Tasuta

Сайланма әсәрләр / Избранное

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Ләкин Вахит үзе хакындагы шушы куркытуларны ишеткәннән соң, үзендә курку һәм борчылу барлыгын сиздерми:

– Ярый, сөйләсеннәр, сез юк өчен борчылмагыз, мин үз юлымны үзем беләм. Ул чиновниклар халыкны куркытып өйрәнгәннәр. Алар бу җирдәге аңсызлыктан файдалана торсыннар, аларның каршыларындагы көчсезләргә дә бервакыт ишекләр ачылыр! – дигән сүзләр белән җавап кайтарып, борынгыча эшенә кереште.

ХХ. Яшеннәр ише генә булмады

1914 елның матур җәендә, бөтен авыл халыклары кырда эштә йөргәндә, кояш баешы ягыннан капыл гына зур болытлар чыгып, ярты сәгать эчендә зураеп, якты күкнең яртысын каплап алды. Бу болытларның көчле диңгез кебек буталуларыннан, зур өермә кебек бер-берсенә аралашып чайкалуыннан, яшеннәрнең арлы-бирле кисеп ялтыравыннан, туктаусыз күкрәгән яшеннәрнең тавышларыннан бөтен халык куркуга төште.

– Афәтле болыттыр бу, каты боз явып, күз терәп торган игеннәребезне генә харап итеп китмәсә ярар иде!.. Бигрәк тә давыллап килгән кебек күренә… Зур аждаһаларны Каф тавы артына алып китәргә килә торгандыр… – дип, зур куркынычка төштеләр һәм, шунда ук эшләрен ташлап, һәрберсе үзләрен саклау юлына керделәр.

Яшенле куркыныч болытлар ә дигәнче килеп җитеп, көчле давылы беренче талпынуы белән үк күп нәрсәләрне актарып ташлады. Давыл артыннан күгәрчен йомыркасы кебек эре бозлар тупырдап җиргә төшеп, кире югары күтәрелә биреп, тагын төшеп, җир өстен кыйнарга керештеләр. Чиксез күп һәм гадәттән тыш эре булган бу бозлар бер сәгать эчендә урылмый калган бөтен игеннәрне туфрак белән аралаштырып үтеп китте.

Шулчаклы һәлакәт китергән кара болыт үткәч, көн аязды. Авыл халкы авылга кайтып, бу афәтле яңгыр һәм һәлак булган ашлыклар хакында сөйләшеп тә бетмәделәр, волостьтан килгән кеше, халыкларны җыеп:

– Герман сугыш башлаган!..нче….нче….нче елгы солдатларга бүгеннән сугышка барырга! – дигән хәбәрне игълан итте.

Әле генә күрелгән зур афәтнең хәсрәтеннән ни эшләргә белми торган халыкка бу авыр хәбәр яшенле болытлардан авыр тәэсир ясады. Бер, ике, өч ел элек кенә, әллә ничә еллар патша хезмәтендә йөреп кайтканнан соң, тормышларын рәтләргә керешкән авылның менә дигән әллә ничаклы таза, эшчән җегетләре озатучыларның күз яшьләре астында бер көн эчендә сугышка җибәрелделәр.

Сугышка озатылучыларның озатылуларына рәтләп бер ай да үтмәде, «фәлән кеше үлде, мин ранен булдым…» дип, кайгылы хәбәрләр язылган хатлар артыннан сугышның зурайганнан-зураюы хакында хәбәрләр яуды.

Аяк-кулсыз булып кайткан, сугыш мәйданында үлгән кешеләрнең урыннарын тутырып, снарядларга азык өчен яңадан-яңа мобилизацияләр игълан ителеп, авыллар күз яшьләре белән чыланганнан-чыланды. Ирсез калган тол хатыннар, атасыз калган ятимнәр, тәрбиясез калган балалар белән дөнья тулды. Сугыш куркынычлары, андагы адәм балаларын кыра торган җәһәннәм кораллары хакында йөрәкләрне калтырата торган хәбәрләр таралып, сугышка китүчеләрнең исән кайтуларыннан өметләр өзелде.

– Нигә сугышалар? Бу сугыш безгә нигә кирәк? – дигән сөальләр бирелсә дә, аның җавабын табудан гаҗиз булдылар.

Байлык аркасында сугышка китми, хәйлә белән торып калган кешеләрнең шатлык эчендә торулары, аларның сату итеп, яңадан-яңа байлык нигезләре корулары халыкның аңлырак өлешен, бигрәк тә эшчеләрне тагын уйга калдырды. Авыл халыкларының балалары сугышка китеп үлгән, аяк-кулсыз калган яки бөтенләй хәбәрсез югалганнары:

– Бәхетле кешеләрнең борыннары да канамый, монда рәхәтләнеп торалар… Ә безнең кебек бәхетсезләрнең актык балалары китеп, кайтмый югалалар!.. – дип зарлануларын арттырганнан-арттырдылар.

Өчәр балалары булган алтмыш яшендәге карт белән карчыклар, бер улсыз көенчә, өй тулы ятимнәр белән торып калдылар. Өч-дүрт балалы хатыннар, ирсез калып, балаларын тәрбия итүдән гаҗиз булдылар. Фабрик-заводлардагы мона дигән эшчеләр сугыш мәйданнарында үлеп, аларның хатын-балалары урамга чыгарылып ташландылар. Сугыш булган җирләр кан белән юылды… Авыллар күз яше белән чыланды.

Исән калган эшчеләрнең һәм ярлы крәстияннәрнең сабырлары төгәнде, ачулары кабарды. Бу каһәрле күренешкә берәр төрле чик булуын, моңа сәбәпче булган кешеләрнең тончыгуларын теләргә керештеләр.

Ике елдан да артыкка сузылган бу канлы сугыш шул ике елдан да артык вакыт эчендә һичтуктаусыз яшен яшенләп, күк күкрәп, каты боз яудырып торган кара болытларның куркынычыннан да авыр булды… Эшчән халык бу золымның, бу каһәрнең бетерелүе мәгәр үз кулы белән генә мөмкин икәнлеге уена төшеп, патшаның, аның генералларының, губернаторларның – һәммәсенең-һәммәсенең үзләренә дошман икәнлекләренә иман китереп, аларны чәнчелдерү кирәклеге юлына керделәр. Шул уй белән тиздән нәрсә дә булса берәр эш булачагын көтәргә керештеләр. Бу зур теләкнең тамыры әллә кайда булып, аның ялкынлы ботаклары барган саен үсә, тарала баруы хакындагы шатлыклы хәбәрләр, яңгыр артыннан күренеп калган салават күпере кебек, кояшка каршы ялтырап, күренеп-күренеп киткәндәй булды… Петроград, Мәскәү кебек зур шәһәрдәге эшче хатын-кызларның һәм аларның балаларының ачыгу тавышлары, аларның икмәк сорап урамга чыгулары бөтен җиргә ишетелеп, йөрәкләргә без белән чәнечкәндәй булды. Сугыш качаклары белән бөтен җир тулды. Шушы кызганыч күренешләрдән соң, икенче бер көчнең ташып чыгып, бөтен кара көчләрне басып китүенә каратылган өметләр артканнан-артты… Сугыш җәфасыннан авырлыкка төшкән, көнкүреше җимерелгән һәркемнең күзе шул яңа чыгачак көчләргә юнәлде…

XXI. Башкалар белән бергә Вахит та китте

Сугыш игълан кылынгач та….нче….нче еллардагы солдатларга ясалган беренче мобилизациядә Вахитка да сугышка китәргә туры килде. Аның бу китүе Галләм абзый белән Фәүзия җиңгигә борынгы вакытта солдатка китүенә караганда да авыррак булып тоелды.

Алар, бер яктан, карт көннәрендә көнкүреш эшләренең бөтенләй үз өсләренә йөкләнеп калуын, икенче яктан, бердәнбер улларыннан аерылуларын уйлап кайгырыштылар. Һичбер төрле юл белән йөрәкләреннән ташланып чыгарылуы мөмкин булмаган бу хәсрәтләрен Вахитка күрсәтми генә җылаган күз яшьләре белән юып ташларга тырыштылар.

Вахит, аларның йөрәкләрендә кайнашкан хәсрәтләрен бик нык сизеп, алар өчен эченнән кайгырса да, тышыннан бу кайгыны җиңеләйтергә тырышып, үзенең китүен салкын кан белән каршы алды:

– Әни, сез кайгырмагыз, сугышка киткән бер кеше үлә дигән сүз юк бит. Бу юлы солдат хезмәтенә киткәндәге кебек, әллә ничә ел йөрергә туры килмәс; кем белә, бәлки, берничә айдан кайтырга туры килер… – дип, аларны җобату өстенә үзенең сугышка китүе өчен кайгырмаганын белдерер рәвештә: – Элек бернәрсә дә белмәгән-күрмәгән вакытта солдатка китүгә караганда, хәзерге китү бернәрсә дә түгел, хәзер мин үземнең күргән-белгән җирләремә, таныш иптәшләрем янына барган кебек барам. Шуның өчен кайгырып, борчылып торырга урын юк кебек күрәм… – дип, үзе башлап кирәк-яракларны хәзерләргә кереште. Вахитның шулай сугышка китүне салкын кан белән каршы алып, үзе хәзерләнергә керешүе Галләм абзый белән Фәүзия җиңгинең авыр хәсрәтләрен җиңеләйтеп җибәргәндәй булды.

Озату бик ашыгыч булганга күрә, озатучылар белән Вахит арасында иң кирәкле сүзләр дә әйтелеп бетмәгән кебек булып калды. Әти-әниләренең һәм Вахитның кайгыларын уртаклашып, Вахит абзасы белән исәнләшеп калыр өчен килгән Мәрьям дә әйтергә уйлап килгән сүзләрен дә әйтә алмаганга, аның ул сүзләре шул ашыгычлык эченә кереп югалгандай булды. Алар, шушы ашыгычлык эчендә Вахитны озатып, аның исән-сау кайтуын теләп, артыннан карап калдылар.

Авылның мона дигән таза җегетләреннән кырык-илле кешенең берьюлы авылдан чыгып китүләре, бөтен авыл халкының дип әйтерлек аларны күз яшьләре белән озатып калу күренешләре, хәзер үк сугыш чаткылары төшеп, авылны яндыра башлаган кебек бер хәлгә китергән кебек булды.

Вахит һәм аның иптәшләре шәһәргә бару белән, аларның кирәк-яракларын биреп, юлга чыгарып та җибәрделәр.

Хәзер болар төялгән поезд элекке вакытта солдатка алынып киткәндәге поезд кебек әкрен йөрми, бәлки сугыш мәйданына тизрәк җитеп, боларны тизрәк үлем тырнагына тапшыру өчен ашыккан кебек шәп бара иде.

Вахит юлда барганда үзен яхшы хис итте. Башлап солдат хезмәтенә барып кайткан вакытта юлда күреп үткән шәһәр һәм авылларның күбесен карап барып, борынгы истәлекләрен күз алдына китерде. Аларны күрү белән, Нурый Сәгыйтовның сөйләгән сүзләре яңадан исенә төшеп кабатланган кебек булды. Киев шәһәрендә хезмәт иткән чагында үзе күреп үткәргән «шомлы эз калдырган төннәр», Беренче май көнендә эшчеләр тарафыннан ясалган «яңа бәйрәмнәр», анда булган канлы күренешләр берәм-берәм күз алдыннан үтә башладылар.

Алпавыт басуларындагы игеннәрнең, бер яктан, машиналар белән урылып, икенче яктан, машиналар белән сугылып гөж килүләре, ул игеннәрнең шунда ук тазартылып амбарларга озатылып торулары, йөзәрләгән крәстиян ирләр белән крәстиян хатын-кызларының янып-пешеп шул эшләрне эшләп йөрүләре… Шулар белән беррәттән үк, салам түбәле авылларның шакмакларга бүленеп чәчелгән җирләре өстендә берәр карт белән карчыкның яки имчәк баласын бәләкәй арбасы астына утыртып, үзе урып йөргән крәстиян хатынының авыр күренешләре бу ике тормыш арасындагы аермаларның сәбәпләрен эзләргә яңадан юл ачтылар.

Хәзерге көндә Вахит үзе дә, элекке еллардагы солдатка алынып барган борынгы Вахитлыгыннан чыгып, уңны-сулны аера башлаган кебек, аның белән бер эшелонда китеп баручылар арасында да шундый байтак кына җегетләрнең барлыгы күренеп тора иде. Шуның өчен хәзер үлемгә каршы алып барылган җегетләр куркынып-нитеп тормый, югарыдагы ике тормыш хакында ачыктан-ачык сөйләшеп барган вакытлары булды.

Бояр җирләрендә йөзәрләгән крәстияннең эшләп йөргәннәрен күргән чакта кайберәүләр, ачулы катыш көлеп:

– Бу бояр хәзер үзенең хатыны, балалары белән агач күләгәсендәге җиләс бер урында гына ашап-эчеп утыра торгандыр инде! – дигән сүзләрен әйтәләр. Аларның шул сүзләреннән соң тормыш хакындагы фикер алышулар башланып китә иде:

– Меңәр дисәтинә җирең булса, син дә шулай торыр идең…

– Аңа ул җирләр кайдан килгән соң?

– Ходай биргәндер инде…

– Монда Ходайның ни катнашы булсын ди?

 

– Белмим инде, уйлап карасаң аптырап китәсең!..

– Нәрсә аптырап торырга! Аларның карт аталарына патша тоткан да бүләк итеп шул җирләрне биргән, шунда алар җиргә хуҗа булып калганнар. Әллә нинди бер гәзиттә шулай язганнар иде…

– Ә ул үзе безнең кебек сугышка да бармый торгандыр әле?!

– Ул ник сугышка барсын ди, алар өчен мона без барабыз бит!

– Нигә без алар өчен сугышка барабыз?

– Монда бөтен хикмәт тә шунда инде!

– Чү, әнә тегеннән безнең сөйләшкәнне теге нәрсә тыңлап тора…

– Тыңласа тагын, ни була? Безнең сүз дөрес бит…

– Дөресен дөрес тә, шулай булса да, бик ярап бетми.

Солдатларның кайберәүләре арасында сөйләнгән бу сүзләргә төшенеп өлгермәгән, хәтта күңелләре белән каршы булган солдатлар да никтер боларга каршы төшмиләр, хәтта күбесе, «Бер яктан караганда, боларның сүзләре дә дөрескә якын шул…» дигән кебек, көлемсерәп уйга калалар иде.

Поезд борынгы шәплеге белән алга бара. Алга барган саен, фронтка озатылучы солдатлар тутырылган һәм сугыш кораллары төялгән поездлар күбәя, аларның һәммәсе дә, берсеннән-берсе ашыгып, кояш батышына карап чабалар иде.

Фронт якынлашты бугай: бик күп вакытлар бер эз белән килгән эшелоннар төрле якларга китә торган тимер юл тармаклары белән төрлесе төрле юлларга кереп тарала башлады. Гаскәр башлыкларының йөреш-торышларына ашыгычлык керде. Сугыш куркынычы астында калган шәһәр һәм авыллардан качып чыгып, болай таба килүче качакларның саннары барган саен күбәйде.

Мона бервакыт Вахитлар утырган поезд, зур бер стансага килеп җиткәч, үзенең моннан да ары бара алмавын белгән кебек, иркен тын алып бөтенләй туктады. Паровоз, үзе алып килгән корбаннарны тиешле урыннарына җиткергән кебек бухылдап, әрле-бирле йөрергә кереште.

Станса бөтенләй сугыш төсе алып шау-шуга күмелгән, үлем белән тереклек арасында торган бер капка хәленә әйләнгән иде.

Караңгы төн булуга карамастан, Вахитлар полкы белән башка полкларны, стансада озак та тотмый, тимер юлдан бер як читкә каратып алып киттеләр. Алар кырлар, урманнар арасыннан киткән юл белән караңгылык эченә кереп югалдылар.

Бу вакытта кояш баешы ягындагы тирән караңгылыктан сирәк-сирәк күк күкрәгән кебек тавышлар ишетелә, һавада яшен кебек утлар ялтырап китә, әллә кайда, бик еракта, күтәрелеп чыккан янгыннарның шомлы яктылыклары төнге караңгылык эчендә күңелләргә дәһшәт биреп торалар иде.

XXII. Көткәннән күп артык булды

Моңарчы күзләр күрмәгән, колаклар ишетмәгән коточкыч үлем кораллары белән коралланган чиксез күп сандагы ике көчнең бер-берсенә каршы килеп бәрелешүләре Вахитка да, башкаларга да сугышның моңа чаклы уйланып йөрелгән дәрәҗәдән күп куркыныч, көчле һәм дәһшәтле икәнен күрсәтте.

Бәләкәй балалар чаклы булган снарядларның күзгә күренми генә үлем тавышларын чыгарып килүләре, аларның җиргә төшү белән ярылып, әллә ничаклы җирне актарып ташлаулары, тавышлары белән тирә-якны тетрәтеп җибәрүләре һәм аларның төшкән урыннарына туры килгән бәхетсез солдатларның туфрак белән аралашып юкка чыгулары, яңгыр урынына яуган пуляларның туры килгән кешеләрнең тәннәреннән үтеп, аларны боз суккан иген кебек ясаулары бу сугыштан исән-сау чыгу өмидләрен югалтты.

Һавада очкан аэроплан һәм цеппелиннәрнең[233] үлем җырлары җырлап, каз бәбкәләрен эзләгән тилгән кебек әрле-бирле очулары һәркемнең шушы үлем тырнагына эләгү куркынычын китереп бастырды.

Һөҗүм вакытлары булып, ике якның гаскәрләре бер-берсенә каршы килеп сугышырга туры килгән чакларда, һәркем үзен саклап калу уена төшеп, ничек булса да каршысындагы дошманын элегрәк атып үтерү юлын карап, башкаларны кызгану хисен күңеленнән бөтенләй чыгарып ташлады. Янында гына үлем ачысы белән сызланып яткан иптәшенең авыр хәленә күз салудан, аның берәр тамчы су яки берәр төрле ярдәм сорап әйткән үлем алдындагы сүзләрен ишетүдән ваз кичеп, үз-үзе белән мәшгуль булу, үзен генә кайгырту юлына төште.

Шулай итеп, күңелләр тупасланып катты, кешеләрне кызгану, башкаларның йөрәкләрендәге сызлануларга катнашу кебек сыйфатларның һәрберсе югалдылар.

Капыл күтәрелеп чыккан пожар үз тирәсендәге кешеләрнең һәммәсен дә үз тирәсенә җыеп, аларның бөтен уйларын үзе белән мәшгуль иткән кебек, бу сугыш та баштарак үзенең катнашучыларын, шулар рәтеннән Вахитның бөтен уен үзе белән мәшгуль итте. Һәрбер минутта ут астында тору, бер сәгать тә рәтләп хәл җыймау, туктаусыз күкрәп торган туп тавышлары, умарта корты аерган вакыттагы кебек, пуляларның сызгырулары астында бер алга, бер артка чигенеп, секунд саен үлем көтүләр Вахитның күңелендә булган башка уйларны чыгарып ташлады.

Бара торгач, ул шул ут эчендә йөрергә күнегеп, төрле авырлыкларга өйрәнеп китте. Бик күп иптәшләре үлеп, бик күп иптәшләре авыр ранен булып, сугыш сафыннан югалган вакытларда, Вахит исән калды. Бераздан соң җиңел генә ранен булса да, берәр атнадан тагын шул җиргә килеп, борынгы күзе өйрәнеп, күңеле күнегеп беткән эшкә кереште. Ул, сугыш күренешләрен, андагы дәһшәтләрне күргән саен, үткән, хәзерге һәм киләчәк тормышларын уйларга кереште. Окоп эчләрендә ятканда һәм башка вакытларда иң элек мәдрәсәдә яткан вакытларын, анда «Китабел-җиһад» ны укыган чагында, кяферләр белән сугыш чыга калса, үзенең сугышырга уйлап, гайрәт оруларын, хәзрәтнең «мәнҗәникъ» дигән коралны сөйләгән заманнарын, аннан соң солдатка алынып китүләрен, анда күргән төрле авырлыкларны һәм Нурый Сәгыйтов белән танышуларын, Нурый һәм иптәшләренең революция юлында корбан булып та, үзенең ул чакта бернәрсә дә аңламый, соңра аларның дөрес юлда һәм ни өчен шулай көрәшеп йөрүләренең сәбәбен аңлап, үзе дә шул юлга кереп, авылга кайткач, Нәгыйм Әминов дигән укытучы белән танышып, становой пристав тарафыннан тикшерелеп торуын берәм-берәм уйлап, күзе алдыннан үткәрә башлады. Шуларны уйлаганнан соң, шушы сугыш, мондагы кырылыш һәм кешеләрнең бер-берсен чәнчеш-атышларын, моңар сәбәп булган нәрсәләрне уйлап, Киев шәһәрендә, солдатта чагында булган Май бәйрәмнәренең, андагы эшчеләрнең, күтәрелеп, кораллы көчләргә каршы чыгу дәрәҗәсенә җитүләренең хикмәтләрен бергә китереп ялгап, бу сугышка каршы булган ачуы барган саен арта башлады.

Хәзер аның ачуына, сугышка каршы булган фикеренә кушылучыларның һәм «Бу сугыш безгә нигә кирәк?», «Без кем өчен сугышабыз, бу немецларның безгә ни дошманлыклары бар? Аларның да эшче һәм крәстияннәрен, безне алар белән көчләп сугышырга кушкан кебек, аларны да безгә каршы көчләп сугыштыралар… Шуның өчен безгә алар белән дуслашып сугышны бетерергә, винтовкаларны чын дошманнарга каршы тотарга кирәк…» дигән солдатларның саннары артканнан-артты.

Эчке Русиядән килгән солдатлар да борынгы рух, электәге дәрт белән килми, бәлки бик күбесе «Без кулга корал гына алыйк, аннан соң аны кайда каратырга үзебез белербез… Хәзер илдә рәт бетте. Шәһәрләрдә халыклар ачыгалар. Авылларда карт-коры, тол хатын һәм бала-чагалардан башка кешеләр дә калмый башлады. Җирләр чәчелми, чәчелгән җирләр урылмый кала…» дигән сүзләрне шәрран яра сөйләп килә башладылар.

Төрле шәһәрләрдә ач калган халыкларның икмәк сорап урамнарга чыгулары, эшчеләр белән төрле бәрелешләр булулар, солдатларның, башлыкларына каршы торып, эшчеләргә атмау хәбәрләре берсе артыннан икенчесе килеп кенә тора башлады. Фронтның кайбер җирләрендә немец солдатлары белән урыс солдатларының туганлашулары, шуның өчен кайбер полкларның үз офицерларын атулары фронт буенча сузылган кызыл тасма кебек булып сузылып, һәрбер солдат эшнең кайда баруын чынлап аңлар дәрәҗәсенә җитте.

Вахит, сугышның башыннан бирле йөреп, бөтен эшнең ничек баруын аңлап барганга күрә, тиздән ни дә булса берәр алмашыну булачагын белеп, аның йөрәге шул алмашыну дәртенә чынлап катнашу дәрте белән кайнаша башлады.

XXIII. Нәрсә булды икән?..

– Нәрсә булды икән?

Һәр көн иртәле-кичле эре хәрефләр белән басылып таратыла торган «Сугыш хәбәрләре» дигән бюллетеньнәр ике көннән бирле таратылудан тукталды. Көн-төн якты хәбәрләр китерә торган телеграф чыбыклары ике көн буена телсез калып хәл җыйдылар. Ике көн буена тынлыкта торган урамнардагы халыклар яңа өмет белән яңа хәбәрләр көтә башладылар.

Гомерләре барына коллыкта яшәгән, үзләренең күкрәк көчләрен сатып көн күргән, бу каһәрле сугышның тизрәк бетүен теләгән сыйныфлар бер хәбәрсез көннәрне алда, киләчәктә якты тормышның таңы төсле күреп, бу тынлык төсләрен хәергә юрадылар. Шуның өчен аларның йөзләренә алдагы якты көннәрнең нурлы шәүләләре төшкән кебек, йөзләре ачылды.

Боларга каршы булган сыйныфлар, карагруһлар, бу тынлыктан алда булачак шомлы көннәрне сизенеп, колактан-колакка гына сөйләшеп, әкрен басып йөри башладылар. Шуның өчен хәзер үк аларның йөзләренә алда күрәчәк хәсрәтләренең караңгы шәүләләре чыккан кебек булды…

Ике көннән соң телеграф чыбыклары, телләнеп, «Николай II тәхеттән төшерелеп, Псков шәһәрендә арестовать ителде…» дигән яңа һәм чиксез шатлыклы беренче хәбәрне китерде. Бу хәбәргә Петроград эшчеләренең һәм алар ягына чыккан солдатларның баш күтәрүләре, шул сугышлар аркасында Николайның исерек чагында тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр ителүе, тәртип саклап, «ватанны һәлакәттән саклап калыр өчен» Вакытлы хөкүмәт төзелүе, ихтиляльнең ни рәвештә булуы, моннан соң хөкүмәтне идарә итү тәртибе алмашыну турындагы хәбәрләр кушылып, бөтен Русияне зык куптарды.

– Николай төшерелгән!..

– Меңьеллык Романовларның тәхете җимерелгән…

– Богаулар өзелгән!..

– Эшче-крәстияннәргә иркен тын алырга юл ачылды…

– Моннан соң һәрбер халык, һәрбер милләт тигез булачак! – дигән шатлыклы сүзләргә:

– Моннан соң бояр җирләре крәстияннәргә бирелергә тиеш!..

– Фабрик-заводлар борынгы хуҗаларыннан эшчеләрнең үз кулларына алынырга кирәк!..

– Яшәсен хөррият!.. – сүзләре кушылып яңгырый башлады.

Бу сүзләр өстенә:

– Берләшегез, бөтендөнья пролетариаты!..

– Бетсен сугыш!..

– Бөтен власть – Советларга! – дигән лозунглар ташланып, эшчән халыкның йөрәгенә яңа революция утын кабызды. Вак милләтләргә җитәкчелек итү арзусында[234] булган кайберәүләр тарафыннан:

– Яшәсен милли-мәдәни мохтарият! – сүзе таратылды.

Төрле сыйныф, төрле фиркаләр тарафыннан үзләренең тоткан юллары буенча, алдагы теләкләренә ирешү юлы белән игълан ителгән бу лозунглар тиз арада көрәш төсен алды.

XXIV. Фронт дулкынлана башлады

Революциянең көчле дулкыннары фронтның артыннан зур көч булып барып бәрелде. Йөрәкләрендә электән ирек ялкыннары янып, революция булуны көткән солдатлар бу хәбәрләрне күптән көтелгән зур эшләрнең башлангычы, күптән кабынуы көтелгән янгынның ялкыннары кебек каршы алдылар.

Революция булуны көтмәгән, аның мәгънәсен аңлап өлгермәгән патша кебек патшаның, министрлар кебек министрларның урыннарыннан төшерелеп кулга алынуларын күңелләренә дә китермәгән солдатлар башта бу эшләргә гаҗәпсенеп, аптырап калган кебек булдылар да, эшнең чын, вакыйгаларның дөрес булуларын белеп алгач, үзләренең каршыларындагы дошманнарының кемнәр икәнен уйлап, революция ягындагы фиркаләр артыннан киттеләр.

Бу хәбәрләрнең беренче килеп бәрелгән дулкыннары ук фронттагы борынгы режимны үзгәртте. Борын күкрәкләрен киереп, гади солдатлар арасында борыннарын күккә күтәреп, алардан хезмәт иттереп йөрегән башлыклар шунда ук йөреш-торышларын үзгәрттеләр: юашланган, яхшыланган, гүяки башкалар белән иптәшләрчәрәк торган бер төскә керделәр.

Солдатларның гади сукнодан булган погоннары белән беррәттән офицерларның алтын-көмешле погоннары өзелеп җиргә ташланды, маңлайдагы кокардалар йолкынып ыргытылды, бөгелеп-сыгылып честь бирүләрнең әһәмияте үзеннән-үзе бетте.

Үз гомерләрендә авыл сходларыннан башка җыелыш күрмәгән, андагы басу киртәләре тоту, күпер төзәтү, ясак җыю кебек сүзләрдән бүтән сүзләрне ишетмәгән солдатлар, собраниеләргә җыелып, моңарчы күңелләренә дә китереп чыгармаган әллә нинди мәсьәләләр хакында сөйләшергә, әллә нинди комитетлар төзеп, әллә кайсы шәһәрләрдә булачак съездларга үзләре арасыннан вәкилләр сайларга керештеләр.

Элек аның һәрбер фәрманы укылган вакытта честь биреп, тәгъзыйм кылынган[235] патшаның тәхеттән төшерелүе хакында гына сүз бармый, бәлки аның начарлыкларын, илгә китергән авырлыкларын, тигезсезлек өстенә корылган законнарын тәнкыйть итәргә, күптән түгел генә күргән чакларда йөрәкләр калтырап китә торган зур генералларның, полковникларның, хәтта офицерларның гаепләрен ачарга керештеләр.

 

Элек артык күзгә бәрелмәгән, гомергә түбән урыннарда хезмәт итүдән башлары чыкмаган солдатлар арасыннан собраниеләрдә, эшнең нәрсәдә икәнен төпле төшенеп, һичкемнән курыкмый, хәзер нинди юл тотарга тиеш икәнен ярып сала торган кешеләр чыктылар.

Канлы сугышны бетерүдә яки дәвам иттерүдә үзләренең тәэсирләре барлыкны күңелләренә дә кертеп чыгармаган солдатлар речь сөйләүчеләр авызыннан:

– Бетсен сугыш!.. Бетсен юк урынга кан түгеп, кешеләрне әрәм итүләр!..

– Безнең дошманнарыбыз каршыдагы эшче-крәстияннәрдән торган немец солдатлары түгел, бәлки аларның артларында көн-төн рәхәттә торган эш башындагы кешеләр белән үзебезнең артыбызда, безнең язмышларыбызны кулларында уенчык итеп, безнең каннарыбыз өстендә типтергән эш башындагы кешеләр – безнең чын дошманнарыбыз!.. – дигән сүзләрне ишетеп, башта хәйран калдылар. Үзләренең бу көннәрне күрәчәкләренә, үзләрен изеп килгән кешеләргә каршы шундый каты сүзләрне ишетүләренә ышанмаган бер хәлдә калдылар.

Тик шунда йөргән борынгы башлыкларның бу җыелышларга каршы тора алмауларын, монда сөйләнгән сүзләргә каршы чыгып бер сүз дә әйтә алмый, башларын түбән иеп, йөзләрен каралтып йөрүләрен күргәч кенә, бу вакыйгаларның төш түгел, бәлки чын икәненә, сөйләүчеләр китергән дәлилләрнең дөреслегенә ышандылар һәм үзләренең революция аркасында үз язмышлары, үз тормышлары турысында сөйләшергә хаклы икәнлекләрен белделәр.

Шулай итеп, революциянең яңа гына бәреп чыккан көчле дулкыннары гаскәриләрнең йөрәкләренә бәреп керде, фронт хәлен йомшартып, аны икенче төскә, икенче дошманнар белән көрәшергә кирәк икәнлек төсенә әйләндерде. Каршыдагы дошманнарга төзәлгән кайбер кораллар артка каратылып куелды.

Вахит революциянең башланган көннәрендә фронтта иде. Ул, бу хәбәрләрне ишетү белән, фронттагы солдатлардан бу революциянең ни өчен булганын, патшаның ни өчен төшерелгәнен белгән, аңлаган, электән шул эшләрнең булачагын сизеп, революция булу белән кабынып чыккан солдатлар ягына чыгып, үзе дә шуларның берсе булып эшләргә, мәсьәләгә төшенмәгән солдатларга бу вакыйгаларның сәбәпләрен аңлатырга тырышты. Бигрәк тә моңарчы бу вакыйгаларның булуларын көтмәгән, ни өчен патша төшерелеп, революция ясалуын аңлап бетмәгән татар солдатлары арасында эшләргә, аларга бу эшләрне аңлатырга, башкалар белән бер сафка тезелеп, общий дошманга каршы торырга кирәк икәнен төшендерергә көчен сарыф итте. Аның сүзләре бик күпләрнең күңелләренә керде. Аның чын күңеле белән революция ягында булып, бирелеп эшләве солдатларның аңа булган яхшы карашларын, ышанычларын тагын да арттырды. Аның шул ихласына, үзләренең теләкләрен үзләре исеменнән кайда булса да алып барып җитештерә, бирә алуына ышанган солдатлар Вахитны… шәһәрендә булачак съездга вәкил итеп сайладылар. Ул шул көннән башлап олуг революциянең кайнашкан дулкыннары арасына кереп китте.

233Цеппелиннәрнең – дирижабльләрнең.
234Арзусында – теләгендә.
235Тәгъзыйм кылынган – олыланган.