Tasuta

Сайланма әсәрләр / Избранное

Tekst
Märgi loetuks
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Хәзрәтнең бу сүзләренә каршы теге кешеләр бердән:

– Шулай, хәзрәт, шулай! – дип кычкырып җибәрделәр.

Мәдрәсә эчендә тагын шау-шу купты. Закир абзыйның башы тагын түбән төште. Галимә апа мичкә тагын да ныграк терәлде.

Мәсьәлә тиз генә чишелмәслек бер төскә керде. Хәлфәләр дә бәхәсне сузганнан-суздылар. Аларның күбесе Галимә апа белән Закирны аклау ягын тоткан кебек күренделәр. Күгәрчен Сәлим дә берничә рәт катнашты. Ул ачыктан-ачык дип әйтерлек Галимә апа белән Закирны аклау ягын тота иде.

Җыелган халыкларның күбесе дип әйтерлек боларга каршы булып, бу зур эшне болай гына калдырырга ярамаганлыгын аңлатып, үзләренең тоткан юлларында каты тордылар.

Хәзрәт, мәсьәләнең болай зурга киткәнен күргәч, бераз уйлап торды һәм:

– Җәмәгать, бу эш бүген генә тәмам булмас. Иртәгә шаһитлардан берәм-берәм җавап алырбыз, шәригать хөкемен иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз[116]. Бүген боларның икәүсен ике урынга куеп, каравыл куегыз, һичберегез кул белән хөкем итүче булмасын! – диде.

Хәзрәтнең сүзләре һәм мәслихәте[117] кабул күренде. Теге җегетләр Закир абзыйны каравыл өенә, Галимә апаны Габдерахман бабайларга алып китәргә, шунда каравылларга булдылар. Кешеләр арасыннан «Икәүсен ике кара мунчага ябып, шунда каравыл куярга кирәк» дип әйтүчеләр булса да, аларның сүзләре кабул ителмәде.

Күптән бирле калтыранып, эшнең нәрсә белән бетәчәген көтеп, чак-чак сабыр итеп утырган Фәхри бабай тагын кызып китте һәм, урыныннан торып, Галимә апага карап:

– Минем йортыма кайтып керәсе булма! Безнең нәселдә булмаган эшне эшләгән, карт көнемдә хурлыкка калдырган кешегә минем өйдә урын булмас! – дип ачуланып чыгып китте. Ул үзенең шулчаклы халык арасында хурлыкка калуына чыдый алмый, бер яктан, калтырый, икенче яктан, җылау дәрәҗәсенә килеп йомшаган иде.

Аның артыннан ук Галимә апа белән Закирны да алып чыгып киттеләр. Хәзрәт тә, озак тормый, кәефсез бер хәлдә чыгып китте. Бу эш мәдрәсәдә авыр бер тәэсир калдырды. Хәзер һичкемнең кулы китапка бармый, һичкем баягы вакыйгадан башка эш хакында сөйләми иде.

Хәзрәт чыгып киткәч, кичке чәйне эчкәндә дә сүз һаман шул хакта булды. Шәкертләрнең күбесе Галимә апаны кызганып, аны яклап сөйләделәр, теге җегетләрнең бу эшне үчлек белән эшләүләренә хөкем иттеләр. Арада: «Ну, үзе матур да соң ул!.. Мин аны күргәнем бар иде. Кызганыч, мескен… Шундый мужик җегете белән йөреп хур булган!..» – дип әйтүчеләр дә булды.

Ләкин мин боларның сүзләрен тыңлаган саен уңайсызлана идем. Мондагы үз авылыбызның малайлары да һәм чит авыллардан килеп укучы шәкертләрнең кайберәүләре дә Галимә апаның бертуган апам түгел икәнен беләләр иде. Шулай да бу эш өчен минем уңайсызланганлыгымны, хәтта яшерен генә җылаганлыгымны сизеп алдылар.

Берсе килеп «Менә Галимә апаң нишләгән!» дисә, икенче берсе «Нинди зур гарьлек, адәм көлкесе!..» дип, минем ачуымны китерергә әйтәләр иде. Мин, бераз сабыр итеп тора алсам да, күпкә чыдый алмадым, җылап җибәрдем. Алар, минем җылаганны гына көтеп торган кебек, тагын да үрти башладылар. Байтак шәкертләр җыелды. Мин тагын уңайсызландым. Тагын җылый башладым. Ләкин минем җылавым шәкертләр өчен көлке генә булды:

– Ник җылый ул?

– Апасы өчен җылый, ул бит аның апасы…

– Апаң җегет белән тотылса, син дә шулай җыларсың…

– Гарьлек шул! – дигән сүзләрне минем янымда гына сөйлиләр иде. Шәкертләр, йокларга яткач та, һаман да бу эш хакында сөйләүне яңарта баралар иде.

Мин шундый авыр хәсрәт эчендә йокларга яттым. Ләкин минем күзләремә йокы кермәде. Мин һаман Галимә апамны уйлап, шуны кайгыртып, тик шуның хакында гына уйлап ята идем.

Минем уяулыгым йокы аркылы төшкә барып тоташты. Мин, йоклап киткәч тә, төшемдә һаман Галимә апа белән саташтым… Менә Галимә апа безгә кергән, имеш… Үзе шат, үзе көлә, имеш… Менә ул капыл гына җиргә җыгылып китте… Ул җылый, аны әллә нинди ямьсез кешеләр килеп, җылата-җылата алып киттеләр, аның күлмәкләре җыртылып беткән, имеш… Аны кыйныйлар, ул качарга тырыша, ул һәммәсеннән дә котылып качты… Тагын тирән чокырга җыгылып төште… Кара әле, Галимә апаны Фәхри бабай куып йөри… Ул Фәхри бабай булмады, әллә кем булып чыкты… Менә Галимә апа куркып кача, аны куалар… Ул җылый, ярдәм сорый. Ләкин ярдәм бирүче юк. Мин аның артыннан барырга әйткән идем дә, аякларым йөрмиләр, мин абынып җыгылдым. Галимә апа тирән бер караңгылык эченә кереп югалды… имеш, дим.

Шундый куркыныч төшләрне күреп, куркуымнан уянып киттем, үзем тирләгәнмен, үзем калтырыйм, йөрәк дөп-дөп суга, шул уянудан соң күземне йомсам да, кире йоклый алмадым. Кичә кичке вакыйгаларның авыр тәэсире белән куркыныч төшнең калдырган ямьсезлеген уйлап, таңга кердем һәм, шәкертләрне намазга уяткан казыйның тавышын ишетү белән, урынымнан торып, тиз генә киенеп, мендәремне сәндерәгә ыргыттым да үзебезнең өйгә кайтып киттем…

III

Мин өйгә кайтып барганда, көн аз гына яктыра башлаган, авыл кешеләре торып, хатын-кызлары суга, ирләре ат эчерергә барырга чыкканнар иде инде. Болар, икешәр-өчәр кеше бергә җыелып, кичәге эш хакында сөйлиләр:

– Авылдан бәрәкәт качырып!..

– Үзләре хәзер ни йөзләре белән торалар икән?..

– Әй оятсызлар!.. Кара йөзләр!..

– Аның Закирына шунда ныграк бирергә кирәк иде, аз булган!.. – дигән рәвештә сүзләр сөйләп, зык кубалар иде.

Мин боларның сүзләреннән эшнең барган саен зурга киткәнен, бер төн эчендә бу хәбәр бөтен авылга таралып, бөтен халыкны мәшгуль итеп өлгергәнен белеп, өйгә кайттым.

Башка вакытта безнең өй эче күңелле була, мин кайтып керү белән, әни каршы алып, хәлне сораша торган иде. Бүген алай булмады, әни күңелсез генә чәй урыны хәзерли, әти бик тирән уйда утыра иде.

Мин өйгә кереп чишенгәнче, миңа бер сүз дә әйтмәделәр. Тик чәйгә утыргач кына, әни: «Нигә иртә кайттың?» – дип сорады.

Минем әти Фәхри бабайның киресе, бик йомшак күңелле, юаш кеше булып, үз эшеннән башканы белми, авылдагы төрле талашлы эшләргә катнашмый, бернәрсәгә дә артык ачуланмый торган басынкы кеше иде.

Әмма минем әни әтигә караганда үткер, җитез, күбрәк сөйләүчән кеше, ләкин усал табигатьле түгел, шуның өчен алар бүген күңелсез булсалар да, артык кызулык күрсәтмиләр, бәлки үзләренең хәсрәтләрен тик торулары һәм йөзләренә чыккан күңелсезлекләре белән генә белдерәләр иде.

Бик озак сүзсез-нисез торгач, әни:

– Кичә мәдрәсәдә ниләр булды? Галимә апаңны күрдеңме? – дип сорады.

Мин ничек җавап бирергә дә белми тордым, тик:

– Гәүдәсен күрдем дә йөзен күрмәдем, ул һаман җылап торды, үзләренә нахак бәла такканнарын сөйләде… – дидем.

Әти белән әни минем сүзләрне артык күңелсезлек белән тыңладылар.

Алар, мин кайтканда сүзсез генә торсалар да, миннән сорашканнан соң, сүзгә керешеп киттеләр. Әти дә, әни дә Галимә апаның бу эшенә бер мәгънә дә бирә алмый аптырыйлар иде.

– Ни генә булды икән бу Галимәгә? Бер дә андый-мондый эше сизелгәне юк иде. Бөтен нәсел-ыруга оят китерде, – диде әни.

Әти, бик озак уйлаганнан соң:

– Нәрсә булсын? Аларның сөйләшеп торуларын күреп, дошман җегетләр эшне шулай зурга җибәргәннәрдер, – диде.

– Булмаса да, булды дип күрсәтәләр бит әле, бөтен авыл алар өстенә сөйли. Галимә ни эшләр инде? Каенага «Кайтып кермәсен, күземә күренү белән, сугып башын ярырмын» дип тора… Ул хәзер кайда барыр? – ди әни.

– Кайда барсын? Менә үзебезгә алырбыз, мин Галимәне беләм, ул бозыклык эшли торган кыз түгел, бөтен авыл түгел, бөтен дөнья сөйләсен, мин аларга ышанмыйм! – ди әти.

Мин, әтинең бу сүзләрен ишеткәч, бик шатландым да:

– Шулай шул, әти, шулай итәрбез, – дип куйдым. Артык сүз әйтә алмадым.

Алар тагын тындылар.

Шул вакытта безгә Хәмидә әби керде. Ул бер төн эчендә бөтенләй үзгәргән, йөзе үлек төсенә кергән, күзләре шешенеп беткән иде. Ул кергәч, безнең өй эчен тагын да моң, авырлык басты, һичкем сүзне кайдан башлап алып китәргә белми аптырашта калдылар.

Бераз тын торганнан соң, әни сүз башлап:

– Әйдә, югары уз, чәйгә рәхим ит! – диде.

Әнинең бу сүзләреннән соң Хәмидә әби көрсенде һәм:

– Чәй эчү кайгысы бармы соң! Кичәдән бирле күземне дә йомганым юк, күрәселәребез бар икән, Раббым… Бу адәм хурлыгына ничек чыдарга кирәк? Кеше күзенә ничек күренербез? – дип җылап җибәрде.

Аның бу сүзләрне артык өзелеп әйтүе һәм балалар төсле җылавы безгә соң дәрәҗәдә авыр тоелды, тагын сүз бетте. Соңра әни:

– Сабыр ит, килендәшкәем, нахактыр, Галимә андый кыз түгел, кыз баланың өстенә шундый бәла ягулар була инде, сабырдан башка чара юк, – диде.

Әнидән соң әти, сүзгә катнашып:

– Җиңги, сабыр ит, Галимә бөтен авылда бер кыз ул, аны күрә алмыйлар, шуңа күрә гаеп эзлиләр, булмас, мин ышанмыйм! – диде.

Әти белән әни бу сүзләрнең Хәмидә әбигә нык тәэсир итүенә үзләре дә артык ышанмыйлар һәм, Хәмидә әбинең нык кайгыруын, бер яктан, хаклы тапкан кебек, сүзләрен йомшак әйтәләр иде.

Әни, тагын сүз башлап:

– Кайгыруда файда юк, бернәрсә дә булмас… Ул чыгып киткәндә, үзегез кайда идегез соң? Кыз кешене караштырап торырга кирәк иде, – диде.

Хәмидә әби күзләрендәге яшьләрен яулык очы белән сөртеп һәм бик авыр көрсенеп:

– Ничек итеп гелән карап торасың? Ул балигъ булган, акылга утырган бит инде. Аны бәйләп куярга бозау түгел бит ул, без аны сезгә кереп утыра торгандыр дип уйладык. Бервакыт тавыш чыккач, пожар чыккан микән әллә дип йөгереп чыксак, аларны сырып алганнар иде. «Бу нәрсә булды?» дип соравыбызга каршы Хәким малае «Галимәгезне Закир белән тоттылар… Бердәнбер кызыгызны карап тормыйсыз, уйнаш итеп йөри!..» дип, йөзебезгә бәрде, – диде дә тагын да җыларга кереште.

 

Әни дә, әти дә Хәмидә әбине төрле сүзләр белән юатырга керештеләр. Ләкин аларның сүзләре Хәмидә әбигә һичбер тәэсир иткән кебек күренми, ул һаман көрсенә, уфлый, тагын сүз башлый:

– Үз башына төшмәгән кеше белми шул… Бигрәк авыр бит!.. Җә инде, кызың җегет белән тотылсын әле! Бу бит безнең авылда түгел, тирә-якта булган эш түгел!.. Әтисе бик кызу, бик гарьчел кеше, кайгысыннан бүген чәй дә эчмәде. «Хәзер урамга чыгып, кеше күзенә күренер җирем калмады. Ул явыз күземә күренмәсен, өемә кайтып кермәсен!.. Бәреп үтерермен!..» ди. Шул сүзләрдән соң тагын да җылый.

Әнинең дә күзләрендә яшь бөртекләре күренә. Әти дә уфлап куя. Шулай итеп, безнең өй эче, яңа гына үлек чыккан кебек, хәсрәткә әйләнде, Галимә апа кайгысы һәммәбезне дә тирән кайгыга төшерде.

IV

Мин үзебезнең капка төбенә чыктым.

Бөтен авыл шау килә… Һәркемнең авызында шул. Төркем-төркем җыелышып, шул хакта сөйлиләр. Авылда бер мунча януы, берәр кеше үлүе, берәр кешенең кәҗә урлап суюы авылны аякка бастыра иде. Ләкин бу эш аларның һәммәсеннән дә зур, һәммәсеннән дә куркыныч төс алган. Өйләреннән чыга алырлык кешеләрнең: картлары, яшьләре, ирләре, хатын-кызлары, бала-чагалары, өем-өем булып, һаман шушы хакта гына сөйләп, ахун хәзрәт йортына таба агылалар. Тик минем әти белән әни, Хәмидә әби белән Фәхри бабай гына, урамга чыгарга оялып, куркып, өйдә утыралар, тик аларга гына бүген урам йөзен күрү насыйп түгел иде.

Мин, капка төбендә генә карап торуыма канәгать итми, урамга чыктым. Безнең турыдан үткән бер кеше, Фәхри бабайның өенә карап, «Анда нәрсәдер бар… Бу йортны каһәр сукты…» дигән кебек үтәләр, кайбер яшьрәкләре, үзара сөйләшеп:

– Матурлык белән дан чыгарган кыз шулай була ул!

– Үзен бик югары тота иде!..

– Ирләрдән кача белми иде!..

– Уйнашчы Галимә йорты!.. – дип үтәләр.

Карт әби-сәбиләре:

– Илаһием, үзең тәүфыйк бир!..

– Балаң шулай йөз каралыгы китерсә, ни эшләр идең?!

– Авылдан бәрәкәт качырып, зина кылалар бит!..

– Ходайдан ничек курыкмыйлар, адәмнәрдән ничек оялмыйлар?!

– Алладан курыкмасалар да, бәндәләрдән оялырга кирәк иде!.. – диләр иде.

Галимә апаны яклап, аны кызганып бер генә сүз әйтүчене дә күрмәгәч, бер генә кешенең авызыннан да аның файдасына каратып әйтелгән сүзне ишетмәгәч, бигрәк куркуга калдым. Аларны кыйнап үтермәсәләр ярар иде. Үткән ел кайсы авылның ат карагын урамда кыйнап үтерделәр бит, боларны да шулай гына һәлак итмәсәләр ярар иде дигән уйга төштем.

Ярты сәгать эчендә ахун хәзрәт өенең тирәсе кара чәүкә кебек халык белән тулып өлгерде. Алар анда җеназа чыкканын көткән кебек көтәләр, һәммәсе дә, Галимә апа белән Закирның башларына киләчәк «шәригать хөкеме» н һәм аның җәзасын күрергә теләп, урыннарында басып тора алмыйлар иде.

Бераздан соң хәлфәләр дә, хәзрәт йортына килеп, өйгә кереп киттеләр. Халык аларга юл биреп калды.

Менә бервакыт Закир абыйны җиде-сигез кеше ныклы каравыл астында каравыл өеннән алып чыктылар, җыелган халык, аны күрү белән, бу якка йөгерә башладылар һәм болар үз гомерләрендә Закирны яки Закир дигән «гаҗәп мәхлук» ны бер мәртәбә дә күрмәгән кебек сырып алдылар. Ул, мескен, башын түбән игән хәлдә, шул халык дулкыны уртасында камалып торып калды. Шул вакытта, аның үзенә ишеттереп үк:

– Менә шәп җегет, никахсыз-нисез кыз алган!..

– Туй белән булгач, акча чыга бит… Ә болай ансат!..

– Шәбрәк атла!.. Кичә бик шәп булгансыңдыр бит!..

– Малайның бүген башы түбән төшкән! – дип кычкыралар иде.

Халыкның ачулы рәвештә шулай кычкыруларын күргәч, миндәге курку тагын да артты. Боларның хәзер берсе дә кичәге безнең авыл кешеләре түгел, һәммәсе дә безгә, Галимә апага, Закирга чит кешеләр – дошманнар кебек куркыныч булып күренделәр. Һәммәсе дә бу эшнең булуына шатланган кебек сизелделәр.

Закир абый хәзрәтләргә якынлашкан саен, аның тирәсендә халык күбәя барган саен, төрле мыскыл итү сүзләрен әйтүчеләр арта иде. Шул вакытта халык арасында «Әнә тегесен дә алып чыктылар!» дигән тавыш күтәрелде.

Шул сүз ишетелү белән, халык дулкыны икенче урамга чайкалды. «Әнә тегесе!..» дигәннәре Галимә апа иде. Мин аны бик ерактан гына күреп алдым: ул йөзен шәле белән каплаган, башын түбән игән көенчә бара иде. Ул миңа кичәгегә караганда да бәләкәйләнеп калган кебек булып күренде…

Галимә апа бер минут эчендә халык уртасында калды. Халык арасыннан:

– Әнә үзе!

– Бүген оялган була бит әле! Оятсыз!..

– Авылның бәрәкәтен качырып йөрүчеләр!..

– Кыз башы белән ни эшләп йөри!..

– Матур кыз шулай була ул!.. – дигән тавышлар чыкты.

Мин, бу авыр күренешне күреп, чыдый алмый, үзебезнең өйгә таба кайта башлаган идем, минем арттан ике кеше, бик шәпләп килеп, мине узып киттеләр. Боларның үзара «Фәхри карт үзе өйдәдер бит?» дигән сүзләреннән аларның Фәхри бабайны чакырырга баруларын аңладым һәм алар артыннан Фәхри бабайларга бардым.

Бу кешеләр туп-туры Фәхри бабайларга барып керделәр дә, рәтләп сүз дә кушмый:

– Әйдә, Фәхри абзый, сине ахун хәзрәт чакыра, анда сине көтеп торалар! – диделәр.

Фәхри бабай башта бер сүз дә әйтмәде. Йөзләре агарып, иреннәре калтырый башлады, соңрак бик авырлык белән генә:

– Анда минем ни кирәгем бар? Минем аларда эшем юк, ул бүгеннән соң минем кызым түгел, теләсәләр нишләтсеннәр, – диде.

Теге кешеләрнең Фәхри бабайны алырга килүен күргәч, Фәхри бабайның аларга Галимә апа хакында шундый авыр сүзләр әйткәнен ишеткәч, Хәмидә әби тагын да җыларга кереште.

Теге кешеләр, иң зур бер эшне җиренә җиткерергә өсләренә алган, бик зур эш артыннан йөргән рәвештә:

– Анда безнең эшебез юк, әллә хәзрәт сүзенә, шәригать боерыгына үзең дә каршы киләсеңме? – диделәр.

«Шәригать» сүзен ишетү белән, Фәхри бабай тагын җавапсыз калды: әллә нинди куркыныч бер эш алдында калган кеше кебек калтыранды. Үзенең кулында ихтыяры калмаган бер кеше рәвешендә алай-болай селкенде, ярдәм сораган кебек, бер Хәмидә әбигә, бер башкаларга карады. Бу вакытта Хәмидә әби һичбер сүз әйтми – җылый гына иде. Ул да бу боерык алдында һичбер селкенер урын юк икәнен белгән кебек шаккатып калды. Өй эчен тынлык басты. Тик бераздан соң теге кешеләрнең берсе:

– Фәхри абзый, тизрәк бул, ахун хәзрәтне һәм халыкны көттермә, синнән сорый торган сүзләре бардыр… Шәригать боерыгына каршы торып булмый бит!.. – дип, тизрәк алып китү ягын карады.

Иптәше, аның сүзен куәтләп:

– Илчегә үлем юк, Фәхри абзый, без ахун хәзрәт кушканга килдек. Безнең белән бармасаң да, барыбер икенче кешеләр килеп, үзеңне алып китәрләр, анда халык бик кызган! – диде.

Аларның бу сүзләреннән соң Фәхри бабай тагын да уйга калды, калтыранып китте, бик кызганыч рәвештә тагын Хәмидә әбигә карады. Мин гомеремдә аның болай кызганыч һәм юашланган чагын күргәнем юк иде. Хәмидә әби бик мескен тавыш белән:

– Барып кайт инде, Ходай тәкъдирдә шулай язгандыр… Тәкъдирдә язганны күрми булмас!.. – диде.

Аның сүзеннән соң Фәхри бабай, суярга алып барыла торган сарык кебек куркынып, акрын гына урыныннан торды һәм:

– Мин ни йөзем белән халык күзенә күреним?.. Бу көннәрне дә күрер көнем бар икән!.. Карт көннәремдә ата-баба күрмәгән хурлыкка төштем!.. – диде дә, атлар-атламас кына, теге кешеләргә ияреп чыгып китте.

Мин аның артыннан ул халык арасына барып җиткәнче ияреп бардым. Фәхри бабай, башын түбән игән хәлдә, халык арасына кереп югалды.

Мин, бер як читтәрәк торып, Галимә апага нәрсә булачагын көтеп тормакчы идем дә, озак торырга туры килмәде; шундагы кайбер хатын-кызлар һәм малайлар миңа да шул эшкә катнашкан бер кеше төсле итеп карап, кайберсе мине бармак белән төртеп күрсәтә башладылар. Аларның ул эшләре минем йөрәккә ук кебек булып кадалды. Эш аның белән генә бетсә, тагын бер хәл иде. Ләкин алай гына бетмәде: теге хатыннар арасыннан чулак Насыйр хатыны, мине башкаларга күрсәтеп:

– Әнә Закирның каенише дә килгән, җизнәсе белән апасын каршы алырга килгәндер, – диде.

Аның шул сүзеннән соң икенче берсе:

– Җизнәсенең пәке биргәнен көтә торгандыр, кияү кергәннең иртәгесен пәке бирәләр бит! – диде.

Өченче берсе:

– Пәке бирә торган җизнәләр келәт артында булмыйлар алар, келәт эчендә, чыбылдык эчендә торалар! – дип үртәде.

Аларның сүзе артыннан бер малай, минем янга йөгереп килеп:

– Кайда, кызыл саплы пәке алдыңмы? – дип сораган булды.

Мин, боларның шундый зәһәрле сүзләрен, төртмә телләрен ишеткәч, түзә алмыйча, гарьләнеп кайтып киттем.

Мин кайтып бераз гына тору белән, урамда тавыш күтәрелде. Әллә ничаклы кешеләрнең авызларыннан чыккан бу тавышларның аерым сүзләрен аңлап булмый, тик зур базардагы тавыш кебек, һәммәсе бергә кушылып, бөтен урамны яңгырата иде.

Мин, бу тавышны ишетү белән, тагын урамга чыктым һәм безнең якка агылып килә торган халык ташкынына очрадым. Боларның иң алларыннан Галимә апа белән Закир абыйны китерәләр иде. Хәзер Галимә апаның шәле битен капламасын өчен, аны башына уратып артка бәйләгәннәр, йөзе ачык булып, бөтен битен кара белән буяганнар һәм аның сул кулын Закир абзыйның уң кулына бәйләп куйганнар иде. Шулай ук Закир абзыйның да йөзен карага буяганнар, аның да күзләре генә агарып күренеп торалар иде.

Бу күренешне күргәч, куркуымнан ни эшләргә белмәдем. Галимә апа, хәзер җансыз бер сын (гәүдә) кебек, үзенең иркеннән башка алга килә. Икенче төрле әйткәндә, аларны халык дулкыны ихтыярсыз җомычка кебек алга этеп китерә иде. Фәхри бабайлар турысына җиткәч тә, аларны бераз туктатып тордылар, бу вакытта халык арасыннан:

– Карагыз бу кара йөзләргә, гыйбрәт алыгыз!..

– Ил корткычлар!

– Шәригать таптаучылар!

– Уйнашчылар!.. – дигән тавышлар чыга һәм әллә нәрсәләр шалтыраталар, Галимә апа белән Закир абзыйның өстенә иске чабаталар ыргыталар иде. Шушы җирдә Галимә апа, һуштан язган кебек, җиргә бөгелеп төште. Аны күтәреп алдылар. Ул хәзер җыламый да, эндәшми дә иде. Аның кап-кара йөзендәге күзләре сирәкләп ачылып куйса да, аларны тагын йома, ул бу халыкны, бу тормышны, боларның бу чаклы вәхшәтләрен күрмәскә тырышкан кебек була иде.

Шул минут эчендә Фәхри бабай йортыннан йөгереп чыкты да туп-туры Галимә апа янына килеп, битенә чабып җибәрде һәм, аның йөзенә төкереп:

– Моннан соң минем йортыма кайтып керәсе, ишегалдыма аяк басасы булма!.. Теләсәң кайда югал!.. – дип, бер-ике сүз әйтте дә, кире борылып, капкасыннан кереп китте. Бу вакытта Фәхри бабайның ачуының һичбер чиге юк, ерткыч җанвар кебек усал һәм ямьсез күренә иде.

Шуннан соң аларны тагын алга алып киттеләр. Тагын баягы төсле кычкырулар, төрлечә мыскыл итүләр башланды.

Бу вакытта әни дә, әти дә өйдәләр иде әле. Мин аларның бу авыр күренешне карап тору-тормауларын белми идем. Теге кешеләр безнең турыдан үтеп китү белән, әни, өстенә киенеп, тунының төймәләрен эләктерә-эләктерә, теге халык артыннан китте. Ул үзе кызган һәм:

– Тапканнар аю биетүне! Һичбер гөнаһсыз кешеләрне хурлыкка төшерделәр! – дип сөйләнә-сөйләнә бара иде.

Әти, капка төбенә чыгып, әнинең артыннан:

– Юкка йөрисең, эт кебек котырган халык үзеңне изеп ташламасын, – дип әйтеп калды.

Бу вакытта әтинең ияге селкенә, җыларга торган кеше кебек, сүзләре калтыравыклы чыга иде. Әнинең сүзенә каршы теге кешеләр арасыннан «Әллә үзең башкода булдыңмы?.. Вәт ничек яклаша!..» дигән сүзләр ишетелеп калды.

Халык төркеме бездән ераклашты. Алар киткәч, мин, әни хакында уйлап, «кызган, котырган халык әнине кыйнап ташламасалар ярар иде» дип курка башладым. Әти өйгә кергәч, мин дә үземне өйгә керергә тиешле сымак таптым да аның артыннан өйгә кердем. Ул, өйгә керү белән, «Аһ, мескен, харап булды!.. Үзен гомергә бәхетсез ясады. Моннан да авыр нәрсә булсын!» дип, башын тотып утырды.

Әтинең артык дәрәҗәдә кайгыруы мине тагын да үзем дә аңлап бетерә алмый торган чуалчык уйларга батырды. «Тормыш шулай икән, кыз белән җегет бер-берсе белән аулакта бер генә минут та күрешеп тормаска, бер сүз дә әйтмәскә тиеш икән! Бу ник болай соң, бу эш нигә бөтен авылны зык куптара? Әйбер урлап тотылган кешеләргә дә болай кызмыйлар, аларны да болай урам буйлап битләренә кара ягып йөртмиләр. Шундый вакытта да бөтен авыл чыкмый торган иде бит!..» дип хәйран калдым.

Галимә апаның бу хәлгә төшүе, урамдагы ямьсез күренешләр безнең өйгә кабер ямьсезлеге, кабер тынлыгы кертте. Хәзер безнең өй борынгыча шат түгел, бездә мәңге шулай күңелсез, тын, авыр тормыш башланыр, моннан соң бер шатлык кермәс кебек булып күренде. Колак төбендә теге халыкларның ямьсез тавышлары яңгырап, күз алдында аларның ямьсез төсләре басып тора, күңелдә шуларның ямьсез сыйфатлары йөргән кебек тоела иде. Шуның өстенә Галимә апаның шул халык арасындагы авыр хәле, аның корымга буялган кара йөзе, шунда ялтырап күренеп калган күзе алга килеп басты. Ул хәзер югалды, безгә кайтмас, кайтса да, аның күбәләк кебек уйнап торган шат күңеле мәңгегә сүнеп кайтыр кебек сизелә иде.

 
116Иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз – җиренә җиткерү юлында тырышырбыз.
117Мәслихәте – уңай фикере.