© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Моратов Г. В., төзү, 2021
Гыйлемлек нурани җәүһәр[1]
Ки мөэминләр содурында[2];
Һәуа[3] бер аждаһа кеби
Чыгар җисмең къөбурендә[4].
Гыйлем сахибе[5] һичбер дә
Черемәс – үлсә дә – гүрдә,
Тереклекдә җире[6] – түрдә,
Булыр мәҗлес хозурында[7].
Һәуа сахибе зурланыр,
Кәсеб итәргә хурланыр,
Зәмимә[8] берлә болганыр,
Булыр нәфесе зурында[9].
Сачәк бер вакыт атадыр,
Коела, йиргә ятадыр;
Кибәдер – корып катадыр,
Көзенә керсә яринда.
Гомер дәхи шулай үтәр, –
Сачәк вактың үтеп китәр,
Йөзеңнең рәүнәкъе[10] бетәр,
Йәшендән керсә кайгыга.
Иляһи, бу асыл кошны
Тубай агачына[11] кундыр,
Иляһи, мин сабырсызны
Сабырлык юлына күндер!
Каләмем дә тая инде,
Ки яза алмай турыдан;
Яна бәгърем, сула йөзем
Авырлыклардан, гуредан[12].
Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән?!
Бәйан итәм ки бән сезгә,
Гаеп итмәңез сез безгә:
Гыйлемлек булмады бездә, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан[13].
Нәчә еллар гомер сөрдем,
Даим мәдрәсәдә тордым,
Җаһиллегем бүген белдем, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Бәйан итдем ки хәлемне,
Сарыф итдем, и, малымны,
Хисабламадым алдымны, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Йөрәкләрем булып бирйан[14],
Гомер үтде, булып гирйан[15],
Даим булдым үзем гъөрйан[16], –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Һаман тордым үзем кышда,
Торып чыга идем тышка,
Гомерләр үтде күп бушка, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан.
Чыга(р) идем даим юлга,
Тота(р) идем китаб кулга,
Эшем калды бәнем юлда, –
Йөрепмез гъәфләтә һәр ан!
Бу илләрдә торып калсам,
Ярамас кызга күз салсам,
Атамның каргышын алсам… –
Качыйм тизрәк бу илләрдин!
Арысландай егет-иргә,
Батып бетсә дә кан-тиргә,
Чит илләргә, ерак җиргә
Качу әүля[17] бу илләрдин.
Сөеп бу илгә килсәм дә,
Ки юрга кеби җилсәм дә…
Бөтен вөҗүдем[18], ил, сәндә, –
Нигә тиз мине ятсындың?..
Туган илем ерак калды,
Җәяү йөреп сыйрак талды,
Тагы бигрәк йөрәк янды…–
Әзәлдәген[19] ник азсындың?
Бу илнең һич чиге юкдыр,
Биниһайә адәм чукдыр[20];
Бере ач юк – бары тукдыр, –
Нигә соң миңа тарсындың?
Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен, –
Ки әгъля-гъәршә[21] ашкындым!
Миңа бердер: кая булсам,
Багъ алмадай пешеп тулсам,
Ки соңрадин шиңеп сулсам… –
Шуның чөн сиңа гъәрсендем.
Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам:
Төреп чалма-чапанларны,
Йөресәм кыр-япанларны,
Онытмам сез наданларны, –
Элеп салмыйча һич калмам!
Ки кяшки[22] дөньяга килмәгәй идем,
Бу хәсрәтләрне бән күрмәгәй идем!
Язарга бән каләм алдым камышдин,
Йөрәккә кан утырды ла сагышдин.
Йөрәккә ут төшәдер яна-яна,
Бу хәсрәтдин булам микән дивана?
Мәгәр төшәр идем утның эченә,
Вәли[23] сабыр итәмен Хакъ эшенә.
Бәнем эчемдәге нарым[24],
Дөньяга чыгарсам барын,
Эретеп су итәр карын, –
Сабырлык бирсәнә, Алла!
Нә кадәрле языйм дисәм,
Язарга сүзләрем калды;
Нигәдер хәлләрем китеп,
Язарга кулларым талды.
Мөнәҗәтләр язарга да
Зиһенләрем таралгандыр.
Күп хәсрәтләр күрер өчен,
Газиз башым яралгандыр.
Ходауәндә[25], яна бәгърем:
Бу йирдә юк бәнем кадрем,
Чыдарга калмады сабрым, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Йәтимлек гъөрбәте[26] йитде,
Дәхи әгъзаләрем кипде,
Бу хәсрәт гомремә китде, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Бәнем ошбу аһым-зарым
Җиде кат күкләргә ашды,
Фиракъ[27] уты бәни баеды, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Фиракълыкдин яна бәгърем,
Сабырсыздин китә һушым…
Озын булса әгәр гомрем, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Надан кеше көтү көтәр,
Галим кеше Бохар китәр…
Бәнем гомрем шулай үтәр, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Моңаеп сайрыйдыр кошлар,
Асыл җәй фаслы булганда.
Моңаеладыр безгә дә,
Мөбарәк айлар тулганда.
Йәшел чирәм бу җәй чагы –
Безем илнең Ирәм багы,
Тәмам җәннәт кеби шул ан[28],
Гүзәл мәхбүб[29] булу тагы!
Бу май әгъраф имәс, җәннәт,
Утыру монда бик һәйбәт;
Бу җәй сафа мәкянедер[30] –
Күңелдә калмыйдыр гъилләт[31].
Гөлстан мәүсиме[32] кәлде,
Мәй эчмәк нә гъәнимәтдер[33],
Каты ташдай йөрәкләрне
Бу май ае эретәдер.
Бу егетлек, имеш, бер көн –
Йомып ачканчы бер күз дә…
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәнләр иде көздә.
Кыш үтде, зәмһәрир кичде,
Хәрарәт[34] тапды һәр инсан,
Бөрешкән Котлыбай, Ихсан… –
Күренә ал, кызыл йөздә.
Бәһар[35] мәүсиме гәр кәлсә,
Агачлар укыйлар сәна[36].
Бөек шадлык бу көн бәңа, –
Бу шадлык күрнә һәр сүздә.
Сарып башка кара өрпәк[37],
Киеп пәҗи[38] кара күлмәк,
Гүйә маластаулы чүлмәк –
Йөрисең, и Җәмиләкәй.
Табалсаң – чабата ярый,
Буе булыр ике карый[39],
Булыр ярты аршын барый
Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй.
Камыл эчендә лапырдап,
Юеш балчыкта чапырдап,
Йөрисең лә сән аһылдап,
Җыеп көлтә, Җәмиләкәй.
Оек-чабата кигәләп,
Йөрерсең катутка[40] тигәләп,
Сырышыр тагы тигәнәк
Киемләргә, Җәмиләкәй.
Тавышлар бетәр карылып,
Тәнең туфракка ярылып,
Чебеш чыгар да, ярылып,
Кул-аяктан, Җәмиләкәй.
Кара гарәп кеби бите,
Тузан-туфрак булыр бите,
Иренләр, күзләрең чите, –
Ябыкканга, Җәмиләкәй.
Әгәр корсак та күтәреп,
Йөрсәң саныңны китәреп[41],
Кич улай өйгә җитәлеп
Дүнәлмәссең[42], Җәмиләкәй.
Килеп, лап-лоп итеп басып,
Йөрерсең төнлә каранып,
Өеңдә искеләр сасып[43],
Катып кунар, Җәмиләкәй.
Ашыгып, ашыңны пешми
Ашарсың, чашкага төшми;
Иренеп, аягың чишми
Ятарсың, и Җәмиләкәй.
Ки көз көне дә кыш көне –
Мужикның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
Җәен жарга[44] тәнең пешеп,
Дәхи дә кыш көне өшеп,
Битең, ботың, башың шешеп,
Катып-туңып, Җәмиләкәй.
Кадерсез шулкадәр йортта,
Кичә, көндез дә һәм иртә
Агар эш эшләп биретә[45] –
Кара къолтик, Җәмиләкәй.
…Кием ясап киендереп,
Сөеп, үзең, сөендереп,
Утыртып түргә мендереп,
Итәрләр бер газизәкәй.
Абыстай, ди-ди, сүз башда,
Тотып үзеңне күз-кашда,
Йөретеп җәйдә дә кышда.
Йөрерләр, и Җәмиләкәй…
Җиһан эчрә ул Алланың
Ләзиз нигъмәтләре[46] чукдыр[47],
Вәләкин бу безем йирдә
Бу чәйдик һичбере юкдыр.
Бу чәй кеби дәуа юкдыр,
Гаҗәб хасыйәте чукдыр,
Әгәр ачлар эчәр булса,
Белерсән: барчасы тукдыр.
Ки җәй фаслында бер ирне
Һауа сукса хәрарәтдән[48],
Эчәр булса бу чәйдин ул,
Котылыр ул мәзъәррәтдән[49].
Шита әййамидә[50] дәхи
Бөрүдәтләнсә[51] бер инсан,
Самавырлә чәй эчәрсә,
Бөрүдәте китәр шул ан[52]!
Хәуасындин[53] дәхи аның
Йокыны мөндәфигъ әйләр[54],
Белер моны мөҗәррибләр[55] –
Хәкыйкать чәй эчән байлар.
Самавырдыр дәхи мәтълуб[56];
Къәлебләрдә ирер мәхбүб[57], –
Самавырлә чәй эчсәләр,
Эчәнләрә ирер мәргуб[58].
Самавыр съәуте дилкәшдер[59],
Мисале сайрайан кошдыр;
Килеп ултырса сөфрәгә[60],
Кунакнын күңле бик хушдыр.
Нә дәклү нигъмәтең чукдыр,
Самавырлә чәең юкдыр,
Кунак чәһрәсе[61] ачылмас,
Һәмишә күңле сыныкдыр.
Әгәр чәеңне килтерсәң,
Ачылыр багъдагы гөлдик,
Ләтыйф сүзләрене сүзләп,
Утырыр мисле былбылдик.
Иляһи, сән аермагыл
Бу чәйдин без зәгыйфь колный;
Эчәрсә чәй бетәр булса,
Алырга вирәсән полный[62]!
Бу чәйнең шартлары вардыр,
Бәҗа килтерәсән аный[63],
Бәйан идәм сәңа бер-бер,
Колак салгыл моңа, җаный.
Аның шартларының бере
Самавырдыр ирер мәзкүр[64],
Йәнә янында бер мәхбүб
Утыра – ул ула мәнзур[65].
Шәрайәтдин[66] дәхи аның
Мөсаффа[67] һәм була балың,
Ки чын кясәгә салубән
Көмеш кашык илән алың!
Ушал балыңны измәгел
Чынаяк эчрә сән суда,
Әгәр изсәң аны суда,
Чәеңне кыйласән худа[68].
Суы булсын аның яхшы:
Шималә каршы[69] акган су;
Гаҗәбләнмә бу сүзләргә –
Әттыйбадин бу гөфтегү[70].
Дәхи лимун салыр булсаң,
Аның къәдре, бәс, әгълядер[71]:
Лимун илә чәй эчелсә,
Эчәнләрә күп әүлядер[72].
Бу шартлар берлә эчсәләр,
Ула мәсрур, ула хушхаль[73],
Къәму гъәмләр[74] китәр андин
Ки шадан әйләйүбән филхаль[75].
Моны идән кеше имля[76]
Ирер үз урныйда мелла,
Гөнаһларыны гафитеп[77],
Вирә мәкъсудыни Алла[78].
Иляһи, барча галәмне
Яратдың кодрәтең берлән;
Нәҗат кыйл[79] рәхмәтең берлән
Бәңа дөшкән җәфалардин.
Сәбах эчрә ки йилләрдин
Киләдер илгә илләрдин.
– Хәбәр көтәм туганлардин, –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән беләрмүсән?
Тугайларым күрәрмүсән?
Хәбәрләр килтерәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа йил, сән кая исдең?
Нәчә сахра үтә кичдең?
Туганымны кайда күрдең? –
Дәйүб сорам[80] ки анлардин.
– Әйа йил, сән китәр булсаң,
Фәлян йиргә йитәр булсаң,
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин.
– Әйа йил, исмәгел бик тиз,
Бәнем халем итеп йиткез,
Вәләкин һич карар кыйлма[81], –
Әманәтдер ки безләрдин.
– Әйа кош, сән күрәрмүсән?
Фәлян җирдән кәләрмүсән?
Туганымны күрәрмүсән? –
Дәйүб сорам ки анлардин.
– Әйа кош, сән бармы балаң?
Атаң берлән дәхи анаң?
Вәсъил итеп йөрәрмүсән[82],
Фиракъмүсән[83] ки анлардин?
Туганың сагына, дигел,
Сагынып, саргая, дигел;
«Туганым, сән кайда?» – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.
Нәгяһ[84] бән сахрага чыксам,
Нәчә төрле йыгач[85] күрсәм,
Ул ук катларына барсам,
Хәбәр сорам ки анлардин:
– Әйа йыгач, йәшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Бәнемдик сагышың күпме? –
Дәйүб сорам ки анлардин. –
Нәчә йимешләрең үсде?
Нәчә яфракларың дөшде?
Ботакларың кемләр кисде?! –
Дәйүб сорам ки анлардин.
Яфраклар йәш гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фиракълык бер бәля икән, –
Бәгырь өзгән туганлардин.
Йыгачлардин нә чыкмаган?
Сачакләрдин нә булмагай?..
Бу дәрдемә[86] дәуа тапмай, –
Дәйүб кайтдым ки анлардин.
Языйм микән, йитәр микән?
Ушал кайгу бетәр микән?
Ушал[87] кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?!
Ки әүвәл ибтида итдем[88] –
Хода исмене йад итдем,
Ки һәркем исми йад итсә,
Вирә максудыни Алла.
Сагынмакдин бәет яздым,
Газиз балам, әйа, сезгә;
Мөлякъәт көненә[89] тиз дә
Ирештерсен үзе Алла.
Сары сугып, кызыл йөзем
Ки саргайды, ике күзем;
Ходай бирсен бәңа түзем, –
Ирештерсен үзе Алла.
Фиракълык[90] яндыра бәгърем,
Кәбаб кыйлды[91] тәмам садрем[92],
Карарым калмады, сабрем, –
Күрештерсен үзе Алла!
Йөрәгем садпарә улды[93],
Ки фиркъәтдин[94] яра улды,
Газиз балам ерак улды, –
Янамын наре хәсрәтдин[95].
Сези бу әткәгез сагънып,
Елайдыр юллара багып,
Балакай дип, йәше агып,
Елап көтә сәбилләрдин[96].
Иляһи, хәсрәтем агыр,
Ничек итим икән сабыр?
Газиз балам фиракъендин
Янып бетде йөрәк-бәгырь!
Каләм алсам, язып булмый,
Мөкъәддәрдин[97] узып булмый,
Фиракъеңне хисаб итсәм,
Еламый һич түзеп булмый.
Чыгамын дәхи сахрага,
Йөрәгем утдай янганга,
Тәзәрригъ кыйлам[98] Аллага,
Сорап сези, әйа балам!
Бу кадәр моңлы зар берлән,
Бу кадәр игътизар[99] берлән,
Бу кадәр интизар берлән
Сорыйм сези, әйа балам!
Агар су тирәсе таллы,
Гъәҗаиб яфрагы баллы…
Ходаем кодрәте илә
Бу гъәмне къәлбемә[100] салды.
Озак бергә торалмадым,
Йөзең күреп туялмадым,
Ерак йиргә китеп баргач,
Гомергә хәсрәтең калды!
Бу бала хәсрәте түкде
Кара сачларем башымдин,
Инешләр ташды йәшемдин, –
Җитешмәсме әҗәлләргә?!
Бу тәкъдир дигәнең нидер? –
Изеп, йәнчеп, орыр йиргә;
Бары тыкмасын ук гүргә, –
Китермәсен әҗәлләргә.
Кеше дигән дә мәзълумдыр[101]:
Йөгерер, егылыр, торыр,
Башыны ташлара орыр,
Сөренмим дип әҗәлләргә.
Фиракълык хале мөшкел халь,
Яна бәгърем, уты сүнмәс;
Бу хәсрәтдин кеше үлмәс,
Ирешмәсә әҗәлләргә.
Ерак йирдә газиз башың,
Яныңда һич юк юлдашың,
Мөшкелдер сәнең тормышың,
Сабырлык булсын юлдашың.
Параходлар төшкән чакда,
Газиз балам, сәне көтдем;
Әткәң-әнкәңне калдырып,
Туган илдән ерак китдең.
Тагын азрак [бән] язаем, йитәрме,
Бу хәсрәтләр йөрәкемдән китәрме?
Балакаем, сәңа һич юк бүләгем,
Кауышмакда хәер-дога теләгем…
Кызыл гөл булмаса иде,
Кызарып тулмаса иде;
Шул айрылу белән үлем –
Икесе булмаса иде.
Көләрмен мин, елый дошман,
Бәнем бәхтем ачылганда,
Йөрәгенә төшә[р] хәсрәт,
Утый бездә басылганда.
Сәламдин гайри сезләргә сүзем юк,
Моны язган: сүзе монда, үзе юк.
Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.
Кунак булдык түреңездә,
Зикер әйтик үзеңезгә:
Иман нуры йөзеңезгә,
Нур балкысын йөзеңездә!
Әгәр багында булса гөл эрйасы[102],
Кайчан булгай чырагының зыйасы[103].
Кил, и талиб[104], гыйбрәт илән күзең ач,
Мәхәббәтсез кешедән бик ерак кач!
Әгәр үткәрмәсәң анда сәламәт,
Колын, риза улмас рузый кыямәт[105].
Туганлык кадрене белсә – туган ул,
Әгәр белмәсә – бер ачы суган ул!
Килсен җөмлә берлә түрә вулыстан,
Курыкмыймын мин вә дәхи урыстан!
Йакутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмайдыр йакут берлән.
И кояшым, чыгармусән болытдин?
Алырмусән бәне бу ялкын-утдин?!
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
Үзең түргә утыргансың,
Ауызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Сәнең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Сән әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
Качырма сән бу форсатны,
Чәеңә сал бауырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга.
Сәңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен кунгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
Ләкин, мулла, онытма сән,
Бу ашларга кызыкма сән,
Ки алдыңа сызыкла сән;
Мужиклар да бизәр соңра.
Сауыт-саба ышылдамас,
Бу коймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки акча юк, ди-ди, онга.
Абыстай да сөйми башлар,
Катаңны да өстеңә ташлар,
Чытык йөзләр, түбән кашлар, –
Чакырмыйлар нигә шунда?
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кыйлгач,
Берәр ашка баруны сән
Үзеңә зур бәхет сандың[106].
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртып игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Тавык төштә тары күрә,
Сәнең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
«Абыстай, чык, кеше керә!»
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да сән сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
Агайга сән сада салдың[107], –
Өйдәме? – дип, хәбәр алдың,
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың!
Киез итектә һич зарар юк –
Казандин алуга кигән.
Шакирҗан, бик һауаланма:
Үзең тычкан итен йигән[108]!
Бу сүзне кара «Мишкят» дин,
Яки сора ишек катдин.
Күркәленең картлары,
………………………….лары
Бу Кандалый шәкертен
Куркытырсыз, әкертен!
Бүген без утырдык хушлап,
Ишан сагышын сагышлап,
Сезнең рухыңызга багышлап,
Теге якта Урайкинда.
Ишан хәзрәтне мәдехләп[109],
Ишан сохбәтен[110] сагышлап,
Ки мәрхүмләргә багышлап,
Гүләйт итдек Урайкинда.
Алдар Чумай – агадин ага,
Ник йөри ягадин яга?
Ишан биргән, имеш, сага,
Шуның өчен йиңел чаба.
Әгәр эчсә кызыл кандик винаный,
Янымдин китмидер сукмый-кыйнамый.
Тра-ля-ля-ля, тра-та-та,
Сбижий бинек[111] вә кайнар су
Сырхауларны тарата.
Сәлам ул сын сезә, мелла Рауилә,
Ки ултырсаң да йар илә,
Бу угъланның сорауилә[112]
Безгә күндер пырауилә.
17 маһи рәҗәб[113] Габ-р Кандалый.
Сән тәнауел биррәли[114],
Онытмадыңмы ани?
Хастә тайдин башка итне
Тапмадыңмы, йа гъәни[115]?!
Че хушемән мийайәд тарильдә орех.
Вә ин ләм йөэкәл булырса грех.
Дийә кат ки: – Читек кимә,
Гаед елда ике килә;
Мона угълың йитеп килә, –
Аңарга калсын ул мирас.
Бабаңдан калмыш атаңа,
Атаңдан соң дәхи сәңа.
Ки сәндин калсын угълыңа, –
Нәселгә калсын ул мирас…
Мажик дигәндә, без динлек,
Нә дөньясы, нәдер динлек[116]?
Аны йар әйләмәк шинлек[117]
Сәнең кебек матур затка…
Бу юха ла, бу юха ла, бу юха,
Гүйә охшады ла имрәти Нуха[118];
Пылута[119] ла, пылута ла, пылута,
Гүйә охшады ла имрәти Лута.
Къәләмгөл атлыдыр карчык,
Хөбәйбәнең йөзе ачык;
Киленне хурлыйдыр: «Малчук,
Гөлестанны, бар, алып чык!»
Әфзале нисани[120] булдичә,
Хөснине хурлыйдыр Хәдичә;
«Къәдичә – къөндичә», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.
«Килсен, дигәндә, бедняшка[121],
Утыралмыйдыр, йоклашка[122],
Кимерә коры муклашка», –
Диеп әйтә Хәлимәкәй.
Мажик кия аршын ярым чабата,
Чабатасын кия-кия таң ата.
Унике күркә бер әтәчне кайчан җиңмәс?
Әтәч дәхи күркә берлә бер тиң ирмәс,
Алай да һәм анларга серен бирмәс,
Артка чигеп: «Ки-крик!» – дип кычкырыр имди.
Каләм әйтер: караң улса, тагын яз,
Абыстайга укырга булмасын аз.
Каләм әйтер: тагын әзрәк язасы,
Абыстайның китә төшсен мазасы.
Фатыйма, сән, сеңелем,
Бүген әллә нишләгән:
Тышы күгән[123] камырыңның
Эче генә пешмәгән.
Ашап карачы бер кашык ашымны,
Кара кашларың ашады башымны.
«Мөхәммәдия» алып кулга,
Даим кызлар көйләр микән?
«Мөхәммәдия» каты серле,
Сезең берлән сөйләр микән?
Әгәр, җаным, барыр булсаң наданга,
Салам салып, ябып куяр аранга.
Сәнең башың ирер мисле пудаука[124],
Колакларың гүйә торыр ылаука[125],
Күзең елтырыйдыр сулы чиләкти,
Авызың җәйрәгән иске иләкти.
Нәсыйб булып, ала калсам, җанашым,
Савыт-саба, табаклар да кирәкми!
Йа сакалым, сән юк идең, бән хуб идем,
Кызларның каршысында мәхбүб[126] идем.
И сакалым, сәнлә[127] булдым бичара:
Кая барсам, андин кызлар кача ла!
Ки бән алдым каләмемне
Язаем дип сәламемне,
Яза белмим кәлямемне[128], –
Кем илткәй бу сәламемне?
Кызыл гөлдер сәнең йөзең,
Кызыл йакут сәнең ирнең,
Төшемдә агъзыма тирдең[129], –
Кем илткәй бу сәламемне?
Атаң улдыр фәлян атлы,
Сүзеңдер шикәрдин датлы,
Нәчек тугъмыш бу сыйфатлы? –
Кем илткәй бу сәламемне?
Әйа җаным, нечкә билем,
Үзең зирәк, үзең гыйлем,
Үзең үткен дә бик дилем[130], –
Кем илткәй бу сәламемне?
Буш сүзләргә колак салма,
Бәнем күз йәшемә калма,
Гомергә хур булып калма, –
Кем илткәй бу сәламемне?
Әгәр калсам сәне алмай,
Кулымны буйныңа салмай,
Гомерлеккә булыр ай-вай, –
Кем илткәй бу сәламемне?!
Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнче тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.
Нигә юкка моңайдым мин?
Кямиләмдин соңайдым мин.
Үз илемне нахак ташлап,
Ки тап булдым бу ят җиргә.
Әйа җаным, кызыл алма,
Ки бәндин гайригә варма;
Сәнең кебек матур җарны
Кайчан нәсыйб итәр Алла?
Кашыңданмы, күзеңдәнме? –
Сийакың[131] кыйлды дивана;
Җиһанга киләне вармы
Сәнеңдик матур кыз бала?!
Хакъ Тәгалә язып, әгәр сәне алсам,
Тәкъдир кыйлып, ки куйныңа керә калсам,
Ләбләреңдин сурып үбеп[132] ләззәт алсам, –
Ул ләззәти гомерлеккә китәр имди.
Һилялә охшар[133] сәнең кашларың бар,
Йенҗүйә биңзәр[134] сәнең дешләрең бар,
Гаҗәб зиба кара җефәк сачларең бар, –
Һич кемсәнә сәңа тиңдәш булмас имди!
Тулган айга охшар сәнең йөзләрең бар,
Бал-шикәрдин татлы сәнең сүзләрең бар,
Зөһрә йолдыз кебек сәнең күзләрең бар, –
Кыяфәтең фәрештәгә биңзәр имди.
Хакъ Тәгалә гашыйк кыйлды бәне сәңа,
Фазле берлә[н] үзе бирсен сәне бәңа;
Хөкме берлән бирер булса сәне бәңа, –
Бер Ходайда һич мохтаҗым калмас имди.
Бер Ходайдин бән сорыймын сәне даим,
Теләкләрне кабул кыйлсын бер Ходаем,
Сәнең өчен эреп сарка йөрәк маем, –
Фазле берлән[135] сәне бәңа бирсен имди!
Әйа җаным, гайәт күркәм сәнең йөзең,
Нәзар кыйлсам[136], ала алмыйм сәндин күзем,
Кичә-көндез телләремдә сәндер сүзем, –
Бер Ходаем сәне бәңа бирсен имди!
Хакъ Тәгалә язган микән сәне алырга,
Сәне алып, рәхәтләрдә бер калырга,
Ике садрең өсләренә кул салырга, –
Дөнья-ахирәт бергә булсак кәрәк имди.
Әйа җаным, ике күзем, йөрәк бәгърем,
Зифа буең күркәйтәдер ике садрең[137];
Әгәр алсам, белер идем сәнең кадрең, –
Кичә-көндез хезмәт кыйлып йөрем[138] имди.
Әйа җаным, ике күзем, кызыл алмам,
Сәндин гайре кемсәне һәргиз[139] алмам,
Сәндин гайре кемсәгә күз дә салмам, –
Сәндин башка һич кемсәгә бакмам имди!
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр,
Бу сүзгә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшару һич тә сәндин кәлмәз имди.
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә[140] безнең гомеремез заигъ үткән;
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү[141] кәрәк имди!
«Нисъф-ел-мөлякъәт» – дәйүбән, нурлы йөзем,
Ак чырайлы кыйгач кашым, кара күзем,
Кабул итеп укысана ошбу сүзем, –
Мисрагъ[142] саен сәне мәдех кыйлам[143] имди.
Мәдех кыйлсам, охшатырга оҗмах хурый,
Хур мислендин балкыйдыр йөзең нурый,
Җәмалеңә төшәр булса күзем турый, –
Шул заманда сабрым карар кыйлмаз имди.
Сәлам яздым, җаныем, сәне мактап,
Сән дә бәне яманлама, хәтер саклап;
Сән дә бәне яманласаң, үзен ятлап,
Бу дөньяны ташлап китү кирәк имди. (…)
Ник сикертдең, җаныкәем, әй, кашыңны,
Әйләндердең бәнем газиз, әй, башымны?
Һич дә бән тыя алмыйм күз йәшемне, –
Һич такъәт тоту мөмкин дәгел имди.
Диванага әйләнәдер газиз башлар,
Күземдин агадыр канлы йәшләр;
Бу сүзләргә йомшар иде каты ташлар, –
Бу йомшау сәндин һич дә кәлмәз имди.
Егълый-егълый кан урнашды бәнем күзгә,
Ышанмыйсыңмыни, җаным, шушы сүзгә?
Күрмәймүсән: сары тулды нурлы йөзгә? –
Бу сүзләргә ышанырга кирәк имди!
Бәне сәүми диеп әйтсәң – телең корыр,
Бәне ташлап ятка китсәң – Ходай орыр;
Җәһед ит[144]: эшең үткәч эчең борыр, –
Бер ахмакга атаң биреп куяр имди!
Имди безгә кауышырга вакыт йиткән,
Әл дә безнең гомеремез заигъ үткән[145];
Кайда бар сәүгән йарын ташлап киткән? –
Кауышуны җәһед итү кирәк имди.
Атаң ятка биргәнне тоймый калма,
Үгет бирәм, җаныкәем, яхшы аңла,
Бармыйм дигән сүзеңне телдин салма, –
Бу үгетне яхшы аңлап торың[146] имди.
Бу сүземне тыңлагыл колак салып,
Ятка бирү охшар микән, сәүгән калып? –
«Йөрсә иде эчеңдә утлар янып!» –
Шулай дип къәһре дога[147] кыйлам имди.
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үсә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар кисә;
Һич исемдин чыкмыйсың көндез-кичә, –
Һич тә такъәт тоту мөмкин дәгел имди!
Сәнең буең, җаныкәем, зифа үссә,
Бәнем йөрәк-бәгыремне шулар киссә,
Иртә торсам, сезнең якдыйн җилләр иссә, –
Шул җилләрдин исәнлегең сорыйм имди!
Сәнең өчен бәнем эчем утлар яна,
Бәнем йөрәк-бәгыремне чолгап ала,
Кауышуны, җаныкәем, теләп кара, –
Бер Ходаем кабул итмәс микән имди?! (…)
Торсам иде бу дөньяда сәне алып,
Сәнең өчен йөримен көеп-янып;
Һич бүтәнгә йөрмимен күңел салып, –
Бу күңелдин кайгы кайчан бетәр имди?!
Әгәр килсә яучыга сәңа ятлар,
Үзең сакланмасаң, сәне кем[ләр] саклар?
Үзең саклансаң, сәне Хода саклар, –
Бу сүзләрне яхшы аңлап торың имди!
Бу сүзләрне тота күрмә, җаным, ялган,
Сәнең кебек бар биргәнне тоймый калган[148] –
Шул буладыр үз башыны суга салган, –
Бер баргачдин кайту мөмкин дәгел имди!
Суга киткән нәрсәне булмый алып,
Сән дә дәхи шулай булма, тоймый калып;
Гомрең буе йөрерсең көеп-янып, –
Бу үгетләр исеңә төшәр имди.
Сәүгән [ярлар] калып ятка, әй, баруың,
Андин артык утка кереп, әй, януың,
Көнен-төнен кайнар, җаным, әй, саруың! –
Гыйшык уты һич сүрелми янар имди.
Гыйшык уты янар, һич сүрелмидер,
Дөнья-галәм күзләргә һич күренмидер;
Үлгәндин соң тәүбә кабул булынмыйдыр, –
Бу гыйшыклык бар шуңарга мисаль имди. (…)
Бәне сәүсәң, җаныкәем, үзең белеп,
Бергә йөрсәк иде икемез уйнап-көлеп,
Яныңдин йибәрмәсәң үзең сөреп, –
Бәне сәүгәнең шундин беленер имди.
Әйа җаным, Сылукаем, кызыл алма,
Бән бик матур кыз диеп һауаланма[149],
Сәүгәнеңдин аерылып утка янма, –
Бу мәгъшукның эше бик яман имди!
Һауалану җаиз ирмәс[150] сезгә-безгә,
Һауалансаң, нәзар кыйл[151] Гъәзазилгә;
Хатасыз һич кем булмас хакъдин үзгә, –
Күзе күргәнләр шундан белер имди. (…)
Әгәр барсаң, бәне ташлап, сән ятларга,
Башың төшсен сәнең яманатларга! –
Шуны язып йибәрсәм имди хатларга,
«Менә къәһр дога төшде!» дирсең имди.
Барган ирең торсайде чыбыркы тагып,
Көне-төне торса иде алып-чагып,
Сукъган йирең чыкса иде кара янып, –
Шул вакытда бән исеңә төшәрем имди.
Китерерләр сәне эшкә иртә торып,
Көне буе йөрерсән урак урып,
Ахры, бер көн бетәрсең кибеп-корып, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)
Шулай бетәсең, җаныем, кибеп-корып,
Һаман эшкә йөртерләр к…ңә тибеп;
Егъларсың төп йортыңа көн дә килеп, –
Ул чакларда егълау файда бирмәс имди. (…)
Буйларыңны охшатамын зифа талга,
Тел[ләр]еңне охшатамын сөчек балга;
Бер генә алып сөйәр идем [сәне] алга, –
Аулак йирдә күрү мөмкин булса имди.
Көмеш йөзек кийәсең, әй, кулыңа,
Ука яка сапкансың, әй, муйыныңа,
Бер генә кич керә калсам, әй, куйныңа,
Бу дөньяда һич хаҗәтем калмаз имди! (…)