Tasuta

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa
4

Апасы белән Габдулла биек түшәмле һәм берничә бүлмәле зур гына өйгә килеп керделәр. Көн җылы булуга карамастан, өй эссе итеп ягылган һәм пешеп чыккан итле токмач исе аңкып тора иде. Габдулла нәкъ аш вакытына тап булган икән, бүлмәләрдә кашыгаяк шалтыраган тавышлар ишетелеп тора, хатын-кыз, савыт-саба күтәреп, ыгы-зыгы килеп йөри.

Ул ара булмады, чаршаулы ишектән урта буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, бала итәкле күлмәк өстеннән күгелҗем төстә хәтфә камзул кигән ягымлы гына хатын чыкты.

– Күреш дәү апаң белән, – дип, Газизә Габдулланың җиңеннән тартты.

Габдулла дәү апасына ике кулын сузды.

– Зур шәкерт икән, гомерле генә була күрсен, бәрәкәтле аяклары белән килсен, – дип каршы алды дәү апа һәм Газизәгә Габдулланы чишендерергә булышты.

Ул арада бүлмәдән тагын кемнәрдер чыкты һәм, түбәнге каттан булса кирәк, керле генә ак алъяпкыч япкан бер яшь хатын килеп керде. Алар һәммәсе Габдулланы кызыксынып күзәтергә тотындылар. Габдулла аларны күреп бетерергә өлгермәде, дәү апа аны урта ишек янына алып килде һәм, чаршауны ачып, эчтәгеләргә күренми генә дәште:

– Син, монда кара әле, менә шәкертебез килеп төште… – Һәм ул Габдулланы, аркасыннан җиңел генә этәреп, бүлмәгә кертеп җибәрде.

Арттан чаршау ябылды, һәм Габдулла стеналарына чиккән намазлыклар, сөлгеләр, пыялаланган шамаилләр эленгән, зур асылмалы лампа белән яктыртылган көзгеле бүлмәдә әллә нинди өч ят кеше алдында басып калды. Алар, өстәл тирәсендә утырган килеш, ашауларыннан туктап, Габдуллага карадылар. Габдулла бераз каушап китте. Беренче булып зур гына борынлы, җирән мыеклы кеше дәште:

– Ә-ә-ә! Каениш бу минем, каениш! Казан кунагы! Йә, кил, күрешик!

Алар ике кулларын сузышып күрештеләр. Җизнәсенең елмаеп торган ягымлы йөзен күргәч, Габдулланың каушавы бетте.

– Әнә кода абыең белән, аннан кунак абыең белән дә күреш, – диде аңа җизнәсе.

Кода абый дигәне чандыр гына сары йөзле, мыегын җеп кебек калдырып кырган, күзләренә сөрмә тарткан, кырыс чырайлы берәү иде. Габдулланың кечкенә куллары аның көрәктәй зур, тупас куллары эчендә бөтенләй югалып калды. Габдулла аның киеменнәнме, кечкенә кәҗә сакалыннанмы кандала исенә охшаулы гатырша мае исе килгәнне тоеп алды.

– Кечкенә икән әле, мин аны шактый дәү шәкерт дип гөман кылган идем! – дип мыгырдап алды кода абый. Аның мыгырдаулы тавышы һәм «гөман» дигән сүзе ни өчендер Габдуллага ошамады.

«Кечкенә», имеш! Әйтерсең Габдулла аның алдында моңарчы үзен бик зур кеше дип дәгъва кылып йөргән!

– Казанның кече молдасы ул – Җаекның өлкән молдасы, гой! – дип куйды кунак абый дигәне һәм күркә голдыравы сыман мәзәк тавыш белән кычкырып көлде. Габдулла аңа әйләнеп карады. Бу сакал-мыексыз, маемсырап торган киң калын битле, кысык күзле бер казах иде. Ул кесәсеннән янчыгын чыгарды да, аның эченнән өч тиен бакырны алып, Габдуллага сузды. – Ал, ал, җас молда, сәдаканың гаебе җок, – дип кыстады ул тартынып торган Габдулланы.

– Биргәнне кире кагу тәкәбберлек була, шәкерт кешегә килешми ул, – дип өйрәтте кода абый, – менә шулай! Дога кылып ал!

Габдулла, өч тиенне алып, битен сыйпап куйды, олылар аны кабатладылар.

Кода абый дигәне бәйләнде бит:

– Тукта әле, тукта, сәдаканы алу белән генә түгел, аның фәтвасын белергә кирәк. Беләсеңме фәтвасын? Сәдака бирү кайсы гамәлгә керә? Менә әйт, Казан «молдасы» булсаң? – Һәм ул, алдан ук бу сүз көрәштерүдә үзенең җиңеп чыгасын сизгән кебек, симез казахка горур гына карап куйды.

– Сәдака бирү – сөннәт, алу – мөстәхәб[36], – дип ярып салды Габдулла.

Бу шулкадәр көтмәгәнчә килеп чыкты, кода кеше авызын ачып, Габдуллага карап калды.

– Ай, рәхмәт, җас молда! – дип сокланды казах. – Минем айтканны рас чыгардың, гой!

Ләкин кода кеше һич бирешергә теләмәде. Аның ни өчендер менә бу казах алдында Казанның яшь «молдасы» н күздән төшерәсе һәм үзен күтәрәсе килде, һәм ул салынкы җирән кашлары астыннан карап торган кечкенә, чәнечкеле күзләрен Габдуллага текәп дәвам итте:

– Юк, туктале син, тукта, моның белән генә бетмәде әле… Хатыннарның нифас вакытында…

– Йә, куй әле, кияү, – дип шып туктатты аны җизни кеше, – бала булса да, ул мосафир кеше бит, ял итсен, тамагына капсын!

Ул Габдулланы җитәкләп бүлмәдән алып чыкты һәм хатын-кызга аны үз яннарына утыртып, аш салып бирергә кушты.

Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмәнең ике почмагында зур-зур яшел калай сандыклар өстенә кат-кат итеп көрпәләр һәм түшәкләр өелгән, лампасы теге бүлмәдәге кебек асылмалы түгел, өстәлгә утыртылган унбишле озынча лампа иде.

– Әйдә, апаң белән янәшә утыр, – дип, дәү апа Габдулланы Газизә апасы янына утыртты һәм аңа тәлинкә тутырып токмач салып бирде.

Өстәл тирәсендә дәү апа белән Газизәдән тыш тагын ниндидер ике яшь һәм бер картрак хатын ашап утыралар иде. Ашаган арада Габдулладан юл килүләрен, Кырлай һәм Казан хәлләрен, аның авылда укулары турында сораштылар. Габдулла бу бүлмәдә иркенләбрәк һәм теләбрәк сөйләште. Бер сорауны да ул җавапсыз калдырмады. Аны кызыксынып тыңладылар. Кыяфәтендә, төсендә дәү апасы һәм Газизә апасы белән уртак сыйфатлар таптылар.

– Юк, үги әни күгелҗем күзле иде, Габдулла безнең әтигә охшаган, – диде Газизә апасы.

Дәү апасы да аның белән килеште:

– Нәкъ, нәкъ әтисе инде: күзләреме дисең, борыннарымы дисең… Шундый калку борынлы иде Мөхәммәтгариф. Чибәр егет булыр, Алла боерса… – Шуның артыннан ук ул көрсенеп куйды: – Әй, хәзер Гобәйдуллам исән булса, менә нәкъ Габдулла белән тиң булырлар иде. Икәү бергәләп сабакка йөрерләр иде, – диде һәм, күңеле йомшап, яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды.

Габдулланың күңеленә кылт итеп бер нәрсә килеп төште. Ул Кырлайга килгәч, Зөһрә апа да нәкъ менә шулай: «Әй, хәзер Садретдинем исән булса иде!» – дип көрсенгән иде бит. Карале: ул һаман һәм һәр җирдә бер үлгән баланы алыштырырга килеп төшә. Менә бит!

– Марзияга да хәзер сигез яшь тулган булыр иде инде, – диде юантык кына карсак буйлы, соры күзле сөйкемле генә кыз. – Бигрәк гомерсез булдылар шул.

Бу – Галиәсгарның кияүдәге кече кызы Фатыйма иде.

Мәҗлестә тагын бер какча гәүдәле, шешенкерәк зур күзле, нечкә иренле яшь кенә хатын әңгәмәгә катнашмый, дәшми утырды. «Әллә телсез микән?» – дип уйлап алды аның турында Габдулла. Ул аның телсезлегенә тәмам ышанып җиткән иде инде. Ләкин шунда көтелмәгән хәл булып куйды. Ашау-эчүдән соң дога кылып алгач, дәү апа:

– Бибизөһрә, табынны җыеп алырсың инде, – дип, әлеге «телсез» хатынга дәште.

Теге «терт» итеп сикереп торды да табын уртасында бушап калган зур агач табакны кинәт кенә күтәреп алды. Аннан ул ишеккә юнәлде һәм юл өстендә туры килгән мәчене бик каты тибеп җибәрде дә, аермачык итеп:

– Кит әле моннан, ч-ч-чурт, атаңа нәләт! – дип кычкырды. Моның белән ул үзенең телсез түгел, бәлки, киресенчә, бик әче телле хатын икәнен күрсәтте.

Икәү генә калганнан соң, Газизә апасы Габдуллага бу хатынны җизнинең кияүдән аерылып кайткан өлкән кызы дип аңлатты. Аннан соң Габдулла беренче бүлмәдә күргән әлеге сакалсыз-мыексыз юан кешенең кем икәнен сорады.

– Ул – Тургайдан килгән кыргыз сәүдәгәре Кунарбай, – диде Газизә. – Монда куйлар куып алып килгән. Җизни белән бергә эш йөртә.

– Ул бик кызык сөйли инде. Сүз саен гел «гуй, гуй!» диеп куя. Анысы нәрсә тагы?

– Кыргызча сөйли ул. Тора-бара үзең дә аңлый башларсың әле. Монда аларның телен татарлар гына түгел, урыслар да аңлый.

Кунарбай белән кызыксынып, Габдулланың әлеге гатырша исе аңкып утырган кода абый турында сорашырга хәтеренә дә килмәде. Аннан соң кода абыйсы аңарда ни өчендер күңелсез тәэсир генә калдырды, бәлкем, шуңа күрә Габдулла аның турында сорашуның кирәген тапмагандыр…

Зур сандык өстенә җәелгән йомшак түшәккә яткач, Габдулла рәхәтләнеп бер киерелеп куйды. Унсигез көнлек уңайсыз, зарыктыргыч юлдан соң бай өйдә, йомшак түшәк өстендә тук әрлән кебек йомарланып ятудан да рәхәтрәк нәрсә бар?!

Менә өстәлдәге утны каядыр икенче якка алып чыгып киттеләр. Габдулла караңгыда, түшәк өстендә үз уйлары белән ялгыз калды. Бүген күргәннәре бер-бер артлы аның күз алдыннан кичте. Аны бай өйгә, тук һәм һәр яктан канәгать семья эченә кабул иттеләр. Яхшы каршы алдылар. Бу каршылауда, ни әйтсәң дә, кардәшлек җылылыгы сизелеп торды. Инде аның үзен кызыктырган төп мәсьәләгә тизрәк ирешәсе калды: яңа мәдрәсәне күрү, яңа хәлфә һәм яңа иптәшләр белән очрашу, яңа китаплар кулга төшерү… Ә, бәлкем, ул иртәгә иртүк торып мәктәпкә дә китәр әле, аны озакка сузып тору нигә кирәк?

5

Икенче көнне Габдулла, уятканны да көтми, мәктәпкә бару дәрте белән, үзе үк сикереп торып утырды. Аның уянганын күреп, Газизә апасы:

– Габдулла җаным, идәнгә басмый тор, мин хәзер киез итегеңне алып киләм, – диде һәм киптерер өчен кичтән үк мич башына ыргытылган киез итекләрне алып килергә йөгерде. Ләкин кире әйләнеп килгән чакта, аңа җизнәсе очрады һәм, аның кулыннан киез итекне алып, табанын әйләндереп карады.

– Үкчәсе тузып килә, – диде ул, – тишелеп чыкканчы, төп салдырып алырга кирәк. Кертеп бирегез теге кемгә, төп салып бирсен.

Шулай итеп, мәктәпкә бару бүген булмый калды. Ләкин бу мәҗбүри рәвештә өйдә утыру бер көн белән генә бетмәде. Галиәсгарның «теге кем» дип әйткән кешесе киез итекне ике көн тотты. Аннан соң Габдулланың бишмәт эче өзгәләнгән икән, шул билгеле булды. Җөйче Зөбәйдәне чакыртып, бишмәткә көрән кытаттан яңа эчлек куйдырдылар. Дәү апа Габдулланың сөннәтле авыл бүреген килештермәде.

– Калада мондый бүрек кимиләр, Габдулла, – дип, ул бүрек читенә җизнәсенең бүрегеннән сүтеп алынган каманы тотып чыкты.

 

Габдулла бүрекне киеп алды да:

– Камалы бүрек кидем, инде камалы тун гына киясе калды, – дип, «пуф, пуф» итеп, корсагын киереп йөрде.

Шулай итеп, өч-дүрт көн узып китте. Шул арада Габдулла өйнең өске каты һәм аскы каты белән танышып өлгерде. Өйнең аскы катында торучы ирле-хатынлы хезмәтчеләр – Гыймади һәм Гайниямал белән ул аеруча кызыксынды. Гайниямалның себерке йә идән чүпрәге тоткан килеш бүлмәдән бүлмәгә җил кебек өерелеп йөрүен Габдулла бу йортка төшкән көннән алып күрә килде. Күлмәк итәкләрен кыстырган ябык гәүдәле, әрлән кебек җитез яшь кенә хатын иде ул үзе. Габдулла аңа тиз ияләшеп китте. Беренче көн аштан соң ук өстәлдәге савыт-сабаны җыешып йөргән арада, Гайниямал аңа кечкенә, әмма үткер күзләре белән карап елмайды да кыю гына:

– Казан шәкертенә безнең Җаек авыл булып кына күренәдер инде. Казанны бик зур кала дип сөйлиләр бит, – дип куйды. Ә икенче көнне иртә белән: – Габдулла акыллым, менә бу җирне сөртеп алганчы гына аякларыңны сандыкка күтәреп утырчы, йә булмаса аска, абыең янына төш, ул да синең кебек мәдрәсәдә укыган шәкерт, – диде.

Габдулла башта «абыең» дигән сүзне төшенмәде. Ул арада кемдер берәү, тышкы ишектән башын тыгып:

– Гайниямал, бала уянды, төшеп кенә мен әле, – дип дәште.

– И Алла, Ходаем, яңа гына имезгән идем ләбаса, – дип, Гайниямал шулай ук әрлән кебек йомылып чыгып китте.

Аның инде бала анасы булып, «абыең» дигәне әлеге ишекне ачып дәшкән ире икәнне Габдулла шунда гына төшенде. Кичкә таба ул Газизә апасы белән бергә алар янына төште. Бу ике тәрәзәсе белән ишегалдына, бер тәрәзәсе белән урамга караган уртача зурлыктагы бер бүлмә булып, түрдәге сәкесе белән бераз Кырлайдагы сабак абыстаеның кызлар укыта торган бүлмәсен хәтерләтә иде. Гайниямалның ире Гыймадетдин (бае аңа Гыймалетдин дип дәшә иде), Габдулла кергәндә, бүлмә уртасында бүкән сыман тәбәнәк кенә әйбер өстендә, бик бирелеп, балта сабы юнып утыра иде.

– Вәгаләйкүмәч сала-а-ам! – дип шаяртып кайтарды ул Габдулланың сәламен. Кулындагы балта сабын мылтык төзәгән сыман күзләренә күтәреп, аның өсте тигез юнылганмы, юкмы икәнен карый-карый сорашып китте: – Йә, нихәл, шәкерт! Исән-сау гына килеп җиттеңме? Казан бит ул анавы Җембете белән Тургай түгел, өч атналык юл диләр бит аны.

Аннан соң ул, эшеннән күзен алмыйча гына, Габдулланың кайда, нәрсә укыганнарын сорашырга тотынды. Габдулла сөйләп бирде. Аны бәләкәйсетеп каршы алган Гыймади хәзер инде эшен бер якка куеп, Габдулланы үзенең тиңдәше сыман итеп сөйләшеп алып китте:

– Карале син!.. Синең яшеңдә без ул китапларны белми идек әле. Син бик югары киткәнсең, алайса. Болай булгач, хәзрәт сине мокыт нугай балалары белән утыртмый инде, үзенә утырта инде дәрескә…

Ул арада Гайниямал сәкегә үз пары белән шыбыр тиргә баткан калай самавыр китереп утыртты һәм Газизә белән Габдулланы табынга дәште.

– Юк, юк, рәхмәт, утырып тормыйбыз, – дип сикереп торды Газизә. – Әйдә, Габдулла, безне көтә торганнардыр.

– Алай ярамый инде. Безне сансынмау була ич ул, – диде Гайниямал.

– Әйе ләбаса. Кеше кешедән өстен, әмма берәү дә аштан өстен түгел, – дип фәлсәфәгә керешеп китте Гыймади, Габдуллага карап. – Тукта, торып тор, менә мин сиңа бер китап күрсәтим әле…

Ул, шүрлеккә үрелеп, битләре саргаеп, керләнеп беткән тышсыз бер китапны алды да Габдуллага бирде.

– Бу китап берәүдә дә юк. Гурьевтан килеп, монда укып яткан мәрхүм Зәйнетдин шәкерттән мирас урынына калган китап бу. Менә син аны укып кара әле.

Габдулла китапны кулына алды һәм, һәрвакыттагыча кулына төшкән яңа китапка ничек ташланса, моны да аеруча зәвык белән йотлыгып карый һәм укый башлады. Соң, бу аның элек-электән ишетеп, моңарчы ничек кулга төшерергә белми йөргән китабы «Әбүгалисина» бит! Агалы-энеле ике егетнең бер ел буена тау тишегенә бикләнеп гыйлем алулары һәм аннан, дөньяны таң калдырган нөҗүм гыйлемен[37] өйрәнеп, зур галимнәр булып чыгулары турында гаҗәп кызык хикәя бит бу!

Китапның Габдуллага берьюлы ошавын күреп, Гыймади ярым шаяру, ярым мактану рәвешендә:

– Күрдеңме, бездә нәстәләр бар?! – дип куйды.

– Кычкырып укычы, Габдулла! – дип үтенде Гайниямал.

Габдулла укып китте. Бер битен укып, икенче биткә күчкәч, Габдулла өзелеп калган җөмләне ялгый алмый тынып калды. Аннан соң икенче битнең юклыгы билгеле булды.

– Ә ул бите аның элек-электән юк иде… Анда ниндидер бер тылсымлы сүз булган, шуңа күрә аны берәү ертып алган, – дип аңлатты моны Гыймади һәм дәвам итте: – Бу китапның хикмәте дә шунда бит. Моны һәркем үзенчә аңларга тиеш. Менә миңа бер хәлфә кеше укып күрсәтте моны. Китапта бер төрле язылган, ә ул аны икенче төрле аңлатып бирә: «Бу китапның һәрбер сүзендә зур хикмәт ята. Аны укый белергә генә кирәк», – ди. Патшалар турында серле итеп язылган урыннары бар моның. Теләсәң тегеләй аңла, теләсәң – болай.

– Әй, бүлдермәле, укысын кеше, – дип туктатты аны Гайниямал. – Ничек язылган, шулай аңлый инде кеше. Тотасың да үзеңчә бер мөгез чыгарырга тотынасың. Йә, йә, укы, Габдулла!

Габдулла тагын укып алып китте һәм бу китапта язылган мәсьәлә Гыймадиның күңелен аеруча кытыклаган мәсьәлә булып чыкты. Ул тагын Габдулланы бүлми түзә алмады:

– Күрдеңме, гыйльме кимия[38] нишләтә?! Вәт, менә шулай, гыйльме кимияне өйрәнеп алып, кеше күзенә күренми йөрсәң икән!

– Әбәү, сине берәү дә күрмәгәч, бик күңелсездер ул! – дип келтерәтеп көлеп җибәрде Гайниямал.

Гыймадига бу гыйльме кимияне кимсетү булып тоелды.

– Әлбәттә. Синең сипкелләрең белән төймә борыныңны кеше күрмәгәч, кызык буламыни?

– Әй, дөньяның чибәре каян килгән! – дип ачы телләнде Гайниямал. – Син үзеңнең әнә шул тукмак кебек борыныңны кешедән яшерер өчен күренми йөрисең киләдер әле.

Габдулла укудан тукталды. Гыйльме кимиянең нәтиҗәсе әлеге Гыймади белән Гайниямалның бер-берсен менә шундый сүзләр белән чеметешүдән ары китә алмады. Габдулла бу әче телле әңгәмәнең шактый катлаулы булып бетәсен көткән иде. Юкка гына хәвефләнгән икән. Шушы кичне үк ул Гыймади белән Гайниямалның яратышып сөйләшү рәвешләре шулай икәнен төшенде. Аларның әңгәмәсе дәвам итте.

– Бер дә харап инде, – дип карулашты Гайниямал.

– Харап шул, – дип җавап кайтарды Гыймади.

– Сезнең сүз өскә чыкмаса ярыймыни?

– Чыга шул.

– Чыкты, ди, чыкмый ни!

– Чыкты да бәреп екты.

– Мәхәббәтсез!

– Мәхәббәтле!

Әңгәмә буйдан-буйга ир белән хатынның бер-берсенә куллары белән төртешү, шаярып орышышу белән аралашып барды. Ахырда Гыймади, хатынының кабыргасыннан кытыкларга, тегесе, сәкегә чалкан егылып, үрсәләнә-үрсәләнә кеткелдәп көләргә тотынды, бер киерелде, бер бөгәрләнде, ахырда тыны бетеп кычкырды.

– Кит, каһәр суккан, баланы уяттырырсың.

…Габдулла, апасы белән үзләренә менгәч сорашып, Гыймадиның кайчандыр мәдрәсәдә укый башлаган ярлы шәкерт булуын, ачтан үлмәс өчен, өлкән шәкертләргә самавыр куеп, байларга көнлекче булып көн күрүен, ахырда уку белән эшне берьюлы алып бара алмый, менә шулай бай ялчысы булып калуын, аннан соң шушында асрау булып торучы Гайниямалга бикә димләве белән өйләнүен белеп алды.

7

Кичен Габдулла аскы өйгә төште һәм тагын калай самавыр янында «Әбүгалисина» ны укыды. Бу ирле-хатынлы яшь семьяның үзара аеруча гади, хәтта бераз тупас мөнәсәбәте астында Габдулла ниндидер эчке җылылык сизде. Тормышлары мул, иркен булуга карамастан, өстә, җизнәләрендә, бу җылылык һәм ягымлылык юк иде.

– Габдулла, менеп утыр абыең кырыннан, – диде Гайниямал һәм иренә дәште: – Ә син, карт, тәртәләреңне бераз җыя төш, сәкегә сыймый утырасың.

– Кунак егет, кара инде, – диде Гыймади, зарлангандай итеп, – карт дип җаныма тия бит, нигә генә яратмый икән мине хатыным?

– Яратыр җирең юкка! – дип карулашты хатыны аңа, кырын гына елмаеп.

– Юк, болай булмады бу, – диде Гыймади, – Әбүгалисинаның нөҗүм гыйлеме белән кеше күзенә күренми генә патша сараена үтеп, патшаның кече кызын ябештереп алып кайтмый булмый инде, ахрысы!

– Ни исемле соң ул патша кызы? Кәкре койрыклы Кәлбениса түгелме?

– Булса да ни хикмәт!

– Йә, телеңә бетеп утырма, әнә, кулыңны сузып, баланы тирбәтеп җибәр, мин менә бу җепне генә йомгакка чорнап бетерим. Бияләй бәйлисем бар, бикә киләсе җомгага өлгертергә кушты.

Гайниямал бер йомгакны икенчегә күчерә; иске йомгак идәндә тәгәри; соры мәче баласы, аны күреп, колакларын торгыза; ул, зәвыкланып, алгы тәпиләрен йомгакка каршы күтәреп-күтәреп куя; ахырда түзми, томырылып, йомгак өстенә ташлана.

– Кая алып киттең йомгакны, аһ син! – дип, Гайниямал аңа бармак селки.

Габдулла сәке астына ук кереп китә язган йомгакны алып, Гайниямалга бирә. Бу вакыт Гыймади баланы, кулына алып, тезләренә утырткан да аны әкрен генә тирбәтә һәм көйли:

 
Деңни, деңни, диңнәсе,
Кызлармыни әннәсе…
 

Габдуллага җылы, рәхәт…

Шулвакыт өйалды ишеге кинәт тартыла, караңгыда кемдер кабаланып капшана, өй ишегенең тоткасын табарга тырыша. Аннан кинәт өй ишеге ачыла, кемдер килеп керә һәм бүлмә буйлап йөреп китә. Кем бу? Бу теге беренче көнне җизни белән бер бүлмәдә утырган кода абзый бит? Шул! Аңа нәрсә булган? Ник ул, озын һәм зур кулларын селтәп, саташкан кеше кебек тулгана? Ул сәлам дә биреп тормады, коры гына:

– Җиңгәгез кая? – дип сорады һәм, җавапны да көтми ни өчендер мич аралыгына кереп, кечкенә чыбылдыкны ачып карады.

– Кибеткә барасым, кәрәчин алып кайтасым бар дигән иде, шунда киткәндер, – диде Гайниямал.

Кода кергәндәге җитезлек белән тиз генә чыгып та китте.

Гыймади:

– Тагын нәрсә булган бу саламторханга? – дип әйтергә дә өлгермәде, стена артында дөбер-шатыр купты, нидер авып төште, кемдер әрнеп кычкырып җибәрде.

– Хәлфә тагын Вәрәкыя апаны кыйный, – диде Гайниямал һәм борчылып, кузгалып куйды. – Әллә кереп чыгасыңмы үзләренә?

Гыймади кул гына селтәде. Күрәсең, ул шундый чакларда анда кергәләгән һәм аралашып йөргән, әмма моның барыбер мәгънәсе булмавына төшенгән.

– Нинди хәлфә ул? – дип сорады Габдулла, гаҗәпләнеп.

– Соң, менә әле генә шунда кереп чыккан синең кода абыең… – диде Гыймади.

Габдулла аның хәлфә булуын берничек тә күз алдына китерә алмады, ләкин яңадан моны төпчеп тә тормады. Кем белә, хәлфә, бәлки, аның кушаматы-мазарыдыр?

Һәм бу турыда ул шунда ук онытты да…

Икенче бүлек

1

Җаекның атаклы мәдрәсәсенә барыр көн килеп җитте. Әлеге кода абыйның улы Талип, озын муенлы, күтәрелеп тора торган җәлпәк борынлы, уйнак күзле малай, букчасын иңенә кыеклап аскан хәлдә килеп керде. Алдан сөйләшү буенча, ул Габдулланы мәдрәсәгә ияртеп алып барырга тиеш иде. Мәдрәсәдә Габдулланы кай сыйныфка утырту, кайсы хәлфәгә тапшыру мәсьәләсе дә хәл итеп куелган иде инде.

Габдулла, Талипка ияреп, мәдрәсәгә китте. Өйдәгеләр аны һәрберсе үзенчә:

– Тырышып укы, улым, бар!

– Изге сәгатьтә!

– Аллага тапшырдык! – дип озатып калдылар.

Кырлайдан киткән көннән алып бу мәдрәсә Габдулланың күз алдында әллә нинди серле шәүлә булып балкып торды. Соңга таба ул аның төшләренә керә башлады. Аныңча, бу мәдрәсә, – әлбәттә, Кырлайныкы сыман тау битендә инешкә таба авышып утыра торган бер катлы иске агач өй түгел, бәлки, Казанның Күл буе мәдрәсәсе кебек ташпулат. Моның хәлфәсе дә – Кырлайның Хәбри хәлфә төсле бишбилле иске бишмәт кигән, бөкрәеп йөри торган, мужикка охшаган, ябык чырайлы хәлфә түгел, бәлки, озын мәһабәт буйлы, тулы ак йөзле, сөрмә тарткан җитди күзле, ак бикасап чапан, яшел чалма кигән кеше. Тамак кыру да монда Хәбри хәлфәнеке төсле кәҗә йөткергәндәй «кәһ! кәһ!» итеп түгел, Ташаяк ярминкәсендәге кәмит алдында зур җиз быргы кычкырткандай күкрәп чыга, мөгаен…

Һәрхәлдә, Габдуллага бу мәдрәсә юлы зур бер батырлык юлы булып, бу көн бәйрәм көне кебек тантаналы булып тоелды. Бу гади йөреш түгел, балалыктан – олылыкка, бүгеннән киләчәккә батыр бер омтылыш, кыю бер сикереш ясау иде.

Юл өстендә бер төркем бала-чаганың пыр тузып, якага яка килеп сугышулары Габдулланың уйларын тузгытып җибәрде. Бу сугыш читтән карап торыр өчен никадәр генә кызык булса да, мәктәпкә соңга калудан куркып, Габдулла юлын дәвам иттерергә теләде. Әмма аның юлдашы Талип:

 

– Кая барасың, мәдрәсә шушы бит инде, – дип, аны шып туктатты һәм ике катлы йортка төртеп күрсәтте.

Бу – мәчеттән йөз таяк чамасы ераклыкта, Чаган елгасына караган ярның өстенә салынган, нәкъ Габдулла килеп төшкән Галиәсгар бай йорты сыман асты таш, өсте агач һәм зурлыгы белән дә, аңардан кайтыш булмаса, бер дә генә артык түгел, искерәк бер йорт иде. Аның яртылаш җимерек агач капкасы аша йортның эче ялтырап күренеп ята, түрдә кечкенә бер катлы йорт һәм сул якта мунчамы – нәрсәнеңдер почмагы чыгып тора, алар артында яр астында туңган Чаган өсте җәелеп ята иде.

Пыр тузып сугышучы малайлар шушы мәдрәсәнең укучылары булып чыкты. Бу дөмбәсләшү, мәктәпнең йозагын фәрраш[39] килеп ачканчы, туңмас өчен һәм вакыт уздыру теләге белән ясала торган көндәлек маҗара икән.

Габдулла белән Талип килеп җиткәндә, дөмбәсләшүнең иң кызган чагы булып, шау-шу, кычкырыш, көлеш эчендә кычкырып елау һәм оятсыз сүгенүләр дә ишетелеп куя, борыны җимерелгән бер малай, читкәрәк китеп, зур гына кар кисәге белән борыныннан килгән канны туктатырга тырыша, кан ак кар аша кызарып саркып тора иде.

Талип Габдулланы мәдрәсә йортының эченә алып керде. Габдулла йозак белән бикләнгән ишектән тыш икенче баштарак тагын бер ишек күрде. Анысы ачык иде.

– Әнә теге ишектән кереп булмыймыни? – дип сорады ул Талиптан.

– Юк, анысы – ятып укый торган өлкән шәкертләрнең ашханәсе. Аннан үтеп була булуын, тик олы шәкертләр безне анда җибәрмиләр.

Һәм шул сүзне дөресләгән сыман, ишектән нәкъ Габдулланыкы төсле камалы бүрек очып чыкты да ерак түгел генә бәдрәф янындагы бозлавык өстенә барып төште.

Аның артыннан, кызарынып-бүртенеп, әрләшә-әрләшә, букча таккан бүрексез малай чыгып йөгерде.

– Ашханә аша үтсәң, олы шәкертләр бүрекне алып менә шулай тышка ыргыталар, – дип аңлатты бу күренешне Талип.

Ниһаять, фәрраш дигәннәре килде. Ул чандыр, озын буйлы, нәзек кенә калдырып кыркылган сары мыеклы, кечкенә сакаллы кеше иде. Ул килеп йозакны ача башлагач, балаларның бердәм төркеме аны ишеккә китереп кысты. Ул, балалар белән төрткәләшеп һәм әрепләшеп, йозакны бераз вакыт ача алмый торды. Ниһаять, ишек ачылды, һәм балалар ташкыны ишеккә бәреп кереп китте. Фәрраш, агым белән читкә тибәрелеп, аягында чак-чак кына басып кала алды.

Балалар артыннан Габдулла да, Талипка ияреп, сыйныфка килеп керде. Сыйныф кечерәк кенә өч тәрәзәле, тәбәнәк түшәмле бик гади бүлмә иде. Бер нәрсә генә Габдулланың игътибарын үзенә тартты: балалар Кырлай мәдрәсәсендәге кебек сәкегә яисә коры идәнгә түгел, бәлки, тәбәнәк кенә тар һәм озын өстәлләр арасына кереп, дүртәр-дүртәр булып тезелеп утыралар. Габдулланың билгеле урыны булмаганга күрә, ул Талип янына сыенып, бишенче булып утырды. Аны шунда ук кысрыклап төрткәли башладылар:

– Бар, бар, үз көрсиеңә барып утыр! Кеше көрсиенә килеп тыгылма!

Габдулла шунда ук ике төрле сабак алды: бердән, бу тәбәнәк озын өстәл «көрси» дип атала, икенчедән, монда бишенче булып утырырга ярамый икән!

Төрткәләү дәвам итте, Талипның:

– Юк, ул – яңа шәкерт, ул – шушы сыйныфныкы, Галиәсгар байның каенише, – дип торып аңлатуы да ярдәм итмәде.

Габдулланы, бәлки, ай-ваена куймый, төртеп чыгарган да булырлар иде, әмма шулвакыт әлеге фәррашның кереп, шау-шуны басар өчен, кулындагы пеше чыбыгы белән шәкертләр өстеннән уңлы-суллы чажлатып, селтәнеп алуы, берничә шәкертнең, «әл-лә-лә-лә!» дип, чын күңелдән әрнеп куюлары белән Габдулла мәсьәләсе онытылды.

Кырлай һәм Кушлавыч мәдрәсәләрен күргән Габдулланы бу мәдрәсәнең тәртибе һәм балаларның үзенә мөнәсәбәте гаҗәпләндермәде. Аны теге мәдрәсәләр белән бу мәдрәсә арасында әллә ни аерма юклыгы гаҗәпләндерде. Ләкин ул аерманың бер дә булмавына ышанмады, һәм әле сыйныфка килеп керәчәк хәлфә аның бу турыдагы бөтен шикләрен җуеп ташларга тиеш иде. Ул өйдән үк үзенең Шәпеш хәлфәдә укыячагын белеп килгән иде, шуңа күрә ул Талипның колагына ятып, шыпырт кына сорады:

– Шәпеш хәлфә кем ул, зур хәлфәме?

Җавап бирү урынына, Талип Габдуллага әйләнеп, аңа ни өчендер гаҗәпләнеп карады. «Шәпеш хәлфәне дә белмисеңме?» – дигән караш иде бу.

Габдулла кызарынды. Ул: «Кояш нәрсә, ул кайсы яктан чыга?» – дигән кирәксез һәм көлке сорау биргән сыман тойды үзен. Димәк, Шәпеш хәлфә ул монда, Җаекта, бик зур кеше һәм аны белмәү – гаеп! Габдулланың күз алдына тагын хыялындагы әлеге ак бикасап чапанлы, яшел чалмалы, мәһабәт буйлы, сөрмә тарткан күзле, җиз быргыдан күкрәп чыккан тавыш белән тамак кыра торган зур галим килеп басты.

– Шәпеш хәлфә кереп килә! – дип ысылдады кемдер.

Сыйныф кинәт тып-тын булды. Ишектән, зур кулларын кая куярга белми селтәнгәләп һәм аунаклап, Талипның атасы, әлеге кода абзый килеп керде. Габдулла: «Бәй, бу нишләп килеп керде әле монда? Әллә тагын Вәрәкыя апаны эзләп йөриме?» – дип уйлап та бетермәде, шәкертләр дөр килеп аякка бастылар. Габдулла, аптырап, авызын ачып калды:

– Менә кем икән ул Шәпеш хәлфә!

36Сөннәт, мөстәхәб – шәригатьнең төрле дәрәҗәдәге йөкләмәләре.
37Нөҗүм гыйлеме – йолдызлар турында фән.
38Гыйльме кимия – химия фәне.
39Фәрраш – мәчет-мәдрәсәне карап торучы, каравылчы.