Бәхетсез җаннар

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

– Син моның белән ни әйтмәкче буласың?

– Әнә шул Хәерниса әбинең каргышы төшмәгән микән, дим, безнең нәселгә. Кешене каргау – начар гамәл, тик әбине дә аңларга була. Хәер, мин үзем бу юрауларга бигүк ышанып та бетмим…

10

Буласы булган икән: Нариман Динәне Гаврилин белән тотты. Хыянәт өстендә түгел, билгеле, ә урамда, Бауман урамында. Алар кичкырын, култыклашып, «Татарстан» кинотеатрыннан чыгып баралар иде. Аларның ял көне кинога барачакларын аңа тулай торакта яшәүче бер таныш егет җиткерде. Ул аны начар уй белән түгел, ә ялгышып, белештермичә генә ычкындырды. Нариман моңа башта ышанмады. Ышанырлык та түгел шул. Газиз хатының тик торганнан, рөхсәтсез-нисез чит кеше белән кинога барсын, ди, әле! Егет аларның кинога барачакларын эштә үк (ул Динә белән бер депода эшли иде) ишетеп кайткан. «Татарстан»да бик тә тансык бер фильм бара, аншлаг, чөнки билетлар инде ике ай элек алдан сатылып беткән. Гаврилинга кемдер билетлар китереп биргән, тегесе коллективка: «Үзем генә бармыйм, берәр кеше белән барам», – дип мактанып алган. Шунда эшләүче хатын-кызлар Гаврилинның хәтта кем белән кинога барасын белеп, исәпләп тә чыгарганнар. Ул Динә булып чыккан.

Динә ял көне иртән уянды. Көзге каршына барып ясанырга, бизәнергә кереште. «Ял көне сменаң юк бит!» – диде аңа ире. «Апайларга барам», – дип җавап кайтарды ул аңа. Каушамады, ярсымады. Нариман: «Мин дә барыйммы?» – дип сорагач, ул: «Юк, апай бу юлы үземне генә чакырды», – дип кырт кисте. Нариманның йөрәге жу итеп китте, җанны кабат шул ачы, каһәр көнчелек хисе телеп алды…

Кинотеатр каршында басып торган ирен күреп алгач та, Динә иң элек үз-үзен кулга алырга тырышты. Гаврилин (тиз генә аңлады булса кирәк!) Нариман тарафына җиңелчә генә баш какты да, Динәгә кул болгап, каядыр китеп тә югалды. Алар, бер-берсенә карашып, кинотеатр каршында басып калдылар. Нариман хатыныннан күзен ала алмады: чынлап та, читләрнең күзе төшәрлек булып чибәрләнгән аның җан кисәге. Ни өчендер хатынын гаеплисе урынга, бу юлы ул үзен гаепле итеп сизде.

– Динә, аңлат, нәстә бу?

– Нәстә түгел, ә нәрсә!

– Нәрсә бу?

– Син бөтен эшне боздың, – дип гаеп атты ул иренә. – Нигә килдең монда? Өйдә генә утырсаң, яхшырак булган булыр иде… чүп җыеп…

– Нинди чүп?! – Нариман берни дә аңламады. Соңыннан башына барып җитте: Динә аны кешегә дә санамый башлаган икән ич! Кеше түгел икән ул, ә мәми. – Ыслушай, бер китереп сугам хәзер, тучны асфальтка сеңәсең!!!

Нариманның күңелендә ярсу инстинкт уянды, кыргый көч табигый рәвештә тышка бәреп чыкты. Динә бу очракта иренә каршы дәшмәүне артыграк күрде. Нариманны үз кулына алып, аны курчак урынына йөртергә хыялланса да, ул барыбер иреннән шикләнә, курка иде. Бауман урамы буйлап озак кына сөйләшмичә бардылар. Кара-каршы бастырылган агач эскәмияләр каршында туктап калгач, икесе дә ирексездән шунда утырдылар. Ачуын яшерә алмаган Нариман Динәдән җавап көтте.

– Кичер мине! – дип башлады сүзен хатыны. – Сиңа әйтмичә, чит кеше белән кинога барганым өчен кичер…

– Син бит туганнарыңа барам дидең… ялганладың!

– Мин башка юл тапмадым…

– Курыктыңмы миннән?

– Юк, син мине аңламассың дип курыктым. Син әле хәзер дә мине аңламыйсың кебек. Аңла: мин аның белән күңел ачар өчен йә йоклар өчен бармадым…

– Нәрсә өчен бардың соң?

– Аңламаган булып кыланма, зинһар!

– Фатир өченме?

– Әйе, фатир өчен. Чиратсыз фатир алыр өчен. Аңла: бу кешедән бик күп нәрсә тора. Ул бездә – бик зур кеше. Аның бер сүзе бөтен вапрусны хәл итә дә куя, аңлыйсыңмы?

– Юк, аңламыйм, аңларга да теләмим.

– Хәзер белмим инде, – дип көрсенде Динә, – ничек булып бетәр…

– Нәстә! – Нариман (чыраен сытып), челт итеп, асфальтка төкерде. – Ысвиданиегезне боздыммыни?!

Динә дәшмәде. Башын аска иеп утырган җиреннән кинәт еларга тотынды. Хатыннарның күз яшьләренә каршы торалмаганын аңлаган Нариман аны кисәк кенә иңбашыннан кочып алды. Динә, сырпаланып, аңа елышты һәм, пышылдап:

– Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел, җүләрем, – дип эндәште һәм, почык борынын иренең муен астына төртеп, аны назлап үпте. Урамнан узган кешеләр аларга гаҗәпләнеп карап киттеләр, аларны әле яңа гына өйләнешкән бәхетле парлар итеп кабул иттеләр…

– Сиңа табарга кирәк!

– Нәрсә табарга?

– Бала табарга, инәңне! Хатын-кызның төп бурычы шул түгелме соң инде?

– Бала?! – Динә өчен бу яңа борылыш иде. Ләкин яңа сүз түгел, бала табу турында Нариман шактый гомер аның колак итен ашарга өлгергән иде инде…

– Табасың!

– Юк!

– Мин бала телим. Ир бала!

– Булыр…

– Кайчан?

– Фатир алгач… яме…

Сүз һаман да шул фатирга барып терәлә. Тулай торакта өчәр бала белән яшәүче гаиләләр дә бар. Аннан, бала тапкач, хатыны авылга кайтып торыр, шул арада ул да колхоз эшендә йөреп алыр, әзрәк авыл һавасын сулап калыр дип хыялланды. Бер мәртәбә балага узган иде инде аның хатыны, тик нигәдер, киреләнеп, баласын төшертте. Әгәр дә ул кабат балага узалмаса, гомер кичерәчәк түгел ул хатынын, гомер!

11

Назыймны ул урамнан эзләп тапты. Ничәмә айлар аек йөргән ир-ат кабат салмыш ягына ычкынган иде. Аның ул салмышы, шул салмыштан кыланмышлары, әгәр дә вакытында туктатмасаң, айлар буена да сузылырга мөмкин иде.

Назыйм аны өстерәп диярлек сасы пивнушкага алып керде. Ресторан булса бер хәл, анда хет ашау ягы да шәп, интерьеры да башка, кешечә, ә монда дөньяның иң ямьсез урыны кайда дип сорасалар, шушы сыраханәдер дип әйтергә була. Контингент коточкыч, әйтерсең лә дөньяның бөтен шакшысы шушында җыелган, монда беркая да эшләргә теләмәгән сәер язмышлы сукбайлардан алып төрмәдән башы чыкмаган бәндәләргә хәтле очратырга була. Шакшы тәмуг казанын хәтерләткән һәм тулы антисанитария хөкем сөргән бу сыраханәдә Нариман үзен шактый уңайсыз хис итте. Сыраны да баскан килеш кенә чөмерәләр. Кырылган, куптарылган түгәрәк өстәлләр өстендә төрле балык башлары, ипи валчыклары аунап ята. Алар барысы да бер мәртәбә кулланылган. Аларны, җыеп алып, чистартучылар да күренми. Җәйнең эссе вакытларында сыра эчүчеләрнең саны тагын да арта, сыраханәдә зур-зур чиратлар барлыкка килә. Тынчу, авыр һава, бөтен җирдә тәмәке төтене, өстәл өсләрендә, түшәмнәрдә кап-кара чебеннәр очып йөри. Сыраны дәү пыяла кружкаларга салып бирәләр. Озак агызалар, чөнки сыра яратучылар моны үзләре үк шулай таләп итә. Сыраны тиз генә салдырып, шундук эчәргә тотынсаң, кружкадагы эчемлек яртылаш кына кала, ә шуның яртысы исә күбеккә чыгып бетә. Сыра яхшы күбекләнсә, эчүчеләр дә сөенә, димәк, эчемлек яхшы, яңа. Кеше сөйләве буенча, яхшылап күбекләнсен өчен, сырага, дөрес булса, чебен, таракан үтерә торган дихлофос та кушалар икән. Чебенне дихлофос белән бер сиптерүдә үк үтерергә була, ә менә бер савыт сыра өчен җанын бирергә дә әзер торучы сәрхушларны берни алмый, димәк…

– Ү-ү-үтерәм мин аны!

– Кемне?

– Сәлимне…

Сыраханәгә кергәнче үк, шактый капкан, монда кергәч инде бөтенләй эреп киткән Назыйм кружкадан берничә йотым сыра кабып куйды да йодрыгы белән каты итеп өстәлгә сукты. Төкерекләрен чәчеп, селәгәен агызып акырган авылдашы аңарда йөз чөергеч нәфрәт уятса да, Нариман үз-үзен кулга алырга, аны ахыргача тыңлап бетерергә булды.

– Нигә?

– Ул кабахәт бу дөньяда яшәргә тиеш түгел!

– Нишләргә тиеш?

– Аңлыйсыңмы…

– Сүгенмә!

– Җаным сыкрый, аңлыйсыңмы-юкмы! Кабатлап әйтәм: ул кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел! Беркайчан да! Аңлыйсың…

– Аңлыйм… Тик гаепне бары тик ул кешедән генә эзләргә ярамый. Монда бит синең анаң да гаепле. Ул сезне ташлап киткән. Ул шуңа, шул кабахәткә ияреп киткән. Балаларын ташлап…

– Әй, син маңка! – дип үкерде Назыйм. – Ни сүлисең син! Орынма син әнигә, яме! Әни ялгышкан… ие… Ләкин ул кире безнең янга кайтырга теләгән, тик әти аны кичерә алмаган, кире кайтармаган. Әти генә түгел… авыл… авыл аны кичерә алмаган. Ул бит безне сагынып, зар-интизар булып яшәгән, безне күрер өчен, Чичи башына кайтып, төннәр кунып чыккан. Син орынма әнигә, яме, кагылма! Орынасың икән…

– Ни була?

– Маңка!!!

Исерекнең эчендәге тышында була, диләр. Аек баштан әйтә алмаганны ул салмыш хәлендә чыгарып бетерә. Әйе, Назыйм – аңа абый тиешле кеше, ул аңа энекәше кебек, ләкин үзен кечерәйтеп, түбәнсетеп сөйләшкәннәрен кем генә ошатсын икән! Баядан бирле күкрәк кагып, чүп иләп торган Назыйм тирләп чыккан шакшы куллары белән энекәшенең якасына ябышты. Юкка, билгеле, абзый ни эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми иде. Нариманның гер күтәреп ныгыган таза куллары аны бик тиз бөгеп салды. Нидер чыртлап сынган кебек булды. Авыртудан бик каты итеп чыраен сыткан абзый кулын кире тартып алды һәм, бер мәлгә каршысында кем басып торганын да, кем белән сөйләшкәнен дә онытып, комсызланып, кружкасыннан сыра чөмерде. Бер генә атна элек аек акыл белән эш иткән, яшәгән бүлмәсен, кызлар кебек, пөхтә һәм чиста итеп тоткан, вәгазь көйләп, фәйләсуф булып йөргән кеше бүген бер мизгелдә убырга әверелгән иде. Нариман аның яныннан тиз генә ычкыну ягын карады…

– Кая?! – дип сөйләнде исерек аның артыннан.

– Синең белән утыра алмыйм монда!

– Кайда?

– Бу тәмуг оясында!

– Ә мин аны барыбер ү-ү-үтерәм! Ха-ха-ха! Әле аның… краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул… су… менә күрерсең… кып-кызыл… су… ха… ха… ха…

12

Динә барыбер үз сүзеннән кайтмады. Аның бар булган уе тизрәк фатир алу иде. Фатир алуга ук, ул эштән китәчәк. Трамвай йөртүдән туйды ул. Кызның әти-әнисе дә аңа һаман шул бер сүзне тукыйлар: «Кит син аннан, ирең ашатсын!» Ләкин фатир алмыйча, эштән китеп булмый, беренчел сумманы түләүгә карамастан, фатирны барыбер тиз генә бирмиләр. Беркөнне тулай торакка ашкынып кайтып кергән Динә ятакта ял итеп яткан иренә:

– Мин кабат Гаврилин катына кердем, – дип оран салды.

– Нәрсә… ресторанга чакырдыңмы?

– Әйе, чакырдым.

– Бер чакырдың бит инде, бармады.

– Вакыты булмады.

– Ну, ниемә чакырасың соң син аны?

 

– Шунда барысы да хәл ителәчәк.

– Киләме?

– Килә!

– Акча кирәк булачак!

– Тап! Фатир сиңа да кирәк бит, бер миңа гына түгел.

– Миннән бигрәк сиңа кирәк ул. Минем авылда йортым бар. Ул моннан сиксән генә чакрым. Фатир бирмиләр икән, кайтам да китәм.

– Кайт! Мин сине тотмыйм!

Динәнең уйнап кына әйткәнен ул яхшы аңлады. Кайтып китсен әле менә барысын да ташлап, ире артыннан ул икенче көнне үк йөгереп кайтачак. Ләкин Нариманны икенче бер нәрсә сагайтты: Динәнең баласын төшерткәненә инде ярты елдан артык вакыт узды, ә ул икенчегә узарга уйламый да иде…

– Карале, хатын, сине бернәрсә борчымыймы?

– Юк, ә нәрсә?

– Һаман да балага узмыйсың.

– Ә нишләп узарга тиеш соң мин?

– Без бит сакланмыйбыз. Сакланмагач, сау-сәламәт хатын балага узарга тиештер бит инде?!

– Сиңа күпме әйтергә була…

– Беләм, иң элек фатир! – дип, попугай сымак кабатлады Нариман. – Ә аны алганчы, балага узарга ярамыймы? Син бала тапканда, безгә как раз фатир булырга да мөмкин.

– Булмаса?

– Булмаса, тулай торакта… авылда үсәр…

– Юк, бала комфортта үсәргә тиеш. Тулай торакта балалар әйберсен юып йөрисем юк әле.

– Комфорт?! Нинди комфорт? Авыл хатыннары алтышар бала таба. Әле син бер балаң белән, тумаган балаң белән «комфорт» дип сүләнеп торган буласың. Оят түгелме сиңа?!

– Алып бир фатир, шундук табам!

– Тфү!

Нариман хатынын танымый торды. Элеккеге Динәме соң бу? Кайчандыр иренә сүз әйтү түгел, аның күзенә күтәрелеп карарга да оялган, тыйнак һәм намуслы авыл кызы шәһәргә килеп яши башлау белән үк ниндидер җилбәзәк, усал хатынга әверелде дә куйды. Бар булган хыялы – мода артыннан куып, өйдә бот күтәреп яту. Авыл хатыннары сыман, таң тишегеннән торып, сыер саварга барса, аның башында мондый исәр уйлар булмас та иде, бәлкем. Кем белә? Бәлкем, Динә хаклыдадыр. Хатын-кызны эш аты итеп күрүдән дә туктарга вакыттыр. Әгәр дә эшлисе килми икән, бала тапсын, бала карасын, ирен яратсын! Юк, ни генә әйтсәк тә, шәһәр җире хатын-кызны аздыра, аны хәтта акылдан, юлдан яздыра. Ул, баш күтәреп, ирек даулый, ирен чаптыра, фатир, акча даулый. Тик нәтиҗәдә беркайчан да канәгать булып кала алмый. Таш кала сатылырга теләгәннәрнең җанын тартып ала, алар барысы да шулай шәһәр тормышына яраклаша. Яраклашырга теләмәгәннәре андый затсыз тормышка түзә алмый һәм, бернисез калып, авылына, туган нигезенә кайтып сыена…

– Ә мин шикләнәм, синең кабат балага уза алуыңа ышанып бетмим! – диде ачуы тышка бәреп чыккан Нариман.

– Нишләп алай дисең? – Динә агарынды, аның кинәттән төсе качты.

– Мине тыңламадың, төшерттең.

– Шуннан?!

– Шуннан шул… Беренче мәртәбә балага узгач, аборт ясатырга ярамый. Хатын-кыз бала табалмаска мөмкин, аңладыңмы?

– Кем әйтте?

– Медицина шулай ди.

– Син нәрсә, мине таба алмас дип уйлыйсыңмы?

– Ие! Уйлыйм! – Нариман Динә каршына буй җитмәслек биек дивар сыман калкып басты. Хатыны аның янында бер кечкенә генә койма ярыгы булып калды.

– Тапмам дисеңме?!

– Ие! Кысыр син хәзер! Кысыр сыер!

– Кысыр… – Динәнең күзенә яшь бәреп чыкты. Тавышы бетте: ул ни эндәшә, ни кычкыра алмады.

– Шәһәр харап итте сине, шәһәр! Нәстә дип килдек без бу шәһәргә, үзебезне харап итәр өчен килдек. Шул гына!

– Кыс…ыр…

Ачуыннан шартларга җитешкән Динә кул уңында торган табуретканы, алып, Нариманга атты. Нариман иелеп калды, урындык, аңардан өскәрәк очып, түшәмдәге люстраны коеп төшерде. Бик матур бәллүр люстра иде ул, бик зур чиратлар җиңеп, универмагтан сатып алып кайткан иде аны хатыны. Яңа фатирга эләргә уйласалар да, беркөнне матурлык өчен дигән булып, аны вакытлыча гына элеп куйгач, ул шул килеш түшәмдә калган иде. Ә шул матурлык гаилә тормышы белән бергә хәзер генә чәлпәрәмә килеп ватылды һәм, әнә шулай итеп, ир белән хатын арасыннан кара мәче узды…

13

Тугызынчы сентябрьдә иртәнге тугызда (ул көнне аның гомердә дә онытасы юк!) бүлмәгә ике милиционер килеп керде. Берсе милиция формасыннан, икенчесе штатский киемнән. Юк, Нариман алардан куркып калмады, куркак егет түгел иде ул, ләкин тиктомалдан милиция килеп кергәч, шактый гаҗәпсенде. Ул, үзенең бернинди кырын эш кылмаганын белсә дә, каушап калып, озак кына аңлашмыйча торды. Бервакытта да нәрсә булып бетәсен белмисең, милициядән теләсә нәрсә көтәргә була. Өйдә ялгызы гына, Динә төнге сменада.

Милиция киемендәгесе – участковый, ә икенчесе исә тикшерүче булып чыкты. Икесе дә авылныкылар: олырагы – участковый (Нариманның аны бер-ике мәртәбә күргәләгәне дә булды) – бу тирәдә шактый күптәннән бутала. Милиция хезмәте авыр хезмәт булса да, ул беркая да китә алмый, чөнки аңа эшеннән фатир («служебный») биргәннәр иде. Фатирны үзеңә калдырыр өчен, милициядә ун ел хезмәт итәргә кирәк. Икенчесе әле яшь егет, күрәсең, югары уку йортын яңа гына бетергән, юрист, аңа да хәзер үзен күрсәтергә, эш күрсәтергә кирәк.

– Нариман Җамалов сез буласызмы? – дип сорады ул, ишек төбендә тукталып.

– Ну… – Нариман төртелеп калды.

– Синме Нариман?! – дип, усал елмайды участковый. Аның бу елмаюын ике төрле аңларга була иде. Ул аның янында иптәшләрчә кыланырга һәм шулай ук, милиция хезмәткәрләре сымак, әзрәк кенә тупас, вәкарьле булып калырга тырышты.

– Әйе… мин…

– Җыен, әйдә!

– Кая?

– Отделениегә!

– Ни өчен?

– Анда аңлатырлар…

Урамда аны милиция машинасы көтеп тора иде. Артына тимер челтәр киертелгән зәңгәр уазик. Аста йөгереп йөрүче таныш вахтёр, комендант хатын һәм тулай торакта яшәүче берничә кеше милициягә ияреп чыгып барган Нариманга сәерсенеп карап калдылар. Әле ярый кулына богау салмадылар, оятыннан кая кереп качкан булыр иде икән. Чөнки эчмәгән, тартмаган, беркайчан да тәртип бозмаган, үзен һәрчак әдәпле тоткан, кирәк вакытта кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә торган Нариманның әлеге тулай торакта абруе зур иде. Шуны аңлаган участковый уазикның арткы ишеген ачтырып тормады, Нариманны тиз генә алга утыртты…

Милиция бүлегендә аны аерым бүлмәгә алып керделәр. Бер зур өстәл, ике урындык һәм башка берни дә, хәтта, гадәттә, диварларга эленә торган совет плакатлары да юк. Сорау алу бүлмәсе булып чыкты бу. Бераздан бүлмәгә, салмак адымнар белән генә атлап, Нариманнарга килгән баягы тикшерүче керде. Ул аның каршысына утырды, кызыл папкасын ачып, аннан ниндидер кәгазьләр чыгарды. Карап торышка гади бер авыл баласы инде, ләкин авыллыгын, татарлыгын яшергән булып, үзе кебек үк авыл егете белән урысча сөйләшкән була. Кара юка костюм, зәңгәр күлмәк, кызыл галстук – бар да тәртиптә, бар да үз урынында. Тик менә буе гына кыска, шуның аркасында аның кигән киеме зуррак булып күренә…

– Нариман Халикович, – диде ул, ниһаять (әтисе исеме белән аңа әле беренче мәртәбә эндәшәләр иде, ул әллә нишләп китте), – сез кеше үтерүдә гаепләнәсез!

Бу коточкыч сүзләрдән соң Нариманга берьюлы кызык та һәм куркыныч та булып китте. Каян килеп? Бар кызыгы шунда! Ә куркырлык берни дә юк кебек, аның кеше үтергәне юк. Ләкин органнарның бер гаепсезгә кешеләрне утыртканнарын һәм хәтта үлем җәзасы биргәннәрен ишеткәне бар иде аның. Менә шуңа күрә дә аңа куркыныч булып китте. Ләкин җебеп тә төшмәде, үз-үзен кулга алырга тырышты.

– Бр-р-рат, син кайсы авылдан? – дип сорады ул тикшерүчедән.

– Ничек кайсы? – Ул (мондый күчешкә әзер булмаган, күрәсең!) аптырап, каушап калды. Ләкин ике араны тигез тотты, дилбегәне ычкындырмады. – Биргән сорауга төгәл генә җавап бирегез, пажалысты!

– Ә җавабым шул! Карале миңа…

– Әйе…

– Мин кеше үтерүчегә охшаганмы-юкмы?!

Нариман тикшерүченең күзләренә ихлас итеп, туп-туры карады. Мондый караштан соң ул аңа, кыенсынып кына: «Гафу итегез, ялгышканбыз!» – дип әйтергә тиеш иде кебек. Ләкин юрист авызыннан андый сүзләр яңгырамады. Тикшерүченең моңа карата үз фикере һәм, иң гаҗәбе, үз дәлилләре дә бар икән ләбаса…

– Сез бу кешене беләсезме? – Тикшерүче олы яшьтәге бер ир кешенең фотосурәтен чыгарып күрсәтте.

– Юк! Кем соң ул?

– Корбан… Аны кичә өендә үтергәннәр. Казан кешесе ул. Гомере буе калада яшәгән. Сезнең кайчан да булса Карбышев урамындагы унынчы йорт, сиксән беренче фатирда булганыгыз бармы?

– Юктыр… дип уйлыйм…

– Нариман Халикович, бу уен эш түгел, монда шаяру урынсыз. Төгәл итеп җавап бирегез: булдыгызмы сез ул фатирда, юкмы?

– Юк, кәнишне.

– Яхшы. Ә менә бу нәрсә сезнекеме? – Тикшерүче юка гына бер документ кисәге чыгарып күрсәтте.

– Нәрсә ул?

– Профсоюз билеты.

– Тотып карарга ярыймы?

– Юк, ярамый, – дип кырт кисте юрист. – Мин аны сезнеке дип уйлыйм. Чөнки монда сезнең исем-фамилиягез язылган. Сезгә аны Казан сөт комбинатыннан, профсоюздан биргәннәр…

Нариман әле яшь, аның күзләре әйбәт күрә иде. Ул үзенең профсоюз билетын бик тиз таныды һәм аның тышында әзрәк кан таплары да шәйләп алды. Шундук аның башыннан: «Әй абый, абый, нишләдең син!» – дигән үкенечле уйлар йөгерде. Исенә төште: ул үзенең профсоюз билетын Назыймга бүләк иткән иде. Дөресрәге, ул үзе аны Нариманнан сорап алды. «Эчкән вакытларымда кесәгә паспорт тыгып йөрергә куркам, югалтуым бар, әгәр ул сиңа кирәкмәсә, бир миңа, мин аны үземә яраклаштырып ясап куям», – дип сорагач, Нариман авылдашының сүзенә каршы килә алмады. Профсоюз билетын ул бигүк кирәк нәрсә дип тапмады, шуңа күрә аны, бер дә кызганмыйча, Назыймда калдырып чыкты. Ничек булып чыга соң бу хәзер? Димәк, Назыйм абыйсы шаяртмаган, ул әйткән сүзендә торган: Шәмсегаян апаны харап иткән адәмнең башына җиткән, ул аны үтергән. Үтерүченең: «Әле аның краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул… менә күрерсең… су… кып-кызыл… су…» – дигән сүзләре, җанны өшетеп, баш миен тагын бер кат чыбыркылап алды…

– Үтерелгән кешенең исеме ничек соң? – дип сорап куйды Нариман.

– Сез белмисезме? – дип, сынаулы караш ташлады аңа тикшерүче.

– Юк, белмим.

– Белмәсәгез әйтәм. Сәлим.

– Сәлим?!

– Беләсез… димәк…

Нариман бер сүз дә әйтмәде. Әйе, ул Сәлим атлы иде. Димәк, Назыйм аңардан үзенең үчен алган, ул аны үтергән. Нигәдер ул үтерелгән кешене түгел, ә Назыймның үзен жәлләде. Чынында исә аңа бу минутларда үзен кызганырга кирәк иде, ул хәзер үзе дә авыр хәлдә калды. Тикшерүчегә дөресен сөйләп бирсә, гаепне аңардан алып атачаклар, ә Назыймны шундук кулга алачаклар. Дустын, авылдашын сату булып чыга түгелме соң бу? Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар иде. Нишләп ул профсоюз билетына үз исем-фамилиясен язып, фотосын ябыштырмаган соң? Җавап шундый: йә теләмәгән, йә инде өлгермәгән. Әгәр дә ул, үзенең җинаятен башка кешегә (бу очракта Нариманга) аударыр өчен, махсус шулай эшләгән булса? Юк, юк… Назыйм абыйсы андый юлга бармас… ул андый кабахәтлекне эшләмәс… беркайчан да…

– Мин сиңа шуны гына әйтә алам: мин аны үтермәдем.

– Моны ни белән дәлилли аласыз?

– Кичә кич мин өйдә булдым. – Тикшерүче аңардан иң элек шуны сорарга тиеш иде. Ләкин тикшерү эшендә тәҗрибәсе җитмәгәнгә ул Нариманның кичә кайда булганын сорарга оныткан иде.

– Димәк, сезнең алибиегыз бар! – диде ул, Нариманның күзләренә туры карап. Ләкин аның мондый чит сүзләрне бигүк аңлап бетермәгәнен төшенеп, гади телгә күчте: – Моны кем раслый ала? Кем күрде сезне?

– Минем хатыным.

– Исеме?

– Динә.

– Кая эшли?

– Трамвай йөртә. Өченче маршрутта…

– Кичә ул өйдә идеме?

– Без кичә кич аның белән өйдә идек.

– Ә үтерү кич белән түгел, көндез булган, – дип, башын бутады аның тикшерүче.

– Без көндез дә өйдә идек…

– Тагын кем күрде сезне?

– Кем?! Комендант…

– Тагын?

– Күрше Рәхим.

Тикшерүче Нариманнан күзен алмады, ул аңа сөзеп, сынап карады. Аңардан нидер яшергәнен һәм шуны әйтеп, ачып салырга теләмәгәнен сизенгән юрист, тикшерү тактикасын үзгәртеп, аңа берникадәр якынаерга тырышты.

– Беләсеңме, абый, эш нәрсәдә…

– Нәрсәдә?

– Мин сине кеше үтергәнсең дип уйламыйм…

– Во! – дип килеште Нариман. – Ниһаять, син дә кешечә сүләшә башладың…

– Кеше үтерүчегә охшамаган син, анысы шулай, ләкин безнең хезмәт шундый, без барысын да тикшерергә тиеш, – диде ул, кан тапларына манчылган профоюз билетын кулында селкеп. – Монда икенче нәрсә бар…

– Нәрсә ул?

– Минемчә, син үтерүчене беләсең, тик аның исемен әйтергә теләмисең. Ни өчен икәнен дә аңлыйм: ул синең танышың йә бик якын дустың булырга мөмкин. Беләм: син аны сатарга теләмисең. Авыл кешеләре шундый инде алар, чиста күңелле булалар, мин үзем дә, беләсең килсә, авыл баласы. Тик син шуны аңла: аны яклап, син үзеңә бер кирәкмәгән проблема гына ясыйсың. Син бу профсоюз билетын да аңа аның алдында яхшы булырга тырышып кына бүләк иткәнсең, шулай бит? Ләкин шушы профсоюз билеты, абый, сине харап итәргә мөмкин, бик тә мөмкин…

– Нигә?

– Чөнки ул җинаять урынында табылган бердәнбер дәлил, аңлыйсыңмы…

Нариман берни дә аңларга теләмәде. Ул бүтән бернәрсә дә сөйләмәде, башка бернинди сорауга да җавап бирмәде. Аны кулга алдылар һәм аерым камерага кертеп яптылар. Закон буенча, ягъни суд карары чыкканчы, аны әле монда тагын бер өч тәүлек тота алалар иде.

 
14

Динә үз-үзенә урын таба алмады.

Нариманның өйдә юклыгын күргәч тә, ул иң элек күршеләренә керде. Әле яңа гына өйләнгән Рәхим аны, гадәттәгечә, матур елмаеп: «Рәхим итегез!» – дип каршылады. Ире турында сорашкач, ул Нариманны милиция алып китүе турында әйтте. Динә берни дә аңламады, мескен хатынның куркуы эченә үтте. Рәхимнең: «Карбыш урамындагы фатирда бер кешене үтергәннәр, бик каты тикшерү бара, ди, иреңне дә шуның өчен алып киттеләр, ышанмасагыз, безнең коменданттан сорый аласыз», – дип сөйләнүе болай да бик куркуга калган Динәнең йөрәгенә кабат шом салды.

Ул нигәдер комендант хатын янына төшмәде, ә авылдашы Назыйм янына керергә булды. Ире милициядә түгел, ә шундадыр кебек тоелды аңа. Динә, ишекне дә (ул ачык иде) шакып тормыйча, бүлмәгә атылып керде. Нариман бүлмәдә күренмәде, ә Назыйм тимер караватында аунап ята иде. Кунак килеп кергәч, ул саташып аз гына башын күтәрде һәм шаккаткандай, күзләрен акайтып, Динәгә төбәлде. Инде ничә көннәр кырынмаган, юынмаган, исереклек юлында әшәкеләнеп йөргән ялгызак абзый бу хәлдә Динәдә шактый авыр тәэсир калдырды. Эчүе генә бер хәл, ул әле икенче чирдән – җан чиреннән газаплана кебек тоелды аңа…

– Назыйм абый, – дип куркып кына эндәште хатын, – мин иремне, Нариманны эзлим, аны нигәдер милициягә алып киткәннәр, син ни дә булса белмисеңме?

– Карбыш урамында бер адәмне үтергәннәр, шуның өчен алып киткәннәр аны, – дип, бик теләмичә генә аңлатты ул.

– Каян беләсез?

– Суң… бөтен общага күреп калган. Миңа кереп әйттеләр.

– Нәрсә… Нариман кеше үтергән булып чыгамыни инде?!

– Белмим… әйтә алмыйм, – диде ул, башын аска иеп. – Булырга да мөмкин…

– Син нәрсә, Назыйм абый, ни сөйлисең син?!

– Мин беркайчан да ялган сүләмим, сеңлем…

Кинәт исерек абзый караваттан шуып төште дә шаркылдап көләргә тотынды. Аның мондый кыланышы Динәне өнсез итте, әйтерсең лә аның каршында авылдашы түгел, ә явыз иблис көлеп утыра иде.

– Борчылма… утыртмыйлар аны, – дип сөйләнде исәр. – Үтерүче иректә… Тиздән кулга алачаклар…

– Кайчан?

– Берәр сәгатьтән…

– Ничек?

– Бәлкем, ярты сәгатьтән… килүдән тора инде…

– Каян беләсең?!

– Мин үзем чакырдым.

– Кемне?

– Милицияне.

– Кайчан?

– Аска төшеп… автоматтан шалтыраттым…

– Автоматтан?!

– Әйе… 02… беләсең ич инде…

– Нигә?

– Син мине нәрсә, шундый свулыч, кабахәт кеше дип уйлыйсыңмы?! Яраткан иреңне, күрәләтә торып, төрмәгә утырта алмыйм бит инде. Кешене бер гаепсезгә…

Җавап гаҗәеп килеп чыкты. Динә берни дә аңламады, ул һаман буталды, Назыйм абыйсы аның башын әйләндереп маташа кебек тоелды. Алар, бер-берсенә карашып, озак кына тын тордылар. Абзый егылган урыныннан кисәк кенә күтәрелде дә карават башыннан рюкзакка охшаган бер нәрсә тартып чыгарды. Яшел төстәге рюкзак кара тузанга баткан. Назыйм аны ашыгып селкергә тотынды, бүлмәдә тузан бураны күтәрелде…

– Нишлисең син?

– Җыенырга кирәк. Минем бит хатын юк. Передача ташырга да кешем юк.

– Кая?

– Төрмәгә…

– Кая?!

– Сухари надо сушить! – Теге иләмсез көлү дәвам итте… Көлә-көлә ул пычак эзләре төшкән, аш өстәлендә яткан калдык-постыкларны берәм-берәм рюкзагына тутыра башлады. Өстәлдән алырлык әйберсе калмагач, карават каршысында торган агач тумбочканы актарырга тотынды. Аннан ике-өч теш щёткасы, кырынгыч, сабын калдыклары тартып чыгарды һәм аларның барысын да тиз арада рюкзак эченә шудырды…

«Әллә акылдан язган инде бу Алла бәндәсе!» Болай да куркып калган хатынның йөрәгенә кабат шом йөгерде. Шулчак бу исәр кулындагы рюкзагын, шап итеп, идәнгә ташлады да, хатын ягына борылып, аны аяктан егардай сүз әйтте, Динә чак кына артына утырмады…

– Мин үтердем аны, мин!

– Кемне?

– Карбыш урамындагы кабахәтне…

Назыймның әлеге сүзләрен раслагандай, кинәт кенә бүлмәгә милиция формасыннан дүрт-биш кеше килеп керде. Алар арасында Нариманны кулга алырга килгән таныш участковый да бар иде.

– Шушы ул! – дип кычкырды участковый милиционерларга.

– Назыйммы син? – дип сорады аңардан берсе. Погонына караганда, ул капитан булып чыкты. Назыйм дәшмәде, юләр кеше сымак елмаеп, бер урында басып тора бирде.

– Әйе! Назыйм! – диде аның өчен Динә.

– Иреңме? – дип сорады милиционер.

– Юк, ирем түгел, – диде коты очкан хатын.

– Нишлисең монда?

– Иремне эзләп кердем.

– Ирең кем?

– Нариман… аны алганнар…

– Аңлашылды, без аны кичә кулга алдык, – диде участковый капитанга. – Бар әле, чыгып тор моннан! – Динә тиз генә ишек ягына атылды, ләкин ишек төбендә туктап, катып калды…

– Алыгыз! – дип команда бирде капитан, җинаятьче ягына таба ишарә ясап. Ләкин Назыйм кинәт кенә һаваланып, үз кулы белән ясаган тимер урындык күтәргәч, тегеләр шундук туктап калдылар.

– Менты поганые! – дип сүгенде Назыйм. – Живым я вам не сдамся!

– Назыйм! Тынычлан! – диде участковый. – Без сиңа тимибез! Синең гаебең әле ачыкланмаган…

– Ачыклыйсы юк: мин үтердем ул кабахәтне, мин! Ул адәм минем анамны мыскыл итте, бөтен нәселне авыл халкы алдында мәсхәрә итте, безне авылдан качырды, минем, апай-абыйларның тормышын җимерде, атамны бауга менгерде! Мин шуңа түзеп торырга тиешме, ә?! Юк! Аны үтергәнемә мин грамм да үкенмим! Мин хаклы, халык мине аклар… аңлар…

Назыймның әлеге чын күңелдән сөйләгән сүзләре бары тик бер участковыйга гына тәэсир итте булса кирәк. Капитан һәм аңа ияреп килгән рядовойлар да, җинаятьчене эләктерү өчен, җайлы вакытны көтеп кенә тордылар.

– Синең аркада бер гаепсезгә кеше утыра, – диде участковый, Динә ягына ишарәләп.– Менә бу хатынның ире, минем аңлавымча, ул синең авылдашың, дустың…

– Беләм… – Назыйм, сизгерлеген югалтып, кинәт йомшап китте. Һәм шуны көткән күркә кыяфәтле рядовой аягы белән Назыймның тезенә китереп типте. Кай җиргә тибәргә кирәклеген белә, каһәр! Назыйм, үкереп, идәнгә тезләнде һәм алга сыгылып төште. Күз ачып йомганчы җинаятьченең кулына тимер богау кидерделәр…

– Падлы! – дип сүгенде Назыйм. – Ненавижу!

– Торгызыгыз! – дип команда бирде капитан. – Алып китегез!

Милиционерлар, Назыймның кулын каты итеп каерып, ишек ягына сөйрәделәр. Назыйм, каударланып, рәнҗеп, участковыйга усал гына карап куйды. Тегесе исә, башын аска иеп, күзләрен тиз генә читкә алды…

– Мин кеше үтермәдем, явыз убырның үзен үтердем, – дип кычкырды Назыйм. – Мин авыл мужигы, ишетәсезме, авылныкы…

– Ә без сине Казанныкы дип уйлаган идек, – дип елмаештылар милиционерлар.

– Мин авылымны якладым, таш калагызны тар-мар иттем. Ха-ха-ха!

– Син нәрсә, Иван Грозный мәллә?! – дип көлештеләр алырга килүчеләр…

Назыймны бөтен тулай торак халкы озатып калды. Нариманны шул ук көнне тоткынлыктан азат иттеләр.

15

Ә үтерүчене барыбер утыртмадылар. Тикшерү барышында төрле экспертизалар ясап, мәхкәмә аны юләргә чыгарды. Төрмәдә түгел, ә ябык психиатрик хастаханәдә дәвалана икән, дип ишетте Нариман аның турында. Янына барып та, кереп тә булмый. Сары йортта утырганчы, төрмәдә утыруың яхшырак, диләр. Юләрләнгән авылдашы турында яңа төрле легендалар да туды. Тикшерүче аңардан Карбышев урамында торучы ялгыз ирне ничек һәм ни өчен үтерүе турында сораша башлагач, җинаятьче тиктомалдан гына туган авылының гүзәллеге һәм аның матурлыгы турында дастан сөйләргә тотынган. Үтерелгән Сәлимне ул сугыш вакытында бер гөнаһсызга авыл кешеләрен атып йөргән явыз фашистка тиңләп, аны колхозның үләксә базыннан сасыган терлек ите, терлек сөяге ташып ашаучы кызыл авызлы зур кара козгын белән чагыштырган.

Назыйм, Сәлимнең башына зур ачкыч белән томырып, аның чигәсен ярган, һәм ул бик тиз җан биргән. Фатирдан берни дә урламаган, бер нәрсә дә алып чыкмаган. Ә эзләнсәң, урларлык нәрсәләр күп булган анда. Байлык зур. Ләкин ни хикмәт, ничәмә хатынга өйләнеп, ничәмә хатын белән яшәп тә, бу адәмнең үз баласы булмаган. «Кысыр» булган, күрәсең, шулай булмаса, хатыннарның берәрсе булса да аңардан бала тапкан булыр иде. Шуңа охшашлы нәрсә Нариманнар авылында да булды: каенанасы белән ире ничә еллар буе, син имгәк, син бала табалмыйсың, дип, бер яшь киленне кыерсытып яшәделәр. Баксаң, гаеп хатында түгел, ә ирдә булган икән. Шуннан соң теге ир башын иеп кенә йөри башлады, ә киленнәре, Берлинны алгандай, рәхәтләнеп күкрәк киереп йөрде.

Тикшерүчеләрнең: «Ни өчен үтердең?» – дигән соравына Назыйм: «Мин аны үтермәдем, ул үз-үзен үтерде, – дип җавап кайтарган. Һәм соңыннан: – Дөресрәге, ул үз-үзен үтерә алмыйча интекте, мин аңа ярдәм генә иттем. Андый кабахәт җир йөзендә яшәргә тиеш түгел», – дип сүз өстәгән…