Tasuta

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

141 бит.

*** Кыпчак эче карабалык… – «Мәзкүр Исәнгилде, Батучлар мәнсуб улан карагыз таифәсенә хассәтән яздыкы (Югарыда аталган Исәнгилде, Батучлар нисбәт ителгән карагыз таифәсенә атап язганы)» дигән исем белән 1904 һәм 1907 елгы җыентыкларга кергән. Текст шул ике басма буенча алынды.

1+ Карагыз – казакъларда кыпчак кабиләсенең карабалык төркеменә кергән ыру исеме.

2+ Мифтахетдин Акмулла Исәнгилде, Батуч авылында имам һәм хәлфә булып, балалар укытып торган.

3+ Кайбер хәбәрләргә караганда, Исәнгилде һәм Батучлар белән Акмулла арасында мондый бәрелеш була: бер карчыкның җеназасы вакытында Исәнгилде бай Акмуллага таягы белән төртеп көлә: «Мулла, безнең казакъның бер мәкале бар: үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә». Моңа каршы Акмулла: «Бай, бик дөрес сөйлисең, үләнле җирдә – үгез, үлекле җирдә – мулла, даулы җирдә түрә симерә; сахрада безнең ише муллалар булмаса, сезнең кебек җаһилләрнең башын эт кимерә!» – дип җавап биргән.

Сүздә җиңелгән Исәнгилде, Акмулладан үч алыр өчен төрле ялалар ягып, аның өстеннән патша хөкүмәте органнарына донос ясый. Риваятьләргә караганда, Исәнгилденең бер яласы казакъ булмаган Акмулланың гаскәри хезмәттән качып йөрүе, патшага хезмәт итмәс өчен (патша Россиясендә казакълар гаскәри хезмәттән азат ителгән иделәр) үзен казакъ дип күрсәтүеннән гыйбарәт була. Тикшерү эшләре тәмамланганчы, Акмулла Троицк төрмәсендә утыра. «Кыпчак эче карабалык…» дип башланган шигырьдән күренгәнчә, Мифтахетдиннең хыянәт, донос нәтиҗәсендә гаепсезгә төрмәгә эләгүе бәхәс тудырмый. Болай килеп чыгуга, ихтимал, шагыйрьнең туры сүзле, әче теллелегеннән тыш, аның казакътан өйләнеп, хатыны белән аерылып йөрүләре дә сәбәп булганга охшый.

4+ Саба – кымыз әчетер өчен куллана торган махсус ысланган зур тире капчык. Сабага тычкан төшү хуҗаны зур казага дучар итә. Әгәр тычкан үзе үлеп, ризык савытын нәҗесләмәсә дә, ул барыбер аны кимереп, тишеп чыга. Һәр ике очракта да саба эшкә яраксыз булып кала.

5+ Исем ике җыентыкта да Акменла рәвешендә бирелгән.

143 бит.

*** Йа Хода, юлыңда улсын… – Д. Качкынбаев дәфтәреннән. Мәгълүм «Хатимә» шигыренең тулы текстын» нан (258 нче биттәге искәрмәгә карагыз) алда, 1 нче тәртип саны белән 75 нче биттә бирелгән. Әгәр «Хатимә» әсәре Акмулланың иҗат юнәлеше өчен фәлсәфи-этик йомгак ролен уйнаса, бу шигыре аның «төрмә циклына» лирик нәтиҗә булып яңгырый.

Шигырь өлешчә һәм тел ягыннан беркадәр үзгәртелеп (мәсәлән, «Афтабең нуры…» дигән юлны «Котобына нур төшмәй матур булмас бу җиһан» кебегрәк яңгыратып) бирелә. Ә. Вилданов тарафыннан басылган (Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 81–81 б.).

147 бит.

*** Хат йибәрдек Ырынбург каласындан… – «Акмулланың әткәсенә язмыш мәктүбе» дигән кулъязма китаптагы исем астында транскрипциядә Вафа Әхмәдиев бастырып чыгарган («Агыйдел», 1976, 8 нче сан); текстның зур өлешен эченә алган кулъязма битенең фотокопиясе дә тәкъдим ителгән. Археографик белешмәгә караганда, 56 юлдан гыйбарәт бу шигъри хат 1974 елны уфалы галимнәр тарафыннан Башкортстанның Бүздәк районына оештырылган гыйльми экспедиция вакытында Каңлы-Төркәй авылында табылган кулъязмалар арасыннан чыккан. Текст 1904 елны Габделрәфикъ Якуб углы Балгазин тарафыннан күчереп язылган. Археографик белешмәдә шигырьнең Мифтахетдин Акмуллага нисбәт ителүен раслый торган кайбер мәгълүматлар китерелә. Күчермәдә кайбер сүзләрнең бозылган яки текстның тәмамланмый калган булуы ихтимал.

Текст транскрипция һәм фотокопия буенча алынды.

1+ Күчереп язу вакытында «ак» тан соң «кош» сүзе, безнеңчә, механик рәвештә артык язылган.

2+ Ата белән бала арасындагы ызгыш өчен мәрхүмә әнинең дә «теге дөньяда» борчылуына ишарә.

3+ Кулъязмада: «догасы» (башкорт теле күренеше).

4+ «Агыйдел» дә: «барчамызга».

5+ Үзитмәдең – үз итмәдең; озатмадың дип аңларга да мөмкин.

6+ «Агыйдел» дә «бездәй гүй» дип ялгыш укылган; догагүй – догачы, дога укучы.

7+ Бу «үги түгел» дигән гыйбарә. В. Әхмәдиевкә Мифтахетдиннең чын атасы Мөхәммәдьяр исемле казакъ түгел, ә Камалетдин дигән ашыгычрак нәтиҗә ясарга нигез бирә.

8+ Дәгел калмак – калмык түгел, ягъни динсез түгел.

9+ «Агыйдел» дә: «мокариб», ялгыш укылган. Юлның мәгънәсе: сәфәр өчен менүгә ярамас көрән атың.

10+ Моннан соңгы текст фотокопиягә кермәгән.

151 бит.

*** Адәмнән һауа калмас гъәриб булмай… – 1904 һәм 1907 елгы китапларда «Акменла әфәнденең әхвале заманаи тәэссеф идарәк голямаи заманы тәнбиһ өчен яздыгыдыр (Акмулла әфәнденең, замана хәлләреннән кайгырып, замана галимнәрен кисәтер өчен язганнары)» дигән баш белән басылган. Басмада 170 юл; X. Гали җыентыгында исә 108 юллык күчермәсе сакланган (124–125 кәгазьләр). Текст X. Гали күчермәсе буенча тулыландырылып һәм йолдызчыклар ярдәмендә бүленгән тематик бүлекчәләргә аерылып бирелде.

1+ Фиргавен – 216 нчы биттәге искәрмәне карагыз.

2+ Бу урында конкрет шәхес түгел, ә «бөек кешенең улы» дигән образ күздә тотыла (кәрим – бөек, олугъ).

3+ Дүртьюллык X. Гали җыентыгыннан алынды.

4+ 1904 елгы китапта «бәләнд» (б.л.н.д.), ягъни югары, өстен рәвешендә ялгыш басылган. 1907 елгы басмада төзәтелгән.

5+ 1904 елгы басмада ялгыш: «колак».

6+ Тәфсир – Коръәнгә язылган аңлатма.

7+ Сүз ислам дине өйрәтүе буенча ир җенесле кешенең унбер яшьтән балигълыкка ирешүе һәм шуннан соң һәрбер гамәле, кылмышы өчен Ходай каршында җавап тотачагы хакында бара.

8+ Вулыс – волость, иске Россиядәге өязләрнең өлешләрен тәшкил итә торган кечкенә административ-территориаль берәмлек.

9+ Акмулла дини йолалар үтәү өчен махсус хак алуның дөреслеген инкяр иткән, бу хакта махсус китап язарга да җыенып йөргән (Д. Качкынбаев истәлекләреннән).

10+ Ашау мәгънәсендә кулланыла торган бу борынгы төрки сүз «җимәк», «җийү» рәвешендә нечкә әйтелә, аны калын яңгырашлы туплау мәгънәсендәге «җыймак», «җыю» белән бутарга ярамый.

11+ Бу ике юл X. Гали җыентыгыннан алынды.

12+ Ике яклап булыр Ибан – әгәр укытучы шәкертләргә сабакны аларның үз ана телләрендә аңлатмаса, бөтенләй нәтиҗә чыкмас; андый хәлфә теле дә аңлашылмый торган һәм дине дә башка рус кешесе Иван кебек булыр.

13+ X. Гали җыентыгында бу фикерләр икенчерәк редакциядә бирелгән:

 
Аркам минем күп сөйкәнеп кутырлаган,
Хаклыкка Акмулла тик утырмаган;
Сикерсә, берен бере этдәй талап,
Дәүләткә адәм бармы котырмаган.
 

14+ 1907 елгы басмада пылайы дип үзгәртелгән; X. Галидә: бәлеше.

15+ Бер потта кырык кадак булуга ишарә.

16+ Гарәпчә «истигъфар» сүзе гъәфәрә (гъәфрүн) тамырыннан ясалган «гъ» авазы каты әйтелеп, язуда аның өстенә нокта куела. Ул «гафу итү», «кичерү» мәгънәсен белдерә. Әгәр әлеге хәрефнең ноктасы җуелса, өрелмәле «гъ» белән әйтелә торган «‘ъәфәрә» тамырына үзгәрә дә, «пычрату», «тузанлату», «хурлау» дигән мәгънә килеп чыга.

17+ Тәкбир дип Ходайны олылый торган «Аллаһе әкбәр», янәсе, «Алла бөек» дигән формулага әйтәләр. Бу гыйбарәдәге «Алла» сүзе язуда озын «а» ны белдерә торган әлиф хәрефеннән башка, «э» гә туры килүче «фәтхә» галәмәте ярдәмендә генә язылса да, тәҗвид, ягъни Коръәнне дөрес уку кагыйдәсе буенча Алла`һе әкбәр рәвешендә озын «а» белән укыла.

18+ Фарыз – мөселманнар өчен үтәлүе зарури таләпләр.

19+ Соңгы дүрт юл X. Гали күчермәсеннән алынды.

162 бит.

*** Иң әүвәл кирәк нәрсә… – «Дәһа бер кач нәсихәтләри мөтәзаммин әбъяты» («Тагын беркадәре нәсыйхәтләрне эченә алган бәетләре») дигән исемдә 146 юлдан гыйбарәт тексты 1904 һәм 1907 елгы җыентыкларга кергән, аннан соң кайбер өзекләре генә басылган. Бу китапта әсәр, тематик төркемнәргә аерымланган хәлдә, шул ике җыентык буенча бирелә. Шигырь Акмулланың фәлсәфи-этик көчле якларын да (социаль тигезсезлеккә протестын, консерватив руханиларга нәфрәтен), тирән идеологик каршылыгын да (динне пакьләүгә омтылуын) үзендә калку гәүдәләндергән әсәрләрнең берсе.

1+ Ибан дигән… – сүз билгеле бер шәхес яисә халыкның гына вәкиле түгел, бәлки гомумән мөселман динендә тормаган кеше хакында бара. Элекке дини килешмәүчәнлек, милли тигезсезлек чорында башка дин һәм культура вәкилләре өчен «универсаль» образлы персонаж, ягъни шәхси исем куллану күренеше башка телләр һәм даирәләрдә дә киң таралган. Мәсәлән, Абрам – яһүди (дин һәм милләт вәкиле), Ахмет (мөселман һәм гомумән Шәрык кешесе), Абдул – татар…

2+ 1907 елгы басмада «түгел» дип ялгыш төзәтелгән.

3+ Бу әсәрдә «иман» мәсьәләсе киң фәлсәфи планда каралган кебек, «көфер» сүзе дә гомумән «ышанмаучы, карышучы, һичнәрсәне кабул итмәүче» дигән беренчел мәгънәдә алына. Иман – көфер, шөкер – көфер, әдәп – көфер, сабыр – көфер тезисларының куелуы шуңа күрсәтә.

Шулай ук аңар «көфране ишъмәт» («ризыкка хөрмәтсезлек») формуласына кайта торган дөньяви, саф практик, мораль-этик эчтәлек тә салына.

4+ Әфлятун – борынгы грек-юнан фикер иясе, философы Платон (б. э. к. 428–348), Сократ Хәкимнең шәкерте; Шәрык илләрендә Әфлятунның исеме иң күп белүче, иң галим кешенең исеменә синоним рәвешендә дә кулланыла.

5+ Ваҗиб – үтәлергә тиешле дини эш; дини бурычларның беренче дәрәҗәлесе булган фарыздан соң килә торганы.

6+ «Мелла Җәлал» – Җәлалетдин Дуваниның әсәре (219 нчы биттәге 27 нче искәрмәгә карагыз); ул китап мәдрәсәләрдә иң авторитетлы дини дәреслек булып хезмәт иткән.

 

7+ «Гакаид» – дингә, Аллага ышануның «нигезләрен» бәян итүче дәреслек китабы.

8+ «Шәмсия» – төркичә язылып, тәҗвидкә, ягъни Коръәнне дөрес укуга өйрәтә торган дәреслек.

9+ 1907 елгы басмада: Акменла.

10+ Казакълар арасында киң таралган сүгенү формуласына ишарә.

11+ Сыйрат – ислам дине мифологиясе буенча җәһәннәм өстенә корылган һәм үтүе бик кыен булган күпер. «Юл» дигән мәгънәдә дә кулланыла.

12+ Каф тагы – Каф тавы; борынгы инану буенча, бик ерактагы серле тау (Кавказ тавы дигән караш та бар).

13+ Җәбраил – дини өйрәтү буенча, пәйгамбәргә Алладан хәбәрләр китерүче фәрештә.

14+ Фидия – үлгән кешенең гөнаһысын йолып алу, ягъни үз өстенә алу өчен бирелә торган мал (йолым).

15+ «Кисекбаш» һәм «Ахырзаман» – мәдрәсәләрдә түбән дәрәҗә шәкертләргә уку китабы рәвешендә бирелә торган борынгы чор шигъри ядкярлекләр.

16+ Истәк – башкорт, казакълар тарафыннан кулланылган этноним; Акмулла башка әсәрләрендә дә башкортларны шулай «истәк» дип атый.

17+ Соңгы юлны «Ходаем залимнәрне нигә бу дөньяда ук ормый икән?» дип аңларга кирәк. Акмуллада бу сүз ормайды – ормый дигән коры констатациядә түгел, бәлки теге дөньяда вәгъдә ителгән җәзаның бу дөньяда ук үтәлмәвенә карата үкенү, көенү мәгънәсендә алынган.

171 бит.

*** Акмулла, халеңне бел, үзең калай… – Д. Качкынбаев дәфтәрендә 81–83 нче битләрдә «5» тәртип саны белән бирелгән.

1+ Күчермәдә юл бозылган, шигъри вәзенгә сыеп бетми: Мин булсам мәхәббәтем бик аз, зиһнем тарау.

2+ Бу ике юл X. Гали җыентыгындагы текст буенча бирелде; Д. Качкынбаевта «таза» урынына «тар», «шунда» урынына «аңа» дип язылган.

174 бит.

*** Адәм сул – гадел булып, диндар булса… – Д. Качкынбаев дәфтәрендә 86–87 нче битләрдә теркәлгән (№ 9), барлыгы 11 генә юл сакланган. Өченче юл урынына күп нокталар куелган.

Текст шуннан алынды.

175 бит.

*** Аһ, дәрига, безнең җортда җук иттифакъ… – Д. Качкынбаев дәфтәренең 80–81 нче битләрендә «4» саны астында бирелгән.

1+ Җәя угы һавада төз очсын өчен, аның сап очына кош каурыеның җонын кыстырганнар.

176 бит.

*** Борадәр, чын мелла кем, беләсезме? – Д. Качкынбаев дәфтәрендә «6» нчы бүлекчә сыйфатында 83–84 нче битләрдә бирелгән.

1+ Кантун – кантон, XVIII–XIX йөзләрдә Башкортстан җирендә гамәлдә булган административ-территориаль бүленеш; шундый административ берәмлекләрнең башында торучы башкорт түрәләрен дә кантон дип атаганнар; Бузикәев шундыйларның эреләреннән булырга охшый.

2+ «Изһарелхак» – дини дәреслек исеме.

3+ XIX йөзнең өченче чирегендә Һиндстанда инглиз колониализмына каршы кузгалган милли-азатлык хәрәкәтенә ишарә.

178 бит.

*** Намәрдкә сүзең зая, ялынсаң да… – Д. Качкынбаев дәфтәреннән. Күчерүче тарафыннан «1» дигән тәртип саны куелган (автор тәртибе буенча 78–79 нчы битләр).

Хәзерге башкорт теленә яраклаштырылган вариантын Ә. Вилданов бастырган (Башкорт әдәбиятының текстологиясе мәсьәләләре. Уфа, 1979, 83 нче бит).

1+ Күчермәдә «үзе» урынына да «сүзе» кабат язылган.

2+ Җитмәгән юллар өчен күп нокталар куелу һәм соңгы дүрт юлның да рифмалар үзенчәлеге бу текстның язылып бетмәгән әсәр булуына ишарә ясый.

180 бит.

*** Акмулла күпне күреп сырганаган… – X. Гали җыентыгыннан.

1+ Җийтен – җийә торган (йимәк, җийү – ашау тамырыннан), «җыю» тамыры белән бутамаска.

181 бит.

*** Бер миһман өеңезгә булып китдек… – X. Гали җыентыгыннан.

1+ Әсәр өенә килгән кунакка тиешле игътибар күрсәтмәүчеләргә адресланган.

182 бит.

*** Бер үлем мөселманга – зурлык кылса… – X. Гали җыентыгыннан.

183 бит.

*** Би булмаз – билне җалпак буган менән… – «Асар» да китерелгән X. Гали хатыннан алынды. Хат авторы мондый искәрмә бирә: «Кызылъяр өязендә Кузыбай вулысной[950] исемле кеше мәҗлесендә биләрне вә суфыйларны һөҗү кылып[951] сөйләгән…»

Текст X. Гали җыентыгында да бар; анда бер генә сүз үзгәргән: «аслы нәҗес» урынына – «аслы хәрәм». Кызылъяр – хәзерге Петропавловск шәһәренең төркичә исеме.

184 бит.

*** Бирелдем мин яшьлегемдә… – «Үзе турында язылган шигырьләреннән» дигән исемдә «Татар поэзиясе антологиясе» нә кергән һәм Мөхәммәт Гайнуллин тарафыннан басылган 46 юллы текстның башында килә. Шигырьнең башка юллары Ш. Мәрҗанигә багышланган «Мәрсия» гә төгәл кереп бетсә дә, бу дүртьюллык бүтән басмаларда очрамый.

1+ Мифтахетдиннең «йортындан азык барып тормаганлык вә атасы да моның халенә артык игътибар итмәгәнлеге сәбәбендән, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән; хәтта бәгъзе бер вакытларда сорамый алырга да мәҗбүр булган. Бу хосусда бәгъзе бер маҗаралар да риваять ителенәдер» (Фәхретдинев Р. Асар, IV том).

185 бит.

*** Бирмәсә Ходай насыйб, бәһаң китәр… – X. Гали җыентыгыннан.

186 бит.

*** Ир-егет, айрылмаңыз илтифатдан… – X. Гали җыентыгыннан. Шигырьдә авторның картаеп, хәрәкәт һәм гамәлдә салмаграк кыймылдавы хакында көрсенү чагыла.

187 бит.

*** Казакъны сайлау дигән җилектерде… – X. Гали җыентыгыннан. Шигырьдә сүз казакълар арасында үзләреннән волость башлыгына һәм аннан да югары дәрәҗәгә, мәсәлән, «ага солтанлык» вазифасына сайлаулар тәртибе керү хакында бара. Мондый сайлаулар чорында төркем-төркем бүленгән казакъ байлары, үз тарафдарларын үткәрер өчен күп чыгым тотып, бер-берсе белән ызгышып беткәннәр, ә мондый низаглар патша Россиясе администрациясе өчен бик кулай булган.

188 бит.

*** Карагым, нә сорайсыз… – Д. Качкынбаев дәфтәрендәге истәлек тексты эчендә «Укыдым кан йотып…» дигән парчадан соң китерелә.

189 бит.

*** Куаныр тиге яман… – X. Гали җыентыгыннан. Шигырьдә сүз патша хөкүмәте чиновниклары алдында ялагайланган, шул ялагайлыктан тәм тапкан куштаннар хакында бара.

190 бит.

*** Укыдым кан йотып… – Д. Качкынбаев дәфтәрендә кереш текст эчендә шагыйрьнең холкын, характерын тасвирлаган чакта түбәндәге аңлатма белән бергә бирелгән: «Бәгъзе вакытларда ташып китеп, үзенең ошбу бәетене һәрдаим укыр иде».

191 бит.

*** Эш бәһасе… – Д. Качкынбаев дәфтәренең 79 нчы битендә «2» дигән аерым бүлекчә итеп бирелгән. Күп нокталардан соңгы бишенче юл дүртенчесе өчен вариант рәвешендә язылганга охшый.

1+ Кара су – сазлы җирдән чыга торган бик тонык су.

2+ Тимерләң – мәгълүм Урта гасыр илбасары Тимер Тарагай бәк углы (1336–1405); кансызлыгы белән дан тоткан мәшһүр җиһангир; 1391–1395 елларда Идел буе шәһәрләрен җимереп, талап киткән. 1382 елда аягы яраланып, аксак булып кала һәм шуннан соң төркиләр арасында Аксак Тимер, фарсы телле халыкларда Тимерләнг (ләнг – аксак) дигән кушамат белән күбрәк мәгълүм була.

192 бит.

*** Яхшының ләфзы татлы… – X. Гали җыентыгыннан.

1+ Ут башы – «учак яны» дигән төп мәгънәсеннән тыш, өйдәге (тирмәдәге) табын яны дип аңларга да кирәк. Шигырьдә сүз өйдә хатын-кыз, бала-чага янында әтәчләнергә яраткан «егетләр» хакында бара.

193 бит.

*** Әй дөнья! Кудым сине ун яшемдәй… – X. Гали җыентыгыннан.

1+ Яшьли атасы үлеп ятим калуга ишарә.

2+ Үз… – кулъязмада бары вау гына (у, о) язылган; моның хәреф хатасы булуы ихтималга якынрак.

194 бит.

*** Һәр җәүһәрнең асыллыгы – алтын ташы… – X. Гали җыентыгыннан; төзүче искәрмәсе: «Моны Мөхәммәд исемле казакъка айткан».

195 бит.

Хатимә – Шушы исемдә 1904, 1907 елгы китапларда һәм соңрак шагыйрь әсәрләреннән үрнәкләр бирелгән башка җыентык һәм хезмәтләрдә «Гайбенә күз салма дустның…» дип башланган өлешеннән генә (12 юл) басыла килгән. Әсәрнең 8 бәеттән (16 юлдан) торган бу тулырак варианты Д. Качкынбаев дәфтәрендә теркәлгән, кайбер юлларның урыннары алмашкан. Шигырьнең, асылда, шушы күчермәдәге беренче бәет (икеюллык) белән башлануы шик тудырмый: гаруз вәзенендә язылган классик газәлләрдә тулы рифмаларның аа, ба, ва, га… на… системасы саклануы канунлашкан күренеш. Форма үзенчәлекләреннән тыш, мәгънә бөтенлеге җәһәтеннән дә Д. Качкынбаев дәфтәрендәге текст төгәллеккә дәгъва итә.

Шигырьнең кыскартылган варианты X. Гали җыентыгында һәм 1904, 1907 елгы басмалардан күчерелгән текстлары башка кулъязма дәфтәрләрдә дә очрый.

Бу җыентыкка текст Д. Качкынбаев дәфтәре һәм 1904 елгы китап буенча реконструкцияләнеп бирелде.

Бөтен басмаларга кереп канунлаша язуын һәм әсәрнең генә түгел, шагыйрь иҗатының рухына да кулай килүен игътибарга алып, шигырьнең «Хатимә» дигән исеме, гәрчә башкалар тарафыннан бирелүе ихтимал булса да, үзгәртмичә калдырылды.

1+ X. Гали җыентыгында һәм 1904 елгы китапка нигезләнгән М. Гайнуллин хезмәтләрендә бу юл «Гайбе заһир улса улсын, гайбе мозһир улмасын» рәвешендә, Ә. Харисовта (русча китабында) «…гъәйби мазһир» дип укылган. Шагыйрьнең үзен күреп белгән, күп тапкырлар аның шигъри сөйләвен тыңлаган Д. Качкынбаевта ул болайрак яңгырый: «Гъәйбе изһар улса улсын, гъәйбе мизһар улмасын». М. Гайнуллинның бу юл эчтәлеген «Гаебе ачык булса булсын, гаепне ачып салучы булмасын» дип аңлатуы (мозһир дип укуның шөбһәле булуына карамастан), безнеңчә, мәгънәгә бик үк туры килеп җитми. Гарәпчә «заһара» (ачыклану, күренү) тамырыннан ясалган һәм төрлечә язылган әлеге сүзләрнең шигъри контекстка туры килү һәм әдәбичә дөрес укылу ихтималын, шулай ук аларның рифмалар системасындагы урыннарын исәпкә алганда, шушы реконструкцияләнгән вариант дөреслеккә якынрак. Шулай аңлаганда, шагыйрьнең фикере тирәнрәк ачыла: «Дус дигәннең гаебе ачылган булса булсын, ләкин ул үзе гаеп чыганагы булмасын». Әмма «гаепне ачып салучы булмасын» дип аңласак, әсәрнең мәгънәсе фанатикларны фаш итүгә юнәлгән шагыйрь иҗатының рухына һәм пафосына туры килеп бетми.

2+ Д. Качкынбаевта: таләбе.

3+ Д. Качкынбаевта: уйлаганың.

4+ Д. Качкынбаевта: «Би бәһага (дөресе: бәһа – М. Г.) вә би нәвага бергә сан матлуб имәс» («бәясе һәм моңы юклар бергә исәпләнү таләп ителми»). Бу юлның автор тарафыннан эшләнгән икенче редакция нәтиҗәсе булуы да ихтимал.

5+ X. Гали язмасында (Казакъстан Фәннәр академиясе архивы) «һәрбер яратылмыш кешеләр» дигән мәгънәдәге киң эчтәлекле «һәр мөмкинә» урынына җиңелрәк аңлаешлы, мәгәр таррак һәм бик үк дөрес булмаган мәгънәле «һәр мөэминә» (һәр мөселманга) дип язылган.

6+ Бәгъдад – хәзерге Гыйрак дәүләтенең башкаласы; Урта гасырларда Гарәп хәлифәлегенең пайтәхете һәм иң зур мәдәни үзәкләреннән берсе. Хәләб – Сүриядәге борынгы мәдрәсәләре белән дан тоткан, күп галимнәр чыккан мәшһүр шәһәр (Алеппо).

Юлның эчтәлеген һәм киная мәгънәсен «Мәрсия» гә бирелгән 9 искәрмәнең ахыр өлешеннән карагыз.

7+ Яңа дәвер басмаларында бу сүз «хур» дип укыла, ләкин элекке орфоэпия кагыйдәләре һәм әсәрнең эчке рифмалар яңгырашы буенча аның «хар» рәвешендә әйтелеше сорала.

Шигырьнең хәзерге әдәби телгә күчермәсе:

ХАТИМӘ
(Соңгы сүз)
 
Дус дигәнеңдә рыядан
       бөртек микъдар булмасын,
Дөньясы тар булса булсын,
       күңеле тар булмасын.
Иркен чакта дус булып,
       тар җирдә ташлап китмәсен, —
Бервакытта мохтаҗ булып,
       ышыкка зар булмасын.
Гайбенә күз салма дусның —
       пакьлеге тышта түгел,
Гайбе ачылган булса булсын,
       гаеп сатар булмасын!
Мәгънәви дуска тормышта
       бергәлек һич шарт түгел,
Тыштан төрле булса булсын,
       эчтән чуар булмасын.
Һәр тырышкан бәндәсенең
       тәңресеннән хакы бар, —
Син ишәк дип хурлаганың
       затлы толпар булмасын.
Киеме иске булганга
       начар уй зарур түгел,
Син карга дип уйлаганың
       асыл шоңкар булмасын.
Тәңре миһре һәммәгә тиң —
       шарт түгел Бәгъдад, Хәләб,
Йорты Болгар булса булсын,
       йортны болгар булмасын!
Иҗат итүче аталган:
       моңлы җан Акмуллагыз,
Дөньяда зар булса булсын,
       гүрдә янар булмасын!
 
950Вулысной – волостной, волость башлыгы.
951Һөҗү кылу – көлү, мыскыл итү.