Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Тимерхан елмаеп тик утырды…

Шул секунд эчендә Улибаева бу кара битле, зур кара күзле авыл егетеннән үзенең җиңелгәнен сизде. Прокурор башың белән. Ул башлыгын алып киде. Тавышы калынайды.

– Ә вообще, Вәлетдинов, ужасный кеше син. Сине берни белән дә не прошибёшь… Синең үз кирелегең кире. Терпеть не могу…

Улибаева, – гомумән, табышмак кеше. Дүрт көн буе шәһәрдә ятканда, Мәйсүфә карчыкның язмышын хәл итеп йөргән. Карчыкны табып, аннан кассация яздырткан, тегесен күргән, бусын күргән. Тимерхан белән ызгышып алгач, ул кызу-кызу атлап янгын сараена китте. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан дымлы җылы җил исә иде. Шәйхи карт, буыннары сызлаганга, үзен кая куярга белмичә, сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. Ялгыз калгач, ул, гомумән, өенә бик сирәк – тамак ялгап алырга гына кайта торган булды. Менә бүген буыннар бик тә сызлый, кул аркаларындагы тамыр юллары бүрткәннәр. Бер явып җибәрсә кана…

Улибаева белән ул авырдан гына исәнләште. Тегесе исә, берни дә булмагандай, «Тәмәке тарту урыны» дип язылган почмакка килеп, эскәмиягә утырды һәм папирос кабызды. Аннан, читкә караган килеш, акрын гына сүз башлады:

– Ә син, бабай, миңа алай кара янып йөрмә. Берәр атнадан карчыгың кайтыр – көт тә тор.

Шәйхи карт дерелдәп китте.

– Ничек кайтыр? Озаккамы?

– Юк, бөтенләйгә.

Карт читкә карап борынын бушатты, һаман да берни дә аңышмады.

– Ничек, үзебезнең колхозга күчертеп буламы әллә?

– Йә син такылдадың бер сүз: ничек тә ничек… Бөтенләйгә котылып кайта и всё! Нәрсә, әллә кайтканын теләмисеңме? Әллә яшь солдатка алырга исәбең бар идеме? Булыр, булыр ул картлардан…

Картның күзләре яшьләнде.

– Суң бит, кызым… Ни бит… – Аның борыны йомшады. – Карчыкның башын үзең ашадың бит. Шуңа күрә аптырап кына әйтүем. – Ул Улибаева янына килеп утырды, кулындагы себеркесен кочаклады.

Прокурор авыр сулады.

– Син, – диде ул картка, – үзең турында, үз өеңнең җылысы турында гына уйлыйсың. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганың бармы? Ә? Менә шул-шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син беләсеңме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә. Ә шул балага ике йөз грамм! Ләкин мин берәүгә дә үпкәләмим. Ике йөз грамм ипи – ипи ул. Әгәр минем балаларым бүген ач утыралар икән, мин моңа бары тик фашизмны гына гаеплим. Ә син миңа үпкәлисең…

Кичке эңгер-меңгер вакыт җитә иде – әңгәмә сузылды. Шәйхи карт җанланып герман алпавытларының ындыр табаклары, ашлык сугу тәртипләре турында сөйләп алды.

– Менә мин, – диде прокурор хатын, – шушы колхоз амбарына кереп: «Ягез әле, миңа гаиләмә алып кайтырга бер-ике кило борчак бирегез», – дисәм, һичшиксез, бирәчәкләр. Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым көне буе тук булачаклар. Ишетәсеңме, бабай, бер көн буе! Ләкин мин аны эшли алмыйм. Намусым кушмый. Әгәр сезнең амбарыгызга кереп бер кило он алып чыксам, мин ни битем белән сезнең каршыга килермен?

Караңгы төшеп, кешеләр кырдан кайта башлагач кына, Улибаева урыныннан торды. Портфелен кулына алды. Береткасын салып, чәчләрен рәтләде. Шәйхи карт шул вакытта прокурорның да нәкъ үзе кебек авыр хәлдә, ялгызлыкта газап чигүче гап-гади бер хатын икәнлегенә ышанды. Аның күңелендә бу хатынга карата энә очы кадәр дә үпкә калмаган иде.

Улибаева, аерылып китәр алдыннан, картны бөтенләй телсез калдырды.

– Мин, әгәр шул суд эскәмиясендә үз әнием утырса, – диде ул, – нәкъ шундый ук чыгыш ясар идем. Һәм бер дә икеләнмичә җәза бирүләрен сорар идем. Вакыты шундый, бабай… Аңла, кырыс чор – кырыс закон. Ну, ярый, озак сөйләштек. Өеңне җыештырып куй, карчыгың берәр атнадан кайтыр.

…Икенче көнне иртән яңгыр ява башлады. Вак яңгыр, тоташ яңгыр. Көнбатыштан җылы җил исә торды, куе соры болытларны ишеп-ишеп авыл өстенә куа торды. Кырдагы арыш чүмәләләре инде кибәнгә куелган, чәчү тәмамланган иде. Тик сабан ашлыгын гына җыеп аласы бар. Бүген колхозчыларга аванс бирергә кирәк. Бер хәл алсыннар. Аннан соң Тимерханның үзенә дә бер мунча кереп чыгарга, киемнәрен алыштырырга һәм бер төн кеше төсле йоклап карарга кирәк… Яу, яңгыр, яу. Тик озакка гына сузма. Менә берничә көннән арыш шытып чыгар. Башта ул кызгылт юка элпә генә булып тишелер. Арыш уҗымы тишелгән вакытта шәмәхә-кызгылт була. Моны крестьян гына белә. Ә Улибаева ишеләр аны яшел дип уйлыйлар. Юк, син, арышны чәчкәч, өч көннән соң килеп җиргә иелеп кара. Әгәр аны чәчкәннең соңында менә бүгенгедәй җылы яңгыр да явып узса, бөгел да туфракка кара. Черки канаты кебек кенә юка, шәмәхә-кызгылт кыяк күрсәң, шул арыш уҗымы була. Тормышның бөтен терәге әнә шул кызгылт элпәләрдә. Аны күрергә нибары ике-өч көн калды… Ә җавапка тарту… Анысы инде арышның тишелгән көнендәге төсен белмәүчеләр эше. Ни булса да булыр…

Солдат итеге белән басу балчыгын изеп, Тимерхан кырны иңләп-буйлап гизде. Вак яңгыр аның киемнәрен, чәчләрен чылатты. Җирдән җылы һава күтәрелде. Ничава, ничава… Болай булса, исән-имин җиңеп чыгабыз. Инде фашистларны үз җирләрендә бөтенләй бетерү турында сүз киткәч, җиңү турында ышанып сөйләргә була…

Председательнең нервлары ял иткән сыман булды. Авыр уйлардан бушанып, ниндидер бер эчке рәхәтлеккә талып, акрын гына авылга таба атлады. Иртәнге көнгә наряд бирергә дә, чыннан да, бер кич ял итеп карарга кирәк…

Ләкин идарәдә Улибаева быжгып йөри иде. Ул инде шундый кеше. Бөтен эшеңне көйләп бетердем дисәң дә, ул бер хикмәт эзләп таба. Бүген дә шулай булган.

…Кара Чыршы зиратыннан ярты чакрым түбәндәрәк, су буенда, ялгыз бер кабер тора. Чардуган эченә борынгы хәрефләр белән чокылган таш утыртылган. Ташның кайчан утыртылганын белгән кеше юк, Шәйхи картның бабасы да моны кем куйганын белмәгән. Халык археология белән шөгыльләнми, элек-электәннән бу каберне туп-туры изге кеше кабере дип килә. Шәйхи карт үзенең бабасы сөйләгән бер әкиятне хәтерли. Имеш, Кара Чыршы авылы борынгы замандагы зур бер авылның чиге генә икән. Болгар заманында монда Олы Кыр дигән авыл булган икән. Бу базарлы авылда йорт-җир, капка-койма бик төзек булган. Яңа килгән яшь килен судан кайтканда йортын тапсын өчен, капкага кызыл башлы сөлге бәйләгәннәр. Әнә шул авылда бер байның Чуар бабай исемле хезмәтчесе булган. Шәфкатьсез бай бу хезмәтчене көн эшләткән, төн эшләткән. Калын кара урманнан бай моңа бүрәнә, утын ташыткан. Чуар бабай «ә» дигәнче йөген төйи дә кайта икән. Бай моның бу хикмәтеннән шикләнеп урманга шымчылар җибәргән. Тегеләр агачлар арасында качып торганнар да кайтып байга сөйләгәннәр.

– Без карап шаккаттык. Чуар бабай кулларын бөеренә таянган да басып тик тора, аның йөге үзе төялә, – дигәннәр.

Шул көнне Чуар бабай авырып киткән.

– Мине, – дигән, – барыбер Олы Кыр зиратына күммәссез, мин фәкыйрь кеше. Васыятем шул: авыл читенә чыгам да чыбыркымны ыргытам. Чыбыркым кай җиргә төшсә, шунда күмегез…

Чуар бабайның васыятен үтәгәннәр. Шул заманнан бирле бу кабер изге булып исәпләнә. Читкә киткән егетләр элек-электән нәзер әйтәләр иде: баеп кайтсам, Чуар бабай каберенә чардуган ясар идем дип. Шулай итеп, бер яхшы чардуганны икенчесе алыштырды, кабер төзәтелгәләп торды. Сугыш вакытында бу кабергә килеп дога кылып утыручы картлар-карчыклар күренгәли башладылар. Чуар бабай, догамны кабул ит! Улым исән-сау кайтсын! Чуар бабай, сүземә колак сал! Балаларымның балаларына капчык асып илгә чыгарга язмасын! Сугыш тизерәк бетсен! Еллар имин булсын… Гитлер дөмексен… Чуар бабай боларның барысын да тыңлады.

Улибаева узып барышлый әнә шул кабер янында дога кылып утырган бер карчыкны тотып алды. Карчык, юеш үлән өстенә капчык җәеп, иреннәрен кыймылдатып утыра иде.

– Син, картлач, кайсы авылныкы? – дип, Улибаева папиросын кабызды.

Карчык сабыр гына як-ягына борылып сәлам бирде, намазын бүлде. Бер дә исе китмичә генә Улибаевага күтәрелеп карады.

– Синнән сорыйм: кайсы авылның бездельнигы син, карт тәре!

– Абау-абау норсыз, – дип мыгырданды карчык, – син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? Син үзең кем? Нәрсә дип син әле минем каршыда кәпрәясең, ә? Мин, бик беләсең килсә, Атҗабарның Камали хатыны булырмын…

– Йә, Камали хатыны, син монда нишлисең?

– Минме?! Мин менә монда нәрсәгә килдем. Минем улым Хисмәтулла сугышның өченче аенда – август числасының егерме сигезендә хәбәрсез югалды. Шуннан бирле бер хәбәр юк. Хисмәтулланың дүрт сабые бар. Әнә шул сабыйларның әтисенә дога укырга килдем мин. Исән булса – исәнлегенә, үлгән булса – рухына булсын, дидем. Менә белдеңме инде! Бүген килен өйдә тора, яңгырлы көн, бер барып дога кылыйм, дидем. Син, кызым, пуртәфиль тоттым дигәч тә, миңа җикеренмә, яме. Мин данлыклы Камали хатыны булырмын… Мин, беләсең килсә, утыз өченче җылда калхузчылар съездына дилигәтке булып барган кеше. Син әле ул вакытта мич алдында күмер ашап утыргансыңдыр. Инде мин шушында килеп Хисмәтуллам белән бер сөйләшеп эчемне бушатам икән, мин аны берәүдән дә куркып эшләмим, белдеңме инде? Син теге, пуртәфиль тоттым дигәч тә…

Улибаева юньләп аны тыңламады, сүгенә-сүгенә язулы ташны урыныннан кузгатырга маташты. Карчык исә кызды. Урыныннан торып капчыгын җыештырды, яулыкларын, күлмәкләрен рәтләде, үзе дугага килгән кигәвендәй, Улибаеваның бер алдына, биш артына чыкты.

– Син нәрсә әле монда кәпитән куразы шикелле бүксәңне киереп торасың? Килер бер көн, боерган булса, менә шул сугышта шәһит киткән кешеләргә бөтенесенә зур бер ак таш куярлар. Минем кайгымны бер Чуар бабай гына тыңлап бетерә алмый хәзер, белдеңме шуны? Булыр бер көн, әнә шул зур таш янына килербез. Хисмәтуллам белән сөйләшергә килермен. Шулай, шулай диярмен, балаларың үсте, инде хатының да олыгаеп бара диярмен, һи-и-и… Арыслан күк егетләр әрәм була шул, арыслан күк. Югыйсә синең ише ирҗәнкәләрне басу түреннән үк уздырмас иде минем Хисмәтуллам…

Улибаева аны тыңлап бетермәде, кызу-кызу атлап авылга таба китте. Авыл кырына җиткәндә, камыл арасыннан ялгыз кабергә таба кызыл чәчәкле шәльяулык бөркәнгән тагын бер бөкре карчыкның атлаганын күрде.

 

Янгын сарае янына кайтып, Улибаева Борһанга ат җиктерде һәм, көрәк-лом салдырып, кабер янына алып барды. Чардуган янындагы ыгы-зыгыны авыл кырындагы яңа өй тәрәзәсеннән Васфикамал да күзәтеп тора иде. Ул да, яңгыр булганлыктан, бүген эшкә чыкмаган, мунча яккан һәм бәрәңге пәрәмәче пешереп йөри иде. Чардуган янына атлы арба килеп туктагач, Васфикамал шомланып куйды. Бу зрәгә түгел, ниндидер бер хикмәт ясарга йөриләр, дип уйлады. Иренә әйтеп тормады, башына арыш капчыгы бөркәнде дә, юеш клевер басуын ярып, чардуган янына йөгерде.

Ул килеп җиткәндә, Борһан лом белән чардуган такталарын каерып ята иде. Васфикамал бер мәлгә тынсыз калды. Йөрәге сикерә башлады. Иренең коточкыч гарип булып кайтуына, сугышның аларның бәхетен җимерүенә һәм дөньяның башка бик күп җәбер-каһәренә ачудан аның йөрәгенә күптәннән инде кара кан укмашкан иде. Кинәт кенә әнә шул кан таралып китте. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлеге менә шушында икән! Васфикамалның күзен кан басты, борын яфраклары дерелди башлады. Әһә, дөньяның бөтен гаделсезлегенә гаепле кеше Борһан икән! Васфикамал җан ачысы белән Борһанның кара сатин күлмәге изүеннән чорнап тотты. Борһан югалып калды.

– Яле, яле, тилердеңме әллә? – дип елмаймакчы булды, әмма күлмәк изүеннән чытырдап сәдәпләр очкач, моның уен түгеллегенә тиз төшенде. Шуңа күрә ул, ачылып калган йөнтәс күкрәген аерылган күлмәге белән каплый-каплый, аты янына таю ягын карады. Йөгән сабагын дугага күтәреп бәйләгән арада мыгырданды: – Иреңә баш булдым дигәч тә… Миңа да баш булмакчы икәнсең, фәлән итим… Кара син аны, ә? Атаң булырлык кешегә кул күтәрергә… – дип сөйләнде, үзе һаман ат башы тирәсенә шыкайды.

Васфикамал ул арада инде Улибаева каршында басып тора иде. Улибаеваның бу авылда үзенә каршы эндәшкән бер генә кешене дә күргәне юк иде әле. Шуңа күрә ул да югалып калды: Борһанның күлмәк якасын күз ачып йомганчы тетеп салган хатынны, ихтимал, өркетүе авыр булыр… Ләкин Васфикамал һөҗүмгә үзе күчте. Тик тамак төбенә менеп җиткән үпкәләре генә аңа тын алырга ирек бирмәде.

– Синең ни хакың бар каберне мыскылларга? – дип кычкырды ул, Улибаеваның битенә якын ук килеп. – Халык белән шаярырга ни хакың бар синең, әҗәткана, ә? Сиңа кем кушкан кабер актарып йөрергә? Сине районнан шуның өчен дип җибәрделәрмени, килмешәк? – Васфикамал үкереп елап җибәрде. – Әнә минем ирем бүген-иртәгә гүр иясе булырга тора, ярты авылның ирләре сугышта кырылдылар. Син безне шулай мыскыл итсен дип кан койдылармыни алар, ә? Ник йөрәгемә тоз саласың син?.. – Ул, алъяпкыч итәге белән битен каплап, ярсый-ярсый елады.

Улибаева йомшады. Кинәт кенә ул үзенең каршында басып торган ябык тәнле, үткен күзле бу чибәр хатынның хаклы икәнлеген аңлады.

– Сеңлем, кызма әле син, кызма, – диде ул. – Кызма. Менә бүген ярты көн инде шушы тирәдән кеше өзелми. Мине сезнең колхозга вәкил итеп җибәрделәр. Үзең уйлап кара: белергә тиешме мин монда в чём дело или юкмы? Нинди урын бу? Ник монда карт-коры килә? Почему, алай кадерле булгач, аны зиратка күчермисез? Колхоз басуында бу нинди музей, понимаете ли…

Ләкин Васфикамал тынычлана алмады:

– Суң менә үзең уйлап кара, – диде ул, күз яшенә буылып, – ирем ярты-йорты сәламәтлеге белән әле ун-унбиш көн элек кенә шушы чардуганны рәтләп кайтты. Ә син районнан килгән башың белән… Их, син… Болай булса, син зиратны җимерергә дә күп сорамассың. Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе…

Васфикамал үзенең җиңүенә һич кенә дә шикләнмичә, кубарылган такталарны таш алып каккалый башлады. Елый-елый сөйләнде:

– Сиңа уч төбе хәтле кәгазь җитә… Икмәк җыюны оештырасы урында кабер сүтеп йөр, адәм көлкесе… Бәхетең, авылда ир-ат заты юк инде. Күрсәтерләр иде алар сиңа кабер сүтүнең нәрсә икәнен…

Улибаева, юеш клевер басуын ярып идарәгә кайтканда, әллә ниләр уйлап бетерде. Бер яктан, үзенең, чыннан да, артык кызып киткәнлеген сизде: кабер җимереп йөрү, чыннан да, прокурор эше түгел. Икенчедән, тиктомалга шаһит алдында гап-гади бер хатыннан җиңелү шулай ук җитәкче иптәшкә хас нәрсә түгел. Шуңа күрә ул кичен идарәдә активистларны эт итеп сүкте.

– Борын төбегездә, колхоз басуыгызда хаҗ кылалар, ә сез күз йомып ятасыз, бездельниклар, – диде. – Үзең ач бул, үзең хаҗ кыл, понимаете ли…

Моңа каршы Тимерхан берни дә әйтә алмады. Моңарчы бу ташның колхоз тормышына бер зыяны да юк иде кебек. Бу Улибаеваның бер начар ягы бар: ул һәрвакыт кешенең җанын каһәрли. Карчыклар белән сугыша торган заманамы соң әле? Бер атнадан бәрәңге җирен бүлеп бирергә кирәк, кеше саен икешәр гектар туры килә. Ничек кенә җыеп аласы? Дәүләт каршындагы йөкләмәне ничек үтисе? Салкыннарга кадәр башкарып чыгып булырмы? Их, Улибаева, бер генә көн тынычлап хәл алырга мөмкинлек бирмәдең. Ни дип әйтсәң дә вай инде сиңа…

Контузиясе булмаса, ни әйтер идең?

Кара Чыршыдан сугышка киткән кешеләрнең иң соңгысы Әхмәтзариф та инде Германия җиренә кадәр барып җиткән. Хәер, Әхмәтзариф булмаса, Германиядә ниләр барын Кара Чыршылар каян белерләр иде! Менә ничә ай инде Заһриларга герман җиреннән бер-бер артлы посылка ява. Германның кара ипие дә чытырдавыклы кәгазьгә төрелгән, ислемайларының да исе бер җир буе ераклыктан килә. Ә беркөнне Заһри бөтен авылны сыйлады: Әхмәтзариф нәкъ мең ярым данә юан сигара җибәргән. Берсе берсен ике көн тарт, өч көн тарт, чәч араларың зәңгәрләнгәнче тарт! Һәрберсен бишәр сумнан ике көн эчендә сыпырып алдылар. Кичләрен Кара Чыршыда гел хуш исле төтен генә торды. Шәйхи карт та сигараны бер суырып карады һәм, ютәленә буылып:

– Бу ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, төрекләрдән алган тәмәке бу, – дип, кешеләрне ышандырды. Шәйхи картның соңгы вакытларда кәефе гомумән әйбәт иде: ел буе эшләгән хезмәт көненә көзлектә азмы-күпме уңыш тиде. Умачтан өзелмәслек булды. Инде сугыш та бетүгә таба бара. Улибаеваның да сүзе дөрес булып чыкты: Мәйсүфә карчык котылып кайтты. Тик, Улибаева әйткәнчә, бер атнадан түгел, ә кыш кергәндә. Язулар шактый озак йөргән. Улибаеваны белмәссең. Үзе тотты, үзе утырттырды, үзе коткарды. Күңеленең әллә кай төшендә генә ниндидер кырыс дөреслек бар шул явызның…

Язның җылы, парлы көннәреннән берсе иде. Авылга Берлин шәһәрен алу турында телефонограмма килде. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Кәгазьнең эчтәлеген иң беренче булып каланча янында кояшта җылынып утырган Шәйхи карт белде. «Берлин» сүзе картны яшен суккандай сискәндереп җибәрде. Аның күзләре яшьләнде, тез буыннарына каяндыр көч килде, беләкләренә ниндидер могҗиз куәт тулды. Тиз генә каланча башына үрмәләде. Аның үз гомерендә бер тапкыр да каланчага болай тиз менә алганы булмагандыр. Карт басу түрендәге халыкка күз ташлады… Менә чәчүлек басуында бригадир, карт-коры, хатын-кызлар… Алар әле берни дә белмиләр. Түзегез, җаннарым, түзегез, тагын бер генә тын алсын Шәйхи бабагыз. Менә-менә калтыраган кул түбә астына кыстырып куйган арба кендеген эләктерде, тыны буылган карт уч төпләренә төкерде дә аякларын киң җәеп басты.

– Йа Хода, мәдәт бир!

Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды.

– Кайда яна?

– Безнең авылдамы? Күренәме? – дип, халык йөгереште.

Ул арада чәчүчеләр янына, ат атланып, Тимерхан чыгып чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аңсыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәккәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде. Карт, үзен-үзе белмичә, арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде.

Биш минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.

…Кабер тирәсен кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук, Заһри кода тәкелдәп кайтты:

– Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде? Кайсыбызга әйтте икән карт кода?

Заһрига җавап бирүче булмады – авыл башына кергәч, көрәкләрне җилкәгә алдылар.

Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәяхмәт йортына алып киттеләр. Кояш батар алдыннан гына, авыру аңына килде һәм әтисен, әнисен, хатынын янына чакырды.

– Әти, әни, – диде ул, буыла-буыла, – Васфикамал! Малайны үстерегез. Миңа рәнҗемәгез. Васфикамал! Әтиләрдән аерылма. Яхшы. Шулай әйбәт. Шулай…

Кем чакыруы беләндер килгән Хәбирә карчыкның сәке буеннан искергән, карлыккан тавышы ишетелде:

– Ясин… вәл Коръәнил хәким. Иннәкә ля минәл мөрсалинә галә сирател мөстәким…

…Кояш батканда Хәкимулла өзелде.

Иртәгесен миллионнар көткән җиңү хәбәре килде.

Ул көнне Тимерханның язгы җилдә ярылып кубалакланган, күптәннән елмаю белмәгән бите көләчләнеп яктырган иде. Ул идарә алдына өелгән бүрәнәләр өстенә менеп баскан да сөйли, аның тамагы карлыккан, ул кыска җөмләләр белән өзек-өзек сөйли. Май кояшында аның күкрәгендә Дан ордены ялтырап ала.

Аның сүзләре кул чабулар, әллә каян китереп җиткерелгән тальян тавышына, шатлык дулкынына күмелә, ул тотлыга. Кышын-язын кыр эшендә йөреп битләре каралган киленнәр, җиңгиләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, кулларын артка куеп бөкрәеп йөргән бабайлар турырак басып торырга тырышалар. Бөтен кешенең йөзендә шатлык, карт-корының җыерчыклары ачылган һәм ул җыерчыклар коңгырт битләргә ак сызыклар булып сузылганнар. Бары тик Заһри гына халык төркеме артында саргылт йөзен җиргә текәп басып тора. Ул бөгелгән, һәм юл-юл күлмәкләр, сырган телогрейкалар арасында аның немецтан килгән кара ефәк жилеты сөлек сырты кебек ялтырый иде.

Тимерханның сүзләрен ул көнне күпереп яткан кара җир дә, клуб бакчасындагы купшы каеннар да, койма өсләреннән башларын салындырган көяз шомыртлар да тыңлаган кебек иде.

Җиңү бәйрәме көнне төштән соң Хәкимулланы җирләделәр. Үлем шулай Кәлимулланыкылар тирәсендә уйнады. Өйдән мәетне озатканда, хатын-кыз капка төбендә җыелып калды. Васфикамал эченнән генә бөтен дөньяны каргады. Юк, гәзитләрдә язганча ук булмады. Ярты үлек ире кайтып кергәч, ул теге мәкаләләрдә язылганча шатланмады. Андый кеше идемени аның ире! Болай газапланганчы, әлбәттә, үлгәне артык иде. Контузиясе булмаса, ни әйтериең! Булмады, бәхет булмады. Яңа өйдә малай үстереп, колхозда парлап эшләп гөр килеп яшәп булмады. Каһәр суксын дөньясын, сугыш башлаучы явызларның муеннары астына килсен!

Мәетне кабергә төшергәнче, кечкенә Нәриман чыркылдап көлеп кызыл балчык өстендә уйнады. Тик ак марляга төрелгән киңчә гәүдәне иңдергәндә генә кычкырып елый башлады:

– Әттә! Әттә! Монда мен! Монда мен!

Хәкимулла үлеп, бер-ике көн торгач, аны Хәбирә карчык төшендә күрде.

– Ләхетемне тар алдылар, әйләнеп ята алмыйм, – дип зарланган, имеш. Бу хәбәр карчык-коры арасында козгын кебек шом салып йөрде…

Шуның белән Атҗабар Хисмәтнең соңгы минуты турындагы сер мәңгегә җиргә күмелде. Бичара Хәкимулла, аңы ачыкланган саен, Хисмәтне күмүе турында сөйләмәкче була һәм һәрберсендә припадкасы кабатланып бу вакыйга томан эчендә кала иде.

«Хәбәрсез югалган» Хисмәттән исә Атҗабарга карт анасы, хатыны һәм балалары һаман да хат өмет итәләр иде…

Беркөнне шатлык Шәяхмәтнең дә ишеген тапты.

Нургали сугыш беткәннән соң бер-ике ай Көнбатыш Украинада хезмәт итте. Авылга көн саен дип әйтерлек шатлыклы хәбәр килеп торганда, Нургалинең дә үзен көткәндә, аннан бер карточка килде. Ул рәсемдә Нургалиләр взводы стройга басып төшкән, алдан икенче булып күпме кешене яшь түктергән, җәфа-хәсрәт чиктергән Нургали басып тора, ул элеккегә караганда олырак чырайлы, калынайган, әйтерсең лә зур кара күзләрен әтисенә текәп әйтеп тора:

– Менә, әти, мине гафу иттеләр, мин хәзер чорма тузанында ятучы куркак Нургали түгел, ә фашистларны кыйнап кайткан батыр сугышчы, менә мин ничек иптәшләрем белән бер сафта басып торам, – ди.

Зур шатлык Шәяхмәтне урамга куды.

– Һе, кара син аны, безнекен әйтәм. Гернадирмени! Икенче генә бит, ә! Мин үзем дә стройда өченче булып баса идем. Стало быйть, паруда шундый. Эре сөякле. Солдатка егетнең ни җиттесен алмыйлар аның, – дип сөйләнә-сөйләнә, рәсемне күрсәтеп йөрде.

Ул көнне чәй янында сүз Нургалинең велосипедын чистартып кую турында гына барды. Изүне чишкән Шәяхмәт, кәрәзле балны китеп каба-каба, чәйне күп эчте, сүз эчкәрәк кереп китте:

– Сәвит хөкүмәте диләр аны беләсең килсә, агайне. Тәки кеше иттеләр бит малайны, әй. Әнә элекке заманда ничә еллар кәтер китүдән куркып дезертирлыкта йөрүчеләр була иде. Ә безнеке кичерде, безгә ярдәм кулын сузды. Сәвит хөкүмәте диләр аны. Башка заман булса, нитукмышты… – Фәлән-төгән дип озак сөйләнде, соңгы дүрт ел эчендә генә агарган мыек бөртекләренә тир бәрде, муенын, битен тастымал белән сөрткәләп самавырны саркытканчы эчте дә эчте. Исәбе – чәй эчеп бетергәч тә Нургалигә хат яздыру, аннан, кичкә таба зиратка барып, Рәмзия каберен төзәткәләп, чәчәкләренә су сибеп кайту иде.