Кыпчак кызы / Кипчакская дочь

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

– Кем малае бу, тәүфигы арткыры?

– Хәсәнәнекенә охшаган, ялгышмасам, – диде картларның яшьрәге.

– Йа Хода, ниләр юк бу дөньяда! – дип, көрсенеп куйды аксакал. – Колхоз дигәннәре Лотфулла хәзрәтнең биш атын алып күмәкләштерде. Мулла малае бәләкәй арба белән урманнан утын ташый. Ахырзаман алдыннан иң элек дөнья көтүнең асты өскә килер, дигән Китап. Асты өскә килү менә шушыдыр инде…

Капканы киереп ачып куйгач, Хәсәнә улына ярдәмгә ашыкты. Арбаны ишегалдына икәүләп тартып керттеләр. Әйтерсең абыстайның улы, «уфалла»га төяп, бер арба алтын алып кайткан иде. Инәкисенең куануы Шәһиткә дә тәэсир итте. Үсмер малайның, үсеп җитеп эшли башлагач, әнисен хөрмәтләп-тәрбияләп торачагына менә шушы куанычлар ишарә түгелмени?!

8

Урынны Шәһиткә сандык өстенә җәяләр. Сандык, ишектән кергәч тә, уң якта. Яткан җиреңнән үрелсәң, ишегалды ягына караган тәрәзәнең тупсасын тотып була. Инәкисе тәрәзәнең өчтән ике өлешен аскы яктан каплап торган ак пәрдәне атна аралаш юып, үтүкләп элә. Тәрәзә төбендәге чүлмәктә тамчылы гөлләр. Әнә тәрәзәнең өске өлешеннән кергән ай яктысы акбурлаган мичкә төшкән дә мич яңагына тәрәзә рамы сурәтләнгән. Өй эчендәге һәрнәрсә Шәһиткә таныш, һәрнәрсә газиз. Аңа башка бер җирдә дә мондый кадерле, якынлык һәм ярату тойгылары уята торган урын юктыр шикелле тоела.

Тиздән кышкы суыклар башланачак. Тышта ачы көз. Төннәрен кырау төшә. Акшарлаган мич өй эченә йомшак җылылык таратып тора. Сандык белән сәке арасында әтисе үз кулы белән ясаган нарат өстәл. Шуның тирәсенә килеп утыру белән, якынлык, бергәлек хисе уяна. Шул өстәл янына утырып, аш ашыйлар, чәй эчәләр. Сәкегә урын җәеп, төннәрен шунда йоклыйлар. Көндез сәке чите шәһәр йортларындагы диван хезмәтен үти. Сәке астында бакчада үскән кабаклар саклана. Бәләкәй чакта Шәһит сәкедә йөгереп йөрергә яратты. Бигрәк тә тышка чыгып булмаслык кышның салкын көннәрендә…

Ул чакта аңа сәке шулкадәр иркен тоелган иде. Шәһит үскән саен сәке бәләкәйләнә барды. Ниһаять, авыл йортларында сәке урынына челтәрле тимер карават куя башладылар. Таиповлар өеннән дә карават сәкене кысрыклап чыгарды.

Әле көз. Адәм балаларына татлы ризыклар – бәрәңге, кишер, кабак, шалкан алып килә торган мәрхәмәтле муллык ае. Сентябрь – Юкәледән Югары Бишенде авылындагы мәктәпкә күчү ае да. Туган авылы мәктәбендә Шәһит дүрт класс укыды. Күпме көтте ул сентябрь аен, нинди якты өметләр баглады яңа мәктәпкә, югарырак класста укуга! Тик… беренче уку көнендә үк аны кимсеттеләр, мәсхәрәләделәр. Ул авылдашларыннан әтисенең авылда иң абруйлы, иң укымышлы кеше саналуын гел ишетеп үсте. Юкәленең кулга алынган биш кешесе арасында әткисенең иң зирәк, тырыш, эшчән булуын ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, моның шулай булганын бөтен авыл белә иде. Аңлашылмаганы шул гына: нишләп соң авылның иң әйбәт кешеләрен төрмәгә япканнар? Бай булгангамы? Хәзер колхоз, кулыннан килмәсә дә, вәгъдә биреп, ымсындырып эшләтә… Уйланырга яраткан кешегә аңлашылмас капма-каршылыклар тулып ята шул дөньясында…

Яңа мәктәп Шәһиткә «мулла» дигән сүзнең башка мәгънәдә булуын, руханиларны төрмәгә ябуның дөрес гамәл икәнлеген исбатларга җыенган кебек тоелды. Мулла малае булуның катлаулылыклары турында аның ишеткәне бар иде. Мулла балаларын югарыга күтәрмиләр, җаваплы урынга куймыйлар. Тәнәфестә классташларының Шәһиттән көлүе шуны искә төшерде.

Кемнең сүзе дөрес? Инәкисенең: «Мулла – авылның иң акыллы кешесе», – дип аңлатуымы, әллә кичә коридорда җыелган балаларның астыртын гына елмаеп карап торуларымы? Нигә аны беркем якламады? Көлеп торучылар арасында аның дуслары, Юкәле малайлары да бар иде бит.

Моңа кадәр әнисенең ялган сөйләгәнен, башкаларны хурлавын, кемгәдер зыян китерерлек гамәл кылуын Шәһит хәтерләми иде. Аның сүзен тыңламаган чаклары да булгалады. Сүз тыңламау һәрвакыт диярлек каза яисә авырлык белән бетә бит. Шәһит бу турыда озак уйланып ятты. Халык дошманы баласы булуын искә төшерүләре күңелне тырный, шомлы тойгы уята иде. Башкаларга гел игелек эшләп яшәгән кешене ни өчен төрмәгә утыртканнар? Уйламыйча, ялгыш кына алып киткәннәр дияр идең, Лотфулла хәзрәтне бер тапкыр, сөргендә өч ел тотканнан соң, кайтарып җибәргән булганнар. Ул сөргеннән гарипләнеп кайткан. Утыз дүртенче елдан утыз җиденче елга кадәр, гарип килеш, түшәк өстендә яткан. Өч ел үтүгә, кабат килеп, түшәгеннән торгызып алып киткәннәр.

9

Балаларны тәрбияләү тулысынча Хәсәнә абыстайга йөкләнде. Абыстай ир белән хатынның гаилә тәрбияләүдәге вазифалары икесе ике төрле булганлыгын гына белә иде.

Мөселман өммәтләрендә гаилә башлыгы – аның иминлеге өчен җавап бирүче ир заты, эчке тәртипне саклаучы. Хәсәнә абыстай ирле хатыннарның гаиләдәге вазифалары күпкә җиңел икәнлеген күреп йөри. Ир кеше таләпчән, әмма мәрхәмәтле, дөрес, каты куллы булырга тиеш. Балалар аннан куркып яшәргә тиеш. Юк, усал кешедән өркеп торуга охшашлы курку түгел бу. Тәртип бозуны өнәмәгән, башбаштаклыкка юл куймый торган башлыктан шөлләп яшәүне курку дип атау, бәлки, дөрес тә булмас. Әмма хуҗаның сүзе бер, шул сүзне тыңламаган баланың җавапка тартылуы котылгысыз булырга тиеш. Менә шушы шартларда ана кеше, яшереп кенә булса да, әтисеннән җәза алган балаларның башларыннан сыйпарга, гаилә башлыгы тапкан азык-төлек белән сыйлый белергә һәм йорт эченә рәхәт җылылык, шәфкатьлелек иңдерергә тиеш.

Шундый җиңел вазифаны гына үтәп торырга Аллаһы Тәгалә аңа язмагандыр инде. Ул ана урынына да, ата урынына да берүзе иде. Башта аңа чиктән тыш авыр булды. Ачлык еллары кытлык еллары белән аралашып торганда, берүзең биш баланың тамагын туйдырып кара әле. Абыстай колхоз эшеннән арып кайта. Көннең иң җаваплы өлеше нәкъ колхоз эшеннән кайтканнан соң башлана. Оланнарны ашатырга, аларның өс-башларын юып өлгерергә, күлмәк-ыштаннарының тишелгән җирләрен кеше күзенә ташланмаслык итеп ямап бирергә, сыерны савып өлгерергә, кышка печән, утын әзерләүне оештырырга, бакча карарга һәм, иң мөһиме, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә дә онытмыйча, оланнарның башларыннан сыпырыпмы, аркаларыннан сөепме, аларның күңелләрен каты бәгырьле булудан саклап, шәфкатьлелек тәрбияләп торырга.

Мулла гаиләсендә үскәнлектән, Хәсәнә абыстай балачактан ук, күргәннәрен күңеле аша үткәреп, вакыйганың асылын, мәгънәсен аңларга омтылып яшәде. Ирен алып китеп, тол калгач, киләчәктә аңа бик тә кирәк булачак бер хакыйкатьне үзләштерде ул. Әшәкелек ярдәмендә берни майтарып булмый. Бигрәк тә әшәкелек дөньясында. Инкыйлабтан соң СССР дип аталып йөри башлаган Рәсәй дәүләте, хәзрәт аңлатканча, гомер буе гел сугыш таләп итеп торган кан коюлар, үтерешләр бәрабәренә хатыннарны тол калдырып, балаларны һәр заманда ятимлеккә дучар итеп яшәткән. Чынлап та, һәр көнне газета укучыларга яңадан-яңа «халык дошманнарын» фаш итү турында сөйлиләр. Аларны эзәрлеклиләр, туктаусыз атып үтереп торалар. Халык дигәннәре шул үтерүне кул чабып хуплап тора. Шул күзлектән караганда, Лотфулла хәзрәт тә халык дошманы булып чыга, шулай бит? Ә мин – халык дошманының хәләле, җәмәгате, балаларым – халык дошманының балалары!..

Бәхетебезгә, бу илле йортлык бәләкәй авылда Лотфулла хәзрәтнең дошман түгел икәнлегенә инанып өлгергәннәр иде. Ничек инде шундый юаш, шундый риясыз кеше кемгәдер карата дошман була алсын? Бу хәл Хәсәнә абыстайга юаныч биреп тора. Өстәвенә остабикә хәләленең кайтуына ышана иде. Көтәргә кирәк. Өметне өзмичә, сабыр гына көтәргә. Хәсәнә күңелендәге шул зарыгып көтү Лотфулла хәзрәтнең язмышына тәэсир итә кебек. Аның да тизрәк Юкәлегә, балалары янына, мәхәлләсенә, ниһаять, туган туфрагына тизрәк кайтасы киләдер. «Әтиләре кайтыр, – дип уйлый иде яшь остабикә, – балаларга тәрбия бирү аның кулына күчәр, мин гаиләгә аш пешереп, өс-баш карап, тыныч кына яши башлармын. Балалар матурлар, тәртиплеләр. Алар бит үзләренең Лотфулла хәзрәт балалары икәнлекләрен беләләр».

Алар тары утыйлар. Колхоз чәчкән тарыны чүп баскан. Көн эссе, чүп үләнен, бигрәк тә билчәнне, җирдән суырып алганда, кулга кылчык кадала. Кулның тиресе аша, билчән сөтенә ияреп, балчык үтеп керә. Тире астына кергән яшькелт-кара пычракны сабын да ала алмый. Хәсәнә абыстайның бармак битләре, тырнак тирәләре ярылып беткән. Шул ярыкларга балчык тула, үлән суы кулларны яшелгә буйый.

Хәсәнә абыстай колхоз биргән кишәрлегенең яртысына килеп җитә иде, басу юлыннан утаучылар янына килүче бала күренде. Ун-унике яшьләрдәге мәктәп баласы. Эшеннән туктап, җентекләп караса таныр иде инде. Әмма абыстай, килүченең кем икәнлеген якынайгач белермен дип, эшен дәвам итте.

– Хәсәнә абыстай, Зөфәрне алып киттеләр! – дип кычкырды алар янына килүче бала.

– Кая алып киттеләр? – дип сорады остабикә. Мәктәп эше беләндер инде, дип уйлады үзе. Унөч яшьлек Зөфәр «бик яхшы» билгесенә генә укый иде. Алдынгы укучыларны районга җыеп, берәр кызыклы очрашу үткәрә торганнардыр әле…

– Бер үземе, әллә классы беләнме? – дип сорады, олы улының кая һәм нинди максат белән китүен аңлап бетерә алмаган ана. Соңгы елларда урындагырак кеше балаларын һәм иң яхшы укучыларны пионер лагерена җибәрү гадәте керә башлаган иде. Хәсәнә абыстай, Зөфәрне шунда җибәргәннәр булса кирәк, дип уйлады. Ул каршы килергә җыенмый да иде. Барсын, үз ишләре арасында ял итсен. Анда җырларга, биергә, ниндидер яңа чыккан уеннарга өйрәтәләр, дип сөйлиләр. Шунысын аңлап җиткермәде: нишләп соң баласын алып китәр алдыннан анасы белән киңәшмәгәннәр. Таиповлар гаиләсендә үзара киңәшмичә, башкаларның ризалыгын, хәтта хуплавын алмыйча, бернәрсә дә эшләнми иде. Дөрес, Зөфәрнең кеше күзенә күренерлек рәтле киеме дә юк. Шушы мәсьәлә борчый башлады Хәсәнә абыстайны. Алдан белгән булса, ул балакаена төн утырып булса да юньле күлмәк әмәлләп биргән булыр иде. Әткиләренең кешелеккә кия торган ак күлмәге сандык төбендә генә ята…

– Аны бит, Хәсәнә абыстай, Туймазыдан килгән мылтыклы ике кеше алып китте…

Хәбәр алып килгән малайның югары оч Шәймәрдән малае икәнлеген танып алды тәмам тетрәнгән, югалып калган Хәсәнә.

– Нинди мылтык белән? Без монда чакта Зөфәр берәр төрле җинаять эшләгәнмени?

Хәсәнә абыстай ут белән су арасында калды. Колхоз эшен ташлап, рөхсәтсез өенә кайтып китсә, аны, халык дошманы хатынын, җинаять эшләүдә гаепләячәкләр. Газиз баласын мылтыклы кешеләрнең алып китүе турындагы хәбәр аның бөтен тынычлыгын алды. Эшкә кул бармый. Хәсәнә абыстай чүп үләннәрен бөтенләй күрми башлады. Менә ул янәшәдәге кишәрлекне алып баручы Шәмсеруй янына килде.

 

– Минем Зөфәремне каядыр алып киткәннәр. Бригадир килеп тикшерә калса, зинһар, аңлатыгыз. Зинһар! Мин аның гөнаһсыз икәнен аңлатырга тиеш…

Башка утаучылар да Шәмсеруй янына җыелдылар.

– Кайт, Хәсәнә абыстай. Без аңлатырбыз. Ни җаның белән баланы ярдәмсез калдырасың инде. Кайтып китәр алдыннан, без синең кишәрлекне бергәләп утап алырбыз, бар кайт!

Хәсәнә абыстай Юкәлегә таба йөгерә, күз алдын кызгылт томан каплаган, йөрәге леп-леп тибә, әйтерсең күкрәк эченә кайнар таш салып куйганнар. Үзе һаман тамагы кипкәнче, тавышы карлыкканчы кабатлый:

– Балам! Балам!

Афәтнең зур, куркыныч һәм котылгысыз булуын җан-бәгыре белән сизә иде ул… Өмет исә газиз ананы һаман юатырга тырыша… Ялгышуларын аңлагач, кайтарып җибәрерләр, ди… Сабый бит… Бер гөнаһсыз сабый. Бер гөнаһсыз!

10

1931 елның 6 августында, Лотфулла хәзрәтне кулга алганда, Шәһит җиде ае да тулмаган имчәк бала булган. Озак төннәр буе уйлап яткан чакларында әткиен алып китүләре аның хәтерендә сурәтләнеп уелып калган шикелле була. Әнисенең күршеләрдән әҗәткә ипи алып чыгуы… Шул ипине ашъяулыкка төреп азаплануы, аннан соң биштәрле капчыкка кружка, кашык, бераз бәрәңге салуы… Шуннан соң ашамлыкларның барысын да кире алып, капчык төбенә әтисенең алмаш күлмәген, киҗеләп суккан ыштанын төреп салуы… Алырга килгән кешеләрнең туктаусыз кабатлап торулары:

– Тизрәк кылан! Көтәргә вакытыбыз юк. Тизрәк…

Ишектән аның әткисен инәкисенең култыклап алып чыгуы… Ишегалдына чыккач та, Лотфулла хәзрәтнең арбага менә алмыйча бик озак газаплануы… Алырга килүчеләрнең ярдәм итмәүләре, тупас сүзләр әйтеп ашыктырып торулары… Иртән, уяныр-уянмас килеш, төш белән өн арасында ятканда, Шәһит шуларны тоемлап күргәндәй булды…

– Мин шуларның барысын да хәтерлим шикелле, – дип әйткән чакларында инәкисе башта яулык чите белән күзен сөртеп ала, шуннан соң ниндидер үзәк өзгеч тавыш белән аңлатырга керешә:

– Хәтерләргә, ул чакта сиңа бер яшь тә юк иде әле. Кеше сөйләгәннәрне тыңлап йөри торгач, шулай күрә башлагансыңдыр, бәлки? Юкәлеләр әткиеңне еш искә алалар иде. Яратып сөйлиләр иде аның турында. Соңгы елларда гына ул чорны искә алу сирәгәйде.

Чыннан да, Шәһит инәкисе сөйләгәннәрне үзе күргәннәрдән аера алмавын аңлый иде. Әңгәмәнең иң тәэсирлесе кич утырырга кергән күрше хатыннары, инәкисенең ахирәтләре җыелган чакта була. Шәһит үзен белә белгәннән бирле әткисенең фаҗигале язмышы авылдашлары күңелендә якты һәм үкенечле хатирә булып сакланып калуы турында бик еш уйлап йөри. Искә алу, күзалларга тырышу бер үк вакытта ачы һәм ләззәтле иде. Бу фаҗига кешегә сөйләп булмаслык авыр да, газаплы да иде. Әткисен алып киткәннән соң, унбер ел вакыт узган. Шәһит мәктәпкә йөри башлады. Аның газиз әткисе һаман кайтмый да кайтмый. Лотфулла хәзрәтнең кулга алынганнан соң суга төшкәндәй югалуы бөтен кешене аптырата иде.

Аскы урамда яшәүче Миңлебикә апа Шәһитнең инәкисе янына еш килеп йөри. Килгән саен, үзенең гөнаһын искә алып, бер тын уфтана, гафу үтенә, инәкисеннән ярлыкау сорый. Лотфулла хәзрәтне кызганып елап алганнан соң, еламсырап, бер үк сүзләрне кабатлый. Башта аның кабатлавы Шәһиткә ошамый иде. Бер тапкыр сөйләү җитмимени? Хәзер аңлый башлады, Миңлебикә апа Таиповлар гаиләсе каршында гөнаһлы булуын тоеп газаплана икән. Партячейка секретаре, волость үзәгеннән килгән вәкил белән бергәләп, авыл халкын куркытып, көчләп колхозга керергә мәҗбүр иткәннәр. Бераздан, айныгач, юкәлеләр, колхоздан чыгаруны сорап, волостька гариза яза башлаганнар. Шул гаризаларны тикшерергә Туймазыдан килгән комиссия кешеләре, йорт саен кереп, сорашып, тикшереп йөргән. «Кем язган ул гаризаларны? Кем язганын әйтмәсәгез, авылыгыз белән барыгызны сөргенгә җибәрәбез», – дип куркыта башлагач, Миңлебикә исемле хатын, картлар белән киңәшкәннән соң: «Ул хатны Лотфулла хәзрәтнең өлкән малае Зөфәр язды», – дигән. Татар авылының аксакаллары, җитди мәсьәләне хәл итәр алдыннан, кат-кат киңәшкәннәр булса кирәк.

Татар авылының аксакаллары. Сакалына көмеш төсе кергән һәр карт аксакал була алмый. Аксакал вазифасы ифрат җаваплы санала. Авыл җәмәгатьчелеге каршында, вөҗданыңа тап төшермичә, гаделлектә абруеңны саклап калу. Шушы таләпне үти алучылар гына аксакаллыкка ирешә. Аларны беркем сайламый. Әгәр авыл халкы синең акылыңа, тормыш тәҗрибәңә, иманлылыгыңа ышана икән, сиңа киңәшкә йөри башлый. Аксакал җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алудан сак булырга тырыша, үзенә тиң картлар белән киңәшкә керә. Менә шушындый очракта гына аксакаллык үзен аклый ала. Зөфәр мәсьәләсендә аксакаллар да ялгышканнар: «Хатны балигъ булмаган бала язды дип әйтсәк, аңа тимәсләр», – дип уйлаганнар. Тикшерүчеләр большевиклар мантыйгына таянып эш иткәннәр. Мулла гаиләсендә тәрбияләнгән «көчек инде өрә» башлаган, янәсе. Мулла баласы озакламый контрга әйләнәчәк. Чара күрергә кирәк. Шулай итеп, Лотфулла хәзрәтнең унөч яшьлек өлкән улын кулга алып, төрмәгә ябып куйганнар. Гаиләдә ата урынына калган баш бала да төрмәдә… Зөфәрне утыртканнан соң, Хәсәнә абыстай бер көтү яшь бала белән ялгыз кала. Икенче бала Рәшиткә ул чакта унбер яшь, Әфләхкә – тугыз, Әхсәнингә – дүрт яшь, Әбүзәр әле яңа икенче яшенә чыгып килә…

Йа Хода, бер синнән генә ярдәм көтәргә кала! Ташлама ярдәмеңнән! Нинди гөнаһларыбыз өчен җибәрәсең бу казаларны?! Якла безне, Ходаем, түземлек, көч бир! Йа Раббем, көферлектән, гөнаһлардан сакла безне!

Хәсәнә абыстай, берсеннән-берсе яшь биш сабыйны ачка үлүдән саклап, ялгызы бәргәләнгәндә, ишле гаиләне хәзрәтнең үз кулы белән салган хәләл йортыннан куып чыгаралар. Кышкы салкыннар башланган чак. Тышта декабрь суыклары. Биш баласын кочаклап, урамда, салкын кар өстендә кала абыстай. Шул чакта юкәлеләр совет властеның кешеләргә карата булган мөнәсәбәтен аңлый башлыйлар. Большевиклар гади халыкка мул, рәхәт тормыш вәгъдә итә. Ләкин, битлекләрен салдырып алсаң, аларның ерткычныкына охшашлы азау тешләре күренә башлый. Байларны – хәерчеләндерү, ярлыларны баету аларның төп максаты, бөтен эш-гамәлләре шушы ниятләрен тормышка ашыруга корыла.

Мулла гаиләсен коткарган өчен җәзага тартылу куркынычы булса да, Бәдәр түтәй Хәсәнә абыстай гаиләсен бушлай фатирга кертә.

Өлкән балалары тормышта үз урыннарын таптылар. «Нинди язмыш көтә минем төпчегемне?» – дип кайгыра иде Хәсәнә абыстай. Шәһитемнең өметләре тормышка аша алырмы? Ирешә алырмы ул бәхетенә? Әллә аны да әткисе язмышы көтәме? Шушы сорауларга җавап тапмыйча, яшәүнең мәгънәсе юк шикелле тоела иде…

11

Безнең чор кешесе, бигрәк тә соңгы буын вәкилләре, борынгылар канунына таянып гаилә коруны аңлый алмый. Андый никахлар инде онытылып бара…

Хәсәнәгә, үзеңнән өлкән иргә чыгарсың, ирең белән бик бәхетле, әмма бик аз яшәп, биш бала белән тол калырсың, дип әйтсәләр, һич ышанмас иде.

Әткә-әнкәсенең канаты астында яшәгәндә, Хәсәнәнең күзе төшкән егете бар иде. Егетнең эчкерсез, саф мәхәббәтен Хәсәнә белә иде. Сөйгән егете, яучы җибәреп, Хәсәнәне сораган булса, әткә-әнкәсе кызларын ул егеткә бирер иделәрме? Акыл белән аңлатып булмый торган катлаулы нәрсә ул тәкъдир. Язмышыңны аңларга теләп баш вату берни бирми. Борынгылар, тәкъдирне үзгәртеп булмаганны аңлаганлыктан, аны гадиләштерергә омтылганнар… Мулла малаена – мулла кызын, бай малаена бай кызын ярәшергә тырышканнар. Бу гадәт һәр очракта да гамәлгә ашырылып тормаган, әлбәттә. Тайпылулар да булган. Гореф-гадәтләрне тота алмау яшәүне катлауландыра. Большевиклар, идарә итүне кулларына алгач, гореф-гадәтләрне үзгәртү белән генә чикләнмичә, аларны тулысынча юкка чыгарып ташлаганнар. Шуңа күрә унсигез яшьлек Хәсәнә белән аның әткәсенең булачак никах турында сөйләшүләре безгә аңлашылмаска мөмкин. Хәсәнәне сорап килгән кеше турында әткәсе белән әнкәсе арасында җентекле сөйләшү булган. Кызларын ярәшергә килгән Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәтне Сөнгатулла белә иде. Аның үзе хакында гына түгел, кияү егетенең ата-анасы, нәсел-нәсәбе турында да хәбәрдар иде ул. Сүз дә юк, затлы нәсел. Булачак кияү кеше киләчәктә гаиләсенә җил-яңгыр тидермәячәк, тырыш, абруйлы ир. Төп мәсьәлә Хәсәнәнең ризалыгында иде. Тугыз бала арасында иң яраткан, гаиләнең күз нуры булып саналган өлкән кызның ризалыгын алмыйча торып, аны кияүгә биреп рәнҗетәсе килми иде Сөнгатулла хәзрәтнең. Кичкырын, йорт эшләре тәмамлангач, ул чигү чигәргә утырган кызын түр бүлмәгә чакырып кертте:

– Балам, – диде хәзрәт, – ризалык бирмәскә тырышачагыңны беләм. Синең чын күңелдән яраткан, әнкәң белән мин дә ихтирам иткән егетеңнең кинәт вафатыннан соң сиңа ничек авыр икәнен без аңлыйбыз. Сине сорап Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәт килгән иде. Без аңа, киләсе атнага кичкә кадәр уйлашырбыз, кызыбызның ризамы, түгелме икәнлеген ачыкларбыз, дип сүз бирдек. Кызым, без синең бәхетле булуыңны, рәхәт яшәвеңне телибез. Әнкәң белән дә, туган-тумачалар белән дә җентекләп киңәшкәч, син ул кеше белән татулыкта яши алырсың, дигән фикергә килдек. Лотфулла хәзрәт – бик тә затлы нәселдән. Буйга-сынга да матур. Галим кеше. Сабыр, тыйнак, тырыш. Йорты зур, иркен, абзар-курасы төзек, маллары җитәрлек. Иншалла, син – уңган кыз, Лотфулла хәзрәт белән көйгә салынган хуҗалыкта, үз иркегезгә яшәп, бәхетле гаилә кора алырсыз, дип ышанабыз. Дөрес, бәхет Аллаһы Тәгалә кулында. Тормыш тәҗрибәсе шуны аңлата. Ходай бәхетне изге юлдан баручыларга бирә. Аңла, кызым, без сине ирексезләмибез. Баш тартсаң, рәнҗебрәк булса да, сине бу кешегә бирмәбез. Атна кич аның белән бергәләп сөйләшербез. Чәй вакытында, кызым, син табынга чәкчәк кенә кертеп чыгарсың. Ул сине күрсен, син дә аны күр. Без сиңа уйларга, ниятеңне ачыкларга вакыт бирәбез. Акылыңа вә безнең киңәшкә таянып эш итәргә тырыш. Тойгылар еш ялгыша. Бигрәк тә синең шикелле яшь кызларның тойгылары. Акылыңа ышан. Аллаһы Тәгалә сине андый затлы сыйфаттан мәхрүм калдырмаган.

Әткәсеннән соң кызны әнкәсе үгетләргә тиеш иде. Хәсәнәнең әле дә хәтерендә, әнкәсе аны кысып кочаклады да тыелып кына елый башлады.

– Мин дә сиңа, балакаем, бәхет телим, – диде ул күз яше аралаш. – Әткәң әйтә, Лотфулла хәзрәт – бик тә әйбәт кеше, ди. Әткәң яхшы кешене начардан аера белә. Бу эштә аның ялгышканын хәтерләмим. Минем дә ата-бабаларым – җиде буынга кадәр руханилар. Әткәң шушы дин әһелләре шәҗәрәсен синең аша дәвам иттерергә хыяллана. Беләм, унсигез яшемдә утыз яшьлек ирләр миңа да өлкән күренәләр иде. Хатыннар ирләрдән иртәрәк картая. Гомерләрегез озын булсын. Алла боерса, җиде-сигез елдан яшь аермасы сизелми башлар. Әткәң дә миннән тугыз яшькә өлкәнрәк. Ул әле төскә миннән яшьрәк тә күренә. Без сине мәҗбүр итмибез. Бәхет кенә телибез. Аллаһы Тәгалә ни язган булса, шул булыр. Йа Хода, мәрхәмәтеңнән ташлама!

Шулай йомшак итеп, яратып аңлатулары Хәсәнәне күндерде. Ул әткә-әнкәсе үгетен инкяр итәрлек дәлил таба алмады. Ышану булдымы икән бу, әллә әткә-әнкәсен чиксез яратып, ихтирам итеп яшәү шаукымы шулай күндердеме? Зинһар, бирмәгез мине, бирмәгез ул күрмәгән-белмәгән кешегә, дип әйтергә Хәсәнәнең батырлыгы җитмәде.

12

Лотфулла хәзрәт киләсе көнне Хәсәнәнең чәчен әнкәсе үз кулы белән тарап үргәч, кызының толымына үзенең әбисеннән калган чулпысын такты. Мәкәрҗәдән кайткан зәңгәр ефәк күлмәген кидерделәр. Муенына гәрәбә төймә тагып, беләгенә көмеш беләзек кидерткәч, әнкәсе кызын кочаклап елап алды. Татар, кунак килгәндә, туйга барганда, киенүне «киенү-ясану» дип атый. Кичке уенга чыкканда, Хәсәнә элек тә, гәрәбәсен тагып, көмеш беләзеген кия иде. Толымына көмеш тәңкәләр һәм ахаклар белән бизәлгән авыр чулпыны исә гомерендә беренче тапкыр тагуы иде. Киенеп-ясангач, бүгенге очрашуның чиктән тыш җитди вакыйга икәнлеген кыз, ниһаять, аңлый башлады…

Чәкчәк китергәндә, кияү булачак кешене ничек тә күреп калырга кирәк. Хәсәнә чәкчәк куйган көмеш подносны сәкедән алып күтәрде. Хәзер аны табынга илтергә кирәк. Әйтерсең олтанын идәнгә кадаклап куйганнар. Беренче адымны ясау шундый авыр, катлаулы иде. Татар кызы үтисе кагыйдәләр ифрат четерекле. Шул кагыйдәләрнең үзәгендә әдәп саклау ята. Көндәлек тормышта кагыйдәләр үтәлеп килсә дә, бүген Хәсәнә, үзен үзе ничек тотарга белмичә, югалып торды. Ниһаять, ул, чәкчәк тотып, түр бүлмәгә керде. Әнкәсе самавыр янында чәй ясап утыра. Түр якта, ишеккә каршы, Хәсәнәнең язмышын үзгәртергә ниятләп килгән кеше. Күз карашын чәкчәктән аерып, булачак кияүнең йөзенә карарга, аның буй-сынын күзәтергә Хәсәнәнең кыюлыгы җитмәде. Ярәшергә килгән кешенең ак ефәк чалмасын, сары ука белән читләнгән яшел чапанының киң якасын һәм ачык изүен генә күрә алды.

Чәкчәкне табынга куйгач, ишектән чыгып китәр алдыннан, Хәсәнә табын ягына борылды. Аның күзләре кинәт Лотфулла хәзрәтнеке белән очрашты. Сирәк очрый торган озын, куе керфекле коңгырт күзләрдә бу кешенең хәләл җефетенә күрсәтәчәк мөнәсәбәте сурәтләнгән кебек тоелды. Килен булып төшәсе кыз әлеге күз карашына язылган сүзләрне болай юрады: «Мин сине күрү белән яраттым. Ышан миңа. Өйләнешкәч, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, назлап, хөрмәтләп яшәтермен. Яшебезнең арасы байтак. Син курыкма, минем йөрәгем яшь әле. Тойгыларым кайнар, ихтирамым ихлас. Риза бул, чык миңа кияүгә! Ант итә алам, соңыннан беркайчан да үкенмәссең…»

 

Бары тик кыска бер мизгелгә сузылган күз карашы хәл итте Хәсәнәнең ризалыгын.

Сөнгатулла хәзрәт гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне белмәгән кеше, Хәсәнәне ирексезләп кияүгә биргәннәр, дип уйлар иде. Бәлки, хаклы да булыр иде. Кызга мәхәббәт хисе гаилә корып яши башлагач килде. Ул шушы изге җан белән кавыштырулары өчен әткә-әнкәсенә рәхмәтле иде. Саф күңелле, йомшак мөгамәләле иде Хәсәнәнең хәләл җефете. Ул аңа җил-яңгыр тидертмичә, авырлыклардан, тормыш ыгы-зыгысыннан саклап яшәтте. Кешегә ярдәм итүдән ләззәт, куаныч таба белүче Бишкурай мулласын бөтен авыл халкы мәхәлләсе белән ихтирам итә иде. Хәсәнәнең ире хатынының нәрсә теләгәнен шундук сизеп ала иде. Шуңа күрә остабикәнең теләкләре һәрвакыт тормышка ашып торды.

13

Бохарада укып йөргәндә, Лотфулла хәзрәт Багдад хәлифәлегендә яшәгән Ибн Бутлан исемле галимнең язмасына юлыккан. Анда төрле кавемнәрнең хатыннарында нинди сыйфатлар булуы турында язылган булган. «Төркиләрнең хатын-кызлары аш-суга оста, ирләренә тугрылыклы, тудырган-тапкан балалары һәрвакыт таза, зирәк була. Гаиләдә җылылык, тынычлык саклауда алар белән ярышырлык башка кавем хатыннарын белмим мин», – дип язып калдырган иде гарәп галиме. Лотфулла хәзрәт, Хәсәнә белән яши башлагач, Ибн Бутланның сүзләре хак икәнлегенә төшенде.

Утызынчы еллар башында Таиповлар гаиләсендә биш бала уйнап йөри иде. Шул балалар белән бергә бу йортта җылы куанычлар, алдагы тормышка канатлы өметләр яши иде. 1937 елны хәзрәтне алып киткәч, аларның барысы да бер көн эчендә җимерелеп юкка чыкты. Хәсәнәгә куанычлар, өметләр Лотфулла хәзрәткә ияреп киткән шикелле тоелды…

Беренче тапкыр кулга алынгач, Хәсәнәнең ире өч елдан кире әйләнеп кайтты. Сөргендә Лотфулла хәзрәт урман кискән. Башта ул урман кисүчеләрнең балта-пычкыларын үткенләп торган. Шул чакта ул куак артында яшеренеп намаз укырга да җаен тапкан. Тоткыннар арасындагы шымчылар Таиповның бу «җинаятен» башлыкларына җиткергәннәр. Хәзрәтне, авыр бүрәнәләрне күтәреп, урман эченнән юл буена чыгаручылар төркеменә билгеләгәннәр. Бер тапкыр авыр бүрәнәне алты кеше куелыктан юл буена күтәреп чыгарган. Җиргә ташлаганда, башкалар бүрәнә астыннан чыгып өлгергән, Лотфулла хәзрәт чыга алмый калган, басылып имгәнгән. Сөргеннән имгәнеп кайтканнан соң, Лотфулла хәзрәт өч ел гаиләсендә яшәп алган. Мең тугыз йөз утыз җиденче елны аны кабат кулга алганнар. Хәзер аның кайда икәнлеген беркем белми.

Әтиләре сугышта үлгәннәрнең балалары ятим кала. Рәсәй гомер-гомергә сугышып яшәгәнлектән, ятим балалар саны беркайчан да кимеми. Андыйларның ятимлеге әтиләренең сугышта үлүенә бәйле. Лотфулла хәзрәтнең биш баласы әтисез үскәнен бөтен авыл белә. Ятимме алар, әллә әтиләре исәнме? Бәлки, алар әтисез дә түгелләрдер?

Билгесезлек… Нигә соң газиз әткиләре, хат җибәреп, үзенең исән икәнлеген белгертми? Гаилә башлыгының язмышын белә алмаганлык аларны үлем хәбәреннән дә аяусызрак газаплый.

Ирләрен сугыш үтергән хатыннар, улларын сугыш йоткан аналар башта күз яшенә юынып үксиләр, чәчләрен йолка-йолка елыйлар. Бу илдә халык күз яшенә күнегеп беткән дисәк тә, һич ялгыш булмас. Акрынлап вакыт әрнүне баса төшә. Әмма сугыш калдырган йөрәк җәрәхәте бөтенләйгә төзәлми. Ул адәм баласын гүргә кергәнче эзәрлекли. Ә менә игълан ителмәгән астыртын сугышны, бер гөнаһсыз кешене алып китеп олактыруны ничек аңларга? Җавап табып булмый торган билгесезлектән дә аяусыз, аннан да рәхимсез нәрсә бармы бу дөньяда?!

Хәсәнә хәлендәгеләр авылда берничә иде. Андыйларны абыстай җаны-тәне белән кызгана, һәр намазында Аллаһы Тәгаләдән хәлләрен җиңеләйтүне сорый иде. Кайчакларда ул күңелендә көферлеккә илтә торган фикерләр туа башлаганын тоеп тәүбә итә. «Раббым, бу газаплардан нигә коткармадың?» – дип сорыйсы килгән чакларда ул, тыелып, дога укый, тәкбир әйтә. Бераздан, тулы тынычлану килмәсә дә, рәнҗү басыла төшә. Адәм баласы үз гөнаһларының җәзасын күргәнен сизми. Чөнки безнең тәкъдиребез Аллаһы Тәгалә кулында. Ул – бөек, Ул – мәрхәмәтле, Ул – гадел. Шуңа күрә Ул бәндәләрен, соңгы чиктә, үзе дөрес юлга чыгарып тора. Аның тарафыннан гаделсезлек булуы мөмкин түгел. Түзеп булмас авырлыкларга юлыккан чакларында менә шулай юана иде Хәсәнә абыстай.

Беркемгә зарланмады тол остабикә, беркемгә серен сөйләп сыкранмады. Күрәләр бит аның нинди хәлдә икәнлеген. Аңлаучылар сөйләмәсәң дә тоемлыйлар. Кеше синең хәлеңә керә алмый, шуңа күрә зарланып сөйләнеп йөрүдән ни файда.

14

Югары Бишендедә укый башлавының беренче көнендә төпчек улының авыр хәлгә юлыгуы Хәсәнә абыстайны хафага салды. Ана һәр баласының холкын белә, теләк-омтылышларын сизенә иде шикелле. Кайвакытта баласының үз табигатенә бөтенләй хас булмаган гамәлләр эшләгәнен күреп, югалып кала иде. Явыз кешенең көтмәгәндә яхшылык эшләп ташлавы, юмартның саранланып куюы. – Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына ясаган тәэсире шушы түгелме икән? Аның тыйнак Шәһите – искиткеч күндәм бала – көтмәгәндә, яшен утыдай тәвәккәл, үҗәт булып китә…

Балаларны укытып, белемле итеп үстерү – телдән әйтелмәгән, кәгазьгә язылмаган булса да, әткиләре ягыннан да, Хәсәнә абыстай ягыннан да буыннан-буынга тапшырылып килгән васыятькә тиң. Бәлки, васыять кенә дә түгелдер? Әнә бишенче класста укый башлавының беренче көнендә Хәсәнәнең төпчеген рәнҗеткән малайның әтисе, колхозлашкан елларны Юкәлегә килеп, Таиповларның малын талап алып киткән кеше булып чыкты. Шул Ринат исемле малай, алтынчыда һәм җиденчедә икешәр ел утырып калганнан соң, мәктәпне ташлаган да авыл Советына салым җыеп йөрүче булып эшкә кергән. Унсигез яшьлек Ринат, әтисе шикелле, салым түләргә мөмкинлекләре булмаган кешеләрне куркытып, ришвәт алып йөри, дип зарланалар хәзер.

Хәсәнә абыстай беркайчан да, мәктәпкә барып, минем улым ничек укый, сез канәгатьме, дип сорашып йөрмәде. Авыл җирендә кеше бер-берсе турында белеп тора. Абыстайның төпчегенең мәктәптә үзен ничек тотуы турында да аңа даими җиткереп тордылар.

Большевиклар халык тәкъдирен, балалар язмышын зыялыларны атып йөргән бәндәләр кулына тапшырды. Алар бит турыдан-туры «мировая революция»гә дәгъва итәләр. Шуңа күрә нишләп бала-чага дигән вак нәрсә белән исәпләшеп торырга! Ячейка кешеләренең кайберләре менә шулай фикерлиләр иде. Тәрбияле баланың һәр эше, һәр кылган гамәле Аллаһы Тәгалә тарафыннан хуплана. Андыйлар ярашырга, ялагайлыкка, файда өчен яшәргә өйрәнмәгән. Ә бит адәм баласының акылына да сыя алмаслык эшләр эшләнә башлады хәзер. Җитәкчеләр балаларына урысныкына тартым исем куярга тотындылар. Лотфулла хәзрәт үз балаларына, ата-бабалардан калган гадәт буенча, Коръән-Шәрифтә очрый торган һәм борынгы төркиләрдән килгән исемнәр кушты. Киләчәктә шушы совет чоры тудырган исемнәр белән борынгы исемнәр арасында гаугалар чыгып китмәсме икән? Уйларның катлаулыгыннан зиһене чуалып киткән чакларда Хәсәнә абыстайның күңелендә шушындый тузга язмаган сораулар да туа иде.

Өлкәннәре, Аллага шөкер, аякка баса башладылар. Абыстай үзенең кече улы турында ут йотып баш вата иде. Баланы күңеле сынудан ничек кенә булса да саклап калырга кирәк. Әнә мыскыллау баланы ничек рәнҗеткән. Рәнҗетергә тырышучыларга карата Шәһитнең күңелендә дошманлык хисе уяна күрмәсен бер үк. Дошманлык хисе бит ул беренче чиратта адәм баласының үз күңелен агулый. Нинди чара күрергә, нинди юл белән баланы бозылудан сакларга соң?