Сөйлим, тыңла…

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

– Бүген үк аерылам диген, Гөлия апа, иртәгә кадәр сузма. Ачуым яман, беләсез!

«Ачуым яман, беләсез…» Әйе, синең холкыңны беләләр, Нурулла. Чөнки син урамнан үткәндә, һәр капка ярыгыннан, һәр тәрәзәдән күзләр озаткан. Күзләр булмаса, этләре өреп калган. Яратканы яраткан, нәфрәтләнгәне нәфрәтләнгән. Син – колхоз җитәкчесе, үзенә күрә хуҗа, ихтимал, барысына да ярап та бетмәгәнсеңдер. Кайберәүләр үз бәхетсезлегендә сине гаепләгәндер, ә икенче берәүләр рәхмәт кенә укыгандыр. Ә бүген син алар өчен әүлия икән… Сизәсеңме-тоясыңмы, халык чынбарлыктан арыган, ул могҗизага сусаган. Аның берара матур әкиятләргә ышанасы килә! Чынлыкта авыл синең гап-гади кеше икәнеңне таный, ләкин егерме ел хуҗалык сөйрәгән рәис барысын да туйдырган, алар сине гайре табигый сыйфатлар белән чуарлап-бизәп, әүлия исемле яңа зат тудырган. Сәбәбе дә булды: йөрәгең типмәде… Өсләрен – бөтен, тамакларын тук итәм дия-дия, артыгы белән җиргә беректе Нурулла. Элгәре морҗалардан бөркелгән төтен адәм баласының күк белән бәйләнешен искәртә, бисмилласын кушып пешергән ипи исе, галәм киңлекләренә таралып, дөньясын хушландыра иде. Нурулла Азизов иң беренчеләрдән булып Чурайбатырга газ торбалары суздырып, «төтенсезләр авылы» дигән кушамат тактырды. Баксаң, төтенсез авыл күңелсез һәм шыксыз авыл икән. Юк икән күкләр белән тоташу! Быел тау итәге дә догасыз тилмерә. Шул якка караган саен, кәеф кырыла. Һаман тамак кайгысы!

Урамнан, озын торыкларын чалыш-полыш китереп, Зәкия карчыкның оныгы йөгерә иде. Галимнең аркасындагы йонлач биштәре дылк-дылк итә, әйтерсең егеткә ябышып бер сары эт тә чаба иде.

– Нурулла Сафиуллович, спасите! Өч сәгатьтән Казанда учёный Капланның лекциясе икән. Интернеттан укыдым. Миңа аны тыңларга кирәк, срочно автовокзалга илтегез! Очень прошу! – Егет, машинага утыргач та, бал корты төсле безелдәде. – Боже, соңартма, Боже!

– Ленинга аткан Каплан оныгы мәллә?

– Вы что, Нурулла Сафиуллович! Бусы башка Каплан! Бөек учёный. Сез аның ачышлары турында ишетмәдегезме?

– Юк, Алмаз.

– Да, авыл агайлары надан шул. Гафу, абый Нурулла. Капланның исемен история китапларына язачаклар.

– Күбрәк татарча сөйләш, малай актыгы! Профессор атаң белән без бер урамда сугышып үстек. Яртылаш авыл егете син. Капланыгызның бөеклеге нәрсәдә инде?

– О-о, абый Нурулла! Ул кешенең гомерен ничек озынайтырга дип баш вата.

– Юк белән маташмагыз, энекәш. Аллаһы Тәгалә аны без карында чакта ук билгеләп куйган.

– Стоп, Нурулла Сафиуллович! Каплан – уникальный учёный. Ул, сначала телоны ясарга, ди, ягъни роботны. Күзе, колагы, авызы, кул-аяклары белән, ди. Потом биологик баш миен шушы тәнгә пересадить, ди, вот! Клиент сайлый: үләргәме яки ясалма гәүдәдә яшәвен дәвам итәргәме? Әгәр без учёныйлар, берләшеп, шундый робот ясасак, ул Айда да, Марста да яшәячәк, абый Нурулла! Халык күп, тиздән планета шартлый. Без робот сыманнарны бүтән күк җисемнәренә озатсак, җирдә катастрофалар кими, точно! Планета кызганыч, абый Нурулла. Һәр туган бала аңа үлем белән яный. Урманнар таптала, сулар агулана, тереклек үлә. Җиде миллиард без бүген, коточкыч цифр, да? Капланның ачышы хуплауга лаек.

– Тимер сыныгызга каш-керфек, авыз-борын чәпәрсез, бу катлаулы түгел, Алмаз. Ә менә җан белән нишләрсез, ә? Галимнәр ихтыяры белән генә җан беркая да күчми! Уйдырмалар белән вакыт уздырмагыз, энекәш.

– Ужас, сез полный отстой икән, Нурулла Сафиуллович. Сез наукада ни-ни! Фән ул – прогресс юлдашы, аңа вакыт та не жалко!

– Мондый фантазияләрдән бизәргә кирәк, энекәш. Син безне файдалы ачышларың белән куандыр. Ничә ел агулы бәрәңге ашыйбыз, шул каһәр суккыры коңгызга каршы робот-бөҗәк уйлап тап, һичьюгы.

– Фу, мине кемгә саныйсыз, Нурулла Сафиуллович. Жук, таракан, кандала кебек паразитлар белән кайнашырга башыма тай типмәгән! Мин – учёный. Мин – Каплан шәкерте! Без дә, сезнең сымак, авыл, җир, икмәк дип, вак мәсьәләләр белән шөгыльләнсәк, кем глобаль проблемаларны чишәр?

Тукталыштагы автобус менә кузгалам, менә кузгалам дип тора иде, Нурулла биштәре-ние белән юлдашын ишектән кертеп җибәрде.

– Капланга сәлам! – диде ул, әмма бу тозсыз шаярту иде. Синең сәламең кемгә хаҗәт! Әнә алар дөньякүләм проблемалар белән мәшгуль, гәрчә уй-теләкләре фантазиягә корылып, акылга сыймаса да, бөек эшләр майтарабыз дип шапырыналар. Ә Нурулланың эше чынлап та вак: язын сөрә-чәчә, көзен ура-суктыра. Хәсрәте дә чыпчык борыны хәтле генә: Чурайбатыр үлмәсен дип, көн-төн чаба-йөгерә… Киләчәктә рәхмәт ишетерме – ишетмәс! Капланнар кебек, алтын хәрефләр белән тарих битләренә теркәлерме – теркәлмәс! Һай, шайтан алгыры! Күңелдә нинди генә җүләр уйлар бөтерелми. Дан-шөһрәт казанып, сурәтен тимер такталарга уйдырыр өчен туганмыни Сафиулла малае?! Җир өчен дөньяга китергән аны Аллаһы Тәгалә. Кочагына йолдызы-ае, урман-кырлары, чишмә-елгалары белән Чурайбатыр исемле җыйнак кына, бәләкәй генә дәүләт салган. Йөрәгең белән янәшә кадерләп сакла, тузгытма, таратма, дигән. Әйдә, роботлары белән ят планеталарга Капланнар күченсен. Ә Нуруллага Җирдәге тормышның да үз җае, үз көе бар…

6

Менә шулай… Реанимациядән гомуми палатага чыгаргач, янәшә караваттагы абзый аңа:

– Ике тумыйбыз, ике үлмибез, иртән гел бүген бәйрәм дип уян, – диде.

Искерсә дә, асыл хакыйкать иде бу.

Менә шулай… Уяна Нурулла. Үз җае, үз көе булган тормыш иртәсе гәрчә йөз төрле мәшәкатьләре, аһ-зары, үкенеч-көенечләре белән бусага төбендә үк сагаласа да, ул разый иде. Яшәү – бәйрәм! Йөрәге бер туктап алган кеше моны бөтен вөҗүде, бөтен күзәнәкләре белән тоя. Шуңа күрә ир һәр иртәдә бәйрәмчә киенде: моңарчы шкафта сөрсегән өр-яңа костюм-чалбарлар, күлмәк-галстуклар берәм-берәм кузгатыла башлагач, хатыны, шикләнеп:

– Ник алай көязләнәсең, Нурла? – диде. – Элек өстеңдә джинсы белән свитер гына иде.

– Бәйрәм бит, бичәсе.

– Саташма, гап-гади көн, Нурла! Синең шулдыр инде… – Саҗидә мыш-мыш борынын тартты. – Даруга дип хәйләләп, аның белән серләшәсеңдер.

Нурулла бу очракта: «Син нәрсә лыгырдыйсың, ахмак бичәсе!» – дип ачуланырга тиеш иде, ләкин ул әлеге уен чалгы белән печән чапкан кебек кисеп ташлады. Тимә, көнләшсен! Сары алъяпкыч белән билен буган хатында җан юкмыни!

– Сөйлиләр инде… – Борын «ыш та ыш» һаман «такта ышкылады». – Син әүлияга ят хатын-кыз мәхәббәте хәрәм, Нурла.

– Кем әйтте?

– Яшь хәзрәт, никах тугрылыгы – җәннәтнең беренче баскычы, ди. Сиңа төбәп әйтмәде дә, Нурла. Алай да… Без кызлар белән мәчеткә аның вәгазьләрен тыңларга кергән идек.

Мыштым хатынның көнләшүе дә кызык түгел, әйтерсең коры чикләвек яшене: черт итә дә сүнә, черт итә дә сүнә… Зилзиләләр куптарып, тузан өемнәре уйнатып, күкләр күкрәтеп килсен иде дә, чартлатып яңакка суксын һәм күздән ут чәчрәсен иде! Юк шул, хатын-кызларның барысы да Туйбикә түгел. Син үзең дә күндәм, болай да басынкы кемсәне бастырасың.

– Халык арасында өтек-төтек йөрмәскә кирәк, бичәсе. Әллә миңа җүнлерәк кием дә хәрәмме?

Аңа «бәйләнеп» арыган хатыны аш бүлмәсендә кыштырдый иде инде. Нурулла озак кына көзге алдында галстук бәйләп азапланды. Муен элмәккә керергә теләми, башны әле уңга, әле сулга кыйшайта иде. Ир-атны йөгәнләр өчен уйлап чыгарылган чүпрәк кисәген шкаф тартмасына атып бәрде ул. Хуш, шушы килеш тә танырлар…

Авыл буйлап сәяхәт бүген дә дәвам итте. Юл уңаенда Нурулла такта яру цехына сугылды. Игезәк сыңары белән байтактан бирле күрешмәгән иде.

– Эшмәкәрнең хәлләре ничек? – диде ул, агач чүбенә буялган Шәмсулланың җилкәсеннән каккалап. Туган бит, якын.

– Икебез дә тартмыйбыз, ну барыбер тәнәфес ясыйк. – Игезәк өемнән киң генә такта суырып, баш-башларына бүкәннәр куйды. – Утыр, Нур! Син нигәдер бүген бәйрәмчә. Авылда туй-мазар мәллә?

– Туй, Шәм.

– Кемнәрдә?

– Миндә, Шәм. – Нурулла күңелле генә сызгырды.

– Ышандылар ди сиңа! Саҗидәңә кабат өйләнсәң генә. Тәки яшисез, ә?

– Мин нишләргә тиеш идем соң?

– Аерылмадың, рәхмәт яугыры. Исеңдәме?..

– Кузгатма! – Нурулла дорфа гына игезәкнең авызын япты. – Үз бәхетеңне бел дә дәшмә!

– Без Энҗе белән яратышып кавыштык, Нур.

– Мин сезнең өчен бик шат, эшкуар туган. Ярар, тәнәфес тәмам!

«Исеңдәме?» Исемдә, исемдә, сыңар. Тик син ул көнгә кагылма, яме?

– Безнең турдан үтәсеңдер, Нур. Энҗе студент малайны уятсын, миңа ярдәмче кирәк, – дип калган туганы Нурулланың ярты кисәге иде. Ул да өрсәң шартлаган куык белән гомерен яндыра. «Без Энҗе белән яратышып кавыштык…» Шушы алдануың белән бәхетле син, Шәмсулла. Күрше авыл мәктәбе директоры Зөфәр үлгәч, аны Чурайбатыр зиратына җирләделәр. Энҗе соңыннан, халык таралышкач, аның каберенә ятып үкседе… Бу хакта сиңа бер ирештерерләр, Шәм. Ә син моны гайбәт дип сана. Сүз куган ир-аттан да кабахәт адәм юк!

Шәмсулланың олы малае капкадан чыгып килә иде, ләкин әнисе аңа абыйсы белән иркенләп сөйләшергә ирек бирмәде, куарга тотынды.

– Әй син, йокы капчыгы! Тизрәк элдер! Әтиең ачулана, Хафиз! Нихәл, Нурулла?

– Яхшы. Хафиз буйга үскән.

– Үсмәскә ни! Кыш буе биш капчык бәрәңге, ярты үгез ашый. Алай да укуы уртача гына.

– Казанда тамыр җәяме?

– Юу-ук, ниткән Казан ди! Безнең бәхет – авыл. Әнә мәктәпләргә хатын-кыз сырышты. Бер-ике ел укытса, бәлкем, директор итеп билгеләрләр. Хафизның буй-сыны иллә шәп!

– Мәктәп директорларын яратасың бугай, Энҗе.

Нурулланың теленнән шайтан тартты, ахрысы, ул, чын мәгәр, хатын-кызның күңелендә казынып, мондый түбәнлеккә төшмәскә тиеш иде.

Энҗе кинәт тотылган карак сыман калтыранды.

– Кайсы… кайсы укытучы бу урын турында хыялланмас икән. Безнең коллективта һәркем үзен директор итеп күрә.

– Китим әле, Энҗе, Габбас абзый чирләгән, ди.

– Нурулла! – Хатын аның беләгеннән култыклады. – Әллә җыр укытучысы дигәч тә, мин аңгырамы? Кинаяләрең белән бәгырьне чеметмә инде син, Нурулла. Син безнең тормыштан бихәбәр, чөнки колхоз туганыңны да, дустыңны да алмаштырды. Синдә безнең кайгы түгел иде. Шәмсулла мине төнлә урлап кайтты! Юлдан! Без Зөфәр Газизов белән Яр Елгада укыта идек. Без бер-беребезгә балачактан ук гашыйк идек. Шәмсулла мине егетемнең куеныннан каерып алды! Минем аңа тамчы да хисем юк иде. Мин балалар хакына түзеп яшим. Тик мин хыянәтче түгел! Күңел җылысын чит-ят ирләр кочагына ташымадым мин!

 

– Эрлисе эрләнгән, бәйлисе бәйләнгән, җиңги. – Нурулла әкрен генә Энҗенең кулын җиңеннән ычкындырды да, ачынып: – Шәмсулланың бәхет кошы да канатсыз! – диде.

Бу хатын да кызганыч иде. Яши. Язмышы белән тарткалашмый.

– Сабыр син, Энҗе, шуның өчен рәхмәт үзеңә. Зөфәр Газизовны догаңнан калдырма.

– Чү, ашыкмале. – Энҗенең ике бит алмасы кып-кызыл, гүя эчендәге ялкын йөзенә бәргән иде. – Син игезәгең өчен көенмә. Шәмсулланың тамагы тук, өсте бөтен. Өч бала атасы. Аларны өйләндерәсе менә. Туйларда парлашып утырырбыз, уртак оныклар сөярбез. Нурулла, карале, син тегендәге хәлләрне күреп-белеп кайткан, диләр. Халык у-у итә. Миңа анык кына әйт: хет анда җаным теләгән белән бер түшәккә баш куя аламмы? Сайлау мөмкинлеге бармы тегендә?

Йа, Нурулла, күкрәгеңдә кушаяклап тибенгән ярсу атыңны тышаулыйсыңмы, әллә иреккә җибәрәсеңме? Укытучы башы белән әкияткә ышана, тфү!

Юк, атыңны тышаула, Нурулла. Игезәк сыңарың никадәр генә газиз булса да, бу хатынның өмет учагына нәзек кенә телеп чыра сал.

– Куярсың башыңны, җиңги, куярсың.

– Шулаймы, туганым! Ай, рәхмәт!

Бу матур ялганың өчен җилкәңдәге фәрештә «гөнаһ» дип язар, Нурулла. Әнә сул аягыңа аксадың, димәк, «дәфтәрең» авырайды.

Аның каравы учакта чыра кабынды!

Туксан яшьлек Габбас карт, лупалы күзлеген борынына элеп, Коръән укый, ә инвалид арбасындагы улы – аяксыз Хәйретдин – кечкенә табакка бәрәңге әрчи иде. Хуҗалар кунакка шатланды.

– Уз, бирегә уз, улым, – диде карт, диваннан урын күрсәтеп.

– Мин үтешли генә, Габбас бабай. Ни хәлләрдә көн итәсез?

– Әлхәмделилләһ, улым!

Карт артыннан улы да кабатлады:

– Әлхәмделилләһ, энем. Безгә ни, пинсә – хөкүмәттән, үлем – Ходайдан дип, шөкрана кылабыз, әйеме, әти?

– Син, Нурулла улым, безнең хакта бер дә пошынма. Үебез җылы, син салдырдың кана. Тәмуг утын да син…

– Әй, әти, әти, – дип бүлдерде Хәйретдин абзый. – Ниткән тәмуг уты? Җир астыннан суыртылган табигый газ диләр аны, әти!

– Суыртса, тәмугтан суырталар, чурту-матыр! Кысылма олылар гәпләшкәндә, – дип ачуланганнан соң, карт рәхмәтләрен тезде: – Суын да калункадан ялгаттырдың, мунчабыз да янәшәдә генә, тәмуг уты белән җылытыла, дәүләттән пинсәне дә күп бирдерттерәсең, Нурулла улым.

– Әти, син – сугыш ветераны, рәис яраларың турында белешмәләр юллатты, шуннан акчаң артты, – диде Хәйретдин абзый.

Шуңа игътибар итте Нурулла: картның чәче чем-кара, ә улыныкы тузганак чәчәге төсле ап-ак, йөзендә дә буразна-буразна сызык иде.

– Сиңа алтмыш өч яшь бит, Хәйретдин абый?

– Алты да, өч тә, – дип җөпләде ул. – Беркөнне чегән катыннары өй борынча чүпрәк-чапрак сатып йөри. Миңа «папаша», әтигә «маладуй чалавик» диләр. Аңа – джинсы чалбар, миңа җылы эчле ыштан төртәләр. Әти – мут хайван, заманында өч катынга үләнгән. Мин гарипкә берсе дә тәтемәде, шуңа иртә картайдым мин, энем. Наз-тәрбиядән мәхрүм ир бәндәсе тиз муртая икән. Сиңа рәхмәт, энем, хет дөнҗа белән аралаштырасың. – Хәйретдин абзый арбасын өстәлгә табан эттерде. – Кампитыр бүләк итеп, ялгызлыктан йолдың син. Сәйдә әбинең оныгы Алмаз «ә» дигәнче үрәтте, малайгынам. Башлы икән прафисыр балалары. Абый, ди, аягыңа интпланты куйдырабыз әле, ди, киләчәктә, ди. Җөртәбез әле сине, ди. Монда җөргәннән дә артык. Ентирнитка тоташтыргач, Җир шарының любуй җире белән чүкердәшәбез. Әти, әтәчнең кикриге канаган иде, үлмәгәнме-төгәнме, караштырып кер.

– Ә син, чурту-матыр, тагын тартмаңа кадаласыңмы? Әй ахырзаман калдыклары! – дип, карт сукрана-сукрана чыгып киткәч, «тузганак», авызын ерып:

– Энем, мин моннан апамны таптым! – диде. – Ант, туган, көлемсерәмә! Үз акылымда мин. Сиңа безнең бүгенге тормыш тәрәзәсе ачык, ә үткәннәрнеке ябык, энем. Әти сугыштан марҗага өйләнеп кайта. Мария Сергей кызына. Аларның Маргарита исемле кызы туа. Ә бу чакта күршедә минем булачак әнкәм килен хезмәтен үти икән. Ул үлгәндә, син бишек баласы идең, Нурулла энем. Әнкәм гүрендә әйләнеп капланса капланыр, чүтеки дөресе шул: мәрхүмә кәкре аяклы, кылый күзле, чалыш авызлы иде. Чиләгенә таман капкачы – ире Гарәфетдин калхузда көтүче икән, ул иртән чыбыркысын асып киткәч, булачак әнкәм, шомырт куагы төбенә посып, җыру җырлый икән. Әби хатирәсеннән болар, энем. Габбас солдат аның моңлануыннан үксеп җылый икән. «Әй бакча карачкысы! Җыруы белән улымны сихерләде!» – дия иде әби. Габбас солдат марҗасын кызы белән йорттан куа да Гарәфетдин хатынын апчыга. Тугыз айдан мин – гарип туам. Әби: «Марҗаның каргышы балага төште», – дип, гел әнине талый иде. Маргарита апамның Ригада икәнен ачыклагач, хат яздым. Җавап бирде, ышанасыңмы, энем? Братишка, дигән, җәренгә Сабантуйга приеду, дигән, ышанасыңмы? Әтигә пока белгертмим, сюрприз ясыйм, Аллаһы боерса. Тик, энем, мин аяксыз килеш ничек Маргарита апамны каршылармын икән?

– Аэропорттанмы, поезданмы, апаңны үзем барып алырмын, Хәйретдин абый. Ике туган Сабан туе бәйрәмендә күңел ачарсыз.

– Өч туган без, энем, өч! – Хәйретдиннең күзләре сәер ялтырады. – Сеңел дә исән минем. Әти аны белми һәм белмәве хәерлерәк. Безнең әни им-томчы иде. Бервакыт яңа гына туган сабыен биләүгә төргән апа аңа өшкертергә килде. Мин мич башында идем, әни, кеше-фәлән юкмы дип, аралыкны карады, тик мине итекләр каплаган иде. Вәйт бу хатын җылый, Галимәттәй, кызым Габбас абыйдан, ди. Әни дә җылый. Үскәнем, нишләп син безнең тормышны ватасың, без бит гарип бала үстерәбез, ди. Ватмыйм, Галимәттәй, ант мәгәр, бу сер икебездә генә калыр, ди көндәш. Бездә ферма төзегән шабашниктан, дип әйтәм мин, ди. Хатынлы ир белән чуалган дип, авылда күземне ачырмаслар, ди. «Кызыңның дүрт саны да исәнме?» – ди әни. «Шөкер, исән», – ди тегесе. «Марҗа каргышы синекенә тимәгән шул», – ди әни, көрсенеп. Азактан ул минем тыңлап ятканымны күрде. Ботымнан умырып: «Син, шымчы, мәгәр атаңа лыгырдасаң, Ходай ике кулыңны да өздертә», – диде. Әни үзе дә ир аерткан, фәрештә түгел, шуңа күрә көндәшен кыйнап чыгармагандыр дим. Аннан, сугыштан соң ирләр аз, безнең әти кебекләр пачутта. Синең безгә яхшылыкларың күп тиде, энем. Ашка аш белән ат дисәләр дә, мин сиңа алай итмәдем шул, бер нәрсәне яшердем. Бүген буаны ерам, чөнки дә син әүлия өммәтеннән, энем.

– Гыйбрәтле язмышлар, – диде Нурулла, урындыгыннан күтәрелеп. «Әүлия» дисәләр, аның шунда ук йөрәге кага иде. – Безнең күңел киң, сеңелеңне дә чакыр. Кайчандыр ул да абыйсы белән бер танышырга тиеш.

– Монысы бик четерекле мәсьәлә, энем.

– Алайса, үзеңә кара, Хәйретдин абый.

– Башта син карап кара! Син әүлиямы – әүлия! Килешерме бу эш? Ул кыз – кияүдәге хатын! Габбасны әтисе дип уйламый да.

– Йә инде, Хәйретдин абый, кырмавык төсле ябышма! – Нурулла аяк очы белән идән тактасын ышкыды. – Чери, сулап юасыз, ахры. Алыштырырбыз, иншаллаһ!

– Вәйт, ябышам әле! Синең хатының Саҗидә иде теге төргәктәге бала! Ул миңа сеңел, ә син – каениш! Әһә, гарип туганыңнан ояласыңмыни?

Гөрс-гөрс… Җилкә чокырына гөрзи белән кундырдылармыни, ирнең колаклары шаулады.

…Ул хәтта Габбас белән дә саубуллашмады. Хәер, карт үзе дә илтифатсыз, эт сыман телен салындырып, сарай кырыенда чаш-чош чалгы кайрый иде.

7

– Авылда тагы ниләр сөйлиләр?

Нурулланың бу соравы һәр иртә кабатлана, һәм һәр иртә Саҗидәсе эчтәлеге белән бер-берсенә охшаган «исәп-хисап» тота иде.

– Сине мактыйлар, Нурла.

– Гелән-гелән мактагач, начар инде ул, бичәсе.

– Яманлаучылар да хәйран, Нурла!

– Менә монысы шәп! – диде ир, хатынны шаккатырып. – Нәрсә быкылдыйсың, бичәсе? Кайчакта мактаучылар, җиргә сылап, кабыргаңны сындыра, ә хурлаучылар, канат үстереп, күккә чөя. Кеше ул гел киресен эшли!

– Нурла, яшь хәзрәт безне сабакка җыймакчы да, ирләрегездән йә атагыздан рөхсәт сорагыз, ди.

– Рөхсәт, Саҗидә, рөхсәт.

– Әллә фельдшер Аниягә гашыйк инде Руслан хәзрәт, аңа караса, теле көрмәкләнә…

– Һе, «гашыйк» дисеңме? Безнең Чурайбатыр кызлары чибәр алар, – дип, Нурулла үзалдына елмайды. Читтән ярәшә, имеш, бу авыл кызлары хәрәм, имеш. Йөрәгеңә мәхәббәт шырпысы сызып ташласалар, дөрләп янасың, мулла энем!

Кинәт кенә ирнең күз кабаклары тартышты. Чаш-чош, чаш-чош… Габбас карт чалгы кайрый… Тау итәгендә печән чапканда да картның теле авызыннан бүселә иде…

– Ания акыллы нәселдән, безнең Рифатка да тиң иде дә… Ник син аны чит илгә җибәрдең инде, Нурла?!

– Өч айда улыңның укасы коелмас. Сентябрь урталарында кайтыр, иншаллаһ!

– Казан да Казан дияр микән? Хәзерге яшьләр авылда тирес түкмәс шул.

– Тиресен дә түгәр! Агроном бит ул. Син менә, бичәсе, аны бер начар гадәтеннән биздермәдең, ә?

– Нинди гадәт ул, Нурла?

– Берәр эш эшли башласа, теле авызына сыймый.

– Олыгая-олыгая җыйнакланыр әле, Нурла.

– Чир китә, гадәт китми, бичәсе! Әллә әтиең шундый идеме?

Нурулланың җилкә чокыры тагын бер гөрси тансыклый иде. Абыйсы кебек, сеңлесе дә, чатнатып, «Габбас карт – минем әти!» дисә? Тик Саҗидәнең керфеге дә селкенмәде.

– Мин әтине хәтерләмим, Нурла, – диде ул.

– Эзликме соң?

– Әйем лә, кирәге юк. Син атамнан да якын, синең җилкәңә ышыкланып яшәдем, шуңа бик канәгать инде мин. – Чәчәк сыман таҗларын йомган хатын әкрен генә ачыла иде. – Тел дип… Мин генә гаеплемени, Нурла? Син малаеңның йоклаган чагын гына күрә идең. Сиңа колхоз баладан да кадерлерәк иде.

Хәйретдиннән ишеткән хәбәр атна буе бәгырьне тырнады. Шул хак микәнни? Гарип ир алдашмас анысы. Саҗидәсе кызганыч, өч урам аша гына яшәгән атасына «әти» дия алмаган. Өч туганны Сабан туенда һичшиксез күрештерергә кирәк. Әгәр Хәйретдин абый моннан егерме ел элек үк сер төенен чишсә, мөгаен, Нурулла кыз кулын сорарга туп-туры Габбас картларга керер иде.

– Алайса, мин мәчеткә барам, Нурла.

Баштанаяк төренгән Саҗидә нәкъ япон курчагы иде.

– Килендәшең Энҗене дә үгетлә, – диде Нурулла. – Ул да догалар өйрәнсен.

– Ә син кая җыендың, Нурла?

– Үзәккә, бичәсе. Йомыш белән.

Аның «йомышы» бик катлаулы иде. Туйбикә чакыра… Йөрәк өчен ни-нәрсә белән бәхилләтер нечкәбил? Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле, тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике яктан ике көч йолыккалый: аның берсе – горурлык, икенчесе – ярату. Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәдән ул һаман суынмады.

…Ун машина, тузан болытына күмелеп, олы юлдан җилдерде. Беренче очраган агачка асылыныр хәлдә иде егет. Туйбикә Казанга качкан! Туй көнендә! Йа, нинди хурлык!

Җәйләү сукмагыннан бер кыз йөгерә иде. Күзен хәсрәт элпәсе каплаган егет аны танымады.

– Кем ул? – дип сорады.

– Мыштым Саҗидә бит инде, – диде сыңары. – Бездән өч сыйныф түбән укыды. Сыер сава.

– Яле, Шәм, тормозга бас.

– Нишлисең, Нур?

– Шул кызга өйләнәм!

– Акылыңдамы син?! Мыштым дөмә ятимә. Без хәерче, ул бездән…

Нурулла игезәгенә кизәнде:

– Бас!!!

Күрәсең, аның ачуы, бүртеп, тиресен кабарткан иде, кизәнгәндә кәчтүм җиңе шытырдап ертылды. Ул, кош кебек, Саҗидәгә табан очты. Кыз исә, ярсып өстенә килгән алыптан өркеп, җиргә чүгәләгән иде, егет аны култыклап торгызды.

– Курыкма, сылукай, мин сиңа өйләнәм.

– Кайчан? – Саҗидә, аска караган килеш, халатындагы сөт табын бармагы белән казыды.

– Хәзер үк!

– Ятимә дигәч тә, мыскылламасана, Нурла!

Егет, юлда туктаган машина күченә күрсәтеп:

– Әнә дуслар безне көтә, – диде. – Әйдә, җәлт кенә кулыңны сорыйбыз да…

– Кемнән, Нурла? Минем ни әти, ни әни юк.

– Кемнән кемнән, янәсе. Капкагыз баганасыннан! Таяк белән шалт берне, шалт икене, шалт өчне! Дәшмәсә, риза, димәк.

– Шулай ярый диме китап?

– Ярый ди, сылукай. Йә, ялындырма! Тиздән загс ябыла, кафеда ашлар суына.

Мәҗлестә Нурулла күңелсез иде. Гүя аны озак кына дөмбәсләгәннәр дә, аннары аркасыннан терәү белән терәтеп, өстәл янына утыртканнар: сулаган саен, тынга авырая, күз аллары караңгылана, ә үзе кунакларны сыйлаганда көләргә маташа, әмма бу көлү яралы арысланның ыңгырашуына тиң иде.

Туй узды. Кияүнең күңелендә төер-төер сагыш та ямаулы кесәсендә түләнәсе бурычлар калды. Җитмәсә, Шәмсулла, урман бете сыман кадалып, канын агулый иде.

– Хатаң бә-әк зур, Нур! Язмышыңны җан сөймәгән белән бәйләдең. Элдертәсе иде безгә Казанга, башына капчык кигезеп апкайтасы иде Туйбикәңне.

– Эчемне пошырма, Шәм!

– Ялгыштың, Нур, ялгыштың!

– Алай бик акыллы икәнсең, минем ялгышны кабатламассың, шәт, – диде Нурулла.

– Кабатламам, – дип әтәчләнде сыңары. – Кыз киреләнсә, мин аны урлыйм гына!

Нурулланың армиядә бергә хезмәт иткән дусты Идрис тә туйда иде. Ул институтның тарих бүлегенә имтиханнар тапшырган. Анда аның олы абыйсы декан икән.

 

– Син дә көндезге бүлектә укы, – диде хезмәттәше. – Абый барысын да җайлар.

Кияү егете ул кичтә томан эчендә йөзә иде. Шуңа күрә Казан кунагына «әйе» дә димәде, «юк» та димәде. Атна-ун көннән соң, зиһен күге аязгач, яшь ир игезәге белән уй-ниятен бүлеште.

Ни гаҗәп, «сыңары» аның шул сүзен генә көткәндәй:

– Миннән хәер-фатиха, хет син укы, иту безнең нәселдә гел кара халык – җир сөрәбез дә агачта чокынабыз, – диде.

Нурулла, сызланып кына:

– Туй чыгымнарын нишләтим? – диде. – Җизни – туган, кәҗә мал түгел, дигәннәр. Дөрес икән, әнә ападан әйттергән, кышка тиклем как ыштик акчаны китерсен энең, дигән.

– Ике бура бастырдым, шуларны сатып үзем түлим!

– Син аларны үзеңә атаган идең, Шәм. Үзбаш чыгам, дисең.

– Һи, балта безнең кулда, бүтәнен салырмын. Ә син укы, бырат, син башлы.

Игезәкнең ярдәменнән дәртләнгән Нурулла тиз сүрелде:

– Онытканмын, каһәр суккыры! Мин бит өйләнгән!

Ләкин Шәмсулла аның юлындагы киртәләрне берәм-берәм ишеп бара иде.

– Өйләнсәң ни! Хатының койрык мәллә? Дүрт ел әни карчык белән яшәр. Аңа бу бәхете дә җитеп ашкан.

– Күпсенмә, Шәмсулла.

– Миңа ни… Авыл кызлары тәтелдәшә. Шул буй-сыны, чибәрлеге белән баз бакасын ярәште, диләр.

– Саҗидә дә адәм баласы, аны кимсетмәгез! Колагыңа киртләдеңме?

– Киртләмәгән кая! Син дә бугаз ерма. Нервыларың тузган, тизрәк Казаныңа сыптыр, эһе.

«Көндезге бүлеккә укырга чакыралар», – дигәч, Саҗидә «синсез мин нишләрмен» дип, елап муенына сарылмады. Ул бер генә күзәнәктән яралган хиссез хатын иде, ахрысы. Ә бит Казан Нурулланы дәваламады, киресенчә, йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтте генә. Якында гына табиб студентларның тулай торагы иде. Урам аша чык та тәрәзә пыялаларын селкетеп сөрән сал:

– Туйбикә-ә-ә!

Йөзәрләгән тәрәзәнең берсеннән карабодай кырының буявына манчылган Туйбикә күзләре багар…

– Нурулла-а-а! – дияр кыз һәм, сөенеченнән аягына да кимичә, беренче катка атылыр. Тик нигәдер үз исеменең кайтавазын ишетми Нурулла. Ишетер иде дә, аңа Туйбикә кычкырмый шул…

Ял киче иде. Бүлмәдәш егетләрнең кайсы кая таралышты. Идрис аның караватына чалбар белән күлмәк ыргытты.

– Әйдә, киен! Күсе төсле үз-үзеңне кимермә, мәхәббәт колы! Туйбикәңне күреп кайтабыз!

Нурулла бу тәкъдимгә бишкуллап риза иде. Кыз белән кара-каршы утырып сөйләшсә, бәлки, бу газаплар кимер, ул тынычлап укыр. Ләкин акыл хистән көчлерәк иде. Ә горурлык баш имәс өчен тораташ катты. Гәрчә туеннан качкан Туйбикәне кичерсә дә, аңа үпкә-кинә сакламаса да, эчтә нидер бар, һәм шушы «нидер» кул-аягын тышаулаган иде.

Нурулла күлмәк-чалбарны бөгәрләп мендәр астына тыкты.

– Артык майлы ризык белән кыстама, Идрис, – дип, ул йөзтүбән караватына капланды.

Шунда тулай торакның типсәң генә ачыла, типсәң генә ябыла торган катыргы ишеге шыгырдады.

– Өйдәләрме? – Тонык тавыш иясе аның хатыны иде. Аркасына аллы-артлы төенчекләр аскан Саҗидә бүлмә уртасында йөген бушаткач, «уф» диде.

– Уф, алтынчы ятажда икән син, бик биектә икән, Нурла.

Идрис, ир белән хатынны калдырып, шыпан гына таю ягын карады.

Саҗидә, шәлен чишә-чишә:

– Мин сиңа күчтәнәчкә бәрәңге белән ике каз түшкәсе апкилдем, Нурла, – диде. – Ач ятадыр, ди әни. Быел тананы туңдыргач кына суярбыз, ди. Аңа тиклем каз итеннән шулпа пешерсен, ди.

Башта Нурулла йоны сирәкләнгән иске шәл бөркәнгән өтек кыяфәтле хатынына: «Нишләп кеше көлдереп йөрисең, көя күбәләге?! Мин төрмәдә мәллә?» – дип җикеренмәкче иде, тун төймәсен ычкындырган Саҗидәнең нәни генә түгәрәк шар «йотканын» шәйләгәч, ачуы басылды. Ул, үзалдына мыгырданып:

– Казларны иртәрәк суйгансың, декабрьнең яртысы гына бит әле, – диде.

– Ызбада без хәзер дүрт тамак. – Саҗидәсе капчыкларын бушатырга кереште. – Сиңа яңалыгым шул ие тагы, Нурла. Шәмсулла да иптәш хутлады.

Хатын идәнгә туңкайган саен «шар» кысыла кебек иде. Ир аны кулы белән караватка таба кысрыклады.

– Утыр! Кая, әйберләрне үзем урнаштырам. Шәмсулла нәрсә хутлады дисең?

– Катын инде.

– Кайчан?

– Өченчекөн никах укыттык.

– Кемгә өйләнде?

– Укытучы Энҗегә. Туйлары Яңа ел бәйрәмендә. Син кайт инде, зинһарлап сорыйм, Нурла. Әни дә борчыла, дүртенче ай өнсез-тынсыз, ди сине.

– Кайтам, билгеле, – диде Нурулла. Ул үзен дә, Саҗидәне дә түгел, ә кемнедер үртәгәндәй: – Сафиулла малайларының туйлары, ни хикмәт… – Тел очындагы «кызганыч» сүзен акыл тиз генә башкасы белән алмаштырды: – Кызык була.

Ир-атның хисе үрмәкүч кебек икән, пәрәвез җебе үреп, тоткын итеп ала да ычкындырмыйча киптереп үтерә. Ярты елда Нурулла ябыгып саргайды. Туачак сабый да аны бу тоткынлыктан коткара алмады. Көндез – институт, кич – бүлмә, алда исә сөремле күк йөзендә тонык кына җемелдәгән йолдызлары белән ялыктырган шәһәр төне…

Идриснең туган көне иде. Егет өстәл әзерләде.

– Сез миннән башка гына күңел ачыгыз, – диде Нурулла. – Мин барыбер капмыйм, ә табындагы аек ир-аттан шымчы дип шикләнәләр.

Солдат дусты аның мондый гадәтләренә күнеккән иде.

– Озак болганма, Казан җилендә суын да безнең әртилгә кушыл, – диде ул.

Хыянәтче йөрәк аны биш катлы тулай торак бинасына табан әйдәкли иде. Ир, йодрыгы белән сул кулының учына төя-төя, үзен тыярга маташты. Ахмак син, Нурулла! Туйбикә аргы ярда, син бирге ярда, ә уртада – тирән дәрья…

– Гражданин ир! – Супермаркет ишеге төбендә озын тунына уралган бер хатын аңа кул изәде. – Өч бүтилкәгә шабашка эшлисеңме?

– Мин эчмим, – диде Нурулла, юлын дәвам итеп. Ләкин хатын да эре иләктән иләнгән иде.

– Эчмәсәң, тагын да әйбәт! Акча белән бәхилләтермен. Акайма, гражданин, постельгә кыстамыйм, кибет директоры Анна Ивановна мин. Ике йөкчем дә дупыл исерек, машинадан товар бушатырга иде. Ризамы? Хәзер шофёрымны да чакырам.

– Чакырмагыз! – Ир фургоннан капчыгы белән шикәр комын алып, бала кебек кенә җилкәсенә «атландырды»:

– О боже, әкиятләрдәге дию мәллә син, гражданин?

Директор капчыкларны чөеп «уйнаган» егеттән биһуш иде. Акыллы хуҗа мондый баһадирны йөз алтынга сатып ала!

– Гражданин, әйдә миңа эшкә кер. Өчләтә түлим!

– Беренчедән, мин гражданин түгел, ә Нурулла. Икенчедән, мин – студент, ханым-апа.

– Нурулла икән, Нурулла! Кичкырын бушмы син?

– Буш!

– Давай, сәгать җидегә кил.

Йөкче һөнәре аңа бик килеште. Төннәрен студент Нурулла колагын аю чәйнәсә дә уянмас булып, изрәп йоклый башлады.

Ә беркөнне ул тотылды. Супермаркеттан көлешә-көлешә кызлар чыгып бара иде. Нигәдер ир каты гына тамак кырды. Бу инде кемгәдер «әй, син!» дигән ишарә кебек ишетелде, һәм менә берәү борылды. Ул Туйбикә иде. Кыз башта сәерсенде, аннан соң челтерәп «агып китте». Аның көлүе чишмә агышын хәтерләтә иде.

– Абау ла абау! Азизов, синме бу?!

– Мин, Туйбикә. – Яшь ирнең өстендә онга буялган иске халат иде. Иртә уңмас кич уңмас, ди, нәкъ менә бүген кибеткә олавы белән он китергәннәр иде.

– Казанда нишлисең, Азизов?

«Сафиулла малаеның институтта белем ташы кимергәнен ишетмәгән бугай», – дип уйлады Нурулла.

– Нишләмим, тарих бүлегендә укыйм.

– Ой, тамаша! Кайчаннан бирле супермаркетта тарих өйрәтәләр инде, Азизов?!

– Бишбылтыр! – диде ир, мәзәккә әйләндереп.

Ләкин аның шаяртуы Туйбикәне чыгырыннан чыгарды.

– Мине эзәрлеклисеңме, тинтәк! Мин кем дә, син кем?! Мин – табибә, ә син – тракторчы. Кайт та җиреңне сукала!

Тамагына кадалса да, Нурулла бу каһкаһәне йотты. Хатын-кыз белән әрләшер өчен бүрегеңне салып ташларга кирәк. Димәк, син ир затыннан түгел.

Өч көннән ул склад тирәсендә тагын Туйбикәне очратты.

– Сәлам, егеткәй! – диде кыз. – Сине сагынып килдем әле.

Нурулланың җилкәсендәге капчыгы аркасыннан шуып карга ауды. Һай, сантый авыл малае! Хатын-кызның телендә дару да, агу да бер чама.

– Белештем мин, Азизов. Син, чынлап та, студент икән. Нигә соң хыялларың белән алданрак уртаклашмадың?

– Кинәт булды ул, Туйбикә.

– Кинәт дисең инде… – Кызның йөзеннән соры болытлар шуышты. – Ә бит син без загста язылышасы вакытка соңармагансың, әйеме? Миңа үч итеп өйләндең инде, әйеме? Яратуың ташка үлчим икән, егеткәй. Әйдәле, иртәгә сәгать икедә Бауман урамында күрешәбез. Миндә идеальный фикерләр туды.

Нурулла: «Барыйм микән, бармыйм микән?» – дип, ике сорау арасында чабулап йөрмәде: юынды, кырынды, киенде һәм очрашуга китте. Туйбикә түгәрәк сәгать астында таптана иде.

– Юеш кар ява, чыланасың, – диде ир. – Кафега керик.

Кафеда гына түгел, дөньясында алар икәүдән-икәү генә кебек иде. Туйбикәсе, яратып туялмаслык Туйбикәсе меню дәфтәреннән ризык сайлый… Борыны, иреннәре, тар маңгае, каш-керфекләре Җиһанның хуҗасы тарафыннан могҗизаи кылкаләм белән ясалган бугай, бигрәк матур, бигрәк камил! «Миңа үч итеп өйләндең инде, әйеме?» Юк, Туйбикә, горурлык эше бу… Менә хәзер әкияттәге тылсымчы карт таягы белән бер селтәнер дә үткәндәге барлык хата-ялгышларны төзәтер кебек…