Итил суы ака торур / Итиль река течет

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

XIII

Күзләре уттай янган акбүреләр, тынычсызланып, утырган урыннарында кыймылдашып алдылар. Берсе елмайды, икенчесе кашларын җыерды, өченчесе җилкәсен кашыды. Күрән би әлегә берни эндәшмәде. Ул яңадан чүлмәгенә тотынды, онытылып, ачы бал тулы аякны эчеп җибәрде, аннары кунакларны, ырудашларын сыйлады.

Төн урталарында кунаклар кайту ягына кузгала башладылар. Ишек артында, ярым караңгы бүлмәдә, йокымсырап, аларны кырнаклар көтеп утыра иде. Кол кызлар Ямгырчы бигә, аның юлдашларына киенергә булыштылар. Кызларны күрү белән, кызмача Ямгырчы би чын-чынлап исереп китте: як-якка чайкалган булды, бәйләнешсез сүзләр сөйләде.

– Бер теләгең үтәлер, Ямгырчы би, – диде Күрән би, көлемсерәп. – Кызларның берсен үз яныңа алырсың. Икенче теләгең үтәлерме-юкмы – анысын үзара уйлашкач әйтербез.

Күрән би кунакларга, үз кешеләренә тыныч йокы теләде дә кунарга Койтым бикә белән аның аерым өенә китте.

Башкаларга тыныч йокы теләсә дә, ул үзе бик озак тынычлана алмый ятты.

Хан булырга! Чулман-Итил йортның башы булырга! Мондый уйның килеп караганы булды микән берәр тапкыр аның күңеленә? Әйе, яшь чагында ул да уйламады түгел. Ул да болгарларны Чулман, Итил буйларыннан себереп түгү, бабайлар сөйләгән ниндидер Ак хан йортын аякка бастыру турында татлы уйлар уйламады түгел. Ул алай уйланып кына да калмады, ныклап торып сугышка да җыена башлап, күршеләренә итәк астыннан ут җибәрде. Тач Ямгырчы би кебек коткы таратып йөрде! Чулман биләре каршы килмәделәр, тик шулай да сикереп тә төшмәделәр. Аннан-моннан ике-өч мең кеше җыеп, ул каекларда Чулман тамагына төште. Анда алар, коры җиргә чыгып, ат менделәр, болгарларга каршы яу чаптылар. Ямгырчы бинең атасы Кылыч би ул чакта беркемгә катнашмыйча читтә калды. Әйе, орыштылар… җиңелделәр… Биш йөздән артык кеше җирдә ятып калды.

Шула-ай… Кайчандыр ул да тилереп йөрде. Болгарлар кирәген биреп кайтаргач, шуннан соң беркайчан да үзенең катавыннан ул якка борын тыгып карамады. Кая ул! Кайчагында тик урман арасындагы арларга яу чапты да бер-ике тапкыр биарларны талап кайтты. Соңгы елларда анысы да онытылды. Ни әйтсәң дә, картаелды. Менә ничә ел инде ул күршеләре белән тату гына, тыныч кына яшәп ята.

Ник кычытынып йөри соң әле бу Ямгырчы би? Казаяк ыруының башы аны – Күрән бине – хан ясарга килгән. Нинди җиңел икән ул хан булуы! Юк, булмый ул алай! Тора салып беркемнең дә икенче берәүгә буйсынып яшисе килми. Әле ул Алмыш ханга буйсынып яши, инде аның никтер Күрән ханга буйсынасы килә. Юк, булмыйрак торсын әле! Ямгырчы бинең астына су йөгергән – менә нигә килгән ул монда! Аңа никтер булыш кирәк, Акбүренең көче, байлыгы кирәк. Туп-туры әйтергә аның кыюлыгы җитми. Күрәсең, болгарлар аның үзенә яныйлардыр, аның үзенең Алмыш хан белән алыш-биреш ясыйсы бардыр. Менә шунда инде үзенең ерак туганын исенә төшергән дә ул. Юк-юк, алдыннан арты яхшы. Үгезе үлгән, уртагыннан аерылган. Казаяклар өчен кан коярга монда… акбүреләрнең башына тай типмәгән. Кирәк икән, сугышсын үзе. Монда беркем үтеп керә алмаячак. Монда килеп җиткәнче әле Алмыш ханнарга иксез-чиксез киртәләрне җимерергә туры киләчәк. Алмыш хан Шилке түгел. Су юлы белән монда тикле җитәргә аның каеклары юк. Коры җирдән килергә ул беркайчан да батырчылык итмәячәк.

Икенче көнне иртән ыру башы иң якын агай-энене, аксакалларны үзенең ак өенә киңәшкә чакырды. Киңәштә бары ирләр генә катнашты – яу эше тулысынча алар кулында иде. Киңәш озакка сузылды. Беркайчан да зур сугыш-орыш күрмәгән яшьләр бүгеннән үк болгарларга каршы тупланырга, яу чабарга кирәк, диделәр. Өлкәннәр каршы килде. Майчан аксакал әйтте, үзеңә килеп ябышмыйча торып, болгарларга каршы кылыч күтәрү ул башсызлык булачак, диде; Чулман иле таркау, аны инде Ямгырчы би дә, Күрән би дә туплый алмаячак, диде; угызлар безгә булышка килмәячәк – Алмыш хан аларның кияве, башкыртлар ышанычсыз – беркөнне алар синең яклы, икенче көнне болгар яклы, диде; Суар, Биләр бездән ерак, Биарның үз кайгысы кайгы, диде.

Күрән би дә Майчан аксакалны яклады. Сугышка атлыгып торган яшьләр – шулар арасында Акбога белән Котан да инде бирелә башлаганнар иде, шул чакны Утташ камның тавышы ишетелде.

Утташ кам яшьләрне яклады. Ул әйтте, Ямгырчы би шултикле ерак җирдән тикмәгә генә килеп йөрмәс, диде; Күрән би баш булырга теләми икән, Ямгырчы бине хан дип танырга да барысын аңа ышанып тапшырырга кирәк, диде; ул яшьрәк, көчлерәк, диде; болгарлар аны-моны сизенгәнче, тупланып, көч җыеп алсак, олуг Тәңре белән, изге ияләр белән без аларның үзләрен туздырырбыз, диде; менә шулай кулны кушырып утырсак, көннәрдән бер көнне Алмыш хан, атасы Шилке кебек, монда да килеп җитәр, безнең бугаздан алыр, диде; ата-баба йоласы аяк астына салып таптаган Алмыш ханга каршы изге яуга кузгалыгыз, акбүреләр! диде.

Башка чакта мондый эшләргә бик үк катышмый торган камның шулай кайнарланып яуга өндәве өлкәннәрне шактый аптырашта калдырды. Яшьләр исә башларын югарырак күтәрделәр. Ыру башының эче пошып куйды. Утташ камның бары тик үзенә – ыру башына каршы коткы тарату, яшьләр алдында аның абруен төшерү өчен генә шулай ут белән уйнавын Күрән би яхшы төшенде. Кара нинди явыз, кара нинди мәкерле!

Күрән бинең чырае бозылды.

– Уртак сүз табылмады, – диде ул үзенең ырудашларына. – Җыен җыярбыз.

Шул ук көнне Күрән би Акбүренең өлкәннәрен – аксакалларны, авыл башларын чакырып тартыклар32 җибәрде. Җыенга шулай ук игенчеләр, балыкчылар, аучылар, юллардагы, чик буйларындагы, яр буйларындагы каравыл башлары да чакырылды. Икенче көн туды дигәндә, чакырылган кешеләрнең барысы да катауга җыелып бетте. Җыенны урданың тышкы ягында, калку үр өстенә корылган йөз кеше сыйдырышлы киез өй эчендә ясадылар. Җыен киңәшкә караганда да шау-шулырак булды. Яшьләр, Утташ кам яклылар яуга чакырдылар. Картраклар, куркаграклар, шулай ук белеклерәкләр бер дә юктан ут белән шаярмаска өндәделәр. Безне әлегә кысучы юк, безгә җир-су җитә. Чулманда – балыкның, урманда киекнең беткәне юк, тыныч кына яшәп ятыйк, диделәр.

Күпчелек картларны, куркагракларны, шулай ук белеклерәкләрне тыңлады. Акбүре ыруы болгарларга каршы яу чыгудан баш тартты.

«Җыясы азыгым, эчәсе суым бетмәгән икән әле! Инде тынычлап йокларга да була», – дип уйлады Күрән би, җиңел сулап.

XIV

Казаяклар акбүреләрнең соңгы сүзен аяк өсте тыңлап тордылар. Җыенның нинди карарга килүен ишеткәч тә, кунакларның йөзләре бозылды. Арысландай алып Күрән би дә яудан баш тарткач, бүтәннәргә ни сан?! Бозылды дөнья. Ак хан токымының күкрәгендә ялкын сүнде, арыслан дигәннәре сычкан булып чыкты. Барысы да үзенчә генә яшәргә, качып-посып яшәргә тырыша. Ил турында, бөек ата-бабаларның даны турында кайгыртырдай беркем калмады.

Күңеле кырылган Ямгырчы би Күрән бигә шундыйрак үпкә сүзләрен әйтте. Шул ук көнне ул юлга чыкмакчы булды. Акбүре ыруының башы аны болай үпкәләгән килеш кайтарып җибәрергә теләмәде. Ул аны тагын бераз кунак булырга үгетләде.

Чынында Ямгырчы би болай гына үпкәләгән булып кыланды. Аның әле бер дә буш кул белән кайтып китәсе килмәде. Аның уйлары, Күрән би сизенгәнчә, бик тирәнгә яшеренгән иде. Күрән бине хан ясау турында ул, билгеле, башына да китереп карамады. Аның үзенең хан буласы килә иде. Тик шулай да бар тотка Акбүредә иде! Аларны кузгатып булса, башкаларны кузгату чыннан да җиңелрәк булачак иде.

Юк, ул әле әз генә дә чигенергә теләмәде.

Ямгырчы би Койтым бикәнең үзе генә өйдә чагын белешеп, сагалап торды да, яхшырак киенеп, чәченә, сакал-мыегына исле майлар сөртенеп, ялгыз өйгә юнәлде.

Ул барып кергәндә, бикә өйдә иде. Әлерәк кенә төшке аш ашаганга, ул, күрәсең, бераз тын алмакчы булып, алсу ефәк тышлы мендәрләр өелгән йомшак урын-җирдә кырын-ярын ятып тора иде. Ике ягындагы ике кыз, аның чәчендәге энҗеле каптырмаларын, тезмәләрен салып-чишеп торалар иде. Шунда ук өченче берсе аның аягындагы каюлы читекләрен тартып ята иде.

Кунак килеп кергәч, бикә чишенүеннән туктап калды, артка ташланган башын күтәргәндәй итте дә, күз карашы белән генә ымлап, кызларга чыгып китәргә кушты.

– Түрдән уз, би, – диде Койтым бикә, керүчегә йөзен борып.

Ямгырчы би, елмаеп, түргә узды, күрсәтелгән урынга – бикә каршына килеп утырды. Бикә аңа никтер борчулы, күңелсез күренде. Аннары ул бераз гына таркау да, бераз гына салкын да, ачулы да шикелле тоелды. Кунакның Койтым бикәне мондый йөз белән күргәне юк иде әле.

Җыенда Койтым бикә дә катнашты. Баштарак ул шаулашучыларның берсенә дә кушылмады. Башкалар түгел, аның ире дә бикәнең ни уйлаганын анык кына белә алмады. Баштарак бикә Күрән бигә, син ничек уйласаң, мин дә шулай уйлыйм, дигән иде. Бу көннәрдә башы каткан Күрән би артык төпченеп тормады, ул чыннан да бикәнең үз сүзеннән чыкмаячагын яхшы белде. Аксакаллар аңа сорауны терәп куйдылар, син ил яклымы, яу яклымы? диделәр. Менә шунда инде Койтым бикә үзенең күңелендәгесен әйтте дә бирде. Иренә каршы чыгасы килмәсә дә, явыз Утташ камны яклыйсы килмәсә дә, барлык ырудашлары алдында ул турысын әйтте:

– Мин Алмыш ханга каршы яу чыгарга өндим! – диде.

Нәрсә уйласа, ул шуны әйтте. Күрән бинең йөзе караңгыланып киткәнен бикә, билгеле, күрми калмады.

Менә шуның өчен дә – иренең күңелен кырган өчен, ахрысы, аның әле булса эче поша иде. Әллә тагын бүтән төрле кайгылары, борчулары бар иде микән соң аның?

XV

Койтым бикәнең балачагы Чулман буйларыннан еракта, Җаек далаларында үтте. Ул Җаекның урта агымында күченеп йөргән бәҗәнәкләрнең Карабай ыруында туды. Ул Карабай ыруының башы Кайду бикнең33 икенче ишеннән34 туган икенче бала иде. Кайду бикнең илле мең баш куе, дүрт мең баш җылкысы бар иде. Җаек буенда тоткарланып калган бәҗәнәк ырулары арасында ул иң бае, иң көчлесе иде. Шуның өстәвенә Кайду бик алып ир иде. Ук атышта, сөңге ыргытышта, кылыч белән чабуда беркем аннан уздыралмый иде. Бөтен тирә-як – бәҗәнәкләр генә түгел, угызлар, башкыртлар да – аннан куркып, котлары алынып торалар иде.

 

Кайду бикнең балалары аталарына охшап үстеләр. Алар бар яктан да уңган булдылар, көчле, усал булдылар. Койтым бикә дә үзенең ир туганнарыннан калышмады. Алар кебек җилдәй җилеп атта да чапты, ук та атышты, сөңге дә ыргытты. Чаялыгы, батырлыгы өчен аңа яшьтән үк Алыпша дигән кушамат тактылар.

Үзенең туган даласында, туган ыруында – яшьтәшләре, туганнары арасында, терлек-туар арасында ул шулай уйнап, күңел ачып, кайгы-сагыш күрмәенчә, унбиш яшькә тикле яши алды. Унбишне тутырып, уналты белән барганда, көннәрдән бер көнне, җәйге челләнең уртасында Җаек буе бәҗәнәкләренә олы талау килде. Төн ягыннан, көтмәгәндә, кара болыт булып, кара яу килеп басты. Кояш сүнде, җир сыкранды, киң даланы ялкын чорнап алды. Ягы35 көчле иде, санаусыз күп иде. Бәҗәнәкләр соңгы тамчы каннарына тикле сугыштылар. Кайду алып, арысландай ярсып, кылычы белән уңга-сулга чапты – берсен урталай кисте, икенчесенең башын кыеп төшерде, өченчесен кулсыз калдырды. Аның янында таудай булып туралган ягылар өелде.

Бәҗәнәкләр каты сугыштылар, бәҗәнәкләр тын да алмый орыштылар. Тик шулай да ягы көчле иде, санаусыз күп иде. Кайду алып янындагы ирләр әкренләп-әкренләп кими барды.

Ирләр кебек тимер күбә киеп, кылыч тотып, Койтым-Алыпша да атасы янында торып сугышты. Ук яңгыры яудырып, карабайларны ягы кысрыклый башлагач та, ул атасы яныннан, алып туганнары яныннан бер адым да чигенмәде, ярсып, кара яуга уклар атты.

Барысын да ул үз күзләре белән күрде, барысын да үзе тойды. Көтмәгәндә Кайду биккә агулы ук тиде. Ыру башы ияреннән җиргә ауды. Шул чагында кинәт кояш сүнде, шул чагында кинәт җирнең асты өскә килде! Бәҗәнәкләр каушап калды, бәҗәнәкләр кача башлады. Шул чагында кинәт кояш сүнде…

Алар җиңелделәр. Ыру юкка чыкты. Сарыкларны, җылкыларны, сыерларны ягы куып үз иленә алып китте. Исән калган кешеләрне сарык, сыер кебек көтү-көтү төн ягына кауладылар.

Карабайны килеп баскан явыз ягы… кара ягы болгар ханы Шилке иде.

Үз кулына төшкән сарыкларны, сыерларны, җылкыларны Шилке болгарларга бүлеп бирде. Кулга төшкән кешеләрне коллар итеп сатып җибәрде. Койтым-Алыпшаның дүрт абыйсы, биш энесе, богауланган килеш, чит җирләргә озатылды. Яшь, чибәр кызларны, хатыннарны Шилке үзендә калдырды. Шулар арасында өч сеңлесе, өч апасы белән, ике үги анасы белән бергә Койтым-Алыпша да бар иде. Кызалактай36 cылу, күз яшедәй керсез Койтым да бар иде.

Гүзәллеге, тазалыгы аның күзгә бәрелеп тора иде. Аның ялкынланып торган күз карашы, яшь, сылу йөзе, тубыгына җиткән кара толымнары, тулы, төгәл буй-сыны бер карауда ирләр токымының аңын җуяр иде. Илле ике яшьлек Шилке аны күреп алды… Күрде, телсез-өнсез калды. Ул аны башкалардан аерырга кушты. Ул аның үзен генә аерым өйгә ябарга кушты.

Илен-көнен таркатучы, атасының, анасының канын агызучы… туганнарын кол ясаучы җирәнгеч карт, исерек карт шул ук төнне аңа кияү булып керде. Ут-ялкыннан исән калган алсу чәчәк, гүзәл чәчәк-кызалакны кансыз Шилке таптап китте.

Берничә көн үткәч, качып-посып төнлә аның янына икенче ир килә башлады. Монысы яшь иде, чибәр иде. Монысы Шилке ханның өлкән углы Алмыш углан иде.

Көн дә шулай кабатланды: караңгы төшү белән, аны ярым үлек килеш Шилке ханның өенә алып киттеләр дә төн уртасында үз өенә китереп куйдылар. Ул аңына килергә дә өлгермәде, өрәк булып, явыз ия булып, мыштым гына Алмыш углан килеп керде. Шулай итеп, бер-ике ай ата белән угыл качыш-качыш уйнадылар.

Ата кеше шулай да сизенә башлады, төпченә башлады. Сулган алсу чәчәк берни эндәшмәде, бары озын керфек очларыннан иртәнге чык сыман эре, кайнар күз яшьләрен генә түкте. Көндәгечә төнге өрәк үз янына килгәч, шулай да ул аңа картның сизенүен әйтте. Йа Тәңрем, ул, ахрысы, аны ярата иде!

Шуннан соң икенче төнне качып-посып аның янына икенче бер яшь ир керде – Алмыш угланның яшь энесе керде. Керүен керде… чибәрлеге белән болгарларны таң калдырган яшь кырнакның кайнар кочагын татырга шулай да аңа язмаган булып чыкты. Көтмәгәндә ишек ачылып китте, ярсып, котырынып Шилке-ата килеп керде. Бер кулына чыртлап янган чырак тотып, бер кулына уттай ялтыраган кылыч тотып, көнчел ата килеп керде. Күзенә ак-кара күренмәгән ата кеше бер селтәүдә углын кыеп төшерде, икенче селтәүдә яшь кырнакны чабып ташламакчы булды, тик… Койтым кырнактан инде җилләр искән иде.

Аны бары таң алдыннан гына таптылар. Ул урда коймасы буенда, чүп-чар арасында, песи баласыдай бөгәрләнеп ята иде. Аны хан каршына китерделәр. Шилке инде тынычланган иде. Ул аннан берни сораштырып тормады, аның күз яше белән чыланган яшь, сылу йөзенә бер генә карап алды да, теш арасыннан сыгып:

– Сатарга, – диде.

Ага-базарда аны Биарга юл тотучы җөфүт сатып алды. Биарга Кызыл Яр аша узганда, Күрән би аны кулбау37 итеп үзенә алып калды. Би баштарак аны кырнак итеп тотты, Тотыш углан тугач, үзенең хатыны итте. Күрән би аны яңадан тергезде. Изгелеген аның беркайчан да онытмас ул!

Ямгырчы би килеп бөтен эшне бозды… иске яраларны кузгатты да күкрәктәге кара кандай каткан үч, ачу тойгыларын актарып чыгарды. Ничек аңлатырга шуны Күрән бигә?!

XVI

– Тәңре сиңа күп яшь бирсен, саулык-байлык бирсен, бикә! – диде Ямгырчы би, бикәнең чибәрлегенә соклануын яшермичә, аның йөзенә туры карап. – Изге ияләр йортыгыз-илегезне, ыруыгызны, терлек-туарларыгызны уттан-күздән, яудан-кыраннан сакласын. Төн карасыдай ул чәчләрегезне, тулган айдай сылу йөзләрегезне, дүрт саны да төгәл, күркәм буегызны Тәңрем яман күзләрдән сакласын!

Бикә Ямгырчы бинең теләкләрен, мактауларын исе китмичә генә тыңлады. Аннары, чак-чак кына тешен агартып:

– Акбүре ыруында яман күзләр юк, булса, шул чит ырудан гына булыр, – дип куйды.

– Чит ыру кешеләре сезгә бары яхшылык кына телиләр, бикә! – диде Ямгырчы би, елмаеп. Аның тынычсыз икәнлеге сизелеп тора иде.

– Үз ыруымда да миңа шуны ук телиләр, би, – диде Койтым бикә. – Аяк өсте тору сиңа килешми, би. Утыр.

– Сезнекедәй күркәмлек каршында… күктән төшкән якты йолдыз каршында миңа тезләнеп торсам да килешә, бикә! – диде Ямгырчы би.

– Синең миңа йомышың бар бугай, би? – диде бикә, туры сүзгә күчеп.

– Бар, бикә, бар! – диде Ямгырчы би, яңадан артсыз урындыкка утырып. – Төп йомышым үтәлмәде. Бик күңелем кырылды, бикә. Акбүрене мин Казаякның өлкән агасы дип беләм. Үзеңнең туган агаң белән уртак сүзгә килә алмау бик күңелсез булды, бикә. Авыр чакта үз туганың да булышмагач, кем булышыр безгә?

– Нинди авырлык килде соң әле сиңа, би? – диде бикә.

– Килде дип… килеп җитмәгән дә соң әле, – диде би, тотлыккандай итеп. – Алмыш хан кузгалса, иң элек кемгә ташланыр дисең – миңа!

– Шулай шул, – дип куйды бикә, килешеп. – Икенче йомышың ни?

– Икенче йомыш? – диде би. – Икенче йомыш… Мин бернәрсә уйлаганыем, бикә. Килгәч килгәч, коры кул белән кайтып китәсем килми. Туганлашып булмас микән безгә, дим, бикә.

– Без болай да туганнар түгелмени?

– Җырак туганнар икән шул, бикә. Ныграк якынаергае безгә.

– Ничек итеп?

– Минем кызым Тәңкә ошадымы сезгә? – диде Ямгырчы би, сакал-мыегын сыйпаштырып.

Аның бу кыланышы бикәгә никтер: «Мин ошыйммы сиңа?» – дигән сымаграк тоелды.

– Ошады… – диде Койтым бикә, көттереп. – Шулай да син исеңнән чыгарасың, би: сез дә, без дә буртаслар түгел, ата-баба йоласы буенча бездә җегетне кызлар сайламый, кызны җегетләр сайлый.

– Гарәп йоласын тотсам да, мин ата-баба йоласына каршы түгел, – диде Ямгырчы би. – Ата-ананың килешүе язык түгел лә, бикә! Гарәп йоласы буенча…

– Мин ата-баба йоласын38 артыграк күрәм, – диде Койтым бикә, бине бүлдереп.

– Тәңкә – минем бердәнбер кызым, – диде Ямгырчы би. – Ул иректә үсте. Анасыннан иртә ятим калганга, мин аны бернидән тыймадым, кысмадым. Ул да ата-баба йоласын артыграк күрә. Инде менә үзенә кияү сорый. Чын. Үзара гына әйткәндә, шуның өчен алып килдем дә мин аны. Алмыш ханның күзе төшкәнче дип… Сезнең белән килешеп булса…

– Син кемне күз алдында тотасың, би? – диде Койтым бикә, кызыксына төшеп.

– Синнән туган Тотыш угланны күз алдында тотам мин, бикә! – диде Казаяк ыруының башы.

Койтым бикә, телен тешләгәндәй, сүзсез калды.

Әле кайчан гына Койтым кырнак аны – Тотышны карынында йөрткән иде! Нинди авыр булды аңа ул баланы табу! Уналты-унҗиде яшьлек кырнак ул чагында нәрсә генә белә иде соң йөкле булу, тулгак тоту, бала табу турында? Аңа әйткәннәр иде, яшь чагында бала табу җиңелрәк була ул, дигәннәр иде. Белеп әйттеләр микән, белми әйттеләр микән ул сүзне, тик шулай да аңа җиңел булмады ул бала табу. Аныкы үлем белән бер булды. Кендек әби белән Язай имче баланы ярып алдылар, юкса ул аны табалмаган булыр иде. Шулай итеп, аның углы дөньяга Тәңре яраткан капугтан түгел, кеше кулы белән уелган капугтан чыкты. Шуңа да ул бүре булып түгел, арыслан булып үсте!39

Әйе, арыслан булып үсте… беркем сүзен тыңламыйча, беркемгә баш бирмәенчә… йолаларны, түрәләрне санламыйча… кыргый булып, усал булып үсте. Тугач, аның зурлыгына, көрлегенә таң калдылар. Үсә төшкәч, аның көченә, кыюлыгына… башсызлыгына шаккаттылар. Шушы көнгә тикле ул күпме баланың кулын-аягын имгәтте, күпме ырудашын кан-яшь түктерде! Ыру башының углы булмаган булса, күптән инде аның итен карга, козгын чукыган булыр иде. Ник? Ник шулай ул? Нигә шундый кире, үҗәт, башсыз? Анда, күрәсең, ике төрле кан шулай талашадыр. Әллә Тәңре аны болгарлардан ата-баба каны өчен үч алырга шулай көчле итеп, кыю итеп яратканмы? Әллә… Утташ кам әйткәнчә, туган чакта аның йөзенә явыз Октуган үзенең сасы тынын өргәнме? Тфү! Тфү! Үз каргышы үзенә!

Ни генә булмасын, менә шул Тотышны өйләндерер чак та җиткән! Бу турыда инде быел кыш та сүз булып алган иде. Алар аңа кызын да сайлап куйганнар иде. Күрән бинең Биар ханы белән туганлашасы килә. Биар ханының җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, җитен сүседәй аксыл чәчле сылу Ай-ярукны сорамакчы иде алар. Биар ханына әле кода җибәрелмәгән, тик шулай да төн яктагы бай күршеләр Күрән бинең теләген беләләр булырга тиеш.

– Мин каршы түгел, – диде бикә, беравык тынып утырганнан соң, уйчан гына. – Шулай да өздереп кенә мин берни дә әйтә алмыйм. Анасыннан башка аның әле атасы да бар. Болгарларга каршы яу чыгаргамы-юкмы дигән кебек, бу да бик катлаулы эш.

– Шуның өчен җыен җыеп тормабыз ич? – диде би, көлемсерәп.

– Җыймыйча да булмас, – диде бикә дә, елмаеп, йомшарып. – Кайгырма, ул җыенда миннән башка бары Күрән би генә булыр. Үзем мин ничек тә синең теләгеңне аяк астына салмаска тырышырмын. Монысында инде минемчә булыр!

 

– Тәңре сезгә чуктин-чук яшь бирсен, байлык, саулык бирсен, гүзәл бикә! Мин иртәгә тагын белешермен, – диде елгыр би, бикә алдында бишкә бөгелеп.

XVII

Өлкәннәр Тотышны шулай башсыз дип, явыз дип уйласалар да, үзен ул бер дә алай дип белми иде. Ул яшь иде, көчле, кыю иде. Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә; нидер эшлисе, кырасы-ватасы килә иде. Аның йөрәге беркайчан да тынгы белми шикелле иде. Шуңа күрә дә ул үзенең көчен, ярсу тойгыларын кая куярга белмичә интегеп бетә иде. Шуңа күрә дә ул, ачуы килеп, йә үзенең яшьтәшләрен тукмап ташлый, йә булмаса, ат атланып чаба, уктан ата, сөңге чөя иде. Инде ул да булмаса, Чулман ярындагы текә кыяларга, биек агач башларына менеп, кош ояларын туздыра, төрле куркыныч уеннар эзләп таба иде.

Яшь угланны гел котыртып торган тыелгысыз көчтән башка тагын икенче бер нәрсә дә бар иде.

Ата-баба йоласы буенча өйләнгәндә, кызның байлыгына, ярлылыгына карамыйлар иде. Чибәрлек, тазалык кызның иң зур байлыгы санала иде. Күрән би үзенең кырнагын хатын иткәч, беркемнең дә моңа исе китмәде. Киресенчә, яшь бикәнең күркәмлеге, матурлыгы бик күпләрнең күңеленә юш килде. Аны өйдә чын күңелдән ярата башладылар, олылый башладылар.

Арада көнчелләр дә табылды. Өлкән хатын Әди Койтым бикәне аеруча яратмады. Баштарак ул кече хатынны күз кырыена да чыгармады: аңа төрле яман сүзләр белән эндәште, әледән-әле кырнаклыгы белән йөзен ертты, аннары ничек тә аннан авыр, пычрак эшләрне генә эшләтергә тырышты. Шук, таза Тотышка исә бигрәк тә нык эләкте. Кеше күрмәгәндә, ул аны сугып та җибәрде, тибеп тә җибәрде. Өлкәннәр арасында, баланың яшьтәшләре арасында ул аңа карата күрәләтә саксызлык, салкынлык күрсәтте.

Куркытылган, исен җыеп өлгермәгән яшь бикә үзен дә, баласын да чын-чынлап яклый алмады. Яңа җирдә, яңа ыруда, яңа өйдә ул Әдидән генә түгел, аның башка кардәшләреннән дә, шулай ук үз иреннән дә өркеп яшәде. Тумыштан булган кыюлык, иркенлек тойгысы аңа бик әкрен кире кайтты, шактый соңлап кайтты.

Куркып-өркеп, кыерсытылып яшәгән ананың углы да баштарак куркып-өркеп үсте. Аннан да бигрәк, ул үзенең «кырнак баласы», «кимчелекле бала» икәнлеген аңлап үсте. Аның моңа ачуы килде, күңеле кырылды. Аның үч аласы килде, үги анасы Әдидән, әледән-әле үзен кыерсыткан туганнарыннан, яшьтәшләреннән бик каты итеп үч аласы килде. Күкрәгендә, беләгендә көч барлыгын тоя башлагач, ул, бер дә юктан кабынып китәргә генә торган ярсуына, кимсенү тойгысына ирек биреп, үзен кыерсытучыларны еш кына тәпәләп тә ташлады. Кыйналган яшьтәшләренең шулай ук ачулары килде. Алар, аның юкка-барга үртәлүен күреп, тагын да ныграк үчекләделәр. Соңга таба, Тотыш углан үсә төшкәч, аның туганнарының телендә «юлбасар», «башкисәр» кебек сүзләр ешрак кабатлана башлады. Андый сүзләрне өлкәннәр дә бик теләп кабатладылар.

Шулай үсә-үсә, бала күңеленә кара кан укмашты. Әле ул төшенкелеккә бирелде, әле аранын җимереп качкан яшь айгырдай тилереп йөрде. Үз яшьтәшләре арасында аның якын беркеме дә булмады. Унбишләп туганы янында ул үзен ялгыз сизде. Аны бары үз анасы гына яратты. Турыдан-туры читкә какмаса да, Күрән би дә, күрәсең, башкаларның йогынтысына бирелеп, үзенең «юлбасар» углына карата шактый кырыс булды.

Өлкән хатын Әди кинәт чирләп киткәч, Әдинең кулыннан эш китә башлагач, Койтым бикә башын күтәрде. Бинең үзен башкаларга караганда ныграк яратканлыгын ул инде күптән белеп, тоеп килә иде. Бу аңа икеләтә көч бирде. Ул инде үзен дә, углын да юкка-барга кыерсыттырмый башлады. Киресенчә, элеккеләрнең үчен кайтарырга теләп, көндәшләрен әкренләп-әкренләп үз кулына ала барды. Әди үлмәс борын ук инде ул өй эчендә баш булып өлгергән иде.

Әйе, искәрмәстән Койтым бикә бөтенесен үз кулына алды. Тик Тотышны гына ул тулысынча буйсындыра алмады. Үсмер Тотыш, җегет Тотыш, беркемгә дә баш имичә, койрык тоттырмыйча, үз көенчә яши бирде. Элеккеге ачы тойгыларга, үпкә-әрнүләргә яшьлек тилелеге, яшьлек кайнарлыгы өстәлде. Яшьтәшләр дә, өлкәннәр дә әле булса аңа чит кеше, ят кеше итебрәк карауларында булдылар. Әле булса ул моны сизеп-тоеп яшәде, әле булса үзен никтер, ни өчендер кыерсытылган итеп белде.

Атасы аңа быел беренче тапкыр ышанып эш йөкләде: кыш көне ул, этләр җигеп, кораллы йөз ир белән, илле йөк мал белән төн кешеләренә сату-алуга барды. Атасы аны юри җибәрде, сынап карау өчен… Аннары ул аның көченә, кыюлыгына да ышанды. Шулай ук аның бу углында баш та юк түгел иде.

Кыш көнендә бер дә кояш чыкмый торган дөм караңгы төн иленнән, боз иленнән Тотыш углан биш ай дигәндә кире кайтып төште. Чаналарга таудай тире төяп, бер тиенен, бер кешесен, бер этен дә югалтмыйча, баеп, кырысланып, олыгаеп кайтып төште. Моңа тикле «шар тибүдән» башканы белмәгән «башкисәр», «юлбасар» угланның исән-аман кайтып керүен күреп, бөтен катауның исе китте. Ата белән ананың исә куанычы эченә сыймады. «Булдырдың, углым! – диде аңа атасы. – Синең кебек чакта атай мине дә шулай мал белән җибәргәние. Каты буранга юлыгып, этләрне, йөкләрне югалтып, кешеләрне туздырып, ярты юлдан кире кайттым. Болай булгач, атаңны уздырдың, углым».

Атасыннан мондый мактау сүзләре ишетеп, Тотыш угланның күзләренә яшь килде. Туганнан бирле бу аның атасыннан гына түгел, анасыннан кала барлык өлкәннәрдән ишеткән беренче мактау сүзе булгандыр. Ата белән угыл арасындагы салкынлык, кырыслык шул көннән соң әйтерсең мәңге юкка чыкты. Шул көннән соң Тотыш углан атасына Тәңрегә табынган кебек табына башлады.

Ул әйтерсең кинәт үсеп китте. Күңеле белән, уй-теләкләре белән үсеп китте. Ул үзен өлкәннәргә тиң итеп, алар эшли алган барлык эшләрне эшләрдәй чын ир итеп тоя башлады. Атасы белән анасының киләсе көзгә Биар ханының кызына өйләндерергә җыенуларын белгәч, аның чын-чынлап түбәсе күккә тиде. Тиздән, тиздән ул өйле, хатынлы ир кеше булачак! Тиздән, тиздән ул да кеше арасына кереп, үзенең сүзен әйтә алачак – аның белән санлаша башлаячаклар! Барлык ирләр кебек, ул да киңәшләрдә, җыенда катнаша алачак, кулына корал тотып, сакта-каравылда торачак. Кем итәр икән аны атасы – каравыл башымы, агычымы40, амбарчымы, битекчеме41? Субашы булырга ул әле яшь. Түрә42 буенча яшьләрне андый зур эшкә куймыйлар. Моның өчен яуда катнашырга, үз-үзеңне батыр итеп, башлы, белекле итеп күрсәтергә кирәк. Әлегә кечкенә алай43 башы булып торсаң да ярый. Әллә соң сатучы итәр микән аны атасы? Анысы да яхшы булачак. Товар белән тагын төн кешеләренәме, Хазаргамы җибәрер. Җибәрсен! Чит илләрдә, чит телләр, чит кешеләр арасында күңелле. Анда бик кызык. Ят нәрсәләр күрәсең, ят азыклар ашыйсың.

Әллә көчле чирү44 туплап, болгарларга каршы яу җибәрер микән соң аны атасы? Ике сүзнең берендә тиккә генә болгарларны, Алмыш ханны яман итеп телгә алмыйлардыр ич! Атасы ирек бирсә, болгарларның тетмәсен тетәр иде ул, урдаларын, авылларын көлгә әйләндерер, барлык ирләрен Итилгә тутырыр иде. Ул бары тик чибәр кызларны гына кызганыр иде. Аларны ул, коллар итеп, Кызыл Ярга алып кайтыр иде.

Яшь җегет еш кына шулай уйланды. Кулга төшерелгән чибәр кызларны, хатыннарны, алтын-көмешне каекларга төяп, күңеленнән катауга кайтып кергәч, аның күз аллары томаланды. Уйлары буталды. Шуннан соң нишләячәген ул ачык кына күз алдына китерә дә алмады. Барлык теләкләр, татлы уйлар иң ахырда бары бер нәрсәгә – ир буласы, зур кеше буласы килүгә кайтып калды. Шул бер теләгенә иреште исә, никтер бөтен нәрсә үзгәрер, бөтен нәрсә бары ул теләгәнчә генә булыр шикелле тоелды.

Көтмәгәндә Ямгырчы бинең килеп төшүе, акбүреләрне болгарларга каршы яуга өндәве Тотыш угланны канатландырып җибәрде. Ул инде үзен чын-чынлап яуда итеп күрә башлады. Ыру аксакалларының киңәше төкәнгәнне ул киеренке бер түземсезлек белән көтте. Аларның яу яклы булачагына ул әз генә дә шикләнмәде. Тик аксакаллар киңәше ул көткәнчә төкәнмәде. Шуннан соң ул бар ышанычын җыенга баглады. Инде җыен да баш тартса, ул чагында… ул чагында… Юк, булмас! Акбүреләр болгарлардан үч алырга тиешләр, акбүреләр борынгы атакларын кайтарырга тиешләр! Җыен каршы килсә, ул берүзе китәчәк, Ямгырчы би белән! Бөтен ыруга каршы ул берүзе сугышачак!

Түрә буенча, йола буенча, ыруга кагылышлы эшләрне тикшергәндә, балалар катнаша алмыйлар иде. Тотыш моны бик яхшы белә иде. Шулай да ул, кайгылы башын иеп, атасы янына керде, аның үзен җыенда катнаштыруын үтенде.

Бу көннәрдә бинең чырае аеруча караңгы иде. Ул әле изге нарат янындагы күренешне дә онытмаган иде. Ук-җәя барлап, кылыч кайрап йөргән белексез углын ул пыр туздырып чыгарды.

– Мин синнән дә, туганнарыңнан да, аналарыңнан да, ырудагы барлык кешеләрдән дә олырак, – диде ул углына. – Мин бары ырудан, түрәдән, ата-баба йоласыннан гына олырак түгел. Син ырудан да, түрәдән дә, йоладан да… атаңнан да олырак булмакчы буласыңмы?

– Мин синнән олы булырга тырышмыйм, атам! – диде Тотыш углан, тезләнеп.

– Бар, күземә күренмә! – диде Күрән би. – Бер генә каршы сүз әйтсәң дә… Игелексез!

32Тартык – ханга, бигә буйсынган кешеләрне ашыгыч рәвештә ханга, бигә чакыртып алу өчен җибәрелгән махсус кеше.
33Бик – би, эре җир-су, мал-туар хуҗасы.
34Иш – монда: хатын.
35Ягы – дошман.
36Кызалак – тюльпан.
37Кулбау – бербөтеннең күпмедер өлеше, процент.
38Йола – монда «дин» мәгънәсендә килә.
39Борынгы заманда кыпчакларда ир бала туса – бүре туды, кыз бала туса – төлке туды, дигәннәр.
40Агычы – хәзинәче.
41Битекче – язу-сызу эшләрен алып баручы.
42Түрә – билгеле бер кагыйдәләр җыелмасы, закон.
43Алай – гаскәри төркем, отряд.
44Чирү – гаскәр.