Кыпчак кызы / Кипчакская дочь

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Беренче бүлек

1

Карчыклар чуагы. Сүзнең дә, сурәтнең дә көче җитмәслек матур көзге көн. Болытсыз зәңгәр күк. Кояш, кыздырмыйча гына, иркәләп җылыта. Авыл башындагы чирәмлектә үскән әрем сабакларына, койма буендагы кычытканнарга эленгән көмеш җепләр, кояшта ялтырап, салмак кына селкенеп тора. Җылы якка китәр алдыннан, сыерчыклар балаларын очарга өйрәтәләр. Алар, өерелеп килеп, юл буендагы чирәмлеккә куналар да, бер тын черкелдәшеп алгач, дәррәү күтәрелеп очып китәләр. Тигез генә очып барганда, сыерчык көтүе атылып өскә күтәрелә. Юнәлеш югала, кинәт чәрелдәшү тавышы көчәеп, кискенләшеп китә. Яңа очарга өйрәнгән яшьләр тәртип бозды булса кирәк. Сыерчык көтүе, кыйгачлап, борыла-борыла, җиргә төшә. Җиргә кунаклагач, карт ата сыерчыкларның тавышлары ишетелә башлый. Алар, яшьләрне әрләп-үгетләп, җылы якка баруның ялыктыргыч озын булуын, юлда давыллар, иксез-чиксез диңгезләр өстендә карлы яңгырлар очравын, шуңа күрә алдагы очуның чиктән тыш җаваплы икәнлеген аңлатырга тырышалар шикелле. Нәсыйхәт утырышы тәмамлангач, сыерчык көтүе тагын һавага күтәрелә.

Аллаһы Тәгалә адәм баласына ике төрле матурлык иңдергән. Тышкы һәм эчке матурлык. Тышкы матурлык турында сөйләп торуның кирәге дә юктыр. Телевизор гел шуны күрсәтеп тора. Газета, журнал битләрендә, реклама роликларында, сатылган товар төргәкләрендә тыштан кәнтәйлек балкып торган хатын-кыз сурәтләре. Бит-йөз, дулкынланып бүселеп төшкән чәч көлтәсе, аяк-куллар, күкрәкләр, ымсындыргыч янбашлар… Нигәдер озак карап тора алмыйбыз без андый күз бууга көйләнгән матурлыкка. Көтмәгәндә йөзе-бите дә, тән әгъзалары да уртачарак булган хатын-кыз елмаюы балкып ала, һәм кинәт йөрәгеңнән бәреп чыккан саф, җылы хисләрне җаның-тәнең белән тоеп, изрәп китәсең. Елмаеп сөйләшә башласа, аның һәр сүзендә, сүзнең һәр иҗегендә салмак музыка сугарылган тылсым. Җөмләләр эчендә шәфкать авазы, саф самимилек; эчке матурлыкның тышка бәреп чыгу мизгеле бу. Ханымның бит-йөзе, күз карашы, тән хәрәкәтләре тиз арада сине сихерли, үзенә тарта, тылсымлый башлый.

…Бакчада бәрәңге алучы, кырык белән илле яшьләр арасындагы хатын әнә шундыйлардан иде. Шул тыйнак матурлыкны аңлый алган кеше Юкәле халкының Хәсәнә абыстайга булган изге мөнәсәбәтенең каян барлыкка килүе турында төпченүдән туктар иде, мөгаен.

Бүген Хәсәнә абыстай бакчада бәрәңге ала. Бер төптән чыккан эрерәк, тигез, шома тәнле бәрәңгеләрне, орлыкка калдырыр өчен, аерым бер җиргә, вакларын, көрәккә эләгеп киселгәннәрен, икенче урынга җыеп, базга төшерәселәрен, кояшта киптерер өчен, таратыбрак ташлый бара. Киселмәсеннәр өчен, көрәкне сабактан ераграк батырырга, җирне айкап ташлаганда саграк кыланырга кирәклеген белә. Анысы шулай. Колхозлашканнан соң, бигрәк тә сугыш елларында, үз кулың белән чәчкән, үзең утап, төбен күмеп үстергән, үзең алып, өшемәслек һәм черемәслек итеп саклаган бәрәңге Хәсәнә абыстайның гаиләсен ачлыктан коткара килде. Бәрәңге алуның бөтен нечкәлекләрен белсә дә, соңгы ярты сәгать эчендә ярты дистә бәрәңгедә көрәк эзе калган иде. Бишенче классның беренче дәресенә Югары Бишенде урта мәктәбенә укырга киткән төпчек улы Шәһит, нишләптер, кайтмыйча тора әле. Каршы урамда яшәүче Габдерәсүл дә, авыл башындарак торучы Мәүлетҗан да кайттылар инде. Шәһит әле һаман күренми.

Тәртип бозган өчен укытучысы класста калдыргандыр, дисәң, Хәсәнәнең улы юаш, тыныч табигатьле, сүз тыңлый торган бала югыйсә. Авырып китмәсә генә ярар иде! Әллә берәр иптәше үзләренә чакырып алып китте микән? Шәһитнең әнисе, эшен ташлап, урамга чыкты. Әнә койма буендагы сукмактан, сүлпән генә атлап, Хәсәнәнең кече улы кайтып килә. Кулындагы букчасы, җиргә тия язып, салынып төшкән. Башы аска иелгән, аяк атлавында арыганлык сизелеп тора.

– Нишләп болай соңга калып кайтасың, балам? Әллә, тәртип бозган өчен, укытучы абыең дәрестән соң калдырдымы?

– Юк, калдырмады, – диде Шәһит һәм шуның белән чикләнде.

– Ошадымы соң яңа мәктәп? Нәрсәләр өйрәндегез? Йә, сөйлә инде, нишләп шатлыгыңны бүлешмисең?

Шәһит җавап бирмәде. Малай, әнисенең сүзләрен башын күтәрмичә генә тыңлап, теләр-теләмәс кенә капкага таба баруын дәвам итте. Хәсәнә абыстай малаеның кулыннан букчасын алды, бөгәрләнеп эчкә кергән күлмәк якасын тышка чыгарып, төзәтеп куйды, аркасыннан сыпырып сөйде.

– Укый башлавыңны котлап, мин сиңа тәбикмәк пешердем, – диде Хәсәнә абыстай. – Кулыңны тышта юасыңмы, әллә, өйгә кергәч, җылы су беләнме?

– Тышта юам.

2

– Нәрсәдер булган бу балага, – дип хафаланып куйды абыстай. – Ничек канатланып киткән иде. Ә кайтуы нинди! Артык сораштыра башласаң, бөтенләй дә үз эченә бикләнер. Бераз тынычлансын әле. Аның улы эчендәге серен озак тота алмый. Барыбер бүлешәчәк. Тыныч кына көтәргә кирәк. Төпченә башласаң, йозакка бикләнүе бар.

Татарда таба ашы бәйрәмнәрдә, кунак килгән чакларда пешерелә. Бәйрәм ризыгы адәм баласының күңелен күтәрә. Өйгә татлы аш исе тарала, шул ис бәйрәм шатлыгы уятырга тиеш. Ләкин Шәһит, тәбикмәкне дә сүлпән генә, ләззәтләнүен күрсәтмичә генә ашап, дога кылды. Икәүләп бакчага чыктылар.

– Бәрәңгеләрнең киртә буендагылары кибеп беткәндер инде, – диде Хәсәнә абыстай. – Мин аларны әйләндереп чыктым. Шуларны базга ташый башла! Син ташыган арада башкалары кибәр.

Шәһитнең инәкисе тынычланып казырга кереште. Чөнки малае кайтты. Хәзер, урамга карап, тынгысызланып көтәсе юк. Ана тулысынча җир эшенә бирелде. Яныннан чиләк күтәргән малае уза башлагач кына, Хәсәнә абыстай кулыннан көрәген ташлады:

– Нигә шулкадәр авыр күтәрдең? Имгәнәсең киләмени? – Чиләкнең яртысын җиргә бушаткач кына аңлады ул – тизрәк ташып бетерер өчен, Шәһит зур чиләкне тутырып күтәргән икән… Барыбер тутырып ташыячак. Шуңа күрә бәләкәйрәк чиләк табарга кирәк. Чиләктәге бәрәңгесен җиргә аударып, келәттән бәләкәйрәк чиләк алып чыкты. – Менә шушы чиләк белән ташы, улым. Ашыкма! Базга төшкәндә сак бул, егылып имгәнә күрмә! Аңладыңмы?

Аңлаганын белгертеп, малае баш какты. Улының кәефе кырылган. Юкка гына түгел шикелле, үзе сөйләгәнен көтәргә кирәк. Тыкырдата башласаң, шундук яшерәчәк. Тыштан юаш күренсә дә, төпчек малай күңел серләренә якын җибәрми.

Караңгы төшеп, бәрәңгеләр күренми башлагач кына, алар ял итәргә тукталдылар. Өйгә кергәч, казаннан җылы су алып, сабынлап кулларын юдылар. Хәсәнә абыстай тиз генә бәрәңге пешереп алды. Өй эченә ризык исе, татулык, сабыр тынычлык шаукымы таралды. Калган тәбикмәк, өйләнеп, үз гаиләсе белән яши башлаган Әфләхкә илтергә әзерләп куелган.

Бу илдә, бәлки, иң өстә, Мәскәүдә утыручылар гына ачлык тәмен татымыйча яши алганнардыр? Инкыйлабтан соң өч дистә ел вакыт үтте. Күпме сулар акты, Хәсәнә абыстай белгән кешеләрнең язмышлары үзгәрмичә калмады. Күпме бәндә, бәхет эзләргә киткән җиреннән кайта алмыйча, кайлардадыр адашып, югалып калды. Берәүләр, кәнсәләр тирәсендә җылырак урынга сырышып, көнкүрешләрен җиңеләйтә алдылар. Башкалар, нигәдер, гел киләчәктә кала килгән рәхәт яшәү өмете белән канәгатьләнеп, тырышып-тырышып яши бирделәр. Тигезлек вәгъдә иткән колхозлашу күпләрнең язмышын җимереп ташлады. Шуңа карамастан колхозлашу чорында таланган, әтиләрен югалткан гаиләләр дә киләчәктән бары тик бәхет һәм иминлек кенә көтеп яшиләр иде.

Икәүләп табын янына утырдылар. Рәхәт иде шулай бергәлекне, татулыкны тоеп, ләззәтләнеп утыру. Аштан соң амин тоттылар. Табынны җыю белән, дога кылдылар…

Тагын бер көн үтеп китте. Ана белән бала йокларга ятарга әзерләнә башлады. Хәсәнә абыстай урын җәйде. Улы юрган астына кереп яткач кына, утны сүндерде. Гадәттә, Шәһит яту белән йокыга китә иде. Бүген ул йокыга китә алмыйча интекте. Ана кеше, баласының сулыш алуыннан ук, аның нәрсә турындадыр борчылып уйланып ятуын тоемлый иде.

3

– Инәки, – диде Шәһит басынкы гына. – Син йокламыйсыңмы әле?

– Юк, йокламыйм. Дога да укып карадым. Нигәдер йокы килми. Әллә берәр җирең авыртамы? – диде ана, хафаланып.

– Юк, авыртмый. Минем мәктәпкә барасым килми. – Малай авыр итеп көрсенде, борынын тартып алды.

Баласының сүзен ишеткәнче үк, Хәсәнә абыстай улының ниндидер авыр хәлгә юлыкканын сизгән иде.

– Нәрсә булды, улым? – диде Хәсәнә абыстай, хафаланып.

– Минем мәктәпкә барасым килми, – Шәһит тагын шул ук сүзләрне кабатлады. – Бу мәктәпне яратмыйм мин.

– Кайсы мәктәпне яратасың соң?

– Үзебезнең Юкәле мәктәбен.

– Бездә бит бишенче сыйныф юк. Дүртенчегә кадәр генә. Мәктәпкә йөрмәсәң, надан каласың бит, улым…

– Юк, мин өйдә үзлегемнән укый башлыйм. Күрерсең, мин тырышып укырмын. Белемем башкаларныкыннан зуррак та булыр. Минем әтием дә, Әфләх абыем да күбрәк үзлегеннән укыганнар бит. Син үзең дә әтки хакында, күрше авыллардагы муллалар арасында иң белемлесе, дип сөйли идең. Ә мәктәптә Мәүлетов абый Әфләх абзыкайның 5–7 класслар өчен имтиханнарны бик әйбәт тапшыруын безгә үрнәк итеп сөйләде…

Хәсәнә абыстай беразга югалып калды. Малае, тыштан юаш күренсә дә, әйткән сүзендә тора белә иде. Мин сине чыбыклап илтәм, дип куркыта башласаң, бала тагын да катырак карышачак. Бишенде мәктәбе балага ошамый икән, моның җитди сәбәбе булырга тиеш. Юкәледән алты чакрымдагы мәктәпкә йөрү балага җиңел түгел. Җыелыш булган көннәрдә, өйгә кайтып тамак ялгагач, тагын мәктәпкә йөгерергә туры киләчәк. Кышкы бураннарда, ташу китеп, юл өзелгән чакларда, бала ничек Ташлы кичү аша чыгып йөри алыр? Дөрес, Шәһит ялгыз түгел. Бишенче класска дүрт бала йөри. Әтисен алып китмәгән булсалар, ул җаен табар иде дә…

– Өендә укыган балага таныклык бирмиләр. Белемле булуың турындагы язуны каян алырсың? Кулыңда мөһер суккан таныклыгың булмаса, синең укыган кеше булуыңа кем ышаныр? Патша заманында гыйлемле икәнлегеңне мөфтияттә имтихан тотып расларга була иде. Хәзер бит иң кыйммәтлесе – кесәңдә мәктәп биргән язуың булу. Әткиеңне рәнҗетмә, улым. Ул барыгызны да белемле итәм дип хыяллана иде. Син бит әткиең ягыннан да, минем яктан да муллалар нәселеннән…

– Бармыйм мин мәктәпкә. Каныга башласалар, авылдан китеп, фызыуга3 керәм.

 

– Улым, нәрсә булды сиңа? Нигә мәктәпкә йөрисең килми? Иртән үзең канатланып киттең ләбаса. Узган айда, кайчан беренче сентябрь җитә, дип, мине бимазалап бетердең. Мин сәбәбен белергә тиеш. Улым, зинһар, аңлат миңа!

– «Мулла малае» дип мыскыллыйлар.

– Кем мыскыллый?

– Әйтмим. Әйткәч, әләк була ул. Мыскылладылар мине. Түбән Бишенде малайлары. Бигрәк тә теге безне талаган кешенең кече улы Ринат.

– Улым, тыңла мине. Мулла малае дип кешене мыскыллап булмый. Муллалар заманында авылның иң укымышлы, иң абруйлы кешесе саналалар иде. Бигрәк тә синең әткиең. Әткиеңне бөтен авыл яратты. Сөргенгә җибәргәч, ничек кайгырдылар. Әле һаман сагыналар. Мулла ул кешеләрне әдәпкә өйрәтә. Әткиең мулла да, укытучы да иде. Шәкертләренә сабак бирә иде. Балаларга исем куша. Никах уку, мәетне соңгы юлга озату, кешеләр арасында купкан гауганы үгет-нәсыйхәт белән сүндерү, киңәш бирү – барысы да әткиең өстендә иде. Ничек инде шундый изге эшләрне башкаручыга тел тидереп булсын?! Әткиеңнең холкы да әүлияныкы кебек иде. Шундый кешене ничек инде мыскыллап булсын! Юк, син ялгыш ишеткәнсеңдер.

– Ул бит, тәнәфескә чыккач, бөтен классташларым каршында әйтте. Бөтен бала ишетте. Аларның күбесе тешләрен ыржайтып көлделәр.

– Син аны рәнҗетмәдеңме соң? Авыр сүз әйтмәдеңме?

– Вахитов абый, класс белән танышканнан соң: «Габдулла Тукай шигырен яттан кем белә?» – дип сорады. Без Ринат белән икәү кул күтәрдек. Абый такта янына башта Ринатны чакырды. Ринат бераз ык-мык итеп торды да укый башлады… Ул укып бетергәч, мин тагын кулымны күтәрдем: «Бу шигырь Тукайныкы түгел», – дидем. Ринатның чырае сытылуын күргәч, әйтүемә үкендем. Соң иде инде. «Ә кемнеке соң бу шигырь?» – дип сорады Вахитов абый бездән. Җавап бирүче булмагач, абый миннән сорады. «Кемнеке икәнен белмим», – дидем мин. «Кызыл байрак» шигыре Мәҗит Гафуриныкы, – дип аңлатты укытучы абый. – Шигырьне ятлар алдыннан, иң башта аны кем язганын хәтерләп калырга кирәк. Ә син үзең Тукай язган шигырьне беләсеңме, Таипов? Чык әле такта янына!» Мин такта янына чыктым. Башта югалып калдым. Барысы да сүземнән гаеп табып көлерләр, мыскылларлар, дип курыктым. Бераз шулай югалып калганнан соң, Тукайның «Теләнче» дигән шигыре исемә төште:

 
Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра.
Шулвакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.
 

…«Сукыр карт» сүзен әйтү белән, Шәһитнең күз алдына сөргендәге әткисе килеп басты. Әткисе дә шушы мизгелдә, сукыр карт шикелле, ачы буранда ялгызы, туган авылын, Хәсәнә абыстайны, балаларын сагынып, дер калтырап басып торадыр шикелле тоелды аңа. Әткисен кызгану, аны кулга алучыларга нәфрәт, ятимлек кимсенүләре – барысы бергә укмашып, үсмернең бугазына утлы төер булып килеп тыгылды. Күзләрдән яшь бәреп чыккач, Шәһит, укытучының рөхсәтен көтеп тә тормыйча, урынына барып утырды да битен партага каплады.

– Таипов, – диде туган тел укытучысы, – Тукайның шундый эчтәлекле шигырен яттан белүеңне хуплыйм. Әмма исеңдә тот, киләчәктә укытучы рөхсәтеннән башка такта яныннан китмә. Рөхсәтсез китү тәртип бозу санала. Аңладыңмы?

Шәһит укытучының соравын җавапсыз калдырды. Ул, сүзен әйтә башлау белән, кабат елап җибәрүдән курка иде.

4

Никадәр тырышып караса да, шушы вакыйганы Шәһит әнисеннән яшерә алмады. Юк, әләк кенә түгел иде бу. Ул бит инде бала-чага түгел. Аңа хәзер унике яшь. Аның инәкисе, башка әниләр шикелле, малаен яклап, талашып йөрми. Инәки булудан тыш, Хәсәнә абыстай – Шәһитнең иң якын дусты да, сердәше, авырлык килгән чакларда иң беренче булып ярдәм кулын сузучы да. Дөрес, ул башка әниләрдән таләпчәнрәк. Ялганлап кара әле Хәсәнә абыстай алдында! Яисә үзеңнән көчсезрәк малайны рәнҗетеп кара. Кеше өлешенә керү, кеше милкенә кул тидерү турында әйтеп тә торасы юк. Андый чакларда Шәһитнең йомшак күңелле юаш инәкисе сүз белән аңлатып булмый торган куркынычка әверелә. Тәүбә кылып, башка алай эшләмәм, дип сүз биргәч тә әле, инәкисенең күзенә бик озак туры карый алмый ул.

Шәһит инәкисенә сөйли башлады:

– Зур тәнәфестә коридорга чыккач, Ринат, шул, Тукай шигыре дип, башка шагыйрь язганны укыган малай, мине почмакка илтеп кысрыклады. Безнең тирәгә бөтен класс җыелды. «Күрәсезме? – диде ул. – Сезнең каршыгызда мулла малае. Аның әтисен, халыкка дин әфьюны таратып йөргән өчен, төрмәгә япканнар». – Коридордагы кайбер укучылар мине мыскыллап көлә башладылар. Звонок шалтырап, коридорга укытучылар чыга башламаган булса, әткигә тел тидергән өчен, мин аның арт сабагын укыта идем. Беләм, ул миннән көчлерәк. Шулай да мин аңа бирешми идем…

– Улым, син аңларга тиеш, кешене көч белән дә, хәйлә белән дә җиңеп булмый. Син аны бер генә юл белән – яхшы укып кына җиңә аласың. Яхшы укыган баланы беркайчан да мыскылламыйлар. Киресенчә, андыйларны мактыйлар, үрнәккә куялар. Укуда үрнәк күрсәтә алсаң, сине бөтен класс яратачак, хәтта бөтен мәктәп. Мыскылламасыннар өчен, син яхшы укырга, тәртипле булырга тырыш. Оныт син ул малайның сүзләрен, йөрәгеңдә ачу саклама. Үч алам, дип, аның белән ызгышма да. Татарда «Таш белән атканга аш белән ат» дигән мәкаль бар. Синең әткиең беркем белән дә ызгышмады, битәрләшмәде. Яхшы укысаң, сабакташларың белән дә, остазларың белән дә тату яшәсәң, әткиең синең белән горурланачак. Син беләсең, ул бит барыбер кайтачак. Гаепсез икәнлеге ачыклану белән үк, әткиеңне иреккә чыгарачаклар. Аның гаепсез булуын бөтен кеше белә.

– Нишләп соң ул һаман кайтмый? – Шәһит кинәт сорауның урынсыз икәнлеген, шушы сүз белән инәкисенең йөрәк җәрәхәтенә тоз салуын аңлап алды. Җылы сүз әйтәсе, инәкисен бәхилләтәсе килеп китте. – Курыкма, мин яхшы укырга тырышырмын.

– Мәктәпкә барасыңмы соң?

– Мәктәпкә дә барырмын. Ачуланма гына. Түзәр хәлем калмагач кына, мәктәпкә йөрмим, – дидем.

Инәкисенең йокы алдыннан укый торган догасын ишеткәч, Шәһит тә, амин тотканда, яңа эш башлаганда укый торган «раббанә атинә»сен, тагын берничә доганы укып, Аллаһы Тәгаләдән әткисен төрмәдән чыгаруны, аны тизрәк өйгә кайтаруны, бергә-бергә, тигезлектә, иминлектә, тыныч тормышта яшәүне сорап ялвара башлады.

5

Шәһитнең Бишенде мәктәбенә йөри башлаганына биш көн үтте. Берсекөнгә ял. Аллага шөкер, бәрәңгене алып, вакытында базга салырга өлгерделәр. Көзге яңгырларга кадәр, коры чакта, кыш чыгарга җитәрлек коры-сары, чыбык-чабык ташып калырга кирәк иде. Ашлыкларны җыеп алганнан соң, камыл өстенә көтү кертер алдыннан, кеше күзенә күренмичә генә, балалар башак җыеп кайткаладылар. Хәтәр эш иде колхоз басуыннан башак җыю. Тотсалар, башыңнан сыйпамаслар. Бу турыда күпме баш ватса да, Хәсәнә абыстай һич аңлый алмады. Совет власте, кеше турында кайгыртуы белән мактанып, бертуктаусыз тукый тора. Ярышып эшләргә, «хезмәт көне» дип йөртелгән аңлашылмас берәмлекне күбрәк тупларга кушып өнди тора. Көз җитеп, уңышны җыеп алгач, ашлыклар хөкүмәткә тапшырылып беткән була. Кырдан җыйганны хөкүмәт кырып-себереп алып бетерә. «Хезмәт көне» дигәннәренә бирергә колхозның бернәрсәсе калмый. Бригада кенәгәсендә эшкә чыкканлыкка куелган тамгалар кысыр килеш кала. Соң бит, урып җыйганда коелып калган башакларның карга чүпләмәгәннәре барыбер кар астында калып чери, әрәм була. Нигә шуны җыярга рөхсәт итмәскә?

Кайда гына булма, нәрсә белән генә шөгыльләнмә, ачка үлмәс өчен, һәр көнне һәр мөмкинлектән файдаланып, нәрсәдер табарга, яшереп өйгә алып кайтырга, яшереп куярга кирәк иде. Кыш рәхимсез. Ачка үләсең килмәсә, тамак ягын җәйдән кайгыртырга кирәк. Җәй көне балаларны ачлыктан коткара алырлык ризык әзерләү колхоз шартларында яшәүнең төп канунына әверелде ләбаса.

Беркем беркемгә бу турыда сөйләми. Һәркем яшеренеп яши, һәркемнең яшисе килә. Менә шул яшисе килү мәҗбүр итә дә инде тамак мәсьәләсен кайгыртуны… Адәм балаларының яшисе килүе, аларның Газраил килгәнче яшәргә хаклары барлыгы Аллаһы Тәгалә тарафыннан расланган. Шушы канунны белмәделәрме икәнни Лотфулла хәзрәтне кулга алучылар? Нахак җәбернең, нахакка рәнҗетүнең гөнаһы бик зур бит. Алар шуны да аңламадылар микәнни?

Бу юлы шушы уйлар белән каршылады Хәсәнә абыстай мәктәптән кайтучы төпчек улын. Әллә юл буе йөгереп кайткан инде? Бит алмалары алсуланып пешкән. Еш-еш сулыш ала. Үзе елмая. Аллага шөкер, бүген аны рәнҗетмәгәннәр булса кирәк…

Дәресләрнең уңышлы узуы, макталуы, югары билге алуы малаеның йөзенә бәреп чыккан:

– Инәки, миңа «отлично» билгесе куйдылар. Абый мине мактады. Минем дәфтәремне бөтен класска күрсәтте…

…Бүген дә Ринат тирәсендә ялагайланып йөрүче малайлар Шәһитне мыскылларга чамалап карадылар каравын… Ул бүген Ринат малайларына каршы тора алды. Шул хакта сөйләп ташлаудан малай чак тыелып калды. Инәкисе каршында мактанчык булып каласы килмәде. Бүген ул үзен яклый алды. Хәтта аны яклаучылар да табылды. Малайлардан ике авылдашы, класстагы кызларның барысы да диярлек үзләренең Шәһит ягында икәнлекләрен күрсәттеләр.

Бәрелеш болай башланды. Тәнәфескә чыккач, Ринатлар төркеме Шәһитне коридорның түр як почмагына тагын кысрыклады. «Халыкны әфьюн белән агулаучы мулла малае, мулла малае!» Бүген дә Шәһит ягына шушы мәсхәрәле сүзләр ява башлады. Беренче ишетүдә «әфьюн» сүзен Шәһит аңламаган иде. Әфләх абыйсы Карл Марксның руханиларны шулай мәсхәрәләве турында сөйләп күрсәткәч, төшенде. «Әфьюн сату» дигән сүз кешене шәригать кануннары буенча яшәргә өйрәтүне аңлата икән… Күкрәк эчендә әрнеткеч кайнарлык. Авыз кибә. Йодрыклар кысып йомарланган. Йөрәк еш-еш тибә. Шул чакта Шәһитнең исенә Әфләх абыйсы биргән акыллы киңәш килеп төште. Ничек кенә кыен булса да, йөрәгеңдә үч кузгалуын сиздермәскә. Көч-егәреңне бергә туплап, үзеңне тыныч тотарга. Куркуыңны сиздермичә, берни булмагандай басып торырга. «Мулла малае» дигән сүзне мактау, хөрмәтләү рәвешендә кабул итәргә… Шәһит шушы шартларны үтәргә җаны-тәне белән тырышты. Үч алырга теләү, рәнҗү чиктән тыш көчле иде. Шулкадәр авыр иде тыныч кына басып тору. Әмма, ни хикмәт, Шәһитнең дошманнары, мыскыллау өчен яңа сүз эзләп, тукталып калдылар. Нәкъ шул чакта ул, ашыкмаска, тотлыкмаска, куркуын яшерергә тырышып, олыларча җитдилек белән сүз башлады:

– Ринат, син дөрес әйтәсең, мин – мулла малае, – Шәһит һәр сүзенә басым ясый-ясый сөйләде. Абыйсы өйрәткән сүзләр, ятланган шигырь шикелле, аның хәтерендә иде. – Мин – мулла малае. «Мулла» ул – укымышлы, белемле дигән сүз. Синең әтиеңне, Ринат, язу танырга минем әтием өйрәткән. Синең әтиең дә минем әтиемә сабакка йөргән. Әтиләрегезнең барысы да заманында минем әтиемнең шәкертләре булганнар. Элек белемле кешене «мулла» дип атап йөрткәннәр. Ышанмасагыз, кайткач, әниләрегездән сорагыз. Мулла – белемле һәм изге кеше дигән сүз. Сез минем әтиемне «мулла» дип атаганда мин горурланам гына. Ул кешеләрне әдәпкә өйрәткән, авылдашларына кирәкле кәгазьләрне дә минем әтием язган, шуны онытмагыз… Минем өчен бу сүзне ишетү – чын горурлык. Ринат, синең әтиеңнең, бабаңның кем булуын әйтеп, синең йөзеңне кызартасым килми. Әгәр тагын бер мәртәбә әтиемә сүз тидерсәгез, мин сезгә бөтенесен әйтеп бирәчәкмен. Әйдә, тагын кабатлагыз минем әткиемнең кем икәнлеген!

Әфләх абыйсы өйрәткәндә, Шәһит, бу сүзләрне әйтә алмам, куркырмын, дип уйлаган иде. Каян килгәндер бу батырлык?! Ринат төркеме бер генә минутка югалып калды. Моннан соң үртәүнең мәгънәсез булуын аңладылармы, әллә аларны кыңгырау шалтыравы бүлдердеме? Мыскыллаучылар дәррәү класс ишегенә таба йөгерделәр. Ишектән кергәндә, авылдашы Габдерәсүл Шәһитнең колагына пышылдап өлгерде:

– Бүген мин, мәктәптән кайткач, Майлы Куакка коры-сары җыярга барам. Бергә барырга син ризамы? – Сүзен әйтеп бетергәч, Габдерәсүл Шәһитне култыклап алды. Алар, йөгерешеп, класска кереп киттеләр.

Бу инде Шәһитнең ялгыз түгеллеген, класста аны ихтирам итүчеләр, фикердәшләр барлыгын аңлата иде. Курку юкка чыккач, Шәһит үзен ифрат бәхетле итеп сизде. Хәзер малайда кимсетергә теләүчеләргә каршы торырлык көч бар иде. Бу турыда Шәһит инәкисенә сөйләргә оялды. Хәсәнә абыстай, улының нинди кәеф белән кайтып керүен күргәч, сүзсез дә аңлады. «Раббым, мең рәхмәт Сиңа! Ярдәмеңнән ташламадың… Аллага шөкер!» Инәкисенең җылы, тыныч елмаюы малаена да барып иреште. Бүген Шәһитнең чын-чынлап бәхетле көне иде. Ана кеше исә баласының куануыннан бәхетле иде. Дөньяда моңа тиң нәрсә бар?!

6

Майлы Куак. Бу урынны нигә шулай атауларын беркем аңлата алмый. Куакта май үсми бит инде. Моны һәркем белә. Нефть чыгаручылар куакны җир маена буяп китмәсәләр, җирдә үсеп утырган куакның майланып торуын һич күз алдына китереп булмый. Юкәле кешеләре авылдан ике чакрым чамасы көньяк-көнчыгышта урнашкан агачлыкны «Майлы Куак» дип атап йөртәләр. Татарлар куаклык үскән җирне – «әрәмә», зур юан агач каплаган җирне «урман» диләр. Майлы Куак урман белән әрәмәнең бер-берсенә тоташып үскән җире иде. Сирәк үскән каенлыкта ялгыз имәннәр, усак агачлары, чокыр төпләрендә карама, элмә куаклары очрый. Һәм шул урманда гына үсә торган агачлар арасында, нәкъ әрәмәлекләрдәгечә, шомырт һәм балан куаклары, колмак сарган баланлыклар, карлыганнар күпереп үсә, чокыррак җирне кара бөрлегән сабаклары каплап киткән… Юкәлегә якын булгангамы, шушы бәләкәй генә әрәмәле урман татар кешесе яраткан барлык җимешне биреп торгангамы, авыл кешеләре әлеге «җәннәт бакчасына» аеруча зур ихтирам белән карыйлар иде.

 

Урман эче кардан кыр-яланнарга караганда соңрак ачыла. Кояш төшкән аланнар чәчкәгә күмелгәч тә, әле куе агач каплаган чокыр җирләрдә, яр асларында кар шактый озак саклана. Юкәле хатыннары, бигрәк тә яшүсмерләр, җир кардан ачылу белән, Майлы Куакка юл тоталар. Башта какы һәм кузгалак, озакламый балтырган өлгерә. Ә инде көзгә таба, июнь урталарыннан август азакларына кадәр, Майлы Куак җимешләре бер-бер артлы өлгереп кенә тора. Иң башта татарларның яраткан җимеше – җир җиләге өлгерә. Шәһитнең әнисе җиләкне чиләкләп җыеп алып кайта. Җиләк артыннан кара бөрлегән, шомырт, карлыган, көзге салкыннар якыная башлагач, балан пешә. Киптерергә куйганчы, Хәсәнә абыстай балаларын балан бәлеше, киндер орлыгы һәм чия белән төеп балга катырган кырыккат белән сыйлый.

Майлы Куак дип аталган агачлык зур түгел. Буйга өч, аркылыга ике чакрым чамасы гына. Шул бәләкәй генә агачлык юкәлеләр көнкүрешендә һәрвакыт зур урын тоткан. Хәзер инде авыл халкы, газ ягып, азыкны кибеттән алып ашый. Майлы Куак авыл өчен һаман шулай газизме икән?

Бу куаклыкны «майлы» дип атаучыларның сөякләре күптән туфрак булгандыр. Бәлки кайчандыр «майлы» сүзе урманның җиләк-җимешкә бай булуын белдергәндер, яисә шифалы үләннәр күпләп үскән җирне шул сүз белән атаганнардыр? Бәлки, кызарып пешкән балан тәлгәшләренең, чокыр читләрендә күпереп торган ымсындыргыч кара бөрлегәннәрнең, сыгылма талларга сырышкан хуш исле колмакларның кояш нурыннан майланып, ялтырап утырганын күрүчеләр бу урынны «Майлы Куак» дип атаганнардыр?

Майлы Куакка җиткәнче, сөзәк үрдән барасың. Бераздан басу кыры бетә. Башта сине аерым үскән яшь каеннар, гөлҗимеш, шомырт, балан куаклары каршы ала.

Элегрәк агачлык эчендә юан каеннар, болытларга үрелеп үскән усаклар да булган. Аларны акрынлап кисә, ташый торганнар. Хәзер инде агачларның юаннары очрамый. Эчкәрәк кергән саен агачлык куера. Урманның уртасына кадәр арба тартып кереп булмый. Халык телендә «уфалла» дип йөртелгән бәләкәй арбаны урман читендәрәк куак эченә яшереп калдырасың. Урлаудан куркып түгел, юкәлеләрнең, урысча сөйләшә башлап, шәһәр тормышын үзләштергәннәре генә кеше милкенә кул тидерә ала торгандыр? «Уфалла»ны җитәкчеләр өнәми. Бигрәк тә районнан тикшерергә килүче түрәләр.

7

Чыңгыз хан нәселеннән чыккан урыс философы Чаадаев (Чагатаев) Рәсәй турында даһи фикерләр әйтеп калдырган. «Рәсәй, – дигән ул, – алга барырга омтыла, тарих аны йә артка, йә читкә таба этәреп тора». Колхоз төзү авыл хуҗалыгын машиналаштыру өчен оештырылган иде. Аерым хуҗалык чорында ат белән эшләп яшәгән авыл халкы бәләкәй арба тартып йөрергә мәҗбүр булды. Шәһит тә, «уфалла» тартып, классташы Габдерәсүл белән Майлы Куакка утынга килде. Урманчылыктан рөхсәт алмыйча гына коры-сары утын әзерләүнең язылмаган кануны шундый. Каравылчы күзенә эләгергә ярамый. Корыган агач җыеп, югыйсә урманны чистартасың гына. Каравылчылар бу эшкә башкачарак карый. Алар фикеренчә авыл кешесе урманга килергә тиеш түгел. Син саклаган урманнан кешеләрнең нәрсә төяп кайтуын тикшереп тору белән чагыштырганда, кешене урманга керүдән тыю күпкә җиңелрәк һәм ышанычлырак.

Бу канунны Шәһит белән Габдерәсүл беләләр иде. Коры ботак җыйганда да сак кыландылар. Каравылчы, «уфалла» белән коры-сары алып кайтучыны тотса, иң башта балтасын ала. Дөрес, каравылчылар арасында «тотылган» арбаны балта белән тураклап ташлаучылар да очрый.

Малайлар арба яшерелгән куак янына коры ботакларны җыеп өйделәр дә арбага төяделәр. Эшнең иң җаваплы, осталык таләп итә торган өлеше – йөк төялеп беткәч, аны бау белән тарттырып бәйләү. Әтиле малай буларак һәм Шәһиттән бер яшькә өлкәнрәк Габдерәсүл тәҗрибәлерәк булып чыкты. Ул, йөкне кысу өчен, күсәктән әмәлләнгән рычаг кулланды.

Урман чокыр эчендә булса, йөкле арбаны ничек тартып кайтыр идең? Юл сөзәк кенә авылга таба төшә. Шәһит «уфалла»сының тәртәсен өскәрәк күтәреп тотарга тырыша. Бу очракта йөк белән күчәр арасындагы почмак тарая да утынның авырлыгы арбаны этәреп бара башлый. Болай тартканда сак булырга кирәк: чайкалып китеп, арба артка таба аумасын өчен, тәртәне зур уяулык белән тотып барырга кирәк.

Габдерәсүл алдан кайта. Аның «уфалла»сы Шәһитнекеннән көйлерәк. Әтиле кешенең арбасы гына түгел, һәр нәрсәсе шундый була. Әтилеләрнең йортлары, абзар-куралары, ашаган ашлары әтисезләрнекеннән аерыла, башкачарак була. Дөрес, әтиләрнең дә төрлесе бар. Гаилә башлыклары арасында өйләренә эчеп, исереп кайтучылар да очрый. Әтиләре сәрхуш гаиләдә дә йорт хуҗасы – ир кеше. Аңа әйтмичә, аннан рөхсәт сорамыйча, эшкә тотынырга ярамый. Бу турыда кисәтеп тормасалар да, һәркемгә аңлаешлы шундый канун бар.

Әнә сугышта йөргән әтиләрнең исән калганнары кайтты, үлгәннәренең хәбәрләре килде. Алар да Шәһитләр гаиләсе шикелле иза чигәләр, әтиләре кайтуын зарыгып көтәләр. Авырлыклары бер төрле булса да, әтиләре сугышта йөрүчеләрнең язмышлары икенче төрле. Бу аерма Рәшит белән Әфләх Бәләбәй педучилищесына кергәндә ачыкланды. Әтиләре сугышта йөргәннәрне укыту бушлай иде. Шуңа өстәп, аларга көндез тамак ялгарга талон да бирәләр иде. Әйе, әтисезлек тә төрлечә булырга мөмкин. Бигрәк тә гаиләсен ташлап киткән аталарның балалары кызганыч. Әтиләренең кем икәнлеген белмичә газапланып яшәүче балалар алар. Тагын бер гыйбрәт – әтисе турындагы мәгълүматны белгертмәү чарасын күрергә тырышып, хафаланып, куркып яшәүче балалар язмышы.

Шәһитләрдәге тәртип бөтенләй икенче төрле. Аларның тормышын «әткиегез кайткач» аңлатмасы икегә бүлә. Әткисенең кайтуын көтеп яшәүдән торган зарыктыргыч, кимсенүле тормыш һәм әткисе котылып кайткан көннән башланачак бәхетле яшәү. Юк, әткиегез кайткач яшәү җиңеләер, шатлык артыр, дип аңлаткан кеше булмады анысы. Таиповлар гаиләсенең һәр әгъзасы шушы хакыйкатьне тоемлый, әткиләре кайту, тормышны үзгәртеп, матурайтып җибәрәчәгенә инану сулыш алуга тиң мөһим һәм табигый иде.

Әткиләре кайтырмы-юкмы? Бу сорауга беркем җавап бирә алмый. Өмет. Ул синең күңелеңә кереп ояласа, аны берничек тә куып чыгарып булмый икән… Салкын акыл белән уйлаганда, иң башта Лотфулла хәзрәтнең исәнме, түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Көннәр, айлар буе гына түгел, хәзрәтнең хәләле, аның газиз балалары, озакка сузылган еллар дәвамында шушы газаплы сорауга җавап эзләп, мәсьәләне ачыкларга тырыштылар. Өмет сүнмәде. Утызынчы еллардагы «халык дошманнары»н үтереп бетерү дә өметкә сабак була алмады. Сугышның соңгы елларында Кырым татарларын сөргенгә озату, сугыш вакытында чолганышта калган әсирләрне эзәрлекләү кебек мисалларның берсе дә Юкәле мулласын кайтмас урынга җибәрелүенә ышандыра алмады.

Күңел түрендәге дәлил чиктән тыш үҗәт шул. Лотфулла хәзрәтнең үз гомерендә җинаять эшләгәне булмады. Изге кеше иде Хәсәнә абыстайның хәләл җефете. Изгеләрне игелек эшләп яшәгәннәре өчен җәзалыйлармыни? Туймазы тирәсендәге татар авылларында яшәүче теләсә кемнән сора, аларның берсе дә хәзрәтне төрмәгә лаеклы кеше дип әйтә алмас иде. Хакимиятнең фикерләү ысулы бөтенләй башка төрле икәнлеген белгән кеше гади халык арасында очрамый диярлек… Халык өстәгеләргә ышанып яши.

«Уфалла» арбасына төяп урманнан утын ташуның да уңай яклары бар иде. Черергә җыена башлаган көзге яфракның борын эчен җиңелчә генә кытыклый торган тәмле исе ни тора! Каен яфраклары, чери башлаганчы, яшеллекләрне саклыйлар. Имән яфраклары карасу-көрән төскә керә, өсләре, балавызлаган шикелле, тонык һәм шома. Иң матуры – чаган яфрагы.

Габдерәсүлләр Шәһитләргә каршы урамда яшиләр иде. Дусты борылып киткәч, Шәһит юлын берүзе дәвам итте. Койма буенда авыл картлары, мәңге чишелмәс сорауларга җавап эзләп, гәп корып утыралар. «Уфалла» белән утын кайтаручы үсмерне күргәч, аксакалның иң өлкәне, күрер-күрмәс күзләре белән юлга карап торды да әңгәмәдәш картларыннан сорап куйды:

3ФЗО – Фабрико-заводское обучение (Фабрика-завод өйрәнчеклеге).