Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Г. Ибраһимовның бу романдагы бик күп геройлары артында тарихта булган конкрет шәхесләр торганын М. Хәсәнов билгеләп үткән иде63. Боларның кайберләрен ул аныклап та узды. Әйтик, әсәрдәге большевик Зариф Булатов образында Хөсәен Ямашев биографиясендәге кайбер моментлар файдаланылган. Казанга килгәндә, X. Ямашев, тормышын куркыныч астына куеп, перевозчиклар ярдәме белән боздан бозга басып, Каманы аркылы чыга64. Фәнни хезмәтләрдә моны, Идел аркылы чыккан дип, ялгыш күрсәтәләр. Чистайдан Казанга килгәндә, X. Ямашев, табигый инде, Кама аша чыга. Романда бу эпизод тулысы белән З. Булатовка күчерелгән.

Геройларына исем сайлаганда да Г. Ибраһимов билгеле бер принцип белән эш итә: гел танышларының, әйләнә-тирәдәге шәхесләрнең исем-фамилияләрен файдалана. Үз әтисенең исеме Гыйрфан. Бу исем «Кызыл чәчәкләр»дә файдаланыла. «Безнең көннәр»дә Зария Булатованың әтисе дә Гыйрфан исемле. Романда Булатовлар тирәсендә чуалып йөргән тип Шаһвәли бар. Булатов аннан шикләнә һәм аның провокаторлыгына ышана. Бу исем романга реаль шәхестән кергән. Уфада революционерлар арасында сул провокатор Шаһиәхмәт Вәлиев була. Аның хыянәте белән татар большевигы Ибраһим Моратов тотыла, төрмәгә эләгә65. Зариф Булатовның да Зариф булуы очраклы түгел: Ибраһим Моратовның революциядәге яшерен исеме Зариф Садыйков була66. Романда большевик Вахитов образы бар. Автор моны, бәлки, революционер М. Вахитов хөрмәтенә шулай исемләгәндер? Әмма Ибраһимовның әлеге тарихи хезмәтендә Арча волостеннан чыккан, «стажы 1903 елдан саналган татар эшче-большевигы Вахитов» бар67. Димәк, әдәби образга прототип итеп шул революционерның тормышы алынган булуы бик мөмкин.

Романда әледән-әле Кадыйр байның 12 приказчигы эш ташлау турында сүз кузгатыла. Бу – Казанда булган хәл. 1906 елның маенда Казан бае Әбрар Бәхтиев чыннан да 12 приказчигын урамга чыгарып ташлый, бу турыда матбугат шаулый. Әмма романга ул Әбрар Бәхтиев дип түгел, Кадыйр бай булып килеп керә. Нигә алай? Җавап бик гади: Г. Ибраһимов «Болгар» номерлары, күп кибетләр тоткан Бәхтиевне аз белә. Ә менә Гобәйдуллиннарны, уллары Газиз (булачак язучы, профессор) белән бик нык аралашканлыктан, көнкүрештә, тормышта күреп белә: Салих, Кадыйр Гобәйдуллиннар – Казанның ул чордагы иң эре байлары68. Романда хәтта «Кадыйрның дошманы Салих бай» да бар. Кызганычка каршы, кайбер геройларның прототипларын ачу инде мөмкин түгел: бу вакыйгалар эчендә кайнаган буын хәзер дөньядан китеп бетте.

Г. Ибраһимов романындагы бик күп геройларның прототиплары булганлыгына ишарәләр байтак. Мәсәлән, романдагы «качкын» Хәбиб, урамда Әхмәт учитель белән очраша да, куркып кача. Чөнки Әхмәт учитель турында «яшерен әләкче дигән, җасус, провокатор дигән сүзләр йөри»69. Бу образга кем прототип булганын әйтүе кыен, ләкин ул булган.

Г. Ибраһимовның яшьлек чорында бергә аралашкан, югарыда телгә алынган иптәше Газиз Гобәйдуллинның «Олугъ ләгънәт» дигән хикәясендә дә җасус – провокаторның исеме «Әхмәт учитель» дип бирелгән. Димәк, шул исемдә ниндидер бер конкрет шәхес булган.

Г. Ибраһимов бу романда үз биографиясен никадәр файдаланган? М. Хәсәнов әйтүе буенча, җырчы Сәхип образы, бигрәк тә аның мәдрәсә еллары, автобиографик характерда70. Тагын Г. Ибраһимовның тарихи хезмәтләренә мөрәҗәгать итик. «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» дигән хезмәтендә ул Киевта үзенең ничек кулга алынуын һәм следствие вакытында нинди мөгамәлә булганлыгын тасвирлый. Бу моментларны ул тулысы белән Баязит образына күчерә. Романда Баязит кариның кулга алынуы түбәндәгечә:

«Җавапны көтмичә үк ишекне ачып керергә маташалар. Баязит кари эчтән бераз каушаулы тавыш белән:

– Мин чишенгәнмен, һич булмаса, чалбар кигәнче сабыр итегез, – дип кычкырды.

Ләкин аңа карамадылар.

…Берсе җүнләп кысылып җитми торган ишек ярыгыннан кылыч кынысын тыкты да ишекнең элгечләрен каера башлады»71.

Тарихи хезмәттә:

«– Ачыгыз! – ди.

Яткан җиремнән кузгалмыйча:

– Кем бар анда? Мин чишенеп ятканмын, гафу итегез, кертә алмыйм, – дим.

…Ниндидер бер тимер белән ишекнең ярыгыннан тыгалар да келәне каералар, керәләр»72.

Киев жандарм полковнигының Г. Ибраһимовтан сорау алуы романда Баязит кариның полковник Герасимов белән сөйләшүенә нигез булган. Моны тарихи хезмәт белән романның охшаш текстлары раслый.

Романда эпизодик рәвештә чагылып киткән образларның да прототиплары төсмерләнә. Баязит кари төрмәгә эләккәч, аның язмышын җиңеләйтү чарасына керешәләр. «Давыт, аптырап, адвокатка – сәясиләрне буш яклый торган Абрам Моисеевич Соломонов атлы кадетка барды, – ул бик ачык кабул итте…»73. Бу, бер дә шиксез, – присяжный поверенный, адвокат Александр Гедеонович Бать. Бать татар интеллигенциясен кара реакция елларында патша администрациясенең башбаштаклыгыннан саклауга күп көч куя. Бубилар процессында, гомумән, батырлык күрсәтә, Буби укытучыларының язмышын җиңеләйтергә тырыша. Аның патша суды системасын тәнкыйть иткән мәкаләләре, аерым чыгышлары билгеле.

А. Г. Бать Октябрь революциясенә кадәр үк Казанда юридик китаплар чыгарган, революцияне кабул иткән. Совет чорында ул, Мәскәүгә күчеп, анда юридик органнарда эшли, 1926–1927 елларда берничә китап бастыра, А. Г. Батьның 1900 елны Казанда чыккан китабыннан өзек: «Где было думать о горсти малолетних преступников, когда стоны закрепощённого многомиллионного народа призывали к неотложной освободительной реформе, когда архаические судебные порядки, не согласующиеся с новыми запросами и требованиями жизни, призывали к реформе?»74

Романда бер генә бүлектә «уйнап алган» үзенчәлекле образ бар – гимназиядән куылган Әхтәм Тангатаров. Революция көннәрендә ул үзенең морзалар нәселеннән булуына кыенсынып газап чигә, гади кара халык вәкилләренә симпатиясе ташып чиктән аша, әдәби кичәләр оештыруда активлык күрсәтә. Бу образ исеме, фамилиясе буенча татар журналисты Әхнәф Тангатарга туры килә. Ә. Тангатар 1918 елда Томск шәһәрендә литографиядә «Чулпан» исемле татар газетасы чыгара75. Әмма әлегә аның биографиясен ачыклап булмады.

 

Югарыда әдәби әсәрдәге геройларның прототипларын ачу юнәлешендә тарихи хезмәтләр, мемуарларның ачкыч булу мөмкинлеге турында сүз алып барылды. Г. Ибраһимовның «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» (1922), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) исемле тарихи-гыйльми әсәрләре аркылы аның әдәби персонажларының нигезе ачылу ысуллары күрсәтелде. Бу метод үзен бик күп очракта аклый. Димәк, теге яки бу әсәрдәге әдәби образларның беренче «импульсын» – прототибын ачу өчен, тасвирланган чорның тарихи фонын яхшы белергә кирәк.

Тарихи хезмәтләр, публицистик информация һәм истәлекләрне кисештереп карау Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендәге Фазыйл образының прототибын ачарга да ярдәм итте.

Гомумән, Г. Ибраһимовның яшьлек чоры, аның мәсләктәшләре, хатлары, архив документлары белән тирәннәнрәк танышу, безнең уебызча, аның әсәрләрендәге бик күп образларның прототипларын ачарга ярдәм итә ала.

«Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйл, мәгълүм булганча, – катлаулы шәхес. Әйтергә кирәк, трагик шәхес. Әсәрнең буеннан-буена автор Солтанның аңа булган ихтирамын, соклануын белдереп бара. Хикәядә әллә ничә тапкыр Фазыйлның күркәм холкы, матур, акыллы күзләре, юаш карашы телгә алына. Сыйнфый көрәш сынауларында Фазыйлның зур хаталар җибәрүенә Солтан ачына. Аңа карата Солтанда нәфрәт хисе уяна. Әмма элеккеге йомшак карашлы Фазыйлны ул оныта алмый. «Ара-тирә Фазыйл искә төшкәли. Аны да бик аз гына яратам бугай… Ләкин бу өстән генә, акыл белән генә ярату булса кирәк. Әмма йөрәгемне һичбер вакыт үзенә ала алмас инде, ахры»76.

Фазыйлның биографиясе белән танышыйк: ул – Заһит хәзрәт улы. Акыллы, буй-сынлы, чибәр, күркәм холыклы. Солтаннар, Шаһбазлар, Гыйлаҗиләр белән алар бергә уйнап үсәләр. Империалистик сугыш башлана. Ярлы балалары ут эчендә. Гыйрфан бай малае Гали сугыш вакытында сәүдә эшен гөрләтеп җибәрә. Укымышлы Фазыйл кайда соң?

«Фазыйл да Казанда иде. Авылда күренмәде, шунда каралып алынганмы, ничектер Мәскәүгә барган да, лашманчыларга башлык сыман булып, урынга кергән.

Үзбәкләрне, казакларны солдатка алмыйлар икән… Шулай да, аларны бу якка хайван кебек көтү-көтү куып китерәләр икән дә, әллә нинди кара, пычрак эшкә кушалар икән, шуларга безнең укыганрак кешеләрне башлык ясап, патшага агент куялар икән.

Безнең Фазыйл да үзенең Мәскәүдәге дуслары, байлары аркасында шунда барып сыенган, ди. Аның бу эше күңелемә бер дә, бер дә ошамады! Әллә кайдан китерелгән бичара колларны, чыбыркы тотып, кара, пычрак хезмәткә куып, шуңа башлык булып йөрү егетлекмени ул! Алай иткәнче үзең солдат бул, үзең сугышка кит тә үз язмышыңны үзең күр!

Әдрисен белсәм, берсеннән бик оста хат яздырып, бик нык шелтәлим әле Фазыйлны!

Әйтермен: без – кара кеше, надан кеше, шулай булсак та, бөтенләй җүләр түгел, яхшы-яманны аера беләбез, диярмен. Ул бичараларны изеп, кол кебек куып йөрергә ялланып, «лашманчы» булу – синең кебек зур, укыган, тирә-якның йолдызы булган бер кешегә килешә торган эш түгел, диярмен…»77.

Революция көннәрендә Фазыйл, аклар ягында торып, Советка каршы көрәшә. Ахырдан хатасын аңлый һәм Совет ягына чыга.

«Зур сүзләр бар иде… – ди. – Берәүләр, бөек Русия, ди иде, ватан, ди иде. Без, төрек-татар байрагы, ди идек. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык»78.

Революция сугышларында канын койган инвалид Солтан аңа болай ди:

«– Партиягә кандидат икәнеңне беләм… Мәскәүдә байтактан эшләвеңне дә ишеттем… Боларны яңадан бер кат таптамавыңа күзең җитәме?

– Җитә, мең мәртәбә җитә, – ди Фазыйл, – мин тормышны, тарихны аңладым… Бу хәрәкәт җиңәчәк… Дөньяның Колчаклары йөзтүбән китеп бетәчәк, Маркс-Ленин юлы адәмнәрне чын азатлыкка, яктылыкка илтәчәк… Революция тәҗрибәсе моны ачып салды»79.

Әсәрнең буеннан-буена автор Фазыйлны укымышлы кеше («тирә-якның йолдызы булган») дип әйтә бара. Фазыйл яхшы киемнән генә тасвирлана: «беләгенә ак тасма таккан матур, әйбәт бер яшь офицер»; «күзем аның калын алтын сәгать бавына, аягындагы сары штиблетына, үтә ак якасына төште»; «кыйммәтле папиросын капты»; «аякта зур итек, солдат пуставыннан тегелгән галифе чалбар белән килешле френч; билдә, аркада каешлар, сары кобура, аның эченнән наган башын чыгарып карап тора»80.

Фазыйлның йөз-чыраен да Г. Ибраһимов берничә урында тасвирлый: «Гәүдә нык, таза күренә; элеккедән күп чыныкканга охшый. Сакал-мыекны әле дә кыра икән. Ләкин озак юлда булудандыр, яңаклары, муеннары күгәреп, ярты каралып киләләр, иреннәр көйгән, карасуланып көеп, бераз кызу канлылык әсәре күрсәтәләр. Фазыйлда элек бу юк иде. Күзләре элекке кебек матур, акыллы тирән бер уй белән карыйлар. Күз төпләренә, маңгай урталарына таба сузылган тирән җыерчыклар, ике чигәдә ара-тирә ялтыраган ак чәчләр егетнең соңгы берничә елда күп нәрсә, бик күп җәфа кичергәнен күрсәтәләр. Чех, Колчак сабак биргән икән дип уйладым.

Күзләренә туры карадым да:

– Син дә шулай тиз картаясың микәнни, Фазыйл? – дидем.

Начар махорканы китаптан ертып алган кәгазьгә төрә-төрә:

– Бардыр, Солтан, мин кичергән җәһәннәмнәр бер минутта адәмнең чәчләрен бөтенләй агартсалар да гаҗәп түгел! – диде»81.

Солтанның рухи дөньясына укымышлы егет Фазыйлның йогынтысы зур булган: «Сабый чакларда, җегет вакытларда мин аның фикер агышы эчендә булырга – бергә агарга өйрәнгәнмен.

Соңгы еллардагы үткенләнгән сыйнфый дошманның сугышы безне ут белән су кебек каршы куйса да, миләрнең, йөрәкләрнең юллары тагы бергә кушылып ага башлады бугай»82.

Әсәрдә тышкы кыяфәте, йөз-чырае белән шул дәрәҗәдә детальләштерелгән бу образның прототибы юкмы, булса кем? Алда әйтелгәнчә, прототип тормыштан әдәбиятка шул көенчә генә килеп керми, язучының иҗат фантазиясе аша ул баетыла, үзгәртелә. Әмма төп хас сыйфатлар нигезгә алына, саклана. Язучының яшьлек елларына, аның мохитенә таба эчкәрәк кереп карыйк. Фазыйлга прототип булырлык аның берәр дусы булмаганмы? Әйтик, аның танышларыннан берәрсе лашманчылар армиясендә хезмәт итмәгәнме? Мактауга бик саран Галимҗан Ибраһимов тирәсендә укымышлылыгына, эрудициясенә ул сокланган берәр яшьлек дусты булмаганмы?

Башкортстанның өлкән журналисты Хәбиб Зәйнинең 1966 елда безгә язган истәлекләрендә моңа бер ачкыч бар кебек. Ул анда Златоуст белән Уфа арасындагы Дуван, Мәчетле авыллары тирәсеннән чыккан, чама белән 1885 елгы Хәлим Искәндәрев дигән башкорт егетен искә ала. X. Искәндәрев Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыган. Сабакташлары Мәҗит Гафури, Йосыф Шәркый, Мансур Халиковлар булган (Йосыф Шәркый-Деликамов – «Шура» журналында һәм унынчы еллар матбугатында педагогик мәсьәләләргә багышланган байтак мәкаләләрнең авторы. Совет власте елларында ул Томск шәһәрендә педагогия техникумы директоры булып эшли).

1906–1907 елларда Троицкидагы Яушевларның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә әдәбият кичәләре оештырыла. Бу кичәләргә М. Гафури, Й. Шәркый, X. Искәндәревләр даими рәвештә килеп йөриләр. Бу компаниядә М. Гафуриның авторитеты зур булган. Й. Шәркый Троицк мәдрәсәсенә М. Гафуриның кайтып керүен (күрәсең, приискадан) болай искә ала: «Бервакыт гаять иттифакый гына сукыр Гобәй Кинжин, Хәлим Искәндәрнең үзара ниндидер «Мәҗит шәрик»нең кайтуы турында сөйләгән сүзләрен ишеттем. Ниндидер «Мәҗит шәрик» каяндыр кайткан, имеш… Ниһаять, кыш уртасы җитте. Әлеге Гобәйләр, Хәлимнәр сөйләгән Мәҗитне күрергә дә насыйп булды. …Хәлим һәм Гобәй белән танышу авыр түгел, чөнки без алар белән тәмәкене бергә качып тартабыз»83.

X. Искәндәревне өлкән укытучы З. Тупиев та искә ала: «Бу елларда, без, Гафури фикердәшләре, мөритләре әйтмешли, «жуликлар», күбәеп киттек. Гафуриның квартирасы безнең һәр көн җыела торган урыныбыз булды. Хәлим Искәндәрев, Мансур Халиков, …Бәләбәйдән Шәрәфи, Йосыф Шәркый (Деликамов), Габделхәй Карабаев һәм башкалар җыела торган иде»84.

«Рәсүлия» шәкертләренең алдынгылары, гадәттә, белемнәрен күтәрү максатында соңыннан Уфага – «Галия»гә килгәннәр. X. Искәндәрев, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Зыя Өммәти әнә шулай «Галия»дә бер чорда укыйлар. Бу егетләр русча өйрәнү өчен бер түгәрәк оештыралар. X. Зәйнинең безгә язган истәлеге Башкортстанның өлкән укытучысы Гата Исхакыйның матбугатта чыккан истәлеге белән туры килә. Ул да «Галия» шәкертләре арасында М. Гафури белән X. Искәндәревне телгә ала85.

«Галия»гә килеп керүгә, X. Искәндәревне назыйр итеп билгелиләр (шәкертләрнең тәртибен карап торучы). Назыйр булганлыктан, аңа, гадәт буенча, аерым бүлмә бирәләр. Г. Ибраһимов, X. Искәндәрев, М. Гафури, З. Өммәти, X. Зәйни анда рус классик әсәрләрен укыйлар, рус грамматикасын өйрәнәләр. Түгәрәк атнасына ике мәртәбә җыела. Ләкин бераздан шәкертләр, «каты мөгамәлә итәсең» дип, назыйр Хәлимгә бойкот ясыйлар, аның белән исәпләшми башлыйлар. Аның бүлмәсенә кереп йөрүчеләргә дә кырын карыйлар.

X. Искәндәрев 1911 елның җәендә, татар шәкертләренең бик күбесенә хас булганча, казак-кыргыз балаларын укытып йөргән булырга тиеш. Шәһит Әхмәдиевнең 1912 елның мартында «Бәянелхак»та бастырган «Хат һәм җаваплары»нда, безнең уебызча, бер хат Хәлим Искәндәревнеке. Хатында ул шул чордагы Россиядәге политик атмосфераның кысанлыгына зарлана, идеалсызлыкны тәнкыйть итә, үзенең «Иртыш елгасы буенда караңгы гына бер авылда, изелеп, кыргыз, татар балалары укытып» ятканын әйтә. Халык җилкәсендәге бай малайларының, «укыйм» исеме күтәреп тә милләткә файдасыз кешеләр булып калуын әйтеп, «безнең өчен кулын сызганып, тезләнеп бала тәгълим кылучы мөгаллимнәр, файдалы кешеләр кирәк» ди. Хатта Грибоедовның «Горе от ума» әсәреннән өзек китерелә. «Бегу, не оглянусь, пойду искать по свету, где оскорблённому есть чувству уголок»86. Моны цитата итеп китерерлек татар шәкертен (хатта аның инициаллары гына бирелгән: X. И.) русча хәзерлеге көчле булган X. Искәндәрев дип уйларга шулай ук нигез бар.

 

1912–1914 елларда X. Искәндәров Троицкидагы «Дарелмөгаллимәт»тә (укытучылар хәзерли торган мәктәптә) татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул чорда аның мәктәп балалары өчен «Белек йорты» дигән дәреслеге – уку китабы басылып чыга. «Белек йорты»н Сәйфи Кудаш шул заманның «зәвык белән төзелгән зур хрестоматияләреннән» берсе дип бәяли87. X. Искәндәревнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге дә шул чорда башланып китә. «Йолдыз» газетасының 1913, 1914 елгы саннарында (№ 1093, 1103, 1113) ул «Галимҗан Ибраһимов вә аның әсәрләре» дигән зур күләмле тәнкыйть мәкаләсен бастыра. Г. Ибраһимов әсәрләре турында бу тикшеренү заманында иң күләмлесе һәм иң төплесе булып саналырга хаклы: тәнкыйтьче биредә Г. Ибраһимов иҗатының иң характерлы якларын билгеләргә омтыла. «Әдиптә, – ди ул, – дикъкатьне алырлык бер мәел (тартым), көчле вә муаффәкыятьле бер мәел бар: ул шөбһәви… вә гомумән куркынычлырак урыннарны куертырга ярата». Шул ук вакытта тәнкыйтьче Г. Ибраһимовның стиль үзенчәлекләрен билгеләргә тырыша. Ул аның стилен «үзенә махсусрак, күз алдында чәчрәп тора торган бер стиль» дип атый. Ләкин тәнкыйтьче әдәбиятка иҗтимагый-социаль позициядән торып анализ ясый алмый әле. Г. Ибраһимов әсәрләрендә татар хатын-кызларының язмышы чагылу мәсьәләсенә тукталып, ул авыр язмышның социаль сәбәпләрен билгеләүгә кадәр күтәрелә алмый. Һәм шунлыктан тормышны каргаудан, өзгәләнүдән узмый. Тәнкыйтьче татар хатын-кызларының авыр язмышына сыкрана, сызлана, ләкин идеалистик фәлсәфәгә кереп бутала.

Үз чиратында Г. Ибраһимов тәнкыйтьченең журналистлык эшчәнлегенә югары бәя биргән. 1914 елда Сухумида вакытта ул X. Искәндәревкә хат яза. Бу хат жандармерия кулына килеп керә һәм копиясе мөселманнар яшәгән губерналарның жандарм идарәләренә җибәрелә. Г. Ибраһимов анда «Йолдыз»ның нашире һәм редакторы Һади Максудины редакторлыктан азат итү кирәклеге турында сүз алып бара. Башкалар бит, ди ул, газеталарны үзләренеке иттеләр. Безгә дә нигә шулай эшләмәскә? Газетаның рухын күтәрү күмәк көч белән эшләнә. «Безгә, шуңа күрә, күбрәк иптәшләр җыярга кирәк. Гомумән, мин сиңа Казанга күчәргә, шунда яшәргә киңәш бирер идем… Бу казанда һәрбер матбугат әһеле бер кат кайнап чыгарга тиеш… Бу кышны мин синең «Йолдыз»да эшләвеңне телим. Анда синең хыялыңны очырырга мәйдан зур. Әнә бит «Вакыт»та Җәләй (Җ. Вәлиди. – М. М.) күп яза. Синең әдәби багажың һич тә Җәләйнекеннән ким түгел… Мин Һадины редакторлыктан азат итәргә тырышам. Һади бары тик нашир булып кала, чөнки ул анда бер роль дә уйнамый»88. Әдәбият фәнендә бер төгәлсезлек киткән: кайбер чыганакларда бу хат Харис Фәйзигә адресланган дип күрсәтелә.

«Йолдыз» идарәсе дә X. Искәндәревнең каләменә югары бәя биргән: үзенең тарихына кагылышлы редакцион мәкаләдә аны Г. Ибраһимов белән беррәттән «мәгъруф (танылган) каләм әһеле» дип атый (1913, № 1078). Беренче империалистик сугыш башлангач, X. Искәндәрев хезмәт армиясенә эләгә. Мәгълүм булганча, Беренче империалистик сугыш вакытында патша хөкүмәте казах-кыргызларны тыл эшенә ала. Бу вакыйга социаль-милли-дини изү астында җәфа чиккән казах халыклары арасында сыйнфый көрәш утын кабызып җибәрә. Казах-кыргызлар царизмга каршы баш күтәрәләр. X. Искәндәрев исә әлеге казах-кыргызлар арасында «меңбашы» булып хезмәт итә. Патша төшерелгән көннәрдә Уфа урамнарында яхшы френч, затлы итекләр кигән, яссы каешлар белән уралган мәһабәт гәүдәле бер офицерны күрергә мөмкин була. Ул – меңбашы Хәлим Искәндәрев икән. Казах-кыргыз арасында йөргәндә, X. Искәндәрев бу халыклар восстаниесенең патша хөкүмәте тарафыннан канга батырылуын күргән. Бу көрәш вакытында ул үзе нинди позициядә торган? Моны әйтүе кыен. Һәрхәлдә, үзенең күргәннәрен ул яшьлек дусты М. Гафурига бик тәфсилләп сөйләгән булуы мөмкин. Безнең уебызча, М. Гафуриның «Бер нәүхә» (кычкырып елау) шигырен алар арасында булуы мөмкин дип фараз ителгән бер очрашу-сөйләшүдән соң язылган:

 
Еракта… Әллә кайда!.. Зар
Елыйлар, иштелә нәүхә.
Йөрәк әрнеп, күз алдымда
Хасыйл булды кара ләүхә…
Туганар тилмереп, иңрәп
Торалар шунда каршымда;
Тыныч тормыш югалган, гөж
Киләләр шунда каршымда…
Елыйлар, туктый алмыйлар…
Нигәдер һәммәсе кызган!..
Кыямәт көн кебек булган:
Урамда чалмалар тузган…
Йөрәкләр әрнешә, күзләр
Елый дәһшәтле бу көннән;
Ирекле көннәр үткән, бар
Халык аерылган иркеннән…
Шулай торган вакытта күк
Күкрәгән төсле тавыш чыкты;
Аларның аһ-зарыннан
Да көчле бер тавыш чыкты…
Тавыш-тын бетте шунда ук,
Нә елау калды, нә сүз калды…
Фәкать бер әрнү берлән шул
Урында канлы эз калды…
 

Шигырьгә искәрмәсендә М. Гафури бу әсәрнең казах-кыргызларның лашманчылыкка каршы күтәрелгән восстаниесенә мөнәсәбәтле язылганын әйтә. Китапта М. Гафуриның бу шигыре 1915 елда язылган дип хата җибәргәннәр. Казахлар восстаниесе 1916 елда була, һәм шигырь дә шул елны языла (дүрттомлык әсәрләренең 1980 елда чыккан икенче томында бу хата төзәтелгән).

Хезмәт армиясеннән кайткач, X. Искәндәрев Томск педтехникумында татар теле һәм әдәбияты укыта. Себернең күп кенә шәһәрләрендә мәгариф инспекторы булып йөри. 1927–1928 елларда Мәскәүгә килә һәм элеккеге Әсәдуллаев мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бераздан аны бу мәктәпкә мөдир итеп билге-лиләр.

1929–1934 елларда КУТВның (Коммунистический университет трудящихся Востока) татар бүлегендә татар теле укыта. Ул анда профессор Аллавердов җитәкчелегендә эшли.

X. Искәндәрев Мәскәүдә 1941 елга кадәр эшләгәнме, әллә аңарчы ук Казанга кайткан булганмы – моны ачыклап булмады. Сугыш вакытында ул Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укыта, укыту бүлеге мөдире булып эшли. Анда укыган студентларның хәтерендә калганча, Искәндәрев мәһабәт гәүдәле, яшел френчтан, сугыш елларындагы кышкы салкыннарда да затлы штиблетлардан, кепкадан, үтүкләнгән чалбардан йөри, тәмәкене бик еш һәм бик тәмләп тарта. Ара-тирә аның гарәпчә белгәнлеге сизелеп куя. Рус әдәбиятына, рус теленә ул чын мәгънәсендә гашыйк кеше, бернинди акцентсыз сөйләшә, дәрестә дисциплинаны бик нык тота. Үзенең югары культурасы белән ул күпләргә үрнәк була. Аның тышкы кыяфәте: мәһабәт гәүдәсе, җыерчык узган маңгайлары, френч, штиблет киюләре – нәкъ «Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйлныкы кебек. X. Искәндәрев студентларга үзенең биографиясенә кагылышлы бер генә деталь дә әйтми. И. Рәминең 1926 елда чыккан «Татар вакытлы матбугаты» белешмәләрендә X. Искәндәревнең унсигезенче еллар тирәсендә булса кирәк төшкән рәсеме бар: анда да ул френчтан, чәч юллары кыеклап ачылган, үткен карашлы, мәһабәт йөзле…

Йомгак ясап, шуларны әйтергә мөмкин: Г. Ибраһимов үзенең яшьлек дусты X. Искәндәревнең укымышлылыгына, эрудициясенә ничек югары бәя бирсә («Йолдыз»га редактор итеп куярга тели), «Кызыл чәчәкләр»дә Солтан да Фазыйлга башта шулай ихтирам белән карый: тормыштагы X. Искәндәрев тә, әдәби образ Фазыйл да лашманчылар армиясендә офицер чинында хезмәт итәләр; X. Искәндәревнең тышкы портреты, киенү манерасы белән Фазыйлның портреты, манерасы бер үк төрле. Ләкин болар әле аерым тышкы детальләр, аерым биографик охшашлыклар гына. Прототип социаль-политик карашлары буенча да әдәби герой белән охшаш булырга мөмкин һәм күп очракта ул шулай була да. Солтан, Шаһбазлар, Гыйлаҗи Гражданнар сугышы елларында эшче-крестьян интересларын яклап кан коеп йөргәндә, чибәр егет Фазыйл кайда булган соң? Фазыйлның үзен тыңлыйк:

«– Зур сүзләр бар иде… – ди. – Берәүләр бөек Русия, ди иде, ватан, ди иде. Без төрек-татар байрагы, ди иде. Милли азатлык намына чехка, милли идарәгә, Колчакка тагылдык… Халыкны аларга чакырдык. Гыйльмебезне, талантыбызны шуларга корал иттек…»89 (курсив безнеке. – М. М.).

Прототип дип уйланылган X. Искәндәрев биографиясендә моңа охшаш момент шулай ук бар. Сыйнфый көрәшнең иң кискен бер вакытында – 1918 елның 25 ноябрендә Уфада «Ил теле» дигән бер газета чыга башлый. Газета үзен болай таныта: «Учредительное собрание әгъзалары каумиятенең мәдәният вә мәгърифәт тарату шөгъбәсе нашир-эфкяре, сәяси, иҗтимагый, әдәби төрек-татар газетасы». Газетаның төп лозунгы: «Бөтен хакимият Учредительное собрание кулында булсын! Милләт бөтен бер булып, барлык әфрады90: сәүдәгәре, укытучысы, эшчесе, бае бергә барырга!» Лозунг газетаның йөзен ап-ачык билгели: татар-башкорт буржуаларының интересын күзәткән, «татарда сыйныф юк» дигән газета бу. Аны чыгаручы – Хәлим Искәндәрев91. Игътибар итик: «Галия» буенча яшьлек дуслары, әдәби-журналистик эшчәнлекләрендә заманында мәсләктәш булган ике әдип – Г. Ибраһимов һәм X. Искәндәрев – политик көрәш аренасында икесе ике якта. Г. Ибраһимов Үзәк Мөселман Комиссариатында татар-башкорт милләтчеләренә каршы көрәш алып бара. «Учредилка»чыларны аяусыз тәнкыйтьли. X. Искәндәрев исә нәкъ шул вакытта, учредилканы яклап, газета чыгара. «Кызыл чәчәкләр»дә сыйнфый көрәш кырларында Солтан кан коеп йөргәндә, аның яшьлек дусты Фазыйл, френч киеп, сары каешлар белән уралып, кобура тагып, «милләт» өчен чехка, Колчакка тагылып йөри. Прототип белән әдәби герой арасындагы иң әһәмиятле охшашлыкларның берсе, әлбәттә, менә шунысы.

Алга таба күзәтик: әсәрдә Фазыйлның, үз ялгышларын аңлап, ахырдан Совет ягына чыгуы һәм үткәндәге хаталары өчен чын күңелдән үкенүе әйтелә. Солтан да аңа ышана, аны яңадан ярата башлаган сыман була, әмма сыйнфый көрәш елларында эшче-крестьян азатлыгы өчен кан койган дуслары аның күз алдында укымышлы егет Фазыйлны каплыйлар, аны читкә этәрәләр.

Прототип белән дә шулай: 1918 елның 6 декабрендә Бишенче Армия каршында татарча «Кызыл яу» газетасы оештырыла. Бөгелмәдә чыга башлаган бу газета, Уфа аклардан чистартылгач, Уфага күчә, аннан Чиләбегә һәм Колчакны куган саен эчкәрәк керә… Бу чорда инде большевистик хәрби газета «Кызыл яу»да Гыйлемдар Баембетов, Галимҗан Нигъмәти, Сәлах Атнагулов, Самат Шәрәфетдиновлар белән бергә без Хәлим Искәндәревне дә күрәбез. Димәк, үзенең «чәч агартырлык» михнәт-җәфаларыннан соң Искәндәрев тә Колчакка ияреп китмәгән, ә кыйбласын тапкан, большевиклар ягына чыккан. Дөрес, бер искәрмә бар: ул әлеге газетада эшләү өчен «мобилизовать итү юлы белән» килгән92.

X. Искәндәревнең язмышындагы хәлиткеч борылышта Г. Ибраһимовның роле булмаганмы? Һәрхәлдә, сыйнфый көрәш елларында ике сабакташ бер генә тапкыр очрашмагандыр. «Кызыл яу», мәсәлән, Чиләбедә чыга. Г. Ибраһимов, Колчак тылыннан кайтышлый, Бишенче Армиянең политидарәсенә – Чиләбегә туктала һәм информация ясый93. X. Искәндәрев исә политотдел каршындагы «Кызыл яу»да эшли. Димәк, алар арасында бик кызыклы очрашу, әһәмиятле сөйләшү һичшиксез булган.

Югарыда китерелгән фактлар татар журналисты, совет власте елларындагы укытучы Искәндәревне «Кызыл чәчәкләр» хикәясендәге Фазыйлның прототибы булган дип уйларга тулы мөмкинлек бирә.

Без, Г. Ибраһимовның ике әсәрендәге ике катлаулы образның прототиплары булмаганмы, булса, алар кемнәр дигән сорауга җавап эзләп, вакыйгалар тасвирланган заманның архив, матбугат материалларын күзәтеп чыктык. Язучының замандашларыннан һәр ике образга байтак яклары белән килгән ике шәхеснең биографияләре белән таныштык. Безнең гипотезабыз дөрес булган очракта да, Г. Ибраһимов бу шәхесләрнең биографияләрен үзгәртмичә романга керткән дип уйларга ярамый. Ул биографик материаллар, әлбәттә, язучының иҗат фантазиясе белән баетылган, үстерелгән, гомумиләштерелгән.

Шулай итеп, прототип ул – теге яки бу образны тудыру өчен язучы тарафыннан нигезгә алынган реаль шәхес. Бу шәхесне баету, «сипләү», үстерү яки бераз «кырку» инде әсәрнең социаль-эстетик юнәлешеннән чыгып башкарыла. Г. Ибраһимовта да бу процесс әлеге очракта нәкъ шулай булгандыр дип уйларга нигез бар.

Шул ук кисештерү-чагыштыру алымы һәм публицистик материал ярдәме белән кайвакытта бер үк шәхеснең ике яки берничә әсәргә прототип булып хезмәт иткәнен ачыклап була. Менә ике шәһәрдә, ике матбугат органында бер үк көннәрдә чыккан ике төрле жанрдагы ике әсәр. Моның берсе – «Нидер җитми иде» (Ш. Камал хикәясе, Оренбург, Вакыт, 1910, 14 август), икенчесе – «Сибгатуллин» (Г. Тукай шигыре, Казан, Ялт-йолт, 1910, 15 август). Ике әсәрне чагыштырып укыйбыз: икесендә дә, элек газета-журнал чыгарып, бу эшен ташлап, чит җирләрдә йөргән шәхес турында сүз бара. Тукайда тагын да конкретрак: Сибгатуллин дигән егет: «Мин – язучы», – дип мактана, ләкин шул ук вакытта «рестораннарга кереп акырып йөри». Кем ул «Сибгатуллин»?

Моны, газета-журнал укучы халык, бәлки, интуиция белән таныгандыр. Ә матбугат 1915 елда әлеге ике әсәрнең уртак прототибын ачып та бирә. «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, болай дип яза: «Камил Мотыйгый әфәнде һаман җырлап йөри, аны һаман сүгә торалар, яза торалар. «Вакыт»та фельетон аңа багышланган кебек, Тукайның Сибгатуллины да аңа багышлангандыр. Ләкин Камил әфәндене болар туктатмый…» (1915, № 1364). Шуның белән ике әсәрдәге Сибгатуллин ачыклана төшә: бу – Камил Төхфәтуллин (Мотыйгый). Әмма бер-ике нәрсә ачыкланмый кала: ни өчен ике әсәрдә дә прототипны бер үк фамилия белән биргәннәр? Камил Мотыйгыйның әллә берәр матбугат органында шундый псевдоним белән чыгыш ясаганы булганмы? Һәм, ниһаять, икенче сорау: ничек инде ерак-ерак ике шәһәрдә чыгып килгән ике матбугат органы бер үк вакытта (14–15 август) бер үк төрле материал урнаштыра? Боларны киләчәктә ачыкларга кирәк.

Инде К. Мотыйгыйның ни өчен сатирик әсәргә килеп керүенә тукталсак, моңа менә нәрсә сәбәп булган: 1905 ел революциясе чорында революция идеяләре белән рухланган К. Мотыйгый Уральск шәһәрендә матбугат эшен дөрләтеп җибәрә. Газеталар, журналлар («Фикер», «Уклар», «Әлгасрелҗәдид») чыгара, Тукайны журналистика өлкәсенә кертеп җибәрә. Уральск большевиклары белән берлектә эшли. К. Мотыйгый – шул заманның чын мәгънәсендә зыялысы, зур укымышлы (рус, гарәп, төрек телләрен камил рәвештә белүче), энергияле һәм тәрбияле егет. Әмма К. Мотыйгый характерында бер кимчелек була: ул никадәр зур дәрт белән бик тиз генә эш оештырып җибәрә алса, шулкадәр тизлек белән ул эшне ябып, ташлап та куя ала. Мәсәлән, редакторлык хокукы алынгач, типографиясен ул Уральск бае Мортаза Гобәйдуллинга сата, теге бай исә бераздан типографияне ябып ук куя (шигырь: «Матбага белән уйнаган бер байга»). Тукайның бу хәлгә карата нәфрәте ташып ашкан. Һәм шагыйрь, ут-ялкын чәчеп, болай ди:

 
Булды кондыз, аслы үзгәрде диеп мин күрсәмүз,
Хәзрәтеңне белмәдем! – дуңгыз икәнсең син һәнүз!
Бу кадәр зур галихан милләт белән ник уйнадың?.. –
Ахыры, син милләти каткан тирең дип уйладың!94
 

Матбугатны ташлаган Мотыйгый исә, революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, сәхнәгә менә, җырчы булып китә. Дөрес, монысы да халык өчен файдалы, аның репертуарында Тукайның күп кенә әсәрләре, патша хөкүмәтенә тел тидергән эчтәлекле җырлар да була. Жандармерия архивларын актарганда, К. Мотыйгыйның концертларын тыю, үзен яшерен күзәтү астына алу турында язылган байтак документлар очрый. Ләкин аның тавышы «тәрбиясез» була, һәм кайсы шәһәрдә генә гастрольдә булмасын, аның «сәхнәдә акыруы» турында матбугатта әйтелеп бара. Тукай, димәк, Сибгатуллинга әнә шул «акырып йөрү» сыйфатын биреп, прототипны ача. К. Мотыйгыйның эш-гамәлләрендә эзлексезлек шул дәрәҗәгә җитә ки, 1914 елда мөфти үлгәч, ул, җырчылыгын ташлап, мөфтилеккә үзенең кандидатурасын күрсәтә. Бераздан Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә тотынуы турында матбугат шаулата (Коръәннең татарчага тәфсирен 1907 елда Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис Шәйхелислам бине Әсәдулла әл-Хәмиди, ике томда Кәримовлар матбагасында бастырып чыгарган була инде). Ш. Камал исә әлеге хикәясендә К. Мотыйгый табигатендәге әнә шул берсен ташлап, икенчесен башлау гадәтен бирә алган. Әлбәттә, бу сыйфатлар К. Мотыйгыйның үзенә дә гел кыенлык китереп торган. Шулай да моның белән һич тә К. Мотыйгыйның татар культурасы үсешенә, журналистикасына керткән файдалы хезмәтен сызып ташларга ярамый.

63Хасанов М. Указ. соч. – С. 404.
64Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 7 т. – 337 б.
65Шунда ук. – 353, 467, 507 б.
66Шунда ук. – 353 б.
67Шунда ук. – 351 б.
68Ибраһимов Г. Әдәби тарихыбызның кадерле битләре болай тапталмасын иде // Яңалиф. – 1931. – № 56.
69Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 58 б.
70Хасанов М. Указ. соч. – С. 408, 409.
71Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 74–75 б.
72Ибраһимов Г. Татар студентлары хәрәкәте… – 22 б.
73Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 87 б.
74Бать А. Г. К вопросу о мерах борьбы с преступностью несовершеннолетних. – Казань, 1900. – С. 1.
75Рәми И. Вакытлы татар матбугаты. – Казан : Татгиз, 1926. – 204 б.
76Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 3 т. – 104 б.
77Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 3 т. – 62–63 б.
78Шунда ук. – 96 б.
79Шунда ук. – 95–96 б.
80Шунда ук. – 94 б.
81Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 4 т. – 94–96 б.
82Шунда ук. – 95 б.
83Мәҗит Гафури тураһында замандаштары. – Өфө : Башкортостан китап нәшрийәте, 1961. – 26 б.
84Шунда ук. – 42 б.
85Мәҗит Гафури тураһында замандаштары. – Өфө : Башкортостан китап нәшрийәте, 1961. – 64 б.
86Әхмәдиев Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 54–55 б.
87Кудаш С. Яшьлек эзләре буйлап. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1964. – 44 б.
88Оренбург Үзәк дәүләт архивы. – 21 ф., тасв., 4 эш. – 85 д.
89Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. – 3 т. – 96 б.
90Әфрады – нияте, теләге.
91Рәми И. Күрс. хезм. – 107 б.
92Рәми И. Күрс. хезм. – 117 б.
93Хасанов М. Галимджан Ибрагимов… – С. 204.
94Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. – Казан, 1985–1986. – 1 т. – 188–189 б.