Кыпчак кызы / Кипчакская дочь

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

– Үзегез һәм йомышыгыз турында бер генә җөмлә белән әйтегез.

– Рахманкулов Габдрахман Бәкерович мин. Диңгезче… Диңгезчелек буенча фәнни хезмәткәр. Морфлотта бүлек начальнигы… Без… Техника…

Шулвакыт хатын-кыз тавышы Габдрахманның сүзен кырт итеп кисте:

– Киләсе чәршәмбедә, төгәл унбиш сәгатьтә шалтыратырсыз. Кабат кисәтәм: шефның вакыты чиктән тыш тар. Сүзегезне кыска гына итеп алдан әзерләп куегыз. – Трубкада металл тавышлы «пи-пи-пи…» яңгырады.

* * *

Әйе, «диңгез чакыруы», аның татлы сыкрандыруы еллар үткәч тә җанында аз гына да югалмаган икән. Әлеге ымсыну аның канына гомерлеккә кереп сеңгән, күрәсең… Шул ук вакытта күңелендә ул кисәк кенә икенче бер татлы тойгының тирбәлеп куюын да ап-ачык итеп сизде. Куллары, аяклары җир казуда… уйлары Одессада яшәгән диңгезчелек елларына – кораб врачы Юрий Владиславович Дадоновның Ланжерон паркы белән янәшә йорттагы фатирында пилмән ясаган көнгә илтеп куйды. Ник югалмый, нигә шулай чат ябышкан аның хәтеренә бу үткән көннәр? Ул гына да түгел, нигә алар шулай аяусыз әрнетә?! Габдрахман, ниһаять, аңлады: Лебедев белән очрашасы килүенең нигезендә дә, барыннан да бигрәк, Владленның хатыны Оксана турында нидер ишетәсе килү теләге посып ята иде шикелле…

5

Көнкүрешнең әрсез мәшәкатьләре теңкәсен тәмам әрнетеп, күз алдында үз кулы белән әтмәлләгән дарның элмәге чекерәеп тора башлаган мизгелләрдә Рахманкулов хыял дөньясының зәңгәрсу томаннарына яшеренеп котылырга тырыша иде. Ашарына сөте беткән, бакчасыннан чакрым ярымга урнашкан, ГУЛАГ тоткыннары Истра сусаклагычын казыганда барлыкка килгән Алёхново авылыннан ипи алып кайту көн тәртибенә килеп баскан. Кесә тәмам такыраеп калган.

Тамак кайгысының аяусызлыгыннан Габдрахман философия чытырманына кереп качарга тырыша иде. Мантыйк кануннары аяусыз. Алардагы хакыйкать юнәлеше үз-үзеңне аңларга да ирек бирми. Әнә безнең ерак бабаларыбыз… Без нигә дип ваз кичкәнбез соң аларның әхлак тоту тәҗрибәләреннән? Юк, без ваз кичмәгәнбез… Безне мәҗбүр иткәннәр. Ә нишләп каршы тора алмаганбыз? Без аларга караганда баерак та яшәгәнбез, культурабыз да аларныкыннан югарырак булган… Ярлылык берләшергә мәҗбүр иткәч… Алтын Урда татарлары кайчандыр Мәскәү кенәзлеген Ливон рыцарьларыннан саклап калган…

Пенсиянең кыска койрыклы акчасы искиткеч бәрәкәтсез… Өстәвенә, Чечняда елга булып аккан каннарны күрсәтеп, телевизор җанны ала. Телевизорның төнге күрсәтүләре Чечня хәбәрләреннән дә аяусызрак. Төннәрен телеэкраннан олигархларның шәрә кәнизәкләре түшәк уены уйнап күрсәтә…

Өч дистә океан лайнерының хуҗасы белән телефоннан сөйләшергә чират көткәндә, Габдрахманны шушы уйлар бимазалый иде. Бакча кооперативы йортларына килеп терәлгән урманда кәккүк кемнеңдер газиз гомерен саный… Кәккүк тавышын тыңлап хозурланырга гына иде югыйсә. Габдрахманнан алдарак килеп чиратка баскан ике хатын телефоннан сөйләшүчене ашыктырып чәрелдәпме-чәрелдиләр.

«Тукта әле, – дип уйлап куйды Рахманкулов, – диңгез дип аталган шул зәңгәр чиксезлек яшьлегемне чәйнәмичә генә йотып җибәрде… Өч дистә ел буе гаиләмнән аерып иза чиктерде. Ә мин, карт томана, кабат шуңа ашкынам…»

Аллага шөкер, алдагы хатыннар бүселеп будкадан чыкты. Габдрахман, ашыгып, шул кысанлыкка чумды.

Рахманкулов телефон номерын җыйды. Шунда ук ирләр тавышы:

– «Океан юллары»ның үзәк офисы. Лебедев тыңлый.

– Владлен Семёнович, сезне Рахманкулов борчый, Габдрахман Бәкерович. Без Одессада, аннан соң Союзморниипроектта бергә эшләдек.

– Аңлатып тору кирәкми, старик. Минем компьютерда синең тулы биографияң. Хәлләрең ничек?

– Пенсия белән тукланып ятам. Ишеп түлиләр. Кесәгә сыймаган чаклары да була. Кая куярга белгән юк.

Трубкада кеткелдәп көлгән тавыш ишетелеп сүнде. «Соң бит, фиргавен-олигарх синең күпме пенсия алганыңны яхшы белә!»

– Мин синең, китаплар язып, акча каеруыңны ишеткән идем. Шул эшне дәвам итәсеңме? – Кабат кеткелдәп көлү тавышы ишетелеп югалды. Мыскыллап әйтә, маланский8!

– Влад, мин синең дистәләгән океан лайнерларының хуҗасы булуыңны ишеттем. Шуларның берсенә мине утыртып җибәр әле – тозлы һава сулыйсым килә.

– Люкс алырга уйлыйсыңмы? Язучының сармагы юк түгелдер?..

«Сармак…» Диңгезчеләр акчаны шулай атыйлар иде. Олигарх Рахманкуловка үзенең әле һаман диңгезче икәнлеген күрсәтеп мактанмакчы була.

– Сармакның монда катнашы юк. «Море зовёт», – диде Габдрахман да, диңгезчелеген югалтмавына ишарәләп. – Море зовёт, а Лебедев не пускает. Диңгезләргә чыгуның ачкычы Владлен Семёнович кулында бит.

– Хәтеремнән чыккан. Синең диңгезчелек дипломың ШДП9мы, әллә КДП10мы?

– КДП, – диде Рахманкулов. – Шунысы бар: мин капитан булып эшләмәдем. Капитанлыкка – күзләр минус өч, йөрәкнең сул як карынчыгы иске оекбаш хәленә җитеп таушалып беткән булмаска тиеш. Юк, мин штурман рубкасына дәгъва кылмыйм. Нишлисең бит! Диңгез кочагына керер өчен, мин саклау камерасында чемодан алып торырга, хәтта киоскта газета сатарга да риза. Люкс хуҗалары да, палубада баручы урынсыз пассажирлар да шул ук диңгез һавасын сулыйлар бит.

– Без болай килешик, – диде Лебедев. – Син иртәгә нәкъ шушы вакытта минем мобильникка шалтырат. Мин сиңа кайсы лайнерда, кайчан, нинди статуста диңгезгә чыгуыңны конкрет әйтермен. Каләмең бармы – яз! – Шунда океан лайнерларының хуҗасы унбер саннан торган телефон номерын әйтеп яздырды.

6

Сөйләшүнең нәтиҗәсе белән канәгать калса да, Габдрахманның җаны тыныч түгел иде. Ул язмышын миллионнар, хәтта миллиардларга җиткән доллар белән эш итүче хәйләкәр, барлык мөнәсәбәтләрне акча белән үлчәргә күнеккән кеше кулына тапшырып азаплана. Аңа дөнья гизү, яңа портлар, яңа кешеләр белән очрашу турында кыбырсып йөрмәскә, күргәннәренә шөкрана кылып, урман һавасы белән ләззәтләнеп, дачасында тыныч кына ятарга иде дә…

Сөйләшкәндә, ул ычкынып китә язган ике ялгышлыктан тыела алды. Ялынмады, мескенлеккә бирелмәде һәм «Нәрсә ул мобильник?» дигән сорауны читләтеп үтте.

Японнарның кесәдә йөртерлек бәләкәй, теләсә кайсы шәһәр һәм ил белән сөйләшеп булырлык телефон уйлап чыгарулары турында Рахманкулов «Наука и жизнь» журналыннан укып белә иде. Иртәгә ул шундый аппараты булган кеше белән сөйләшәчәк. Димәк, адәм балаларының шундый телефон уйлап табулары чынлыкка ашкан дигән сүз. Җәмгыятькә нинди үзгәрешләр кертә алыр икән ул кесә телефоны? Гади телефон ярдәмендә сөйләшкәндә үк, абонентның йөзен, аның күз карашын, ишарәләрен күреп булмый иде. Телефон трубкасыннан ишетелгән шәрә сүз… Без бит ничә мең еллар әңгәмәдәшеңнең әйткән сүзеннән тыш, аның ишарәләрен, хәтта утырыпмы, басыпмы сөйләшүенә карап, ул әйткән фикерләрнең ихласлыгын, аның сиңа карата нинди мөнәсәбәттә икәнлегенә карап билгеләргә күнеккәнбез. Кешенең сөйләшкән чактагы күз карашы? Аның битенә бәреп чыккан кызарыну?! Телефоннан сөйләшү – ялганлау, күз буяу, итәк астыннан ут уйнату. Телефон ярдәмендә бу кабахәтлекләрнең мөмкинлеге бермә-бер артачак. Ә кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлау мөмкинлеге?..

Рахманкулов иртәнге якта сторожкага чират җыелганчы барырга уйлап йокларга ятты. Яту белән йокыга китте дә, төн урталарында уянып, сөйләшер вакыт җиткәнче йоклый алмыйча газапланды. Яшь чакта да йоклый алмыйча интеккән чаклары була иде. Ул вакытта аның йокысызлыгы кичтән йокыга китә алмыйча яту белән чикләнә иде. Хәзер ул йокының караңгы базына чума да төн урталарында уяна, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы онытылу кочагына чумарга теләп, төш вакытлары җиткәнче диярлек бимаза кичерә.

Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортына ашыкты. Чиратта бары тик ике генә хатын иде. Алар телефон будкасыннан тиз чыктылар. Габдрахман номер җыйды:

– «Океан юллары» офисы. Лебедев тыңлый.

– Сез миңа шалтыратырга кушкан идегез, Владлен Семёнович. Рахманкулов борчый сезне.

– Саумы, старина. Хәтерлим. Шушы көннәрдә Одессага ике тагарагым круиздан кайта. Шуларның берсе Австралиягә йөри. Барышлый һәм кайтышлый күп кенә портларга кереп чыга. Икенчесе Рио-де-Жанейро белән Петербург арасында эшли. Билгеле, маршруттагы һәр әһәмияткә лаек портка кереп чыга. Шуларның кайсысын сайлыйсың?

– Ниләр эшләргә тиеш мин корабта? Круиздагы туристлар шикелле күңел ачып йөри алмам шикелле. Мин бит диңгезче. Пенсионер статусында йөрүгә риза түгел мин. Минем хәләл аш ашап йөрисем килә.

Бераз җавап бирми торды Лебедев. Ул хәзер нәрсәдер әйтергә тиеш иде.

– Туристларның чемоданнары зурайды соңгы елларда… Алар хәзер пенсионер гына күтәрерлек түгел. Киоскта газета-журнал сатуның проблемасына килгәндә, аның эше авыр түгел. Тик шунысы бар: киоскёрны мин кают-компаниядә ашата алмыйм. Комсостав каршы киләчәк. Люкс пассажирларының кайберләре кают-компаниядә ашыйлар. Мин сиңа люкс бирергә мәҗбүрмен. Син, старина, офицерларның әңгәмәләрен дикъкать белән тыңларга тиешсең.

– Шымчы итәсеңмени син мине?

– Ашыкма. Шымчы түгел, аналитик итәм. Син бит Союзморда диңгез транспорты белән идарә итүне өйрәнгән фәнни хезмәткәрләрне җитәкләдең, морфлотның үзәк аппаратында да эшләдең. Корабларда йөзүең турында әйтеп тә тормыйм. Син ничә ел йөздең әле?

 

– Утыз елга якын, – диде Рахманкулов.

– Диңгезчелек тәҗрибәсе дә, теория дә, безнеңчә әйткәндә, выше ватерлинии. Круиздан кайту белән, син минем өстәлемә тулы анализыңны китереп салырга тиешсең. Сервис өлкәсендә нинди кимчелекләр бар? Эшкә зыян китермичә, кемнәрне кыскартырга була? Круизны оештыруга нинди яңалыклар кертергә мөмкин? Синең анализың дәлилләнгән булырга тиеш. Эш менә нәрсәдә: минем лайнерым зурлыгындагы корабта японнар сиксән-туксан кеше тоталар, ә минекендә ике йөздән артык. Аңладыңмы?

– Таныш мәсьәлә. Әмма кисәтеп куям, фән ягыннан мин артта калган кеше. Реклама хәйләсе белән таныш түгел. Пассажир флотындагы яңалыкларны да белмим һәм иң зур кимчелегем – компьютерны өнәмәвем.

– Старый конь борозды не портит, – ди рус әйтеме. Экипаж эшендәге объектив, субъектив, ситуацион кимчелекләр. Менә нәрсә энәсеннән җебенә кадәр ачыкланырга тиеш. Шул.

– Рәхмәт, – диде Рахманкулов, ихлас күренергә тырышып. – Дөресен әйткәндә, мин синнән мондый бүләк көтмәгән идем. Сочтёмся. Алай булгач, миңа әзерләнә дә башларга кирәктер… Лайнерның исемен сорарга онытканмын…

– «Оксана», – диде Лебедев. – Хатынымның исеме. Аны син дә беләсең бит. Трубкаңны куйма, мин икенче телефонга күчәм…

«Оксана!..» Бу исем, Габдрахманның күкрәк эчен көйдереп, тәненә таралды, баш миенә бәрде.

Будканың ишеген шакыдылар. Кашлары җимерелгән симез хатын йодрыклап ишек пыяласын төя иде:

– Бер сәгать лыгырдыйсың! – дип чәрелдәде ул. – Ир кеше, имеш… Болтун! Ач ишекне! Чык!

Трубкадан Лебедевның тонык тавышы килеп җитте:

– Оныта язганмын, – дип дәвам итте ул. – Оксананың сине күрәсе килә. Чакырырга кушты. Бу атна азагында Мәскәүгә кайта. Монте-Карло туйдырган. Хатын-кыз бит…

Рахманкуловның күз аллары караңгылангандай булып китте. Йөзе кызарды. Ул өнсез калды. Оксана!..

Тукта әле! Нишләп Владлен Габдрахманны үз хатыны белән очрашырга чакыра? Моны ничек аңларга?.. Үч алу, мыскыллау теләгеме бу?.. Монда ниндидер аңлашылмас нәрсә, берәр хәйлә бар кебек иде…

– Нигә җавап бирмисең? Оксана шимбә көн кайта. Якшәмбедә мин сине алып килергә машина җибәрәм. Әйт әле дачаңның адресын…

Бу… Бу ниндидер тузга язмаган, исәпкә сыймый торган хәл иде. Әллә сөйләшүдән туктарга инде?.. Ирексездән, теләмичә генә, хәтер коесыннан көчкә суырып чыгарып, Рахманкулов бакча кооперативындагы өенең адресын әйтә башлады.

– Истра сусаклагычы янында…

– Чубайсныкы янындамыни? – Бу сорауда да ниндидер мәсхәрәле киная бар шикелле.

– Чубайсныкы плотинага якын. Безнең кооператив Алёхново исемле авылдан чакрым ярымда.

– Волоколамск юлындамы?

– Шунда. Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда. «Мәскәү язучылары» дип атала. Җиденче төньяк урам, өченче йорт.

– Сәгать уннар тирәсендә машинам килеп җитәр. Көтеп тор. Килештекме?

– Мәскәүдә торасыңмы?

– Юк. Минем алачыгым Барвихада. Сине шунда көтәбез.

«Алачык…» Барвиханың нинди урын икәнен Габдрахман яхшы белә иде. Совет чорында анда дача салу мөмкин түгел. Үзәк Комитетның профилакториясе иде. Микоянның биш метрлы таш койма эчендәге кальгасы. Партия золымы җимерелгәннән соң, димәк, Барвиха олигархлар кулына күчкән. Владлен «алачыгы»ның урынына карап кына да аның кулындагы акча күләмен җиңел чамаларга мөмкин иде.

7

«Көтәбез…»

Димәк, алар Габдрахманны икәүләп көтәчәкләр. Ирле-хатынлы. Заманында Габдрахманның сөйгән кызы, халык җырларындагы «өзелеп сөйгән яры» Оксана Тарасовна Яременко, аның ире Владлен Семёнович Лебедев (бывший Арансон) Караяр авылының Әтәмби исемле урамында туып үскән Габдрахман Бәкер улы Рахманколыйны, урысчалаштырылганнан соң Рахманкуловка әверелдерелгән пенсионерны көтәчәкләр.

Яшәеш үзенең чын-чыннан бөек могҗиза икәнлеген туктаусыз исбатлап тора. Сабый чактан ук туган, үсмерлек елларында тамыр җәйгән зур хыял, картайган саен һаман ерагая торса да, һаман аның күңел түрендә яши ала икән… Халыкларның бөек күчеше (великое передвижение народов) авыл булып укмаша башлаган җир – Чишмә башы урамында урам якка чиста пыялалы биш зур тәрәзә һәм зәңгәргә буялган тәрәзә капкачлары карап торган алты почмаклы, калай түбәле йорт һәм ак яулыгын чөеп бәйләгән уңган, җитез хатын, ишегалды тулы балалар… Армиягә киткәндә, «көтәм» дип, Габдрахманны озатып калган кыз «җилдән» бала тапты… Сугышка китәргә әзерләнеп йөргәндә туган ашыгыч хис-тойгыларны «беренче мәхәббәт» дип атап буламы икән? Караярның ирләре ул елларда сугышка китеп кырыла, хәбәрсез-нисез билгесезлеккә чыгып югалып тора иде. Габдрахман ул кыз белән армиягә китәр алдыннан гына йөри башлады. Бәлки, ул ашыгыч очрашулар мәхәббәт булып җитлегә дә алмагандыр? Гасырларга сузылган мәхәббәт тарихларында, халык җырларында, бәет-мөнәҗәтләрдә, эчтән генә янып-көюләрдә, мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлап, ышанырлык сыңар бер мәгълүмат та юк…

Тойгыларны кичереп була. Аның әрнеткеч һәм шифалы тәэсирен моңлы көйгә салып була. Әмма сүз белән аңлатуы чиктән тыш авыр, катлаулы. Бәлки, шуңадыр да егерме беренче гасырда инде мәхәббәтне секска алыштыруга каршы килми башладылар…

* * *

Габдрахман ул кызга «Ак Санәм» дип дәшә иде.

– Мин бит Оксана. Нигә исемемне бозасың?

– Юк, бозмыйм. Киресенчә, төзәтәм. Бу исемне урысчалаштырганнар. Мин төзәтеп әйтәм.

Кызның кыяфәте җитдиләнә. Аның күзләрендә чагылган кара тылсым тагын да тирәнәя төшә.

– Минем исемемнең «Ак Санә» булуын син каян беләсең?

– «Санә» – сан дигән сүз. «Санәм»нең мәгънәсе башка. Бу сүз «кумир»га тәңгәл. Синең тамырларыңда кыпчак каны акканы күренеп тора. Украина телендә кыпчак сүзләре тулып ята: «мәйдан», «яр», «келәм», «тютюн». Алар санап бетергесез. Кырпу бүрекнең милли баш киеме булып йөрүе, чәчне кырып алып, баш түбәсендә «осиливец» дип аталган бер чеметем чәч калдыру. Украина хатыннары чиккән сөлгеләрдәге сурәтләрнең безнекенә охшашлы булуы – боларның барысы да кыпчаклардан калган традицияләр.

Кыз аңлатманы дикъкать белән тыңлый да матур итеп елмая:

– Ялганнарга оста да инде син, Габдрахман! Монда тулысынча синең үз фантазияң булуы күренеп торса да – тыңларга рәхәт. Без бит туган телебезне онытып барабыз. Украинлыларның күбесе үзен урыс дип яздырта. Мин урыс түгел, украинлы дисәң, милләтчегә саныйлар.

– Әйдә, украинча гына сөйләшик.

Оксана бер тын уйланып тора.

– Юк, кирәкми. Син бит украинчага Запорожьеда өйрәнгәнсең. Аларның теле яртылаш казакча…

– Татарларны буйсындырырга җиңел булсын өчен, аларны бүлгәләп бетергәннәр. Юк, бүлгәләү белән генә чикләнмичә, безне тураклап ташлаганнар һәм бер-беребезгә каршы көрәштерүгә ирешә алганнар. Украинада да шул ук хәл башланды. Сез шуны аңлыйсызмы икән?

– Бу турыда сөйләшәсем килми. Әйдә, синең белән гел татарча сөйләшик.

– Син бит татарча белмисең.

– Беләм. «Мин синэ йаратам…» Бу татарча түгелмени?

– Түгел шул. Эш менә нәрсәдә. Безнең ерак бабаларыбыз әйткән сүзгә бик үк ышанып бетмәгәннәр. Алар кешене кылган гамәлләренә, биргән вәгъдәсен тотуына карап бәяләгәннәр. Шуннан чыгып, кыз да, егет тә яратуларын, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер булуларын исбатларга тиеш булганнар. «Мин сине яратам» дигән сүз – урыслар уйлап чыгарган күзбугыч нәрсә.

– Элегрәк бездә дә шулайрак булган. Ярәшкәнчегә кадәр бабай белән җитәкләшеп йөрергә дә рөхсәт ителмәве турында әбием Мария сөйли иде.

* * *

Лебедев белән сөйләшкәннән соң, ялгыз калган чакларда, Рахманкулов күбрәк Оксана турында уйлап йөри башлады. Андый очрашулар, озатышулар, аерылышканда, буыннар йомшарганчы үбешүләр аз түгел иде бит. Оксананы югалту хисләре нигә болай авыр кичерелә икән? Юньләп аңлатып та булмый торган йөрәк гаме Габдрахманның бәгыренә чытырдатып ябышкан да, дачасындагы саф урман һавасын, кошлар сайравына моңаюның әрнеткеч рәхәтлеген агулап, астыртын гына суырып тора…

8

Оксана белән ул ничек танышып китте соң әле?..

Әйе, яхшы хәтерли… чираттагы ялдан соң Рахманкулов туган авылыннан Одессага кайтты. Аның корабы әле йөзүдә иде. Кадрлар бүлеге, эш хакының җитмеш биш процентын түләү шарты белән, аны резервка куйды. Корабны көткәндә, өлкән комсоставны эшкә кумыйлар иде. Пароходчылыкның үз кунакханәсе бар. Арзан гына хакка, хәтта аерым бүлмәдә ялгыз яшәргә мөмкин. Корабның кайтканын көтеп, тыныч кына яши бир. Дөрес, адым саен дусларың очрап торганда, тынычлыкны саклау чиктән тыш катлаулы иде.

Диңгезчелек эшендә, бер корабтан икенчесенә күчеп эшләгәндә, ерак юллар кичергән таныш-белешләрең, дусларың, әшнәләрең елдан-ел ишәя бара. Кемдер, синең шикелле, корабын көтә. Икенче берәү эшендә өскәрәк күтәрелә алган. Аны башка корабка билгеләгәннәр. Өченчесенең үзе югында хатыны юлдан язган – гаилә фаҗигасен хәл итәргә кирәк… Кунакханәдә, телисеңме-юкмы, син шулар белән очрашасың. Рәсәй традициясе очрашу шатлыгын аракы белән юарга куша. «Юарга» теләмәсәң, син, дошман ук булмасаң да, «безнеке түгел, әллә сырхау, әллә сволочь, кыскасы, ят кеше». Менә шул «юу» ритуалы сине акрынлап сәрхушлыкка сөйрәп кертә. Бу юлы Рахманкулов кунакханәдән баш тартты. Бәхетенә каршы, якын дусты, кораб врачы Юрий Владиславович Дадонов та ялда иде. Аның җәмәгате, Нина Ивановна, кырыкка якынлашып килгән «карт» хатын, чын-чыннан кунакчыл зат иде. Рахманкулов Нина Ивановнаның: «Корабың кайтканчы бездә генә яшә», – дип, якты йөз күрсәтүеннән баш тартмады.

– Бүген иртәрәк кайтырга тырыш, пилмән ясарга булышырсың, – диде Юраның җәмәгате. Пилмән ясавы аны ашаудан да татлырак. «Чолман»да эшләгәндә, Юра Дадонов, чыннан да, корабның кокларын ашны тәмлерәк пешерергә өйрәтә иде. Аның аш-суга оста булуын Габдрахман бу юлы да үз күзе белән күрде.

Рахманкулов кайтканда, пилмәнне әзерли башлаганнар иде. Бүлмә уртасына куелган өстәлнең түр ягында – Юраның тугызынчы класста укый торган кызы Евгения, сулда Юра үзе. Уң якта тагын бер кыз утыра. «Минем белән таныштырырга чакырмаганнардыр бит…» – дип уйлап куйды Габдрахман. Махсус таныштыру гадәтен яратмый иде ул. Әйе, сыерны үгезгә илтү табигый. Ат караучыларның бияләргә айгыр табуына да тел тидереп булмый. Адәм баласы мәхәббәтен үзе, бары тик үзе генә эзләп табарга тиеш… Дөрес, ул ялгыша, алдана, алдарга, күз буярга өйрәнә. Менә шуларны җиңеп чыгучылар гына бәхеткә ирешә ала. Ул чорда Рахманкулов шулай уйлый иде. Өлкәнәйгәч, татарның улына – килен, кызына кияү сайлау, димләү кебек, таза, зирәк оныклар тудырып, нәсел сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән йола барлыгын аңлап хәйран калды.

Аяк киемен салган арада, өстәлнең уң ягындагы урын бушады. Габдрахман шунда барып утырды.

– Оксана, бу якка чык әле, – диде Дадонов. – Сине дустым белән таныштырасым килә.

– Вакыт юк, дядя Юра. Пилмәнне болгатып торырга кирәк.

Кухняга кереп качкан кызның Оксана Яременко – нәфис гимнастика буенча Одесса чемпионы, Бөтенукраина ярышында икенче урынны алган кыз икәнлеген чамалап алды Габдрахман. Одесситлар – бик патриот халык. Ул чакта, Бөтенукраина ярышында хәрәмләшеп, беренче урынны комсомолның Үзәк Комитеты секретаре хатынына бирүне тәнкыйтьләп, бөтен Одесса шау-гөр килеп алды.

Дадоновның кызы Евгения, пилмәннән калган итне, савыт-сабаны җыеп, кухняга алып китте. Аннары, чыгып, юеш чүпрәк белән өстәлне сөртеп алды да ак эскәтер җәйде. Оксана, зур чынаяк табак белән, суганлы ит исе таратып торган пилмәнне китереп утыртты.

– Танышыгыз, – диде Дадонов, кызның беләгеннән тотып. – Минем дустым Рахманкулов – капитанның беренче ярдәмчесе.

– Оксана, – диде кыз, кулын бирмичә генә. – Учыгызны юешлисем килми.

Башта кызның күкрәк тирәнлегеннән чыккан калынчарак тавышы, аннан соң җиңел атлап кире кухняга кереп китүе Габдрахманның күңеленә хуш килде. Сугышка кадәр Караяр кызлары нәкъ шулай атлап чишмәгә баралар иде.

Соңгы вакытта ул хатын-кызның атлап йөрүен мавыгып күзәтә иде. Шуңа карап, аларның ниндирәк икәнлекләрен аңларга тели, бигрәк тә кораб йөзүдән кайткан чакларда, ирләрен каршыларга килгән хатыннарның уңганмы, ялкаумы, иренә хыянәт итәме, юкмы – шуны аңларга тырыша иде. Шунысы кызык: ире диңгездә чакта, сөяркә табып, никахына хыянәт иткән хатыннарның гөнаһлары турында, иренең үзеннән тыш, диңгезчеләрнең хатыннары хәбәрдар була. Күзәтә торгач, шул хыянәтчел хатыннарның атлап йөрүләрендә Габдрахман җентекләп күзәткәндә генә күренә торган үзара уртаклык тапты. Аларның гөнаһлары атлап йөрүләренә дә языла сыман иде. Хәер, бу тикшеренү кемгә генә файда китерә ала соң?..

* * *

Габдрахман кухня белән өстәл арасында йөргән кызга дикъкать белән карап утырды. Тән авырлыгы бөтенләй дә сизелми… атлап йөргәндә, бөтенләй дә көч түгелми. Тән уйнату да юк Оксананың аяк атлавында. Аның киенүе дә гап-гади. Кызларның киенүендәге: «Күрегез, минем билем нинди нечкә, арт саным матур, күкрәкләрем ымсындыргыч – мин бит гүзәлнең гүзәле», – дип, ерактан сөрән салып торган гадәти нәүмизлек тә юк иде. Габдрахманны тагын Оксананың татар кызына охшаш булуы дулкынландырды.

 

«Бу бит инде – табигый хәл», – дип уйлады Габдрахман. – Украинлыларның тамырларында кыпчак каны да ага. Оксананың татар кызына охшашлыгы табигый… Кызның Одессада һәм Киевта басылган газета битләрендәге фотоларына охшашлы булмавы да сәер иде.

Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Өстәл уртасында муллык, тормыш канәгатьлеге аңкытып торган ит исе. Чиста итеп юылган биш сай тәлинкә янына чәнечкеләр куелган.

– Оксана, син менә монда утыр. Габдрахман Бәкерович, сезнең урын да монда, – дип, Юрий Владиславович түр яктагы урындыкларга күрсәтте.

– Рөхсәт итсәгез, мин Женя янына утырам, – диде кунак кызы һәм ян тәрәзә ягындагы урындыкка барып урнашты.

Дадонов, савыт-саба шкафын ачып, башта этикеткасына Бахус сурәте төшкән, Италиядә эшләнә торган затлы коньяк һәм кызыл шампан шәрабы чыгарып өстәлгә куйды.

– Әти, кыстый күрмә, Оксана белән без икебез дә эчмибез, – диде Дадоновның кызы.

– Минем дә, алкоголь кушып, пилмән тәмен югалтасым килми, – диде Рахманкулов.

– Нина да баш тартса, берүземә эчәргә туры килә инде, – диде Дадонов.

– Кызларга ярамаганны син белергә тиеш. Ә сез, Бәкерович, нигә баш тартасыз? – Нинаның сүзләрендә кыстау юк иде.

– Минем әнием дә пилмән пешерә иде, – диде Габдрахман. – Мин милли гореф-гадәтле гаиләдә үстем. Сугышка кадәр бездә аракы эчү гөнаһ кына түгел, чын-чыннан җинаять санала иде. Бер мәзәк вакыйга истә калган. Әтиемнең Оренбургта яшәүче энесе кайткач, кунак чакырдылар. Өстәлдә зур бәлеш, ат казылыгы, каклаган каз ите. Чәй эчкәндә, бавырсак, бал куялар. Табын тирәсендә басынкы гына әңгәмә бара. Ара-тирә Оренбург кунагы белән әтием һава суларга чыгып керәләр. Бер тапкырында мин дә ияреп чыккан идем, кунагыбызның мунчага кереп киткәнен күреп сәерсендем. Әти аны тышкы якта саклап калды. Алар өйгә кереп киткәч, мыштым гына мунчага кердем. Кунак хөрмәтенә мунча эчен кырып юганнар, утыргычка кулдан суккан палас җәйгәннәр. Паласның бүртенеп торган җирен ачкан идем, эченнән аракы шешәсе килеп чыкты. Димәк, ул чакта хәмер эчү гөнаһ саналган булган… – Габдрахман туктап калды. Аның сөйләвен күңел биреп тыңламыйлар иде.

Пилмәннән соң баллап чәй эчтеләр. Оксана саубуллаша башлады.

– Мин сезне озатып куям, – диде Рахманкулов.

– Рәхмәт, – диде кунак кыз. – Мин юлымны яхшы беләм, адашмаячакмын.

– Баш тартма инде, – диде Нина Ивановна. – Кичке якта урам тулы исерекләр. Күзәткәнем бар, синең яныңнан ирләрнең берсе дә тыныч кына үтеп китми. Исерекләргә, хулиганнарга юлыгуың бар.

Алар бергәләп урамга чыктылар.

– Сез култыклашып баруга каршы килмисезме?

– Гафу итегез. Мин җитәкләп йөртүне яратмыйм.

Рахманкулов кызның читкәрәк тайпылуын көткән иде. Оксана янәшәгә килде. Аларның аяк атлаулары җайга салынды. Арада җан гына сизә алырлык уртаклык барлыкка килгәндәй булды.

Алар «Канава» дип аталган киң, тирән чокыр өстенә салынган күперне үттеләр. Аста революциягә кадәр мадам Роза тоткан «яратышу» йорты, одесситлар телендә «Ирод патша сарае» калды. Алар Кангун урамы буйлап ике квартал өскә күтәрелделәр дә, сулга борылып, шәһәрнең иң матур җиренә – Пушкин урамына чыктылар. Як-якта үскән мәһабәт агачларның ботаклары, урамны каплап, кичке утлар яктылыгында яшел яфраклар ябылган түбәне хәтерләтә иде. Габдрахманның яраткан урамында заманында Пушкин яшәгән.

Ул йортта хәзер «Моряк» газетасының редакциясе урнашкан иде. Шушы өйгә якынлашкач, егет, ике ай элек кенә газетаның беренче редакторы Константин Паустовский юбилеена багышланган конкурста катнашып, җиңеп чыгуы турында Оксанага әйтергә уйлады. «Юк, әйтмәскә кирәк, – дип, бу уеннан кире кайтты Габдрахман, – минем горурлануымны Оксана мактану дип кабул итәчәк».

Алар Одессаның Монпарнасы булган Дерибас урамына килеп җиттеләр.

– Дерибасны урап чыгабызмы? – диде Габдрахман. – Танышканнан соң, култыклашып шушы урамны әйләнеп чыгу мәҗбүридер бит?

– Мин ашыгам, – диде Оксана. – Иртә торасым бар.

– Күнегүләргә шулай иртә йөрисезмени?

– Иртәнге поезд белән без Киевка китәбез. Анда Мельбурн олимпиадасына баручыларны сайларга тиешләр. Мине шунда чакыралар.

– Сез үтәргә тиеш, дип уйлыйм, – диде Рахманкулов.

Оксана сәер итеп елмайды:

– Осталыгыңа карап кына сайласалар, бәлки… Сайлану өчен сайлаучыларның күңелләрен күрә белергә дә кирәк шул…

– Ничек итеп?

– Ничек? Азгын ирләргә нәрсә кирәклеген белмисезмени?

Белә иде Рахманкулов. Җәмгыятьтә ришвәт алу елдан-ел көчәя бара. Яшь, чибәр кызларны түшәккә яткыру бу җинаятьнең иң таралган төре иде. Украина кызларының урыс кызларыннан гыйффәтлерәк булуын да белә иде ул…

Алар Сабанеев күпере аша үттеләр. Уң якта скульптор-медальер Толстойның искиткеч гүзәл сарае күренде. Бу сарайда хәзер Галимнәр йорты урнашкан иде. Галимнәр йортыннан соң ярты квартал чамасы баргач, Оксана туктады.

– Мин менә шушында торам, – диде ул, классик ысулда салынган өч катлы матур йортка күрсәтеп. – Сау булыгыз.

Габдрахман кызның биленнән тоткан иде, кызның каршы булуын аңлап, аның кулын гына кысып, бер мизгел җибәрми торды.

– Сез Киевтан кайткач, кайда очрашабыз?

– Белмим… – Арада киеренкелек туды. «Бу инде минем белән очрашырга теләми дигән сүз…» Шушы киеренкелекнең мәгънәсен аңлаган шикелле, Оксана егетнең кулын кысып алды да: – Сезгә Женя әйтер. Сау булыгыз, – диде.

Ишек ачылды. Коридорда янган электр уты яктылыгында кызның гәүдәсе бер генә мизгелгә рамга куелган фотосурәт булып күренеп алды да юкка чыкты. Тирә-юньне кара бушлык каплады. Ялгыз калуның әрнеткеч җансызлыгы. Әле яңа гына бушлыкны җанландырып торган җылы, шат рәхәтлек шул эчтән бикләнгән ишек артына кереп юкка чыкты. Шул чакта өченче катта караңгылык каплаган тәрәзәләрнең берсе кинәт яктырып китте. Бу яктылык егетнең күңелен җылытып җибәргәндәй булды.

9

Башта Рахманкулов, диспетчерга кереп, корабының кайда икәнлеген белеште. «Чолман» кичә кич, Венециядә кайтарасы йөген төяп бетереп, кайтырга чыккан иде.

– Кайсы портка кайтачак? – дип сорады Габдрахман.

Тәненә сыланып торган юка ак водолазка кигән яшь, чибәр кыз, үзенең мөлаем елмаюын битенә элеп куйгач, тәмле тавыш белән:

– Әлегә туры Одессага. Позициянең үзгәрүе мөмкин. Белешкәләп торыгыз, – диде.

Бу кыз, институт тәмамлаганнан соң, пароходчылыкка урнаша алган бәхетлеләрдән иде. Тәрәзәчек аша әнә ничек матурлыгын балкытып утыра. «Нинди чибәр, үзен ничек ягымлы тота», – дип уйлады Рахманкулов. Диңгезчеләрнең хатыннары бу кызның тупаслыгына зарланалар иде. «Кызык та инде кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, – дип уйлады ул. – Бәлки, бу чибәргә диңгезчеләрнең хатыннары аңа дигән кияүне тартып алган көндәш булып тоела торганнардыр?..»

Габдрахман туры кадрлар бүлегенә юл тотты. Дүрт-биш көннән «Чолман» кайтып җитәргә тиеш иде. Кораб диңгездә чакта, иркенләп, сынауларны тапшырып бетерергә кирәк. Ялдан кайткач имтихан тапшыруны әле күптән түгел генә уйлап чыгардылар. Диңгез инспекциясенә – кораб йөртү гыйлемен, пароходчылыктагы тәрҗемәчегә – инглиз телен, пожарникка – ут сүндерү гыйлемен, таможенникка, хәтта партия, профсоюз оешмаларына кадәр шушы өлкәләрдә хәбәрдарлыгыңны күрсәтеп, диңгезчеләр телендә «побегушка» дип аталган кәгазьгә имза җыярга кирәк иде. Ялдан соң имтихан тапшыруны уйлап чыгаручыларның төп максаты, белемеңне тикшерүдән бигрәк, бу гамәлнең асылында чиновникларга ришвәт алу мөмкинлеге ятканын һәркем аңлый иде. Өстән төшерелгән боерык – закон, телисеңме-юкмы, син аны үтәргә тиешсең.

– На ловца и зверь бежит, – инспекторның шатлыгы йөзенә бәреп чыккан иде.

– Дүрт тәүлек көтәргә калды. Корабым Одессага кайта. Приказны бүген язсагыз, дүрт көндә сынауларымны ашыкмыйча гына тапшырып бетерер идем…

Гадәттә, буш кул белән килгәндә, инспектор озак кына сатулаша иде. Бу юлы ул Рахманкуловның үз корабына кайтару кәгазен үз кулы белән машинкада суктырды да кул куйдырырга бүлек начальнигы кабинетына кереп китте. Озаграк торды инспектор начальник янында.

– Начальник сезне башка корабка җибәрергә кушты, – диде инспектор. Кораб ике сәгатьтән кузгалачак. Сигезенче причалда тора.

Башта язылган приказны йомарлап чүп савытына ыргыткач, инспектор яңаны әмәлләде. «Рахманкулов Г. Б. «Академик Крупчатов» теплоход фәлән елның төгән аеның төгәненче көнендә теплоход капитанының икенче ярдәмчесе итеп билгеләнә. Инспектор Фәлән Фәләнович. Кадрлар бүлеге начальнигы Төгән Төгәнович» дип, ярты бит кәгазь тутырган арада, егетнең баш миендә ун битлек дәфтәргә дә сыя алмаслык уйлар кабынып сүнде: «Чолман» Генуя портына барырга билгеләнгәч, алар корабына бер ришвәтчене утыртып, Габдрахманның үзен штурманнарның белемен күтәрә торган курска илтеп тыктылар. Корабында калып, иң арзан барахло сатылган Генуяга бару өчен, ул инспекторга ришвәт бирергә яисә, парткомга кереп, кадрлар бүлегенең гадәтенә кергән ришвәтчелекне фаш итәргә тиеш иде. Инспекторның «кулын майларга» вөҗданы каршы төште, парткомга кереп, ришвәтчелекне фаш итү бернинди нәтиҗә бирмәячәген белгәнлектән алай эшләмәде. Менә хәзер тагын бер гаделсезлек эшләнә…

«Крупчатов»ның штурманы юкка гына «авырып» китмәгән. Рейс йә бик авыр булачак, яисә диңгезчеләр телендә «пустой» рейс. Бу юлы да тавыш чыгармаска булды Габдрахман. Түләгән акчалары ресторанга йөрергә дә, әнисенә җибәрергә дә җитеп тора, кадрлар бүлеге белән араны бозу дөрес булмаячак…

8Маланский – одесситлар яһүдләрне шулай атап йөртә.
9ШДП – штурман дальнего плавания (еракка йөзә торган штурман).
10КПД – капитан дальнего плавания (еракка йөзә торган капитан).
Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?