Tasuta

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

«Иң әүвәл кирәк нәрсә…»

 
Иң әүвәл кирәк нәрсә иман дигән,
Ахирәт эшләренә инан дигән;
«Хода кичәр» дигән менән эс[729] бетмәйде,
Иман шартын өйрәнмасә – Ибан дигән1+.
Икенче кыйммәт нәрсә күңел дигән,
Күңле бозык адәмнән түңел[730] 2+ дигән;
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза – күмел дигән!
Өченче кыйммәт нәрсә гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфикъ җагы такыр дигән;
Аз эшкә ачуланып, динен бозар,
Иманын көферлеккә сатыр дигән3+.
Дүртенче кыйммәт нәрсә шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер дигән;
Җаткан җирдән «Ходай кичәр» дигән – хурлык,
Сәбәб эзләп, төз җул менән җөгер дигән!
Бишенче кыйммәт нәрсә әдәб дигән,
Әдәб дигән – мәхәббәткә сәбәб дигән;
Көферлек әдәбледә тормагандай,
Әдәбсездә иман тору гаҗәб дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табыр дигән;
Һәр эшдә сабырсызның төбе – хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!
 
* * *
 
Үткән җук алдымызда хәүф-хәтәр,
Бу халык белә тора гафил җатар;
Гъәфләтдән уяну җук, оялу җук, —
Кәрваннар үтеп җатыр катар-катар[731].
Гыйбрәтләр күз алдында күреп җатыр,
Кулымин[732] канча адәмде күмеп җатыр;
Күп күрдек кабер казган җегетләрне, —
Арасында һәзел-уен тулып җатыр!
Ни файда аһ органдай үлгәндәй соң,
Эш үтеп, гүр газабын күргәндәй соң,
Алладан курку дигән кайда калды
Зар җылар урынларда көлгәндән соң?!
Иманның бер шартыннан: хәүф-зарлык[733],
Булмаса хәүф-зарлык – көфер барлык;
Танар көн исемезде[734] алдымызда,
Хәзрәтдән «Вәмтазу!» дип килсә җарлык[735]
Адәме бол замандың булды сундай[736],
Бу халык бу холыкмин[737] һәргиз уңбай[738]:
Дин җагына артык күңел куялмайды, —
Дөньяга зирәклеге Әфлятундай!4+
Җаксылар Хакъдан күңел аудырмаган[739],
Җаманга Ходай рәхмәт җаудырмаган;
Белемсез үзе белмәс, җүнгә күнмәс, —
Холкы тинтәк сыердай саудырмаган!
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен,
Эчтә тулып җатмасын сасык эрен.
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, —
Булмаса, файда бирмәс коры белем!
Белмәгән казакъ да бар, нугай да бар,
Иң әүвәл иман гыйльмен уңайлап ал!
Китабны, фәрештәне, пәйгамбәрне —
Коры атын белү менән ни файда бар?!
Өйрәнең меллалардан моны сорап,
Булмасын мөселманмын дигән корат[740];
Сурәтдә мөселмандай күренсә дә,
Ахирәт файдасына – мәгънә морад!
 
* * *
 
Айтамын үгет кылып казакъ халкын,
Күңлеңез дин җагына сунчә[741] салкын;
Канчама[742] голямалар айтсадагы[743],
Борынгы куялмайсыз ата салтын[744].
Сез бикяр[745] бер мелласыз утырмаңыз,
Өйрәнмәй фарыз, ваҗиб5+ тик тормаңыз;
Ул мелланың кыйраәте[746] яхшы булсын,
Күргән дип «Мелла җәлал»6+, котырмаңыз.
Хәлен белмәй, мелласынып каңкаймасын[747],
Яшь, сабый балаларга катаймасын[748];
Бирҗакда[749] күп эшләр бар – артын белсен,
«Гакаид»7+ укыдым дип какаймасын[750].
Остайсыз[751], уңай күреп, бала мелла,
Күбесе дин гыйльмендә чала[752] мелла.
«Шәмсиярдән8+ биш-алты ауыз бәхәс җатдан[753],
Аталыр наданларга дана[754] мелла.
Канча айтсам да татды[755] кылып, балдагандай[756],
Ходай өчен әфсүн укып арбагандай[757],
Үзеңездең телеңезчә анык кылып,
Баласы мөселмандың аңлагандай, —
Сунда да[758] һичбер дәва килесмәйде[759],
Колакка күренәсез алмагандай;
Бу айтканым китабка хилаф имәс.
Сез уйлайсыз Акмулланы9+ алдагандай!
Телемез сунчә татды, күңел катты —
Жулдасын касындагы[760] җалмагандай;
Дөньяга сунчә зирәк булды халык,
Күз алдында карманнан[761] кармагандай[762].
Атаңның аузы…10+ дигән бер гадәт бар,
Күкрәкдә мыскал иман калмагандай;
Нигә мончә[763] хәүфсез булдык икән,
Җәһәннәм газабына танмагандай[764]?
Аһ, дәрига, алдымызда бер көндәр бар,
Жан калтырап, кан-җас[765] түгеп зарлагандай[766].
Сыйратдан11+ үтәмезбә, каламызба —
Хәлемез анда булыр әлдә кандай[767];
Без бертөрле халык булдык үлмәгәндәй,
Гүрестанга җалгыз бас[768] бармагандай!
 
* * *
 
Тугърылык бу заманда корып калган,
Тура әйтүче арт җакда торып калган.
Кей[769] меллалар казакъка җалгандайды[770],
Мокадан каламын[771] дип курыккандай.
Көче бар мирзаларга җарамсынып[772],
Шәригатьне күңел өчен борып салган.
Байланган тамгъ менән[773] телемез бар, —
Жылкычылар муйнымызга корык салган;
Эшемез үземезгә дәлил булды,
Ничә җиргә шайтан тозак корып салган.
Шаһбазлар[774] Каф тагына12+ күчеп киткән,
Урнына – козгын, байгыс[775] кунып калган;
Сөяккә сеңгән бидгать[776] айрылмайды,
Жасыннан[777] жаман гадәт куып калган.
Бу әйтелгән бидгатьэшләр табылады
Адәмсынган[778] гакылга тулыклардан.
Җәбраил13+ төшеп әйтсә күнбәгәндәй[779],
Кара кан эчемезгә тулып калган, —
Дин китсә дә, заң[780] куюга разый имәс,
Күңелемез сул[781] сәбәбдән суып калган.
Фидиясенә14+ остап бирер арык-кутыр,
Байгыш мулла шул кутырны көтеп утыр;
Иншалла, усы[782] мал булмасмы дип,
Искатга[783] чыгарыр бер күзе сукыр.
Куй-җылкыдан остарлар[784] аксак-чатан,
Төядән бирә калса – кутыр атан[785],
Мактанчылык җир булганда мал аямай,
Дигәндә сәдакага – сунчә катаң![786]
Онтылып муллалары утыр[787] алдан,
«Кисекбаш», «Ахырзаман»15+ укыгандан,
Җаманын малдан бирер, сайлап остап,
Тезгәннәр: кутыр – алдан, сукыр – арттан.
Кор ауызмин[788]: «Кичерә күр, Ходай!» – дип.
Тәүбәне өйрәнгәнләр тукырандан.
Безләргә бирәме дип, мискин булып,
Истәк16+ мулла тагын утыр сукыранган.
Байлаган сыер-малдан ике мөчкә[789],
Байгыс мөчкә арыклыкдан торыр көчкә.
Саргаеп, таң алдыннан үлгән мәет
Күмелмәй, киңәс менән[790] калыр кичкә.
Кагынган[791] бу заманда бузбалалар
Хәрамлык ягына тиз кузгалалар;
Тыюсыз бит алдына йөреп үскән, —
Аман[792] торса ярар иде кыз балалар!
Бозыклар берен бере кулдайды икән[793],
Хыянәтен белә торып кургайды[794] икән,
Залимләргә хәзерләнгән җәһәннәм бар, —
Ходайым бу дөньяда ормайды[795] икән!..17+
 

«Акмулла, халеңне бел…»

 
Акмулла, халеңне бел, үзең калай?
Үзеңә лаикъ имәс сүзең калай?
Вагыйз[796] бар, иттифакъ[797] юк, оят кайда? —
Колагыңны борырлык синең, малай!
(Үземнең мәхәббәтдән) зиһенем тарау1+,
Көне-төне гадәтемез китаб карау;
Мөдаһин[798] булмаган соң юлдаш калмай,
Булмаса артык симез – эчең ярау.
Күп йөрдек аркамызны бетләр талап,
Таласа да, калмады бездән таләб.
«Вәлләзинә җаһиду» – икътибасым[799], —
Гомремне сарыф кылдым китаб карап.
Һәрни булса, тырышкан юлда калмай,
Кайда булса, тик яткан файда кылмай;
Гатасына[800] шарт имәс Бәгъдад, Хәләб,
Чобар үгез Бохар барып мулла булмай!
Галим булса, милләт өчен зарлы булсын,
Кирәк ул – бай, кирәк ул ярлы булсын!
Бу сүземне сөймәгән тәкәбберләр
Бәгазабә вә гъризә[801] ярлып үлсен!
Һәр кешенең сүзендән адәм сынар,
Бер-берен киметүгә адәм комар.
Маса-чебен[802] таза җиргә күз салмайды,
Кайда черек, кутыр бар – шунда кунар2+!
Дуст күрсәң, какъбасына[803] барып кара —
Оятдан чыгаралмай күңелең сынар.
Мәхәббәт, ширбәтдән сохбәт кылсаң[804],
Ул сигъан[805] бал урнына зәһәр сонар;
Нәфис, ләзиз[806] сүзеңә каршы килеп,
Мәҗлесдә шаулавына колак тонар.
Хөлләмез[807] буйымызга карарланган,
Белмәймен килешәрен кандай томар.
Ходага бер ярарлык эшемез юк, —
Акмулла дигән байгыш шуңа йылар.
Кайгы сезгә асканынан йөрәгем нар[808],
Җаманга бидил салып[809] түгелде ар[810];
Гакълым хәйран, башым вәйран – диванәмен,
Булсаң да йортдан аскан[811] йөгрек толпар.
 

«Адәм сул – гадел булып…»

 
Адәм сул – гадел булып, диндар булса,
Залим сул[812] – дин тотбаган мөрдар[813] булса;
Инсафка адәм нигә килмәйде икән?..
………………………………………………..
Җан бирер дин юлында мөселман ир,
Адашмас яхшыларга кусылган[814] ир.
Алланы сыйфат белән танымаса,
Кай китаб ул кешене мөселман дир?
Белеңез муллалардан моны сорап,
Булмасын «мөселманмын» дигән корат[815],
Заһирдә[816] «мөселман» әйтелсә дә,
Ахирәт файдасына мәгънә морад.
 

«Аһ, дәрига, безнең җортда җук иттифакъ…»

 
Аһ, дәрига, безнең җортда җук иттифакъ[817],
Безне нигә ислях кылсын[818] мондай шокакъ[819],
Арадан бер кәшшафе хак[820] чыгып иде,
Мөсахинләр мөрәддөн галял-иттифакъ[821].
Моганиддә[822] хакны күрмәй күзе тонса,
Мөгасый мәхсүддән күзен йомса[823],
Хәлаүәте мәгънәдә[824] дә бәһра[825] алмас,
Чебендәй кутыр йирне эзләп кунса.
Аткан укдан файда аз – җонсыз булса1+,
Юлдашыңдан файда аз – җүнсез булса;
Мөнәҗәт, шигырь илә эше булмас —
Күнле каткан бер дәрдсез, моңсыз булса!
Дәрдемәндләр шагыйрь улмай – эч пошмаса,
Дин дәрде галиб булып[826], эше йышмаса;
Йөрәгенең чакмасы чагылганда,
Үпкәсенең куәтенә ут төшмәсә!
 

«Борадәр, чын мелла кем, беләсезме?…»

 
Борадәр[827], чын мелла кем, беләсезме?
Тасаууф[828] китабларын күрәсезме?
Башкортның Бузикәев кантунындай1+
Зур исәреп[829] сез әфисәр-түрәсезме?
Нәфес үлмәй, күңел сынмай, вөжүд[830] китмәй,
Оҗмахка бик тиз генә керәсезме?!
Һай кардәшләр, талашмаек булып бак-бак,
Бу сүземдә максудым – изһары хак[831]!
Милләтдә хәмийәтдә[832] кямил булсак,
Талибләрең[833] укысын «Изһарелхак»2+.
Әһле ислам йоклабрак калыр булды,
Башка милләт алга таба барыр булды,
Әгъдага[834] мәкауәмәт кылмак[835] өчен,
Голүме җәдидләре[836] зарур булды.
Халь килсә, төрле фәнне күргән яхшы,
Кямилләр катарына кергән яхшы;
Урысча укып кына түгел белмәк —
Халь килсә, фырансузча белгән яхшы!
Иң әүвәл үз динеңдә заһир булсын,
Игътикадда[837] кодрәте таһир[838] булсын,
Һиндыстан галәмендәй мәхкәм[839] торып3+,
Исламга каршыларны каһир булсын[840]!
 

«Намәрдкә сүзең зая…»

 
Намәрдкә[841] сүзең зая, ялынсаң да,
Накәскә[842] – үзең һәба[843], ягылсаң да;
Гарибнең үзе мәбгуз[844], сүзе – мәрдүд[845] 1+,
Аузыңдан дөрре-җәүһәр агызсаң да.
Хийәмеңә бусә булмай, сыйып булмай[846],
Гәрчә син диндар булып табылсаң да;
Хәлауәте мәгънәдән бәһрә алмас[847],
Канча син сүздең майын агызсаң да.
Дәрдсезнең дустлыгындан сәмәрә[848] юк —
Ул сагынмас, син аны сагынсаң да.
Җаман сине сыйламас, сыйласаң да,
Син аны сыемызга кыймасаң да[849];
Җаксылыкды җамандыкка хисаб идәр,
Аңа син канча изгелек уйласаң да.
Җаман пычак тиз үтмәс – кайрасаң да,
Былбылдай килештереп сайрасаң да.
………………………………………………
Фәсахәт[850] казанында кайнасаң да2+.
 

«Акмулла күпне күреп сырганаган…»

 
Акмулла күпне күреп сырганаган[851],
Һәр җирдә яман адәм кургалаган[852];
Һәркемнең алып җийтен1+ бер аңы бар[853], —
Мысык[854] да тычкан күрсә – юргалаган.
 

«Бер миһман өеңезгә булып китдек…»

 
Бер миһман[855] өеңезгә булып китдек,
Жортыңызны аралап күреп китдек;
Кадер белмәк – адәмгә кыен сәүдә[856], —
Аман-сау исәнләшеп йөреп китдек1+.
 

«Бер үлем мөселманга…»

 
Бер үлем мөселманга – зурлык кылса[857],
Тиңлек бар мөселманга – хурлык кылса[858];
Китаб сүзен бозып айткан бозык мулла
Артыкчыгар ундан да – орлык кылса![859]
 

«Би булмаз…»

 
Би булмаз – билне җалпак буган[860] менән,
Тазармас[861] аслы нәҗес – юган менән;
Кей надан күзен җомып кор мөлгиде[862], —
Суфыйлык табылмаз күз йомган менән.
 

«Бирелдем мин яшьлегемдә…»

 
Бирелдем мин яшьлегемдә угърылыкка1+,
Бу очратды мине бик зур ким-хурлыкка…
Нәтиҗәдә Акмулла дип исем алдым,
Бу исем бүләк булмыш тугърылыкка.
 

«Бирмәсә Ходай насыйб…»

 
Бирмәсә Ходай насыйб, бәһаң китәр,
Шул чакда дустың булса – дошман итәр;
Яшьдән кылган яхшылык зарар итсә,
Җиреңә бодай иккән тикән үсәр[863].
 

«Ир-егет, айрылмаңыз илтифатдан…»

 
Ир-егет, айрылмаңыз илтифатдан, —
Изгелек табалмадым сезнең якдан.
Җал узып, кара куңга тиңәлдем гуй,
Миндәге сөяге ауыр аргымакдан[864].
 

«Казакъны сайлау дигән җилектерде…»

 
Казакъны сайлау дигән җилектерде[865] —
Бер бәла ил эченә килеп керде:
Фәкыйрьгә мыскал хәер бирмәйтогын[866]
Байларны ташдай каты эреттерде[867].
 

«Карагым, нә сорайсыз…»

 
Карагым, нә сорайсыз – хәлем кыен,
Күп җафа тарта-тарта киткән көем;
Саргаеп тар җирләрдә ваем менән,
Оксайды таусылганга минең мием[868]!
 

«Куаныр тиге яман сурлы…»

 
Куаныр тиге яман сурлы мандай[869],
Кяфергә ярамсынып әллә кандай[870];
Кияүенең буенда биле юк кыз
Берәүнең зәкәренә[871] куангандай!
 

«Укыдым кан йотып кайгы китабын…»

 
Укыдым кан йотып кайгы китабын,
Мөдәррисләр кеби гүйанә[872] булдым;
Нитәен, нәйләен: бу нәфсәлендән[873]
Бу дөньяда гаҗәб әсфәнә[874] булдым.
Әзәлнең кятибе[875] язган икәндер, —
Шуның өчен дәрд илә диванә булдым!
 

«Эш бәһасе – биля мәгъна…»

 
Эш бәһасе – биля мәгъна[876] лаф органдан,
Май төшмәс кара суны1+ сапыргандан[877];
Канча «чибәр[878]» хунхарлардан[879] дөнья калган —
Меллаңыз Тимерләңдәй2+ батырлардан.
…………………………………………………
Бөркетдәй тырнакларын батыргандан.
 

«Яхшының ләфзы татлы…»

 
Яхшының ләфзы[880] татлы баллы майдан,
Килтерер сүз мәгънәсен әллә кайдан;
Кирелү[881] ут башында1+ киңәш имәс, —
Билгесе ир-егетнең булсын мәйдан!
 

«Әй дөнья! Кудым сине…»

 
Әй дөнья! Кудым сине ун яшемдән1+,
Ярадым шул вакытда юлдашыңа;
Мәхрүм ташлап китәрең белгәнемдә,
Җуламай[882] китмәсмидем[883] үз2+ башыма?!
 

«Һәр җәүһәрнең асыллыгы…»

 
Һәр җәүһәрнең асыллыгы – алтын ташы,
Берәүнең милиун сумлык кара башы[884];
Сөягең сөягемдәй ким димәймен,
Затыңыз – затымызның сәдакасы![885]
 

Хатимә

 
Дуст дигәнеңдә риядән
       зәррә[886] микъдар улмасын,
Дөньясы тар улса улсын,
       күкрәге тар улмасын.
Бар көнеңдә дуст улып,
       тарлыкда ташлап китмәсен,
Бер вакытда хаҗәт улып,
       зыйльленә[887] зар улмасын[888].
Гъәйбенә күз салма дустның,
       гыйсмәте мәнзур имәс[889],
Гъәйбе изһар[890] улса улсын,
       гъәйбе мазһар[891] улмасын!1+
Мәгънәви дустка мәкамдә[892]
       иттихад мәшрут имәс[893],
Калыбы әгъяр улса улсын,
       къәлбе2+ әгъяр[894] улмасын.
Һәр таләбдар[895] бәндәсенең
       фәйзы хакъдан[896] хаззы[897] бар,
Сән химар[898] дип хурлаганың3+
       зате толпар[899] улмасын.
Җамәсе көһнә уланә
       бәдгөман матлуб имәс[900]4+,
Сән гораб[901] дип уйлаганың
       асле шоңкар[902] улмасын.
Фәйзы хакъ һәр мөмкинә5+ гам[903]
       шарт имәс Бәгъдад, Хәләб6+;
Йорты Болгар7+ улса улсын —
       йортны болгар улмасын!
Иншад иткүче – мөләкъкаб
       дәрдемәнд Акмуллаңыз[904],
Дөньяда хар8+ улса улсын,
       мәрҗигы[905] нар[906] улмасын!
 

Аңлатма һәм искәрмәләр


56 бит.

 
 

*** Акмулланың сүзе шул, кылсаң нәзар… – Дусмаил Качкынбаев дәфтәреннән. Шагыйрьнең үзе тарафыннан төзелгән җыентыгыннан күчерелгән булырга тиеш, чөнки эчтәлеге буенча шундый җыентык-диванга язылган кереш шигырьгә охшый.

1+ Диван – бер шагыйрьнең тезмә әсәрләреннән торган, шигырьләр рифмаларның алфавит тәртибе яисә жанр үзенчәлеге буенча төзелгән җыентык.

2+ Ксерокопиядә «турасез» рәвешендә язылган.

3+ Шушы дүртьюллыкның варианты X. Гали җыентыгында да очрый:

 
Күрсәңез Акмулланың диваныны,
Диванында – чүлләгәнгә ширбәтле су;
Күргән соң берәү огар[907], берәү сүгәр,
Тугъры сүз берәүгә – им, берәүгә – у!
 

Бу факт шагыйрь диванының кулъязма килеш халык арасында шактый таралып өлгерүен күрсәтсә кирәк.

4 Күчермәдә «эчтәйә бу» кебегрәк язылган.


59 бит.

Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. – Шагыйрьнең үзе исән чакта дөнья күргән бердәнбер әсәре. 1892 елны Казанда кечкенә күләмле аерым китап рәвешендә басылып чыккан (Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе. Казан, 1892. Университет типо-литографиясе. 15 б.). Текст 506 шигъри юлдан гыйбарәт. Әгәр әсәрнең соңгы өлешеннән хәреф җыйган вакытта дүрт юл төшеп калган дигән фаразыбыз дөрес булса (44 нче искәрмәгә карагыз), шагыйрь тарафыннан нәшергә җибәрелгән әсәрнең күләме 506 юлдан артыграк булганга охшый. Р. Фәхретдинев сүзләренә караганда, Уфада очрашкан чакта Акмулла галимдә булган текстны үзе карап төзәтеп чыга, 1892 елгы китапның бит кырыйларына «бер урында – сигез сәтыр, икенче урында дүрт сәтыр» язып куя. Димәк, автор ихтыяры буенча, «Мәрсия» нең соңгы редакциядәге гомуми күләме 518 юлны тәшкил итә икән.

Әсәр икенче мәртәбә «Фазыйль Мәрҗанинең мәрсиясе» дигән исемдә, 1892 елгы басма күләмендә, 1907 елгы җыентыкка да кертелә (Мәшһүр шагыйрь Акменланың Шиһабетдин әл-Мәрҗани мәрсиясе вә башка шигырьләре. Казан, 1907, «Шәрык» матбагасы. 3–12 б.). Анда текст әзме-күпме дәрәҗәдә мөстәкыйль өлешләргә бүленеп, тематик цикл рәвешендә басылган. Соңгы дәвер галимнәре (мәсәлән, М. Гайнуллин) тарафыннан да кабул ителгән әлеге бүленеш бу җыентыкта да сакланды.

«Мәрсия» азагындагы «Моң булып кырык биштән яшем үтде» дигән сүзләргә караганда, әсәр якынча 1877–1878 еллар тирәсендә Мәрҗанигә багышланган мәдхия-поэма (касыйдә) рәвешендә нигездә язылып беткәнгә һәм, 1889 елның маенда Шиһабетдин Мәрҗани вафат булгач, аны өлешчә үзгәртеп, махсус бүлек өстәп («Җөда булдык, дәрига, аһ!» рефренлы чын мәрсия рухындагы махсус өлешне язып), 1889–1890 елларда Казанга җибәргәнгә охшый. Моның шулай икәнлеге хакында вакытында Акмулла үзе дә ачык әйткән: «Бән аны мәдехнамә итеп язмыш идем. Шул арада аның (Мәрҗанинең – М. Г.) вафат хәбәре ишетелде. Шундан соң касыйдәмә «Мәрсия» исеме бирүне муафикъ күрдем» (Шура, 1912, 14 нче сан). Әсәрнең икенче бер җирендә (кара: 80 б.) «Унбиш ел «Назурә»сен алганыма» дигән гыйбарәсе исә 1885–1886 елларда да («Назурә…» 1870 елда басылып чыккан) шагыйрьнең текст өстендә эшләвен күрсәтә. Димәк, автор бу әсәрен дәвамлы рәвештә кат-кат эшкәрткән, һәм аның язылу тарихы 1877–1890 елларга туры килә. Бу хәл исә, беренчедән, «Мәрсия» нең озак еллар дәвамында туган чын-чынлап программ әсәр икәнлеген раслый, икенчедән, аның кулъязма текстларында моңарчы басмага кермәгән строфаларның да (Р. Фәхретдинев телгә алган өстәмәләрдән тыш) булу ихтималы хакында сөйли.

1+ 1892 елгы басмада «Миндә бер…» рәвешендә ялгыш басылган.

2+ Эрбет менән Мәкәрҗә – чорның зур ярминкәләре; Россиядәге иң мәшһүр Мәкәрҗә ярминкәсе XVI йөздә Нижний Новгород (хәзерге Горький) шәһәреннән ерак түгел Макарьев монастыре янында барлыкка килгән (1849 елда Н. Новгородка күчерелгән); Эрбет – хәзер Свердловск өлкәсендәге Эрбет (русча – Ирбит) шәһәрендә 1643 елдан яшәп килгән ярминкә; XIX йөзнең ахырларында әһәмиятен югалта башлый.

3+ Буаз мәҗмәгъ – Акмулланың төрле шигырьләрен эченә алган кулъязма әдәби җыентык. Күптән эшләнеп бетеп тә, дөньяга чыга, ягъни «туа алмавына» ишарәләп, шагыйрь аны шулай «буаз җыентык» дип атаган; ул 1895 елда, шагыйрь үлгәч, бик аңлаешсыз шартларда юкка чыккан.

4+ «Җарудә» – китап исеме (тулысынча «Мөзаһирел-кәлимәти әл-Җарудәти әлләти һәйә фин-Назурәти» – «Назурәдә булган шомлы фикерләрне фаш итүче»); язучысы – кадимчеләрнең атаманы карагруһ Исмәгыйль Үтәмешев Кышкарыйның (33 нче искәрмәне карагыз) иярченнәреннән мулла Габдулла ибне Мозаффар ән-Насави. Гарәпчә язылып, 1874 елда басылып чыккан бу китапчыкта автор Шиһабетдин Мәрҗанинең «Назурәтел хак…» исемле хезмәтендәге галимнең прогрессив, кыю фикерләрен, фикерләү һәм дөньяны танудагы иреклелеген кире кагу максатын куя. Азмы-күпме дәрәҗәдә мөстәкыйль фикер йөртүче татар укымышлылары аңында да протест хисе уяткан клерикаль рухлы иң консерватив әсәрләрнең берсе (тулырак мәгълүматны 10 нчы искәрмәдән карагыз).

5+ 1892 һәм 1907 елгы басмаларда ике юллыкның беренчесе «Кадәри хәл сәдәф арткан егетләр бар» рәвешендә ялгыш басылган; «сәдәф арткан» урынына, асылда, «садак тарткан», ягъни җәя керешен тарткан булуын шагыйрь әсәрләренең кулъязма күчермәләре белән танышкан Хәсән Гали ачыклаган (Шура, 1912, 14 нче сан, 430 б.).

6+ Сөләйман – яһүдиләр һәм ислам дине мифологиясе буенча пәйгамбәр (яһүдчә исеме – Соломон); бик бай һәм гаҗәп юмарт патша булган дип тә исәпләнә. Сөләйман пәйгамбәрнең кош-корт «телен белүе», төрле ияләрен генә түгел, хәтта суларны, җилләрне дә ихтыярына буйсындыра ала торган тылсымлы кодрәткә ия булуы хакында мөселман дөньясында төрле риваятьләр киң таралган булган.

7+ Газали – Әбү Хәмид Мөхәммәд ибне Мөхәммәд әл-Газали (1058–1111). Урта гасыр мөселман дөньясының иң мәшһүр фикер ияләреннән берсе – шәригать кануннары белгече, философ һәм суфыйчылык тәгълиматы теоретигы. Чыгышы буенча иранлы, Хорасандагы Тус шәһәрендә туган. Аның төп хезмәтләрендә («Ихйа голүм әд-дин», «Мәкасид әл-фәласифә», «Тәһафөт әл-фәласифә» һ. б.) ул чорда әле чын социаль эчтәлеккә ия булган тасаууф (суфыйчылык) хәрәкәтенең идеологик нигезләре, шәригать һәм ислам этикасы мәсьәләләре карала. Газали ортодоксаль ислам тарафыннан үзенә хәтле «бидгать өйрәтү» (ересь) сыйфатында кабул ителгән суфыйчылыкны төп дини тәгълиматка яраклаштыруда, якынайтуда һәм Урта гасыр прогрессив фикер ияләренә каршы көрәштә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә, шунысы белән төрле чор руханилары каршында зур авторитет казана. (Газалинең бик күп әсәрләре Урта гасырларда ук яһүдичә һәм латинчага, аннары башка Европа телләренә дә тәрҗемә ителә.) Шул ук вакытта әл-Газали – бик талантлы каләм иясе, кабатланмас стилист, темпераментлы публицист, куәтле полемист та (аның бу өстенлеген үз чорындагы дошманнары да, соңгырак дәвер фикри оппонентлары да танырга мәҗбүр булалар).

«Мәрсия» дә Мифтахетдин Акмулланың Газали исеменә кат-кат мөрәҗәгать итүен әлеге фикер иясенең нигездә реакцион өйрәтүләре белән мавыгуы дип түгел, бәлки, беренчедән, XIX йөздәге консерватив татар муллаларына алар өчен «авторитетлы исем атау», икенчедән, Газалинең бәхәстәге өстенлегенә хөрмәт күрсәтеп, аның тәҗрибәсеннән файдалану дип аңларга кирәк, чөнки, шагыйрьнең икенче урындагы бер сүзенә караганда, ул үзе үк Газалинең кайбер хезмәтләрен тискәре гамәл мисалы рәвешендә бәяли (14 нче искәрмәгә карагыз).

8+ Ибне Малик – гарәпләрдә бу исем (дөресрәге, «фамилия») белән ике шәхес аерата мәшһүр. Аларның беренчесе – Әнәс ибне Малик – чыннан да ислам диненә нигез салган Мөхәммәд пәйгамбәрнең чордашы һәм иярчене булып, 632 елда ул үлгәч, аның хәдисләрен (хәтердә калган пәйгамбәр сүзләрен) туплап калдыра (30 нчы искәрмәгә карагыз). Акмулланың «әзһәде сәхабәдән» (турылыклы иярченнән) дигән билгеләмәсе шушы шәхескә туры килә. Әмма «шигырь түгел – җыр җырлаган» дигән гыйбарәсе исә икенче тарихи шәхескә – XIII йөздә яшәгән мәшһүр гарәп әдибе, зур тел белгече һәм атаклы шагыйрь Әбү Габдулла Җәмалетдин Мөхәммәд ибне Габдулла – Ибне Маликкә тарта. Акмулла менә шуларның икесенә дә хас сыйфатларны бергә кушып, чын әдәби образ тудырганга охшый.

9+ «Тәварихел-Болгар» – сүз Хисаметдин бине Шәрәфетдин Мөслими дигән кешегә нисбәт ителә торган һәм текстта язылуы XVI йөздә дип дәгъва кылынган «Тәварихи Болгария» исемле китап хакында бара. Ш. Мәрҗани үзенең «Кәшфел-гатаэ гъән әл-әбсар би-әгълати тәварихи Болгар», ягъни «Тәварихи Болгардагы ялганнарны һәм бозуларны фаш итү» дигән хезмәтендә (ул галимнең 1885 елда чыккан «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле зур әсәренең беренче кисәгенә кушымта рәвешендә басылган) Мөслими язмаларының баштан ахырга кадәр гел ялган һәм оятсыз уйдырмалардан торуын, аның «авторы» дәгъва иткән XVI гасырга бернинди мөнәсәбәте юклыгын, бәлки бик соң язылган булуын исбат итә. «Мәрсия» дәге «Китабында исеме юк, шәхсе мәҗһүл[908]» дигән сүзләр әсәр авторының исеме текстта ике төрле язылуга ишарә: кереш өлештә Хисаметдин бине Шәрәфетдин дип бирелсә, йомгакта Шәрәфетдин бине Хисаметдин рәвешендә теркәлгән. Акмулланың «сәвабендан[909] хатасы мул» дигән сүзләре Мөслими «Тәварих» ында Болгар җире ул төрле сәхабәләр (Мөхәммәд иярченнәре), шулай ук әлеге «иярченнәрнең иярченнәре» яшәгән җир дип ялган дәгъва кылуына, шундый фальсификация, фактларны бозу ярдәмендә Болгар җирен дини күзлектән дә «изге җир» итеп сурәтләргә маташуына ишарә ясый. Шагыйрьнең мәгълүм «Хатимә» исемле әсәрендә дә Болгар җиренә, Болгар кешеләренә карата мондый ялганнарның һич тә кирәкмәгәнлеге хакында әйтелә:

 
Фәйзы хакъ һәр мөмкинә гам,
       шарт имәс Бәгъдад, Хәләб,
Йорты Болгар улса улсын,
       йортны болгар улмасын,
 

ягъни: «Алла мәрхәмәте һәр кешегә дә уртак, аннан өлеш алу өчен Бәгъдад, Хәләб шәһәрләренә (гарәп, мөселман җирләренә – М. Г.) сыену шарт түгел; иле Болгар булса булсын, мәгәр илне «болгар» – болгатучы, пычратучы булмасын».

10+ «Назурә» – Ш. Мәрҗанинең 1870 елда басылган һәм, күп шау-шу куптарып, карагруһ догмачыларның ачуын кабарткан мәшһүр әсәре; тулы исеме: «Назурәтел-хакки фи фарзыятел-гыйшаэ вә ин лям йәгыйбеш-шәфәкъ», ягъни: «Шәфәкъ күренмәгәндә кичке фарызны (ястү намазын – М. Г.) үтәү буенча хакыйкатьне күзәтүче». Бу китапта, кыскача итеп әйткәндә, җәй көннәрендә караңгы төшеп җитмәс борын таң ата башлый торган төньяк өлкәләрдә ястү намазын укыргамы, юкмы? Әгәр укылса, вакыт билгеләр өчен нинди критерий алырга? Төньяк өлкәләре өчен дә көньяк, ягъни Гарәбстан җирләренә хас «шәфәкъ кызыллыгы бетү» шартын абсолют кагыйдә итәргәме дигән һәм бик күптән (Болгар дәүләте чорыннан ук) килә торган, догматизм агуы белән сугарылган мөселман галимнәре өчен «хәл кылынмаган» авыр бәхәс хакында сүз бара, Мәрҗани мәсьәләне гарәп дөньясында туган кагыйдәләргә иярмичә, җирле географик шартлардан чыгып хәл итәргә һәм, мондый мәсьәләләрне чишкәндә, хәреф чәйнәп, догмалар сазлыгына батып калмыйча, иҗади, ирекле фикер йөртергә кирәк дигән карашны фәлсәфи нигездә раслап чыга һәм шунысы белән «изге китапларның» һәр хәрефен какшамас канунга әверелдергән клерикаль руханиларның актив каршылыгына очрый. Шул рәвешчә, «Назурә»дә сүз, беренче карауга, хосусый мәсьәлә хакында гына барган кебек булса да, асылда зур фәлсәфи, гносеологик һәм методологик проблема чишелә: узган чор дин әһелләре генә түгел, бәлки хәзерге заманның гади кешеләре дә актив һәм иҗади фикер йөртергә сәләтле һәм хаклы; «иҗтиһад монкарыйз», янәсе, хәзер чор кешеләре өчен актив эшчәнлек дәвере узылган дип уйлау – бөтенләй хата!

Югарыда әйтелгәнчә (4 нче искәрмәгә карагыз), «Назурә»гә каршы «Җарудә» кебек догматик рухлы башка пасквиль әсәрләр дә языла. Ләкин «Җарудә»нең дөньяга чыгуы чынлыкта аның авторлары теләмәгән нәтиҗәләргә китерә. Бу хакта түбәндәге истәлек аерата игътибарга лаек:

«…Авылда күтәреп сатып йөрүче китапчылардан «Җарудә» китабын сатып алып, башындан ахырына кадәр мөрәттәб моталәга итеп[910] чыктым. «Назурә»гә рәддия тарызында[911] язылган бу әсәрне шул гасырда Русия исламләре эчендән иң шөһрәтле мөдәррисләре тәртиб итүләре хикәйәт кылыныр иде. Ләкин бик күп мәсьәләләр караңгы калды вә «Назурә» илә чагыштырырга мохтаҗ икәнлеге мәгълүм булды. Шуның өчен «Назурә»не дә сатып алдым вә һәр ике әсәрне янәшә куеп, моталәга кылып чыктым. Ләкин бу вакытда матбугъларымыздан[912], айларның әкъран вә әмсалендан[913] кәсеб иткән гакыйдәләремез[914], фикер вә мәсләкләремез тәмам зилзиләгә очрады, янган шәһәр урынына икенче план берлә бөтенләй яңа шәһәр бина кыйлынуы[915] кабилендән, әүвәлге хәлләргә аз гына да мөнәсәбәте калмаган яңа гакыйдә вә яңа мәсләкләр бина кылынды. Хәтта бу эштә үземнең ихтыярым да булмады… бернәрсә эшли алмадым… Һәрхәлдә, Мәрҗанине тануыма беренче сәбәп «Җарудә» булды. Шул көннән игътибарән[916] Мәрҗанинең һәрбер матбугъ әсәрләрене тәгъкыйб итеп[917] тордым вә бик күп истифадә[918] кылдым» (Фәхретдинев Р. Мәрҗани мәҗмугасы. Казан, 1915, 384–385 б.). Димәк, Акмулланың «Җарудә» һәм «Тәварихи Болгария» ише китапларга Ш. Мәрҗанинең «Назурә»сен һәм башка әсәрләрен каршы куюы очраклы гына антитеза түгел икән.

11+ Тимер казык – Тимер казык йолдызы, һәрвакытта Төньяк котып ягына күрсәтүе белән географик дүрт тарафны билгеләүдә файдаланыла торган табигый ориентир йолдыз (Поляр йолдызы).

12+ Кышкар – элекке Казан губернасындагы (хәзер Арча районына керә) Кышкар авылы. Бу авылда шул тирәләрдәге борынгы һәм иске методлы мәдрәсәләрнең берсе булган, аннан әйләнә-тирәдә шактый «дан казанган» клерикаль руханилар чыккан (33 нче искәрмәне карагыз). Бу строфадагы «азан» сүзен X. Гали мәчет манарасыннан әйтелә торган намазга чакыру дип түгел, бәлки «азнау» (кычкыру, иңрәү) тамырыннан ясалган һәм кычкыруны белдерә торган төркичә сүз дип аңларга тәкъдим итә (Шура, 1912, 14 нче сан, 430–431 б.). Безнеңчә, бу төзәтмә кабул ителерлек дәрәҗәдә ышанычлы түгел.

13+ «Бәркыльвәмиз» – Ш. Мәрҗани әсәренә ишарә. Аның төгәл исеме: «Әл-бәркыльвәмиз фи рәдди гали бәгыйз әл-мөсәмми бин-нәкыйз» («Нәфрәткә лаек ялганнарны сугучы яшен уты»). Галимнең бу китабы аңар яла ягарга омтылган Сәгыйть әл-Бәрәскәви дигән муллага җавап рәвешендә язылып, шәригать һәм фәлсәфәнең кайбер катлаулы мәсьәләләрен яктыртуга багышланган.

14+ Тәһафөт – Имам Газалинең «Тәһафөт әл-фәласифә», ягъни «Философларның үз-үзләрен кире кагулары» дигән, Урта гасыр философия фәнен инкяр итүгә юнәлгән хезмәтенә ишарә булса кирәк. Газалинең бу әсәренә материалист философ Ибн Рөшд каршы чыга һәм Тәһафөт әт-тәһафөт» («Кире кагуларның үзләрен кире кагуы») дигән мәшһүр китабын яза.

15+ Фиргавен – борынгы Мисыр патшасының исеме; Аллага буйсынмавы, аңар карата үзен бик тәкәббер тотуы өчен, Алла кодрәте белән, Нил елгасына батып үлә, киләчәк буыннарга гыйбрәт өчен тарихта исеме генә кала. Фиргавен исеме шулай ук мәрхәмәтсез, саран, явыз, үҗәт, кире кешеләргә карата да кулланыла; Акмуллада ул шушы соңгы мәгънәдә алына.

16+ Исламбул – Истанбул (элекке Константинополь) шәһәре исеменең мөселман илләрендә халык этимологиясе нәтиҗәсендә соңгырак чорларда туган бер варианты (янәсе, төрекләр Византия башкаласы Константинопольне яулап алган чакта, җирле халыкны, «ислам бул!» дип, яңа дингә өндәгәннәр); бу исем XVIII–XIX йөзләрдә күп кенә Шәрык илләрендә актив кулланылышта була. Мисыр – шул исемдәге ил, дәүләт белән бергә Каһирә шәһәренә карата да кулланылган. Шам – Сүрия дәүләтенә дә, аның башкаласы Димәшкъ шәһәренә карата да әйтелгән; татарларда «Шам шәриф» дип күбрәк шәһәрне атаганнар.

17+ Труйски – Көньяк Уралдагы (хәзер Чиләбе өлкәсенә керә) Троицк шәһәре; XVIII–XIX йөзләрдә анда зур гына татар бистәсе оешып, берничә мәдрәсә дә була. Белем алуын Троицк мәдрәсәләрендә тәмамлаган Акмулла соңга таба да анда яшәгән укымышлылар, күренекле руханилар белән элемтәсен өзми, аларның кайберләре белән фикердәш булып, икенчеләре белән конфликтларга кереп яши.

18+ Хаҗи хәзрәт… ишан хәзрәт – Троицк шәһәрендәге татар руханилары күздә тотыла.

19+ Ризаэтдин – язучы, журналист, тарихчы галим һәм мәгълүм теолог Ризаэтдин Фәхретдинев (1858–1936). Аның беренче әсәрләреннән булган «Игътибар» га карата Ш. Мәрҗанинең мондый фикерләре сакланып калган: «Бу егет өмидле. Мәсләгендә дәвам итсә, яхшы хезмәт итәр». («Мәрҗани мәҗмугасы», Казан, 1915, 181 б.)

20+ Борһанетдин казый – шул елларда Диния нәзарәтендә казыйлык дәрәҗәсендә торган кеше. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, ул Мәрҗани хезмәтләренә карата уңай фикердә булган.

21+ Мәмсәви дамелла… – «Назурә» китабы дөньяга чыккач, каршы як вәкилләре активлашу белән бергә, Ш. Мәрҗанинең тарафдарлары да тик ятмыйлар: аларның кайберләре галимгә багышлап мәдхияләр – мактау шигырьләре, икенчеләре гыйльми-публицистик әсәрләр дә язып, аларны таратып, Мәрҗани позициясен яклыйлар; «Мәмсәви дамелланың мәдхе» дигәннән менә шундый күпсанлы одаларның берсе күздә тотыла.

22+ Ш. Мәрҗанинең кайбер әсәрләре, бигрәк тә «Назурә» китабы шул елларда ук кайбер чит илләрдә, мәсәлән, гарәп илләрендә, Төркия һәм Һиндстанда күренекле философ һәм теологларның игътибарын җәлеп итә.

23+ Сусыныңны – 1907 елгы җыентыкта сусыңны рәвешендә ялгыш басылган.

24+ Фәркъдан – Тимер казык йолдызы (11 нче искәрмәне карагыз) тирәли әйләнүче вак йолдызлар «чылбыры» очындагы, зурлык җәһәтеннән әллә ни аерылып тормаган ике йолдыз (Зур җидегән йолдызларыннан ерак түгел, «чүмеч башы» ның югары ягында); аларның шактый якты, икенчесе аңа нисбәтән тоныграк, шуңа күрә элекке Шәрык халыклары арасында кеше күзенең үткенлеген шул янәшә торган, әмма яктылыгы ягыннан бер-берсенә охшамаган йолдызларны күрә алуы буенча бәяләгәннәр (фәркъдан – фәрекъ, ягъни аерма бирүче дигән исем шуңа ишарә). Бу йолдызларның төркичә исеме Акбүзат һәм Күкбүзат (тоныграгы). Миф буенча алар Тимер казыкка арканланып куелган («чылбыр» тәшкил иткән вак йолдызлар «җепсәсе» дә күренеп тора). Чыннан да алар, «арканнарын өстерәгән» килеш, һич хәрәкәтләнмәүче Тимер казык тирәли төгәл боҗра ясап, тәүлегенә бер мәртәбә әйләнеп чыгалар.

729Эс – эш.
730Түңелү – түнү, дүнү, йөз чөерү.
731Катар-катар – рәт-рәт.
732Кулымин (кулы менән) – кулы белән.
733Хәүф-зарлык – курка белү.
734Танар көн исемезде – исебезне югалту, һуштан язу көне.
735Ходайдан «Үзара аерылышыгыз!» дигән әмер-фәрман килсә.
736Адәме бу заманның булды шулай.
737Холыкмин (холык менән) – холык белән.
738Һәргиз уңбай – һич тә уңмас.
739Аудырмаган – авыштырмаган.
740Корат (коры ат) – коры исем, бары исем генә.
741Сунчә – шунча, шулхәтле.
742Канчама – никадәр.
743Айтсадагы – әйтсәләр дә.
744Ата салты – ата-баба гадәте.
745Бикяр – бушка, юкка.
746Кыйраәт – яттан укый белү (Коръәнне).
747Каңкаймасын – кәпрәймәсен, борынын күккә чөймәсен.
748Катаймасын – катылык күрсәтмәсен.
749Бирҗакда – бирге якта.
750Какаймасын – үрә катып, башын югары чөеп тормасын.
751Остау – тоту.
752Чала – ярты.
753Җатдау – ятлау.
754Дана – белемле; менә дигән.
755Татды – татлы, тәмле.
756Балдагандай – баллагандай.
757Арбагандай – сихерләгәндәй.
758Сунда да – шунда да.
759Килесмәйде – килешми.
760Касындагы – кашындагы, янындагы.
761Карман – кесә.
762Кармау – эләктерү, чәлдерү.
763Мончә – бу кадәр.
764Танмагандай – танымагандай, ышанмагандай.
765Кан-җас – кан-яшь (канлы яшь).
766Зарлагандай – елагандай, иңрәгәндәй.
767Әлдә кандай – әллә ничек.
768Җалгыз бас – ялгыз баш (берүзе).
769Кей – кайбер.
770Җалгандайды – ялганлыйдыр.
771Мокадан калу – үгезсез, кысыр калу.
772Җарамсыну – ярамсыну, яраклашу.
773Байланган тамгъ менән – бәйләнгән нәфес белән.
774Шаһбаз – шоңкар һәм лачыннарның бер төре.
775Байгыс – байгыш, ябалак; бичара, мескен.
776Бидгать – гамәлдәге дини өйрәтүгә туры килми торган караш (ересь).
777Җасыннан – яшеннән (яшь чагыннан).
778Адәмсынган – адәмсенгән, адәм булып кыланган.
779Күнбәгәндәй – күнмәгәндәй.
780Заң – закон (дөньяви).
781Сул – шул.
782Усы – шушы, бу.
783Искат – ташлама.
784Остау – тоту.
785Атан – печелгән ата дөя.
786Сәдакага дигәндә шулхәтле саран.
787Утыр – утыра.
788Кор ауызмин (кор ауз менән) – буш авыз белән.
789Мөчкә – «тана кисәге» дигән мәгънәдә.
790Киңәс менән – киңәш белән.
791Кагынган – азган, бозылган.
792Аман – әман, имин.
793Кулдайды икән – куллы (яклый) икән.
794Кургау – саклау, аралау.
795Ормайды – ормый.
796Вагыйз – вәгазь сөйләүче, вәгазьче.
797Иттифакъ – бердәмлек, татулык.
798Мөдаһин – алдакчы, икейөзле.
799«Бөтен көчләрен (белем алуга) биргәннәр» – минем үрнәгем.
800Гатасына – әҗеренә, бүләгенә.
801Бәгазабә вә гъризә – газаптан һәм ачудан.
802Маса-чебен – чебен-черки.
803Какъба – капка.
804Сохбәт кылу – утырышу, киңәш итү.
805Сигъан – сиңа.
806Ләзиз – ләззәтле.
807Хөллә – өс-киеменең бер төре.
808Нар – ут, ялкын.
809Бидил салу – күңел салу.
810Ар – әр, оят.
811Аскан – ашкан.
812Сул – шул.
813Мөрдар – пычрак, кабахәт.
814Кусылган – кушылган.
815Корат – коры ат, бары исем генә.
816Заһирдә – тыштан.
817Иттифакъ – бердәмлек, татулык.
818Ислях кылу – реформалау.
819Шокакъ (шикакъ) – аерылганлык, фикер каршылыгы.
820Кәшшафе хак – хаклыкны ачучы.
821Кызу башлар килешүгә каршы (булдылар).
822Моганид – үзсүзле, кире.
823Гөнаһлы кеше көндәшеннән күзен йомса.
824Хәлаүәте мәгънә – мәгънә ләззәте.
825Бәһра – өлеш, файда.
826Галиб булу – өстен булу.
827Борадәр – туган, кардәш.
828Тасаууф – суфыйчылык.
829Исәреп – исәрләнеп.
830Вөҗүд – үзлек, физик халәт.
831Изһары хак – хаклыкны ачып күрсәтү.
832Хәмийәт – зарардан саклану.
833Талиб – шәкерт, укучы.
834Әгъда – дошманнар.
835Мәкауәмәт кылмак – каршылык күрсәтү, кире кагу.
836Голүме җәдид – яңа гыйлемнәр.
837Игътикад – иман, ышаныч.
838Таһир – саф.
839Мәхкәм – нык.
840Каһир булу – җиңеп чыгучы булу; өстен булу.
841Намәрд – кешелексез.
842Накәс – түбән, әшәке кеше.
843Һәба – тузан.
844Мәбгуз – сөелмәгән, кабул ителмәгән (кеше).
845Мәрдүд – кире кагылган.
846Чатырыңа кереп булмай (керсәк), сыеп булмай.
847Мәгънәнең тәменнән (ләззәтеннән) өлеш (файда) алмас.
848Сәмәрә – җимеш, нәтиҗә.
849Син аны сыебыздан өстен санасаң да.
850Фәсахәт – матур теллелек (әдәбичә).
851Сырганаган – әкрен кыймылдаган, тыныч яткан.
852Кургалаган – аралаган.
853Һәркемнең тотып ашый торган бер киеге бар.
854Мысык – мәче.
855Миһман – кунак.
856Сәүдә – бу урында: кәсеп, һөнәр.
857Зурлык кылу – җәбер күрсәтү.
858Хурлык кылу – мескенлек күрсәтү.
859Артыктыр аннан да – угърылык кылса.
860Җалпак буу – киң итеп (билбау) бәйләү.
861Тазармас – аруланмас, пакьләнмәс.
862Кайбер надан күзен йомып, уйга баткандай утыра.
863Бодай иккән (чәчкән) җиреңә тикән (тигәнәк) үсәр.
864Мәгънәсе: «Мин үзем дә, сөяге авыр аргамактай, картаюдан янәшә барган аттан арттарак кала барам».
865Таштай каты (саран) байларны да эретте.
866Җилектерде – җилкендерде.
867Бирмәйтогын – бирми торган.
868Беткәнгә (кипкәнгә) охшыйдыр минем мием.
869Асылы яман мескен баш (булдыксыз бәндә) куаныр.
870Әллә кандай – әллә ничек.
871Зәкәр – ир кеше; ирлек.
872Гүйанә – сөйләүче, оратор.
873Нәфсәл – нәфес колы.
874Әсфәнә – кайгылы, хәсрәтле.
875Әзәлнең кятибе – мәңгелек секретаре, язмышын алдан ук язып куючы.
876Биля мәгъна – мәгънәсез.
877Сапыру – туглау.
878Чибәр – оста, маһир.
879Хунхарлардан – кан коючылардан, рәхимсезләрдән.
880Ләфзы (ләфызы) – сүзе.
881Кирелү – киерелү (күкрәк киерү).
882Җуламай – якын килмичә.
883Китмәсмидем – китмәсме идем.
884Кара башы – ялгыз баш, бер генә башы.
885Мәгънәсе: «Затыгыз – минем затның сәдакадай өлеше генә».
886Зәррә – бөртек, атом төше.
887Зыйльленә – күләгәсенә, ышыгына.
888Бервакытта ихтыяҗ туып, ул үзе дусның яклавына мохтаҗ булмасын.
889Гыйсмәте мәнзур имәс – пакьлеге күренеп тормый.
890Гъәйбе изһар – гаебе ачылган.
891Гъәйбе мазһар – гаеп чыганагы, гаеп чыга торган урын.
892Мәкам – тора торган җир.
893Иттихад мәшрут имәс – бергәлек шарт ителмәгән.
894Къәлбе әгъяр – күңеле башка.
895Таләбдар – таләп иясе, таләп итүче.
896Фәйзы хакъ – Алла рәхиме, Тәңре ярдәме.
897Хазз – өлеш.
898Химар – ишәк.
899Зате толпар – толпар затыннан.
900Мәгънәсе: «Киеме иске булуы өчен генә кеше турында начар уйлау мәҗбүри түгел».
901Гораб – карга; козгын.
902Асле шоңкар – шоңкарның асылы.
903Һәр мөмкинә гам – һәр яратылмышка уртак.
904Иҗат итүче дәрдемәнд (кайгылы) Акмулла дигән кушаматлы (фәкыйрегез).
905Мәрҗигъ (мәрҗәгъ) – кайтачак җир (кабер, гүр).
906Нар – ут.
907Огар – аңлар.
908Мәҗһүл – билгесез.
909Сәвабендан – дөресеннән.
910Мөрәттәб моталәга итеп – җентекләп укып-өйрәнеп.
911Рәддия тарызында – каршы чыгу рәвешендә.
912Матбугъ – басма китап.
913Әкъран вә әмсале – ишләре, шуның кебекләре.
914Гакыйдә – ышану, иман.
915Бина кылу – төзү.
916Игътибарән – игътибар белән.
917Тәгъкыйб итү – күзәтү.
918Истифадә – файда.