Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

6

Цех башлыгының иртәнге киңәшмәсеннән чыккан Ринатның йөзе дулкынлануын сиздерә иде. Аның колакларына кадәр кызышты. Чәчләре сумаладай ялтыраган Козарьның әр-зарга корылган сүзләре күңеленнән китмәде.

«…Завод тик тора. Беләсезме? Сезнең аркада… йөз дә беренче машинаны тапшыра алмый. Көлке. Нәрсә җитми сезгә?.. Әйтегез, кайда берни эшләми генә акча алалар? Эшләргә уйлыйсызмы, юкмы? Ни сәбәп, ни җитми?»

«Кадрлар!..»

«Кадрлар? Тимер-томырың белән генә кайнашып йөрсәң, булган кадәресен дә югалтырсың. Алар хәзер проходной артында чират көтмиләр. Бездә әле аларны алыштырырлык роботлар эшләнмәгән. Кадрларның булган кадәресе белән эш итә белергә кирәк. Шуның өчен дә син мастер! Сез тапшыра алмаган детальләр өчен мин көн дә монда ярты төнгәчә монах кебек утырырга тиешме? Минем дә гаиләм, тәрбиялисе балам бар… Булды, җитәр. Бүгеннән башлап, задание үтәмичә һәм минем рөхсәттән башка беркем дә кайтып китмәячәк. Кичке киңәшмәне унсигез сәгатьтә башлыйбыз, һәркем үзен эше белән исбатлап күрсәтсен… Галимов! Экспортка дигән створканы нигә җибәрмәдегез?»

«Дефект таптылар».

«Нинди?.. Кирәкми аңлатырга. Мин барысын да беләм. Акланмагыз. Потаповның да, синең дә кулың җитмәде… «Уянырга» вакыт инде сиңа, өченче аеңны эшлисең. Бөтен эшне үз башыңа гына ала башласаң, батачаксың. Мастерыңа, бригадирларыңа бүлеп бирә бел, ничек кирәк шулай таләп ит. Аннан үзеңә җиңелрәк булачак… Бүген сиңа ике реверс. Экспортка дигән створка киткән булсын!»

«Юрий Петрович! Кырык икенче реверска бер створка җитми. Әллә экспортка дигәнне файдаланып торыйкмы? Иртәгә, эшләгәч җибәрер идек».

«Син мине бүген иртәгесе көн белән туйдырма».

«Фрезерчы Бәһрам икенче сменага калып эшли алмый. Сөләй бүген дә юк…»

«Бәһрамга ни булган?»

«Авылга кайта, әнисе авырып киткән».

«Ул чагында Сөләй артыннан бар. Үзең. Әбәттән соң машина булыр… Бетте».

Кырык икенче реверсны җыяр өчен, өч данә сиксәненче кронштейннар җитмәве ачыкланды. Шундый чакта кирәк бит! Ринат, әлеге детальләрнең кайчан буласын белергә теләп, цехның план-диспетчерлык бюросы начальнигына шалтыратты. Ул үз урынында туры килмәгәч, сезне селкеткәнче дип, ачу белән трубкасын куйды, бер мәлгә уйланып калды һәм үзе әлеге кронштейннар эшләнгән цехка китте. Сиңа кирәк чагында, алар бер почмакта «онытылып» ята бирсәләр? Кайчак үзең дә «толкач» булып йөрмәсәң булмый. Ваемсыз гына утырып көтеп кара. Сиңа кирәк икән, үзең ашыктыр. Юкса, вакыт узгач, әле фәлән, әле төгән дип, сәбәп табып акланырлар да, шуның белән вәссәлам…

Ярый әле, үзе килде. Бу цехтагылар да «кызу» позицияләр белән мәшгуль иде. Әлеге детальләр, контрольгә тапшырылыр өчен, икенче сменага чыгачак кешене көтеп яталар иде. Ринат өч данә кронштейнны контрольдә үзе тикшертеп алды.

Кайтышлый өченче цех турыннан узганда, сварка участогы стеналарында ялт та йолт «аҗаган» уйный иде. Өзек-өзек төшкән яктылыклар төрле-төрле җиһазларның шәүләләрен сызып уза. Игътибарын җәлеп иткән шул күренешләргә карап барганда, ул арттан ишетелгән таныш тавышка кинәт тукталып калды.

– Ринат, исәнме? – Бу аны студент елларында квартирда тоткан Наҗия апасы иде.

– Исәнмесез…

Тәбәнәгрәк буйлы, илле яшьләр тирәсендәге мөлаем ханым алтын тешләрен ялтыратып елмайды.

– Кая барышың?

– Унҗиденче цехка. Мин хәзер шунда эшлим.

– Шулаймыни?.. – Ул инструментальныйга алыштырырга барган шомарту ташын бер кулыннан икенчесенә күчерде. – Кем булып?

– Өлкән мастер.

Наҗиянең аптырый төшкән йөзе уйчанланып китте.

– Кеше белән эшләү кыенрак инде хәзер. Сызу эшең ошамадымыни?

Ринат ни дип тә әйтергә кыенсынды, иңбашын җыерды.

– Монда да эшләп карарга кирәк.

– Әйе, әйе, – дип, тиз генә килешәсе итте Наҗия, сизгер карашын уйнатып. – Сау булганда, кайда эшләсәң дә ярый, акчасын күбрәк түләсәләр… – Ул үз сүзеннән елмаеп куйды. – Нигә килеп чыкмыйсыз?

– Вакыт тими…

– И-и, җиткерә белсәң тия ул… Кечкенә кыз Зөлфия үсәме соң?

– Үсә, бакчага йөри, барысын да беләсе килә, сорамаганы юк.

Наҗиянең йөзе сабыйның үзен күргәндәй ачылып китте.

– Шулай инде, шулай… Хәнияң нихәл? Бухгалтериядә эшлиме?

– Әйе.

Наҗия агарыбрак калган зәңгәр халат изүләрен төзәткәләп алды.

– Килеп чыгыгыз бер. Шимбә көннәрне мунча ягабыз. Авыл мунчасына керерсез тансыкка…

Наҗия апасына кушылып, Ринат та елмайды һәм:

– Килербез! – диде, үзен дә кунакка чакырды.

Наҗия хушлашып китеп барган Ринат артыннан, тукталып, бертын карап торды, аннан инструментлар кладовоена таба юнәлде.

Ринатның ачык йөзле, пөхтә, ярдәмчел Наҗия апасына бәйле уйлары хәтерендә яңаргач, тиз генә китеп югалырга теләмәделәр…

Берсендә шулай, шимбә көн, Ринат машина детальләре фәненнән курсовой проект сыза иде. Урамда яз. Ак ватман кәгазь өстеннән узган карандашның кара графит эзе тәрәзәдән төшкән кояш нурларында, беләүләнеп, шомарган таштай ялтырый. Ул, үзенең чиста, төгәл эшенә соклангандай, уйланып калган иде. Түр бүлмә тәрәзәләрен юган Наҗия апасы ачык ишек аша аңа сүз катты.

– Ринат! Бу сызымнарыңның бетәсе юк, ахрысы, синең?

– Ә-ә?.. – Ринат карандаш башы белән чигә турын ышкыды. – Берсе бетә, икенчесе башлана. Кирәк бит.

Тәрәзәне катырак сөртергә керешкән Наҗиянең күлмәк итәкләре тибрәлеп алды.

– Мондый матур көнне дә сызымнарың белән утырсаң, кызлар ташлап качар.

– Качмас… Әле табасы бар үзләрен.

– Болай ял көне дә дагаланып утырсаң, табылганы да йөз чөерер.

– Миңа дигәне үсеп кенә киләдер әле. Яшьрәге, чибәре…

– И-и, бар да яшькә кызыккан булалар тагы, ярый ла, эш рәте белә торган булсалар.

– Өйрәтәсең…

Наҗия килешмәде.

– Һе, хәзергеләрнең күбесе өйрәнергә тормый шул… Үзләре тәмле ярата. Морожный да пирожный кирәк… – Ул чүпрәген чиләктә чылатып сыгып алды. – Без үскәндә, кәстрүл кырые кимерә идек. Кайда каты-коты – шуны эзләдек… Хәзер барысына да иркенчелек. Ипие дә теләсә кайда аунап ята. Кадерен генә белмибез. Кунак ашын ашап яшәгәч…

Тынып калдылар.

– Кадер белмәү – вөҗдансызлык инде, намус юк…

– Намусы булса, кеше дә була ул… – Тәрәзә пыяласы катырак басылып ышкылудан сызгырып алды. – Шуның өчен дә кызларны сайлаганда, белеп сайларга кирәк. Күлмәк эчендә шәп алар. Алда – гөл, артта чәчәк дигәндәй… Чыгышы ничек бит, чыгышы… Үзең болай ару егет тә… белмим инде, кемгә генә тап булырсың.

Ринат егетләргә хас беркатлылык белән рәхәтләнеп көлде.

– Бабайлар әйтмешли, күктә укылган никах җирдә укылмый калмас инде. Миңа кайсы чибәре язгандыр.

Наҗия үзенең мөһим фикерен әйтергә ашыкты.

– Түлке кызыңны миңа күрсәтми өйләнмә.

– Ул сиңа ошамаса?

– Әйбәт булса ошар, нигә ошамасын. Зәлияң кебегрәк тә булса.

«Андый кеше бүтән табылмас инде ул…»

Ринат дәшмәгәч, Наҗия, икенче тонгарак күчеп, сүзен дәвам иттерде.

– Өйләнешкәнче Илдарым мине дә Арчага – әти-әниләренә алып кайтып күрсәтте. Соңыннан үзенә әйткәннәр: «Буе бераз кечерәк икән-икәнен, акылы-фигыле начарга охшамый», – дигәннәр. Беркатлы да иде инде. Шуны миңа әйтеп тора. Мин аптырап калмадым: «Үсәм ич әле, мин унсигездә генә!» – дидем. Аннан: «Үсмәсәм, һавадан йолдыз чүплисем юк әле, син булгач…» – дип, пырхылдап көлеп җибәрүем булды, кочагына тартып та алды… Артык үсмәдем үсүен. Безне яшьли авыр көянтәләр баскан иде. Тик… аның гына гомере озын булмады…

Әйе, ире Илдар абый иртәрәк вафат булды. Тимерчелек цехында мастер иде. Авырып йөргәне сизелмәде дә. Эштән кәефсезләнеп кайтты да… диванда утырган җиреннән… Врачлар: «Йөрәгенә кан сауган», – диделәр.

Ринат Наҗия апасының «Өйләнгәнче, кызыңны миңа күрсәт!» дигән сүзләренең мәгънәсенә соңрак, гаиләдә бер-береңне якыннан аңлап, тату яшәүнең зур бәхет икәненә төшенә башлагач кына аңлады.

* * *

Ринат группага ашыга-ашыга кергәндә, Каштанның, түшәмгә караган хәлдә, кулларын җәеп җилпенүенә аптырап китте. Бу ни тамаша? Исерек дисәң, аны читтән күзәтеп торган егетләрнең авызы ерык. Нигә ул түшәмгә караган?

Якынрак килгәч күренде: каяндыр кереп, пәрәвездәй аркылы-торкылы беркетелгән түбә тимеренә күгәрчен кунаклаган икән. Аны Каштан көш тә көш дип кугандай итә, күгәрчен, исе дә китмичә, утырып торуын белә.

Ринат, килеп туктагач:

– Син нәрсә? Яңа төр күнегү уйлап чыгармагансың бит? – диде.

Һаман да өскә карап, кулларын изәгән Каштанның сары сипкелләре ялтырап киткәндәй булды. Ул күгәрченнән күзен алмый гына җавап бирде:

– Әй-йе…

– Сиңа тими ич ул, утыра бирсен шунда.

Каштан, ялт борылып, Ринатка карап алды.

– Ничек тимәсен? Кунаклаган җиреннән минем башка йомышын йомышлап утырсын да… – Ул өстәл өстендәге калай детальгә ишарәләде. – Менә монда да тамды…

Зайцев түзмәде, болай да кысык күзләрен йома-йома, эчен тотып көлде.

– Иптәш мастер! – дип, Каштанга төртеп күрсәтте. – Аны шулай күгәрчен саргайтып бетерде…

Көлешеп туктагач, Ринат Зайцевны читкәрәк дәште.

– Толя! – диде ул, аның җаена керергә тырышып. – Беләсеңме, эш бик җитди, ничек кенә булмасын, дүрт створка кирәк булачак…

Зайцев җавабын бирергә ашыкмады, уйлап алгач, сүзен өзеп:

– Өч! – диде.

– Дүрт кирәк… – Ринат, аңлыйсыңмы дигәндәй, аңа карап алды.

Зайцев килешергә теләми башын чайкады.

– Өч әзме?

Ринат:

– Син нәрсә? – дип гаҗәпсенә төште. – Әз. Парсыз өч створка белән ике реверс җыеп булмаганын син белмисең инде?.. Толя! Чынлап сөйләшик әле.

– Ә мин уйнап сөйләшмим…

«Чая, нибуч… Барысын күреп, сизеп торалар. Потаповның йогынтысы сизелә… Бәясен белеп, бик эре сөйләшә. Коры кул белән тотармын димә, шома. Бизмәнен үз ягына каера…»

Зайцев, ә нәрсә, норманы үтәгәч дигәндәй, баскан урынында тик тора алмый җилкенеп алды.

– Потапов сезнең янда булдымы? – диде Ринат, экспортка дигән створканы истә тотып.

Зайцев нәрсәгә ишарә ясалуын аңлап алды.

– Эшләдек инде…

 

– Менә күрәсең, теләсәң, барысын да эшләп була икән. Тик…

Ринат, үз итеп, кулын аның иңбашына салды.

– Нәрсә, Толя? Уйлаштык? Кешеләреңә сүзең үтә. Премия бүлгәндә, исәпкә алыныр.

Шулай да Зайцев килешергә ашыкмады. Берничә минут үткәч кенә, эшлекле төс белән:

– Ярар, карап карарбыз… – диде.

Ринат, макетчылар турына килеп җиткәч, барган җиреннән шып туктап калды. Әйе, аларны һич тә игътибарсыз калдырырга ярамый иде. Ике реверсны да өлгертә алырлармы? Ул икеләнүле уйлары белән алар ягына карады. Дүрт аяклы түгәрәк өстәл кысасыдай эшләнгән тимер күтәрмәдә реверс механизмы җыела. Ул койрык ягы чабылган галәмәт зур балык түшкәсенә охшый. Күтәртмә астыннан бу «балык» эченә кереп эшләүче макетчыларның аяклары күренеп тора иде.

Ринат, борылып, алар янына килде. Кулына күтәртмә читендә яткан ачкычны алып, корпус стенасына каккалап алды. Бу – егетләргә туктап торырга, сөйләшәсе барына ишарә иде.

Реверс макеты эченнән чыккан Якимов башта танкистларныкына охшаш шлемын салды, баш түбәсендәге ачык «алан»ы уртасында берничә бөртек чәче тырпаеп калды. Аннан, өстәлдә яткан салфетканы алып, тузанлы тирләрен сөртте, киеменнән таш комнарын каккандай итте. Ачык йөнтәс түше дә комнан көлсу төскә кергән иде. Ул, баһадирларча Ринатка борылып:

– Нәрсә? – диде.

Ул арада Мулицын да аның янәшәсенә килеп басты.

– Калып эшләмичә, бүгенге заданиене үти алмаячакбыз, – диде Ринат, үзенчә исәп-хисабын ясап.

Якимов хәйләле генә көрсенеп куйды.

– Тәккә генә калып эшләү кызык түгел бит…

Ринат булачак премияне истә тотып җавап бирде:

– Тәккә генә булмас…

Якимовка җан кереп китте.

– Күпмешәр?

– Ун.

Ун сүзен ишеткәч, Якимовның кул арадашы Мулицын сорау билгесе сымак бөгелгән озын нәзек муенын өндәү билгесе рәвешенә китерде.

– Ун? Әз ул…

Якимов та аны хуплады.

– Әйе шул…

Як-яклап кычкыртып таларга җыенган ике караш Ринатны уттай көйдереп алды. Бу мизгелдә ул үзенекен дә кызганмас иде югыйсә. Нинди комсызлык! Кем аларны шулай азындырган? Ринат, ачуы кабаруын сизсә дә, тынычлыгын җуймады.

– Юк, егетләр, – диде, – акчага табынудан тыш, намус эше дә булырга тиеш бит.

– Намус! – Якимов янә көрсенеп куйды.

– Ә нигә?

– Безнең эштә аның ни катнашы бар?

«Менә сиңа кирәк булса!»

Сүзгә Мулицын кушылды.

– Намус өчен монда һәркем пырять итә башласа… Аны кесәгә салып булмый, син намуслы дип, бушка берни дә бирмиләр.

Ринат аңа гаҗәпләнеп карады.

– Димәк, кирәк… Кирәк өчен кешеләр…

– Нәрсә, гомерләрен дә бирделәрме?

– Әйе!.. – Ринат нык басым ясап әйтте: – Алар болай сатулашып тормаслар иде… Син шуны бел: акчадан өстен нәрсәләр дә күп. Сиңа: «Менә бу, ичмасам, кеше!» – дип, ачык йөз, хөрмәт белән карый да алсыннар. Шул нәрсә бик кыйммәт. Сиңа, мөгаен, материаль ярдәм, курортка путёвка сорап кергәндә яки тегесе-бусы кирәк булганда каршы төшсәләр, бер дә ошамас иде. «Булмый!» – дип, үзеңне кире борсалар, тешеңне шыкырдатыр идең.

Теш шыкырдатуны искә алуга, Якимовның авызы ерылды. Күрәсең, ул Мулицынның гадәтләрен белә.

Болай бәхәскә керү бик юньле нәрсә түгел иде, шуңа күрә Ринат үзен тынычланырга мәҗбүр итте һәм конкрет тәкъдим кертте:

– Алайса, болай. Сезгә кырыгар сум. Әмма ай ахырына кадәр реверс җыюда бернинди тоткарлык булырга тиеш түгел. Калып эшлисезме? Өченче сменага килепме? Барыбер. Вакытны үзегез җайлыйсыз.

Якимовның пеләш маңгаенда сырлар исәп-хисап ясаудан тибрәлеп алды, һәм ул, авызын ерып:

– Монысы – менә бүтән сүз… – диде.

7

Иртәдән кырылган кәеф үзенекен итте: күңел, таңда авыр гына таралган томандай, тиз генә ачылып китә алмады. Көндәлек ыгы-зыгылар, берсе артыннан икенчесе өстәлеп торган мәшәкатьләр дә Ринатның рухи халәтен артык үзгәртә алмады. Эчтән пыскып, көйдереп торган борчу калды, шул көндәгечә дәртләнеп эшләргә ирек бирмәде. Әмма Ринат эшкә зыян китерергә тырышмады. Ул, көндәгедән күбрәк алҗуын сизеп, эш бүлмәсенә керүгә, дөп итеп урынына килеп утырды, терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын ия төште. Өстәлдә секретарь кыз кертеп калдырган атналык график ята иде. Андагы саннарга күз йөртеп, шимбә көнгә дә ике реверс тапшырасы икәнен күргәч уфтанып куйды: «Язып куярга җиңел, башкарып чыгуы ай-һай…»

График читкәрәк этелде. Бөтен мәшәкатьләрен онытып, беразга тынычланып каласы килде. Бүлмәдәге бердәнбер тәрәзәгә караш ташлады. Ике берләшмә арасын бүлгән койма буйларында үскән тирәк агачлары, кояш нурларына кинәнеп, салмак кына мамык очыралар иде. Газоннардагы яшел чирәм күзне иркәли. Күңел дигәнең, ялыктыргыч тимер чыңнарыннан, шау-шулардан арынып, ихтыярсыздан табигатькә тартыла, күкрәкләрне тутырып саф һава сулыйсы килә иде. Ринат үз-үзенә: «Техника заманы, цивилизация!.. Шәп тә, куркыныч та», – дип куйды. Нишләмәк кирәк? Тормыш плюслар һәм минуслар бәрелешеннән тора… Бу минутта ул үз иркенең нәрсәгәдер бәйле һәм чикле булуын тойды. Әйтерсең лә тыны кысыла, һава кирәк, һава! Ул – тереклек нигезе, безнең яшәеш…

Шулвакыт, тузан сарып тоныкланган тәрәзә рамнарын дер селкетеп, күрше берләшмә биләмәсеннән күтәрелгән самолёт үкерүе ишетелде. Ринатның чәч төпләренә кадәр чемердәп китте. Бераздан самолёт күктә пәйда булды, кояшта ялтырап алды, ерагая-ерагая күздән югалды. Күз алдында янә тонык тәрәзә пыялалары торып калды.

Ринат иртән торгач, бер тәрәзәле бүлмәсендә дә, тын калып, яктыга сусап, урамга карап тора. Кайчак Хәниясе уянмаган да була. Йөренә башлагач, ул да теләр-теләмәс кенә тора. Савыт-саба шылтырый башлый. Берсендә Ринат, парланган, тонык тәрәзәгә карап, Хәниясенә үртәлде: «Торгач та, шушы тәрәзәләрне сөртеп җибәрсә, ачылып китәр иде. Әйтсәң тагы дәшми йөрерме икән?»

Әле беркөнне дә кичтән бераз «төчкерешеп» алганнар иде.

Хәния, кечкенә Зөлфияне йоклатып җибәргәнче дип, утны сүндерде дә кызы белән караватка ятты. Ринат җәелгән диванда ялгызы, Хәниясенең янына килеп ятуын көтте. Озаклагач, ачуы чыга башлады. «Бу гомердән бирле кыз ничек йоклап китмәсен инде? Әллә санламаска телиме?»

Түземлеге төкәнгән Ринат, пышылдап, Хәниясенә дәште:

– Әй син!.. Әллә йоклыйсың инде?

Җавап ишетелмәде. Катырак дәшсә, кызын уятыр кебек булды. Ахыр чиктә түзмәде, аяк очларына баса-баса, Хәниясенең баш очына килде. Күзләре ачыкмы, юкмы икәнен белергә теләп, йөзенә иелде, сулыш алуын тыңлап карады, аның рәхәтләнеп йоклап китүен күргәч, Хәниясенең иңбашына төртеп алды.

– Хәния…

Хатынының тавышы йокы аралаш бүленеп чыкты:

– Нәрсә-ә?..

– Урыныңа ят…

– Әй, бер йоклаган килеш кенә йоклыйк инде…

Ринат, үпкәләп, тавышын күтәрә төште.

– Син нәрсә? Кияүдәме, түгелме?

Караңгылык эчендә Хәниянең ялангач шома аяклары юрган астыннан әкрен генә ялтырап чыкты һәм идәндәге чүәген капшады. Тураеп торып басуга, ул Зөлфиянең юрганын рәтләп алды һәм тәненә сыланып торган зәңгәрсу эчке күлмәктән, томандагы шәүләдәй ялтырап, диванга таба узды. Ринат аның артыннан иярде.

Янәшә яткач та, ике арада тирән тынлык хөкем сөрде. Башлап сүз әйтергә икесен дә нидер тотып торды. Күзләр түшәмгә төбәлгән иде. Гүя акшарлы түшәмдә чиксез билгесезлек, шул билгесезлектә фәкать тәртипсез төстә уйлар гына йөзә…

Ринат, барысына кул селтәп, берни булмагандай, Хәнияне кочаклап алырга да ниятләгән иде. Әмма каршылыклы уйлары ирек бирмәде, аның берничә минут элек кабынган хисләренә кырау төште, дәртле уйларын юкка чыгарды.

«Ә нигә ул дәшми? Янәсе, хатын-кыз! Горурлык… Белмим, бу иргә нинди мөнәсәбәттер? Яратмый икән, әйтсен, аны җәберләгән кеше юк. Болай, күңеле бизгән кешедәй, ык та мык йөрүнең ни кызыгы бар?»

Ринатның күңеленнән төрле уй кичте, тик аңа җиңеллек килмәде. Ул Хәниянең түзеп ятуына аптырады. Ниһаять, сабырсызланып:

– Мин синең баш очыңда мескенләнеп басып торырга тиеш идеммени? – диде.

Хәния җавабын көттеребрәк бирде.

– Йоклап кителгән ич, арылган…

– Һе, син арыган, мин арымаганмы?..

Хәния үз киеренкелегеннән чыгарга теләгәндәй җилкенеп алды.

– Берәү булса, йоклаган җиреннән күтәреп алып китәр иде, бер дә бәхәсләшеп тормас иде.

Ринат Хәниягә кырын гына карап алды. «Әллә көлә инде?»

– Берәү булса, әй-мәйләп тормас иде анысы, башлап үзе дәшәр, җайларга тырышыр иде.

– Сиңа нәрсә кирәк соң?.. Мин яныңда бит?..

Аның болай кырыс сөйләшүен Ринатның күргәне юк иде әле, тәнен керпе энәләре чәнчеп алган күк булды. Булган теләге бердән сүрелде. Ахырда стена ягына әйләнеп ятты, озак кына йокыга китә алмый азапланды…

Ринат, уйларыннан арынып, тузан сарган тонык тәрәзәгә карап торган җиреннән сәгатенә күз төшерде. Ун тулып килә иде. «Чәй эчәр вакытлары җиткән» диде, янә Хәниясенә кире кайтып. Бу вакыт аларның бухгалтериясендә бер кат чәй эчеп алалар. Шулчак, Ринатның уйларын бүлеп, бүлмәгә атылып диярлек, бөтерчек Зайцев килеп керде. Ринат берәр ЧП бармы әллә дип аптырап китте.

– Нәрсә, Толя? – дип сорады.

Зайцев, кече гәүдәсен олы, җитди кешеләр кыяфәтендә тотып, түргә узды.

– Бернәрсә юк, – диде дә контролёр кыз өстәлендәге телефонның номерын җыя башлады.

– Алло, алло! Склад? – Ул трубканы ялт кына икенче колагына күчерде. – Миңа Галяны бирегез әле! Нәрсә? – Аның йөзе бердән җитдиләнеп китте. – Кызый! Мине шаяртма син, со мной шутки плохи… Куркытмыйм, әйтәм генә. Кара әле, хәзер синең белән ни… ләчтит сатарга вакыт юк… Кайсы Галяны булсын, минем Галяны! Буш түгел? Кайда? Үзең алыштырып тор. Әйе, срочно! Яна, билгеле!

Шаярып сөйләшкән кызның тавышы ишетелми башлагач, Зайцев, бүлмә эчен айкап, як-ягына каранып алды. Күп тә көтмәде, янә телгә килде:

– Галя! Гал!.. Бу – мин. Менә нәрсә, бүген Серёжаны бакчадан үзең аласың. Без калабыз.

Бу сүзне ишеткәч, Ринат бик куанды, көлемсерәвен сиздерми генә Зайцевка карап алды.

– Димәк, кирәк! – диде Зайцев хатынына. – Кыскасы, син аңладыңмы? Әниләреңә икенче юлы барырбыз. – Ул кинәт авызын ерды. – Әйе, мин монда прописан… Ярар, сигезләргә көт. Пока…

Ринат чыгып барган Зайцевны канәгатьлек хисе белән озатып калды.

8

Әбәт тә җитте.

Күпләр, ашап-эчкәннән соң, берләшмәнең яшел зонасына, кояшлы җиләс һавага чыгалар. Кайберәүләр яшел чирәмгә сузылып кырын яталар, икенчеләре эскәмияләргә, агач төпләренә җайлашып утыра. Шахмат сөючеләр бер тирәгә җыела, домино сугучылар – үз төркеменә. Алар өстәлдәге фанер тактага дюральдән ясалган шакмакларын шак та шок бәрәләр.

Ринат, бер читкәрәк китеп, буш эскәмиягә килеп утырды. Кулында китапханәдән алган китабы. Исәбе май һәм һава басымы белән эшләүче насосларны күздән кичереп чыгу иде. Берничә битен караштыруга, домино уйнаучыларның тавышы колагына керде. Аптырагач, китабын ябып, янәшә-тирәгә күз салды. Ак халатлы контролёр кызлар парлап та, төркем-төркем дә аллея буйлап әле теге, әле бу якка салмак кына йөрүләрен беләләр. Кайберләре су бөркеп утырган фонтан алдындагы сибелгән чәчәкле мәйданчыкта – Мактау тактасы каршына тукталып, алдынгыларның фотоларына карый-карый, нидер фикерләшеп алалар да янә, паркка ял итәргә чыккандай, ашыкмый гына китеп баралар.

Шулвакыт цех капкасыннан Мулицын белән Якимов ялтырап килеп чыкты. Юл уртасына җиткәч, Якимов, пеләшен балкытып, як-ягына каранды. Ринатны күргәч, кул арадашына нидер әйтте дә мастеры янына юнәлде. Ринат «Юкка түгел бу…» дип уйлап алды.

Якимов, килә-килешкә ачыграк булырга тырышып:

– Иптәш мастер! Безне ярты сәгатькә генә җибәр әле! – диде һәм Мулицын ягына ым какты.

– Кая?

– Җиһазлар складында бер станок әрҗәсен бушатканнар. Такелажниклар белән килешкән идек. Шуны сүтеп, җыештырып кайтасы бар. Дача верандасына такта җитеп бетми.

– Ә реверс торып торамы?

– Әйттек бит, бездән тоткарлык булмаячак. Без тиз…

Ринат, сораулы караш белән:

– Ярар, карап карарбыз, – диде.

Якимов китүгә, китабын ачып укырга гына керешкән иде, янына өченче группа мастеры Фәезхан ага килеп утырды. Ул Ринат кулындагы китапка игътибар итте.

– Галим булырга җыенасың, ахры?

– Ә-ә… – дип, Ринат көлемсерәү белән чикләнде.

– Нәрсә, институт бетергәч тә грамыт җитмиме?

– Аның кайчан җитеп беткәне бар? Чиге күренмәгәч…

Фәезхан алай икән дигәндәй тынып калды. Аннары сүзсез утырудан тәм тапмый сорап куйды:

– Эшләр ничек бара соң?

– Әлегә түзәрлек.

Фәезхан түгәрәк, шадра битен җәеп көлгәндәй итте. Каш өстендә чикләвек кадәрле миңе тибрәнеп алды.

– Сезгә дә түзмәгәч, яшь кенә килеш… – «Әллә акыл сатарга тели инде». Җавап бирелмәгәч, Фәезхан, киңәш биргән сымак, сүзен дәвам иттерде: – Дөньяның гыйлемлеге – сабырлыкта, дигәннәр борынгылар. Шул җитсә – була ул. Тик хәзерге яшьләрнең күбесе бурычларын түгел, хокукларын күбрәк белүчән. Кайнарлар, тиз кабынып китәләр. Алар белән эш иткәндә, асубы чамаңны югалтмаска кирәк.

Ринат моны үгет-нәсыйхәт бирү дип аңлады да сүзне икенчегә борды.

 

– Фәезхан абый! Сез заводта ничә ел эшлисез инде?

– Җитәрлек. Кырык елдан артты. Сугыш чоры да, ачлы-туклы эшләгән чагы да эләкте… – Ул, нәрсәдәндер ризасызлык хисе кичергәндәй, тынып калды, каш өстендәге миңе янә кыймылдап куйды: – Инде мин пенсиядә булырга тиеш кеше идем…

– Ә нигә түгел?

Фәезхан ага авыр көрсенеп куйды. Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды, шадра йөзенә чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды да:

– Нишлисең бит, – дип телгә килде. – Дөнья булгач, төрлесе була икән. Минем дә синең кебек яшь чаклар бар иде. Көч-куәт җитәрлек. Акча кирәк чак. Әниләрнең налогын да, заёмын да түләргә булышасы бар… Авылдан килеп, шушы цехка кердем. Слесарь-полировщик булып. Вредность стажы бара, диделәр. Срогы унике ел. Түзәрмен, дидем. Әйбәт кенә өйрәнеп киттек. Бер өйрәнеп алгач җимертәбез генә. Кирәк чагында вакыт белән дә исәпләшмибез. Ул чагында күпне белгән булып «кәҗәләнү» юк иде, башкачарак сөйләштеләр… Кулда детальләр уйный, йөздән тирләр ага, планны икешәр нормага җиткерәбез. Кәртечке тегендә… – Ул, башын кагып, берләшмәнең Мактау тактасына ишарәләде. – Без – ярыш алдынгылары! Бүләкләрне биреп кенә торалар, значоклары да калмый. Хәтта медален дә тактылар… Анысы ярый, күңелне үстерә белгәч. Хезмәтеңнең әҗерен күрү – бәхет бит ул, аңлаган кешегә… Көннәрнең берендә, вредность срогы тулып, бер елын арттырып та эшләгәч, мине өлкән мастерым Вәлиәхмәтов – озын гына буйлы, гел аска карап йөри торган кеше иде – бүлмәсенә чакырып алды.

Бу мине үзенә смена мастеры булып күчәргә кодалый. Мин ризалаштым. Эшләр тәгәри генә безнең. Премиясен дә алабыз. Гел дә шома гына барды дип тә булмый, билгеле. Нишлисең, түздек. Главный, булсынга эшләдек. – Ул эчке бер мактану кичергәндәй булды. – Ярышта үз егетләрең җиңеп чыкканда, сиңа да күңелле. Шулай, гомер дигәнең үз мәшәкатьләре белән уза торды. Яшь кенә кызларым, улларым берсе артыннан икенчесе үсеп җиттеләр. Мөстәкыйль эшли башладылар. Мин инде, илле биштән пенсиягә чыгам дип, сөенеп йөрим. Вакыты җиткәч, көймәм комга терәлде дә куйды.

– Ник?

– Ник шул менә! Бөтен хикмәт шунда. Еллар уза төшкәч, элекке кешеләр алышынды, яңалары кенәгә ачып карыйлар да, ул вакытта сезгә дөрес аңлатмаганнар, монда вредность полировщик һөнәренә генә бар, слесарьга каралмаган, диделәр. Сез моңа кадәр слесарь-полировщик булып исәпләнгәнсез, «слесарьлык» эшенә кергән вакыт чигерелеп ташланырга тиеш, диделәр. Гомер узгач, технологияләр актарып, безнең эшкә слесарьлыкка күпме вакыт киткәнен кем исәпләп йөри? Тагын эшлисе булгач, кул селтәдем. Инде олыгайгач, ул эшкә кире кайтмадым. Горурлыгым кушмады… Еллар буе өметләнгәнем бер ахмакның ялгышы, сүзен вакытында аңлата алмавы аркасында җилгә очты.

«Бер ялгышлык гомерлек газапка да әйләнергә мөмкин», – дип уйлады Ринат, үзенчә нәтиҗә ясап.

Фәезхан ага, зәңгәр күккә башын сузып, кояш нурларына тын гына оеп утырган карт топольләргә карап алды. Бу минутта алар, мамыкларын очырудан туктап, көз алдыннан сабыр гына көч җыялар иде.

– Ярар инде, – диде Фәезхан, кәефен төшермичә. – Саулык булсын. Пенсиягә чыгып та әллә кая барасы юк…

Шулчак домино сугучылар арасыннан берәү, шакмагын каты гына шапылдатып: «Кәҗә!» – дип сөрән салды. Шуны гына көткәндәй, егетләр, вакыт чыкканын искәреп, дәррәү урыннарыннан кузгалдылар, гәпләшә-гәпләшә цехка уздылар. Алар артыннан Ринат белән Фәезхан ага да атлады…

Күп тә үтмәде, моторларга гөрләп җан керде. Эшче егетләр, дәртләнеп-дәртләнеп, пневмочүкечләрен автомат аткандай тыкылдаттылар.

Бу план өчен барган «штурм» иде. Ринат бермәлгә үзен шул штурмның кыл уртасында тойды. Моның бар яктан да үз язмышына бәйле көрәш икәнен аңлаган хәлдә, үзен ничек тә сынатмау, эшен аклау теләге белән янды. Шулчак эшләнми яткан реверсларга күз ташлап пошынып куйды. Якимов белән Мулицын кайтып җитмәгәннәр иде. Вакыт узганга борчылып, үз-үзен тиргәде: «Җүләр түгел диген. Тот та әрҗә ватарга җибәр… Начальник, группага кереп: «Кая макетчикларың?» – дисә, ни диярмен? Сорагач, җибәрмәсәң дә яхшы түгел…»

Ул реверслар янына килде. Егетләрнең кирәкле инструментлары өстәлләрендә тәртипсез аунап ята иде. Якимовның саклык күзлеге тузанлы шлемы өстенә кырынаеп төшкән. Бөгү рычагы яман тештәй калкып тора. Хәрәкәтсез яткан һәрнәрсә үзенә кул тигәнне көтә иде.

Бу минутларда Якимовның куллары әле ломны, әле кадак суыргычны уйнатты. Озын-озын кадаклар, бирешергә теләмичә, сызгыра-сызгыра ыңгыраштылар. Такталар шатыр-шотыр килде. Ул Мулицынга әледән-әле: «Әйдә, тот!..» – дип тукуын белде. Бушаган такталар, җил-җил уйнап, бер аулак почмакка өелә бардылар…

Ринатның игътибарын стена кырыендагы тимер тумбочкада клёпкалар белән ялганган сынык тарак җәлеп итте. Ул Якимовның пеләше артында калган берничә бөртек чәчен тарый торган тарагы иде. Ринат башын чайкап куйды: «Өч йөздән артык акча эшләп, таракка утыз тиен кызган инде… Эш сыйфатына бәйләнгәч: «Нинди норма – шундый форма», – диюе юкка гына түгел, ахрысы. Комсызлык чире йоккан. Бер мәртәбә: «Нигә өйләнмисез?» – дигәч, «Аерыла калсаң, байлыгыңны аңа өеп калдырыргамы?» – дип кенә җибәрде…

Якимов белән Мулицын һаман әле кайтмыйлар. Ринат, аптырап, пролётка чыгып карады. Тегеләр күренмәде. Борылып керим дигәндә генә, ниһаять, чаттан килеп чыктылар.

– Сез нәрсә? – диде ул, ачуын көчкә тыеп. – Ярты сәгатькә дип киттегез дә…

Якимов, гафу үтенгәндәй, кулларын күкрәк турына куйды:

– Әз генә соңардык, сез борчылмагыз, без үзебезнекен эшләргә өлгерербез, – диде.

– Сездән соң да күпме эше кала әле аның…

Егетләр дәшмәде. Якимов артыннан сүзсез генә ияргән Мулицынның җилфердәгән буш чалбар балагы тез артыннан кадакка эләгеп ертылган иде. Алюминий чыбык белән «тегелгән» җөй уңга да, сулга да чайкалып барды.