Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке)

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Аңлашу
(И-и, ул чаклар)

Гәрәй Рәхим белән Мөдәррис Әгъләм урам чатында очрашалар. «О-оо, сине күрмәгәнгә…», «О-оо, туган, бер ел узгандыр…» – дип, бер-берсен күрми торуларына эчтән сөенеп, тыштан сагынган булып кыланышалар – шагыйрьләр гадәте…

– Кайларда йөрисең югалып? – ди Гәрәй Рәхим.

– «Шәһри Казан» га эшкә кердем бит, малай, – ди Мөдәррис.

– Бәрәч, мин дә шунда эшлим бит, – ди Гәрәй.

– Шулаймыни, ишетмәгән идем әле, кайчаннан эшли башладың? – ди Мөдәррис.

– Бер ел була инде эшли башлаганга, – ди Гәрәй Рәхим.

– Менә кызык, минем дә эшкә кергәнгә байтак булды инде, – ди Мөдәррис, – нишләп бер дә күренмисең соң син?

– Өйләнеп йөрдем әле соңгы арада, яшь хатынга, – ди Гәрәй.

– Мин дә яңа гына өйләндем бит, вакытлыча, – ди Мөдәррис Әгъләм.

– Син кайсы бүлектә эшлисең? – ди Гәрәй.

– Әдәбият-сәнгать бүлегендә, – ди Мөдәррис.

– Бәрәч, мин шул бүлекнең мөдире бит! Нишләп сине бер дә очратканым юк икән?..

– Син төшкә кадәр генә киләсең мәллә? Шулайдыр. Мин бит кичке якта эшлим. Шимбә, якшәмбедән кала, дүшәмбе белән сишәмбене санамаганда, җомга көнне ял итәм.

– Нишләп алай? – ди Гәрәй.

– Синең бер дә гарәп илләрендә булганың юкмыни? Хәзер теләсә нинди урам этен хаҗга алып баралар. Анда мөселманнар кинәнеп ял итәләр, – ди Мөдәррис.

Шулчак, битенә кунган черкине куарга дип, Гәрәй кулын күтәрә. «Чукынырга, ахры, моның исәбе», – дип уйлап өлгергән Мөдәррис:

– Онытып торам икән, мөселман түгел бит әле син, безнең янда гына – Гәрәй, Казанны чыгып китүгә, Гөргөригә әйләнәсең бит… Христианнарга эшләргә дә эшләргә, туган, – дип, ул башын Мәккә ягына кыйшайтып китеп бара.

Гәрәй аны кычкырып туктатырга тели:

– Мин – бүлек мөдире. Син миңа буйсынырга тиеш! Бүген үк эштә бул!

Мөдәррис, борылып карамыйча, сүзен җилкә аша гына тәмәке төтене белән бергә бөрки:

– Мин буйсынырдай бәндә җирдә тумаган әле!

Чын хан табылса

Мөсәгыйт Хәбибуллинның татар ханнары династиясе турындагы язмасы «Мирас» журналында басылып чыга. Һәр ханның яшәгән елы, туган-үлгән көне минутына чаклы шулкадәр төгәллек белән бирелгән ки, исең-акылың китәрлек.

Бу язманы укыганнан соң, шагыйрь Ркаил Зәйдулла башын чайкап торган да:

– Алла, төгәл дә язган бит Мөсәгыйт ага, архивлардан чын хан документлары табылса, арага кыстырырлык та урын калмаган, – дип куя.

Шәп чакларың бар иде

Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Мансур Шиһаповка шагыйрь Рөстәм Мингалим кергән дә, карлыкканрак тавыш белән:

– Синең, Мансур әфәнде, театр директоры булып эшләгән шәп чакларың бар иде. Кабинетыңа кергәч, кайсын салыйм дип, өстәлгә коньяк, ак аракы утыртыр идең дә, күпме салыйм дип, күзгә генә карап торыр идең, – дигән.

Мансур Шиһапов болай дип җавап биргән:

– Ул чакта син дә бит, Рөстәм дус, Мәскәүдә укып йөри идең. «Министр-мазар булып кайтмагае бу», – дип уйлаганмындыр инде. Кем белгән аны, язучы булып кына каласыңны…

Сагынган

Җырчы Рафаэль Сәхәбиев белән Язучылар берлегендә төш вакытында очраштык. Ул бер айдан артык ил буенча гастрольләрдә йөреп кайтты. Сагындырган. Бильярд уйнаштырган булып, Разил Вәлиевнең эш сәгате беткәнен көтеп тордык та кичке бишләрдә Бауман урамындагы кафега җыелышып кердек. Сөйләшәбез. Көлешәбез. Рафаэль гадәтенчә без ишетмәгән анекдотларны сибеп кенә тора.

Сәгать сигезләр тулганда, Рафаэлебез кинәт моңсуланып калды. Кайтырга иде бит, дип кыбырсый башлады.

– Син нәрсә, хатының танымас, болай иртә кайтып керсәң, – дип, без аны битәрләргә тотындык.

Ул, кыенсынып кына, «ашыгуының» сәбәбен аңлатып бирде:

– Кече малайны ишегалдында уйный тор дип калдырган идем… Садикка илтмә, әти, диде дә… Бер ай күрмәгән бит… Малай сагынган… – диде.

Мин яздым

Язучылар белән Яшел үзән районында чыгышлар ясап йөрибез. Бер авылга килеп төшкәч, безне бер әбигә фатирга урнаштырдылар. Җил капканы шыгырдатып ачып керүгә, чирәмле ишегалдында безне хуҗабикә:

– Сез, улларым, артистлармы, әллә язучылармы? – дип каршы алды. Безнең белән бердәнбер артист Рафаэль Сәхәбиев иде, ул алгарак чыкты да:

– Җазучылар, апа, – диде. – Гариф Ахуновның «Хәзинә» романын укыганыгыз бардыр бит?

– Әйе-әйе, укыдым, үскәнем.

– Менә шул романны мин яздым бит инде, апа җаным.

– И-и, шулаймыни, бик рәхмәт инде үзеңә.

– «Война и мир» романын укыганыгыз бармы, апа?

– Ишеткәнем бар, әйе.

– Толстойның ул романын да мин яздым бит, апа җаным.

– Булыр-булыр, малаҗис, – дип, хуҗабикә Рафаэльнең иңеннән сөеп куйды.

Шулай җылы каршылау булса да, без бу йортта, ачка киселеп, төн кундык.

Икенче көнне, бүтән авылга күченгәндә, Вакыйф Нуруллин әйтеп куйды:

– Син, Сәхәби, борчакны күбрәк сиптең, ахры, кичә. Алдагы авылда Гариф Ахуновта туктап калсаң җитәр, Толстойга ук сикермә.

Бер шигырь җитә!

Коридорда бер төркем язучылар җыелган. Һәммәсе дә үзенең әле генә басылып чыккан әсәре турында уйлый, берәрсеннән җылы сүз көтә. Ләкин, гадәттәгечә, язучылар бер-берсенең әйберен укымыйлар. Мактау сүзе әйтү дә аларга акча югалтуга бәрабәр.

Уртада ак чәчле, ак күлмәкле Марс Шабаев яктырып, балкып тора. Әле генә илле яшьлек юбилей көннәре үткән. Уңга карап та, сулга карап та төшкән фотолары газета-журнал битләрендә урын алган.

– Җәмәгать, – дип башлады ул сүзен, тутыкмый торган корыч тавыш белән, – карап-күзәтеп киләм, малай бетеп бара бит… Мөдәррис Әгъләмовны әйтәм. Нинди көчле шагыйрь иде бит, ә?! Кая карама, такмаклар бастырып ята хәзер… Тәнкыйть ни карый? – дип, ул янәшәсендә торган Ринат Мөхәммәдиевкә күз атты.

– Безнең Мөдәррис бер генә, тимәгез аңа, – диде Ринат Мөхәммәдиев.

Янгын каланчасы буйлык тәнкыйтьче янәшәсендә Марс Шабаев салам түбәле бәләкәй генә каравыл өен хәтерләтә иде.

– Менә минем кебек, икенче сулыш ачылганны көтә белергә кирәк. Нигә рифмоплётство белән шөгыльләнергә? – дип, Марс Шабаев, теләктәшлек эзләп, бүтәннәргә күз төшерде. («Минем кебек» диюенең хикмәте: нәшриятның баш мөхәррирлегеннән төшеп, түрәлек ләззәте беткәч, ул ныклап шигырь язарга күчкән иде.)

– Каждому – своё! – дип, Равил Фәйзуллин теннис ракеткасыннан алып сарымсакка кадәр салынган сумкасының җилкә каешын рәтләп куйды. Бухенвальд концлагереның капка башына язып куелган, Рим императорлары һәм Гитлер яратып куллана торган бу әйтемне эчке канәгатьлек белән янә кабатлады: – Каждому – своё…

Гариф Ахунов әңгәмәнең Мөдәррис Әгъләмов турында икәнлеген үтеп барышлый да аңлап алган иде. Тукталып тормыйча, сүзен иңбашы аша гына ыргытты:

– Зарланмый ул – шунысы ошый миңа. Өч көн вокзалда кунып килсә дә, борыны югары булыр. Башкалар кебек, фатир сорап та тинтерәтмәс… Одним словом – җегет! Черәшеп яза торган шагыйрь! – дип, ул, ашыгып, кабинетына кереп китте. Язып бетерәсе романының 492 нче битендәге өченче абзацта «шөшле» сүзен, Азнакай ягындагыча, интеллигентный итеп, «чөшле» сүзенә үзгәртергә ашыга иде.

Марс Шабаев, миңа кушылмас микән дигән өмет белән, Мөхәммәт Мәһдиевкә карады.

– Мин үзем шигырь закончалыклары белән шөгыльләнмәдем. Аны безнең кафедрада Марсель Бакиров белән Хатыйп Миңнегулов нык өйрәнделәр. Мөдәррис Әгъләмов хакында төпле бер тәнкыйть фикере күптән сорала. Аны кем дә булса язып чыгарга тиеш кебек шикелле тоела сыман миңа… – дип, сак кына кагылып, дипломатының бикләвечен тикшереп алды.

– Такмак язса язсын кеше, ахмак кына булмасын, – дип, Илдар Юзеев тәмәкечеләрдән читкәрәк китте.

Марс Шабаев сораулы карашын төбәгәч, тәнкыйтьче Мансур Вәлиевнең уң кашы күзлек ырмавы астыннан үрле-кырлы сикерә башлады… Ике төн, ике көн уйланып, җавапны өченче көнне генә табарга гадәтләнгән иде ул.

– Башыңа ни килә, быр-рат, яза барырга кирәк. Уйлап утырсаң булмый ул! – дип, Әхәт Гаффар балыклы сыра тәме килгән мыек чылгыен авызына капты.

Төркем уртасын ярып, Рәис Даутов килеп керде:

– Язганы җитәр! Мөдәррис Әгъләмов алты шигыре белән генә дә тарихта калачак. Алты чын шигырь сезгә язарга кирәк әле! – дип, ул кыска бармаклы куллары белән һаваны кискәләп сөйли башлады.

– Аның нинди премиясе бар әле? – дип, Роберт Миңнуллин сүзгә кушылды.

– Бернинди дә…

– То-то… Премиясез шагыйрь була димени!

– Алайга китсә… Тукайның үзенеке дә юк! Әнә Зөлфәтнең әле… – дип, Рәис Даутов тотлыгып калды.

Барысы да Зөлфәтнең түшендәге значокка төбәлделәр. Утызынчы еллардагы Осоавиахим значогын Зөлфәт, үзе дә яңа гына искәреп, якасыннан умырып алды да бер кырые сүтек кесәсенә салып куйды:

– Азамат эше бу, мөртәт малай! Өйгә кайткач, взводны күтәрергә туры килер! – диде.

Зөлфәтнең биш баласы барлыгын һәм ул өендә хәрби тәртип керткәнлеген белгәннәр елмаешып куйдылар.

Шулчак коридорда Мөдәррис Әгъләмов үзе күренде. Июнь челләсендә генә кия торган сырган эчле җылы кепкасын маңгаена ук төшереп куй- ган.

– Синең турыда сөйләшеп тора идек әле, – диде Шабаев.

– Сез гомер буе сөйләдегез инде, язарга вакыт! – диде Мөдәррис.

– Соңгы арада аз язасың, егет! – диде Марс Шабаев.

– Бер шигырең булсын, берәгәйле шигырь! – диде Мөдәррис Әгъләмов. – Толстой әнә «Хаҗи Морат» тан соң итек тегү, крестьян кызларын мунча кертү белән генә шөгыльләнсә дә, барыбер бөек булып калыр иде… Юкка азапланган «Война и мир» ларны язып…

– Син бит… – Марс Шабаев сүзен башлаган гына иде, Мөдәррис аны бүлдерде:

– Эльс Гаделевнең дачасыннан кайтып киләм әле. Салкын тидергән. Авырып ята. Бердәнбер тавыш бит ул безнең халыкта… Бүтән андый диктор булмаячак. Заманында аны Сахалиннардан күрергә килә торган булганнар. Сакларга кирәк егетне… Хәлен белергә Нәкый ага Исәнбәт тә килгән иде…

– Эльсның дачасы бармыни?

– Гомәр ага Бәширов бүрәнә өен сатты бит аңа. Химзавод якын булгач, Аккош күлендә һава начарланды, дип әйтеп әйтә, ди. Ак кулъяулык җәеп куйган үлән өстенә, ике сәгать ярымда корымга баткан кулъяулык… – Шуның белән сүзе беткәнне аңлатып һәм халыкны ышандырдым дип уйлап, Мөдәррис Мөхәммәт Мәһдиевне, иңеннән тотып, читкәрәк алып китте:

 

– Бер сәгатьтән Әлмәткә китәм. Командировкага. Заочно укучы хатын-кызларыңа сәлам әйтәсең юкмы?

– Акча кирәк булса… Ахуновтан сорап кара. Мин бит әле кичә генә диңгез буеннан кайтып төштем.

– Вакланасың! – диде Мөдәррис. – Метеорга билет алынган.

– И, мондый эсседә шәп тә инде метеорда кайтулар… Саф җилдә. Тирләгән шешәле салкын сыраң да булса…

Өенә кайткач кына, Мәһдиевнең башына килде: Әлмәт шәһәре су буенда түгел бит, анда нинди метеор йөрсен? Вәт син аны, ә! Ну бу Мөдәррисне! Коеп куйган Хуҗа Насретдин үзе!

Ә бу вакытта Мөдәррис Әгъләмов Казан елгасы ярында, ярык көймә өстенә утырып, «Спорт» газетасы укый иде. Газетасын читкә куйды да, башын фәлсәфи кыегайтып, том-том иҗатын күз алдыннан чигерде. «Бер шигырь дип әйттем дә… Тарихка кайсысын калдырырга? Һәммәсе жәл бит…»

Шулчак су киңлекләренә күтәрелеп караса, иңрәеп, Равил Фәйзуллин йөзеп бара. «Көн дә йөзә, сәламәтлеген ныгыта егет, – дип уйлады Мөдәррис, – үз шигырьләреннән дә озаграк яшәргә исәбе…»

Фәлсәфи төкерек

Америка Кушма Штатларында йөргән чакта, мин бәхетле очракка туры килдем. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре Бутрос Гали безнең атаклы шагыйребез Мөдәррис Әгъләмне милли мәсьәләләр буенча киңәшкә чакыртып алган икән. Утыз ике катлы штаб-квартира каршында журналистлар җыелган, кара болыт кебек. Кайсы гына илдән килмәгәннәр. Мин дә шулар арасына барып кысылдым. Көтәбез. Бөтенесенең дә телендә – Мөдәррис… Кытайлар Мү-Дәлли диләр, аларда «р» авазы юк бит, греклар – Мударриссиус, абхазлар – Амөдәррис, грузиннар – Мударриссилиани. Кхмерлар «Мө!» дип кычкыралар.

Менә бервакыт ишекләр ачылып китте. Яхшы ашаган таза-таза адәмнәр арасында безнең курач гәүдәле Мөдәррисебез күренде. Гәүдәгә озынлык ягыннан кыскалыгы Наполеон буйлы Мөдәррисне Бутрос Гали иелеп кочаклады да өч мәртәбә үпте. Ирләр белән үбешү тәрбиясе алмаган Мөдәррис Әгъләм кул аркасы белән битен сөртте, аннары, кап-кара тәрәзәле гаҗәеп озын «Линкольн» лимузинына утырыр алдыннан, полиция кордоны чак тыеп торган журналистлар ягына вәкарь белән генә карап, бармагын Ренат Харисча пистолет итеп төзәп торды да мине күреп алгач ым какты. Ул арада мине, күтәреп диярлек алып килеп, «Линкольн» га утырттылар. Машина эче гаҗәп икән: телевизор эшләп тора. Көмеш чиләкләрдәге боз эченнән шампан шешәләренең кукрайган борыны күренә. Арттарак – яшькелт-зәңгәр сулы бассейн.

Машина кузгалып китүгә, Мөдәррис Әгъләм киемнәрен салып ташлады. Тетелеп бетсә дә, социализм чорының карасу төсен җуймаган трусигын да таслап төреп куйды. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азия-Африка илләренә ярдәм фондыннан бирелгән, крокодил тиресеннән эшләнгән затлы плавкины киеп карады. Чылатырга кызгандымы, киредән салды, бассейнга кереп, бөтен дәүләтен таратып та ташлады. Су астыннан ике бармагын чыгаргач, мин аны: «Черчилль кебек, «Виктория» дигән билгене күрсәтә микән», – дип уйлаган идем, кырыйда утырган хезмәтче негр малае, шундук аның теләген аңлап, сигара кабызды да Мөдәрриснең ике бармагы арасына кыстырып та куйды. Мөдәррис Әгъләм, алкалы төтеннәр чыгарып, Манхэттен небоскрёбларына таба өрде дә:

– Арылды… Бутрос Гали белән җиде илнең азатлыгын хәл иттек инде, – диде.

Кымырҗып торган салкын шәраб эчкәч, күзләрен йомып, су өстендә яткан килеш, бераз черем итеп алды. Күзләрен ачып, тәрәзәдән небоскрёблар урынына тәбәнәк иске йортлар күргәч:

– Әллә Казанга кайтып та җиттекме?! – дип сорады.

– Юк, сэр, – диде шофёр. – Нью-Йоркның негрлар яши торган кварталы бу.

Мөдәррис, тынычланып, бассейнга башы белән чумды, бөтенләй күмелеп, Җир йөзеннән, тарихтан, татар халкыннан өч минутка югалып торды. Милләт язмышы өчен хәвефле минутлар иде бу…

Бассейнга Һималай кыялары арасында үскән җитмеш ике төрле үләннән кайнатылган, Тибетның далай-ламалары гына куллана торган ислемай салынган иде. Зәй ягының ярым керәшен авылында үсеп тәрбия алган Мөдәррис тәненә чат килешеп тора иде бу хушлык.

Менә ул судан чыкты. Негр малае тәнен корытып, изрәтеп массаж ясый башлагач, егерменче гасырның фәлсәфә ташын йоткан бу бөек шәхескә мин бер сорау бирмичә түзә алмадым:

– Мөдәррис әфәнде, сезнең президент булырга ниятегез юкмы?

– Равил Фәйзуллин дөрес эшли, – дип башлады ул җавабын. – Дөрес эшли, үз акчасына үз һәйкәлен ясатып. Киләчәккә ышаныч юк хәзер. Шәйхи Маннур да әнә, исән чакта, үзенә ике һәйкәл ясаткан иде. Берсен, Ленин һәйкәлен этебрәк, шуның урынына Мамадышның үзәгенә куйдылар. Икенчесе – туган авылы Тулбайда. Фәйзуллин берне – берәгәйлене ясата. Имән Кискә авылы читендәге курган өстенә, чөй кагып, урын да әзерләгән, ди. Их, Әмәт тавы шәп иде аңа. Анда шактый өйләрне күчерәсе бар шул…

– Мөдәррис әфәнде…

– Әйе, әйе, аңлашыла соравың… Зөлфәтне сакларга кирәк, туган. Әгәр аны, төрмәгә утыртып, өч ай одиночный камерада тотсаң, өчтомлык шигырьләр язып өлгертә, билләһи! Әлбәттә, шартлар тудырып… Шәп ашау-эчү, атнага бер хатын-кыз. Чибәрлеге мөһим түгел. Чит күзләр кызыгырдайларны Зөлфәт өнәми. Юк, мин гомуми халык төрмәсе хакында әйтмим. Казан тирәли «Поле чудес» кырында төзелә бит әле икешәр-өчәр катлы, тәрәзәләре рәшәткәле…

– Коттеджларны әйтәсеңме?

– Коттеджмы, каттизме – анысын белмим… Шәһәр читендә унбиш сутый җире булган, ишек-тәрәзәләре рәшәткәле, ике-өч катлы суверен төрмә кирәк иде инде Зөлфәткә дә…

– Минем сорау…

– Батулланы әйтәсеңме?! Әй изделәр дә бит Батулланы Брежнев чорында, әй сыттылар… Унсигез ел буена талкыдылар. Хәтерлисездер: шул дәвер эчендә Батулла унике китап бастырып чыгарды, СССРның төрле театрларында җиде пьеса куйдырды. Өч театрда бер-бер артлы баш режиссёр булып эшләде. Партийный булмаган килеш, юри, сынар өчен куйдылар Батулланы. Шул чорда ул тагын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булып алды. Ике грамота, «Авыл хезмәтчәннәренә актив хезмәт күрсәткән өчен» значогын эләктерде. Православие динендәге хатынын аерып, егерме җиде яшьлек чибәр кызны: «Миңа өйлән инде, Батулла абый…» – дип, артыннан ялындырттырып йөрттерде. Казанның епискобы күршесендәге йортын сүткәч, ике җирдән фатир алды. Беренче машинасы бәрелеп хыянәт иткәч, анысын үз хакына җибәреп, яңаны юнәтте. Шушы кадәр эшкә ничек чыдамак кирәк! Болай ук бәхетле изелгән бүтән берәр язучы булды микән ул елларда! Дөрес, хикәяләрен бастырмадылар. Черек күлгә чакырып: «Язма хикәя, язма хикәя!» – дип, өстәл сугып, Төркиягә чыгарып ташлау белән куркытып, көнаралаш сүгәләр иде үзен. Шул еллардагы тыелган хикәяләрен Батулла күптән түгел редакциягә китергән иде… Берсен дә басарлык түгел. КГБда да җүләр малайлар утырмый, теге елларда ук сизгән булганнар ни язып йөргәнен. Батулла КГБга мәңге рәхмәтле хәзер. Йөрер иде әле һаман, шырдый-бырдый хикәяләр язган булып. Әнә күр, бүген нинди романнарга тотынды.

– Сез президент булырга телисезме дип сорау бир-рр…

– Аңлыйм Бәйрәмованың хәлен, аңлыйм. Театр училищесын бетергән бит ул да, әйеме?! Мәйдан политиклары нишләптер күбрәк артистлардан оеша. Алкышларга коенып яшәргә күнеккәч, болай тыныч яшәү кыендыр Фәүзиягә. Академтеатр нинди бөек артистны югалтты, вакытында күреп ала белмәделәр…

Президент кәнәфиен дәгъвалаучы Әмир Мәхмүдов та тынды. Семейный журнал да чыгарып алды, үз ши- гырьләрен дыңгычлап. Коттедж төзергә суверен җир дә алгандыр әле… Көрәшчеләр мәйданда буталма- сын дисәң, вакытында үзләрен канәгатьләндерергә ки- рәк шул. Кәнфит капкан авызга дөнья матур күренә.

Тагын бер көрәшчебез бар иде бит әле. Яшьләрнең «Азатлык» оешмасы башлыгы. Мәйданнарда сөйләргә өйрәнеп килә дисәм, Австралиядә яшәүче татар кызына кияүгә чыгып китте дә барды. Хәзер анда верхолаз булып эшли, ди.

– Кем, кем дисең?

– Верхолаз. Баскыч куеп менә дә жирафның колак артын кашып утыра икән. Безнең министрларныкы дәрәҗәсендә, ди, хезмәт хакы.

– Мөдәррис әфәнде, без төп сорауга кайтыйк әле…

– Ә! Туфан Миңнуллинмы?! Хельсинкига киткән ул. Поезд белән булмыйча! Самолётка аллергия ич аның. Союз председательлегеннән аласы елны кызык иттек без аны, ә! Якутларның съездына өч ай алдан җибәрдек моны поезд белән. Съезд беткәч, өч айдан соң кайтып төште. Кем инде мондый заманда алты ай юлда йөри. Әнә Гариф Ахунов кабинетын алты көнгә дә калдырып китми иде. Туфан кайтып кергәндә, күпме үзгәреш: Союз ишегалдында пропискадагы кәрлә эт үлгән, вахтёр – җүләрләр йортында, секретарь карчык урынында колагына кадәр менгән якты боттан гына торган мадонна утыра.

– Сез кайсы авылдан, иптәш? Керергә ярамый! – дип каршы ала Туфан әкәне.

Җитмәсә, кабинет ишеген дә, биегәйтеп, озын буйлы кешегә чамалап, яңаны куйганнар, йозак та алышынган.

Шуннан соң депутатлыкка китеп барды бит Туфан әкә. Әле Хельсинкидан интервью биргән. Базарлы Матакка кадәр ишетелә торган Бөтендөнья татар радиосына. Казанга кире кайтасым юк, юбилейга бүләк ителгән өй бурасын Мәрәтхуҗадан Тампере шәһәренә тракторлар белән тарттырып китерсеннәр, дигән.

– Нигә кайтмаска булган, үпкәләгәнме әллә?

– Академия театрында Зөлфәт Хәким диктатурасы урнашып килә, миңа көн бетәчәк, дип әйтеп әйтә, ди.

– Минем сорау…

– Әмирхан Еникине әйтәм, күз тимәсен, һаман егетләрчә. Ниһаять, бу гасырда ул фатирлар алыштыру эпопеясын тәмамлады. Морза буларак аңа һәрчак яңалык кирәк. Менә туксан яшьлегенә Кол Гали исемендәге Халыкара премияне бирү хакында Бутрос Гали белән дә сөйләшеп тордык әле. Булсын! Илле-алтмыш яшьлек малай-шалайга бирмәссең бит инде ул премияне. Андыйларга ышанма, очынып китеп яза башлаулары да ихтимал, китап нәшриятын хафага салып. Әмирхан аганы җилле-яңгырлы айда Истанбулга җибәреп тә ялгыштылар. Кояшлы айда кунак итәргә кирәк иде. Бутрос Галигә әйттем әле, ярдәм итегез, мин әйтәм, долларлата. Бутрос Гали, синең адашың буларак, юмарт күренә. Минем хисаптан бер дә эчмәде. Да-а. Чит илгә чыгу кирәк шул аксакалларга. Чиләбе, Әстерхан, Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар язмышы турында уйлап йөрергә була бит, Истанбул мәчетләренә карап…

Тәки соравыма туры җавап алырга өлгермәдем. Машинабыз Кеннеди аэропортына сызгырып кына килеп керде дә «Боинг» самолёты янында тукталды. Трап тирәсендә берсеннән-берсе чибәр стюардесса кызлар, сөлгеле подносларга чәкчәк куеп, Мөдәррисне көтеп зарыкканнар иде. Бөегебез өч бармагы белән чәкчәк эләктереп капты да, тозы әзрәк булган дип, траптан өскә күтәрелә башлады. Мин, баядан бирле тулгаклаган соравымны кабатларга дип, аның артыннан иярдем.

Трапның иң биек ноктасына җитеп, самолётның буаз корсагына кереп китәр алдыннан, Мөдәррис Әгъләм борылды да, Америка киңлекләренә мәгънәле караш ташлап:

– Президентлыкка кадәр миңа бабаларыбыз уңлы-суллы өләшеп калдырган җирләребезне бер кулга тупларга кирәк әле, – диде. – Америка да безнең әмирлек икәнен искәртә башларга вакыт. Майялар безнең бабаларыбыз түгелмени?! Арканзас, Алабама. Тел яңгырашын гына тыңлап кара. Барысын да кайтарып алырбыз! Төркидән башланган дөнья төрки белән бетәргә тиеш!

Мөдәррис Әгъләм, Атлантика җиленә аркасын куеп, ике теш арасыннан черт итеп, нәзакәтле төкерде.

Америка маңгаена чәпәлгән фәлсәфи төкерек иде бу…

Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?