Асыл ташлы муенса

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Асыл ташлы муенса
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

© Татарстан китап нәшрияты, 2015

© Гарипова Т. Х., 2015

© Ногманов И. Г., тәрҗ., 2015

* * *

Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй
(Роман)


Беренче китап[1]

Беренче бүлек

 
Иртәнчәкләй торып, тышка чыксам,
Мөгри-мөгри килә Бөйрәкәй.
Бөйрәкәйне сауган шул кызны уйлап
Өзелә шул минем үзәккәй…
 

– Аптыраттың әле син, Мәдинә, – Гөлбану әллә төтеннән, әллә моңнан яшьләнгән күзләрен кызына төбәде, – кемнән отып алдың син бу җырны, ә?!

– Әллә тагын… – Кыска гына күлмәк кигән какча гәүдәле кыз урыныннан сикереп торды, нәзек кенә беләкләрен, беләкләре кебек үк нечкә аякларын тирә-якка болгап, күнегүләр ясый башлады: – Бер, ике, өч!

– Ипләп, энеләреңне уятырсың! Ай, ата Габидә!..

«Ата Габидә» димәслек тә түгел иде Мәдинәне шушы минутта: нәкъ малайлар кебек. Менә кызларга гына хас шаянлык белән очкынланган шомырттай күзләре һәм яңа туган айдай сызылып киткән кашлары булмаса, кем ышаныр иде икән аның кыз бала булуына?

Гөлбану мич буена чүгәләгән җиреннән торгач та кызына һаман текәлеп каравында булды: тал чыбыгыдай нечкә үзе, эчендә җаны ничек тора, ә тавышы, моңы… Шушындый моңның гап-гади бер баладан чыгуына ышанырлык та түгел.

Гөлбану үзалдына тирән көрсенде дә чөйдәге кыска тунына үрелде:

– Фермага китәм инде мин, балам. Күмер төшкәч, казандагы суны самавырга салырсың. Кайнап чыкса, басып куй – мин озакламам. – Әнисенең соңгы сүзләре инде чоланга чыккач ишетелде: – Абзарны карап тор – сыерның суы киткән бүген! Энеләреңне күзеңнән югалтма – самавырга пешмәсеннәр!

Мәдинә исә, әнисе әйтмәсә дә, сыер янына чыгарга гына тора: бозау дөньяга киләчәк бүген! Мәдинә аңа Бөйрәкәй дип исем кушачак. Әлеге җырын да бит ул шуңа җырлады.

* * *

Иңбашына бишмәт салган, аягына әнисенең тирән галошын кигән Мәдинә абзар ишеге төбенә җиткәч куркыбрак калды. Эчтә өзек-өзек мышнап тын алган тавышны ишеткәч, тагы да ныграк каушады.

– Билдәш! – Үз исемен ишетү белән гадәттә мөгрәп куя торган сыер бу юлы эндәшмәде. – Билдәш, сиңа әйтәм! – Мәдинә, әллә салкыннан, әллә дулкынланудан тыңлаусызга әйләнгән бармакларын көчкә кыймылдатып, ишекнең бавын чиште, сак кына басып, түргә, сыер яткан якка узды. – Билдәшкәй…

Билдәш янә тавыш бирмәде. Мәдинәнең, әлбәттә, сыер бозаулаганын күргәне бар, тик анда, фермада, әнисе, башка өлкән кешеләр була. Өйдән чыкканда бозаулап яткан сыерны күреп, болай каушармын, куркырмын дип уйламаган иде ул. Мәдинә сыер тизәге белән сыланган, хәзер инде төрле-төрле җирдән кубып төшә башлаган читән абзарның ярыгы аша эчкә карады. Аның күзләре туп-туры сыер күзләре белән очрашты. Йа Рабби… Хайван күзләренә чыккан өнсез газап менә-менә шартлар да гүя күзе белән бергә атылып чыгар төсле. Йа Ходай, ярдәм итә күр Билдәшкә! Мәдинә йөрәге дерт-дерт типкән килеш эчкә үтте һәм Билдәш янына чүгәләде:

– Тәңрем… Аллам… Ходаем!.. – Билдәшнең хәлен җиңеләйтә торган догалар булса, шушы минутта Мәдинә аларның меңен берьюлы кабатлар иде. – Әни, әнкәем… Әни! – Ул хәзер фермага йөгерер иде, Билдәшне бу хәлдә ничек ташлап китсен?!

Өстенә каплаган бишмәте күптән инде шуып төшеп күлмәкчән калган кызыкай, кинәт бер катгый карарга килгәндәй, гәүдәсен турайтты, аннан ашыкмый гына, әнисенә охшатырга тырышып, әкрен басып, сыер янына килде дә тулгак газабында тартышкан җан иясенең арт санына кулын салды. – Билдәш, җаным, әйдә инде, тырыш!

Печән җитмәүдән күтәрәмгә калган сыер авыр бозаулады. Мәдинә терсәгенә тиклем канга буялып, сыерга бозауларга булышты. Бозауның арткы тояклары карыннан аерылганда, Мәдинә, үзе дә хәлсезләнеп, аркасы белән туң җиргә чалкан төште. Сыер урыныннан торырга маташып карады, ләкин көче җитмәде, кире ятты, аннан, мөгрәп, бозавын күрергә теләп, башын артка борды.

– Хәзер, сабыр ит… – Мәдинә канлы-сүлле юеш җан иясен ничек итсә итте, әнисе алдына салды. – Әниең ул синең, бозаукай, әниең…

Билдәш ач хайван комсызлыгы белән бозавын ялаган арада, бер кочак печән күтәреп, Мәдинә өйгә керде дә сүрелгән учакның җылысы төшкән урынга шул печәнне түшәде.

– Апай… – Уянып, мыгырданырга уйлап яткан энеләренә боерулы тавыш белән:

– Тыныгызны чыгармагыз! – диде дә тагы тышка атылды. Хәзер үк өйгә кертмәсә, бозау бит өшер, туңып бетәр. Мәдинә үзенең җилкәсеннән шуып төшеп калган бишмәтен табып бозауны салды да, баласы артыннан кузгалырга маташкан Билдәшнең йөрәкне әрнетеп мөгрәвенә карамый, теше-тырнагы белән көчәнеп, бозау яткан бишмәтне өйгә таба өстерәде…

* * *

Кич булды. Мәдинә, дәреслекләрен алып, учакта янган утка якын килеп утырды. Гөлбану мич алдында, бүкән өстенә тас куеп, көл суында Мәдинәнең, үзенең керләрен юа. Ут аның озынчарак нәфис яңакларын, куе керфекләре арасыннан томрап торган күзләрен яктырта. Матур шул Мәдинәнең әнисе, яшь.

– Әни, хәзер сиңа ничә яшь ул?

Гөлбану авыз чите белән генә көлемсерәде:

– Әниеңнең яше нигә кирәк булды, кызым?

– Болай гына, – Мәдинә, җылыда изрәп йоклаган бозауны уятудан куркып, шыпыртын гына сөйләүгә күчте, – мин туганда сиңа уналты гына яшь булганмы ул, әни?

– Шулай гына иде шул, балам.

– Уй! – Мәдинә кинәт тетрәнеп, күзләрен йомды. – Ә мин, әни, кияүгә бер дә чыкмаячакмын!

– Һы… Кызык икән…

– Әни, әтием… Ул кайтса… – Мәдинә кинәт үз уеннан үзе оялгандай тотлыкты.

– Нәрсә… әтиең?

– Болай гына… Ул кайтса, сиңа кыен булмас иде дигән идем…

– Сиңа түгел, безгә диген…

– Бозаукаебыз матур, әйе бит, әни? – Мәдинә әтисе турындагы сүзне тиз генә икенчегә борырга тырышты. Әнисеннән ул бөтенләй икенче нәрсә: «Нигә син Урыс Һашимга кияүгә чыктың?» – дип сорамакчы иде.

* * *

Читкә какканын хәтерләми Мәдинә әтисенең. Эчүен эчте. Әле ул чакта, сугышка тиклем, авылда салгалаган ирләр булса да, Һашим кебек котырганчы эчеп йөргәннәре юк иде. Базаргамы, он тарттырырга барсынмы – Һашимның аек кайтканы булмады. Шуңа күрә дә авылдашлары ике Һашимның берсенә «Урыс» кушаматы такты. Икенче Һашимга тигән кушамат та шәплеккә шәп түгел: У…к Һашим.

Ләкин Мәдинә дә әти булган кешесенә Урыс Һашим диюләренә гарьләнә. Бу исем аның әтисен ничектер ят итеп күрсәтә сыман. Әтиләренә шундый исем таккач, балаларына ни димәсләр? Мәдинә башта оялды, аннан гарьләнде, соңыннан кирәк-кирәкмәгәнгә кимсетелмәс-хурланмас өчен кыргыйланды, илгәзәк табигатьле, ачык күңелле кыз баладан кырыс, чая үсмергә әверелде. Сугыш та бит әнә күпләрне бөкте. Элек күршесенә сәлам бирмәгән кайберәүләр хәзер кереп шуның чәен бер эчеп чыгар өчен генә дә бит йөз суын түгә.

Мәдинәләр дә артык тук яшәмиләр дә бит. Иншалла, сыер бозаулады. Мәдинә моңа кадәр дә савыт күтәреп күршеләренә йомышка бик йөрмәде, моннан соң инде ул бөтенләй чыкмаячак. Бик кирәк булса, әнә, әнисе Җантимере белән Биктимерен йөртсен. Алар, ике күпкән корсак, ашаудан башка бернигә ярамыйлар. Әнисе шуларны, кич булса иркәләп туймагандай, әле берсен, әле икенчесен тупылдатып сөя, әллә нинди колакка ятышсыз иркә сүзләр әйтә. Ә менә Мәдинә бары тик мал балаларын гына ярата. Идәндә йоклап яткан әнә ул бозаукай булмаса, өйнең ни яме булыр иде? Мәдинә үссә, абзар-курасын тутырып мал асрар, ә инде элегрәк туса, көтү-көтү атлары Каратау сыртын иңләп йөрер иде. Әйе, әйе, менә шулай бай булыр иде ул! Үзенең силсәвит Ихсанбайныкы кебек кара айгыры, кулында камчысы булыр иде.

Кара айгыр дигәч, Мәдинәнең хәтеренә кылт итеп тагын Ихсанбай килде. Үз гомерендә кешенең җанына тиеп, тынын бугандай яши торган бәндәләр бар бит ул. Шуларның берсе – әтисе, Урыс Һашим. Ярый анысы сугышка китте. Кем белә, бәлки, Алланың рәхмәте төшеп, кайтмас та әле. Икенчесе – Ихсанбай, анысы күз алдында. Сугышка үпкәсе чирле булганга алмаганнар диме шуны… Үзе болай чирлегә дә охшамаган, бурсык маен эчә торгач, бурсыктан болайрак симергән. Аны нигә шултиклем күралмаганын Мәдинә үзе дә төшенми. Бу оятсыз кешенең итләч битенә кысылган зәңгәр күзләренең Мәдинәгә пешерердәй итеп каравымы, корсагын киереп, хатын-кызлар шикелле вак-вак басып йөрүеме – өзеп кенә ни дә булса әйтерлек тә түгел. Хәтта аның ябык озын буйлы, турсык бите өчен үтә бәләкәй уелган авызлы, юка иренле, кечкенә борынлы хатынын да өнәми Мәдинә. Шул борынга – борын рәвешен бирердәй нечкәлекләрне башкарып тормый ябыштырылган орыдай борынга – иренсез генә уймактай авызга көлү бер дә килешми. Ә ул, Сәбилә, шуны һич төшенми, туктаусыз көлә. Көлгәндә йөзе «Куегызчы әле, мине нигә газаплыйсыз инде?» дигәндәге кебек, кызганыч булып тартыша.

Дөресен әйткәндә, Мәдинәне күрсә, монысы да кинәт үзгәреп китә. Төссез күзләренең угын кадамыйча үтми…

Әнисе эштән кайткач, җай чыкканда шушы хакта белергә дә тырышып караганы бар аның:

– Әни, Ихсанбай кем ул?

Әнисе, башта каушабрак калган кебек булса да, җавапны кыска тотты:

– Нигә, Ихсанбайның кем икәнен белмисеңмени? Силсәвит бит…

– Беләм…

– Белгәч…

– Әни, ә нигә ул мине күралмый?

– Кем әйтте аны? Ихсанбай үземе?

– Беркем дә әйтмәде, үзем беләм.

– Һы… – Гомергә ашыккан, гомергә бушамаган әнисе бу юлы да тезгенне кыска тотты: – Кирәкмәгәнне төпченгәнче, әнә энеләрең торуга тамакларына юнәт.

– Шулар аркасында мин мәктәпкә йөри алмыйм!

 

– Мәдинә! – Әнисе артыннан ишек ябылды.

Йөрәген кара мәче кебек тырнаган сорауларын күкрәгенә кысып, Мәдинә идән уртасында торып калды. Юк! Әнисеннән сорап берни белерлек түгел! Һичбер сорауга җавап табармын димә! Сәер кыланмышлары бар шул әнисенең. Мәдинә бит энеләре турында соңгы минутына тиклем белмәде. Эскәмиягә чатырдатып тотынган хәлдә:

– Кызым, Фәүзия инәеңне[2] генә алып кил әле?! – дип ялварды әнисе.

Әйе, әйе! Коеп яңгыр яуган төндә Мәдинә гомергә бер бусагасын атламаган өйнең тәрәзәсен шакырга мәҗбүр булды.

Әнисенең тагы бер кыланышын аңлый алмый ул: әтиләреннән хат килсә, агарынып китә, төсе кача. Хатны ашыгып-ашыгып ача да укымый кесәсенә салып куя. Укый башласа, кәгазьне күзе белән тишәрдәй булып, Җантимер белән Биктимергә кагылышлы юлларны эзли. Мәдинә дә бит шунда карап тора, әнисе өчен ул юк кебек.

Берчакны Мәдинә түзмәде. Әнисенең сырмасы кесәсеннән өчпочмаклы хатны алды да тәрәзә янына килде. Башта әтисе бөтен күрше-күләнгә сәлам юллаган булып чыкты. Сәламен «күптин-күп, чуктин-чук» дигән сүзләр белән бизәкләп тә җибәргән. Беркемнең дә бу рәвешле сөйләшкәнен ишеткәне юк Мәдинәнең: тикмәгәме аның әтисен Урыс Һашим диләр? Бу хәлдән ул шундый нәтиҗә ясады.

Әтисе шуннан мал-туарга күчкән, печәннең җитү-җитмәвен сорашкан. Өшисездер инде, дип кайгырган. Мәдинәнең йөзенә мыскыллы елмаю чыкты: «Бахыр… Үзең монда чакта печән әзерләп, утын кисеп кинәндердең шул». Җаны көеп, алга таба укымыйча хатын кире сырма кесәсенә тыгарга торганда, аның күзенә «малайлар» дигән сүз чалынып калды. «Теге маңкаларны сораша бит бу!» Мәдинә хатка текәлде: «Малайларны яхшы кара, – диелгән иде анда, – кайтмый калсам, токымымны дәвам итәрләр, үскәч, үзеңә таяныч булырлар. Мәдинәбез ул бит инде кыз кеше. Кеше баласы. Их, Гөлбану, сугышка тиклем тормышның кадере нигә беленмәгән икән?!»

Алга таба укып тормады Мәдинә: әтисенең сугышка тиклем нинди булганын ансыз да белә ул, ә менә үзенә кагылган сүзләрдән тәне чемердәде, тыны кысылды: кеше баласы! Дөрес, бер яктан, ул үзенең Урыс Һашим баласы булмавына сөенә дә, икенче яктан, әтисез булырга көчек түгел лә инде ул. Теге чакта ук әнисеннән шуны сорамакчы иде – сөйләштереп буламыни аны?

* * *

– Насыйбуллиннар шушында торамы? – Бәләкәй генә өйне суык болытына тутырып килеп кергән өч ир Мәдинәгә, әкияттәге төсле, җир астыннан калыккандай тоелды. Суык болыты таралгач кына Мәдинә аларның йөзен төсмерләде: бәй, алдан килеп кергәне генә таныш түгел икән. Берсе боларның Ихсанбай да, икенчесе – идарәдә төймә тарткан Ишмәмәт. Чын исеме шуның Ишмөхәммәт шикелле дә. Башкалар Ишмәмәт дигәч, Мәдинә дә шулай ди… Ә теге таныш түгел агай аягына купшы ак пима кигән, кулында папка. Ул, шул ак киез итекләрем пычранмасын дигән кебек, бозау яткан җиргә карап-карап куя.

Мәдинә бу чакырылмый килгән, сәламсез кергән кунакларга ни дә булса эндәшергә өлгермәде, баягы ак киез итекле ир үзе сүз башлады:

– Насыйбуллиннарның син кеме буласың, сеңелкәш?

Сорау Мәдинәгә кызык тоелды:

– Мин, ни, Насыйбуллиннарның бертуган кызы булам.

Ят ир-ат төшенмәде, гәүдәсе-ние белән борылып, юлдашларына карады:

– Как, туйыс, бертуганы, туйыс, кызы?

Ишмәмәт ашыгып моңа ярдәмгә килде:

– Ни бит, Мәдинә, без бик җитди хөкүмәт эше белән йөрибез. Безгә, ни, срочно әниең… Гөлбану кирәк, әйе!

– Әнием ни… эштә. Савым вакыты бит!

Киез итек кигәне, тавышын көрәйтә, гәүдәсен турайта төшеп, янә юлдашларына борылды:

– Кызның әнисе… туйыс, Насыйбуллина, безгә бит постольку поскольку гына кирәк! Әйе. Монда өйнең хәзерге хуҗасының, туйыс, Насыйбуллинаның личносы ни причём! Әйе. Так что, иптәшләр, ялгышмагыз: мәсьәләгә конкретно, по-деловому карагыз! Әйе!

Ихсанбай үз чиратында Мәдинәне көйдергеч карашы аша үткәрде:

– Шулай, шулай! Йортның төп хуҗасы фронтта!

– Ни бит, сеңелкәш, – Ишмәмәт баскан җирендә таптанып алды, – Насыйбуллин Һашим Хаҗиәхмәт улының, – папкасыннан ул бер кәгазь чыгарды, – үзе сугышка киткәндә… түләнмәгән салымы калган булган. – Шуннан ул йокысыннан уянып кыймылдаша башлаган балаларга карады да туктап калды.

Түшәкләренә торып утырган малайлар Ихсанбайның да игътибарыннан читтә калмады, тик нигәдер төсе бозылды:

– Әйе. Әтиеңнең түләп бетермәгән салымы калган. Шуның күләме хәзер… күпме әле, Ишмөхәммәт агай?

Ишмәмәт янә баскан җирендә таптанды.

– Хәзер… тучнысын әйтәм. Тучнысы: бер сыер!

– Сыер?! – Мәдинәнең аңына әле ишеткән сүзнең асылы барып җитми, мәгәр үзенә, менә бу ике җанга, тагын идәндә бер хәсрәтсез йоклап яткан әнә ул бозауга, әнисенә коточкыч куркыныч янаганын шунда ук төшенде. – Сыер…

Каршысында торган ирләрнең кайсысыдыр «Бурыч. Хөкүмәт. Төрмә» дигән сүзләрне әйтте. Ә Мәдинәнең күз алдында шулчак сакал-мыек баскан, эчкәннән шешенгән йөзле әтисе килде. Ул! Киткәндә дә балаларының ризыгын урлап киткән! Өч көнлек бозау янында торган Мәдинә йодрыкларын төйнәде, күкрәген ярып, иреннәрен көйдереп, әтисенә рәнҗүе бәреп чыкты:

– Дөмексәңче шунда, Һашим…

«Егетләр ат алып килгән, чыктык». Бу сүзләрнең мәгънәсе Мәдинәнең миңгерәүләнгән зиһененә барып җитмәде, аны бары тик әче итеп кычкырган әнисенең тавышы гына асылына кайтарды:

– Нишлисез?! Ерткычлар, кансызлар! – дип өзгәләнә иде ул тавыш. – Алыгыз! Җанымны алыгыз! Балаларымны асрый алмагач, ул җанның миңа нигә кирәге бар?!

Ул арада Гөлбану атылып өйгә керде, кычкырыштан куркынган малайларын утын шикелле итеп кочаклады да кире тышка йөгерде:

– Алыгыз, боларын да калдырмагыз! Ачлыктан тилмерешеп ятып үлгәннәрен күрмәм, ичмасам… Бозауны да… Билдәшнең бозавы-ы-ы… – Гөлбану янә өйгә ташланды, бозауны күтәреп алып чыкты да, малайларын болгап аткан кебек, бозауны да боларның алдына ташлады.

Ул арада җыелган күршеләре арасыннан кемдер Гөлбануның үзен тотты, кемдер игезәкләргә ябышты. Кемдер юатты, кемдер әрләде…

Әнә Билдәшнең мөгезенә бау тактылар, чананың тәртәсенә бәйләделәр. Мескен сыер туктаусыз артына каерыла, дүрт аягы белән карышып тарткалаша, мөгрәп акырган бозавын калдыра алмый, җан тетрәткеч тавыш белән кычкыра…

Мәдинә һуштан язар дәрәҗәгә җитте, Билдәш тирәли купкан ыгы-зыгыга карап катты. Сыер китте йорттан. Кот китте. Инде аларның савыт-сабасы беркайчан да сыер сыена сыланмас, иртәнге һаваны зыңгылдатып, сыер җилененнән савытка сөт акмаячак, кичке тынлыкны көтүлектән йөреп кайткан тук сыерның җиңелчә уфылдап куюы тутырмаячак, ә бозаукайның иреннәре иркә бер комсызлык белән әнисенең җилененә төртелмәячәк…

– Туктагыз! – Боерык кебек яңгыраган әче тавыш барысын да сискәндереп, артына әйләнеп карарга мәҗбүр итте. – Туктагыз… – Мәдинә бозауны җилтерәтеп китереп чанага салды. – Сыерны алгач, бозау да китсен, бозау киткәч, мин дә китәм.

– Балам… – Әнисенең үзенә эндәшкәнен ишетте Мәдинә, ләкин артына әйләнеп карамады: аның ихтыярыннан тыш, үзләреннән-үзләре ургылган яшьләрне ул беркемгә дә күрсәтмәячәк…

* * *

Сыер киткәннән соң, мәет чыкканнан да яманрак, тынычсызрак калган өй эчендә чикерткә чырылдый. Игезәкләрне күршесе Маһинур алып кайтты. Кеше кайгысын, кеше гамен җиңеләйтер өчен генә яратылган кебек шул хатын. Кеше яраткангамы, Ходай үзен дә ярата: илдә кытлык, йортлардан бәрәкәт киткән, ә ул гөрләтеп ике сыер сава. Шунысы гына кыен: күп сөйләшми. Ә Гөлбануга бүген соңгы өч елда җыелган хәсрәтләрен сөйләр кеше кирәк. Чарасызлык биләде аның тормышын. Язмышның каты кулы бугазыннан буып тотып алды. Әнисенә таяныр иде – мәрхүмә иртә китте дөньядан. Әтисен ул бөтенләй хәтерләми. Әнисенең, бу авылга читтән килгән кешенең, нәсел-нәсәбе дә юк. Шуннан инде ярдәм, киңәш сорап барырдай кеме булсын Гөлбануның? Әгәр тагы Ихсанбайга барса? Бәлки, ул бүгенге адымын районнан килгән кешедән уза алмый гына ясагандыр? Ул да бит хөкүмәт кешесе. Алай дисәң, шул Ихсанбай аркасында кичергәннәр аз булдымы? Җелегенә үтмәдеме? Теге чак, кызын ФЗӨгә алып китәргә йөргәндә, ярдәм итте дә бит, ләкин нинди хакка? Гөлбануның кызы өчен куркып аңгы-миңге йөргән чагында теге ике кыз тәрәзә чиертмәгән булса? Хәзер, вакыт үткәч, хөкем чыгаруы ансат та ул, ә ул чакта?

Ул кич, ул төн… Тәрәзә чиерттеләр. Ишекне Гөлбану үзе ачты. Тәрәзәдән төшкән сүрән генә яктыда Гөлбану ике какча гына, ябык кына сынны шәйләде.

– Апай, безне фатирга кертмәссеңме икән?

– Кемнәр буласыз үзегез?

– Без, апай, ерактан, Магниттан киләбез…

Гөлбану хәлне шунда ук аңлады: качкыннар. Кертсә, үзенә кыен, кертмәсә… Юк-юк…

– Әйдәгез…

Түр якка үтә башлаган кызлар артыннан балавыздай сап-сары итеп кырып юылган идәндә пычрак катыш канлы эзләр калды.

– Балакайлар… – Гөлбануның аптырашлы карашы кызлар кигән ботинкаларга төште – аяк киемнәренең табаны юк иде.

Кызларны Гөлбану тагы ике көн яшереп яшәткәч кенә озатты. Аларга иске галошлар табып алып кидерде. Кызларны озатуга бер ай дигәндә, бәла үз башына килде: ФЗӨгә җибәрелергә тиешле исемлекнең иң башында аның Мәдинәсе тора. «Бәләкәй бит әле ул, яше җитмәгән!» – дип, Гөлбану тавышланып, елап йөреп карады – тыңларга да теләмәделәр. Ахырда ул Ихсанбайның, ат эчерергә чыкканын каравыллап торып, каршысына чыкты. Гадәттә, Гөлбану яхшырак киенеп урамга чыкса, Ихсанбай хатыны тәрәзә пәрдәләрен җәһәт кенә тартып куя. Берәр җиргә киткән чагы булды микән Сәбиләнең – бу юлы ул-бу тоелмады.

Ихсанбай, гадәттә, атын кеше су алган коедан байтак югарыда эчерә. Кое янында туктап тормастан, Гөлбану да елга үренәрәк китте.

– Күрше су юлын ялгышкан түгелме?

Гөлбану Ихсанбайның тел төбен аңламамышка салышты:

– Миңа бит ни… мунчага елга суы кирәк.

– Кияү керткәнсеңдер дияр идем, кияүгә мунчаны иртән иртүк ягалар.

– Сугыш күп нәрсәне бутады, Ихсанбай. Иртән дигәнең кич була, кич дигәнең иртән була.

– Әгәр бу буталулар синең белән минем файдага булса, хәтта сугыш та начар түгел, Гөлбану.

– Авызыңнан җил алсын, Ихсанбай!

– Алла-а… Шаяртырга да ярамый икән лә…

– Үзең күреп торасың: шаяру кайгысымы миндә?

– Ярдәм итәм мин сиңа, Гөлбану, тик…

Гөлбануның йөзендә аптырау катыш өмет кабынды:

– Чынлапмы, шаярмыйсыңмы?

– Чынлап, шаярмыйм, тик… хакын үзең беләсең…

Ихсанбайның мырылдау дәрәҗәсендә шыпырт кына әйткән сүзеннән Гөлбану колакларына тиклем кызарды. Ихсанбайның игътибарыннан, әлбәттә, бу кызару да, баеп барган кояшның кызгылт нурында аеруча нәфис күренгән Гөлбануның тән сызыклары да читтә калмады. Шәп инде, шәп Гөлбану, әйтеп бетергесез. Нечкә генә кыз чагында да бу тән аны татлы бер сагышка сала иде, хәзер дә, хатын булгач та. Аның Сәбиләсендә шушы хатын матурлыгының, һичьюгы, яртысы гына булсачы… Су үренә бу хатынның нигә килгәнен шунда ук төшенде, әлбәттә, Ихсанбай. Исемлекне дә бит ул үзе төзеде. Белә ул Мәдинәнең яше җитмәгәнен. Бөтенесе дә дөрес бара, Ихсанбай уйлаганча. Һашимның Ихсанбайга һәрчак бүре күзләре белән караган чандыр каракаен кайталмастай җиргә озатканда да начар булмас иде дә, ул чагында Гөлбанудан күңелен биздерәсе була. Ә авызына үзе килеп кергән сары майны кайсы ирнең йотмый кире төкергәне бар? Бер сөйгәнем аркасында алтмыш сөймәгәнне сөярмен, дигәннәре шул, ахры…

Йөзеннән шул елмаюы китмәгән хәлдә, Гөлбану чиләкләренә иелде, Ихсанбай аның куш беләзек кигән йомры беләкләренә, изүеннән күренеп торган шома муенына, күлмәк аша да үзенең тыгызлыгын сиздергән күкрәкләренә дикъкать белән каравын дәвам иткән хәлдә пышылдауга күчте:

– Бүген кич… Шушында көтәм!

* * *

Ул кичне Гөлбану капма-каршылыклы хисләр белән көтеп алды. Урык-сурык искән көчле җил кырдагы учакның сүнеп барган күмерләрен балкыткандай, Гөлбануның да исенә Ихсанбай белән бәйле төрле вакыйгалар төште. Кичке савым вакытында үзенең нәрсә эшләгәнен, кайсы сыерын сауганын-саумаганын үзе дә төшенмәде. Сәнәк сорап эндәшкән күршесенә – көрәк, көрәк сораганга чиләк тоттырганын үзе дә абайламады.

Хәтер, хәтер… Әнә ул, Ихсанбай, киртә арасыннан башын тыгып, Гөлбануны уйнарга чакыра. Кулында ике конфет. Шуның берсен яңа гына йокыдан тору аркасында чәче-башы тузган Гөлбануга суза.

– Кем билде?

– Әни.

– Миңа дамы?

– Сиңа да.

– Тәмлекәй…

– Ыһы… Бездә ишшү бар!

– Тагын биләсеңме?

– Ыһы. Тик син миңа кәләш буласыңмы?

– Булам.

Менә алар Акъелгада су керәләр. Елганың җәелеп киткән җиренә Ихсанбай җәлпәк ташлар ыргыта.

– Бер кәләш! Ә-ә, юк, икәү. Икәү, Гөлбану, икәү! – Малай шатлыгыннан үрле-кырлы сикерә, кызыкай ашык-пошык киенә башлый.

– Кая барасың?!

 

– Кайтам.

– Нигә?

– Шәп булгачтын, әнә кәләшләрең белән уйна!


Хәтер, хәтер… Әнә алар, Гөлбану белән Ихсанбай, бер парта артында утыралар. Мәктәпкә йөрткән букчаларында дәфтәр, китап, кара савытыннан башка тагы әллә күпме нәрсә бар. Ихсанбайныкыннан башлыча икмәк чыга һәм нәкъ ике өлеш. Гөлбануның да букчасы бөтенләй буш йөрми: кипкән корт, эремчек, талкан, шомырт, чия, җиләк… Әнисе җыйнак, пөхтә кеше булды. Башкалар ашаганда, балам авызларына карап утырмасын дигәндер инде.

Дәрес башланса, парта астыннан китә алыш-биреш, пыш-пыш килеш: Гөлбану – үз күчтәнәчен, Ихсанбай үзенекен суза. Бу икәүнең чамадан тыш татулыгын укытучы апалары өнәмәде шикелле: беркөнне дәрес вакытында икесен ике партага аерып утыртты. Шушы хәл аларның язмышын билгеләде. Ихсанбай, башын аска иеп, иренен канатканчы тешләп, Сәбилә партасына утырды, ә Гөлбану көтелмәгән хәлдән сүзсез калган килеш – Һашим партасына. Сәбилә шулчак ахирәтләренә тәкәббер, җиңүле караш ташлады, куанычыннан авызы колагына җиткән Һашим үзен-үзе белешми кул чапты. Тик шатлыгы озакка бармады Һашимның. Тәнәфескә чыгу белән, Ихсанбай Һашимның май чәчкәседәй елмайган йөзенә тукмактай йодрыгы белән кундырды. Тиктомалга, эндәшми-нитми китереп сукты…

Шушы көннән башлап ризык та йөртми башлады Ихсанбай.

Хәлле яшәгән Сәбиләнең үзенә тәмле-томлы сузуына да шулай ук карамады. Бишенче классны бетерүгә, Гөлбануның әнисе авырып түшәккә ятты. Гөлбану әнисе урынына фермага бозау карарга китте һәм шул китүдән мәктәпкә кире әйләнеп кайтмады.

Яшь кенә көе нужа баскан, эшкә җигелгән Гөлбану кичләрен соң ятты, таң белән үк торды. Яшьтәшләре белән клубка, утырмаларга да йөри алмады. Бердәнбер тапкыр Сабантуйга җыенган иде ул, анысы да…

Хәтерендә: әнисе сандыктан тасмалы күлмәк, укалы җилән, кызыл итекләр чыгарып алдына куйды.

– Кызым, инде зур үстең, шушыларны киеп бер йөреп кайт әле.

– Абау… Шушындый киемнәрең дә бармыни синең, әни?! Нигә бер дә күрсәтмәдең ул?

– Бәләкәй идең бит…

– Ә нигә үзең бер дә кимәдең?

– Әллә инде… – Үзе турында сөйләргә яратмаган әнисе бу юлы да бер сүз дә әйтмәде.

Гомерендә күрмәгән затлы киемнәр һушын алды Гөлбануның. Үзенең унбиш яшендә яшьтәшләреннән буйчанлыгы белән аерылып торган кызга итекләренә тиклем ятышлы булды. Балтырларының кунычы хәтта кысыбрак торгандай. Ә күлмәге… җиләне… Биле бик нечкә икән шул Гөлбануның. Кызлар тамчыгөл дип көләләр… Әнисе генә менә Гөлбануның чәчләрен үреп бетерә алмый мыштырдый. Юкка үзе тотынмады. Чулпыларына тиклем бар бит әле!

– Тизрәк үрче, әни, чәчемне!

– Кабаланма, халык яңа кузгала гына башлады.

Чәчен икегә аерып үргән, толымнарын калку күкрәге буйлап төшергән, тасмалы күлмәк, укалы җилән, биек үкчәле кызыл итек кигән Гөлбану көзгедән үз шәүләсен күргәч телсез калды: искитмәле сылу кыз икән лә ул! Әмма шулчак Шәһәрбануга әллә ни булды:

– Кызым, – диде ул шикле бер тавыш белән, – бу киемнәрне сиңа кидереп әллә ялгышам инде?

– Нишләп, әни?

– Әлләче… Йә, ярый. – Кайсы ананың баласының куанганын күрәсе килми. Шәһәрбану да йомшарды. – Хозыр-Ильяс юлдаш булсын инде үзеңә.

Сабантуй булган җиргә Гөлбану турыдан, үзләренең абзар артыннан гына чыкты. Әй шул елгы җәйнең ямьлелеге, байлыгы! Абзар артында үлән билгә җитеп үсеп, шау чәчкә атып утыра иде бит! Гөлбану үзе атлый, үзе елмая. Хәситәсендәге, чулпыларындагы, беләзекләрендәге тәңкәләр дә, бер-берсенә сүз кушып, чылтыр-чылтыр көләләр төсле. Их! Гөлбану бүген дөньясын онытып, онытылып бәйрәм итәчәк! Фермага аның урынына әнисе бара. Тик менә әллә нишләп ахирәтләрен көтмәде. Япа-ялгызы чыгып китте…

Озаграк җыенганмы – ул килгәндә Сабантуй шактый кызган иде. Кызлардан беренче күргән кешесе Сәбилә булды. Бала итәкләр салдырып, яңа күлмәк тектереп кигән киюен, әмма аның коры сеңердән торган тәненә һич кенә дә килешми шул: карачкыга кидергән капчык кебек асылынып тора. Гөлбануны күргәч, төсе бозылып китте бит әле моның. Кәеф шәп чагында нигә әле моны бераз ирештереп алмаска?

– Сәлам кызларның асылына! – Гөлбануның сәламеннән Сәбиләнең тире белән сөяктән торган юка йөзе тартышып, агарып китте, үзе шулай да сер бирмәскә тырыша:

– Сәлам.

– Көрәш кайсы җирдә, ахирәт?

– Мин дә шунда барам бит…

Әйе, әйе… Көтмәгән Сәбилә Гөлбануның бу дәрәҗәдә киенеп килерен, уйламаган. Гөлбану бу тәкәббер килбәтсезнең кикриген бер шиңдергәч, кирәген биргәнче шиңдерергә булды:

– Ихсанбай көрәшә микән?

Сәбилә капыл күтәрелеп Гөлбануга карады, Гөлбану аның күзләренең кызарып шешенгәнен шунда гына абайлады.

– Гөлбану… – Сәбилә аннары сүз таба алмагандай тотлыкты, – мин сиңа әйтермен дигән идем… Без бит Ихсанбай белән…

Гөлбануның да аны тыңлап бетерергә көче җитмәгәндәй булды, йөрәгенең нидер сизенеп дөп-дөп тибә башлавын җиңәргә тырышып көлеп җибәрде:

– Нәрсә? Ихсанбай дисеңме? Сиңа гына әллә кем бит ул! – Гөлбану үзе көлә, ә үзенең тавышы бер дә табигый чыкмый. Кешеләрне үзенә әйләнеп карарга мәҗбүр иткәнче көлә-көлә, Сәбиләдән аерылып, мәйданга җыелган халык эченә кереп китте Гөлбану.

Алан гөр килә. Чабышка әзерләнгән малайлар дәрәҗә саклап ат өстендә утырып торалар. Атка менгән ир-атның холык-фигыленең үзгәрүен элек тә күзәткәне бар Гөлбануның, ә инде аларның ярышка әзерләнгәннәре чамасыз үзгәрә. Менә ул үзе ир-ат булып туса, ат өстеннән төшмәс иде, мөгаен.

Башта көрәш була икән – Гөлбану көрәшчеләрне карарга баскан түгәрәккә килде. Ихсанбай да шушында. Ул бик җитди, күрәсең, көч сынашмакчы. Эреләнебрәк тә киткән шикелле ул: җиденчене бетергәч, шәһәргә барып, ниндидер җирдә укып кайтты бит. Тыштан тыныч күренсә дә, кара бөдрә чәчләре астында ялтыраган зәңгәр күзләре аерым бер дәрт белән янгандай. Соңыннан гармун да тартыр инде ул, яныннан кыз-кыркын өзелмәс. Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә яныннан китмәс. Үзенә төбәлеп карауны тойдымы, Ихсанбай да күрде Гөлбануны. Күрде дә шаккатты. Таныган да, танымаган да кебек. Беразга гына күзләре очрашты. Оялмады Гөлбану, керфекләрен элеккедәй аска төшермәде: ул бит бүген авылның бөтен егетләрен дә үзенә гашыйк итәргә килгән!

Ихсанбайга Һашим белән көрәшергә туры килде. Болар – иң соңгылар, кем җиңә, шул җиңүче була. Иң соңгы мәлдә Ихсанбайга әллә нәрсә булды – Гөлбану күз ачып йомган арада Ихсанбай Һашимның астында ята иде. Һашимның уң кулын күтәрделәр. Хатын-кызлар җиңүчегә алып килгән бүләкләрен бирә башладылар. Гөлбану да янчыгын Һашимга сузды…

Ат чабыштыру тәмамлангач, бию башланды. Монда инде урынында түзеп тора алмады Гөлбану. Үзендә шулкадәр дәрт, осталык яшеренеп ятканын, дөресен әйткәндә, ул үзе дә белми иде.

– Шәһәрбануда бар икән бер кыз! – дигән тавышлар ишетелде аның колагына.

– Менә сиңа йомыкый…

– Кыз түгел, су сөлеге!

– Ут!

Ул көнне Гөлбануга Тирәкледән дә матур җир, аннан да бәхетле кеше юк кебек тоелды. Яшьләр белән бергәләп «Наза» уйнарга баскан чагында кемдер аның учына кәгазь тоттырып китте.

 
Уйныйбыз бергә-бергә,
Эшлибез бергә-бергә.
Косилка, молотилка,
Сортировка, веялка!
 

Уен да кызды – ташлап китүе жәл, учындагы кәгазь дә тынгы бирми. Һашимнан гына булмаса ярый ла… Җитмәсә, янчык тоттырды бит әле шуңа. Кызыксынуы җиңде Гөлбануны. Читкәрәк китеп, тирләгән учында укмашкан кәгазьне ачты. «Гөлбану, сине су буенда, тирәкләр янында көтәм». Их, Ихсанбай! Үзе! Күпме көтте шушы минутларны Гөлбану, йөрәгенең януын баса алмыйча каеннарны кочты, ай тулса, кавышу сорады, йолдыз атылса, Тәңредән Ихсанбай күңеленә үзенә карата сөю ялварды. Ниһаять, ишетте Илаһ, иреште теләгенә Гөлбану, морадына җитте! Рәхмәтем зур сиңа, Тәңрем!

Гөлбану Ихсанбай көткән тирәкләр янына ашыкты, үзе елый, үзе көлә.

– Гөлбану! Кызым, тукта әле, кызым!..

Инәлгәнгә дә, боерганга да охшаган тавыш Гөлбануны хыял дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды, каршында башыннан кара шәле мәңге төшмәгән, ут шикелле янган кара күзләрен үзенә төбәгән Фәүзия карчыкны күргәч, Гөлбану куркып артка чигенде.

– Кая юл тоттың, кызым? – Тавыш һаман да боерулы, буйсындыручан.

– Мин ни… – Ихсанбайның әнисенә ни дип җавап бирергә белми аптырап калды Гөлбану, – мин ни… кайтыйм дигән идем, соң бит инде…

– Әниең дә көтәдер, әйе, соң, кайтырга кирәк, ләкин бит авыл, – карчык ияге белән Гөлбануның килгән ягына ымлады, – артыңда!

Бу үткен, үтәдән-үтә караучы караштан болай гына котыла алмасын аңлады Гөлбану. Һәм, гомумән, нигә курка әле ул бу инәйдән?

Шушы кеше көн саен мәктәпкә киткәндә улының букчасына Гөлбану өчен өлеш салмадымы? Ә Гөлбанулар йортына кытлык килгән чакларда аларның нигезләренә ризыкны аз калдырып киттеме? Әлбәттә, Фәүзия боларны төнлә, кеше күрмәгәндә эшләде, әмма Шәһәрбану да, Гөлбану да бу Хозыр-Ильясның кем икәнен күптән төшенгәннәр иде. Аннан соң, Ихсанбайны дөньяга тудырган кеше кайчан да булса дөресен белергә тиештер бит?

Кызыл итегеннән дә, кызыл күлмәгеннән дә ныграк кызарган Гөлбану сүз башлады:

– Мин, без… Ихсанбай көтә мине!

– Ихсанбай, – Фәүзия кара-кучкыл йөзендә ак сызык булып каткан иренен көчкә аерган кебек, ә куллары Гөлбануга сузыла. Нишли ул? Кочакларгамы, әллә буаргамы җыена?

– Инәй! – Гөлбану маңгаеннан, аркасыннан салкын тир бәреп чыгуын тойды.

– Син… син, кызым, беркайчан да Ихсанбайның кәләше булмаячаксың! Ишетәсеңме, беркайчан да!

– Син, инәй, ни сөйлисең ул? Ни зыяным тиде сиңа?! – Гөлбануның йөрәгеннән чыккан иңрәү Фәүзиянең күңелен чак кына да йомшартмады шикелле.

– Син һаман аңламадыңмы, кызыкай?! Бу киемнәр дә, Ихсанбай да сиңа бәхет китермәячәк! Сал аларны, ташла, утка як…

Куркынган Гөлбану, артка чигенә барып, агачка бәрелде, аннан коты алынып, килгән ягына, авылга таба йөгерде.

1Пенталогиянең беренче китабы. Әлеге романы өчен автор Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2Инәй – ата-анадан олырак хатын-кыз һәм аларга эндәшү сүзе.