Әле июнь дә кермәгән.

– Иртәгә июнь инде.

– Шулай булгач! Июнь эшләң дә, июль әзерләнерсез.

Касыйм белән Җиһаншин абый бер-беренә чын тиңнәрчә сөйләшеп алып киттеләр. Касыйм, әнисенә охшап, сүзне яра гына иде.

– Булмый, Җиһаншин абый, – диде ул. – Укыйсы бик күп. Барысын да өр-яңадан укырга кирәк: мәктәптә алганнарның исе дә, төтене дә калмаган.

– Китең әле, юкны сөйләп утырмаң, пажалыста. Япь-яшь башыгыз белән. Уку бетергәнегезгә әле кайчан гына!

– Исәплә, биш ел, – диде Касыйм.

– Шулай укмыни инде? – дип, Җиһаншин абый башын чайкап алды. – Мин кайтканда, сез укымый идегезмени инде?

– Син кайткан елны бетердек бит җидене.

Җиһаншин абый, тагы да башын селки-селки, зур зәңгәр күзләре белән бик озак итеп бер миңа, бер Касыймга карап торды:

– Күпкәрәк киткән икән шул, апайлар. Уйнап – уенга, көлеп көлкегә туймас чакларыгыз эшләп үтте шул…

– Уңга карасаң да эш, сулга карасаң да эш булгач…

Шунда нишләптер, кирәкмәгәндә, керфек төпләрем дымланып җылына башлады. Мин йөземне читкә бордым. Үтте.

– Ярый, алай булгач, – диде Җиһаншин абый да. – Эш ризык түгел, бозылмас. Өлгерерсез. Әйдә безнең авылдан да укыган кешеләр чыксын әле!.. Безгә инде бармак йөртеп укысак та җиткән, ә сезгә җитми. Сезнең әле егылсаң да сикереп торыр чак кына – укып калың. Тик, карагыз аны, майдай сеңеп утырың. Сынауларыгызны өчле-тугызлыга биреп, эләгеп-тагылып кына йөрердәй булсагыз, пычранмаң да. Лутчы әнә былтыргы шикелле Пономарёв абыегыз белән ремонтка керешегез: болынга чыгар вакыт та җитеп килә…

Шулай фатиха бирде безгә Җиһаншин абый.

Әйбәт кеше иде. Инсафлы иде. Бригадир Кифая апа җиде әрвахка җитеп сүгенә башласа, кулы белән колагын каплап, башларын селкеп торыр иде. Иртә китте мәрхүм: сугыштан алып кайткан яралары, авырулары көчәеп, илле бишнең апрелендә Уфа больницасында үлде.

Идарәдән канатланып чыгу белән, сабаннарыбызны алачык алдына илтеп, атларыбызны чирәмгә җибәрдек тә, инде ныклап торып, нинди техникумга китәсене уйларга тотындык. Башта гына җиңел тоелган икән: эзләнә-сайлана башлагач, шактый авыр булып чыкты бу. Чыннан да, нинди техникумга китәргә соң? Күрше авылның ике кызы беренче көннән үк, бер икеләнүсез, статистика техникумына китәргә булды. Ләкин безнең ул техникумга күңел ятмый: аннан хисапчыдыр-нидер генә чыга икән; хисап эшен аны безнең авылда укымый да эшлиләр, әнә Чулак Зиннәт абый аны гомере буе эшләде, бер дә техникум бетермәгән…

Врачлыктан да тиз баш тарттык. Больница бездән биш-алты чакрым гына булса да, мин белгән елларда безнең авыл халкы «бүлнис» дигәндә кул гына селкиләр иде. Чөнки халык, ипиенә түгел, арыш умачына туймаган бер вакытта, ул больница врачлары, бигрәк тә Вострецов дигәннәре, саф безнеңчә, татар теле белән, мыскыл иткән кебек: «Күбрәк күкәй аша, май аша, ит аша, кич ятканда, бер йомры җылы сөткә бер кашык бал салып эч…» – дип җибәрә торган иде. Әйтерсең лә, ул әйтмәсә, без май да, күкәй дә ашый белмибез!..

Берара без геологик разведка техникумына да тукталып тордык. Ул техникумнан әллә кемнәр, әллә кемнәр чыга диелгән; шулар эченнән без «нефть эзләүчеләр» дигәнен аңлап алып, шуңа ябыштык, чөнки ул елларны безгә сиксән-туксан чакрым гына җирдә нефть тапканнар, тиздән безнең районга да килеп җитәләр икән дип сөйлиләр иде. Шул шаукым эчендә безнең кемдер аръяктагы Тирән Кул буеннан керосинга охшаш таплар күреп кайткан да, нефть дигәннәре шул инде ул, дип әйтеп ташлаган. Без дә бер көн төшкә хәтле баш күтәрми укып утырдык та, әйдә, ял да булыр дип, Тирән Кулдан әйләнеп кайттык – ерып чыккысыз җикәнле камыш, таллыкларын, чишмәдәй тонык суында йөзгән көс балыкларын, төрле төстәге буяу балчыгы белән сабын ташларын, түмгәгенә баскан саен балак эченә су сиптергән мүкле сазлыкларын әйләндек. Без нефтьне ничек табып, ничек чыгарганнарын мәктәптә үткән, ишеткән малай түгел, безнең өчен ул карурмандай караңгы; тик шулай да нефть безгә нәкъ менә шушындый су-сөлле куллар, култыклардан чыгадыр төсле иде. Шунда кинәт хыялыбыз уйнап, без бәләкәй чакта «аждаһалар» гына яткан шушы серле, куркыныч Тирән Кул безгә капыл нефть яткыны булып күренә башлады. Касыйм хыялыйрак та иде, Илеш якларына таба китеп югалган Тирән Кул эченә караган килеш әйтте:

– Их, укуны бетереп, менә шушыннан самолёт белән генә кайтып төшәсе иде дә, бөтен авыл халкы алдында нефть чыгарып ташлыйсы иде, безнең авылның да даны китәр иде!

– Бу бит безнең авыл җире түгел, – дидем мин.

– Булмаса соң! Безнең авыл турында бит…

Тик кабынуыбыз никадәр тиз булса, сүнүебез дә шулай булды. Хыялыбыз бик ерактан әйләнеп кайтып, күзебез кабат аяк астына төшкәч, «әйдә, тикшереп карыйк әле» дидек тә, шырпы сызып, түмгәк төбендәге «керосин» таплары өстенә аттык – чыж да итмәде! Теге куптарайның нефть дигәне черек сазлык суы гына булып чыкты…

Без моннан соң да әле бик күп техникум, училищеның иңен-буен иңләдек. Ул чакта белдерүләрне хәзерге шикелле уптым гына басмыйлар, ә көн саен диярлек берәмләп кенә тамызып торалар иде. Безне шулар да миңгерәтеп бетерде: берсен укып бер фикергә килә алмыйсың, икенчесе басылып чыга, аннан өченчесе, шулай беткесез… Әмма иң нык гаҗәпләндергәне авыл хуҗалыгы техникумы дигәннәре биргән белдерү булды. Монысы безгә нефтьтән дә болайрак – һич башка сыймалы түгел: колхозда эшләү өчен дә уку кирәк микәнни дип хәйраннар калдык.

Һәрнәрсәнең ахыры була. Менә берзаман белдерүләр дә бетеп китте; газеталар буш ындыр табагыдай бушап, ямьсезләнеп калды. Тик без генә һаман бер таба да хәл итмәгән. Шулай да без тик ятмыйбыз – җиң сызганып әзерләнәбез: сабанга киткәндәге сыман күз ертып торабыз да, китапка тотынабыз, безгә бары да яңа, бары да кызык, истә берни дә калмаган, гүя без мәктәптә укыган да кебек түгел иде.

Июль башларында безнең очның мин белә-белгәннән бирле ялгызы яшәгән Гөлкәем әби үлеп китте. Без ул әбинең Газиз исемле, авылыбызда бердәнбер зур укыган, бердәнбер улы барлыгын белә идек. Шул Газиз абый утыз тугызмы, кырыгынчымы елда педагогия техникумы бетергән булган, ләкин, бер көн дә укыта алмыйча, хәрби хезмәткә алынган; хезмәте сугышка ялганып китеп, сугышны ул авиация полковнигы дәрәҗәсе белән бетергән; хәзер инде Украинада хезмәт итә иде. Гөлкәем әбигә ул ай саен ике-өч йөз сум акча салып тора, әмма үзенең кайта алганы юк; әле инде, анасы үлгәч, мин белгәндә беренче кабат авылга кайтып төште. Бәләкәй генә карчыктан зуп-зур туган Газиз абый сөлектәй озын гәүдәсе, ияк урталары чокырланып торган чибәр йөзе, ул вакытта халык үлеп яраткан матур хәрби киеме белән йолдыздай ялтырап, авыл малайларының күзен ут яндырды да әнисенең өчен уздырып китеп тә барды. Әмма безнең күңелгә дә ут салып өлгерде: Касыйм белән икебезгә, ике дә уйламастан, укытучы булырга киңәш итте.

– Бар булган профессиянең башы – укытучы, – диде ул. – Укытучыдан да күркәм, укытучыдан да олы бер хезмәт тә юк. Минем инде үкенечкә генә калыр: укып та, укытучы була алмам инде… Укытучылыкка укыгыз, егетләр, – диде.

Монысы без алган икенче фатиха булды.

Шул хәл итте дә. Без нәкъ Газиз абый укыган Бөре педучилищесына китәргә булдык. Бөре безгә Уфа түгел – якын. Җәй көне пароходы йөреп тора, ә кышкы каникулда җәяүләп тә кайтып китәргә мөмкин: ул безгә йөз ун чакрым гына иде. Без Җиһаншин абыйдан яздырып алган аванс оныннан ипи пешерттек тә, юлга акча юнәтеп, документларыбызны илтә киттек. Почта белән җибәрсәк озак: башта Теләкәйгә, аннан Исәнбайга, аннан Яркәйгә, шуннан соң гына Уфага китеп, Уфадан кире Бөрегә барып җиткәнче, кимендә бер ун көн вакыт үтәчәк иде. Ә болай без икебезгә ике бөтен ипи белән өч көндә урап та кайттык…

Имтиханнарны без ничек биргәнбездер – белмәдек. Исемлек-мазар элү юк, «икеле» алганнарга гына әйтәләр дә, алмаганнар шулай дәвам иттерә. Ул елны училищега кырык сигез урынга җиде йөзгә якын гариза килгән иде, – биш-алты ел укымый торганнар җыелган. Күбебез тамырларга яшьләй көч китереп, сугыш авырлыгын ябык иңнәребез белән тартышып-күтәрешеп чыккан унҗиде-унсигез яшьлек егетләр һәм кызлар иде. Безнең белем ягы да бик чамалы – укуыбыз да шулай гына булган. Хәер, безне укыткан апаларның да күбесе яңа гына унны бетергән япь-яшь кызлар булып, үзләре дә бездән бер генә дәрескә алда баралар иде. Шул белем белән без, сепарат авызына салган сөт кебек, имтиханга агылып кереп киттек, – алты йөз күпме кешедән йөз утызы гына торып калды. Инде шулар эченнән, башта эре иләктән генә үткәреп, кырык сигез урынга туксан алты кеше кабул иттеләр дә, тагын да ваграк иләккә салдылар: икенең бере кандидат булып, туксан алтының яртысы беренче чиректә үк коелып бетәргә тиеш, ә калганы, икегә бүленеп (әле без барыбыз бергә клубта укыйбыз), нормаль классларга күчәчәк иде. Дәрес саен кычкыртып сорый торгач, күбесе сентябрь белән октябрь аенда ук коелышып бетте; кайберләре исә үзләре китте: укый алсалар да, яши алмыйлар иде. Шундыйларның берсе дустым, авылдашым Касыйм иде.

Ул нишләптер стипендиягә эләкми калды. Өеннән ярдәм юк. Әтисе чахотка чирле, аның өчен дип, иң авыр елларда мунчаларын, сыерларын сатып ашадылар. Өй тулы бала – иң олысы Касыйм булып, аннан кече тагын дүрт сеңлесе бар; әтиле дип, аңа тулай торак та бирмәделәр. Шулай айдан артык, дәрестән соң пристань буена төшеп, эш булган көннәрне ашлыктыр, бәрәңгедер бушатып, дүрт-биш сумга яшәп карады да өйдән алып килгән ике капчык сохарие да беткәч, «ярый, киләсе елга килермен әле» дип, укуын ташлап кайтып китте… Ләкин ул киләсе елга да, киләсенең киләсе елларны да килә алмады: шул ук кышны әтисе үлеп, атасыз дөнья ипсез-сапсыз килеш моның өстенә өелеп калды, – тиз генә ерып чыкмалы түгел иде.

Мин аны көзге ачы таң белән пристаньга озата төштем. Октябрь башы иде инде. Томандай томалап, пыскак яңгыр сибәли иде. Без сөйләшмәдек тә – нәрсә сөйләшәсең! Касыйм билетсыз гына пароходка кереп утырды. Ямьсез, салкын, җансыз пароход, сыкрап елагандай, өч кабат кычкыртты да дустым Касыймны алып та китте. Ул – пароходның, мин дебаркадерның юеш таянмасына таянган килеш, салкын су буенда күзгә-күз карашып аерылыштык. Хәтеремдә тик аның алама гына сырмасы белән иске фанер чемоданы калган да, «Инде син дә ташлап кайта күрмә, Хәмит!» дип әйткән сүзләре калган. Бу сүзләрне мин шул яңгыр томаны төсле томанга әйләнгән еллар аша бүген дә ишеткәндәй булам: «Инде син дә ташлап кайта күрмә!..»

Юк, мин ташламадым. Минем дә, авызым ачсам, үпкәм күренә. Өйдән бер тиен акча, бер сынык ипи киләсе түгел. Йөз ун чакрым җәяүләп кышкы каникулга кайткан чакларны да ике кулым селтәп кайта идем дә, ике кулым селтәп килә идем. Ләкин минем күзгә карап торган сеңелләрем юк иде: минекеләр кан чирендә үк үпкәләренә кадәр косып бетереп үлеп беттеләр: минем – әни дә апа гына. Аннары мин аена йөз кырык сум стипендия алам; шуңа өстәп, тагы язлы-көзле пристань буенда эшләп алабыз, – безнең күбебез шулай итә, чөнки нык хәлле балалар бик сирәк; детдомнан килгәннәрнең генә өсте бөтен дә тамагы тук иде. Аларга йөге белән ак күмәч, ак он, сохари, шикәр-май китереп торалар; өсләрендә – пардан кием, аякларында – ботинка, ботинка өстеннән тагын галош кияләр; аларның хәтта кич ятканда кия торган эчке күлмәкләренә хәтле бар иде. Иртән яки кич, ашарыма булмыйча, берәр малайдан шырпы кабы белән үлчәп ипи алып торганда яки ямаулы чалбар, ямаулы күлмәк белән кызлардан оялып йөргән чакларымда, әрнеп:

– Нигә минем әти генә үлгән соң!.. Ичмасам, мин дә детдомда үсәр идем… – дип, коточкыч сүз әйтә идем дә, соңыннан, ничә еллар безне карап үстерер өчен миннән мең кабат күбрәк интеккән анамны искә алып, күңелемнән мең гафу белән мең тәүбә кылып, илергәнче елый торган идем.

Туктаганда инде, яшем белән бергә, минем әтине аткан, мине шушылай ятим иткән Гитлерына, Геббельсына – бөтен иблисенә йодрыгым төйнәлеп каткан була иде…

Шулай укылган икән шул. Кара, онытылып та бара түгелме соң…

Январь, 1972
40.Безнең як халкы Агыйделне күп вакыт «Идел» дип кенә йөртә, шуңа күрә аның унар чакрымга җәелеп, язларын су астында кала торган әрәмәле, болынлы түбән ягын элек-электән «Идел Эче» дип әйткәннәр, ә таулы биек ягын «Кыр Ягы» диләр. – Авт. искәр.
41.Удмуртларны элек «ар» дип атаганнар.
42.Сары тәнле халык, сары раса.
43.Хәзерге Татарстан жирен башкортлар XIX йөзгә кадәр «Болгар иле» дип йөрткәннәр.