Tasuta

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

12. «АНА ШӘҺӘРЕ»

Алмасбану ана белән очрашу шатлыгы бу төнне Данирны йоклатмады.

– Син минем өметемне акладың. Вәгъдәңне җиренә җиткердең. Рәхмәт, улым Данир, – диде, аның чәчләрен сыйпап, карт ана…

Гаскәр бу үзәнлектә өч көн ял итте. Кыр киекләре аулап, итләр пешереп, зур табын корылды. Алмасбану ана белән очрашу иң шатлыклы бәйрәмгә әйләнде. Икенче көнне гаскәр артыннан «Йөрәклеләр иле» нең аксакаллары белән бергә ил агасы Җантимер һәм Айгүзәл килеп җиттеләр…

Данирның өч өмете бар иде: беренчесе – Айгүзәлнең терелүе, икенчесе – Алмасбану ана белән күрешү, өченчесе – туган йортын кайтып күрү.

Айгүзәл терелде, әмма авыруыннан телсез булып калды. Данир, бу хәл белән бик борчылып, Айгүзәл өчен көн-төн кайгырды. Җантимер карт үзенең кызын Данирга бирергә бик куанып риза булды. Әмма Данир кызның ризалыгын аның үз авызыннан, үз теленнән ишетәсе килә иде. Айгүзәл, үзенең күзләре белән моны әйтә алса да, теле белән һаман әйтә алмады…

Данирның икенче өмете Алмасбану ана белән исән-сау очрашу иде. Бу икенче өметенең үтәлүе аның беренче өметенең тулысы белән үтәлүенә сәбәп булды. Алмасбану ана үзенең йөз җитмеш төрле авыруга дәва итеп җыйган үләннәр һәм ташлар ярдәме белән өч көн эчендә Айгүзәлне телле итте. Айгүзәл, элеккедән дә матуррак тавыш белән телгә килеп, Алмасбануга әйтте:

– Анам! Син, безгә улың Данирны җибәреп, безне илле иттең, шәфкатең белән мине телле иттең. Хәзер мин синең теләгеңнән беркайчан да чыгасым юк. Әгәр син безнең Данир белән кушылуга риза булсаң, минем гомерлек өметем шул иде… – диде.

Алмасбану, Айгүзәл белән Данирны үзенең кочагына алып, икесенең дә чәчләреннән үпте, һәм аның карт күзләреннән шатлык яше тамды.

Данирның өченче өмете үтәлмәгән иде әле. Аның туган йорты ерак һәм ул анда калган ата һәм анасының исәнлекләре турында берни дә ишеткәне юк иде. Ул һәрбер читтән килгән кешеләрдән, әсир итеп алынган хан кешеләреннән һаман шул турыда сорашты. Хан-баскак аның ата-анасын эзләтүен күптән ишетеп белгән иде. Ул киткән чагында Кара Мөгезгә шундый боерык әйтеп калдырды:

– Мин «Үлмәс батыр» ның туган йорты аша узачакмын. Минем ишетүемчә, анда бер «Кара батыр» дигән гаять көчле карт пәһлеван бар икән. Кара батыр моңарчы һичкем тарафыннан җиңелмәгән һәм җиңеләчәк булмаганга, «Җиңелмәс батыр» дип аталган, имеш. Мин хәзер аны Үлмәс батырга каршы котыртырмын һәм аларны алыш мәйданында очраштырырмын. Шулай итми, без Үлмәс батырдан котыла алмабыз… Ләкин кайбер хәбәрләргә караганда, мин ул Кара батырны Үлмәс батырның атасы булмагае, дип куркам. Әгәр бу дөрес булып, атасы һәм улы бергә кушылсалар, аннан соң безгә җир өстендә урын бетте дигән сүз. Шуңа күрә хәзер үк «Үлмәс» кә аның атасы күптән үлгән дигән хәбәрне ирештерергә кирәк. Калганын мин үзем эшләрмен… – диде.

Үзәнлек ике биек тау арасында булып, уртасында диңгезгә коя торган зур гына елга ага, елганың ике ягы чикләвек һәм чыршылык белән капланган бик матур урын иде. Алмасбану ананың әйтүе буенча, йөз җитмеш авыруга дәва булган үләннәрнең бик күп төре шунда үсә, шешләрне кайтара торган һәм җирдә бик сирәк очрый торган күкташ, сары таш, айташ шушында табыла; шуның өстенә елганың өске ягында куе урманлыклар булып, анда кыр киекләренең иң затлылары көтү-көтү булып йөриләр иде.

Данир өчен бу үзәнлек өч зур вакыйга белән данлыклы иде. Беренчесе – Данир атасы белән шушы үзәнлек янында аерылышты. Икенчесе – Данир Алмасбану ананы шушында тапты. Өченчесе – Данир дошманның соңгы явын шушы үзәнлектә тар-мар итте. Шушы данлы өч вакыйганың истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән һәм үзәнлекнең аучылык һәм игенчелек өчен уңай икәнен искә алып, Данир шушында яңа шәһәр салдыра башлауны ил киңәшенә куйды. Ил киңәше моны кабул итте.

Икенче көнне ул Җантимер карт белән бөтен үзәнлекне әйләнеп чыкты һәм шәһәрне ничек кору турында киңәште. Шәһәр салу эшенә башлап ханның әсир төшкән явын куштылар:

– Безнең шәһәрләрне һәм авылларны җимерә белдегез, менә төзи дә белегез, – диделәр аларга.

Өченче көнне үзәнлеккә ташлар, агачлар ташу эше башланды, җирләр казылды, чик баганалары утыртылды… Шәһәрнең беренче ташын куюны Алмасбану анадан үтенделәр һәм булачак шәһәрне аның хөрмәтенә «Ана шәһәре» дип атарга тантаналы карар кабул иттеләр.

Анасын тапкан, Айгүзәлнең үз теле белән ризалыгын ишеткән, дошманның калдык сафларын тар-мар иткән Данирның күңеле гаять күтәренке иде. Ул хәтта үзенең күптән кулына алмаган кураен алып, кичке эңгер күләгәсендә якыннары өчен шулай дип җырлады:

 
Ял иңде йөрәгемә,
Ирештем теләгемә,
Ил анасы әбкәемне
Мин таптым шушы җирдә…
Үлгән идем, гәүдәмне
Ул терелтте яңадан.
Ул кайтарды тормышка,
Котылдырды ярадан.
Газиз әбкәм җан бирде,
Исем бирде, дан бирде,
Икмәксезгә нан бирде,
Илсезләргә ил бирде,
Айгүзәлгә тел бирде…
 

Ләкин Данирның шатлыгы озакка бармады. Икенче көнне үк аның башына зур һәм авыр кайгы төште.

Бу болай булды. Үзәнлек уртасына әсирләрне җыйдылар. Алар шушы көннән башлап шәһәр салу эшенә керешергә тиешләр иде. Данирның күңеле күтәренке һәм әсирләргә карата аның ачуы бөтенләй басылган иде инде. Шуңа күрә ул аларга мөмкин кадәр йомшак дәшәргә тырышты:

– Менә шулай. Әгәр дә сезнең һәркайсыгыз шәһәрне салу эшендә тиешле өлгерлек һәм тырышлык күрсәтсә, без эшне тизрәк бетерербез һәм сез туган йортларыгызга тизрәк кайтырсыз… Мин үзем дә сезнең белән бергә эшләшермен. Минем дә менә сезнең кебек үк туган йортыма кайтасым һәм ун ел күрешмәгән әтием белән әниемне күрәсем бар…

Әсирләрдән берсе кинәт кычкырып елап җибәрде. Данир, аңа таба борылып:

– Сиңа нәрсә булды? – дип сорады.

Әсир күзен төкереге белән чылатып өлгергән иде:

– Үтерегез мине һәм сөякләремне шушы салыначак шәһәрнең нигезенә күмегез, бөек башлык! Шәһәрегезнең бәрәкәтле, уңышлы булып үсүенә, киңәюенә сәбәп булсын!

– Юк, без кайбер ыруларның бу борынгы гадәтләрен кире кактык. Безнең ил кеше сөякләреннән башка да үсәчәк һәм киңәячәк… Нигә син алай бик тиз үзеңне корбан итәргә әзер торасың, Кара гаскәр сугышчысы?

– Мин сугышчы түгел, мин Кара гаскәрнең йөзбашы Кара Мөгез… Үземне корбан итәргә әзер торуымның сәбәбе шул: миңа хәзер барыбер…

– Ни өчен барыбер? Синең үз илең, үз якыннарың белән күрешәсең килмимени?

– Алар юк минем…

– Кайда алар?

– Туган җирем «Якты үзәнлек» не җир тетрәү һәлак итте, туганнарым һәм якыннарым шунда харап булдылар.

«Якты үзәнлек» тә җир тетрәү дөрес, ләкин ул урын Кара Мөгезнең туган җире булу чеп-чи ялган иде.

– «Якты үзәнлек» димсең? Диңгез буйлап кояш чыгышына таба өч көнлек юлда Алпантау итәгендә утыра торган «Якты үзәнлек» не әйтәсеңме?

– Әйе.

– Соң, ул минем туган җирем бит, – дип кычкырды Данир…

– Син кем улы, бөек башлык? – дип сорады Кара Мөгез.

– Мин Азат Мәргән белән Болан кыз улы…

Кара Мөгез башын кинәт түбән иде.

– Син аларны беләсеңме? – дип сорады Данир.

– Анда мин белмәгән кеше юк… Ләкин кемне генә тотып сорама, ул илдән берәү дә исән калмады, – диде Кара Мөгез…

Данирның якты көнен кара болыт басты. Димәк, аның өченче өмете тормышка ашмады… Ул туган җирсез, атасыз һәм анасыз калды…

Төн булып, бөтен халык тирән йокыга талгач кына, Данир үзенең кайгысына ирек бирде, аның күзеннән кайнар яшьләр акты… Алмасбану ана уяу иде, ул Данир янына килде һәм, аның башын ике кулы белән тотып, яшьле күзләреннән үпте һәм әйтте:

– Кайгырма, улым. Ил хәбәре түгел, тел хәбәре. Үзең барып, бу хәлнең дөреслеген аныкламый торып, яшь тамызырга ашыкма, егет бул!

Икенче көнне Данир шәһәр төзү эшен Җантимер карт белән Бөркетбатырга тапшырды, үзе, кырык егет ияртеп, туган җиренә таба юл тотты. Өч тәүлек дигәндә, алар Алпантау итәгендәге «Якты үзәнлек» нең өстенә килеп чыктылар.

13. «ЯКТЫ ҮЗӘНЛЕК» ТӘ

«Якты үзәнлек» кә килеп җитүе белән, Хан-баскакның беренче эше Азат Мәргәнне эзләп табу булды. Үзенең өе ташкын һәм җир тетрәү белән җимерелгәннән соң, Азат Мәргән белән Болансылу күршеләре белән бергә «Якты үзәнлек» тән ярты көнлек юлда тау итәгенә урнашканнар иде. Азат Мәргән башта Хан-баскакны кабул итмәде:

– Ханнардан миңа бик күп илче килде. Мин аларның һәммәсен кире кайтардым, аларның ил басу, халык талау эшләренә минем катнашым юк, – диде Азат Мәргән.

Хан-баскак үзенең мәкер авын әкрен-әкрен Азат Мәргән тирәсенә кора башлады.

– Мин үзем нәкъ син уйлаганча ук уйлыйм, Азат Мәргән, – диде Хан-баскак, – канечкеч ханнардан безнең кебек ярлы ыруларга көн калмады… Бигрәк тә безнең ил батыры Данир Мәргән үлгәннән соң…

– Кем, кем үлгәннән соң дидең син? – дип кайтарып сорады Азат Мәргән.

– Данир батыр исән чагында ханнар ярлы ыруларга кул ягарга куркып, тетрәп тордылар. Ханның ялланып җибәрелгән үтерүчесе аны үтергәннән соң…

– Син юкны сөйлисең, кунак. Әгәр син сөйли торган Данир Азат Мәргән улы булса, аны берәү дә үтермәде, ул үзе үлде, һәм аның үлемендә гаепле кеше мин, аның атасы, – диде Азат Мәргән.

Хан-баскак гаять гаҗәпләнгән булып сикереп торды һәм түбәнчелек белән җиргә кадәр иелеп болай диде:

– Сәлам булсын сезгә, безнең данлы ил пәһлеваны Данир батыр кебек ул җиткергән атага! Ләкин сез ялгышасыз, хөрмәтле Азат Мәргән! Сезнең улыгыз үлмәде, ул әбисе Алмасбану ярдәме белән үлемнән калды, ул егет булып җитте, ул, ил ире булып, зур эшләр күрсәтте. «Өркәкләр иле» н ул ханга каршы күтәреп, бик күп ыруларны үз артыннан ияртте… Хан гаскәрен җиңде, «Өркәкләр иле» н «Йөрәклеләр иле» нә әйләндерде…

– Син Үлмәс батыр турында сөйлисең, кунак! – диде Азат Мәргән…

– Юк, мин сезнең улыгыз Данир батыр турында сөйлим…

– Димәк, минем улым Данир исән?!

– Юк, ул вафат, һәм аның үтерүчесе менә хәзер «Үлмәс батыр» дип дан алган гаскәр башлыгы…

Азат Мәргән бөтенләй аптырауда калды.

Хан-баскак дәвам итте:

– Һәрбер батырның бер көндәше була. Көнчелек күзләрне сукырайта. Ул илнең менә дигән алтын кебек кешеләрен дә кызганмый… Менә шундый көнче бер йөзбаш үтерде синең улың Данирны… Данир батырның исеме илләрдән илгә, телләрдән-телгә таралып өлгерүен генә көтеп торган кебек, явыз көнче аны үтерде дә, аның исемен һәм данын үзләштереп, үзен «Үлмәс батыр» дип атады… Уйлап карагыз, әгәр Данир батыр хәзерге көнне исән-сау булса, сезнең янга кайтмый, сезне күрми түзә алыр идеме? Без һәммәбез беләбез: атасы һәм анасының исеме аның теленнән бервакытта да төшмәде… Ул һәрвакыт аларны кайтып күрү теләге белән янды… Насыйп булмады мәрхүмгә, – диде Хан-баскак һәм елап җибәргән булды.

 

Шулвакыт күршеләр йөгереп керделәр һәм, тау түбәсендә торган кырык атлыга күрсәтеп:

– Азат Мәргән ага! Кырык атменәре белән Үлмәс батыр ил агасын эзләп йөри. Бусагагызны күрсәтикме? – дип сорадылар.

Хан-баскак тиз генә элеп алды:

– Улын үтерде, инде хәзер атасына үрмәли ул кара елан. Якын да җибәрмәгез, Азат Мәргән! Сак булыгыз, Азат Мәргән!

– Юк, мин улымны үтергән кеше белән очрашырга тиешмен. Ул минем дошманым, дошманнан качу минем гадәт түгел, – диде Азат Мәргән һәм үзенең сугыш киемен киенә башлады.

Хан-баскак сикереп торды:

– Син дөрес эшлисең, Азат Мәргән, ул җинаятьченең гомеренә син хуҗа… Кичерим дисәң – кичерә аласың, үтерим дисәң – үтерә аласың. Ләкин мин сиңа бер киңәшне генә әйтим. Берүк, үзеңнең исемеңне яшер, Данирның атасы икәнлегеңне әйтмә… Югыйсә ул синнән куркыр һәм очрашырга теләми качып китәр…

– Ярый, – дип риза булды Азат Мәргән, – минем исемем Кара батыр булыр, хәтта мин аңа үземнең йөземне дә күрсәтмәм.

– Ярый, мин сезнең арадаш булырмын, – диде Хан-баскак, – калганын мин үзем башкарырмын.

Хан-баскак, өйдән чыгып, янына үзенең Ямай дигән киңәшчесен чакырып алды һәм шыпырт кына аңа болай диде:

– Ямай, хәзер үк син Данир батыр янына барырсың һәм аңа аның атасы Азат Мәргәннең үлгән хәбәрен әйтерсең… бусы бер. Аннан соң син: «Бу илнең хуҗасы Кара батыр синең бу илгә килеп чыгуыңа бик нык ачулана һәм ул сине кара-каршы бергә-бер алышка чакыра», – диярсең… Бар!

Ямай, сугыш киемен алыштырып, шушы «Якты үзәнлек» кешесе булган булып, Данир янына килде һәм Хан-баскак әйткәнчә сөйләп бирде.

Данир тирән сагышлы уйга чумды. Ата хәсрәте аны бөтенләй басты, күз төпләре кара янды, маңгаена ике тирән җыерчык чыкты.

– Күмелгән урынын күрсәтегез миңа атамның, – диде ул бераздан соң. Ул инде Кара батырның үзен алышка чакыруын да оныткан иде. Ямай, шуны гына көтеп торган кебек, Данирга якынлашты һәм аның колагына шыпырт кына болай диде:

– Минем сезнең алда сер саклыйсым килми. Сезнең атагызның күмелгән урынын берәү дә белми. Аны фәкать Кара батыр үзе генә белә.

– Ничек алай? Нигә аны «Кара батыр» гына белә?

– Кара батыр – аның үлеменә сәбәпче булган кеше. Әйе, әйе, ул аны үтерүче. Менә ни өчен аны ул гына белә.

Данир урыныннан сикереп торды. Ачуыннан аның күзләре ут чәчә иде.

– Алып барыгыз мине Кара батырга, мин аңардан атамның канын сорарга тиешмен.

Мәкерле Ямай Данирның мондый кызулык белән Кара батыр өстенә кинәт ташлануын тиешле тапмады. Чөнки бу рәвештә очрашу ата белән улның бер-берсен тануларына мөмкинлек ача иде. Шуңа күрә ул болай диде:

– Хөрмәтле Данир батыр, әгәр дә сез аны бу сүзләрегез белән куркытсагыз, ул сезнең белән сөйләшергә генә түгел, очрашырга да теләмәс. Аны качырмас өчен, сезгә бер сүз дә дәшмәскә, үзегезнең кем икәнлегегезне белгертмәскә һәм алыш мәйданында тавыш-тынсыз гына аның эшен бетерергә кирәк.

Данир моңа риза булды. Хан-баскак һәм аның ярдәмчесе Ямай арадашлыгы белән, икенче көн кояш чыгуга, даннары еракларга таралган ике гаять зур батырның моңарчы күрелмәгән бергә-бер алышы билгеләнде.

Алыш турындагы хәбәр тирә-як ыруларга кадәр таралып өлгергән һәм, икенче көнне кояш чыгуга, «Якты үзәнлек» нең зур мәйданы халык белән тулган иде. Ниһаять, халык уртасындагы зур түгәрәк эченә икесе ике яктан Кара батыр һәм Үлмәс батыр килеп керделәр.

Алыш башланды.

Башта шактый тыныч башланган көрәш, тора-бара, кискен төскә керде. Батырлар, көчләренең тиңлеген белеп алу белән, бер-берсенә юлбарыслар кебек ташлана һәм бер-берсен өзгәли, йолкый башладылар. Алар берсен берсе күтәреп бәрәләр, бер-берсенә ябышкан хәлдә аунап-тәгәрәп китәләр. Егылган урыннарында аз гына тын алып ятканнан соң, яңадан сикереп торалар, яңадан бер-берсе өстенә ташланалар иде. Сугыш көн буена барды. Кояш офык артына төшеп яшеренү белән, мәйдан корып йөрүче ил агалары һәм аксакаллар көрәшне туктатырга ишарә бирделәр. Батырлар икенче көнне кояш күтәрелү белән көрәшне дәвам иттерергә булып аерылыштылар.

Икенче көнне көрәш шулай ук көн буена дәвам итте һәм шундый ук нәтиҗә белән бетте. Картлар һәм аксакаллар көрәшнең соңгы көне итеп тагын бер көн билгеләделәр.

Өченче көн мәйданга җыелган халыкның иге-чиге юк иде. Алыш хәбәрен ишетеп, күрше ырулардан гына түгел, бик ерак ырулардан ат менеп килделәр. Бу хәбәр «Ана шәһәре» нә дә барып җитте.

Төш авышуга, батырларның бер-берсен җиңә алмау ачулары гадәттән тыш кабарган иде. Алар көрмәкләшеп, берсе дә аста калырга теләмәстән, тәгәрәшеп киттеләр. Шулвакыт ниндидер уңаен табып, Данир терсәге белән җиргә таянды, һәм карт Мәргән аны әйләндерә алмады. Алар икесе дә еш-еш сулаган хәлдә кабыргаларында ятып калдылар. Данир карт Мәргәннең муеныннан борып тоткан хәлдә кузгалыш ясарга теләп карады, ычкына алмады.

– Тукта, – дип гырылдады карт Мәргән, аның күзе Данирның беләк бөгелешендәге ике кара ноктага төште. – Син кем? – дип сорады ул кинәт.

– Мин сине җиңәргә туган батыр, – дип җавап бирде Данир.

– Сиңа мине, миңа сине җиңү юк.

– Каян беләсең?

– Беләм. Мин үземә алдан хәбәр ителгән ишарәне таптым.

– Кайда ул?

– Ул синең беләк бөгелешеңдәге ике кара миң төрткесе.

– Ул минем әтиемнән мирас – куш миң.

– Кем синең әтиең?

– Минем әтием җиңелмәс Азат Мәргән… Ә син кем?

– Улым! – диде, йөрәгеннән чыгарып, карт Мәргән, – кулыңны ычкындыр да минем уң беләгемдәге кара яулыкны ерт.

Данир, тиз генә кулын ычкындырып, картның беләген бәйләгән кара яулыкны ертып ыргытты һәм, аның беләк бөгелешендә үзенеке кебек үк ике миң төрткесе күреп, бераз үз күзләренә ышанмый торды. Аннан аягына торып баскан атасының муенына сарылды…

Ерактан күзәтеп торучылар башта берни дә аңламый бер-берсенә караштылар. Аннан ике батырның янына ук килделәр.

Бөтенесе хәлне аңлады. Халык арасыннан Данирның әнкәсе Алмас Иркә килеп чыкты һәм улының муенына ташланды. Халык бу гадәттән тыш очрашудан килеп туган гаҗәп зур мәхәббәтнең шатлыгын һәм данын күтәреп алды. Алыш мәйданы бәйрәм һәм тантана бәйрәменә әйләнде.

14. ӘКИЯТНЕҢ СОҢЫ

Бәйрәм атналар буе сузылды. Ул арада, Данирның чакыртуы буенча, Алмасбану ана, Айгүзәл һәм Җантимер карт «Якты үзәнлек» кә килделәр. «Якты үзәнлек» тә Данир белән Айгүзәлнең зур туе булды. Карт Мәргән үзенең иске йортыннан сакланып калган юлбарыс тиресен һәм болан мөгезен кыз белән кияү керәчәк өйнең ишегенә алып килде һәм тирене бусагага түшәп, мөгезне ишекнең башына беркетте. Бу аның Болан кыз белән башланган гаҗәп тормышының данлыклы рәвештә дәвам итүен аңлатырга тиеш иде. Һәм Данир белән Айгүзәл, «Ана шәһәре» салынып беткәнче, шушы йортта торып калдылар һәм рәхәт гомер кичерделәр.

Хан-баскак һәм Ямай качып котыла алмадылар. Аларны үзләренең үк исән калган сакчылары халык кулына тотып бирделәр.

Юлбарыс елының язы керү белән, Алмасбану ана кызы Алмас Иркә һәм кияве Азат Мәргән, туруны Данир батыр һәм килене Айгүзәл белән бергә тантаналы рәвештә «Ана шәһәре» нә күчеп килделәр.

Тимерче Җантимер кул астындагы «Йөрәклеләр иле» ндә, шулай итеп, тагын «Якты үзәнлек» һәм «Ана шәһәре» дигән гаять бай һәм зур ике шәһәр артты.