Loe raamatut: «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», lehekülg 9

Font:

24

Институтка керү минем өчен авыр булмады. Имтиханда алган билгеләрдән тыш, гимнастикадан беренче разрядым барлыгы да, техникумда физкультура укытуым да, Казанның үзендә хезмәт итеп, үзендә унны экстерн бетерүем дә – һәммәсе дә искә алынган иде.

Имтихан биргән вакытта ук, Мирза абыйлар өстендә яшисем килмичә (инде яшь бәбәйләре дә бар), тулай торакка урнаштым. Укырга кергәч тә шунда яшәвемне дәвам иттердем.

Беренче елны ук мине факультет комсомол комитетына сайлап куйдылар – мин секцияләр эшенең торышына җаваплы идем. Ни әйтсәң дә, күбесеннән яшем зур булып, быел гына унынчысын бетереп килгән малайларга караганда инде тормыш күргән кеше исәбендә идем.

Минем беренче разряд безнең факультетка кергәннәрнең байтагы өчен институт бетергәндә генә ирешә алган хыял иде. Шуңа күрә без, разрядлылар, беренче көннән үк махсус төркемнәргә бүленеп, икенчеләр – беренчелек, беренчеләр мастерлык программасыннан күнегүләр үтә башладык.

Уку башыннан ук мин үземне каты режимга йөгәнләп куйдым, һәр көн алтыда торып, радио тыңлап, физзарядка ясыйм; бил тиңентен салкын су белән юынып, капкалап алам да сигезгә укырга китәм. Шул китүдән кичке унга кадәр тулай торакка кайтмыйм, ә унбердә, яту белән йоклап китәмме-юкмы, йокларга ята идем.

Ял көннәрендә бүлмәдәш егетләрем, әртилгә оешып, тимер юлга йөк бушатырга китәләр. «Анда эш муеннан – иренмичә эшлә генә» диләр. Чынлап та, кайсы көнне алар иллешәр, алтмышар сум эшләп кайта. Бу акча аларга, көненә өч тапкыр мул итеп ашаганда да, биш-алты көнгә җитеп бара иде.

Алар киносын да, театрын да калдырмый йөриләр. Алар гына түгел, башкалар да шулай: бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә шау-шулы, күңелле компанияләр оеша – бииләр, җырлыйлар… Бер минем генә андый күңел ачуларга вакытым юк: сәгатем генә түгел, минутларым да шыплап төелгән – үземне үзем куу өстенә, атнаның алты көнендә мине тренерым куа иде.

Шулай итеп, фәкыйрь студентның байларча тормышы миңа бөтенләй кагылмады. Минем өчен бәйрәм, солдаттагы увольнение сыман, Мирза абыйларга барып кайтыр өчен генә китә иде. Тулай торактагылар миңа эре, тәкәббер, әллә кем булып йөри торган кеше итеп карый башладылар.

Бервакыт гомумлекция буласы аудиториягә кереп утыр- гач, башка бүлектәге бер егет, яныма килеп:

– Бу безнең урын, күчегез, – дип әйтте.

Миңа сәер булып китте: моңарчы беркем дә монда үз урынын киртләп йөрми торган иде. Шуңа мин:

– Әнә урын бик күп, теләсә кайсына утырыгыз, – дип җавап бирдем.

Лекция башланып биш минут та үтмәгәндер, миңа арттан бер язу төрттеләр. Лекция язуым сәбәпле, мин аны укымыйча гына дәфтәргә кыстырып куйдым: тагы шул Люциядәндер әле… Ләкин тәнәфестә укысам, исем китеп торды. Мин йөзен дә танымый калган егет, русчалап: «Яхшы костюм кию генә әле әллә кем булдым дигән сүз түгел. Безнең әти-әниләр сезнеке сыман бай түгел шул!..» – дип язган иде.

Мин аны бөтәрләп чүплек савытына ташладым. Урын өчен, ә!.. Тәнәфестән соң диамат булып, анысы да бөтен курс бергә шул ук аудиториядә иде. Арттан миңа тагы бер язу төрттеләр. «Әһә-ә, авырткан җирегезгә тидемени???» дип, өч сорау куелган иде.

Кызык, минем кем икәнлегемне дә белмәгән бер егет моның әти-әнисе бар микән дип уйлап тормаган! Димәк, аның үзенең әтисе дә, әнисе дә бар, тик аныкылар бай гына түгел. Ә минекеләр бай булып чыга. Аннары ул бу костюмын, бәлки, үзе эшләп алгандыр дип тә уйламый, димәк, үзе эшләмәгән…

Мин, аптыравымны кая куярга да белмичә, өстемдәге костюмыма карадым – үз гомеремдә кигән беренче костюм иде бу минем. Без аны Любовь Васильевна белән икәү, бик ошатып, Совет Армиясе көненә алган идек. Чынлап та әйбәт иде ул: корыч төсендәге трико булып, бәясе дә биш йөз илле дүрт сум иде шул аның!..

Теге егетем миңа язу җибәреп кенә калмаган, күрәсең, телен дә эшкә җиккән, ахры. Берничә вакытлар үткәч, бер бүлмәдә торган иптәшләрдән берсе:

– Карале, әтиең райком секретаремыни синең? – дип сорады.

Мин, аптырап:

– Кем әйтте аны сиңа? – дидем.

– Шулай сөйлиләр.

– Дөрес сөйләмиләр. Минем әти шахтада эшли – уналты ел инде! – дидем мин.

Моның өстенә кемдер, тумбочкадан алып, Любовь Васильевнаның, «Керләреңне кем юа?.. Ачлы-туклы йөрмисеңме?..» дип, мине кайгыртып язган хатын да укыган булып чыкты. Шуннан соң «Аның хатыны бар икән, безгә генә әйтми йөри икән…» дигән сүз тараттылар.

Ярый инде, монысы ярап куйды. Юкса үзебезнең группадагы Люция атлы бер кыз, мине кичәләргә чакырып йә чакыртып, сүзен дә, күзен дә сала башлаган иде. Болай чибәр дә, ни дә иде үзе. Тик минем – һаман булса! – Любовь Васильевнаны оныта алганым юк. Нәкъ җырдагы шикелле: күзем йомсам, күз алдымда тик тора! Күңелем Люциясенә түгел, башкаларына да төшми, юкса сынлы гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар арасында ниндиләре юк иде дә, ярышлар вакытында мин тагы ниндиләрен генә күрми идем! Озын җиңле озын күлмәк киеп, бөтен җирен каплап йөргән билсез-нисез кызлар түгел иде инде алар…

Көнем фәкать уку, фәкать спорт белән уза барган саен, йөрәгемдәге сагыш та сүрелә төште. Акыл үзенә кадәр йөрәк эшләп куйган эшне соңыннан барыбер үз юлына сала, күрәсең. Тормышның балын гына түгел, борычын да миннән күбрәк татыган Любовь Васильевна төптәнрәк уйлап әйткән. Хактыр: өйләнешкән ихтималда безнең тигез мәхәббәт булмаячак, бүгенге сөю ләззәтенең бер ун елдан тик үкенү белән бетүе бар иде. Аннан соң өр-яңа дөньяны кайсыбыз яңадан кора ала?..

Тора-бара Любовь Васильевнаның миңа язган хатлары күбрәк кечесен өлкәне кайгырткан дуслык, туганлык хатларына әйләнде. Ул миңа күбрәк «Анда синең ашау-эчү яклары әллә ни шәптән түгелдер инде, ит-мазар алып җибәрсәм, пешереп ашар җаең бармы?..» шикеллерәк яза иде.

Шулай кыш үтте. Яз да җитте. Минем, бөтен нәрсәдән баш тартып, фәкать спортка йотылып бирелүем бушка китмәде: мин куйган максатыма ирештем – май аенда Идел буе зонасында үткәрелгән ярышта спорт мастеры нормасын үтәдем.

25

Икенче курсны бетереп каникулга чыккач, мине генә көтеп торган Мирза абыйлар белән бергә, пароходка утырып, авылга кайтып киттек. Хәвадис абыйны күмеп кенә килүен исәпләмәгәндә, Мирза абый узган җәй дә гаиләсе белән кайта алмаган иде.

Әни, Нилүфәр җиңгине күргәч:

– Сөбханалла! Сөбханалла! Киленебез шушымыни инде?! Күзләр генә тимәсен тагы, тфү-тфү!.. – дип, аркасыннан бик озак сөеп торды.

Шулай итеп, без, туганнар, кырык алтынчы елдан соң беренче кабат янә бергә җыелдык. Тик бишәү түгел инде, дүртәү идек.

Былтыр көз хәрби хезмәтен тутырып кайткан төпчек энебез Әдрән МТСта эшли башлаган. Раббани абый быел үзенә йорт салырга керешкән иде. Без нәкъ өмәсенә өлгердек.

Без дә кайтасы булгач, өмә көненә Шәрифулла абзый ике мичкә бал ачытып куйган. Күрешергә баргач, тиктомалдан:

– Минем дә әтиегез мәрхүм яннарына китәр көннәрем җитеп килә, ахры… Бергенәләр дә бу якты көннән кара гүрләргә кереп ятасы килми шул… – дип, иреннәрен кыймылдатып алды.

Күз төбендәге яшьне күргәч, әллә нишләп киттем. Безгә сый хәстәрен күреп, бал менәргә чыгып киткән бер арада Җүәйрә апа, тешләре төшеп, инде бөтенләй сакауланган теле белән:

– Быел кыш бөтенләй аяктан язып, бүлнискә барып ятты. Бер дә дәвалый алмаенча, майга хәтле тоттылар да чыгардылар. Күп торса, өч ай торыр дип әйткәннәр. Тәрҗимәбез ат белән генә барып алды. Менә шуннан бирле җылый да җылый инде. Капка төпләренә чыгып утырып җылый… Аңа ния брачка бару кирәк? Алтмышка җитеп килгән кешегә брачтан ни дәва? Инде чирләмәсәң дә, менә үләм, менә үләм дип торасың. Яшь чакны гына мәңге үлмәс сыман икән ул… Ә-әй, сабый бала сынлы җылап кына утырып, гомеркәйләрне озайтып булсайде! Барыбыз да җылап кына утырырыек… «Ул кадәр эчкән балың кай җирләреннән чыгып бетсен, шуңа күзеңнән дә чыга!» дип тә әйтеп карыйм аптырагач… – дип, минут эчендә күпме сүз сөйләп ташлады.

Иртәгә өмә буласы көнне Шәрифулла абзый безгә мичкәсе белән бал китереп куйды. Бу өмәнең башлыгы иде ул. Матча күтәргәндә матча биленә бәйләп менгерер өчен кибеттән аракы да алдырткан. Әни монысына:

– Карт башың белән, борынгылар йоласыннан чыгып, нишләп алай матчага шул хәсис аракыны элеп күтәртергә котыртып йөрисең? Мин бит шуңа дип икмәк басып торам – яңа нигезгә башта яңа икмәк керсен… – дип каршы төшеп караса да, Шәрифулла абзый:

– Кодагый, син бер дә борчылма юк өчен. Бу өйнең матчасы җитәрлек – ипиен дә элербез, Аллаһы боерса. Әйдә картларча да, яшьләрчә дә булсын, кәҗәсеннән бигрәк мәзәге! – дип, әнине көйләп тә куйды.

Иртәгесен көтү куу белән, халык өмәгә җыелды. Бураның зурлыгын әйтерлек кенә түгел: унике ярымга тугыз ярым. Биеклеге дә гел бертигез юан бүрәнәдән уналты ниргә иде. Төп ниргә инде көйләп-тигезләп салынган, мүклеккә сүсе-ние хәзерләп куелган иде. Ике оста җитәкчелегендә өмәчеләр эшкә башлады. Өлкәнрәкләр мүкли, ә без, таза ир-егетләр, бүрәнә күтәреп салабыз. Кеше буен үтәрәк, эчке яктан таскак28 ясап мендек, бүрәнәне аркан белән шуннан тартып ала идек.

Сәгать берләрдә инде иң тантаналы моментка – матчага килеп җиттек. Яңа матчага яңа гына мичтән чыккан зур түгәрәк ипи, калган дүртесенә дүрт ярты бәйләп куйдылар. Өстә торган ике оста башта яңа матчаны тигез генә тартып алды. Аның артыннан чайкала-чайкала шешә бәйләгәннәре менеп китте. Алары да үз ояларына менеп яткач, түшәм такталарын бирә башладык. Монысын инде осталар күзеннән үткәреп кенә, буыны-буыны белән ырмауларга кертеп тезделәр.

Күпме кеше булуга карамастан, өмә шактый озакка китте: бу чаклы да зур өйне авыл агайларының күтәргәне булмаган икән әле. Шулай да кояш көн түбәсеннән төшә башлаганда, безнең эш беткән – бәбкәләренә кадәр менгезеп куйган идек инде.

Аннары йолага күчтеләр. Иң әүвәл баскыч белән менеп, ипине кисеп төшерделәр. Шәрифулла абзый аны, бөтен килеш, инде өченче баласын көткән Тәрҗимәгә тоттырды.

– Менә, кызым, яңа нигезгә яңа бәхетегез шушы түгәрәк ипекәй кебек булсын. Балаларыгыз күп булып, барысын да тигез карап үстерегез, – диде. Аның иреннәре тагы йомшарып китте.

Раббани абый исә матчадан кисеп төшерелгән аракыларны ачып, һәркемгә бүлеп биреп чыкты. Бу шатлыклы йоладан мин дә баш тартмадым.

Аннары өмәчеләр, өс-башларын каккалап, юынып-сыйпанып, өйгә керделәр. Анда безне табын тулы ит, майлы чибәрәк, мичкә тулы бал көтә иде.

Раббани абый өмәчеләргә рәхмәт әйтеп, кыстый-кыстый сыйлый башлады. Эчкән саен берсен берсе куәтләп, өйнең һәр бүрәнә, һәр тактасын мактап алалар иде.

– Никулай заманында мондый өйдә земский нәчәнник кенә тора торганые, – диде Шәрифулла абзый да. – Инде салып кереп, көзгә өй туйлары ясарга насыйп итсен. Аллаһы боерып исән булсам, өй туена миннән биш җанга биш сарык, биш баш умарта, и башкалары да гел биштән булыр.

– Нишләп алай биштән генә, кода абзыкай? Бәлки, җиңгәбез бәбәйне бу юлы көянтәләп алып кайтыр?.. – дип, Әдрән уйнап сүз кушты.

– Амин, кода! Авызыңа бал да май! Сүзең рас килсә, сиңа да берәрдән өстим. Ягез, алайса, исән булайык, кодалар, оланнар, җигәннәр29

Раббани абый кояштай балкып киткән иде инде.

– Әллә, бабай, киявегез мин, кызыгыз Тәрҗимә яшисе йорт нигезенә багышлап, «Шахты» көенә бер җырлап та җибәрәсеңме? – дип көлеп алды.

– «Шахты» безнең көй түгел, – дип, Шәрифулла абзый кулын селтәде. – Әтиең белән без «Уел» көенә җыру әйтә торганыек. Мысыр мәкаме белән үк булмаса да, күкрәк тулы тын – сузып кына сала торган идек үзен! Шулай бит, Маһисәрвәр кодагый? Шулай диген әле.

Әни кече яктан җавап бирде:

– Шулай, шулай. Шул бер көе бар иде инде мәрхүмнең. Гаеттән соң туры сезгә кереп, бал эчеп кайтырые да шуны тик җырлап утырырые.

– Тучны! – дип, Шәрифулла абзый көлеп куйды. – Мәрхүм ураза тотмаса да, рамазан аенда тамчы да капмас иде. Ул чүкечне ничек сукмак кирәк ураза тотып! И, картлар гаеттән дә чыгарые – бу да безгә килеп керерие. Чәчен-сакалын кырган, мыегын төзәткән. Йомшак кына тамагын кырып, мич башына карап куярые…

– Төн буена бер-берегезне озатып йөридериегез инде шуннан соң…

– Тучны! Валлаһи! – диде Шәрифулла абзый. – Бу бәхетле көннәрне генә күрә алмады. Раббанинең бу йортын күрсәме?.. «Үләрдәйгә үлем юк, торырдайга торым юк» дип, шундыйга әйтәләрдер инде… Ягез әле, кияү, кодалар, кодачалар, күршеләр! Солтан мәрхүмне дә искә алаегыз инде бу бәхетле көнне…

Барысы бергә стакан күтәрделәр. Раббани абый басып, махоркадан карлыккан тавышы белән «Тёмная ночь… Только пули свистят в тишине…» дип җырлап җибәрде.

Кече яктан Тәрҗимә җиңги башын тыкты.

– Минем диванага җитте болай булгач – башлады! – диде ул.

Раббани абый сул кулы белән колагын каплап җырлавын белде. Шунда Әдрән:

– Абый, сугыштан кайтканнан бирле җырлыйсың инде шул бер көйне, нишләп туймыйсыңдыр? – диде.

– Туя торган көй түгел бу, туганнар. Безнең сугыш көе ул!.. Шулай бит, Мирза? – дип, Раббани абый җырдан туктады. – Әйдәгез, инде сез җырлагыз.

– Нилүфәр җиңги җырласын! – дидем мин.

Әдрән дә:

– Җырласын әле җиңги кичәге көен, без дә отарбыз, – диде.

Барыбыз да кече якка таба йөзләребезне борып карадык. Анда әни белән ике җиңги аш-су тирәсендә кайнашалар иде. Раббани абый да калын тавышы белән дәште:

– Нилүфәр, килен! Исемең дә – төнбоек, җырың да төнбоек икән синең! Чык әле бу якка. Җырла әле бик матур иттереп үзебезнең кырымча татар көен!.. Алып чык әле, Тәрҗимә, үзен.

Тәрҗимә, «әйдә, әйдә» дип җитәкләп, Нилүфәр җиңгине алып чыкты. Җиңги күзен тутырып Мирза абыйга карады:

– Сәнеңин йырлавуюнны эстейлер – түркү айтманны сорайлар. Йырла, козюмнин нуры! – диде Мирза абый.

– Нә йырлайым?

– Эстәгәнинне йырла – сайра, бүлбүлем!

Нилүфәр җиңги Мирза абый янына килеп утырды да, күзен аска текәп, бик моңлы бер озын көйгә җырлый башлады:

 
Ал алайым, алайым, алланаыйм,
Ал гүл болып юртында салланайым…
Айлан-айдан, нә айдан, маҗар айдан,
Судай тонык юрегим майдай кайнай…
 

– Ай, рәхмәт, килен! – дип, Шәрифулла абзый күз яшен сөртеп алды. Ләкин шунда әллә нинди тавыш белән «ыһ!..» диде дә үзе утырган такта карават өстенә чалкан авып китте.

– Ай Алла, ни булды? – дип, Тәрҗимә белән әни килеп җитте.

– Әткәй, ни булды? – дип, Тәрҗимә Шәрифулла абзыйның как сәкедә яткан башын күтәреп тотты. Әни тиз генә мендәр китереп салды.

– Өйгә… кайтарыгыз… – диде Шәрифулла абзый.

Болынга төшкән генә көннәр иде, шуннан кайтышлый туры безгә туктап кергән Тимершәех абый, сикереп торып:

– Болай булмый, иптәшләр! Әйдәгез, елашмаенча, кем кайдан кычкырмаенча, тәртип белән генә тотыныйк әле, – диде. – Син, Тәрҗимә, монда мишәйт кенә итәсең, бар, минем атны күтәрмә төбенә үк борып куй. Тарантаска мендәр сал, ә без әкертен генә Шәрифулла абзыйны алып чыгарбыз. Әйдәле, Сирин, Әдрән, ипләп кенә тотыйк әле…

Әдрән белән без икәүләп – гәүдәсеннән, Мирза абый килеп тез турыннан кочаклап алды. Шултикле таза күренгән гәүдәнең җип-җиңел булуына аптырап киттем. Шәрифулла абзый әкрен генә башын чайкады, «авырттырасыз» дип әйтүе идеме – аңламадык.

– Нәрсә сез бабайны, мәет төсле, аягы белән алып киттегез әле? – дип, Раббани абый яныбызга килде.

– Исермә әле, – диде аңа Тимершәех абый.

Без шулай өчебез Шәрифулла абзыйны тарантаска чыгарып салдык. Тарантас төбендәге кабартылган яшь печәннән кичке Агыйдел исе килеп бәрелде.

Тәрҗимә, ат тотып, тарантас башына менеп утырды. Без Әдрән белән икәү җәяү киттек.

– Атлатып кына алып бар, әтиеңне дә, үзеңне дә селкетмә, – диде Тимершәех абый.

Безгә Раббани абый да чыгып иярергә иткән иде дә, Тимершәех абый аңа бик каты гына:

– Йөрмә. Бар, кер. Барыгызга да җиткән. Инде өмәчеләрең таралса да хәер. Иртә таңнан печәнгә. Беренче булып – үзең! – дип боерды.

– Иртәгә бригатына берүземнән өч норма! Ике апайны да алып чыгам, үзебез бер әртил булабыз… – диде Раббани абый.

Аны Мирза абый өйгә алып кереп китте.

Без кайтуга өмәчеләрнең берсе дә калмаган. Әни белән Нилүфәр җиңги табын җыеп йөри. Ишек катындагы әти төсе итеп саклаган сәкедә Мирза абый ята. Мин әтинең төсен бик аз хәтерлим. Хәтерләгән хәтлесе дә елдан-ел җуела бара. Ләкин әле кинәт кенә Мирза абыйга карагач, йөрәгем туктап, башым әйләнеп китте: Мирза абый мыегына кадәр әти иде.

– Бал абзыйның хәле ничек? – диде ул.

– Шул көе. Янында Тәрҗимә калды.

– Йә, йоклыйк, туганым, – диде ул. – Иртәгә без дә Нилүфәр белән, кызым белән болынга чыгабыз бит!..

Ул шулай дип күзен йомды. Йөзендә яңа гына әтине искә төшергән моңсулык торып калды – китмәде.

Раббани абый белән ике оста, йокларга дип, яңа күтәргән өйгә киткәннәр. Әдрән белән без дә шунда йокларга булдык. Осталар, өрлек өстенә буйдан-буйга такта җәеп, инде ятканнар. Аяк очларыңда башын иеп Раббани абый утыра иде.

– Җитмәсә, авызында тәмәке! – дип, Әдрән аның тәмәкесен тартып алып сүндерде. – Салынып та бетмәгән өенә ут салырга итәсеңме? Хәзер үк ят әле! – дип, абыйны эһ тә иттермичә яткырып куйды.

Раббани абый, инде яткач:

– Кемгә охшап бик кызу канлы булдың әле син, үскәнем? – дип дәште.

– Хәзер үк күзеңне дә, авызыңны да йомасы бул! – диде аңа Әдрән.

Без дә, үзебез күтәреп килгән урын-җирне жәеп, шунда йокларга булдык.

Инде Раббани абый тынып йоклагач, мин Әдрәнгә кинәш иткәндәй генә:

– Бик кызып барма әле син Раббани абыйга, – дидем. – Әйбәт кенә утырды. Исереп ямьсезләнмәде. Бер холыксыз кеше буламыни?

Раббани абый йокламаган икән:

– Во, правильно! – дип, сикереп торып утырды.

Әдрән аны тагы яткырды. Шуннан мин дә йоклап киткәнмен.

Бервакыт «Әдрән!.. Раббани!..» дип кычкырып килгән тавышка уянып, күземне ачып җибәрсәм, ишек уемына бер кара гәүдә килеп баскан иде.

– Әдрән!.. Тор әле, каенем!

– Ни бар, җингәй? – дип, Әдрән башын калкытты.

– Раббани абыеңны уят әле. Мондамы ул?

– Монда булсам ни булган? – дип, Раббани абый да уянды.

Тәрҗимә бөтенләй хәле беткән тавыш белән:

– Әткәй телдән калды… – диде.

Аның тавышына ике оста да торып утырды.

– Сез ятыгыз, ят әле, – диде Раббани абый аларга.

Без сикерешеп торып Шәрифулла абзыйларга киттек.

Кичтән илтеп куйгач, әйбәтләп чишендереп, түшәк- ястыклар җәеп, түр сәкегә салып киткән идек. Әле дә шунда ята. Басылып кына җиделе лампа яна. Баш очындагы тәрәзә киерелеп ачылган. Җүәйрә апа, черләгән тавык шикелле, ни кылырга да белми йөри иде.

– Билем яна, су куй, диде, куйдым. Шундук җылынып алыштыртты. Тыным җитми, тәрәзәне ач, диде. Ачтым. Үләм инде дип бәхиллеген бирде… Инде күзеннән яшь кенә агып ята – теле юк… – дип, Җүәйрәттәй көйләгәндәй сөйләп бирде.

Раббани абый Шәрифулла абзыйның баш очына иелеп сорады:

– Бабай, менә без килдек, хәлең ничек? Күзеңне ачып, безгә бер кара әле. Әнә Сирин, Әдрән…

Ләкин аңа – ни сүз, ни ым – бернинди җавап булмады.

Инде таң яктысы җәелә башлаган иде. Ачык тәрәзәдән саба җиле исеп, Агыйдел ягыннан беренче таң нуры чәчрәп төшкәндә, Шәрифулла абзый, шушы нурны көтеп алгандай, җан бирде. Күз төбендәге җыерчыклары бетеп, язылып китте. Күзенә бишәр тиен бакыр акча бастырып куйдык.

Шулай итеп, безнең әтидән ике яшькә олы Шәрифулла абзый илле тугыз яшендә вафат булды. Юарга салганда күрдек: биле кап-кара булып янып чыккан иде. Ләкин беркем дә мәет өстендә аның эчүдән янып үлүен сөйләмәде. Җүәйрәттәй генә: «Әйтәм җирле «И шушы төшемә салкын сулар сибәргә иде» дип, гелән бил турын уа торганые мәрхүм, яман чирләргә тарыган икән… – дип, кергән берсенә сөйләп тора иде.

Әтиләренең җеназасына, бездән Актанышка ат чаптырып, ике кызы – Рәҗимә белән Җәзиләне алып килделәр. Без Җәзилә белән, ничә ел элек аерылышканнан соң, беренче кабат күрешеп, аз гына сөйләшеп тордык.

Биш ел элек мин сөйгән, ул чакта әле өске иреннәреннән сабыйлык та җитеп бетмәгән Җәзилә түгел иде инде бу. Бит алмалары гына түгел, бөтен җире тулып түгәрәкләнгән, янып торган япь-яшь хатын иде инде. Хәлләрен ишетеп белсәм дә:

– Ничек яшисең соң, Җәзилә? – дип сорадым.

– Солдаткалар кебек! – диде ул. – Унтугызда кияүгә чыктым – егермедә тол калдым…

«Бәбәең булмадымыни?» дип сорарга кыймадым.

– Нигеземә кайтырмын инде, – диде ул бераздан. – Анда ялгыз өй саклап берүзем яшәп булмас. Әни дә берүзе калды. Бер-беребезгә иптәш булып яшәрбез, ичмаса…

– Шулай… Җүәйрәттәй дә ялгызы шул хәзер. Картайган да, – дидем мин.

– Үзең ни хәлләрдә соң, өйләнмәдеңме әле?

– Юк әле…

– Шәһәр җирендә нәрсәгә ул – болай да күп диген.

– Тиз генә өйләнә дә алмам…

– Әллә бер өйләнеп карадыңмы?

– Алай ук түгел…

Җәзиләнең бит алмалары кызарып китте.

– Нигә мин ир булып тумаганмын!.. – диде ул.

– Нигә?

– Яраткан кешемә, ичмаса, «мин сине яратам…» дип әйтә алыр идем… – Инде аның бөтен йөзенә ут капкан иде.

– Хатын-кыз килеш кенә әйтә алмыйсыңмыни?

– Менә бит, әйтә алмыйм.

– Йә, онытыйк инде үткәнне… – дидем мин.

– Син оныт, ә мин онытмыйм.

Әтисенең өчесен уздырып, кире Актанышка киткәндә, ул күрешергә дип безгә керде. Мин капка төбенә хәтле озата чыктым.

– Нигә «кал әле» дип әйтмисең? – диде ул.

– «Кал» дисәм, калыр идеңме?

– Калыр идем…

– Их, Җәзилә!.. Җәзиләкәй!..

– Хуш, сау бул! – диде ул кинәт. – Ялгыз гына януыма сабырлык телә…

Ул тиз генә күзен читкә алып, тиз-тиз атлап китеп барды. Йөрәгем кысып сызлап куйды.

28.Таскак – такта басмалар.
29.Оныклар.