Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

– Бар, балам.

– Патшакала биредән еракмы, атам?

– Ерак, кызым. Сине аннан кораб белән килеп алырлар. Зур кораб белән. Ишкәкчеләре генә ике йөз булыр…

Чәчкә уфтанып куйды, күзләре дымланды. Кубрат хан кызының башына кулын куйды, чәченнән сыйпады.

– Юстиниан илхан начар кеше түгел, диләр, кызым. Син аның белән бәхетле булырсың. Ике-өч көннән Илбарыс абаң Патшакалада булыр, базилевска Болгарның бүләкләрен тапшырыр. Мин каенатаң буласы император Ираклийга хат яздым. Синең арттан килүне бер язга кичектерсеннәр. Кодрак абада утырмада бул, аннары Аспарух абаңа барырсың, телисең икән, Батбай абаңа Тимер Капка каласына юл чык. Балкыр абаң да сине көтә…

Олуг хан, сүзсез калып, кызына карап торды. Сылу иде Чәчкә, кызның сылулыгын Рум сәүдәгәрләре император сараена җиткергәннәрдер, буласы кияве Юстиниан да ишеткәндер. Яратыр ул сине, бала, яратыр. Чәчкәнең күзләреннән агылган нурдан күңелләргә тымызык кына моң тула, дигән иде илче. Кубрат хан үз кызына соклануын яшермичә карады, моңсуланып, үз янында тота алмаудан гаҗизләнеп карады.

– Атам, патрикий Симеон минем сурәтемне ясый, һәр көн үз янына чакыра.

– Ясасын. Болгарда акыллы кешеләр арткан саен, ил даны дөньяга тарала, балам. Симеон – сурәтләр язучы, аның һөнәре шул. Минем илдә батырлар күп иде, хәзер акыл ияләре дә була башлады. Мин үзем, кызым, патрикий Симеонны өнәп бетермим. Миңа философ күп тапкыр якынрак. Акыллы ир, киңәше ипле.

– Атам, – диде Чәчкә, очсыз-кырыйсыз диңгезгә карап. – Атам, Илбарыс буйтур әйләнеп кайтыр микән?

– Мин аңа иң ышанычлы кешеләрем биреп җибәрдем, бала. Илбарыс абаң – кыю йөрәкле буйтур. Аның яшендә мин берәүгә дә буйтур аты биргәнем юк иде әле. Илбарыс ике-өч тел белә, мин аны илчем итәрмен. Җүләр илче – бер алыпка, акыллы илче мең алыпка торыр, дигәннәр бабаларыбыз. Кодрак абаңда озак торма, кайт…

Капкадан үткәндә, каравыл алыплар айбалталарын читкә алдылар. Сарай урамының башында берәү әкрен генә кубыз уйнап утыра иде, ханны күрүгә, аягүрә басты, бил бөкте.

– Уйна, уйна.

Җырлап утыручысы олуг ханга хәтта күтәрелеп тә карамады. Ул күзләрен йомган да, мәрткә киткәндәй, җыр хиссиятенә кереп чумган иде.

Кубрат хан ары узды. Җырны аңа Аслан илхан чыгарган диделәр. Җырны Аслан илхан Болгар сәүдәгәрләренә җырлап күрсәткән икән, ә тегеләре отып алганнар, имеш. Менә хәзер бөтен Фанәгүр шул җырны җырлый. Җыр туган ил, туган як турында.

 
Утырдым мин, әй, кәмәнең түренә,
Карадым мин суларның төбенә.
 
 
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Хак язмышын күрми, әй, чара юк.
 
 
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Язмышларны күрми чара юк…
 
 
Карлыгач кара, ай, муйны кара ала,
Ник моңая икән лә бу бала?..
 
 
Моңаймас ла иде бу бала,
Эчләрендә аның, ай ла, ут яна…
 

Кубрат хан, туктап, җырны ахырынача тыңлап торды. Йөрәге кысылып куйды, тамак төбенә төер килеп тыгылды. Кузгалып китте. Олуг хан турында чәчәннәр нинди генә җырлар җырламыйлар. Кубрат хан аларның берсен дә болай хиссиятләнеп тыңлаганы юк иде әле. Ә монда Аслан оланы нинди сагышлы, бәгырьне теләрдәй җыр язган. Туган якларны, туган илне сагына балакай.

Кубрат хан әрнешеп үкенү тойды. Ә бит ул Илбарыс буйтурдан Асланны алып кайтарта ала иде. Әйтмәде, андый бурыч йөкләмәде буйтурга, ул турыда исенә дә килмәде. Аслан җыры ханны тәмам сихерләде. Ул хәтта, үзе дә сизмәстән, авыз эченнән генә көйли башлады. Җыр татлы итеп, аккош каурые белән кагылгандай, күңелне кытыклый иде. Кубратны күп кенә чәчәннәр кояшка, киң далага тиңләделәр, олуг хан боларны гаме килми генә тыңлады. Хак анысы, үзен мактаган сүзләрдән аның күңеленә тымызык кына рәхәт коела иде, әмма йөрәк кысылырдай сагыш күрмәде ул чәчәннәр җырында. Румнан китерелгән музыка коралларында кубыз моңын тапмады. Сарайда музыкантлар куштаннар рәтендә яшәделәр. Моңа кадәр күңел ачуларны җыеннарда гына ишеткән Кубрат хан музыкантларны килештереп бетерми иде. Алай да философ һәм Болгарга килә-китә йөргән илчеләр хакына өч-дүрт музыкант тотты. Аларны күбрәк философ тыңлады. Кубрат хан грек көйләрендә әллә ни моң тапмады. Ә монда, сарай урамы чатында тыңлаган җыр аның күңелен айкап ташлады. Кубызчыны, җырчыны сарайга китертергә дигән фикергә килде ул, адымын тизләтә төшеп.

Сарай баскычыннан күтәрелгәндә, ханның күңелен икенче бер уй биләп алды. Кичә аңа төптәңре килде. Чиркәүгә йөри башлаган болгарлар бар икән, муенына тәре тагып чыгучылар да күренгәли икән. Патрикий Симеон христиан йоласын иң изге йола дип бара. «Изгесен изге, – дип уйлады ишекләрне ачып торучы сакчылар яныннан үткәндә хан, – әмма кешене нәкъ менә греклар кол итеп сатып алалар».

Чиркәүгә йөргән халыкны тыймаска булды Кубрат хан. Нинди генә йолага табынмасыннар, ахыр чиктә, Фанәгүргә яу килгәндә, корал тотып, болгарлар белән бер сафка басарлар.

Әйе, моннан ун-унбиш язлар гына элек үзе яу чаба иде Кубрат хан, хәзер әнә «яу килсә» дип уйлана башлады.

Аш табынына утыргач, ханша Аппак ир-канатына карап-карап алды да:

– Хан, мин балаларны да дәшкән идем, иртәгә барысы да җәйләүләргә китәләр… Сүзең бардыр, – диде.

Олуг хан өнәми генә Аппакка карап алды.

– Ханша, минем иңемдә үз башым бар. Вакыты җиткәч, кемне кем итәргә мин үзем белермен, – диде. – Аннары… – Олуг хан кисәк хатынына игътибар итте. – Алтын – байлык билгесе, ханша. Ханнар өчен алтын беркайчан да бизәнү билгесе булмады. Гүзәллек билгесе кешенең үзендә, алтында түгел. Кисәтүем дип уйлама, ханша, киленнәреңә дә җиткер, моннан битәр сарайга минем каршыга алтын-көмешкә күмелеп килмәсеннәр. Кодрак илханның хатынында баштан алып аякларына чаклы көмеш. Мин әйттем!

Ханшаның бит-йөзенә гүя ут капты, ояла белә иде әле ханша. Хатын бертын ни әйтергә белми аптырап калды. Мәгәр сүзсез калырга көтригур каны ага ич аның тамырларында! Моңа кадәр ханшасы ни генә димәсен, ничек кенә йөрмәсен— күрми дә, белми дә иде хан. Хәзер күзе ачылдымы! Алтмыш язы узгач, хатынына күзе төштеме?!

– Син хаклы, ханым, акыллы кешене алтын түгел, акыл бизи. Мәгәр бу вәгазең синең ир-атка кагыла. Түшеңдә бала башы хәтле алтын тәңкә йөртүеңне ничек аңлатмакчы буласың? Мин – хатын-кыз, болынны – чәчкә, хатын-кызны кием бизәр, дигәннәр. Ир-атны түшкә таккан бала башы хәтле алтын түгел, дәүләт данлар, хан.

– Ханшам, элек синең миңа иң әүвәл пакь йөзең күземә чалыныр иде, хәзер алтын-көмеш тәңкәләреңнән күзем чагыла. Сиңа түгел, кызың Чәчкәгә килешә төшәдер бу бизәнү әйберләрең.

– Чәчкә яшьлеге белән сылу, мин байлыгым белән, хан. Мин сиңа ошарга тырышам. Салкынайдың. Уең-хисең башкадамы?.. Башыңны дәүләт кайгысы бастымы?..

Ханша кисәк урыныннан кузгалды, Кубрат ханның күкрәгенә капланды. Кубрат ханшаның маңгаен уратып бәйләгән алтын тәңкәләр тезгән тасманы сыдырып алды, бер читкә куйды, хатынның башын күкрәгенә кысты.

– Ханша, шигем бар, кызыбыз Чәчкә сагышта, күзләрендә тәүге нур юк, гәүдәсендә җитезлек күрми башладым. Син – ана, ханша, ни булды кызыбызга?

Аппак башын күтәрде, туп-туры ханның күзләренә карады:

– Ул бала Илбарыс угланны ярата, хан.

Олуг хан җиңел сулап елмаеп куйды:

– Ярату гаепме, ханша? Патшакалага киткәч, барысы да онытылыр. Яшьлектә сөйгән – яшьлектә калыр…

15

Диңгез өсте тыныч, ишкәкче коллар ишкәкләрен бер җәмдә күтәрәләр, сөйләшеп куйгандай, бер җәмдә төшерәләр. Җил юк,җил чыкса, Дәнис җилкәннәрне күтәрер иде дә очар иде дулкыннар өстеннән, ишкәкчеләргә генә калгач, кораб бик әкрен бара. Хак анысы, ишкәкчеләрне ашыктырып, камчы белән дә суга алалар, әмма Дәниснең алай иттерәсе килми. Ишкәкче коллар арасында аның якташлары бар. Каравылбаш Камай исә ишкәкчеләрне ашыктыра: «Ишегез, иш!» – дип, камчы белән дә селтәнгәли. Камайның бу кыланышы койрыкчы Дәнискә ошамый, ул җикергән саен, тешен кыса, яңак итен чәйни. Камайның өстендә иләгән күн сырма, күн чалбар, кулында чәч толымыдай үреп ишкән камчы. Ишкәкчеләрнең күзләре каравылбаш Камай кулындагы кызыл саплы каеш камчыда. Кем иптәшләренә салына, кайсы ишкәкче эленке-салынкы ишә, камчы шуның сыртына төшә. Камчы белән ишкәкче колларны куалаучы Камайны койрыкчы Дәнис беренче көнне үк ошатмады. Ахыр түзмәде, Фанәгүрдән чыгып өченче көн дигәндә, Камай камчы белән бик селтәнә башлагач, аска төште, каравылбашның кулыннан камчыны тартып алды да болгап диңгезгә ташлады. Каравылбаш Камай койрыкчының изүенә ябышты, бөтереп, кораб читенә китереп терәде. Ишкәкчеләр ишүдән туктадылар, түбән катта шау-шу ишетеп, өске катта йөргән буйтур йөгереп аска төште. Аскы катта каравылбаш белән койрыкчы идәндә тәгәри-тәгәри якалашып яталар иде, икесен ике якка аерып җибәрде һәм, кылычын чыгарып:

– Койрыкчы Дәнис, бар урыныңа! Камай, каравылбаш Камай, моннан ары ишкәкчеләргә кул тидерәсе булма! Китегез күз алдымнан!

– Баш өсте, буйтур, – диде Камай, әмма шундук башын чөя төшеп: – Ул килмешәк минем камчымны суга атты! – дип зәһәрләнде.

– Күп телеңә салынма, каравылбаш. Урыннарыгызга китмәсәгез, икегезне дә диңгезгә ташлатамын!

Каравылбаш Камай да, койрыкчы Дәнис тә үз урыннарына киттеләр. Ишкәкче колларның болгар булмаганнары да төрки телне аңлыйлар иде, буйтурны әллә яклап, әллә куәтләп шаулаша башладылар.

– Ишкәкчеләр, безгә тизрәк Патшакалага барып җитәргә кирәк. Карусыз ишсәгез, анда барып җитүгә, мин сезгә ирек бирәм. Тизрәк барабыз икән, тизрәк ирек алырсыз…

Шул көннән кораб тизлеген бермә-бер арттырды. Алай да ишкәкчеләр арасында буйтур сүзләренә ышанмаучылар табылды.

– Буйтур сүзендә торырмы, Камай ата? – дип сорадылар ишкәкчеләр сабырланып калган Камайдан.

– Мин багучы түгел, сарай мәктәбен дә бетермәдем, мин бары тик каравылбаш. Олуг хан безнең язмышны буйтурга тапшырды, ни тели – шуны кыла. Сез минем кол, мин аның колы, ә ул хан колы. Без барыбыз да коллар, безнең язмышлар бер.

– Язмышлар берен бер, – диештеләр ишкәкчеләр. – Тик синең кулыңда камчы, безнең кулда ишкәк, бер дә камчыңны ишкәккә алышырга теләмисең үзең…

 

Ишкәкчеләр каравылбаш белән койрыкчы арасында ызгыш булып алганнан соң кыюлана төштеләр. Койрыкчы Дәнискә, гомумән, күктән төшкән Тәңре үзе дип карадылар. Койрыкчы алар янына төштеме, ишкәкчеләр аңа олылап сәлам бирделәр, ә инде койрыкчының хатыны грек Агасикенең кызы икәнен белгәч, тәмам әсәрләнделәр, тегеләр икәүләп аскы катка төштеләрме, икесенә дә мактау сүзләре яуды, гүзәл Эгинаны айга, чәчкәгә тиңләделәр.

Эгина чынлап та гүзәл иде. Нәкъ менә аның гүзәллеге Дәнисне үзенә тарта, шул ук вакытта куркыта да иде. Кайвакыт икәүдән-икәү генә калгач, Дәнис яшь хатынның күзләренә карап-карап тора да көтмәгәндә, гәрчә Эгина аны аңламаса да, шашынып сөйләргә тотына.

– Син мине аңламыйсың, аңламасаң да, мин сине яратам. Син елмаясың. Гүзәл итеп, җанга якын итеп, күңелне җилкендереп елмаясың. Елмай, елмай, су анасы. Әйе, әйе, син су анасы, чөнки суда балыктай йөзәсең. Их, ичмасам, бер сүзем төшенсәң иде! Менә мин сиңа, сине яратам, дим, ә син һаман елмаясың. Кочакла әле син мине… Шулай чәчләремнән сыйпа… Менә аңлыйсың бит, ни кушсам, шуны эшлисең. Их, сөйләшсәң икән син минемчә! Алиһә син!

Эгина дәшми, иренең башын тезләренә куйган да чәчләреннән сыйпый, ә үзе елмая. Кисәк ул ниндидер моңсу көйгә җырлый башлый. Көй шундый моңсу, шундый сагышлы чыга ки, Дәнис торып утыра, Эгинаның яшь тулган күзләренә карый һәм, чарасызланудан әсәрләнеп, хатынны кочагына ала.

– Ни булды сиңа, Эгинам? Ниләр булды?! Хәзер елмаясың, хәзер җылыйсың… Кайчан да булса син, безнеңчә сөйләшергә өйрәнгәч, сагышланып калуыңның сәбәбен әйтерсең… Әйтерсең бит?!

Эгина дәшми, ирнең куенына сеңә генә бара. Дәнис сизенә: хатын аңардан нидер яшерә, әмма сорый да, сораша да алмый. Хәер, сораса да, тегесе җавап бирә алмас иде. Бүген алар бары тик мәхәббәт теле белән – йөрәкләре белән сөйләштеләр, ә мәхәббәт күп вакытта телсез генә түгел, сукыр да була.

Кичкә таба, барысы да тынычлана төшкәч, Илбарыс буйтур койрыкчы Дәнис янына килде:

– Койрыкчы, нигә алай кыланасың?

– Буйтур, ишкәкчеләр арасында минем якташым бар…

– Мин аларга Патшакалага җиткән очракта ирек вәгъдә иттем.

– Кайтканда, ишкәккә үзебез утырабызмы, буйтур?

– Минем белән егерме алып бара, койрыкчы.

– Тылмач та алмадың, буйтур.

– Миңа тылмач кирәкми, койрыкчы. Күз буяу өчен тылмачка сине алырмын.

– Ә-ә, – диде Дәнис һәм күн сырма чабуы белән авызын сөртеп алды. – Кичә авызны җимерде теге Камай дигәнең, оста орыша каһәр суккан. Авызга менеп төшкәнен сизми дә калдым.

– Олуг хан каравылчыларын алостаз Дәян укыта. Сугышырга да, орышырга да.

– Без аның белән килештек инде. Ә греклар турында дөрес әйтәсең, буйтур. Олуг хан сараен греклар басты. Кызы Чәчкәне дә император угланына биреп куйса… Хәер, үзем дә әнә грек кызына өйләндем.

– Үкенәсеңме әллә, койрыкчы?

– Юк, буйтур, үкенмим. Яратып өйләндем. Каенатам да яхшы кеше күренә.

Илбарыс буйтур койрыкчының кулын кысты.

– Әйт әле, Дәнис, мәхәббәт бармы, сөю-сөелү?

– Бар, буйтур. Сагынасың?.. Күрдем бит мин, буйтур, хан кызын яратасың, ул…

– Әйтмә алай, Дәнис…

– Буйтур, буйтур. Хан кызы төркиләрдә илханнарга гына…

Буйтур түзмәде, торып китте. Койрыкчы Дәнис аның артыннан карап калды. Шунда буйтур кырт борылды да койрыкчы янына килде.

– Җил юк, – диде койрыкчы, сүзне икенчегә борырга теләп. – Җил булса, ишкәкчеләр дә бераз ял итәрләр иде. Патшакалага җитәрәк, ирек бирәбез, дигәч, җан көчләрен салып ишә башладылар.

– Әйе, җил юк. Тып-тын.

– Буйтур, бер сорау бирергә ярыймы?

– Бир соравың, Дәнис.

– Алтынны олуг хан сиңа кызын оныттырыр өчен бирдеме? Ханнар теләсә ни кыла алалар, буйтур. Ханнан өмет иткән – җәһәннәмгә киткән.

– Чын алтынны миңа олуг хан без Румнан кайткач бирәчәк, Дәнис.

– Миңа да олуг хан алтын ышандырды, хәтта алтыннан да кадерле нәрсә вәгъдә итте.

– Ирекме?

– Мин әле дә ирекле, буйтур.

– Ни соң?

– Хатыным белән Өске Кирмәнгә җибәрәчәк, терлек-җир бирәчәк.

– Ышандыргач бирер, Дәнис. Кубрат хан сүзендә торыр. – Дәнис куеныннан агачтан ясаган Перун алласын чыгарып үпте дә кире куенына яшерде.

– Перун аллам мине яклар, без хатыным белән Болгарга әйләнеп кайтырбыз, һәм хан мине Өске Кирмәнгә җибәрер, Кодрак илханга мал-җир бирергә боерыр.

– Кубрат хан сиңа барысын да эшләр. Иллә миңа ярдәм итә алмас, Дәнис.

– Кубрат хан барысын да эшләр, буйтур. Исән-имин Болгарга гына әйләнеп кайтыйк.

– Тәңрем, кабул ит Дәнис әйткән теләкне, кабул ит, Тәңрем!

Илбарыс буйтур, күккә карап, кулларын күтәрде. Аңа карап, Дәнис тә күккә кулларын күтәрде, Тәңредән исән-имин Болгарга кайтаруын үтенде.

Сиздерми генә кич җитте, ишкәкчеләр ашадылар да йокларга аудылар. Буйтур бүлмәсенә керде, ут алды, шәм алдында табгач кәгазенә күргән-белгәннәрен язып куйды. Аннары шәмнең берсен генә калдырды да сәкегә ятты. Кораб читенә вак кына дулкыннар бәрелә, әйтерсең лә берәү кыяр-кыймас кына бүлмәгә керергә сорый иде. Күрше бүлмәдәге сакчылар шыпырт кына нидер сөйләшәләр. Өске каттагы ике сакчы, бер-берсе белән очрашкан саен, айбалталарынчыңлатып куялар. Илбарыс буйтур кулларын баш астына куйды, уйга чумды. Аның һаман күз алдыннан Чәчкә китми иде. Иртәгә сәфәр чыгабыз дигәндә, аның янына көтмәгәндә анасы килеп керде. Аның артында сандык күтәргән кол тора иде.

– Бәбкәчем, оланым! – диде ана һәм улының күкрәгенә килеп капланды.

– Анам! Анам, ни булды?

– Берни дә булмады, оланым-канатым, берни дә булмады. Ерак җирләргә сәяхәткә җибәрә икән бит олуг хан. Тәңре генә саклый күрсен инде, оланым-канатым. Үги атаң әйтте, олуг хан оланың ерак сәяхәткә җибәрә, диде. Оланым-канатым, мин синең каршыңа мәрхүм атаңның әйткән сүзен үтәргә дип килдем. Аварларга яу чабар алдыннан, Илбарыс углан буй булып, буйтур дәрәҗәсен алгач, менә шул сандыкны аңа бирерсең, дигән иде атаң. Нәзерем тотар дип, гел куркып йөрдем. Менә мин сиңа сандыкны тапшырам, олан, Тәңре шаһит…

Кол сандыкны буйтур каршына китереп куйды.

– Игелекле бул, анакай.

– Исән-имин әйләнеп кайт, олан. Саклан. Тәңре, сакланганны саклармын, дигән…

Анасы киткәч, Илбарыс бик озак сандыкка карап торды. Тимер кыршау, тимер кадаклар белән бизәлгән юл сандыгы иде бу. Сандыкның почмаклары бакыр калайлар белән ныгытылган, урта бер төшеннән тасма итеп көмеш калай кадакланган. Сандык кайчандыр ук савыты булган булса кирәк. Соңгы елларда Кубрат хан ук йөртүчеләргә зур сандыклар ясатты. Хәзер укларны ике тәгәрмәчле арбада йөртәләр иде болгарлар. Элек, яу чапканда, атасы йөрткәндер сандыкны, хәзер әнә угланына калды.

Анасы уч төбенә салып киткән ачкыч белән Илбарыс сандыкны ачты. Гаҗәпләнгәне шул булды: капкачны ачканда, эчтәге яшерен кубыз чыңлап, көйләп куйды. Хикмәтле сандык калдырган атасы буйтурга.

Иң өстә сандал агачыннан кырып ясалган, кан-кызыл күн белән тартылган калкан ята иде. Буйтур калканны сул кулына алды. Җиңел һәм уңай итеп эшләнгән иде калкан. Аннары сандыктан кылыч чыкты, бер учма ук, грек ятаганы. Буйтур ятаганны эләктерде, уңлы-суллы селтәнде. Шунда гына ул калканны тишеп чыккан сөңге эзен күрде. Калкан матур, җиңел һәм уңайлы итеп эшләнгән, әмма аны кемнеңдер сөңгесе тишеп чыккан. Сөңге тишеген күрүгә, буйтурның аркасы чымырдап куйды. Калканны тишеп, атасын үтергән сөңге эзе… Болгарлар мондый калканнарны инде күптән ясатмыйлар, калканны күн белән түгел, тимер белән тышлыйлар. Грек ятаганы белән дә орышка баручы сирәк хәзер, болгар алыпларының күбесендә Дәмәшкъ кылычы, тураннар ясаган кәкре очлы кылычлар. Соңгы вакытта Болгар тимерчеләре дә кәкре кылычлар ясый башлады. Ятаган сабына кушаяклап чабып баручы ат төшерелгән. Ат шулхәтле елгыр-елдам чаба иде ки, күз төшүгә, сикереп атланасы килеп китә. Сандык төбеннән кызыл табгач ефәгенә төрелгән тагын бер нәрсә чыкты. Сүтте дә ефәкне буйтур, күзе камашудан йома төште. Аның кулында скиф бабалардан калган алтын саплы хәнҗәр иде. Алтын сапка батырылып затлы ташлар тезелгән. Буйтур хәнҗәрнең сабыннан алды, кулына кысты. «Менә бу бүләк! Иһ!» – диде буйтур, дошманга селтәнгәндәй.

Сандыкта тагын нидер бар бугай, әмма һәрнәрсәнең ләззәтен озаграк тоясы килә иде, һәр әйберне, кулына алган саен, озаклап карады, тәэсирләнеп тикшерде. Сандыкның төбеннән киемгә охшаган нәрсәләрне тартып чыгарды. Күр әле син моны! Буйтур киемнәре! Егет шаккатты. Шул киемнән йөрде микәнни атасы?..

Тиз-тиз чишенде, киемнәрен киеп алды. Аннары йөгереп ишегалдына чыкты, баздагы суга бакты. Күрде дә үзен буйтур киеменнән, таң калды. Аңа су төбеннән мәһабәт, күркәм гәүдәле алып карап тора иде. Ул да түгел, буйтур йөгереп аты янына килде, сикереп атланды да, кала урар капкасын узып, далага чапты. Хан болынында ат көтүләре утлый. Илбарыс алар яныннан чаптырып узды. Көтүчеләр, ханның яшь атларын ияргә өйрәтүчеләр буйтурны танымадылар, шуңамы, кем икән бу, кай илдән килгән атчабар икән, дип кызыксынып карап калдылар. Илбарыста кием буйтурларныкы иде.

Менә ул дала! Ат кош кебек оча. Илбарыс тезгенен җибәрде, кулларын җәйде. Каршы җил битне иркәли, куеннарга тула, даладан хуш ис килә, күңел каядыр ашкына, каядыр омтыла, кемдер дәшә, чакыра сыман!

Юк, колакка гына ишетелгәндер. Әнә һавада кошлар патшасы – бөркет талпына, бөркет Каф тауларына таба оча. Кош булсаң икән! Мәгәр кеше кош түгел. Кешенең күңеле генә канатлы, диләр. Аның менә бүген күңеле канатланды, күңеле белән әллә кайчан хан кызы Чәчкә янында ул. Ай-һай-һай!.. Чү-чү, тагын аңа кычкыралар түгелме?.. Буйтур әрәмәләр яклап күз ташлады. Әрәмә яклап аңа таба… Йа Тәңрем, чынлап та син! Чәчкә! Чәчкә!

Илбарыс буйтур атын борды, томырылып, Чәчкәгә таба чапты. Чәчкәгә килеп җитәрәк, ул кала яклап килүче ханшаны һәм ике-өч сакчы күрде.

Чәчкә яныннан буйтур җан-фәрманга чаптырып узып китте.

– Чәчкә, ияр, калышма!

Әрәмәлекне узуга, тарлавыкка килеп чыгасың, тарлавык белән бераз гына барсаң, урман башлана. Буйтур Чәчкәне шунда әйдәде. Хан кызы ат өстендә шундый оста тота иде үзен, сокланмау мөмкин түгел. Чәчкәгә буйтурның шулхәтле күп сүз әйтәсе бар, аңласа икән, аңласа икән шуны Чәчкә! Аңлыйдыр, аңламаса, бер тотам калмыйча, аның артыннан чапмас иде. Алар ханша һәм сакчылардан качарга тиешләр, бер мәлгә генә, бер мизгелгә генә булса да качарга тиешләр.

Атлар өздереп чабалар, сакчы алыплар күптән инде күздән яздылар. Менә ул урман, менә юл, менә алар көткән алан.

Илбарыс атыннан сикереп төште, Чәчкә атының йөгәненнән тотты, кызга аттан төшәргә ярдәм итте. Чәчкә аның кочагына иңде.

– Буйтурым-арысланым. Мин сине шундый, шундый сагындым…

Нәрсә булды аларга? Кичәле-бүгенле барысы да үз урынында кебек иде ләбаса. Ә менә бер-беренең кочагына килеп кергәч, аларга кисәк кенә төшенеп бетмәгән оялу килде. Әйе, хакыйкать хыялдан башкарак икән шул. Хыял күп тапкыр татлырак булса, хакыйкать мең тапкыр сизгеррәк эш итә. Нәкъ менә хакыйкать килмәгән булса, алар, бәлкем, бу мизгелне хыялый рәвештә генә татыган булырлар иде. Менә шунда, аланлыкта сизделәр алар бер-берсе өчен яратылуларын. Хәзер аларны беркем дә аера алмас! Алар тормышта булган барлык сынауларны җиңеп чыгарлар. Кайда гына булмасыннар, кай тарафларда гына йөрмәсеннәр, Чәчкә күңелендә буйтур булыр, буйтур күңелендә – Чәчкә… Әйе, хәзер буйтуры китсә дә ярый, хәзер хан кызы Чәчкә үз көченә үзе ышана – көтәр. Бәлкем, буйтуры аның Патшакаладан бөтенләй әйләнеп кайтмас?.. Юк, кайтыр, ул теләгәнгә кайтыр. Инде язмыш аларны аера икән, хан кызы Чәчкә күңеле белән барыбер аның янында булыр, мәңгегә, үлгәнче, җаны җәннәткә киткәнче.

Шул мәлдәге тетрәнүе, шигәюе, куркуы, киләчәк өчен борчылуы тикмәгә генә түгел иде Чәчкәнең. Хан кызы сизенә, тоемлый, атасы вәгъдәсендә торачак, аның Юстинианга ярәшүе сәясәткә бәйле нәрсә, ике илнең килешеп яшәвенә. Мәгәр Чәчкә үкенмәс, үртәлмәс, ул менә сөйгәненнән бүген сөелә, бүген бөтен гомеренә җитәрлек назны алып кала, менә шушы аланлыкта, аулакта!

– Чәчкә, Чәчкә, – ди Илбарыс һәм кызның татлы алсу битләренә, сусыл иреннәренә тартыла.

Әнә ат тояклары тавышлары да ишетелә башлады. Сакчылар килеп чыкса – харап. Олуг хан буйтурны беркайчан да кичермәс, ул иртәгә үк аның башын кистерер. Әмма йөрәк дигәнең моны кабул итми, ат тупырдаулары да үтеп китәр сыман, атасы да буйтурны кичерер шикелле.

Шул ук мәлдә, сакчылар якынайган саен, Чәчкәне курку били. Кем өчен?.. Үзе өченме?.. Юк, тагын бер тапкыр юк! Буйтуры өчен. Чәчкә сөйгәне буйтур кочагында үләргә дә риза. Тик аңа гына тимәсеннәр, аны гына рәнҗетмәсеннәр.

– Алар безне эзлиләр, буйтурым. Сакчылар явызлар, алар шундук укка алырлар, – диде Чәчкә. Әмма буйтур кочагыннан чыгуы булды, яңадан кереп эреде.

– Чәчкә, Чәчкә, мин сине…

– Буйтурым, атландыр мине атыма… Буйтурым, – диде, атына менгәч, Чәчкә. – Буйтурым, мин Кодрак абам белән Өске Кирмәнгә утырмага китәм. Кайту белән син анда кил. Мин сине көтәрмен, буйтурым, көтәрмен, көтәрмен…

 

Чәчкә, атын чаптырып, аланлыктан чыгып китте. Ул сакчыларга каршы китте.

– Хан кызы Чәчкә биредә, ханша! – дип кычкырды сакчыларның берсе.

Буйтур атына атланды, атын атлатып кына бөтенләй башка якка юнәлде.

Өенә кайткач, сандык төбеннән атасы анасына бүләк иткән зөбәрҗәт кашлы балдак тапты. Балдакны ул сөйгәне Чәчкәгә бирер. Әмма кичке якта да, иртән киткәндә дә Чәчкәгә балдакны бирә алмады. Кубрат хан кызыннан күзен дә алмый күзәтте.

Кораб кузгалганда, күзләре белән яр башындагы Чәчкәне эзләде буйтур. Тапты. «Сау бул, Чәчкәм!»

Чәчкә корабтагыларга маңгаена бәйләгән зәңгәр тасмасын салып болгады. «Сау бул, буйтурым!» – дия кебек иде кыз.

Буйтур, кулъяулыкка төреп, түш кесәсенә куйган балдакны капшап карады. Балдак урынында иде. Килер бер көн, шушы алтын балдакны Чәчкәнең бармагына кидерер буйтур. Кидерер дә берәм-берәм бармак битләрен үбеп чыгар. Аннары алар Кызкуыш туенда катнашырлар. Чәчкә рәтләп йөгереп тә тормас, буйтурдан шундук тоттырыр.

Буйтур, хиссияткә бирелеп, авыз эченнән генә җырлап җибәрде. Шулчак бүлмәгә төптимерче Агасике килеп керде.

– Буйтур моңлана, – диде ул һәм, түргә узып, сәке читенә утырды. – Моңлана буйтур. Илдән аерылу кемгә дә җиңел түгел шул.

Төптимерче буйтурның хәленә керергә тели кебек иде. Кайчандыр Агасике үзе дә шулай моңланган иде. Илдә ике бала белән хатыны кала, ә үзе базилевс йомышы белән хәтәр эшкә Болгарга китеп бара. Башкайлары исән-имин иленә әйләнеп кайтырмы, юкмы – белми иде. Шактый гомерен Болгарда уздырды Агасике, ничәмә ел Кубрат ханга бил бөкте. Хәер, Кубрат хангамы, әллә базилевскамы? Әйе, базилевска, Византиянең императоры Ираклийга бил бөкте ул. Ни бирер император Агасикегә – бер Хода үзе белә. Шул еллар эчендә әнә кызы җиткән, Аллага шөкер, алтын куллы кешегә кияүгә чыкты, улы, сарай мәктәбен тәмамлагач, император алачыгында эшли башлаган. Кызы Эгина үзгәргән. Нык үзгәргән. Анысына бик исе китмәде. Бишектәге бишкә төрләнер, диләр. Йа Хода, инде барысы да артта калды. Тиздән Босфор бугазына җитәрләр… Юк, Ходайдан каргалган кеше түгел икән әле, игелекле мизгелләрдә туган адәм икән. Сәяхәте уңды, куенында Төн илләренең картасы, анда яшәгән халыклар турында мәгълүматлар. Кайту белән, император аны янына чакыртыр, сорашыр, төпченер. Буйтур турында да сорашыр. Ни әйтер Агасике?.. Ни өчен бара Патшакалага Кубрат ханның тәрбиягә алган угланы?.. Ни генә булмасын, Агасике Кубрат ханга хыянәт итәргә кыймас. Олуг хан аны якын итте, үз итте. Буйтур тагын… Император бик төпченә башласа, белгәнен әйтер: буйтур олуг ханнан бүләкләр китерде, кораллар алып китәргә исәбе. Шул исәптән үтенече бар: Чәчкәне алырга император угланы Юстиниан бер язга кичегеп килергә тиеш, олуг хан үтенече.

Агасике һәрчак базилевстан курку тойды. Яшерен илчесе Агасикенең Кубрат хан белән татулашып китүен сизсә, базилевс аны кичермәс. Әйе, базилевс аны кеше итте, эш бирде, акча бирде, ирек бирде, яшерен илчесе итте, шул ук вакытта базилевс аны юк та итә ала иде.

Тимерчелекнең нечкәлекләренә Агасике Фанәгүрдә төшенде. Болгарларның угы авыррак, озынрак, очкан чагында сызгырып оча, зәһәр тавышлар чыгара, ерак оча. Болгарга килгәч, шуңа шаккатты Агасике: биредә коралларны көйлерәк, җайлырак ясыйлар иде. Кием-салымнары да җиңел, җайлы. Тире иләүгә килгәндә – иң йомшак тиреләрне болгарлар или. Болгар сурәттә дә каядыр ашкына – хәрәкәтнең иң бөек ноктасына омтыла кебек иде. Болгар ясаган әйберләр нәфис булыр, күзгә ятыш, соклангыч булыр. Болгарның һөнәрчеләре генә түгел, гореф-гадәтләре дә ошады Агасикегә. Әгәр дә мәгәр артыннан бертуктаусыз патрикий Симеон күзәтмәсә, Агасике, бәлкем, гаиләсе белән Болгарда да калган булыр иде. Мәгәр башкалар артыннан бер-берсен күзәткән кебек, аның артыннан да күзәтүчеләр куйган иде базилевс. Болгарда калса, аны шундук үтерәчәкләр иде, греклар үтерәчәк иде. Болгарда базилевсның йөзләрчә шымчысы бар. Алар бар өлкәдә дә эшлиләр, хезмәт итәләр. Ни генә булмасын, Агасике базилевс йөкләгән бурычны үтәде. Иртәгә кораб Херсонеска җитәр, Херсонес – империя биләмәсе. Ә менә дәүләт булып оешып җиткән Болгарны тиз генә биләмәсе итә алмас базилевс. Әмма эш шуңа таба бара. Болгар, христиан динен кабул итү белән, империя канаты астына керер.

Алай да Агасикенең беләсе килә иде: нинди йомыш белән бара икән Кубрат хан илчесе Патшакалага? Әллә соң буйтурны грек уты сере борчыймы?.. Бик ихтимал ич. Ул сорауны Агасикегә Кубрат хан Болгарга килгәч тә биргән иде…

– Сагышланасың, буйтур?

– Сагышланам, төптимерче.

– Белсәң кирәк, буйтур, император белекле алыпларны ярата, ул сине дә Патшакалада калырга өндәр. Серең әйтерсең, кичерер.

– Минем базилевстан серем юк, төптимерче.

– Базилевстан юктыр, ә менә миннән бар.

– Синнән дә, Агасике. Мин Патшакалага корал алырга барам. Беррәттән хан кызы Чәчкәне бер язга кичектерүләрен үтенермен. Хан үтенече. Кубрат хан борчуда, көнчыгышта хазарлар көчәеп бара. – Буйтур торып утырды да Агасикенең күзләренә карады. – Агасике, Дәнисне Патшакалада калдырырга исәбең юктыр бит?

– Буйтур, койрыкчы Дәнис – минем киявем.

– Ә ул Патшакалада калырга теләмәсә, Агасике?

– Калыр, буйтур, калыр. Мин киявемә ышанам.

– Әнә ничек икән…

– Мин синең дә калуың теләр идем, буйтур. Базилевс каһарман сугышчыларның кадерен белә торган кеше.

– Беләдер, ышанам. Әйт әле, Агасике, син үзең кире Фанәгүргә кайтырга теләмисеңме?.. Базилевсның йомышын үтәдең, нигә дип гаиләң белән кире Фанәгүргә китмәскә ди?

– Мин туган илемдә, буйтур. Туган ил дигәнең, туган илдән китеп торганда, бигрәк тә кадерләнә икән ул. Җитәрдер, күпйөрдем, күп илләр гиздем. – Агасике буйтурның иңбашына кулын куйды. – Утың алыштыр, буйтур. Утыңны, дим, алыштыр.

Буйтур яңа шәм кабызды, урынына килеп утырды. Әмма, нидер исенә төшеп, сәке астыннан бер чүлмәк эчемлек чыгарды, ике җам куйды.

– Синең туган илеңә исән-имин әйләнеп кайту өчен, Агасике!

Агасике кыстатмады, бер җамны эчеп тә куйды, буйтур аңа тагын койды.

– Син миңа баштан ук ошадың, буйтур. Оста сугыша алуың өчен генә түгел, акыл белән сугыша алуың өчен ошадың. Ул сәләт бар кешегә дә бирелми. Ничек алдырдың бер төмәннән артык алае булган Чалбай ханны. Грекның бөек полководецлары да мондый җиңүләргә сирәк ирешә алганнар. Олуг хан сине күтәрде, буйтуры итте. Кул астыңда ун мең алай булыр. Хәзер әнә Патшакалага хан илчесе булып киләсең. Олуг хан булсам, мин синдәй кешегә кызым бирер идем.

– Олуг ханга тимә, Агасике.

– Кызын оныта алмыйсыңмы?..

Буйтур дәшмәде, аның Чәчкә турында сөйләшәсе килми иде.

Агасике торды, чүлмәктән бер җам эчемлек салды, күтәреп эчеп куйды да буйтурга тыныч йокы теләп чыгып китте.

Икенче көнне Херсонеска җиттеләр. Су алдылар. Су китерүчеләрне Дәнис ашыктырды.

– Тизрәк, тизрәк, сучылар, бер мичкәгә бер алтын, ашыктырсаң – ике алтын, соңга калсаң – ярты алтын, сабыр калган— ни алган, – дип, авызына нинди сүз килде, шуны такылдап торды.

Иртән таң белән кузгалдылар. Херсонес артта калды. Дәнис Херсонестан кипкән балык, ит, сыр, тоз, кәрзин-кәрзин алма-җимеш алган иде, барысына да өләшеп йөрде. Херсонестагы греклар белән Агасике бик озак сөйләшеп торды. Агасикене өске каттан буйтур күзәтеп торса да, әллә нигә бу гректан ул шикләнмәде. Херсонестан соң Патшакалага ике-өч көнлек су юлы кала. Димәк, берсекөнгә булмаса да, аннан алдагы көнне алар Патшакалада булачаклар. Әлегә диңгездә давыл-фәлән юк, Тәңре саклый.

Кораб кирәк тарафка яткач, Дәнис буйтурга диңгездә йөзгән зур кораблар турында сөйләде. Иң яхшы койрыкчылар греклар түгел, финикиялеләр икән. Әмма аларны табуы кыен икән хәзер. Кайсы кая таралып беткәннәр. Кайчандыр, моннан күп еллар элек, финикиялеләр дөнья читенә кадәр бара алганнар, әмма кире әйләнеп кайтмаганнар, әллә яңа җир тапканнар, әллә үзләрен диңгез алласы алган. Диңгез алласының бик күп кызлары бар икән. Аларны «су анасы» диләр. Су анасы кораблардан ирләрне генә ала икән. Бу турыда Дәнискә философ сөйләгән. Дәнис грек философны ярата, ул аңа бик күп хикәятләр сөйли икән. Философның буйтурга да диңгез турында хикәятләр сөйләгәне бар. Ул әкәмәтләрне тыңлый-тыңлый, төннәре йокысыз үтәр иде. Греклар болай итә икән: диңгездә давыл купса, диңгез алласы ачулана, корбан сорый, дип, башта ишкәкче колны ташлыйлар. Анда да давыл туктамаса, икенче ишкәкчене дулкын эченә ыргыталар, анда да туктамаса, диңгез алласы сине сорый, дип, кораб башлыгын ташлыйлар. Хәзер андый хикмәтләр бик сирәк сирәген, әмма булгалый, юк-юк та кешеләрне су анасы алгалый икән.