Tasuta

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa
6

Ә икенче көнне мәдрәсәдә Габдулланы күреп, Кәбир әфәнде:

– Габдулла әфәнде, мин безнең булачак руманның исемен таптым: «Бәхетле Мәрьям!» Шәп бит, ха-ха-ха! Син бүген безнең өйгә куна кил. Бездә яңа гына килеп төшкән «Тәрҗеман», «Тараблес» газеталары бар, укырсың… Аннан соң мин сиңа руманның мәфһүмен[94] сөйләп бирермен, – диде.

Һәм Габдулла сөйләшенгән сәгатьтә мөдәрриснең өенә барып чыкты. Бу – читән коймалы бер катлы агач өйләр арасында кукраеп утыра торган ике катлы таш йорт иде. Ялтырап торган сары буяулы текә баскычтан Габдулла өскә менеп китте. Кәбир әфәнде юкта ул монда килгәне бар, ләкин аның бөтен йомышы һәрвакыт ишек төбендә хәл ителә һәм аңа түргә узарга хаҗәт булмый иде. Бу юлы Кәбир әфәнде аны: «Һа, Габдулла әфәнде, рәхим итегез!» – дип, ачык чырай белән каршы алды да түр бүлмәгә алып кереп китте. Анда нәзек кенә гәүдәле, туры гына килешле борынлы кыз фортепианода ниндидер ноталарны алмаш-тилмәш кабатлап уйнап утыра һәм үзе уйнаган көйгә авыз эченнән сүзсез генә шыңшый иде. Бүлмәнең икенче почмагында идәнгә утыртылган чүлмәк савытлардагы зур фикуслар һәм пальмалар астында биек артлы урындыкта тугыз-ун яшендә бер малай алдындагы каен яфрагына карап, аны бик тырышып, телләрен чыгарып, дәфтәренә акварель буяу белән төшереп утыра иде.

– Менә, таныш булыгыз! – диде Кәбир әфәнде, бүлмә эчендәгеләргә эндәшеп. – Талантлы яшь әдипләребездән Габдулла әфәнде Тукаев…

Фортепиано тавышы тынды. Кыз абыйсына, аннан Габдуллага карап, тыйнак кына урыныннан торды. Рәсем төшерүче малай, урыныннан тормый башын күтәреп, авызын бераз ача төшеп, Габдуллага карап калды. Габдулла кып-кызыл булып кызарды һәм бүлмә уртасында кулын кая куярга белми, аптырабрак басып калды. Аны беренче тапкыр менә шундый зиннәтле зур бүлмәдә яхшы киенгән һәм яхшы тәрбия күргән кешеләр алдында тәкъдим итәләр һәм ничек итәләр бит әле: талантлы яшь әдибебез…

«Нигә кирәк инде бу кадәр арттырып җибәрү? Кәбир әфәнде һәрвакыт һәрнәрсәгә берәр кәперенке исем тагарга ашыга», – дип уйлап алды ул. Аның моңа, аннан соң үзенең бу кыз белән малай алдында малайларча кызаруына ачуы килде.

– Ә менә бу – минем бүлмә, – дип, Кәбир әфәнде Габдулланы зал белән янәшә бүлмәгә җилтерәтеп алып кереп китте. Бу – келәмнәр түшәлгән, шкафларына күп итеп зур-зур китаплар тезгән, стенасына пыялаланган рамаларда төрле шәһәрләрнең буяулы фото-күренешләрен элгән бүлмә иде. – Менә болар Әндәлес гарәпләренең газаматлы сарайлары: әл-Хәмра, әл-Бәйза… Ә менә болары Босфор күренешләре, Чанак-Кальга бугазы; ә менә бусы Айа-Суфия мәсҗеденең Шәрык яктан күренеше… Ә болары Италия күренешләре: Неаполь, Венеция…

Габдулланың күзе рәсемнәр астындагы өстәлдә урнаштырылган матур вазаларга, котыйчыкларга һәм ни өчен кирәклеге билгеле булмаган төрле вак-төяккә төште.

– Ә, болармы? – дип элеп алды Кәбир әфәнде. – Бу – «диңгез күбегеннән» ясалган ваза… Эшләнүе Юнанстанда… Мин аны Истанбул базарында сатып алдым. Шәп бит, ха-ха-ха! Бусы фил сөягеннән эшләнгән уенчык кылыч, Одессада сатып алдым… Китапның киселмәгән битләрен кисәр өчен әйбәт. Ә менә бусы кара савыты. Чын яшма ташыннан. Менә бусы чылбырлы каләм. Күрәсең, чын сәдәф! Шәп бит, ха-ха-ха! Әле моннан шәбрәкләре бар. Хәзер күрсәтәм…

Кәбир әфәнде, тиз генә барып, ишекне бикләп килде һәм акрын гына тавыш белән сөйләп алып китте:

– Алар минем чемоданда. Ләкин мин аларны әтиләргә күрсәтмим. Ник дисәң, безнең шәригатькә сыеп бетми торган нәрсәләр.

Ул почмакта торган крокодил тиресеннән эшләнгән соры чемоданны барып ачты һәм аннан фарфор статуэтканы алып килеп, өстәлгә бастырып куйды. Бу – бер кулы сынган, гәүдәсе белән бер яккарак янтаеп торган Венера Милосскаяның зәвыксыз гына эшләнгән сыны иде.

– Шәпме? Ха-ха-ха! Бу борынгы грек скульптурасы… Күрәсең, ул бөтенләй ялангач!.. Безнең муллаларча әйткәндә, нәмәхрәм. Ләкин Европада бу гади һәм табигый әйбер. Анда кешенең ялангач гәүдә матурлыгы сәнгать үрнәге булып хезмәт итә. Ә бездә хатын-кыз Ходай биргән йөзен дә якты дөньяга күрсәтә алмый, гаурәт санала… Беләсеңме нәрсә, Габдулла әфәнде, безгә хатыннарыбызның чапан бөркәнеп йөрүенә каршы көрәш ачарга кирәк. Менә без руманыбызда шуны күрсәтик. Европа хатын-кызы күптән инде үзләренә хокук яулап көрәшәләр. Бу «феминизм» дип атала. Без дә үзебезнең татар хатын-кызлары арасында феминизм хәрәкәте оештырырга тиешбез. Шәп бит, ха-ха-ха!

«Шәп бит» сез һәм «ха-ха-ха» сыз гына булса, тагын да шәп булыр иде», – дип уйлап алды Габдулла. Кәбир әфәнденең «шәп бит» ләре һәм «ха-ха-ха» лары аны бераз туйдыра башлады.

– Аннан соң бездә музыка юк, – дип дәвам итте Кәбир әфәнде. – Кубызга каршы сугыш ачарга кирәк безгә… һәм европалылар кебек һәрбер гаилә үзендә фортепиано булдырырга тиеш. Ул гына да аз, бездә көйләрне нота белән яза белә торган композиторларыбыз, үзебезнең милли композиторларыбыз булырга тиеш. Әйдәле, мин сиңа үзем чыгарган бер көйне фортепианода уйнап күрсәтим…

Ул, җиңеннән тартып, Габдулланы залга алып чыгып китмәкче иде, ләкин шундук исенә килеп, тиз генә өстәл өстендәге статуэтканы алып чемоданына салды да аны бикләп куйды һәм ачкычны кесәсенә тыкты. Аннары ул, Габдулланы залга алып чыгып, фортепиано янына килде.

– Туганым, тор әле, – диде ул, сеңлесен фортепиано яныннан кузгатып, – мин Габдулла әфәндегә үземнең музыкаль әсәремне уйнап күрсәтим…

Кыз, торып, бер якка китте. Торып киткәндә, ул Габдуллага мәгънәле генә карап алды. Габдуллага бу: «Минем абыйга исегез китмәсен, ул шундыйрак инде», – дигән төсле булды. Габдулла, аңа карап, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды.

Кәбир әфәнде, фортепиано янына утырып, иң элек иркен хәрәкәтләр белән аккордлар алды. Аннан Габдуллага билгеле булмаган ниндидер бер көйне уйный башлады. Берсен уйнап бетереп, икенче куплетка күчкәндә, ул үзенең көчле тавышы белән җырлап алып китте:

 
Минем сөеп җиккән атым
Кара берлән тимеркүк;
Сагынганда айга карыйм,
Ай да ялгыз минем кү-ү-үк.
       Абау ла-а-а,
       Гайшә-ә-ә-әм!..
 

Өчме-дүртме куплет җырлаганнан соң, ниһаять, ул, соңгы нотаны бик нык күтәреп, җырын төгәлләде һәм, нокта куйган кебек, клавишка нык кына сугып куйды да, урыныннан торып, бер зур эштә җиңеп чыккан пәһлеван кебек, Габдуллага карап калды һәм, бераз тыны бетеп:

– Йә, ничек, шәпме? – дип сорады.

– Шәп! – диде үз сүзенә ышаныр-ышанмас Габдулла, ләкин шунда ук ул татар җырының басынкы моңын сагынып куйды. Аңа Кәбир әфәнденең соңгы нотаны күтәреп куюы ни өчендер ошамады.

Бу «шәп!» Кәбир әфәндене яңадан канатландырып җибәрде һәм ул сөйләп алып китте:

– Сиздеңме, татар җырының строен үзгәртәм мин. Мин аңа яңалык кертәм. Мин аңа Европа җырлары төсе бирәм. Итальяннарда Карузо, ә русларда Шаляпин шулай җырлый. Ә син беләсеңме, Габдулла дус, мин озакламый Җаекта үземнең концертымны бирәм. Безгә үзебезнең милли концертларны оештырырга кирәк. Җаекта гына түгел, хәтта Казанда, Уфада, Оренбурда… Шәп фикер бит, ха-ха-ха!

– Шәп фикер, – диде Габдулла. – Һәм сезнең тавышыгыз моңа мөмкинлек бирә. Ләкин сез халык тарафыннан үзләшкән «Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман» кебек көйләрдән башласагыз икән…

– Әлбәттә, әлбәттә! Ләкин алар белән генә чикләнергә ярамый. Безгә үз композициябезне тудырырга кирәк. Татар музыкасын граммофонга яздырырга кирәк, беләсезме шуны?

Габдулланың исенә Алты-биш Сапый килеп төште. Ул беркөн, Габдулланы базарда очратып:

– Килеп чык, Габдулла, мин граммофон сатып алдым, исең китәр! – дип, үзенә кунакка чакырган иде.

Ашарга чакырылып, мөдәрриснең бөтен семьясы белән бер өстәлдә ашка утыргач, аның биредән чыгып китү һәм каядыр – йә Сапый абзый, йә Мирхәйдәр абзый кебек гадирәк семьяга барып, гадирәк өстәл янында утыру теләге тагы да артты. Мондагы аш нинди генә тәмле булмасын, бай һәм тәкәллефле семьяда ул уңайсызланып, читсенеп утырды. Ләкин ул бүген Кәбир әфәнденең чакыруы белән бире куна килгән һәм аның «Бәхетле Мәрьям» дигән руманының эчтәлеген тыңлап чыгарга тиеш иде.

Аштан соң алар Кәбир әфәнденең бүлмәсенә кереп бикләнделәр.

7

Кәбир әфәнде Габдуллага үзенең беренче мәхәббәтен һәм өйләнүен сөйләп бирде. Бик күп гади яратышу һәм гади өйләнешүләрнең берсе иде бу, алып язарлык кызыклы бер әйбер дә юк иде. Кәбир әфәнде бер байның Мәрьям исемле кызына гашыйк була. Кыз да моны ярата. Кызның ата-аналары да егетне үз кияүләре итеп күрәселәре килә, ләкин турыдан-туры аңа үз кызларын димләргә кыймыйлар. Егетне сынар өчен, алар аңа икенче кешенең кызын димлиләр. Юк, егетнең күңеле Мәрьямдә! Ниһаять, егет белән кыз кушылалар. Монда искелек белән яңалыкның да кечкенә каршылыгы чагылып куя. Кызның атасы – искерәк карашлы, наданрак кеше. Кияү – укыган һәм яңа фикерле егет. Бабай белән кияү башта бер-берсен аңлап җиткермиләр. Ләкин тора-бара кызның атасы бөтен мәсьәләдә кияүнең фикеренә кушыла…

Кәбир әфәнде үзе хикәясен бик зур дәрт белән, кабынып һәм көлә-көлә сөйләп бирде.

– Йә, ничек, шәпме? – дип сорады ул.

Арыганлыктанмы, әллә бу мәхәббәт мәсьәләләре әле яшь Габдулланың зәүкын биләп өлгермәгәннәр идеме, ул бу хикәядә «шәп!» дип әйтерлек берни дә тапмады. Кәбир әфәнде, авызын бераз ача төшеп, Габдулланың хикәяне бәяләвен көтеп тора иде. Габдулла җавап бирергә ашыкты:

– Хикәягез әйбәт, ләкин, минемчә, исеме җисеменә бераз туры килеп бетми…

– Нигә туры килмәсен, бик шәп туры килә: «Бәхетле Мәрьям»!

– Мин аны «Бәхетле Мәрьям» дип түгел, «Бәхетле Кәбир» дип куяр идем…

– Юк, юк, «Бәхетле Мәрьям», «Бәхетле Мәрьям»! Аның исеме, һичшиксез, шулай булырга тиеш. Минем үземә ул искиткеч ошый, ха-ха-ха!

«Нәрсәсе белән бәхетле соң ул, сезгә кияүгә чыгуы беләнме?» – дип сорамакчы иде Габдулла, ничектер тыелып калды.

 

– Менә сез шулай мин сөйләгәнчә язып китерегез әле, Габдулла әфәнде! – диде Кәбир әфәнде. – Аннан соң без аны бергә укып чыгарбыз…

– Язып карармын, Кәбир әфәнде, – диде Габдулла, – ләкин берәр нәрсә чыгармы-юкмы, ышандыра алмыйм.

– Чыгуында шик юк, әфәндем! – дип канатландырды аны Кәбир әфәнде һәм өстәп куйды: – Каләм тибрәтү һәм истигъдад[95] сездән, каләм хакы миннән!..

* * *

Укулар тукталган, шәкертләр таралышып бетеп баралар иде инде. Габдуллага үз чаршавы эчендә урын ягыннан да, вакыт ягыннан да иркенчелек туды, һәм ул хикәяне язарга утырды.

Эш бик авыр башланды. Габдулла хикәяне Кәбир әфәнде сөйләгәнчә башлап карады, ошамады. Ул аны сызып ташлап, үзенчә башлады. Бер язды, бер бозды, башлап алып китә алмыйча, дәфтәр читләрен каләм белән сырлап, чуарлап бетерде, кош сурәтләре төшерде. Ниһаять, берни дә чыгара алмагач, каләмен ташлап, мәдрәсәдән чыгып, Чаган буена төшеп китте. Анда, ташып килә торган Чаган өстенә ташлар ыргытып, «беленнәр» ясарга тотынды. Кояшның су өстендә куе шәүләләр ясап елкылдавы һәм талгын гына тирбәлеп торуы Габдулланы тирбәтә башлады… һәм аның башында хикәядән бернәрсә калмады. Ул, иксез-чиксез киңлек эчендә яз ихтыярына бирелеп, сихерләнгән кебек тынып калды…

Яңа бистәгә бәреп кергән Идел ташуына менә шулай карап торган иде ул кайчандыр… Әллә ул аны төшендә күрдеме?.. Ә менә Кырлайда Ия ташыганны ул бүгенге кебек хәтерли… Бусы инде төш түгел… Бу – чын… Андагы су керүләр… Судан чыгып, шомыртка барулар, аннан чикләвеккә… Йөрәк чемер-чемер итә… Әй рәхәт!.. Әйтерсең ул хәзер Чаган буенда түгел, Ия буенда басып тора… Менә, менә хәзер аны әнисе – Зөһрә апа чакырып алыр төсле:

– Габдулла! Кайда югалдың, таманысы!

Ә әтисе белән кырга, тырмага барулар… Сәгъди абзый елмаеп күккә карый: «Бәрәкәте белән килсен инде бу җәй…» Ул вакыттагы авырлыклар да, күңелсезлекләр дә бүген әллә ничек үзенә башка яктырып, салават күпере сыман, төрле төстәге нурлар белән чачакланып торалар… Ә беренче тапкыр мәктәпкә бару… кызларның артыннан чәчүргечләрен тарту… корым белән мыек буяп, мулла абзый булып кыланулар… «Кәлимәтен таибәтен, безнең әнкәй бай хатын»… Ә абыстай, абыстай… Иләнгән он өстенә бармак белән «апара» дип язган беренче язу… Булсын иде әле менә хәзер шул «апара» абыстай!.. «Ярый, Бибизөһрә, калсын, атнага бер пүлән утын, бер шешә кәрәчин китерерсез».

Габдулла мәдрәсәгә йөгерә һәм чыбылдык артына атылып керә. Өстәл янына утырып, ачылып куелган дәфтәрнең чиста битеннән язып алып китә, китә… һәм инде туктала алмый. Ул үзенең абыстайда укып йөрүләрен яза һәм сизенә: Кәбир әфәнде болай сөйләмәгән иде бит. Ләкин ул моны язмый булдыра алмый. Кәбир әфәнде сөйләмәгән иде, дип, боларны язмый калдырса, һичшиксез, хикәянең бер чите китек булачак. Кем сүзе генә булмасын, ул кәгазь өстенә әйбәт төшеп утырган икән, бар, син аны сызып ташлап кара!

8

Ике көн урыныннан кузгалмый диярлек утырды Габдулла. Һәм өченче көнне ул язганын Кәбир әфәндегә укырга алып килде.

– Булдымы?! – дип шатланып каршы алды аны Кәбир әфәнде.

– Белмим, Кәбир әфәнде! Язуын яздым, ләкин куркам, сез ачуланырсыз…

– Нигә?

– Сез сөйләгәнчә итеп булдырып булмады. Хыял бик комачаулады…

Кәбир әфәнденең йөзендә борчылу күренде. Ул бер сүз дә дәшми, әкрен генә тыңларга утырды.

Габдулла укып китте…

Кәбир әфәнденең йөзендә шәүләләнгән болыт тарала, җуела барды, борчылу тынычлануга әверелде, ниһаять, аның йөзендә елмаю пәйда булды, аннан соң ул, Габдулланың укуы белән ләззәтләнеп көләргә тотынды. «Габдулла әфәнде, яшә!», «Афәрин!» дип кычкырып куйды, кайбер урыннарын кайтарып укытты:

– Туктале, тукта, ничек, ничек, дигән? Үзе, көмеш йөзекне бер мыскалдан артык кию дөрес түгел, ди, үзе өч кадаклы көмеш сәгать тагып йөри, ә? Ха-ха-ха! Кайтарып укы әле шул төшен!.. Туктале, яле, тагын бер кайтарып укы: «Урамда кәҗә кычкырса, үзенең яраткан мәзине азан әйтәме әллә дип колак саламы?» Ха-ха-ха! Каян уйлап таптыгыз аны, Габдулла әфәнде? Ха-ха-ха!.. «Мин хатын-кыз белән сөйләшкәндә, кара күзлегемне киям» диме? Ха-ха-ха! Ә теге хатын нәрсә ди, нәрсә ди? «Кит моннан, без бәбәк» диме? «Күзеңә без кадалгыры» ди, ә?! Ха-ха-ха! Ай, Габдулла әфәнде!

Хикәя укылып беткәнче, Кәбир әфәнде көлүдән туктамады, күзләреннән бер туктамый ага торган яшьне сөртә-сөртә, яулыгы манма су булды. Хикәя укылып беткәч, ул, Габдуллага ташланып, аны кочаклап үпте.

– Яшәгез, Габдулла әфәнде! Сездән, һичшиксез, даһи бер язучы чыгачак, менә мин әйткәние диярсез! Бу китап үзе генә дә сезнең исемне мәңге калдырырга җитәчәк.

Яхшы сүз ишетергә зар булып яшәүче һәм тәмле сүзгә балавыз кебек эреп китүче Габдулланың үзе өчен дә хәтта бу сүз артыкка китү булып күренде һәм ул тизрәк акланырга ашыкты:

– Кәбир әфәнде, бу, беренчедән, сез әйткәнчә, даһиларча язылган әйбер түгел, икенчедән, бу бит сезнең хикәя…

– Ничек минем?

– Ягъни сез сөйләгән хикәя. Сезнең тәрҗемәи хәл…

– Ә, әйе, әйе… Ләкин моны бит сез яздыгыз, шуңа күрә сез үк моның өстенә «Габдулла Тукаев» дип кул куярга тиеш.

– Юк!.. Кулны сез куярга тиеш… Хикәя – сезнең тәрҗемәи хәл һәм «мин» дип беренче шәхес исеменнән язылган… Сезнең тәрҗемәи хәл өстенә мин кул куялмыйм…

– Мин дә кул куялмыйм, чөнки моны мин язмадым…

Ниһаять, хикәянең өстенә берәүнең дә исемен куймаска, әгәр дә басылып чыга-нитә калса, наширнең генә исемен куярга дигән карарга килделәр.

Аннан соң тагын бәхәс чыкты. Кәбир әфәнде куен кесәсеннән калын бумажнигын чыгарып, аннан шыгырдап торган унар сумлык ике кызыл кредит кәгазе алды һәм аны Габдуллага сузды:

– Бусы – хезмәт хакы.

Габдулла алмады.

– Сез нишлисез, Кәбир әфәнде? Нигә шулхәтле? Мин моны язганда, бернинди хезмәт җәфасы сизмәдем, киресенчә, моны язу миңа чиксез ләззәт кенә бирде.

– Юк, юк, кире какмагыз! Һәр әдип үзенең хезмәте өчен каләм хакы ала һәм бу – гонорар дип атала.

– Алайса, аның биш сумы да җитәр…

Кәбир әфәнде, көчләп диярлек, әлеге ике билетны Габдулланың кесәсенә салды.

Кәбир күп юанып торырга яратмый, уйлаганны шунда ук эшкә ашыра торган кеше иде. Шуңа күрә ул озак уйлап тормады, җыенды да Петербургка китеп барды. Бердән, аның атасының Петербург ахуны Гатаулла хәзрәткә ниндидер китаплар сорап язган йомыш хатын тапшырасы һәм ул китапларны алып кайтасы бар иде. Икенчедән – һәм бусы аның Петербургка баруының төп сәбәбе иде – хикәяне Петербургта цензурадан тиз генә уздырып, шунда ук бастырып алып кайтырга кирәк иде. Югыйсә Казанның Университет, Черков яки Кукубин типографияләрендә йә Оренбург типографиясендә бастыру мәшәкатьлерәк, цензура анда китапны әллә ничә айлар йөртә, ә Кәбир әфәнде көтәргә яратмый иде.

9

Унар сумлык ике кызыл билетны үз кесәсендә үзенеке итеп тою Габдуллага башта бик сәер булды. Ул үз гомерендә бервакытта да мондый зур акчага ия булганы юк иде әле. Аннан соң көтелмәгәндә килеп чыккан акча бит әле бу. Мондый акчаны табар өчен, ничәмә айлар буенча ничә мичкә су ташырга, яки җир казырга, яки балалар укытырга кирәк. Аннары авыр хезмәтне башкарганнан соң көтеп алынган акча, ничә әйтсәң дә, үзенең иң баштагы бәясен җуя. Алынасы акча кешенең күңелендә әллә ничәмә төрле кирәк-яракка алдан ук бүленеп беткән, җитмәгән, «аһ, тагын шулчаклы булсачы!» дигән үкенеч тойгысы тудырып өлгергән була. Шуңа күрә ул кешенең кулына диңгездән бер тамчы булып килеп керә һәм «әһ» дигәнче эреп-таралып бетә. Ярлы кеше акчаны кесәсеннән чыгарасы килми күпме генә кысып торса, акча шулкадәр аның кесәсеннән җиңел шуып чыга. Аның өчен ярлы кесәсендә тынычлык юк. Шуңа күрә «Ярлы кешенең акчасы әтәч булып кычкыра» диләр. Байның эше башкача. Аның акчасы магнит кебек үз янына икенче акчаны тарта. Акчаны акча ясый. Байның акчасы әтәч булып кычкырмый, оясыннан бер күгәрчен булып мыштым гына очып чыга да ун күгәрчен ияртеп алып кайта…

Габдулланың кесәсендәге егерме сум хәзер бер әтәч булып түгел, йөз әтәч булып кычкыра:

– Габдулла, син хәзер нинди бай! Син хәзер күптәнге хыялыңны җиренә җиткерәсең, чыгасың да базардан менә дигән штиблет алып киясең! – дип кычкыра бер әтәч.

– Штиблеттан дөнья хәтле акчаң артып кала әле синең, син әле өстеңә менә дигән бер кыска пиджак алып кия аласың, – дип кычкыра икенче әтәч.

– Син хәзер үзең теләгән китапны толчок чүплекләреннән актарып түгел, Михайловскидагы китап магазинына кереп сайлап ала аласың, – дип кычкыра өченче әтәч.

– Сынатма, сынатма, «Дюшес» папиросының адвокатлар тарта торган иң шәп сортын алып кабыз! – дип, ядәчен киерә үҗәт бер көзге әтәч.

Габдулла Михайловский буйлап бара. Аның кесәсендә ике кызыл билет. Ул кулы белән кесәсенә кагылып ала, һәм тегеләр шыгырдап куя. Габдулла кинәт үзендә ниндидер бер тыелгысыз көч сизә. Аны горурлык, әйе, әйе, горурлык чолгап ала. Ул күкрәген киерә төшә. Урамда баручы кешеләргә карап: «Минем кесәдә нихәтле акча, ә бу җүләрләр шуны белмиләр», – дип уйлый ул һәм аның көләсе килә. Ничек ул моңа кадәр белми йөргән: күкрәген һәм корсагын киереп, борынын чөеп йөрүчеләрнең сине баса торган мәһабәте ул берни түгел икән, ул тик бары кесәләрендәге акча чөйдерә икән аларның борыннарын!..

Габдулла аяк киемнәре магазинына керә. Прилавка артында торучы һәрбер кергән кешегә: «Пожалуйста, ни боерасыз?» – дип, кырык тапкыр иелеп каршы алучы приказчик Габдуллага күз кырые белән генә карап куя. «Бу да покупатель булып кергән була бит әле, акчасыз галах!» – дигән сыман тоела ул Габдуллага. Ә Габдулла эчтән генә аңардан көлә: «Менә мин күрсәтим әле сиңа, акчасыз галахны!» – ди ул һәм приказчикка кыю гына мөрәҗәгать итә:

– Покажите мне штиблеты!

Приказчик, теләр-теләмәс кенә, аның алдына арзанлы ботинкалар китереп куя.

– А нет ли получше?

Приказчик, гаҗәпләнебрәк, Габдулланы күзләре белән үлчәп ала һәм өске шүрлеккә үрелә төшеп, яхшырак штиблетларны алып, Габдулла алдына куя. Габдуллага кунычы резин белән тарттырылган, шул ук вакыт шнур белән бәйләнә торган бер штиблет ошый.

– Сколько стоит такой? – дип сорый ул.

Бу – товарны сатулашып сата торган магазин. Приказчик, бу егетнең бик озак сатулашасын белеп, штиблетның үз бәясеннән күрәләтә арттырып сорый. Ләкин Габдулла, сатулашып, бу приказчик алдында үзенең дәрәҗәсен төшерәсе килми, ул шундук аңа:

– Төреп бирегез! – ди.

Приказчик Габдуллага күзен тутырып карый, һәм аның тәкәбберлегеннән бернәрсә калмый. Ул, тавышын мөмкин хәтле төчеләндерергә тырышып һәм Габдулла алдында иелә төшеп:

– Бәлки, сез киеп карарсыз, – ди.

Габдулла сер сынатмауның соңына хәтле бара һәм коры гына:

– Нет уж, чего там, заверните! – ди.

Габдулла ботинкаларны төрдереп ала да, аларны култык астына кыстырып, ишеккә юнәлә һәм үзе сизә: приказчикның гаҗәпсенгән күзләре аның аркасына тишәрдәй булып кадыйлар. Ул гәүдәне мөмкин хәтле төз сакларга, адымнарны саташтырмый, эре генә басарга тырыша. Әмма артындагы күзләр аны рәхимсез бораулыйлар. Ишек тоткасына тотыныйм дигәндә генә, Габдулланың аяклары чалшаеп китә һәм ул абынып куя.

– Извиняюсь! – ди ул ни өчендер һәм кем алдындадыр, аннан тиз генә чыгып китү ягын карый…

Аннан ул тагын урам буйлап китә. «Әтәчләр» инде хәзер барысы берьюлы «гөж!» килеп кычкыралар. Габдулла Шубников һәм Логашевларның әзер кием магазинына керә.

Приказчик аның кул астында аяк киеме магазинында пөхтә итеп бәйләнгән төргәкне күреп ала һәм кырыкка сына:

– Пожалуйте-с!.. Что вам угодно-с? Пальто? Пид-жак-с?

Юк, бу приказчик товарны шул килеш кенә төреп бирергә теләми. Ул бөтен түземлек белән Габдулла алдына әллә ничә пиджакны җәеп сала һәм берәм-берәм аларны кидереп карый. Габдулла, кәгазь этикеткалары асылынып торган пиджакны киеп, көзге алдында басып тора, ә приказчик аның тирәсендә әйтерсең аякларда түгел, пружиналарда басып, сыгылгалап йөри, йомшак кына итеп пиджакның итәкләрен тартып куя, җилкәсенә басып ала.

– Прелестно-с! Как на вас шито-с!

Бу кадәре тәкәллефтән Габдулла каушап кала, үзен көзгедән күрмәс була, киемнең ничек утырганын да сизми, бары авыз эченнән үзалдына кабатлый:

– Йа Хода! Акча нишләтә, акча нишләтә?!

Төргәкләрен күтәреп магазиннан чыга да, ул бакалея кибетенә кереп, чәй, шикәр, калач, хәлвә, йөзем кебек әйберләрне берьюлы күп иттереп ала.

«Мул булсын, апаларга күчтәнәч итеп алып барырмын. Суфины да сыйларга кирәк», – дип уйлый ул. Әлеге «үҗәт әтәч» аны Егор хәлфә янына кереп чыгарга кыстый, һәм Габдулла аннан бер бутылка сыра эчеп чыга.

 
94Мәфһүм – эчтәлек.
95Истигъдад – зирәклек, сәләтлелек.