Tasuta

Сайланма әсәрләр / Избранное

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Чит авылда мәдрәсәдә

Без Үтәш мәдрәсәсенең ишегалдына кереп, атны туктатып та өлгермәдек, безне эреле-ваклы берничә дистә шәкертләр әйләндереп алдылар. Минем күз алдыма тагын да теге «кырык беренче» булу мәсьәләсе килеп басты. Мин үземнең «пәри баласы» түгел икәнемне бик ачык белсәм дә, шәкертләр шулай дип әйтер кебек булды.

Без инде кая керергә белми торганда, бер чалмалы кеше (хәлфә була), безне күреп, мәдрәсәгә кереп торырга кушты. Тиздән хәзрәтнең киләчәген һәм миңа кайсы тәрәзә янына урын билгеләүне хәзрәт күрсәтәчәген әйтте.

Озак та үтмәде, хәзрәт, икенде намазына барышлый мәдрәсәгә кереп, безнең ишек төбендә торуыбызны күргәч:

– Ә, син килдеңмени? Ярый, – дип, югары узды һәм, безне үзенең янына чакырып: – Менә бу шәкертләр белән бергә торырсың… – дип, яшькә үземнән зуррак булган берничә шәкертне күрсәтте һәм, аларга карап: – Бу яңа шәкертне үзегез белән бер җиргә урындаш алыгыз. Мәдрәсәнең низамнарына[31] төшендерегез. Читкә какмагыз, – дип, аларга тәнбиһ[32] ясады.

Абзый хәзрәткә махсус алып килгән сәдаканы биреп, дога кылганнан соң, хәзрәт:

– Иртәгә сабакка төшәрсең, – дип, мәдрәсәдән чыгып китте. Мин үзем белән алып килгән нәрсәләремне хәзрәт күрсәткән урынга куйдым. Миңа иптәш, ягъни бергә казандаш булачак шәкертләр миңа сәерсенеп, бераз читләштереп караулары сизелеп тора иде.

Абзый, мине шунда урынлаштыргач: «Ярый, мин кайтыйм. Син менә бу шәкертләр белән бергә торырсың, – дип, кайтырга булды һәм, теге миңа иптәш булачак шәкертләргә карап: – Сез инде, туганнар, бу яңа килгән шәкерт иптәшегезне читкә какмый, үзегез белән бергә йөртегез, бергә укыгыз», – дип, алар белән күреште дә чыга башлады. Мин дә абзыйны озатырга чыктым. Бу вакытта минем күңелем тулып, күз яше ике күземнән бәреп чыгарга гына тора иде. Шуның өчен абзыйга туры карамый, сүз кушмый гына, аның атка утырып чыгып киткәнен көттем. Ул китү белән, минем күзләремнән яшь бөртекләре үземнең ихтыярымнан башка килеп тә чыктылар. Мин үземне әти-әниемнән, авылдагы бергә уйнап үскән, бергә укып йөргән иптәшләремнән мәңге аерылган кебек хис иттем. Мәдрәсәгә кергәч, шәкертләрнең көлүләреннән куркып, күземдәге яшь эзләрен бетергәч кенә кердем.

Мәдрәсәгә кереп бераз торгач, казый[33] мине чакырып алды. Ул инде мине дәфтәргә язарга чакырганын белеп куркынып киттем. Бик түбәнчелек белән генә аның каршына барып утырдым. Ул, минем исемемне һәм әтиемнең исемен сорап:

– Габделмәҗит Нургани углы. Җилем-Каран авылы… – дип язды да, шуның белән эш бетте. Мин үземнең «кырык беренче» түгел, бәлки йөз дә әллә ничәнче шәкерт икәнемне белеп шатландым.

Үземә билгеләнгән урынга барып утыргач, шундагы шәкертләр минем нинди китаплар укуымны сорашырга керештеләр. Мин, бераз эреләнә төшкән сымак, үземнең «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» укуымны әйткәч, алар аптыраша төштеләр. Чөнки аларның кайберәүләре, миннән ике-өч яшь зуррак булуларына карамастан, уку турында миннән түбән, бәлки төркичәне яңа танып, гарәпчәгә төшкәнгә күрә, мин укуда, «гыйлем» дә алардан өстен булып чыккан булам. Алар, минем сүземә ышанмаган кебек булып:

– Уку-уку да бит, сабакны белүең ничектер шул… – дигән сүзне ычкындырдылар.

Безнең сөйләшкәнне тыңлап торган зуррак бер шәкерт чыдый алмады, минем янга килеп:

– «Төхфә» нәрсә мәгънәсендә? – дип, миңа бәхәс кылды.

– «Бүләк» мәгънәсендә.

– Кемнән бүләк?

– Мөсаннифтан (ягъни шул китапны язучыдан) бүләк.

– Кемгә бүләк?

– Безгә бүләк…

Миңа бәхәс итүче шәкертнең сораган бер сүзенә җавап биргәч, ул гарьләнгән кебек булды. Инде мине тәмам комга утыртмакчы булып:

– Тәһарәтнең фарызлыгына дәлил нәрсә? – дигән сөальне бирде.

– «Иза комтем илассалате…» дигән аять[34].

– Аның мәгънәсе ничек?

– «Һәркайчан намаз укырга торсагыз…» – дип, аятьнең мәгънәсен сөйләп бирдем.

Шуннан соң бәхәс итүче шәкерт тукталды. Хәзер миңа гайрәт кереп китте. Мин үзем дә, аңа бәхәс итмәкче булып:

– Су ничә кыйсем[35]1? – дигән сөальне бирдем.

Ул аптырап тормады:

– Өч кыйсем, – дип җавап бирде.

– Нәрсәләр?

– Таһир, таһур, нәҗес…

– «Таһир» дип нинди суга әйтелә?

– «Таһир» дип үзе дә пакь, башка нәрсәләрне дә пакьләүче суга әйтелә.

– Ә «таһур» нинди су?

Рәтләп җавап бирә алмады:

– Тукта, мин аны хәзер китаптан карап алам… – ди.

– Син, шәп булсаң, китаптан карамый әйт!..

Шәкерт ачулана башлады:

– Син монда безнең бәхәс итүдән куркып, алдан ятлап килгәч тә…

Алар күмәк, мин әле яңа гына килгән берәү булганга күрә, сүзне озынга җибәрергә курыктым:

– Шулай инде, – дим.

Аларның кайберәүләре, мине җиңелгәнгә исәпләп:

– Шулай шул! Кәмәң комга терәлде шул… Карга! – дип, миннән көлделәр.

Шулай да кайберсе:

– Ул бит синнән бәләкәй әле, үзе яңа килгән, – дип, мине яклады…

Шулвакыт кизүнең[36]:

– Тәһарәткә!.. Икенде-ахшамга! – дигән тавышы чыкты.

Аның тавышын ишеткән бөтен шәкерт, кулларын сызганып, тәһарәт алырга хәзерләнә башладылар.

Хәзер минем алга тәһарәт алырга комган юклыгы килеп басты. Әле шәкертләрнең берсе белән дә рәтләп танышып өйрәнмәгәнгә күрә, алардан комган соравы да уңайсыз иде. Комганым булмаса да, беләкләремне сызганып, әле без бәхәсләшкәндә минем яклы кебек булып утырган бер шәкерткә: «Минем комганым юк бит. Син миңа тәһарәт алырга комганыңны биреп тора күр инде…» – дип үтендем. Ул шәкерт, бер дә сүзсез, комган бирмәкче булды һәм мине үзе белән бергә тәһарәт алырга алып чыкты, соңыннан һәрвакыт үзенең комганын файдалану мөмкин икәнен белдерде.

Без тәһарәт алып кергәндә, кизү шәкертләрне чыбыклап намазга куа иде. Мин дә, теге комган бирүче шәкерткә ияреп, бу авылның мәчетенә беренче мәртәбә намазга киттем.

Мәдрәсәдә, ахшамнан чыккач, бөтен шәкертләр чәй эчәләр. Минем урындашлар да, катып беткән ашъяулык җәеп, чәйгә утырдылар. Монда ашау нәрсәләре дә, башкалар да аерым, һәркем үзенең нәрсәсе булса – шуны ашый. Бер үк урында чәй эчкән шәкертнең берсе арыш икмәге ашаса, берсе бодай күмәче ашый. Берсе шикәрләп чәй эчсә, икенчесе шикәрсез генә чәй эчә. Башта мин болар янына утырырга кыймыйрак торсам да, араларыннан берсе мине үзләре белән чәй эчәргә чакырды. Мин дә, әпәй белән шикәремне алып, болар белән бергә чәйгә утырдым. Чәй эчеп беткәнче, без бер-беребез белән үзләшеп киттек. Боларның укулары миннән түбәнрәк булганга күрә, болар миңа бик үк читсенеп карамадылар.

Беренче кич минем өчен күңелсез булды. Үзебезнең өй кешеләре, бигрәк тә әни, күз алдыннан китми басып торган кебек сизелде. Мәдрәсәдә тормыш кайнап торса да, мин кызыксына алмадым. Хәзергә әле минем мәдрәсәнең тәртип һәм низамнарына төшенеп бетмәвем, шәкертләрнең берсе дә якыннан таныш булмавы минем күңелсезләнүемә сәбәп булалар иде.

Алтыпочмаклы булган мәдрәсәдә йөздән артык шәкерт торуы, аларның ашау-эчү әйберләре, савыт-сабалары, ятак нәрсәләре – һәммәсе дә шунда булганлыктан, мәдрәсә гаять тыгыз булып, салкын кыш булуга карамастан, һәммә кеше тиргә батып, пышыгып утыра. Бүген мин рәтләп йоклый алмадым. Кичтән, берничә сәгатькә чаклы, үзебезнең өйне, авылны уйлап яттым. Соңыннан мондагы тыгызлыкка чыдар хәл булмады.

Иртән торгач, намазга барып кайтканнан соң чәй эчкәч, һәммә шәкерт үзләренең укый торган китапларын алып, сабак хәзерләргә һәм хәлфәләрдән дәрес ала торганнары, кичә калган сабакларын тыңлатып, яңадан сабак алырга керештеләр. Мин дә үзем белән алып килгән «Төхфә», «Гайнелгыйлем» не алып, авылда чакта укып килгән урыннарын карарга керештем. Минем кайсы хәлфәдән һәм нинди китаплар укуымны хәзрәт үзе тәгаен итәргә[37] тиеш булганга күрә, мин аның килгәнен көтә идем.

 

«Хәзрәт килә, хәзрәт!» дигән тавыш чыгу белән, бөтен шәкертләр аягүрә бастылар һәм, кул кушырып, хәзрәтнең югары узганын көтәргә керештеләр.

Хәзрәт мәдрәсәгә керү белән, бер шәкерт аның кулындагы озын таягын алып куйды. Икенче шәкерт пимасын салдырып алды. Өченчесе өстендәге толыбын салдырып, чөйгә элеп куйды. Хәзрәт, бик мәһабәт рәвештә, үзенә әзерләнгән мендәрләр өстенә барып утырганнан соң, күзләрен әйләндереп, тирә-ягына күз төшереп чыкты. Шуннан соң гына чалмасын рәтләп, хәлфәләргә сүз кушты. Шуннан соң ике зур шәкерт аның каршысына ике-өч аршын ераклыкта тезләнеп утырдылар да, китапларын идәнгә ачып салып, бисмилла әйткәннән соң, берничә җөмлә укып, хәзрәткә карадылар. Хәзрәт аларның укыган гарәпчә җөмләләренә мәгънә бирә башлады. Хәзрәт дәрес биргәндә, мәдрәсәнең бу ярты өлешендә бөтен шау-шу бетеп, тын булды. Бу бүлмәдә тик зуррак шәкертләр генә калып, башкалары теге якка чыгып, тавыш-тынсыз гына укырга керештеләр. Хәзрәтнең дәресе озакка сузылды. Ул алдындагы китапка сирәк кенә күз төшереп ала да башка сүзләрне болай сөйли иде. Ул дәрес биреп утырганда, хәлфәләр дә сүзгә катнашып, бәхәсләшеп китәләр иде.

Ниһаять, дәрес бетте. Хәзрәт мине чакырып алды. Мин, авыл мәктәбендә укыган китапларымны алып, калтырана төшеп, аның каршысына барып утырдым. Ул минем бу көнгә чаклы нәрсәләр укыганымны сорашканнан соң, иң соңында укып йөргән «Төхфә» белән «Гайнелгыйлем» нең элек укыган урыннарының кайбер җирләрен укытып карарга кереште. Башта мин бик нык каушадым. Күз алдым чуарланды. Телем тотлыккан кебек булды. Аның сораган сөальләренең беразына җавап бирә алсам да, бик күбесенә җавап бирә алмадым. Хәзрәт кенә түгел, хәлфәләрнең дә миңа туп-туры карап утырулары мине бигрәк тә авыр хәлгә калдырды. Шулай бер ярты сәгать азапланганнан соң, хәзрәт:

– Бик яхшы. Бу китапларыңны Фазлетдин хәлфәдән укырсың. Укырга кабилиятең[38] бар төсле күренә. Сиңа сарыф, нәхү (әлбәттә, гарәпчә телнең сарыф-нәхүен әйтә) укырга кирәк. Аның өчен иң элек фарсыча «Як хикаять» укырсың, – диде.

Аның бу сүзләреннән соң мин үземне иркен хис иттем.

Бу урында шуны әйтеп китми булмый. Хәзерге көндә минем сүзләремне укучылар: «Гарәпчәнең сарыф белән нәхүен укыр өчен, нигә соң фарсыча укырга?» – дигән сөальне бирерләр. Аның сәбәбе менә болай: ул вакытта, гарәп сарыфын укытыр өчен, татар телендә китап юк. Мәгәр фарсы телендә (Бохарада язылган) «Шәрхе Габдулла» исемендә бер китап бар икән. Менә шул китап гарәп сүзләрен фарсы теле белән аңлата. Фарсы-таҗик балалары өчен язылган шушы китапны Бохарада укыган татар, башкорт галимнәре үзләре белән безнең бу илгә алып кайтып, үзләренең шәкертләренә шуны укыта башлаганнар. Башта ул кул белән язылып, күчерелеп йөртелсә дә, Казан китапчылары аны бастырып таратырга керешкәннәр. Шулай итеп, «Шәрхе Габдулла» исемендәге сарыф китабы безнең татар, башкортлар арасында таралып киткән. Ул үзе бик авыр. Гарәпчә бер фигыльне (глагол), аның тармакларын укыр өчен, фарсы теле белән язылган 25–30 битләр чамасында нәрсә ятлап алырга кирәк. Моның өчен күпме көч сарыф итәргә, ничаклы зиһен кирәк икәнен әйтеп торасы юк. Шуның өчен мәдрәсәдә йөзләгән шәкерт арасыннан сарыф-нәхү укучылар, аны укырга кабилияте булучылар аз чыга. «Гыйльме сарыф» белән «Нәхү гыйльме» н бик истигъдадлы[39] шәкертләргә генә укыталар икән…

Хәзрәт миңа бүген «Төхфә»дән үзе сабак биреп, «мулла», «гыйлем» кеше булып чыгуымны теләп фатиха бирде. Шушы көннәрдә «Як хикаять» укыта башлаячагын белдерде.

Мин, чиксез зур авырлыкны үткәргән, икенче яктан, бик зур бәхеткә ирешкән бер малай кебек булып, урынымнан торып киттем. Хәзерге сәгатьтән башлап үземне бу мәдрәсәнең шәкертләре җөмләсеннән булган кебек хис итә башладым.

Мәдрәсәдәге тормышның рәвеше түбәндәгечә иде: таң алдыннан, иртә намазыннан элек, шәкертләрнең һичберсе калмыйча урыннарыннан торырга мәҗбүрләр. Салкын су белән тышта, боз өстендә юынып, тәһарәт алып керәсең дә сабак яки кычкырып Коръән укырга керешәсең. Таң яктырып, намаз вакыты җитү белән, иртәнге намазга китәргә кушалар. Казандашларның берсе, гадәттә юашрагы, мәдрәсәгә яңарак килгәне, самавыр кайнатырга кала.

Намаздан чыгып, иртәнге чәйне эчү белән, тагын шул сабакны укырга, белгән булсаң, тыңлатып, яңа дәрес алырга керешәсең. Хәзрәт кергәч, аңламасаң да, аның сабак биргәнен тыңлыйсың. Үз нәүбәтең булса, ашханәгә чыгып, бидрә яки казаннарны өрлеккә тагылган җепләргә асып, аш яки ботка пешерергә керешәсең. Өйлә намазыннан чыгуга, аш ашап, аштан соң теләгән эшеңне эшләргә ихтыярлы буласың. Ләкин тәрбиясез рәвештә уйнарга, шаярырга ярамый…

Икенде җитү белән, тагын да тәһарәт алып, икенде белән ахшам намазына барырга мәҗбүрсең. Ахшамнан чыккач, гозерсез намаздан калганнарны тикшерү, әгәр дә сәбәп күрсәтә алмасаң, йөзтүбән яткырып чыбык белән чаж-чож сугу башлана. Әрнеп-әрнеп кычкыру, елау тавышлары чыга. Бу эшләр бетеп, тикшерүләр тәмам булганнан соң, чәй эчәсең дә, тагын ясигъ намазына барырга мәҗбүр буласың. Кизү булсаң, намазга куып, намазга бармаучыларны «гөнаһ»лылар дәфтәренә язып, казый әфәндегә бирәсең. Ясигъдан соң укуның иң кызу вакыты башлана. Шаулап уку өч-дүрт сәгатьләргәчә дәвам иткәннән соң, күзләр йомыла башлый. Хаталык белән йокымсырап китсәң, яшел чыбыкның арка буйлап килеп төшкәнен яки чикәңә утлар күренгәнче чапканнарын сизми дә каласың да, йокың ачылып китеп, үзең аңламаган нәрсәне тагын да мыгыр-мыгыр укырга керешкән буласың. Хәлдән тайган вакытта гына: «Нәвем базарына – ятарга!» – дип кычкырып, фәрман чыга. Бу тавыш ишетелү белән, йөздән артык шәкерт бердән кузгалып китә. Мәдрәсә эчендә шау-шу куба. Әйберләрен эзләүчеләрнең тавышы белән һичбер нәрсә ишетергә мөмкинлек булмый. Ярты сәгать чамасыннан соң тавышлар басылып, тик кием-фәлән тапмаган яки ятарга урын таба алмаган шәкертләрнең зарлану яки елау тавышлары гына кала. Казый чыгып тәфтиш ясап[40], боларның тавышларын да басканнан соң, утлар сүндерелә. Ут сүндерелгәч, кычкырып бер генә сүз әйтү дә ярамый. Аннан соң эш харап!..

Мәдрәсәдәге хәят һәр көн шулай дәвам итә. Ул һичбер үзгәрми торган бер низам булып әверелгән.

Монда уку-укыту эшләре дә шул тормышка муафикъ[41] куелган. Бер үк яшьтәге балалар төрлесе төрле китап укыйлар. Ике-өч ел укып та язу танымаганнары бик күп. Бер китапны берничә еллар буенча күтәреп йөрүчеләр дә бик күп. Уку «Иман шартлары» ннан башлана, Һәфтияк, Коръән, «Ахры заман»… Шулай китә. Сарыф-нәхү укыганнар сирәк. «Шәрхе мулла» һәм «Мохтасар» укыганнар хәлфә санала башлый. Хисап, җәгърафия кебек фәннәрнең исемнәрен белгән кеше дә юк.

Монда көн саен бер генә китаптан сабак аласың, артык юк. Шул алган сабакны үзең белеп, икенче сабак алганда, хәлфә тыңлата. Белмәсәң, әлбәттә, ачулана. Сабак белмәгән шәкертләрне укыткан хәлфәләр күздән утлар күренгәнче яңаклап та куялар. Аларга каршы, әлбәттә, бер генә сүз дә әйтергә ярамый. Синең елавың аларның ачуларын гына китерергә сәбәп була. Шуның өчен, ничаклы авыр булса да, чыдарга мәҗбүр буласың.

Минем хәзер сабакка төшүем дә, мондагы шәкертләр һәм тәртипләр белән танышып алуым да минем авылга булган мәхәббәтемне сүндерә алмадылар. Мин үзебезнең авылга таба карауны (Үтәш авылыннан безнең авыл күренеп тора), ул якка чыгып китүче кешеләргә кызыгуымны ташлый алмадым.

Бер атнадан соң мине килеп алдылар. Беренче мәртәбә авылга кайту мине читлектән чыккан кош кебек шатландырды. Бу кайтуда мин әнигә һәм башкаларга балалык иркәләнүе белән иркәләндем. Ләкин бер кич кунганнан соң кире мәдрәсәгә китү минем бу шатлыкларымны тагын да бетерде.

Авылга кайтып килгәннең икенче көнендә хәзрәт, тагын мине чакырып, үзенең каршысына утыртты һәм әз генә сүздән соң кулыма бер китап биреп, «Менә бүген фарсы теленә төшәсең» дип, шул китаптан сабак бирде. Бу инде югарыда әйткән «Як хикаять» китабы иде. Бу үзе бер генә табак чамасы булып, көйләп язылган иде. Хәзрәт шул китаптан ярты бит чамасы сабак бирде. Аның һәрбер сүзгә бер мәгънә биреп чыгуыннан мин рәтләп бернәрсә дә төшенә алмадым. Мондагы сүзләрнең уннан берсенең дә мәгънәсе истә калмады. Шуның өстенә бирелгән чаклы сабакны ятларга кушты. «Белмәгән сүзләреңне хәлфәдән сорап алырсың, ул өйрәтер!..» – диде.

Мин, хәзрәт алдыннан киткәч тә, хәзер генә алган сабагымны укырга һәм ятларга керештем. Ләкин 20–30 юл шигырьдән минем хәтеремдә бары 30–40 кына сүзнең мәгъ-нәсе истә калган. Сүзләрнең ничек әйтелүләрен белмим. Бик озак азапланганнан соң, кайбер шигырьләрне ятлап алдым. Хәлфәнең буш вакытын күзәтеп, аның өйрәтүен сорадым. Ул ихлассыз рәвештә бер мәртәбә өйрәтеп чыкты. Бу көнге көнем шуны укып үтте. Төшенүдән, аңлаудан гаҗиз калып, берничә рәт яшерен генә елап алдым. Мәгънәләрен рәтләп белмәсәм дә, шигырьләрне ятлап беттем. Ике көннән соң хәзрәт тагын чакырып, сабакны тыңлатырга кереште. Калтырана-калтырана ятка укып чыксам да, мәгънәләренә килгәндә, көймә комга терәлде. Ләкин хәзрәт ачуланмады. «Яхшылап укырга кирәк, хәлфәң өйрәтсен», – дип, тагын да сабак бирде. Мин «Як хикаять» не бик зур авырлыклар белән бер ай эчендә укып чыктым. Шуннан соң хәзрәт мине сарыфка – «Шәрхе Габдулла» га төшерде.

Минем сарыфка төшүем әтинең башын күккә күтәрде. Минем хәлфә булуым өмиден тагын да якынайта төште. Ләкин әтинең бу шатлыгы озакка бармады: ул, мескен, мин мәдрәсәгә барган көзне авырый башлап, декабрь числоларында түшәккә егылды. Мин аның үләрен уйлый алмый идем. Тик болай гына авырыйдыр кебек булып күренә иде.

Беркөн иртәнге намаз вакытында абзам килеп керде. Абзамның вакытсыз килүен күреп сискәндем, аның хәрәкәтен күреп шикләндем. Ул, мине күргәч тә, әтинең бик авырайганын, үзенең мине алырга килгәнен сөйләде. Мин бер дә көтмәгән вакытта өйгә кайтуымны ишетеп шатлансам да, әтинең бик авыр хәлдә икәнен, ясин чыгып калуларын ишетеп кайгырдым.

Без кайтып кергәндә, өйнең эчен кайгы-хәсрәт каплап өлгергән иде. Мин өйгә керү белән, әни кочаклап алды да елап та җибәрде.

Әти түр сәкедә хәрәкәтсез ята, өстенә ак нәрсә ябылган иде. Нишләргә белми аптырап киттем. Әтинең үлгәнен белеп, күземнән яшьләр тамчылап төшә башлаганын сизми дә калдым.

Әни:

– Әтиең, мәрхүм, сине бик көткән иде, кайтып җитә алмадың! – диде дә тагын еларга кереште.

Миңа әтинең йөзен ачып күрсәттеләр дә, күп үтми, күршегә алып киттеләр. Күршеләр мине иркәләп, төрле сүзләр белән юатып, чәй эчерделәр.

Әтинең җеназасын укырга Хатыйп хәзрәт үзе килде. Төштән соң безнең өйгә бик күп халык җыелды. Өйгә сыймаганнары тышка чыктылар. Әтинең гәүдәсен сәкенең читенәрәк куеп, түргә муллалар менеп утырдылар.

Бу вакытта безнең бер колынлы бия белән бер атыбыз бар иде. Агай-эне һәм картлар атны фидиягә (үлекнең гөнаһларын ярлыкату өчен бирелә торган сәдака) бирергә киңәш иткәннәр икән. Шуның өчен мескен туры атны өйнең ишеге алдына китереп, йөгәненең тезгененә дилбегә бәйләп, ул дилбегәнең очын түрдә утырган мулланың кулына китереп тоттырдылар. Әтинең бер ягына икенче мулла чыгып утырды да:

– Нургани Габделгаффар угылының бер еллык гөнаһлары бәрабәренә шушы фидияне кабул итеп алдыңмы? – дип, дилбегәнең очын әтинең гәүдәсе аша каршыда утырган муллага бирде.

Ул мулла, дилбегәне алып:

– Кабул итеп алдым, һибә кылдым, – дип, кире бу муллага бирде.

 

Бу мулла тагын югарыдагы сүзне кабатлады.

Шулай итеп, әтинең унбиш яшеннән алып илле яшенә чаклы булган утыз биш[42] еллык гөнаһсы өчен, утыз биш мәртәбә югарыда әйтелгән сүзләрне тәкрарладылар. Өйдәге кешеләр һәммәсе дә туксан тугызар мәртәбә тәсбих әйткәннән соң, Хатыйп хәзрәт:

– Әйткән тәсбихләрегезнең савапларын Нургани Габделгаффар угылының рухына багышладыгызмы? – дип сорады, һәммә халык беравыздан: «Багышладык, хәзрәт, багышладык…» – диделәр. Бу вакытта теге бүлмәдә утырган әни һәм башка хатыннарның елау тавышы ишетелде. Тагын бер мәртәбә дога кылганнан соң, әтинең гәүдәсен күтәреп, өйдән алып чыгып, мәчет янында җеназа намазы укыдылар. Шуннан зиратка алып барып, казылып куелган кабер янына куйдылар.

Бу чакта мин үзем еламыйм, тик шунда абзыйларның калтыраган иреннәренә, кайбер картларның мыш-мыш елауларына, иске каберләрне каплап киткән, сырланып-сырланып торган кар өемнәренә, кар өстеннән башларын чыгарып торган кырлы курайларның җил белән селкенеп ниндидер моңлы тавыш чыгаруларына карап утыра идем. Каберлек өсте чынлап та моңсу иде. Андагы һәрбер нәрсәдә фанилык галәмәте сизелгән, һәрбер әйбер үлем белән сугарылган кебек булып күренә иде.

Әтинең гәүдәсен, күтәреп, тирән кабергә салдылар. Шул вакытта ул миңа хушбуллашкан, саубуллашкан кебек, башын югары күтәргән сымак булып күренде. Озак та үтмәде, төрле яктан ашыгычлык белән туң балчыкларны тупырдатып төшерә башладылар. Унбиш-егерме минут эчендә кабер өстенә кызыл балчык түбә кебек булып өелде. Бу балчыклар миңа якын, җылы, мәхәббәтле булып күренделәр. Боларның һәрбер кисәге кирәкле, һәрбер бөртеге тиешле урынына салынган нәрсә булып күз алдына килделәр.

Күмү эше тәмам булды. Хәзрәт бик моңлы иттереп «Тәбарәк» сүрәсен укыды. Кабернең дүрт почмагына дүрт кеше утырып, тавышсыз гына ясин укыдылар. Аларга берәр тастымал бирелде. Җыелган халыкка акча өләштеләр. Эш тәмам булды. Җыелган халык китәргә җыенды, ләкин мин шунда калырга кирәкле төсле иттереп шаккатып калдым. Әтинең чынлап та күмелеп калуы, аның инде мәңге югалуы искә килеп төште. Ул кызганыч иде. Аның өстендәге балчыклар нәрсәдер әйтергә теләгән кебек булалар иде. Мин шундый уйларны уйлап та бетмәдем, мине күтәреп алып чыгып, чанага утыртып алып кайтып киттеләр.

Без кайтуга өйләр җыештырылган, идәннәр юылган булса да, өй эчендә ямьсезлек, ниндидер моңсулык, гамьле бер тынлык бар иде. Әни безне елап каршы алды. Мине кочагына алып сөйде. Бу вакытта кайда гына карасаң да, безнең тормышның иң зур терәге җимерелгәнлеге күренеп торган кебек сизелә иде.

Әти үлү мөнәсәбәте белән безнең кардәш-ырулар безнең кайгыбызга иштиракъ иттеләр[43]. «Үлек чыккан йортта ашау-эчү ярамый» дигән сүзләрне әйтеп, күршеләр безне кунакка чакырдылар. Ләкин бу көнне кунакка йөрүләрдә шатлык юк, аның урынына кайда барсаң да ниндидер бер рәвешле юксыну бар иде. Шушы кайгы-моң эчендә ике-өч көн торганнан соң, мине тагын да мәдрәсәгә илтеп куйдылар. Анда барып укырга керешсәм дә, минем күңелемнән әтинең үлү кайгысы, ятим булып калуның ямьсез тәэсире тиз генә китмәде. Күңелнең тирән бер җирендә өзелми торган бер төен тора, йөрәкне зәһәрле бернәрсә һаман тырнап торган кебек була иде.

Шуның өстенә минем йөрәкнең йомшарганын сизеп алган кайбер шәкертләр, бигрәк тә хәзрәтнең иркә мәхзүме Мансур дигән малай (соңыннан бу кеше укып мулла булганнан соң, башкорт мөфтие булып торган Мансур Халиков була), минем әтинең үлүен әйтеп: «Әй мескен, әтиең үлгән бит синең!..» – дип, мине үртиләр, күңел ярасы өстенә тоз сибәләр иде. Аларның шул үртәүләре аркасында елап җибәргән чакларым да булды.

Мәдрәсә тормышы, андагы шәкертләрнең буталчык хәятләре һаман беркөе дәвам итеп, мин дә шулар арасында эленеп йөри идем. Атна саен авылга кайтып, бер-ике арыш икмәге, дүрт-биш кадак чамасы тары ярмасы, кул кисәге чаклы туң май, бер-ике кадак ит, алты мыскал чәй алып килеп, шулар белән атна буенча ризыкланып тора идем.

Кышның ахыры якынлашты. Кояш күтәрелә башлады. Матур язның якынлашуы җир өстенә шатлык нурларын сибәргә кереште. Ләкин бу шатлык көннәрен миңа тагын да кайгы белән каршы алырга туры килде: мин бу атна кайтуымда, әнинең авырый башлаганын күреп килдем. Икенче атна кайтуымда ул түшәктә ята иде инде. Әнинең авыруы миңа тагын да күңелсезлек китерде. Мин тагын куркуга төштем. Әтинең үлүе күз алдыннан китеп җитмәс борын, аның хәсрәте белән яраланган күңелнең яралары төзәлмәс борын, әнинең авыруы, аның хәлдән таеп түшәккә егылуы мине бик нык борчый башлады. Үксез-ятим булып калудан куркырга керештем.

Дүртенче атна кайтуымда, әни бөтенләй хәлсезләнгән, сөйләшкәндә дә бик көч-хәл белән сөйләшә һәм бик еш ютәлли иде.

Март башы җитте. Шул вакытның гадәте буенча, мәдрәсәдәге укучылар берәм-берәм тарала, өйләренә кайта башладылар. Бер яктан, аларның таралуы, икенче яктан, әнинең бөтенләй өмидсез бер хәлгә төшүе мине дә өйгә кайтырга мәҗбүр итте.

Мин кайтып, берәр атна да тормадым, әни бөтенләй торып утыра алмаслык бер хәлгә килде. Ул хәзер сирәк-сирәк кенә сөйләшә, кайвакытта моңлы күзләрен тутырып безгә карап ята да, кулы белән ишарә кылып, безне чакырып ала, күкрәгенә кысып сөя иде. Мин аның алдында күземнең яшен тыеп тота алсам да, яныннан китү белән, аулак урында елап җибәрә идем.

Көннәрнең матурлануы барган саен артты. Кояшның нуры барган саен көчәя барды. Өйнең түбәсеннән тамчылар тамып, карлар җепши башлады. Ишегалдында уйнаулар кызыклы күренеп, өй эчендә күңелсезлек хис ителә башлады. Көн матур, язгы кояш күтәрелеп, аның нурлары ап-ак карларга төшеп, күзләрне камаштырып тора иде.

Без, берничә малай, ук атышып уйныйбыз. Иң элек еракта бер карачкы куеп, һәрберебез шул карачкыга төзәп атабыз. Кемнең угы кардан өелеп ясалган бу карачкыга тими үтсә, ул кеше отылган исәпләнә. Шуннан барыбыз берьюлы укларыбызны һавага атабыз. Алар, бөтерелеп-бөтерелеп, һавага менеп китәләр дә, күздән яшеренер вакытка капыл гына әйләнеп, җиргә төшеп, карга кадалалар. Укларын теге карачкыга тигезгән яки якын төшергән малайлар теге карачкыдан угы ерак төшкән малайның угына башаклы (ук башына куелган очлы, үткер тимер) ук белән аталар. Оста ата торган малайлар теге укны өзеп тә чыгаралар. Туры ата белмичә, угыңны икенче малайлардан аттыру һәм сындырып чыгарту бик зур гарьлек исәпләнә. Менә без шулай бик күңелле итеп ук атышып уйнаганда, абзый, чыгып: «Мәҗит, өйгә кер әле!» – диде. Аның бу сүзләрне әйтүендә – мәгънә, күзләрендә төшенкелек бар иде. Аның сүзен ишетү белән, мин җәя һәм укларымны алдым да, бик ашыгып, шунда ук өйгә йөгердем. Зур абзый ишарә белән генә әниемнең янына килергә кушты. Мин аяк очы белән генә аның янына бардым. Әни, башы белән ишарә кылып, янына чакырып алды. Кулын чак-чак кузгатып, кулымны тотып, күземә туп-туры карады да нәрсәдер әйтте (нәрсә әйткәне хәтеремдә ачык калмаган). Шуннан соң моңлы күзе белән бераз карап торды. Тагын нәрсәдер әйтергә теләгән сыман булып авызын ачса да, сүзләр тәртипсезләнделәр, өзек-өзек булып, аңлашылмый башладылар.

Мин аның яныннан китеп, бер як читкә барып утырдым. Күп тә үтми, әни, күзләрен бездән алып, тынын бик еш ала башлады. Өйдә безнең үзебездән башка берничә күрше хатыннары бар иде. Әнинең бу хәлен күргәч, аларның төсләре үзгәрде. Абзый көйләп ясин укырга кереште.

Әни тагын безгә карарга теләгән кебек булса да, карый алмады. Аның күзләрендә үзгәреш, хәрәкәтсезлек сизелә башлады. Кемдер шунда: «Кулларын турылап салырга кирәк», – диде. Кемдер шунда әкрен генә иман кәлимәләрен укырга кереште. Абзый ясин укуын шәбәйтә төште. Кемдер шунда: «Бәхил бул», – ди башлады. Шул вакытта әни, тагын да карарга тырышкан кебек, күзләрен безгә борырга теләсә дә булдыра алмады, йөзен бик нык чыткан кебек булды. Шуның артыннан ук елмайган кебек булды. Тагын борынгы хәленә кайтып, күзләрен тәмам бер ноктага терәде. Күп тә үтмәде, ияген бер-ике рәт какты да бөтенләй хәрәкәтсез калды.

«Әни үлде!» – диделәр. Пыш-пыш елау тавышлары чыкты. Абзый Һәфтиякне читкә алып куйды. «Күзләрен йомдырырга кирәк», – диделәр. Кулларын рәтләп салып, күзләрен йомдырдылар да, өстенә ап-ак тастымал ябып, күкрәге өстенә тимер кисәге салып куйдылар. Әни үлгәч тә, бите саргылт булып китте. Аның йөзенә хәсрәт сызыклары сызылган кебек булды. Шул вакытта мин артка борылдым да икенче бүлмәгә чыгып елый да башладым…

Бүген кич безнең өйгә кулларына тәсбихләр тоткан берничә карчык белән берничә күрше хатыннары килгәннәр иде. Болар, төрле сүзләр сөйләп, абзыйның китап укыганын тыңлап утырдылар. Өйдә кеше күп булганга һәм китап сүзләре сөйләнгәнгә күрә, артык күңелсезлек хис ителмәгән кебек булды. Аларның кыямәт хәлләрен, андагы куркыныч эшләрне, иман белән үлгән кешеләрнең оҗмах нигъмәтләре эчендә рәхәт яшәүләрен үзләре күреп кайткан кебек сөйләүләре әнинең шулай үләргә тиеш икәнен күз алдына китерде. Гүяки хәзерге сәгатьтә әни аларның сүзләрен тыңлап яткан кебек сизелде. Мин, аларның сүзләрен тыңлап утыра торгач, бер почмакта йоклап киткәнмен.

Бүген иртән бик иртә уяттылар. Йокыдан уянуга, әнинең сәке буенча сузылып яткан гәүдәсенә күз төшеп, күңел әллә нишләп китте. Бүген өйдә самавыр да кайнатылмаган иде. Әни үзе эшли алмаган көннән бирле безнең өй эшләрен эшләп йөрүче Гыйльмекәй исемле тол хатын шунда эшләп йөри иде.

Мин йокыдан тору белән, энем Әхсән белән икәвебезне күршеләр чакырып алдылар. Анда безне нык хөрмәтләп, майлы коймак белән чәй эчерделәр.

Без кайтуга, тармакларын төрле якка җәеп торган җеназа агачы хәзерләнеп, өй тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөриләр иде.

Безнең актык бияне фидиягә бирү турында сөйләшәләр, ләкин кайбер кешеләр: «Дүрт җан бер атсыз ничек каласыз?» – дип, бирмәскә димлиләр иде.

Өйләдән соң муллалар килделәр. Халык күп җыелды. Фидия бирелмәгәч, озак көтү булмады. Өйгә кереп, тәһлил әйтеп дога кылдылар да, әнинең гәүдәсен күтәреп, җеназа агачына чыгарып салдылар. Авыл читенә чыккач, язгы кояш нурлары белән ачылган чирәм җиргә туктатып җеназа намазы укыганнан соң, зиратлыкка карап юнәлделәр. Энем Әхсән белән мине, ләхет өстенә каплый торган кабык һәм агачлар салган чанага утыртып, әнинең артыннан алып баралар иде. Әнинең өстенә япкан кызыл чаршауның салынып төшкән читләре җил белән селкенәләр, минем күзгә җан кергән нәрсә кебек күренәләр иде. Чаршауның өсте дә селкенеп-селкенеп куйганга күрә, мин: «Әллә әни терелдеме икән?» – дип уйлап куйдым. Шулай бара торгач, әнине зират капкасыннан эчкә алып кереп киттеләр.

Март уртасы җитүгә карамастан, зиратлык өстендә кар күп иде әле. Кояшка каршы яклары эрегән каберлекләрнең кызыл балчыклары, кабер казыган вакытта чыгарылган зур-зур кар кисәкләре әле дә булса күз алдымда торалар. Чөнки боларның һәрберсе үлем җырларын җырлаган кебек булып исемдә калган. Моннан өч ай ярым элек әтине ничек дәфен итсәләр[44], әни дә шулай дәфен ителде. Ләкин бу югалту минем өчен бигрәк тә зур югалту булды. Мин үземнең соңгы таянычымнан да аерылган кебек хис иттем. Шул минутта әнинең мәхәббәтле карашыннан, аның җылы күкрәгендә сакланган теләкләреннән бөтенләйгә аерылуымны искә төшердем. Без өйгә кайтуга әти дә, әни дә юк иде инде. Мин дә, энем дә бөтенләй ятим идек. Анда безне аларның хәят сөреп киткән җылы урыннары салкынайган кебек каршы алдылар. Мин, өйдә бер генә дә ямь таба алмыйча, кире борылып чыктым да азбар башындагы печән янына утырып елап җибәрдем. Күршеләр безне чакырып, тагын да кунак итсәләр дә, болай кунак булуыбыз хәсрәтнең башлангычы кебек күңелсез бернәрсә булып күренде…

Әни вафат булып дүрт-биш көн үтү белән, безнең тормышта үзгәреш сизелә дә башлады. Безнең өйдә хатын-кыз затыннан бер кеше дә булмаганга күрә, әйберләр тырым-тырагай ята башладылар. Идән карайды. Мич тирәсе чүп-чар белән тулды. Шушы хәлдән чыгар өчендер инде, кешеләр Нурислам абзыйга теге безгә килеп эшләп йөри торган Гыйльмекәй дигән хатынны алырга димләделәр, һәм шул дүрт көн эчендә туй булып, ул безнең өйгә килен булып та төште. Ул безгә килү белән, бездә борынгы тормыш икенче төрлегә әйләнде. Энем белән мин чәйгә чакырылмый башладык. Чакырылсак та, ашъяулыктан читтәрәк утырырга, чәйнең калдыгын эчәргә, әпәйне чамалап кына ашарга мәҗбүр ителдек. Чәй янында озаграк утырып, күбрәк ашый башласак, җиңгәй безгә ачу белән карый башлый иде. Шуның өчен өйдә ямь беткән кебек сизелде. Кайтып керәсе килми башлады. Берәр атна чамасыннан соң бик күптән озатылган Фатыйма исемле апам килеп, бер көн кунак булу белән, аз-маз гына мирас малын бүлү хакында сүз чыгарды. Ул ике-өч көн торып, кайбер нәрсәләрне – әти төсе, кайбер әйберне әни төсе дип алып кайтып китте. Ике абзый арасында да сүзгә килүләр була башлады. «Бу өй – синең, бу өй – минем, келәт – фәләннең, ат – миңа…» дигән сүзләр чыкты. Ниһаять, авылның мулласы белән бер-ике карт килеп, вак-төяк нәрсәләрне бүлеп, һәрберебезгә исемләп киттеләр.

31Низамнарына – тәртипләренә.
32Тәнбиһ – кисәтү.
33Казый – мәдрәсәнең мөдире. Анда тәртип саклап, намаз калдыручы яки башка берәр килешмәгән эш эшләүче шәкертләргә хөкем итеп торучы башлык. – М. Гафури искәр.
34Аять – берәр нәрсәне эшләргә яки эшләмәскә кушкан Коръән сүзе. Ул берничә сүз генә булган кебек, берничә юллар да була. – М. Гафури искәр.
35Кыйсем – өлеш, кисәк.
36Кизү – «дежурный» мәгънәсендә. Мәдрәсәдә һәр көн бер шәкерт кизү көтә. Ул мәдрәсәнең мичләренә яга, идәннәрен себерә. Намазга бармаган яки бер-берсен җәбер иткән шәкертләрне тотып, казый алдына хөкемгә китереп тапшыра. – М. Гафури искәр.
37Тәгаен итәргә – билгеләргә.
38Кабилиятең – сәләтең.
39Истигъдадлы – булдыклы.
40Тәфтиш ясап – тикшереп.
41Муафикъ – яраклы.
42Чыганакта ялгыш утыз сигез дип басылган. – Төз. искәр.
43Иштиракъ иттеләр – катнаштылар.
44Дәфен итсәләр – җирләсәләр.