Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Шәһитләр каны – изге кан…

Ташлытау станциясенә товар поезды килеп керде. Урта вагоннарның берсеннән ак керфекле, җыйнак гәүдәле бер солдат сикереп төште, перрондагы эскәмиягә менеп басты да кулындагы җиз быргыны иреннәренә терәп, башын горур рәвештә артка ташлады.

Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрәтә еракка озатты:

– Ту-ту-ту-тууу!

Бу сихерле тавыш товар вагоннарын хәрәкәткә китерде. Эшермәле зур авыр ишекләрдән җиргә шыбырдашып берьюлы йөзләгән, меңләгән солдат коелды. Бер минут эчендә урман янындагы тын станция танымаслык булып үзгәрде. Берәүләр котелокларын тотып кайнар суга йөгерделәр, икенчеләр су алып яткан паровоз янында билдән чишенеп юынырга, төртешеп су чәчрәтергә тотындылар. Бөтерелеп килгән мыеклы, киң җилкәле мәһабәт бер сержант сыра сатучы кыз янында сүз куерта башлады, күз ачып йомганчы, яңа мичкәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, насос киертеп бирде. Икенче берәүләре ларёк эчендәге кызлар тирәсендә кайнаштылар, аларны үзләренең вагоннарына чакырдылар… Уен-көлке, җыр, бию, этеш-төртештән станция мәш килде. Вокзал алдындагы тарлыкта берсе кызыл сөяктән коелган аккордеонда вальс уйнап җибәрде.

Бары тик бер генә солдат уен-көлкегә катышмады. Кайшалып дулкынланган кара чәчле, кылыч борынлы, гимнастёрка якаларын чишеп җибәргән бу егет перрон буйлап ары-бире йөренде дә борчулы кыяфәт белән үз вагоны янына килеп туктады. Кулындагы кечкенә төенчекне вагон эченә ыргытты, бераздан яңадан алып чыкты. Ул кемнедер көтә, эзли иде. Сөт сатучы кызлар да, яшел суган белән төеп пешерелгән кайнар бәрәңге сатучы марҗалар да бу егетнең Кара Чыршы Шәяхмәт улы Нургали икәнен танымадылар.

…Кырык беренче елгы мутлыклары Нургалигә гомерлек сабак булды. Бәрелешеп алган көнне кич белән Шәяхмәт карт ат җигеп кайтты. Төн уртасында гына Ташлытау юлына сәфәр чыктылар. Райком секретаре Искәндәрев төнге уятуларга, чакыруларга инде күнегеп беткән иде, шуңа күрә капка төбенә ат бәйләп яткан кешене күреп гаҗәпләнмәде. Таң аткан иде. Ишегалдына «Кара Чыршы» колхозы председателе Шәяхмәт карт килеп керде. Янында киңчә гәүдәле бер егет тә күренде. Карт сәлам бирде.

– Авыр вакытта үземә килерсең дип әйткәнең бар иде, менә килдем әле, иптәш Искәндәрев, – диде.

– Йә, ни булды, бабай? – диде секретарь, свитерын кия-кия. – Янгын-фәлән булмагандыр бит? Мин төн уртасында гына өлкә комитетыннан кайттым.

– Колхоз исән-имин әлегә. Әмма ләкин үземнең эшләр хөрти. – Карт, кулъяулыгын чыгарып, авыз-борынын сөрткәләгәндәй итте. Аннары тавышын әкренәйтеп, башын чоланга табарак сузды. – Минем кече малай начар юлга басты бит, – дип, янында торган егетнең җиңеннән тотты.

Искәндәрев шул вакытта гына егетнең кыяфәтенә игътибар итте, сакал-мыек баскан чандыр гәүдәле егетнең куллары каеш аркалык белән артка каерылып бәйләнгән иде. Шәяхмәт карт хәлне сөйләп бирде, егет дәшмәде.

– Хөкүмәтнең туры хөкеменә тапшырам, – диде карт. – Әле сиңа килүем дә малайны йолып калырга ярдәм соравым түгел, киңәш кенә соравым: судны халыкка белдертмичә генә ясап булмыймы? Кеше күзенә мин ничек күреним? Колхозга ничек баш булыйм? Менә шуңа синең баскыч төбенә килдем мин, иптәш секретарь энем.

Нургалинең ФЗӨдән качуы турындагы хәбәр әле Ташлытау милициясенә килеп җитмәгән икән. Иртән сәгать унда Искәндәревнең чылтыратуы буенча «Кара Чыршы» колхозы председателен хәрби комиссар кабул итте. Тагын бер сәгатьтән исә Шәяхмәт карт биштәрләгән арыш капчыгына салган ярты ипине арбадан алып военкомат коридорына алып керде. Коридорда чәч-сакалларын кырган Нургали утыра иде. Карт кулъяулыгына төргән биш тәңкә акчаны улына бирде дә читкә карап кына күреште.

– Бәхетең инде, юньле кешеләр ярдәм кулын суздылар, – диде. – Югыйсә ФЗӨдән качкан өчен биш ел төрмә икән. Инде солдат булгач үз юлыңны үзең кара. Күрешә алмасак – хәерле булсын. Әмма ләкин җанымны каһәрләдең, әйтергә дә юк…

Шәяхмәт картның өстеннән таулар төшкәндәй булды. Кара-турыны авылга кайтып кергәнче куды да куды…

Менә дүрт ел гомер узды да китте. Иркә малайны армия кеше итте. Акрынлап картның рәнҗүе дә бетте.

…Июль ахырлары иде. Нургали хезмәт иткән гвардияче дивизияне кинәт кенә Көнчыгышка күчерергә дигән әмер булды.

Сигезенче көн үткәндә товар поезды, дивизияне Идел күпереннән уздырып, Уралга таба ашыкты. Эшелон Ташлытау станциясеннән узачак булганга, Нургали телеграмма бирде. Ләкин ни өчендер Мәскәү бик ашыктырды, эшелон Нургали чамалаганнан ярты көн алда килде. Әле поезд станциягә кергәнче үк Нургали ишек янына басты. Менә ул үз авылларын күрде. Авыл ниндидер зәңгәр рәшә эчендә утыра. Менә бу җирләрдә кырык беренче елның җәендә борчак чәчелгән иде. Быел да борчак икән. Әнә басу уртасындагы юлдан бер атлы чаба. Арбасына яшел клевер салган, ак күлмәктән, киез эшләпә кигән татар карты.

Хыялга чумган Нургали станциядәге тавыш, уен-көлкене ишетмәде. Их, бер генә минутка әтисен-әнисен күрә алса иде ул! Аның хыялын теге чандыр гәүдәле, ак керфекле солдат бүлдерде. Ул яңадан, мәгърур бер кыяфәт белән башын артка ташлап, җиз быргысын кычкыртты. Нургалине туган туфрагыннан аерып алып китү әйтерсең лә аңа бер канәгатьләнү бирә иде. Команда тавышы, станцияне яңгыратып, урманда йотылды:

– По ва-һо-на-а-м!

Соңгы минут җитте. Өмет киселде. Нургали соңгы солдат булып җирдән аягын алды, тормоз баскычына менеп басты. Перрон белән ике арага каршы яктан тимер рәшәткәле вагоннар, брезент белән капланган платформалар таккан хәрби эшелон килеп керде, һәр вагонның баскычында кызыл кырыйлы фуражка кигән, карабин аскан солдатлар тора иде. Кинәт Нургалинең күз алды алмашынгандай булды: станция алдында өтәләнеп арлы-бирле аның әтисе йөри иде. Нургали шул вакытта барысын да онытты. Үзенең солдат икәнен дә, паровозның инде пошкырып тормозларны ычкындырганын да истән чыгарды. Ул үз вагонына җәһәт кенә сикереп керде дә, күз ачып йомганчы төенчеген алып чыгып, ике состав арасыннан вокзалга таба йөгерде. Каршы яктан килгән состав озын иде, шуңа күрә ул баскычлы вагон аркылы чыгу исәбе белән әле бер якка, әле икенче якка кабаланып йөрде. Ләкин баскыч очрамады. Нургали брезент ябылган платформага сикереп менмәкче булды, әмма брезент өстендә карабинын кочаклап утырган кызыл погонлы, кысык күзле кара егет:

– Әй, әй, ни падхади! – дип сикереп торды һәм карабинын күтәрде.

Ул арада дивизия төялгән эшелон кузгалды, Нургали паровозның ухылдаганын ишетте. Аңа нибары бер секунд кирәк иде, һәм ул брезентлы платформа астына ыргылып керде. Ләкин кай төшедер нәрсәгәдер бәрелде, һәм нәкъ шул секундтан, буферларын чаңгылдатып, авыр состав кузгалды. Буферлар тавышы состав буенча барып эссе һавада еракка тәгәрәде. Кемнәрдер солдатлар төялгән эшелонның туктату кранына бастылар. Вагоннардан шашкан кыяфәттә солдатлар коелды, нәрсәгәдер зарланган сыман паровоз сузып-сузып кычкыртты, пошкырып тормозларын уйнатты. Нәрсәдер булды, нидер булды, сөйләп бетергесез хәвефле хәл туды! Капма-каршы якка кузгалган ике эшелон да ухылдап туктадылар, пар чыжылдады.

Шәяхмәт карт шпал өстендәге мәһабәт солдат янына килеп тезләнде. Гаҗәп! Ата шатланып куйды: бу бит Нургали! Менә ул хәзер аңына килер, торыр, ата белән ул кочаклашырлар. Йә, кай төшеңне бәрдең, улым? Ач күзеңне, ач! Ачмый… Тукта, бусы нәрсә тагын? Нургалинең орденнары, медальләре канлы. Карт хәвефләнеп улының башын кочаклады. Аның борынына одеколон исе, таза, сәламәт ир кеше исе бәрелде. Ләкин бу кан нәрсә? Малай дәшмәде, авыр итеп бер ыңгырашты да күн итек үкчәсе белән шпал арасындагы шлакка тирән итеп сызды һәм тынып калды. Кинәт… күк йөзендәге кояш дерелдәп китте. Менә ул икегә бүленде, аннан ул кисәкләр тагын балаладылар. Күк йөзе вак кояш белән тулды, һава бөркүләнде, суларга һава бетте. Юк, һава бетмәгән, менә бугазга бер төен утырган икән. Хәзер шул ычкындырса, рәхәт-рәхәт булачак. Хәзер, солдат, хәзер, әнә шул төен ычкындырса, синең әтиең торыр, аннан сез бергәләп печәнле арбага утырып авылга кайтып килерсез. Командирыңны да чәйгә чакыр, әниең каймаклы катык белән сыйлар икегезне дә… хәзер, хәзер.

…Вокзал бакчасындагы кызыл балчык өеме өстенә гвардияче ун солдат менеп басты. Автоматларын күккә караттылар. Кырыс тавыш урмандагы бөтен кош-кортны урыныннан кузгатты. Җир шары яралганнан бирле, бәлки, бу урында мондый ят тавышның ишетелгәне булмагандыр. Каешын, фуражкасын салган старшина Шәяхмәт картны кабер яныннан читкә алып китте. Ләкин шулвакыт:

– Тимәгез… Улы белән хушлашсын атакай. Җибәрегез! – дигән калтыравыклы тавыш ишетелде. Бу – эшелон начальнигы, карчыга борынлы, юан гәүдәле, ак чәчле, алтын йолдыз таккан полковник иде. Аның бер күзе пыяла, ул берөзлексез ап-ак кулъяулык белән күзен сөртә. Әллә пыяла күздән коела ул яшь, әллә сәламәт күздән… Агарынган станция начальнигы өченче мәртәбә инде аның янына йөгереп килде, аның кулында бу юлы да радиограмма. Мәскәү ашыктыра, хәрби составны тоткарлаган өчен полковникны инде кисәтәләр иде.

Тагын биш минут – һәм бакча эчендәге сирень куаклары төбендәге кызыл балчык өеме өстендә бер такта хасил булды. Күз яшьләренә буылган яшь солдат, борынын тарта-тарта, карандаш очын теленә тидергәләп тактага нәрсәдер язды, шулвакыт өзек-өзек итеп тагын паровоз сызгыртты. Челтәрле тәрәзәле вагоннар таккан состав көнбатышка таба кузгалды, брезентлы платформа өстендә кысык күзле солдат берни булмагандай басып тора иде. Тагын ярты минуттан бер солдатка кимегән дивизия дә көнчыгышка таба кузгалды. Паровоз соңгы мәртәбә сузып-сузып кычкыртты, бу тавыш басулар аркылы Кара Чыршыга килеп җитте, улын көткән Зәйнәб җиңги самавырына күмер өстәде, үзенең һаман да уң кашы тартты, нәрсәгәдер шатлык катыш шомланды.

Дивизия төялгән эшелон чыгып китүгә, аның артыннан ук бастырып станциягә танклар төялгән авыр состав шуышып керде. Дәһшәтле танкларның көпшәләренә авыр чехоллар киертелгән, бөтен платформаларда ниндидер бер шомлы тынлык хөкем сөрә иде. Кайдадыр көнчыгышта ниндидер зур вакыйгалар булырга тора, Җир шарының кайсыдыр почмагы кан сорый. Җир шарында әле тынычлык урнашып бетмәгән, Җир үзенең улларын әнә шунда чакыра. Ул үзенең куенына әле генә килеп кергән бер улын йоклату белән мәшгуль. Станция аркылы көнчыгышка таба узган авыр вагоннар тыкылдавы көенә Җир үзенең улын тирбәтә.

 

– Йокла, бала, йокла… Син барыбер шәһит киттең. Шәһитләр каны – изге кан, – ди. – Җир-ана яңа кабер турысыннан бер вагон узган саен бу сүзне кабатлый:

– Изге кан!

Изге кан!!

Изге кан!!! – ди.

Әхмәтзариф кызыл утызлык чыгарып бирде

Сугыш беткән елны Заһриның фани дөньяга дәрте сүнә башлады. Сугыш кырыннан кайткан агайлар белән сөйләшергә ничектер сүз тапмады. Кичен капка төбендә тәмәке тартып, фронт хәлләрен сөйләшеп утырган ир-ат арасында ул үзен чит кеше итеп сизә иде. Сугыш вакытындагы доходлар да кимеп китте: инде бәрәңге сатып, кием алыштырып баеп булмый. Шәйхи кода әйтә иде: дөнья куласа ул, әйләнә дә бер баса дип. Дөрестер, ахры. Герман маллары да тиз тузды. Аларның кайсы ясалма ефәк булып, бер юуга сыпылып чыкты, икенче бертөрлесе иләктәй сидрәде. Шулай да бер-ике әйберне Заһри үз кулында саклап калды. Аның берсе ялангач хатын гәүдәсенә эшләнгән зажигалка иде. Бу бик уңай әйбер булып чыкты: күкрәгендәге бер төймәгә бармак башыңны тидерүгә, оятсыз хатын бер аягын күтәреп җибәрә дә, әллә каян гына ялт итеп ут кабына. Дөрес, соңга таба Заһри моны кешегә күрсәтмәс булды. Чөнки бик тәкъваланып китте: йорт эшеннән ваз кичеп, намаз-нияз дигән булып йөри башлады. Әллә каян гына колак аппараты эшләтеп алды. Ул хәзер таякка гына таянып йөри, һавадан козгын-фәлән узса да, туктап, кулын каш өстенә куя һәм:

– Әссәламегаләйкем, хәерле хәбәр! – дип кала.

Зират тирәсенә бозау арканларга барганда да кемнәргәдер дәшә. Зират киртәсенә килеп таяна да:

– Әссәламегаләйкем, дарелкаумен мөэминин4! – дип сәлам бирә.

Тәкъва Заһри шулай итеп фани дөнья белән мәшәкатьне әкренләп өзә барды. Соңгы елларда йөрәге бик начарланды. Ахрысы, кырык беренче елда тәмәке суын күбрәк эчеп ташлагандыр. Тәмәке суы, тәмәке суы… Моны искә алырга бераз гына уңайсызрак иде. Заһри дигән даның була торып, бер карчыкның кулына үзеңнең сәламәтлегеңне тапшырдың… Син бит инде яңа шартларда да Заһрича яшәргә җай тапкан идең. Йә, ярар, егерме бишенче елда Шәкүр эләккәч эшләрең чуалды, ди. Ә маклерлык? Маклер кешегә кайсы власть булса да начар түгел бит! Йә, ярар, сугыш башланып эшне бозды, ди. Сугышта да бит бөтен кеше үлеп калмады. Берәр ат җиктереп складка кием-салым, сабын ташырга куйган булсалар? Менә бер-ике медаль тагып бүгенге көндә «фронттан» дип авылга кайтып төшсәң? Мондый сәламәтлек белән аяк өстерәп җир йөзендә йөрүеңнән ни файда? Казан арты базарларында җир селкетеп йөргән Заһри бер надан карчыкның сүзе белән шушы хәлгә төшсен әле! Булмады, тормыш ул дигәнчә булмады. Кырык беренче елның июненнән соң барысы да кирегә китте. Булмасын иде аның бер аягы, булмасын иде аның бер кулы… Бер күзе булмасын иде. Ләкин иң кирәге – Заһрилыкның бөтен сыйфатларын үзенә җыйган бер генә нәрсәсе – йөрәге сәламәт булсын иде. Юк бит, шул иң кирәге аксый.

…Шәйхи кода, герман җирендә молотилкада эшләгәнлектән, машинаның көен тавышыннан белә иде. Тузан болыт эчендә ду-чат килеп гөрелдәтеп ындыр сукканда Шәйхи карт читтән тыңлап тора да:

– Туктатыгыз әле, – дип, барабанщикка ишарә ясый иде һәм беркем дә сизмәгән бер көйсезлекне эзләп табып рәтли иде.

Заһриның да йөрәге хәзер әнә шундый хәлдә. Әгәр чит кеше аның күкрәгенә кулын куйса, һичшиксез, йөрәкнең ватык молотилка шикелле тигезсез, ритмсыз эшләгәнен сизәр иде. Дөп-дөп-дөп! Дөп… дөп… Дөп-дөп-дөп! Дөп… дөп… Ләкин бу – молотилка түгел. Моны инде берәү дә рәтли алмаячак. Болай ук кистереп әйтүче юк, әмма Ташлытау докторы бүген аның йөрәген тикшереп карап шаккатты.

– Ерак юлга чыкма, үзеңне тыныч тот, моңа дәва шул гына, – диде. Заһри бүген генә бөтен фаҗигане аңлады…

Ләкин чыкмаган җанда өмет бар, ди. Заһри яшь вакытта авыруның нәрсә икәнен белмәде. Тегенди-мондый чир эләгә башласа, аның дәвасы билгеле иде: бер стакан аракы. Шайтанны күптән авызга алган юк. Нишләргә? Бәлки, бу ватык арбаны бераз рәтләп җибәрер ул?

Вакыт соң иде инде, капка-ишекләр ябылган, кояш батыш ягы нигәдер кызарып тора. Йә давыл чыгарга, йә яңгыр килергә тиеш иде. Менә салкын җил исеп китте, кибетче Борһан, керле халатын салып, кибет тәрәзәсен ябарга дип урамга чыкты. Ишек төбендә арык, сары йөзле Заһри тора иде. Борһанга бу кеше ничектер кызганыч булып тоелды.

– Кәеф-хәтерләр ничек, күрше? Әйдә, кереп чык эчкә таба, аннан бергә кайтырбыз, – дип, Заһрины кибеткә алып керде.

Чүлмәкләр, сүс баулар арасыннан бер шешә тартып чыгарды да кырлы стаканга мөлдерәтеп аракы салды. Заһри башта бик нык каршы торган булды.

– Кирәкми, энем Борһанетдин, гөнаһ була, безнең ише авыру кешегә килешми ул, – диде. – Теге вакытларда ярады. – Ул авыр сулап куйды. – Һәй Алла, бар иде заманалар. Гомер үтте дә китте. Теге чак исеңдәме? Уңышка ярты пот бодай алганыңны әйтәм… Ну, кызык иттең син ул чакта. Ә гомер узды. Әйе, әйе, узды…

Борһан, гадәт буенча, эш бетәр алдыннан шактый ук төшереп алган иде, сөйләшерлек кеше очравына, гомумән, шатланды. Кызып, тормышта яшәүнең мәгънәсе турындагы фәлсәфәгә кереп китте.

– Менә, пример, бүген эштән кайтышлый миңа кереп бер шофёр салып чыкты, – диде ул. – Күреп торам, кызмача бу. Тагын йөз иллене сорый. Тәк. Менә мин нишлим? Тагын йөз иллене салса исерә бу, аннан көт тә тор бер хәлне, йә ул урамдагы каз-үрдәкне сытып уза, йә үзен харап итә. Или өенә кайтып хатынын җәберли бу. Йөз иллене салган кеше азрак җәбер күрсәтәме хатынына, йөзнеме? Әлбәттә, йөзне. Менә шунда инде Борһанетдин энең йөз илле урынына йөз тирәсен бирә тегеңә. Кәнишне, акчаны йөз илледән алам. Нәкъ ул дигәнчә. Йә, нәрсә, начарлык эшлимме мин, әллә яхшылыкмы? Безнең инде синең белән алган медальләр юк, нихәл итәсең! Ә шулай да яши белергә кирәк. Менә мин үзем кырык беренчедә өч ай дигәндә әйләнеп кайттым. Анысы – минем эш. Синең кияү кайтып үлде. Анысы – аның эше. Әйе… Менә мич башыннан егылып төшүнең шулай рәте бар аның…

…Төн урталары иде инде. Заһри ишектән килеп керде дә гөрселдәп агач караватына барып егылды.

Иртәгесен йокыдан торгач, Фәгыйлә җиңги бер хәрәкәтсез яткан Заһрины күреп имәнеп китте: аның күзләре пыялаланган, авызы ачылган, ияге төшеп киткән, иреннәре сап-сары булып каткан иде.

Заһриның гәүдәсен докторлар районнан ике көннән соң гына биреп кайтардылар. Кәгазендә «Йөрәк параличыннан үлгән» дип язылган иде.

Заһрины бөтен күршеләре җыелышып җирләделәр. Күмеп кайтканда нигәдер бер кеше бер авыз сүз әйтмәде, һәркайсы сүзсез генә үз капкасына кереп китте, һәркемне әллә нинди тойгы, кайгыга охшамаган авыр тойгы баскан иде.

…Бер елдан соң Әхмәтзариф та кайтып төште. Ул өс-баш, ул кыяфәт – генералмыни! Әхмәтзарифны Ташлытау автоколоннасының шофёры «студебеккер» белән станциядән Кара Чыршыга китерде. Җәйнең матур көннәреннән берсе иде – Заһриларның капка төбенә машина килеп туктауга, халык җыелды. Авыр чемоданнарны, сумкаларны, фонарьлы велосипедны шофёр кузовтан аска биреп торды. Мундир кигән, ак ефәк перчаткалы таза сержант Әхмәтзариф аларны саклык белән генә чирәмгә куеп торды. Урамнан узып баручы берничә кыз машина янына җыелды. Болар Ташлытаудан концерт белән килгән агитбригада кызлары иде. Әхмәтзариф шофёрга кызыл утызлыкны чыгарып бирде дә саубуллашты, аннан кызлар белән сүзгә кереште. Авызына сигара капты да боҗралы, хуш исле төтен сибеп сөйләнә башлады.

– Ә мин узган ел отпроситься итә алмадым. Ишеттем, что папа үлгән. Без Потсдам янында гына тордык – особое положение. Ә авыл юлын онытканмын. Адашып йөрдек. Через Атҗабар кайтырга туры килде…

Кибеттә чират торган Фәгыйлә җиңги йөгерә-йөгерә кайтып җитте. Бер сүз әйтә алмыйча, тынына буылып, Әхмәтзарифның күн каешлы биленә сарылды да калтырап елый башлады.

Күпне күргән Фәгыйлә җиңгинең битләре җыерчыкланган, таушалган иде. Әхмәтзариф затлы кызлар барында бу хәлдән бераз гына кыенсынды һәм үзенең ялтыравыклы каешыннан әнисенең кытыршы, ярылган кулларын аерып читкә этәрде.

– Подожди, мама, өйгә кергәч поговорим, – диде. Әхмәтзариф кайткан атнада авылга тагын җиде-сигез егет кайтты.

Тормыш акрынлап үзенең кысасына кереп бара иде.

Атлар атламас инде…

Шәйхи карт сөйли торган иде: имеш, Агыйделнең бер ягында берәү чиләк ясый, икенче ягында икенче кеше шул чиләккә капкач ясый дип. Кара Чыршыда бу хәл бик күп гаиләгә туры килә иде. Әмма туры килмәгәннәргә дә Шәйхи картта халык сынамышы бар иде. Аллаһы Тәгалә, дип сөйли иде Шәйхи карт, кешеләрне парлаганда көйли-көйли, борын эченнән генә мырлап парлаган.

– Бер явызга – бер яхшы! Бер яхшыга – бер явыз! – дип көйли дә утыра икән. Ихтимал, монысына туры килүчеләр дә Кара Чыршыда аз түгелдер…

Хәер, Шәйхи картның сөйләгән әкиятләреннән тагын берсен халык хәтер түрендә саклап калган иде. Борын-борын заманда, кешеләр әле агачка, ташка табынган чорда, бер адәм аудан кайтышлый тимердән ясалган бер хикмәтле әйбер табып ала. Бу әйберне хатынына алып кайтып бирә. Хатыны бу тимерне әйләндереп-әйләндереп карый да, бер дә рәтенә төшенмәгәч, авызына каба. Калтырап торган телсыман бернәрсәсенә чиртә дә өрә башлый. Шуннан көй чыга. Баксаң – бу кубыз икән. Шуны уйнап җибәрүе була – ире шатлыгыннан бии башлый. Әнә шул заманнан бирле ирләр хатыннарның кубызларына бииләр, ди…

Шәйхи картның үлгәненә инде егерме елдан артык вакыт үткән, инде аның кабере өстендәге чардуган череп җимерелгән, ләкин сөйләгән сүзләре әле дә Кара Чыршыда яши бирә.

Алар нәселенең каберләре бер аумакта. Каберлек тирәсендә куе булып чәчәкле үлән үскән, кич белән анда чикерткәләр чурлый, чәчәкләрдән бал исе тарала… Зират янында гына клевер басуы. Кайшалып үскән клевер басуы урман полосасына кадәр тоташ диңгез булып җәелеп яткан.

Кояш батып килә иде…

Кара Чыршы урамыннан, тузан туздырып, эсселектән әлсерәгән сыерлар узды, борыннарыннан селәгәй агызып, башларын салындырган сарыклар узды – көтү кайтты. Чык төште, авылга сыер исе, сөт исе таралды, келәтләрдә сепараторлар гүелди башлады. Зират буендагы юлдан чатыр чабып килгән бер ат йөге халык күренде. Яшьләр икән. Клевер басуына таба атларын бордылар да арбадан коелып чырылдаштылар, көлделәр, тәмәке кабыздылар – ду килделәр. Егетләр җиңнәрен сызганып җибәргәннәр. Кара чалбар эченә тыгып ак күлмәк кигәннәр, кызлар кыска җиңле күлмәктән, барысының да беләгендә сәгать. Егетләрдән берсе, арба астыннан чалгы алып, клевер чаба башлады, икенчесе җәһәт кенә зират коймасын сикереп керде дә бер көлтә чәчәк җыеп чыкты. Зират тирәсе яшьләрнең шат тавышына күмелде – көянтәдәй бөгелеп очларын җиргә тидергән нәзек озын каеннар дәшмәделәр. Тып-тын калган карт наратлар дәшмәделәр. Зират үзенең бөтен тынлыгы белән әйтерсең лә бу чыркылдык яшьләрдән сорый иде:

– Юлчылар, сез кайдан киләсез?

– Без Атҗабардан киләбез!

– Юлчылар, сез кая барасыз?

– Без туйга барабыз!

Өенә кайтырга соңга калган бер козгын коңгылдап очты. Зират өстеннән кичке соңгы җилнең дулкыны узды.

– Кем өйләнде соң, балакайлар?

– Ха-ха-ха! Кара Чыршыда бүген туй була! Васфикамал Нәриманы туй ясый! Ха-ха-ха! Без ашыгабыз! Безнең бүген туйны уздырып, иртәгә Ташлытау Сабан туена барасыбыз бар! Без ашыгабыз! Син инде үзеңнең карт наратларың, көянтәдәй кәкре каеннарың белән гомер буе шулай тик торасың… Безнең яшисебез бар! Безнең бүген җырлап биисебез бар! Безнең иртәгә Сабантуйга барасыбыз бар! Ә син, картлач, гел бер урында. Син яшәүнең кызыгын белмисең, синдә тынлык… Син бүген безне тыңла…

…Туй бара. Чәчләре, сакал-мыеклары ап-ак булган Шәяхмәт почмак якта Васфикамал белән каз түшкәсе турый. Ике-өч көн инде аның ял күргәне юк: Васфикамал, өйдә туй вакытында хуҗа булырсың дип, ялгыз картны үзенә китертте. Карт тегәрҗеп белән беркеткән күзлеген борынына элгән дә тозлы каз ите турый… Бер кисәк, ике кисәк, өч кисәк. Бер ел, ике ел, өч ел… Юк, ун ел, егерме ел, утыз ел… Менә шулай, дөрес. Унарлап санасаң гына, гомерне дөрес исәпләп була. Менә бу өйне салганга ике дистәдән артык. Әйе, кырык беренчедә иде. Нәриман туганга ике дистәдән артык. Карчыгы Зәйнәбне җирләгәнгә бер дистә чамасы. Елларны шулай дистәләп исәпләргә кирәк. Гомер ит кисәге түгел. Үзенең пенсиягә чыкканына да киләсе елга унбиш ел була икән. Персональный, диделәр. Кая барсаң, почёт – бөтенесе хәлеңне сорый. Картаеп буламы? Сызланмыйсыңмы? Кәефләр ничек? Мәктәп балалары пионер сборына чакырмый калмыйлар. Сайлау вакытында һәр елны аны урналар янына утырталар. Бер сайлаучы – бер нокта, ике сайлаучы – ике нокта. Биш нокта – биш кеше тавыш биргән. Сайлау саен Шәяхмәт шуны эшли. Хәзер ревкомиссиягә дә чакырмыйлар. Анда, управлениедә, әллә ниткән тар юбкалы, югары белемле яшь кызлар исәпләү машинасын гына борып утыралар… Шәяхмәттән башка да була хәзер. Хәер, ул гына түгел, Тимерханнан башка да авыл хуҗалыгы бара икән. Аның да шул югары белеме юк иде. Тимерхан хәзер Ташлытау педучилищесында хуҗалык мөдире булып эшли. Аның да чәчләре агара башлаган. Элеккеге гайрәт, куәт кимегән. Димәк, тормышның законнары шундый, яшьлек, эш, куәт – барысы да бер вакытлык кына. Бертөрле кешеләр – бигрәк тә яшьләр – Шәяхмәттән туп-туры:

 

– Ничәдә инде син? – дип сорыйлар. Кайберәүләре, ике дә уйламыйча, ул барында «фәлән кеше үлгән, картаеп үлгән» диләр. Баксаң, ул кеше әле Шәяхмәт карттан яшь булган икән. Картлык, картлык…

Олы яктагы яшьләр кыздылар. Тәрәзәләр ачылды. Хромка гөрләде. Килен ягыннан килгән яшьләрнең берничәсе шәһәр егетләре иде. Алар чыбык тарттырып магнитофон, фотоаппарат, пластинкалар белән матавыкландылар. Җылы кичке һавага ачык тәрәзәләрдән җыр таралды:

 
Нигә яшьлек – янмагач та, көймәгәч тә,
Яшьлек уты йөрәгеңне өзмәгәч тә;
Нигә яшәү, нигә гомер, нигә хисләр –
Яшьлек гомерен сөя-сөя кичмәгәч тә.
 

Бүлмә ишегеннән Шәяхмәт олы якка күз салды. Бер якта Нәриманның дуслары – барысы да диярлек шофёрлар, тракторчылар. Кара беләкле, таза егетләр. Әнә берсе – көрәшче. Иртәгә ул Ташлытауда көрәшергә тиеш. Кызып алган – унлап кеше өчен өстәлгә әзерләп куйган балыкны тәлинкәсе белән тартып китерде дә җимереп ашап бетерде. Яшь килен, өстәл шәһәрчә булсын дип, бик тырышкан иде… Шәһәрчә булсын дип сөйли-сөйли, тост күтәрәләр. Тракторчылар телгә әллә ни оста түгел икән. Барысының да сүзләре чама белән бер тирәдә әйләнә.

– Ике яшь матурның тигез мәхәббәте өчен шушыны эчеп җибәрик…

– Өстәлгә килгән иткә керешкәнче, берәрне астына салып куйыйк…

– Тигез мәхәббәтле ике яшь матурның…

– Яшь матурлы ике тигез мәхәббәтнең…

Стенада зурайтып эшләнгән рәсемдә – Хәкимулла белән Васфикамал. Хәкимулла үз гомерендә кимәгән яхшы пиджактан. Танысаң таны, танымасаң – юк.

Ул зур күзләрен өстәл янындагы кунакларга текәгән дә әйтерсең лә аларга дәшә:

– Әй сез, безне хәтерлисезме? Дөньяда без дә бар идек. Сез – безне дәвам итүчеләр. Кайвакытта безне дә искә алыгыз, – дип әйтә кебек.

Васфикамалның гына карточкадагы киеме тормышта булганча. Чәчәкле маркизет күлмәге ияк астыннан ук түгәрәкләнеп муенын каплаган. Муенында ике рәт эре гәрәбә. Чәч юлы кыл уртадан ярылган. Киерелгән кыйгач кашлар. Яшь, чибәр. Утыз алтынчы елның җәендә яшькелт ящик күтәргән бер кеше Кара Чыршыда йөргән иде. Шул вакытта төшелгән рәсем. Теге кеше капкага корылган ак җәймәгә сөяп утырта иде дә, ящиктан чыккан бер чыбыкның башын тотып, иреннәрен кыймылдата иде. Кара Чыршы халкы моны сихер укый дип белә иде. Әнә шул кеше төшергән рәсемне Нәриман быел зурайтып эшләтте. Ә чибәр Васфикамал менә мич алдында паштет турый. Кайнатасы гына түгел, ул да картайган. Ирсез үткән тормыш аның канын киптергән. Арык иңбашлары, кара янган арык яңаклар. Ярылган куллар. Дәрт чаткысы сүнгән күзләр. Борчу, борчу. Нәриман авыр чорда туды. Кырык өченче елда, Васфикамал кырда бәрәңге алган вакытта, тәрәзә тупсасына ятып йоклап чирләде.

Васфикамал эштән кайтканда, бала телсез калган иде. Тәрәзә суыгы… Шуннан озак вакыт теле булмады. Кышлар, язлар узгач кына, җәйнең матур бер көнендә телгә килде, һич тә көтмәгәндә. Урамнан йөгереп керде дә ашка кычыткан турап яткан әнисенең тезен кочаклап, чырык-чырык көлә-көлә, бер сүз әйтте. Ахрысы, урамдагы олырак малайлар өйрәткәннәрдер. Васфикамал, шатлыгыннан ни эшләргә белмичә, аны күтәреп төп йортка йөгерде.

– Әткәй, әткәй, – дип кычкырды ул, капкадан йөгереп кергәндә, – Нәриман … дип әйтте!

Әйтергә ярамаган сүз ул көнне бөтен нәселне шатландырды.

– Нәриманның теле ачылган!

– Нәриман сөйләшә башлаган!

– Нәриман фәлән дип әйткән!

Бу хәбәр Шәяхмәтләрнең бөтен нәселе буенча йөгерде.

Аннары сугыштан соңгы авыр еллар. Васфикамал – ферма мөдире. Көн-төн эштә. Кичен соң гына кайтканда капка төбендә малае утыра. Зур солдат фуражкасы күзенә үк төшкән, борын аслары юеш, балчыкка каткан тез башлары, чебиләнгән тәпиләр. Үзенең күлмәгендә һәрвакыт әнисенең сугыш вакытындагы хезмәте өчен алган медале булыр. Нәриман ул медальне укырга кергәнче бер дә күкрәгеннән төшермәде.

…Ә хәзер Нәриман киң җилкәле бер ир булып өстәл башында басып тора. Кулында стакан. Ул эчәргә яратмый – Шәяхмәтләр нәселендә андый кеше, гомумән, булмады. Ләкин бүген ул кызган. Шатлыктан. Кыз авырлык белән эләкте. Ничә тапкыр Ташлытауга мотоцикл белән төнлә барып карады – кызның күрше егете аяк чалды. Узган ел Сабантуйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады – шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. Ә галимнәр могҗиза юк дип сөйлиләр. Ышан син аларга. Пычагымны беләләр. Бәхетле дуңгызның борын очында… азык булыр, диләр. Бәхетең генә булсын.

Узган ел совхозга бер путёвка килде – Ленинградтан чыгып китеп, Балтыйк диңгезе буенча йөрисе иде. Рабочкомда моны Нәриманга бирергә дигән карар чыгарылды. Еллык күрсәткечләр буенча, ул узган ел совхозда беренче урынны алган иде. Нәриман Ленинград турбазасында Зөлфияне күреп шаккатты. Болар Татарстаннан икәү генә иде. Шәһәрләрдә йөргәндә Нәриман экскурсоводларны җүнләп тыңлый алмады – күңелендә гел Зөлфия булды. Тик Фин култыгының бер урынында гына ул экскурсоводны йотлыгып тыңлады – сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы эстон кызы бик матур акцент белән кырык беренче елда бу тирәдә барган канлы сугышлар турында сөйләде. Нәкъ тегермән ташы төсле бер чуерташ өстенә басып экскурсоводны тыңлаганда, Нәриман үзенең учына Ташлытау кызының кулын алды. Тегесе моңа кулын кысып җавап бирде. Шуннан соң бу куллар бер-берсен ычкындырмадылар. Эстон кызы бу җирләрдә барган авыр сугышлар турында сөйләгәндә, нарат башында берөзлексез козгын очынгалады. Оча-куна коңгылдады. Бәлки, аның шул тирәдә генә оясы бардыр. Козгын, бәлки, эстон кызы сөйләгән канлы сугышларны үз күзе белән күргәндер. Козгынны бит өч йөз ел яши, диләр…

Зөлфияне Ташлытаудан алып кайтуы җиңел булмады. Моңа сәбәпләр шактый иде. Иң беренчесе – булачак кияүнең әнисен кызга яманладылар. Бөтен Кара Чыршыны дер селкетеп торган Васфикамал, диделәр. Кыз Нәриманны Ташлытауга чакырды.

– Күч тә кил, ике көн эчендә СМУга урнашырсың, – диде. Бу хәбәр ниндидер юллар белән Васфикамалга ишетелде. Тол хатынның йөрәге телгәләнде. Ярсыды. – Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк, – диде ул, тынына буылып. Бу хәбәр дә Кара Чыршы белән Ташлытау арасын ике-өч көн эчендә әйләнеп чыкты.

– Минем кешегә бирергә дип үстергән малаем юк!

Аннан – эш мәсьәләсе. Зөлфия китапханәче иде – Кара Чыршыда китапханәче урыны юк. Бөтен булган китап, бильярд, волейбол тубы, уку йорты – барысы да егерме биш тәңкәлек ниндидер чирек штат белән бер апа кулында. Ә Зөлфиянең китапханәче дигән дипломы бар. Эшсез калсаң, нихәл итәрсең?

…Васфикамал бәлеш майлый.

Васфикамал каенатасы белән кече якта стаканнарга компот сала. Бер стакан, ике стакан, өч… Узган гомер… Бер ел, ике ел, өч ел. Аның гомерен еллап санарга кирәк. Бу нигезгә чыкканына егерме ел. Бу авылга килгәненә утыз елга якын. Хәкимулла эшчән, намуслы егет иде. Аның белән узган алты ел хәзер алты көн дә күк тоелмый. Теге якта яшьләр гөж киләләр. Ник кенә берсе Хәкимулланы искә алсын. Хәер, аларның берсе дә Хәкимулланы белми. Ә кодагый туйга килмәде. Йөрәк ярасы.

– Хисмәт Миңнисасы туйга килмәгән!

– Теге вакытта Хәкимуллага килеп киткән икән ул!

Авылда шундый хәбәр йөрде.

– Хисмәт Миңнисасы кызын Нәриманга бирми икән! Аларның нәселдән килгән дошманлыклары бар икән!

Монысы кыз алып кайтыр алдыннан таралды. Йа Алла, нинди дошманлык булсын соң? Сугыш барысын да җимерде. Хәкимулла шулай итеп берәүгә дә калмады: Васфикамалга да, Миңнисага да. Миңниса да бәхетсез булып чыкты. Мануфактура кибетендә эшләгән егет шулай ук сугышта югалды. Бөтен булганы – Миңниса бер кыз баласы белән Ташлытауда ипи карточкасы алып яшәп калды. Гомер үтте дә китте. Инде шулардан соң да дошманлашып торыргамы?

Нәриман кызны алырга бер барды – булмады. Кыз әнисен рәнҗетүдән курыкты. Икенче барды – кинодан чыкканын көтеп торды да урлап диярлек алып кайтты. Беренче төнне сөйләшеп тамаклары карлыкты.

4Мөселманнар кавеме яши торган йортка сәлам.
Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?