Loe raamatut: «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», lehekülg 20

Font:

Гыйлемдар

Икенче курстан башлап безне көзге айларга колхозга эшкә җибәрә башладылар. Без, класслап-класслап, бер йә ике көнгә барабыз да, кулдан килгән кадәр эшләп кайтабыз – йә ашлык сугабыз, йә бәрәңге алабыз. Без аеруча «бәрәңге алмага җибәрсеннәр иде» дип телибез: бәрәңге алсак, үзебезгә дә бераз тия торган иде. Авыллар ерак булмый – егерме чакрымнан да ары түгел. Без шунда иртә таңнан җәяүләп китәбез дә төн белән җәяүләп кайтабыз, йә ат-мазар туры килә.

Әле исемә шундый көннәрнең берсе килеп төште.

…Аруларны басарга теләгәндәй, салкын сулышы белән битләргә кагыла-кагыла, ипләп кенә күз бәйләнде. Караңгылык куера төшкән саен суыта торгач, борыннарга юеш томан исе килеп бәрелде; җир өстенә ак болыттан ак өрфия җәелеп ятты. Без дә үзебез укыган, трамвайсыз-нисез генә тын яшәгән калабызга – Бөрегә кайтып җиттек.

– Тр-р!..

Өчебез берьюлы кабык арбадан сикереп төштек. Атчы абыйның безне тулай торакка хәтле илтеп куярга нияте булса да, без кырт кистек:

– Бик рәхмәт, агай. Иртә белән эшкә чыгасы атны шәһәр урамыннан тояк бирчәйтеп йөртмәгез.

– Һи-и, шәһәрен генә күргән ат инде ул.

– Үзегезгә дә ял итәргә кирәк.

– Һи-и, ялны үлгәч тә итәбез аны!..

– Рәхмәт, агай. Без инде кайтып җиттек. Сау булыгыз!

– Сау булыгыз инде, алайса. Тагын килегез. Килсәгез, туры үземә төшегез… – дип, атчы абый атын кире борды да тиздән арбасы-ние белән кара төн йоткандай юкка чыкты. Тик каткан юлда тәгәрмәч келтерәве генә колакка сеңеп калды. Без, сөйләшмичә генә, төнен караңгылы- яктылы утлары янып торган шәһәребез буйлап үзебезнең тулай торакка таба юнәлдек. Кул селтәвебездән үк бик арыганлык сизелсә дә, колхоздагы ике көнлек эштән без канәгать, рухыбыз бөтен иде.

Эш авыр булды. Минутына унике-унбиш көлтә йоткан суккычка көлтә генә өлгерт. Ләкин без – сугыш чоры малайлары; мондый алты атлы суккычта тугыз яшьтән ат куып үскән; аннары инде сынатыр чак та түгел: безне иң көчлеләре дип, ике курстан сайлап алып, көлтә бирергә куштылар.

Башка иптәшләребез инде сәгать биштә үк кайтып китте: ике көн эшләп, унике чакрым җәяү кайту уен түгел. Ләкин безгә эш ташларга ярамый, чөнки әле машина туктамаган; шәфәкъ җуелып, эңгер төшкәч кенә, көне буе гүләгән барабан тынып калды, без дә эштән туктадык.

Без Гыйлемдар белән дүртәү идек. Төштән соң Гыйлемдар машинага күчте. Без суккан бодай турыдан-туры дәүләт поставкасына китә иде. Төш алдыннан безгә авылдагы бердәнбер машинаның да туктаячагын әйттеләр: ярдәмчесе авырып яту сәбәпле, шофёр инде болай да өч тәүлек буена кулалмашсыз йөргән. Ындыр табагы тулы икмәк, ә атлы олау Бөре иген пунктыннан бер генә урый ала… Шуннан Гыйлемдар тотты да машинага утырды. Ул, укырга килгәнче, дүрт ел МТСта эшләгән, ике-өч төрле правасы бар, – машина, трактор дигәндә үлеп бара иде инде. Әлбәттә, колхозга баргач шофёр булырмын дип башына да китермәгәнгә, правасын алып тормаган; хәер, туксан тугызга ярылырдай булып шофёр эзләгән бервакытта аны сорап та тормадылар. «Йөртә беләсеңме әллә?» – «Беләм». – «Һай рәхмәт! Әйдә, утыр!..» Гыйлемдар машинаны алып та китте. Көшел өюче апалар:

– Укыган кеше укыган кеше инде, барысын да белә.

– Әйтмә дә!.. – дип, аның артыннан тел шартлатып калдылар.

Без дә, маңгай тирләребезне сөртеп, бер-беребезгә карашып алдык. Чөнки шул «барысын да белә» дигәнгә без дә керә идек. Ә дөресен әйткәндә, өчебезнең беребез дә машина йөртә белми. Безнең колхозда инде аның булганы да булмады; минем трактор, комбайн янында гына булашканым бар, тик аларын да йөрткән юк, җирне шул күбрәк ат белән сөреп бетерә идек. Иптәшләремнең дә мәгълүматы шулай гына. Ләкин беребез дә «Ә менә мин белмим, машинаның әрҗәсеннән башка җиренә утырган юк» дип әйтергә батырчылык итмәде. Ул кемгә кирәк? Әйдә ындырдагы апаларның «укыган кеше укыган кеше инде» дигән уйлары җимерелмәсен…

Безгә әйтеп җибәрүенә караганда, Гыйлемдар үзе иртәгә иртә белән, дәрес башланганчы ук кайтып җитәргә тиеш иде. Ләкин йоклап таң аттырдык, төш җиткердек, дәрес бетердек – Гыйлемдарыбыз һаман юк; ә кичен укытучылар институты клубында без «Тормыш җыры» спектаклен куярга тиеш идек, ә Гыйлемдар анда тегенди-мондый гына рольне түгел, Басыйрны уйнаячак иде.

Мин – комсомол комитеты члены, спектакль миңа йөкләнгән. Дәрес бетү белән, ашыгып тулай торакка чаптым: бәлки, кайтып йоклап ята торгандыр дим. Ләкин… Мин бераз көттем дә, кабат училищега киттем: анда безнекеләр рольләренең аерым-аерым җирләрен кабатлыйлар, репетиция ясыйлар. Суфлёр белән булса да, Гыйлемдар урынына берәр егетне әзерләргә кирәк иде. Мин Максимовны күндереп, аны да иярттем – Басыйр сүзләрен укыта торсыннар.

Комсомол комитетында тагы бер шаулашып алдык:

– Үзебездә булса да бер хәл иде, институтта бит, институтта!..

– Атна буена белдерү эленеп тора, җитмәсә…

– Шөйлә өзелер микәнни? Ояты ни!..

– Юк, өзмибез, – дидем мин. – Начаррак чыкса чыгар, мин Максимовны алып килдем.

Өйрәтә башладылар…

Максимов – балалар йортында үскән керәшен егете. Бик үткен, башлы егет; абынса абына – егылмый. Алар шулай репетиция ясап калдылар, мин тагы тулай торакка кайтып киттем. Шулай ике арада тик чабып йөрим. Өченчеме-дүртенчеме кайтуымда тәрәзәмне ачып куйдым да, бераз ял да булыр дип, Гыйлемдар кайтып килер якка карап көтә башладым. Спектакль башланырга әле ике сәгатькә якын вакыт бар, әгәр дә бер сәгать эчендә кайтып җитмәсә…

Шулай көтәм. «Тагы биш минут кына…» дип, бишәр минутлап көтәм. Шулай көтә торгач, бик озын ярты сәгатьне дә үткәрдем. Шунда «тагы биш минут…» дип уйлавым булды, үзебезнең як тротуардан Гыйлемдарның кайтып килүен күрдем. Башын иеп кенә атлап кайта бу. Тәрәзәдән чыгарга җитешеп, шатлыгымнан кычкырып җибәрдем:

– Саумы, шофёр!

Ул җавап бирмичә генә башын күтәреп миңа карады – эре тешләрен күрсәтеп елмайды гына.

– И тиз дә кайта беләсең икән!

– Ә нигә?.. – диде ул. Капкадан урап, уфылдап бүлмәгә килеп керде. – Ярый әле машина туры килде, юкса ат белән төнсез дә кайта алмый идем.

– Алайса, бүген дә куна калырлар иде! – дидем мин. Инде шатлыгымны ачуым басып китте. – Иптәшләреңне күпме борчуга салдың. Машина күрдем дигәч тә…

– Мөмкин булмады, Хәмит дус, – диде Гыйлемдар. – Аннары бит мин үз белдегем белән түгел, директор рөхсәте белән калдым.

– Нинди директор?

– Соң, үзебезнеке. Авылдан председатель шалтыратып, тагы бер көнгә калуымны үтенде дә, Яушев абый рөхсәт бирде. Менә шул.

– Ә без монда ни уйларга да белми ятабыз.

– Нигә, Яушев абый әйтмәдемени?

– Яушев абый өйдә юк, Уфага ниндидер киңәшмәгә киткән, диделәр.

Институт клубында бер-бер кичә булса, безнекеләр дә калмый йөри иде; әле инде үзебезнең «пед» лар спектакль дә куйгач, берсе дә калмыйча китеп тә бетте диярлек (урын алып калырга кирәк), бүлмәдә тик мәңге мыштырдык Фәйзәви генә һаман мыштырдый иде. Мин Гыйлемдарга егетләр пешереп куйган бәрәңгене мендәр астыннан алып бирдем, ул да өстәлгә колхоз биреп җибәргән акмаен чыгарып куйды. Тиз-тиз булса да, тәмләп бәрәңге ашап алдык. Чәй әзерләп китергән арада, күрәм, Гыйлемдарның күзләре үк йомылып беткән.

– Карале, дускай, спектакльдә дә шулай йоклап китмәсәң ярар иде инде…

Гыйлемдар, авыр күз кабакларын көчкә ачып, урыныннан сикереп торды.

– Кая, башымны саф һавага тотыйм әле.

– Ятып ял итеп ал дияр идем дә, бер ятсаң, бөтенләй тора алмассың.

– Юк-юк, ятмыйм, – диде ул.

Инде сәгать сигезенче. Сигездә спектакль башланырга тиеш. Мин тәрәзәне ачып җибәрдем. Кичке салкын һава, битләребездән сыйпый-сыйпый, агылып бүлмәгә керде. Икенче атна инде көннәр искиткеч аяз тора. Күк йөзе матур, чиста. Тик урамның стадионга тоташкан җирендә генә берничә болыт кисәге эленеп калган; батып барган кояшның сыек нурларына тиеп, кызгылт-сары буяу белән бер-ике сыйпап алган кебек булып күренә иде.

– Әллә, чынлап та, бер ун минут ятып торасыңмы? – дидем мин.

Гыйлемдар бөтен гәүдәсе белән миңа таба борылды.

– Ятмыйм инде, Хәмит. Ятсам, чыннан да, тора алмам. Хәзер бик әйбәтләп юынып киенәм дә китәбез…

Бер ун минуттан без урамга чыктык…

Бөтен институт студентлары алдында беренче мәртәбә уйнавына карамастан, Гыйлемдар үз ролен менә дигән иттереп башкарды. Кул чабудан хәтта колаклар тонып торды. Гомумән дә әйбәт уйнадылар.

Спектакль бетеп, танцы башланганчы, без ишегалдына чыктык. Ул чакны без спектакльдән соң, җимереп, танцы итә идек. Төнге күк йөзе һаман аяз, саф; октябрь башының салкынча һавасы битләребезгә ягылып, күңелләргә саф рәхәтлек бирә иде.

Клубтан радиола тавышы ургылып чыкты – танцы башланды. «Әйдә!» диде Гыйлемдар. Ул үзен хәзер бер түгел, тагын ике тәүлек йокламаса да түзә алырдай тоя иде…

1956

Әндәлис

Без икенче курста укый идек.

Декабрьнең ничәсе дип тә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, азагы булырга тиеш. Зур тәнәфес иде. Без январьның җидесеннән башланасы имтиханнар турында, стипендия турында бик борчылып сөйләшеп утырганда, ишектән бер баш күренде. Күренде дә юк та булды. Ләкин яңадан күренде. Бу юлы инде башы артыннан гәүдәсе дә барлыкка килде – ишек төбенә, елмаеп, безнең училищеда укымаган бер ят малай кереп басты. Ул шундый да кара иде ки, авыз тулы теше генә, тыгыз да, тигез дә булып, бите янында кардай ак күренә иде. Ул өстенә – кара бәрән якалы озын сырма, аягына актан карайган киез итек кигән; салкын булуга карамастан, сырмасының бер генә төймәсе эләктерелгән, – хәер, калганнары юк та иде бугай, ачык изүенә, урталай бөкләп, ике дәфтәр кыстырган, анысы да ничектер төшмичә, эләгеп кенә тора иде. Тешеннән башка бар җире дә кара: сырма чабуыннан хәтта көзге ләпек тә кубып төшмәгән иде булса кирәк.

Без аны шул рәвешчә карап тикшергән арада, ул да, керүчеләргә юл биреп, бер-ике адым читкәрәк басты да, ике кулы белән дә бүреген тоткан көе, безне күзеннән үткәреп чыкты. Шуннан соң гына, һәр сүзен керештәй суза-суза, ялкау-елак тавыш белән сорыйсы итте:

– Ялгышмасам, бу икенче «А» группасы бугай?..

– Әйе… – дидек без.

– Алай булгач, дөрес кергәнмен икән. Исәнмесез, иптәшләр!..

Аның йөзе яктырып китте, күзләре сызыктай кысылып, авызы ике якка җәелеп туктады, ләкин бу, елмаюдан бигрәк, бездән мыскыллап көлгәнгә охшый иде. Без аптырый калдык: әллә моның, чынлап та, бездән көлүеме?.. Гыйлемдар гына гадәтенчә коры-җитди тавыш белән сорап куйды:

– Сиңа ни кирәк соң, иптәш?

– Э-э… миңамы? Миңа берни дә кирәкми. – Ул моңа тикле нормаль тавыш белән сөйләшкән булса, әле инде тавышын кинәт кенә нечкәртте дә: – Мин сезнең белән бергә укыячакмын инде, иптәшләр. Мин Мәсәгут педучилищесыннан күчеп килдем… – дип көлеп җибәрде.

Әллә дивана инде бу дип, без дә тыела алмыйча көләргә тотындык. Ләкин ул шундук ерылган авызын бер җирдә туктатып куйды да тагын да безне мыскыл иткән кебек тора башлады. Без дә шып туктадык. Галәмәт тә сәер малай иде бу. Шуннан ул:

– Әйдәгез, таныш булыйк, иптәшләр, – диде дә, басып каткан сайгагыннан кинәт кубып, укытучы өстәле янына килеп басты. – Мин, иптәшләр, Әндәлис булам, фамилиям – Сәгыйдуллин…

Ул арада кыңгырау шылтырап, Сөләйманова апа белән Мостафин абый килеп керде. Сөләйманова апа безнең класс җитәкчесе иде.

– Сезнең группага яңа укучы өстәлде. Кая, кайсыгыз янында буш урын бар?.. – дип, яңа классташыбызны иң арткы өстәлдә берүзе утырган Фәйрушин янына җибәрде дә, үзе чыгып китте. Дәрес башланды…

Без инде бөтен группа үзара дуслашып, бер гаиләдәй булып беткән; яңа кешенең тиз генә ияләшеп китә алмавы да мөмкин иде. Ләкин Әндәлисне без бик тиз арада үз иттек. Ул үзе дә кеше белән момент дуслаша торган малай булып чыкты. Килүенә атна-ун көн дә үтмәгәндер, училищеда аны белмәгән беркем дә юк иде инде. Дөрес, аның беренче карауда ук кешене үзенә карата торган ягы – чиктән тыш көлке кыяфәте иде. Бу җәһәттән ул «чегән арбасыннан төшеп калган» Фәйзәвине дә уздырып җибәрде: аның янында Фәйзәви янар-янмас яткан чи утын кебек кенә булып калды. Шулай да ул, үзенең элекке даны бетүгә килешә алмыйча, шактый гына вакыт Әндәлис белән астыртын бәрелешеп, чәкәләшеп йөрде. Аның бик кызык бер гадәте бар иде: ул бездән йә укытучыдан фәкать үзе белгән сорауларны гына сорый торган иде. Әгәр ул сораганнарны без белмәсәк, бәләкәй буйлы кешеләргә хас көнчел мыскыл белән, күзенә үрелеп керердәй булып, үзе үк җавабын да бирер иде. Ул гадәтен без аның Әндәлис килгәнче үк белгән булсак та, сәбәбен уйламаганбыз, Әндәлис аны шундук тотып та алган иде. Беркөн бер дәрестә, институтны былтыр гына бетереп, беренче елын гына укыткан япь-яшь апага Фәйзәви үзенең мәкерле соравын бирмәсенме. Апабыз коелды да төште. Әгәр Әндәлис булмаса, оятка каласы көн кебек иде. Әндәлис коткарды – сикереп торды да әйтте:

– Апа, сез аңа җавап бирмәгез. Чөнки Фәйзәви ул үзе белмәгәнне түгел, үзе белгәнне генә сорый. Әле сораганын ул кичәгенәк кенә «Большая энциклопедия» дән укыган иде, – дип, Фәйзәвине группа алдында үтерде дә салды. Апабыз да котылды, Фәйзәви дә җиңелде.

Ләкин Әндәлиснең даны һич тә көлке кыяфәтеннән генә түгел, – без анысына тиз ияләштек, – ә бөтенләй башка нәрсәдән гыйбарәт: эчкерсезлеге өстенә гаҗәп тә шәп математик иде ул! Бу яктан ул барыбызны да җиргә егып салды. Теләсә нинди санның квадратын йә кубын, яки теләсә генә нинди гамәлне сорама, күз ачып йомганчы әйтә дә бирә! Мәсьәләләр китабында ул чишә алмаган бер генә мәсьәлә дә юк иде. Аңа, гомумән, безнең белән укуы кызык та булмагандыр: дәрескә әзерләнми, имтиханга әзерләнми, сорасалар – «бишле» дә «бишле» генә ала иде.

Тора-бара без аның белеме белән хәтерен бик ныклап җигә башладык, дәрес укыганда, безнең беребез дә хәзер китапка карап интекми: логарифм кирәкме, синусы-косинусы кирәкме, Менделеев системасымы… егермебез егерме тавыш белән, «Әндәлис!», «Әндәлис!», «Әндәлис!..» дип, бүлмә яңгыратып аңа дәшәбез; беренче курстан алып дүртенче курс укучыларына хәтле аңардан сорый иде. Ул безгә бер карусыз җавап бирә, килеп аңлатып китә, алай да аңламасак, «И-и, сезгә аңлатканчы…» дияр иде дә, үзе кәгазь-каләм алып, ялт иттереп эшләп тә бирер иде. Моның өчен без аңа ап-ак крахмал измәсе ашатабыз; бу измәләргә азрак сөт йә май салганда да жәлләмибез; «кабып кына карыйм әле» дип башласа да, «җитәр инде, малай» дигәнче ашый иде. Хәер, ул үзе дә саран түгел, юмарт, хәтта артыгы белән юмарт иде. Ел саен егерме сум арта барганлыктан, икенче курста инде без стипендияне йөз алтмыш сум ала идек. Әндәлис ул көнне, бар акчасын бетереп диярлек, кочагына сыйганчы прәннектер, печеньедыр алып кайта; карават өсте, тәрәзә төпләрен тутырып ташлый да, – кем иренми шул ашый, – ике-өч көн буена ул яткан почмакта олы бәйрәм була торган иде. Айның калган егерме биш-егерме алты көнен исә безнең өстә үткәрә яки кызлар алып китеп, шунда тамагын туйдырып йөрер иде.

Кайбер көннәрне ул кичкә кадәр шәһәр китапханәсендә утырып кайта. Нишли ул анда, ниләр укый – безгә мәгълүм түгел; безгә шунысы гына мәгълүм: ул көнне, кичен ятып йокыга киткәнче, иртән уянып йокыдан торганчы, одеалы астында, пыш-пыш килеп, үзенә генә билгеле булган мәсьәләләр чишеп ята иде.

…Ләкин Әндәлис безнең белән ярты гына ел укып калды. Шул ук елны база мәктәбендә пассив педпрактика башланып, шул практика аны бездән аерды да инде.

Башлангыч база мәктәбе училищеның үзендә үк – беренче катның ике бүлмәсенә урнашкан иде. Без көн саен, дүрткә бүленеп, икешәр смена практикага йөрибез, һәркайсыбыз бер баланың мәктәп, урам, өйдәге тәртибен күзәтәбез, яшәү шартларын тикшерәбез, – кыскасы, ул баланы сүтеп тә, җыеп та карыйбыз. Без, сигез кеше, дүртенче класска беркетелгән; Әндәлис тә безнең белән иде. Без аллы-артлы гына икебез ике малай янында утырабыз. Әндәлиснеке – класс саен диярлек икешәр ел утырган, төп кебек гәүдәле, Әндәлистән өч кенә яшькә кече малай иде.

Гөнаһ шомлыгына, беркөнне арифметика дәресендә теге малай класс эшен эшли алмый гына бит. Миңа да арттан күренеп тора: бөтенләй җиңел генә мәсьәлә инде үзе. Әндәлис түзмәде, безгә әйтергә өйрәнгән гадәте белән теге малайга әйтеп ташлады бит бу. Малай моны ошатмады, күрәсең, – ул без түгел иде, – ат чаклы гәүдәсе белән каерылып борылды да, күзләрен әллә кая куеп, Әндәлисне партадан этеп тә төшерде.

– Менә сиңа, бик әйтеп утырсаң!.. – дип, класстан ук чыгып китте.

Шуннан башланды инде. База мәктәбенең олысы да, кечесе дә мескен Әндәлисне «Менә сиңа, бик әйтеп утырсаң!» дип ирештерергә тотындылар. Хәтта беркөнне аны (теге, партадан төртеп төшергәне түгел, анысы аның Әндәлис кебекләр белән ваклашмый да), көрткә этеп егып, бүрегенә кар тутырып җибәргәннәр. Тулай торакка кайтканчы рәнҗүе беткән иде, күрәсең, безнең белән бергә үзе дә көлә-көлә, үзен ничек карда аунатуларын сөйләп бирде.

– Аттай гәүдәң белән шул маңка малайлардан ектырдыңмы, Әндәлис?.. – дип, без аңардан рәхәтләнеп көлдек.

– Ярый әле җайлы котылдым, берсе киез итекне үк салдыра башлаган иде, – дип, Әндәлис үзе дә буылып көлә башлады.

…Шулай кыш үтте. Уку бетеп, каникулга туктар вакыт та килеп җитте. Без соңгы имтихан биргәннең икенче көнендә, үз классыбызга җыелып, каникулда кем кая барасыны, ниләр эшлисене сөйләшкән, гәпләшкән булып, саубуллашу кебек мәҗлес кордык. Инде таралышырга гына торганда, иртәдән бирле училищеда буталып йөрсә дә, без җыелганда гына юкка чыккан Әндәлис килеп керде. Керде дә һич көтмәгән җирдән әйтә салды:

– Ягез, егетләр-кызлар, икенче төрле әйткәндә, классташлар, хуш итешик, булмаса; безгә башкача күрешергә туры килмәс, ахры, мин сездән бөтенләйгә китәм, – диде.

Без дә кайбер сүзләр ишеткән идек инде, барыбыз берьюлы аңа ябырылдык:

– Ничек?..

– Чын булдымыни?..

– Әллә шаяртасың гынамы?..

– Юк, шаяртмыйм, иптәшләр, – диде Әндәлис. – Мәсьәлә хәл ителгән. Миңа, кайтып, унъеллык мәктәпкә керергә куштылар. Яңа гына Яушев абый яныннан чыгуым. Юсупов абый да, Мостафин абый да, Сөләйманова апа да шунда иде. Барысы да китәргә киңәш итте. Ни өчен дигәндә, миннән барыбер әйбәт укытучы чыкмаячак. Үзегез дә күрдегез бит инде: шул башлангыч мәктәп балалары да башка менгәч…

Ул көлгән булды. Ләкин көлүе элеккечә түгел, бөтенләй басынкы, моңсу иде. Ул сөйләгәндә, беренче тапкыр безнең беребез дә көлмәде. Шундый әйбәт классташыбызның киләсе елга безнең белән укымаячагы җәйге ял шатлыгын күкрәкләрдән юды да төшерде. Бүген үк кайтып китәселәр Әндәлис белән хушлаша башладылар…

* * *

Илле җиденче елның август азакларында мин Уфаның «Родина» кинотеатры яныннан узып бара идем, күземә капыл бик тә таныш бер йөз чалынып китте. Мин каттым да калдым: Әндәлис бит бу!.. Ләкин, зиһенемне җыйганда, ул инде кинотеатрга кереп киткән иде. Мин аскы каттагы аерым билет кассасына йөгердем; ярый әле сеанс башланырга байтак вакыт бар иде, билетлар да бетмәгән икән.

Мин кергәндә, Әндәлис, фойе әйләнеп, стенадагы кино витриналарын карап йөри иде. Ул, минем туп-туры үзенә таба килүемне күргәч, аптырый төшебрәк миңа карады – шундук танып, эре гәүдәсе, эре адымнары белән аюдай атлап, минем каршыга килеп басты. Без, елмаешып, сүзсез генә күрештек. Әндәлис һаман шул элекке Әндәлис иде, тик буйга гына бик каты үсеп, калынаеп киткән, мин аның янында бик кайтыш булып калган идем. Ул:

– Ә беләсеңме, Хәмит, безнең беренче кабат очрашуга төгәл сигез ел да сигез ай да унҗиде көн үткән, – дип, калын белән башлады да, нәзек белән бетереп куйды. Тавышы да үзгәрмәгән! Аның өстендә кыйбатлы, ләкин сарфатсыз киелгән кара йон костюм, ак күлмәк иде.

– Син һаман шул икән, Әндәлис! – дидем мин.

– Шактый үзгәрелде инде, Хәмит, – диде ул. – Менә сез дә олыгаеп киткәнсез…

– Карале, Әндәлис, мин сиңа нишләп «сез» булыйм ди?

– «Сез» дип әйттеммени әле мин? Гафу итегез!.. – дип, тагы үзенчә сөйләшә башлады.

– Ярый инде, алайса, үзеңчә сөйләш, – дидем мин. – Кайлардан килеп чыгасы иттең Уфага?

– Ә мин ел саен диярлек Уфага тиеп китәм. Сезне генә күрә алганым юк. – Ул җитдиләнеп миңа карады.

– Әле кая барасың соң?

– Әле Мәскәүгә барышым, аспирантурага, – диде ул. Аскы иренен элекке шикелле очлайта төшеп, бер калын, бер нечкә тавыш белән сүзен бетереп куйды: – Мин бит, педучилищедан киткәч, ике ел урта мәктәптә укыдым: тугызны, унны. Аны бетергәч, Мәскәү университетына барып кердем, физматка. Быел инде менә аспирантурага калдырдылар.

Бу юлы инде мин текәлеп каттым.

Кинодан соң мин аны вокзалга озата төштем. Уфада берничә шешә авторучка карасы алган икән, вагонга кергәч, шуларны чемоданына салып куйды. Мин көлеп җибәрдем:

– Нәрсә, әллә Мәскәүдә кара юкмы?

– Очрады да алдым инде: Мәскәүдә магазинда йөргәнче…

…Шуннан бирле очрашканыбыз юк. Ләкин ишетеп беләм: аны хәзер математика фәннәре докторы, Себердәге бер гыйльми институтта эшли диделәр…

1956

Сары Сәрви

Бик ачык хәтерлим, ул көнне безнең училище клубында «Мститель из Эльдорадо» дигән кино булачак иде. Дәрес бетү белән, гадәттәгечә дәррәү кубып, ишеккә барып тыгылдык, тизрәк кайтып, мичкә чират алырга, пешеренеп, ашап, тизрәк клубка килергә кирәк иде. Ләкин тыгылып торган җирдән чыгып бетә алмадык – класс эчендә кемдер өзгәләнеп елап җибәрде. Барыбыз бер кешедәй артка әйләндек: сары чәче, сары сипкеле өчен Сары Сәрви дип йөрткән кызыбыз йөзе белән өстәлгә капланган, ә аны һәр көн кызлар тулай торагына озатып куючы Димка Максимовыбыз атылып-бәрелеп класстан чыгып китте. Без аңа, сибелешеп, юл гына биреп калдык. Мичкә чират алырга дип ашыгуыбыз да истән чыгып, киредән Сәрви янына җыелдык:

– Ни булды, Сәрви?..

– Авырыйсың мәллә?

– Әллә Максимов берәр авыр сүз әйттеме?..

Ләкин Сәрви гүя колаксыз да телсез, елаган бер таш иде. Шул хәлендә өстәл аяк астында чәчелеп яткан китап-дәфтәрләрен җыйды да бер сүз катмыйча ишеккә юнәлде; артыннан бергә кайтасы кызлар иярде.

Бу шимбә көн иде. Ә дүшәмбе Сәрви укырга килмәде.

Соңгы тәнәфестә комсоргыбыз Нина безгә игълан итте:

– Иптәшләр! Дәрестән соң берегез дә кайтмый, класс комсомол җыелышы була.

Класс берьюлы каршы төште:

– Атлаган саен нинди җыелыш ди инде ул?

– Үткән атнада гына булган иде бит…

– Мине җибәрегез әле, мин бүген дежурный, – дип, Фәйзәви дә сүз салды.

– Бер нинди сылтау юк, син дежурный чакта гына бүлмәгезне күтәреп алып китмәсләр әле, – диде Нина.

Дәрес бетү белән, күкрәкләрен уйната-уйната, өстәл янына чыгып басты. Тиз арада класс җитәкчебез Сөләйманова апа да кереп җитте. Нина җыелышны ачып җибәрде:

– Иптәшләр! Озак утырмыйбыз, сабыр булыйк. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: комсомолец Максимовны тикшерү. Шимбә көнне Сәрви Ханованың елавын барыгыз да диярлек күрде; инде ишеткәнсездер дә: аңа Максимов суккан булган…

Сәрви үзе килмәгән иде, алдагылар берьюлы Максимовка әйләнеп карады. Ул минем белән бер рәттә – тәрәзә буенда утыра иде.

Шунда күбрәк Максимов тирәсендә уралырга яраткан кылый күз Дәниф чәчрәп торды:

– Нәрсә аңа карап каттыгыз, аю биетәләр мәллә? Сәрви килми торып, Диманы тикшермибез: әллә суккан, әллә юк, беребез дә белми бит әле.

– Тик тор, синнән сорамыйлар!.. – дип, Максимов аңа каты гына бәрелеп алды да иренен кысып, өстәл өстенә текәлеп туктады.

– Сукканын син белмәсәң, без беләбез, – диде Нина Дәнифкә.

– Бас әле, Максимов, – диде Сөләйманова апа коры гына.

Максимов кыегаеп кына торып басты.

– Булдымы шундый хәл?

– Булды андый хәл, апа, – диде Максимов. – Тик… ни өчен икәнен үзем дә аңламыйм… Фәкать ялгышлык белән… Мин Сәрви алдында гафу үтенергә тиеш…

Кызлар аны тетеп тә алып китте:

– Башта сук та, аннан гафу үтенме?

– Син нинди егет, кызларга суккан?

– Димка, оят түгелме сиңа?..

Гыйлемдар сүз алды:

– Иптәшләр, мин Максимовның кыз кешегә кул озайтуын түбәнлек дип саныйм. Аның мондый эше егетләргә генә түгел, бөтен курска, училищега тап төшерә. Аннары Максимов быел, бигрәк тә бу соңгы чиректә шактый үзгәрде – начар укый башлады. Хәтерегездәме, беренче, икенче курсны ул «дүрт» кә «биш» кә генә укыган иде. Ә быел нидер булды аңа. Тулай торакта да дежурлыгын юньләп итми, аш-мазар пешерер өчен плитәгә чират ала башласаң, гел алдан керергә тырыша. Инде – монысы. Мин белмим, иптәшләр… хатын-кызга фәкать хөрмәт, мәхәббәт белән генә карарга өйрәткән чын әдәбиятны өйрәнәбез, иң алдынгы педагогиканы өйрәнәбез, киләчәктә үзебез дә балалар укытырга, тәрбияләргә җыенабыз… Ничек була инде бу болай?..

– Йә, Максимов, үзең моңа ни әйтерсең? – диде Сөләйманова апа.

– Ни әйтим инде? Мин гаепле, иптәшләр! Чынлап та, миңа быел әллә ни булды… Әгәр бер юлга ышансагыз, сүз бирәм: моннан соң андый нәрсә кабатланмаячак, җәзаның ниндиенә дә ризамын…

– Минемчә, мәсьәлә ачыкланды, иптәшләр, – диде Нина. – Инде тәкъдимнәрегезне әйтегез.

– Гаеп эшләгәнен үзе дә үкенеп таныгач, минем бик каты кисәтеп үтәргә дигән тәкъдимем бар, – диде Гыйлемдар. Ул һич тә гаделсезлекне кичерә алмый иде. – Максимов укуын да, тәртибен дә яхшыртырга тиеш.

– Шуның өстенә, – диде Нина, – бөтен класс алдында Сәрвидән гафу үтенергә тиеш. – Ул, фикер көтеп, Сөләйманова апага карады.

– Минемчә, Гыйлемдар тәкъдименә кушылырга кирәк, – диде Сөләйманова апа. – Инде Максимов үзе нәтиҗә ясар дип уйлыйм…

Җыелыш шулай бетте. Максимовка телдән каты шелтә әйтелде. Ә шулай да аның Сәрвигә ни өчен сугуын кызларның күбесе барыбер белмәде. Аны без – класстагы җиде-сигез малай гына белә идек, дөресрәге, соңыннан белдек; белмәгәне шул Фәйзәви белән Әндәлис кенә калгандыр, чөнки аларга әле ярату хисе ят – бармы да юкмы гына иде. Ә бу күңелсез хәл нәкъ әнә шул яратудан килеп чыкты да инде.

Безнең училищеда класс саен өч-дүрт кеше детдом баласы булып, шуларның күбесе Илеш йортыннан килгән иде. Безнең класста да өчәү. Дөрес, берсенең әтисе дә, әнисе дә бар: детдом директорының бик басынкы, ләкин берни белми торган үз кызы; ә икесе, Сәрви белән Максимов, тулы ятим иде. Максимов – керәшен егете, исеме Владимир, ләкин күбебез аны исеме белән йөртми – Максимов та Максимов кына ди. Буе да бар, төсе дә бар, теле дә бар, үзе бик яхшы гимнаст, иртәнге гимнастиканы ул ясата; балачагыннан ук хәрби училище белән хыялланган, ләкин балачагыннан ук сөеп йөргән Сәрвиеннән аерыла алмаган: Сәрвиләрне детдом бу училищега җибәргәч, ул да аларга ияреп килгән. Максимов класста бердәнбер художник та иде. Дәрес дими, ни дими – онытылып, инде үзе дә сизмәстән, Сәрви сурәтен ясап утыра – шакмаклы дәфтәр битенә дә, елтыр ватман кәгазенә дә, киптергечкә дә ясый; ясый да Сәрвигә бирә бара. Сәрви – ягымлы кыз, кире какмый, ала да елмаеп рәхмәт әйтә, ала да рәхмәт әйтә – шул гына. Чөнки ул Максимовны балачактан ук бергә үскән туганыдай гына итеп күрә; ләкин үзе башканы яратмый да кебек. Хәер, кем белә! Аны да бит бер Максимов кына яратып йөрми торгандыр. Ләкин ул чакны әле безнең күбебез эчтән генә яна: без ярату хисләрен яраткан кызларыбыздан да яшерәбез – йә киемнән оялабыз, йә болай оялабыз… Әмма барысы да алай түгел, билгеле; арада чит егетләр белән йөрүче кызларыбыз да бар иде. Гөнаһ шомлыгына, беркөн Сәрви дә үзебезнең клубта икенче бер егет белән танцевать иткән. Бу Максимовның җененә кагылган, чөнки ул бик көнчел, кызу канлы егет иде. Көнләшүеннән ничә көн янып йөри торгач, сөйләшеп аңлашу урынына, җитмәсә, урынсыз җирдә әлеге хәл килеп чыккан…

Сәрви дәрескә ачынып, гарьләнүеннән килмәгән икән. Иртәгесен килде. Күңелсез иде. Ике көн эчендә суырылып ук киткән. Аңа Нина алдан искәртмәгән, ахры, искәртеп тә, бәлки, үз сүзен итәсе килгәндер, – ничек булса булган, Нина, беребезне дә зур тәнәфескә чыгармыйча, бик коры гына итеп, Максимовка класс алдында Сәрвидән гафу үтенергә кушты. Аңа тагы мондый хәлдән ямь тапкан бер-ике кыз ярсып килеп кушылды: үтенсен дә үтенсен!.. Максимов инде ихлас күңел белән класс алдына чыгарга да баскан иде, ләкин шунда Сәрви урыныннан сикереп торды да сипкелләренә кадәр ут янып әйтте:

– Дима, кирәкми!.. Тукта!.. Мин сине кичердем инде!..

Бу тавыш, бу сүзләр, бу ялкындай янган йөз Максимовка «сөям!» дигән сүздән дә катырак тәэсир итте, күрәсең, тәмам каушап сүзсез калды, ләкин шундук үзенә үзе ия булып, егетләрчә гафу үтенде:

– Юк, Сәрви, алай димә… Син мине гафу ит! Мин бит чынлап әйтәм, класс кушканнан гына түгел…

– Ярый, Дима, бетсен, – диде Сәрви. – Күтәр башыңны, Дима! Безнең ятим үскән балачагыбыз хакына мин сине күптән гафу иттем, бәлки, миңа синең сугуың да кирәк булгандыр… Иптәшләр, кызлар, сез аңа сүз әйтмәгез инде. Максимов – әйбәт егет. Яшьтән үк гел мине яклап килде. Мин үзем әти-әнине белмим дә, шуңа күрә миңа детдомда үсү ул тикле авыр булмады. Ә бит Максимов кан чирендә үлгән әнисен дә, кечкенә-кечкенә сеңелләрен дә бик яхшы хәтерли иде…

– Җитте!.. Аларын сөйләмә!.. – диде Максимов, баскан килеш, тамагына ачы төер килеп. Йөзен янындагы тәрәзәгә борды. Инде төшлеккә менеп барган апрель кояшы класс эченә нәкъ шул яктан карый иде. Шул яктылыкта мин аның сул битеннән зур бер тамчы күз яшенең тәгәрәп төшеп баруын күрдем. Ул иягенә җиткәч кенә сытылды. Ә аннан соңгылары инде тәгәрәп төшми – битенә ябышып кына ага иде…

* * *

Быел кайтып ишеттем: Максимовны училище бетергән елны ук армиягә алганнар. Хәрби дәрәҗә баскычыннан күтәрелә-күтәрелә, инде майор дәрәҗәсенә җиткән.

«Кемгә өйләнгән икән?» дигән сорауга «Бәй, ишетмәдеңмени? Кайтып Сәрвине алып китте бит! Инде зур кызлары бар, Ригада яшиләр» дип әйттеләр…

1956