Итил суы ака торур / Итиль река течет

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

IX

Икенче көнне, таң атар-атмас борын, Күрән бинең капка төбенә Утташ кам килеп җитте. Ул чамадан тыш ачулы иде. Үзен капкадан кертергә теләмәгән сакчыларга ул ачулы сүзләр әйтте. Сакчылар аңа бинең йокыдан уянганын көтәргә куштылар. Утташ кам теләсә дә, теләмәсә дә көтәргә тиеш булды.

Би аны үзенең ак өендә каршы алды.

– Нишләп бик иртә? Бер-бер эш чыктымы әллә? – диде ул, бабасының таң тишегеннән килеп җитүен ошатмыйча.

– Чыкты, кияү! – диде Утташ кам, ачуыннан бүреген салырга да онытып.

Аның болай сөйләшүе, җимерелгән йөзе бинең күңелендә йокымсырап яткан кире тойгыларын уятты.

– Син бик тупас күренәсең, кам баба, – диде ул коры гына, урынына утырып. – Сал башыңны, утыр, сөйлә.

Утташ кам башындагы бүреген тартып алды да күрсәтелгән урынга терәлгәндәй итте.

– Эш чыкты, би… кияү! – дип кычкырды ул чәрелдек тавыш белән. – Ниндидер явызлар изге наратны… бөтен ыругның изге сакчысын, яклаучысын мыскыллаганнар! Тәүбә! Тәүбә! Изге Аланны бозганнар, би! Изге Кайракканның йөзенә төкергәннәр! Тәүбә! Тәүбә!

– Кемнәр?! Кайчан?! – диде би, коты алынып.

– Кемнәр, имеш! – дип чәрелдәде Утташ кам, күз яшьләренә буылып, бизгәк тоткандагы сыман калтыранып. – Килмешәк Койтым кырнакның игелексез Тотышыннан башка кемнең шуңа кулы барсын?!

Би ап-ак булды. Шуннан соң ул бурлаттай кызарынды, еш-еш тын алып, йокысы качып бетмәгән усал күзләреннән куркыныч очкыннар чәчрәтеп, урыныннан торды да җөнтәс шәрә кулын ашыкмыйча гына алга сузды, бабасының сакалыннан учлап тотты.

– Аңлатыбрак сөйлә! – диде ул.

Өлкән камның тары бөртегедәй елтыр күзләре чәчрәп чыгардай булып акаеп калды. Кайнарлыгы, ачуы-ярсуы шундук юкка чыкты, бөтен явызлыгы, бергә җыелып, кинәт каядыр эчкә төшеп китте. Теле тотлыгып, беравык эндәшә алмый торгач, ул, этенә-төртенә:

– Б-б-бүген иртән б-б-барсам… – диде.

– Шуннан? – диде би, аның сакалын ычкындыргандай итеп.

– Ш-шуннан… – диде Утташ кам. – Из-зге нарат төбендә… ч-ч-чүмәлә дисәң, ч-чүмәлә түгел… у-утын дисәң, утын түгел… Йа Тәңрем! Үле бүреләр өелеп ята! Кайсын ук белән, кайсын кылыч, сөңге белән… Унлап-унбишләп! Бүре каны койганнар! Изге җиргә, изге нараткаебызга… бүре каны койганнар!

Утташ кам, сакалы ычкынгангамы, изге наратны кызганыпмы, кычкырып җылап җибәрде.

Күрән би, яшен суккан кебек, телсез-өнсез калды: бу чыннан да коточкыч иде, бу чыннан да беркайчан да булмаган, була алмастай яман бер эш иде.

– Арлар түгел микән? – диде ул, аптырап, бабасының җирәнгеч йөзенә карамаска тырышып.

– Язык! Язык! – дип такмаклады Утташ кам, тынычлана алмыйча. – Башы аягы астына гына килсен! Кулы корысын! Күзе чыксын! Йөргән җирендә җир йотсын!

– Кемне каргавыңны әйтеп карга, – диде би, кашларын җыерып.

– Тотыштан башка… – диде кире беткән кам, үксеп.

Күрән би ике куллап бабасының иңбашларыннан кысып тотты да, күзләренә карап:

– Күрдеңме? – диде әкрен генә.

«Юк» дигәнне аңлатып, Утташ кам башын чайкады.

– Күрүчеләр булганмы? – диде би.

– Юк, – диде кам, мыгырданып.

Күрән би җиңел сулап куйды, маңгаена бәреп чыккан тир бөрчекләрен кулы белән сыпырды да Утташ камнан читкәрәк китте, кинәт авырта башлаган эчен тотып, йөзен чытып, кояш яктысы төшкән төннек аша беравык тышка карап торгандай итте. Шуннан соң ул яңадан Утташ кам янына килде.

– Бу турыда беркемгә лыгырдыйсы булма! – диде ул, боерып, янап.

Монда килгәндә, Утташ кам бине чын-чынлап өркетә алырмын дип уйлаган иде. Бинең бу кыланышы аның уйларын үзгәртеп җибәрде. Ул инде изге нарат турында да, үтерелгән бүреләр турында да уйламады, ул бары үзенең мыскыллануы турында гына уйлады. Бинең яңадан үзенә якынлашуын күреп, ул:

– Кычкырам! Сөрән салам! – диде, ишеккә ташланып.

Күрән би аның артыннан ыргылды, ишек бавын кулыннан йолкып алды да үзен идән уртасына төртеп җибәрде.

– Син… белексез! – диде ул, төкерекләрен чәчеп. – Син минем Йолдыз-кашкамны алдың – каршы килмәдем. Инде минем углыма теш кайрыйсыңмы?! Мин сиңа углымны чалырга юл куймам! Әллә син үзең кыргансыңдыр ул бүреләрне… юрамалый… каян белим мин аны!

– А Тәңрем! А кояш! – диде Утташ кам, кулларын югары күтәреп.

– Бар, кычкыр! – диде би. – Синең миңа аяк чалырга маташуыңны ырудашлар белмиме әллә? Мин әйтермен, миннән, Койтым бикәдән үч алмакчы булып, үзе үтерткән, диярмен. Бар, ник кычкырмыйсың?! Шунда ук, муеныңа элмәк салып, агач башына асып куярга боерырмын. Бар-бар, кам баба, бар, сөрән сал!

– Юк, болай булгач салмыйм, кияү! – диде Утташ кам, өзелеп чыкмады микән дигән сыман, сакалын сыйпап. – Шулай да куркыттым дип уйлама.

– Изгелек, турылык эзләп йөри, имеш! – диде би, кызганнан-кыза барып. – Ыру кайгысын кайгыртып йөри, имеш, үле бүреләр күргән дә, дөньяның астын өскә әйләндерергә дә күп сорамас! Ыруда кем коткы тарата – син! Кем башбаштакланып йөри – син!

– Язык, язык! Тел тидермә, язык! – диде кам, мыгырданып.

Башка чакта Күрән бине юашландыра торган, куркыта-өркетә торган сүзләр аңа бөтенләй көчсез тоелды. Камның мыгырдануын ул колагына да элмәде.

– Мин инде языктан арындым, – диде ул, әз генә дә исе китмичә. – Кирәк булса, тагын арынырмын.

– Тотышның бүреләрне үтергәнен мин күрмәдем, башкалар да күрмәгән, – диде Утташ кам да, би эзенә төшеп, тышкы бер тынычлык белән. – Шулай да мин шикләнмим, би, ул үтергән! Анда аның уклары ята. Мин барысын да беләм, кияү! Төштән соң аның келәүлектән китүен дә беләм, кичә кич өендә булмавын да беләм. Синең углың башкисәр булып үсә. Йолаларга төкереп карый. Йола бозып язык ясыйсың да, языгымны йолып, тынычландым дип уйлыйсың. Ялгышасың, би! Ыруның иминлеге, тынычлыгы синең көчеңә генә таянмый, ыруны ата-баба йоласы тота. Кешеләр арасында мин түгел, син коткы таратасың, син башбаштаклык эшлисең. Агач башында мин түгел, синең углың асылынып торыр, кияү! Углыңны алып калырга тырышсаң, Тәңре синең үзеңне чакыртып алудан да тартынмас.

– Җитәр! – диде би.

– Җитмәс! – диде кам, кире чигенеп. – Ата-баба йоласы, ата-баба түрәсе барлык кеше өчен бер… бигә дә, чурага да…

Күрән би йомарланган йодрыгын Утташ камның борын төбенә китерде.

– Менә күрәсеңме… берме бармаклар? – диде. – Шуларны тигезлә, аннары бер булыр.

Кияү белән бабай, ыру башы белән кам шулай әйтештеләр, әйтештеләр дә кинәт тынып калдылар. Утташ камның күз алдында әйтерсең яктылык чаткысы кабынып китте. Болай ачыктан-ачык талашып, бозылышып берни кыра алмаячагын ул бер тапкыр аңларга тиеш булды. Утны ничек тә астанрак йөртергә кирәк иде.

– Синеке көч! – диде ул, уфтанган булып. – Тәңре каргышыннан курыкмаган булсам, мин монда килеп тә йөрмәгән булырыем.

– Кеше-кара күргәнче аларны юк итәргә кирәк, бабай, – диде би дә, юашланып.

– Шулай итәрбез, кияү, – диде Утташ кам.

Кешеләр торып йөренә башлаганчы дип, ашыгып, Күрән би белән Утташ кам ике колны алдылар да келәүлеккә киттеләр. Изге нарат төбендә чыннан да, таудай булып, бүре үләксәләре өелеп ята иде. Шунда ук, наратның икенче ягында, берни булмагандай, Йолдыз-кашка басып тора иде. Аландагы үгез, тәкә карачкыларының барысы да ботарланып, теткәләнеп беткән иде. Бу, билгеле, изге бүреләрнең генә эше түгел, монда тагын изге булмаган ике аяклы бүренең дә бик каты эшләгәне күренеп тора иде. Ул ике аяклы бүренең кем булуы турында күңеленнән әз генә дә шикләнмәсә дә, Күрән би, үләксәләрне күргәч, ах-вах килде.

– Кемнең йөрәге җиткән моңа?! – диде ул, шаккатып. – Ничек җир күтәрә ул кешене?! Тәңрем, кичер аны бу языгы өчен!

Коллар бүре үләксәләрен, шулай ук барлык карачкыларның сөяк-санакларын урман арасындагы тирән чокырга илтеп ташладылар. Берәрсе ялгыш күрә-нитә күрмәсен дип, Күрән би үләксәләргә ут төртергә кушты.

Өенә ул бик күңелсезләнеп кайтты. Кайткач та ул Койтым бикә белән Тотыш угланны үз янына чакыртты.

– Кем эше булыр икән бу? – диде ул авыр гына, изге аланда күргәннәрен сөйләгәч.

– Мин! – диде Тотыш, өй эчен яңгыратып.

Ул алай кычкырып та әйтмәде бугай әйтүен, шулай да ата белән анага аның бу «мин» дигәне күк күкрәве сыман булып ишетелде. Койтым бикә чак-чак кына артына аумады. Күрән би тораташтай катты да калды.

– Син… Син… – диде ул, тотлыгып. – Беләсеңме шуны: бөтен ыруга… атаңа-анаңа каргышы төшәр!..

Кинәт ишек ачылып китте, күзе-башы акайган яшь сакчы, тамак ярып:

– Сөенче! – дип кычкырып җибәрде. – Киләләр! Каеклар килә!

Х

Үргә таба әкрен генә кыймылдап, унлап-унбишләп каек килә иде. Аларның кем каеклары икәнлеген әле бик үк аерырлык та түгел иде. Шулай да ни генә булмасын, алар киләләр иде! Астан – Болгар ягыннан, Хазар ягыннан, кояшлы Хәрәземнән, йә булмаса, ерак Румнан, Багдад якларыннан киләләр иде!

Каекларның килүе турындагы хәбәр тиз арада бөтен катауга таралды. Кешеләр, ашыгып, Яр-капкага агылдылар, ябырылып, койма өстенә менделәр, манара башларына үрмәләделәр, текмә араларына кысылдылар. Койма сакчылары кешеләрне әле бер җирдән, әле икенче җирдән кудылар, шулай да артык усаллык та күрсәтмәделәр – катауга ерактан каеклар килүе Күрән би өчен генә түгел, башкалар өчен дә зур куаныч иде.

Би дә, бикә дә шундук терелеп киткәндәй булдылар. Бүреләр кайгысы, Тотыш кайгысы онытылды, бөтен катауны, бөтен өй эчен көндезге кояштай якты куаныч биләп алды. Әйе, киләләр, соңлап булса да киләләр. Соң булса да уң булсын… Төкле аяклары белән!

Күрән би үзенең өлкән углы, каравыл башы Акбогага төтен үрләтергә, икенче углы – субашы19 Котанга ун каек, йөз ир белән кунакларга каршы китәргә боерды. Текә яр өстенә, коймага кушып салынган манаралардан тиз арада зәңгәр төтен күтәрелде. Яр-капканы ачып җибәрделәр. Яр битенең куен сыман уйдыкланып торган җирендәге баганалар өстенә авыр күпер сузылып ятты. Юан баганалар яныннан башланып, аска таба озын, текә баскыч сузыла иде. Котанның юлдашлары, иңбашларына ишкәкләр күтәреп, йөгергәләп, бер-бер артлы тар баскычтан төшә башладылар. Аста, Чулман яры буенда, киң генә коры җир кисәге бар иде. Монда катауның тамгасы – каеклар, көймәләр, улаклар туктый торган корылмасы урнашкан иде. Тамга янында, Чулман дулкыннарында чайкалып, Күрән бинең йөзләп каегы, көймәләре-улаклары тора иде. Шунда ук балыкчылар, бала-чагалар ыгы-зыгы киләләр иде.

 

Күрән би ишкәкчеләрнең яр астына төшеп җитүләрен, каекларга төялеп, кузгалып китүләрен өстән карап торды да өенә таба кузгалды – кунакларны тиешенчә каршылау өчен җыена башларга кирәк иде.

Кояш төшлеккә күтәрелеп җиткәндә, ерактан килүче җилкәнле каеклар да, аларны каршыларга китүчеләр дә катауга килеп җитә яздылар. Кунаклар, бер җепкә тагылгандай, бер-бер артлы тезелеп киләләр иде. Акбүреләрнең каеклары, кунакларның артына да, алдына да төшеп, шулай ук тезелеп, тигез ара саклап киләләр иде.

Менә озын ишкәкләрнең салмак кына күтәрелеп төшүе, җилкәннәр, байраклар, байраклардагы билгеләр аермачык күренә башлады. Күрән би, күзләрен кыскалап, аларның кемнәр икәнлеген чамаларга тырышып карады. Тик, күпме генә караса да, әлегә ул берни аермады. Бу кунаклар сартлар да, румнар да, гарәпләр дә түгел иде, ахрысы. Кемнәр булыр бу шулай да?

– Базарганнар түгел, атай! – дип кычкырды шул чакны Тотыш углан.

– Телеңә тилчә! – диде ата кеше.

– Ямгырчы би килә! – диде Тотыш. – Әнә байракларында өч чатлы каз тәпие.

– Туктыйсыңмы син?! – диде би, үртәлеп.

Тотыш углан тынып калды. Ул тыну белән генә бинең күңеле барыбер тынычлана алмады. Ул инде үзе дә күреп тора – болар чыннан да сатучылар түгел, болар чыннан да казаяклар бугай. Күрән би авызлыгын чәйнәп, баскан урынында биеп торган Акколакның – Йолдыз-кашка анасының корсагына ачу белән төртеп алды. Акколак куркып читкә ыргылды. Үртәлгән би бар көченә тезгенне тартып җибәрде. Иясенең нишләргә теләвен аңламыйча, Акколак, авыр мышнап, ал аякларын күтәрде.

– Ныграк кара, кунаклар килә! – диде би, мыскыл белән атына эндәшеп.

Тамга күперенә иң элек Котан каегы килеп төртелде. Каектагы борынчы ыргакчыга аркан ташлады.

– Кая тыкшынасың, ары кит! – дип кычкырды би үзенең углына.

Борынчы ярга ташланган арканны бер сүз әйтмичә кире тартып алды. Атасы кебек үк чытык йөзле Котан ярга сикерде. Котан артыннан бераз ара калдырып, яр буена икенче каек килеп җитте. Монысы инде кунаклар каегы иде.

Борыннан, койрыктан казаяклар аркан ыргыттылар, уртадан басма суздылар. Каек, күпер читенә терәлеп, чайкалудан туктап калгач та, унлап кеше аягүрә басты. Кыска итеп киселгән сакал-мыеклы, озынча битле, очкынланып торган шаян, тере күз карашлы чандыр бер кеше, елмаеп, Акбүре ыруының башы алдында бүреген салды, башын иде. Күрән би белән чагыштырганда, ул бик яшь күренә иде. Күп булса, аңа утыз биш-кырык яшьләр чамасы булыр иде.

– Казаяк ыруының башы Ямгырчы би синең җиреңә килде, – диде ул, Күрән бигә эндәшеп.

– Илме, яумы? – диде Күрән би.

– Ил! – диде Ямгырчы би.

– Төкле аягың белән, туганым Ямгырчы би! – диде Күрән би, бозылган йөзенә елмаю билгесе чыгарып.

Ашыкмыйча гына ул атыннан төште. Койтым бикә дә, бинең башка хатыннары белән балалары да, аксакаллар да – барысы да атларыннан төштеләр, бер тирәгәрәк җыелдылар.

Ямгырчы би басмага атлады, үзенә сузылган кулларга тотынып, елмаеп җиргә төште. Аның юлдашлары да шулай ук җиргә төштеләр. Үзләрен каршылаучы кешеләргә бер-ике адым килеп җитмичә, алар туктап калдылар, Күрән бине, аның якыннарын олылап, билләрен бөктеләр, башларын иделәр. Ямгырчы би, яхшы, бай тунының каптырмаларын чишеп җибәрде, бил каешына бәйләнгән янчыгын – көтүдән кайткан сыер җиленедәй бүлтәйгән зур янчыгын чиште. Янчыктан, учлап-учлап, ул көмеш акчалар алды. Күрән бинең, Койтым бикәнең, би балаларының, ырудашларының аяк астына акча сипте.

Көмеш табакка салып кыздырылган ит, пешкән балык, бодай көлчәсе тоткан Койтым бикә алгарак чыкты, кунакларга шулай ук баш иде. Кулындагы табакны ул Ямгырчы бигә тоттырды. Кунак би, бармак очлары белән генә чеметеп, табактан бераз ит, балык, көлчә алды, авыз итеп карады. Шуннан соң казаяклар табакны кулдан-кулга җибәрделәр.

Кунаклар үз каекларыннан өч сандык төшерделәр Сандыкларны ачып, Ямгырчы би Акбүренең өлкәннәренә бүләкләр өләшә башлады: Күрән бигә кышкы төлке тун белән бүрек бирде, Койтым бикәгә шулай ук тун бирде, көмеш беләзек бирде. Башкаларга да шактый өлеш чыкты. Кайберсенә күлмәк, кыекча, кайберсенә итек-читек, беләзек, йөзек, муенса ише нәрсәләр тиде. Кунакларны каршыларга төшкән кешеләрнең берсе дә бүләксез, күчтәнәчсез калмады. Акбүреләрнең күңелләре куаныч белән тулды. Салкын, кырыс чырайлар яктырып китте – Ямгырчы би үзе белән бүләкләр генә түгел, әйтерсең көньяк җылысы да алып килгән иде. Кызыл Яр катауга килгән бер генә кунакның да әле беркайчан да бу чаклы күп бүләк өләшкәне юк иде бугай. Менә ичмасам юмарт икән, менә ичмасам бай икән бу Ямгырчы би!

Казаяк ыруының башы Ямгырчы би белән Кызыл Яр катауга йөзләп кораллы ир килгән иде. Йөзләгән ир арасында бер хатын-кыз да бар иде. Ул да булса Ямгырчы бинең кызы Тәңкә иде.

ХI

Казаяк ыруы белән Акбүре ыруы арасында борын-борыннан туганлык яшәп килгән. Алар икесе дә бер тамырдан – Ак хан илендәге Ак җылан ыруыннан аерылып чыккан булганнар. Казаяк белән Акбүре ырулары кайчандыр Чулманның түбән агымында – Итил белән Чулман бергә кушылып, өчпочмак ясаган иркен җирләрне биләгәннәр. Бер-берсе белән алар җир-су өчен дә, терлек-туар өчен дә ызгышып-талашып яшәмәгәннәр. Киресенчә, бер-берсенә кыенлык килсә, үләт, кыран килсә, шундук бер-берсенә булышка ашыкканнар. Шуның өстенә алар ил башы Ак ханның иң көчле, ышанычлы ыруларыннан саналганнар.

Шулай итеп, ике ыру кешеләре, кайгы, талау күрмәенчә, тыныч кына, тату гына тормыш кичергәннәр. Тик шулай да мондый тыныч, тату тормыш мәңгелек булмаган. Көннәрдән бер көнне – моннан бик күп еллар элек – язгы сулар китеп җирләр кипкәч, көн ягыннан Итил буйлап кара яу басып килгән. Кара яуның башында явыз Кара хан торган. Аның кешеләре бик күп булган. Алар көчле булганнар. Аларның укларына, сөңге, кылычына беркем, берни каршы тора алмаган. Язгы ташкын суны берничек тә тотып торып булмаган кебек, Кара ханның чирүен дә беркем, берни тоткарлый алмаган.

Каяндыр Азак диңгезе буйларыннан кубып, алар шулай ташкын кебек, кара болыт кебек килгәннәр дә, урман-кырларны таптап, сулар кичеп, төн ягына таба юл тотканнар. Бөек Итил буенда, ике тау арасында Кара ханның кара явы белән иң беренче орыш булган. Ак ханның уң кулы Буртас би үтерелгән, чирүе кырылып түгелгән. Шулай итеп, кара яу ике елга кушылган төшкә – Акбүре, Казаяк җирләренә якынлашкан.

Чирмешән суы буенда, киң болында икенче орыш булган. Сугыш көне буе барган. Ике як та бер-берсенә каршы нык торганнар. Кычкырган, ыңгырашкан тавышлар, тимергә тимер бәрелгән, атлар кешнәгән тавышлардан җир-күк тетрәп торган. Сугыша-сугыша кешеләр арып беткәннәр. Сөңгеләр, кылычлар сынып беткән, киемнәр ерткаланган, битләрне-күзләрне кара кан баскан.

Менә кич булган. Караңгы төшкән. Ике як та арып-алҗып җиргә ауган. Батыр алыпларның җеп өзәрлек хәлләре дә калмаган.

Шул чагында көтмәгәндә Кара ханга арттан өстәү килгән.

Ак хан кешеләре тагын җиңелгәннәр. Килмешәкләр тагын өстен чыккан. Бөек Итил, канлы дулкыннарын чайпалдырып, үксеп-үксеп яшен түккән. Итил буе бөркетләре, тилгәннәре туган җирнең алыплары баш өстеннән кайгырышып, сыкранышып очып йөргән. Ач бүреләр, таныш кешеләргә тимәенчә, Кара ханның үлекләрен ашаганнар. Үлгән-үтерелгән кеше белән бөтен болын чуарланган булган.

Соңгы орышта олуг йортның башы Ак хан кергеннәргә тоткын булган. Ханның, балаларының, туганнарының башын чабып өзгәннәр. Шулай итеп, тамырга балта чабылган, йорт-ил юкка чыккан. Исән калган ирләр, куркып-каушап, кайсы кая качып беткән. Кайберәүләр, башын саклап, Кара ханга бил бөккәннәр.

Әйе, Ак хан йорты юкка чыккан. Ирләр үлгән, ирләр качкан, Кара ханга бил бөккәннәр. Тик шулай да үтә батыр ирләр килмешәккә баш бирергә теләмәгән. Туган җирен-суын ташлап тәлим20 кеше, төмән21 кеше югарыга – төн ягына күчеп киткән. Шуларның беренчесе акбүреләр булган. Казаяклар, Кара ханга калан22 түләп, Чулман-суның түбәнендә, уң як ярда торып калган.

Бөтен Чулман буе – бозлы диңгезгәчә – бик борыннан Ак хан җире булган. Акбүреләр Чулман буйлап, үз җирләре буйлап югарыга, бик еракка үрләгәннәр. Бернинди яу килә алмаслык, бернинди чит кеше күзе төшә алмаслык кыргый урманнар арасына, сазлар, күлләр арасына кереп яшеренгәннәр. Берничә ел шулай качып-посып яшәгәннәр дә, яулар тынгач, ачык җиргә – яр буена, болыннарга таралганнар. Катау корганнар, авыллар салганнар. Җир ачканнар – иген иккәннәр, ауга, балыкка йөргәннәр, сату иткәннәр. Беркемгә буйсынмыйча, беркемгә калан түләмичә, үз көннәрен үзләре күргәннәр.

Тик шулай да авыр язмыш Акбүрене тулысынча тыныч калдырмаган. Бөек су юлларын биләп алган Кара хан токымнары елдан-ел көч җыйганнар, байлык җыйганнар. Аларга инде Итил буе гына түгел, Чулман да кирәк булган. Үзен хан дип атаган кансыз Шилке моннан күп еллар элек бу якка да үтеп керә алды. Бөтен Чулман буен Биаргача канга батырып, талап, яндырып, күп җирләрне Шилке үз кулына алды. Моңа инде җегерме ел узды. Акбүреләр болгарларга унҗиде ел калан түләделәр. Шуннан соң, узган өч елда, болгарларның үз өйләрендә үзара талашуларын күреп, алар белән алыш-бирешне бөтенләй өзделәр. Өч ел буе инде Акбүре, үзенә бер йорт-ил сыман булып, болгарларны санламыйча яши иде.

Бер-берсеннән бик еракта булсалар да, акбүреләр, казаяклар элегрәк бер-берсе белән аралашып торалар иде. Болгарлар белән ара өзелгәч, алар белән дә өзелде. Өченче ел инде Күрән бинең бер генә Казаяк кешесен дә күргәне юк иде. Болгарларның борын төбендә генә борынгы ата-баба җирен биләп яткан бай, атаклы Ямгырчы би әнә үзе килгән.

Ник килгән ул монда? Нинди җилләр, нинди уй-теләкләр куалаган аны монда – киң Чулманның салкын агымына каршы!

ХII

Казаяклар өчен Күрән би үз урдасында киез өйләр кордырды, казан асарга дип, бер көтү сарык бирде. Шул ук көнне ул олы кунакның үзен, кызы Тәңкәне, тагын берничә якын кешесен үзенә ашка чакырды. Авыр, озын юлдан соң кунаклар бераз тын алдылар, ашадылар-эчтеләр дә, җыйнаулашып, мунча керергә киттеләр.

Икенче көнне Күрән бинең ак өендә зур сөйләшү булды.

Сөйләшүдә акбүреләр ягыннан Койтым бикә, Утташ кам белән Майчан аксакал, Күрән бинең өлкән угыллары Акбога белән Котан катнашты. Ямгырчы би үзе белән бары ике генә юлдашын алып килде.

Казаяклар, тезелеп, өйнең бер ягына утырдылар, акбүреләр икенче ягына – алар каршысына утырдылар. Аякчы23 зур чүлмәк белән ачы бал – сычук кертте. Күрән би, көмеш аякка24 сычук агызып башта үзе эчте, аннары кунакларны сыйлады. Зур сөйләшү алдыннан ачы бал белән тамак чылатып алу изге эш санала иде, ачы бал телләрне яза, күңелләрне йомшарта иде.

Күрән би киез җәелгән җир идән уртасындагы учакның утлы кузларын бер тирәгәрәк өеп куйды да, үзенең кунагына эндәшеп:

– Башлап карыйк алайса, би, – диде.

 

– Ә? – диде Ямгырчы би, сискәнеп.

Ул, онытылып, каршыдагы яшь, сылу бикәгә карап утыра иде.

Акбүреләр тыелып кына көлешеп алдылар. Үзенең ипсезлегеннән Ямгырчы би үзе дә көлеп куйган булды. Кинәт аның теле тотлыккандай булды. «Гарәпләр бездән белеклерәк – хатын-кызның урыны ирләр белән бергә түгел, аның урыны чыбылдык артында!» – дип уйлады ул үзалдына.

Сүзне ул бик ерактан башлады: ике ыруның борынгыда бер-берсенә кардәш булуларын, элекке иркен тормышны, Ак хан, Кара хан турындагы бабайлар сүзен – барысын да искә төшерде дә әкрен-әкренләп бүгенге көнгә күчте. Акбүреләр аны тыныч кына тыңлап утырдылар.

– Син, Күрән би, базарганнарны көтәсең булыр? – диде ул кинәт болай гына, сүз арасында гына сөйләнгән сыман. – Көтмә. Быел алар килмәячәк.

Акбүреләрнең колаклары үрә торды.

– Ник килмәсләр икән? – диде Күрән би.

Олы кунак беравык көттерергә кирәк тапты. Аннары әкрен генә, үз-үзенә ышанып:

– Алмыш хан сезне… безне буып үтермәкче була, – диде.

Өй эчендә, сүнәр-сүнмәс янган учак янында, тагын да ныграк тынлык урнашты.

– Ничегрәк бумакчы була инде ул… аты коргыры… ни… Алмыш хан? – диде Майчан аксакал, бераздан исен җыеп. Ямгырчы би, күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, тынып утыргандай итте дә, тагын да ерактан урамакчы булып:

– Моңарчы сез иректә яшәдегез… – диде.

– Без әле дә иректә, – диде Котан углан, аның сүзен бүлеп.

Аның шулай кирәкмәгәндә өлкәннәр сүзенә кысыла торган бер тыйнаксызлыгы бар иде.

– Иректәсен иректә дә… – диде Ямгырчы би, Котан угланга каршы килеп. – Сату-алусыз, сартларсыз ирекнең кемгә кирәге бар?

Акбүреләр җиңелчә генә гөрләшеп алдылар.

– Сартларга да, Алмышка да безнең кендек бәйләнмәгән, – диде Күрән би, кисәк кенә авырта башлаган эчен тотып. – Кендек безнең үз җиребездә. Сартлар килмәсә, без үзебез барырбыз аларга!

– Коры җирдәнме? – диде Ямгырчы би, күрәләтә шикләнү белдереп. – Тау-ташлар, сазлык-баткаклар ашамы? Үз җирегездән чыгу белән, сезне башкыртлар кырып ташлаячак.

– Ташламаячак! – диде Күрән би, үртәлеп. – Элек тә булган мондый эшләр. Безнең бабайлар коры җирдән барганнар көньякка. Күп көч белән. Ник безгә бармаска?! Ул тиреләрне су төбенә салмам ла мин!

Быел астан базарганнар килмәгәнгә аның эчтән януын, тик тыштан гына мыс бирмәскә тырышуын Ямгырчы би сизми калмады.

– Көньякка булмаса, төньякка барырга була! – диде тиктормас Котан углан, атасын яклап. – Йура25, Уйсу26 аша Урыска27, Франкка28.

Үтә белексез сүз сөйләгән кешегә караган кебек, барысы да аңа аптырап, исләре китеп карадылар.

– Өлкәннәр сөйләгәнне тыңлап кына утырсагыз яхшы булмасмы? – диде Койтым бикә үги углына кырыс кына.

– Ышанам сүзеңә, Күрән би, – диде Ямгырчы би, өзелгән сүзен ялгап, – ата-баба йөргән юл булгач анысы… Шулай да ата-баба юлы белән генә йөреп булмый. Безгә инде, өнендә яткан аю кебек, урман арасында качып-посып ятарга ярамый. Болгарлардан куркып, инде туганлыкны да онытып бетердек: бер-беребезгә барышмыйбыз, килешмибез… Йортың-илең белән кырылып ятсаң да, сиңа булышка кул сузучы беркем юк.

Акбүреләр, башларын иеп, тыңлап утыруларында булдылар. Кая бора соң бу сүзне? Ни әйтмәкче була бу шулай да?

– Нәрсә булган Болгарга, Алмыш хан нишләмәкче була дисезме? – диде Ямгырчы би, тәмләп кенә яңадан сүзгә башлап. – Монда эш Алмышта гына түгел – Хазарда. Итил торада29 эшләр елдан-ел чуала бара. Җөфүтләр бөек Хазар йортны җыкка терәделәр. Тәңренең каргышы төште изге Хазар каганына. Ел саен корылык. Көтүлекләрен ком баса. Карасы ачтан интегә, аксөякләр үзара талаша. Быел яз да биш меңләп кешесе Итил буйлап югары менделәр. Алмыш ханнан торыр җир сорадылар. Бер яктан Рум кыса, икенче яктан Хәрәзем кыса, угызлар, бәҗәнәкләр тынгы бирми, Куябыда урыслар бычкы30 кайрыйлар. Инде килеп, монда Алмыш хан көчәеп бара. Эшләр болай барса, бөек Хазар йорт көяләгән тире кебек таркалып юкка чыгачак.

– Бирсен Тәңрем! – диде Котан углан, кулларын югары күтәреп.

– Ашыкма! – диде Ямгырчы би коры гына. – Хазар йорт таркалганнан безгә ассу31 юк.

– Нишләп булмасын? – диде тыйнаксыз углан.

– Шундый бөек йорт таркалса, ата – улны, ана кызны белмәс, – диде Ямгырчы би. – Үзара ызгыш-талаш башланачак, яу артыннан яу китәр. Әйе, безнең ишеләргә ассу юк. Алмыш ханга бар!

Ямгырчы би авыр сулап куйды. Күрән би аңа чүлмәктән ачы бал агызып бирде.

– Муенындагы муенчагы бушый башлаганга сикерә дә Алмыш хан, – диде Ямгырчы би, эчеп җибәргәч, нечкә, матур мыегын сыпырып. – Үзенең муенындагы муенчагын алып ташладымы, шундук ул аны безгә кидерәчәк: сезгә, миңа… Биләр, Суарга… Булдыралса – Биарга…

– Син, Ямгырчы би, тыңлап-тыңлап торам да, кыек сөйлисең! – диде кинәт Койтым бикә, кунакның сүзен бүлеп. – Алмыш хан инде күптән сиңа муенчак кидергән. Акбүрегә әле кидерәсе бар!

Күрән би, күңеле булып, хатынына ягымлы күз карашы ташлап алды. Кунак, сүзеннән бүленеп, тотлыгып калды, аннары мыскыллы гына көлемсерәде дә, Койтым бикәгә карап:

– Син дә бик үк турысын сөйләмисең, бикә, – диде. – Сезнең муенга да муенчак күптән салынган. Муенчак кына да түгел – богау!

– Болгарлар муенчагын өзеп ташлаганга быел дүртенче ел китте, би! – диде аңа каршы Койтым бикә.

– Сартларны үз теләкләре белән килмәгәннәрдер дисезме? – диде Ямгырчы би, башлап та очланмаган сүзенә яңадан тотынып. – Юк, бикә, аларны монда Алмыш хан җибәрмәде. Алмыш! Юл бикле, Чулман ябык! Менә шул була инде ул муенчак, Койтым бикә!

– Сартлар сиңа да килмәдеме? – диде Күрән би.

– Миңа да, – диде Ямгырчы би. – Ага-базар миңа якын. Мин аларны көтеп ятмадым. Сезнең эшләр башкачарак. Чулман баш бирми, Чулман калан түләми. Шуңа ачу итеп, быел Алмыш хан барлык сатучыларны Итил буйлап югары җибәрде… үзенә буйсынган ыруларга.

– Ярар, шулай да булсын, – диде Майчан аксакал. – Монда ятып без берни белмибез. Читтән килгән сатучылар ни диләр соң? Сату-алу безгә генә түгел, аларга да кирәк ич! Быел сартлар безгә килмәс, җәрингә Болгарга килмәс. Базар эшләмәсә… ни… аты коргыры… кем… Алмыш ханга акча каян килер?

– Шула-ай! – диештеләр акбүреләр, аксакалны яклап.

– Күреп торам: син миңа яңалыклар алып килгәнсең, – диде Күрән би кунакка. – Шулай да турысын гына әйт, уең ни?

Ямгырчы би җентекләп акбүреләргә карап чыкты, тирән итеп тын алды да:

– Уем шул, – диде, – Алмыш хан көчәйгәнче, безгә берләшергә кирәк, Күрән би! Без – Ак хан токымнары! Бөтен Чулман бер булып, безгә болгарларга каршы чыгарга кирәк. Бүре безне берәм-берәм тотып ашаганчы, тупланып, безгә аның үзен ашарга кирәк! Менә шуңа килдем дә мин сезгә, туганнар, акбүреләр. Сез көчле, бай. Бөтен Чулман буенда сезнең кебек көчле ыру юк. Сез кузгалсагыз, башкалары да кузгалачак.

– Алай микән? – диде Күрән би, эчен уып.

– Алай! – диде Ямгырчы би. – Күтәр байрагыңны, күтәр кылычыңны, Күрән би! Бөтен Чулман синең кул астыңа җыелачак. Синең тамырларда, минем тамырларда изге бабайлар каны ага. Борынгы ханлык тамыры турыдан-туры безгә тоташа. Мин сине үземнән өстен итеп, өлкән итеп таныйм, Күрән би!

– Таныйбыз, таныйбыз! – диделәр Ямгырчы бинең юлдашлары.

– Болгарларның муенын сындырсак, Иске йортның… Чулман йортның ханы ясыйбыз сине, Күрән би! – диде Ямгырчы би.

– Ясыйбыз, ясыйбыз! – диделәр аның юлдашлары.

19Субашы – гаскәр башлыгы.
20Тәлим – күп.
21Төмән – бик күп.
22Калан – сугышта җиңелүче җиңүчегә түли торган еллык салым, ясак.
23Аякчы – эчемлек таратучы.
24Аяк – эчемлек савыты (җамаяк, чынаяк, күбәтә һ. б.).
25Йура – Печора елгасы белән төньяк Урал арасында яшәгән халык. Хантларның (остякларның) һәм мансиларның борынгы бабалары. Шул халык яшәгән җир дә Йура дип аталган.
26Уйсу (Вису) – Ладога күле белән Ак күл (Белое озеро) арасында яшәгән борынгы халык һәм шул халык яшәгән җир; хәзерге вакытта кечкенә вепс халкын шул вису (уйсу) халкының калдыгы дип уйлыйлар.
27Урыс – борынгы Русь һәм гомумән Рус иле.
28Франк – гомумән, көнбатыш Европа илләре.
29Тора – шәһәр, торак.
30Бычкы – туры кылыч.
31Ассу – файда.