Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Тарихның бер тармагы[118]

Буби Габдуллалары —

булды алар Аллаһ «тубы»;

Изге мәктәпне җимергәч Кушмый

шәйтаннар угы.

Ш. Бабич

I

Татар тарихында һич тә өйрәнелмәгән, кул-аяк тимәгән бер тармак бар. Ул – татар мәдрәсәләренең тарихы. Ни өчендер безнең фән эшлеклеләребез бу мөһим мәсьәләгә тукталырга вакыт тапмыйлар. Хәлбуки, татар мәдрәсәләре, үзләрендә күп санлы укымышлы яшьләр туплаган уку йортлары буларак, татарлар арасындагы иҗтимагый фикер үсешендә билгеле бер роль уйнадылар. Ә 1905 елгы хөррият дулкыннары мәдрәсә стеналарына үтеп кергәч, аларда демократик хәрәкәт тә урын алды, шәкертләрнең яшерен оешмалары төзелде, җилем басмада листовкалар таратылды. 1905 елның октябрь көннәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре, эшчеләр, университет студентлары белән берлектә, халык милициясендә катнаштылар. Үзләрен турыдан-туры «Татар яшь социал-демократлар комитеты» дип атаучы шәкерт оешмалары да булды. «1905 елда татар яшьләре хәрәкәтенең 90 проценты мәдрәсәләр тирәсендә, иске кадим, феодалчылык нигезендә булган муллаларга, байларга, байгураларга каршы көрәш рәвешендә булды, – дип язды Г. Ибраһимов 1924 елда. – Болар тышкы яктан үзләрен социализмга буйыйлар… Шулай дип ышаналар иде. Дөресе – болар феодализм идеологиясенә каршы кузгалган татар буржуазия гаскәренең бер бүлеге, заманның йогынтысы буенча кызыл байрак күтәргән вак буржуа социализмы белән сугарылган бер төркеме иде»[119].

Кадимчелеккә, патшаның кара реакциясенә каршы көрәштә зур роль уйнаган белем учакларыннан берсе «Буби» мәдрәсәсе иде. Бу мәкаләдә «Буби» мәдрәсәсенең кадимчелеккә каршы көрәше һәм шул өлкәдә патша реакциясе белән бәрелешүенә кагылышлы хәлләр турында сөйләнә.

Буби вакыйгасы унынчы еллар матбугатында бик еш телгә алына иде, һәм Әгерҗе янындагы кечкенә генә бу татар авылы заманында татар иҗтимагый фикер тарихында метеор кебек ялтырап алган иде. Бубилар хәрәкәте башлыча татарларның күзен ачу, аларны тәрәккый иттерү мәсьәләсенә бәйле булды, һәм Бубилар алып барган мәгърифәтчелек хәрәкәте ике фронтка – татар кадимчеләренә һәм рус царизмының азчылык милләтләрнең аңын томалау политикасына каршы көрәш фронтларына аерылды. Ахырдан ике дошман, берләшеп, бу хәрәкәткә һөҗүм иттеләр һәм «Буби» мәдрәсәсен тар-мар китерделәр.

«Буби» мәдрәсәсенең тарихы турыдан-туры ХХ йөз башы татар әдәбиятының барышына килеп кагыла. Бу мәдрәсәгә белем алырга М. Гафури килгән; монда шагыйрь Нәҗип Думави укыткан. Мәдрәсәдә белем алган Җамал Вәлиди татарның күренекле әдәби тәнкыйтьчесе булып киткән; монда укыган Дауд Гобәйди – үз заманында, үз төбәгендә мәгълүм шагыйрь. Ниһаять, Буби вакыйгалары Ф. Әмирхан, Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Бабич кебек язучыларның әсәрләрендә, публицистикасында чагылыш тапканнар, биографияләренә тегеләйме-болаймы кагылганнар. Тагын бер кызыклы факт: тәртипле, расписаниеле «Буби» мәдрәсәсендә барлыгы ике тапкыр дәрес өзгәннәр: бу – Лев Толстой һәм Г. Тукай үлүе хакындагы хәбәрләрнең мәдрәсәгә килеп җиткән көннәрдә. Ә инде татар прогрессив әдәбиятының дошманы – Ишми ишан…

II

Хәер, тарихның үзенә керик. «Буби» мәдрәсәсенең ничәнче елда салынып шәкертләр җыюын төгәл әйтүе кыен. Шулай да безнең кулда моңа кагылышлы бер-ике документ бар. Р. Фәхреддиневнең «Асар» дигән хезмәтендә (дүртенче китап) Уфа янындагы Каршин Шәриф авылы ахуны Габделкадир ибне Сөләйманның хаты китерелә. Бу хат ахун тарафыннан аның улы Габделәгъләмгә – Бубыйдагы дамелла Габделкәрим хәзрәт мәдрәсәсенең шәкертенә адресланган. «Укымак, язмакдан гайре һич шәй илә иштигалең улмасын»[120], – дип яза карт үзенең улына. Хатның датасы – 1817 ел, 10 апрель.

Казан университеты китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә «Буби» мәдрәсәсенең мөдәррисе Габдулланың дүрттомлык кулъязмасы саклана. Мөдәрриснең язуына караганда, дамелла Габделкәримгә кадәр «Буби» да бер-бер артлы ике имам булган. Аның фикеренчә, «Буби» мәдрәсәсе шул имамнарның беренчесе заманында эшли башлаган.

Димәк, мәдрәсәнең 200 елга якын тарихы бар.

Бубый авылының төп халкы марилар булган. Ләкин ХVIII гасырда монда Казан артыннан татарлар күчеп килә башлыйлар. Мәсәлән, иң беренче булып бу авылга 1730 елда Балтач ягындагы Карадуган авылыннан Габдулла һәм Сөләйман исемле кешеләр күчеп утыралар. 1905 елга исә, авылда 3–4 кенә мари гаиләсе калып, алар да соңыннан мөселманлыкка күчәләр.

Габдулла һәм Гобәйдулла – Бубый авылы мәдрәсәсенең җитәкчеләре һәм рухи юлбашчылары. Алар – карт мөдәррис Габделгалләм уллары. Габдулланың 1871 елда туганлыгы билгеле. Үзенең әтисе кулында белем алгач, ул төрек һәм гарәп телендә дин фәлсәфәсен өйрәнә. Бигрәк тә төрек галимнәре Әхмәт Мидхәт, Каһирә профессоры Мөхәммәд Габдух әсәрләрен укый. 1905–1906 елларда Төркиядә, Гарәбстанда уку-укыту эшләрен өйрәнеп йөри, бер ел чамасы Бәйрут шәһәрендә яши. Көнчыгыш илләреннән ул татар мәдрәсәләрен, үзгәртеп, схоластикадан азат итәргә кирәк дигән фикер белән кайта. Гобәйдулла Буби исә Константинопольдә гимназия тәмамлый.

Чит ил мәктәпләрендә белем алган мөгаллимнәр үзләренең әтиләреннән калган мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешәләр. Дөрес, «Буби» мәдрәсәсе электән үк зур уку йортларыннан исәпләнеп килгән. Авылның ике елгасы уртасындагы атау сыман җиргә рәт-рәт булып зур агач биналар тезелеп киткәннәр. Болар читтән караганда зур бер хуҗалыкны, барыннан да бигрәк, земство больницасын хәтерләткәннәр. ХIХ гасыр башында ук инде бу мәдрәсәнең күп шәкертле уку йорты икәнлеге мәгълүм. Ә XX гасыр башында Гобәйдулла һәм Габдулла мөгаллимнәр үзләре дәреслекләр чыгара башлагач, мәдрәсәнең абруе бик нык үсә. «Заманында үзенең яңалыгы, тәрбия ысулларының куелышы ягыннан алгы сафта торган мәктәбе белән, – дип яза Г. Мансуров, – ул үз янына эчке Россия, Төркестан, Кыргызстан өлкәләренең һәр почмагыннан укырга, мәдәнияткә, яңалыкка сусаган күп кешеләрне җыйган иде. Мәгънәсез тормышларын ташлап килгән, гыйлемгә сусаган егетләргә «Буби» мәктәбе вакытына күрә тулы аң-фикер биреп чыгарырга тырыша, шул максат белән фән, телләр укыла, хөр тәрбия бирергә, белем һәм иҗтимагый тормыш белән укучыларның үзләрен зәвыкландырырга тырышалар иде»[121].

Гобәйдулла Буби биш-ун ел эчендә бик күп төрле дәреслекләр бастырып чыгара[122]. Алар арасында «Кавагыйде төркия» (төрки телләре грамматикасы), «Кечек җәгърәфия» (ибтидаи мәктәпләр өчен), «Җәгърәфия» (рөшди мәктәпләр өчен), «Кыйраәт төрки» (уку китабы), «Кыйраәт фәния» (физика) һәм башка китаплар бар. Гобәйдулла Буби тарафыннан дин гыйлеме буенча да күп кенә китаплар чыгарыла. Ләкин ул китапларда әле фән белән дин бер-берсенә каршы килеп буталып беткәннәр. Мәсәлән, автор «Кыйраәт төрки» китабында «җир карбыз кеби түгәрәктер, әйләнеп торадыр» ди, ләкин аны Алла яраткан, ди. Ә «Кыйраәт фәния» (физика) китабында исә дин янына Уатт машинасын, Архимед законын, хәтта атом турында төшенчәне дә кертә!

Габдулла Бубиның исә күпчелек хезмәтләре – дини-фәлсәфи китаплар. Аның дин кануннарын аңлатып язган дәреслекләре дә бар. Болар – «Фәраиз» (үлгән кеше мөлкәтен бүлү хакындагы китап, 1898 елда басыла), «Тәрәкъкие фенүн» (дингә өндәүче китап, 1902 елда басыла) һ. б. Гарәп грамматикасы буенча да бер дәреслеге чыга («Сарыф гарәби», 1910 ел). Ләкин Габдулла Буби эшчәнлегенең төп сыйфаты башка хезмәтләрендә күренә. Укыту эшендә яңа ысулчы буларак, ул ислам диненең катлаулы, бәхәсле, аңлаешсыз һәм каршылыклы кануннарын яңа заманга яраклаштырырга тырыша һәм фән белән диннең үзара килешеп яшәү гармониясен табарга омтыла. Аның шундый карашлары, мәсәлән, «Татарча хөтбә уку дөресме?» дигән китабында күзгә чалыналар.

Билгеле булганча, ислам диненең бөтен кануннары гарәпчә язылганнар, һәм муллалар, хатиплар халыкка шул кеше аңламый торган телдә сөйләргә тиеш булганнар. Яңа ысулчылар әнә шуңа каршы чыгалар. Габдулла Буби да бу китабында, гарәп телендә хөтбә укуны үзгәртеп корырга, халыкка үз телендә аңлатып сөйләргә кирәк, халык алдына чыгып, үзең дә белмәгән хөтбәне гарәпчә, попугай кебек кабатлаудан мәгънә юк, ди. Күренеп тора: бу – дини реформаторлык, шуннан да ары түгел. Шундый ук реформаторлык аның «Заманы иҗтиһад мөнкарыйзме, түгелме?» («Тырышлык заманы үткәнме, юкмы?») дигән китабында да төп урынны алып тора. «Тәгаддед зәүҗәтә хифзы сихәтә тәтбыйкъ» (1901 ел, «Күп хатын белән торуның гигиенага мөнәсәбәте») дигән китабында Габдулла Буби, кайбер медицина әһелләренең сүзләренә таянып, күпхатынлылыкны яклый.

 

Гомумән, аның хезмәтләрендә каршылыклы фикерләр байтак кына. Мөселман дөньясында иң зур тавыш куптарган китабы «Хәкыйкать» дип атала. Бу китап сигез кисәктән торып, тугызынчысы, мәдрәсәне тар-мар итү сәбәпле, дөньяга чыкмыйча кала. «Хәкыйкать» – Коръән аятьләре турындагы китап. Бу хезмәтендә дә Габдулла Буби, ислам динен җирле шартларга яраштырып, аны гадиләштерергә омтыла. Дөресрәге, кадимчеләргә һөҗүм итә һәм дингә реформа ясарга тәкъдим кертә. Менә бер генә мисал китерик. Шәригать мөлкәтле кешеләргә ел саен үз байлыгының кырыктан берен фәкыйрьләр файдасына бирергә куша. Бу зәкят дип атала. Кадимчелек заманында исә бу зәкятне фәкыйрьләр кулына түгел, бәлки динчеләр кулына бирүне гадәткә керткәннәр. «Хәкыйкать» тә Г. Буби зәкятне аерым җәмгыятькә җыюның кирәклеген әйтә. Аның фикеренчә, зәкят хисабына мәктәпләр, мәдрәсәләр, мәчетләр салынырга, приютлар ачылырга, бөтен ярлыларга шул фондтан ярдәм бирелергә тиеш. Зәкятне ул ислам диненең иң ышанычлы институты дип исәпли һәм бөтен экономик кыенлыкларны шуның белән җиңеп чыгарга уйлый[123].

Әнә шул юл белән ук зур байлар һәм фәкыйрьләр арасындагы «кайчы» ны бетерергә мөмкин дип саный. «Кайчы» беткәч, аныңча, сыйнфый каршылыклар да бетәргә, һич югы, кимергә тиеш. Шул ук вакытта ул муллаларның «хәйләи шәргыя» сенә дә каршы чыга. Әйтик, байның еллык доходы 40 мең сум булса, ул аның мең сумын зәкяткә чыгарырга тиеш. Ләкин бай, үзе теләп, ничек мең сумны фәкыйрьләргә өләшсен! Бай белән дин башлыгы арасында мондый хәйлә эшләнә: бай мең сумны зәкят итеп муллага бирә. Мулла исә аның йөз сумын алып кала да калган 900 сумын байга «бүләк итә». Мең сум мулланың үзенеке, һәм ул аны «бүләк итәргә» хокуклы. Яки шулай да була: мулла – бай кеше, аңа зәкят алырга ярамый. Ләкин аның хатыны милек хуҗасы түгел. Зәкят аның хатынына – «ярлы кешегә» бирелә. Бу «хәйләи шәргыя» дип атала. Мондый вариацияне Г. Буби мошенниклык дип атый һәм Алланы алдап булмый, ди.

«Хәкыйкать» тә ишанчылык та каты тәнкыйтькә очрый. «Хәкыйкать» турында Җ. Вәлиди болай дип язды: «Иске голәмәнең авторитетын югалтуда, иске мәдрәсәләрне туздыруда моның кадәр зур роль уйнаган әсәр бар микән?»[124]

Г. Бубиның дини карашлары «Галия» мәдрәсәсенең җитәкчесе Зыя Кәмали карашлары белән бик охшаш. Алар икесе дә заман таләпләренә – культура һәм прогресска – ислам динен яраклаштырырга уйладылар, һәр ике мәдрәсәдә Коръән аятьләренә һич көтелмәгән яңа, дөньяви мәгънәләр бирделәр һәм «Ислам – үзе культура» дип чыктылар. Бу – мөселманнар арасында яңалык иде, һәм заманында бу яңалык күп кенә бәхәсләр китереп чыгарды. Күпләр бу реформага иярделәр. Мәсәлән, дин галиме Шакирҗан Хәмиди хәдистән «театр сәнгате дөрес» дигән мәгънә табып ала һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең шушы әһәмиятле сүзен мең ел буена яшереп яткырган динчеләргә ачу белдерә. Җ. Вәлидинең әйтүенчә, Г. Буби һәм З. Кәмали көн кадагына сугып баручы публицистлар буларак танылалар.

III

«Буби» мәдрәсәсенең укыту программасы шул чор мәдрәсәләре арасында, ихтимал, иң үзенчәлеклеседер. Г. Буби, ел саен Мәкәрҗә, Минзәлә ярминкәләренә барып, мәдрәсә файдасына татар байларыннан шактый акча җыя. Ул байлар арасында милләткә хезмәт итү кирәклеге турында ялкынлы чыгышлар ясый, үгет-нәсыйхәт сөйли. Җ. Вәлиди аның турында: «Җанлы, үткен, ялкынлы кеше иде, – дип язды. – Адымнарын тәрәддөдсез атлый, фикерен ачык, кискен йөртә, аның табигатендәге тизлек вә кискенлекне һәр эшендә сизеп була иде»[125]. Мәкәрҗәдәге бер чыгышында ул, мәсәлән, милләтне тәрәккый иттерү өчен кан белән, җан белән тырышырга дип, нотык сөйли. Мәдрәсәнең даны тарала, Россиянең бөтен почмакларыннан монда шәкертләр агылалар. 1910 елда ул, Мөхәммәтҗан хаҗи дигән байны күндереп, аның акчасына 8 класслы тагын бер мәктәп салдыра. Мөгаллимнәрнең белемен камилләштерү өчен курслар да ачтыра. Мәсәлән, 1910 елгы җәйге курсларда монда 84 мөгаллим белемен күтәрә. Мәктәптә география, химия һәм фән галәмәтләре буенча аерым кабинетлар ачыла. Курстагы мөгаллимнәр белән берлектә, Г. Буби җитәкчелегендә программа төзелә һәм кабул ителә. Мәктәпнең башлангыч дүрт сыйныфында (ибтидаи) җәгърәфия, рус теле, мәгълүмате шифаһия (сөйләү теле), хөсне хат (матур язу), рәсем, төрки теле, хифзы (гигиена), дин гыйлеме, хисап (гамәле әрбагы – дүрт гамәл белән счёт салу, кәсердән мохтасар мәгълүмат, гади һәм унарлы вакланмалар), тарихыл әнбия (пәйгамбәрләр тарихы), гасырелсәгадәт (пәйгамбәрләр заманы тарихы) укытыла. Югары классларда исә фәннәр тагын да катлаулана. Монда да дин гыйлеме – тарихы ислам, хәдис, тәфсир өйрәтелә. Ләкин сәгатьләр челтәрендә зур урынны рус теле алып тора. Рус лисаны атнага уникешәр сәгать (1–5 классларда) укытыла. Югары классларда ысулы фикһе (юриспруденция), гарәпчә сарыф (морфология), гарәпчә нәхү (синтаксис), төрки әдәбият, гомуми тарих, гакаид (теология), тарихы табигыйя (табигать белеме), хикмәте табигыйя (физика), кимия (химия), мөсәлләсәт (тригонометрия), нәбатәт (ботаника), җәбер (алгебра), һәндәсә (геометрия), хәйванат (зоология), астрономия, хисап, хифзы сыйххәт (медицина белеме), гыйльме әхлак (этика), гыйльме сәрвәт (экономика), рәсем, хөсне хат, гыйльме әшъя (физиканың икенче кисәге), педагогика, мантыйк (логика), француз теле һ. б. фәннәр укытыла. Алгебра 5 нче класстан, француз теле 6 нчыдан кертелә. Француз теле – атнага 1–2 сәгать, астрономия атнага 2 сәгать укытыла. Атналык нагрузка – 1–3 классларда 30 сәгать, югары классларда – практик сәгатьләрдән тыш, 28 сәгать.

«Буби» мәдрәсәсендә математика укыту бик көчле куелган була. Хәтта Гаяз Максудов дигән бер шәкерт, Мактау грамотасы белән мәдрәсәнең 6 классын тәмамлагач, Салоникидагы (хәзерге Грециядә) урта мәктәпкә имтихан биреп керә. Имтихан алучылар Максудов биргән җавапларның тирәнлегенә хәйран калалар һәм аны бер класска сикертеп кабул итәргә мөмкин дигән нәтиҗәгә киләләр. Ләкин Максудов бу тәкъдимнән баш тарта һәм 7 нче класска кереп укый. Октябрь революциясеннән соң Гаяз Максудов Казан университетының физика-математика факультетында укытучылык итә һәм «физика-математика фәннәре доценты» дигән гыйльми исем ала. Матбугатта язылуына караганда, Габдулла Буби үзе дә төннәр буена бүлмәсендә математика буенча мәсьәләләр чишеп утыра торган булган. Төмәнле Әюп Мәрсәлимов та, «Буби» дан киткәч, Истанбул мәктәбенә барып, белемен дәвам иттерә. Бу фактлар татар авылындагы бер мәдрәсәнең Истанбул, Салоники кебек шәһәрләрдәге мәктәпләр белән бер дәрәҗәдә торганлыгын раслыйлар. Әнә шундый киң планда дөньяви белем бирү өстенә, «Буби» мәдрәсәсе башка мәдрәсәләрдән үзенең хөрлеге, дөньявилыгы белән аерылып тора. Язучы, журналист Ф. Кәрими: «Буби» шәкертләре дөньяга туп-туры карыйлар, аякларын җиргә нык басып йөриләр», – дип язды[126].

IV

Ләкин «Буби» мәдрәсәсенең әнә шундый дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Бу хәл – «инородец», «тузем» халыклар булып исәпләнгән татарларның күзе ачылу дигән сүз бит! Татар баласы… һәм астрономия, француз теле, физика… Патша жандармериясе, карагруһ миссионерлар моңа чик куярга булалар. Шуның өстенә ишаннар, аларның мөритләре, татарның кадимче кара байлары да күптәннән «Буби» мәдрәсәсенә теш кайрап киләләр. Чөнки «Буби» мәдрәсәсендә барган дөньявилык кадимчеләргә дә суга. Һәм кадимчеләр, рус миссионерлары, карагруһ клерикаллар, патша жандармериясе белән берләшеп, һөҗүм ясарга җыеналар.

Миссионерлар татарларның аз гына алга атлаган һәрбер адымында Төркиягә кушылырга омтылу тенденциясен эзлиләр. Реакцион «Казанский телеграф» газетасы татарлардан шикләнгән, аларны мәсхәрә иткән мәкаләләр урнаштыра. Матбугатта «Татарлар Төрек флотына иганә җыялар» дигән уйдырма хәбәр таратыла, һәм бу хәбәр жандармериянең болай да котырынган утына май сибә. Менә шундый катлаулы шартларда «Буби» мәдрәсәсе жандармериянең игътибарын үзенә тарта. Ул арада Мамадыш, Вятка якларында, Төрек флотына иганә җыюда гаепләнеп, муллалар, мөгаллимнәр кулга алына башлый. Ләкин ахырдан бу хәбәр расланмый.

1910 елның 15 августында Вятка губернаторы Камышанский үзенең свитасы белән мәдрәсәгә килеп төшә. Аның свитасында земский начальник, земский доктор, исправник, мәгариф инспекторы һәм башка чиновниклар була. Камышанский башта кызлар мәдрәсәсенә керә. (Мәдрәсәнең җитәкчесе – Бубиларның сеңлесе Мөхлисә Буби.) Губернатор Габдулла мөдәрриснең кызы Галиягә русча эндәшә – теге бала бик әйбәт җавап бирә. Русча укытып карый – әйбәт. Губернатор хәйран кала. Ирләр мәдрәсәсенә кергәч, бер шәкертне туктатып, русча сынап карый (бу – каникул вакыты). Очраклы рәвештә русчаны бик яхшы белгән шәкерт туры килә, һәм губернаторның гаҗәпләнүе арта. Классларда йөргән чагында губернатор Николай II нең портреты юклыгын сизә һәм сәбәбен сорый. Габдулла Буби: «Җәй көне булганлыктан алып куйдык», – дигәч, губернаторның кәефе китә. Ләкин инспектор һәм земский начальник: «Юк, юк, Габдулла андый кеше түгел, патша хәзрәтләренең рәсеме һәрвакыт стенада була иде», – дип, аны тынычландыралар. Ахырдан губернаторның ни сәбәптән килгәнлеге мәгълүм була: «Буби» мөдәррисләре аерым урыннарда лекцияләр укыйлар», – дип, донос ясалган икән. «Мәдрәсәдән башка җирдә бернәрсә дә сөйләмәгез, – ди Камышанский. – Сак булыгыз, хөкүмәт хилафында эш күрмәгез, югыйсә мин сезне 24 сәгать эчендә «Буби» дан кудыртырмын», – ди. Шулай да Камышанский Г. Бубины мәдрәсә эчендә лекция сөйләүдән тыймый. Ә бу мәдрәсә эчендәге җыелышларда күп нәрсә сөйләнә. Г. Мансуров бу турыда болай дип язды: «Буби» мәктәбе үзенең атна саен ясалган җыелышлары, бу җыелышларда вакытына күрә сәяси нотыклары белән (кара истибдадка каршы) шәкертләрнең фикерен ачуда күп хезмәт итте»[127].

Губернаторның визиты әзерләнеп яткан трагедиядән хәбәр бирүче сигнал була.

V

1910 елның җәендә Буби, Оренбург («Хөсәения») мәдрәсәләренә «Төрек йорты» журналының актив язучысы, панисламист татар Хәлим Сабиттан хатлар килә. Хәлим Сабит татар мәдрәсәләреннән аерым шәкертләрне Истанбулга укырга җибәрү мөмкинлеге турында яза, һәм шул хаттан соң «Буби» дан Гаяз Максудовны Төркиягә җибәрәләр. «Буби» мәдрәсәсенең Төркия белән мондый бәйләнеше жандармериягә билгеле була. Шуның өстенә «Буби» мәдрәсәсендә Төркия гражданины Фәйзулла Мөхәммәт укыта. 1910 елда паспортының срогы тулганлыктан, ул Ватанына кайтып китә.

Г. Буби, Төркия гражданины белән аралашып, мәдрәсәнең язмышын куркыныч астына куйганлыгын аңлый һәм Ф. Мөхәммәткә кабат килмәскә тәкъдим итә. Төрек гражданины «Буби» дан китүгә, аның күптәннән инде күзәтү астында йөргәнлеге билгеле була. Г. Буби аңа, килмәскә кушып, хат та яза. Ләкин Г. Максудовтан: «Мөхәммәт Фәйзулла әфәнде Бубыйга китте», – дип, хат килеп төшә. Г. Буби Истанбулга телеграмма суга һәм мөгаллимне кабат кисәтә. Ләкин мөгаллим инде юлга чыккан була, һәм Әгерҗедә, Бубыйда һ. б. урыннарда «Истанбул профессоры» н жандармнар өч көн буе көтеп яталар. «Истанбул профессоры» исә Казанда тукталып ята һәм 1910 елның 9 ноябрендә Бубыйга килеп төшә. Мәдрәсә җитәкчеләре аңа сәгатьләр бирмәскә булалар, ләкин мәдрәсә шәкертләре моны сизеп тавыш чыгаралар һәм, сәяси ягын күз алдына китермәстән, М. Фәйзулланы мәдрәсәдә калдыруны таләп итәләр. Бу хәл исә мәдрәсәнең язмышын хәвеф алдына куя.

 

Ләкин Бубиларның дошманнары жандармерия генә түгел әле. Дошман мөселманнарның үз арасында да бар. Шуларның иң зәһәре – Түнтәр авылы ишаны Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов (Ишми ишан). Аның ни өчен «Буби» мәдрәсәсенә дошман икәнлеге бик гади мәсьәләгә кайтып кала: Түнтәр – Вятка ягында. «Буби» мәдрәсәсе дә шунда. «Буби» мәдрәсәсенең, татарларга дөньяви фәннәр укытып, кадимчелеккә каршы көрәш алып баруларына, әлбәттә, кадимче карт тыныч карап ята алмый. Вятка ягы аның даирәсендә бит! Ишми дә ялгыз түгел. Аның ягында Казанның һәм Казан артының буржуалашкан эре алпавыты Габдрахман Ишморатов тора.

Кара фикерле Ишминең демократик әдәбият вәкилләре Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Бабич һ. б. тарафыннан ничек тәнкыйть ителгәне мәгълүм нәрсә. Ишминең кара эше либераль-буржуаз газеталар тарафыннан да кискен рәвештә тәнкыйтьләнә, «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, аны «фикере чуалчык, көнче вә кире беткән бер карт» дип яза. Ишми ишан, ди, газета, «мания величия белән авырый… ул мәшһүр бер кеше булуны күптән телидер». Газета аның «Ш. Мәрҗанигә каршы да көрәшеп маташканын» искә ала. Ишморатов байга да газетада өлеш чыга. Газета бер фельетонында Г. Ишморатов авызыннан мондый сүзләр әйттерә: «Ишмөхәммәт хәзрәт өшкергән тоз җәмигъ авыруга шифадыр»[128]. Ишми ишанның китаплары, диелә газетада, Ишморатов хисабына бастырыла. «Йолдыз» көлеп болай ди: «Мизан» китабын Ишми имзасыз гына бастырган. Г. Ишморатов кибетендә кадим кыяфәтле кешегә буш бирәләр». Мәкаләнең ахырында Ишмигә «дивана карт» дигән исем бирелә[129].

Ишминең иң зур дошманы – яңа ысул белән укыту. Бу хәл аның күз алдында Вятка ягы татарларының аңын үстерә, аның саен үрмәкүчнең пәрәвезләре өзелә бара. Моңа чик куярга теләп, тискәре карт яңа ысул белән укыту турында бер пасквиль яза һәм аны, русчага тәрҗемә иттереп, патша чиновникларына җибәрә. (Китапның исеме – «Ишарәтелмәрам ила мафи икамәтил борһан».) Анда болай диелгән була: «…ысул җәдидәнең (яңа методның. – М. М.) аслы дәгъваи истикълал вә хөкемгә карышудан гыйбарәт… Боларның дәгъвәи истикълаллары «Гомумроссия мөселманнарының 3 нче нәдвәләре» дигән рисаләләреннән һәм Российский социал-демократический рабочий партия комитетларының прокламациясеннән мәгълүмдер». Кадимче надан карт әнә нинди сүзләр белән уйный. Газеталардагы революцион фикердән курыккан карт болай ди: «Гәзитләргә шулкадәр хәясыз кабахәт бөһтаннар язуларында да ысул җәдидә әрбабының асыл мәзһәбләре студентлар кеби хакимләргә вә канун низамга карышудан гыйбарәт икәне мәһфум буладыр». Кирәк булганда кадимче патша суды белән дә аралаша. Үзе турында тәнкыйть мәкаләсе урнаштырган өчен ул, мәсәлән, «Әхбар» газетасының редакторы белән судлаша һ. б.

Бубилар үзләренең эшчәнлегендә әнә шундый мәкерле дошман белән бәрелешәләр. 1910 елның көзендә Бубыйның кара бае Әхмәт хаҗи Ишми ишанны кунакка алдыра. Мәҗлескә кадимче Әфтах мулла һәм Габдулла Буби чакырыла. Гомере буе «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады, – дип яза Г. Буби үзенең мемуарында. – Ләкин минем шәйтаным аның шәйтанына галиб килде, ничек итсә иттем, мин талашмадым, бәлки Ишми ишан белән аны талаштырдым. Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды»[130]. Икенче көнне Ишми мәдрәсәгә килә. Мәдрәсәнең тышкы кыяфәтен, хуҗалыгын, андагы тәртипне күреп, Ишми гаҗәпләнә: бу бер дә теге мөһмаләт чәйнәп шәкерт гомерен черетә торган иске мәдрәсәләргә охшамаган. Ул Габдуллага болай ди:

– Мәхдүм! Сезнең мәдрәсәгез бик спай. Юлыгыз һәм яхшы. Ләкин сез кешеләрне котыртасыз. Кешеләр, сезгә ияреп, эздән чыгалар бит. Бу эшегездән туктагыз…

Мөдәррис аңа, мәдрәсә эченә кереп, шәкертләрнең нәрсә укыганнарын карарга тәкъдим итә. «Әгәр берәр хилаф нәрсә укысалар, мин ташламага әзер», – ди ул. Тискәре карт мәдрәсә эченә керми. «Беләм, мин беләм, ди. Әгәр мин әйткән белән бу эшегезне ташламасагыз, башка төрле юл белән ташларсыз», – ди һәм китеп бара. Бу сүзләрнең мәгънәсен Г. Буби бераздан аңлый. 1910 елның декабрендә Габдулла Буби, гадәттәгечә, мәдрәсә файдасына татар байларыннан вәкыф җыю өчен, Минзәлә ярминкәсенә килә. Шунда аңа Казан бае Садыйк Галикәевнең вәкиле ниндидер язмыш белән үз кулына килеп кергән бер язу күрсәтә. Бу – Ишми ишанның Вятка жандарм управлениесенә язган доносы була. Ишан анда: «Бубилар Төркия флотына иганә җыялар, мәктәптә хөкүмәткә каршы котырталар, Россия мөселманнарын берләштереп, Төркия химаясе астында татар хөкүмәте ясарга телиләр», – дип язган. Ишминең Әгерҗе ягына нинди максат белән килгәнлеге мәгълүм була. Шундый ук эчтәлекле доносны Әхмәт хаҗи да җибәрә. Инде жандармериядән шәфкать көтәргә ярамый иде. Җ. Вәлиди бу көннәрдә мәдрәсәдә назирләрдән коридор дежурныйлары куелуы һәм, жандармнар һөҗүме була калса, «шөбһәле мөгаллимнәргә» хәбәр итү бурычы аларга йөкләнгәнлеге турында яза.[131]

«Дәһшәтле бозлар явачагы мәгълүм булды», – дип яза Г. Буби үзенең көндәлек дәфтәренә.

VI

«Буби» хәлләренә мөнәсәбәттә татарлар икегә (кадимчеләр һәм Буби тарафдарларына) аерылган кебек, рус җәмәгатьчелеге дә икегә аерыла. Рус чиркәвенең Казандагы Святой Гурий җәмгыяте, миссионер Е. Малов, «Казанский телеграф» газетасы, Петербургта рус миссионерлары «Буби» мәдрәсәсендә «Россиягә, рус милләтенә каршы эш алып барыла, панисламизм идеясе таратыла», – дип шау-шу килгән бервакытта, рус җәмәгатьчелегенең бертөрлесе бөтенләе белән Бубилар ягында була. Мәсәлән, 1911 елның 29 гыйнварында «Буби» мәдрәсәсенә погром ясау өчен отряд җибәрелгәч, бу турыда Бубиларга алдан хәбәр итүче кеше Атабай авылыннан Степан Кривоногов дигән рус була. Шуңа күрә төнлә белән «кинәттән» чорналып алыну мәдрәсә мөгаллимнәрен гаҗәпкә калдырмый һәм шактый нәрсә алдан яшерелә. Мәсәлән, «Буби» мәдрәсәсендә кулъязма әсәрләрне басып тарату өчен бер гектограф булган. Монда кадимчеләрне, патша чиновникларының кара эшен тәнкыйть иткән листовкалар басылып килгән. Гектографта Сәлимов дигән шәкерт эшләгән. Үзешчән сәнгать коллективы мәдрәсә эчендә еш кына сәхнә әсәрләре куйган, әсәрләрнең күбесе цензурадан үткәрелмәгән кулъязма хәлендә булган. Болар барысы да тиешле урыннарга яшерелгәч һәм байтак кәгазьләр яндырылгач, мөгаллимнәр, төн йокламый, «кунаклар» көтәләр. 29 ыннан 30 ына каршы төндә мәдрәсә ишегалдына атка атланган, кылычлы йөзләп стражник, алар белән җиде становой пристав, исправник һәм жандармский ротмистр килеп керәләр, һәр мөгаллимне үз бүлмәсенә биклиләр, сак астына алалар һәм тентү башлана.

Тентү… өч тәүлек дәвам итә. Өч көн эчендә отряд күрше-тирә авыллардан элек «Буби» шәкертләре булган муллаларны, мөгаллимнәрне җыя, аларның өйләрендә тентү ясый. Мәдрәсә мөгаллимнәрен, күрше авыллардан 6–7 яшь җәдидче мулланы, бөтен китаплары белән төяп, Сарапул төрмәсенә озаталар.

Бубилардан жандарм офицерлары ришвәт көтәләр, моны төрлечә аңлатып та карыйлар, ләкин мөдәррисләр аңа бармыйлар. Ришвәт бирү үзеңнең өстеңә гаеп алу дигән сүз булыр иде. Ахырдан, китаплары белән төяп, аларны да Сарапулга озаталар. Охранка машинасы оста эшли, «Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан бик күп шәкертләрнең исемлеге әллә кайчан исәпкә алынган була. Һәм шул көннәрдә Россиянең төрле почмакларында тентүләр ясала. Мәсәлән, элеккеге «Буби» шәкерте Җ. Вәлидинең Оренбургтагы квартирасына 11 февраль төнендә жандарм офицерлары килеп керәләр һәм «панисламизм» китаплары эзлиләр»[132] һ. б.

«Буби» мәдрәсәсен тәмамлап чыккан, Сарапул өязе Бәйкә авылы укытучысы Харис Саймановның өендә 1911 елның 29 гыйнвар төнендә тентү ясала. Жандармнар аның кәгазьләре арасында «Мөселманнар… бер-беренә ярдәм итәргә тиешләр» дигән сүз табып, төрмәгә ябып куялар. Төрмәдә ул ун ай ята. Ахырдан прокурор: «Бу сүзләр өчен генә ябып булмый», – дип, аны чыгарта. Ләкин ул указсыз кала[133]. «Буби» вакыйгасы уңае белән төрмәләр тула. Бик күп татар китапханәләре ябыла. Ләкин китапханәләрдә һәм аерым кешеләрдә «панисламизм һәм пантюркизм эзләгән жандармнар рус һәм дөнья әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен табалар»[134]. Вятка ягындагы белем, мәгърифәт учагы әнә шулай сүндерелә. Кадимчеләр һәм кара реакция тантана итәләр. Ирләр мәдрәсәсе белән берлектә кызлар мәдрәсәсе дә таратыла.

VII

«Буби» процессын әзерләгәндә, патша жандармериясе Казан-Вятка краенда массовый төстә тикшерү алып бара. Казан, Сарапул шәһәрләрендә, Әгерҗе, Бубый авылында күп кешеләрдән сорау алына. Ишмидән сорау алу өчен Түнтәр авылына следователь китә[135].

Карагруһ кадимчеләрнең күпчелеге Бубиларны укытуда яңа метод – ысул җәдид кертүдә гаепли. Беренче шаһит – Ишми ишанның Сарапулдагы мөрите Тимкин. Ул болай дип мәгълүмат бирә: «Яңа укыту безгә ошамый, чөнки алар голүме диниягә аз вакыт куялар һәм мәктәпләрендә рус лисаны да укыталар. Хосусан, «Буби» мәдрәсәсендә тәкмил кыйлган шәкертләр Аурупа фурмысында киенәләр. Без, картлар, менә шуннан куркабыз: бу яңа күренеш, бу яңача тәрбия алган татарлар яңа фурмыда хөкүмәт эсти күрмәсеннәр»[136].

Менә Г. Ишморатовтан сорау алу протоколы. Ишморатов бөтен тискәрелеге белән Бубиларның укыту методына һөҗүм итә. «Ислам дине буенча 29 хәрефле гарәп әлифбасы мөкатдәс санала, – ди ул следовательгә. – Аллаһы Тәгалә шул 29 хәрефле әлифбаны Адәм галәйһиссәламгә биргән, аны үзгәртергә берәүнең дә хакы юк». Җәдидчеләрнең төп гаепләреннән берсе әнә шул икән. Ләкин бу әле башы гына. Ысул җәдидчеләр тагын әле мәдрәсәләргә төрле дөньяви фәннәр керткәннәр. «Хәлбуки мөселманнар ноктаи назарыннан караганда, ул фәннәрне мәдрәсәгә кертү асла ярамыйдыр». Җәдидчеләр «хатын-кызның битен ачалар, Җир Кояш тирәсендә әйләнә, диләр, ахирәт көненә ышанмыйлар».

Казан бае үзенең рухи юлбашчысы Ишми ишанны следователь каршында күкләргә күтәрә: «Ысул җәдидәләрнең заляләтләрен бәһадиранә ачып күрсәтүче зат – Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтев. Бу зат – иң намуслы, иң диндар, ислам динен иң нечкәләп аңлаучы, ялгыз Алладан гына куркучы затдыр».

Г. Ишморатов үзенең шаһитлек күрсәтмәсендә ысул җәдидчеләрне турыдан-туры революция белән бәйли. Алпавытны менә нәрсә куркыта икән! «Ысул җәдидчеләрнең күбесе ихтилял тарафдарларыдыр, – ди ул. (Следователь бу сүзне «настроены революционно» дип яза.) – Ысул җәдидчеләрнең кайберләре 17 октябрь манифестыннан соң 1905, 1906 вә 1907 елларда хөкүмәткә каршы прокламацияләр чыгардылар». Моннан инде Ишморатовның Коръән хәрефләре турында кайгыртуы бер ширма гына икәнлеге аңлашыла. Шулай да Ишморатов следователь кызыксынган төп сорауга уңай җавап бирми: җәдидчеләрнең мөселманнарны берләштерергә теләүләре миңа мәгълүм, ди ул, «ләкин ул берләштерүне Төркия химаясе астында булдырырга теләүләрен ишеткәнем юк»[137].

Казан окружной судының аеруча мөһим эшләрне тикшерүче судебный следователе карагруһчы Мөхәммәдрәхим Юнысовтан да күрсәтмә ала. Монысы да Бубиларның укыту ысулына һөҗүм итә. «Мин ысул җәдидне шул җәһәттән зарарлы дип беләмен ки, – ди ул, – аның тарафдарлары динне тәнкыйть итәләр… Моннан нигилизм вә дәһрилек туарга, шуның белән бергә, хөкүмәткә итагатьсезлек вә ата-анага ихтирамсызлык мәйданга килүе мөмкин».

Г. Ишморатовтан 1911 елның 24 маенда сорау алынса, М. Юнусовны 22 сентябрьдә чакырталар. Ике следователь һәр ике шаһитка бер үк төрле сорау куялар: «Җәдидчеләр мөстәкыйль татар дәүләте төзүне планга кертәләрме-юкмы?» Бу сорауга Юнусов та уңай җавап бирми. «Гомумән, ысул җәдидчеләрнең рус дәүләтеннән аерым бер земство нигезләргә теләүләре, рус падишаһы вә хөкүмәтенә каршы фикер таратулары миңа һич мәгълүм түгел, – ди ул… – 1905 елда татарлар арасында хөкүмәттән хокуклар таләп итү булды, ләкин мин татар ханлыгы торгызу фикерен ишетмәдем»[138].

118Мәкалә, 1966–1967 елларда язылып, озак вакытлар главлит тарафыннан бастырырга рөхсәт ала алмыйча, күп санлы рецензентлар куллары аркылы үтеп, махсус тикшерүләргә дучар булып, «Казан утлары» журналында 1969 елда (№ 12) «Буби» мәдрәсәсе» исеме белән чыга. Авторга киләчәктә «кара тамга» салуда шушы мәкаләнең өлеше зур. – Г. Х.
119Ибраһимов Г. 1905 ел революциясендә татар яшьләре турында материаллар җыю // Октябрь яшьләре. – 1924. – № 3–4.
120Монда һәм алга таба чыганаклар, нигездә, Габдулла Бубиның Казан дәүләт университетының гыйльми китапханәсендә саклана торган кулъязма дәфтәреннән алынды. – Автор.
121Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 38.
122Гобәйдулла Бубиның физика дәреслеге Октябрь революциясеннән соң да кабат басыла.
123Кара: Валидов Дж. Очерки истории и образованности волжских татар. – М., 1923.
124Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.
125Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.Тәрәддөд – шикләнү.
126Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.
127Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 38. Истибдад – деспотизм, чикләнмәгән власть.
128Йолдыз. – 1908. – № 248.
129Йолдыз. – 1911. – № 650–653 һ. б.
130КДУ фәнни китапханәсенең кулъязмалар фонды, 207 фонд, 2653 тасв., 68а док. Истикълал – мөстәкыйльлек, азатлык. Нәдвә – киңәшмә. Бөһтан – яла. Әрбаб – тәрбияче. Мәзһәб – бара торган юл. Канун низам – тәртип кагыйдәсе. Мөһмаләт – мәгънәсезлек.
131Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 42.
132Бу турыда кара: Валидов Дж. Очерки истории образованности волжских татар. – М., 1923.
133Йолдыз. – 1912. – № 839.
134Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 358.
135Бәянелхак. – 1912. – № 1056.
136Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә кулъязмаларының тасвирламасы. Х чыгарылыш. – 1962. – 17 б.
137Корылтай. – 1917. – № 13. Лисан – тел. Тәкмил кыйлган – тутырган, җитештергән. Заляләт – бозыклык. Ихтилял – баш күтәрү, фетнә, бунт.
138Корылтай. – 1917. – № 13.