Яралы кош авазы / Крик раненой птицы

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa
* * *

1917 елның 10 ноябре иде. Шәрифҗан өязгә китте. Ул аннан коточкыч хәбәр алып кайтты. «Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгән! Хакимият эшче-крестьян комитетлары кулына күчкән…» Кинәт өстенә төшкән кара кайгыдан Шәрифҗан уйлау сәләтен югалтты. Ул бертуктау- сыз: «Хәзер ни була инде?» – дип, үз-үзенә сорау бирде. Күңеле нидер сизенүдән бертуктаусыз ашкынды. «Китәргә, качарга… Ераккарак олагырга…» – дип уйлады ул. Иртәгесен ул атын җикте дә урманга китте. Алтын-көмешләрен, чүлмәккә салып, юан имән төбенә күмде. «Дөньялар гел болай тормас әле… Бу бәхетсезлек вакытлы күренеш кенә», – дип уйлады ул, үз-үзен юатып.

Ә икенче төнне кирәк-яракларын капчыкка туты- рып, бераз ризык алып, фәкыйрь генә киенеп, гаиләсе белән Урта Азия ягына юл тотты. Алты почмаклы итеп нарат бүрәнәләрдән салынган иркен йортта карт әтисе белән әнисе торып калды…

1918 ел башында унҗиде яше тулган Гата ярлылар комитетының иң актив кешесенә әверелә. Февраль башында Гатаны Шакир район үзәгенә җибәрә. Егет аннан ярлылар өчен сөенечле хәбәр алып кайта. Узган елгы салымнарын түли алмаганнарның салымнан азат ителүләре турында була ул хәбәр. Моннан соң һәр авылда Совет төзеләчәк, дип аңлаталар аңа районда. Озак та үтми, Елгабашта да Совет төзелә. Аның рәисе итеп Шакирны сайлыйлар, ә ярдәмчесе Гата була. Совет утырышы нинди карар чыгарса – закон шул буласы икән. Советның беренче утырышында ук Шакирҗаннарның урманын, Исламгали агайның җирләрен, Касыйм белән Зарифның тегермәннәрен җәмәгать файдасына алырга дигән карар чыгарыла.

Кимсенүле хәерче бала чагы, кышкы салкыннарда утынсыз интегүләре, Миңсылу апасына Шәрифҗанның пычрак, гарьлекле тәкъдиме Гатаның җанына эремәс таш булып оешкан иде. Форсаты чыкты. «Бу карарга тагын бер өстәмә кертик әле, – ди ул утырыштагыларга. – Җәмәгать, абыйлар! Һәммәгезнең тәрәзә бусагасы җиргә тигән. Ишеләм-ишеләм дип торган терәүле өйләрдә яшибез. Шәрифҗан урманыннан агач бүлеп бирик без халыкка». Хөсәен җизнәсе карар иткән бу фикер Гатаның дәрәҗәсен күпкә күтәрә.

Икенче көнне Елгабаш Советы әгъзалары, өч ат җигеп, Шәрифҗанның өенә килә. Беренче чанада – Шакир белән Гата. «Гата, мөгаен, яшь чагында Хөснетдине төсле булгандыр, – дип уйлый Ания. – Негр халкыдай кара чырай, астыртын явыз караш. Теленнән төшкән сүзләре ялтыравыклы, пычрагы эчендә калыр…» Әйе, әнә Гата чана башына ук утырган да, бертуктаусыз дилбегәне кага-кага, атны куалый. Аның салкыннан кызарган битенә җил бәрә, бәс сарган борын тишекләреннән пар чыга.

Шакир, бу тантана ләззәтеннән әсәрләнеп, Гатаны ашыктыра. «Куала! Кабахәтләрнең ояларын тизрәк туздырыйк!»

Шәрифҗанның әтисе боларның килеп керүенә һич аптырап калмый. «Талагыз, тала! – ди ул килүчеләргә. – Кеше малы – ишәк мае ул. Бик тиз бетә. – Аннары Шакирга карап әйтә: – Синең бабаң карак булган. Атаң да карак иде. Күрше авыл Саттарның бердәнбер атын урлап сатты. Әмма баемады. Син талаучы ук икәнсең. Минем маңгай тире түгеп җыйган малларым бугазыңа кара кан булып тыгылсын да син шуңа тончык!»

Бу сүзләрдән соң әби белән бабайны Шакир өйләреннән үк куып чыгара. Алар шул көннән мунчада яши…

Шәрифҗаннарның келәттәге бар ашлыклары, абзардагы маллары ярлыларга өләшенә…

Колхозлашу еллары башланганда, Гата инде Совет рәисе дәрәҗәсенә күтәрелә.

Ания, уйлары белән ул чор вакыйгалары эзеннән баруыннан туктап, үз-үзенә сорау бирә: «Шушы хәлләрдән соң Гата ни бите белән Исламгали бабайның ишеген атлап керде икән? Маһруй апайга өйләнәм дип әйтергә ничек җөрьәт итте икән? Димәк, боларга «оят», «намус» дигән төшенчәләр билгесез… Юу-ук, бу гади үч алу гына түгел. Бу хәлләрнең асылы тирәнрәк. Әйе, революция җирсезләрне җирле иткән. Элек «бай» дип аталганнар да колхозга кергән. Дөнья тигезләнгән бит инде! Аларны нигә куарга? Утын ярган җирдә йомычка кала дигәндәй, корткычлык кылып йөрүчеләр дә булгандыр, – дип фикер йөртә Ания. – Елгабашта андый хәлләр булмаган ич. Димәк ки, югарыдан фәрман килгән дә, болар аны бик тырышып үтәгән. Хәтта әнә кәҗәдән зуррак мал да асрый алмаган Фазылҗан абыйны да озатканнар…» Аниянең башына кинәт мондый уй килде: «Аңа нинди яла яктылар икән? Маһупкамал апа белә торгандыр. Сорашырга кирәк».

* * *

Исламгали агайның малайлары – Касыйм, Зариф, Сабит – гаиләләре белән авылдан сөрелде. Алар артыннан ук Гафурны да озаттылар. Һәммәсенең дә гаебе «зур» – алар коточкыч «җинаять» кылган. Гаепләре Җинаятьләр кодексының 58-2, 58-9, 58-10, 58-11 нче маддәләренә туры килгән… Урак урганда, күзенә камыл төртелүдән сукырайган карчыгы белән Исламгали агай ялгыз калган. Оялары туздырылган, ятим калдырылган әби-бабайлар кайгы йөген озак тарта алмый. Алар һәммәсе бер-бер артлы дөнья куя… Елгабаш сары сагышка уралып, моңсулыкка төренеп кала. Шулай авыл үз көенә тын гына яшәп яткан бер иртәдә Фазылҗанның такмаклый-такмаклый елап йөгергәне урамнарны яңгырата.

– Бүреләр… Бүреләр… Харап иттеләр… Харап иттеләр, – дип үкси ул.

Көтү куганчы мал-туар тирәсендә чуалган хатын-кыз сарык фермасына йөгерә. Фазылҗан – ферма каравылчысы. Бүреләр фермага һөҗүм иткән булып чыга.

Буйдан-буйга ике рәт киртә белән генә тотылган утар эчендә унлаган сарык үлеп ята иде. Ерткычлар, аларны буып, каннарын эчкән. Ул арада Гата белән Шакир фаҗига булган урынга кызу-кызу килеп җитте. Аларга куркудан төсе качкан Фазылҗан ияргән. Кия-кия инде тишелеп беткән киез эшләпәсе белән ул йөзен сөртеп ала-ала, һаман бер үк сүзләрне тәкрарлый:

– Харап иттеләр… Харап иттеләр!..

Фазылҗанның тир белән каешланган күлмәк якасына, кырык ямаулы чалбарына Гата җирәнгәндәй караш ташлады да әче итеп бер сүгенде. Аннары:

– Төн буе йокы җыясың! Корткыч! – дип җикер- де.

– Ничә тапкыр әйттем… Читән тотарга кирәк, дидем… – дип мышкылдады Фазылҗан. – Йокламадым мин… Малларны карап кына кергәнием… Ятып кына торганыем… Шул арада…

– Улама! – дип җикерде Гата. – Түләрсең!

– Нәрсәм белән түлим мин аны?

– Башың белән! – диде Гата, исе дә китмичә.

– Син ни сөйлисең, Гатаулла? – диде арадан берәү. – Хәзер ач бүредән күп нәрсә юк. Бу бәхетсезлеккә бүген Фазылҗан юлыккан. Ул булмаса, бүтән юлыккан булыр иде.

– Ялынма аңа, – диде Фазылҗан, күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Агулы тештән кем котылган?..

Бу сүзләрдән соң Гата Сәгъдәтшин кырт борылды да тиз-тиз атлап китеп барды. Ферма янына җыелган халык: «Бу хәзер үк Фазылҗанны кулга алырга милиция чакырта икән», – дип уйлап калды. Әмма милиция килмәде. Авыл тынычланды. Ике көн эчендә сарыклар утарын озын читән белән әйләндереп алдылар.

Уракка төштеләр. Бәбкәгә куелган көлтәләрне әкрен-әкрен ташып, әвен базларында киптерә-киптерә суктырылган ашлыкны амбарга сала бардылар. Октябрь ае коры килде. Ай башында шатырдатып катырды да шуннан эретмәде. Маллар уҗымда йөреп кинәнде.

Ашлык амбарларына якын гына яшәүче кладовщик Кадыйр абзыйның бер асыл гадәте бар. Ул һәр көнне, таң беленгәндә торып, ишегалдына чыга. Иң элек үз малларына күз-колак була да амбарлар тирәсен әйләнеп кайта. Октябрьнең егерме алтынчы иртәсе иде. Кладовщик амбар янына килеп җиткәч, үз күзләренә үзе ышанмыйча туктап калды. Дүрт почмагы да калын-калын ташлар өстенә куелып салынган амбар астыннан бодай бөртекләре сибелеп килгән. «Тычкан-күсе тишкәндер, дисәм… амбар читенә бөртек ничек чыгар?» – дип уйлап, Кадыйр абзый арырак күз сала. Ни гаҗәп: бодай бөртекләре сибелгән эз су буена таба алып бара. Аннары яр астыннан урамга керә дә… инештән өченче йортта гына яшәүче Фазылҗаннарга таба борыла. Кадыйр абзыйның күзе акая, җилкәсеннән салкын тир бәреп чыга. «Нишләргә? – дип пышылдый ул үз-үзенә. – Граммына хәтле исәптә бит аның! Үлчәве җитмәсә, мин җавап бирәсе… Хәзер үк Гатаны алып килергә…»

Амбарның идән арасын астан балта белән каерып тишек капчыкка ашлык агызуның һәм аны Фазылҗаннарга илтеп куюның Гата эше икәне берәүнең дә башына килми… «Карак»ны икенче көнне үк авылдан алып китәләр…

* * *

«Җәйге яңгыр өлешле була», – дигән иде Маһупкамал апасы. Хак әйткән икән. Узган атнадагы болыт Елгабаш турысына ук килеп җиткән дә иде. Дөбер-шатыр йөреп күк тә күкрәде, күк йөзен урталай бүлеп яшен җепләре дә сузылды. Тамчылап кына яңгыры да сибәләгәндәй итте. Аннары: «Монда туктасам, соңга калам», – дигәндәй, итәк-җиңнәрен җилфердәтеп, болыт китеп тә барды. Яңгырны дүрт күз белән көтеп торган елгабашлылар иртәгесен ах-ух килеп гәп корды. «И малай, Каенсарда явып та караган, ди. Бала-чага урамда су ерып йөргән».

Бу хәлдән соң өч көн узуга, Елгабаш күге кырыенда канатларын җәйгән кечерәк кенә болыт пәйда булды. Тыйнак кына килгән кунактай, ул әкрен-әкрен авыл өстенә якынлашты. Бераздан эре-эре тамчылар сибәли башлады. Озак та үтмәде, яшен яшьнәп, күк күкрәп җибәрде дә, чиләкләп-чиләкләп яңгыр яварга кереште. Ания яланаяк ишегалды чирәменә чыгып басты да ике кулын күккә сузды. Яңгыр җепләре бите буйлап, култык астын кытыклый-кытыклый, тәненә йөгерде. Маңгаенда, битләрендә бертуктаусыз яңгыр тамчылары биеште. «Мондый рәхәт ләззәтне, сафлану хисен бары тик табигать үзе генә бирә ала торгандыр», – дип уйлады кыз.

Күк күкрәү сирәгәйде, ә яңгыр туктамады: яуды да яуды. Авыл өстендә утырып, иркенләп, рәхәтләнеп яуды. Озак тормады, юешләнүдән күшеккән сарыклар бәэлдәшеп кайтып керде. Башка вакытта тәм-том эзләп, туры кайтмыйча, ындыр тирәләрендә буталып йөрүче маллар да тизрәк коры торакларына ашыкты.

Дөньяга яңгыр исе таралды. Сулышлар киңәеп китте, һава җиңеләйде. Яфракларына сарылган тузаннары юылган агачлар елмаешып утыргандай тоелды.

«Бүген яшьләр болынга чыкмый. Бүген алар йокы симертәчәк, – дип уйлады Ания. – Күрше Миңҗамал да фермадагы эшен иртәрәк тәмамлар. Көтү күптән кайтты ич».

Елгабашта кунак булуларына бер атна вакыт эчендә Аниянең көндәлегенә дә шактый мәгълүмат өстәлде. Әмма аның истәлекләре әби-бабайларына, әти-әниләренә генә кагылышлы. Аларның бүгенге дәвамы нинди? Үз-үзенә шушы сорауны бирүгә, күз алдына Хөснетдин килеп баса. «Минем белән ни турында сөйләшергә теләде икән ул? Мин үзем дә артык тупас кыландым бугай. Сөйләгәнен тыңлыйсым калган. Язылачак хикәямә менә дигән бер мисал булыр иде. Провокатор, имеш… Миңҗамал безнең очрашуны белми ич. Сорашыйм әле…»

 

Көн саен иртүк торып көтүгә чыгучы Хөснетдин кайтуына ашап эчте дә печәнлеккә менеп ауды. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Салам түбәләр астына куыш ясап оя корган чыпчыклар үзара нидер серләшеп, шыбырдашып ала. Хуш исле кипкән печән табигатьнең сихри бишеге сыман. Кош тавышлары, яңгыр шыбырдавы көе үзеннән-үзе йокыга талдыра. Ул уянып киткәндә, яңгыр туктаган, күк йөзе аязган иде. Көн кичкә авышкан. Кояш яңа гына тау астына тәгәрәп төшкән. Моның дәлиле булып, күкнең тау өстенә тоташкан урынында кып-кызыл болыт сузылып калган. Өйдәгеләр, тыштагы эшләрен тәмамлап, кичке аш ашый, күрәсең. «Мине йокласын дигәннәрдер… Бүген яшьләр болынга да чыкмый инде. Йокы да туйды. – Көч-куәте ташып торган егетнең башына шулчак мондый уй килде. – Ылыслыга барсам… Бакча артлатып кына чыгам да… Ике чакрым тирәсе ара. Нина Алексеевнага туры керәм. Көмешкәсе булмый калмас…»

Бу уй аны үзеннән-үзе алга әйдәде. Күңеле торган саен ныграк кытыкланды. «Көмешкә булса… Ылыслыда яшь, тыгыз тәнле ялгыз хатыннар да бар…» Егет тиз-тиз генә киенде дә печәнлектән төште. Абзар артыннан бакчага чыкты да чирәмле сукмактан инешкә таба юл тотты. Аннан болын буйлатып кына туп-туры Ылыслыга китте.

Ул килеп кергәндә, Нина Алексеевна җиделе лампа каршысында нидер бәйләп утыра иде.

– Хоснетдин… – диде ул, аптырап. – Болай кичләтеп нишләп йөрисең?

Илле биш яшенә җиткән Нина Алексеевна Елгабашның бар кешесен дә белә. Механизатор булып эшләүче ирләр аңа кайчакта яшертен генә ашлык та китереп китә. Хатын аларга көмешкә чыгарып куя. Ашлык әчегән апара чучкаларына булса, көмешкәдән дә үзенә өлеш чыгара. Хөснетдиннең дә көмешкә алганы булды.

Беркөнне бер сыер кинәт авырып китте. Мал ыңгырашты да ауды. Аптырады көтүчеләр. Хуҗасын алып килделәр. «Ярамас үлән ашагандыр. Чалырга кирәк», – диеште ирләр. Сыерны суйдылар. Көтү Ылыслы ягы болынында иде. Хуҗа шул чакны: «Хөснетдин, менә сиңа сыерның бавыры, йөрәге. Нина Алексеевнадан көмешкәгә алыштыр». «Миңа көмешкә бирерме соң ул?» – дип икеләнде Хөснетдин. «Бирер, бирер, – диде хуҗа. – Хәлне сөйләрсең. Мин җибәргәнне әйтерсең. Бар, бар», – дип, мутланып, күзен кысты ир. Хөснетдиннең юлы уңды ул чакта: литрлы банка белән көмешкә күтәреп килде.

– Хоснетдин… – дип, аптырабрак тагын эндәште хатын «о» авазын калын итеп. – Кичләтеп нишләп йөрисең?

– Мин… ни… – дип таптанды ишек төбендә Хөснетдин. – Мин бик туңдым… Яңгыр астында юешләнеп беттем. Өйгә кайтып җылы кием дә кидем. Барыбер калтырата, каһәр.

– Ә-ә, – диде керәшен хатыны, эшнең нәрсәдә икәненә төшенеп. – Айда, утыр, уз. Тик без почмак якка керик. Урам як тәрәзәләреннән ут яктысы төшмәсен. Милиция дигән халык та бар бит. Аларның шымчылары да җитәрлек.

Нина Алексеевна, шулай сөйләнә-сөйләнә, җиделе лампасын тотып, аш-су әзерли торган якка атлады. Хөснетдин аңа иярде. Хатын өстәл астыннан вак такталардан кагылган кечкенә әрҗә сөйрәп чыгарды да аннан бер шешә көмешкә алды. Тәлинкәгә бер-ике телем ипи кисте. Аның янына төбе белән йолкып алынган яшел суган куйды. Аннары стаканга көмешкә салып, Хөснетдин алдына этәрде.

– Айда, Хоснетдин, эчеп җибәр. Эчеңә җылы керер!

– Үзегезгә дә салыгыз инде, Нина Алексеевна, – диде. – Үзем генә әллә ничек… Күнекмәгән…

– Айда соң, – диде хатын, карышып тормыйча.

Хатынның көмешкәсе куәтле иде. Яшь егетнең гәүдәсе буйлап рәхәт җылылык йөгерде. Җиңелчә генә башы әйләнгәндәй булды. Бу мизгелдә аңа Нина Алексеевнадан да юмарт, аннан да әйбәт кеше дөньясында юк сыман иде.

– Әле мин, мал суйганда, сиңа тагын бавыр китерермен, – диде Хөснетдин, хатынга үзенең бик рәхмәтле булуын сиздереп.

– Ой, шап булыр, шап. Син аша але, Хоснетдин, аша, – диде Нина Алексеевна.

Аннары Нина Алексеевна Елгабаш кешеләре турында сорашты. Көтүдә сыерын суйган хуҗа да телгә керде. Шул мәлне сыер хуҗасының: «Нина Алексеевна мине белә…» – дип, мут кына күз кысуы егетнең исенә төште. «Нинди тыгыз тәнле. Имиләрен тотып, башыңны куеп ятарлык… И-их, ничек итеп күндерергә…»

– Нина Алексеевна, – диде Хөснетдин. – Әйдә, пар булсын инде. Тагын берне сал. Игелегеңне гомер онытмам!

Тагын йөз грамм көмешкә эчеп куйган Хөснетдин үзенә куәт иңүен тойды. Беләкләренә көч керде. Сулышлары киңәеп китте. Янәшәсендәге шушы хатынны үзенеке итү теләге тәкатьсезләнеп кузгалды.

– Нина Алексеевна, чибәр булгансыз сез яшь чагында, ә? – диде егет, хатынның күкрәкләрен күзе белән «ашап».

– Яшьлек – үзе чибарлек ул, Хоснетдин. Син аны ул чакта аңламыйсың гына.

– Йо-ок, Нина Алексеевна, син особо матур кеше. Син һаман ир-атларның башын әйләндерә торган хатын.

Яшь егетнең күңелендә нинди теләк кайнаганын уена да кертмәгән хатын рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Бу көлүне үзенчә аңлаган Хөснетдин тиз генә Нина Алексеевнаның янәшәсенә үк күчеп утырды да иңеннән кочып алды.

– Мин сине шундый якын итәм, Нина Алексеевна, – диде.

– Мин дә якын итәм сине, Хоснетдин. А то синең белән шулай утырырыеммы?

Хатынның җылы сүзләреннән егетнең ташып торган дәрте ургылып ук китте. Ул, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән ныклап кочаклады да уң кулы белән хатынның күкрәгенә ябышты. Егетнең кинәт купкан өермәне хәтерләткән бу хәрәкәте Нина Алексеевнаны бераз каушатып җибәрде.

– Чү, Хоснетдин! Нишлисең? Булмаганны… – Ул, тыпырчынып, Хөснетдиннең келәшчәдәй кысып алган кулларыннан ычкынмакчы булды. Хатын карышкан саен, Хөснетдин кызышты, котырынды. Алар әүмәкләшеп идәнгә тәгәрәделәр.

– Җибәр, Хоснетдин! Кычкырам! – дип кисәтте хатын.

– Кычкырма, кычкырма… – дип кайнар пышылдады Хөснетдин, хатынның әле иреннәрен суырып, әле муенын ялап. – Кычкырма… Икебезгә дә рәхәт кенә ич… Гайбәт таратма… – Әүмәкләшә торгач, егет өстенлек алды, җайлап урнашты. Әмма хатын боргаланды, тыпырчынды.

– Мин сине болай гына калдырмыйм. Милициягә җиткерәм, – дип еламсырады хатын.

Чалбар төймәләре чишелгән, тәкате төкәнгән Хөснетдин, «милиция» сүзен ишеткәч түзмәде, йодрыгы белән хатынның колак төбенә тондырды.

– Син нәрсә, әүлия булып кыланасың соң!

Беразга тынып калган Нина Алексеевнаны ризалаштырдым дип уйлап, Хөснетдин аның эчке киемнәрен салдырырга үрелде. Ә хатынның күзе өстәл астында яткан балтага төшкән иде. Хөснетдин дә күреп алды ул балтаны. Ул, корбанына ташланган еландай, күз ачып йомганчы хатынның кулын эләктереп алды да йодрыгы белән яңагына орды. Йодрык чигәгә туры килгән иде. Хатын ыңгырашып алды да, муены йомшарып, баш бер якка авышты. Кызышудан, үз-үзен белештермичә кылган бу гамәл Хөснетдинне кинәт каушатып җибәрде. Ул куркып калды. «Үлдеме әллә? – дип уйлап алды ул. – Нишләргә инде? Ничек котылырга соң?» – Егетнең башында шушы сорау бөтерелде. Тик ул бу мизгелдә уйлау сәләтен югалткан иде. Аның бар күзәнәге үз-үзен коткару инстинктына гына буйсынган иде. Ул тиз-тиз генә як-ягына карап алды. «Иң элек тәрәзәне капларга кирәк икән, – дигән уй үтте аның башыннан. – Яктылык ишегалдына да төшмәсен. – Хөснетдин сәкедәге одеялны алып, калтыранган куллары белән тәрәзә өстенә кагылган тактага кыстырды. Тагын Нина Алексеевнага күз салды. – Үлгән микән әллә бу? Исән булса… минем баш бетә бит… Үлгән булса да… үтерүченең эзенә төшәргә мөмкиннәр… Нишләргә соң, нишләргә?.. Моннан тизрәк таярга кирәк бит… Тукта әле, мин тотып эчкән стаканны сөртим. Бармак эзләрем калмасын…» Егет стаканны сөртергә ниятләп эскәтер читен тарткан иде, өстәлдәге җиделе лампа авып, керосины түгелде. Хөснетдин, алны-артны уйлап тормыйча, ут капкан эскәтерне лампасы-ние белән идәнгә сөйрәп төшерде. Хәзер монда бер минут та калырга ярамаганын аңлап, ул тиз генә галошын киде дә ипләп кенә ишекне япты. Аннары, урамга чыкмыйча, бәрәңге бакчасы аркылы гына Елгабаш ягына элдертте.

Ылыслылар авылда янгын барлыгын абайлаганда, өй эче янып, түшәмнәр ишелеп, ут түбәгә үрләгән иде.

Күмергә әверелгән бүрәнә башлары өч тәүлек буе төтенләп торды. Нина Алексеевнаның янганнан калган каралып укмашкан калдыкларын ак җәймәгә төреп, гробка салып җирләделәр… Бар нәрсәне ут йоткан нигездә янгыннан каралган, төтен исе сеңгән мич кенә утырып калды. Ул мичтән ниндидер шом, каһәр тарала сыман иде…

* * *

Хөснетдин болынга чыккач, артына карый-карый, ярты юлга җиткәнче йөгерде. Аның бөтен уе – янгын урамны яктыртканчы, өенә кайтып җитү. Йөрәге, читлек эченә ябылган кыргый коштай, бәргәләнә-бәргәләнә тибә. Бу тибеш аңа болында яңгырый сыман. Ярый әле, төн карасы аны яшерә. Тирә-юнь тып-тыныч. Яңгырдан соң үлән аралары дымлыгамы, чикерткәләр дә сайрамый, этләр дә йокыга талган. Хөснетдин бераз хәл алды да тагын йөгерде. Ниһаять, ул кайтып җитте. Бакча артлатып кына абзарга керде дә печәнлеккә үрмәләде. Тиз генә чалбарын, күлмәген салып, печән өстенә җәеп куйды да ятагына ауды. Тик… күзен йокы алмады. Башында куркыныч сораулар буталды: «Ылыслы күгендә шушыңганчы ут яктысы күренмәде бит. Ул юри генә яткан булгандыр да мин китүгә эскәтерләрне сүндергәндер. Иртүк милициягә хәбәр итәр… – Егет бу хәлләрне күз алдына китерә дә коты чыга. – Нишләдем мин, нишләдем?..» – дип, кушучлап башын тота.

Иртәгесен аңа әнисе эндәште:

– Улым, көтү куар вакыт җитте. Тор инде.

– Авырыйм мин, әни, – диде Хөснетдин әкрен генә. – Төне буе калтыратып чыкты. Салкын тидергәнмен, ахры…

Хөснетдиннең «төне буе авырып чыгуы» көтү куарга чыккан урам хатыннарына да билгеле булды.

– Кичә, суга төшкән тавык шикелле, көтүдән күшегеп кайтканые. Төн буе йокламады. Жар булды, ут янды, балакаем, – дип сөйләде әнисе.

Тәнен уарга дип «авыру»га кибеттән аракы алып кайттылар. Ул аны әкрен-әкрен эчеп бетерде.

Ылыслыдагы янгын, андагы фаҗига хәбәре Елгабашка төш вакытында гына килеп җитте. Нина Алексеевнаның янып үлүе авылдагы вак-төяк борчу-кайгыларны оныттырды. Милиция хезмәткәрләре янгын чыгу сәбәпләрен төрлечә юрап карады, тик тәгаенләп әйтә алмады. «Учагыннан берәр күмер идәнгә төшкән булгандыр. Шул әкрен-әкрен көйрәп утыргандыр. Бичаракаем, йоклаган инде ул, йоклаган…» – дип фараз кылды авыл халкы.

* * *

Санаулы көннәр тиз уза. Кунакларның да китәр чагы җитте. Аниягә авыл тормышы нык тәэсир итте. Үзенең көндәлеген укыган саен, сораулары арта гына барды. Чишмәләрдән баш алган кечкенә инеш ярына сыенып утырган Елгабаш авылының үткәнен, әле дә анда яшәүчеләрнең тормышын кабат-кабат күз алдына китерергә тырышты. Елгабаш өстендә дә сәяси җилләр уйнаган. Ул җилләр берәүләрне иркәләсә, икенчеләрне һәлакәт чоңгылына очырган. Сәяси юл белән килеп чыккан һәр афәт адәм баласы кулы белән эшләнгән. Әнә бар вакыйгаларның шаһиты булган нәни инеш тыйнак кына һаман ага. Аның вак дулкыннары өстендә көндез кояш, төннәрен ай шәүләсе чайкала. Ташудан соң яки көчле яңгырлар явып узгач, болганчык суда әлеге якты шәүләләр күренми. Болганчык су бар нәрсәне яшерә. Су төбендә ниләр барлыгын инеш болганмаган чакта да күреп булмый… Ә кеше күңеле тагын да тирәнрәк. Аның төпкелләренә төшеп җитәрмен димә. Адәм баласын нинди уйлар йөртә?

Илдә давыл кузгалып, дөнья болганган чакта, Гата Сәгъдәтшин да, Шакир да шул болганышның аерылмас бер кисәгенә әверелгән. Балачактан кимсенеп, интегеп яшәүләре үч булып укмашкан. Революция өермәсе аларны бөтереп кенә үз эченә алган…

Авылдан куылырга тиешле гаиләләрнең исемлеген Гата төзегән. Исламгали агайның Касыймы, төнлә үзен алып китәргә килгәч, аның күзенә туры карап әйткән: «Кешене туган туфрагыннан куып, бар мөлкәтен талап баермын дип уйлыйсыңмы! Юк! Кеше күз яше, кеше рәнҗеше, барыбер бугазыңа тыгылыр! Үзеңнекенә тыгылмаса, балаларыңныкына тыгылыр, Агулы теш!» – дигән.

Гата тешләрен шыгырдаткан, йодрыкларын йомарлаган, әмма Касыймга кычкырмаган, үзен тыеп калган. Касыймның сүзләренә исе китмәгәндәй, елмайгандай итеп кенә: «Без хәзер агулы тешле түгел инде, без алтын тешле», – дигән.

Еллар узгач, инде әнисен дә җирләгәч, Ания тагын кайтты. Бу вакытта инде аның көндәлегенә теркәлгән вакыйгалар «Елан эзе» дигән беренче әсәрендә урын алган иде.

Ания дә, нәкъ әниседәй, иң элек зиратка барды. Әби-бабаларының, кардәш-ыруларының рухларына атап догалар кылды. Аннары район архивына барып эзләнүләр башлады. Кайда соң туганнары? Язмыш давыллары аларны кай тарафларга илтеп ташлаган? Эзләнә торгач ачыкланды. Урта Азия якларына юл тоткан Шәрифҗан Төркиягә үк барып җиткән. Аның бер оныгы фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Зариф абыйсының дәвамын ул Яңа Себер шәһәреннән эзләп тапты. Ә Касыйм абыйсы атылган. Таба алмады ул аның гаиләсен. Таба алмады. Ә Аниянең үз улы – Урал ягы шәһәрендәге бер зур заводның генераль директоры.

Нәрсә бу? Изелгән, сытылган, тамырыннан өзелгән күзәнәкнең чит-ят җирләрдә шытым биреп, кабат тернәкләнеп китүен ничек аңларга? Адәм баласының күңел төпкелендә, җаны үзәгендә гел игелеккә генә әйдәүче иман нуры булудамы? – Моңа җавап табуы кыен.

 

Ания Елгабаш авылы читендәге чишмәләр янына барып утырды. Алар һаман ага да ага. Кешеләргә алар: «Сез бездән көн саен файдаланыгыз, кадеребезне белегез!» – дип тә әйтми. Тыйнак кына агалар да агалар. Табигать көзгә авышканда, чишмәләр юлы итәгеннән су җәелеп, инеш киңәеп киткән үзәннәрдән томан йомгаклары күтәрелә. Томан, салкын сулышын өрә-өрә, чишмә тирәсендә үсеп утырган тал-тирәкләрне урап ала. Әмма тал-тирәкләрнең томанга һич исе китми. Алар шул изрәп йоклап кына ала сыман. Иртәгесен кояш чыгачак та томан пәрдәсе эреп юкка чыгачак. Тирәкләр иртән искән таң җилендә шыбырдашып алыр.

Елгабаш авылындагы һәр фаҗиганең, һәр шатлык-кайгының шаһиты булган бу чишмәләр, инеш, тал-тирәкләр, олуг Табигатьнең кануннары белән яшәгән хәлдә, кешеләргә: «Дөнья фани, иманлы булыгыз!» – дип искәртә сыман.

2013–2014
Olete lõpetanud tasuta lõigu lugemise. Kas soovite edasi lugeda?