Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Г. Кутуй – тәнкыйтьче

Г. Кутуйның 1953 елда чыгарылган җыентыгына язган сүз башында тәнкыйтьче Г. Кашшаф бик хаклы рәвештә Кутуйның публицистика-тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге игътибарга лаеклы икәнлеген әйткән иде. Безнең әдәбият фәнендә Кутуй әле моңа кадәр шагыйрь, прозаик һәм драматург буларак кына телгә алынып килә. Ә бит аның әдәби тәнкыйть өлкәсендә калдырган мирасы да бик зур. 1923 елдан башлап ул газета-журналларда пролетариат әдәбиятының эчтәлеген, телен, стилен билгеләү мәсьәләсенә карата язылган мәкаләләре белән актив катнаша. Кутуйның тәнкыйтьче булып формалашуына аның футуризм шаукымыннан котылуы зур этәреш ясый. Иҗатының беренче чорында әдәби мирас, форма һәм эчтәлек мәсьәләләрендә шактый гына ялгышлыклар җибәргән Кутуй егерменче елларның икенче яртысында тәнкыйть мәйданына тирән эчтәлекле мәкаләләр белән чыга.

Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти кебек күренекле тәнкыйтьчеләр, татар совет әдәбиятындагы яңа әсәрләр турында сүз алып барганда, ул әсәрләрне бервакытта да татар әдәбияты әсәре генә итеп карамадылар. Алар өчен һәрбер әсәр бөтен совет әдәбиятының бер кисәге иде. Тәнкыйтьче буларак, Г. Кутуй да менә шул принциптан чыгып эш итте. Ул тәҗрибәсез яшь язучыларны бөек рус әдәбиятын, Көнбатыш классикасын туктаусыз өйрәнергә чакырды. Кулына яңа гына каләм алган яшьләргә ул язучылык эшенең гаять зур белем, эрудиция таләп иткәнлеген һәрвакыт әйтә килде. Егерменче елларның урталарында эшче-крестьян яшьләре массовый төстә әдәбиятка омтылдылар, шигырь, хикәяләр язуда беренче адымнарын ясадылар. Ләкин аларның күбесендә әле гомуми белем җитмәү, тормышны белмәү, дөнья әдәбияты белән таныш булмау сизелеп тора иде. Г. Кутуй аларны тәрбияләргә, аларга вакытында ярдәм күрсәтергә, яшь талантларны үстерергә кирәклек мәсьәләсен күтәреп чыкты. «Талантлар, – диде ул, – күктән төшмиләр. Аларны тормыш чыгара. Ләкин үзенә эш, өйрәнү кырын тапмыйча, әдәбиятка кермичә сүнеп китүче талантлар да аз түгел… Тормышка үткен рәвештә сәяси, әдәби күз сала белү, аны тыңлый белү язучының әдәби тәрбиясен, белемен сорый» (Кызыл Татарстан. – 1925. – № 192). Буш сүзләр, мәгънәсез шапырынуларга каршы чыгып, ул язучыларны тормышны өйрәнергә, рус әдәбиятының казанышларын үзләштерергә чакырды. «Үз казаныңда гына кайнап булмый» – Кутуйның тәнкыйть мәкаләләрендә әнә шундый сүзләр бар. «Язучы укучыны тәрбияләргә тиеш. Димәк, ул инде укучыдан бик нык өстен булырга тиеш. Мин, – ди Кутуй, – Шекспир, Толстой, Лермонтовларны үземнең миемнән кичердем». Тукай иҗатындагы халыкчанлык мотивларын да Кутуй рус әдәбиятының уңай йогынтысына бәйле рәвештә карый. Тукайның рус телен һәм рус әдәбиятын өйрәнүе, ди ул, аны гарәпчелектән арындырды, гаммәчелеккә тартты (Безнең юл. – 1928. – № 3–4). Шул ук вакытта Кутуй язучылык эшенең кабинет эше түгеллегенә кат-кат басым ясады. Кутуй язучыларны яңа тормыш эчендә кайнарга, тормышны өйрәнергә, әдәби образларны массалар арасыннан эзләргә өндәде, «Газета редакцияләре язучыларны үз тирәләренә тупларга тиешләр» дигән фикерне яклады. Г. Кутуй татар совет әдәбиятының уңышлы адымнарын даими рәвештә популярлаштырып барды, яңа әсәрләргә җыйнак кына рецензияләр язды. 1925–1926 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында әдәбият-сәнгать турында язылган мәкаләләр белән иң күп катнашкан кеше Кутуй иде. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә яшьләргә ярдәм кулы сузу, аларның уңышларына шатлану, аларны яңа әсәрләр язуга рухландыру күзгә ташлана. Ул яшь язучы Ф. Әсгать хикәяләренең сәнгатьчә оста эшләнгән булуын беренче буларак күрсәтте, шул ук вакытта әдәбиятта матурлык белән идея бердәмлеге өчен көрәшергә өндәде. Г. Толымбай, А. Шамовларның җыентыклары чыккач та, Кутуй аларның хикәяләрен яңа әдәбиятны тудыруда уңышлы адымнар дип бәяләде. Бер төркем тәнкыйтьчеләр тарафыннан Һ. Такташ «вак буржуа шагыйре» дип кире кагылган чорда, аның иҗаты турында язган мәкаләсендә Кутуй шагыйрьнең үрнәк итеп өйрәнерлек ягын – «телгә, тасвирга байлыгын» күрсәтте. Шагыйрьнең каләме ышанычлы икәнлегенә басым ясап, ул аңа: «Көтәбез!» – дип дәште (Кызыл Татарстан. – 1925. – № 190). Кутуй теге яки бу язучының стиль үзенчәлеген гаҗәп оста тотып ала иде. Әдәби әсәрне тикшергәндә, ул язучының сүз белән ничек эш итүенә зур игътибар бирде. Ш. Госмановның хикәяләре басылып чыккач, Кутуй аның стиле өчен характерлы детальне шунда ук билгеләп үтте. «Ш. Госмановта, – диде ул, – сүзләр, җөмләләр бер-бер артлы тезеләләр дә узышалар, ашыгалар, аларның тизлегендә гаскәрилек бар. Сугышны тасвир иткән юлларыннан пуля… исләре аңкып тора» (Кызыл Татарстан. – 1925. – № 181). Кутуйның сүзгә никадәр әһәмият биргәнлеген күрсәтә торган тагын бер мисал китерергә мөмкин. 1929 елда ул «Авыл яшьләре» журналында тел мәсьәләсенә багышланган махсус мәкалә белән чыга. «Без язучыны әдәбият-матбугат заводында эшләүче бер эшче дип таныйбыз, – ди Кутуй. – Эшче үзе эшләп чыгара торган товарны нәрсәдән, ни белән һәм ничек эшләргә икәнлегенә игътибар итсә, язучылар да сүзнең, җөмләнең урынлы-урынсыз алынуына күңел бирергә тиешләр… Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз ул – мәгънә дә, ул – идеология дә, ул – матурлык та» (Авыл яшьләре. – 1929. – № 5). Г. Кутуй үзе рус әдәбиятын, рус телен яхшы белә иде. Ләкин татар әдәбиятында рус сүзләрен теләсә ничек куллануны ул бервакытта да якламады.

Ул еш кына «Табигать балалары», «Казакъ кызы» кебек әсәрләргә сокланып караганлыгын белдереп торды. Г. Ибраһимов әсәрләренең зур идея-эстетик кыйммәтен тануы белән бергә, ул аның иҗатын төрле формалистлар һөҗүменнән дә саклады. Г. Ибраһимов иҗаты турында матбугатта шактый буталчык фикерләр белән чыккан X. Вәлигә мөрәҗәгать итеп, Кутуй болай диде: «Кайсы фикерең синең дөрес, социолог-эстетик тәнкыйтьче? Кил, зинһар, ташла! Укучыларның, әдәбиятка сусаган массаның бөек әдипне белергә, аның турында дөрес бер фикерне ишетергә теләгән миләргә чуалчык кертмә. Бигрәк тә шундый зур юбилей алдында!» (Кызыл Татарстан. – 1928. – 22 январь саны.)

Кутуй шулай ук В. Маяковскийның иҗатын пропагандалаучы, аның ялкынлы революцион поэзиясен популярлаштыручы буларак та танылды. Язучы үз иҗатына карата булган тәнкыйтькә дә һәрвакыт колак салды. Татар совет әдәби тәнкыйте аның футуризм белән мавыгуына бик нык каршы чыккач, ул утызынчы елларга таба социалистик реализмга борылыш ясады. Соңгы дәвер иҗатында инде без аның футуризм белән тәмам арасын өзгәнлеген күрәбез. Кутуйның әдәбият мәйданында тоткан урынын аның 30–40 нчы еллардагы иҗаты билгели дә.

«Тапшырылмаган хатлар» повесте белән Кутуй татар совет әдәбияты түрендә иң мактаулы урынны алды. Галиядә булган сафлык, тормышка, хезмәткә мәхәббәт, әхлак пакьлеге меңнәрчә совет укучыларын коммунистик рухта тәрбияләүдә әле дә зур роль уйный.

Әйтергә кирәк, утызынчы еллардагы катлаулы шартларда тәнкыйть өлкәсендә Кутуй кайбер ялгыш адымнар да ясады. Мондый ялгышлыклар бигрәк тә аның Ф. Бурнаш иҗатына үтә каршы торуында чагылды. Ләкин нәкъ шул ук вакытта Кутуй үзе дә уйдырма «Җидегәнчелек» тә гаепләнде. Бу ялган оешманың «ачылуы» тәнкыйть дөньясын шактый бутады. Моннан соң инде Кутуйга матбугат битләренә чыгу бик нык кыенлашты. Әмма әдәбият мәйданында бер төркем хәсрәт-тәнкыйтьчеләр үзенә төрлечә һөҗүм иткәндә дә Кутуй әдәбияттан бер генә көнгә дә читләшмәде, яңа әсәрләр өстендә эшләвен дәвам итте.

Рус һәм бөтендөнья әдәбиятын яхшы белгән, киң эрудицияле Гадел Кутуй үзенең 20–30 нчы еллардагы тәнкыйть мәкаләләре белән татар совет әдәбиятының үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.

(Совет әдәбияты. – 1963. – № 11)

Габдрахман Сәгъди

Бу исем татар халкына гына түгел, бәлки башка төрки халыкларга да яхшы таныш. Тугандаш халыклар әдәбиятына һәм сәнгатенә үзеннән шактый өлеш керткән, тарих, педагогика һәм методика өлкәсендә эшләгән бу киң колачлы зур галимнең тормыш юлы бик бай һәм ул фәнгә армый-талмый хезмәт итүнең үрнәге булып тора.

Әдәбият профессоры һәм филология фәннәре докторы булып җитешкәнче, Габдрахман Сәгъди катлаулы тормыш юлы үтә.

Ул 1889 елда элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязе Таймеево авылында туа. Авылда башлангыч белемне алганнан соң шул тирәдәге күренекле мәдрәсәләрдән булган Троицк мәдрәсәсенә укырга керә. Күпчелек татар шәкертләре күргән авыр мәдрәсә шартларын Габдрахман Сәгъди дә кичерә. 1906 елда ул Троицк мәдрәсәсен тәмамлап чыга.

Беренче рус революциясе йогынтысында татар шәкертләре арасында ислах хәрәкәте кузгалган, Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, «шәкерт кайный» башлаган чор була бу. Мәдрәсә стеналары эчендә искелеккә, схоластикага каршы барган көрәш шәкертләр арасында рус телен, рус әдәбиятын өйрәнүгә омтылышны көчәйтә. Шәкертләрнең күбесе протест йөзеннән иске мәдрәсәләрне ташлап чыгалар, мөстәкыйль рәвештә дөньяви фәннәрне, рус телен өйрәнә башлыйлар. Габдрахман Сәгъди дә үзлегеннән русча укый башлый. Ул укытучы булырга әзерләнә. Ә 1906–1908 елларда инде Сәгъди Златоустта рус-татар мәктәбендә укытучылык итә. 1908 елның көзендә ул, югары белем алу максаты белән, Төркиягә китә һәм, анда Истанбул университетының филология бүлеген тәмамлап кайткач, Уфа, Актүбә, Алма-Ата, Екатеринбург (хәзерге Свердловск) якларында укытучы булып эшли. Габдрахман Сәгъди матбугатта 1908 елдан башлап күренә башлый. Унынчы еллар башында «Шура», «Мөгаллим» журналларында шигырьләр, лирик парчалар белән катнаша. Шул ук вакытта әдәбият теориясе буенча зур күләмле фәнни хезмәт өстендә эшли. 1911 елда аның «Кавагыйде әдәбия» һәм аңа «Гыйлавә» дигән ике китабы дөньяга чыга. Әдәбият теориясе буенча беренче хезмәте булган «Кавагыйде әдәбия» дә үк инде Сәгъди әдәбиятны иҗтимагый тормышның аерылгысыз бер тармагы икәнен исбатларга тырыша.

Буржуаз галимнәрнең «Кавагыйде әдәбия» не матбугат битләрендә кискен тәнкыйть уты астына алулары очраклы хәл булмый. Буржуаз галимнәр бигрәк тә авторның «Әдәбият җәмгыятьне төзәтергә тиеш» дигән фикере белән килешмәделәр. Нәҗип Хәлфин Сәгъдигә каршы язган мәкаләсендә турыдан-туры «Әдәбият иҗтимагый мәсьәләләрдән читтә торырга тиеш» дигән фикерен күтәреп чыга. Ул Габдрахман Сәгъдине үз бурычын үти алмауда гаепли. Язучы, ди ул, җәмгыятьне төзәтә башласа, шул урында әдәбият бетә дә инде.

 

Күренеп тора: әдәбият өчен зарарлы булган саф сәнгать теориясен характерлый торган сыйфат бу. «Кавагыйде әдәбия» Габдрахман Сәгъдинең иҗат юлын ачык билгели: татар әдәбияты, төрки телләре буенча ул фәнни тикшеренү эшенә бирелә. 1912–1915 елларда бер-бер артлы аның «Әдәбият ысуллары», «Әдәбият мөгаллиме», «Телебезнең сарыфы», «Телебезнең нәхүе», «Үз телемезчә мөкәммәл сарыф-нәхү» кебек китаплары дөньяга чыга. Педагогик эшчәнлегендә Габдрахман Сәгъди әле революциягә кадәр яңалык тарафдары буларак таныла.

Февраль революциясен ул Златоуст өязендә педагог булып каршылый. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында ул Бөгелмә мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Бөек Октябрь социалистик революциясе халыкка хезмәткә омтылган яшь галимгә киң юллар ача. Шул чордан башлап, Габдрахман Сәгъди татар, үзбәк телләрендә педагогика, дидактика буенча күп кенә хезмәтләр бастыра… 1921 елда ул Үзбәкстанга китә, анда Урта Азия дәүләт университетында тюркология өлкәсенә караган фәннәрне укыта.

Бу елларда Габдрахман Сәгъдинең үзбәк, казах, татар, төрекмән телләрендә әдәбият, сәнгать, тел һәм педагогика мәсьәләләренә караган күп санлы мәкаләләре басылып чыга. Егерменче елларның беренче яртысында Урта Азиядә һәм Татарстанда Габдрахман Сәгъди язышмаган газета-журналларны табуы бик кыен булыр иде. Аның «Безнең юл», «Төрекмән иле», «Инкыйлаб», «Мәгариф», «Мәгариф-мәдәният» журналларында, «Татарстан», «Зөрафшан», «Ак жул», «Төркестан» газеталарында бу елларда язган мәкаләләре әле тулысынча өйрәнелмәгән. Алар арасында казах драмасына, үзбәк поэзиясенә, Абай иҗатына, кешелек җәмгыятендә сәнгатьнең роле һ. б. темаларга багышланган мәкаләләр дә байтак. Арадан иң әһәмиятлеләре – Бөек Октябрь социалистик революциясенең Көнчыгыш халыклары иҗатына йогынтысын күрсәткән мәкаләләре. «Яшь үзбәк шагыйрьләре», «Октябрь революциясе һәм үзбәк әдәбияты», «Октябрь революциясеннән соңгы 6 ел эчендә үзбәк поэзиясе» кебек мәкаләләр әнә шундыйлардан.

Профессор Сәгъдинең әдәбият, тел гыйлеме, сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләре Көнчыгышны өйрәнүче рус совет галимнәренең игътибар үзәгендә торды. Аның эшчәнлеге белән бигрәк тә Көнчыгышны өйрәнүче галим-профессор Самойлович кызыксынды һәм «Новый Восток» журналында, аның хезмәтләренә югары бәя биреп, рецензия урнаштырды. Әдәбият, сәнгать, тел белемнәре өлкәсендә эшләү белән беррәттән, Сәгъди педагогика буенча да актив эш алып бара. 1922–1925 елларда аның хезмәт мәктәпләрендә тәрбия эшләре, совет мәктәбендә хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган күп санлы мәкаләләре басыла. Моннан тыш, ул беренче совет мәктәпләренең программалары, урта һәм югары уку йортларында укыту тәртипләре турында «Бәйнәлмиләл», «Тәрбия», «Мәгариф вә укытучы», «Белем учагы», «Мәгариф атнасы» кебек журналларда, «Кызыл Байрак», «Фәрганә» газеталарында күп санлы мәкаләләр белән катнаша.

Сәгъди педагог, әдәбиятчы, телче генә түгел, тарихчы да була. Урта Азиядә яшәгән чорында ул «Шәрекъ педагогы Ибне Мәскәви», «Имам Газали», «Шәрекъ педагогы Раһиб Исфагани», «Ясәви кем иде», «Шәрекъ философы Фараби» дигән тарихи хезмәтләрен яза. Шул ук вакытта ул совет мәктәпләре өчен дәреслекләр төзү буенча да зур эш алып бара. Аның «Гамәли һәм нәзари әдәбият дәресләре» дигән хезмәтенә Галимҗан Ибраһимов югары бәя бирә.

Үзенең совет чорындагы мәкаләләрендә Сәгъди халык шагыйре Габдулла Тукайга карата булган нигезсез тәнкыйтькә тиешле анализ ясады. Билгеле булганча, Галимҗан Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» дигән 1913 елда язган китабында Тукайны хаксыз рәвештә сәнгатьчә осталыгы булмауда гаепләп чыккан иде. Татар матбугаты Галимҗан Ибраһимовтан бу фикерен үзгәртүне озак еллар көтте. Әдипнең талантына һәрвакыт югары бәя биреп килгән Сәгъди аның Тукайга мөнәсәбәтен «кире юлга керү» дип атады. «Татар шагыйрьләре» дигән китапта Тукайга бирелгән бәяне Сәгъди «Тукай хакында тарихыбызга салып калдырган бер шөбһә» дип бәяләде. Шул ук вакытта Сәгъди, Галимҗан Ибраһимовның Тукай турында яңа фикерен көтеп: «Бу әдип әдәбият вә шигырьне тикшерүдә марксизм ысулын кабул иткәннән соң, бәлки, элекке фикереннән кайткандыр», – дип өметләнде.

Совет шартларында Тукай мирасын өйрәнү һәм аның уңай традицияләрен пропагандалауда Сәгъдинең роле зур булды.

1925 елдан Сәгъди яңадан Казанда. Ул Көнчыгыш педагогия институтында, Татарстан коммунистлар университетында укытучылык итә. Казанга кайту белән, галим татар әдәбияты тарихы өлкәсендә киң планда эш җәелдереп җибәрә. Аның эшчәнлегенең иң актив чоры Татарстанда культура революциясе елларына туры килә. Габдрахман Сәгъдинең «Төрек телләренә классификация ясау мәсьәләсе», «Сарыф-нәхү әсаслары», «Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсүләре» кебек әһәмиятле хезмәтләре шушы елларда язылалар.

1926 елда Сәгъдинең иң зур хезмәтләреннән берсе – «Татар әдәбияты тарихы» дөньяга чыга. «Татар әдәбияты тарихы» Сәгъдинең совет чорында биргән беренче зур хезмәте иде. Татар әдәбиятының формалашу процессын иҗтимагый үсеш күзлегеннән чыгып бәяләве белән, бу хезмәт әдәбият тарихында күренекле урын алып тора.

«Татар әдәбияты тарихы» әдәби мираска мөнәсәбәттә зур ачыклык кертә. Әдәби тәнкыйтьтә ул елларда шактый бәхәсле булып килгән Габдулла Тукай, Фатих Әмирханның мираслары бу китапта иҗтимагый-фәнни бәя алалар. Ул Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев кебек әдипләрнең әдәбият мәйданында тоткан урыннарын, аларның иҗатындагы уңай һәм каршылыклы якларны кыю рәвештә күрсәтә. Билгеле, бу хезмәт кимчелекләрдән дә азат түгел иде. Мәсәлән, тәнкыйтьче монда татар әдәбиятының формалашуына алдынгы рус әдәбиятының йогынтысын ачып бирә алмаган. Аннан соң тәнкыйтьченең, ислам идеологиясе тарихын яктырту белән артык мавыгып китеп, әдәби процесстан читләшүе дә, вульгар социологизм белән мавыгуы да күзгә ташлана. Аерым кимчелекләре булуга карамастан, матбугат Сәгъдинең бу хезмәтенә, нигездә, уңай бәя бирә. «Кызыл Татарстан», «Эшче» газеталары, «Безнең юл» журналы бу китапның дөньяга чыгуын «бер иҗади факт» дип бәяләделәр. «Хәзергә чаклы безнең яңа әдәбиятыбызның төп моментларын эченә алган, шуңа караган материалларны җыеп, бер тарих рәвешенә кергән әсәр юк иде, – дип язды «Безнең юл» журналы бу китап турында. – Бу китап безнең әнә шул бушлыгыбызны тутыруда бик зур хезмәт итә. Әсәрнең марксизм нигезендә язылуы, әлбәттә, бу китапның кадерен тагы да арттыра, әдәбият укытучылар, гомумән, әдәбият белән шөгыльләнүчеләр, әлбәттә, аны өстәл китабы итәргә тиештер».

Сәгъдинең татар әдәбияты тарихын эшләп чыгуы совет мәктәпләрендә әдәбият фәнен укытуда җиңеллек тудыра, ул моннан соң да татар әдәбияты тарихын өйрәнүне эзлекле рәвештә дәвам итә. 1927 елның 10 апрелендә Сәгъди «татарны өйрәнү җәмгыяте» утырышында «Татар совет әдәбияты үсешенең төп моментлары» дигән темага доклад ясый. Шул ук елда ул «Бездә әдәби тәнкыйть» дигән зур күләмле мәкалә белән чыга. Татар әдәбият фәне үсешендә аның бу мәкаләсе дә игътибарга лаеклы. Тәнкыйть тарихы буенча татар әдәбиятында бу беренче тикшеренү иде. Тәнкыйтьче монда татар әдәби тәнкыйтенең идеализмнан материализмга таба үсеш процессын ачып бирә, тәнкыйтьчелекнең бишенче ел революциясе чорында аерым бер тармак булып күтәрелгәнен исбатлый.

Күренекле галим борынгы мирасны әдәби өйрәнүгә дә зур көч куя. ХVII йөз шагыйре Мәүла Колый иҗатын беренче мәртәбә фәнни тикшеренүче, аны укучыларга җиткерүче кеше дә Сәгъди була. Ул борынгы татар әдәбияты әсәрләрен совет мәктәпләренең программаларына кертүне яклап чыга. Шул уңай белән ул Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янында чыга торган «Мәгариф» журналында Мәүла Колый әсәрләре турында мәгълүматлар урнаштыра.

Татарстанда культура революциясе чорында Габдрахман Сәгъди культура фронтының алгы сызыгында була. «Мәдәни революция алдында советчы укымышлыларның бурычлары» турында матбугатта мәкалә белән чыга. 1927–1928 елларда ул күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән якыннан торып кызыксына, аның әсәрләре турында тәнкыйть мәкаләләре яза. Сәгъдинең Ибраһимов иҗатындагы типлар эволюциясен күрсәткән хезмәте үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмый.

Партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре Разумов 1928 елда, милли кадрлар әзерләү мәсьәләләренә кагылып, укымышлы кешеләрнең күпчелеге «телдә генә түгел, эше белән дә совет интеллигенциясе» икәнлеген әйткән иде. «Болар, – дип язды ул, – культура һәм хуҗалык фронтында коммунистлар партиясе, Совет власте белән кулга-кул тотышып эшләүчеләр, халык массаларын партиябез политикасы тирәсенә туплауга чын күңелдән булышлык итүчеләр… Милли интеллигенциянең бу өлешенең настроениеләре иптәш Сәгъдинең кызыклы һәм тулысынча совет җәмәгатьчелегенә туры килгән мәкаләләрендә чагылган».

Габдрахман Сәгъди әнә шул алдынгы совет интеллигенциясенең күренекле вәкилләреннән берсе иде.

Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы һәм педагогика өлкәсендәге күпкырлы хезмәтләрен искә алып, Көнчыгыш педагогия институтының гыйльми советы 1929 ел, 20 июнь карары белән Габдрахман Сәгъдигә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры дигән исем бирде.

Озак еллар татар совет әдәбияты тарихын өйрәнү нәтиҗәсе буларак, 1930 елда Сәгъдинең «Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты» дигән хезмәте (татар әдәбияты тарихының икенче кисәге) басылып чыга. Кайбер кимчелекләре булуга карамастан, бу хезмәт совет чоры әдәбиятын туплап тикшерүдә беренче уңышлы адым иде.

Вульгар социологизм елларында Сәгъдинең әдәбият тарихы, әдәбият теориясе һәм методикасы буенча эшчәнлеге урынсыз һөҗүмнәргә дучар булды. Вульгар социологлар тупас, дорфа рәвештә аның фәнни хезмәтләреннән төрлечә гаеп эзләделәр. Эш шуңа җитте ки, аларның кайберләре Сәгъдигә профессор исеме бирелү белән килешмәделәр. Бигрәк тә «Эшче» газетасы үзенең битләрендә мондый чыгышларга күп урын бирде. ТАППның тазарту җыелышында да Сәгъдигә шундый мөнәсәбәт сизелде. 1930 елның 5 гыйнварында булган бу җыелышта вульгар социологлар, профессор Габдрахман Сәгъдигә яла ягып, ямьсез чыгышлар ясадылар. Бары тик Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Фатих Сәйфи-Казанлы һәм башкаларның чыгышыннан соң гына Сәгъдинең «үсеп бара торган марксист» икәнлеге аныкланды. Шулай да кайберәүләр аны татар әдәби тәнкыйтендә «монополия алуда» гаепләргә тырыштылар, уйдырма «җидегәнчелеккә» бәйләргә омтылучылар да булды.

Ләкин Сәгъдинең татар совет әдәбиятында тоткан урынын сызып ташлау мөмкин түгел иде.

Гомеренең соңгы өлешен профессор Сәгъди үзбәк әдәбиятын өйрәнүгә багышлады. Озак еллар буена ул «Югары этап буларак үзбәк классик әдәбияты үсешендә Нәвои иҗаты» дигән темага докторлык диссертациясе яза һәм 1949 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. Совет хөкүмәте профессор Габдрахман Сәгъдинең әдәбият, тел, тарих өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде. 1946 елның 16 гыйнварында ул СССР Верховный Советы президиумы указы белән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм берничә мәртәбә Үзбәкстан ССР Верховный Советы президиумының мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Сәгъдинең 350 табак күләмдәге ифрат зур басма хезмәтләре, шул исәптән 150 исемдәге китабы бар. Бу үзе генә дә инде галимнең мирасы хәзерге заман белгечләре тарафыннан өйрәнелергә тиешлеген күрсәтеп торучы бер факт.

Сәгъдинең әдәбият мәйданында тоткан урыны, кызганычка каршы, әле тикшерелмәгән, үзенә тиешле бәя алмаган. Әйткәнебезчә, Габдрахман Сәгъдинең әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге татар әдәбияты белән генә чикләнми. Ул бервакытта да татар әдәбиятчысы гына булмады. Үзбәк, казах, төрекмән әдәбиятларының үсешендә дә галимнең роле, һичшиксез, зур иде. Шуңа күрә аның хезмәтләрен җыйнап бастырып чыгару үзбәк, казах әдәбиятчылары өчен дә әһәмиятле вакыйга булыр иде.

Габдрахман Сәгъди 1956 елның 6 ноябрендә Сәмәрканд шәһәрендә үлде…Әдәбиятыбызның тирән белемле бу зур галиме калдырган бай мирасны киң җәмәгатьчелек хәзинәсе итү – безнең алда торган бурычларның берсе. Бу мактаулы эш, һичшиксез, башкарылырга тиеш.

(Совет мәктәбе. – 1964. – № 3)