Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Мәйсүфә карчыкның башы шаулады…

Күрәчәгең булса, күркә сөярсең, дигәннәр.

Тимерхан бөтен күрәчәкне инде Сталинград белән Курск дугасында күреп бетердем дип уйлаган иде. Менә монда икән ул тормышның чыны… Фронтта, ичмасам, ашау кайгысы булмады – армия тук иде. Өс-баш Сталинград сугышы алдыннан бик шәбәйде. Фронт нормасы – йөзәр граммга кадәр бирәләр иде. Бөтен куркыныч шунда – үлем синең күзеңә текәлеп карап тора. Син аның сулышын сизәсең. Үлем куркынычы сиңа һәр минут кайнар сулышын өреп тора.

Ә монда… Монда үлем үзе читтәрәк. Ул каядыр басу артыннан салкын гына карап тора. Ул акрын килә. Әмма ышанычлы килә. Фронттагы үлемне бер минут эчендә читкә куып була, самолётлар эскадрильясы күтәрелеп, танклар алга барганда яки бик көчле артподготовка барганда үлем чигенеп тора. Монда исә ул кояшлы көнне дә, яңгырлы көнне дә теш ыржайтып басу читеннән авылга карап тора. Салкын сулышын өрә…

Госпитальдән Хәкимулла кайтып төште. Ике култык таягына арык гәүдәсен салган, бер аяксыз, күзе бәйләүле. Пуля колак яныннан кереп бер күзне, яңак сөяген, борынны, теш казнасын җимереп чыккан. Юлда очраса танырлык түгел. Яраланып яткан урынга якын гына бомба төшеп ярылган. Кеше җаны – эт җаны икән. Контузия алган – шулай да исән калган. Арык, сөякчел. Үгез җигеп элеваторга ашлык илтә барган малайлар аны Васфикамал капкасына кадәр утыртып алып кайттылар. Беренче көнне сүз күп булды. Хәкимулла кисәк кенә начарланып китте. Күрешергә кергән Тимерханны танымады. Дер-дер калтырап:

– Менә мин шушылай булдым инде, старшой? – дип, сыңар күзеннән яшь коя башлады.

Васфикамал белән Зәйнәб түти йөгерешеп өс-баш әзерләделәр, юк ризыкны бар итеп нәрсәдер пешерделәр, мунча яктылар. Кайнатасы Заһри кичен бер ярты күтәреп килде. Бер стакан салгач, Хәкимулла бөтенләй саташты. Аракының калганын җыеп куйдылар.

– Йә улым, ниләр күрдең, кайда яраландың? – дип, Зәйнәб түти белән Шәяхмәт гарип улларының ике ягына утырдылар.

Хәкимулла калтырый башлады.

– Менә мин шушылай булдым инде, братцы, – дип елап җибәрде.

Өйдәгеләр тешләрен кысып читкә борылдылар, яшь сыктылар.

– Мин Харьковны беренче алганда иң беренче звут белән кердем, – диде Хәкимулла, бераз аңы кайткач.

– Йә, йә, шуннан…

– Шуннан… – ул тагын башын дерелдәтте… – Шуннан самолётлар килде… И на фиг… Мин шуннан соңгысын белмим.

Васфикамал аның тезендәге улы Нәриманны саклык өчен үз алдына алды.

– Куркыныч булдымы? – диде ул, күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп.

– Куркыныч. Башта куркыныч. Беренче көнне бернәрсә белмичә ятабыз. Тып-тын. Анысы Фин култыгында. Кисәк кенә самолёт – и бах… На фиг… Гитлерның җанын фәлән итим… На фиг…

Йортта ашарга юк иде. Хәкимулланы көн саен арбага утыртып, Васфикамал борчак җиренә алып йөрде. Үзе борчак чаба, Хәкимулла борчак чүмәләсе янында кузак ярып ашый. Янына килгән кешеләргә сугыш хәлләрен сөйли.

– Мин Харьковны беренче азат иткәндә беренче звут белән кердем, – ди. – Шуннан самолётлар килде дә, мин шуннан соңгысын белмим…

Кырда эшләгән берничә карчык ураза тотып маташалар. Сәхәргә алабута кушылган арыш оныннан талкан болгаталар да көне буе кырда ачка кибегәләр. Шәйхи карт боларны бик кызгана.

– Арыш белән бодай башы уып ашаганнан ураза ачылмый, – ди ул, халык янына килгәч. – Иллә мәгәр инде тоз белән таракан җимешен авызга да алырга ярамый. Алар инде уразаңны чәнчелдереп кенә куялар…

Бу мәсьәләдә борчылырлык урын юк – тоз да, җимеш тә сугыш башланганнан бирле күренмиләр иде.

Заһри да ураза тотты. Беркөнне авыл аркылы узучы хәрбиләр, машина белән туктап, аларда әбәт ашадылар.

Арадан берсе татар егете иде.

– Мә, абзый, тот безнең хөрмәткә бер стакан, – дип, өлкән лейтенант уразалы Заһриның кулына аракы бирде.

Заһри бисмилласын әйтеп стаканны алды да өстенә кәгазь каплап шкафка яшерде.

– Мин, энекәш, ураза шул, – диде ул, төкереген йотып. – Ну, кич белән, авыз ачкач, җиббәрәбез аны, боерган булса, җиббәрәбез… – Хәер, Заһриның уразасы да кешенеке төсле түгел иде.

Август урталарында Тимерханны өлкә комитетына чакырдылар. Юлда барганда Тимерхан борчылмады. Чөнки беренче секретарьның бу эш өчен Хәйруллинны кыздырганын, гомумән, бу эшне ашыгыч рәвештә әвәләп ташлаган өчен бюро членнарына ризасызлык белдергәнен ишеткән иде. Тик озак тотмасалар гына ярар иде. Шушы атнада арыш эскертләүне хәл итәргә кирәк. Эскертләгән арыш – яртылаш амбарга кергән арыш. Бер көндә эшне бетерсәләр ярар иде… Бюро башланырга ике сәгать кала аны ак чәчле бер хатын-кыз чакырып алды. Буфетта ашарга талон бирде. Комиссиядә өчесе дә өлкән яшьтәге кешеләр, берсе кителенә өч рәт орден шакмаклары таккан, сыңар куллы иде.

– Йә инде, иптәш Вәлетдинов, нигә алай җитәкче работникны мәсхәрә итәсез? – дип сүз башлады сыңар куллы. – Сезнең белән безгәме соң инде алай кыланырга? Кайсы участокта булдыгыз? Алтмыш икенче армиядәмени? Ну, ну, генерал Родимцевның штабында булгаладым. Менә бит кайда йөргәнбез. Аванс мәсьәләсендә сез нәкъ менә коммунистларча эшләгәнсез. Шулай, һәрнәрсәнең чиге бар. Без өлкә комитетында ул турыда сөйләштек. Безнең өчен бүген һәр колхозчы – фронтовик. Ә Хәйруллинны оскорбить иткәнсез. Теге действиегез – мальчишество. Без бит – фронтовиклар. Маркаңны төшермәскә иде…

Өлкә бюросында эшне шушы сыңар куллы аңлатты. Тимерхан ишек катында күзлеген ялтыратып пуфылдап утырган кешене танып алды: Хәйруллин икән. Өлкә комитеты секретаре түрдә үк иде, Тимерхан аның йөзен ныклап күрмәде. Бюро членнарыннан ул бер-ике генералны гына күреп алды. Калганнары күз алдында бөтенесе бергә кушылдылар. Барлыгы өч минут вакыт үтте.

– Аңлашылды, – диде өлкә секретаре. – Аңлашылды. Иптәш Хәйруллин! Без сезне өч ел өйрәттек – бер файдасы да тимәгән, күрәсең. Йә, сез нәрсә дип анда патшачык булдыгыз? Сез нәрсә, Людовик шикелле, «Государство – это я» димәкче буласызмы әллә? Үзегезнең коммунистыгызны шул поступокка кадәр җиткерү – бу нәрсә? Кадрлар белән эш итә белүме? Бу – тәрбияме? Кайтыгыз, иптәш Вәлетдинов, эшләгез. Икмәкне дәүләткә күбрәк бирегез. Ләкин колхозчының да ашказаны барын онытмагыз. Әйе, әйе. Колхозчының да нәкъ беренче секретарьныкы кебек ашказаны бар. Ләкин нервларны авызлыклый белергә дә өйрәнегез…

Суга төшкән тавык кебек калтыранган, агарынган Хәйруллин кием элгечләре янында Тимерханның җиңеннән тартты.

– Слушай, – диде ул, – слушай, Вәлетдинов. Син ир кеше, мин ир кеше, давай баба булмыйк. Онытыйк без моны. Безгә киләчәктә дә бергә эшлисе бар. Әйдә, поездга кадәр берәр җиргә кереп утырыйк. Ирләр булыйк. Бергә яшисе бар…

Тимерхан каршы килмәде. Ләкин ресторанга кереп утырып тәмәке кабызгач та сүз ябышмады. Тимерхан элек-электәннән бу кешене яратмый иде. Әле кырыгынчы елларда ук бу кеше Кара Чыршыга килеп лекцияләр укып йөргән иде. Бер килгәндә ул «Ислам дине һәм хатын-кыз» дигән темага лекция укыса, икенчесендә «Дуңгыз – ит фабрикасы» яки «Ворошиловча төз ату – оборона куәтенең нигезе» дигән темага укый иде.

Калын муенлы таза ир, җилкәсенә ак сөлге салып, өстәл янына килеп басты. Колак артына карандаш кыстырган, кызыл битле, оятсыз карашлы. Шулвакыт Тимерханның башына бер хәтәр план килде. Менюны карап чыкты да ул шунда булган бөтен нәрсәгә заказ бирде.

Официант гаҗәпләнмәде. Фронттан кайткан гимнастёркалы егетләр арасында мондый заказчиклар очрый иде. Ул ашыга-ашыга язды.

– Так. Бер литр коньягың – ике йөз илле тәңкә. Ике тавыгың – йөз егермешәр тәңкәдән – ике йөз кырык тәңкә. Бер кило алмаң…

…Кыздылар. Ни район бюросы турында, ни өлкә бюросы турында ләм-мим сүз булмады. Хәйруллин сугыш вакытында курортка бару мәсьәләсенең бөтенләй кыенлашканын сөйләп утырды. Ул күп чөмерде, исерде. «Без тегеләй иттек, болай иттек» дип, үзенең тылдагы хезмәтен мактады. Иң авыры бездә булды, диде. Сездә нәрсә ул, орден тагып кайтучыларның складта сабын биреп торып сугышны уздырганнары да бар дип, Тимерханның йөрәгенә тоз салды.

Тимерхан сәгатенә карады. Поезд китәргә бер сәгать вакыт бар иде. Ул урыныннан торды.

– Ну, ярый, иптәш Хәйруллин, – диде ул, – гаеп итештән булмасын. Мин хезмәт көненә эшлим, үзегез беләсез. Расчёт мәсьәләсен онытмагыз, – дип, җил-җил чыгып китте.

…Ахырдан, Ташлытауга кайткач, тар бер мәҗлестә Хәйруллинны хурлыгыннан үкереп-үкереп елаган дип сөйләделәр. Хәер, ул вакыйгадан соң бер атна үттеме-юкмы, аны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. Күп тә үтми, ул, тишекле бер тиен кебек, Кара Чыршыга лекция белән килде. Ике көн рәттән кичен лекция укыды. Беренче көнне «Башка планеталарда тереклек бармы?» дигән темага лекция укыды. Көндез уракчылар янына барып, «Төшкә ышанырга ярыймы?» дигән темага нәрсәдер сөйләп кайтты.

Китәсе көнне командировочный кәгазенә кул куйдырырга Тимерхан янына керде. Берни дә хәтерләмәгәндәй, зур авызын ерып елмайды, киң каеш белән буып куйган гимнастёркасын артка таба җыя-җыя күреште.

– Менә мин монда да килеп чыктым әле, – диде.

Тимерхан дәүләткә ашлык тапшыруның барышын өйрәнеп, төтенгә чумып утыра иде, аңа күтәрелеп карады, кашларын җыерды.

– Әйе, иптәш Хәйруллин, – диде ул, – сез нәкъ ачлык афәте кебек: бөтен җирдә дә бар…

Әйе, башка планеталарда тереклек мәсьәләсенә кадәр Кара Чыршыдагы тереклекне сакларга кирәк иде. Кичә ферма көтүчеләре шешенгәннәр. Бүген аларга аванс он бирмичә ярамый. Хәкимулла авыр хәлдә ята. Аңа каяндыр бодай оны юнәтергә кирәк. Бал суырткач, бер кило бал җибәртмичә булмас. Әйе, үз планетаңны рәтләргә кирәк. Ипи мәсьәләсе – уен түгел…

…Шәйхи карт бүген ач. Беркөн алган авансның соңгы бөртек оны кичә кичке ашка тугланды. Бүген иртән карт келәт буеннан кычыткан җыеп алып керде. Карчыгы аны кайнар суда пешекләде, аннан соң аны чапкыга салып балта белән турадылар. Сугышка кадәр бу чапкыда сарык ите турала иде… Әй язмыш, тагын ниләр күрсәтәсең бар икән? Бүген бөтен колхоз клевер җыя, яңгырга киткәнче эш итәргә кирәк, югыйсә Тимерхан оланга бик авырга киләчәк. Юк, Шәйхи карт мондый вакытта өйдә утыра алмас! Каравыл торып көч чыкмый, ни битең белән шундый көндә ял итәргә кирәк?

 

Ул, арык җилкәсенә сәнәген салып, ындыр артыннан гына ат абзарларына таба атлады. Бригадирның кереп аерым рәвештә үзенә эшкә әйтмәвенә бераз гына гарьләнде. Йә, ярый, тегендә баргач күрсәтер әле ул куәтне, бригадир үзе дә үкенер әйтмәгәненә, нибуч… Менә тик ипи ашасаң иде. Тик бер генә телем арыш ипие булса иде хәзер.

Басу юлыннан клевер төягән бер ат килә. Йөк өстендә Заһриның олы улы Әхмәтзариф. Ул аякларын салындырып утырган да берни хәсрәтсез кыяфәт белән җырлап кайта. Тукта, бу нәрсә әле? Ничек? Көн уртасында шундый таза егет колхоз аты белән үз хуҗалыгына клевер ташыймы? Бүгенге көнне моннан да оятсыз эш булырмы? Нәрсә, болар әллә өй эчләре белән безне мыскыл итмәкчеләрме?!

Шәйхи карт ат башына ничек ябышканын үзе дә сизми калды. Ул сәнәген ташлады. Аның күзен кинәт кенә ниндидер элпә каплады. Шул элпә аркылы ул үзенең каршында ниндидер дошман, ерткыч дошманны күрде. Бу дошман – саргылт мыек типкән, сары кашлы, шома битле Әхмәтзариф. Моны бетерергә кирәк, һич югында, рәхәтләнеп бер дөмбәсләргә кирәк, шунсыз күздәге пәрдә ачылмаячак…

– Төш, имансыз! – Карт үз тавышын танымады. – Төш диләр сиңа, көзән баласы! – Ул Әхмәтзарифның чалбар балагына сөякле бармаклары белән чытырдатып ябышты да бөтен көче белән аны аска өстерәде. Менә йөк янында алар икәүдән-икәү кара-каршы бастылар. Җитмештән узган карт каршындагы егетнең итләч битенә карап алды һәм шүрләде: бу бер этеп җибәрсә, карт мәңге аякка басмаячак. Шулай да ул Әхмәтзарифның халат чабуын кулына чорнап тотты. – Хәзер үк пожарныйга илтеп бушат йөгеңне, Алланың нәгъләте төшкере!

Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде карт, ләкин нәкъ шулвакыт аның борынына ипи исе килеп керде. Әйе, әйе, җылы арыш ипие исе. Ул, мөгаен, кәрәз кебек күзәнәкледер, аның аскы ягы бераз гына көлледер… Менә ул ипи кисәге картның авызыннан бер вершок кына ераклыкта, ул менә шушы шома битле, йомшак сары мыеклы егетнең халат кесәсендә, гәзиткә төргән… Бир син аны картка, ярты телемен генә бир, шуны ашаса, ул берүзе бер бригада өчен эшләр бүген. Картның тамагы кибеп китте, юк, юк, менә тамак төбен җыерып әллә каян гына авызга су тулды, борын тишекләре киңәйде. Ләкин бер-ике секундтан карт айныды. Тап-таза егетнең бер сүз әйтмичә куркынып үзенә карап торуын күргәч, ул ипи исен онытты. Каршыдагы егет аңа үзенең шомалыгы һәм елтыр күзләре белән нигәдер бурсык сыман тоелды. Карт халат чабуын ычкындырды һәм, тын ала алмыйча газапланып:

– Хәзер үк… илтеп… бушат йөгеңне, Алланың ачы каһәре суккыры! – дип гыжылдады. Ул егәрсез аяклары белән үз юлына таба атлады, Әхмәтзариф исә атын кирегә таба бора калды.

Бу – карт белән Әхмәтзарифның соңгы очрашулары иде. Икенче көнне Әхмәтзариф сугышка китте. Шәйхи картның да аяк астыннан гына әллә нинди бәла-каза чыкты.

Бәла дигәнең агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри бит. Беркөнне кайсыдыр юньсезе ындыр артында Шәйхи картның киртәсенә тавык үләксәсе элеп куйган. Элеп кенә түгел, муенына элмәк киертеп аскан да тәпиенә шәмәхә кара белән язылган бер кәгазь кыстырган. Кемнәрдер моны күргәннәр, язуны укыганнар, бу язу каядыр барып җиткән. Ә анда менә мондый сүзләр булган:

 
Җонымны алалар – түзәм,
Итемне ашыйлар – түзәм,
Налогымны түли алмыйм –
Асылынам да үләм.
 

Ташлытаудан килгән уполномоченный Улибаева Шәйхи картны төн уртасында идарәгә чакыртып озак сорау алды, өстәл сукты, ниндидер кәгазьгә кул куярга кыстады.

– Син, фәләнеңне фәлән итим, немец шпионы, теге сугышта да немецка хезмәт иткәнсең, – дип, картны бик гарьләде. Төн буе йөдәткәч, картны кисәтеп кайтарып җибәрде, ләкин шул көннән соң Шәйхи карт кисәк кенә кәгәеп китте.

Җәйнең эссе көннәрендә авылга тагын бер афәт килде. Инде арыш башагы уып ашап тернәкләнеп килгән генә көннәр иде. Инде аяк йөзләрендәге, күз төпләрендәге шешмәкләр бетеп бара иде. Ләкин нәфес – шай- тан диләр бит. Арыш башын уып табада кыздырсаң, ашап туйгысыз бер ризык була. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Арыш урагына төшкәнче төрлечә кыланып карадылар. Көн саен бер яңа ризык табыла торды. Имеш, ак чәчәкле дару үләненең башын кыркып ашка салсаң, нәкъ тә ак оннан җәйгән токмач була икән. Бу хәбәр таралгач, бакча башларындагы ак чәчәкле үлән бер көн эчендә ялап алынды, ләкин ярты авылны эч китү авыруы аяктан екты. Ул ара да булмады, яңа хәбәр таралды: юкәлектә үсә торган сары эчле җир гөмбәсен ашка салсаң, нәкъ тә инде тавык ите тәме килә икән… Икенче көнне гөмбә ашы белән күпме халык аяктан егылды. Әмма иң ышанычлысы арыш башагы булды. Дөньяда нәрсә булса да булыр – арыш бөртеге кадәр туклыклы бүтән ризык булмас. Андагы көч, андагы егәр, андагы куәт… Аны уып ашагач, көненә егерме биш сутыйны кул белән урып чыгу – ике тиен бер акча. Әгәр инде өеңә алып кайтып табага берәр кашык сөт өсте тамызып куырып та җибәрсәң, башка ризыкларың бер якта торсын. Шәйхи картның Мәйсүфәсе нәкъ шуның белән харап булды. Исәбе – кичкә учак ягып таба өстенә каймак тамызып арыш куыру иде. Аннан соң, бәлки, кеше төсле, сусап, бер утырып чәй эчәр идең.

…Ыштан бөрмәсенә кыстырган иске күлмәгенең тирән кесәсен әйләндереп амбар янында бушаттырганда, Мәйсүфә карчык нәрсәләр күрәсен башына да китермәде. Йә, тотылды, тентеделәр, уган арыш өч йөз грамм килде. Алып калдылар. Тик менә картына нәрсә ашатырга бүген? Бу районнан килгән хатын да явыз булып чыкты. Шулай капшап кеше тентиләрме соң инде? Шуны күрмәмешкә салынса нәрсә була, бер-береңә шулай торырга ярыймы соң инде. Хәер, зрәгә генә пыркарур итеп куймаганнардыр шул…

Ә прокурор Улибаева эшне тирәнгә җибәрде. Тимерхан Мәйсүфә карчыкны порукага алырга көн чапты, төн чапты, файдасы тимәде. Судсыз мөмкин түгел, диделәр. Көндезге смена тәмамланып төнге сменага чыкканчы халыкны клубка җыйдылар. Судья да, секретарь да, утырышчылар да хатын-кызлар иде. Улибаева судта үзе катнашты.

– Мин, – диде ул, папиросын кабызып, – бу утырышта уполномоченный булып түгел, ә как прокурор катнашам.

Шуннан китте, шуннан китте. Озак сөйләде. Мәйсүфә карчык иң алгы рәттә кара хәсрәткә батып утырды: чолан баганасына ул җәймә белән эремчек асып киткән иде. Эремчек инде саркып беткәндер, җитмәсә, карты да монда утыра, күршеләрнең эте кереп җәймәгә үрелсә, нихәл итәрсең… Тизерәк бетерсен иде инде. Ләкин Улибаева аны яман сүзләр белән мәсхәрә итәргә тотынды. Моңарчы сөйләгәне ярый иде. Әйе, фронтка икмәк кирәк. Өч йөз грамм ипи белән бер сугышчының гомерен саклап була. Пыркарур дөрес сөйли.

– Әгәр, – ди ул, – көн саен һәр колхозчы өчәр йөз грамм арыш урласа, безнең илдә илле-алтмыш миллион колхозчының һәрберсе көн саен шулай урласа… Бу урланган арышны бер эшелонга төясәң… Моның белән бөтен бер армияне унбиш-егерме көн туйдырып булыр иде.

Чыннан да, нигә соң бу ягын уйламаган Мәйсүфә карчык? Менә бит укыган кешедәге зиһен… Әмма Улибаева болар белән генә калмады.

– Син җүнсез, – диде ул, ак значок кадалган кара береткасын арткарак шудырып. – Әйе, җүнсез син. Иманың юк синең. Денең юк синең. Денсез син. Син җүнле булсаң, бүгенге көндә безнең сугышчыларыбыз үлмәсеннәр, сугыш тизерәк бетсен дип, кичен эштән кайткач намаз укыр идең. Ә сиңа алтмыш бер яшь. Денсез син. Синнән бүген «Кара Чыршы» колхозының бөтен халкы йөз чөерә, алар синнән баш тарталар, безгә мондый кеше кирәк түгел дип әйтәләр. Белдеңме, син нинди кеше?

Мәйсүфә карчыкның башы шаулады. Нәрсә сөйли инде бу мишәр хатыны, ә? Моның авызы әйткәнне колагы ишетәме, юкмы? Мәйсүфәме соң инде динсез? Ичмасам, аның карты Шәйхине әйтсен иде ул. Ни белеме бар, үз гомерендә намаз укымады. Улмы имансыз? Гомере буе колхозда талкы талкыган, тары утаган, ясле балаларына аш пешергән, амбарда капчык ямаган Мәйсүфә ничек имансыз булсын? Шулай ук бүген халык аннан баш тартамыни? Бу ни хәл бу? Арыш башын югыйсә шыпырт кына бөтен кеше әз-мәз уып өенә алып кайткалый иде.

Аннан судья ниндидер озын бер әйбер укыды.

Мәйсүфә карчык өзек-төтек кенә җөмләләрне мие белән тотып карады, ләкин аңламады.

– Властьны яисә хезмәт урынындагы хәлләрен явыз куллану, ягъни хезмәт урынындагы шәхеснең бары тик хезмәттә тоткан урыны аркылы гына алган һәм хезмәт вазифасы кушуы буенча булмаган яраксыз хәрәкәтләре нәтиҗәдә ачыктан-ачык учреждение яисә предприятиенең тигез эшләп барышын бозу, яисә аңа матди зарар китерү, яисә җәмәгать тәртипләрен бозу, яисә аерым гражданнарның закон белән саклана торган хокук һәм мәнфәгатьләрен бозу кебек эшләр тудырса, һәм мондый хәрәкәтләр хезмәт урынындагы шәхес тарафыннан өзлексез рәвештә яисә хиресле уй белән башка төрле шәхси мәнфәгатьләрне күзәтеп эшләнсә, гәрчә аның бу хәрәкәтләре авыр нәтиҗәләр тудырмаса да, ләкин хезмәт урынындагы шәхескә авыр нәтиҗәләр тудырулары мөмкин булганлыгы мәгълүм булса, РСФСР җинаять кодексының 109 нчы маддәсе буенча алты айдан ким булмаган мөддәткә нык аерым тотып иректән мәхрүм итү кулланылыр. Ләкин дә шул җинаять кодексының 96 нчы маддәсенә туры китереп, дәүләт яисә җәмәгать милкен урлау юлы, үзләштерү, әрәм-шәрәм итү, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалану яисә вөҗдансызлык белән башкарылган вак караклык, әгәр ул җинаятьне башкарган шәхескә хәлләрнең торышы аркасында иҗтимагый тәэсир итү ысулларын куллану мөмкин түгел икән, бу шәхес алты айга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә бер елга кадәр хезмәт белән төзәтү эшләренә тотылуга, яисә илле сумга кадәр штрафка тартылуга хөкем ителә. Шул ук җинаять, әгәр ул кабат эшләнсә, яисә элек дәүләт яисә җәмәгать милкен, яисә гражданнарның шәхси милкен гамәлдәге кодексның 89, 93, 144–147 маддәләрендә каралганча урлаган шәхес тарафыннан эшләнсә, ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителүгә яисә йөз сумга кадәр штрафка хөкем ителә…

Бу – бер сәгатьләргә дәвам итте.

Аннан бер милиционер Мәйсүфә карчыкны Заһрига тапшырды да, атка утыртып, районга озатты.

…Мәйсүфә карчыктан кеше аркылы язган бер хат килде. Хатта ул Пановка колониясендә сыер караучы булып эшләгәнлеген, тамагы тук булуын язган иде. Тик бераздан аны каядыр озаттылар булса кирәк, хат-хәбәр тукталды.

Шуның белән Мәйсүфә карчыкның эзе югалды…

Чоры шундый, бабай, аңла…

Улибаева агач мәчет өстендә таш манара сыман булды. Кеп-кечкенә колхозга бу явызны ничек турылап җибәргәннәр диярсең. Ни ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый, ни сүзгә колак салмый. Төп эшне эшлисе урында гел җинаять эзли. Менә колхозда эшче көчләр җитми. Атлар җитми. Парга сөрү буенча Тимерхан чак-чак кына каты шелтә алмый калды. Ярый әле, җае чыкты. Әллә каян әллә кая узучы ике ташбаш солдат Кара Чыршы урамына гөрелдәп танк белән килеп туктадылар. Авылда исән-имин булган бөтен кеше бу могҗиза янына җыелды. Солдатлар бербөтен ипи чыгарып, шуны аракыга алыштырмакчы булдылар. Шулвакыт алар янына Тимерхан килеп чыкты. Алар өчәүләп басу капкасы янындагы каен төбенә утырып тәмәке көйрәттеләр дә бераздан кул сугыштылар…

Авылдагы бердәнбер тракторның подшипникларын эреткәннәр иде. Башнясын артка таба борган танк трактор сабаны белән йөз илле гектар җирнең астын өскә китерде. Районга шул көнне мәгълүмат китте, Тимерхан да Ташлытауда бюродан чыккач, парикмахерга кереп, кәефләнеп кайтты…

Ул арада чәчү башланды. Чәчү машинасына атлар юк иде. Булган атларның барысы да задание тапшыралар. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Хәер, кул белән чәчәрлек ирләре дә юк бит әле аның… Ә чәчәргә кирәк. Чәчәргә бик кирәк. Киләсе җәй, әгәр сугыш дәвам итсә, иң авыры булыр… Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр. Кешеләрнең бураларында он заты юк. Көзен бирелә торган уңыш елдан-ел кими. Кешеләр ябыктылар, хәлсезләнделәр. Йөрәкләрдә май бетте. Сугыш алҗытты. Ничек тә чәчәргә кирәк. Йә, рота парторгы, тагын бер тапкыр ут эченә кереп чык…

Улибаеваны ниндидер ашыгыч эшләр белән районга чакырганнар иде – Тимерхан кичен идарәгә картларны, өлкәннәрне җыйды. Алар килгәнче, Шәяхмәт белән икесе генә киңәш корып алдылар. Карар ителде: колхозны киләсе елгы ачлыктан ничек тә коткарырга. Шушы атна эчендә арыш чәчүне төгәлләргә.

Киез катасын ышкый-ышкый атлап, янгын сараеннан Шәйхи карт килде. Чирек литрлы шешәдәге сода суын куен кесәсенә салып, корык-корык йөткеренгәләп, Заһри килде. Сул кулын кендек турысыннан салындырып, Борһан килде. Ул яраланып кайтканнан бирле җиңел эшләргә генә йөри иде. Тагын исемлектән әллә кайчан төшерелгән ике карт килде. Идарәнең алгы бүлмәсенә тәмәке исе сеңгән. Стеналар сары, мүкләр сары. И дөнья! И бу дөньяның колхоз идарәләре, аларның стеналары, аларның мүкләре! Сезнең телегез булса, сез ниләр сөйләмәс идегез! Элек бу бүлмәгә сыймаслык булып ирләр җыела иде. Кырын ятып тәмәке көйрәтәләр иде. Монда төннәрен тегенди-мондый мутлык эшләп кайтучы егетләр тукталалар иде. Бүлмә уртасындагы озын агач өстәлгә кырын ятып кайсы тирәдә ниләр эшләп, ниләр күреп кайтуын кешегә сөйләү-сөйләмәү хокукы үзендә генә булганга, горурланып шушы өстәлдә кырын яталар иде. Иренмәсәң – пәкеңне чыгар да өстәлнең бер җиренә чокып яз, истәлек булып калыр. Бәлки, син бүген үз гомереңдә беренче тапкыр җаның теләгән кызны үпкәнсеңдер… Бәлки, син үз гомереңдә беренче тапкыр салкын капка төбендә торганда, яшь кызның, жикет төймәләрен чишеп, кайнар кочагына чумып басып торгансыңдыр. Нигә ул көнне пәке очы белән шушы өстәлгә билгеләмәскә? Бәлки, син үз гомереңдә беренче тапкыр бүген… Хәер, өстәл өсте болай да тулы. Кайда сез, монда эзләрегез калган егетләр? Сезнең кайсыларыгыз исән? Кайсыларыгыз бүген дошман өстенә ут яудыра? Кайсыларыгыз дошман лагерьларында тоткынлыкта, кайсыларыгызның инде сөякләре туфракка әйләнә? Ә идарә бүлмәсе өчен әйтерсең тарих туктаган, сугыш башланмаган. Аның стенасында сугышка кадәрге үк картина, «Бүреләр – авыл хуҗалыгы дошманнары. Аларны бетерегез» дип язганнар да үлгән бүре өстерәп кайтучы бер аучы рәсемен ясаганнар. Ах, авыл хуҗалыгына зарар китерүчеләр әгәр дә шул дүрт аяклы мәхлуклар гына булса! Әгәр дөньяның явызлыгы шул дүрт аяклы соры койрыкларда гына булса! Билләһи, барысын да җыеп, Тукай әкиятендәгечә, итле ботка гына ашатып асрар идең! Менә сугыш башланасы елны төшерелгән карта. Колхозның туфрак картасы. Тыныч вакытны хәтерләтеп әле дә эленеп тора. «Туфрак төрләре» дип язылган. Аннан процентлар белән күрсәтелгән.

 

Типик көчле һәм уртача көчле кара туфрак.

Көлсу уртача көчле һәм көчле кара туфрак.

Көлсу һәм аз көчле кара туфрак.

Кара-кучкыл, соры урман туфрагы.

Соры урман туфрагы.

Көрән-соры, урман-дала туфрагы.

Кәзле-карбонатлы көрән-соры туфрак.

Ачык соры урман туфрагы.

Кәзле көлсу туфрак.

Ах, бу фән кешеләрен! Кара син аларны, халык өчен бары тик «җир» дигән сүз генә бар иде, болар нишләтеп ваклап бетергәннәр! Кәзле-карбонатлы, имеш! Менә алай бүлгәләп өйрәнеп торырга вакыт юк хәзер! Чәчәргә кирәк, вәссәлам! Шулай да бу картадан тыныч заман исе килә. Әйе, бар иде шундый заманнар. Бар иде, туфрагын да, чишмә суының составын да өйрәнә башлаган тыныч еллар бар иде…

Түр стенада гына кешене айнытырлык, бүгенге көнгә кайтарырлык бер кәгазь бар: бу – татар халкының фронтовик сугышчыларга язган хаты. Шул кәгазь ябыштырылмаган булса, сугыш икәнен беләсе дә түгелсең…

Тиешле кешеләр җыелып беткән иде. Тимерхан уйларыннан айнып киткәндәй булды.

Борһан дуңгыз башта шактый аяк чалып маташты.

– Шту син, иптәш Вәлетдинов, кул белән чәчү упшым да тыелган эш бит…

– Анысы синең эш түгел, – дип бүлдерде аны Тимерхан. – Җаваплылыкны мин үз өстемә алам. Киләсе ел уңышы турында сүз бара, аңлыйсыңмы, юкмы?

Борһан бирешмәде.

– Анысы, – диде ул, – хөкүмәтнең амбары киң. Безгә инде уңыш булса да – өч йөз грамм, булмаса да – өч йөз грамм. Менә мин үзем ранный кеше…

Тимерхан аны туктатты.

– Синең ничә балаң бар? Дүртәүме? Әнә шуларны киләсе елга хәер сорашырга чыгарырга ризамы син, юкмы? Шулар алдында нәрсә дип җавап бирербез, әгәр бер сеялкага ышанып ятсак? Син беләсеңме районнан телефонограмма килгәнен? Бер атнадан яңгырга китәчәк.

Тимерхан тавышын үзгәртте:

– Борһан абый, сүземне тыңла. Минем хәлне дә аңла. Мин хөкүмәт алдында, партия алдында да җаваплы кеше. Минем шушы колхозның сугыштан кайтачак ирләре алдында җавап бирәсем бар. Мин шушы колхоздагы бөтен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага алдында җаваплы. Их, әгәр дә минем кулымнан килсә…

Борһан биреште:

– Ну, ярар, – диде ул, – мин әле тегеннән-моннан түгел, әтвитственность ягыннан гына әйтәм. Миңа нәрсә – мин партийный түгел, гулый баш – сам знаш…

Иртәгесен, ак тула оек өстеннән чабата киеп, алты кеше йомшак кара җир өстенә бастылар. Бу арык ирләр нәкъ торналар төсле күренәләр иде. Иң беренче учны Шәйхи карт сибеп, көйгә генә атлап җир өстенә кереп китте. Аннан Шәяхмәт. Аннан Заһри кода. Анысының үз гомерендә муенына тубал кигәне булдымы икән? Аннан карсак буйлы Борһан, тагын хәлсез генә ике карт. Тырыс-тырыс… Учтан сибелгән ашлык тубал кырыена бәрелеп шундый тавыш чыгара. Арттан каргалар йөри. Тырыс-тырыс…

…Улибаева дүрт көннән соң гына әйләнеп кайтты. Шәһәрдә киңәшмәдә булган икән. Тимерханнан көзге чәчүнең барышы турында мәгълүмат сорады. Чәчү тәмам иде. Уполномоченный ниндидер хәл булганын сизенде булса кирәк – ак значоклы кара башлыгын арткарак шудырып тәмәке кабызды. Берәр кискен сүз әйтер алдыннан ул һәрвакыт шулай башлыгын арткарак шудыра.

– Нәрсә, Вәлетдинов, монда да танк коткардымы?

Тимерхан да тәмәке кабызды.

– Юк, иптәш Улибаева, көн чәчтек, төн чәчтек, танктан башка гына. Ә теге солдатлар, басу капкасыннан чыгып киткәндә, Шәйхи абзыйның киртәсен эләктереп җимереп киткәннәр… Анда борылырга бик җайсыз шул.

– Йә, дөресен әйт, кул беләнме?

– Ну, шту сез…

– Дөресен әйт, кул беләнме?

– Юк дим, юк. Сез нәрсә, ул хәтле минем башыма тай типкән дип белдегезме?

– Ну хәзер кырга барып тикшереп тотсам, мин сине трепакага бастырам. Дөресен әйт, үзеңә җиңел булыр ахырдан.

Улибаева кырда озак йөрде. Басуга буеннан-буена юл-юл булып чәчкеч эзе сузылган иде. Бу Вәлетдинов җендер… Ничек эшли алган ул уполномоченныйдан башка моның кадәр эшне? Гаҗәп. Нигәдер халык ярата үзен. Тамаклары ач, ә сүзен тыңлыйлар. Райком секретаре да ярата. Үзенә инде ике кисәтү бирделәр, ә барыбер секретарь шуның белән дус. Белмәссең…

Улибаева юлдан эчкәрәк керде. Кинәт кенә аның үпкәсе бугазына күтәрелде. Юлдан ун-унбиш адым кергәч, чәчкеч эзләре күренми иде. Әһә… Аңлашылды… Барысы да ачык. Тизерәк районга хәбәр итәргә. Яраткан председателегез хөкүмәтне алдый, дияргә. Тизерәк комиссия җибәрсеннәр… Зур җинаять… «Кара Чыршы» колхозында зур җинаять ачылды. Җинаять эшләре кодексында әйтелгәнчә…

Идарәдә тын гына, тәмле генә әңгәмә бара иде. Борһан, сүнгән тәмәкесен авыз кырыена кыстырган килеш, хисапчы өстәлендәге чут төймәсен шалт-шолт салып, үзенең кичә ниләр күргәнен икенче берәүгә сөйли, алар янында йомыш белән килгән тагын бер-ике карт таякларын кочаклап утыралар иде.

– Юк, – ди Борһан иптәшенә, – синең белән аерылышкач, әле мин Әбрарга кердем. Ул, ызначит, чыгарып куйды бер ярты, аны сындырдык, – чут төймәсе шалт итте. – Аннары кайтышлый Сәүбән очрады. Бу әйтә, минем, ди, слушай, ди, җыеп куйган берәү бар, ди. Бераздан аны да салганбыз – менә булдымы өченче ярты. – Ул чут төймәсен тагын шалт итеп китереп салды, канәгатьләнү белән елмайды. – Инде кайтыйм дип кенә тора идем, бервакыт – Әбрар янәдән килеп…

Шулвакыт, баласын югалткан юлбарыстай ыжгырып, идарәгә Улибаева килеп керде. Ул ачу белән портфелен өстәлгә ыргытты. Борһанның өченче яртыга салынган соңгы төймәсе әле әйләнеп тора иде.

– Бу картлар катып бетмичә, кул белән чәчүдән котыла алмыйбыз инде без, – дип, яман сүгенү сүзе әйтте.

Картлар чәчрәп киттеләр дә шыпырт кына таю ягын карадылар. Борһан чутны үз урынына этеп куйды.

Уполномоченный председатель бүлмәсенә узды. Сүзне Улибаева башлады:

– Йә, нәрсә, тотылдыңмы, разгильдяй?

– Юк, иптәш Улибаева, тотылмадым, котылдым. Әнә күк йөзен карагыз. Әле генә телефонограмма алдык: бүген төнлә явым башланачак. Августның ахырына кадәр аязуы икеле.

– Район алдында ни дип җавап бирерсең?

– Халык алдында ни дип җавап бирсәм, район алдында да шуны әйтермен. Булмаган атны, булмаган тракторны көтеп ятсам, җирне кысыр калдырсам – менә ул вакытта җавап бирүе кыен булыр иде. Ә җавапны, кирәк булса, бәлки, сезгә дә бирергә туры килер. Сез дә күктән төшкән кеше түгел.

Тимерханның зур кара күзләре елтырап китте. Аның соңгы сүзләре Улибаеваны телсез калдырды. Чыннан да, үзең ни карадың? – диярләр. – Шәһәрдә идем, белмәдем. – Ә алдан нинди чаралар күрдең? – Берни дә… Бернинди… – Ә партбилетың барын онытмадыңмы? Колхозга без сине ни өчен җибәрдек?

Улибаева башлыгын салып куйды. Шул башлыгын салып куйса, тәмәке тартмаса, сүгенмәсә, уполномоченный булмаса, чибәр генә хатын булыр иде, каһәр.

Беренче тапкыр Тимерхан аның йомшак тавышын ишетте.

– Менә нәрсә, иптәш Вәлетдинов. Ничек дип әйтергә? Безнең юриспруденциядә болай була: гаепләнүче кеше судта «мин гаепле, фәлән-төгән» дип җебеп утырса, защита өчен бик кыен була. Син инде тегеннән-моннан тикшерү килсә, үз сүзеңнән кайтма. Чәчкеч белән икән, чәчкеч белән, чурт с тобой. Ләкин чигенмә. Сүзеңне үзгәртмә.