Асыл ташлы муенса

Tekst
Loe katkendit
Märgi loetuks
Kuidas lugeda raamatut pärast ostmist
Šrift:Väiksem АаSuurem Aa

Ә эңгер төшеп тә килә. Табага төшеп эрегән сары майдай, кояш инде үзе бая ук югалды, күк йөзенә аннан калган кызгылт нурлар гына таралды. Тау башында үскән әнә ул каеннарны шул нурлар пешерә, өтә төсле. Гөлбану йөрәгендә дә шундый ук ут. Кояшмы пешерә аны, әллә оятмы? Урам уртасында иләс-миләс торган Гөлбану янына шулчак Мәдинәсе йөгереп килде.

– Уф, котымны алдың, нәрсә ул?!

Мәдинәнең кара-кучкыл бите кызарып киткән, ике чигәсе пешкән чиямени!

– Кем бирде?

– Бирмәде, үзем тоттым. Утаудан кайтышлый, су керергә туктаган идек…

– Шуннан ничек итеп тоттың?

– Куып! Әй шәп кача!

– Аһ-аһ, шамбы икән шул… һаман тере…

– Хәзер без аны куырабыз, әйе бит, әни?

– Әйе, әйе… юк ла, сабыр ит… Өйдә генә утыр…

– Син кая барасың ул, әни? Ә безне, бригадир абый әйтте, ни… ике көннән алып китәләр, диде.

– Беләм, беләм… Чак кына сабыр ит…

Ул арада күкне кайдандыр көтмәгәндә килеп чыккан болыт каплап алды, салкынча, дымлы җил исте. Ярсыган Гөлбануның кызын күкрәгенә кысып бер сөясе килде, әмма көче җитмәде, үзен-үзе тыйды. Гөнаһ кылырга ниятләгән бер чагында сафтан-саф баласына кагылырга батырчылык итмәде.

Атлады аяклар, киттеләр. Кинәт кенә караңгылык каплаган күктән эре-эре яңгыр тамчылары атыла. Яусын әйдә, атылсыннар, ичмасам, битем буйлап тәгәрәгән яшьләрем күренмәс… Төн караңгылыгында атлавын атлый да Гөлбану, яктыргач нәрсә эшләр ул? Төнлә пычранган намусын нәрсә белән юар?!

– Имгәнә күрмә, Гөлбану, җайлап бас. – Ихсанбай аны билгеләнгән урыннан күпкә якынрак килеп каршы алды. – Гафу итәрсез инде, ханым, килер юлларыңа келәмнәр түши алмадым.

Гөлбануның гарьлегеннән тыны кысылды: мәсхәрә итә бит Ихсанбай, күрәләтә көлә!

Чыдый алмады Гөлбану, җавап бирмичә түзә алмады:

– Әй, Ихсанбай, – диде ул эчке бер рәнҗү белән, – бала кайгысы бугазымнан алмаса, син паласлар җәйгән хәлдә дә мин анда төнен түгел, көндез дә аяк басмас идем.

– Усал син. – Гөлбану күкрәгенә Исәнбайның кайнар учы ятуын тойды. – Аннан да бигрәк… татлысың, – аның комсызланып, ярсып үбүеннән Гөлбану берникадәр тын ала алмый торды. – Кайнарсың… сылусың… – Ихсанбай, Гөлбануның каршы торырга маташуына карамый, кулларын билдән түбәнгә күчерде, күкрәгенә тешләрен батырды.

– Ыһ! – диде Гөлбану, оялуыннанмы чыкты бу аваз, авыртуыннанмы…

– Хәзер, хәзер… Күпме көттем мин шушы минутларны!

Уңайсыз хәлдә калган Гөлбану оялу катыш татлы бер ләззәт кичерде. Һашим белән күпме яшәде, ә нигә ул мондый тойгыны беркайчан да татымады? Әй Алла! Шултиклем дә гөнаһлы микәнни Гөлбану?!

Үз ирегеннән тыш килде бу очрашуга Гөлбану, ә киткәндә… шушы минутларны каһәрләргә дә, әрләргә дә сүз тапмады.

Туры өенә кермичә, болытлы төндә карага әйләнгән Акъелгага төште Гөлбану. «Шикләремне… гөнаһымны агызып алып китсәң иде, су!» Җирдәге пычракны агыза да бит ул, эчтәге пычракны нәрсә белән юарга? Әгәр дә Ихсанбай аны көчләсә, Гөлбануга, бәлки, бу кадәр дә кыен булмас иде. Ә ул, Гөлбану, шушы каһәрле, урланган очрашудан моңарчы татымаган рәхәт кичерсен әле… Кеше түгелдер ул, хайвандыр… Ә бәлки, болар бөтенесе дә төш кенәдер? Менә ул уянып китәр дә куркыныч төш күргәнлектән берәрсенә сәдака бирер…

Мәдинәсен ул чакта хәтәр эштән алып калды калуын Ихсанбай. Гөлбануның кичергәннәре куркыныч бер төш кенә булмады: Гөлбануга ул игезәк малайлар сыйфатында чынбарлык булып әйләнеп кайтты. Бу хәл Һашимның сугышка китүенә – ун, Ихсанбай белән очрашуына тугыз ай үткәч булды.

* * *

Язмыш, ахры, Гөлбануны гүргә кермичә тынычландырмаска итә. Башка беркемнеке дә түгел, аның сыерын тартып алалар. Сыер, сыер… менә бу чаклы сабыйларны ансыз ничек үстерермен? И Тәңрем, шулай сабыйларымның авызыннан соңгы ризыкны тартып алырсыңмы икән?! Гөнаһлы булсам да, бер мин гөнаһлы бит! Төн чыкканчы бик күп уй үтте Гөлбану башыннан. Һашимга да, Ихсанбайга да уйлары әллә ничә кабат әйләнеп кайтты. Беренчесе берни булмагандай, малайларым дип, хат язып ята, икенчесе башта очрашу таләп итеп йөдәтте. Соңрак, Гөлбануның корсагы беленә башлагач, исәнләшми, урап үтә, эштә юкка-барга бәйләнә торган булып китте.

Хөкүмәткә түләвегез бар дигәнгә дә аптырый Гөлбану. Һашим эчүен эчте, ләкин иң элек хөкүмәткә бурычын түләр иде. Үзләренең май-каймак ашап утырганын хәтерләми дә Гөлбану: булган ризыкларын кырып-себереп тапшырып тордылар. Почмакта мыш-мыш килеп йоклап яткан әнә ул ике сабый, бәлки, Ходайның аңа җибәргән җәзасыдыр да, тик Гөлбануның аларны бер дә югалтасы килми бит әле. Күзгә күренсә, тавык чебеше дә жәл, болар бит адәм балалары, Гөлбануның үз чәчкәләре. Гөнаһын күтәреп, табуын тапкач, ничек кенә ачтан үтерсен?!

Гөлбану кинәт бер карарга килде: район түрәләренә барачак ул! Сыер таптырып килгән әнә ул упалнамучтан башка да кешеләр бардыр әле. Берсе аңламаса, берсе аңлар, берсе тыңламаса, берсе тыңлар…

Балалары белән хушлашты да таңнан ук торып юлга чыгып китте Гөлбану: бер түгел, кырык биш чакрымны үтәр, ләкин дөреслекне тапмыйча кайтып кермәс.

* * *

Ихсанбай йокысыннан бастырылып уянды. Төшен хәтерләргә тырышып, күзен ачмый гына зиһенен тупларга тырышты. Тукта, тукта… Гөлбануның үземе, әллә кызы Мәдинәсе кудымы аны? Әйе, әйе… Ихсанбай әйләнеп, сугыйм гына дигән иде, кызыкай кызыл үгезгә әйләнде дә куйды. Китте шуннан алыш, китте көрәш. Җитмәсә, ябырылып, көчекләр тарткалый башлады чабуыннан, аларын тибеп очырам дигәнче, көчекләр юк булды – алар урынында Гөлбануның игезәкләре, имеш. Икесе дә букча асканнар, хәерче киемендә. Кулларын Ихсанбайга сузганнар да: «Бир», – дип ялварып баралар. «Бирдем бит!» – ди Ихсанбай, качмакчы була, ә алар килеп тагы да чабуына ябыша…

Ах-ха-ха… – Ихсанбай үзе дә сизмәстән тавышлы итеп көрсенде, «Атаем, ахры, мине сугыштан алып калмады, ә тәмугка салды…» – Йөрәген тырнаган уйлардан качарга тырышып, ул уң ягына борылып ятты. Әйләнгән уңайга тезе белән Сәбиләсенең эченә төртелде. Тегесе, сискәнеп, авыз эченнән нидер мыгырданды да, авыр сулап, иренә арты белән борылды. «Балаларга җыенган әнчек кебек тутырган корсагын». Хатынының авырлы чагын җене сөйми Ихсанбайның. Эче күпкән ябык сыерны хәтерләтә мондый чагында Сәбилә. Болай да сынсыз нәрсә нәкъ албастыга әйләнә: күм-күк иреннәре салынып төшә, күрексез борыны, коры саргылт тиредән торган йөзен җыерылганчы тарттырып, өскә күтәрелә. Бер-берсеннән гадәти кешенекенә караганда шактый ерак урнашкан күзләре кызарып шешенә, тар гына маңгаеның яртысын каплап үскән кашларының ике очы асылынып төшә. Әйе… Алды ул хатынның искитәрлеген! Әнисеннән генә булды. Нәфесен канәгатьләндерү өчен генә барып йөргән бу кызны алу уенда да юк иде Ихсанбайның. Авырлы, имеш. Әйтәм балага күмде: ел саен икешәрләп үле бала таба.

Гөлбану… Аны хәтерләсә, Ихсанбайның тәненә татлы бер дулкын йөгерә. Бөтен булмышы ләззәтләнү таләп итеп тулыша. Әмма теге төннән соң алар бер тапкыр да очрашмадылар. Башта Гөлбану Ихсанбайның йөзенә күтәрелеп тә карамады, ишарәләрен күрмәмешкә салышты. Ә инде корсагын күргәч… Ихсанбай, янә ыңгырашып, икенче ягына әйләнде. Корсагын күргәч, тәне эсселе-суыклы булып китте. Шушы минутта ук аңа килерләр дә: «Аһ син, хәшәрәт! Без анда кан коябыз, ә син, дезертир, солдат хатыннарыннан көлеп ятасың икән!» – диярләр кебек. Ихсанбайның кайбер кордашлары яраланып кайта да башлады. Бөтенесе дә ачулы, кара янып йөриләр. Аларның эчендә нәрсә ятканын эт белсенме? Алар янында бигүк әтәчләнеп йөрми Ихсанбай. Тәкәбберлеген артка ташлап, чаманы онытмаска тырыша. Авылда бер кеше генә Гөлбану игезәкләренең кемнән икәнен белеп алса да, көн бетәчәк Ихсанбайга. «Йә, ярый, тынычлан, – дип юатырга тырышты ул үзен. – Сыерын тартып алгач, күпкә бармас ул малайлар, болай да чыкмаган җаннары чак тора».

Күпме генә тырышып карамасын, Ихсанбайны барыбер йокы алмады. Аптырагач, тунын эләктереп тышка чыкты. Мал өендә ут янганга аптырап китте Ихсанбай: шулкадәр иртә торганнармы, әллә һаман ятмаганнармы? Карт тәмам азды шул: көн дә диярлек исереп кайта. Шул йокламый әнисен газаплый микән?

Ихсанбай ипләп кенә тәрәзә янына килде: абау, әтисе, башын учлары белән кысып тотып, мич каршысында утыра. Әллә елый да инде? Әнисе түр башында оекмы, бияләйме бәйли. Ачуы бугазына тыгылды Ихсанбайның, шул ачуының җиле белән килеп ишекләрен ачты:

– Төн буе улап утырмасаң, нәрсә җитми сиңа?

– Ычкын моннан, өтек! Ычкын сугып очырганчы! Әтиең булырга кирәк әле, маңка!

– У, картлач… Эчкече! – Ихсанбай, кызып, аның каршысына басты, әтисе аңа каршы басарга җыенган иде, буыны тотмады – мәтәлеп барып төште.

– Сугыштан… алтын биреп… алып калганда… әтиең, шәт, яхшы булгандыр?

– Кычкырма! – Ихсанбайның бармаклары йодрыкка укмашты. – Мин сорадыммы синнән? Инәлдемме? Ялвардыммы?

– Ә-ә-ә, ту-ты! – Сибгатнең иреннәре чалышаеп бөреште. – Сорамадыңмыни? Комиссиягә алып барганда, карышып, чанадан төшеп калдыңмы? Әллә мин сине бәйләп, арканлап алып бардыммы?

– Җитте, йокла! – Ихсанбай, чигенеп, ишек яңагына сөялде. – Икенче эчеп кайтып төне буе улап елап утыр әле…

– Үзең йокла, маңка! Миннән йокы гына киткәнме? Өер-өер малларым, көтү-көтү сыерларым, сарыкларым киткән миннән! Китик, дидем әниеңә, Төркиягә качыйк, дидем! Тыңламады… Мине шушында алып килеп, колхозга көн-төн бил бөгәргә кушты! Сиңа… ансат! Син – түрә! Ә мин…

– Күбрәк эчеп, хан заманында югалган малыңны исеңә төшереп улап утырсаң, – Ихсанбай галош кигән аягы белән кабат учак каршысына чүгәләгән әтисенең башына төртте, – менә монысыннан да язарсың.

Фәүзия бәйләмен бәйләвен белде, ата белән ул арасындагы бәхәскә ләм-мим сүз кыстырмады.

Ихсанбай кире тышка чыкты. Тукта, тукта… Гөлбануның капкасы шыгырдады түгелме? Бу вакытта ни… савымчылар да тормый әле. Берәр ир килеп чыксачы шуннан. Ихсанбайга бу җитә калыр иде: ак этнең бәласе кара эткә булып куяр иде. Бәй, Гөлбану үзе түгелме соң бу? Ай шундый якты, танымаса аны сукыр гына танымас… Әнә ул урам буйлап китте, әһә, ферма тыкрыгына борылмады, туп-туры олы юлга йөгерде бит әле бу. Анасын эт еккыры… Әллә райкомга жалоба белән китте?

 

– Нигә син… абзардан чыга алмаган токым үгезедәй котырынасың? – Ихсанбай янында әнисенең тавышын ишетеп сискәнде. Кай арада чыккан да кай арада килеп баскан?

– Һы… кем котырына?

– Бу вакытта юньле ирләр җылы түшәктә… хатыны кочагында ята!

«Хатынның нәкъ кочагыннан чыкмый торганын алып бирдең шул!» – дияргә теле кычытса да, Ихсанбай эндәшмәде. Үкенечкә каршы, әлегә өйдә әнисе хуҗа, карт бары тик аның күләгәсе. Ихсанбай карышмый гына өенә шылды. Ярар, дип фикер йөртте эченнән, китә бирсен әле Гөлбану. Җәяүләп кая бара ул? Урыс авылы Казанка бар юлда, күп булса, шунда барып йоклар. Шунда куып җитәр аны Ихсанбай.

Бер карарга килеп тынычлана төшкән Ихсанбайда шулчак кыргый дәрт уянды. Күп уйлап тормады, җәһәт кенә хатынының йомры корсагына атланды.

– Ай! – Йоклап яткан хатыны, коты алынып, кычкырып җибәрде:

– Харап… харап итәсең баланы!

– Шыпырт! – Иренең теш арасыннан кысып чыгарылган сүзе Сәбиләнең авызын шунда ук япты.

– Ипләп соң?! – диде Сәбилә, ыңгырашып. – Ай, ай…

– Чыелдама, кәнтәй… – Ихсанбай куллары белән хатынының тулыша башлаган күкрәкләрен уды, тешләрен батырды. Хатыны авызыннан чыккан саңгырау ыңгырашу Ихсанбайның шашкан дәртен отыры ярсытты.

– Уй! Алла! Аһ! – Сәбилә эчен тотып өзгәләнә башлауга, Ихсанбай тынычланып йокыга талды.

* * *

– Акыртма балаңны, елатма! – Ир җикерүе үзенә буйсындыра, әмма Барсынбикә берни кыла алмый: җылы йомгак булып күкрәгенә сыенган баласы, үзеннән әллә ничә тапкырга зуррак тавыш чыгарып, тыныч төнне яңгырата.

– Чү, кызым! – Барсынбикәнең бер кулында ярсып чапкан атның тезгене һәм үзенең киемнәре төйнәлгән төенчеге, икенчесендә – бертуктаусыз елаган Күксылуы – Диңгезхан кулындагы Ихсанбайның игез сыңары. Әллә өермә булып өерелеп чапкан ире белән аның иптәшеннән качып калыргамы? Калыр да идең – баланың бит берсе ирендә – Диңгезханда!

Ай, нишләргә?! Ничек кенә баланы тыярга?! Берәр җире авыртадыр моның, бу кадәр еламас иде… Артта эт өргән тавышлар да аермачык ишетелә башлады. Куып җитеп киләләр. Алда елга. Шуны кичеп чыгып өлгерсәләр генә котылачак алар эзәрлекләүдән. Анда кара урман күренә, урманда юллар һәрчак төрле якка тармаклана. Бала гына еламасын иде.

– Ташла! Ташла, дим, баланы! – Барсынбикәнең баланы кысып тоткан кулын Диңгезханның камчысы көйдереп ярып үтте – акырып елаган Күксылу Барсынбикәнең кулыннан төшеп тә китте. Шул ук минутта Диңгезхан Барсынбикә белән биянең кабыргасына шпорлы итекләре белән җан ачуына төртте. Барсынбикә күз ачып йомган арада сугамы, яргамы очкан баласы артыннан затлы киемнәре төйнәлгән баягы төргәкне ташлап өлгерде.

– Балам! – Шапырдап суга керә башлаган ат тояклары, елга шавы астында аның кычкыруы ишетелмәде дә шикелле.

Алга таба булган хәлләр дә Барсынбикә күз ачып йомган арада башкарылды: волость түрәләрен үзе белән бергә төнлә суеп чыккан юлдашының аркасына судан чыкмас борын ук хәнҗәр кадады Диңгезхан, шуннан соң Барсынбикәгә әйтте:

– Шушыннан башлап, мин – Сибгат, син – Фәүзия. Малайның исемен үзгәртмәдем. Ә Күксылуны оныт: җаны җәннәттә булсын. Документлар миндә.

– Кая китәбез? – Шул минуттан Барсынбикәдән Фәүзиягә әйләнгән хатын иренә төбәлде. – Кая юл тотабыз?

– Еракка… Фәүзия. Болар озакка килде. Бу якларга, бәлки, беркайчан да әйләнеп кайтмабыз.

Фәүзия тәмам уянып, күргән төшен хәтерләргә тырышты. Төш дисәң… Шул ук күренеш: артларыннан куалар… Күксылу бертуктаусыз елый. Диңгезхан Барсынбикәнең сабый тоткан кулына камчы белән сыдыра…

– Уф! – Ул торып утырды. Сибгате учак каршысында утырган җирендә йоклап киткән. Биреште карт. Күп эчә шул, болай булса, кирәкмәгәнне лыгырдавы белән башына җитәчәк ул Ихсанбайның.

Аталы-уллы тыныша алмыйлар. Берсе олымын дип туктамый, икенчесе кечемен дип тынмый. Нәрсә эшләргә болар белән? Ихсанбай кадерсез шулай да: әтисенең алтыннары булмаса, йөрер идең шушы көнне эчәк шулпасы эчеп…

Фәүзиянең мал өенең кечкенә тәрәзәсеннән тышка каравы булды, аңа үзенең күңеле кебек үк шомлы, шөбһәле кара төн бакты. Шушындый төннәрнең аның сердәшенә әйләнгәненә инде ничәмә ел. Беркемгә дә, хәтта иренә дә әйтә алмаган серләрен ул төн белән уртаклаша. Адәм баласы гомеренең байтак өлешен йоклап үткәрә, ә Барсынбикә-Фәүзия йокламый үткәргән төннәре исәбенә гомерен ике тапкырга озайткан кебек… Күпме уй уйлады икән Фәүзия үз гомерендә, күпме юл үтте икән? Төркиягә чыгып китмичә, елга буйлап шушы якларга кабат килер өчен Сибгатне күндерергә күпме көч сарыф итте икән? Фәүзиянең бөтен өмете бит үзләре кичеп чыкканда баласы төшеп киткән елгада калды. Ә бәлки, Күксылу тередер? Ә бәлки, ул, елгага төшми, ярда калгандыр? Төн иде бит, караңгы иде, якында гына авыл бар иде шикелле…

Казак далаларында беркадәр яшәгәннән соң, алар шушы якка юл тоттылар. Сибгат-Диңгезхан авыллар буйлап йөреп, киез итек басты, самавыр, савыт-саба ямады. Ихсанбайга җиде яшь тулганда, Фәүзия кайдандыр бала табып алып, авылыннан чыгып киткән Шәһәрбану исемле кыз эзенә төште. Фәүзия-Барсынбикә мең михнәтләр белән табып алган кызын гомере буе яклап яшәрмен дип уйлаган иде – юк, барыбер ул теләгәнчә килеп чыкмый. Фәүзия теләгән беләнмени – Ходай бит үзенчә боера.

Фәүзия йомышын үтәргә тышка чыкса, зур өйнең тәрәзәләре яктырып торганын күрде. Бу ни хикмәт? Тукта, керим әле…

Каенанасы килеп кергәндә, Сәбилә ишек төбендә чүгәләп утыра иде.

– Ни булды, килен?

– Аһ, эчем… Үләм! Эчем!

– Хәзер үк түшәгеңә менеп ят!

– Уй, кайнәм, Ихсанбай… бала…

– Нәрсә «Ихсанбай»? Син бала таба алмаганга да ирең гаеплеме? – Ярсыган Фәүзия артыграгын әйтүдән дә тыела алмады, – зиратның яртысы синең үле тудырган балаларың белән тулган болай да!

– Нишлим соң?!

– Тик кенә ят! Хәзер үлән кайнатып бирәм, һичьюгы, авыртуын басар. – Күп тә үтми, Фәүзия буы чыгып торган касәне килененә сузды да түр бүлмәгә, Ихсанбай яткан якка юнәлде.

– Ихсанбай, уян әле, тор! Сүзем бар сиңа.

– Ә…

– Бала түгелсең иркәләнеп ятарга! Әйтәсе сүзем шул. – Фәүзия сүрән ут яктысында улының күзләрен эзләде. – Бала тумыйча киленгә якын киләсе, кагыласы булсаң, зираттагы казылачак чираттагы кабер синеке булачак!

– Соң инде, әни…

– Төшендеңме, төшенмәдеңме? Әй бәндәләр… хайванныкы кадәр дә тотнаклыклары юк…

Фәүзия янә урамга чыкты. Айга карады. Каймаланып тора ул бүген. Болай булгач, көн бозылыр микән? Көн яманы китәр дә ул… Менә Фәүзиянең күңеле кайчан бер тынычланыр икән? Сибгат беткәнгә кайгырмый ул: Гөлбануы әрнетә аның йөрәген. Менә ул тагын сөт-катыксыз калды. Өй тулы бала. Ничек яшәрләр, ничек җан асрарлар? Әнә ул ике сабый… Нишләп кенә ялгышты икән Гөлбану? Барсынбикәләрнең дә, Диңгезханның да нәселләрендә юк иде бит андый хәлләр… Нәрсә булды аның Күксылу-Гөлбануына? Аның ялгызлыгыннан, башына төшкән хәсрәтләреннән файдаландымы берәрсе? Әнә тагы кичә көпә-көндез сыерын талап алып чыктылар. Ихсанбай да йөрде шунда. Кемне талаганыңны белсәң икән, балам?! Ичмасам, Гөлбануга Фәүзия ачыктан-ачык кереп йөри дә алмый – Ихсанбаен күршесеннән үлеп көнләшкән килене аның һәр адымын каравыллап, Ихсанбайга әләкләргә генә тора. Ихсанбай хәзер үзе дә хатынына бәйле: башта армиядән, соңыннан сугыштан алып кала торган кәгазьләрне Сәбиләнең районда табиб булып эшләгән туган тиешле абыйсы ясап бирде… Аһ шул бармакларны: кайсын тешләсәң, шунысы авырта.

* * *

Гөлбану кич урыс авылы Казанкага барып җитеп туктармын да иртәгесен районга түрәләрнең эш сәгате бетмәс борын барып җитеп, йомышымны йомышлармын дигән уй белән чыкты юлга. Борынгылар: «Ай каймаланганда, каралты-кураңны ныгыт», – дигән дә ул, нишлисең, бармый хәлең юк: тамак тәмугка кертә.

Авыл өйләре артта калды. Аның, кар шыгырдатып, авыл урамыннан үткәнен хәтта этләр дә абайламады кебек, берсе-бер өрмәде дә. Ихсанбайларда гына ут яна иде шикелле. Фәүзия карчыкны: «Ул бит җен нәселеннән, шуңа бөтен эшен төнлә башкара», – диләр. Әллә шул чын микән?

Эш дигәндә Гөлбану да иренеп тормый да бит ул. Корылык елны алар бәрәңгенең һәр төбенә су сибеп үстерделәр, суны елгадан ташыдылар. Ә быел бәрәңгесе дә уңмады: үзе эштән бушамады, авырлы булуы да комачаулады. Сыер белән әле ничек тә ач калмаслар иде – менә ничек килеп чыкты.

Әче җил, кыска сырмасының эченә үтеп, җанын куыргандай итте. Гөлбану адымын тизләткәннән-тизләтә барды. Кайсы тирәгә килеп җитте соң әле ул? Бәй, үзләренең чабынлыгына борыла торган сукмак түгелме соң бу? Әнә бит күк тирәк кара булып күренә, аннан күп тә бармыйсың – Торна кичүе, аннан Тәңребирде елгасының аръягында аларның чабынлыгы. Кайчандыр ул җирләрдә Шәһәрбану Гөлбануга чалгы тотарга, печән чабарга өйрәткән иде, быел Гөлбану үзе Мәдинәсен өйрәтте. Игезәкләр булмаса, печәннең эшен икәүләп тиз бетерерләр иде алар.

Игезәкләр булмаса… Адәм баласыннан да аңлаешсыз зат юктыр бу дөньяда. Гөлбану менә үзендәге катлаулы тойгыларны үзе дә аңлап бетерми. Балаларны ул ике очракта да Ходайдан теләп-сорап алмады. Мәдинә күзенә күренгәч тә имезде дә кире урынына салды, үчти-үчти китереп иркәләп утыруларның ни икәнен дә белмәде. Мәдинәнең кырысрак холыклы булуын да үзе шуннан күрә: наз җитмәде аңа. Ә нигә әле менә бу игезәкләр өчен үлеп тора икән ул? Эштән шуларны сагынып, йөгереп кайтып керә, йокласалар, уянганнарын көтеп ала алмый йөри. Мәдинә кебек елгыр да түгел бит әле үзләре. Ашау җитмәгәч, капкорсаклы, нәзек кенә аяклы, зур авызлы җан ияләре инде. Мәгәр үзенә караган ике пар зәңгәр нур көлтәләрен күрсә, үзенең дә күңеленнән шундый ук зәңгәр нур агыла башлый. Бөтен дөнья шушы күзләрдән таралган зәңгәр нурга коенган кебек була.

Ә Ихсанбай йөкле йөргән чагында да, сабыйлар тугач та күпме очраганы булды, туктап хәлен дә сорашмады, әйтерсең артыннан кемдер каравыллап килә. Ә инде сыерын алырга килүчеләр арасында Ихсанбайны күргәч укшыды Гөлбану. Шушы кешегә карата кайчандыр йөрткән хисләрен дә, аның белән үткәргән теге төн тәэссоратларын да – бөтенесен берьюлы косып чыгарасы килде…

Юл тауга үрмәләде, аннан төшсәң – Тирән үзәк. Үзәкне үтүгә, таң да яктырыр. Таң атса, бәлки, артыннан берәр атлы кеше килеп чыгып, утыртып та барыр. Үр җиле әче шулай да. Гөлбану ике йомарлам корт, бер икмәк төйнәгән төенчеге белән битен каплады. Шулай итеп, бер алды, бер арты белән бара торгач, үзәккә төште. Монда тау башындагы кебек көчле җил юк, әмма бөтерелеп күтәрелә. Тирән үзәк буйлап байтак барасы бар бит әле, бөтерелгәч, буранга әйләнеп китмәсә ярый да… Гөлбануның аркасыннан ниндидер салкын калтыравык йөгереп үтте. Кызу атлагач өшемәде дә кебек, нигә болай калтыратып җибәрде әле?! Гөлбану белән мондый хәл булганы бар барлыкка, тик ул нигәдер ташкын вакытындагы агымны күргәндәй була. Төшендә дә ул, үзен йотарга килгән дулкыннарны күреп саташып, бастырылып уянганы бар. Бәләкәй чагында әнисе аны багучыга да алып барып карады. «Судан курыккан бу бала, – диде әби, – бәләкәй чагында батканы йә агып китә язганы булмадымы?» Монда ни… тып-тыныч бит. Тирә-ягында зирек шәүләләре генә чайкала. Бәй, әллә инде юлда ут та күренде? Печәнгә килгән кешеләр дияр идең – бу вакытта урлашырга гына килмәсәләр? Аннан соң, яңа чана юлы да күренмәде шикелле. Әллә күренеп тә Гөлбану үзе абайламадымы? Утлар инде яннан да күренә башлады, артына әйләнде – анда да утлар. Таң алдыннан төшкән куе караңгылык әллә шушы утлардан, әллә көчле җилдән чайкала. Шулчак Гөлбануның йөрәген үткен пәке белән телделәрмени: «Бүреләр!!!» Икмәк салынган төенчеге белән битен каплап, Гөлбану әкрен генә җиргә чүгәләде…

* * *

Ихсанбай эшкә таңнан ук йөри. Бүген исә бигрәк иртәләде. Беренчедән, почмакта шыңшып яткан хатынын күрәсе килми. Икенчедән, әнисенең бөтен нәрсәгә кысылып йөрүе саруын кайната. Ихсанбайның Сәбиләгә өйләнүе дә шул әнисенең тыкшынып, күзәтеп йөрүеннән килеп чыкмадымыни? Шуның аркасында Сәбилә белән яшәгән гомере зирек утыны, арыш икмәге кебек: уты яна – җылысы юк, ашап эчең тула – кәефең күтәрелми.

Әнисе белән әтисенең бетмәс талашлары да туйдырды аны. Әтисе әле булса үзенең совет власте тартып алган малын жәлләп елый, шуңа кайгыра торгач, эчүгә сабышып бетте. Әнисе, кулыннан дәүләте китсә дә, һаман да хан кызы кыланмышларын ташлый алмый. Дөресен әйткәндә, Ихсанбай әтисен хәзер санга сукмый. Ул аның эчкән баш белән тиешсез җирдә юк-бар сүз сөйләп куюыннан гына курка. Ә менә әнисе… һич аңламассың аны, һич төшенмәссең. Кичә булган хәлне генә әйт әле син. Колхоз фронтка оек-бияләй җибәрде. Караса, әнисе дә килгән, кулында олы бер төенчек. Алып килгән оек-бияләйләрен һәрберсен санап яздырды. Секретарь чыккач, әнисе белән икәүдән-икәү калды. Ихсанбай сүзне ерактан уратып маташмады:

– Менә кайда яткан ул патриотка! Белмәгәнмен…

– Инде белдең.

– Тик бер атнакысы бар бит әле, – Ихсанбай әнисенең күзенә туры карарга тырышты, – патриотның баласы… дезертир булмый.

Әнисенең болай да йомылган иреннәре тагы да ныграк кысылды, иллә мәгәр йөзен үзгәртмәде:

 

– Ихсанбай, син барыбер әйбәт солдат була алмас идең, чөнки син… әйбәт ул була да белмисең. – Шулай диде дә ишекне каты итеп ябып чыгып та китте.

Сәер хатын аның әнисе, бик сәер. Йә, бүген иртән нәрсә диде? Имештер, зираттагы чокыр синеке булачак… Ә инде Гөлбану игезәкләренең асылына төшенсә, ул чагында… Ул чагында әнисе Ихсанбайны тереләй тунаячак. Кеше чын сөйләсә, заманында ул Алладан да, бәндәдән дә куркуның ни икәнен белмәгән Һашимны кереп кыйнап чыккан хатын… Игезәкләр кеше тел-тешенә кергәләгәнче дөньядан киткәне хәерле инде. Әлбәттә, Гөлбануны ничек тә туктатырга кирәк. Менә сиңа – юаштан юан чыккан. Һич уйламаган иде, ул хатын мондый карарга килә алыр дип, башына да китермәгән иде…

Үз уйларыннан үзе өшегән Ихсанбай кулын мичкә терәде. Мич эссе иде әле. Рауза мичне күптән томалаган, күрәсең.

Ихсанбай кәнсәләрендә байтак уйланып утырганнан соң, Рауза килеп керде. Үзенең колач ярым гәүдәсе белән ишектән көчкә үтте дә эскәмиягә җәелеп утырды. Ихсанбай бүген кәнсәләргә чакыртыласы кешеләрнең исемлеген язып бетергәнче, Рауза авылның соңгы яңалыкларын түкми-чәчми тасвирлап сөйләп бирәчәк. Ихсанбайның кулында каләм, бер колагы телефонда, икенчесе – Рауза авызында. Шулай гадәтләнгән.

– Әй бу адәмне, әй бу халыкны…

Ихсанбай тыңлап утырганын белдермичә, Рауза дәвам итмәячәк – бер-берсен өйрәнеп бетергәннәр.

– Нәрсә булган, Рауза апай?

– Аһ шушы Ихсанбайны… Нәрсә булды дип, миннән көлеп утырасыңмы? Соң, син силсәвитме, минме?

– Соң инде, Рауза апай…

– Рауза апай, Рауза апай… Мин инде, Аллага шөкер, туганнан бирле Рауза…

– Шулаен шулай да…

– Шулай булмый, – аның шомырт бөртегедәй күзләрендә хәйлә галәмәте уйнап үтте, – мин бит әтиең белән әниеңнең сине җитәкләп, кирәк-яракларын ике тәгәрмәчле арбага төяп, Тирәклегә килеп кергәннәренә тикле хәтерлим. Әйе, әйе! Авылда беренче очраган кешеләре мин булдым. Совет йортын да мин күрсәттем аларга. Җизнәң бүләк иткән теге алтын балдак югалмаган иде әле ул чакта. Әйе, әйе! Башка бармакларыма ярамагач, уң кулымның чәнчә бармагына кигән идем шуны…

«Җизнәң бүләк иткән алтын балдак» Ихсанбайны әллә кайчан туйдырган, туйдыру түгел, гайрәтен чигереп бетергән. Шулай да түзә Ихсанбай, Раузаны туктатмый, чөнки белә: ул моннан утыз ел элек узгынчы бер татарны йортына кертеп, шуның белән бишме-алтымы ай яшәгән дәвереннән бер баласын – Хөсәенен – һәм алтын дип алдап биргән, шуның аркасында урлаткан балдагын сөйләмичә ары китмәячәк. Ярый ла сүзенең башы балдак белән генә бетсә? Әгәр дә шул татар белән Кызыл Мәчет базарына барганын, шунда аерылып, бер-берсен югалтып, ялгыз кайтканын сөйли башласа? Ә балдагын урлату вакыйгасына керешсә, үзе бер кыйсса, үзе бер хикәят. Шәһризадәнең әкиятләре бер читтә торсын. Күрмиме икәнни бу хатын Ихсанбайның бүген кәефе юк икәнен? Туктарга уйламый да бит ичмасам! Әнә аякларын тагы да киеребрәк утырды. Җәелде. Арты эскәмиягә ябышып калыр инде, болай булгач… Ихсанбай, ул сөйләгән арада, буш урын табып, сүз кыстырып калырга, тегенең игътибарын читкә юнәлтергә ашыкты:

– Мичне әйбәт яккансың… – Түрәнең мактавына барометр кебек сизгер Рауза моны шунда ук эләктереп алды. Ихсанбай, ниһаять, иркен тын алды.

– Кызу ягам да ул ягуга, Ихсанбай энем. Ягам, ул ягын… – үзенең үтә дә тугры хезмәт итүен телгә алырга форсат чыгуына куанудан Раузаның иреннәре калтыранды. – Түлке менә утын әзерләве…

– Анысын мин кайгыртам да инде, Рауза апай.

– Кайгырту белән дә… Әнә әле кичә кич утынга киткән Ишмәмәт нәрсә эшләп ята… Бу бит бары шул Зарифаның комсызлыгы аркасында килеп чыккан хәл! Урам тулы бары аларның утыны гынадыр, шәт. Ул кешедән ташыткан, ул үзләре ташыган… Әйтәм бит, бары Зарифа аркасында Шәңгәрәй ябалак – әтисез, Зарифа бичура үзе ирсез кала язды. Әллә, мин әйтәм, Ихсанбай энем, апаеның каргышы төшеп…

– Аңламыйм…

– Аңламаска ни… Ишмәмәтнең беренче хатыны Зарифаның бертуган апасы иде бит.

– Аны әйтмим… Кичә кич Ишмөхәммәт абыйга ни булган?

– Мин дә как рас шуны сөйли генә башладым түгелме? – Раузаның шомырт кара күзләре ризасызлык очкыннары чәчте. – Нибары шуны сөйләмәкчемен. Зарифага тел тидерә дисеңдер инде? Ну бит үзенең дә теле дилбегә буе! Аның теле! Кичә орлык тазарткан җирдә сөйләп тора, ди. Имештер, Гөлбануның игезәкләре энесеннән… теге ни… Урыс Һашимыннан түгел, дип. Ышанмасагыз, дип әйтә, ди, бармакларыгызны бөгеп санап карагыз: Һашимыбыз кайчан китте дә Гөлбану кайчан бәбәйләде, дип.

Аркасыннан тир бәреп чыккан Ихсанбайның башы әйләнеп, тамагы кипкәндәй булды – графиннан җәһәт кенә су салып эчеп җибәрде.

– Рауза апай, ни… – Ихсанбай, кандала тешләгәндәй төрле-төрле җирләрен кашып алды, – синең әйтергә теләгәнең…

– Как рас шуны әйтәм дә инде: Зарифаны һәм Ишмәмәтне. Ишмәмәткә барган бит Гөлбану. Сыерны алырга син кушкансың, район түрәләренә жалу белән барам, үз сыерыңны китереп бирерсең, дип. Зарифа бит инде шуңа да котырына. Элек тә бит алар Гөлбануны ярлы дип яратмадылар. Ишмәмәт Гөлбануга: «Минем гаебем юк, рәспрәжинене күршең, силсәвит бирде!» – дип чыгарган. Вәт менә оятсызлык кайда? Син бит инде кош балалары шикелле авызларын ачып яткан сабыйларны үз белдегең белән шулай итеп ризыктан мәхрүм итәсеңме? Андый фәрманны син, Ихсанбай энем, үлгәндә дә бирмисең! Гөлбану бит франтавик хатыны, районга барып җитүен җитсә, аның сүзе рас булмый, кемнеке рас була?

«Ишмөхәммәт – төлке», – дип уйлады Ихсанбай, моны ишеткәч. Фермадагы үлгән терлекне кешенең шәхси малын җыеп капларга мөмкин булуын алар бит икәүләп уйладылар. Ихсанбай гаепле булса да, исемлеккә Гөлбануны кертүе белән генә гаепле.

– Рауза апай… – һаман тәмләп-тәфсилләп сөйләвен белгән бу хатынга ни әйтмәкче иде әле? Хәтерең бар булгыры… – Ә, әйе… Мине сорасалар, сарык абзарларын карарга китте, диген, яме! Хәзер ат җиктерәм дә…

– Мин бит баядан бирле сиңа шуны тукыйм. Утынга дип барган Ишмәмәтне… – Ихсанбай колагына «бүреләр» дигән сүз чалынып калды, әмма аның бер аягы эчтә, икенчесе тышта иде. Ашыгырга кирәк, туктатырга кирәк Гөлбануны! Яңарак кына сугыштан яраланып кайткан Камалетдиновка эләксә, әллә кайсы җиреңнән асып куяр. Сугышка бармаганнарны, тыл күселәре дип, яман нык яратмый, диләр…

– Гөлбану чабынлыгын кыеклатып, яр астыннан килеп чыкканнар, ди, бүреләр. – Ихсанбай чыгып китсә дә, Рауза туктый алмый сөйләвен белде. – Ярый әле Ишмәмәт теге сары айгырны җиккән булган! Айгыр булмаса, шушы көнне Шәңгәрәй мескен ятим, Зарифа сантый ирсез кала иде. Ирсез калсаң, аңлар идең син дә ирсез хатыннарның хәлләрен. Син, мужет, икәүне түгел, өчәүне шунда ук табар идең. Артым сасык дип тормыйсың, кеше белән булышасың: апаеңның үз үлеме белән үлмәгәнен, нибары синең, җизнәңә гыйшык тотып, мунча ташына тавык тизәге ыргытып, ис тидереп үтергәнеңне бөтен дөнья белә! Ялгызлык… – Үзен жәлләүдән күңеле тәмам йомшарып, борыны җебеп киткән Рауза, итәгенең эчке ягын әйләндереп бер сеңгерде дә, тәмам тынычланып, эскәмиягә сузылып ятты. Гәүдәсенә күрә шактый бәләкәй күренгән башын йомры беләгенә салып йоклап китте…

* * *

Ихсанбай ат сараена барып кергәндә, Раузаның улы Хөсәен лапас астыннан чыгып килә иде. Бу, күрәсең, атларны эчерергә чамалап йөри. Эчерми торып, атны җикми киреләнер микән? Хөсәенне бу эштә ат җанлы булган өчен тоталар да бит, әнә шул сыйфаты өчен сугып җибәрәсе килгән чаклар да аз булмый.

– Сары айгыр мондамы, Хөсәен?

Хөсәен җавап бирергә ашыкмады, күренеп тора: сул ягы белән торган.

– Сиңа әйтәм, Хөсәен, айгыр мондамы?

– Сары айгырмы? – Хөсәен теш арасыннан чырт иттереп төкерде: – Ул пизди!

Менә бер галәмәт: армиягә тиклем гади бер егет шуннан «в» авазы урынына «п» дип, кызып киткән чакларында урысча сүгенергә өйрәнеп кайтты. Берәүләр аны кайтып килгәндә поезддан ташлаганнар, шуннан шулай булып калган диләр. Икенчеләр армиядә хезмәт иткән чагында кыйналганнан шундыйга әйләнгән диләр. Кайсыныкы дөрестер инде, әмма аңа ат җене кагылуы бәхәссез.

– Ничек инде визди, Хөсәен? Сары айгыр колхозда ничәү?

– Йөз, мең – менә ничәү!

Чыгырыннан чыгып кычкырган Хөсәенгә Ихсанбай шикләнебрәк карады: әллә моңа ат җененнән башка тагын башка зәхмәт кагылганмы?