Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Каз

Моннан күп еллар элек Илдар Юзеевның «Ялкын» журналында эшләгән чагы. Язучы Габделхәй Сабитов белән алар бер бүлмәдә утыралар. Яңа ел алдыннан Габделхәйгә туган ягы Минзәләдән каз китерергә тиешләр икән. Көнгә чыкса, гел каз турында сөйләп, тәмам алҗытып бетерә бу.

Аптырагач, Илдар Юзеев күрше кабинетка керә дә, хәйләсен сөйләп, машинистка кызны котырта. Тегесе, урамга чыгып, Сабитовка шалтырата. Самими авыл кызы булып сөйләшә.

– Әлү, Габделхәй абыймы? Исәнмесез… Минзәләдән сезгә каз җибәргәннәр иде. И-и, анда кереп тормыйм инде, язучы абыйлардан оялам. Үзегез генә чыгып алыгыз, мин хәзер нәшрият янына килеп җитәм…

Габделхәй Сабитов тизрәк атыла-бәрелә чыгып йөгерә. Ишектән аның «каз» дигән сүзе генә яңгырап кала.

Кырык градуслы салкында, нәшрият каршында арлы-бирле йөреп, Габделхәй Сабитов каз көтә, бичара. Каз да юк, авылдан кыз да юк…

Ә Илдар Юзеев коридордан килгән бер язучыны тәрәзә буена алып килә, хәлне аңлата, каз көтеп туңудан бөрешкән Габделхәй Сабитовны күзәтеп, егылып-егылып көлешәләр.

Кырык градуслы салкында юка борынын өшетеп, ниһаять, Габделхәй Сабитов редакциягә казсыз гына кереп килә.

Шушы хәлдән соң атна-ун көн үтә микән, Илдар Юзеевны телефонга чакыралар.

– Әлү, Илдар абый, исәнмесез, анда язучы абыйлар янына кереп тормыйм инде, оялам. Яңавылдан мин, бик симез каз алып килгән идем…

– Кызыгыз да, казыгыз да кадалып китегез! Берни дә кирәкми! – дип, Илдар Юзеев телефон трубкасын атып бәрә.

Бераздан бүлмәгә Габделхәй Сабитов кайтып керә. «Әһә, мине шаяртырга җыенганыеңмы, булмас, туган, Илдар Юзеевны алай тиз генә алдый алмассың, Башкортстанда туып үскән без…» – дип, эчтән генә елмаеп, бүлмәдәшенә вәкарь белән генә карап йөри ул.

Шул елны Илдар Юзеев туган ягы Яңавылга Сабан туена кайта.

Мәйданда аңа бик чибәр бер кыз килә дә:

– И-и Илдар абый, бик рәнҗедем әле сезгә. Кыш көне сезгә, күчтәнәч булсын дип, шундый симез каз алып барган идем Казанга, ә сез телефоннан да сөйләшергә теләмәдегез, – ди.

Илдар Юзеев кызга карап, казны күз алдына китереп өнсез кала. Шуннан бирле ул кыз, әй… каз мәсьәләсендә җитди уйлана һәм, күпмедер ел үткәч, «Кыр казлары артыннан» исемле пьеса яза.

Кызыклы очрашу

Илдар Юзеев Язучылар берлегеннән «Казан утлары» журналына телефоннан шалтырата. Телефонны Тәүфыйк Әйди ала.

– Тәүфыйк, коллективыгызга әйт: иртәгә чит ил язучылары белән очрашу була. Сәгать уникегә килсеннәр, җыелышып.

– Нинди язучылар, кайсы илдән? – ди Тәүфыйк, сулышына кабып. Ул елларда чит илдән язучылар килеп төшү кибеттә кара уылдык сату кебек гайре табигый хәл иде.

– Язып ал, – ди Юзеев. – Бирма дигән илдән. Шагыйрь Шатаг Фидәр, икенчесе – прозаик Ташар Имазин.

Бөтен дөнья язучыларын белеп бетерергә кызыккан Әйди:

– Минем китапханәмдә Шатаг Фидәрнең дә, Ташар Имазинның да китаплары юк шикелле, кызганыч, – ди.

– Менә хәзер булыр.

Бераздан «Казан утлары» ннан берәм-берәм шалтырата башлыйлар.

– Очрашуны соңгаракка күчереп булмыймы, төшке аш вакыты бит, – ди Рәдиф Гаташ.

– Кыяфәтлерәк адәмнәрме? Үзебезнең йолкышлардан да туйган, – ди Кояш Тимбикова.

– Ничек киенеп килергә икән? – дип сорый Рашат Низами.

– Бирма дигән ил Австралия утравындамы әле ул, Илдар абый? – ди Шамил Маннапов.

Икенче көнне берсеннән-берсе матуррак киенгән «Казан утлары» язучылары Илдар Юзеев кабинетына җыелалар. Юзеев аларга берәр бит кәгазь өләшеп чыга.

– Чит ил язучылары килгәнче, исем-фамилияләрегезне кирегә язып чыгыгыз, тегеннән шулай куштылар…

Дулкынланган язучылар дәррәү эшкә керешәләр. Бераздан шаркылдашып көлү башлана. «Шатаг Фидәр» дигәне Рәдиф Гаташ, «Ташар Имазин» дигәне Рашат Низами икән бит, каһәр…

Ерунда

Башкортстан шагыйре Муса Гали – үргә каратып таралган ап-ак чәчле, эчтән яктыртылган шикелле ап-ак йөзле бик сәламәт кеше. Үзенчәлеге шунда: аның кебек тә тәмле итеп, аның кебек тә ләззәтләнеп, аның кебек тә яратып авырган булып сөйли белүче бүтән берәү бар микән дөньяда? Әгәр микроблар күзгә күренерлек, песи зурлык булсалар, Муса агай аларны, сыртларын кашый-кашый, сөеп-иркәләп, тәрбиядә генә тотар иде…

Бер елны Муса Гали белән Илдар Юзеев Иҗат йортында бергә туры киләләр. Иртәнге аштан соң көн дә урман сукмагыннан гәпләшеп йөриләр икән болар.

– Йокым начарланды. Төн буе боргаланам, әллә нинди төшләр күреп саташып чыгам, – ди Муса Гали.

– Йокы – ерунда, – ди Илдар Юзеев.

– Җитмәсә, бил сызлый. Яшьлектә сакланмаган хәзер чыга инде менә. Әллә бөерләргә салкын бәргән микән, бөерләрне харап иткәнмендер инде мин, әйеме?

– Бөер – ерунда… – ди Илдар Юзеев.

– Кан басымым да югары сикерә бит минем. Күз аллары караңгыланган кебек була. Кан басымы күтәрелсә, баш сызлый.

– Баш – ерунда… – ди Илдар Юзеев.

– Кинәт упкынга төшеп киткәндәй булу турыдан-туры йөрәккә бәйле инде, әйеме? Йөрәк шаяра бугай минем. Йөрәк шаяру – хәтәр инде ул.

– Йөрәк – ерунда… – ди Илдар Юзеев.

– Син нәрсә, Илдар туган, һаман «ерунда да ерунда» дип барасың. Мин синнән киңәш сорыйм, ә син… Нәрсә ерунда түгел соң, синеңчә? Йөрәктән үлеп китүең дә бик тиз…

– Үлем дә – ерунда… – ди Илдар Юзеев. – Иң главные – сәламәтлек, Муса агай.

Әл-лү

Язучыларның Яшьләр белән эшләү бүлегендә телефон шалтырый. Илдар Юзеев, трубканы күтәрүгә үк, ерактан килгән нәзек тавышның хуҗасы Нәҗип Мадьяров икәнен танып ала.

– Әл-үүү, кем әле бу? – ди Казан артындагы черек баганалардан сузылган чыбык аша килгән калтырча тавыш.

– Нәҗип Мадьяров тыңлый, – ди Илдар Юзеев.

Трубкада өй түбәсеннән ташка мыйк итеп егылып төшкән тычкан тавышы ишетелә, аннары бераз тынлыктан соң аңга килү сизелә:

– Ничек сез?.. Мин бит Нәҗип Мадьяров, – ди Нәҗип Мадьяров, икеләнеп кенә.

– Юк, мин Нәҗип Мадьяров булам, – ди Илдар Юзеев.

– Шаярмагыз әле! Язучылар союзымы бу? Нәҗип Мадьяров мин үзем бит…

– Мин – шагыйрь Нәҗип Мадьяров. Балтачта яшим. Менә Казанга килдем дә… Мөхәррирләргә бүләккә дип алган куян бүрекләрем дә барые… Яңа китабым чыгып килә. Ә сез нинди Нәҗип Мадьяров? – ди Илдар Юзеев.

– Туктагыз әле, мин дә Балтачта яшим бит, минем дә китабым чыгып килә. Мин дә Нәҗип Мадьяров.

– Знать не знаю! – ди Юзеев. – Мин – Нәҗип Мадьяров!

Шулчак телефон өзелә. Илдар Юзеев эчен тота-тота көлеп бетерергә дә өлгерми, телефон тагын телгә килә.

– Әлү-үү! Язучылар союзымы бу? Миңа Фәрваз Миңнуллин кирәк! – ди калын тавыш.

– Обкомнан, ахры… – дип, Илдар Юзеев күрше кабинетка йөгерә-атлый кереп китә.

Михалковка бик мөһим хат язып утырган җиреннән Фәрваз Миңнуллин, җәһәт кубып, күрше бүлмәгә керә.

– Тыңлыйм сезне…

– Әлү-үү! Миңнуллинмы бу? Фәрваз Миңнуллин, әйеме? Бик әйбәт. Миңа Илдар Юзеев кирәк иде.

– Тфү, чёрт! – дип, Фәрваз Миңнуллин, ачулы кыяфәт белән иренен чалшайтып, трубканы Илдар Юзеевка тоттыра.

– Әл-үүү! Илдар Юзеевмы? Менә бу мин инде – Нәҗип Мадьяров! – ди үтә дә шат тавыш.

– Үзеңне таптыңмы? Ничья, – ди Илдар Юзеев, Нәҗип Мадьяровның гомерендә бер шаяртырга азаплануына аптырап.

Юаш усал

Нәҗип Мадьяров шагыйрь булганга күрә кыска буйлы, кыска буйлы булганга шагыйрь дә. Тәбәнәк кешеләр, гадәттә, фетнә булалар. Нәҗип Мадьяров, киресенчә, артык юаш сыман. Элек, Балтач район газетасында эшләгәндә, ул, мәкалә яза башлагач, үзенең юашлыгын онытып җибәрә торган булган.

Райкомның беренче секретаре, зур җыелыш башлар алдыннан:

– Нәҗип Мадьяров биредәме? – дип сорый икән.

«Биредә» дисәләр генә, җыелышны ачарга җөрьәт иткән ул.

Колхоз рәисләре: «Бу тормышта без өч нәрсәдән куркабыз, – ди торган булганнар. – Беренчесе – икмәкне боз сугудан, икенчесе – янгын чыгудан, өченчесе – Нәҗип Мадьяровтан».

* * *

Шул Балтачта эшләгән елларда Нәҗип Мадьяров Казанга чемодан тутырып бүрекләр алып килә икән. Төрле журналларның бүлек мөдирләре аны көтеп алалар. Бүрекләрне таратып бетергәннән соң, хәл-әхвәлләр алышкач, Нәҗип Мадьяров, кыенсынып кына, шигырьләрен калдырып китә икән. Бүрекләр килә тора, ә шигырьләр һаман чыкмый да чыкмый, ди. Аптырагач, бер килүендә Нәҗип Мадьяров, яңа шигырьләрен тотып, «Казан утлары» ның ул чактагы баш мөхәррире Зәки Нуриның үзенә керә.

– Бездәге тәртипне беләсең бит, шигырьләреңне башта бүлек мөдирләренә бирергә кирәк, – ди аңа Зәки Нури.

– Әй, – ди Нәҗип Мадьяров, – бүлек мөдирләре түгел, бүрек мөдирләре булып чыктылар алар…

Җилкәнлеләр
(Барлас Камалов прозасына пародия)

Орденлы колхоз председателе Корбангалиев Гайфетдин Гайнетдинович әле узган ел гына Чупай ташыннан төзелгән яңа идарәдә фураж чутлап утыра иде. Шулвакыт җете кызыл телефон шалтырады. Партия райкомының беренче секретаре базык гәүдәле, таза бәдәнле Мирвәли Бәдретдинович Хаҗиәхмәтов үзе икән.

– Язның бер көне ел туйдыра, дигәннәр борынгылар, чәчүгә әзерлекләр ничек бара, Гайфетдин Гайнетдинович?

– Чебешне көзен саныйлар, ди безнең халык, тырышабыз инде, Мирвәли Бәдретдинович.

– Мин монда иртәнге сводкаларны карап утырам әле, алдыра алмыйсыз бер дә… Көннән калсаң, айдан калдың, айдан калсаң, елдан калдың, дигән безнең бабайлар.

– Атыңнан элек йөгәнеңне әзерлә, димәкче буласыз инде, Мирвәли Бәдретдинович.

– Елдагыча беренчеләр рәтенә сикерә алырсызмы соң?

– Белмим инде, Мирвәли Бәдретдинович. Поживём – увидим, ди безнең халык, Мирвәли Бәдретдинович.

– Икеләнгән ике үләр, дигән безнең бабайлар, карагыз аны, Гайфетдин Гайнетдинович!

Секретарьның кискен тавышы председательнең колак төбендә шактый яңгырап торды. Илле яшьлегенә аяк баскан Гайфетдин Гайнетдинович җәһәт кенә урындыгыннан торды да, кайры тунын эләктереп, кабинетыннан чыгып китте. Баскычта ул исеме Мактау тактасыннан унсигез ел буе төшми торган, былтыр хөкүмәтебезгә 4434 л сөт савып тапшырган республиканың атаклы сыер савучысы, кыйгач кашлы Рамазанова апай белән очрашты.

 

– Сез миңамы, Рузательҗиһан Сәфәргалиевна?

– Кергәннән элек чыгасыңны уйла дигәндәй, кабул итсәгез…

– Сез дигәндә, аяк идәндә, Рузательҗиһан Сәфәргалиевна, керә торыгыз, мин хәзер.

Сыңар колакчынын җилфердәтеп урамнан барган замана улын председатель үз янына дәшеп алды. Алтынчы класс укучысы, йолдызчык вожатые, быелгы уку елында 255,7 кг тимер ватыгы җыеп тапшырган Арсенал атлы пионер иде ул.

– Син, үскәнем, көтүче Гамирҗан Миңнефәхрисламович малаемы әле?

– Алма агачыннан ерак төшми, ди минем әби, тап өстенә бастыгыз, персидәтел абый!

– Гамирҗан малае булсаң, шул: аскы урамга пионерларча гына төшеп мен әле. Шәйхелислам Фәтхелбаяновичка әйт: ун минутта идарәгә менеп җитсен!

– Кем, кем дисең, персидәтел абый?

– Зур уңыш үстерү остасын белмәскә син. Агроном. Шәйхелислам Фәтхелбаянович!

– Ә-ә! Чулак Шәйхелисламмыни? Белмәскә – белә-әм! Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди минем әби.

– Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын, ишеттеңме?!

– Баш кайда, аяк анда, ди минем әби, киттем, абый.

Председатель баскычтан 357 таза хуҗалыгы күренеп торган, атаклы иген үстерү осталары яшәгән авыл өстенә күз атып алды. «Март башында чыпчык эчәрлек су булса, ел яхшы килер, ди безнең халык, – дип уйлады Гайфетдин Гайнетдинович. – Ә менә язын әтәчләр өзлексез кычкырса, ел ничек килә, ди соң әле халык дигәнебез?»

Ашханәдә

Урак өстендә Илдар Юзеев бер яшь шагыйрь белән районга чыгып китә. Бик ачыккач, алар, юлда туктап, ашханәгә керәләр. Өстәлләрнең шапшаклыгына, эсселектән пыжыган һавасына күнегелгән инде. Кирәк бит, яшь шагыйрьнең ашыннан социализм шартларында өлгергән таракан килеп чыкмасынмы! Ачуыннан буылып, яшь шагыйрь дәррәү тора да ашханә мөдирен эзләп китә. Тавыш, хәрәкәт куба. Илдар Юзеев кына берни дәшмичә, тып-тын утыра икән.

Соңыннан, бар да үткәч, яшь шагыйрь, аптырап, Илдар Юзеевтан болай дип сорый:

– Ничек Сез шундый чакта тыныч кала аласыз?

– Авызың тулы таракан булса да, кеше алдында төкермә! – ди Илдар Юзеев.

Язгы кыз

Казан халкы Идел ярына боз китү тамашасын карарга җыелган. Илдар Юзеев күрә: теге… яшь шагыйрь юан гына кызны култыклап йөри. Кыздан бер карыш тәбәнәклеген сиздермәс өчен, башны артка каерыбрак тота. Кыланчыклыгы йөзенә чык- кан.

Бераздан ул Илдар Юзеевны күреп ала. Юан булса да, үтә чибәр кызын таныштырырга дип алып килә. Билсез кызның шулай нәзакәтләнеп, билле кызларча җитез-җиңел хәрәкәтләр ясавын Илдар Юзеев гаҗәпләнеп күзәтә. Гадәттә, ике шагыйрь очрашып үз зарларын сөйләшә башласа, янәшәдәге хатын-кыз онытыла. Болар да кызның юкка чыкканын бераздан гына сизенәләр. Карасалар, яр буенда, чытлыкланып, чит-ят егетләр белән авызга-авыз чөкердәшә безнең юанкай. Көнләшүдән иреннәре калтырый башлаган яшь шагыйрьнең колагына иелеп, Илдар Юзеев болай дип пышылдый:

– Язгы кыз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге кыз көзге калынлыгы булса да ышан…

Рәтле эш

Танылган җырчы Рафаэль Ильясов туган ягына кайткач, аңардан авыл агайлары болай дип сорыйлар икән:

– Син, Рафаэль энем, Казанда берәр рәтле эшкә урнаштыңмы, әллә һаман җырлаштыргалап кына йөрисеңме?

Кәгазьләтә

Яшь шагыйрь Ренат Харисның «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән чагы. Беркөнне аның кабинетына өлкән шагыйрь Нур Гайсин килеп керә. Тешсез авызын һәрчак елмаю рәвешенә кертеп, беркайчан беркемгә авыр сүз әйтә белми торган беркатлы, юаш шагыйрь кыенсынып кына сүз башлый:

– Ренат энем… Аскы катта, китап магазинында, язу кәгазе саталар. Алыйм дигән идем дә… Туксан ике тиен акчам җитмәде… Биреп тормассың микән?

Нур Гайсинның туксан ике тиенлек кызыл шәраб кәгеп куярга яратканын белгән Ренат Харис моны шаяртырга була, тасланган кәгазь өемен өстәлгә алып куя:

– Акчалата бирә алмыйм, Нур ага, менә кәгазьләтә бирәм, күпме телисез, шулкадәр алыгыз.

Нур Гайсин, аңа мөлдерәп карап, рәнҗетелгән тавыш белән:

– Алай итмә, Ренат энем…

Шүрәле нигә кирәк?

Рәссам Әхсән Фәтхетдинов, Тукай бүләген кайчан да булса алырмын дип башына да китермәгән чакта, үз әсәреннән күргәзмә оештырган. Беркөнне күргәзмә залыннан чыгып барганда, аны СССРның халык рәссамы Харис Якупов туктаткан. Тере классик, вәкарь белән генә:

– Әхсән, берәр эшеңне сатып алдылармы соң? – дигән.

– Әйе, Харис әфәнде, Ленин мемориалына «Шүрәле» дигән циклымны алдылар. Өчне.

– Сәер… Бик сәер… Ленин мемориалына шүрәлеләр нигә кирәк булды икән?..

– Ни бит… Харис әфәнде, – дип, мишәрләрчә уптым илаһи әйтеп куйган Әхсән Фәтхетдинов. – Бер-ике елдан Ленин урынына Шүрәле булачак…

Өйне басканнар

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлегенә килеп, Мансур Шиһапов кабинетына керә.

– Нигә бик кәефсез күренәсең? Чыраең да агарып киткән, гомер булмаганны, – дип каршы ала аны Шиһапов.

– Өченчекөн… Өрәңге яфрагы калынлыгындагы китабыңны бүләк иткән идең бит…

– Әллә укып та чыктыңмы?!

– Өлгереп булмады шул… Фатирны басканнар…

– Китчәле! Әйбер-караңа тимәгәннәрме?

– Шул инде… Синең китабың аркасында… Тәрәзәне ватып кергәннәр дә… Өстәлдә генә тора иде китабың…

– Бер минем китапны гына алганнармыни?! Тиражы аз шул аның, кибетләрдән табып булмый, – дип, Шиһапов канәгать елмая. – Бүтән нәрсәләреңә кагылмаганнардыр бит, алай булгач?..

– Вак-төякләрдән… магнитофон да телевизор кебек нәрсәләрне эләктереп чыкканнар инде, синең китапка ияртеп…

Тәмле ис

Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгәндә, Гарәф ага Шәрәфетдинов каршында һәммә язучы – Туфан Миңнуллиннан алып Камил Кәримовка кадәр – гел елмаеп кына, «әйе» дип, баш селкеп, тетрәп торалар иде. Каршы әйтеп кара – чыгасы китабың планнан төшә дә кала.

Бервакыт директор нәшрият коридорында Мөдәррис Әгъләмне күреп ала… Мөдәррис моның белән кыю гына килеп күрешә. Кәефе шәп, әзрәк шәраб та төшереп алган.

– Синнән, егет, тәмле ис килә бит… – ди аңа Гарәф ага, Пиночет кыяфәте чыгарып, шелтәле тавыш белән.

– Сездән гомер буе килә бит әле, мин бер сүз дә әйтмим! – дип, Мөдәррис горур гына китеп бара.

Нейтрон бомбасы

Егерменче гасырның сиксәненче елларында Американың нейтрон бомба ясавы турында күп сөйләнелә иде. Бу хәтәр бомбаның бернәрсәне дә җимермәве, тереклекне генә юк итүе хакында шомлы итеп сөйлиләр иде.

Бер әңгәмә вакытында Мөдәррис Әгъләм башын, гадәттәгечә, фәлсәфи кыегайтты да:

– Бездә нейтрон бомбасы күптән ясала бит инде, – дип, бөтен кешене аптыраулы хафага салды. Чыраена Эйнштейн чалымнары чыгарып сөйләп тә китте: – Бездә бик гади ясыйлар ул бомбаны. Җәйге июнь челләсендә, утыз биш градуслы эссе көннәрдә, бөтен илдә тупланган йөз меңнәрчә тонна итне бер җиргә китереп аударалар да таптый-таптый өяләр. Гаҗәп биек пирамида барлыкка килә. Эсседә ит пирамидасы сасый, бозыла башлый. Мыжлаган корт чыга. Бервакыт теге миллиардлаган кортлар итен-сөяген кимереп бетерәләр. Аннары кортлар, татар кебек, бер-берсен ашарга тотыналар. Соңыннан биниһая олы корт берьялгызы утырып кала. Менә шуны дәүләт комиссиясе вәкилләре, академиклар ак перчаткалы куллары белән тотып алалар да бомбаның очына шул кортны урнаштыралар. Менә шул була инде нейтрон бомбасы!

Мөдәррис Әгъләмнең бу «ачыш» ын юк-юкта искә төшереп, рәхәтләнеп бер көлеп ала торган идек…

Шундый бер көлү өянәге вакытында Мөдәррис үз ачышының асылын аңлатып бирергә мәҗбүр булды:

– Безнең ил планетаның иң күп җирен биләп торамы? Иң күп болыннар бездәме? Иң күп мал асраучы ил безме? Поездларга төяп, эшелон-эшелон ит җибәреп торабызмы Мәскәүгә? Ә нигә соң, алай булгач, кибет киштәләре буш. Шулкадәр итне бары тик мин әйткәнчә, нейтрон бомбасы ясап кына юк итәргә була. Башыгызны эшләтегез әзрәк, наданнар!

Тере даһи булсаң

Язучылар берлеге коридорына бер төркем әдип җыелган (1975 ел). Башын аксакалларча кыңгыр салып, бер җилкәсен фәлсәфи кыегайта төшеп, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сөйли:

– Да-а-а, җәмәгать! Үз күзләрем белән күрмәсәм ышанмаган булыр идем. Чынлап та, хәйран тамаша икән ул КамАЗ дигәнең. Бер цехында гына да тугыз мең кеше эшли бит. Андагы төгәллек! Төшке ашка звонок булуга, өч мең эшче уң якка, өч меңе сул якка чыга. Ике якта да зур-зур ашханәләр. Шулай итеп, тугыз мең эшче унбиш минут эчендә ашап та өлгерә.

«Кых!» итеп куйды борын эченнән Хәсән Сарьян һәм чүкелгән җиз тавыш белән Мөдәррисне бүлдерде:

– Өч меңе сул якка, өч меңе уң якка, дисеңме әле?

– Кирәк бит, җәмәгать. Тугыз мең эшчене берьюлы тиз генә ашатып чыгарырга нинди өлгерлек кирәк. Хәйран-тамаша икән анда! Звонок булуга… Өч меңе сул якка, өч меңе уң якка…

Хәсән Сарьянның өч тармаклы маңгай җыерчыгына тагын берәү килеп кушылды. Кырыс тавыш янә кабатланды:

– Калган өч меңе кая китә соң?!

– Үз күзең белән күрмичә, болай гына аңлатып булмый аны, егетләр! – дип, Мөдәррис тәмәке төтенен һәммәсенә дә тигез өрде. – Тугыз мең кешене сәгать механизмы кебек төгәллектә ашатып кара әле син! Өч меңе уң якка, өч меңе сул якка…

Мөдәррис Әгъләмовның бик ышанычлы әйтүенә карап, сул якка чыккан өч мең эшчегә уң якка чыккан өч мең эшчене кушкач, һичшиксез, тугыз мең була икәненә ышана язган иде инде башка әдипләр. Тик менә…

Тагын «кых!» итеп куйды бит әле Хәсән Сарьян. Маңгае белән борыны кушылган турыга күзлек ырмавын сыңар бармагы белән батырды да Мөдәрриснең җиңеннән ачу белән тартты:

– Калган өч мең эшче кая китә соң? – дим.

Мөдәрриснең фәрештәдәй җиңел гәүдәсе чайкалып куйды, һәм ул, яңа гына күргәндәй, Сарьянга аптырап карады:

– Бәй, син Сократның моннан өч мең ел элек туганын белми идеңмени? Үзең, китапханәм бар, дип мактанасың. «Сократ» дип, урыслар гына яза аны. Дөресе – Сукыр Ат. Моны белергә кирәк, җәмәгать! Мин аның дачасында ял иткән чакта…

– Юк, мин синнән теге өч мең эшче турында сорыйм! – диде Сарьян, өзгәләнеп.

Шулвакыт коридорда Белинский йөреше белән Мансур Вәлиев күренде. Иелеп, ул белдерү ябыштыра башлады. Игъланга «Бездә әдәбият бармы?» дип язылган иде.

КамАЗны барып күрмәгән мокытлар белән гәпләшүнең кызыксыз икәнен аңлап алган Мөдәррис дәррәү кузгалды.

– Югары очка кем бара, җәмәгать?

– Анда нәрсә бар соң? – диде Зөлфәт.

– «Дуслык» та бер сум егерме биш тиенлек әсәр саталар. Проза жанрыннан.

– Киттек! – диде Зөлфәт.

Коридордан, эре бөдрәләрен югары чөеп, драматургларча бәхетле елмаеп килүче Туфан Миңнуллин, читкә тайпылып, аларга чак юл сабып өлгерде.

– Да-а, малай, тере даһи булу кыен икән, – диде Мөдәррис. – Кая барсаң да таныйлар. Трамвайга килеп керәсең – пышылдау китә.

– Мин ни өчен җәяү йөри дип беләсең… – диде Зөлфәт.

– Да, малай, соңгарак калдык бугай без, – диде Мөдәррис.

– Нишләп, «Дуслык» кафесы әбәтсез эшли ич, – диде Зөлфәт.

Мөдәррис олпат карашын еракка төбәгән иде:

– Соңгардык… Тукай яшендә китәсе калган бу дөньядан, – дип, ул юка күкрәген тотып ютәлләп алды.

– Ә… аны әйтәсеңмени?! Мин үзем Пушкин яшен көтәм әле, – диде Зөлфәт.

Егерменче гасырның ике гиганты, шулай сөйләшә-сөйләшә, үзәк урамнан югары очка производство романы эчәргә дип менеп киттеләр.

Ә бу вакытта Хәсән Сарьян коридор буйлап әрле-бирле йөренә һәм КамАЗдагы өч мең эшченең ашарга чыккан арада кая китеп югалуы хакында баш вата иде.