Итил суы ака торур / Итиль река течет

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

XXII

Көн артыннан көн үтте, төн артыннан төн үтте – качакларны эзләргә киткән Котан белән Акбогадан бернинди яңалык ишетелмәде. Ул арада сабанга төшәр көн дә килеп җитте. Билгеләнгән көнне, кояш чыгу белән, игенчеләр үгезләрен, атларын җиктеләр, арбаларга сабан-тырмаларын, орлыкларын төяделәр дә Басу-капка аша яланга агыла башладылар.

Язгы сабанда бөтен ыру, бөтен катау катнашты. Койма, капка сакчыларыннан кала барлык ирләр, хатын-кызлар, бала-чагалар кырга чыктылар. Берәүләр сөрде, икенчеләре арттан тырмалап барды. Өченче берәүләр, иңбашларына тубаллар асып, шунда ук чәчә бардылар. Басу белән катау арасында – зур юлда, сөрелгән җир буйларында, әрәмә башларында, яшел чирәмле уйдыкларда – ыгы-зыгы, уен-көлке әз генә дә тукталып тормады. Әле анда, әле монда күккә зәңгәр төтеннәр күтәрелде – пешекчеләр сабанчыларга ашарга пешерделәр, бала-чагалар иске салам, чүп-чар яктылар. Ераграк басулардан кешеләр кунарга өйләренә кайтмадылар – киез өйләр корып, төнә-куна шунда яттылар. Каралар гына түгел, би дә бөтен өй эче белән, туганнары, кунаклары белән бөтен көнен кырда-басуда үткәрде. Иген игү иң изге эшләрдән санала иде, шуңа күрә үз аягы белән йөри алган барлык кеше ничек тә язгы сабанда катнашырга тиеш иде. Үз аяклары белән йөри алмаганнар исә, борынгы ышану буенча, иске җирнең җыртылуын, яңа җиргә орлык төшүен булса да үз күзләре белән күреп калырга тырышалар иде. Шунлыктан бу көннәрдә басуда бөкшәеп беткән карт-корыларны да, моңарчы түшәгеннән башын калкыта алмаган каты авыруларны да күрергә була иде.

Шундый көннәрнең берсендә, кич караңгы төшкәч, Кызыл Яр катау турысына, ташлы ярга бер көймә килеп туктады. Көймәдән ике карачкы төште. Тавыш-тынсыз гына алар көймәләрен яр читенә тартып чыгардылар да, вак чуерташларга сак кына басып, текә баскычка таба атладылар. Сабан көннәре булганга, яр буенда балыкчылар да, сакчылар да юк иде. Баскычның аскы башында да шулай ук бернинди сак күренми иде.

Көймәдән төшкән кешеләр, бер-берсенә тотынышып, текә баскыч буенча әкрен генә югары үрмәләделәр. Тиздән алар баскычның югары басмасына менеп җиттеләр, биек баганалар өстенә салынган, берни белән тоташмаган озынча күпер кырыенда туктап калдылар. Аларның артында, аста, бик тирәндә, төн карасында тагын да куркынычрак булып тоелган яр кырыенда, беленер-беленмәс кенә кара су елкылдап ята иде. Аларның каршысында, очлы манараларын күккә сузып, биек, кара койма калкып утыра иде. Аларның аяк астында, күпер янында, тирән бушлык барлыгы сизелә иде. Бар яктан да аларны төпсез упкын чолгап алган иде.

– Кайтып җитүен җиттек – өйгә ничек керергә? – диде Тотыш, күпер кырыеннан артка чигенеп.

– Төнне шушында гына уздырыйк. Иртәгә ни булса да булыр, – диде Тәңкә.

– Ни булса да булыр дип көтеп ятсаң, булыр! – диде Тотыш.

Нишләргә дә белмичә, ул Тәңкә белән кочаклашып күпер кырыенда шактый озак басып торды. Ничек керергә катауга, ничек анасы, атасы янына барып җитәргә? – аның күңелен менә шундый сорау тынычсызлый иде. Кайтканда бу турыда ул артык борчылмады, кайтып җитсәм, ничек тә җаен табармын әле, диде. Күпер баганасы буенча шуышып аска төшәргә, аннары шома яр читеннән үрмәләп өскә менәргә булыр иде – кызгылт ком-ташларда аның үзенә генә билгеле булган ярыклар, чокырчыклар бар иде. Тик аннан коймага ничек үрмәләп менәргә дә сакчыларга күренмичә генә ничек теге якка чыгарга? Үзе генә булса, ул, билгеле, аптырап тормас иде. Икәү булгач, үзен ул тышауланган кебек тойды.

Алар шулай аптырабрак торганда, капка турысында чыгырлар шыгырдаган тавыш ишетелде. Шул ук мәлдә караңгы коймадан, тере булып, киң кара нәрсә аерылды. Күпер төшерәләр түгелме соң?! Каян сизгәннәр? Күреп торалар микәнни?

Тотыш Тәңкәне кысып тотты да артка чигенде, баскыч буенча ашыгып аска төшә башлады. Тик ике-өч басма төшкәч тә, ул туктап калды. Ник кача соң әле ул? Кая кача? Өенә кайтып җиткән икән, ни булса да барыбер керергә кирәк түгелмени?

Асылмалы күпер, көчсез генә дөпелдәгән тавыш чыгарып, баганалар өстенә төште. Качаклар яңадан өскә менделәр, куркып-калтыранып, күпергә керделәр, бер-берсенә нык тотынып, упкын аша караңгы капкага таба атладылар.

Ярым ачык капка төбендә аларны сакчы туктатты.

– Тотыш, сезме? – диде ул әкрен генә, эчке бер сагаю белән.

– Мамыш! – диде качак егет, куанып. – Син күзәтеп тордыңмыни? Бай бул, Мамыш! Изгелегеңне мәңге онытмам!

– Мин генә түгел, бөтен Яр-капка сезне күзәтеп торды, – диде Мамыш. – Бинең боерыгы шундый.

– Ачулымы миңа атай? – диде Тотыш.

– Юк, – диде Мамыш.

Тотышның кинәт өстеннән тау-таш ишелеп төшкәндәй булды. Күңелендә калыккан куаныч тойгысыннан, атасын-анасын кызгану тойгысыннан аның аяк буыннары йомшарып калды. Ах, күпме кайгы-борчу салды ул аларга! Моннан соң инде беркайчан да ул аларның сүзеннән чыкмас, моннан соң инде ул аларның иң күндәм, иң игелекле угыллары булыр! Тик… тик аны бары кичерсеннәр генә дә, Тәңкәне алуына каршы гына килмәсеннәр.

– Бар, тизрәк йөгер, сөенче алырсың! – диде ул Мамышка.

– Сөенче уртак! – диде шунда аларны тыңлап торган икенче сакчы.

Алар ашыгыбрак алдан киттеләр, Тәңкә белән җитәкләшеп, Тотыш алар артыннан атлады.

Басудан арып-алҗып кайткан би каты йокыга талган иде. Аны уятып урыныннан торгыздылар. Шулай ук Койтым бикә белән Ямгырчы бине дә йокыларыннан уяттылар.

– Үзләре кайтыр дип әйттемме? – диде Койтым бикә, куанычыннан нишләргә белмичә.

– Мин дә кайтмаслар димәдем, – диде Ямгырчы би коры гына.

Әйе, кайттылар. Үзләре кайттылар. Әнә икәүләшеп аталары алдында тезләнеп торалар. Бераз гына ябыгып калганнар, бераз гына үсеп киткәндәй, үзгәргәндәй булганнар. Тотышның иңбашлары, кыска тунына сыймыйча, төртелеп тора сыман. Муены нечкәргәндәй булган, чәчләре үскән – күзенә, маңгаена төшеп тора. Тәңкә тартылган, сулыккан; күз төпләре зураеп калган.

Кайттылар… Алар Биар ханына тикле барып җитә алмадылар. Катаудан ике көн ераклыгындагы балыкчы Карынчык өендә тукталып калдылар. Карынчык аларга Биар ханында болгарларга каршы яу чыгу кайгысы юклыгын әйтте. Быел тагын төн ягыннан аларга каеклы юлбасарлар төшкән икән. Көчләре артык күп булмаган, биарлар аларны бик тиз җиңә алганнар. Шулай да юлбасарлар Биар иленә шактый күп талау китергәннәр. Карынчык әйтте, анда йөреп юлыгыз уңмас, диде. Биарның Алмыш ханда эше юк, ул сиңа берни бирмәс, диде. Аннары өстәп куйды: теләгәнчә үземдә кунак булыгыз – би углына кайда да урын табылыр, диде.

Тотыш Карынчыкның сүзен тыңларга булды. Яр буенда, урман эчендә балыкчы аларга киез өй корып бирде, көн дә аларны яңа тотылган балык, яңа суелган ит белән сыйлады. Тотыш Тәңкә белән бергә тора башлагач, үзенең барлык кайгыларын, барлык үпкәләрен онытты. Чынында аның инде үзенең дә беркая яу белән дә чыгасы килмәде, кемнәндер, ни өчендер үч тә аласы килмәде. Тәңкә белән икәүдән-икәү генә ул ялгыз өйдә, изге Чулман буенда мәңге торып калуга да каршы килмәс иде. Тик аларга анда мәңге торып калырга туры килмәде. Аларны эзләп, көтмәгәндә атасыннан кешеләр килеп җитте. Ярый әле балыкчы аларны алдап җибәрде, күрмәдем, белмәдем, монда беркем булмады, диде. Эзләнүчеләр киткәч исә Карынчык качакларга әйтте, без капчыкта ятмый, сезне барыбер табарлар, диде. Болай качып йөрү, качып яшәү би углына килешми. Кайтырга кирәк, ил казанында кайнарга, ил кайгысын кайгыртырга кирәк, диде.

Менә алар кайттылар.

– Атам, анам, мин ир булдым, – диде ул, идәннән күзен алмыйча. – Моңарчы мин бала булганмын. Барысы өчен дә кичерегез мине! Кичер мине, Ямгырчы би! Миңа аерым өй бир, эш бир, атам. Минем дә башкалар кебек яшисем килә.

– Ата-анадан качып китеп ир булмыйлар, – диде Күрән би шактый тынлыктан соң, нык береккән иреннәрен бер-берсеннән көчкә аерып. – Тәңре каршында, түрә каршында син ир түгел, син – угры, син…

Яшь җегет калтыранып китте, иңбашлары салынып төште, күз карашы томанланып калды.

– Угрылык өчен сезнең аяк-кулларыгызны чабып өзәчәкләр…

– Атай! – диде Тотыш, коты алынып. – Языклы мин! Ярлыкагыз мине, атам, анам!

– Чабып өзәчәкләр! – диде ата кеше, кабатлап, караңгы йөз белән. – Сезнең әллә икешәр башыгыз, дүртәр аяк-кулыгыз бармы?

Моңарчы бер сүз әйтми читтә басып торган Ямгырчы би телгә килде.

– Мин кызымның аяк-куллары агач башында асылынып торуын теләмим. Таң атканчы мин кузгалып китәргә тиешмен. Капкаңны ачарга боерык бирүеңне үтенәм, би, – диде ул.

– Мине ирем белән бергә ассыннар! Мин беркая китмим! – диде Тәңкә, Тотышка сыенып.

Ямгырчы би усал гына көлеп куйды.

– Мин үз сүземне әйттем, – диде ул, Акбүре ыруының башына карап. – Үз углыңны син теләсә нишләтә аласың. Кызымны мин калдырмаячакмын.

Тәңкә кинәт чыркылдап җибәрде, тынсыз калган, күңеле сынган иренең авыр башын күкрәгенә кысып, тыела алмыйча кычкырып җыларга тотынды.

– Бирмим! Бирмим! Асыгыз… мине дә асыгыз! Минем дә үләсем килә! – диде ул, такмаклап.

Икенче баб

I

Беренче тапкыр бүген күк күкрәде, яшен яшьнәде. Урамнардагы, ишегалларындагы, басулардагы барлык кешеләр, болыннардагы көтүчеләр, урманнардагы агач кисүчеләр, яр буендагы балыкчылар, каекчылар – өлкәннәр, бала-чагалар, тазалар, авырулар – барысы да, барысы да, күк күкрәвен ишетеп, җиргә егылдылар. Көтүдәге атлар, сыер-сарыклар ашауларыннан туктап калды, этләр, чинап, кешеләргә елыштылар.

Каяндыр көн яктан – Чулманның күкселләнеп яткан иксез-чиксез киңлеге өстеннән, ямь-яшел болыннар, куе урманнар өстеннән башланган яшенле күкрәү, дөбер-шатыр килеп, ачулы мыгырданып, Кызыл Яр катау турысына килеп җитте. Куар48, утлы кылычы белән селтәнеп, биек яр башындагы чыршылыкка сыенган ниндидер албастыны сугып үтерде дә, ашыгып, төн ягына таба китеп барды. Язгы сулар белән дә агып бетмәгән чир-чорлар, айналар, албастылар – барысы да, Куарның бөек чирүеннән куркып, чит җирләргә, чит илләргә юл тоттылар.

 

Яшенле күкрәү узып китү белән, кешеләр сикерешеп җирдән тордылар, бер-берсен котларга, куанышып биергә, такмакларга тотындылар. Күп тә үтмәде, томалап яңгыр килеп җитте. Яңгыр шактый озак яуды. Ачык җирдә калган кешеләр манма су булдылар. Өйдәгеләр, каралты-курадагылар исә яңгыр астына үзләре чыгып бастылар. Беренче язгы яңгырның игеннәргә, чирәмнәргә, ут-үләнгә генә түгел, барлык тереклеккә – кешеләргә, мал-туарга, киекләргә дә ачуы бар иде.

Шулай итеп, Акбүре иленә җәй килде, җылы килде. Яңгыр туктагач та, кешеләр, куанышып, өйләренә ашыктылар, учакларын тергезеп җибәрделәр. Чыр-чу килеп, урамда балалар чабышып йөрде. Әле анда, әле монда көлгән тавышлар ишетелде. Кичкә таба күңел ачу башланып китте.

Бөтен ыру кешеләре, онытылып, беренче яңгыр туен иткәндә, Күрән би урдасында ашыгып юлга җыендылар.

Кешеләргә, бигрәк тә Утташ кам яклыларга күзекмәсен дип, Күрән би Тотышны Чулман аръягындагы Талкысык авылына озатты. Кешеләр, билгеле, сизенми калмадылар. Шулай да би углының угрылыгын үз күзләре белән күрмәгәч, эчтән тындылар. Күргәннәр-белгәннәр исә май капты. Шулай ук Утташ камның да тавышы-өне ишетелмәде. Ул арада Күрән би, артык шауламыйча, шул ук Талкысыкта аркыш җыя башлады. Башта уйлавынча, товар белән көн якка ул Тотыш угланны җибәрергә булды. Күрән би берьюлы ике куян атарга уйлады: беренчедән, ул яманаты чыгып өлгергән углын усал күзләрдән, алай гына да түгел, үтерелү куркынычыннан саклап калырга; икенчедән, үзенең күптәнге яшерен теләген тормышка ашырырга булды. Углын Талкысыкка озатканда, ата кеше аңа үзенең эчендәге яман чир турында да әйтте. Бар ышанычым синдә, углым, диде. Булдыра алсаң, миңа яхшы, белекле берәр имче алып кайт, булдыра алмасаң, белешеп, сорашып, эч авыртканга им утлары, им сулары алып кайт, диде. Кара аны, акча кызганма – барлык товарыңны биреп булса да, минем теләкне үтәргә тырыш, диде. Атасының теләген үтәргә дип, көзгә исән-аман кайтып җитәргә дип, Тотыш ант эчте.

Ерак юлга чыгу алдыннан яшенле яңгыр явып узуны Күрән би изгегә юрады. Караңгы төшү белән, ул каекларга соңгы кирәк-яракларны төятте дә Талкысыкка Тотыш углан янына чыкты. Ул аңа ак юл теләде, тагын үзенең киңәшләрен, теләкләрен кабатлады, аны күкрәгенә кысып, озак кына ычкындырмыйча торды.

– Иртәгә таң ату белән кузгалыгыз, углым, – диде Күрән би, күз яшьләрен сөртеп. – Исән-сау әйләнеп кайтсаң, көзгә башлы-күзле итәрмен. Кайгырма – Тәңкә синеке булыр.

– Атай, күрерсең менә!.. Моннан соң беркайчан да… Ышан, атам, миннән дә тугрылыклы углың булмас! – диде Тотыш, дулкынланып.

– Ышанам, углым, – диде ата кеше. – Күңелем тыныч. Мин сиңа ышанам, углым.

Төн уртасында үз өенә кайтып йокыга яткач, шулай да би тиз генә тынычлана алмады. Аның күңелен бертуктаусыз нидер борчып, кымырҗытып торды. Нишләптер аның эче дә пошкан кебек булды, йокысы да килми сыман тоелды, шул ук мәлдә йокларга да кирәк иде шикелле. Әллә катаудагы җыр тавышлары тынгы бирмәде, әллә эт улаган тавышлар ачуын китерде. Эч пошу, борчылуга бераздан эчтәге чын авыру, сызлану-әрнү тойгысы кушылды. Йокыга киттем дигәч тә, ул әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташты, йокламаган чагындагы борчулы уйлары исенә төшеп, тагын коты алынды.

Иртән аны ниндидер дөбердек уятты. Шыбыр тиргә баткан килеш, ул сикереп торды, кылычына тотынды, аннары, калтыранып, ишек артындагы дөбердеккә колак сала башлады. Кем булыр бу? Нәрсә кирәк бу авыкта49? Кояш әле чыкмаган, әле бик иртә булырга тиеш.

– Кем бар анда? Нәрсә кирәк? – дип кычкырды ул, күпмедер тыңлап, көтеп торганнан соң, ишеккә якынаеп.

– Бу мин, каравыл Чынташ! – диде тыштагы ир кеше.

– Ни булды? Ник дөбердәтәсең? – диде би, ишек биген ычкындырып.

– Улакчы50 килде, улакчы! – диде Чынташ. – Ашыгыч битек51 китергән. Менә.

Би каравылчы кулыннан битекне тартып алды да шартлатып ишеген япты, биген яңадан элдерде. Битекне ул ачу белән идәнгә атып ормакчы булды. Каравылчының «ашыгыч» дигән сүзен исенә төшергәч, бу уеннан кире кайтты. Тәрәзә янына килде дә вак-вак пыяла кисәкләре аша үткән таң яктысында ал тамга сугылган, җеп белән кысып бәйләнгән күн тышлы битекне кулында әйләндергәләп карады. Аннары җепне теше белән өзде, аксыл каен тузына иҗекләп язылган түбәндәге сүзләрне укыды:

«Атай! Алмыш хан килә. Төшкә монда булыр. Елга аша күпер салалар. Көче күп. Мин Чулманга чигенәм. Шуннан кайтырмын.

Алай башы Күзәмеш углан».

Күрән бинең чәчләре үрә торды. Күрән бинең куллары, аяклары калтыранды. Суларга тын җитмәде, уйларга уй җитмәде. Аның тиз генә өстен-башын киенеп, коралларын алып каядыр чыгасы да килде, хатыннарын, балаларын, ырудашларын булышка чакырып, бөтен катауга, бөтен җир-суына сөрән дә саласы килде. Кулына утлы куздай пешерә торган битекне тотып, ул әрле-бирле йөренде, тешләрен шыгырдатты, башындагы чәченә ябышты, ыңгырашып-ыңгырашып алды. Идәнгә егылды да, ике кулын күккә сузып, күз яшьләрен түгеп, ялвара башлады.

– Тәңрем! Ата-баба! Көч бирегез, кыюлык бирегез! Яу килә, яу! – диде.

Яу килә, яу! Алмыш хан килә! Коры җирдән, Чулманның уң ягыннан, урман-сазлар аша, елгалар, чокырлар аша чирү килә!

Булмас ла! Туктале, ялган түгел микән бу? Берәрсенең коткысы түгел микән? Котан өйдә юк, Акбога өйдә юк. Күп ирләр Тотыш белән ерак юлга чыгарга тиеш. Катауда җитәрлек сакчылар да юк. Нинди яу ди әле ул мондый чакта!

Туктале, тукта… нәрсә бу? Шулай итеп, Акбүренең көне беттемени? Шулай итеп, Утташ камның каргышлары барып иреште микәнни?!

А Тәңрем! Изге ияләр! Кичерегез… коткарыгыз Акбүрене бу кыраннан, бу талаудан!

II

Икенче көнне, урда янындагы байракларны җилфердәтеп, манараларда ургыган кара төтеннәрне тузгытып, катау өстеннән беренче җил – салкынча таң җиле исеп киткәч тә, басу ягында дүрт-биш җайдак күренде. Алар изге нарат аланыннан килә торган юлдан катау ягына борылдылар да, атларын юырттырып, туп-туры капкага таба юнәлделәр. Болар юл буенда төн кунган күзәтчеләр иде.

– Киләләр, киләләр! – дип кычкырдылар алар койма өстендәге ырудашларына, каядыр артка, урман ягына күрсәтеп.

Койма өстендәге сакчылар кузгалышып куйдылар. Өзек-өзек тавышлар ишетелде, яу якынлашканны белдереп, йөрәкләрне телеп, чыелдык быргылар кычкырды. Койма буенда, ачык җирдә учак ягып төн уздырган ирләр, ашый торган ашларын ташлап, кулларына корал алып, агач баскычлар буенча койма өстенә йөгерделәр. Атлылар атларына атландылар, коралларын барладылар. Койма тышында урның бозылган ярларын төзәтүче, ауган, какшаган баганаларны ныгытучы кешеләр тизрәк эшләрен төгәлләргә ашыктылар.

Чабып килгән күзәтчеләр урга якынлашу белән, капкачылар күперне төшерделәр, капканы ачтылар да тыштагы барлык кешеләрне эчкә керттеләр. Капка ябылды, күпер яңадан күтәрелде – су астыннан чыгып торган очлы багана башларына, болганчык су өстенә шыбырдап чүп-чар, балчык коелды.

Каравыл өендә йокымсырап утырган Күрән би, тояк тавышлары ишетеп, сискәнеп урыныннан торды.

– Килделәрмени?! – диде ул кисәк кенә, куркып.

– Киләләр! – диде шунда кемдер, басу ягына күрсәтеп.

Шул чакны чыннан да изге нарат аланы ягыннан үр менеп килүче атлылар күренде. Иң элек аларның иртәнге кояш яктысында ялт-йолт килгән сөңге очлары, күк төстәге озынча байраклары калкып чыкты. Аннары әкренләп-әкренләп кораллы ирләрнең тимер алпаклары, ат башлары, калканнар күренә башлады. Үрдән менгән җайдаклар уңга борылдылар, киң юлга төштеләр.

Баштанаяк коралланган, көр-таза атларда нык утырган ул ят кешеләр, ягы кешеләр ашыкмыйча гына, иркен, тыныч кына киләләр иде. Алар күп иде, бик күп иде. Кечерәк төркем-төркем булып, җир астыннан чыккан сыман, сырт итәгеннән менә тордылар, тигез җиргә җәелә тордылар. Бераздан алар бодай чәчелгән җир өстен бөтенләй каплап алдылар. Шул ук мәлдә, тыелгысыз бер көч булып, тигез җиргә җәелеп аккан язгы ташкын булып, катауга таба басып килделәр. Тигез, ачык ялан күз алдында атлар, кешеләр белән тулды. Тигез, ачык, күркәм яланда – катаудагы меңләгән күзләр алдында – әйтерсең тиз арада кара урман калкып чыкты, әйтерсең берничек тә үтеп булмастай тау-таш калкып чыкты!

Акбүреләр койма өстендәге калку урыннардан, ук атар өчен калдырылган уемнардан, манара башларыннан, өй түбәләреннән, багана башларыннан аларның шулай бөтен җирне иңләп, ябырылып килүләрен тын да алмый күзәтеп тордылар.

Байракларын югары күтәреп иң алдан килгән ирләр төркеме, катауга бер ук52 чамасы килеп җитмичә, сөрелмәгән, чәчелмәгән тигез җирдә туктап калдылар. Арттан килүчеләр дә, алдагыларга якынлашып, шулай ук туктый башладылар. Акбүре кешеләренә аермачык булып аларның йөзләре, киемнәре күренде; аларның янау, көлү сүзләре ишетелде.

Юлның ике ягына да тезелгән ир-атлар кинәт кыймылдап куйдылар, як-якка тайпылгандай иттеләр. Юлда, тар аралыкта яхшы акбүз атка атланган бер кеше күренде. Бу кеше йөзләгән, меңләгән ир-атлар арасында таудай калкып, ерактан ук күзгә ташланып тора иде. Ул бик таза, көчле кеше күренә иде. Башындагы алпагы да, күбәсе дә, калканы да аның көмештән, алтыннан ясалган иде. Озын муенлы, биек, таза атының йөгәне, ияре, өзәңгеләре шулай ук алтын-көмеш белән бизәлгән иде. Күбә өстеннән ул ал төстәге бөркәнчек ябынган иде. Кара сакал-мыегы аның кыска итеп, түгәрәкләп киселгән иде. Аның болай да киң, түгәрәк бите шунлыктан тагын да түгәрәк булып, табактай зур булып күренә иде.

Эре сөякле, бай киемле бу ир-ат Алмыш хан иде.

Яшь, тук көрән атка атланган бер яшь ир байракчылар төркеменнән аерылды да катауга таба чабып китте. Атта чабып барган уңайга, ул җәясенә ук утыртты. «Һай» дип бер кычкырды да акбүреләр ягына атып җибәрде. Төз атылган ук Басу-капка янындагы каравыл өенең ишек башына килеп кадалды. Сакчылардан берсе сикереп укны тартып алды; алды да, йөгереп, аны Күрән бигә илтеп бирде. Укка каен тузы бәйләнгән, тузга шундый сүзләр язылган иде:

«Мин, Болгар йортының башы Алмыш хан, синең җиреңә килеп урда кордым. Атам Шилке үлгәч, син, минем колым Күрән би, өч җыл миңа калан түләмәдең. Шуны алырга килдем. Өч көндә бирмәсәң, катавыңны җир итәм, ыруыңны юк итәм. Ил белән бирәсеңме, яу беләнме?»

III

Акбүре ыруында барлыгы ун мең өй санала иде. Болгар ханы Шилкегә Күрән би ел саен өй башыннан берәр кеш түләп килде. Берәр кештән бер елга ун мең кеш, өч елга – утыз мең кеш. Күрән би, Алмыш ханга калан түләргә туры килсә дә, өч елга түгел, никтер бер генә елга түләргә туры килер дип уйлаштыра иде. Өч елга! Уңган, беткән, суга аккан өч ел өчен дә калан түләргә!

Утыз мең кеш! Каян алырга утыз мең кешне? Булган барлык байлыгыңны чыгарып салыргамы, әллә соң булган барлык көчең белән каршы торыргамы? Катауны алар тиз генә ала алмаячаклар. Тиздән Котан белән Акбога кайтып җитәргә тиеш. Авыллардан кораллы алайлар килә тора. Атарга ук җитәрлек, ашарга азык җитәрлек. Җиңелергә туры килә икән, соңгы чиктә Яр-капка аша Чулман аръягына таярга була.

Нинди күп алар шулай да! Шултикле ерак җирдән юллар ярып, күперләр салып килгән бу чирүнең, күрәсең, балтачылары да күптер. Ур аша күпер салып, катауның капкасын җимереп, яндырып керү аларга берни тормас. Шулай булгач… катавың белән, ыруың белән бергә кырылуга караганда, сораганын биреп котылу яхшырак булмасмы?

Соңгы көннәрдә бик нык йончыган, тиешенчә йокламау аркасында, йөзе агарынып калган би аксакалларга, кораллы ирләргә күтәрелеп карады.

– Нишлибез? – диде ул карлыккан тавыш белән.

 

Башкалар да үзләренә шул ук сорауны бирделәр. Тик беркем дә турысын гына ярып сала алмады. Бармакның кайсын тешләсәң дә авырта иде, ничек кенә боргалансаң да, башыңа таякның юан башы төшәчәк иде. Тынлык шактый озакка сузылды. Беренче булып Утташ кам авыз ачты.

– Туганнар, ырудашлар! – диде ул, кычкырып. – Мин сезгә әйтә килдем. Мин сиңа да әйттем, би! Колак салмадыгыз. Инде менә күреп торасыз: Тәңренең каргышы, авыр кылыч булып, баш өстебездә уйнап тора. Көн-төн эшләнә торган языкларыбыз өчен килгән талау бу! Мондый чакта, куркыныч килгәндә… бөтен ыруның язмышы кыл өстендә торганда… безгә йолык бирергә кирәк! Башкача котылу юк!

Кешеләр сагая калдылар. Утташ камның бөтенләй кирәкмәгән юлдан китүен аңласалар да, аның сүзен бүлдерергә беркемнең дә йөрәге җитмәде. Ырудашларының куркынган, таштай катып калган йөзләрен күреп, Утташ кам кызганнан-кыза барды.

– Биргән йолыгыбыз ияләргә барып ирешмәде, – диде ул, аксакалларның әле берсенә, әле икенчесенә карап. – Әрлик хан ялчысы явыз Октуганның күңеле йомшармады. Кичәгенәк төш күрдем. Октуган якамнан алды. «Йолык! Йолык! Йолык!» диде өч тапкыр. Мин аны беләм, өч тапкыр әйттеме, ул кеше сорый. Явыз Октуган йолыкка кеше сорый! Үтендем, ялвардым – сүзеннән кайтмады. Шунсыз сезгә котылу юк, ди. Юкса бөтен җир-суыгыз, бөтен ыруыгыз юкка чыгачак, ди. Бер языклы кеше аркасында бөтен ыру юкка чыгарга тиешме-юкмы, әйтегез шуны, ырудашлар?

– Йолык! Йолык! – дип кычкырдылар Утташ кам янындагы кешеләр.

– …Октуган явыз… тфү, тфү! Телемә дә аласым килми… – диде Утташ кам, еламсырагандай итеп. – Канечкеч Октуган… явыз Октуган синең углың Тотышны сорады, Күрән би! Кая качырдың углыңны – кичекмичә тотып бир безгә!

Кешеләр, көчле җил искән чактагы урман кебек, кинәт чайкалып куйдылар. Куллар, ярлыкау сорап, үзеннән-үзе күккә күтәрелде, меңләгән йөзләрдә курку, кот алыну билгесе катып калды.

Майчан аксакал, ачуланып, таягын шакылдатып, койма өстенә менде.

– Ыхым, ыхым, – диде, тамагын кыргалап. – Оланнар… ырудашлар, мине тыңлагыз. Сезнең арада мин иң карт кеше. Яшем инде сиксәннән артып бара. Туганнан бирле мин бер генә күрдем йолыкка кеше биргәнне. Бик күптән… унбиш-уналты яшемдә. Ыруыбызның атаклы камчысы Айбаба әйтерие, ни… әшәке… аты коргыры… Октуган явыз… кешене йөз җылга бер генә сурай, диерие. Әле йөз җыл үтмәгән, ырудашлар.

Кешеләр, җиңеләеп, гөрелдәп алдылар. Майчан аксакалны яклап кычкырган тавышлар ишетелде. Утташ кам яклылар да авыз йомып тормадылар – кычкырдылар, кулларын, коралларын бутадылар. Майчан аксакал җиргә төшкәч, кызып-кайнарланып, өлкән кам яңадан сөйләргә кереште.

– Туганнар, ырудашлар! – диде. – Олуг аксакалыбызның сүзләре сезне буташтыра күрмәсен. Айбаба камчыны мин дә беләм. Белмәскә, минем үз атам, өйрәтүчем лә ул! Илгә яу-кыран килгәндә, йөз җыл тулганны көтеп торып булмый, диерие Айбаба камчы. Яу-кыранның кайчан килерен беркем алдан белми. Тагын шуны да онытмагыз, ырудашлар, канечкеч Октуганның йөз җылда эше юк. Ул үзенә тиешлесен генә сорый. Шунсыз без аның күңелен күрә алмабыз. Белегез: ыруның язмышы бу!

Тагын авыр тынлык урнашты. Тимер кораллар кулларны, иңбашларны асып төште, тимер киемнәр башларны, күкрәкләрне кысты. Күрән би изүен чишеп җибәрде, авыр кашлары астына яшеренгән авыр күз карашын кешеләргә йөртеп чыкты.

– Ырудашларым! – диде ул. – Капка төбенә яу килде. Безнең борын төбебездә генә, безнең изге җиребездә ул әнә урда корды. Җирем-суым өчен, ыруым өчен мин туган углымны гына түгел, үз-үземне дә кызганмыйм. Теләсәгез нишләтегез – углым да, үзем дә сезнең карамакта. Телисез икән – углымны, телисез икән – үземне… хатыннарымны, башка угылларымны изге эш өчен йолык кылыгыз!

– Кылырбыз да шул! – дип чәрелдәде Утташ кам, янап, куанып.

– Ашыкма, кам баба, – диде аңа каршы Күрән би. – Минем сиңа бер генә соравым бар. Син әйт безгә: йолыкка кеше биреп кенә Алмыш ханнан котыла алабызмы без?

– Йо-ок! – диделәр акбүреләр беравыздан.

– …Без йолыкка кеше биргән өчен генә Алмыш хан үзенә тиешле каланнан баш тартырмы? – диде тагын да би.

– Йо-ок! – диделәр акбүреләр, язгы Чулман сыман шаулап.

– Шулай булгач, – диде Күрән би күтәренкелек белән, – йолык бирү-бирмәү турында сөйләшкәнче, калан түләү-түләмәү турында сөйләшсәк, яхшырак булмасмы?

– Шула-ай! – диделәр кораллы ирләр, катауны яңгыратып.

– Алайса әйтегез: утыз мең кеш түлибезме, ягы белән орышабызмы? – диде ыру башы.

Кешеләр тагын тынып калдылар.

– Ыхым, ыхым, – диде Майчан аксакал, яңадан таягын шакылдатып. – Оланнар, ырудашлар! Утыз мең кеш безне аяктан җыкмас, ни… аты коргыры… кем… Алмыш ханның кылычы – җыгар. Эт күңеле – бер сөяк. Алсын да китсен!

– Ах, бер генә сөяк булсачы! – диде Күрән би, ачынып.

Майчан аксакал сүзләрен башкалар да яклады.

– Түләргә кирәк!

– Алсын да китсен! – диештеләр кешеләр, шау-гөр килеп.

– Юк, түләмибез! – диде шул чакны кемдер, шау-шуны күмеп.

Кешеләр тавыш килгән якка – койма өстенә күтәрелеп карадылар. Сакчылардан, кораллы ирләрдән бер читтәрәк анда баштанаяк коралланган яшь бер углан басып тора иде.

– Тотыш!

– Югалган Тотыш! – диделәр акбүреләр.

Кайберәүләр моны куркып әйтте, кайберәүләр аптырап, кайберәүләр куанып әйтте. Утташ кам, үз-үзен белешмәстән, тыгыз төркем арасыннан Тотыш ягына ташланды.

– Тотыгыз, тот! Аяк-кулларын бәйләгез! – дип кычкырды ул явыз бер сөенеч белән.

Кешеләр, камга юл биреп, як-якка тайпылдылар, кайберләре, киресенчә, аның юлына аркылы төшәргә тырыштылар. Койма өстендәге кырыс сакчылар урыннарыннан кымшанмыйча басып тик тордылар.

Утташ кам килгән юнәлешкә капма-каршы яктан Тотышка таба икенче бер кеше ашыкты.

– Углым! – дип кычкырды Койтым бикә, коймага таба омтылып.

– Углым! – диде Күрән би дә, кузгалмыйча, эчке бер сагыш белән.

– Оланнар, туктагыз! – диде Майчан аксакал, тавыш, ыгы-зыгыны басмакчы булып.

Күрән би быргычыга ым какты. Күкне ярып шул чакны ачы быргы тавышы яңгырап китте.

– Сөйлә, углым! – диде Майчан аксакал, Тотыш ягына таягын изәп, тынлык урнашкач.

– Сөйлә, сөйлә! – диештеләр башкалар да.

– Атам, анам! Олуг аксакал Майчан баба! Ырудашлар, ил агалары! Тыңлагыз, сезгә сүзем бар! – дип кычкырды Тотыш көр, яңгыравык тавыш белән. – Ыруыма куркыныч килүен ишетеп, мин, белексез углан, сезнең янга ашыгып кайттым. Элекке ярамаган эшләремнең барысы өчен кичерегез мине, ырудашлар!

– Кичерәбез, олан, – диде Майчан аксакал.

– Кичерәбез, кичерәбез, сөйлә! – диделәр кораллы ирләр.

– Менә шул… – диде Тотыш, яңадан сүз башламакчы булып. Тик куанычтан, дулкынланудан күрәсең, кирәкле сүзен таба алмыйча, беравык тотлыгып торгандай итте. – Күрәсезме, ырудашлар, безнең көчебез җитәрлек түгел, – дип кычкырды ул бераздан, үзенең аяк астында тынып калган меңләгән кешеләргә карап. – Котан белән Акбога кайтып җитсә дә, күршеләрдән булышка алайлар килсә дә, безнең барыбер көчебез артмаячак. Безнең күбебезнең кулында уктан-җәядән башка берни юк. Киемнәр шулай ук таза, нык түгел. Карагыз болгарларга – күбәсез ирне күрерсезме, тимер калкансыз, тимер алпаксыз ирне күрерсезме? Алар нинди яхшы өйрәтелгән… шау-шу юк, ыгы-зыгы юк – мең кешесе бер кешедәй! Көч алар ягында, ырудашлар. Тик шулай да мин утыз мең кеш түгел, ягыга бер тиен дә бирмәскә димен!

Аның бу сүзләре дөрләп янган учакка бер чиләк су сипкәндәй булды. Аста, кешеләр арасында, шаркылдап көлгән тавышлар ишетелде.

– Атам, анам! Ырудашлар, туганнарым! – диде Тотыш углан, көлгән тавышларга колак салмыйча. – Моңарчы сез минем бер генә теләгемне дә үтәмәдегез. Яшьлегем, белексезлегем аркасында мин сезгә, ыруга күп кайгы салдым. Инде сезгә бер сүзем бар… бер теләгем бар, тыңлагыз! Мин Алмыш ханның иң көчле алыбы белән очрашырга телим. Мин берүзем ыру өчен ягыдан үч алырга телим! Җиңсәм, болгарлар буш кул белән китәр, җиңеләм икән – калан түләрсез!

48Куар – яшен алласы.
49Авык – вакыт. Хәзерге телдә «беравык» формасында сакланып калган.
50Улакчы – ашыгыч хәбәр китерүче.
51Битек – хат, язу.
52Бер ук – атылган бер ук ераклыгы.