Итил суы ака торур / Итиль река течет

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

IV

Акбүреләр башта аңламыйчарак тордылар. Аңлап алдылар да, кисәк кенә кузгалышып куйдылар, җиңелчә шауларга, гөрелдәргә тотындылар. Тирә-яктан:

– Яшә, Тотыш! Бай бул, Тотыш!

– Коткар ыруны, коткар катауны! – дигән сүзләр ишетелде.

Икеләнгән, каушап калган акбүреләр күңелендә Тотышның сүзләре ышаныч чаткылары кабызып җибәрде. Башлар югары күтәрелде, коралларга куллар ныграк тотынды. Әнә ул Тотыш углан, нинди таза, нинди көчле! Кем белә, җиңеп куйса, калан да түләнмәс, кешеләр дә исән калыр. Җиңелә икән инде, алай үзе атлыгып торгач, әйдә, урыны оҗмахта булыр.

Күпчелек шулай дип уйлады. Тик ата кеше генә икенче төрлерәк уйлады. Үзенең углын ул беренче тапкыр күргәндәй булды. Ул аның көче-батырлыгы белән дә, уйлары белән дә үзеннән – үз атасыннан гына түгел, мондагы барлык кешеләрдән, барлык ырудашларыннан өстен икәнлеген аңлады. Ул аны – кичәге башсыз углын – үзенең төп яклаучысы итеп тойды. Димәк, ата кешенең күңеле тое53 булган! Димәк, аңа ышаныч баглап ул ялгышмаган! Бинең күзләренә яшь килде.

– Углым! – диде ул, Тотышны кочагына алып. – Бүгеннән башлап син – сугышчы ир! Әй, ырудашлар, ишетәсезме, Тотыш углым минем ир булды! Мин аның теләгенә каршы килмим, мин аңа ак юл телим, җиңү телим. Орыш, углым, ягы белән, күрсәт ирлегеңне!

– Орыш ягы белән!

– Ак юл сиңа, Тотыш углан! – диделәр аксакаллар.

Күрән би, углының теләген белдереп, болгарларга ук атарга кушты.

Болгарлар укны алдылар, битекне укыдылар да ат кешнәгән кебек шаркылдап көләргә тотындылар.

– Ничек көләләр бездән! – диде Тотыш, иреннәрен чәйнәп.

Күп тә үтмәде, болгарлардан икенче ук килеп төште. Каен тузына ике генә сүз язылган иде. Бу «бергә өч» дигән сүзләр иде. Акбүреләрнең йөзе каралай янып чыкты. Бергә өч! Димәк, Тотыш, бер-бер артлы өч алыпны җиңәргә тиеш, бары шул чагында гына ул җиңүче булып саналачак!

Яшь җегетнең нык кысылган иреннәре калтыранып китте. Шулай да ул куркуын тиз арада җиңә алды. Су астында озак чумып торганнан соң өскә калкып чыккан кеше сыман, ул озын итеп, күп итеп бер тын алды да:

– Мин орышам! – диде. – Мин сүземнән кайтмыйм.

– Юк! – диде Күрән би, болгарларның битеген урталай ертып. – Бу – тигезлек түгел. Бу бернинди йолага да, түрәгә дә туры килми. Алар бездән юри көләләр.

– Мин барыбер орышам, атай, – диде Тотыш, кабатлап. – Мин баш тартсам, алар бездән тагын да ныграк көләчәкләр.

Аның шулай дип әйтүе булды, болгарлар, күрәсең, акбүреләрнең икеләнүен күреп, тагын да ныграк шаркылдап көләргә тотындылар.

Акбүреләр аптырабрак калган бер мәлдә койма өстенә Койтым бикә килеп менде. Ул аста – кешеләр арасында тоткарланып калган иде. Инде ул түзмәде, кешеләрне ырып-җырып, туры коймага якын килде, каяндыр ирләр алып килгән күчерелмәле баскыч буенча югары менде.

– Углым! – диде ул йөрәк түреннән чыккан бер өн белән. – Мин барысын да күреп, ишетеп тордым. Углым, күземнең яругы… бавыр итем, йөрәк маем! Бар, орыш! Мин сиңа изге теләктә булырмын. Бөтен ырудашларың изге теләктә булыр. Күп көттем мин шушы көн килүен. Үч ал ерак бабаң өчен, анаң өчен, ыруларың өчен, углым! Әнә явыз ягы безнең изге җирдә!

Койтым бикә алтын-көмешләр, тимерләр-җизләр елкылдаган, ят байраклар җилфердәгән якка төртеп күрсәтте. Аның сүзләреннән Тотыш кайбер нәрсәләрне аңлап та җитмәде. Ул бары бер генә нәрсәне аңлады: әйе, ул орышырга тиеш! Анасының ялкынлы сүзләре аның күкрәген бетмәс-төкәнмәс көч белән, куаныч белән тутырды, болгарларның икенче угыннан соң, атасының каршы килүеннән соң күңелендә баш күтәрә язган икеләнү, каушау тойгысы кул белән алгандай юкка чыкты.

– Бергә өч булуына исең китмәсен, углым, – диде Койтым бикә, аның уйларын сизенгәндәй. – Өчкә түгел, өч унга, өч йөзгә каршы чыгудан да курыкмый торган батыр бул, углым! Синең ерак бабаң Кайду алып шундый батыр булды, синең бик еракта калган ерак туганнарың барысы да шундый булдылар. Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!

– Мин курыкмыйм, анам! – диде Тотыш, елмаеп.

– Куркуын курыкмыйсыңдыр да, – диде Күрән би, үртәлеп. – Бу – тигезлек түгел. Бу – бездән көлү!

– Син ни телисең, би? – диде Койтым бикә, иренә эндәшеп. – Ягыдан син кызгану, тигезлек, изгелек көтәсеңмени?! Ул сине таларга, үтерергә, яндырырга килгән, түбәнсенеп, шуңа үпкәләргә уйлыйсыңмы?! Күтәр башыңны, күзеңне ач, Күрән би!

– Баш та каткан инде, – диде би, мыгырданып. – Әле өч көн бар, ашыкмыйк, уйлашыйк…

– Уйлашыр чак түгел, илне ягы баскан! – диде Койтым бикә кискен генә. – Углыңны җибәрмәсәң, үзем чыгам Алмыш ханга каршы. Тик берне үтерсәм, өчкә саналырга тиеш. Җибәр укны Алмыш ягына!

Күрән би авыр башын күтәрде, көрсенеп: «Язмыш… каргыш», – дип мыгырданды да битекчегә карап алды, «Мин орышам. Тотыш» дип язарга кушты.

Койма тышына тагын ук очты.

V

Тотышка киенергә атасы булышты. Ул аңа үзенең авыр күбәсен, нык, авыр калканын бирергә теләде. Тотыш атасының бернәрсәсен дә алмады. Ул җиңелчә генә киенергә булды. Өстенә ул иң элек юка, җиңел күлмәк, аның өстеннән кыска тунын киде. Муенына нечкә каешка тагылган кечкенә бүре башы – ыру бөтиен такты. Кыска тунның күкрәк турысына юка тимер кисәкләре тегелгән иде. Аның өс киемендәге тимер бары шул гына иде. Аннары баш киеме – алпагы тимердән иде. Алпак башыннан төшеп китмәсен өчен, ул ияк астыннан сакалдырыгын бәйләп куйды да, кысып билен буды да, кылычын такты. Шуннан соң ул бер кулына калкан, икенче кулына сөңгесен алды.

Атка атланыр алдыннан ул йөгереп койма өстенә менде, беренче тапкыр күргәндәй, як-ягына каранды; еракта көмештәй җемелдәп яткан Чулманга, татлы исләр аңкытып, ап-ак чәчәккә күмелеп утырган шомыртларга, чокырлар артындагы зәңгәрсу калкулыкларга, урманнарга күз йөртеп чыкты. Күңеленнән ул үзенең туган җире белән, үзенең барлык ыруы белән – атасы-анасы, туганнары белән саубуллашты. Ул үзенең үткән балачагы белән, көн дә күреп өйрәнгән агач өйләр, тар урамнар, җилдә-яңгырда караеп беткән коймалар, капкалар белән, кырыс ирләр белән, зәңгәр төтеннәр белән саубуллашты.

Көн кояшлы иде, җылы иде. Кайдадыр якында гына чыр-чыр килеп кошлар очып йөри, баш өстендә, көмеш шөлдер булып, тургай чыңлый иде. Тиздән менә орыш буласына, кемнәрнеңдер озакламый шушы җылыдан, киңлек, иркенлектән аерылачагына әз генә дә ышанасы килми иде. Әле кичә генә бала-чага уйнап йөргән болында, яшел бодай уҗымы җәелеп яткан киң яланда күңелләрне тетрәндереп шаулашкан ят, чит, ягы кешеләр барлыгына бөтенләй ышанасы килми иде.

Тотыш юри ул якка карамаска тырышты. Туган җирен күздән кичергәч, ул койма өстенә тезләнде дә ак болытлар күпереп йөзгән биек, зәңгәр күккә карады.

– Тәңрем! Мин, Акбүренең Тотыш атлы угланы, алыплар орышына чыгам. Миңа көч бир, кыюлык, җиңеллек бир, Тәңрем! – диде ул, ялварып.

Шуннан соң ул атасын, анасын кочты, туганнарын кочты. Алыплар орышына бар нәрсә җитеш икәнлекне белдереп, катау ягында быргы уйнадылар. Болгарлар да шуны ук аңлатып җавап бирделәр. Шуннан соң ике якта да, йөрәкләрне җилкендереп, берьюлы унлап-унбишләп дөңгер кагарга тотындылар.

Менә ашыкмыйча гына ур өстенә күпер төшә башлады, капкалар ачылды, тешкә тиеп чыгырлар шыгырдады, тимер күгәннәр ыңгырашты. Тотыш Ташбәкәлнең тезгенен бушайтып җибәрде, күләгәле капка авызына чабып керде дә кояшлы ачык җиргә – яланга ыргылды.

Ул туп-туры хан чатырына таба карап чапты. Иң элек ул үзе белән орышачак алыпны күрмәкче булды, тик каршыда урмандай калкып торган ир-атлардан башка, аллы-зәңгәрле-сарылы ефәк чатырдан башка бүтән берни күрмәде. Бер җиргә тупланган шултикле күп кешеләрнең тере, усал, кызыксынучан күз карашларын тою аны чак-чак кына каушаткандай булды.

Шул чакта ул сөңгеләр, алпаклар, калканнар урманыннан аерылып, үзенә таба якынлашып килгән болгар алыбын күреп алды. Болгарларның бу иң атаклы батырлары Чәкән алпагыт54 иде.

Чәкән алпагыт богадай таза, арысландай көчле иде. Баштанаяк ул тимергә төренгән, шуңа күрә аның сөңге, кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юктыр кебек иде. Үзенең таза, көр кола атында ул таштан уеп ясалган баганадай нык утыра иде. Ул киң битле, зур башлы иде. Күп орышларда бите-башы яраланып, ямьсезләнеп беткән бу усал, кансыз, коточкыч алпагыт турында, кылыч белән бер сукса, тимер киемле кешене урталай ярып төшерә, дип сөйлиләр иде. Аның белән орышкан бер генә батырның да әле исән калганы юк, дигән сүзләр дә йөри иде.

Чәкән алпагыт янында Тотыш углан бала-чага кебек кенә күренә иде. Буйга да ул аннан кайтышрак, киеме дә, кораллары да батырларныкына охшамаган кебек иде. Болгарлар аның йөзендәге кырыслыгын да, күзләрендәге очкынлы ярсуын да, киеме аша бүртеп торган беләк тычканнарын да күрә алмадылар. Алар бары аның яшь, җиңел… өтәләнгән булуын гына күрделәр. Алар аннан эчләрен тотып көләргә тотындылар. Чәкән алпагыт гыжылдавык бер ямьсез тавыш белән:

– Әй син, Камыр батыр! Бар, кайтып кит. Синнән өлкәнрәге килсен! – дип кычкырды.

Тотыш эндәшмәде. Аның бары иреннәре генә ныграк кысылды да куллары гына чытырдатып коралларын тотты. Күк күкрәгәндәй булып яңгыраган көлү тавышларын, йөзенә бәреп әйтелгән мыскыл сүзләрен ул әйтерсең ишетмәде дә. Чиксез ачу, үч тойгысы аңа көч бирде, корычтай ныклык бирде.

«Анаңның туган ыруын туздыручыдан, атаңның туган җирен басучыдан канлы үч ал, углым! Теләгем шул: куркуыңны салып тапта!» – диде Койтым бикә аның колак төбендә, пышылдап, изге орышка өндәп.

 

VI

Алар шулай икесе дә бер-берсенә капма-каршы чабып килделәр. Атлар, арт аякларына басып, усал итеп кешнәп җибәрделәр. Чәкән алпагыт, сары тешләрен ыржайтып, җиңел генә, шаярткан кебек кенә сөңгесе белән төртеп алды. Сөңге башы шыгырдатып Тотышның тимер калканын тишеп чыкты. Егет агарынып китте. Тиз генә ул калканын тартып алды. Ташбәкәлнең корсагына төртте дә читкә ташланды. Чәкән алпагытның артына чыгып, ул аны узып китте. Шуннан соң кырт кына кире борылды, сөңге ыргытмакчы булды, тик каршыда гына болгар алыбының ямьсез, коточкыч йөзен күреп, каушап калды.

Ике батыр тагын да беравык бер-берсенә карашып торгандай иттеләр. Чәкән алпагыт, «сәләмә» батырны бер селтәнүдә сөңге очына элә алмавына ачуы килеп, күрәсең, монысында чынлабрак орды. Ул бик тиз, бик туры төбәде. Ул бик каты бәрде. Яшь җегет шулай да аның сөңгесеннән өлгеррәк булып чыкты. Күкрәгенә очлы тимер килеп керде дигәндә генә ул, ияреннән шуышып, уңга ташланды. Башы белән аяк астына егылып төшмәс өчен, кулындагы сөңге сабын җиргә төртеп алды да, җилдәй выжлап, тагын алпагытны узып китте. Бераз җир чабып баргач, ул җиңел генә ияренә утырды, өзәңгеләргә ныгытып басты, борылды да аткан уктай Чәкән алпагытка таба томырылды.

Аның бу күз иярмәс җитезлеген ике якта да күреп алдылар. Акбүреләр куанып гүелдәргә тотынды.

Икенче тапкыр оятка калу Чәкән алпагытны чын-чынлап котыртып җибәрде. Ияреннән калка төшеп, атының башы өстеннән үрелеп, ул, кыя таудан ычкынып киткән иләмсез зур таш кисәге сыман, Тотыш өстенә килә башлады. Күзен кан баскан усал үгез кебек дулап, үкереп килде. Монысында ул Тотышның үзен генә түгел, әйтерсең аты-ние белән бергә күтәреп ормакчы булды.

Шулай да ора алмады… Тотыш углан үзенә төбәлгән сөңгене калканы белән читкә тайпылдырып җибәрде. Карап торучылар таң калып, тагын гөрләп алдылар. Болгарлар ягында инде җиңелчә генә киенгән яшь җегеттән көләргә беркем батырчылык итмәде. Киресенчә, аның менә шулай җиңелчә киемле булуы, яшьлеге, өлгерлеге аларның күңелендә чын-чынлап соклану тойгысы тудырды.

Өченче кат буш сөңге тотып калган Чәкән алпагыт, ачуына булашып, күрәсең, онытылыбрак китте. Кирәк чакта ул атын борып өлгермәде – аты аны ераккарак алып чапты. Ике яктагы кешеләр әле генә булган очрашу күренешеннән айный алмыйча торганда, Тотыш углан беркемнең башына килмәгән, көтелмәгән бер җегетлек эшләде. Үзенә төбәлгән сөңге башын читкә тайпылдырып, Чәкән алпагытны узып киткәч, ул атын борып тормады: сикереп кинәт ияргә басты, артына борылды… борылды да, күз ачып йомган арада, сөңгесен ераклаша барган җайдакка тондырды. Туры ыргытылган саллы сөңге, тимер киемне, тимер-сөякләрне җимереп, киң арканы үтә-сүтә тишеп керде.

Үз көченә, үзенең үлемсезлегенә нык ышанган Чәкән алпагыт сөрлегеп китте, тезгенен тартып, атын кире борды. Күкрәген тишеп чыккан очлы тимерне кысып тоткан килеш, ул көчәнеп беравык ияр өстендә утыргандай итте дә, барлык авыр киемнәре, кораллары белән гөрселдәп, ишелеп җиргә төште. Аты туктады, куркынган зур күзләрен уйнатып, кызганыч тавыш белән кешнәп җибәрде. Җайдакның калканы доңгырдап читкә тәгәрәде, алпагы яртылаш туфракка буялды.

Акбүреләр ду килеп шауларга тотындылар.

Ул арада Тотыш углан, сөенеченнән очынып, катау ягына чабып килде. Тузан туздырып, баш очында сөңгесен уйнатып, яңадан хан чатырына якынлашты.

– Әй, хан, чыгар икенче батырыңны! – дип кычкырды ул.

Яңа орыш башланганлыгын белдереп, тагын быргылар кычкырды, тагын дөңгерләр дөпелдәде. Киң чатыр артыннан яланга Будрач сукман55 килеп чыкты.

Будрач сукман Алмыш ханның Чәкән алпагыттан кала икенче батыры иде. Чәкән алпагыт үзенең коточкыч көче, кансызлыгы белән, ат өстендә яхшы орышуы белән танылган булса, Будрач сукман икенче яктан атаклы иде. Ул чирмеш иде, урман кешесе иде, шуңа аңа беркем каршы тора алмый иде. Тотыш белән Чәкән алпагытның орышын күзәтеп утырган Алмыш хан яшь җегетнең көчле якларын да, йомшак якларын да тиз арада төшенеп алды. Аның иң зур өстенлеге җиңеллек булса, иң йомшак ягы да шул ук җиңеллек иде. «Җәяүлегә каршы торып карасын әле!» – дип уйлады хан, үзалдына көлемсерәп.

– Мин кылыч белән орышам! – диде Будрач сукман.

Тотыш берни әйтмәде, атыннан сикереп төште дә сөңгесен җиргә кадады, кылычын кыныдан алды. Ташбәкәл, иясе өчен пошынган сыман, кыска гына итеп кешнәп куйды, теләр-теләмәс кенә катау ягына юыртты.

Ак чырайлы, саргылт кашлы Будрач сукман буйга калку түгел иде. Ул бик таза, нык, авыр сөякле иде. Чәкән алпагыт кебек ул да баштанаяк тимергә төренгән иде. Аның да кылыч үтәрдәй бер генә йомшак җире дә юк шикелле иде.

Батырлар, бер-берсен сынап, күзгә-күз карашып тордылар да, икесе дә берьюлы кузгалып куйдылар, таптанып алдылар, кылычларын селтәп, ярсып, шундук орышка да ташландылар.

Карар күзгә таш тутырылган капчык сыман авыр күренсә дә, Алмыш хан батыры да бик җитез, өлгер кыланды – андый җитезлекне, өлгерлекне Тотыш аннан бөтенләй көтмәгән иде. Будрач сукманның кулында кылыч уйнап кына торды. Тотыш, кысрыклауга чыдый алмыйча, әкренләп-әкренләп чигенә барды. Будрач исә, яшь җегеткә тын алырга да ирек бирмичә, шулай кысрыклап килде-килде дә, кинәт кылычын ике куллап тотып, бар көченә орды. Шундый иттереп орды – кылыч астында кеше түгел, таш булса, таш та урталай ярылып чыккан булыр иде! Тотыш ярылмады – җиргә егылды. Карап торучылар аһ итеп җибәрделәр. Сөенергәме, сөенмәскәме икәнлеген әлегә беркем белмәде. Нык селтәнгән кылычның яртылаш диярлек җиргә батканлыгын, яшь җегетнең үлемгә кыл арасы гына торып калганлыгын күргәч, акбүреләр дә, болгарлар да күкрәк тутырып тын алдылар.

Тотыш аягына басты, чирмеш алып ташланганчы, тиз арада кылычын, калканын ипләде, артка чигенде. Шул ук мәлдә аның күз алдына Тәңкә күренеп китте. Беренче төнне аның белән куышуы исенә төште. Яшьтәшләре белән куышлы, качышлы уйнаганда әле йөгереп, әле туктап, егылып калу, читкә тайпылу, шулай итеп, куучыны алҗытып бетерү алымын яхшы белсә дә, хәзер аңа бу ниндидер яңалык булып тоелды. Кылычын күтәреп Будрач сукман яңадан өстенә килә башлагач, ул тиз генә читкә сикерде. Ул моны берничә тапкыр кабатлады. Будрач кызып китте. Тотыш угланны ул туктаусыз эзәрлекләвендә булды. Тотыш исә әле башын иеп калды, әле йөгереп китте, йә булмаса, болгар батырының артына чыгарга итеп карады. Уңга-сулга боргалану тимер киемле кешегә шактый авырга туры килде. Яшь җегетнең нишләргә чамалавын ул бик яхшы аңлады, шулай да берни эшли алмады – Тотыш углан тиен кебек җитез, тиен кебек җиңел, тиен кебек тешле, усал иде.

Шулай мачы белән сычкан шикелле куышкан арада, Будрач сукман, Тотыш угланның кая, ничек тайпылачагын алдан ук чамалап, тагын бер тапкыр – монысында инде соңгы тапкыр! – кизәнергә булды. Читкә киткән җегет исенә килеп өлгергәнче, ул аның артыннан килеп тә басты, кылыч сабын тагын ике куллап тоткан килеш, бар көченә селтәнеп тә җибәрде. Монысында ул өстән аска түгел, кыйгачлап, уңнан сулга таба селтәде. Чалгы белән печән чапкандагы кебек, ул Тотышны кай төшеннән генә булса да урталай кыеп төшермәкче булды.

Тик ул Будрач сукман уйлаганча уңга да, сулга да тайпылмады, ул туп-туры аның аяк астына ташланды. Үткер кылыч аның баш өстеннән ыжгырып үтте. Алмыш ханның икенче батыры, кылычы артыннан ияреп, баскан урынында әйләнгәндәй итте. Шул ук мәлдә бөтен яланны тутырып, йөрәк ачысы белән:

– А-а-а-а! – дип кычкырып җибәрде.

Тотыш кулындагы үткер тимер астан, корсак турысыннан сабынача йомшак иткә батып керде, эчәкләрне, бөер-бавырларны кисеп үтеп, күкрәгенә таба шуышты. Сукман кулындагы кылыч, калкан чыңлап җиргә төште. Ак чырайлы, саргылт кашлы чирмеш алып, авызын ачып, ашыгып тын суыра-суыра, баганадай артка ауды.

VII

Берьюлы ике батырыннан колак каккан Алмыш хан, Тотыш угланга тын алырга да ирек бирмичә, өченче кешесен чыгарды. Монысы Корыч-Тимер дип аталган яшь, чибәр алып иде. Ул Алмыш ханның чыбык очы туганы булып Алып-Тархан бинең сөекле углы иде. Ул да болгарлар арасында атаклы алыплардан санала иде. Ул инде күп кенә яуларда булган, орышларда катнашкан, җиңгән, бүләкләр алган иде. Тотыш углан кебек, ул да җиңелчә генә киенгән иде.

– Мин дә кылыч белән орышам! – диде ул, ялан уртасына чыккач.

Батырларның кара-каршы килеп басулары булды, быргыларның чинарга тотынуы булды, шундук орыш башланып та китте. Яшен чаткылары чыгарып, тиз арада кылыч йөзләре чәкәшергә тотынды.

Тотыш углан беренче адымыннан ук ялгыш җибәрде. Будрач сукманны этләгән кебек, Корыч-Тимерне дә этләргә, алҗытырга чамалады. Тик болгар батыры аның бу алымын аңлап, өйрәнеп өлгергән иде инде. Шуның өстенә, Тотыш кебек үк, ул да бик җиңел сөякле иде, шуның өстенә ул әле әз генә дә көчен түкмәгән иде. Корыч-Тимер Тотыш угланнан бер адым да калышмады. Акбүре батыры нәрсә эшләсә, ул да шуны эшләде, ул кая тайпылса, ул да шунда тайпылды, йә булмаса, аның алдарга чамалавын сизеп, шундук аның юлына аркылы төште. Тотышка ул күтәрелеп карарга да ирек бирмәде.

Тотыш ярсый башлады. Нинди дә булса яңа нәрсә уйлап табарга аның башы җитмәде – күз алдында ялт-йолт килгән кылыч йөзе торган саен аның эчен пошырды, ачуын китерде. Ул яңадан анасының сүзләрен исенә төшерде. Тәңкәне исенә төшерде, тик инде берни дә аңа баштагы өстенлекне, салкын канлылыкны кайтара алмады.

Көтмәгәндә ул нәрсәгәдер абынып китте. Шул чагында Корыч-Тимер ач бүредәй аның өстенә ташланды. Аның кылычы Тотыш кулындагы калкан читен уеп төшерде, сул як беләкне кисеп керде дә, сөяккә җитеп, төртелеп калды. Тотыш углан чайкалып китте. «Беттем», – диде ул үз-үзенә бик тыныч кына, бөтенләй чит кеше турында уйлаган кебек. Булган бар көчен, ярсуын бер учка туплап, ул Корыч-Тимернең ияк астына, муен турысына орды. Болгар алыбы башын иеп өлгерде, бары тимер алпак өсте генә сыдырылып китте дә, киселгән беләктән, киемнәрне кызылга буяп, кайнар кан агарга тотынды. Шул ук мәлдә яшь җегетнең күңеленә «Бетәм!» дигән икенче уй килде. Бар нәрсәне онытып, ул канлы ярасын кысып тотты.

Корыч-Тимер куанып ырылдап җибәрде, бер селтәүдә Тотышны юк итмәкче булып, Будрач сукман сыман, кылычын ике куллап югары күтәрде. Ярасы белән мавыккан Тотыш угланга яңадан көрәш тойгысы, каршы тору тойгысы кайтты. Үткер кылыч үзенең муенын чабып өлгергәнче ул җиргә егылып калды. Тик монысында ул, баягыча, ягының эчен айкый алмады. Ярасын ычкындырмаган килеш, сырты белән җиргә терәлеп яткан килеш, ул аңа бары кушаяклап тибеп кенә җибәрә алды. Авыртуга түзә алмыйча, болгар батыры чинап җибәрде, җиргә барып төште.

Җирдән алар икесе дә бер үк мәлдә сикереп тордылар. Тордылар да…

Тотышның уң кулы буш түгел иде. Тотышның кулында корал юк иде.

– Ы-ы-ы! – дип үкерде кара мыеклы чибәр алып, куанычыннан нишләргә белмичә.

Ул инде орган да булыр иде, урталай кискән дә булыр иде. Корыч-Тимернең үкерүеннән дә көчлерәк булып, көтмәгәндә әйтерсең күк күкрәп җибәрде.

– Тукта! – дип кычкырды кемдер аның артында гына.

Ирексездән ул туктап калды, артына борылды. Аның каршысында таудай булып Алмыш хан калкып тора иде.

– Тукта! – диде хан, кабатлап. – Син җиңдең!

Чибәр алыпның чибәр мыек очы тартышып куйды. Шулай да ул коралсыз Тотыш углан янына килде, янап:

– Җыгыл! – диде.

Үзенең җиңгәнлеген белдереп, ул кызыл итеге белән аның күкрәгенә басты, кылычын итек башы янына терәде. Сөңгеләр, алпаклар урманы шауларга тотынды. Акбүреләр, караларына коелып, беравык аңламыйчарак тордылар да, барысы берьюлы диярлек кычкырып җыларга тотындылар.

Тотыш җиңелде, Акбүре җиңелде. Нәрсә карап тордың, Тәңрем? Кайда булдыгыз, изге ияләр?! Тотыш җиңелде…

Җиңелде… Ул күзләрен ачты, үзенең борын төбендә генә җирәнгеч итек башын күрде, итек башы янында, үзенең бугазына якын төштә коточкыч салкын тимерне күрде. Тимер дә тик тора, итек тә кузгалмый. Тын алуы шундый авыр!

Җиңелсә дә, ул әле исән бугай. Әнә ул уйлый, күрә…

Ул җиңелде… Ах, нинди кыен, нинди оят очлы тимер белән итек табаны астында тын алып, күреп, уйлап яту!

53Тое – алдан сизү, алдан тою.
54Алпагыт – батыр, алып, көрәшче.
55Сукман – батыр сугышчы, алып.
Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?